Логотип Казан Утлары
Роман

Карт шомырт хатирәсе 2 (дәвамы (3))

– Безнең Әминәбез, әйтте диярсең, Сәлимәдән дә матуррак булыр әле. Тик ул Сәлимә кебек җирән булмас, Нәфисә апай кебек кара булыр. Озын кара керфекле, әни әйтмешли, уймак авызлы, елмайганда, бит урталары батып тора торган, озын кара толымлы булыр. Үсә төшкәч, толымнарына чулпы тагар.

– Белмим, белмим, абый, Сәлимәдән дә матур кыз була алмас.

– Ник алайса авылда Сәлимәнең чәчен тартып, җирән-җирән, кил, кабартма бирәм, дип елата идең суң аны?

– Анысы болай гына инде, яратып кына. Чебен тимәс чер итәр бит ул. Их абый, авылга кайтсаммы, бер дә тимәс идем Сәлимәгә. Ата каз яки әтәч талаганда да яклар идем үзен. Тик авылга кайтып булмас шул. Булмас! – дип, Рәшит моңсуланып тынып калды.

Шул вакытта Габдрахман хәлфәнең тавышы ишетелде:

– Әминә! – Бу сүзне вагондагылар ишетерлек итеп әйтте ул. – Сабыебызның исеме Әминә булыр! Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галиһәссәламнең әнисе исемен кушарбыз. – Аның күзләреннән яшь ага, йөзендә шундый да бәхетле елмаю.– Нәфисәнең сеңлесе Әминә туды! Рәхмәт сиңа, Тәңрем, миңа шундый зур бәхет бирдең! Дөньяга сабый туды, тагын бер мөселман өммәте артты.

– Азрак кына су кирәк иде баланың канлы тәнен сөртергә. Аз гына су кирәк иде...

Хәлфә үзенең кружкасында калган суны, Зөһрәнең башын күтәреп, иреннәренә тидерде. Тоткыннар да әҗәл даруына әйләнгән кружкалары төбендә калган суларын Габдрахманга суздылар.

– Рәхмәт, кардәшләр! – диде хәлфә. – Аллаһ сезнең бу игелегегезне онытмас, үзенең ярдәменнән ташламас.

Гөлҗамал, тоткыннардан җыелган суда яулыгын чылатып, баланың канлы тәнен сөртте. Ана карынында җылыда яткан бала, салкынча су белән сөрткәнне ошатмыйча, чырыйлап кычкырып җибәрде.

– Баланы төрергә ни дә булса кирәк, – диде Гөлҗамал. Зөһрәнең бала тудыру кирәк-яракларын Казан төрмәсендә алып калганнар иде. –Әнисенең мамык шәленә төргәнче, нинди дә булса чиста чүпрәккә төрергә кирәк.

Шунда хәзрәтен югалту хәсрәтеннән аңын җуярдай булып утырган Йөзембикә абыстай тагын телгә килде:

– Туктагыз! Менә бит минем үземә дип теккән кәфенлегем калды. Әгәр мин үлеп китсәм, ничек тә булса җирләрсез әле, әгәр андый мөмкинлегегез булса. Хәзрәтем кебек, япан-ялан кырда ятып калмасам. Исәннәргә яшәргә кирәк! Дөньяларга кемдер килә, кемдер китә. Менә Габделхагым урынына яңа сабый, дөньяга мин килдем, дип аваз салды. –Абыстай, төенчегеннән ап-ак бәздән үзенә үлчәп тегелгән кәфенлеген чыгарып сүтә башлады. – Бәлки әле, хәзрәтемнең җаны шушы сабыйга күчкәндер.

Кәфенлекне, сүтеп, баш яулыгы чаклы итеп шатырдатып ертты да Гөлҗамалга сузды. Гөлҗамал, аптырап, Зөһрәгә төбәлде: яңа гына яшәргә дип туган кыз бала һәм бу якты дөньяны ташлап китәргә җыенган, яшен яшәгән, ашын ашаган Йөзембикә абыстайга дип үлчәп тегелгән кәфенлек!

Зөһрә дә, акылыннан киткән кебек, Габдрахманга сораулы карашын юнәлтте, йөрәге дерт итеп китте яңа гына баладан котылган хатынның. Аның йөрәк парәсен – күп газаплар белән дөньяга китергән Әминәсен – тууга кәфенлеккә төрәләр! “Хәерлегә булмас бу, әтисе, җүнлегә булмас!” Аның күзләрендә хәсрәт, шом, курку иде.

Хәлфә хатынының күз карашыннан шуларны укыды. Ләкин башка чарасы юк иде, Йөзембикә кулыннан алып, кәфенлектән ертып алган баш яулыгы кадәр чүпрәкне Гөлҗамалга сузды.

