ЗЫЯЛЫ ҺӘМ ЗАТЛЫ МИРАС

Хәсән Сарьянның тууына 90 ел

Татар әдәбияты талантлы каләм ияләренә бай. Алар арасында үз чорында балкып, төрле исем-дәрәҗә алганнары, аннан ничектер әсәрләренең тоныкланып калганнары да, шулай ук артык шауламыйча, тыйнак кына иҗат итеп, бүгенге көндә исә әдәби мирасларының кыйммәте артканнары да бар. ХХ йөзнең 60-70 еллар прозасына яңа фикер-караш алып килгән Х. Сарьян шундый тыйнак язучыларның берсе. Аның күләм ягыннан зур булмаса да, мәгънәви һәм сәнгати камиллек җәһәтеннән аерылып торган иҗатының әһәмияте артканнан-арта бара. Бу исә язучының хикәя-повестьлары заман күзлегеннән бәяләгәндә, яңачарак укылыш алуы турында да сөйли.

Иҗат кешесенең холкы аның әдәби әсәрләрендә чыгыла. Юмор һәм сатирага шактый игътибар бирүгә карамастан, Сарьян әсәрләрендә ниндидер бер эчке сагыш, моң бар. Ә.Еники: «Талантлы, дәртле, энергияле, кулына һәртөрле эш килүенә карамастан, Сарьянның җаны бервакытта да тыныч була алмады, ниндидер бер канәгатьсезлек әллә үзеннән, әллә тормыштан аның бәгырен гел кимерде дә торды[1]», – дип яза. Язучының бу күңел халәтен субъектив-шәхси сәбәпләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Киң карашлы, фәлсәфи фикерле, милли җанлы әдип яшәп килгән системасының асылы дөрес түгеллеген аңлый. Башкалар үз әсәрләрендә сурәтләгәнчә, тормышның ал да гөл генә түгеллеген, шәхес иреген кысып торучы богаулар барлыгын сизә, билгеле. Җанын иң әрнеткәне исә ‑ татар милләтенең изелеп яшәвен дәвам иттерүе. Шулай ук татар-башкорт мөнәсәбәтләренең сәясәт китереп чыгарган четерекле проблемаларын үз җилкәсендә һәм йөрәгендә тою аны нык уйландыра. Иҗатындагы, бигрәк тә повестьларындагы эчке сагыш, моң шуның белән билгеләнә.

Хәсән Сарьян иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Дөрес, үсмер чорда кыска күләмле пьесалар да иҗат итә ул. Алар төрле авылларда концертлар куеп йөргәндә уйнала да. Тик язучы аларны җитди әсәрләргә санамаган, күрәсең – беркайда да бастырып чыгармый. Гомумән, Х. Сарьян прозасы башлангыч чорыннан ук аның үз-үзенә таләпчәнлеге, һәр сүзенең эчке һәм тышкы хасиятләренә зур мәгънә биреп иҗат итүе белән аерылып тора. «Аның хикәяләрендәге типның үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре яшәеш шартлары, тормыш логикасы һәм психологик халәт белән дәлилләнү, ягъни социаль-психологик детерминизм язучы әсәрләренең югары сәнгатьчәлеген тәэмин итә, әдәбиятыбызны сәнгатьчә типлар белән баета»[2].

Әдипнең иң матур әсәрләренең берсе булган «Туган як моңы» (1972) татар әдәбиятында лирик прозага үрнәк мисал булып тора. Агыйдел елгасының шигъри гүзәллеген рәссамнарча тасвирлавы белән автор бер әсир итсә, нәсернең фәлсәфи эчтәлеге чын мәгънәсендә укучыны уйлануга этәрә. Язучы туган җир, туган туфрак төшенчәләрен, Агыйдел елгасын тарихи хәтер белән бәйләп карый. Әсәрнең әһәмияте дә шунда: анда табигать күренешләре лирик геройның хәтерендә яңарган халык тарихы белән органик кушылып китә. Нәсердә иң тетрәндергәне «Казанны яу алган көй» белән бәйле кичерешләр. Бу көйне лирик герой туксан яшьлек бабасыннан бары ике тапкыр ишетеп калган икән: берсендә – сугышта ирләре, уллары үлгән сагышлы аналар үтенгәч, икенчесендә – үзенең өченче улы да үлү хәбәре килгәч. Автор тиккә генә ил өстенә килгән һәм аерым кеше башына төшкән фаҗигане нәкъ менә «Казанны яу алган көй» белән бәйләп искә төшерми. Язучы әлеге көй аша татар кешесе өчен ватанны югалту ачысын газизләреңне югалту хәсрәте белән тиңләштереп бирә. Бабасының венский тальянын сандыкка салып куюы һәм бүтән беркайчан да уйнамавы, лирик геройның «Казан моңы шулай бабамның хәсрәт тулы йөзе сыман, күңелемә уелып төшсә дә, авызымнан көй булып чыга алмады. Тиздән бабам үзе дә бу дөньядан кичте, шулай итеп моңын йөрәгемә салды да көен үзе белән алып китте...[3]» – диюе, кычкырып әйтергә дә ярамаган, яшерелгән, бикләнелгән тарихның халык күңелендә мәңгелек ачы хәсрәт булып саклануын күрсәтә. Үткән белән бәйләнеш өзелү киләчәкне дә шик астына куя. Язучы «Туган як моңы» нәсерендә бүгенгенең кадерен белү өчен дә кеше үткәненә ихтирамлы булырга, «бик ерактан өзелмичә килгән тамырларын» барлап торырга тиешлеген ассызыклый.

