Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе 2 (дәвамы (4))

 

– Кызым, Факиһә, – диде Мифтахетдин, баласының яшьләре агып торган кысынкырак кара күзләренә карап, – син зур кыз инде. Зинһар, дип әйтәм, энеңне күз уңыннан ычкындыра күрмә! Пуезда кеше күп булыр. Асылбикә апаеңнардан ерак китмәгез, шулар тирәсендә генә була күрегез. Мин сезне йөрәгемнән өзеп озатам. Нишлим суң, балакайларым, ниләр генә кылыйм суң? Каһәр төшкән дөнья!

Инде чыгып китәбез дип торганда, уллары Рәшитне, кечкенә кызлары Әминәне җитәкләп, сул як земләнке күршеләре Зөһрә белән Габдрахман килеп керделәр. Алар да балаларны кочаклап елаштылар.

– Факиһә, – диде Зөһрә, – рәхмәт, сеңлем, сиңа, минем кызымны үстерештең. Әминәне чынлыкта Йөзембикә абыстай белән син генә карап үстердең ләбаса, елатмыйча, бишек тирбәтеп. Кабык арбада тартып йөрдең. Синсез нишләрбез инде? Балам, синнән башка кызым берүзе нишләр? Әле дүрт яше генә тулды бит, – дип, баласы кебек якынга әйләнгән Факиһәне кочагына алды. – Менә, юлда ашарга әзрәк сохарием барые, алыгыз әле, алыгыз, – дип, кечкенә генә төенчекне Гөлҗамалга сузды. Алар елашып аерылыштылар.

Яхъялар балаларны җитәкләп чыгып киткәндә, сопкалар өстеннән гаскәр-гаскәр булып тезелгән карагачларны, кедрларны кызгылт-сары төскә манып,кояш күтәрелеп килә иде. Мифтахетдин белән Гөлҗамалга урман кисәргә вакыт җиткәнен хәбәр итеп, чаң кактылар. Кояш та хәсрәт диңгезләрендә йөзгән якташларының хәленә керергә теләгән кебек ялкауланып күтәрелә, әйтерсең газиз балаларыннан аерылган ата-ананың – йөрәкләре теткәләнеп беткән, бер гаепсезгә чит җирләрдә газап чигәргә мәҗбүр булган ата-ананың – тамчы-тамчы булып йөрәкләреннән тамган кан төсенә кереп кызарып чыгып, аларның җыерчыклы ябык йөзләрендәге хәсрәтне тагын да тирәнәйтә кебек иде. Әнә, Яхъя белән Асылбикә артыннан акрын гына искән Себер җилләре дә очыртып алып китәрдәй ябык, хәлсез балалар – Мифтахетдин белән Гөлҗамалның йөрәк парәләре – туган якларына кайтып баралар. Факиһә бер кулы белән Гәрәйнең нәни кулларыннан җитәкләгән, икенче кулы белән Гөлҗамалның иске баш яулыгына төргән искеләрне төенчек итеп тоткан. Тик анда балаларына юлда ашарга бер валчык ипи бөртеге дә юк иде дияр идең, рәхмәт Зөһрәгә, ул каян юнәткәндер, үз балаларының авызыннан өзеп, аларга дип керткән сохари бар.

Ике сабый, җитәкләшеп, әти-әниләреннән аерылып, Себернең черкиләр мыжлап торган, кышларын юеш салкын земләнкеләрендә ачлы-туклы дүрт ел буе яшәгәннән соң, Мифтахетдин белән Гөлҗамалның карт әти-әниләре янына, туган җирләренә, илгә кайтып баралар.

Азрак атлаганнан соң, икесе дә артка борылып кул болгадылар. Факиһәнең күзләреннән чишмәләр булып яшь ага. Ул инде исәя төшкән. Йөрәге белән, җаны-тәне белән сизә кыз: бу хәерлегә түгел, әти-әнисен ул башка күрә алмаячак! Әнә, алда Яхъя абыйсы белән Асылбикә апасы атлый. Әти-әнисе белән ара ерагая бара, бер адым, ун адым... Габдрахман абзасының дүрт яшьлек кызы Әминә йөгереп килеп итәгенә ябышты:

– Факиһә апай, Факиһә апай! Мин дә синең белән китәм. Мине дә үзең белән “ил” дигән җиргә алып кит инде. Әни әйтә, илдә туйганчы ипи ашап була, ди. Ул җирдә черкиләр дә юк икән. Мине дә үзең белән алып кайт инде, Факия апа.

– Юк, Әминә, син кечкенә әле. Кечкенәләрне пуезга утыртмыйлар, – дигәч,кызчык, елый-елый, әнисенәтаба кире чапты.

