Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (ахыры)

Башыннан УКЫГЫЗ

– Элек тә дус булганыгызны күргәнем булмады. – Кыз кулларын күккә таба күтәреп, тартылып-сузылып куйды да телефоннын кесәсенә салды. Арыган кеше сыман киң итеп сулыш алды, илтифатсыз гына тирә-якка күзләрен йөгертте.

– Өч дус идек без. Зөлхәбирә белән аралашу рәхәт түгел шул. Суфия белән рәхәт – йөзе-сүзе белән туендыра ул.

 – Ә мин икейөзлелеге белән туйдыра дияр идем. Миңа ошамый ул апа.

– Бөтен авылның дусты ул, кызым. Әни, кечкенә чагымда, Суфия белән дус булырга кушты. “Зыянлы кеше белән дус булсаң, сиңа начарлыгы тимәс”, – ди иде. Ярарга тырыша идем мин аңа. Аныкы тимәде, Гөлсуыныкы-ы... тиде... Күңел ачыла Суфия янында. Бөтен авыл яңалыгы белән таныштыра. Каян белер идең, югыйсә. Ә Зөлхәбирә, маладис ул, матурлык ясатып куйды. Акчаң балаларга китеп бармаса, эшләп буладыр инде, саранланмасаң. – Лилия яргаланган, кытыршы куллары белән статуэтканы иркәләп сыпырды. – Балантауның бер күрке бу, әйеме, кызым?!

 – Интернетта булмавың бәласе! Барлык авылларда, шәһәрләрдә бар ул! Әби әйтмешли, күңелдә булсын ярату! Зөлхәбирә апа, без мәдәният йортына түгәрәкләргә йөргәндә мондый җансыз нәрсәләрне түгел, матур тойгыларны аңларга өйрәтте. Уйнарга тапшырган рольләр аша авылыбыз белән горурланырдай хисләр үстерде. Бары да истә!

– Хи, баштанаяк виртуаль дөньяда бит син!

– Син аңламыйсың, әни. Кичергән хисләрне, барлык күргәннәрне менә шунда кертеп уртаклашабыз, шуның аша башкаларныкын кабул итәбез. Артта калырга ярамый! Баланлы тавына бармыйча, өйдә кырын ятып телефоннан карап та шунда булган кебек хис итәргә була үзеңне.

– Кит, сөйләмә! Син аяксыз инвалид түгел Баланлы тавын телефоннан карап ятарга. Яшьлек ни өчен ул?

Кызның кесәсендә телефон бер-бер артлы тавыш бирә – смслар керә булса кирәк. Ул ачып кына карады да әнисен кочагына алды.

– Дөрес аңламыйсың. Интернетны яратмыйча, артка калдың. Мин дә олыларны бөтенләй аңлыйм дия алмыйм. Менә бар җирдә авыл, шәһәр исеме язылган мондый статуэткаларда. Нигә “Мин яратам Балантау!” түгел ул! Моны күргәч: “Кем яшьлекне яратмасын инде!” – диясе килә. – Кыз, яшьлек сүзенең һәр хәрефенә кулын тидереп сыпырып алды. Лилия дә кызыл төстәге хәрефләрне сөеп, чәбәкләп куйды.

– Ә бәлки “Яшьлек” дигәндә, яшь гомерне күз алдында тотмагандыр ул?! Алан исеме булырга да мөмкин. Кайсы булса да, икесе дә дөрес! Зөлхәбирә барын да тирәнтен аңлый торган кеше. Син әле ун-унбиш елдан башкача уйлыйсың, менә күрерсең! Туган авылны ярату, үзең әйтмешли, күңелдә булырга тиеш. Без яшь чакта яшьлекнең кадерен белмибез икән ул. Бик дөрес эшләткән ул моны! Яшьлекнең кадерен белергә, хөрмәт белән карарга кирәк икән шул. Күп тә үтми, яшьлек ул менә шулай синнән-миннән ераккарак – тауга менеп кунаклый икән. Баланлы тавына шушы куелганнан бирле, кем әйтмешли, поезд үткәч, яшь буласы килә башлады. Картлыкка бирешмим әле дип тырышам. – Лилия кызы кочагыннан чыгып, йөзе белән аңа борылды: – Ә син игътибар иттеңме? – дип елмайды ул. – Әниең бүген, әбиең әйтмешли, битенә кершән якты, иртүк Баланлы тавы буен әйләнеп кайтып, үзенчә зарядка ясады...