– Сиңа әйтәм, – диде Зөһрә, сулкылдап, – сиңа әйтәм! – Күзләреннән, яңакларын пешереп, яшьләре агып төште.

Гөлҗамал баланы, төреп, әнисенә сузды. Зөһрә, нәни кызының кып-кызыл йөзенә текәлеп карап торды да әле сөт тә төшеп өлгермәгән күкрәген кызына каптырды. Сабый, кап-кара күзләрен әнисенә төбәп, яшисе килеп, тырыша-тырыша имә иде.

– Кара әле, сиңаәйтәм, чат Нәфисәгә охшаган кызыбыз, тач Нәфисә инде. Тары бөртегеннән дә кечкенәрәк миңе дә нәкъ Нәфисәнеке кебек, – дип елмайды Зөһрә.

Хәлфә хатынын куенына алды:

– Нәкъ синеке кебек тә! Рәхмәт сиңа! Миңа нинди зур бәхет алып кайттың. Нәфисәбезгә, Камил белән Рәшиткә сеңелкәш. Инде исән-имин үстерергә насыйп әйләсен Хода!

– Шулай булмаган кая, шулай булмаган кая, – дип каударланды Зөһрә. – Үләрмен кебек иде, бу баламны таба алмам кебек иде. Тик менә бу төргән чүпрәкнең кәфенлек булуы гына күңелгә авыр, әллә ниләр булыр күк.

– Син ул турыда уйлама, карчык. Мәет өстеннән салдырып алынмаган лабаса. Чиста ак бәздән тегелгән, бәхете дә шундый ук ак булсын инде сабыйның. Кәфенлеккә түгел, ак биләүгә биләдек дип уйла!

Хәлфә, яратып, кызының нәни башыннан сыйпап куйды.

Кызчык, әнисенең күкрәген суырып, арып-талып йоклап китте. Авыз кырые белән генә елмаеп куйды.

– Фәрештәләрне күрә инде балам. Фәрештәләр, канатларын җәеп, нарасыйның йокысын саклап торалар. Нинди чүпрәккә төргәннәр, кая таба бара, алда аны нинди тормыш көтә, ник аның дөньяга килүе бу каһәрләнгән чорга туры килде – монда сабыйның бер эше дә юк. Әнә алар, тулы бер гаилә булып, тик Әминәнең апасы Нәфисәне генә аерып калдырып, әти-әнисе, абыйлары белән бергә Себергә, иңнәрен иңгә куеп, бер-берсенә терәк булыр өчен китеп баралар. Әле илгә кайтырбыз дигән өмет белән мал вагонында каторгага китеп баралар.

Тугач та аны Ялантауның күкрәгеннән бәреп чыгып, челтер-челтер итеп сандугач моңына коенып агып яткан чишмә суында коендырмадылар. Тоткыннарга тамчысы да кадерле булган, үзләренең авызларыннан өзеп биргән кружкалары төбендәге су тамчыларына баш яулыгын манчып, тәнендәге каннарын сөрттеләр.

Ул Чакрактауның өркәч җилкәсендә мәтрүшкәләр, көмешсыман әремнәр тибрәлеп үскән болында чуар күбәләкләр куып йөреп рәхәтләнеп үсмәс. Әнә ул, Йөзембикә абыстайның ап-ак кәфенлегенә төренеп, әнисенең куенында әллә кайларга, кошлар да очып барып җитә алмаслык Себер дигән җәһәннәмгә китеп бара. Ул үзе белән ни буласын белми! Шуның белән, белмәве белән бәхетле дә.

Әлегә алар барысы бергә, апасы Нәфисә генә юк.

Йөзембикә карчыкның кәфенлегенә төренеп, төшендә фәрештәләрне күрә-күрә, тынычлап йоклый сабый.

Ә поезд бара да бара. Вагон тактасы ярыгын пычак белән киңәйтеп карап баручы Фәрит:

– Тайгага кердек, тайга эченнән барабыз, – дип, гырылдавык тавыш белән әйтеп куйды.

Тоткыннар арасында җанлану сизелде, ыгы-зыгы башланды. Димәк, Себергә килеп җиттек. Анда нәрсә булыр? Барыбер атналар буе тын ала алмаслык тынчу вагонда бару түгел. Анда саф һавада рәхәтләнеп сулыш алырлар. Рәхәтләнеп туйганчы су эчәрләр, бит-кулларын, тәннәрен юарлар. Бәлки әле, торыр өчен берәр торак булыр. Бәлки әле, анда җылы, рәхәт булыр. Тамаклары туйганчы ипи ашарлар. Себердә дә адәмнәр яшидер бит. Әйе, адәм баласын өмет йөртә, өмет яшәтә.