Х. Сарьянның үзенең өч повестендә дә («Бер ананың биш улы», «Җәза», «Әткәм һөнәре») кабатланган бер мотив бар – ул төп герой әтисенең үлеме. Гомерләре сугыш дәверенә туры килсә дә, аларның берсе дә сугышта һәлак булмый. Бу, бер яктан, авторның шәхси сагышы, үз тормыш тәҗрибәсе белән аңлатылса, икенче яктан, әтисезлек чор әдәбиятына хас билге дә булып тора. 60 елларда әдәбиятта яшьлекләре яки балачаклары сугыш чорына туры килүчеләр мәйдан ала. Дәвернең олы михнәтен үз җилкәләрендә татып, үз йөрәкләре аша үткәргән бу буын ата назыннан гына түгел, атаның физик һәм рухи ярдәменнән, таянычыннан да мәхрүм. Бик яшьли тормыш хакыйкатен танып үсү, үзе һәм башкалар өчен җаваплылык хисе тою әлеге чор әсәрләренә җәмгыятьнең киләчәге өчен борчылу тойгысы һәм фикер кыюлыгы алып килүгә сәбәп була.

«Бер ананың биш улы» (1976) повесте – татар әдәбиятына яңа сулыш биргән әһәмиятле әсәрләрнең берсе. Ул үз чоры проблемаларын укучы алдына ачыктан-ачык салып куюы, замандашларын җитди уйланырга чакыруы белән киң яңгыраш ала. Х.Сарьян әсәрләрендә «автор фикере яшерелгән булу – төп стиль сыйфатларыннан берсе»[4]. Әдип чынбарлыкка үз мөнәсәбәтен турыдан-туры белдерми, ә геройларның эш-гамәлләреннән, яшәү рәвешеннән, хис-кичерешләреннән чыгып, тормыш-яшәеш турында нәтиҗә ясауны укучының үзенә калдыра. «Бер ананың биш улы» әсәрендә конфликт аерым кешеләр арасында булмыйча, кеше һәм җәмгыять, кеше һәм заман каршылыгында бирелә, эчкечелек кебек яман гадәтнең милли яшәешкә тирән үтеп керүе тасвирлана һәм шул рәвешчә чынбарлыкны гомум фәлсәфи планда чагылдырып, яшәү рәвешенең үзгәрергә тиешлеген ассызыклый.

Сириннең Любовь Васильевнага мәхәббәте әсәрдә шактый урынны биләп тора. Әлеге хатынның авылдан яңа килгән үсмер татар егетенә рус телен өйрәнүдә, техникумда укып китүенә, гомумән, яңа мохиткә күнегүенә йогынтысы зур була. Самими дуслык, ярдәмләшү алга таба мәхәббәткә әверелеп, Сириннең бөтен күңел дөньясын биләп ала. Любовь Васильевнаны шартлы рәвештә Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» (1916) повестендагы Анна Васильевнаның “әдәби сеңелесе” дияргә мөмкин. Хикмәт аларның әтиләренең исеме уртак булуда түгел, ә татар ир-егетләренә мөнәсәбәтләренең охшашлыгында. Бер яктан, алар дөньяларын онытып яратсалар, ирне назга, сөюгә күмсәләр, икенче яктан, аң-белем, зыялылык ягыннан да бертөсле. Икесенең дә үз мәхәббәтләрен көчләп такмаулары, татар егете белән бергә яши башлагач та, акча, финанс мәсьәләсендә мөстәкыйльлекләре һәм үз милләтләренә тугры калулары белән бертөрле булулары гаҗәп. Алар һәрдаим ир-атны ашау-эчү, кием ягыннан кайгыртып торалар, инде аерылдык дигәндә дә, борчылып хатлар язалар.

