Камиллекнең чиге юк

(Соңгы еллар  татар поэмасы ни хәлдә?)

   Миңа узган  елның соңгы айларында олы шигъри жанрның үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре турында уйлануларым, шатлык-борчылуларым  белән уртаклашырга насыйп булган иде.1  Соңгы ике  елда (әле 2020 ел тәмамланмаган) “Казан утлары” белән “Мәдәни җомга” битләрендә генә дә, эшкәртелгән алмаз шикелле ялтырап, төрле эчтәлекле, яңадан-яңа, берсе икенче көндәшен бәйгегә чакырган, һәркайсы диярлек яңа сүз булуга дәгъва иткән бер көлтә әсәрләр пәйда булды. Арада таң аттырганнары да, кичке намазга чакырганнары да бар. Иншалла, узып барган елда олуг бәйрәмнәр сүз осталарының  илһамына “канат куйды”. Әүвәл ил буйлап комсомолның 100 еллыгы гөрләп узды, аннан Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75  еллык бәйрәме, ТАССР төзелүгә 100  ел тулу тантаналары “ишеккә какты”.  Шул юбилейлар белән рухланып язылган лиро-эпик  әсәрләр Р.Харис, Э.Шәрифуллина,  яшәешебезнең башка якларын калкытып куйган, ахыр чиктә шәхси туган көннәрен искә төшергән поэмалар Ә.Гаффар, Р.Шәрипов, Х.Бәдигый, З.Ханнанова һ.б. сүз әһелләребезнең каләменнән нурланып өзелеп төште.

Тарихи аң эзләреннән

   Шагыйрьләрнең олы вә кече вакыйга-хәлләрне, кеше рухын, кичереш-эзләнүләрен тулырак та, тирәнрәк тә чагылдыру юнәлешендәге тәҗрибәләре, һичшиксез, поэманың жанрлык хасиятенә генә түгел, фикер, зәвык чагылдыру, шәкел төрләндерү байлыгына да тәэсир итте. Әйтик, озак еллар дәвамында драма сәхнә әсәре чәчмә  белән языла дигән уйдырма фикер белән бәхәсләшеп, Р.Мөхәммәтшин “Минем Такташ” (кечкенә опера өчен либретто), М.Мирза “Мохтар” (драматик поэма) әсәрләрендә Такташның “Җир уллары трагедиясе” казанышларын, Н.Исәнбәт, Ә.Фәйзи, Т.Гыйззәт һ.б. сүз осталарының эзләнүләрен дәвам иттерделәр.  Ул драматик поэмалар интеллектуаль-фәлсәфи агымны романтизм һәм суфичылык традицияләре белән баетып, халык, аерым шәхес фаҗигасе якты сагыш, моңсулык белән кушылып китеп, үзенә бер өслүб юнәлешен тәшкил иттеләр.

1.Казан утлары. 2019, №11-12.

Тарихи хәтерне саклау, кеше кадерен белү кебек мәүзугъны үзләренчә яңгыраткан ошбу әсәрләр (“Минем Такташ” тәнкыйди фикерне уятып, каннарны кайнатып алды инде) аерым сөйләшүгә лаеклы. Милләтебезнең дөнья халыклары харитасында тоткан дәрәҗәсен, урынын тәгаенләгән әсәрләр рәтендә, һичшиксез, Ләис Зөлкарнәйнең “Нугай йорты” (садактагы ун кыйсса) тарихи поэмасы аерым игътибар сорап тора. (К.У., 2019, №8,9.)

   Ошбу тарихи-этнографик әсәр төрки-кавемнәр үткән сөенечле вә көенечле юлны гомумкешелекнең үсеш калыбына салып сурәтләве белән зиһенемне әллә кайсы кыйтгаларга алып китте, ерак чорлар белән “аралаштырды”. Кыйсса тарихи һәм этнографик, милли үзаңыбызны уятырлык бай чыганагы, шул чор сүз-атамаларын әйләнешкә кертүе, кыскасы, сәнгатьчә эшләнеш яңалыгы белән таң калдырды. Бәлки, бераз арттыру да булыр, кемдер килешмәс, шәхсән минем уемча, “Нугай йорты” -  татар халык иҗатының энҗе-мәрҗәне “Идегәй” дастаны белән янәшә куярлык әсәр. Дөресрәге, берсе икенчесен алыштырмаса да, “Нугай йорты”н борынгы чор истәлегенең хәзерге заман нөсхәсе , ягъни XXI гасыр башы дастаны дип атарга мөмкин.

