Логотип Казан Утлары
Публицистика

Югалту ачысы

2019 елның 25 ноябрендә озакка сузылган авырудан соң галим-тюрколог, Истанбул университеты профессоры Хәлил Ачыккүз (Ачыкгёз) вафат булды. Татар халкына, башка төрки кавемдәшләребезгә гомер буе армый-талмый хезмәт итсә дә, аның үлеме хакында күпләр ишетми дә калды шикелле. Без Хәлил бәйне Төркиядә татар әдәбиятын һәм телен пропагандалаучы, шунда яшәгән милләттәшләребезгә төрле ярдәмнәр күрсәтүче, туксанынчы еллар башында төрки халыкларга үз иленең ишекләрен киң итеп ачтыру артыннан йөргән кешеләрнең берсе дип беләбез. Рәсәйдә яшәүче халыклардан галимнең бигрәк тә чуваш һәм татар филологиясенә керткән өлеше зур. Кыскасы, ул мәдәни бәйләнешләрнең ныклыгы сагында торучылардан иде.
Бүгенге көндә Төркиядә Хәлил бәй Ачыккүз хакында истәлекләр китабы хәзерләнеп ята. Тәрҗемә ителмәгәнлектән, керәсен-кермәсен белмим, аның өчен мин дә бер язма хәзерләдем. Бәлки, бу мәкаләм Хәлил Ачыккүз белән аралашкан башка кешеләрне дә галим хакында хатирәләре белән уртаклашырга этәрер. Аның өендә кунаклар булмаган көн, бәлки, вакыты белән, сәгать тә булмагандыр. Әлбәттә, татарстанлылар галим өчен гаять тә кадерлеләрдән, көтеп алынганнардан иде. Гаиләбез, туганнарыбыз белән якыннан аралашкан, һәрвакыт үзенә килүебезне көтеп яшәгән Хәлил абыйга рәхмәт хисләрем булып ирешсен бу язмам.

