Логотип Казан Утлары
Повесть

Мин – Абрек

 

         Дөньяны дер селкетеп, яшьлекне гүләтеп институтта укып йөргән чак. Әле җәй уртасы. Барча студент халкы ялда. Тулай торак бөтенләй буш дияргә була.

         Озакламый уку йортларында кабул итү имтиханнары башланырга тиеш. Шуңа да укырга керергә ашкынган яшьләр белән шәһәр шыгрым тулган. Үзебез ул абитуриент халкына өстән, һаваланып кына карыйбыз. Без, Әнвәр белән бу этапны күптән узган. Армиядә хезмәт итеп кайткан, инде өйләнеп тә өлгергән карт бүреләрбез.

         “Родина” кинотеатрында кино да карап чыктык. Кинодан соң шактый гына ачыктырган.

         – Әйдә, “Ашханә”гә кереп сыйланып та чыгыйк инде, – ди Әнвәр.

         – Әйдә, – мин әйтәм.

         Кереп киттек бу “Ашханә” исемле ашханәгә. Монда шунысы әйбәт: бервакытта да әчегән кәбестә шулпасы булмас. Монда гел милли ашлар: пәрәмәч, куллама, коймак һәм башка төрле бик күп татар-башкорт ашлары гына әзерлиләр. Хәтта ашыңа катарга (салырга) катыгы да булгалый. Гомумән, барысы да безнеңчә: авылча, татарча инде. Без, олы курс студентлары, гадәттә имтиханнардан соң шушы ашханәгә килеп сыйланырга яратабыз. Шулай, ризык алып өстәл артына утырырга чамалап кына торганда, яшь кенә бер егет, урысчалатып, безнең кырга утырырга рөхсәт сорый, чөнки башка буш урын күренми, халык байтак кына. Бу егетнең урысча сөйләшүе дә ташка үлчим инде. Күрәсең, берәр авыл малае, укырга керергә килгәндер, дип уйлыйбыз. Әнвәр белән үзара юри татарча сөйләшәбез. Ә бу безнең белән вата-җимерә урысча лыкылдый. Шуннан тоттым да тегеңәрдән үзебезчә:

         – Карале, туган, нигә җәфаланасың? Сөйләш татарча, йә булмаса башкорт икәнсең, сөйләш башкортча. Без бит татарлар, – дим.

         Бу әле Әнвәргә, әле миңа карап алды. Бөтенләй аптырап, тагы урысчалатып:

         – Бернәрсә дә аңламадым. Гафу итегез, мөмкин булса тәрҗемә итеп урысча әйтегез әле, – ди.

         Без, Әнвәр белән бер-беребезгә карашып алдык. Чуваш милләтеннән булса, татарча әзрәк булса да чамаларга тиеш. Чуваш түгел бу. Мукшыга да охшамаган. Мари һәрчак безнеңчә сукалый, безне аңлый.

         – Шәһәрдә үстеңме әллә? Алай дияр идең, урысчаң да чамалы. Чатлы-ботлы, ботаклы, чак сөйләшәсең, – ди Әнвәр тегеңә.

         – Юк, мин авыл егете, таулар арасында үстем.

         Хәзер минем чират җитте.

         – Каян килдең? Кая укырга керергә уйлыйсың? – дим. Уйлавымча, абитуриент булырга тиеш кебек.

         Һәм бу безне аптыратып:

         – Кавказдан бүген генә килеп төштем. Мин – чечен! – димәсенме.

         Чечен милләтеннән булган кешеләрне Казакъстанда Армиядә хезмәт иткән чакта күргәнем бар иде дә ул. Анда безне чирәм җирләрне үзләштерү кампаниясендә катнашып, казакъ далаларына уңыш җыярга, ярдәмгә җибәргәннәр иде. Менә шунда булганда командирлар:

         – Чеченнар янына якын бармагыз, алар бик хәтәр халык. Берүк алар белән дуслаша күрмәгез. Үзегезне суярлар. Астыртын һәм усал милләт, – дип, солдатларны куркытып, ныклап кисәтеп куйганнар иде.

         Менә хәзер килеп, шул милләтнең безнең чамалардагы бер егете каршыбызда утыра. Аптыраудан безнең күзләр маңгайга менә язып, авызлар ачылып, ияк салынып төшә. Каршыбызда уртача буйлы, какча гәүдәле, кап-кара һәм чәчен кыска гына итеп алдырган бик матур татар егете утыра дип уйларга була.

         Сөйләшеп киттек. Исеме Әхмәтбәк икән. Минем фамилиягә туры килеп тора. Шуны чамалап, аңа студент билетымны күрсәтеп, мин дә Әхмәтов дигән булам. Бу чечен егете тагын да җанланып китте. Үзенең кайдан-кем булуын ачыктан-ачык сөйләп бирде. Армия сафларыннан быел яз гына кайткан. Безнең шәһәргә милиционерлар әзерли торган мәктәпкә укырга җибәргәннәр. Юллама-тәкъдимнамәсе дә бар. Шәһәргә бүген генә килеп төшкән. Әйберләрен тимер юл вокзалында сакларга тапшырып, кала белән танышып чыгарга уйлаган. Бу шәһәрдә беренче танышкан кешеләре без булып чыктык. Хәтта кунарга урыны да юк икән, чөнки  барча кунакханәләр югары уку йортларына укырга керүче абитуриентлар белән шыплап тулган. Бик ачык егет. Һәм мин бу яңа танышыбызга:

         – Кунарга урының булмаса һич кайгырма. Бездә урын җитәрлек. Студент халкы барысы да ялда. Киттек тулай торакка! Без дә авыл малайлары – студентлар, – дим.

         Әхмәтбәк икеләнебрәк калды. Шуннан, ничектер кыенсынып кына һәм гафу үтенә-үтенә:

– Сезнең милләтегез кем дә, динегез нинди? – дип сорап куйды.

– Татарлар без, татарлар инде. Динебез дә мөселман! – дибез, Әнвәр белән бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә.

Шушы сүзләр генә бу чечен егетенең икеләнүен җиңде, шикелле.

– Без – чеченнарны да кайчакны татарлар, кыргый татарлар, диләр.

Безгә дә кызык булып китте, көлешәбез. Әхмәтбәк шатланып безнең тәкъдимне кабул итә. Ризалашмый нишләсен, кунарга урыны юк бит.

         Күп уйлап тормый кайтыр якка җәяүләп киттек. Бүлмәдә тагын чәйләп алдык. Тегесен-монысын сөйләшәбез. Күбрәк без сорашабыз. Шулай да чеченыбыз тәүдәрәк шикләнебрәк, ятсыныбрак караган булса, җайлап-җайлап безгә ияләшә башлады. Тора-бара ни өчен шикләнгәне дә ачыкланды. Авыл егете бит, әнисе болайрак сөйләгән: “Анда кышлар бик суык була. Шуңа халкы да усалдыр. Бигрәк тә башкорт-татарларын бик сугышчан дип әйтәләр. Шәһәр халкына да ышанып бетмә,” – дигән.  Бу сүзләреннән без көләбез генә. Моның башкорт кешесен дә күргәне юк икән. Бергәләп коридорга чыктык. Һәм кунагыбызны иң беренче туры килгән башкорт егете белән таныштырабыз. Бу тагын аптырый.

– Ничек инде башкорт белән татар бер-берсе белән иркен үз телләрендә аңлашалар? – ди.

– Без бит төрки халык. Сахалиннан алып Дунайга һәм Балтыйк буена чаклы яшәгән халыкларны аңлыйбыз. Без тугандаш халыклар, – димен Әнвәргә карап, аның мине куәтләвен көтәм. Әнвәр дә:

- Әйе, әйе, шулай. Татарга тылмач кирәкми, – диде.  

Үзебезнең арада да кыю татарлар бар. Әйтик, Абрек! Каракларны тоткан өчен милициядән Рәхмәт хаты алды! Абрек Галиев маладис! Шәп егет.                  Абрек та-Абрек диеп теге Галиевны мактый башлагач, чечен егетебез бөтенләй аптырап, йөзләре үк үзгәреп китеп:

– Кем, кем? Нинди Абрек? – ди.

Курку катыш аптыравы йөзенә үк чыкты. Күзләре ялтырый башлады.

– Бишенче курсны бетергән. Шәп егет, үзебезнең кеше.

– Күз кырые белән генә ул Абрек дигән кешене күрергә буламы? Алар бездә тау арасында ялгыз бүре кебек яшиләр. Һәм бик куркыныч адәмнәр. Беркемгә дә, бернинди законга да буйсынмыйлар. Алар тау законнары белән яшәгән ялгыз бандит, – ди, бу чечен егете. Дулкынланудан урысчасын бөтенләй аңларлык түгел. Шулай да чамаладык инде

Ул вакытта Галиев Абрек беренче катта бездән бер биш-алты бүлмә аша гына, вахтёр кырыендагы бүлмәдә яши иде. Һәм без кунагыбызны аның белән таныштырыр өчен коридорга чыгабыз.  Абрек каракларны куып йөргәне турында берничә егеткә сөйләп басып тора иде. Чеченыбыз алар янына барырга куркып, танышудан баш тартты. Галиевкә читтән генә карап торгач, аптырап, бездән:

– Бу аның чын исемеме? Кушаматы гына түгелме? – дип сорады.