Кая илтә бу юл? Авылда кемнәр көтә аларны? Факиһә белми. Себердә ничек кенә авыр булса да яшәп яталар иде ләбаса. Кичен арып-талып әниләре өйгә кайтып егылганда шундый рәхәт була иде. Факиһә, тагын азрак атлагач, елый-елый шешенеп беткән күзләрен киереп ачып, әти-әнисе калган якка әйләнеп-әйләнеп карады да азрак нидер уйлагандай туктап торды, аннан соң, төенчеген ташлап, җан-фәрманга кире йөгерде.

– Ә-н-и-и, китмиксәнә, әни, сезнең янда гына калыйк, ни күрсәк тә бергә күрербез. Әни җаным, минем сездән аерыласым килми. Дүрт ел буе тордык бит инде, үлмәдек бит. Әни, дим, калыйк инде, калыйк, – дип, әнисенең корышып беткән гәүдәсенә сарылды. Ананың сизрәп беткән җитмеш ямаулы күлмәге астында кызның гәүдәсе дер-дер калтырый иде.

Гөлҗамал кызын куенына алган да сулкылдап елый. Әйтерсең лә балаларыннан аерылу хәсрәтеннән акылыннан шашкан.

– Ниләр генә эшлим суң, балам, ниләр генә кыла алам суң мин?! Мин сезне беркая җибәрмәс идем. Гел яныгызда гына булыр идем, балам. Әнә бит үзең күреп торасың, көнгә ничә бала күмәләр, юк, күммиләр, алдан казып куйган чокырга илтеп аталар. Инәсәй елгасы яры кеше күмгән траншеяләр белән тулды лабаса. Монда калсагыз бетәсез бит. Сезгә ул-бу булса, без нихәлләр итәрбез?! Бәгырькәйләрем, җаныкайларым минем, барыгыз, барыгыз! Безне бу көннәргә төшергән бәндәләрнең үзләренә шушы көннәр килсен! – дип өзгәләнә иде.

Мифтахетдин кызын әнисеннән көч-хәл белән генәаерып ала алды. Факиһә алдына тезләнде дә, кырынмаган, сакал-мыек баскан, күз яшьләре белән чыланып беткән йөзен баласының яңагына терәп, бәгырьләреннән актарылып чыккан тавыш белән кызына:

– Балам, Факиһә, син зур кыз бит инде. Беләсең бит, әниеңә болай да авыр, син аның акылдан шашуын телисеңме? Үзең күреп тордың лабаса, ике баласын бер атна арасында күмгән Балтач хатыны Әсмабикәнең, тилереп, Инәсәй яры буенда балаларым аккошка әйләнеп, ахылдап, сулкылдап, туган якларыма очканнар иде, менә инде тилмерепләр шуларның кайтуын көтәм, дип, аккош тавышлары чыгарып, кулларын канат итеп очкан рәвешкә китереп йөгереп йөргәнен. Бар, балакаем, пуезга суңара күрмәгез. Без дә тиздән, бик тиздән кайтып җитәрбез. Бәлки әле, теге керәшен Митрәй акылына килер, Яхъя абыеңнар кебек, безгә дә ирек килер, – дип, кызын сукмакка таба этәреп җибәрде. Мифтахетдин Теләчедә кыйналып кайткан Митрәйнең озак вакыт җанбашын сөйрәп, кан сиеп ятканнан соң мантый алмыйча, корышып, коры сөяккә калып үлгәнен белми иде.

Факиһә, күз яшьләрен сөртеп, кысынкы кара күзләре белән әнисенең йөзенә текәлде дәкөтелмәгән тыныч тавыш белән:

– Әни, сез кайтырсыз бит, име? Син зинһар өчен кайгырма, ату Әсма апа кебек тилерерсең дә Инәсәй яры буенда, аккошларга әйләнеп, балаларыңны эзләп йөрерсең. Ул балалар кебек, без бит үлмәдек, әни, без авылга кайтып барабыз, үсеп җитеп, сезне көтеп торырбыз. Басу капкасы янында сезне каршы алырбыз, әни, җәме. Мин зур кыз бит инде. Гәрәйне саклап кына, карап кына үстерермен. Бер дә кайгырма, әни, җәме. Инде алты гына ел калды, хәзер үтә дә китә ул, – дип, түземсезләнеп үзен көтеп торган Яхъяларга таба китте. Йөгермәде, язмышына буйсынып, акрын гына адымнар белән үзен көтеп торган энесе Гәрәй ягына таба атлады. Азрак баргач, яшьле күзләрен кыса төшеп, әти-әнисенә борылып карады да:

– Без сезне басу капкасы янында көтеп торырбыз әни-и, җәме, – дип, гаҗизләнеп тагын кабатлады.

Башка борылып карамады. Җитмеш ямаулы, элек алсу төстә булып та, инде төсе уңган, сизрәп беткән күлмәк кигән кызның җилкә чокыры турысындагы икенче искедән кисеп алган ямаулык, кыз сулкылдап елаган саен, әллә ничек кенә сикереп-сикереп китә иде.