Кыз якты карашы белән әнисенең йөзенә төбәлеп карады да, Яшьлек аланын яңгыратып көлеп җибәрде, аннан яратып, нык итеп әнисен кочагына кысты.

– Бик хуп, әни! Яшәреп киткәнсең! Менә шулай үзеңне ярат! Әти болай да үзен-үзе ярата ул безнең.

– Ә сез яшьлекнең кадерен белегез!.. Их!.. – Ана кызының кочагына кереп сеңде.

– Йә, тынычлан! Бар да яхшы булыр! – Халидә Лилияне акрын гына этәрде дә, сабырсызланып, телефонын кулына алды. Алды да бармаклары бии дә башлады...

Ана гаҗизләнеп карап торды, аннан:

– Ярар, мин тауның әнә теге ташлы өлешенә генә менеп төшим әле, – дип,  тауга таба менеп китте. Бераз менгәч, тыны кысылды. Бер кечерәк ташны сайлап, авылга табан карап утырды. Әнә астарак кызы кем беләндер языша булса кирәк, башы телефонга иелгән. Тау менүе җиңел түгел шул. Ул кесәсеннән тагы бер төймә даруны тел астына салды. Бу килештән акыллы кеше тау менәме, йә? Нигә кечкенәдән шушы тауның түбәсенә менәсем килде соң минем? Ни бар ялан тау башында? Табигатьнең кызу-салкыннарында гасырлар буена сыналучы каршылыксыз, җансыз ташлармы?! Анда ялгыз менүнең ни рәхәте бар соң?

“Умный в гору не пойдет, умный гору обойдет”. Каян искә төште бу? Борынгы замандагы бер урыс язучысының шигырь юлы бит бу! Йә, Аллам, бүген ни ашаганым истә түгел, каян искә төште соң? Хикмәтле әйтем! Күз алдыннан, үзенә ике тапкыр приступ булып авыр хәлдә хастаханәдә ятып чыгуы, өйдәгеләрнең  кайгырышулары чагылып үтте. Яшисе килә... Акылсыз! Әйе, акылсыз мин! Мәхәббәт күзне сукырайта икән шул... Ә хәзер нигә мендем мин тауга? Төшә алмасам? Ни кирәк миңа монда – ни эзлим? Матур, саф яшьлегемнеме? Әллә кадерсез үткән гомердән качуыммы? Качып буламы соң? Йә, Аллам!

– Умный в гору не пойдет, умный гору обойдет... – Лилия шулай дип пышылдады да, йөзенә мыскыллы елмаю кундырды. Аннан, тирән итеп сулап, якты караш белән ерак офыкка тыныч кына карап торды. Читтән карап торучы булса, Лилиянең мизгел эчендә берничә төргә кергән чыраена карап, сәерсенер иде. Үз гомерендә бер генә тапкыр театр уйнады ул сәхнәдә. “Ролеңне ачу өчен, персонажның  гамәленә, сүз әйтелешенә ярашлы рәвештә йөз рәвешеңне үзгәрт!” –  дип  киңәш бирде Зөлхәбирә аңа ул чакта. Уйнады ул аны, “оста уйнадың” диделәр. Ә тормышта? Хыянәтле тормышта?.. Өйдәге тамашаларны чит күзгә чыгарып булмый иде шул. Хисләрне мең кат тозакка бикләргә, чырайны сытмаска кирәк булды. Бу роль сәхнәдә башкарылса, тамашачылар: “Уйный белмәде “Таш чырай”! – диярләр иде. Театр дигәне, сәхнәдәге ике сәгатьлек спектакль түгел! Дистә еллар тормышта – авылдашлар күзе каршында уйнала. Алай гынамы? Адәм баласы гомер буе театр уйный! Ә Зөлхәбирә? Ә үзе, Зөлхәбирә?! Мелодрамаларда төп рольләрне уйнап, күпме тамашачыны елатты, ә тормышта таш чырай булып гомер итте. Суфия, җае чыккан саен: “Көлми ул, акыллы имеш!” – дип, гаепкә алды. Зөлхәбирә, чын тормышта бер генә роль дә башкармады: бәхетле яки бәхетсез булган ир хатыны, балалы ана, килен – бу образларның берсен дә уйнарга  насыйп булмады аңа. Минем кебек башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк кыз да булмагандыр кебек... Никадәр роль уйнадым, йә Аллам... – Тәненнән кайнарлык бөркелде. Үзеннән-үзе качкан сыман учлары белән битен каплады. Шул мизгелдә башына каяндыр сүзләр иңде – ул аларны, үзе дә сизмәстән, үзалдына шигъри юлга салып әйтә иде.