Әлеге ике авторда да идеаллаштырылган рус хатын-кызы образын татар хатынына каршы кую бар. Исхакыйда бу гадәттән тыш арттырылып бирелә. Х. Сарьянда да Сириннең Диләраны Любовь Васильевнаны яраткан кебек ярата алмавы, хатынының салкынлыгыннан, иренә карата игътибарсызлыгыннан, бер дә юкка көнләшүеннән дип аңларга мөмкин. Г. Исхакый ХХ йөз башыда ук катнаш никахны милләтне юкка чыгарачак факторларның берсе итеп алдан кисәтә. Моның сәбәбен татар тормышының рухи-мәдәни яктан артталыгында, бигрәк тә хатын-кызның мөстәкыйль фикерли һәм яши белмәвендә күрә. Совет чоры әдибе Х.Сарьянда милли идея тирәндәрәк бирелә, автор аны әзерлекле укучыга нисбәт итеп яза.

Билгеле булганча, совет идеологиясе үзенең башлангыч чорыннан ук катнаш никахны пропагандалый. Халык аңына сеңдерелеп килгән идея 60 елларда җимешләрен ныклап бирә башлый: бу чорда катнаш никахлар кинәт күбәеп китә ‑ авыллардан килгән яшьләрнең рус егете яки кызы белән гаилә коруы хәтта бер «модага» әверелә. Х. Сарьян әлеге аянычлы күренешне игътибарсыз калдыра алмый. «Ул әле өйләнмәгән иде»дә Шәмси үз милләтенең һәм диненең юкка чыгасын аңлый, әмма үзендә моңа каршы торырлык көч тапмый, Сирин исә үз заманы кешесе, чордашлары кебек аның милли аермага инде исе китми. Аныңча, Любовь Васильевна белән алар арасында яшь арасының күп булуы гына киртә булып тора. Мөнәсәбәтләр тирәнгә китеп, марҗа белән гаилә кору турында хыяллана башлаган егеткә зыялылыгы, мәгънәлеге, дөньяны рухи танып белүе белән аерылып торган Хавадис абыйсының уйландырырлык сүзләре нык тәэсир итә. «Мәхәббәт ул җылан авызына да кертә, диләр. Ә син әнине уйладыңмы соң? Әни дә бар бит әле! Дини карчык ‑ ул ни әйтер? Нәселдә булмаганны, димәсме?[5]» - ди. Сирин шуннан соң гына ялгыш адымнан тыелып кала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Х. Сарьян Г. Исхакый әсәрләрен белгән дип кистереп үк әйтә алмасак та, әлеге охшашлыклар булу һәм истәлекләрдә язылганча, 1970 елда Төркиягә баргач, милли лидерның кызы Сәгадәт Чагатай белән очрашуын[6] исәпкә алганда, әдипнең Г. Исхакый иҗаты белән таныш булу ихтималын да инкарь итә алмыйбыз.

Х. Сарьян гомеренең соңгы елында «Җәза» (1978) повестен иҗат итә һәм ул язучының вафатыннан соң гына башта «Казан утлары» журналында, аннары «Егет язмышы» исеменә үзгәртелеп аерым китап булып басылып чыга. Х. Сарьян әсәрләре гадәттә күпкатламлы булулары белән аерылып тора. Монда да автор тормыш-яшәеш турындагы фикерләрен берничә яссылыкта тәкъдим итә. Беренчесе–күзгә күренеп торганы гади: көннәрдән бер көнне Даниал исемле малайның әтисен чәнчеп үтерәләр. Берничә ай элек кенә Нуриман Нуриазданов мәчет манарасын кисүдә катнаша һәм әлеге вакыйгага бәйле янаучы кешеләрне дә шик астына алалар. Әсәр детектив характерда: анда укучыда интрига тудыру, кызыксындыру алымнары еш кулланыла. Повестьның ахырында гына билгеле була – үтерүче һич башка килмәгән кеше – Баһау карт булып чыга. Язучы үтерүнең сәбәбен совет чоры әдәбиятына хас булганча, иҗтимагый-сәяси сәбәпләр белән аңлатмый, ә геройның шәхси холкына, әхлакый түбәнлегенә бәйләп калдыра. Еллар буе тупланып килгән көнчелек, үзенең түбәнлеге белән килешә алмау Баһауны ахыр чиктә авылдашын үтерүгә кадәр җиткерә.