Тик әле поезд туктарга ашыкмады, акрын гына тукылдап баруын дәвам итте.

Тоткыннар Фәрит киңәйткән вагон такталары арасындагы сызык кадәр генә арадан чиратлап тирә-юньне күзәттеләр.

– Ай-яй, – диде яшь кенә малай, – монда очы да, кырые да күренмәслек урман. Гел чыршылар гына икән монда, әти, шундый матур икән бу тайга дигән җирдә.

Вагонда тынлык иде. Аякларын салындырып сәндерәдә утыручы бер яшь кенә егет җыр сузды, акрын гына, үзе өчен генә җырлаган кебек, күзләрен бушлыкка төбәп җырлады.

 

Ат аргамаккаем печән, һай, ашамас,

Иярләсәң, биле дә бушамас.

Кай илләргә барсаң да, бер үк кояш,

Туган-үскән җиргә дә охшамас.

Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп

Гыйбрәт ал.

 

Вагондагылар аңа төбәлде.

Җитү чәчле, зур кара күзле егет акрын гына, ләкин йөрәк бәгырь- ләреннән айкалып чыккан күкрәк тавышы белән җырлый иде:

 

Агыйделкәйләрне, һай, кичкәндә,

Аюлар күрдем аргы ла якларда.

Туган илкәемне сагынып җырлыйм

Чит илләрдә йөргән чакларда.

Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп

Гыйбрәт ал.

 

Тоткыннар әсәренделәр, күбесенең күзләрендә яшь иде.

 

Талдан талга кунып сайрый микән

Таң алдыннан сары ла сандугач?

Сандугачлар тавышы моңлы икән,

Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач.

Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп

Гыйбрәт ал.

 

Ярыктан тайганы күзләп баручы малай әйтеп куйды:

– Әти, монда бөдрә таллар юк икән бит, монда бары чыршылар гына үсә икән. Монда никтер бөдрә таллар юк икән, әти.

Барысы да кинәт тынып калдылар.

Ә поезд станция саен мәетләрне каторжаннар юлында ташлап калдыра-калдыра баруын дәвам итте. Һәм шактый кешегә кимеп, бер кешегә – Габдрахман белән Зөһрәнең кызлары Әминәгә – артып, ухылдап, тайга эчендә хәлдән тайган кебек уфылдап туктады. Буыла-буыла этләр өргән тавышлар, сакчыларның катлы-катлы итеп сүгенгәннәре ишетелде.

 

                                             Кай илләргә барсаң, бер үк кояш,

                                             Туган-үскән илгә ләй охшамас...

Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп

Гыйбрәт ал!

 

* * *

Тоткыннарны, акырып-бакырып, сүгенә-сүгенә, вагоннардан төшерделәр. Ай буе интегеп, бер тамчы суга тилмереп барган мәхбүсләр, ниһаять, күкрәк тутырып, Себернең нарат сагызы исе килеп торган хуш исле һавасын суладылар.

Йә Раббым, нинди бәхет икән ләбаса рәхәтләнеп, туйганчы һава сулау! Күбесенең сасы вагоннан төшкәннән соң, саф һавадан башлары әйләнеп, чак кына егылмый калдылар.

Этләр – менә-менә бугазыңа ябышырга торган бурзайлар–тоткыннарны ботарлап ташлардай булып, сакчылар янында буыла-буыла өрәләр.

– Ирләргә – бер рәткә, хатыннарга икенче рәткә басарга! – дигән аваз әллә кайлардан очлы сөңге булып күккә таба сузылган чыршылар өстеннән яңгырады. Тоткыннар башларын күтәреп карасалар, анда чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган зур территория, почмагы саен каланча, ә якындагы каланча өстендә бер хәрби рупордан акыра:

– Барыгызга да тезләнергә! Быстро-быстро!

– Йә Раббым, – диде хәлфә, – кичер бәндәләреңне! Сабырлык бир! Тезләник, улым, болар йә атып үтерерләр, Аллаһ сакласын! Безгә әле үләргә ярамый. Әминәбезне үстерергә кирәк, исән-имин илгә кайтырга кирәк.

Йөзембикә, Рәшитне кочаклап, авыру аякларын көчкә бөгеп, җиргә тезләнде. Кипкән иреннәрен кыймылдатып:

– Раббым, без алар кушуы буенча түгел, ә Сиңа гыйбадәт кылыр өчен, исән-имин килеп җиткәнебезгә сөенеп, намазда тезләнеп басып торабыз. Рәхмәт Сиңа, безне Себергә китереп җиткердең, – дип, “Фатыйха” сүрәсен укыды. – Тик башыбызны намазлыкка ора алмыйбыз, кичер безне.