Бу күренеш һәм кызның гаҗизләнеп: “Без сезне басу капкасы янында көтеп торырбыз, әни-и, җәме”, – дип кычкыруы, Гөлҗамалның күз алдыннан китмичә, әллә ничә көннәр буе тилмертте.

Гәрәй әле кечкенә иде. Апасы ташлап калдырган төенчекне кулына тоткан дакүзләрен әти-әнисенә төбәп аптырап калган. Ул, апасы белән бергә йөгереп, әти-әнисе янына кире килмәде. Бу тамашага исе китеп, тик басып торды. Акылы яшь иде шул сабыйның, бу аерылышуның мәңгелеккә икәнлеген аңларлык хәлдә түгел иде. Гәрәйнең тизрәк авылга кайтып, Мишә буйларында балык тотып, әнисе сөйләгән шау чәчәкле хуш исле болыннарда, битлек кимичә, яшь колыннар кебек чабасы, елганың саф суында уйнак балыклар кебек йөзәсе һәм... тамагы туйганчы ипи ашыйсы килә иде. Әти-әнисеннән аерылышуның ни икәнен аңларлык хәлдә түгел иде сабый. Акылы яшь иде.

 

***

Станциядә халык мәш килә. Бал кортлары кебек, кеше өстендә кеше. Барысы да поезд киләсе якка күзләрен төбәгәннәр дә, шаулашып, этенә-төртенә, тизрәк барасы җирләренә баруны, поездга кереп, уңайлырак урынга утыруны көтеп түземсезләнәләр. Берсен-берсе таптап китәргә теләгәндәй этешәләр, төртешәләр. Беркемнең беркемдә эше юк. Кемдер инде срогын тутырып иленә кайтып җитәргә, бу каһәрләнгән җирне тизрәк ташлап китәргә ашыга. Ул мескеннәрнең – Яхъялар кебек, кыйналып, кимсетелеп, сакчыларның акыруыннан, этләрнең һау-һаулап өсләренә ташлануыннан туйган, туңып, өшеп, ачлы-туклы килеш колач җитмәслек эрбет агачларын кисеп урман аударып җаннары чыккан, Советлар иленең иң алдынгы, уңган-булган кешеләре, укымышлылары, дин әһелләре, язучы-шагыйрьләре, игенчеләре – илнең каймагы – барысына да бертөрле «халык дошманы» дигән мөһер сугылып интеккән тоткыннарның – тизрәк бу каһәрләнгән җирдән котыласылары килә иде. Алар әле үзләренә ирек килүенә, бу җәһәннәм базыннан срокларын тутырып чыга алуларына ышанып бетмиләр. Ә бит күпләре Енисей ярындагы чокырда, кабердә түгел, чокырда гаиләләре белән ятып калдылар. Мөселманы, христианы, ире-хатыны, әбисе-бабасы, бала-чагасы һәм әле туарга да өлгермәгән сабыйлар әниләре карынында чагында ук шул чокырга, тоткыннар телендәге«үләт базында»мәңгелек йортларын таптылар.

Чукындырган чагында чукынмыйча үз диннәрендә калган, намазлык өстеннән төшмәгән мөселман кардәшләр, эш киемнәрен кигән килеш, бөгәрләнеп, каһәр төшкән язмышларына буйсынып, христианнар белән кочаклашып, Енисей ярында алдан казып куелган траншеядә, соңгы тукталышларында мәңгелек йортларын таптылар.

Поезд көтеп торучылар – котылучылар. Аларны туган илләре көтә... Юк, көтәме икән? Әле анда кайткач та, аларның илдә туачак балаларына да «халык дошманы балалары» дигән мөһер сугылыр. Аларның һәм туачак балаларының алдагы юлларын шул каһәр төшкән сүз ябып куяр. Ә бүген әле алар аны белми. Якты киләчәккә илтәчәк поездны тынгысызланып, этешә-төртешә көтәләр.

Әнә, тайга эченнән, кара еландай сузылып, ялтырап торган чуен юл өстеннән төтен чыгарып поезд шуышып килә. Сузып-сузып, әллә ниткән сагышлы-сөенечле авазлар чыгарып, өзеп-өзеп, үзенең якынаюын хәбәр итте.

Халык төркеме тагын да ныграк тынгысызлана башлады. Тетелеп беткән киемнәр кигән ач, ялангач, ябык өрәкләрне этә-төртә, сроклары тулган тук-таза уголовниклар, поездга якынрак килер өчен, таптап, изеп, алга ыргылдылар.

Яхъя Факиһәнең кулларыннан кысып тотты, Асылбикә – Гәрәйне.

