Логотип Казан Утлары
Публицистика

Агыла да болыт, агыла...

Сөекле шагыйребез, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның (1900 – 1981) тууына 120 ел тулу уңаеннан Татарстан радиосы һәм “Казан утлары” журналы бергәләп оештыра торган шушы сәхифәдә гаҗәеп кызыклы аудиоязмалар тәкъдим ителә.

Аңлатып китик. Хәзерге вакытта радио фондында Хәсән Туфанга бәйле берничә дистә язма саклана. Болар, беренче чиратта, әлбәттә, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар. “Казан кичләре” (Сара Садыйкова музыкасы), “Агыла да болыт, агыла” (Әфарин Акчурин, Марс Макаров), “Ромашкалар” (Фәтхерахман Әхмәдиев) кебек легендар җырлары бүгенге көнебездә дә Илһам Шакров, Фәхри Насретдинов, Венера Шәрипова, Наҗия Теркулова, Хәния Фәрхи язмаларында, Шамил Әхмәтҗанов, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор төркеме, Мирсәет Сөнгатуллин башкаруында әледән-әле эфирда яңыгарап тора. Шунысы да сөендерә: Туфан җырларына яшьрәк буын җырчылар да мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, соңгы елларда Рөстәм Закиров һәм Филүс Каһиров “Агыла да болыт, агыла” җырына яңа яңгырашлар, заманча мәгънә өстәделәр.

Хәсән Туфанның нәфис сүз осталары тарафыннан башкарылган шигырьләре исә радио фондының аерым бер бүлеген тәшкил итә. Аларның да архив киштәсендә тузанланып ятканы юк, эфир аша халык күңеленә юл яралар. Еш кына тыңлаучылар үзләре шалтыратып Празат Исәнбәт, Айрат Арсланов, Фоат Галимуллин, Тәлгать Хаматшин укуындагы шигъри композицияләрне кабатлап бирүебезне сорыйлар.

Шулай да, Туфанга кагылышлы язмалар арасында безнең өчен иң кадерлесе, күз карасыдай сакланырга тиешлесе – аның үз тавышы. Шагыйрь радодан сөйләргә атлыгып тормаган, күрәсең. Шуңадыр, берничә генә чыгышы сакланып калган. 1969 елның август аенда язып алынган бер чыгышында ул үзенең әдәбиятка килүендә Галимҗан Ибраһимовның тоткан урыны турында сүз әйтә һәм, шуңа ялгап, үзенең берничә шигырен укый. “Казан утлары” укучылары игътибарына тәкъдим ителә торган язма нәкъ менә шушы чыгыш белән башланып китә. Аннары Хәсән Туфан шигырьләрен сез Татарстанның халык артисты Празат Исәнбәт укуында ишетерсез.

Язманың өченче өлеше – рус телендә. 1984 елда Мәскәүнең “Современник” нәшриятында шагыйрьнең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгы басылып чыккач, радио редакторы Эльза Гобәйдуллина шушы вакыйга уңаеннан зур тапшыру әзерли. Биредә Качалов театрының мәшһүр актеры Евгений Кара-Гуяр башта Туфан иҗатына карата үз фикерен әйтә, аннары җыентыкта урын алган шигырьләрне укый.

Хөрмәтле укучыларыбыз, игътибарыгызга тәкъдим ителгән бу язмалар Хәсән Туфанның иҗатын да, шәхесен дә тирәннәнрәк аңларга-тоярга ярдәм итәр, дип өметләнәбез.