Ярыңны  бит үзең сайладың! Аңла,

Хыянәттән йөрәгенә сырхау алма!

Көндәштән ир даулама! Яхшы уйла!

Көндәш кызартам дип, гаугачы булма!

Акыллылар хыянәтче өчен тау менми,

Яратам диеп, ачы хыянәткә күнми!..

Лилия тынып калды. Җаны үртәлде. Ул капылт кычкырып җибәрде:

– Күнми???  Күнә-ә, күнәәәә!..– Еламсырап күкрәгеннән көчле авазы чыга. – Эһе-һе, һе... – Пышылдый төште. – Күнә!!! Таулар да күнәр иде, әгәр җаны булса... Әгәр бөек мәхәббәт хисендә янса, әгәр минем кебек ярата белсә... – Лилия, йөрәк ярсуына кушылып, торып басты, күзләре нидер эзләгән сыман тауның әле яңа баланнар җыеп килгән ягына юнәлде. – Баланлы тау!!! Син әче! Син хиссездер ул?! Җансыз бит си-и-н! Ә миндә җан бар-р! – Лилия, өч сабак чәчәк тоткан кулын йодрыкка йомарлады. Игътибар да итмичә, күк төсендәге кыңгырау чәчәкләре белән күкрәгенә суккалады. – Җан бар, җаным... бар... – Йөрәк ярсуы бер урында басып тотмады, кайтыр якка – тау астырына таба әйдәкләде. Сынган чәчәкләр аксыл ташлар өстендә ятып калдылар...

 

***

– Әни! Лилия апа белән Халидәне күрдем. Балан җыеп кайтып киләләр иде. Бераз вакытым бар, әйдә без дә барыйк! Күптән тауда булмадым.

– Бармыйм! Нәрсәгә миңа балан? Пирог кызы түгел мин! – диде Суфия шаярткан сыман, әмма әйтүе дорфа килеп чыкты.

Римма, гаҗизләнеп, әнисенә ялварып карады:

– Ә-ни-и! Зөлхәбирә апа димим ич инде, Лилия апа дим.

– Икесе дә бер төрле алар! Нәрсә, балан пирогы ашыйсың киләмени?

– Әйе! – Римма әнисен яратып кочаклады.

– Нишләвегез бу? Сафия шту ты әчемсери. Банкасы белән тозлы кыяр ашап бетерде.

– Банкасы калгандыр инде, әни? – дип уенга борды кыз.

Суфия кызына усал караш ташлады.

– Итәк-чабуларыгызны җыеп йөрегез! Энекәшегезгә өч кенә яшь әле, әби булып утырыр хәлем юк!

Римма уңайсызланып китте, сиздермәскә теләп көлгән булды:

–Үтерәсең син әни, көлдереп. Борчылма яме. Бер тапкыр булса да, балан бәлеше пешерә идең бит инде, подружкам кебек кыланып сөйләшәсең.

– Яратмыйм мин балан бәлеше! Шуңа җыймыйм, җыймаганга пешермим.

– Балантауда балан җыймаган хатын-кыз бер син инде ул әни.

– Әбиең Сәлия дә җыймады.

– Әби дәме?!Чынмы?

–  Бик сирәк. Әни әче балан пирогы ашатмады безгә. –  Ипигә май яккан кебек кулын кулга сыпырган хәлдә йөзенә масаюлы елмаю ягылдырды: – Ак ипигә ак май белән бал! Безгә генә түгел, килгән кунакны да шулай сыйлый иде.

– Балан җыймасак та  тауга барып кайтыйк инде, әни! Бүген шундый җылы, әйтерсең җәй.

– Әбиләр чуагы бу балакаем! Барасым килми. Атаңа аш пешерәсе бар. “Төн – озын, кич белән тагы мастерскойга китеп эшләп кайтам” – дие..

Римма әнисенә үпкәләде.

– Бик исең китә инде, әйтәм... – Сүзләрен кыю башласа да, шүрләп, авыз эчендә әүшәләп тәмамлады.