   Мин Л.Зөлкарнәйнең “Кар өстендә алмалар” үстерүеннән “хәбәрдар” булсам да, тарихыбызга болай тирәнтен кереп , аерым буыннарын “сакаллы археологлар” дәрәҗәсендә шәрехләп бирә алуына, әсәрен үзем кат-кат укымыйча, кеше сөйләве буенча гына, валлаһи дим, ышанмас идем.

   Төрки-кыпчак-нугай-болгар-татар бабаларыбыз төзегән Кушан, Алтын Урда, Нугай йорты, Хәзәр, Болгар кебек империяләрнең мәһабәт бөеклекләре, юкка чыгулары күз алдыннан уза. Чынлыкта һәркайсы дөнья  тоткасы дәрәҗәсендә торган илләр төрле сәбәпләр, нигездә, бердәмлек, яңалыкка  омтылыш, тигезлек булмау, шөһрәт, байлык артыннан куу аркасында эзсез югалалар. Берсе икенчесен тар-мар итсә, үзен дә шул ук фаҗигале язмыш көтә. Укучы төркиләр корган гаярь дәүләтләрнең берсен-берсе юк итүенең шаһиты була. Бер үкенечле мисал. Кырым татарларының көчле дәүләт корган ерак бабалары Алтын Урда башкаласы Ак Сарайны җир белән тигезләгәндә, “тегеләрнең” каргышы төшеп, ерак оныкларының бүгенге аяныч хәлдә калачакларын күз алдына да китерә алмаганнардыр. Мәңгү хан нәугирләре кан кардәшләре кыпчакларны урап алып, кылыч аша үткәргәндә, “Тезен чүкмәс ыру ханы - Бачман”ның җиңүләре вак халыкларны тезләндерүләре иң ачы хәмердән дә көчлерәк башын әйләндергән һәм үз һәлакәтен якынайткан, чөнки шул ук язмыш үзен дә сагалап торган. Яисә:

Таш тирмәнле Болгар җирен

Батый аты таптаганда,

Диңгезгә җитеп

Кан аккан.

   Батый хан үзе дә ошбу җиңүе белән озак ләззәтләнә алмый.

   Төрки кавемнәрнең үзара сугышып, берсен-берсе юк итүләре, дәүләтләрен җимерүләре славян кабиләләренә, хәтта Аурупа халыкларына сакланып калып, аякка басарга мөмкинлек биргән. Иң аянычлы тарихи вакыйгага “Нугай йорты”нда җитди бәя бирелә. Кан-дин кардәшләрен юкка чыгару, көчсезләндерү юнәлешендә фетнәче Аксак Тимер зур роль уйнаган.

   Аерым алганда, Алтын Урда ханы Туктамыш белән  Аксак Тимер яугирләре арасындагы сугыш 300 меңләп төрки кавемен юкка чыгарып, киләчәк буыннарның нәсел-нәсәбен корыткан, шуннан соң Урда аякка баса алмаган.

   Тарихчы Рафаэль Хәким ошбу орышның  яман нәтиҗәләре турында болай дип яза: “Әгәр дә Аксак Тимер Идел буе шәһәрләрен яндырып чыкмаган булса, Сарай, Болгар яисә Үкәк (хәзерге Саратов) башлап йөрүчеләр булыр иде. Рус шәһәрләрен Аксак Тимернең җимергеч явыннан урманнар  саклап калды”.

   Алтайдан Дунайга чаклы даланы биләгән, сәяхәтчеләр “Тартар иле” дип йөрткән Дәште - Кыпчакның  яшәүдән туктавын автор җылы суда эрегән тозга тиңли. Ә тоз башка матдәләргә “сеңеп”, яшәвен дәвам итә икән.  Шул мантыйк буенча  үткәнгә күз салсак, кыпчаклар Бөек Могол дәүләтенә нигез салганнар, Мисыр мәмлүкләренең, Наполеон җайдакларының яшәешенә, сугышчан рухына көч биргәннәр.

   Сурәтләү чараларының ике чорны, үткән белән бүгенгене ялгауда “арадашчы” булуларын таныган хәлдә, иҗатчының хыялга бирелеп, чама хисен онытып җибәргән очракларын да искәртергә кирәк. Мәсәлән, шул манзараны күз алдына китереп карагыз: “Идел иңләп йөзеп бара, йөзләгән кораб” һ.б.

