Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы (7))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Аһ, нинди кул чаптылыр аңа шул чакта. Сөйли белә иде Вахитов!

Оратор! Эш башында торыр өчен туган. Вакытлы хөкүмәтне гади игенчегә аңларлык итеп тетеп ташлады ул шул чакта. “Алар сугышны тәмамларга җыенмый, - диде ул ярсып. – Алар Төркияне тар-мар итәргә, мәчетләрен хур итеп, манараларга тәре утыртырга хыяллана. Безгә кирәкме андый сугыш? Үз дин кардәшләребезгә каршы сугышырга телибезме? Юк! Шуңа күрә әлеге корылтайда сугышны туктатуларын таләп итик.”

Ә җирне гади игенчеләргә бүлеп бирергә өндәвеннән соң корылтай

Мулланурның учында иде инде. Аңа ияреп җир читенә дә барырга каршы түгел иде һәрберсе.

         Мулланур йөзгә чибәр булса да, күзгә бәрелеп торган кеше түгел иде үзе. Җыйнак гәүдәле, уртадан тәбәнәгрәк буйлы, бик җәһәт кеше – атлаганда да йөгереп йөргәндәй тоела. Ильясның кулын кысып:

  • Әссәлам, әссәлам, Ильяс морза! – диде. – Бик кирәкле эш

башлагансыз икән. Дөрес! Милли гаскәр безгә кирәк була. Ләкин гаскәр корал гына ул. Аңа сәяси җитәкче кирәк. Идея! Сез кемгә буйсынасыз? Туктаровның Мөселман комитетынамы? Аларга гаскәр кирәкми.  Мәктәп-мәдрәсәдән ерак китә алмый алар.

Мулланур, Ильяс Алкин кебек үк, Фуад Туктаровны җене сөйми иде.

  • Аты булса, җайдагы табылыр, - диде Ильяс.
  • Ә ник үзеңә үк җайдак булмаска?

Ильяс, сынап, Мулланур Вахитовның күзенә карады. Нәрсә әйтергә

тели ул?

  • Җайдагы – гарнизон комитеты, сәяси җитәкчелек шуңарда.

Мулланур, көлеп, Ильясның җилкәсенә орынып алды.

  • Аңладым. Үзебез дип торабыз, дисең инде. Ләкин мәсьәлә зур.

Үзеңә генә кыенга туры киләчәк. Анда бар, әлбәттә, Биглов кебек акыллы офицерлар. Тик аларның сәяси платформасы анык түгел Хәлиткеч моментта каушап калулары мөмкин. Ә безнең татар нәрсә ди?

  • Тәвәккәл таш яра!
  • Дөрес! Кыскасы шул, без иптәшләр белән Мөселман социалистик

комитеты төзергә уйлыйбыз. Сиңа бүген чакыру кәгазе дә җибәргән идек, алмагансыңдыр әле. Иртәгә оештыру җыелышы уздырабыз. Бик мөхтәрәм кешеләр булачак. Яшьләр! Бер мин карт. Кил! Син бит минем кебек үк Питер социалисты. Милли социалист!

         Менә шулай итеп Ильяс Мулланур Вахитовның аркадашы, фиркадәше булып китте. Кем уйлаган бит юлларының шулай тиз аерыласын! Иң якын көрәштәшләр арасында Мирсәет Солтангалиев тә бар иде. Әминә Мөхетдинова хатын-кызлар бүлеген җитәкләде.

         Оешуынаа озак та үтмәде, җәй башында ук, МСК тупраклы мохтарият мәсьәләсен күтәрде. Алар барысы да киләчәктә Россияне федератив республика итеп күрәләр иде. Тик татар мохтарияте нинди чикләрдә төзеләчәк, анда нинди халыклар керер, җөмһүриятнең исеме нинди булачак? – бу турыда төгәл генә уртак фикер юк иде.

         -Территориаль автономия генә мөселманнарның барлык ихтыяҗларына җавап бирә ала. Бу безнең тарихтан ук килә. Беләсегез килсә, Болгар дәүләте үзе үк федерация булган. Анда патша бар халык белән үзе турыдан-туры идарә итмәгән, бәкләрнең биләмәләрендә үзидарә булган, ә тышкы сәясәт белән мәркәз шөгыльләнгән, - дип сөйләгән иде Вахитов бер җыелышта. Хәзер ул сүзләрне искә төшергән саен Ильяс көлемсерәп куя. Әлбәттә, Мулланур төрле аудиториядә төрлечә сөйли белә иде. Милли хисләрдә уйнарга теләсә, урта гасырларга кайтып килергә дә күп сорамый.

         - Безнең халык кайчандыр дәүләтле булуын оныткан! Оныттырганнар. Иң беренче безнең максат – татар йөрәгендә горурлык хисе уяту! Горурлык! – Һәм ул, җыелышка килеп, аларны күзәтеп утыручы большевик Карл Грасиска утлыкарашын кадап, урысчага күчте:  – Главная задача  Мусульманского социалистического комитета заключается в том, чтобы толкнуть многомиллионные массы мусульман произвести национальную революцию, чем, вы большевики, не интересуетесь.

