Логотип Казан Утлары
Публицистика

Рәхмәт сиңа, җырым-канатым


Халисә Мөдәррисованың иҗатын үзем өчен моннан бер чирек гасыр чамасы элек ачтым. Иң әүвәл – аның шигырьләрендәге хиссият диапазонының киңлеге мине шушы шигъри дөньяга алып кереп китте. Бүгенге көндә дә Халисәнең берәр китабын укый башласам (менә хәзер кулымда аның 2019 елда чыккан «Вакытларны булмый туктатып» исем- ле җыентыгы), күңелемдә йә Салих Сәйдәшев вальсы, йә Заһид Хәбибуллинның «Тукай маршы» яңгырагандай тоела. Кайчак  «Тәфтиләү»нең яки

«Кара урман»ның сагышлы аһәңнәре дә ишетелеп китә сыман. Шунысы гаҗәп: андагы аһәңнәрнең сагышлыларын да ниндидер өмет, киләчәк шатлыкка ышану хисе яктыртып тора. Аның:

Бу дөньяның сәҗдә һәр мизгеле,

Китүләрем моннан икеле.

Үлсәм, үземә дә моңсу булыр,

Мин бөтенләй үлмәм шикелле, –

диюендә чиксез яшәү дәрте, дөньяга мәхәббәте чагыла.

Шагыйрә әле һаман яшьлек кануннарына буйсынып яши һәм иҗат итә, шуңа аның күпчелек шигырьләрендә куанычлы-көенечле мәхәббәт хиссияте кайнап тора. Күбрәк куанычлы, дияр идем:

Җәйге яңгыр үтеп китте –

Күңелемә и рәхәт!

Үтмәсен, һәрчак яшәсен

Йөрәкләрдә мәхәббәт!

Хәер, көенеч тә – ике йөрәк арасындагы мөнәсәбәтләрнең аерылгысыз атрибуты:

 

Син бит миңа якты йолдыз булып,

 Яңа йолдыз булып күрендең...

...Йолдызларга кемнең буе җиткән,

Мин, хыялый, шуңа үрелдем...

Тагын да менә:

Кайгыларым күчеп күз яшенә,

Аксын әйдә, нигә юату?

Бу дөньяда иң авыры – көтү,

Икеләтә газап – югалту...

Халисәнең шигырьләре үзенә генә хас булган бизәк- чагыштыруларга бай. Тормышның катлаулы фәлсәфәсен чагылдырган тирән фикерле шигъри юллары исә укучыны уйландыра, шатландыра, көрсендерә, гаҗәпләндерә. Аның лирик герое йә язгы ташуны күреп өлгерергә ашыккан бала-чагага ияреп йөгерә, йә көянтәсенә мөлдерәмә чиләкләрен асып, туган авылының Биктимер чишмәсеннән кайтып килә, яисә Меңҗитәр авылы урамнарында, Лабау ярларында үзенең балачак эзләрен барлый.

Безнең буын кешеләренең хәтерендә мәктәп елларыннан: «Язучылар – кеше рухының инженерлары ул», – дигән сүзләр уелып калган. Шулайдыр, чөнки менә «Вакытларны булмый туктатып»ны актарып утырганда, ирексездән: «Карале, мин әйтергә теләгәнне әйткән», «И-и, минем йөрәктәге уйларымны укыган, диярсең», – дип гаҗәпләнеп утырдым. Һәрберебезнеке кебек үк, Халисә ханымның да (монда «аның лирик героеның» дияргә кирәктер, ләкин бу ике шәхесне бер-берсеннән аера алмыйм) җаны бәргәләнеп, йә күкләргә, йә чиксез урманнарга омтылып, шул ук вакытта тынычланыр вакыт турында хыялланып яши, ә канәгатьләнү килгәч, яңадан тынгысызлык, тәвәккәллек таләп итә торган гамәлләргә омтыла.