 Һәр әдәби, сәнгати, тарихи әсәр вакыйга-хәлләрне бәян итү өчен генә иҗат ителми, аның  иҗатчы яшәгән  чорга муафыйк максаты булырга тиеш. Бу хакта  “Нугай йорты” авторы да онытмый. Бер очракта “Татар бит ул яфрак түгел, яши алмый калтырап” дип, горурлык хисен уятуны алга сөрсә, аны шул аяныч хәлгә төшергән көчне кисәтү җаен да таба.

   Әй, Рәсәй,

1.Казан утлары, 2006, №9.- 126.

Син ул Алтын Урда станында

Кырыс татар

Ылысы булып тукылдың!

“Нугай йорты” дастанына кагылып китүемнең төп сәбәбе безнең ваемсызлыкка, битарафлыкка  гаҗәпләнү иде. Саубуллашып киткән 2019 елда укучыга, җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән ошбу әсәр кояшлы көнне сибәләп киткән яңгыр мисле, игътибар боҗрасына эләкми калды кебек. Ник кемсә язучы, тәнкыйтьче  яисә галим исемен күтәреп йөрүчеләрнең, тарихчыларның берсе генә дә күтәрелеп чыгып, ләм-мим сүз катмады?!  Тукай бу очракта “татар халкы үлгәнме, әллә йоклаган гынамы”, дигән соравын бирми калмас иде.

   Халкыбызның шанлы тарихына, бүгенге халәтенә нисбәтле әсәрләрдән рухы белән  “Нугай йорты”на якыны Әхәт Гаффарның 70  еллыгы уңае  белән тәкъдим ителгән “Без-Ак-барс” поэмасы дип уйлыйм.

   Ә.Гаффар үткән гасырның җитмешенче елларында, кинәт кузгалган өермә – туфан кебек, берәүдән рөхсәт-мазар сорап тормыйча,  әдәбиятыбызның түренә үтеп кереп, “Әҗәт”(1975), “Гозер”(1978), “Бер йотым су” (1980) җыентыклары белән киң җәмәгатьчелекнең игътибарына лаек була. Нәкъ шул китаплары  Мәскәүнең “Современник”, “Сов.писатель” нәшриятларында басылып чыга. 1976 елда ук СССР (Татарстан) язучылар берлегенә әгъза итеп алына, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек була; иҗатына багышланган берничә дистә мәкалә дөнья күрә.

   Күренекле шагыйрь М.Әгъләм Ә.Гаффарга багышланган бәяләмәсен “Табигать баласы”, Р.Идрисов “Кече күңелле һәм горур!”, Т.Алексеева “С верой в человека” дип атап, исемнәрендә үк аның кешелек сыйфатына, иҗади эзләнүләренә бәя бирделәр. Кыскасы, үткән гасырның 70-80 елларында татар әдәбиятында бар жанрларны иңләп алган  Әхәт Гаффар чоры булып ала.

   “Казан утлары”нда 2019 ел башында тәкъдим ителгән “Без - “Ак-Барс” поэмасы киң панорамалы, колачлы булса да , Ә.Гаффарның иң сыйфатлы, иң камил әсәре булып  саналуга дәгъва итә алмый. Дөрес, аның күңеле  киң, ул үз халкының язмышы турында гына уйланмый, аны, гомумән, азатлык, тигезлек, хокук саклау кебек “гомумпланета” хәсрәтләре борчый.

   Шагыйрьнең үткәнебезгә, югалтуларыбызга бәясе кырыс, усал, сүз зурдан  алып барыла: бүлек исемнәре генә дә ни тора: “Гүргә иңү”, “Ау”, “Үлемебез-хөррият”, “Кан моңы”. Куркыныч булып китә. Аның фикерләү рәвеше, чынбарлыкның үзе шикелле, буталчык, каршылыклы.

Без- татарның яшәү туграсы

Сугарырга диеп киләчәкне

Яратылган безнең кайнар кан!

   Сүзенең “кайнар канлы” татармы яисә зоопаркта ачтан үлгән ике ак барс турында барамы икәнлеге ачылып җитмәсә дә, алдагы юллар әрнү, хиснең “җелегенә” баса:

   Биш гасырлык кисек канатыбыз

   Биш гасырлык муенда аркан.

   Ачка үлгән ике ак барсны тәңрегә тиңләп, янәдән өченчесе буларак тәңгәлләшкән башкалабызга әйләнеп кайта.

   Туйдым, суверенитет , дип,

   Казанда коймак ашап,

   Казан каласы - таш кала, бар калага баш кала.