 – Беренче чиратта – гаиләм! Ашка дип эретергә ит алып куйган идем. Ир-ат күңеленә юл - ашказаны аша. Тумрашка -тумрашка ит ашатам мин атаңа. Пирог түгел! “Әти уңган безнең!” дип мактасагыз да, кем соң эшкә рухландыручы аны? Әниегез! – Ул горурлык белән имән бармагын өскә таба күтәреп алды да, карашына мәгънә салып, кызына күз төшерде.

Римма әнисенә читтән караган сыман гаҗизләнеп карады:

– Әни-и, – дип сузды ул. – Әтине яратасыңмы син, ә?

Көтелмәгән сүз булса да, аптырап тормады Суфия:

– Нишләп яратмыем, ярата-а-м. Әнә, нәсел дәвамчысы – тупырдап торган малай бүләк иттем ич инде, – дип Сафия янында йоклап яткан улына ишарәләде.

– Әти сүзен сүз итмисең, гел әрләшәсең. Алай итмә әле, ә?!

– Хай! Әйткәләшмәгәч тә, тормыш тормышмыни инде ул? Яратуны турыдан-туры белдермиләр аны. Колагыңа киртләп куй! Ирләр үзләрен яраткан кешене ярата белмиләр алар. Физиологияләре шундый.

Римма көлеп җибәрде. Физиология сүзе кызык тоелды аңа. Әнисенең усалланган булып русча я шаян сүзләр кыстырып сөйләвен бик ярата ул. Күп вакыт көлә-көлә тыңлый.

– Үтерәсең әни, көлдереп... Әни! Шуны сорыйсым килә иде күптәннән, Зөлхәбирә апаның әнисе безнең Мәхмүт бабай өчен базга төшеп янган диюләре хакмы ул? Үзенә ут төрткәнмени соң? Базда шырпы да сүнә бугай ич.

 – Сүндермәгән, ызначит! – Суфия бер ноктага төбәлеп, күзләрен кысты. Күп еллар элек булган шул вакыйга күз алдына килде. –  Кем әйтте соң әле сиңа моны?

– Мәдинә әби сөйли иде. Син Халисә апаны яратмый сөйлисең, ә ул бик яратып сөйли иде.

Суфиянең ачуы кабарды:

– Ир өчен караңгы базга төшмим мин, ни за шту! Үзеңне яратырга кирәк! Ир заты син яраткан саен читләшә, яратмасаң – ярата дип әйтә торам бит.

– Әни!!! Бүтән кабатлама, зинһар! Дөрес сүз түгел бу!

– Атаң шикелле, карт әбиең кебек беркатлы син! Сеңлең генә булса да, Сафия дөньяның рәтен белә. Миңа охшаган! Менә дигән итеп кияүгә дә чыгар ул. Синең шикелле бер егет белән ун ел буе кияүгә чыкмыйча йөрмәс...

– Әлһәмдүлиллаһ, җиде ел буе дус булып йөргәч чыктым. – Әнисенең шаяртып төрттергәнен аңлый,  рәхәтләнеп көлә.

Суфия, Сафиясе кебек каршы әйтеп сүзләнмәгән олы кызына, җай булганда әйтәсен әйтеп калырга ашыга:

– Пенсиягә чыккач табасыңмыни, бала. Ике ел ич инде кияүгә чыкканыңа. Үлеп бетеп, чын күңелдән эшләп йөрисең бит син эшеңдә дә. Ике туып булмый! Бер генә яшисең дөньяда. Кемнәрнедер шатландыру өчен үзеңне шулкадәр корбан итәргә ярыймы соң бу җәмгыятьтә? Карьера дисең! Ну, үземә ошамадың! Мәдинә әбиең үстерде шул сине. Сәлия әбиең янында булсаң, яши белер идең ичмасам.

– Мин ярата беләм, әни! Эшемне дә, иремне, кайнанамны да яратам. Яши дә беләм. Сүзләрең белән килешмим. Дөрес әйтмисең.

– Әниең белән спурлашып утыр инде.

– Әни! – Римма әнисен кочаклады. – Әни дим, вакытым булганда дип кунакка килдем сиңа, барыбер берни эшләмисең бит хәзер, әйдә инде барып кайтыйк инде. Чишмә буе янындагы тау сыртында тоташ кыңгырау чәчәк үскән урынын яратам, әни. Күк зәңгәр, тау бите зәңгәр... Тоташ саф күк йөзе инде менә. Хәзер беткәндер инде...