Надо менять сознание нашего народа, востановить прежнююгордость, надо влить в его душу сознание своей великой силы. Без этого народ никакой революции не сделает. Я еще раз повторяю, мы внутренне готовы к социализму, потому что в каждом из нас отблеск идей панисламизма, который подготовил для социализма сердца и умы.

         Большевикларга кушылганчы Мулланур Вахитовның чыгышлары шундыйрак була иде (хәер, кушылса да, ул алар партиясенә кермәгән), һәм ул үз юлының хаклыгына ихлас күңелдән ышанды. Шул максатта ул большевиклардан файдаланырга теләгән иде дә, тик тегеләре хәйләкәррәк, мәкерлерәк  булып чыкты, алар аны гына түгел, аның эзеннән киткән Мирсәет Солтангалиевне дә, файдаланганнан соң, тарих чүплегенә ыргыттылар.

         Ильяс көрсенеп куйды. Дувал артында үзбәкнең сузынкы җыры ишетелә калды.

  • Бигрәк моңлы инде бездә җырлар, - диде Луиза.
  • Язмышың нинди, җырың да шундый! – Ильяс, елмаеп, кызга

карады: - Хәзер бит җырларыбыз да дәртле, уенчак – заманага ярашлы.Дөрес әйтәмме?

  • Әйе, дөрес, бәхетле заманда яшибез!
  • Аларның барысы да шул турыда хыялланды, – диде Ильяс,

Мулланурларның, Мирсәетләрнең ачы язмышын уйлап.

  • Кемнәр? – дип аптырый биреп сорады кыз.
  • Юк ла, үз-үзем белән сөйләшә торган начар гадәтем бар.
  • Минм дә беләсем килә, әйт инде, Ильяс абый?! Үтенәм...
  • Мулланур Вахитовны искә төшергән идем.
  • Мулланур Вахитовны?! Син мине торган саен шаккатырасың, Ильяс

абый!

  • Әйе, бер ара без аның белән бергә эшләгән идек.

Ул тагын үз уена чумды. Луиза да бүтән эндәшмәде, нинди уйлар

өермәсе бөтереп алганын аңлады бугай, өйгә кайтып җиткәнче сүз катмады, күңеленә тыкшынмады...

                                 18

Билгеле, Россиянең сәяси корылышы Учредительное Собраниедә хәл

ителергә тиеш иде. Шуңа күрә анда кемнәрнең делегат булып сайлануы үтә дә мөһим.  Монысын сәясәт тирәсендә йөрүчеләрнең һәммәсе аңлый иде. Хәлиткеч Җыенда фикердәшләрнең күбрәк булуы зарур. Озак бәхәсләрдән соң, яшерен тавыш бирү юлы белән, ниһаять, МСК үзенең исемлеген раслады. Үзе дә гаҗәпләнде Ильяс – иң күп тавыш җыеп, исемлектә беренче урынны ул – Ильяс Алкин алды. Икенче урында ул заманда Рәсәй мөселманнары арасындагы  мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Әхмәдбәк Салихов (Цаликов) иде. Петербургта яшәүче Әхмәдбәкнебүтән төбәкләрдән дә сайлаганнар, ул Сембер социал-демократлары исемлегендә калу шарты белән үз мандатын өченче урынны алган Мулланур Вахитовка калдырды. Әйе, Цаликов безнең исемлектән барса, Мулланур Учредительное Собраниегә сайланмый иде, ул чагында аның язмышы ничек булып бетәр иде икән? Гомере бәлки алай иртә өзелмәс тә иде. Тәкъдиргә язылганын күрәсең.

         Алар исемлегендә тагын шул тәртиптә Фатыйх Мөхәммәдьяров (ул чагында Луцкида Особый Армиянең Башкарма комитетын җитәкли иде), Җиһангир Алкин, Шәһит Әхмәдиев, Гатаулла ахун Баһаветдинов, Мирсәет Солтангалиев, Хатыйп Мөхетдиновлар бар иде. Аларның һәрберсе диярлек татар тормышында, аның дәүләтчелек өчен көрәшендә үз эзен калдырачак әле.

         Май аенда Мәскәүдә булачак Бөтенрәсәй мөселман корылтаена әзерлек шундый шартларда узды. Әлеге корылтайның төп оештыручылары татарлар иде. Монда империянең барлык мөселман халыкларыннан вәкилләр катнашырга тиеш. Ләкин кайбер төбәкләрдә бөтенрәсәй күләмендәге мондый олуг җыеннарга әзер түгелләр иде әле. Төркестаннан, мәсәлән, Ташкентта сайланган унике кеше килде. Әле ул сайлауларны да, анда барып, Зәки Вәлиди оештырган иде.

