Логотип Казан Утлары
Публицистика

Нәрсә язабыз? Ничек язабыз?

Ни генә әйтмә, талант – талант булып кала. 2001 елда ук чыккан булса да, кирәкле материал эзләп актарынганда, кулга эләккән саен, тагын бер кат укып чыгам Рабит Батулланың «Карчыга» мәкаләсен («Идел», 2001 №1). Аннан соң әдип К.Тинчурин, аның хатыны Заһидә ханым турында да, башкалар хакында да язды, ләкин нәкъ менә «Карчыга» игътибарны тартып торучы, уйлануларга этәрә торган мәкалә булып кала.

Ни өчен? Бердән, каршылыклы язылган. Рабит ага алдан ук мәкалә герое Фатих Мөсәгыйть турында «начар кеше» дигән позициядән торып язарга уйлаган, чөнки әдәбиятта шундый фикер урнашкан, Ф.Мөсәгыйть – начар кеше, ул – сталинизм чорының идеология күсәге, ул – талантлы язучылардан көнләшеп, аларны пычратып язган... Мәкаләнең беренче җөмләсе үк шулай: «Бу мине әдәбият белән шөгыльләнә башлаганчы ук, Такташны гаепләү хөкеме барганда, колакка чалынган иде». Шуңа күрә мәкалә, нигездә, Мөсәгыйтьне фаш итүгә, ул тәнкыйтьләгән язучыларны аклауга юнәлдерелгән. Әмма, акыллы кеше буларак, Батулла күренеп торган каршылыкларны, гомум бирелгән бәяләргә, ярлыкларга бик күп туры килеп бетмәгән күренешләрне дә урап узмый. Әйтик, М.Әмирнең тәнкыйтьче турында «сокланып язуын»да читтә калдырмый, әмма үзенең аңында бит Мөсәгыйтьнең кабахәтлеге турында башкалардан ишетеп формалашкан фикер утыра, шуңа күрә Мирсәй аганың уңай бәясенә аптырый: «Мирсәй Әмир ни өчен сагына соң Утлы Күсәкне?.. Мирсәй ага Мөсәгыйтьнең исән икәнен белеп, аннан куркамы, аңа тәгъзим ясап, тез йөгенәме? Башта каты тәнкыйтьләп, соңыннан шомартып, арка якны сыйпап кую түгелме бу?.. Мирсәй Әмир үзе язганча, «Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар» дип шүрләү түгелме бу? Кем белә?».

Бу мәкалә – телдән уйлану (мысли вслух). Батулла, бер яктан, заман куйган, үткән гасырның 90 нчы елларында формалашкан совет чорын инкарь итү стандартларыннан чыга алмый, замандашларына тугры калып, үткәннәрне сүгә, икенче яктан, тарихи хакыйкатьләрне дә инкарь итми. Бу бигрәк тә аның Мөсәгыйть сүзләрен чәчми-түкми, үз күзаллауларына каршы килсә дә, бозмыйча язуында күренә. Шулай ук әдипнең үз җитешсезлекләрен тануы да мәкаләнең әзер калыпларны көчләп такмыйча, уйланырга этәрү көчен арттыра. Мәсәлән, Батулла турыдан-туры таный: «Мин утызынчы еллардагы мохитне дә, Ф.Мөсәгыйть язган мәкаләләрне дә белмим». Димәк, ул объектны белми, аның турында ишеткәннәрдән чыгып кына фикер йөртә. Чыннан да шулаймы икән дип, Ф.Мөсәгыйть белән дә барып сөйләшә, яздырып ала. Менә монысы егетлек! Ләкин тирә-якта, мохиттә сөргән атмосфера да шундый, совет чорында булган карашлардан читкәрәк чыккан саен син акыллырак, батыррак күренәсең.

Урнашып алган төшенчәләрне, бәяләрне җимерергә омтылу, айның караңгы ягына күз ташларга омтылу, яңа сүз әйтергә тырышу һәр каләм иясенә хастыр, мөгаен.