   “Казан каласы - таш кала, Бар калага баш кала” гыйбарәсе халык телендә күптәннән яши, бәлки, ул Казанның әле үзенә-үзе хуҗа булып яшәгән ханлык чорында ук тугандыр. Хәзер инде “эх, шулай булсачы” дип, телне шартлатып куюдан уза алмыйбыз. Чөнки реаль вәзгыять шундый: “Бар калага баш каланың” сиксән процент байлыгының рәхәтен үзгә шәһәрләр күрә. Кыскасы, кафия (рифма) аһәңе өчен генә мондый бәяләр белән укучының ачуын китермәү хәерлерәктер дип уйлыйм.

   Поэманың мәгънәви төзелеш структурасы шул чаклы катлаулы, каршылыклы, аның “мантыйгы” артыннан аңны “кабызып” та куып җитеп булмый. Лирик герой урыны-вакыты белән ак-барс ролен дә үзенә ала.

Шул төнне,

Мин-качкын барсны,

Атып, утка яктылар.

Тикмәгә түгел икән ул гамәле:

Мең елдан соң

Мин калдырган

Татар телен таптылар...

   Ничек кенә уйланмасын, фикерне сикертмәсен, милли символыбыз Ак Барска багышланган шигъри әсәрне Әхәт Гаффар иҗат иткән, милли туграбызны олылаган, ул рәхмәткә лаеклы...

Иҗтимагый вәзгыять  һәм поэма.

   2020 ел тарихка Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75, ТАССР-Татарстан  оешуга 100 ел кебек олы вакыйгалары белән кереп калачак дигән идек.  Шулар янына комсомол оешмасы юбилее килеп кушылды. Ошбу күренекле вәзгыятьләргә нисбәтле татар әдипләрен, журналистларын илтифатсызлыкта гаепләве кыен. Дистәләгән шигъри багышлаулар, хикәяләр, истәлекләр дөнья күрде. Мин мөкиббән китеп яшәгән поэма жанры да бәйгедә ким-хур булмады, үзе турында “хәбәр биреп” сөенеч-көенечләре белән уртаклашып торды. Иң әүвәл өч иҗтимагый вазгыятькә дә үз мөнәсәбәт-карашын белдергән шәхес, Татарстанның халык язучысы, Россия Дәүләт премиясе иясе, дистәләгән шигырь мәҗмугалары, 150 ләп җыр, 50 дән артык поэма, хәзерге чор иҗат җимеше – “Исемсезләр” авторы Р.Харис комсомолның 100 еллыгын, Җиңү бәйрәменең 75 еллыгын, җөмһүриятебезнең юбилеен өч яңа лиро-эпик – “Унөчкә унөч”, “Төрек валы” һәм “Татар атлары” - әсәрләре белән сәламләде.

    Әгәренки, Ренат Харисның “Казан утлары”нда басылып чыккан “Татар атлары” поэмасы күз алдымда тормаса, аның көйле концепциясе белән таныш булмасам, “атлар юлы” буенча милләт тәварихын күзаллап була, дигән сүзне уйдырма, “суфыйлар хикәяте” дип, бусагадан кире кагыр идем.

  Р.Харис иҗатында “Татар атлары” поэмасы пәйда булу очраклы күренеш түгел. Атлар аның иҗатының буыннан-буынга яратып, бу сүзне курыкмыйча, авыз тутырып әйтәм, белеп сурәтләгән “җан ияләре”. Шагыйрьнең остазы С.Хәким әйтмешли, “җиз иләк аша уздырып” туплаган шигырь-поэмалар мәҗмугасын ул “Атлар чаба” (2016) дип атаса, җыентыкта тәкъдим ителгән “Бәкер сазы” поэмасында шул табигый баткаклыкта аунап савыккан атларны килеш-килбәтләре, төсләре, хәтта холык-чалымнары белән сурәтли.

   Атлар халкыбызның борынгыдан иң турылыклы вә ышанычлы юлдашлары булдылар дигән иман күбебезнең мифик аң күзәнәкләренә кереп оялаган. Адәм баласы белән дүрт аяклы хайваннар арасындагы якынлык, атларның хуҗаларына тугрылыгы хакында күп язылган. “Идегәй” дастанында да ат хөрмәт белән искә алына, алар авыр мизгелләрдә дә, җиңү авазы яңгыраганда да, һәрчак җайдак белән бергә булганнар.

