Логотип Казан Утлары
Хикәя

1 май (хикәя)

Бу хәл 1 Май көнне булды. Илдә – бәйрәм! Апам аңа алдан ук әзерләнә

башлады. Мәктәптә хезмәт дәресендә папирос кәгазеннән ак чәчәкләр

ясадылар. Тәрәз төбендәге шешәдә каен ботаклары яфрак ярды. Чәчәкләрне

шуларга бәйләделәр.

Мехкомбинат эшчеләре автотөягечләрне, йөк ташу җайланмаларын

баннерлар белән төрделәр. Ашханәдә слесарьлар бакыр торбаларга өреп, көй

чыгарды, барабан кактылар. Чын оркестр! Барысы да демонстрациягә әзер!

Бәйрәм иртәсе. Колонна кузгалып китте. Аның башында Ленин портреты

белән рәттән алагаем юан, ромбка охшаган, башына фетр эшләпә кигән

генеральный директор Рабинович бара. Юан булса да, җиңел атлый. Тротуардан

кул болгаучыларга баш кагып, сәлам бирә.

Татарстан урамында мехчыларга Елга порты, тегүчеләр кушыла. Барысы

да Ирек мәйданына бара. Кинәт колоннаны туктаттылар. Елга аръягы халкы

юлны кисеп керә. Без Тукай, Пушкин урамнары арасында калдык. Бәйрәмгә

чыккан халык тыныч кына көтеп тора, дисезме?! Баннерлар өстенә шешәләр

чыгып утырды, кабымлыклар куелды. Тостлар әйтешү, җыр, бию китте...

Бераздан «Кузгалырга!» дигән әмер яңгырады. Шулвакыт җырчылар да,

биючеләр дә, ишегалларына кереп, бәдрәф эзләп йөрүчеләр дә баш ташлап,

дәррәү йөгерергә тотынды.

Безнекеләр демонстрацияне куып тотканда, берүзем калганымны аңлап

алдым. Янымда әти дә юк, әни дә.

Кычкырып елап җибәрдем. Мине кешеләр чолгап алды. Сораулар бирә

башладылар:

– Кем син? Кем малае?

– Әтиең кем? Кайда эшли?

Ни дип әйтергә дә белмим.

Бер егет кулымнан тотып, милициягә алып китте. Анда мин тагын да

катырак елый башладым. Өстәл янында утырган начальник абзый күрше

бүлмәдән бер кызны чакырып кертте.

– Менә күр! Кечкенә генә кыз – еламый!

– Аха! Сезнең кыз ич ул!

Ярый әле, адресыбызны белә идем. Бер сәгатьтән мине машинага утыртып

алып киттеләр. Шырпы белән уйнарга, керогаз кабызырга ярамаганын, өйдән

чыкканда, утны сүндерергә кирәклеген һәм адресны кечкенәдән колагыма

киртләп куйдылар. Машинада еламадым. Әти белән әнигә, дөньяга үпкәм

онытылды. Машинаның йомшак утыргычында тирбәлеп бару ничек рәхәт!

Автомобиль Ждановтан Калугага борылды. Тау астынан пычрак ерып,

өскә күтәрелә башлады. Коры елга ярында терәлеп калды. Аларның дөрес

бармаганнарын белдем. Дәшмәдем. Мине – «горшок малаен» әти белән әни

иртәнге алтыда уятып, шушы юллардан трамвайга алып чыгалар һәм Яңа

Бистәдәге әбигә илтәләр иде. Яңадан Ждановка кайттык. Калугага Вишневский

аша кереп карадык. Булмады. Бер бабай Пугачёв, Яңа Пугачёв, Иске Пугачёв

урамнары аша дип аңлатты. Аннары кулын сузып күрсәтте.

Ниһаять, Яңа Пугачёвка килеп кердек. Урам буш. Барысы да демонстрациядә,

күрәсең. Күз яшьләрем кипте. Мин елмая башладым. Безнең урамда кемгә

эләккән әле машинада кайту бәхете?! Валерка белән Витька үзләренә утын

китергән машинага да якын китермиләр иде.

Машинадан төшеп, өйгә кердем. Ачкычның кайда икәнен белә идем.

Их, елаганны әти белән әни күрмәде. Бер шоколад алдыра идем. Катырак

еласам, машина да эләккән булыр иде. Диванга утыруым булды – йокыга

киткәнмен.

Вакыйф Нуриев тәрҗемәсе.