Зөһрә, сабыен куенына кысып, тезләнеп торган җиреннән Йөзембикә абыстайга карады да, йөзендә газаплы елмаю галәмәте чыгарып, карчыкка дәште:

– Нинди кеше син, абыстай?! Һәрнәрсәдән яхшылык эзлисең һәм табасың! Менә мин дә, синең сүзләрне ишетеп, күңелемә җылылык таптым. Синең янда ничектер җанга рәхәт.

– Рәхмәт җылы сүзеңә, Зөһрә! Әле сез булмасагыз, нишләр идем?! Рәхмәт Габдрахман хәлфәгә, мине үзегез янына алам диде. Бергә-бергә ничек тә яшәрбез әле, бер-беребезгә булышып яшәрбез, Аллаһ теләсә.

Тоткыннарны озак тезләндереп тоттылар. Алар белән килгән сакчылар мондагыларга отчёт бирә иде: юлда килгәндә, фәләнчә кеше үлде, фәләнчәсе чирле, аларны урман буендагы аланлыкка сузып салганнар иде. Фәләнчәсе килеп җитте.

Ниһаять, барысын да, тезеп, тимерчыбык белән уратылган тайга эченә алып кереп киттеләр. Алда агачлары киселгән тайга буйлап тезелгән очсыз-кырыйсыз бараклар. Алар шулкадәр күп, бер зур авыл чаклы.

Тоткыннарны, санап, бараклар саен бүлеп чыктылар. Габдрахманнар уртадагы баракларның берсенә туры килде. Такта ярыклары ачылып беткән, буй-буйлап сәндерәләр тезелгән. Баракта сасы аяк чолгавы, җир исе, тәмәке исе, тагын әллә ниткән сасы исләр килеп тора.

Зөһрә, укшып, куллары белән борынын томалады.

Ай-һай, монда кешеләр яши микәнни?!

Әле аның өстенә вак черкиләр мыжлап тора, шундый да әчеттереп тешлиләр, чыдар әмәл юк. Рәшит, битенә килеп ябышкан черкиләр тешләвенә түзә алмыйча, үксеп елап җибәрде.

– Әни, болар нәрсә икән суң? Черки дисәң черки түгел, монда ничек яшиләр икән? – дип елап, Йөзембикә абыстайның итәк араларына башын яшерде.

Барысы да, чәбәләнә-чәбәләнә, яңа килгән тоткыннарның канын эчәргә ябышкан канечкечләрне кудылар. Тик файдасыз, алардан котылу әмәле юк. Шунда каршыларына, кулына “намордник” дигән әйберләр күтәреп, тәмам сөяккә генә калган, селкен-селкен килеп торган адәм килеп чыкты да:

– Нате, без этого здесь никак, – дип, һәрберсенә өләшеп чыкты.

Бу газаплы, әрнүле, ачлы-туклы узачак унъеллык тоткын тормышының башы иде. Күпләр, бу газапка түзә алмыйча, Себер тайгасында мәңгелеккә ятып калыр. Кемнәрдер, гарипләнеп, саулыкларын җуеп, илләренә кайта алыр. Кемнәрдер газизләрен югалту хәсрәтеннән, авыр хезмәттән акылларын җуяр!

Тик түзәсе иде, илгә кайтасы иде, туган якның бәрәкәтле йомшак туфрагына башны салыр өчен генә булса да илгә кайтасы иде!

Әйе, адәм баласын өмет йөртә, өмет яшәтә, Аллаһка тапшырдык.

 

* * *

Мифтахетдин белән Гөлҗамалның танышларына туган якларына кайтып китәргә рөхсәт иттеләр. Җиргә казып кергән земләнкеләрдә күрше булып яшәүче Яхъя белән хатыны Асылбикәнең эшләрен Яхъяның энесе Харис тикшерткән дә, авыл куштаны Карун Кадыйрны үтерүдә гаепләнеп ун елга сөрелгән Яхъяны аклаганнар.

Кадыйрны бергә каравыл өендә әче бал эчеп, соңыннан бик каты сүзгә килешеп, болай да Карунга карата куенында ачу тотып йөргән Мәче Мәлиге бәреп үтереп, Мишә буендагы таллыклар арасына илтеп аткан булган. Бу хәлләрне төнлә әрәмәдә ат саклаучы малайлар күреп торсалар да, куркып, бу турыда кеше-карага әйтеп тормаганнар. Чөнки әти-әниләре:

 – Аллаһ сакласын, күргәннән күрмәгәнегез артык, заманалар болгавыр, сак булыгыз, авызыгыз йозакта булсын! – дип, улларын бик каты кисәтеп куйганнар.