“Белгечләр бу хакта ничек уйлыйлардыр,- дип яза шагыйрь Г.Морат, - әмма, миңа калса, кешеләр белән атлар арасында ниндидер бәйләнеш бар шикелле... Соңгы чорда бик күп авыллар атсыз һәм яшьләрсез калды... Кайчакта башка сәер уйлар да килә: әллә авылның бөтен яме шул атларда булды микән?”

   Кешеләр белән атлар арасындагы мәҗүси чорлардан килгән гаҗәеп, хәтта эзотерик якынлык турында күпләр уйлый икән. Шагыйрь Р.Фәйзуллинның күңел түрендә бүрткән язмышлар уртаклыгы турында уйланган шигъри юллары искә төшә:

   Күпме халык күрә ат күзендә

   Үз язмышын, үз моңын...

    Зөлфәтнең Сандугач белән Карлыгач язмышында хакыйкать белән мәкер арасындагы тартышны сурәтләгән “Ике  ат турында балладасы” иң укыла торган әсәрләрнең берсе булды.

   Әле Татарстанның олуг юбилее аң төпкелендә генә яшәгән чакта ук ифрат нәзберек шагыйрь М.Әгъләм  җөмһүриятебезнең картадагы сурәтен чаптар атка охшаганлыгына игътибар иткән иде.

   Шагыйрь дустым, сәяхәттән кайткач,

   Әйткән иде, Татарстаным,

   Картадагы синең сурәтеңнең

   Чабып барган атка охшавын.

    (“Татарстаным”).

   Атны олылаган рәхмәтле юлларны башка язучылар иҗатыннан да күпләп китереп, ошбу мәүзугъкә җитди фәнни хезмәт тә язып булыр иде. Шуңа күрә Р.Харисның хыялына ирек куйган поэмасына “Татар атлары” дигән сыйдырышлы исем бирүен хупламый мөмкин түгел. Ат образына күчеш тә үз халәтенә эчке бәя бирү, “Әллә инде картлык беркатлыгы, әллә инде сабый акылы” кебек чытыклы юллар ярдәмендә башкарыла.

1.Морат Газинур. Җәяүле кошлар.- Казан: ТКН, 2002. –Б.70-71.

 

Ничек кенә сәер тоелмасын, атлар шагыйрьне күпмедер күләмдә татар тарихын гади сөйләп чыгудан “коткаралар”. Мәсәлән, төньякта яшәүче төрки кабиләләр белән кытайларны атлар якынлаштырган. Тарихчы Ф.Ислаев язганча, кытайлар “хуҗалыкта файдалану, Тан армиясе өчен атлар сатып алганнар. Атның базар бәясе шактый югары исәпләнгән. Сатып алынган атларга тамгалар да сугылган. Кытайлар төрки кабиләләрдән сатып алынган тамгалы атларны чын мәгънәсендә затлылык, сыйфатлылык билгесе итеп кабул иткәннәр”1 . Шагыйрь фикеренчә, кытайлар “күк атлары” дип сокланган, киң күкрәкле, күзләре нафта сөрмәле, ялы, койрыгы аксыл, сыгылмалы гәүдәле җирән атлар үткән юл ай-һай озын да, хәтәр дә, шул ук вакытта данлы да икән. “Колаклары җанлы локатордай” татар атларын әүвәл татар кабиләләре яшәгән “татар бугазы” дип аталган япон диңгезе буйларында күрсәләр, аннан алар иңе-буе Азия, өлешчә Аурупа киңлекләрен биләгән кыпчак далаларында пәйда булалар. Яңа урында атларга яшәү җиңел булмый: туктаусыз күченеп йөрүләр, кар астыннан ризык эзләү, бүре көтүе белән сугышу...

Китте сугыш,

Бөтерелә айгыр...

Ярсулана кашкар өере....

Савырына сикергән бүрене

Айгыр тибеп күккә чөерде.

   Дөнья сурәте туктаусыз үзгәреп, авыр сынауларын җибәреп тора. Бабаларыбыз Урал, Идел, Чулман тарафларына күченгәч, атларга тарихка кереп калган Зур сугышта - Алтын Урда ханы Туктамыш белән кан-дин кардәшләренә кайгы-хәсрәт алып килгән Аксак Тимер башкисәрләре арасындагы орышта “катнашырга” туры килә. Һәр ике як әүвәл сугышырга берәр батырын чыгара, алар бер-берсен үтергәч, “мәсьәләне” атлар хәл итә, кыпчак бинең айгыры дошман аргамагының сыртын тешли-тешли җиңү яулый.