– Кызым, кулларыңны ычкындыра күрмә! Монда таптап китүләрен сизми дә калырсың, Алла сакласын, – дип, Яхъя кызны алдынарак алды. Хатыны Асылбикәгә дә: – Миңа тотын, Гәрәйне алдыңарак ал. Монда пуезга керүләре ай-һай! – дип кычкырды. Алар дүртесе дә ач, хәлсез иделәр.

Ниһаять, поезд килеп туктады. Китте этеш-төртеш, акыру-бакыру. Ходайның рәхмәте, ничекләр генә шулай туры килгән диген син, Яхъялар вагонның ишеге каршына ук туры килделәр. Факиһәне иң беренчеләрдән кертеп җибәрә алды Яхъя. Кыз йөгереп барып поездның тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзәсе янына барып утырды. Яхъя да, тиз ара халык ташкынына ияреп, аның янына урнаша алды. Асылбикә белән Гәрәйне юан-таза берәү этеп-төртеп читкәрәк тибәрде. Ничек тә баланы кулыннан ычкындырмаска тырышкан хатынны тарттылар, йолкыдылар.

– Гәрәй, егыла күрмә, зинһар, дим, егыла күрмә, – дип, арык куллары белән баланы кочаклады хатын. Гәрәй дә, куркуыннан калтыранып, Асылбикә апасының кулларына чытырдатып ябышкан, үзе илереп елый иде. Инде вагон ишеге янына килеп җиткәннәр иде, менә-менә шыгрым тулы вагонга атлап керәбез дигәндә генә, әзмәвердәй берәү хатынны этеп эчкә кертеп җибәрде дә... Гәрәй хатын кулыннан өзелепләр калды. Шул ара вагон ишекләре шапылдап ябылды.

– Гәрә-әй! – дип кычкырды Асылбикә, үзәкләре өзелеп, – балакаем Гәрә-ә-ә-й! – Тик аның иңрәп кычкырганын ишетүче булмады. Поезд, китәсен белдереп, өзеп-өзеп кычкыртты да акрын гына, иренеп кенә шуышып кузгалып китте. Поезд тәгәрмәчләре рельслар буйлап тәгәрәделәр, нәни малайны тайга урманнарында япа-ялгызын калдырып, туганнарыннан, әти-әнисеннән аерып, каласың, ялгыз каласың, дигәндәй, алга таба шуыштылар. Гәрәй поездга керә алмый калган кешеләр арасында ялгыз басып калуына акырып елап, акрын гына кузгалып киткән поезд артыннан чапты. Факиһә утырган тәрәзә янына килеп җитте дә, апасын күреп:

– Апай, апай! Китмә, китмә, калдырма мине, апа-ай!.. – дип, вагонга ияреп йөгерде.

Факиһә, нишләргә белмичә, энесенә булыша алмавына гаҗиз булып, вагонның тимер рәшәткәсенә башын бәрә-бәрә:

– Гәрәй, Гәрәй! – дип өзгәләнә, сулкылдап елый.

Яхъя кызны кочагына алып юатмакчы була, тик сүз таба алмый.

Ике баланы, Мифтахетдин белән Гөлҗамалның йөрәк җимешләрен мәңгелеккә аеручы поезд йөрешен тизләтте.

Гәрәй исә, поезддан калышмаска теләп, җан-фәрманга чаба да чаба. Менә ул егылды, сикереп торып, тагын чаба башлады. Яхъя, кызның йөзен үзенә каратып, аны кысып кочаклады.

– Факиһә, Факиһә!.. Карама, балам, карама, зинһар. Нихәлләр итик суң, нихәлләр итик?!

Әнә малай кисәк туктады да тезләнде, кулларын сузып, нидер кычкырды һәм җиргә сузылып ятты. Поезд исә, тайга эченә таба борылып, саубуллашкандай,сузып-сузып кычкыртып, кара наратлар, эрбет агачлары, алар арасыннан сөңге кебек калкып торган очлы чыршылар эченә кереп юк булды. Тик рельслар гына, Гәрәй-Факиһә, Гәрәй-Факиһә, дип тукылдадылар. Бу апа белән энесен мәңгелеккә аеручы, каһәрләнгән тайгада алты яше дә тулмаган Гәрәйне, Саушның Мишә суларында балыклар кебек уйнап су коенырга, Алансуның хуш исле болыннарында яшь колыннар кебек чабып, Ялантауның өркәч җилкәсендә тау шуарга теләгән һәм, ниһаять, тамагы туйганчы, бәрәңге кушкан булса да, арыш ипие ашарга дип хыялланып, әти-әнисенең, әби-бабаларының туган якларына кайтырга чыккан Гәрәйнең якты хыялларын таптап, изеп алга таба ыргылучы поездның малай белән хушлашуы иде.

– Калдың-калдың, беттең-беттең! – дип тукылдады поезд тәгәрмәчләре.