         Корылтайда алты йөзләп вәкил катнашачак, дип уйланылса да, тора-бара аларның саны тугыз йөзгә җитте. Петербургта төрле югары уку йортларында укучы кызлар (йөздән артык!) корылтай эшендә теләп катнашты, хәтта башлап йөрде. Аларның барысы да диярлек татар кызлары иде, әлбәттә. Мондый хәл мөселман дөньясында гына түгел, хәтта Аурупада да булмагандыр. Татар хатын-кызын без шул вакытта алга чыгардык, дип әрнүле көлемсерәде ул. Хәзер инде безгә шулар артыннан атлыйсы...

         Корылтай 1917 елның 1 маенда Коръән аятен укып башланып китте.

19

         Ильяс Алкинның эт типкесендә калган Убейдулла Хуҗаев белән күрешүе зур ялгыш булды, дип уйлады Луиза. Хуҗаевны инде хәзер ачыктан-ачык туранчы фашист дип газеталарда язалар. Иректә озак йөрмәячәге сукыр күзгә дә күренә. Андый кеше белән күрешү ул махау авырулы кешегә орыну белән бер инде. Исятикянга хисап биргәндә бу очрашу турында искә алыргамы?Иске танышлар очраклы рәвештә Ташкент урамында очраштылар. Нәрсәсе бар, була торган хәл. Тик... бу күрешү очраклы булмаса? Нишләргә? Яшереп калдырсаң да куркыныч, аларны тагын башка берәү күзәтеп йөрсә?

         Башы катты Луизаның.

         Әтисе аларны урамда ук көтеп тора иде.

  • Кайда йөрдегез шулкадәр озак? – дип битәрләп алды ул. – Пылау

бит ул нәзберек аш, вакытында  авыз итәргә кирәк.

  • Соңга калдыкмы? – Луиза, борчылып, әтисенә карады. –Иптәш

Алкин бит тарихка мөкиббән булып чыкты. Шәһәрнең искесендә дә, яңасында да булдык.

  • Өлгереп  килә! – дип, сөенечле тавыш белән сөрән салды карт, аның

йөзеннән генә түгел, кулыннан да сөенеч бөркелә иде. – Барыгыз, киемегезне алыштырыгыз, кулны юыгыз. Арык өстендә табын җәелгән. Әйдәгез! – Үзе бакча почмагындагы асылмалы казан янына ашыкты. – Карчык! Син дә чык!Яшьләр кайтты!

Казан астында учак сүрән генә яна, тирә-якка авыз суын китереп хуш

ис таралган.

  • Сәмәркәнт пылавы турында ишеткәнең бар идеме? – дип каршы

алды Ильясны казан янында һаман да мәш килүче хуҗа.- Пылауның тәме учактан да тора, - дип, учакны бераз тарата төште ул. – Ә? Юктыр, юктыр... Чын Сәмәркәнт пылавын авыз иткәнең юк әле синең! – дип үз сүзенә мөһер сугып куйды ул. – Һе-еһ, менә хәзер татып карыйсың инде-е... Телеңне йота күрмә тик.

  • Исеннән үк баш әйләнде инде. Шушымы Сәмәркәнт пылавы?
  • И-их! Беләсезмени, сез, егетләр, ат урлауның тәмен!  Чорсу-базарга

кердегезме соң?

  • Без кайтканда таралган иде.
  • Бөтенләй таралды инде ул. Аның исемен дә үзгәрттеләр бит! Хәзер

ул Октябрьский рынок. Анда нинди җүнле... – Якынлашып килүче кызын күргәч, карт телен тешләде. – Әйе, элегрәк чыгып китә идек, мин сиңайтим, таң тишегеннән базарга, төшкә кадәр шунда киләп сарып... Төп капкадан кергәч үк, үз алачыгында Содеретдин ашпаз утыра; аңарда гына сарык курдюгының иң җөдәсе, иң әҗәибе була иде. Буда пешерелгән, өстенә авыздан ут чыгарырлык кызыл борыч, төрле хуш исле тәмләткеч үләннәр сибелгән, теләгең булса, чәчрәп күз яше чыгарлык баш суганны да вак кына турап бирә ул, өстенә серкә сирпеп, әлбәттә – кабуга ук эчтән борынга китереп бәрә! Монда инде эре тарттырылган бодай оныннан пешерелгән наннан башка булмый – ә аның тышы нинди! алсуланып кетердәп тора, җаныкаем! – аны аз гына сындырып авызга озатканда, э-эх, дөньяның бүтән бер рәхәте дә кирәкми, чынлап әйтәм, энем, бер кәррә ялган юк сүземдә. Шуннан соң бер җамаяк салкын кымыз эчеп куясың да, кикереп – ә кикермичә ярамый, ашпазны үпкәләтүең бар – тук корсагыңны сыпырасың, яратып, үз күреп, әппәр иткән кебек... Бу инде, энекәем, кесәңдә бераз тәңкәләр чыңласа. Ә бакыр тиеннәрең генә оялчан тавыш биреп куйса, туп-туры кәллә-фурушка барасың; пешерелгән сарык башы сатучыны биредә шулай атыйлар. Кәллә –  фарсыча баш дигән сүз. Без дә бит кәләпүш дип юкка әйтмибез... Башка кигәнгә күрә.