  Шундый  олы вә кече вакыйгаларны сурәтләү алдыннан , намаз башында

1.Мәдәни җомга.// 2020, июль.- Б.22.

 

әйтелә торган бисмилла шикелле, иҗатчының ошбу хәлләргә мөнәсәбәтен ачкан, мәгънәви рефрен бурычын үтәгән шигъри юллар килә. Анда вакыт агышын фәлсәфи бәяләү шәхес кичерешен ачуга буйсына.

Вакыт күчте,

Әллә нәрсә булды

Ниләр генә искә төшмәде?!

   Символик мәгънәле “Вакыт күчте” башламын саклап, сурәтләнгән хәл-әхвәлләргә бәйле рәвештә, икенче юлны  (кабат кайтты миңа, кайтты, күчте бүгенгегә) үзгәртеп, эпик оеткылы поэмага җылы матурлык, табигый күркәмлек алып керә шагыйрь.

   Һичсүзсез, Р.Харисның яңа әсәре лиро-эпик төрне бизи алучы поэма, чөнки татар атлары халкыбыз язмышы, тарихы белән сәбәплелек бәйләнешендә тасвирланалар. Шул ук вакытта автор дилбегәне кулыннан “ычкындырмый”, үткәннәр турында уйлаганда “нәрсә генә искә төшмәде?!”, дип, һәр тарихи-борылыш вакыйгага үз мөнәсәбәтен сиздерә, ягъни биредә хәзерге әдәбият белемендә еш кабатланган икеләтелгән проекция алымына таяна: автор образы, аның кичерешләре һәм тышкы дөнья; вакыйгалар агышы һәм аларга шәхси бәя...

   Укучы (мәсәлән, мин) Р.Харисның үзе яши торган урамга багышланган поэмасында да, язучылар төркемендә Парижда булып, “сөешү йорты”на сәфәр кылып”, “төнге күбәләкләр” белән очрашып кайткан кешенең татар атларын мәшһүр кала урамнарыннан җилфердәтеп уздырып, иреннәрен Сена елгасы суында чылатып, “Нотр-Дамның гүзәл” витражы яныннан уздырмыйча, нәсел айгырын текә Монмартрга мендереп кешнәтмичә кала аламы соң? Һич юк! Башкача язса, ул Ренат Харис  булмас иде.

   Тарихыбыздан мәгълүм булганча, татар атларының Париж урамнарын тәүге таптавы гына түгел икән. 1812 елгы рус-француз сугышында биш мең татар яугиреннән торган “Казанское ополчение” дип аталган атлы гаскәр катнаша.1

Аларга башкорт атлылары килеп кушыла. Бу хакта “Рус-француз сугышы бәете”ндә бик ачык әйтелә:

 

1.Татарстан АССР тарихы.-Казан, 1970, -Б.165

 

 

Французның атлары кырын җирдә дулыйдыр.

Башкорт белән типтәрләр французны турыйдыр.1

   Атларын Франциядә йөртеп “кайтышлый” безнең шагыйрь Алманиягә дә “кагыла”. Немецның бөек әдибе Йохан Гете “хәлсез булып туган, балачакта бик еш чирләгән”, табибларның бер даруы да  “сихәт бирмәгән” икән. Ахыр чиктә иң файдалы дәва атта йөрү булып чыккан (ирләр колагына гына: хәзер бик күпләр интеккән чирне ат өстендә “куян куган” бабаларыбыз бөтенләй белмәгән) һәм Гетеның Чыңгыз ханны йөрткән атларны бик күрәсе килгән; аңа бүләк иткән Корьән аша Исламга хөрмәт уянган. Элек халыкның көндәлек тормышын аттан башка күз алдына да  китереп булмаса, хәзерге яшәешебездә ошбу малкайларны машина-тракторлар, итләрен замана ризыклары кысрыклап чыгарды. Бу хәлгә Р.Харис шактый төгәл тормышчан һәм әрнүле бәясен бирә:

Нигә аңа авыл тутырмасы?

Кибет тулы бекон, сервелат?!

Нигә аңа кымыз,

“Иго” дигән

Яман сүзгә бәйле серле ат?!