Повестьның төп мәгънәсе икенче катламда. Монда авторның әсәргә биргән «Җәза» исеме ачкыч ролен үти. Кеше үтерүен башкага сылтап, ирләре фронтта булган хатыннарның сыер-сарыкларын суеп ашап яткан, вәхши җинаятеннән соң да егерме ел яшәп, үз үлеме белән үлгән Баһауны җәзасын алды дип әйтүе кыен. Ә менә Нуриманның һәм Фидаилнең язмышлары аянычлы булу, чыннан да, уйланырга мәҗбүр итә.

60 елларда илдә башланган рухи яңарыш дингә мөнәсәбәттә дә чагыла. Бер караганда, «атеизм чәчәк аткан» дәвер буларак тарихка кереп калса да, җәмәгатьчелектә әлеге мәсьәләгә карата карашлар капма-каршы була. Күп кенә язучылар турыдан-туры ук булмаса да, Аллаһка ышануларын, дингә карата хөрмәт хисләрен әсәрләрендә чагылдыра башлыйлар. Гаиләдә дини тәрбия алган, дөньяга карашы ислам тәгълиматларында формалашкан Х.Сарьян иҗатында бу аеруча күзгә ташлана. Шуңа «Җәза» повестенең төп идеясен авторның дини-фәлсәфи карашлары билгеләве табигый.

Әсәр мәчет манарасын кисү вакыйгасы белән башланып китә. 1940 елның июнь ае. Яңа власть ныклап урнашкан инде. Берәү дә ачыктан-ачык ризасызлык белдерми, әмма халык күңелендә курку, шом бар. Әлеге хәбәрне ишетүгә, Хәмидәттәйнең кулындагы катыклы чүлмәге төшеп ярылу, авыл кешеләренең манара кисүчеләргә рәнҗеп карап торуы, картларның сәҗдәгә китүе, ахырдан гөмбәзе белән аен, беркемгә бирми, «мәет кебек итеп Рамзулла бабайлар ишек алдына алып кереп китүләре» гасырлар буе татар кешесенең аңына, яшәү рәвешенә әйләнгән динне бер селтәнүдә генә юкка чыгарып ташлап булмавын күрсәтә.

Мәчет манарасын үз теләге белән җимерергә алынган һәм тракторы белән тарттырып төшергән кеше – Нуриман. Повестьта вакыйгалар аның улы сигез-ун яшьлек Диниал күзаллавы белән бәян ителә. Башка авылларда манара кисүчеләрнең берсе дә юньле үлем белән үлмәүләре: кайсының үтерелүе, кайсының акылдан шашуы, кайсының кулы коруы, кайсының телдән язуы турында авылдашларыннан төрле сүзләр ишетелеп торса да, малай берсенә дә ышанырга теләми. Чөнки бала өчен әти кеше авторитет һәм малайның әтисен яклап сөйләве табигый. Бу урында сабыйның җан турында фикерләре кызыклы. Әбисе аңа «Кеше үзе үлсә дә, җаны үлми, шул җаны өйгә кайтыр да дога көтеп йөрер» дип аңлата. «Дәү әнинең җаны гел очып йөри кебек иде – әткәемнең җаны очып та йөрмәячәк. Чөнки инде мин, мәктәптә иң яхшы укучы малай, җанның юклыгын беләм», – ди. Әтисе Нуриман да «Җан дигән нәрсә юк ул, кешене йөрәге белән кан гына йөртә. Үлгәч мине тураклап эткә ташласалар да, миңа барыбер: мин аны тоймыйм», – ди торган була. Автор Нуриманның әлеге сүзләрен үзенә кайтара һәм җавап итеп, түбәндәге гыйбрәтле вакыйганы бирә. Мәет күмелеп, ярты ел үтсә дә, үтерүче һаман ачыкланмый. Кышкы көннәрнең берсендә Нуриман каберен казып, мәетне кабат тикшерү өчен шәһәргә алып китәләр. Имеш, үлүченең күз алмаларында үтерүченең сурәте сакланып калган булуы мөмкин икән. Шул максаттан мәетнең күзләрен чукып алып, кире кайтарып күмәләр.