– Апай, апай! – дип,тәгәри-тәгәри җиргә ятып елады малай.

– Энем, Гәрәй! – дип, Яхъя куенында бәргәләнде апасы.

– Балаларым илгә кайтып киттеләр, Аллаһ боерса, исән калырлар, безне басу капкасы төбендә каршы алып көтеп торырлар дип өметләнеп, черәшә-черәшә тайгада урман кистеләр ач, авыру Мифтахетдин белән Гөлҗамал.

– Юкка өметләнмәгез, улыгызны мәңге күрә алмассыз, сез улыгыздан мәңгегә аерылдыгыз, – дип, акрын искән Себер җилендә шаулаштылар йөзьяшәр чыршылар, эрбет агачлары. – Син кайларда йөрисең, балам, исәнме син, әгәр исән булсаң, кош теле кадәр генә хәбәр бирсәңче, – дип, гомерләрегез буе эзләсәгез дә, балагызны таба алмассыз. Без үзебез күреп тордык: акырып елап тузанда аунап яткан малай янына срогын тутырып иленә кайтып баручы – вагонга керә алмыйча калган, хатынын, улын тоткыннар телендә«үләт базы» дип йөртелгән чокырда калдырган урыс кешесе – малайны җирдән күтәреп алды да иске плащының итәге белән малайның күз яшенә, тузанга баткан битен сөртте.

– Как тебя зовут?

– Гарай, – диде малай, сулкылдап, – Гарай мин.

– Где родители?

– Апай уехал, мин берүзем. Әни там, әти там, тайгада. Ә я один, совсем один. Апай уехал, ә мин калдым, – дип, үкси-үкси кабатлады малай.

– Не плачь, поедем со мной в Москву, моим сыном будешь. Я тоже один –жены нет, сына Григория тоже нет. Ты моим сыном, Гришой будешь, ладно. Одному плохо, сынок. Ты здесь один погибнешь. Что же сделаешь, так получилось. Тебе одному оставаться нельзя, жить надо стараться, как нибудь живым оставаться надо, – дип, өрәк кебек озын, киемнәре теткәләнеп беткән күзлекле адәм кесәсеннән чүпрәккә төрелгән чылбырлы тәрене – улы Григорийдан салдырып алган тәрене – Гәрәйнең муенына такты. Гөлҗамал фәрештәләр улын җен зәхмәтеннән, күз тиюдән сакласын дип кара тегәрҗеп белән Гәрәйнең муенына аскан Коръән сүрәләре язулы бөтине, салдырып, кесәсенә тыгып куйды. Гәрәй кара күзләрен тутырып бу кешегә карап торды да муенына аскан көмеш тәрене тотып карады. Күрше земләнкедә торучы, Гәрәйдән ике генә яшькә олы Костяның муенында да шундый ук чылбырлы көмеш тәре иде.

– Это крест моего сына. Он умер, теперь ты будешь моим сыном. А этот крест тебя убережёт от всех невзгод. Я сына не смог уберечь. Они с мамой умерли в один день.

Күзлекле урыс уфтанып куйды. Аның яңаклары буйлап, кырынмаган ябык йөзен чылатып, туктаусыз яшь ага иде.

– Он был очень худым. Мечтал быть капитаном – море любил. Мечтал быть капитаном, – дип, күзлекле тагын бер кат кабатлап сулкылдап куйды.

Ул үзе дә бик ябык иде. Гәрәй, бер сүз дә дәшмичә, күзләрен тутырып карап торды да сорап куйды

– Как тебя зовут?

– Матвей я, Петров Матвей Сергеевич. Мы с тобой поедем в Москву, ты там учиться будешь. Моим сыном будешь, ладно.

– У меня же есть папа и мама.

– А где они?

– Незнай, там, в тайге остались.

– Да-а-а, – дип сузды күзлекле адәм.

Урыс кешесе дүрт почмагына төртеп алды.

– Господи, помилуй! – Аннан соң малайның дүрт почмагына төртте..

“Без үзебез күреп тордык, мөселман малае Гәрәй, шул мизгелдә Григорийга әйләнеп, муенына тәре такты. Сез инде аны эзләмәгез, таба алмассыз. Татарның тагын бер баласы, Мифтахетдин белән Гөлҗамалның кадерле уллары – Григорийга әйләнгән Гәрәй – христиан динендә. Әти-әнисенең кем икәнен онытыр, Григорий Матвеевич Сергеев булып гомер итәр, – дип шаулаштылар да шаулаштылар тайганың карт чыршылары, эрбет агачлары. – Ләкин исән калыр. Теге «үләт базы» кырыенда бүреләр мәетләрне ботарларлар, ә Гәрәй-Григорий исән калыр…” Аннан тагын бер кат иртәнге таң җилендә сагыз, сагыш исләре таратып алдылар да тынып калдылар.