Нинди әдәби әсәрләр белән сөендерә журналларыбыз? Төрлесе бар, ләкин «Казан утлары» 2016 елның соңгы саннарында ир-ат язучыларның әсәрләрен дөньяга чыгарып сөендерде. Барысы өчен дә җавап бирмим, ләкин М.Галиевнең «Тимә, яшәсен!» романновелласы белән Д.Салиховның «Чукрак» романын рәхәтләнеп, уйлана-уйлана укыдым. «Белгәнебезчә, – дип яза галим Ә.Закирҗанов, – әдәби әсәр тормыш-чынбарлык күренешләренә, факторларына бәйле язучының күңелендә булган уй-фикер, хис-кичереш нәтиҗәсендә барлыкка килә». (Закирҗанов Ә. Рухи таяныч, Казан, Татар кит.нәшр., 2011, 203 б). Шушы фикердән чыгып бәя бирәбез икән, югарыда телгә алынган әдипләребезнең күңелләре бай, күзәтүләре кызыклы, йөрәкләре гамьле дияргә була. «Әдипләребез» (Казан, 2008) дигән библиографик белешмәлектә М.Галиевнең «Догалы еллар» китабы хакында «... язучының күңел дөньясын – уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чордашларының җанлы портретларын шагыйранә бәян итә» дип әйтелә, шушы сүзләрне атап үтелгән «Тимә, яшәсен!» әсәренә дә кулланып була. Әдип үткәннәргә бүгенге көн күзлегеннән, 70 яшьлек тәҗрибәсеннән чыгып, бәя бирә, язмышның кискен борылышларында югары куәт, илаһиятнең тәэсире, кешенең тормышта билгеләнгән урыны хакында уйлана. Гадәттәгечә, төчеләнми, әмма татар телен бар куәтенә фикерләрен формалаштыруда, укучыга күңелендә булганнарын җиткерүдә уңышлы куллана.

Д.Салихов та әйтергә теләгәннәрен кискен борылышлы сюжет, катлаулы вакыйгалар аша укучыга җиткерә алган. Шулай ук төчеләнү, интим-шәхси хисләр арасында буталулар юк, мәхәббәт мәсьәләсе дә ирләрчә төгәллек, тормышчан кырыслык белән хәл ителә. Бигрәк тә ахырда явызлыкның, еллар үткән булса да, шуңа күрә тагын аяусызрак булып, җәза алуын күрсәтүе белән, күңелдә кайчан да булса, ниһаять, без – татарларга да – гаделлек кояшы чыгуына өмет уята. Кыскасы, әйбәт, әмма теле авыр. Бигрәк тә башламда. Мөгаен, авторның драматург булуы үзен сиздерәдер. Хәтта, әсәр башта сәхнә әсәре буларак уйланылмады микән дигән уйлар килеп китә.

Исемнәрнең дә бер-берсенә охшаш булуы буталчыклыкны көчәйтә. Арсланның иярченнәре Галимҗан һәм Батырҗан характерлары һәм язмышлары белән төрле булсалар да, яңгырашлары бертөслерәк булуы ике образ арасындагы аерымлыклар чиген томанландыра, эңгер-меңгер чакта машинада кайтканда, күз күременең җетелеге югалган кебек, ике кеше, ике язмыш та бер-берсенә урыны-урыны белән кушылып китә.

Иң әһәмиятлесе – әсәр укыла. Кешелек күрмәгән, дөнья белмәгән иҗтимагый экспериментларның зәһәр, үчле, әшәке кешеләргә юл ачуын күрсәткән, адәм балаларының еллар агышында анда да, монда да ташлануларын күрсәткән әсәр. Бу – уңыш.

Мәхәббәт шигырьләрендә тәрбияләнгән яшьләребезнең иҗтимагый активлыгы юк. Мәхәббәттән шашу өчен нечкә күңелле булу кирәк, әдәбият мәйданын шундый геройлар ала – моңа мисал А.Зәкиевнең «Идел» журналында (2010, №11-12) чыккан «Бәхет эзләп» әсәре. Хикәя башланганда, аю кебек таза итеп тасвирланган Аяз куян булып чыга. Себергә акча эшләргә киткән егет мошенниклар кулына эләгеп, кол хәленә төшерелә, сакчылар күзәтүендә бил бөгә. Игелекле каравылчы паспорт, акча, киемнәр биреп, аңа качарга булыша һәм егетебез нишли дип уйлыйсыз – вокзалга барып җиткәч тә, бомжлар арасында сөйгән кызын төшендә күрә-күрә йоклаганда, бөтен нәрсәсен, хәтта киемнәрен дә урлата. «Аю кебек таза егет»не Себердән пенсионер анасы барып ала! Булдыксызмы? Һичшиксез булдыксыз! Әмма ул сөя белә! Ә менә автор тарафыннан яратмыйча сурәтләнгән Данис (А.Зәкиев Данисны хурлар өчен флотта хезмәт иткәндә, «дед»ларның чолгауларын юган дип күрсәтә. Айдар! Флотта чолгаулар бирмиләр!) миндә симпатия уятты. Аяз белән бер үк вакытта авылга кайткан Данис күктән торна тотып, чит җирләргә чыгып китми, туган ягында кала һәм бар теләгенә дә ирешә. Шулай бит ул, язучы геройны тискәре дип тәкъдим итсә дә, кылган гамәлләренә тормыш логикасы позициясеннән торып бәя биргәндә, бөтенләй киресе килеп чыга. Бу очракта да мәхәббәт культына кереп, А.Зәкиев Аязны аянычлы, фаҗигале язмышка дучар итеп күрсәтергә тели – бер пешмәгән килеп чыга, ә Данис һәм Искәндәр – үз теләкләренә ирешүчеләр.