– Юк, паспортына язылган исеме дә, фамилиясе дә шулай, үзе Туймазы районыннан. Татар егете ул. Бик шәп, ышанычлы татар, – дибез.

Бүлмәдә кичке ашны ашый-ашый, Кавказ тауларында яшәүче абрекларның кеше ышанмаслык маҗаралары турында Әхмәтбәкнең сөйләгәнен тын да алмый тыңлыйбыз. Кан дошманына карата үтә дә аяусыз, ярлы-ябагайга, җәберсетелгәннәргә бик мәрхәмәтле булганнарын авыз ачып озак тыңлап утырдык. Тауларда әлеге көнне дә хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләнгән тау бүреләре – абреклар очраштыргалый икән. Алар беркемгә дә буйсынмаучы бандитлар ди. Гомумән, хөкүмәт өчен бик алама, куркыныч адәмнәр. Өереннән куылган яралы ерткыч кебек тау арасында яшиләр.

Абрек кушаматлы чечен кешеләрнең нинди усал юлбасар булып тау арасында япа-ялгыз яшәгәннәрен менә шул чакны гына белдем. Ә бездә Абрек гади кеше исеме. Алай берсе дә башкисәр, бандит түгел. Аптырарсың бу дөньяга…

 Икенче көнне тимер юл вокзалыннан чеченның әйберләрен алып, аны милицияләр әзерли торган мәктәпкә озатып куйдык. Чөнки ул Чечняның ниндидер бер районы милиция бүлегенең юлламасы белән безнең шәһәргә МВД мәктәбенә укырга килгән икән. Дуслашып киттек. Шул мәктәптә укыган чагында да әле күп тапкырлар килеп хәл белеп киткәләде.

Укуын тәмамлап яныма хатыным Рәмилә күченеп килгәч тә күренгәләп йөрде. Шуннан соң ул – Әхмәтбәк исемле чечен егете, башкача күзгә чалынмады.

***

Еллар үтте, маңка кипте дияргә булыр иде. Тик без беркайчан да маңкалы булмадык. Дөресрәге, еллар үтте – СССР бетте – таралды. Егерме җиде ел үткәч, очраштык теге чечен белән.  Ул мине таныды. Чынында ул үзе, хатыннымны танып, безнең белән килеп исәнләште. Очрашу да көтмәгәндә килеп чыкты.

Ул чакны хатынның шәһәрдә яшәгән апасы Нурия түти безне кунакка чакырган иде. Авылда яшәгәч, мал асрыйбыз. Шуңа да йортны ташлап кунакка йөрүләр авыл кешесенә бик тәтеми. Тик мәрхүм әткәйнең: “Улым, чакырган урынга бар. Куганнарын көтеп торма. Кунакның килгәненнән киткәне яхшырак. Ә кунакка бармый калу,  чакыручыны санга сукмау белән бер” дигән васыятен истә тотып, менә калага килдек. Хатын белән яшьлекне искә төшереп, Нурия түтинең тәмле-тәмле сыйларын сеңдереп, шәһәрнең бөтенләй үзгәргән урамнарын карап йөрибез. Шәһәр нык үзгәргән булса да, элекке “Ашханә” үз урынында. Егет чакларда бу ашханәдә күп булырга туры килде. Нигәдер аяклар үзеннән-үзе шунда тарта. Керергә уйладык. Шулай хатын белән студент чактагы кызык хәлләрне искә төшереп, коры гына чәйләп утырабыз. Безнең өстәл артыннан урын алырга берәү рөхсәт сорый. Утырсын әйдә. Урын җитәрлек.

– Рәхим итегез! – дим.

Утыруын утырды бу бәндә безнең кырыйга. Тик ашавын да онытып, әле мине, әле хатынны энә күзеннән үткәреп, күзе белән безне сөзә. Була бит шундый, ашка төшкән таракан кебек, күңелгә ятышсыз кешеләр. Мин инде, ник кенә моңа үзебезнең янга утырырга рөхсәт иттем икән дип уйлый башладым. Саруым кайный. Ә бу миңа күзләрен тутырып карап торды да, ниндидер сагыш белән:

– Мин Әхмәтбәк, ә сезне Гасан дип йөртмиләрме? – ди.

Көтмәгәндә бу бәндәнең авызыннан чыккан сүзләрне аңлап бетмичә, төксе генә:

– Шуннан? Сез моның белән нәрсә әйтергә телисез? – дидем дә, үземне студент чакларда Хәсән дип йөрткәннәрен искә төшереп: – Андый чаклар да бар иде, – дим. – Тик мин сезне хәтерләмим. Сез, мөгаен, бездән түбән курста укыгансыздыр? Ничәнче елны укып бетердегез? Фамилиягез ничек? – дим.

– Аптырарга түгел. Күпме еллар үтеп, күпме сулар акты. Мин дә сезне һич танымас идем. Менә хатыныгыз Рәмилә ханымны таныдым. Аның битендәге шушы миңе исемдә ныклап калган. Беләсегез килсә, мин бит сезне беренче тапкыр күргәндә үк үлеп гашыйк булдым, – ди бу һәм карашы белән минем хатынга кадала.

Менә сиңа мә! Бу, үзен Әхмәтбәк дип таныштырган сәер бәндә, хәзер килеп минем хатынга булган яшьлек мәхәббәтен аңлатырга тотынды, дип уйлыйм. Хатын да кызарынып әле миңа, әле теге бәндәгә карый, нәрсәдер әйтергә җыена. Ризасызлык билгесе йөзенә үк бәреп чыкты. Һәм ул бик тә кискен итеп:

– Сез ялгышасыз, бер дә күргән кешем түгел. Кем беләндер бутыйсыз, – ди.

Бу бәндә ялт итеп хатынны карчыга карашы белән тагы өтеп алды да сүзен дәвам итеп:

– Гафу итегез. Рәхим итеп, гафу итә күрегез! Әйе, әйе. Мин сезгә, Рәмилә ханым, үлеп гашыйк булдым. Шуңа да исемегез минем хәтергә мәңгегә кереп калды. Сезнең исемегез Рәмилә бит.  Әгәр дә Гасан минем дустым булмаса, мөгаен, сезне урлап качкан да булыр идем. Тик безнең тау халкында дусларга карата хыянәт итү иң зур гөнаһ исәпләнә. Тау кешесе, бигрәк тә безнең халыкта, иң алама дип исәпләнгән чечен да болай эшләмәс. Иптәшемнең хатынын урлап алып кайтканны белсәләр, барча туганнарым мине каһәрләп, миннән йөз чөерерләр иде. Яшь чакта нәрсә булмас. Кем-кемне яратмас. Эш анда түгел. Сезнең хатыныгызга күзем төшүе аркасында менә бүген килеп Гасан дустым сине таптым. Һәм үзем дә бу очрашуга ышанмый торам, – диде дә, өстәл артыннан торып, миңа күрешергә була кулларын сузып:

– Әссәламегаләйкем, – диде.

– Вәгаләйкемәссәлам, – дим, бөтенләй аптырап, аның сузылган кулын теләр-теләмәс кенә кысарга мәҗбүр булам. Бу бәндәне һич кенә дә исемә төшерә алмыйм.

– Танымадыгыз, болай булгач яшибез әле! – ди бу урынына утыра-утыра. Һәм сүзен дәвам итеп:

– Хәтерегездәме, сез ятакта яши идегез. Менә шушы ашханәдә танышып киттек. Сез әнә теге өстәл артында дустыгыз Әнвәр белән ашап утыра идегез. Мин кырыегызга килеп утырдым. Шуннан танышып киттек. Аннан мине үзегезгә кунакка да алып бардыгыз. Шәһәрдәге тәүге төнем сезнең бүлмәдә үтте. Җитмәсә, Абрек исемле егет белән дә таныштырдыгыз. Фамилиясен хәзер инде онытканмын. Хәтердә калмаган.…

Әйе, мин кайчандыр безнең бүлмәдә кунып чыккан чечен егете турында исемә төшердем. Һәм аның сөйләвен бүлдереп:

– Исемә төште. Кара әле, Әхмәтбәк, хәтерең шәп икән. Кайчангы вакыйгаларны да һич онытмагансың. Исемә төште, син Кавказдан, чечен егете, – дим.