Һәр авторның нинди кеше икәнлеген, аның холкын, әхлакый принципларын язган шигырьләреннән күреп була. Тормышның, авторның тынгысыз җанының бөтен яклары чагылыш тапкан шигъри юлларына (дөньяның катлаулы фәлсәфәсен чагылдырган тирән фикерләре, туган якка мәхәббәт, яшьлек таңнары хатирәләре) караганда, Халисә Мөдәррисова – халкыбызның танылган шагыйрәсе генә түгел, ә адәм гомеренең борылышлары-сикәлтәләре аша үткән, ләкин матурлыкка омтылучан, йомшак күңелле булып калган һәм туган теленә, туган иленә, милләтенә тугрылык саклап яшәүче замандашыбыз. Аның:

Телен кисеп, аңын каплап булмый,

Тукайлары булган халыкның, –

кебек юллары олуг шигарь сыман яңгырый. Кемдер әйткән: «Узган чорлар – ул үле чорлар түгел. Алар хәтта әле узып бетмәгәннәр дә», – дигән. Бу хакыйкать безнең шагыйрәбез иҗатында да чагыла: тарих сәхифәләрен ул узган вакыйгалар тезмәсе итеп кенә түгел, ә гыйбрәт алып, бүгенге вазгыятьне аңларга мөмкинлек бирә торган сабаклар чыганагыдай кабул итә. Бүгенге заман – үткәннең дәвамы. Аеруча тетрәндергеч тарихи параллель

«Тор, балам!» шигырендә ярылып ята:

«...Тор, балам, тор, балам,

Казанны алалар,

Безне дөрләп янган

Утларга салалар...»

. . . . . . . . . . . . . . . .

«...Тор, балам, тор, балам,

Халыкны басалар,

Телләрне кисәләр,

Рухларны асалар».

Шагыйрәнең тагын бер тарихи параллеле – үзенең фронтовик каенатасы истәлегенә язган юлларында: сугыш заманында, фронтта –

«...Яшьлекнең алсу еллары

Окопта янган чакта,

Дошман – алга, безнекеләр

Аркага аткан чакта...»,

һәм инде бүгенге көндә –

 

«...Чор үзгәрде, гавам – шул ук,

Бары башкарак тамга.

Алга да, артка да түгел,

Терәп аталар җанга...»

Безнең эчке дөньябыз шулай корылган бит: язмышыбызда очраган, әйләнә-тирәдә күренгән һәрбер әшәкелекне:

«Бу вакытлы нәрсә, хәзер шуны җиңеп чыгабыз  да,  аннары  яши башлыйбыз»,- дип үз-үзебезне юатып каршылыйбыз. Халисә исә бу проблемаларга тирәнрәк күз сала, бүгенге заманда идеалларның, әхлак принципларының асты өскә килгәнлеген күрә:

...Урыннарын алыштылар

Яхшы һәм яманлык,

Оятсызлар арасында

Намус – бер ямаулык –

ди ул, һәм бу вазгыятьне авыр төш белән чагыштырса да, аңлашыла: бу – бүгенге чынбарлык: без күп кенә төшенчәләрнең мәгънәсе капма-каршыга әверелгән чорда яшибез.

Шигъри тел, шигъри һөнәр осталыгы буенча да Халисә ханым татар шигъриятенең бай традицияләрен дәвам итә: аның шигырьләрендәге ритмик төзеклек, оригиналь һәм шул ук вакытта аңлаешлы бизәк-чагыштырулары («Карлы җилне сөзә тышта/Нечкә бармаклы сирень»), ә иң мөһиме – форма һәм эчтәлек бердәмлеге – укучының игътибарын җәлеп итеп, кызыксындырып, үзенә тартып тора.

Йомгаклап, шуны әйтим: хиссият спектры никадәр киң булса да, Халисә Мөдәррисова шигырьләренең күңелемә иң ятышлылары – якты образлы, тормыш- ка мәхәббәт белән сугарылган юллары:

Минем әле шундый чагым –

Ут булып янам кебек...

яки:

Күңелемне тагын яз биләде,

Мең төсләре белән сирпелде,

һәм, билгеле, шагыйрә язмышының төп мәгънәсе – шигырьләренең иҗат дәрте турындагылары:

Мин бәхетле булдым синең белән,

Рәхмәт сиңа, җырым-канатым!

Иҗат дәрте сүнмәсен шагыйрәнең!