Нишлисең язмышың шул булгач, язмышыңда шулай язылган булгач.

Факиһәнең йөрәгендә Гәрәйнең “Апай, апай!” дип поезд артыннан чабуы мәңгелеккә уелып калыр. Ул энесен төшләрендә күреп елап уяныр. Еллар узар, ләкин бу үзәкләрне өзәрдәй күренешне ул мәңге оныта алмас. Факиһәнең оныгы Гәрәй-Григорийны эзләтеп табар. Тик ул вакытта Мифтахетдин дә булмас! Гөлҗамал да булмас! Факиһә дә булмас! Апа белән энекәш әти-әниләрен көтәргә вәгъдә биргән басу капкасы да булмас!

Мәскәүдә Сергеев Григорий, аның уллары – Сергеев Константин Григорьевич, Сергеев Николай Григорьевич – МГУда тарих фәннәре докторлары булырлар, студентларга белем бирерләр. Алар яшь буынга шул каһәрләнгән еллар турында, үзләре дә белмәгән татар әби-бабаларының язмышы хакында сөйләрләр. Кан хәтере бар, диләр. Урыс булып тусалар да, татар кешеләре белән очрашканда, аларның җаннары сискәнеп китәр. Чөнки аларның йөрәкләре аша Мифтахетдин белән Гөлҗамалның – Сталин лагерьларында харап булган мөселманнарның – каны ага. Ул, әби-бабаларыгызны онытмагыз, дип исләренә төшерер. Алар, Казан ханлыгы турында сөйләгәндә, җаннарында бер сискәнү сизәрләр. Тик моның сәбәбен аңлый алмаслар. Бу - кан хәтере булыр.

Мифтахетдин белән Гөлҗамал аларга газаплы еллар аша дәшәрләр:

– Константин, Николай! Сез белмисез генә, без – Мифтахетдин белән Гөлҗамал – сезнең әби-бабаларыгыз. Сезнең динегез дә, исемнәрегез дә бүтән булыр иде. Йә Кәримулла, яки Сәмигулла булыр идегез. Сез мөселман булып туган булыр идегез, христиан булдыгыз. Ләкин сез – безнең оныкларыбыз. Тик бу турыда сез дә, без дә белмибез генә. Кан хәтере сезне,татарлар белән очрашканда, сискәндереп җибәрер. Сез моның нидән икәнен белмәссез.

Кан хәтере бар, диләр!

 

 

* * *

Ул елны халык чебен урынына кырылды. Исән калган мәхбүсләрнең һәм Габдрахман гаиләсенең сөргендәге каргышлы, газаплы дүртенче елы! Әле беренче елларда хәйран хәлле генә булган куылганнар, колач җитмәслек юан агач аудару түгел, җанлы өрәкләр кебек, үзләрен дә көчкә-көчкә генә йөртә алырлык хәлгә килделәр. Ачлык, үзәкләргә үтәрдәй Себер салкыны... Юка гына киемнәр кигән, башларына ни тапсалар шуны ураган тоткыннар планнарын тутыра алмасалар, паёкларын кисәләр, 200 грамм ипи дә балык ашы. Аш димәсәң хәтере калыр – калай савытка өсте зәңгәрсу-болганчык төстәге, астында өшегән аз гына бәрәңге, кылчыкларыннан аерылып торган балык кисәкләре йөзеп йөргән баланда. Урамга чыгуга, Себер салкыны куырып кына ала, билләһи, әйтерсең бөтен әгъзаларны тоташ бозга әйләндерә. Юка гына ыштан-чалбар, тетелеп беткән иске сырма. Ул инде бик иске, шуңа күрә, мамыгы юкарып, бөтенләй дә җылыны тотмый башлаган.

Габдрахманның кулдашы – улы Камил. Уналты яше яңа гына тулган малайга җиңелрәк булсын өчен, әтисе пычкыны үзенә тарта да хәленнән килгәнчә улына таба этә. Тайгада пычкы тавышы хәсрәтле бер җыр кебек, кайчагында, скрипка авазлары чыгарып, бертуктаусыз урманны яңгырата: чаж-чож, зың-зың, зең-зең! Бу аваз беркайчан да туктамый, хәтта лагерьга кайтып, баланданы ашап йокларга яткач та колакта яңгырап тора.

Һәрбер пиланың үз җыры бар, төрле тоткынның пычкы тавышы төрлечә. Азрак хәллеләрнең пычкы тавышы җиңелрәк көй сыман, ә үзләрен көчкә генә йөртүчеләрнең – интеллигентларның – пычкы тавышы озын, хәсрәтле көй сыман, туктый-туктый чыжылдый.