– Чәчәкмени инде ул, ә?! – Суфия кычкырып торып җибәрде. – Нервыда уйныйсыз да инде шул кыңгырау чәчәк дип. Бөтен тау бите зәңгәрләнеп чәчәк атканда чалгы болгап кыеп чыгар идем шул чәчәкне!

Римма аптырап, артка таба чигенде. Әнисе чынлап торып ярсый иде.

– Әйтмәгез бүтән шул чәчәк турында! Атаң сантый, никадәр тимер, акча әрәм итеп, шул чәчәкне клуб каршына эшләп куйды. Ул анда торганнан ни инде, йә? Булмаса ни? Матурлык имеш. Исерекләр шуңа ышыкланып, пес итеп китәләр әле бик яхшылап. Менә сиңа бик кирәк булса! Беләм, пирог кызын оныта алмый ясады ул аны. – Суфиянең тавышы үзгәрде, еламас өчен иренен тешләде.

Кызның әнисе тузынганны күп күргәне бар ла. Бер дә аптырамады. Ләкин монда гап-гади чәчәк өчен шаша. Ә әтисенең тимер чукып эшләгән чәчәгенә зур горурлык кичерә иде, соклана иде. Ә әнисе ни ди?

– Әни! Кычкырма әле! Вакыты белән әллә нишлисең, кара төсләр аша карыйсың дөньяга. Әни! Йә инде! Тынычлан! – Римма әнисен кочагына алды.

Ләкин еламсырап ярсынган Суфиянең тынычланыр исәбе юк иде.

– Әллә син, юмор белән яши дигәч тә, җиңел булды дип беләсеңме миңа? Зөлхәбирә клубтан киткәч кенә көн яктысын күрә башладым ич мин. Шуңарчы Зөлхәбирә минем йөрәккә басып атлады. Инде бетте, тынычландым дигәндә, атагыз, утыз ел буе ашын ашаткан, түшәген бүлешкән хатынының йөрәген телгәләп, клуб каршына Зөлхәбирәне тимердән бастырып куйды. – Суфия шыңшып куйды.

Ишеткәннәре яңалык түгел иде Римма өчен. Ул шушы яшенә җитеп, әнисенең беренче тапкыр горурлыгын җуеп башын аска июен һәм мескенләнүен күрде. Менә шунысына гаҗәпләнде. Кызганды. Утырып торган әнисен, башыннан кочып, ике кулы белән күкрәгенә ныграк кысты. Әйтерсең Суфия шуны гына көткән, кызының беләгенә башын куйды да елап җибәрде.  Римма тирән уйга чумды. Моңарчы, Зөлхәбирә апасы әтисенең сөйгән кызы булуын белсә дә, “кем кем белән йөрмәгән инде” дип кенә уйлый иде, тирәнтен аңларга тырышканы булмады да.

– Әни! Тынычлан! Шуңа күрә, эгоистларча, үзең яратып кына кияүгә чыгарга ярамый! Син дөрес әйтмисең дидем! Миңа биргән киңәшең бәхетсезлеккә илтә торган бит! Ә син җиңәргә яратасың! Шуны бәхет дип беләсең. Җиңүме соң инде бу, я? Әти Зөлхәбирә апаны утыз елдан соң да онытмаган булып чыга ич! Ә син әтине шулкадәр яратып яшәдең бугай. Син менә дигән хуҗабикә, сәламәт, чибәр хатын... Ләкин әти сине яратмаган... Син белдеңме соң аның яратмаганын?

– Сорама, сорама, миннән бу турыда!

– Ярар соң, әйтмә! Күңелеңдә бер төрле, ә телеңдә икенче төрле икән, әни. Оста син бу яктан. Сөйләшә  башлаганда бөтенләй башкача идең. Әгәр син минем подружкам булсаң, ташлап китәр идем. Ике төрле сөйләшүчеләрне яратмыйм. Ялгышкансың син, әни! Җитмәсә, миңа үз фикереңне такмакчы буласың. – Римма әнисе каршына чүгәләде. Ике кулы белән битләреннән тотып, башын күтәрде, күзләренә карады. – Сине яратсыннар, әни, сине! Сине яраткан кеше сине хөрмәт итсә,  син аны ярата һәм бәхетле итә алсаң гына гомерлек яр итәргә уйларга була. Әй, әни! Ялгышкансың син! – Римма, аякларына басып, әнисен кочты һәм куенында тибрәтте. Суфия чынлап торып үксеп-үксеп елады. Еласын дип, Римма үз иркенә куйды.