Мәчет манарасын кисүдә катнашкан Фидаилнең язмышы тагы да аянычлырак була. Манара кисәргә дә аны үгетләп кенә күндергәннәр. Әлеге вакыйгадан соң, Фидаил өстенә бәхетсезлек өелеп килә: күрше авылда ярәшелгән кызының атасы, егетнең манара кисүен белеп, кызын аңа бирүдән баш тарта. Алга таба Баһау картның ялган күрсәтмәләренә таянып, аны Нуриманны үтерүдә гаеплиләр. Гаебе акланганнан соң, сугышта катнашып, исән-имин кайтса да, авыл халкы аннан читләшә. «Кеше үтерүче» тамгасы гомерлеккә ягыла. Фидаил авыл башындагы тегермәнендә, сугышта алган яраларына һәм рухи газапка түзә алмыйча, үз-үзенә без кадап үтерә. Шул рәвешчә, Нуриманның да, Фидаилнең дә гыйбрәтле язмышлары Аллаһ йортын җимерүләренә җәза булып аңлашыла.

Әдип әлеге повестенда «җәза» сүзен берничә мәгънәдә кулланып, төрлечә аңларга урын калдыра, чын сәнгать әсәрләре кебек, заманга һәм укучының хәзерлегенә бәйле төрлечә укылыш бирә. Әсәргә салынган мәгънәне аңлап бетермәү 1980 елда повестьнең исемен үзгәртүгә китергән.

Татар әдәбиятында иң көчле сатирик әсәрләрнең берсе булган Х. Сарьянның «Нокталы өтер» повестен да надан, әмма шул ук вакытта гаять намуссыз, түбән җанлы бәндәнең татар зыялы катламына үтеп керүе, мәгънәсез «ачышлары», галимнәр арасын бутавы белән милләтне эчтән корытуы сурәтләнә. Д. Заһидуллина авторны әлеге күренешне «милли фаҗига дәрәҗәсендә тәкъдим итә»[7] дип билгеләве белән хаклы. Әсәр 1967 елда язылып та, әдипнең вафатыннан соң – бары 1990 елда гына дөнья күрә ала. Безгә килеп ирешкән әлеге басма - каләмдәшләренең киңәшләрен, тәкъдимнәрен искә алып, автор тарафыннан беренче язганыннан шактый үзгәртелгән, милли мәсьәләгә, татар мәгарифенә кагылышлы урыннары төшереп калдырттырылган соңгы варианты.

Әлеге повесть - Х. Сарьянның милли зыялы катлам турында карашларын укучы белән уртаклашкан җан авазы. Ул татар галимнәре арасында белемсез, әмма үзләренә күп өлеш дәрәҗә өмет итеп, властька омтылучылар булуын күрсәтә. Алардан ачы көлә. Әсәр ахырында Гали Галиевич мич чыгаручы булып кала, әмма ул тормышта алай түгеллеген, аның кебекләрнең фән-мәгариф өлкәсендә шул килеш калуларын белгертә. Повесть узган гасырның 60 елларында язылса да, милли мәсьәлә көн үзәгендә торган һәр заманда актуаль яңгырый. Тел сагында, милләт башында торган зыялылар арасында шундый намуссыз бәндәләрнең булуы милләтне таркатучы, юкка чыгаручы сәбәпләрнең берсе булып тора.

Х. Сарьян халыкның иң матур сыйфатларын замандашларының яшәү рәвешендә, уйларында, холкында, хис-кичерешләрендә тасвирлый белүе белән уңышка ирешә. Үзе иҗат иткән 60 елларда ук укучыда милли аң һәм горурлык хисләре уятырга омтыла: тарихи хәтерне яңартып, борынгы болгар бабаларыбызны, Казан ханлыкларын искә төшереп, дәүләтле, шанлы халык булуыбызны искәртеп тора. Бердәнбер үрнәк итеп рус культурасы пропагандаланган чорда Х. Сарьян беренчеләрдән булып, укучы игътибарын үзебезнең милли мәдәнияткә, аның шәркый нигезләренә юнәлтә. Диндәш, тугандаш төрки халыкларга язучының хөрмәте әсәрләрендә дә чагыла. Ул аларның китапларын оригиналда укый, хәтта мәкальләрен чагыштырып өйрәнә.