Габдрахманның яралы йөрәгендә, пычкы җырына ияреп, авылында мәҗлесләрдә җырлана торган җыр кабатлана. Әйтерсең хәсрәтле пычкы-скрипка тавышына кушылып, җаны елый, бәргәләнә:

 

Ай-һай ла гына дими көйләр килми,

Кайгылар ла күрми ир булмый.

Нинди генә итеп сөйләсәң дә,

Чит-ят җирләр туган ил булмый!

Чаж-чож, зың-зың, зең-зең!

 

Йә Раббым! Бу мәхшәрдән исән-имин котылып булырмы? План тутырырга кирәк, тырышырга кирәк. Улы, улы! Ул көннәр буе бер сүз дә әйтмәскә мөмкин. Ниләр уйлый икән ул? Башында нинди уйлар, хәлфә белә алмый. Чөнки олы улы аз сүзле. Рәшите генә туктаусыз сораулар биреп йөдәтә. Камилнең сөяр-сөелер чагы. Аның яшендә Габдрахман хәлфә Зөһрәсенә үлепләр гашыйк булган иде. Кызның алмалы көянтәләренә чиләкләр асып, чулпыларын чыңлатып, читекләрен җырлатып, кичен иптәш кызлары белән суга барганын көнозын көтеп, дилбегә буе озын булып тоелган көнне үткәрә алмыйча җаны чыга иде. Ә аннан берәр сәбәп табып чишмә юлына чыга, ул гына түгел, бик күп гашыйклар су буена төшәләр. Сөйгәннәренә бер генә караш ташлар өчен, кызларның чишмә тавышына охшатып, челтерәп, юк кына нәрсәдән дә кызык табып көлгәннәрен ишетер өчен һәм Зөһрәсенең бит урталарын чокырайтып Габдрахманга карап сөйкемле итеп елмайганын күрер өчен чишмә буена төшәр иде хәлфә.

Ай ул кичләр! Сихри зәңгәр кичләр! Инде көндезге эсселек сүрелгән. Болын өстенә зәңгәрсуланып эңгер төшеп килә. Ялантау чишмәсе өстендәге чикләвек куаклары арасыннан сандугачлар моңы түгелә. Берничә урында пар сандугач сайрый. Берсенә берсе җавап биргән кебек, шундый да матур итеп сайрыйлар инде җаннарым. Сандугачлар моңына чикерткәләр чурлавы кушыла – чур-р, чур-р. Айба тавы күленнән бакалар хоры ишетелә.

Табигатьне ничек бертоташ симфония итеп яраткан Аллаһ! Сугышлар да кирәкми, орышлар да кирәкми. Адәм баласын тоткыннарны рәнҗеткән кебек рәнҗетү дә кирәкми!

Матур гына итеп яшә, адәм баласы, нәрсә җитми сиңа?! Мин сиңа мул итеп ашарыңа бирдем, кияргә киемеңне бирдем, урманнарда, кыр-болыннарда, җиләк-җимеше, киекләре дисеңме! Чәч, ур – иген үстер, мал-туар асра! Һәм парланыгыз. Никах укытып, үзегез теләгән ярларыгыз белән гаилә корыгыз. Мөхәммәд өммәтен арттырып, уллар-кызлар үстерегез. Кеше рәнҗетмичә яшәгез. Шулай яшисе иде дә бит...

Габдрахман, үз уйларына бирелеп, татарлар “Газраил” дип йөрткән Иван исемле сакчының килеп басканын сизми дә калды. Бу кансыз адәм, ничектер тоткыннар сизмәгәндә, агачлар арасында посып торган җиреннән көтмәгәндә-уйламаганда тегеләрнең ял иткән чакларын саклап торып, килә-килешкә приклады белән китереп орып, егылганнарны итеге белән типкәләп изә иде.

– Ты что, гололобый чаплашка, что стоишь как истукан, хочешь, чтобы тебя лишили пайка?! – дип акыруына айнып китеп, тагын пиласын тарта башлады хәлфә, – чаж-чож, чаж-чож...

Ялантау чишмәсе буенда кышкы матур зәңгәр кич, ә Себердә – җелекләргә төшәрдәй, бот сөякләрен, эчке әгъзаларны боз итәрдәй каһәр төшкән салкын. Ул салкын, земләнкегә кереп яткач та, мәңге эремәслек котып бозы кебек, җанны өшетеп тора. Ә туган якта, җиделе лампа янып торган өйләрендә, урамда шарт-шорт бүрәнәләр атып торса да, тәрәзәләргә төрле бизәкләр төшергән, зәңгәрсу нурлар сибеп торган түгәрәк айлы салкын кыш булса да, ана куены кебек ап-ак итеп агартылган җылы мичле авыл өендә шундый рәхәт, янында сөекле хатыны Зөһрәсе, кызы Нәфисәсе, Камиле, Рәшите! Һәм сөю, ярату! Әти-әнисен, хатынын, балаларын ярату. Шул бәхетне биргән Аллаһка башларын намазлыкка орып ялвару, рәхмәт әйтү. Ул тагын уйларыннан айнып китә.