– Әни! Балаларың ярата сине! Елама! Әти дә әйбәт. Синең бу ярсу холкыңа ярашып, түзеп яши икән, ярата, димәк.

Суфия үзен тыя төштеме, елап туйдымы, тынып калган кебек булды. Ул күзләрен зур итеп ачып, кызына текәлде.

– Мәхмүт бабай Халисә апаны ташлап киткән кебек Зөлхәбирә апага күчмәгән бит. Ә син һаман дошман ясыйсың Зөлхәбирә ападан. Син уйлап кара әле! Нәрсә дип гел начарлык үрчетәсең син ә?

 Суфия голт итеп төкереген йотты, күзләрен йомды. Эре күз яшьләре битләре буйлап агып төштеләр.

– Әй, әни, әни! Саф ярату булмаган сезнең арада. Инде нәрсә, күз яшьләрен сөртәбез дә, элеккечә, ләкин агу чәчмичә яши бирәбез. Мин ярата беләм, әни! Эшемне дә, иремне дә яратам. Кайнанам да әйбәт. Балантауның барлык кешеләрен дә, Баланлы тавының ачы баланын да, зәңгәр кыңгырау чәчәкләрен дә яратам. Сине дә шуларны яратырга өйрәтимме, әнием? – Римма елмаеп, әнисенең йөзенә карады.

Яшь аралаш елмайган Суфия:

– Син чынлап та Мәдинә карт әбиең генә түгел икән, син, син – Кадыйр бабаң икән! Имгәк кайнананы яратып караганына хәзер дә исем китә. И кызым, кызым! – диде дә кызын нык итеп кочагына кысты ана...

 

***

Алдавыч әбиләр чуагы хакимлек итә: “Яшьлек” аланындагы карт каен күптән сары шәлен ябынган булса да, җәй белән көзнең бил алышуы гына бу. Ара-тирә, җәйнең матур төсләрен үзләренә сеңдергән яфраклар, җил уңаена оча, аларның юлына каршы төшәсе килгәндәй, пәрәвезләр сузылып китәләр. Чын әбиләр чуагына иртәрәк әле, алтын көзләр дә алдарак. Шушы хозурлыкта, чал башына түбәтәй кигән кияү белән ыспай гына итеп башына ак яулык япкан, зәңгәрсу озын күлмәк кигән кәләш, Баланлы тавы башында кулга-кул тотынып басып торалар. Күкләрдә язылгач, җирдә никахлар укыла икән, укыла...

Кәләш, башкаланың чәчәк кибетеннән сатып алынган эре-эре зәңгәр кыңгырауларыннан осталык белән бизәп ясалган зур букетын чак кочагына сыйдыра алган. Яңа өйләнешүчеләрне иркәләп җылы, йомшак җил исә. Ирнең учларыннан хатын тәненә кинәндергеч җылылык тарала да Зөлхәбирәне яшь кызлардай назлы, тагы да сөйкемле итә. Хәбибрахманның алгы ягында гәүдәсенә терәлеп диярлек басып торса да, аска караган саен аны биеклек өркетә, ул учы белән ирнең көчле кулларын кыса, күңелендә ышаныч, тынычлык иңә бара.

Үзәнлектә шул кадәр матур манзара! Күз төбәп карап торган саен: “Дөнья мату-у-р!” – дип аваз саласы килә. Матурлыкны  күрә белгәнгә, аны бар барлыгы белән тойганга күңелләре ләззәтләнә – икесе дә ризалык, канәгатьлек кичерәләр.

Хәбибрахманга Хәбирнең трактор гөрелтесе ишетелә...