Менә шулай итеп, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, Яхъя белән Асылбикә, бер гөнаһсызга Себер тайгаларында интегеп, тилмереп, дүрт ел гомерләрен газапта үткәрделәр. Чөнки Карун Кадыйр яшь чагында Асылбикәне өзелеп яратып йөргән. Тик Асылбикәнең яшь йөрәге бары тик Яхъя дип кенә типкән.

Бала-чага авызында сүз торамыни?! Инде ничә еллар үткәч, әти-әниләренең сүзләре исләреннән чыкканмы, онытылып киткәнме, Яхъяларның күршеләре Фәтхетдин улы Гомәр, инде шактый исәя төшкәч, Мишәдә су коенып яткан иптәшләренә:

– Малайлар, әнә таллыклар арасыннан Мәче Мәлиге үтереп суга салган Карун Кадыйр өрәге чыгып килә. Башы яртылаш ярылган, миләре агып тора, абау, куркыныч! – дип сөрән салган.

Инде кояш баеган, хәйран гына караңгы төшкән чак. Малайлар, курыкканнарын сиздермәскә тырышсалар да:

– Әйдә, кайтыйк булмаса, кояш баегач, хәйран салкынча, – дигән булып, күлмәк-ыштаннарын киеп авылга таба атларга торганда, Яхъяның энесе Харис, Мишәгә ат эчерергә төшкән җиреннән атылып чыккан да Гомәрнең изүеннән эләктереп тә алган:

– Әйт әле, малай актыгы, Карун Кадыйрны кем үтерде? Әйт, хәзер әйтмәсәң, үзеңне Мишә суына салып тончыктырып үтерәм, – дип, малайның котын алган.

Малай, куркуыннан дер-дер калтыранып, нәрсә күргәнен, үзе белән кемнәр булганын, барысын да сөйләп биргән.

Шуннан Яхъяның энесе – абыйсының ыштансыздан-күтсез балаларын үстереп ятучы Харис – тикшерү эшен яңадан башлатып җибәрткән дә эшне ахырына кадәр алып барып җиткерә алган, Мәче Мәлиген кулга алганнар, Яхъя белән Асылбикәне аклаганнар.

Мифтахетдин белән Гөлҗамал, бу хәбәргә исләре китеп, Яхъялар земләнкесенә кергәндә, Яхъя, куллары белән йөзен томалап утыра иде. Аның теткәләнеп беткән буй-буй сызыклы ямаулы күлмәге астыннан калак сөякләре калкып торган арык гәүдәсе дер-дер калтырый, үзе:

– Йә Аллам, ник син бәндәләреңә кеше күтәрә алмаслык хәсрәтләр бирәсең? Ни өчен мине, ата-анамнан, балаларымнан аерып, бер гөнаһсызга шушы тәмуг базына китереп ташладың? Никләргә генә минем улларыма «кеше үтерүче балалары» дигән исем тагып, адәм хурларына калдырдың? – дип тәкърарлый иде.

Асылбикә исә акылыннан шашкан кебек кеткелдәп көлә, әйтерсең газаплы, хәсрәтле дүрт ел гомерен Себердә үткәрмәгән. Үзе, тиздән илдә калган улларын күрәсен уйлап:

– Йә Раббым, йә Раббым! Җаннарым, әз генә түзегез. Тиздән, бик тиздән очкан кошлардай яныгызга кайтып җитәрбез. Ишеттең бит, Тәңрем, намаз саен земләнкенең җир идәненә башымны бәрә-бәрә теләгән теләкләремне! Инде ятимнәрем белән тиздән кавыштырсана, – дип,бертуктаусыз сөйләнә иде. Үзенең Себер җилләрендә киселеп беткән ябык йөзе сөенечтән балкып тора.

Гөлҗамал белән Мифтахетдин килеп кергәч тә әле, күршеләренә күтәрелеп карамыйча, шактый вакыт тордылар. Яхъя өстәлгә башын салып утыруын дәвам итте. Ә карчыгы:

– Раббым, бер Аллам, Раббым, бер Аллам! – дип, тар гына земләнкедә ике адым алга, ике адым артка киләп-сарып йөрүеннән туктамады.

Мифтахетдин, тамак кырып:

– Әссәламегаләйкүм, күршеләр, менә шатлыгыгызны уртаклашырга кердек әле. Йә Ходам, безгә дә шул шатлыкларны күрергә насыйп булса иде. Илләребезгә кайтып, Сауш авылы зиратына башларыбызны салырга язса иде, – дип, Яхъяның арык гәүдәсенә кулларын салды.