   Татар аты  тәмам онытылып барганда, кемдер югалган токымны эзләп табып, әллә кайлардан “безнең җиргә кире кайтарган!”. Поэманың “Татарстан” дигән соңгы рәсми бүлеге корырак килеп чыкса да, ул үз бурычын үти, “ун борчуны җил иркенә сибеп, сыңар куанычны ун итеп” бәйрәм итәргә чакыруы белән аклана. Татар атын күтәрү, аңа мәдхия яздыру, милли мәктәпләребезне бетереп, телебезгә богау салынган авыр чорда аз-маз булса да, рухи ләззәт бирсен дип, Р.Харис та нәкъ шул эчке ният белән “юлга чыккандыр”. Кем әйтмешли, уйлый күңел төрлесен!

  Иң мөһиме: татар атлары белән “сәяхәт”кә чыгып, шагыйрь чынлыкта тарихи хәтеребезне яңарта, горурлык хисе уята.  “Татар атлары” дигән поэмасы белән Ренат Харис халкыбызның гына түгел, гомумән, төрки кавемнәренең тугрылыклы юлдашына, гомерлек таянычына шигъри һәйкәл куйган һәм татар тарихын “атка атланып” иңләгән.

1.Татар эпосы;бәетләр.- Казан: Фән, 2005, - Б 71.

Сугыш хакыйкате

Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын шагыйрьләребез милләт, нәсел үсеше белән бәйләп, тарихи аңны саклау  турында кайгыртып, үткән бөеклегебезне җылы, матур итеп, образлы сурәтләү чаралары ярдәмендә халык аңына сеңдереп калдыру юлларын эзләделәр.

   Күренекле шагыйрә, саллы-мәгънәле лиро-эпик әсәрләр авторы Эльмира Шәрифуллина каләменең уңышы саналырга лаеклы “Оран” поэмасында  сугыш белән тыл бердәмлеген аерым шәхес образын сурәтләү аша милли кыйммәтләрне, йолаларны, нәсел, ыру дәвамлылыгын саклау мәсьәләләренә килеп чыга. Шагыйрә поэмасын бер сүз белән “Оран” дип атап, Ф.Кәримнең “Ант” шигыреннән алынган “Юлбасарлар таптый илебезне, Ватан сугышына мин китәм” дигән эпиграф белән башлап җибәреп, әсәрнең беренче бүлегендә сугыш афәтен сурәтләгәндә сызлануын яшермичә, “Мыек чыгарга да өлгермәгәннәр дә”, “чәчләренә чал кергәннәр дә китте сугышка”, “чөнки “ил кайгысы-ирләр кайгысы”, кебек гыйбарәләр белән укучыны катлаурак эчтәлекне кабул итүгә әзерли.

   Утыннан туймаган учак шикелле, сугыш кешеләрне суырып кына тора.

   Утка ташланганы меңнәр иде,

   Чыкканнары йөзгә тулмады.

   Ил өстенә ябырылган афәт алып килгән фаҗиганең аянычлы нәтиҗәсен шагыйрә үзе катнашкан, үзе шаһиты булган кешедәй миләрне “туңдырырдай” дәрәҗәдә сурәтли.

   Ә елгалар кан-кызылга батып,

   Тере мәет белән тулганнар.

   Кайсы кулсыз, кайсы баш-аяксыз.

   Кайсы чалкан, кайсы йөз түбән.

Сугыш алып килгән, халык башына өерелеп төшкән фаҗигане сурәтләүдә шагыйрә, олы сурәтләр белән эш итеп, хисләрне “куерту” алыымнарын таба.

   Җилләр исәр,

   Силләр кисәр,

   Кемнәр үлчәр

   Аналарның

   Сызган йөрәк кылларын?

   Поэманың үзәгендә Ватан дигән төшенчәгә тугрылыклы, үзен аямыйча Днепр тирәсендә барган сугышларның алгы сафларында атлаган татар егете - Нигъмәтулла. Елганы кичкәндә, күпләр үлеп кала, яралылар арасында поэманың үзәк каһарманы да кая ятканын, үзе белән нәрсә булганын да төшенмәгән, шагыйрә әйтмешли, “тере мәет” булып ята.

   Өметләнде кар-боз боткасыннан.

   Котылыр да

   Басар ул торып.

     Күнитектән кара кан түгелде -

    Төшеп китте гүя җир убып...

Үзен-үзе белештермичә, өнсез яткан бер мәлдә, уң иңендәге фәрештә, колагы аша аның аңына “үләргә хакың юк синең”, өйдә хатының, балаларың, “чәчләре ап-ак”, күзләре “эчкә баткан” әниең көтә, дип пышылдагандай була. Ул исән кала. Бер яктан, ил сакчысының алда да башкарасы гамәлләре бихисап икән әле. Икенчедән, фабула җебенең дәвамыөчен ул әле авторга да бик кирәк.