Әмма... әмма, мин шулай уйлыйм. Әсәрне укучының ничек кабул итүен белергә теләп, студентларга кыскача гына эчтәлеген сөйлим дә, «сез кемгә, Данискамы, Аязгамы кияүгә чыгар идегез?» (группа филфакныкы – 20 кыз, 1 егет) дип сорау бирәм. Нәтиҗә мине аяктан егарлык: 19 кыз Аязны, бер кыз Данисны сайлый. Ай-һай, серле бу хатын-кыз күңеле! Ни өчен Аязны? Җавап бер генә – Данис Ләйсәнне ташлап киткән. Бетте, кеше бер генә критерий белән – мәхәббәттә тугрылык белән үлчәнә. Әдәбият шулай тәрбияләгән халыктан нинди мөстәкыйльлеккә омтылыш, сугышчан рух көтәргә була? Шундый булуына татар гаеплеме, әллә шулай тәрбияләгән «әдипләрме»?

Замандашларыбызны әдәбиятта бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Бар ул, ләкин өлешчә генә бүгенге көндә, бер аягы белән ул үткәннәрдә. Аңлашыла, әдипләребез олыгаеп бара, еллар үткән саен яшьлек матуррак күренә, ул вакыттагы үтә җете хисләр турында, синең нинди шәп булганлыгыңны башкаларга да, бөтен дөньяга сөйлисе килә. Ләкин шунысы бар: дөньяга кирәкме синең үткәнең, кайчандыр булдыклы, хәтәр булуың? Галәм синең кебекләрне генә түгел, әллә нинди җиһангирларны, олуг галимнәрне, акыл ияләрен күргән инде ул! Шунысын да онытмыйк: кеше – бу очракта укучыны күздә тотам – бүгенге көн белән яши. Аны бүгенге көн куйган сораулар, көндәлек тормыштагы проблемалар кызыксындыра. Ул шуларга җавап эзләп, әдәбиятка мөрәҗәгать итә. Колхозда эшләп йөргән егет турындагы повесть, романнардан нәрсә ала соң ул?