  • Картым, булгандыр инде, ал казанны уттан, кунакны ачтан

үтерәсең! Синең сүзең бетмәс, - дип, төпсәгә кат-кат ләвәшләр өеп, өйдән хуҗабикә килеп чыкты. – Әйдә, әйдә, әкиятләреңне табын янында сөйләрсең.

  • Чыннан да булган бу! – дип хуҗа да аның белән килеште, казанны

учактан алып, җәһәт кенә табынга китерде. – Сәмәркәнт пылавын ашаганың юктыр әле, энекәем. Аны минем кебек беркем пешерә алмый, бер кашык кабуга ышанырсың, мин ялган сөйләмим.

  • Инде исеннән тамак туйды! – дип көлде Луиза. Әнисе исә уртак

табынга утырмады, хуҗа аңа пылауны тирән савытка мул итеп өеп бирде. Карчык вак-вак адымнар белән дувал ишегеннән кереп югалды.

  • Менә, - диде карт, Ильяска күз кысып, - карчык артык кадими

минем, ят ир алдында табынга утырмый, аның каруы кызым – камсамул.

Хатынынмы, кызынмы мактый, белмәссең.

Пылау чыннан да искиткеч, тәмле, басып торсаң, аяктан егарлык иде.

  • Сиздегезме, нинди хуш ис! – дип сөенде хуҗа. Күзләре җыерчыклар

арасында бөтенләй югалып калды. – Нинди тәм! Җөдә әҗәиб.

  • Гаҗәеп, гаҗәеп! – Ильясның, чыннан да, мондый затлы пылау

ашаганы юк иде, сап-сары дөгене авызга алып ләззәтләнеп торды, авызда эреп бетте ул! – Кайдан шулкадәр шәп итеп пешерергә өйрәндегез?

  • Мин, энекәем, яшь чакта,  бер фарсы ашпазында, ягъни ашчыда,

өйрәнчек булып эшләдем. Фарсылар пешерә белә! Ә минем Пәрваз әкәгә фарсылар арасында да тиңнәр юк иде. Сәмәркәнт пылавы Бохараныкыннан ничек аерыла, беләсеңме? Белмисең. Бохаралар, җаныкаем, куй маеның исен басар өчен пылауга йөземдер, өректер, беһидер –  үзбәкләр айваны шулай атый –  сала. Ә минем ашчы остаз нишли иде, беләсеңме? Ул башта итне төрле тәмләткечләр, үзе генә белгән үләннәр белән кыздырып ала, дөгене аерым пешерә, аннары гына, ашарга чыгарыр алдыннан, аларны бергә куша.

  • Әти, аша инде үзең дә, сүзгә бирелеп ач каласың бит.

Карт, бер кашык пылау кабып, озклап чәйнәде.

  • Пылауны, әлбәттә, учка алып ашарга кирәк, тик менә Ләйлигөлбәдәр

рөхсәт итми, - дип көлде ул. – Кул белән генә туклансаң, ул тагын да тәмлерәк.

  • Әти, кыланып утырма инде!
  • Пылауга иң кулае Җизак куе. Чөнки ул чүлдә йөри, андагы тозлы

суны эчә, чәнечкеле чүл үләне белән туена, кышын салкынга чыдам – кыргый, аны беркем тәрбияләми;  җәйран инде менә, чын җәйран. Шуңа аның ите бераз катырак, ләкин сусыл, татлы мае да тәненә тигез булып таралган, итеннән дала әременең әчкелтем тәме килә. Пешерә белгәндә эри инде, эри авызда. Менә шуны кызарганчы Наманган суганы белән – ә ул үтеңне сытарлык үткер –  кыздырып аласың, эм-мм... Бераздан өстенә чак кына сарымсак, чак кына! ташлыйсың,  кимйун, тмин ягъни, өстисең, тагын шуның ише... Ә кишер?! Фәкать Ургутныкы кирәк. Аны юка-юка итеп турыйсың, иркәләп кенә казан төбенә саласың. Бу мизгелләрдә син аерата дикъкатле булырга тиеш, авыз ачып торсаң, пылауның бөтен тәмен, ямен җибәрүең бар. Кишерне артык кыздырырга ярамый, юкса ул төсен югалта. Ә төсе аның кояш нурын хәтерләтергә тиеш!