Ашауны да онытып бер-беребездән гаиләләребез турында сорашабыз. Тик бу чечен үзенең гаиләсе, туганнары хакында бик сөйләп тормыйча, күбрәге үзе сораша. Мин сораша башлагач, ничектер моңсуланып калды. Бер мизгел дәшми генә алдындагы чәен бер-ике йотып алды. Һәм җай гына сөйләп алып китте:

– МВД мәктәбен тәмамлагач, мин үзебезгә кайттым. Шунысын әйтми булмый, минем картәти дә, әтием дә милиция органнарында эшләделәр. Картәтием тауларда Ибраһим абрекны эзәрлекләгәндә һәлак булган. Картәтиемне әтием алыштыра. Ул барыбер теге юлбасарны тотып ала. Аның өчен әтигә орден да биреп, чинын чиратыннан алда күтәреп, майор званиесе бирәләр. Менә шулай, без нәселебез белән шул башкисәрләрне эзәрлекләдек. Совет хөкүмәтенә тугры хезмәт иттек. Безнең гаиләне хәтта 1944нче елның февраль, март айларында Сталин күрсәтмәсе белән башкарылган депортация вакытында да кумыйлар. Чөнки әти Әрмәнстанда таулар арасында эшләгән була. Аннан инде хөкүмәткә булган тугры хезмәтен дә исәпкә алалар. Тик сугыштан соң әти барыбер барча туганнарыбыз сөрелгән Казакъстанга үз теләге белән күчеп китә. Үзебезнең туган якларга кайтырга рөхсәт булгач, иң беренчеләрдән булып кайта.

Аннан инде белүегезчә абый да, мин дә милициядә эшли башладык. Имеш, әти-картәтиләрнең юлын дәвам итәбез. Укуны бетереп кайткач, миңа бик тә ымсындыргыч эш тәкъдим иттеләр. Минем кебек  һавадагы торнага ышанучы, тауларда үскән бер төркем чеченнарны Үзбәкстанга, Таҗикстанга, Әфган чик буйларында урнашкан районнарга эшкә җибәрделәр. Ул вакытта Әфганстанда сугыш бара иде. Менә шуңа күрә чик буе районнарында ныклы тәртип урнаштырырга килдек. Барыбыз да гаиләле. Аннан инде без, бер төркем авыл егетләре, дөнья күреп, тормыш белән ныклап танышып, тәҗрибә туплыйк дип уйлаштык. Без яшь идек. Властьларның төрле вәгъдә-үгетләренә тиз ышанып, аны иң дөресе дип кабул иттек…

Соңыннан инде СССР таркалды, барча җирдә тәртип бетте. Бөтен җыелган мөлкәтне калдырып, Җәмиләмне балалар белән туган якка кайтарып җибәрә алдым. Ә үземнең кайбер эшләр бар иде. Ичмаса өйне сатып булыр диеп, мин әзрәк тоткарланып калдым. Шуның аркасында тәүге сугышта булмадым. Аллаһы саклагандыр инде, дип бер уйласам, биш тапкыр, нигә шул чакны кайтып өлгерә алмадым икән дип тә уйлыйм. Аннан икенче чечен сугышы булып, бандит формированиеләр җиңелде. Кемгә бандит, кемгә агай-эне. Кеменә әти, кемгә ул-кияү – аңларлык түгел иде ул вакытта. Аннан инде дөнья әзрәк рәткә керә башлады. Мине дә чакырып яңадан милициядә эш тәкъдим иттеләр. Яшәргә кирәк, ризалаштым. Яшьләрне өйрәтәм. Ә таулар арасында юк-юк та бандитлар үзләрен күрсәтеп ала. Әле теге, әле бу авылга һөҗүм итәләр.  Безнең кебек хөкүмәт яклылар белән канлы бәрелешләр булып тора. Шулай да тормыш җайланып, тәртип урнашты. Мине яшь милиционерлар белән таулар арасында урнашкан районга берничә көнлек командировкага җибәрделәр. Кайтуыбызга безне бик алама, коточкыч хәбәрләр көтеп тора иде. Мин яшәгән авылның яртысы юкка чыккан. Исән калган йортларның да күбесе җимерек. Имеш, очучылар ялгышкан, аларга өстәлеп танклар авылның калган йортларын да атып җимереп бетергән. Ике туган абзыйның оныгы гына исән калган. Ул район үзәгендә интернатта укый иде. Безнең Масутовлар фамилиясеннән ике бөртек җан иясе. Шул малай да мин генә исән. Ә бит заманында безнең фамилия районда иң күбе иде. Яртысыннан күбесе сугышта һәм 1944нче елгы депортация вакытында һәлак булды. Соңгы сугышны әйтеп тә тормыйм...

 Менә шундый хәлләр. Безнең халыкта шулай бит инде, өйләнгәннәр төп йортта бергә яши, тиз генә башка чыгарга ашыкмый. Аннан ике сугыш аркасында күп өйләр җимерелеп, исән калганнар агай-энеләре белән бер йортта яшәргә мәҗбүр. Минекеләр дә шулай иде. Күп кенә агай-эне бергә яшәдек. Ә бүген килеп мин япа-ялгыз торып калдым. Бар юанычым безнең фамилияне йөрткән бердәнбер малай калды. Аны да әле соңыннан гына белеп эзләп таптым. Ничек акылымнан язмаганмындыр… Шул каһәрле көннән башлап бар дөньяга, бар кешегә ачуым кабарды. Күземә ак-кара күренми, барысын өзгәләп ташлыйсым килә.

Дөреслекне ачыкларга теләп хәрбиләр штабына бардым. Беләсем килә: кем гаепле дә, кем кушкан безнең авылны җир белән тигезләргә? Әйтмиләр. Әле теге хәрби түрәгә керәм, әле икенчесенә. Юк, ачыклап булмый. Бөтен җаваплары:

– Ул авылда банда формированиеләрнең яшерен җыелу урыннары булган. Операция вакытында шул кадәр башкисәр юк ителгән, – диләр. Хәтта фамилияләрен да тезеп чыкканнар. Мәскәүгә отчёт җибәргәннәр. Йөри торгач, теге исемлекне дә кулга төшердем. Һуш китмәле хәлләр. Органнарда эшләгән, хәзер инде һәлак булган бер улым белән ике киявемне дә шулар исәбенә язып куйганнар. Башка авылдаш-туганнарны әйтеп тә тормыйм. Үлгәннәрнең барысын да бандитлар исемлегенә язганнар. Хәтта сиксән ике яшьлек Муса бабай да бандит икән. Ә алар барысы да гап-гади авыл кешеләре. Гомер бакый үзләре эшләп тапкан белән көн күрделәр. Җир сөрделәр, мал асрадылар һәм шуның белән яшәделәр.

Гаеплеләрнең берничәсен ачыкладым. Штабта утыручылар булып чыкты. Аларга карата ышанычым бетте. Бар дөнья миңа караңгы, бар дөнья миңа тар. Гаделлек эзли башлаган идем, эшемә барган җирдә кулга алдылар. Китте җәзалап сорау алулар. Ничек кенә дөресен сөйләсәм дә, миңа ышанмыйлар. Үземне бандитларга ярдәм итүдә гаеплиләр. Түздем, дөреслек ачыкланыр дидем. Юк, җитмәсә бер якын гына туганымның гаиләсен юк итү белән куркытып, аңардан миңа каршы бик куркыныч документка көчләп имза куйдырганнар. Җаен туры китереп үзе әйтте. Мин аны гаепләргә җыенмыйм. Гаилә иминлегенә, балаң исәнлегенә әллә нинди кәгазьләргә дә имзаңны куярсың. Бу хәлне белгәч, качтым. Гаепләре булган берничә хәрби түрәне юк иттем. Менә шулай итеп үзем хәзер абрек булдым. Нәселебез белән гомер буе шуларны эзәрлекләгән булсак, бүген язмыш шулай китереп куйды. Мин үзем, үз теләгем белән абрекка әйләндем. Еларсың да, көләрсең дә.

         Чеченга сөйләве бик авыр иде. Ким-ким туктап, сулышына утырган төенне йотарга тырышып, тамакларын кыргалый. Ашау дигән нәрсә күптән онытылды. Өстәлдәге ризыклары суынып бетте. Хатыным аларны тапшырып эссе аш алып килгәч, ул саран гына елмаеп, аңа рәхмәтен белдерә. Мин инде килеп туган тынлыкны бозарга булам:

         – Әле тауларда абреклар һаман бармы? – дип сорыйм.

         Бу миңа карап ниндидер моңсулык белән:

– Заманалар үзгәрде. Абреклар элек тауларда гына булса, хәзер алар шәһәрләргә дә күчте.

Мин түзмәдем, үземне баядан бирле кызыксындырган сорауга җавап табарга була:

– Гаиләңне һәлак итүчеләр әллә безнең яктан иделәрме? Бу якларга нинди җилләр ташлады үзеңне? – дим.

– Юк, юк. Ходайга шөкер, бу яклардан барган хәрбиләр һәм милиция хезмәткәрләре бик тынычлар. Алар халыкны җәберләүләргә һәм тигезсезлеккә юл куймадылар. Халкымның гореф гадәтләрен хөрмәт иттеләр. Ә бит кайбер өлкәләрдән килгәннәр үтә дә явыз һәм тәртипсез кыланып безнең халыкны кешегә санамадылар. Ничек кенә мыскылламадылар безне. Кызларыбызны көчләп, изге саналган урыннарыбызны пычратып, мәчетләрне җимерделәр. Менә шундыйларны җитәкләгән берничә түрәнең күзенә туры карап, ни өчен дип, сорарга китеп барышым. Ни өчен?! Нигә?! Юл уңаенда үзем яшь чакларда укыган урыннарны күреп китәсем килде. Картәтием гомер бакый шул юлбасарлар белән көрәшеп Совет власте өчен һәлак булган. Әтием ялга чыкканчы милиция органнарында эшләде. Маңгайга язылгандыр инде, күрәсең. Шулай килеп чыкты. Мин үзем хәзер шул абрекларның берсемен. Менә алдыңда утырам. Бандитка охшаганмынмы?