– Шулай була күрсен, Мифтах, шулай булсын, амин! Мин бу көннәрне күрермен дип уйлаган кешеме? Инде тайгада урман кисү түгел, үземнең гәүдәмне дә күтәреп йөртерлек хәлдә түгел идем. Бу каһәр төшкән ачлы-туклы, бер кисәк ипигә тилмереп, сакчылар тарафыннан типкәләнеп, эткә әйтмәслек кабахәт сүзләр ишетеп яшәгән дүрт ел гомерем тәмугларга тиң булды лабаса. Кара инде Асылбикәмә – гөлләр кебек иде бит. Инде карт әбиләр кыяфәтенә керде! Аның, илдә калган улларыбызны сагынып елап, күз яшьләре түгелеп бетте. Яшь чагында Карун Кадыйр ничә тапкыр яучы җибәреп караган иде шул үзенә. Ләкин кыз үзе дә, әтиләре дә риза булмадылар, ул мине сайлады. Мине... Ул Кадыйрлар нәселләре белән кара каруннар бит. Мәче Мәлиге бәреп үтергән булган икән. Ә «кеше үтерүче» дигән мөһерне миңа тактылар. Имеш, Кадыйрга үчем булган, шуңа күрә аны үтереп ташлаганмын. Асылбикә белән бер-беребезне өзелеп яратып өйләнештек. Шундый да матур итеп яшәп ята идек. Миңа ниемә ул Кадыйр?! Имеш, мин ачудан Карунны бәреп үтергәнмен. Кешегә түгел, хайванга да суга алмыйм бит мин, Мифтахетдин. Тавык та суярга кызганам. Тавыгы да, күзен дә йоммыйча, суйганда, күзгә карап ята бит, тимә миңа, ди, минем дә яшисем килә, ди. Кеше кадәр кешене үтер, имеш. Балта белән башын икегә яр, имеш. Тузга язмаганны! Утын пүләне түгел бит ул кеше башы, мин сиңа әйтим! Баш хәтле баш бит ул! Шуны да аңламый бит ул надан тикшерүчеләр. Ярый әле улларымны Харис энекәшем алып калды. Мондагы газапка түзә алмаслар иде, хараплар гына булырлар иде җаннарым.

Яхъя бертуктамыйча сөйләде дә сөйләде. Әйтерсең дүрт ел буе җанында җыелган хәсрәтләрен дәрьялар итеп агызды. Йөрәгенә җыелган ачу-ярсулары язгы ташкыннар булып акты да акты.

Мифтахетдин сәке кырыена килеп утырды да, дөньясыннан киткән кебек, бер почмакка карап уйга калды.

Гөлҗамал исә Асылбикә тирәсендә мәш килә. Аның куанычын уртаклашып:

– Шулай булмаган кая, Асылбикә. Син тиздән улларыңны күрерсең, сөенерсең. Улларың инде шактый үскәндер, калкынганнардыр. И сөенерләр инде җаныйларым, әй көтәләрдер инде. Авылда, туган илдә, абыйлары янында барыбер минем Факиһәм белән Гәрәем шикелле интекми инде алар. Илдә чыпчык та үлми ди бит. Без менә балаларыбызны исән-сау үстерә алырбызмы? Һай, белмим-белмим! Хәлләр бигрәк яман, Асылбикә җанкам. Кичә генә ике баланы яр буендагы чокырга илтеп салдылар. Әниләре, елап, һуштан язган ди. Балтач ягыннан диделәр. Аннан әниләре акылга җиңеләйгән. Илдә әтиләре мәктәп директоры булган. Сталин рәсеме төшкән гәҗиткә селёдка төреп алып кайткан, имеш. Абайламый калгандыр инде. Үзендә эшләүче укытучы җәвит иткән. Икенче көнне үк килеп алып киткәннәр. Соңыннан теге барып әләкләгән укытучыны директор итеп куйганнар. Сатлыкҗаннар, көнчеләр заманы бит. Менә дүрт елдан суң ике баласы да, эчләре китеп, бер атна эчендә бер-бер артлы үлеп киткәннәр. Бу хәсрәтләргә ничекләр түзмәк кирәк, Асылбикә ахирәтем?! Нишлисең, чи ит янмый, диләр бит, түзәсең икән шул.