Луиза ашъяулыкка иелә төшеп тавышсыз гына көлә иде. Нигә көләсең,

дисәләр, ул  моны үзе аңлата да алмас иде, мөгаен. Юк, әтисенең илһамланып пылау пешерү серләрен сөйләвеннән көлми ул. Аның эченә сөенеч тулган – табынның түгәрәклегеннән, дөньясының җитеш булуыннан, ерактан килгән миһманның тиз арада якын кешегә әйләнүеннән, тагын әллә нәрсәләрдән! – һәм ул тавыш чыгармыйча гына, башкаларга сиздермичә генә көлә. Кызлар ярыктан да көлә, диләр, ул да бит кыз бала, көлсен әйдә. Киләсе елларында шулай бер сәбәпсез диярлек ихлас көлү сөенечен ул инде беркайчан да татымас...

Кайчандыр бердәм булган татар дөньясының соңгы кыйпылчыгы

булып иңгә-иң утыру, моның бүтән кабатланмавын  сиземләү Ильясны да әллә ничек оетып сагышландырды, Якуб картның хикәяте берара тонык кына булып ишетелә башлады. Юк, бу сүзнең җебен югалту түгел, бу сүз дәрьясында кая барганыңны да белмичә акрын искән җил иркендә тирбәлә-тирбәлә каядыр йөзү иде. Шуңа күрә Якуб картның кинәт кенә кычкырып куюыннан сискәнеп, ул кашыгын ашъяулыкка төшереп җибәрде. Ләкин аңа игътибар итүче булмады.

  • Ә дөге! – дип кычкырып куйды хуҗа. – Дөге, һичшиксез

Пәнҗикәнтнеке кирәк! Арпа кебек эре, үтә күренмәле, үзеннән кичке шәфәкъ кебек алсулык сирпелеп тора. Аны, җаныкаемны, берәм-берәм чүпләп кибәктән аерасың. Вак эш, тик башкача булмый. Арада бернинди дә чүп булырга тиеш түгел. Казанга бер-ике генә кибәк эләксә дә, ул инде бал мичкәсенә бер кашык дегет тамызган кебек, пылауны харап итә. Шуннан соң арыкның саф агымсуында аны унике тапкыр сак кына юасың. Һәм казанга да бик сакланып салырга кирәк, чыжылдап утырган майны бимазаларга ярамый. Аннары өстенә су коясың, су дөгедән бер бармак буынтыгы шае өстә калсын. Су кайнап бетүгә дөге кабарып чыга, менә шул чакта инде аңа бер айваны күмеп куясың. Пылау пешергәндә, энекәем, учак һәрвакыт күз уңында булырга тиеш – артыгын кыздырмаска, артыгын кайнатмаска...

  • Шактый катлаулы икән тәмле пылау пешерүе, бик зур рәхмәт инде

сезгә!

  • Сәмаркәнт пылавы! Әлбәттә, аны көн саен ашый алмыйсың. Ул

кадерле кунаклар өчен генә.

  • Сезне мәшәкатьләү булды инде, - диде Ильяс, уңайсызланып, - Мин

талымсыз үзем. Ни куйсалар, шуны ашыйм.

  • Сез анда Рәсәйдә шулайдыр, ә бездә, Шәрекътә аш әзерләү, сыйлану

үзе бер сәнгать ул. Әйтәм бит, ярлы-гидай да бездә теләсә нәрсә ашап йөрми. Иде, - дип Якуб карт кызына карап куйды. – Хәзер бездә дә сездәге кебек инде: котлет, гуляш...

         Луизаның әтисе белән бәхәсләшәсе килми иде, картлык шул инде ул – сукранудан, мыжыкланудан тора, ашыкмыйча гына табынны җыя башлады.

  • Кавыннан авыз ит әле син! Фирганәдән! Бабур менә шуны инде

дөньяда тиңе юк кавын дип мактап язган. Бабурны беләсеңме?

  • Сез бигрәк инде, - дип чынлап рәнҗеде Ильяс. – Мин бит җәгърәфи

икътисад фәнен укытам. Төркестанны өйрәнгәндә Һиндстанга, Әфганстанга кереп чыкмыйча булмый. Бөек моголларны белмәскә! Хәтта аның “Бабурнамә”сен укыганым бар.

  • Син үпкәләмә, - диде хуҗа, җитди кыяфәт алып. – Сездә бит

Шәрекъне караңгы, томана итеп күз алдына китерәләр. Хәзер Аурупадан калыша инде ул, сүз дә юк, ләкин үткән тарихы данлы, Аурупада әле ул вакытта юына да белмәгәннәр.

  • Гареп белән Шәрекъне чагыштырырга кирәкми, алар икесе ике

цивилизация, ике бөек мәдәният, - диде Ильяс; үзе, гади бабай түгел бу, дип уйлап куйды.

         Якуб карт энләшмәде, бу турыда сөйләшәсе килми иде ахрысы. Бераздан гына телгә килде:

  • Егермеләп, утызлап туган-тумача, якташлар шулай җыелып утыра

идек. Әле кайчан гына. Сипте дә ташлады бу безне. Яңадан җыела алмабыздыр инде. Сындырды, сытты... Ялтыравык кәгазь белән ничек алдадылар бит, ә?!