Мин “юк” дигәнне аңлатып баш селким.

– Шулай… Без бандит түгел!

– Миннән берәр ярдәм кирәкмиме?

– Юк, юк. Рәхмәт. Иң мөһиме – мин сөйләгәннәрне тыңлап утырдыгыз. Шуның өчен рәхмәт. Безне Ходай очраштыргандыр инде. Яшь чакларымны искә төшереп, Гасан дус сине, Рәмилә ханымны күргәч менә яшәреп киткәндәй булдым. Күңелем тынычланып, җаныма рәхәт булып китте. Менә шулай, мин хәзер кала абрегы.

Көтмәгәндә бу үзен абрек дип атаган Әхмәтбәкнең кесә телефоны шалтырады. Үзләренчә берничә авыз сүз сөйләшеп алгач, телефонын сүндереп:

– Миңа китәргә вакыт. Бездә “яманнан ярты кашык аш калыр” диләр. Ашымны кабып бетерим инде, – дип тәлинкәдәге ашын тиз-тиз капкалап, суына башлаган чәен эчеп амин тотты. Һәм ашыга-ашыга урыныннан торып,  хушлаша башлады. Без дә озатып калырга диеп урыныбыздан тордык. Әхмәтбәк:

– Юк, озатмагыз. Кирәкми. Миңа тик Ходайдан исәнлек кенә теләгез. Тагы бер тапкыр гафу итегез. Мин кемгәдер ачылып эчемдә кайнаганнарны сөйләргә тиеш идем. Рәхмәт тагы бер тапкыр, мине тыңлаганыгыз өчен, – диеп, чыгып китте.

Хатыным белән ни әйтергә дә, ни уйларга да белми, инде күптән суынган чәебезне калдырып, без дә кайтырга кузгалдык... Менә сиңа чечен. Менә сиңа Әхмәтбәк-Абрек.

***

…Институтны тәмамлаганга да биш былтыр. Тау белән тау гына очрашмый диләр бит, бер эш сәфәремдә Галиев Абрекны очраттым. Шул чакны җаен туры китереп, нигә аңа андый исем кушканнарын сорадым. Бу бераз икеләнеп торгандай итте, тамагын кыргалап алды. Нәрсәдер исенә төшереп уйланыбрак торгач, сөйләргә әзерләнде. Күрәсең, бу хакта беренче тапкыр чит кешегә сөйләве иде. Һәм аңа бу турыда исенә төшерүе дә авыр булды, шикелле.

– Әй, барыбер бу турыда тагы кемдер белергә тиештер. Әтием берничә ел элек мәрхүм булды, авыр туфрагы җиңел булсын. Исемемнең серен әти дә мин генә беләм, хәтта әни дә белми. Үсә төшкәч, әтидән сорадым. Икәү шулай печән чабып кайтып киләбез. – Нигә, – дим, – әти, миңа шушындый татар исеме булмаган ят исем куштыгыз? Мондый исем башка беркемдә дә юк. Әллә нинди исем. Малайлар да кайчакны мине үртәп көлгәли. Абрек та булдымы исем, – дим.

Әти бераз дәшми баргач, авыр гына бер көрсенеп алды да:

– Улым, әлегә бу турыда беркем дә белергә тиеш түгел. Вакыты җитмәгән. Әмма сиңа сөйлим. Дөнья хәлен белеп булмый. Сугышта алган яралар көннән-көн күкрәкне кыса. Күпме яшисе калганны бер Аллаһ кына белә. Шуңа сөйлим дә инде сиңа, – ди.

1944 нче елның февраль ае. Безне фронттан алып каядыр Кавказ ягына алып киттеләр. Безгә рәхәт, монда фронттагы алгы сызык түгел бит. Пулялар да сызгырмый, туплар да шартламый. Ашау да әйбәт. Тып-тыныч. Кыскасы, ял итәбез. Һәм көн дә тәрбияви чара үткәреп, политик яктан безне дагалыйлар. Имеш, Кавказдагы күп кенә халыклар фашистларга сатылган. Ә чеченнар Гитлерга алтыннан эшләнгән тарантас һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән дилбегәле юртак бүләк итәргә әзерләгәннәр. Әлеге көндә дә тауларда Совет гаскәрләренә каршы чеченнар оештырган партизан отрядлары сугыша. Шуларны юк итәргә барасыз. Ә бандит отрядларында безгә каршы сугышкан башкисәрләре авылларда гади халык арасында яши. Гади халык дигәннәренең барысы да шул ерткыч отрядларга ярдәм итеп ята. Төрекләр безгә каршы сугыш башлый калса, аларга плацдарм әзерлиләр. Тәк что без шул “кабахәт”, “сатлыкҗан”  чеченнарны Себер тайгасына күчерергә тиешбез. Менә бит Совет хөкүмәте нинди гуманлы. Без аларның балаларын һәм карт-корыларын барысын да кырып бетермибез. Ә халыклар атасы булган даһи Сталинның акыллы политикасы өйрәтүенчә жәлләп, ил эченә күчерергә тиешбез. Ул сатлыкҗан – ялкауларны эш белән тәэмин итеп, алардан җәмгыять өчен файдалы гражданнар тәрбияләрбез. Тәртипкә салырбыз. Белсеннәр: Совет хөкүмәте барча халыкларга, хәтта үзенең дошманнарына да мәрхәмәтле икәнен. Әмма чеченнар шундый явызлар. Каршы торып атыша, сугыша башларга мөмкиннәр. Шуңа да чак кына киреләнү сизгән көе андыйларны урында ук атарга, юк итәргә. Аңласыннар кемнең кем икәнен. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: ул чечен халкының балалары да бик куркыныч. Тәпи йөри башлаганнан ук атта чабалар, мылтыктан атып чыпчык күзенә тидерәләр. Теләсә нинди корал белән каршы торырга мөмкиннәр. Яшь малай-шалайларын да аямаска!

Һәр көнне дә безгә шул турыда тукыйлар. Алар кылган төрле явызлыклар хакында сөйлиләр. Һәм без, гади солдатлар, чынлап торып бу сатлыкҗан тау халкын күрәлмый башладык. Без фронтта кан коеп фашистлар белән сугышабыз. Ә алар монда, безнең артта, хөкүмәткә каршы үзләренең кара эшләрен эшләп яталар икән.

Шулай бер төнне мине штаб кырына каравылга куйдылар. Сакта торам. Февраль ае бит, төн салкын, җитмәсә үзәккә үтмәле җиле дә бар. Мин, җилдән ышыкланып, стенага терәләм. Шул чакны ниндидер өч офицер тәмәке тартырга тышка чыкты. Бусагадан ерак та китми, җиңел хаҗәтләрен башкарып, үзара сөйләшеп тәмәке көйрәтәләр. Һәм берсе:

         – Нишләп җыен басурман-иноверецлар белән без шул сатлыкҗан чеченнарны куарга тиешбез әле? Беткәнмени үзебезнең Иваннар? Ичмаса сугыштан котылып, әзрәк ял итәрләр, исән калырлар иде.

         Икенче офицер монысына болай дип җавап бирде:

         – Яшьсең әле. Бернәрсә дә аңламыйсың. Татарны татар куарга тиеш. Алар бер-берсен тизрәк аңлыйлар. Аларны без куабыз дип уйламасыннар. Үзләренең туганнары шулай эшли икән дип белсеннәр.  Монда, браток, политика! Шуны бел: җиңүчеләрне хөкем итмиләр! Ә иң мөһиме – юк белән башыңны катырма.

Менә шулай, улым. Мин яшь идем ул чакта. Урысчам чамалы булганлыктан, барысын да аңлап та бетермәдем. Әмма шушы хәл без татарларга да булырга тиеш икәнлеген чамаладым. Икенче төнне безне машиналарга төяп тауларга алып киттеләр. Ике көн бардык. Халык арыды, талчыкты. Ә минем башта, сакта торган чакта ишеткәннәр кайный. Әле тегеләй, әле болай уйлап карыйм, һич ахырына чыгып җитәрлек түгел. Караңгы төн, машина чак үтәрлек тар гына бер юлдан барабыз. Таң алдыннан бер авыл кырына китереп бушаттылар. Тезеп, яшерен пакетны ачып, приказ укыдылар. Шулай итеп, без үзебезнең яман эшебезне башладык. Чечен халкын гасырлар буе яшәгән авылларыннан куарга тотындык. Бу авыл ниндидер тарлавыкта урнашкан. Авылны без барып кергән яктан бик биек һәм текә кыя ташлар уратып алган. Өскә карасаң бүрегең төшеп китәр. Шул кадәр биек. Карарга куркыныч. Өстеңә җимерелеп төшәр төсле.