Азрак туктап торганнан соң, күзләрен тутырып Асылбикәгә карады да акрын гына гаепле кеше тавышы белән:

– Әй Асылбикә җанкам, үз балаларыма карыйм да үзәкләрем өзелә инде. Йөрәгемнән каннар тама, валлаһи. Тамаклары туйганчы ашаганнары юк. Үзебез агач кисү планын тутыра алмыйбыз, ач карынга күпме эшләп булыр дисең. План тулмаса, ике йөз грамм ипи дә балык шулпасы. Аны да, үзебез ашамыйча, балаларга алып кайтабыз. Гәрәем бигрәк бетәште. Урамга чыгар хәл юк, черки талый. Җир астында – земләнкедә – юеш, корык-корык ютәлли. Әзрәк җылы сөт эчерсәң рәтләнер иде дә бит. Тик каян аласың аны, сөтне дим. Кайлардан гына аласың? – Гөлҗамал, сөйләүдән туктап, күз яшьләрен сөртте.– Яхъя, Асылбикә! Сез бит илгә кайтасыз. Теләче ягына алып кайтып китегез безнең балаларны. Илдә карт әти-әниебез бар. Ничек тә үтермәсләр сабыйларны. Алла теләсә, исән калсак, тагын алты елдан үзебез дә әйләнеп кайтырбыз. Кайтырга язсын инде, ничек тә әйләнеп кайтырга язсын. Нахакка интегеп ятабыз бит, бер гаепсезгә, Раббым, бер Аллам!

Мифтахетдин дә, инде шактый тынычлана төшкән Яхъяга карап, яшьләнеп торган күзләрен сөртте дә:

– Күрше, әгәр сезгә авыр булмаса, Теләчедән Сауш әллә ни ерак түгел, егермеләп чакрым гына, алып кайтып, карт әби-бабаларына тапшыра алсагыз бик рәхмәтле булыр идек. Әллә ниткән чир чыккан ди бит. Бигрәк тә балалар каты авырый ди. Тәннәре ут шикелле янып, күкәй пешерерлек булып кызышып яталар да, эчләре китеп, косып, тартышып үләләр ди. Әллә ничә бала мәетен бер чокырга илтеп ташлаганнар инде. Әти-әниләренә мөселман закуннары белән күмәргә дә мөмкинлек юк бит, урман кисәселәре бар. Әй Яхъя, Яхъя, тагын ниләр күрәсебез бар икән? Нишләпләр генә бетәрбез, Ходаем?! – дип, тырнак төпләре каралып беткән, бармак сөякләре араланып торган ябык куллары белән утлы күмер кебек көйрәп торган күзләреннән яшьләрен сыпырып төшерде. – Бу сабыйларның Себергә килгәннән суң бер рәхәт күргәннәре юк ласа. Тамаклары кара ипигә туймый. Черки талап шешенеп беттеләр бит инде. Аның черкие дә илдәге кебек түгел, әллә ниткән ваклары бар, бармак башы хәтле зурлары бар. Балаларымның тәннәренә кандала кебек кадалып каннарын эчәләр, валлаһи! Инде соңгы тамчы каннарын эчәләр, битлек тә булышмый, әллә кайлардан кереп, битлек эченә дә тулалар... – Ул тынып калды. Аннан соң яңадан ялварулы тавыш белән:– Аллакаем, балаларымны коткарырга көч-куәт бирсәнә. Илләремә кайтырга булышсана, – дип дәвам итте.

Инде азрак тынычлана төшкән Яхъя, Мифтахетдингә азрак сүзсез карап торганнан соң, тамагын кырып алды да:

– Мифтахетдин кордаш, ниләргә генә дип сорап торасың суң син, алып кайтырбыз. Аллаһ теләсә, әби-бабаларына илтеп тапшырырбыз, бер дә кайгырма. Алар безгә үз балаларыбыз кебек бит инде. Авылда калган улларыбызны сагынганда, шул Гәрәйгә, Габдрахман кызы Әминәгә карап юанабыз лабаса. Асылбикә төннәр буе елап чыга. “Елама,әле дә ярый балалар илдә калды дип сөен, карчык. Күрәсеңме, Гәрәй белән Факиһә һәм Габдрахман хәлфә балалары ничек интегәләр җаннарым... Чичти кешелектән чыктылар бит инде. Бигрәк тә Гәрәй бетәште. Анысы бигрәк тә яшь шул әле”, – дип, карчыкны юатам. Ул, Гәрәйне очраткан саен кочаклап үбә-үбә, үзен тынычландыра. “Шул баланы көн саен бер күреп, куеныма алып сөйсәм, үз балаларыма бирәсе сөюемне шуңа бирсәм, аз гына күңелем тынычланып киткәндәй була”, – ди. Бер дә кайгырмагыз, күршеләр. Бу җәһәннәм базыннан ычкына алсак, балалар белән бергә кайтып китәрбез, – дип, ир белән хатынны тынычландырды. – Аннары, карагыз әле, безнең земләнке сезнекенә караганда иркенрәк, корырак та, яхшырак та эшләнгән, сез лутчы безгә күчегез, – дип, Мифтахетдингә карап алды.