***
Миндә башка хатын-кызларга хас күп кенә сыйфатлар юк: нинди дә булса ир-ат белән танышканда, аның комплиментларына да, серлеме, мутмы, гашыйкмы карашына да алданмыйм, байлык-дәрәҗәсенә дә исем китми, кайда эшләгәнен дә сорашмыйм. Шул ук вакытта үз-үзен тотышына, әңгәмә әдәбенә, тышкы кыяфәтенә, бигрәк тә фикерләренә игътибар итәм. Кайберәүләр моны кешенең баш миенә гашыйклык дип атый. Хәлил абый да миңа тел-әдәбият хакындагы әңгәмәләр, юмор белән аралашуы аркасында якынайды дип уйлыйм. Аның әледән-әле шаяртуларында бала-чагалык, самимилек бар, һәм үземнән күпкә олы, фәндә инде исеме дә югары бу ир-ат күпләр өчен гап-гади тоелган нәрсәләрдән кызык таба алуы белән еш кына мине гаҗәпкә дә калдыра иде. Хәлил бәй үзе сөйләгәннәрдән ихластан озаклап көлә, ә мин шул чагында шаккатып, аңа карап торам. Ул кайтып-кайтып:
– Кыз, әй кыз, аңладыңмы? Аңладыңмы? – дип сорый.
Әлбәттә, аңлыйм, тик кызыкны беркатлы мәзәгеннән түгел, аның балаларча сөенүеннән, кыланышларыннан табам. Ул күңелемдә һаман да явызлыгы, каралыгы да шактый бу дөньядан бозылмыйча, пычранмыйча, тормышка гашыйклыгын югалтмыйча киткән сабый кебек яши дә.
Көлеп кенә торгач, урамнарда шундый җилле йөргәч, әле танышкан гына көннәрдә Хәлил абыйны чирли дип һич тә уйламый идем. Тәүге тапкыр өемә чакыргач, ул шунда ук ризалашты, мин борчу тудыра торган кунак түгел, вакыт ала торган катлаулы әйберләр хәзерли күрмә, диде һәм ни ашаячагын граммлап санап күрсәтте. Мин аларны үзем белән алып килә алам, дип тә өстәде. Аптырадым. Баксаң, ул шикәр хастасы икән. Мин инде барыбер, татар гадәтенчә өстәл тутырып, ризык хәзерләдем, ә ул аларга кагылмады да диярлек. Үзе исә, мине борчымавына сөенгәндәй:
– Күрдеңме, мин – нинди җайлы кунак, – дип кабатлады.
Утыздан узган булсам да, инде кызым үсеп килсә дә, ир затларын ирештерү, үртәү, сүзләрен юри бәхәскә алу, кабул итмәү гадәтем узмаган иде әле. Ялгыз да яши
 башлагач, бу сыйфатлар яңадан калкуланды, үземне ир-аттан саклау чарасына әйләнде. Хәлил бәй кунакка килгәч тә, тиктомалдан котыртып әйтә куйдым:
– Төрекләр, гадәттә, матур була – зур борынлы, зур күзле, төптән нык... Минем Ләис сыман! Борынгы грек ирләре кебек. Ир-атлар шундый булырга тиеш тә! Ә Сез... почык борынлы, кечек күзле, какча гәүдәле... Бер дә күз төшә торган кеше түгел инде.
Хәлил бәй урындыгыннан капыл торды да стенага терәлеп, янга таба иелде. Бер кулы идәнгә тиде, икенчесе түшәмгә үк җитмәсә дә, шактый биектә иде! Аларның озынлыгына игътибар да итмәгәнмен икән!
– Мин – хуннар нәселеннән. Атилла оныгы. Аякларым кыска – атта чапканмын, кулларым озын – җәя тартканмын, күзләрем кысык – дошманны күзәткәнмен, эзәрлекләгәнмен! – кебегрәк сүзләр сөйләгәне истә калган. Күз ачыклыгының фикер ачыклыгы булырга тиешлеген шул чакта Разил Вәлиев белән танышу вакыйгасын сөйләп аңлатты ул. Моны башкалар да искә алыр, алай да кабатлыйм. Үзен Ачыкгез (Ачыккүз) дип атагач, Разил абый аңа, ә мин – Ачыгавыз, дип кул сузган, имеш. Рәхәтләнеп көлештек. Хәлил бәй аңа фамилия биргән тарихны да искә төшереп узды. Төркиядә кешеләрне теркәү вакытында авылдашлары документлаштыручыга, әтисен бик акыллы, дөньяга ачык күзле кеше, дип тасвирлаганнар да, әлеге бәяләмә «сой ады»на әйләнгән, имеш.
Туксанынчы еллар уртасында Хәлил абый Казанга еш килә иде. Рифкать Әхмәтьянов «Татар-төрек сүзлеге»н (1997) хәзерләгәндә, аңа шактый ярдәмем тиде. Ул бу вакытта «Казан» санаториенда яшәде һәм, сораулар килеп чыкканда, ярдәм итәрсең дип, мине дә чакыра иде. Гаилә архивында Хәлил бәй нык яраткан кечкенә кызым Таңгөл белән аның бүлмәсендә төшкән матур фотолар әле дә саклана. Галимнәр икесе генә эшләп утырганда, гадәттә, мәхәббәт турында шигырьләр язам. Ирем белән аерылышуны авыр кичергән чагым, мин аны бик сагына, һаман да гадәттән тыш ярата идем, шунлыктан башка темага язмадым диярлек. Шушы хисне гомер буе, кулга каләм алдыммы, күз алдыма китергән икенче образларга, шартлы рәвештә тудырылган, прототибы һич тә үзем булмаган «лирик мин»гә күчердем. Хәлил абыйны героем итеп алган һәм аның хакында кино кадрларындагыча күзаллаган әсәрләр дә шулай язылды. Мин аларны галимнәргә ял иткән вакытларында кычкырып укыйм:

И көзге көн,

Сөеклемнең

Пәлтә төсендә син.

Ә ул әнә чишеп бара төймәләрен.

Үз аклары да җитәрлек инде юкса,

Мыегына

Тының төшкән телгәләнеп.

И көзге көн...

Сөеклемнең

Күзе төсендә син.

Аның әнә бәбәкләре тоныкланган.

Җиргә чирткән

Яңгыр яше тимәсенгә,

Кулы

Пәлтә итәкләрен

Җыеп бара.

И көзге көн...

Сөеклемнең

Каты кулы кебек.

И көзге көн...

Сөеклемнең

Дәртле кулы кебек.

Билләремнән бик сак кына тота да ул,

Без китәбез,

Яфрак кебек бөтерелеп.

Күзең – яшьле,

Агачларың–

Нәп-нәкъ инде

Пәлтәсе күк сөеклемнең...

Яшел төсе

Сорылана, сорылана...

И көзге көн,

Син бәрәсең

Усал яңгыр булып аңа,

Ә ул, дәрвиш,

Итәкләрен тотып бара.