Кара таң белән халыкны көчкә бер мәйданга җыеп машиналарга утыртабыз. Ә машиналар нәрсә! Америкадан җибәрелгән өр-яңалар! Фронттагы чак тын алып, көчкә-көчкә өстерәлеп йөргән “полуторка, ЗИС”лар түгел инде. Чечен халкы белән тарткалашулар үзәккә үтте. Ул әби-бабайлар елаша, хатын-кыз, бала-чаганы әйтеп тә тормыйм. Авыл халкын жәлләп, тамакка төен, күзгә яшь тыгыла. Тешләрне кысып командирлар биргән боерыкны үтибез.   Шул чакны ике гарип чечен фронтовигы: “Без беркая да китмибез. Без ил өчен кан койган кешеләр”, - дип каршы төште. Титаклап өйләренә таба кайтып киттеләр. Безнең командир, НКВД офицеры ике дә уйламый тегеләрне атып та екты:

– Кто не подчиняется и сопротивляется, всеми будет вот так! – ди.

     Шуннан соң гына халык  бераз тынып, безне тыңлый башлады. Әйе, куылучыларның әби-бабайларын, балаларын елата-елата машиналарга төяп бетердек бетерүен. Исемлек белән барлый башлагач, алты кеше җитми булып чыкты. Теге НКВД офицеры үзе белән берничә солдатны алып калды, калганнарга кузгалырга кушты. Авылда калган солдатлар арасында дус казакъ егете белән мин дә бар. Без авылны яңа баштан тентеп чыгарга тиешбез икән. Ә миңа һәм казах егетенә авылның аргы башына, таулар ягына засадага утырырга кушылды. Казакъ егете пулемётчы, миндә автомат. Офицер:

– Авыл ягыннан качып китүчеләр булса – атарга! – дип, безгә приказ да бирде.

Урынны бик шәп итеп сайладык. Ни дисәң дә фронтта булган кешеләр. Авыл ягыннан карасаң – килеп терәлмичә безне күрерлек түгел. Бер якта кыя, икенче якта тирән упкын. Аста елга ага. Шушы тар урынны үткәч, алда урман белән капланган таулар тезмәсе китә. Без урнашкан урын бик тар булып, сукмактан кем генә килсә дә безнең яннан үтмичә булдыра алмый. Ятабыз шулай берничә зур гына ташлар тезмәсе артында. Икебез дә авыл егетләре. Урысча ул да, мин дә такы-токы гына чамалыйбыз. Шуңа да әкрен генә үзебезчә сөйләшәбез. Ул казакъча, мин татарча. Җай гына сөйләшкәч, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Үзебезнең кеше бит, ни дисәң дә бер-беребезгә терәкбез. Теге кем әйтмешли, сукмаса да күсәк. Бер тамырдан.

Пулемётны авыл ягына каратып куйдык. Һәм Самат дус белән әкрен генә гәпләшәбез. Кем килергә мөмкин? Авылдан барысын да кудык. Мөгаен, йә берәрсе гаиләсе белән күрше авылга кунакка киткәндер, йә булмаса, куыласыларын ишетеп, кичә үк качканнардыр. Алай дисәң, берсе хатын-кыз булып, калганнары – бала-чага икән. Ул бала-чагалар кайда качып котылырга мөмкин соң? 

Урнаштык. Тирә-як тып-тын. Мин, тау күрмәгән кеше, тауларга берчә сокланып, берчә шикләнеп күз салам. Казакъ та далада үскән булып чыкты. Ул да тауларга, ишелмәсме болар, дигән кебек, шикләнеп караштырып ала. Күктә февраль кояшы  кыздыра. Кояшта җылы. Көн караган якта тау битеннән гөрләвекләр тәгәри. Ә күләгәдә суык. Таудан аккан кар сулары күләгәдә боз булып чытырдап туңа. Тау башларында ап-ак кар ята. Ә кояш нурында күзне чагылдырып таулар шундый сихри итеп ялтырашалар, әйтерсең дә алар өстенә энҗе-мәрҗәннәр сибелгән. Бер карасаң, күккә каратып куйган гаҗәеп боз сөңгеләре. Икенче карасаң, алар – башларына ап-ак чалма кигән авыл картлары, намазга тезләнеп тынып калганнар. Һәм таулардагы сирәк-саяк болытлар намазга оеган картларның сакаллары булып җилдә җилфердәшә. Ул таулар шул кадәр биек һәм текә. Менә-менә өстеңә авар төсле. Шул кадәр куркыныч булып китә. Ә шулай да матур күренеш. Куркыныч белән матурлык бергә кушылып, безнең күңелләрдә аңлатып бирә алмаслык әллә нинди сихри хисләр тудыра.  Без шулай җайлап кына тауларга соклана-соклана яткан позициябезне тәртипкә китерәбез. Ә күңелдә ниндидер шом йөрәкне тырный.

Бөтенесе без көтмәгәндә булды. Ничектер аска, уч төбендәге кебек күренгән авыл ягына, күзем төште. Йа Ходай! Безнең яткан урыннан егерме метрлап булыр шул яктагы борылыштагы кыя артыннан кинәт кенә берәү килеп чыкмасынмы! Менә сиңа мә! Куркып киттем. Ә бу хәлне Самат күрми, чөнки ул таш артында пулемёт дискасына патроннар тезеп утыра. Мин тиз генә автоматны алдым. Атаргамы, юкмы? Бер мизгел югалып калдым. Каушамаслыкмыни. Берәү дигәнем әллә ничәү булып чыкты. Алдан килгән чечен сакалтае өстенә бурка дигән, тунга охшашлы кием кигән, башында папаха. Ул гынамы әле, ике кулына ике кыз бала күтәргән. Җитмәсә авызы белән дә бер зур төенчек тешләп капкан. Артыннан килгән хатын да җилкәсенә зур капчык сыман нәрсә аскан. Һәм берсе биш-алты, икенчесе тугыз-ун яшьләрдәге малайларын җитәкләгән. Күренеп тора – үзе авырлы. Бераз каушап, аптырап калуым шуңардан, чөнки болар бит кораллы дошман да, фашист солдатлары да түгел. Әйе, фронтта билгеле: каршыда нимес, монда син. Аны атып екмасаң, ул сине атып үтерәчәк. Сугышта күп кырырга туры килде фашистларны. Ә монда бит фронт юк. Каршымда ниндидер тау арасындагы, тарлавыктагы, бәп-бәләкәй чечен авылыннан балаларын күтәреп качып баручы авыл кешесе. Хәтта бу бахырның буркасының бер чабуы ертылып төшкән. Өстендә ямавы да күренә. Туган иленнән китәргә теләмәгән тискәре бер чечен карты инде. Карт диюем шуннан, сакалының яртысына чал төшкән. Җитмәсә, уң кулындагы кыз баланың аягындагы итеге әллә төшеп калган, әллә бөтенләй булмаган. Аяклары тезенә чаклы бөтенләй ялангач. Өшегән аягын әле картның ачылып киткән буркасы чабуына тыгып җылытырга чамалый, әле берсен берсенә ышкыштыра. Әйе, бу кылыч танаулы чечен картын атып ектым да ди. Ә балаларга да тисә? Аның артыннан килгән хатынга һичшиксез тиячәк. Ул авырлы хатынның гомерен өзеп, мәңге җуелмас гөнаһ алыргамы? Ул гөнаһның әҗере җиде буыныңа җитәр. Аллаһ сакласын! Анда гына бетсә әле? Ә менә-менә якты дөньяга туарга торган баланың гомер кыйммәтен бернинди хак белән дә бәяләп булмый. Ул бәһасез!

Көтелмәгән хәл бит. Җитмәсә чечен артыннан ияргән хатын да чак тын алып килә. Аның зурайган корсагы менә-менә бәбиләргә тиешлеген күрсәтә.

 Үзем дә сизмәстән, өйрәнелгән гадәт буенча:

– Тукта! Атам! – дип кычкырам.

Тавышым карлыгып китте. Ничектер хырылдап чыкты һәм юньләп ишетелмәде дә. Атсам, теге балаларга тиячәк. Балаларга тимәсә, арттан тыны бетеп ике бала җитәкләп чак килгән йөкле хатынга эләгәчәк. Минем тавышка казакъ та сикереп торып коралына ябышты. Күреп торам: аның да куллары калтырый. Каушавыннан ул үзенең пулемётына дискасын урнаштыра алмый азаплана. Дисканы урнаштырып, коралыннан ут сиптерсә, барысы да бетәчәк. Мин казакъның кулбашыннан тотам. Теге дә аңлады, шикелле.