Әнә Чишмәсу! Нинди матур ул! Хәбибрахманның үз кулы белән ясаган челтәр бизәкле алачык астыннан кояшның якты нурлары белән уйнаклап, чишмә түбәнгә таба ага. Баланлы тавы итәгеннән борылып ала да, киңәйгәннән киңәеп, тауның зәңгәр кыңгыраулы ягы, яшел алан, татлы куе кызыл чия, җете кызыл балан, ак ташлы ялан тау өслекләре төсләре чагылышларын да үзенә алып, авылга табан – балантаулыларга сафлык, сәламәтлек теләп, авыл уртасындагы түгәрәк күлгә юнәлә. Сусаганны – сугарырга, сагышлыны сабырландырырга ашкына сыман йөгерек агымсу. Әйе, гасырлардан гасырларга саф, салкын сулы чишмә бер үзгәрешсез килеш үз көе белән челтер-челтер гөрләп ага бирә, ә үзәндәге авыл тормышы үзгәрешләр кичерде. Әнә Закир Надирович Минвәлидән күлгә фонтан куйдырганнан бирле гаҗәеп матурлык барлыкка килде. Сафлыкны, чисталыкны ярата шул Ходай, күккә табан атылып юнәлгән саф су агымында кояш нурларының  җиде төсе дә, тагын меңләгән төсмерләре белән баетылып, җанны кинәндереп уйнаклый. Зөлхәбирә белән Хәбибрахманга бу төсләр ерактан да күренә кебек. Хак! Күңел күзең матурлык күрә белсә, ераклык берни түгел! Фонтан тирәсендә халык еш кайный. Авыл кешесе төркем-төркем булып, авылда зур вакыйга булганда, авылдашының кайгы-хәсрәтен күтәрешкәндә, кемнедер соңгы юлга озатканда, яки зур шатлык-вакыйгалар булганда гына урамда берләшеп тора. Әнә егермеләп кеше ак күлмәкле ханым тирәсенә җыелганнар. Туристлар, әлбәттә. Алар арасында бөтерчек булып әйләнүче, тынгысыз җан – элекке мәктәп директоры, бүгенге китапханәче Зилә булуы бик ихтимал. Хан сараедай мәдәният йорты җирдәге ак, саф болыт кебек тоела. Туристлар, бүген дә, Яшьлек аланына менми калмаслар. Зөлхәбирәнең чарасызлыктан җир тырнап үргә чабулаган сукмагы инде бүген таш басмалы баскычтан гыйбарәт. Аннан күтәрелгәннәр: ялгызлар да, парлылар да, күмәк халык та – барысы да яшәү шатлыгы белән канатланып, Яшьлек аланы уртасындагы ярату билгесе – кызыл йөрәк рәсемен каймалаган “Мин” һәм “Яшьлек” сүзләре урнаштырылган статуэтка-һәйкәл янына басып сурәткә төшәргә яраталар. Алан-күз үзе дә гел елмаеп тора сыман. Ходай барын да күрә! Тормыш яратып яшәү дәрте кабызганнарга ул Үзе ярдәм итә ләбаса. Бары авырлыкларга сыгылма, сыгылсаң да сынма икән!

Зөлхәбирә, күңелендәге саф мәхәббәтенә куелган һәйкәлгә карады. Бүгеннән бары үзенә генә билгеле булган ул статуэткага ул башка мәгънә салачак! Күңеленә ургылып куанычлы хисләр тулды: “Мин яратам сине, тормыш!” Битләреннән шатлык яшьләре тәгәрәште. Ул, “Мин яратам Яшьлек!” сынын, теге төндә учак ягып нәкъ үзе утырган урынга урнаштырткан иде. Хәзер генә күрде. Ул бит алан-күзнең нәкъ уртасы, күз алмасы икән. Бу урыннан Зөлхәбирә, үзе булып калырга сүз биреп, көчле, тәвәккәл адымнар белән тормышка таба яланаяк төште. Минвәлигә булган  мәхәббәтен Яшьлек аланында калдырды. Үзе белән ияртмәде. Дөрес эшләде! Ходайның, сиңа төшәргә дип язган караңгы чокыр төбеннән күтәрелгәндә, кара уйлы бәндәләрнең юлыңа тезеп куйган каты түмгәкләренә абынганда, үрләр менгән чакта, авырлыктан хәлсезләнеп тигезлек югалтканда – яңадан түбән тәгәрәмәскә рухи ныклык кирәк шул! Сәламәтлеге булмаганнарга ул икеләтә кирәк! Ә ныклык бары сабырлык белән ирешелә... Уеңны игелекле олы эшләр биләсә, үзеңдә өч сыйфат булдыру шарт икән: матур хыяллар белән сугарылган максатчанлык, үҗәт омтылыш, үзеңне кызганмас тырышлык. Иң мөһиме онытылган икән ләбаса! Игелекле эшләр башкару өчен чиста, саф күңел кирәк! Бары шул чакта гына кеше дөньяга мәгърифәтле нур, мәдәни җылылык бирә ала, якты эз калдыра ала...