1994 елның августында Хәлил абыйның салкын ямьсез көннең яңгыры астында, соры плащын чишеп җибәреп, авыр портфелен күтәреп, җилле генә санаториена кайтып килгәнен тасвирлаган әсәр иде бу. Бер көнне Рифкать Әхмәтьянов:
– Син Хәлил абыеңа шулкадәр гашыйк икәнсең, – дип әйтә куйды. Башыма китереп суктылармыни?! Хәлил абый белән икебез дә шаккаттык. Ул, кайбер татарлар һәр нәрсәдән, хәтта дуслыктан да бозыклык эзли икән дип, бик борчылды, үзе турында шундыйларның башкаларга да бәйләп, гайбәтләр таратуларын да искә алды. Мин аны да тынычландыру өчен Рифкать абыйга:
– Әйдәгез, мәхәббәт шигырьләремне хәзер Сезнең образыгызны күздә тотып иҗат итәм, – дидем.
Тиз арада ун шигырь язып та ташладым. Аларны бергә тупласаң, герое Рәфкать абый икәнлек әллә кайдан күренеп тора:

 

Кырма сирәк сакалыңны,

Кисмә сары чәчләреңне...


Хәлил бәй хакында мин өзлексез сөйли алам. Бу истәлекләрдә барысына да тукталып булмас. Ул мине зур талант иясе саный һәм өзлексез язуымны тели иде. Тәүге китабымны латин графикасында да эшләгән иде, әмма чыгармады. Икебезнең дә матди мөмкинлекләр чикле чак булгандыр инде. Аннан бу онытылды...
Бервакыт Хәлил бәй, дуслары белән сөйләшеп, мине Сөләйман патшалардан калган сарайларда яшәтте. Ул инде кунакханәле ресторан булып хезмәт итә иде. Шул борынгы бинаның эчендә ничә гасырлык куыш эчле чаган үсә. Минем өчен әлеге куышка махсус өстәл, урындык куйдылар. Таң беленер-беленмәстә чыгып утырам да машинкамда язам да язам. Әлеге әсәрләрнең барысы да сакланмады да, билгеле. Ресторан хезмәткәрләре тәмле ризыклар белән сыйлый, чәй китерә. Хәлил абый сирәк-мирәк хәл белешә йә дусларын мине шәһәр буйлап йөртү өчен җибәрә. Кызганыч, алар да юк инде... Мин шул вакытта Төркиядә шикәр хасталыгының бик нык таралганлыгына, яңа танышларымда да шул чир икәнлегенә игътибар иткән идем. Камыр ризыгын, татлыларны, майлы-борычлы ашларны мул кулланалар шул. Хәзер менә бездә дә шулай булып бара. Хәлил абый уйлаганча, андый хасталыклар капитализмда кеше тынгысыз яшәүдәндер, бәлки. Сез – коммунизмның, анда гадел һәм тигез яшәү мөмкинлегенең кадерен аңламаган халык, әле күп нәрсәләргә үкенерсез, ди иде ул. Социализмда да яшәгән безнең буын моңа хәзер ныклап төшенде...
Хәлил бәй хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләрендә бездә элекке заманнардан калган романтиклыкка мөкиббән иде, боларны да яңа система үтерәчәк, ул мөнәсәбәтләргә исәп-хисап алып киләчәк дигән карашта торды. Шулай булып чыкмадымыни соң?! Ә бит Хәлил бәй үзе хәтта кырыс капитализм шартларында да дөньяга, хатын-кызга, әдәбиятка һәм сәнгатькә мәңге гашыйк романтик, балалардай самими булып кала белде:

Бер сүзең юк, бер ымың юк кайвакытта.

Карагансың яңа дөнья ачкан төсле.

Син – нәкъ сабый. Сабый синең акылларың.

Юкса үзең – ап-ак чәчле бер ир кеше.
 