Сыек кына караңгылык төшкән иде. Күктә тулы ай йөзә, һәрберсе алма  

тиклем йолдызлар калкып чыкты. Ильяс, билгеле, хуҗаның ни турында сөйләгәнен аңлады. Тик ничек сүзгә катышасың? Әллә кем әле бу? Күрер күзгә тәкъва гына картлар арасында да ГПУ шымчылары буа буарлык.

  • Әйе, син кушылма, - диде Якуб карт. – Мин эчемне генә бушатам.

Байлык өчен борчылмыйм мин, дөнья малы – дуңгыз каны. Халкым өчен кайгырам. Ышансаң ышан, ышанмасаң ышанма.

Калган тәгамнарны алырга дип килгән Луизаны күргәч, Якуп карт

көрсенеп куйды, сүзен башкага борды.

  • Мин бит сиңа элекке базарлар турында сөйләп бетермәдем. Ярлылар

бар иде  анысы, аларсыз ничек? булмый аларсыз... – тик ачлар юк иде. Кеше теләсә дә ачыга алмый иде ул заманнарда.

         Аның сүзен ишетеп, Луиза усал гына әйтеп куйды:

  • Әти, чәйнәмәле һаман шул балык башын!Үлгән сыерның сөте чат

каймак була инде. Искене сагынып моңайма. Бүгенге белән яшәргә кирәк. Совет власте халыкныкы, әнә Иске шәһәрдә нинди биналар күтәрелде! Шулай бит, Ильяс абый?

  • Әйе, театр миңа ошады.
  • Ярлылар бар иде дим, бит. Каһәр төшкән патша заманында. Аны да

сагынырлык түгел, тик аны күңел булганчы сүгеп була иде хет.

  • Беләбез ул патша вакытында халыкны ничек изгәннәрен, - диде

Луиза. – Син, әти, диалектик материализмны аңламыйсың.

  • Кая инде ул безгә, каткан тезгә. Ярар, кызым, син үз эшеңне кара.

Әниеңә булыш савыт-саба юарга. Олылар сүзенә катышма.

Ильяска аларның чәкәләшүе кызык булып тоелды. Күренеп тора, бер фикердә булмасалар да, алар бер-берсен ярата, эчке бер өзелмәс багланыш бар иде үзара. Кызының кызыл авыз булып йөрүе, табигый, атасына ошамый. Тик заман үзгә, сыек чыбык белән сыдыра алмыйсың. Хәер, элек тә кыз балага кул белән кагылмаганнар. Хәзер ни әйтәсең? Мәктәпләрдә, институтларда совет әкиятләрен шулкадәр төйнәп кертәләр башка, ул яшьләрдән ни көтәсең? Ләкин... Ильяс авырттырып аскы иренен тешләде. Карт ихласмы икән соң? Кызы белән аның алдында спектакль уйнамыйлармы икән? Мондый уен барышында ачылып китү ихтималы бар бит. Ул бу уйларын башыннан куарга тырышты. Тик нишләсен, психикасы авырудыр инде шул чаклы эзәрлекләүдән соң, һәркемгә шикләнеп карый, һәркемнән тәшвишләнә. Юктыр, дип үз-үзен ышандырырга тырышты ул, шулкадәр оста уйнап булмый, Якуб карт, һичшиксез, ихластан сөйли. Ләкин барыбер сак булырга кирәк. ГПУга алып китсәләр,  телсезләрнең дә тиз арада теле чишелә. Ә бу абзый бит гел үзе сөйли. Шымчы булса, аз булса да аның кылын тартып карар иде. Моңа тыңлаучы гына кирәк. Кеше алдында күптән тел чарламаган бугай.

  • Әйе, ярлылар турында сөйли идем бит әле. Менә хәзер шундый

ярлы булсаң иде әле. Үземне әйтмим әлегә, Аллага шөкер, - дип бүксәсен сыпырды ул. – Монда бит хәзер Рәсәйнең бөтен йолкышы җыелды, урамда егылып үләләр. – Ул кулын селтәде. – Кызым ишетмәсен тагын. Башы тәмам авышты. Әйе, килеп керә идең, ягъни мәсәлән, базарга. Туп-туры кәллә-фурушка. Әйттем бит баягынак. Сарык башы пешереп сата ул. Шунысын да әйтим, энекәем, казакъларда сарык башын иң кадерле кунакка гына чыгаралар. Иң затлы ризык санала аларда.