  Сугышчы көч-хәл белән өенә кайтып җитә һәм, яраларын ялаштырып, ял итәргә җыена. Ир-атлар дәррәү сугышка алынгач, карт-коры, бала-чага, “гомерлеккә парсыз калган кызлар” белән генә колхоз тәмам бетеп бара, бар терәкләре булып, “ачлык визиткасы - кычыткан” калган. Бөлгенлекнең соңгы чигенә килеп терәлгән авылдашлары җылылыкны саклау юлларын эзләп, барысы бер түбәгә җыелып, “утын, кәрәчинне” җиткерү, ягъни җан саклау юлларын эзлиләр.

    Инде сугышка ярамаган Нигъматуллага таралып барган колхозны, чынлыкта авылны ышанып тапшыралар. Ул мондый бурычны бик җитди кабул итә:

Яши Нигъмәт татар җирендә,

Ил хәсрәте йөрәк түрендә.

  Ул чирен, ярасын онытырга тырышып, эшкә керешә. Хуҗалыкны аякка бастыруны фашизмны җиңүгә кертәчәк шәхси өлеше санап, олысын-кечесен эшкә тарту юлларын эзли, кемнеңдер салпы ягына “салам кыстыра”, киреләрне өркетеп, эшкә җигә. Ул үзе шикелле сугыш гарипләренә дә алар башкара алырлык эш таба. Аның уенча, “Кулсызларның аяклары йөри. Аяксызның көчле беләге”.

   Зирәк җитәкче үзләрен көчкә-көчкә йөрткән кешеләр белән колхозны күтәреп булмасын аңлап, хәтәр юлга баса, чәчүлеккә дигән орлыкның бер өлешен колхозчыларга, гарипләргә, ятимнәргә тараттыра. Дошман уяу, шунда ук бу “башбаштаклык” турында тиешле урынга шом сала. Хәбәрне көтеп утыргандай, әләкчене җылы кабул итәләр. Ул адәмне шагыйрә ялт-йолт итеп күренеп алып, үләннәр арасына кереп яшеренгән кәлтә еланына тиңли.

Ил хәсрәте- минем хәсрәт дип, көне-төне эш белән мәшгуль, кешеләрне исән-имин калдыру өчен ошбу адымга барган Нигъмәтулла  җавапка тартыла. Дошман ядрәсеннән исән калган ярым гарипнең чигәсенә сәвит алтатары терәлә, ул халык дошманына тиңләнә.

Күн курткалы басты, утырды,

Буран кебек тагын котырды.

Чыкты...

Керде...

Ахры, киңәште...

Кичектерде көзгә бу эшне...

Колхозны аякка бастырып, мул уңыш алынгач, Нигъмәтулланың бу “ялгышы” онытыла. Киләсе буыннарга ихтыяҗны да истә тоткан икән ул, яңа туган сабые оран сала, димәк, тормыш дәвам итә. Бала тууы поэма-симфониягә үзенә бер җылылык бөрки.

   Табигый ки, шагыйрә җегәрен Нигъмәтулла образын ачуга, совет чорында таләп ителгәнчә, каһарманның уңай, үрнәк алырдай сыйфатларын калкытып куюга юнәлтсә дә, буыннар чылбырын саклау ихтыяҗын, гомумирәк вакыйгаларга игътибар турында да онытмый. Халыкның тарихи аңына сеңеп, бәгыренә төшкән мәрхәмәтсез, каһәрле елларны да искә төшереп, бәйләп үтә шагыйрә:

Унҗиденче...

Утыз җиденче...

Егерме бер...

Дәһи кырык бер.

  Исемлек башында торган санә хакимиятне имансызлар кулына төшергән, сәнәкчеләр, кызыллар, аклар сугышы белән хәтердә... Егерме бердә халыкларны, бигрәк тә Урта Идел буенда яшәүчеләрне “ачлык патша” кырып сала. Утыз җиденче ел үз илен үз җитәкчеләре томана хәленә төшергән, зыялыларны, акыллы, эшчән буынна юк итүе белән “данлыклы”. Һәм фәлән миллионлап (төгәл санын беркем белми) Нигъмәтуллаларны “йоткан” кырык бер. Барысы да буыннарның күңел түрендә, бәгырендә.

(Дәвамы бар)

Реклама