Яхъялар земләнкене ике кешегә уртак итеп казыганнар. Өйдәше – Чистай кешесе – куллары белән төймә төярдәй уңган-булган, чисталыклы мишәр, утызга җитеп килсә дә, әле өйләнмәгән буйдак егет, урман кискәндә, өстенә агач төшеп харап булды.“Илдә авыл саен ызбалар салып йөрдем, –дип Яхъяга сөйләгән дә, – әйдә, Яхъя абый, земләнкене уртак итеп салыйк, минем кул андый эшне белә”, – дип, ирне күндергән иде. Земләнкенең стеналарын да тайгадан вак-төяк агач ботаклары ташып үзенчә ничектер тышлап куйган, яши торган куышлары хәйран ару гына, һавасы да Мифтахетдиннәрнекедәй җир исе килеп торган баз кебек түгел. Идәненә эрбет ботаклары ташып, кайлардан гына бау кисәкләре табып, бау җитмәгәненә тайгадан мүк җыеп кайтып бау ишеп, эрбет ылыслары кертеп, шактый калын гына итеп аяк астына сала торган, үзе әйтмешли, «кавёр» ясап җәйгән. Шуңа күрә земләнкедә җир исе кимеп, ылыс исе, нарат сагызы исе килеп тора.

Мифтахетдин белән Гөлҗамал бик теләп риза булдылар. Саубуллашып, балаларын юлга әзерләргә дип чыгып киткәндә, Мифтахетдин:

– Яхъя, безнең бит балаларга юлга ашарга биреп җибәрергә бер бөртек ризыгыбыз да юк. Әле монда торганда, куылганнарга ашарга пешереп торучы Габдрахман хәлфә хатыны Зөһрә, кеше-кара күрмәгәндә берәр чүмеч аш бүлеп, калай тәлинкәләренә аш салганда да чан төбеннән куерагын салып биреп, җан асрап торалар иде. Алар, пуезда кайтканда, нәрсә ашап кайтырлар икән суң?

– Безнең азрак киптергән сохариебыз бар. Ходай Тәгалә җан биргәнгә җүн бирермен дигән, ничек тә кайтып җитәрбез әле, түзәрбез. Оланнарны ач итмәбез, – дип тынычландырып, Яхъя белән Асылбикә Мифтахетдиннәрне озатып калдылар.

 

***

Мифтахетдин белән Гөлҗамал газизләрен поезд тукталышына кадәр озата бара алмадылар, иртән иртүк балаларын уятып, булган иске-москыларын кигезделәр дә, илгә кайтырга җыенган күршеләренә керттеләр. Гәрәй әле кая китәсен, әти-әнисенең Себердә каласын белми, бары тик әнисенең кичә әйткән сүзләре генә җанын җылытып тора.

– Улым бәгърем, үз илебезгә кайтасыз. Рәхәтләнеп тамагыгыз туйганчы ипи ашарсыз. Анда әбиең нәрсә генә пешереп ашатмас сезгә, бәлки әле, ит тә ашарсыз, күп итеп сөт эчәрсез. Анда, улым, мондагы кебек черки дә юк. Битлек кимичә генә, яшь колыннар кебек, хуш исле ямь-яшел болыннарда чабарсыз. Мишә суында уйнак балыклар кебек йөзәрсез. Шундый рәхәт булыр, улым, шундый рәхәт булыр! Азрак йөзеңә кызыллык иңәр. Җөткерүең дә бетәр, сөт эчкәч бетә ул җөткерү. Ату түбән өйдә үскән бәрәңге үрентеләре кебек ап-аксыз лабаса. Әби-бабаң янында шундый рәхәт булыр, улым. Үсәрсең, Аллаһ теләсә! Апаең инде шактый исәйгән, сиңа гына күз-колак булырлык. Әби-бабаларың да бик картайганнар инде. Хәсрәт утларында янып, дүрт ел яшәделәр. Аларга да булышырсыз. Каз бәбкәләре сакларга булса да ярарсыз. Аннан суңы без дә кайтып төшәрбез. Менә бит Асылбикә апаеңнарга ирек килде. Уйламаганда-көтмәгәндә күкләрдән бәхет булып төште ул ирек. Безне дә Аллаһ онытмас, керәшен мужигы Митрәй дөресен барып әйтер. Аллаһы Тәгаләнең каһәреннән куркыр. Авылга кайтсакмы, ирекле булсакмы, яши дә белер идек инде! Балакайларым, рәхәтләнеп яшәр идек инде, – дип, балаларны куеннарында озак тоттылар. Күз яшьләренә коена-коена, битләреннән, күзләреннән үбә-үбә, үзләренең киңәшләрен бирделәр.