Хәбибрахман тау түбәсеннән туган авылын яратып күзәтә. Балантау авылының яшел, зәңгәр, көрән, кызыл профнастил түбәләре, Баланлы тавына көндәш кебек матур төсләрдә балкып утыра. Тормышны сөй, туган җиреңә елыш, аны ямьлә икән, динеңне, милләтеңне зурла, әгәр син ир булсаң, әгәр туган авылыңны яратсаң...

Хәбибрахман, Зөлхәбирәнең кулларын кулга алып, кош канаты сыман як-якка җәеп җибәрде. Шатлыктан күңеле канатланган Зөлхәбирә:

– Мин яратам сине, тормыш! – дип пышылдады. Аннан күңелдән генә дәвам итте: – Балан әчеләре тәмләсәм дә, я-ра-там! Мин ныгыдым, мин тормышның асылын аңладым. Рәхмәт, язмыш! – дип, рәхмәтен Күкләргә юллады. – Мин бит сиңа якынайдым! Сәгате сукты! И, бер Аллам! – Зөлхәбирә шушы мизгелдә биш вакыт намазын укый алуына чиксез шөкер итте, күзләреннән саф күз яшьләре бәреп чыкты.

Хәбибрахман күңеленә каяндыр шигъри юллар керә, аны кычкырып сөйләсәм, югалтырмын дигән сыман, кыяр-кыймас кына көйли:

Фәрештәдәй иңдең җанга,

Зәңгәр кыңгырау булып.

Яшәү язсын иде бергә,

Яшәү язсын иде бергә,

Таҗына сөю кунып.

Зөлхәбирә башын күтәреп, үзеннән биегрәк сөеклесе авызына карап йотылып тыңлый. Ә Хәбибрахман зәңгәр гөлләмә кочкан Зөлхәбирәсен кочагына алган да күтәренке көй ритмында сак кына  аны тирбәндерә:

Син – минем күңел чәчәгем –

Зәңгәр кыңгырау, гүя.

Алар да әнә, чыңлашып,

Алар да әнә, чыңлашып:

"Бергә булыгыз! – дия,

"Бәхет телибез! – дия...

Зөлхәбирә күңеленә шатлык ургылып керә. Куанычлы шигъри юллар аның күңелендә дә җырга әверелә бара. Дәвамын, моң белән кушып, Зөлхәбирә дә җылы итеп искән җилләр иркенә тапшыра:

Ялгыз үтә гомер дисәм,

Бәхетем тауда көткән.

Тавым, олы терәгем бул син,

Тавым, олы терәгем бул син

Мине бәхетле иткән.

Хәбибрахман, үзенең тәненә бүген генә шулай орынып торырга җөръәт иткән Зөлхәбирәнең эчке матурлыгы ягылып торган йөзенә караган саен соклана, чын гашыйкка әверелә, гомер көзендә булса, аңа карата яшьлектәге хисләре яңаруына сөенә. Ул, яңа туган җыр тәэсирендә, кызны кысып кочаклый һәм аерым-ачык итеп:

– Зөлхәбирәм! Куплет икенче кабат кабатлана?! – дия.

Зөлхәбирә, иренә борылып карый. Тау башында тагы бер тау кебек. Аның ягымлы күз карашында үзен көчсез хатын-кыз булуын тоя. Ояла төшеп, йөзен зәңгәр гөлләмә эченә таба яшерә, әмма  җыр ритмына кушылган күңелен иярли алмыйча, ирнең тигез, моңлы тавышына кушылып кабат җырлап җибәрә:

Син – минем күңел чәчәгем –

Зәңгәр кыңгырау, гүя.

Алар да әнә, чыңлашып,

Алар да әнә, чыңлашып:

"Бергә булыгыз! – дия,

"Бәхет телибез! – дия...

Хәбибрахман зифа буйлы “зәңгәр кыңгыравын” торган саен кочагына ныграк кыса. Күңелдә туасы аерым, ялгыз куплетлар – тел очында гына. Әмма икесе дә бу кушылган халәттән, кушымтадан чыгасылары  килми.

 – Тагын бер кат Хәбибрахман, тагын бер кат кабатлыйбыз, күп кат...

 

ТӘМАМ