  • Кайсыбер якларда бездә дә шулай ул, - дип сүз кыстырды Ильяс та.
  • Белмим, мишәрдә булса гына... – Бүлдергәнгә бераз кинәләп,

тирләгән пеләшен кызыл кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, ул дәвам итте: - Тагын әле анда малайлар сарык аягыннан ясалган койка, ягъни мәсәлән, халадис сатып йөриләр, бөтен базарга ишетелерлек акырып: Поча хур! Поча хур! Ягъни мәсәлән, халадис аша! Тиеннәр генә тора ул, чын-чынлап, ярлы-ябагай ашы. Шунда ук синең ише берәү пешкән борчак сатып утыра, халадистан соң ике уч алып ашадың – син тук, син бәхетле! Сусауны басарга чәй дә булса... Проблем юк, анда адым саен чәйхонә. Кереп утырасың сырма өстенә, беркем сине кумый, чәй бүлүче кырын карамый, монда синең ишеләр миллиун чөнки. Ике-өч чәйнекне ике-өч сәгать эчеп утырасың рәхәтләнеп; монда җаныкаем, базар хәлләре генә түгел, дөньядагы бөтен яңалыклар көне-сәгате белән билгеле була. Син ястык өстендә барысын да мыекка чорнап утырасың байбәтчә кебек, минсиңайтим. Чыгып киткәндә инде син пачти прафисыр! 

         Карт тынып калды.Уфтанды. Шактый озак эндшми генә утырдылар.

  • Ә хәзер нәрсә? Фабрика-кухня! Октябрьский рынок! Тфү!
  • Кооперативлар да калмадымы?
  • Аларны бит налог белән будылар. Шыпырт кына эшләүчеләр бар

инде анысы, ничек булмасын! – Якуб карт башын аның ягына авыштырды: – Синең “пити-пити” ашаганың бармы?

  • Юк. Нәмәрсә ул?
  • Һи-и, аны татымаган килеш, Төркестанда булдым, дип сөйләмә

дә инде син, энекәем. Ярар, кайгырма, төзәтербез. Калаихонда минем бер ахирәтем бар. Ядегәр ашпаз. Менә ул сиңа күрмәгәнеңне күрсәтер! Иртәгә үк!

                                                  20

         Ильяска тәгаенләнгән бүлмәнең тәрәзәсе бакча ягына карый иде. Тәрәзә ачык, һава җиләс, алма исе борын эчләрен кытыклый. Бүлмә гади, җыйнак, әллә ни ис китәрлек җиһаз юк – карават, өстәл, кием шкафы, китап киштәсе. Анда күбрәк татар китаплары, урысча да шактый гына. Улларының һәлак булуына берничә ел үтсә дә, монда бернәрсәне үзгәртмәгәннәр булса кирәк. Хәтта түр стенага эленгән монголга тартым Ленин сурәтен дә алып ташламаган Якуб абзый. Ильяс сурәткә озак кына карап торды. Менә дөньяның астын өскә китергән кеше. Кызылларга кушылгач, Зәки Вәлиди белән икесен Мәскәүгә чакырып алдылар, килүгә аларны Сталин кабул итте һәм бераз сөйләшкәч, Ленин хозурына алып китте. Ильяс өчен иң нык истә калганы Ленинның кып-кызыл күзләре булды. “Үзе дә кызыл, күзе дә кызыл,” – дип уйлаганы да истә. Ленин гаять ихлас булып сөйләште. Әллә ул чыннан да, үзләре әйтмешли, “текущий политический момент” өчен ихлас идеме? Ә болай ул нинди моментка карамастан, юлына каршы төшкәннәргә аяусыз, мәрхәмәтсез кебек күренде. Сталин, әлбәттә, аның тугрылыклы шәкерте, нәкъ шундый ук мәкерле, кансыз; кирәк чагында искикеч мөлаем да була белә.

         Сузылып яткач ук йоклап китәсе иде кебек, тик артык арганда йокы да кача бит ул. Аның күзалдына тагын Убәйдулла Хуҗаев килде. Әйе, ул аның белән Мөселманнарның Мәскәүдә үткән Бөтенрәсәй съездында танышты.Нефть короле Шәмси Әсәдуллаев тарафыннан Мәскәү татарларына васыять ителгән йортның иркен залына кереп утырганда нинди бәхетле иде алар барысы да! Бу бөтенрәсәй күләмендә беренче җыелу түгел анысы. Бишенче ел инкыйлабыннан файдаланып, берничә тапкыр җыелган Рәсәй мөселманнарының юлбашчылары. Мәкәрҗә ярминкәсендә, патша хөкүмәте рөхсәт бирмәгәч, пароход яллап Идел өстендә дә корылтай үткәрүләре билгеле. Аның турында Муса Бигинең рисаләсен дә Ильяс укыган иде кайчандыр. Инде аннан соң күпме сулар акты. Бөтен түрк-татар зыялылары милләт атасы дип таныган Исмәгыйль бәк Гаспралы да берничә ел элек вафат булды. Элеккеләрдән бүтәннәре барысы да биредә бугай. Су өстендәге съездда бала-чага саналган Гаязлар, Фуадлар хәзер үзләре ил агасы, иләмәннәр. Ильяс елмаеп куйды. Ул чакта пароходка әлге гаярь яшьләрне алмас өчен, Габдерәшит Ибраһим, Алимәрдән Тупчыбашы, Муса Биги кебек абруйлы өлкәннәр, үзара киңәшеп,вакытыннан элек ярдан кузгалып киткән. Тик алай гына котылырсың ул яшь-җилкенчәктән!Дөнья үзгәртерә җыенган социалист-революционерлар ләбаса! Көймә яллап пароходны куып та җиткәннәр! Нишлисең? Мөхтәрәм әфәнделәргә боларны, буза куптармау шарты белән, бортка алырга туры килгән. Тегеләре дә риза булган тыныч кына утырырга...