Чечен дә кинәт яңгыраган тавышка дертләп китте. Мине күреп,  ул да югалып калды. Башын күтәреп миңа карамакчы булды, тик кинәт башын күтәрүдән папахасы кулындагы кызлар битенә ышкылып, яртылаш күзен каплады. Кулындагы кызның кул башына маңгаен ышкып баш киемен күтәрергә чамалый. Юк, булмый. Бик кыенлык белән уң кулындагы кызчыкны тагы да өскәрәк күтәреп һәм башын аска ук иеп,  ниһаять агач кайрысы төсенә керә башлаган бармаклары белән бүреген маңгаена күтәреп, әйбәтли алды.

Пулемёты белән азапланган дустым да коралын тәртипкә китереп дискасын урнаштырды. Шатырдатып затворын тартып куйды. Тик көпшәсен читкәрәк борып, туктап калды.

– Туктагыз! Атам! – дим, кабатлап.

Ә тегеләр минем кычкырып туктарга кушуыма карамый якын ук килеп җиттеләр. Шул чакны үз гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр нәфрәт белән үземә төбәлгән утлы карашны күрдем. Чечен безгә шундый куркыныч итеп караган, бу карашны берничек тә аңлатып булырлык түгел. Җитмәсә, тау үренә шушы чаклы авыр йөк күтәреп, йөгерә-атлый менгәндә бөтенләй һушы алынып, хәле беткән. Танау тишекләре шул кадәр киңәйгән, әйтерсең дә сабан туенда чабышып килгән ат. Февраль суыгында танавыннан чыккан тыны, пар бөркегән самавыр буы кебек. Тешләп күтәргән йөк авырлыгыннан аның башы бераз алга иелгән. Кулына күтәргән балалар да безне күреп, куркышып, картның муенына тагы да ныграк ябыштылар. Качакка тын алырга бөтенләй кыенлашты. Ә курку катыш нәфрәт белән караган бала күзләрен күрүдән, безнең тәннәр эсселе-суыклы булып китте. Тәннән кырмыскалар йөгерешкән кебек, салкын тир бәреп чыкты. Фронтта каршы килгән фашистлар белән кул сугышына күтәрелеп сугышканда да бу чаклы булмаган иде. Андый карашларны башка күрергә язмасын, Ходаем!  Куркудан зур итеп ачылган бер гөнаһсыз бала күзләре. Аларның курыккан карашлары утлы уклар булып безгә кадала. Балалары кысып кочаклаганнан чеченның тыны бөтенләй бетте шикелле. Ә мин автоматны тегеңә төзәгән килеш каттым да калдым. Менә, авыл ягыннан да аткан тавышлар ишетелә башлады. Бу бәндәне мин, үз өерен кырып бетерергә җыенган аучылардан  качып барган ана бүрегә охшаттым. Бүреләр дә бит, куркыныч туса, үз балаларын авызларына кабып читкә, куркынычсыз урынга күчерәләр. Бу ир дә шулай балаларын хәвефсез урынга күчергән бүре кебек иде. Ул  килә килешли авызына капкан төенчеген тешеннән ычкындырды.  Хәзер авызын зур ачып, кичке куе һаваны үпкәсенә тутырып, каш астыннан әле казакъка, әле миңа карап безне яндыра. Мин тәүдә төенчекне тешләп авызына гына капкан дип уйладым. Юк икән, зур төенчеген муенына да элгән булып чыкты. Менә авыл ягыннан килгән ату тавышларын ул да ишетте. Туктап калды. Һава җитмәүдән зур ачылган авызы белән тирән тын ала-ала, ялт итеп артына борылып карады. Яңадан безнең якка күзенең акларын ялтырата. Кулындагы кызларны тагы ипләбрәк беләгенә күтәреп куйды. Бу хәлне күреп сәҗдәгә утырган тау-картлар, барча галәм тынып калган кебек булды. Тик чечен картының һәм аның артыннан ияргән хатын белән балаларның гына авыр итеп мыш-мыш сулавы ишетелә. Шушы куркыныч тынлыкны бозып, кинәт кенә чечен муенына аскан төенчек тәүдә шыңшып алды һәм тауларны, таулар булып сәҗдәгә киткән картларны сискәндереп үзәкләрне өзеп елап җибәрде. Инде хәзер безне көйдергән нәфрәтле карашларга, ярсып елаган бала тавышы да кушылды. Һәм йөрәкне үтмәс пычак белән рәхимсез телгәләргә кереште. Ходаем, шушылай итеп илереп елаган яшь бала тавышын башкача ишетергә язмасын. Әйтерсең дә бала еламый, ә качак чечен карты шушылай яшь бала тавышы белән, үзенең котылгысыз язмышын каһәрләп, чеңләп елый иде. Без шунда гына ул нәрсәнең биләүдәге бала икәнен чамаладык. Качак, авыр эштән кәкрәйгән бармаклары белән биләүне сыпырып, баланы тынычландырырга тырыша. Үзе, эсседә чебенләп башын селкегән ат шикелле, башын селкеп, муенына элгән кыйммәтле йөген тирбәтеп юатырга чамалый. Ул, капкынга эләккән бүре төсле, әле миңа, әле Саматка карап, нәфрәт ташып торган карашы белән безне өтә. Безнең атарга әзер торган коралларга игътибар да итми сукмактан юлын дәвам итә башлады. Турыбызга килеп җитәрәк ысылдап:

– Кяфер! Стреляй! Чего не стреляешь? Абрек все равно в плен не сдастся. Абрек умрёт, но никогда вашим рабом не станет! – ди. Үзе уң кулы белән билендәге матур бизәкле кынга тыгылган кинжалын капшый.

Миңа шул чакны теге хатын һәм Абрек күтәргән балалар бик тә кызганыч булып китте. Әтиләрен үтерсәм, алар нишләр? Атсам, балаларга да тиячәк. Балаларның ни гаебе бар? Бу бүрене болай гына туктатып булмый. Балалар кызганыч. Хатын корсагындагы әле туарга да өлгермәгән баланың җанын кыйсаң, бетмәс гөнаһны ничек юарсың? Аллам сакласын! Мин шул турыда уйлап, кинәт кенә болар бара торган якка – алга башымны борып карадым да иягем белән генә шул якка күрсәттем. Уем белән китәргә кушам. Сакалтай да мине аңлады, шикелле.

Бу бәндә безнең якка утлы карашын ташлый-ташлый, авыр сулап, кырдан үтеп китте. Бераз баргач, адымнарын бөтенләй әкренәйтте. Күрәсең, безне арттан, аркаларына атарлар, дип уйлады. Юк, без атмадык. Ялгыз чечен бүресе үз гаиләсен тау сукмагы белән ары алып китте.

 Тауларда караңгы тиз төшә. Авылдан боларны куып килүчеләр безнең кырга килеп җиткәндә тәмам күз бәйләнде дисәң дә була. Шунда казакъ та телгә килеп:

– Безгә нәрсә була инде? Приказны үтәмәгән өчен стенага да терәп тормыйча атачаклар. Әйбәт дигәндә штрафбатка җибәрәчәкләр, – ди.

Мин инде әле генә күз алдыннан үткән күренешне уйлап, өстемнән авыр йөк төшеп киткәндәй, җиңел сулап куйдым. Бөтенләй битараф кына:

– Барысы да Аллаһ кулында. Балалары кызганыч, – дим.

Аллаһ сүзен ишеткәч, Самат, ниндидер доганы исенә төшереп, авыз эченнән генә мыгырдап әппәр итеп битен сыпырып куйды.

 Качак чечен артыннан куып килүчеләр безнең кырга килеп җиткән көе, безгә акырырга, кычкырырга тотындылар.

– Нигә атмадыгыз, нигә җибәрдегез?

– Нәрсә йоклап торасыз?

Без инде алдан дус белән сөйләшкәнчә:

– Аткан тавышларыгыз ишетелү белән сукмактан күзне алмадык. Моннан беркем дә үтмәде. Беркемне дә күрмәдек. Күргән булсак, билләһи, атып ега идек, – дибез.

Менә арттарак калган теге НКВД офицеры да тыны бетеп килеп җитте. Ул инде килгән көе пистолеты белән зәһәр янап:

– Ах, сволочь,  басурманы! Своих прикрываете. Сами вы предатели. За не исполнение приказа по законам военного времени вас тоже к стенке поставим! Бүтәннәргә үрнәк булыр! Бөтен полк алдында атачакбыз! – дип, авызыннан төкерек чәчеп яман сүгенә. – Сволочь, фашист калдыклары! Сез хөкүмәтнең бик тә җитди һәм мөһим күрсәтмә-заданиесен үтәүне өздегез! Вас Военный трибунал будет судить! За срыв важную военную операцию я имею право расстрелять вас на месте. Но вас будем расстреливать перед строем. Чтобы и другие знали, – ди.  

– Без беркемне дә үткәрмәдек. Сукмактан тычкан түгел чебен дә очып үтә алмас иде, – дибез.

– Бинокльдән карап тордым. Барысын да күрдем! Сатлыкҗаннарны коралсызландырыгыз! – дип, безне яман сүгә-сүгә башкаларга боерык бирә.