– Улым, – ди, – тегеләр югында азрак туктап тор. Ботларыңны кулларың белән ышкып, бераз җылытып ал, балам. Өшедең инде, туңдың. Әгъзаларыңа салкын тидереп, авырып кына китә күрмә, балам.

Камил әтисенә карап елмая, юк, әтисен тынычландырмакчы булып елмаймакчы була. Ләкин елмаюы әллә ничек кенә, мескен кыяфәттә  килеп чыга. Каш-керфекләрен ап-ак бәс сарган. Улы чибәр, сөйкемле. Әнисенеке кебек, бит урталары чокыраеп тора. Әнисенең абыйсы Гыйният каенагаена охшаган, озын буйлы. Улының сөяр-сөелер чагы да бит. Тик бу каһәр төшкән салкыннан соң улының яратырлыгы, нәсел калдырырлыгы булырмы? Хәлфә шуларны уйлап хәсрәтләнә. Бу юка гына киемнәрдән көне буе салкында... Алла сакласын! Ә туган авылында... Аның үз куллары белән, улы Камил белән салган өендә Ялкау Галәү яшәп ятадыр. Мич каршындагы сәкедә йомшак ястык-түшәкләр өстендә әвендәй юан, өен тараканга батырган хатынын кочаклап, җылыда рәхәтләнеп ялкау Галәү, хәлфә өстеннән кантурга әләк язган күршесе яшәп ятадыр. Озак итеп, йокысы туйганчы йоклыйдыр. Аның җирән улы Ярметдин дә киерелә-сузыла... Габдрахман белән Камил – әле кавырсыны да катмаган улы салган йортта рәхәтләнеп яшиләрдер. Ә хәлфә белән Камил, Себер салкыннарында, черәшә-черәшә, катып-өшеп урман кисәләр. Очлары сөңге кебек, зәңгәр күккә ашып торган чыршылар, эрбет агачлары әле анда, әле монда, ухылдап, ыңгырашып, җиргә авалар. Сугыш кырындагы гаскәриләр кебек, артларыннан нәүмизләнеп агач төпләре кала. Яу кыры кебек. Адәмнәр бар нәрсәне кырып-себереп узалар. Үзләре теләп түгел, мәҗбүри рәвештә. План тутырырга кирәк. Югыйсә паёкларын кисәләр. Земләнкедә Рәшите белән Әминәсе һәм өйдәш карчык Йөзембикә. Габдрахман Йөзембикәне үзеннән калдырмады. Юлда килгәндә вафат булып, әрдәнәләп өеп куелган мәетләр өстендә, зәңгәр күзләрен йомдырып, битенә абыстайның ак яулыгын ябып, кырда туктаган поезддан төшереп калдырган указлы мулла Габлелхак хәзрәтнең васыятен үтәп, үзе белән алды. Земләнкене киңрәк итеп казып, бергә яшәп киттеләр. Бергә казан астылар. Йөзембикә абыстай – авыр сабырлы, чисталыклы карчык, Әминәне оныгыдай карап, тәрбияләп үстерде. Әле аның өстенә, ничекләр генә итеп саклап кала алгандыр, хәлфәнең учларына ташлары ялт-йолт итеп, кояш булмаганда да янып торган зөбәрҗәт кашлы алкаларын салды.

– Габдрахман, – диде абыстай, – әгәр Зөһрәне урман кисү эшенә куйсалар, исән кала алмас. Бала тапкан хатынның кырык көн буе кабер авызы ачык булыр, шуңа күрә, Аллаһ сакланганны саклармын дигән, әгәр бу алкаларны сакчыларның өлкәненә бирә алсаң, карчыгыңны берәр җиңелрәк эшкә куймаслармы, ятып калганчы атып кал.

Габдрахман, Йөзембикә абыстайга рәхмәт әйтеп, алкаларны, кулъяулыгына төреп, кесәсенә салып куйды.

– Мин үзем морзалар нәселеннән. Әби-бабаларым, әти-әниләрем хәтәр байлар иде. Бу алкаларны, хәзрәтемә кияүгә чыккач, атаклы алтынчыдан махсус эшләтеп алып, әтием бүләк иткән иде. Ул алкаларда алтынчының култамгасы да бар. Алтын-көмешләребез шактый күп иде, Себер җибәрәселәрен белгәч, хәзрәтем белән бер каен төбенә күмдек. Болары минем өчен аеруча кадерле булгач, камзул җөенә тегеп алып керә алдым. Рәхмәт сиңа, Габдрахман, мине үзең белән алганыңа зур рәхмәт! Хәзрәтем дә, сиңа зур рәхмәтле булып, тынычлап ятадыр, – дип, абыстай күзләрен сөртеп алды.