Хәнәфи ага Бәдигыйның маҗаралы бәян дип бәяләгән «Җиләк чиләге» («Казан утлары», 2018, №1) әсәре әйткәннәргә ачык мисал. Юк, болай маҗаралы гына ул. Маҗаралары кызыклы. Ләкин кызыклы вакыйгалардан шул чор тормышын тасвирлауга кереп китә дә совет чоры мәктәпләрендәге укытучыларның класс сәгатьләре вакытында 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр булган «авыр» тормышны сөйләүләренә охшап кала. Аның үзенә кадерле һәм якын, кызык булгач, башкаларга да кызыклы дип уйлый микән соң ул язучы? Карагыз, менә бу җәлеп итәме бүгенге укучыны: «Хатын-кыз шәлне иң әүвәл шулай тикшереп карый да инде. Уртасы әзер булгач, бизәкләп, кырыйларына пычкы телләренә охшатып дүрт челтәр үрелә. Шуларны тегеп чыккач, шәл бәйләү төгәлләнә. Юешләп, рамга тарттырып киерәсе генә кала» – һәм шул рухта инде шәлнең нәрсә икәнен дә белмәгән XXI гасыр кешесенә бер бит дәвамында сөйләнелә! Бәлки, тәрбия өчен өлкән буынның ничек авыр яшәгәнен язарга кирәктер, ләкин матур әдәбият итеп түгел. Белмим, бәлки, тарих, педагогика, үгет-нәсыйхәт китапларына язаргадыр, ләкин матур әдәбият беренче чиратта җәлеп итәрлек кызыклы булырга тиеш. Ә югарыда китерелгән һәм шуңа охшашлы башка яшьлек хатирәләре кызыклы түгел, дидем дә, «чак кына ялгыштым бугай» дип уйлап куйдым. Үткәннәрне сурәтләүне дә укырлык итеп бирүнең уңышлы үрнәге дип, К.Кәримовның «Исемсез хат» («Казан утлары», 2019, №9-10) автобиографик романын атарга була. Гадәттәгечә, язучының теле үткен, йөгерек, «Бәхетле кеше үз биографиясен үзе язып калдыра...», – дип башламда ук әсәрнең жанрына, нәрсә хакында сүз барасын да билгели. Җөмләләр гади генә түгел, һәрберсе афоризмга тиң. Герое – табигый ки, үзе, бүгенге көн яшәешендә кайнаган, ипотека, кредит, интернет дигән сүзләр белән таныш, яңа машинаны да бәяли белүче кеше, бүген нинди кыйммәтләр өстенлек иткәнен аңлый. Үсмер чагына, егет чагына кайтып, ул чорларга биргән бәясе, фәлсәфи күзәтүләре кызыклы. «Җүнләп гонорар түләнмәгәч язучылык кыз-хатын һөнәренә әверелде» дип язуы да, телеграмма биреп тә каршы алырга килмәгән үзбәк җизнине күрсәтүе аша татарның искиткеч җаваплы халык икәнен ассызыклавы да, сугышның әтисен биш елдан соң куып җитеп, корбаны итеп алып китүен тасвирлавы да иҗтимагый гамьле булуын, дөньяга ир-егет карашын күрсәтеп тора. Ләкин ул татар ире! Шуңа күрә «Мәхәббәт – ул хәзерге заман фигыле! Аның үткән заманы да, киләчәк заманы да бүген: яшьлегемдә берәүне яраттым, димә, син аны бүген дә сагынып сөяргә тиеш; мин сине мәңге сөярмен дип, беренче мәхәббәтне генә олылап була!...» дип, сөюгә сәҗдә кылмый булдыра алмый! Аерып булмый, кем яза моны? Хатын-кыз язса, аңлашыла инде, алар бала табучылар, өйдә утырып шул баланы тәрбияләүчеләр, аларның сөю турында хыялланырга вакытлары була...

Инде дә аптырагач, ир-ат язучыларыбыз, үзләре хатын-кыз образына кереп яза башладылар. Ф.Яхин ике метрга якын буйлы, киң җилкәле, кыскасы, баһадир, «Яз яме белән бергә» повестен («Казан утлары», 2018, № 12) болай башлый: «Яз ул – кызлар кебек юләр була. Нәгыймә дә күңеле утырып җиткәнче ничәмә тапкырлар койма аша сикерде... Әмма яратса да яраткан икән шул...» – һәм 22 бит дәвамында шулай хатын-кыз булып яши, аныңча уйлый, аныңча хисләнә. Уф! Гел менә болай: «Хәзер ул тукталачак, ханым каршында тезләренә төшәчәк һәм башын иеп гафу үтенер сыман иде», «Нәгыймәне күңелем ошатмый дип беләсеңме әллә?», «Фатихны да үз итә алмады...» һәм беткәнче шул интим хисләр.

Фәрит Зәкиевич вакыйгаларга бай, матур һәм кызыклы тормыш белән яши, татарның каймагы белән аралаша. Нинди мөнәсәбәтләр анда, нинди фәлсәфи фикерләр, нәрсәләр борчый татар зыялысын – язарга иде бит менә шуларны. Материал эзлисе юк – ул асылдагы көндәлек тормыш! Җиткер шуны укучыга үз уйларыңны да кушып.

Белмим, кайчакта үземне, М.Мәһдиев әйтмешли, «авыл мокыты» итеп тоя башлыйм. Бәлки, матурлыкны аңламыймдыр! Язмый да түзә алмыйм. Күз алдында тел беткәндә, тел белән бергә халкым, аның яшәеш рәвеше бетеп барганда, Р.Фәхреддин халыкның рухи көзгесе дип билгеләгән әдәбиятның, язучыларның тар тыкрыкка кереп китүен, олы иҗтимагый, милли мәнфәгатьләргә хезмәт итәсе урында итәк астыннан чыга алмый буталып йөрүенә битараф кала алмыйм! Бигайбә...