Шунда ук безнең коралларны тартып алдылар. Авылга кайткач, ашатмый да кул-аякларны бәйләп, бер таш сарайга ябып та куйдылар. Кавказ булса да февраль ае бит, төннәрен яман суык. Ярый бу абзарда берничә кәҗә һәм сыер булып, шулар арасында көч-хәл белән ятабыз. Бахыр сыер савылмаган, ахры. Төне буе безгә карап мөгрәп чыкты. Әйе, хуҗалары куылгач, боларны кем ашата, кем карый инде. Куылган чеченнар гына түгел, ә караучысыз калган маллар да кызганыч иде ул чакны. Суык абзарда безне төне буе шул кәҗә-сарыклар җылытып чыкты.

Иртән таң белән юлга кузгалдык. Ярый әле шинельләрне салдырып алмадылар. Ятабыз машина әрҗәсендә бәйле килеш, утын түмәре кебек дыңгырдашып, тәгәрәп. Офицер шофёр кырыенда кабинада утыра. Кузовта ике солдат безне саклап бара. Берсе безне шелтәли:

– Нигә дип шул сатлыкларны атмадыгыз. Командирдан рәхмәт кәгазе, йә медаль алыр идегез. Ун көнлек ял да бирерләр иде. Ахмаклар сез, исәрләр. Алар бит барысы да фашистларга сатылганнар. Без сезне саклап төне буе каравылда тордык. Юньләп йоклый да алмадык. Сез дә шул бер сволочь басурманнар инде, – дип безне сүгә.

Беләбез инде аларның безне ничек саклаганнарын. Төнге сәгать дүрт белән биш арасы булыр, абзар кыегыннан шым гына берәү килеп төште. Кулында бәләкәй генә электр фонаре. Фонарен учы белән генә каплап, чак кына төшкән уты белән абзарны айкый. Кулында коралы да бар. Менә якынрак килде дә безне бәйләгән каешларны кисәргә әйтә. Исәбе: безне коткару. Без карышабыз. Бу туктап бераз уйланып торды да безгә ике пистолет суза. Без тагы баш селкибез. Чөнки ничек итеп үзебезнекеләргә атасың да, аннан аңа ияреп тауларга качып китәсең? Булмастай хәл! Бу шуннан кире чыгып китәргә әзерләнде. Һәм безгә карамый гына пышылдап.

– Спасибо! Что не стреляли тогда, – ди. Әзрәк дәшми торгач. – Ну и ахмак сез, кяферләр, бежать надо! – ди.

Самат түзмәде, казакъча:

– Без кяферләр түгел. Без мөселманнар, – димәсенме.

Теге ялт итеп фонареның тар гына уты белән әле беребезнең, әле икенчебезнең йөзен яктыртып алды да, ничек кергән булса шулай шым гына кыекка ябылган камышны күтәреп, чыгып та китте. Әйе, ничек качасың? Безнең барча документлар штабта саклана бит. Без качсак, шунда ук бу НКВД офицеры штабка докладной язып, безне сатылганнар исәбенә кертәчәкләр. Ә бит авылда әти-әни, туганнар калды. Аларга көн бетәчәк. Аның белән генә бетсә әле. Туганнарның барчасының да киләчәге сызып ташланачак. Икебезнең дә баштан яшен тизлегендә шул уйлар үтте һәм без, туганнарны уйлап, бу эштән баш тарттык…

Бу икәү безне төне буена менә шулай саклады. Тегенең безне шелтәләгәнен тыңлап барабыз. Берсе дәшми. Тыныч кына тау юлыннан алга үрмәләгән машина бер көчәнеп алды да туктап калды. Алда зур гына таш ята икән, урап үтәрлек тә түгел. Кабинадагылар машинадан төшеп кече хаҗәтләрен үти. Безнең кырда әрҗәдә утырганнар да җиргә төшеп аякларын язып алды. Ташны күчереп куйдылар да кире машинага утырышалар. Һаман кузгалмыйбыз. Шофёр машинасын караштыра шикелле. Көтмәгәндә иптәшем казакъча:

– Ничек уйлыйсың, безне атарлармы, әллә штрафбатка гына җибәрерләрме? – ди.

– Тәкъдиргә нәрсә язылган, шул булыр. Суга батып үләргә дип язылган булса, утта янмабыз. Атмаслар да, асмаслар да. Әҗәлне чакырып үлем турында уйлап ятма, – дим.

Безне әрләп килгән солдат аягы белән кабыргага нык кына тибеп:

– Нәрсә турында лыкылдыйсыз? Качарга уйлыйсызмы? Кешечә, урысча сөйләшегез. Бернәрсә дә аңлашылмый, – дип сүгенә башлады.

Командир кабинадан башын тыгып, тегеләрдән:

– Нигә тавышланасың? – дип сорый.

– Басурманча сөйләшәләр. Бернәрсә дә аңлашылмый. Әллә качарга план коралар, – ди.

Теге солдатның шушы сүзләре, пыскып яткан утка керосин сипкән  кебек булды. НКВД офицеры безне кабаттан чечен сатлыклары дип сүгәргә тотынды. Имеш, безнең аркада хәрби бурыч тулысынча үтәлмәде. Без гөнаһлыларны нигә полкка кадәр өстерәп йөрергә ди. Һәм солдатларга безне машина әрҗәсеннән төшерергә куша.

Бу тагы нинди этлек эшләргә чамалый инде дип уйлап та бетермәдем, машинаның әрҗәсен ачып безне типкәләп җиргә тәгәрәтеп төшерделәр. Күрәсең, командирның ачуы ныклы кабарды. Тау, кыя-ташларны игътибар белән күзәтә-күзәтә, үзалдына сөйләнә:

– Нигә дип монавы ике сатлык җанны өстерәп йөрергә? Гаепләре зур! Боерыкны үтәмәделәр! Барыбер атачаклар. Иң яхшысы бу эшне урында ук башкарырга кирәк. Әле дә соң түгел. Син ничек уйлыйсың? – дип, сержант дәрәҗәле солдатка мөрәҗәгать итә. Тегесе дәшми. Белмим дип кулбашларын гына сикертеп куйды. Командир тагы тауларны бер карап алды да, катгый бер карарга килеп, солдатларга:

– Бастырыгыз сволочьларны шушы кыя-таш кырына! Атачакбыз! – ди.

Кичә генә бер казаннан ашаган полкташлар безне өстерәп дигәндәй таш кырына китереп сөяделәр. Чөнки аяк-куллар бәйле. Сержант кына:

– Әй, егетләр, эшләрегез бик алама. Полкта булса, мөгаен, штрафбат белән генә котыла алыр идегез, – дип пышылдый.

Без дәшмибез. Дәшеп ни файда. Командир сумкасыннан ниндидер кәгазьләр чыгарып язарга тотынды. Аннан, сәгатенә карап алгач, катгый тавыш белән:

– Сугыш кануннарына ярашлы, хәрби боерыкны үтәмәгәннәре өчен атылырга хөкем ителделәр. Хөкемне үтәр өчен тезелегез!..

Мин җаһилнең тагы ниндидер боерыклар биргәнен ишетмим. Колакта әнинең:

– Үзеңне сакла, балам. Минем өчен булса да исән кайтырга тырыш! – дип елап озатып калганын уйлап, тамакка төер утыра. Көзән җыергандагы кебек, үтә нык кысылудан тешләр шытырдый. Менә хәзер барысы да бетәчәк. Каберемнең кайда икәнен дә белмәячәкләр. Безне атарга әзерләнгән солдатлар мылтыкларын да күтәрмәгәннәр әле. Кинәт, дөньяны ярып, ату тавышы ишетелде. Әллә бер аткан тавыш шулай таулардан тауларга бәрелеп яңгырый, әллә чынлап та күп тапкыр шулай аталар. Аннан тагы, тагы ату тавышлары тауларда озак яңгырады.  Тыз-быз килеп чәбәләнеп йөргән офицер тәүдә туктап калды да, гөрселдәп җиргә ауды. Аны-моны чамаларга өлгермәгән полкташлар да егылды. Кабалана-кабалана машинасын кыздырырга азапланган солдат та кабинадан авып төште.  Бар галәм тынып калды… Бераздан җай гына бер гүләү ишетелә башлады. Чамалап алдым: бу әллә кайда аста аккан тау елгасы тавышы иде. Кыя башыннан шыбырдап ташлар коелырга тотынды. Башымны күтәреп шул якка карасам, тау сукмагыннан атын әкрен генә атлатып бер җайдак төшеп килә. Йа Ходай, монысы кем булыр тагы? Юлга төшеп җиткәч, атын калдырып, җәяүләп безгә якынлаша. Безгә дә чират җитте, ахры, дип селкенми дә көтәбез. Кулында “Маузер” пистолетын әзер тотып безнең кырга килеп җитте. Бераз әле миңа, әле казакъ дуска текәлеп карап торды да, якын ук килеп, безне бәйләгән бауларны кисеп очырды. Безгә туры карамый гына:

– Бар, китегез! Сез ирекле, – ди.