Х. Сарьянның татар тел белеме өлкәсенә керткән өлеше дә зур. «Нокталы өтер» повестенда аның Айдар Бәхтизинга карата «Ул барыннан да бигрәк телне белә, телне ярата. Ана карынында бөгәрләнеп ятканда ук аның, кулы, аягы булган кебек, ана теленә мәхәббәте дә булган» дигән сүзләре Х. Сарьянның үзе турында әйтелгән кебек. Сүз нечкәлекләрен күптөрле мәгънә төсмерләренә кадәр белеп, бөтен күңел дөньясын шуңа багышлап эшләгән тел галиме иде ул. Аның татар телен куллану өлкәсенә ‑ сөйләмият фәнен үстерүгә керткән өлеше бик зур. Көндәлек сөйләмдә һәм нәфис әдәбиятта телне куллану турында галимнең вакытлы матбугатта дистәләгән язмалары басыла. Каләмдәшләренең иҗатын төрле яклап бәяләгән, тел-стиль җәһәтеннән киңәшләр биреп, үрнәк төзәтмәләр тәкъдим итеп язган мәкаләләре дә йөздән артып китә. Аларның бер өлеше «Уеңны уйдырып сал...» (1977) җыентыгында басылып та чыга. Х. Сарьянның ана телебезне дөрес куллану өлкәсендәге эшчәнлеген, үз әсәрләрендәге таләпчәнлеген өлкән язучылар да таный. Г. Ахунов: «Тел мәсьәләсендә аңа Г. Бәширов, М. Әмир, Ә. Еники кебек олы язучыларыбыз, аксакалларыбыз да мөрәҗәгать итә, әсәрләренең теле хакында әледән-әле киңәшә иде»[8], – дип яза. Фәнни һәм гамәли эшчәнлеге белән танылган Х. СарьянТатарстан радиосында «Тел күрке – сүз» дигән гаять кирәкле һәм мәгънәле тапшыру алып бара башлый. Радио тыңлаучылар тел турында, аерым сүзләрнең кулланылышы турында сорауларын юллыйлар. Х. Сарьян җавапларында һәр сүзнең мәгънәсен, эчке, тышкы хасиятләрен тәфсилләп аңлата. И. Низамов әдипнең әлеге эшчәнлеген бәяләп, «Аның бу иҗади тикшеренүләре башка әдипләргә, бигрәк тә яшьләргә, бигрәк тә массакүләм чараларында эшләүче журналистларга, укытучыларга һәм, тулаем алганда, бөтен халыкка, ана телебезнең байлыгына, аның көче-кодрәтенә сокланып, горурлык, хөрмәт хисе уятуы, аны дөрес кулланырга, бүтән телләр тәэсиренә бирештермичә сакларга омтылу хәрәкәтен көчәйтеп җибәрүе белән дә әһәмиятле булды»[9]– дип билгели.

Шулай итеп, Х. Сарьян үзенең кыска гына иҗат гомерендә татар әдәбияты һәм тел белеме өлкәсендә принципиаль, үз сүзен курыкмый әйтә белүче, кыю фикерле әдип һәм галим буларак таныла. Аның тәрбияви, зыялы һәм затлы мирасы барыннан да бигрәк милли эчтәлекле булуы белән әһәмиятле.

Айгөл Ганиева-Гыйниятуллина,

филология фәннәре кандидаты

 

 

[1]Еники Ә. Сарьян // Сарьян Х. Агыйдел егете: Хикәяләр, мәкаләләр (Хәсән Сарьян турында истәлекләр) / төз. Р. Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 315 б.

[2]Макарова В.Ф. Хәсән Сарьян прозасаның поэтикасы. Монография. – Яр Чаллы типографиясе, 2003.– 78 б.

[3]Сарьян Х. Туган як моңы // Агыйдел егете: Хикәяләр, мәкаләләр (Хәсән Сарьян турында истәлекләр) / төз. Р. Миңнуллин. Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 15 б.

[4]Заһидуллина Д. Хәсән Сарьян: совет чынбарлыгы турындагы мифны җимерү // 1960–1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 264 б.

[5]Сарьян Х. Бер ананың биш улы // Нокталы өтер: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 329 б. 

[6]Гыйләҗева Н. Бер-берләренә тартылып яшәделәр // Сарьян Х. Агыйдел егете: Хикәяләр, мәкаләләр (Хәсән Сарьян турында истәлекләр) / төз. Р. Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 461 б.

[7]Заһидуллина Д. Хәсән Сарьян: совет чынбарлыгы турындагы мифны җимерү // 1960–1980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 270 б. һ.б.

[8]Ахунов Г. Агыйдел егете // Сарьян Х. Егет язмышы: Повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 7 б.

[9]Низамов И. Остазлык мирасы // Сарьян Х. Агыйдел егете: Хикәяләр, мәкаләләр (Хәсән Сарьян турында истәлекләр) / төз. Р. Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 367 б.

Реклама