Ләкин ул корылтайларны монысы белән чагыштырып та булмый. Колач бөтенләй бүтән!

         Корылтайдагы кереш сүзне әлеге дә баягы шул гел тынгысыз Муса Биги сөйләде. Яшерен-батырын түгел, биредә сан җәһәтеннән дә, сыйфат ягыннан да Казан татарлары өстенлек итә иде. Төп оештыручы да үзебез идек инде, дип уйлады Ильяс.Казанның дәрәҗәсе ул вакытта югары. Һәм бу бар халыкларга да табигый тоела иде. Бер-беребездән читләшү юк, барысы да үзен бербөтен түрк-татар милләтенең вәкиле дип хис итә.

Аердылар. Хәзер һәр кавемнең үз теле, үз мәдәнияте. Үз арабыздан да, аңлапмы, аңламыйчамы, шул аерымлануга, бүленүгә өлеш кертүчеләр шактый булды.

Әлбәттә, Дәүләт Думасының мөселман фракциясе дә әлеге съездны оештыруда зур эш башкарды.

Казакъ солтаннарының нәселеннән булган Уфа морзасы Сәлимгәрәй Җантурин әлеге фракциядә кәгазь эшләрен башкарыр өчен Петербургка Зәки Вәлидине алып килгән иде. Зәкинең, төрек-татар тарихына багышланган китабын Казанда нәшер итеп,бөтен төрки дөньяда танылган чагы. Урысчасы да камил булып чыкты егетнең. Казанда бер марҗада фатирда торып, репититордан дәрес алулары әрәмгә китмәгән; шулай ук эш башында торырга яратуы да ачылды. Патшаны төшергәннән соң мөселманнарның корылтаен җыю ихтыяҗы аныклангач, Сәлимгәрәй морза Зәкине берничә көнгә Һелсингфорска юллады, сайлауларны ничек үткәрергә, съезд уздыру тәртибен тәгаенләргә кушты. Ул арада империя башкаласына түрк дөньясының төрле төбәкләреннән Дәүләт Думасы депутатлары, күренекле җәмәгать эшлеклеләре агыла башлады. Әзәрбәйҗаннан Алимәрдән Тупчыбашы килеп җитте, Казаннан Садри Максуди белән Сәетгәрәй Алкин килде, Казагыстаннан Алихан Букәйхан да тоткарланмады. Болар барысы да кадетлар (конституцион демократлар) партиясеннән, Максуди хәтта аның Үзәк Комитеты әгъзасы иде.

Ләкин соңгы сәяси вәзгыять аркасында алар арасында да җитди каршылыклар килеп чыкты. Март ахырларында үткән кадетлар съездында чыгыш ясап, Максуди Рәсәй мөселманнарының кадетлар партиясенә тугрылыклы калачагын белдергән иде. Юкса бит кадетлар сугышны дәвам итү ягында, хәтта аларның юлбашчысы Милюков шул съездда Истанбулны яулап, андагы бугазларны кулга төшерү нияте турында да сөйләде. Бу очракта Төркия, әлбәттә, бәйсезлеген югалтачак, дәүләт буларак юкка чыгачак. Россия империясенең ничә гасырлык хыялы тормышка аша! Билгеле, Максуди Истанбулны яулау Россиядә яшәүче утыз миллион мөселман өчен олы кайгы булачагын да әйтте. Ләкин сугышны дәвам итү – җиңгәнчегә кадәр! – яклы булгач, ул кайгыдан ни мәгънә? Янәсе, Төркияне юк итү белән килешмәү Россия патриоты булырга комачауламый. Аның мондый белдерүе мөселман җәмәгатьчелегендә кискен ризасызлык уятты. “Русская воля”, “Дело народа” газеталарында күренекле мөселман эшлеклеләренең протесты басылып чыкты. Анда беренче булып Әхмәдбәк Цаликов кул куйган иде. Аннан соң Зәки Вәлиди, Сәетгәрәй Алкин, Сәлимгәрәй Җантурин, Заһид Шамил, Кырымнан Бабанинский, Гаяз Исхакый, Муса Биги, Кәлимулла Хәсәновларның имзасы тезелеп китә.

(Дәвамы бар)

Реклама