Аптырашып басып торабыз. Һуш китмәле хәл. Бу кичәге, үлемне коллыктан өстен күреп, әсир булырга теләмәгән һәм үзен Абрек дип атаган чечен карты иде. Таныдым. Билендәге бизәкле хәнҗәре дә шул, ямаулы буркасы да шул ук.

Хәзер нишләргә? Безнекеләр барысы да һәлак булды. Чечен җирдә ятканнарның документ-кәгазьләрен җыеп командир сумкасына салды да, миңа тоттыра. Бераз арткарак чигеп, үзенең карчыга карашы белән безгә алмаш-тилмәш сынап карап уйланып калды. Кинәт кенә төзәп тә тормый бер-бер артлы аякларга атып җибәрмәсенме. Бетте, бу безне дә атып үтерәчәк бит. Куркыштан егылып киттек. Бу тагы-тагы атып җибәрде. Хәзер инде куллар салынып төште. Әйе, безне бу шушылай этләп, җайлап-җайлап җанны кыярга уйлый. Үтергәч тизрәк үтерсен иде. Нигә бу кадәр безне җәфаларга? Бездән шушылай итеп башкаларның да барча үчен алырга уйлыйдыр инде. Казах авыртудан еламсырап. Һәм ачудан тешен кысып теге бандитка:

– Атсаң, йөрәккә үк ат. Нигә җәфалыйсың? – дип, кычкырып күкрәген төя.

Кичә без атмыйча жәлләп иреккә җибәргән җаһил кырыбызга ук килеп тешләрен кысып, яңагын шыгырдата-шыгырдата ачуланып:

– Мин сезне, кяфер колларын, трибуналдан, штрафбаттан, үлемнән коткарам, – дип, минем кулдан җиргә сибелгән барча кәгазь-документларны яңадан җыеп, кире командир сумкасына тыга-тыга муенга элә.

Кабинадан санитар сумкасы алды да яраларыбызны бәйләргә тотынды. Бу юлбасар тагы нәрсә уйлап тапты инде? Яралар нык авыртса да үләрлек түгел, кан да бик үк акмый. Казахның чәлдер сөяге чәрпәләнгән, ахыры. Аягына баса алмый. Минем сул кулның сөяге сынды. Шуңа охшаган.

Теге безнең автоматларны алып дискадагы патроннарны тау астына карап атып бетерде. Казахның пулеметын алып ташлар артында торган атының иярендә асылынып торган карабин кырына элде. Шуннан ук бер зур гына биштәр алып килеп безгә чечен эремчеге һәм пешкән ит калдырып ашыкмый гына үз юлы белән китеп барды.

Абрек китте. Ә безгә нәрсә эшләргә? Чечен пулясы барсының да йөрәгенә тигән. Иптәшләрнең мәетләрен шушылай калдырып китәргәме? Яралы килеш боларны ничек җирлисең? Кабер казырлык рәт тә, хәл дә юк. Казый алсаң да казырлык түгел. Таш та таш.

Тешне кысып авыртуны җиңәргә тырышабыз. Ә яралар торган саен ныграк сызлый, кан саркый. Көч-хәл белән шулай да мәетләрне бер урынга җыя алдык. Үлгән дип исәпләгән командир исән булып чыкты. Без килеп кагылгач, ыңгырашып куйды. Тизрәк санитар сумкасындагы калган бинт, йод белән ярасын бәйлибез. Суык җирдә ятмасын инде бу дип, астына шинель җәя башлагач, һушына килеп, сүгенеп алды. Авызыннан чыккан кан күбеген йота-йота көчкә:

– Ни кызганыч, сез сатлыкҗаннарны атарга өлгерә алмадык. Нинди үкенечле үлем, – дип хырылдый. Тагы нәрсәдер әйтсә дә без башкача берни аңламадык. Тик аның: – Мама, мама, – дигән сүзе генә колакта озак яңгырап торды. Бераздан ул да җан бирде.

Самат нәрсәдер әйтеп читкә төкереп куйды. Мин аңардан нәрсә әйткәнен сорыйм. Ул:

– Ахмак, – кабатлап: – ахмак, – дип өстәде дә, ак болсын, кара болсын, иттиң аты ит*, – дип куйды. Бераздан тагы кабатлап: – Ит жокта шошка үреди*, – ди.

Мин аңламадым, шулай да командирны хайван белән чагыштыруын чамаладым.

Мәетләр өстенә ташлар өеп көчкә җирләдек.

Чатан-потан титаклап кайтыр юлга кузгалабыз. Дустымны авыртмаган кул белән көч-хәлгә ярым күтәреп барам. Җитмәсә, кораллар да үзебездә. Яралансаң да коралны ташларга ярамый. Без әллә ни ерак та китә алмадык. Төш якынлашуга машинага төялеп бер отделение солдат безне килеп тапты. НКВД офицерын эзли чыкканнар икән.

Машина әрҗәсенә утыргач, казакъ дус белән бер-беребезгә карашып алдык. Сүзсез генә икебез дә тауларга күз салабыз. Таулар бездән җай гына ерагайганнан-ерагая. Алар әллә кайчан бу дөньядан киткән чечен картлары, мәңгегә таулар булып калыкканнар да ап-ак чалмалы башларын иеп, дәшми генә дисбе тартып, үзләре генә белгән догаларын укып утыралар. Туган җирләреннән куылган үзләренең балаларының, оныкларының кире әйләнеп кайтуын сабыр гына көтәләр сыман.

Менә таулар арасына сыенып утырган тагы бер буп-буш чечен авылы кырыннан үтәбез. Ичмаса берәр җан иясе күренсә икән. Буш булганга бу авыл әйтерсең лә бер зур каберлек. Авыл уртасында таштан салынган ике биек манара калыккан, алар да моңсуланып карап тора. Һәм балаларын көткән аналар кебек мөлдерәшеп безне озаталар сыман. Бераздан көн караңгыланып, тирә-якны болыт каплады. Кинәт кар яварга тотынып, буран купты. Җил сызгырып барча галәм гүләргә тотынды. Әйтерсең лә бар дөнья үкереп-үкереп елап безне каргый, каһәрли иде. Ирексездән керфеккә яшь эленә. Мин башымда кайнаган авыр уйларымны куарга тырышам. Буран ничек кинәт башланган булса, шулай көтмәгәндә туктап калды. Без тарлавыктан чыгуга кояш та күренде. Җил һаман ыжгыра, шинель чабуын тарткалый. Машина башында суык. Кырда утырган дустыма тагы да ныграк елышам. Кулбашына исән кулымны салам. Самат та миңа ныграк терәлә һәм яралы кулын тезем өстенә куя. Һәркемнең үз уйлары. Мин инде, Аллага шөкер, бу әҗәлдән дә исән-сау котылып чыга алдык, дип шатланам. Дустым да миңа карап елмая.

 Ярый әле иптәш белән алдан ук килешеп, икебез дә бер үк нәрсәне сөйләргә сүз куешкан идек. Частькә кайткач, бик озак төпченеп сораштылар. Әле теге кәгазь тутыралар, әле бу документка имза куйдырталар. Нинди бәрелеш булган? Кемнәр һөҗүм иткән? Һәм башкалар, һәм башкалар. Теге НКВД офицеры бер генерал малае булып чыкты. Аны ниндидер орденга билгеләп, безгә медаль вәгъдә итеп госпитальгә озаттылар. Дәваланып ятканда да әле килеп сораштырып йөрделәр. Терелеп аякка баскач, элек алган яраларны да исәпкә алып, безне госпитальдәге ярдәм командасында калдырдылар. Безнең өчен, улым, сугыш менә шулай тәмамланды…

Икебезне үлемнән коткарган Абрек хөрмәтенә, улым, сиңа шул исемне куштым. Казакъ та шулай ук, улы туса, улына шул исемне кушачакмын диде. Менә шулай, улым. Исемең - бик хикмәтле исем. Исемең өчен һич кыенсынып йөрмә. Халкының азатлыгы, гаделлек өчен гомерен дә аямый, үлемне коллыктан өстен күреп, беркемгә дә буйсынмый тауларда хөр яшәгән Абрек-чечен кешесе. Һәм ул синең исемең. Ул булмаса, безне ике дә уйлап тормый аталар иде. Атмасалар, штрафбат көтә. Ә аннан исән калганнар бик сирәк. Анысы да могҗиза белән генә…

Менә шулай Абрек исеменең серен һәм әтисенең башыннан үткән тарихны миңа сөйләде. Шулай итеп абреклар белән очрашып танышуым аркасында дөньяга карашым ныклы үзгәрде. Аклар-кызыллар, мулла-кулаклар, илләреннән куылган сатлыкҗаннар, халык дошманнары турында күбрәк уйлана башладым. Ә уйлаган саен дөньяның элеккечә, безгә сөйләгәнчә, дәреслекләрдән укыганча гади, бер яклы гына түгел икәненә ныграк төшенәм.  Шуңардан күңелем тыныч түгел. Йөрәгем әрни. Башкаларга, тирә-яктагыларга шуның турында төшендерергә тырышам. Бу турыда башкаларга мин сөйләмәсәм, кем сөйләр?