Дөрес, мин аның хастасы нык көчәйгән соңгы көннәрен күрмәдем, әмма үлеме алдыннан гына кызым гаиләсе белән барып кайткан һәм бик матур күренә дип сокланган, сөенгән иде... Аның арабыздан вакытсыз үлеме шуңа да бик үкенечле булды.
Һәр узган ел җаныма бик кадерле дусларымны алып китә. 50 яшьлек юбилеема килгән кунакларым арасында Хәлил бәй Ачыккүз дә бар иде. Ул, минем иҗатымны дөнья әдәбиятлары дәрәҗәсенә күтәреп, бигрәк тә шигырьләремә зур бәя биреп, җаныма май булып ятар сүзләр сөйләде. Шул чактагы рәсемнәренә карап, сагынып утырам. Эш мактау-макталуда гына түгел. Бик авыру хәлендә дә ул бәйрәмгә килер җай тапкан иде. Юбилей көннәремне нурлаган дусларымның инде әллә ничәсе юк икән! Ә бит хәтта дистә ел да узмаган!
Хәлил бәйнең нык чирләгәнен танышкан гына айларда аңлап та бетермәгәнмен. Хасталыгына кайгырып, бервакыт мин аны сәламәтләндерүне үз өстемә алырга булдым. Иң элек туктаусыз тартудан туктатырга кирәк иде. Моның өчен кулдан ясалган агач мөштеген, ут кабызгычын, тәмәкеләрен яшердем. Алар һаман бер тартмамда ята. Тәмәкенең сәламәтлегенә зур зыян китергәнлеге турында сөйләп туйдырып бетердем. Ташлады. Матураеп, йөзләре тулыланып, ачылып китте, эштән һәм җәяү, әйбер күтәреп йөрүдән хәлсезләнми башлады кебек. Шул елны Төркиягә баргач, алар мине кунакка дәштеләр. Табыннан торып, кәнәфиләргә утырышкач, хатыны журнал өстәленә чәй, кәнфит һәм сигаретлар чыгарды. Күрәм: башкалар артыннан Хәлил бәй дә шуларга үрелде һәм бер сигаретны алып кабызды. Әрнүдән, гаҗәпләнүдән:
– Нишлисез Сез?! Мин бит Сезне аннан арындыруга никадәр көч сарыф иттем! – дип кычкырып ук җибәрдем.
Ул моңсу гына:
– Казанда торсам, тартмас идем, Төркиядә башкача булмый. Өйдә көн саен башкалар тарткан төтенне иснәгәч, тагын да көчлерәк авырыйсың һәм яңадан тарта башлыйсың, – диде. Аның кырым татарларына хас тышкы гүзәллеккә ия, кунакчыл хатыны, үз илендәге гадәт буенча, өендә туктаусыз тарта булып чыкты. Беркатлы да инде үзем: иренең тәмәкене ташлавын белгәч, бик сөенер, миңа рәхмәтләр укыр дип уйлаган идем...
– Сез аны бу тартуыгыз белән үтерәчәксез, аңа тартырга да, төтен иснәргә дә ярамый, – дигәч, ул:
– Үлми ул, миннән соң да яши,– дип куйды.
Көфер сүз икәнен аңлаудан тетрәнеп киттем. Аңа эчемнән бик нык үпкәләдем, яман гадәттән арынуның кемгә дә авырлыгын аңлый торган кеше түгел идем.
Хәлил бәй шигъриятне бик ярата торган кеше иде. Ул берара интернеттан шагыйрә җанлы хатын-кызлар белән күп аралаша башлады. Аларга үзе язган «мәнзум»нарны сала, шулар хакында фикер алыша, миңа да укып-укып күрсәтә. Мин тыңлаганнары ритмик прозага тартым кече күләмле әсәрләр иде. Төгәл калыплы, строфалы традицион шигъриятне ныграк яратканга, аларны артык игътибарга алмадым, бәямне бирергә ашыкмадым.
Соңгы елларда Хәлил абый һәр килгән саен яңа ясаган рәсемнәрен күрсәтә башлады. Бу юнәлештә махсус белеме булмаса да, рәсемгә сәләтле икәнлеген ачык күрсәтеп тора иде алар. Нәрсә генә ясаса да, һәрберсенә Хәлил бәй балаларча чын күңелдән сөенә иде.
– Әй кыз, менә монысын кара, менә тегесен! Матурым, матурмы, матурым, матурмы? – дип сорый торган иде ул кат-кат.
Хәлил абый өеннән бервакытта да кунак өзелмәде. Ул бик күп яшьләрне олы тормышка хәзерләде, киңәшләре белән ярдәм итте, булачак галим-галимәләргә фәнни эшләрен башкарырга булышты. Үзенең мөмкинлеге булмаганда, юлларын күрсәтте, башка галимнәр белән таныштырды.
Хәлил Ачыккүзнең фатиры әдәби салонны хәтерләтә иде. Без сәгатьләр буена чәй өстәле артында төркилек, милләт, әдәбият, тел проблемалары турында сөйләштек, һәрвакыт фикердәшләр булдык.
Кадерле кешемнең юклыгына күңел ышанмый иде. 2020 елның кышында баруым ышандырды. Миңа ул җитмәде! Аның юклыгыннан күңел елады. Хәлил бәй үз илендә яңа танышлыкларыма юллар салучы иде. Истанбулда бу юлы тукталган дустымнан кала һичкем белән махсус очрашмадым, гомуми чараларга гына бардым. Хәлил Ачыккүз яшьлегемдә оешкан тирәлегемнең шактый өлешен үзе белән алып киткәндәй булды. Ул башка шундый зур югалтуларымны тагын да арттырды, рухи ятимлегемне көчәйтеп китте. Бу төр бушлыклар, өлкәнәйгәч, беркайчан да беркем тарафыннан да кабат тутырылмый икән. Мондый югалтуларның ачысы көчледер.