Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (25))

Башыннан УКЫГЫЗ

Рания Зөлхәбирәгә кызганыч караш ташлады. Ул да бик акрын гына тавыш белән:

– И, Аллам, мин болай ук дип белмәгән идем бит әле. Адәм баласы җанына ярашсыз кешеләр арасында ничек тиз сүнә... Алла сакласын!

 – Сүнмәгән, көчле кеше ул! Ишетүе генә начар. Карале, и, искә төште. “Сүнгән йолдызлар”ны уйнадык бер елны...

Зөлхәбирә сүзен сүзгә булмаса да, үзе турында, театр  турында сөйләүләрен аңлап утыра. Бик уңайсыз. Хәтта оят. Дөресрәге, кимлеккә кимсенү бу! Ләкин боларның берсен дә тышкы кыяфәткә чыгарырга ярамый! Ярамавы күңеленә нык беркетелгән. Мескен булудан тайчыну көчле аңарда! Бу халәткә күңел дөньясының, эчке көчнең ризалыгы һич юк! Ул, йөзенә елмаю чалымнарын салып, яратулы күз карашы белән каршында утырган Лилиягә күз төшерде. Җаны өшеп күз карашларын кабаттан идәнгә төбәде. “Сүнгән йолдыз!.. Ник бу кадәр салкын чырайлы син?! Нигә аз гына да рәхим-шәфкать әсәре, җылы караш юк синдә, Лилия? Ничек дуслар идек, сердәшләр идек...”

– Ул спектакльдә минем сеңел дә уйнады. Зөлхәбирә язмышы белән ниндидер уртаклык күрдем мин шул чакта. Театр гына дисәң дә, спектакльләрдә чын тормыш та күренә шул.

– Минвәли! Кызың Римманы бик тырыш дип мактыйлар. Театр да куйсыннар инде. Без бит Ранияләр кебек калада яшәмибез.

– Куярга җыеналар. Көн-төн клубта ул!

 – Зөлхәбирәдән “Зәңгәр кыңгыраулар” җырын җырлатыр идем мин.

– Җыр-ламый ул х-хәзер.

– Вәт, егетләр-кызлар! Исәнлек-саулык бирсен Ходай! Сәламәтлек бер китсә, кире киләм дими. Егерме бер идек! Кая тугызыбыз?

Бер мәлгә тын калдылар.

– Урыннары җәннәт түрләреннән булсын!

 – Тугыз? Куркытма әле! Суфия, Булатлар... килмәгәннәр генә. Исән-саулар!

– Дүрт яшьтиебез вафат безнең, әйеме? Яшь барган саен уйлата, бераз куркыта да.

– Исән килеш үле булудан куркыгыз сез! Хак үлемнән куркырга кирәкми. – Хисмәт кесәсеннән аксыл-зәңгәр тәсбих чыгарды. Башкаларга сиздермәскә тырышып, бер кулында тәсбих тарта башлады.

Зөлхәбирә тәсбихны күрү белән гаҗәпләнү тойгысы кичерде. Гәрәбәләр?! Ул урыныннан калкынды, тагын утырды. Рания, Зөлхәбирәгә карап, сәерсенеп куйды. Терсәге белән Гөлсемгә төртте. Янәсе, кара, Зөлхәбирә үзен гайре табигый тота.

– Рәхмәт, Хисмәт, акыллы сүзең өчен! Җомга вәгазьләреңдә гыйбрәтле мисаллар китерәсең. Булган гомергә шөкер итеп яшәргә насыйп булсын! Инстаграмнан барыгызны да карап торам. Уңышларыгызга сөенәм.

Зөлхәбирә, Минвәли сүзләрен аңларга тырышып, авызына карап тыңлады. Тик күзләрен, үзе дә сизмәстән, әледән-әле  Хисмәт кулына төби: “Каян аның кулына килеп кергән ул?”

– Минвәли, мин дә инстаграмда үзебезнекеләр дип бик яратып карыйм.

Хисмәт тамагын кырып куйды:

– Ярату бик матур, кирәкле сыйфат. Аллаһ Тәгалә бәндәне яралткан дип сөйлибез. Бар иткән ягъни. Яратып яралткан. Барлык җанлы нәрсәләргә хәлифә иткән. Өстенлек биргән ягъни. Димәк, башка тереклеккә караганда ныграк яраткан, ышанган. Ә күпчелек бәндәләр бер-берсен яратмый. Ник?

– Хөсетле чөнки. – Рания Хисмәтне бүлдереп җавап бирүен сизми дә калды. – Минем коллективта да коточкыч көнче кешеләр бар, яшьтиләр. Тормышын уйлап карасаң, бөтен нәрсәсе бар шуларның, күңел тынычлыклары гына юк! Вакыты белән куркып калам мин. Аллаһ Тәгалә ышанычын аклый алмабыз... Ахырзаман шулай котылгысыз нәрсә микәнни инде ул?

– Кыямәт көне булачак!

– Мин дини китаплар укыйм. Укыйм да уйланам. Ахырзаман дигәннән... Өмет, ышаныч акланмагач соң?!.. Аллаһ Тәгалә сабыр дигәч тә... Мин шулай аңлыйм, тирәнтен кереп китәм. Халык начар! Күрдегезме, укыдыгызмы сез беркөнне ни яздылар, Гөлсу инстаграмына.

Классташлар Раниянең бу турыда сөйләп бетерүен көтәләр иде бугай. Барысы да Раниягә караганнар. Бер Зөлхәбирә Хисмәт кулыннан күзен ала алмый. Тәсбих Хисмәт кулында акрын гына хәрәкәт итә. Кызыкмы, кызганычмы бу хәл? Утыз ел үз кулында тоткан гәрәбәләре – Хисмәт кулында!

– Гөлсу инстаграмда, Булат картиналары сатылуын белдереп, ясаганнарын сурәткә төшереп көн дә реклам ясап бара. Шундый матурлар! Телефоннан да озаклап карап утырам. Бәясе әйбәт ук инде. Шулар ошамый кайбер кешеләргә. Ну, алма! Ирексезләп такмый ич! Мин алдым, мәсәлән, кирәк өчен дә түгел, Булатны сөендерәсем килеп алдым. Гөлсу Булатның фотосын да төшереп куя. Берәү: “Инвалидлыгыннан файдалана...” – дип аңлатма калдырган. Рәнҗедем дә инде шул кешегә.

– Күрдек, укыдык. Танытмый торган исем астында авылдашыбыз эчендәге карасын агызып ята. Шундый талантлар чыккан икән авылыңнан, ник горурланмаска инде?!

– Гөлсуга да сүз бар анда.

Минвәли бу мәсьәлә буенча үзе дә бимазалана иде. Шуңа  үз фикерен белдерергә ашыкты:

– Соң, Булатка эче пошканнар да картина ясап сатсын! Аның өчен бер кулыңны чабып өзәсе түгел ич! Сәләткә аңа бер олау тырышлык сорала әле. Әнидән беләм: җитешсезлегеңне “онытып” зур эшләр башкару өчен тау кадәр ихтыяр көче булдыру да ансат эш түгел. Булат беркайчан да мескенләнмәде, кызгандырмады. Ай-яй, ис китә минем... Урлап алмаган бит – үзе ясаган! Рәхәтләнеп сатсын!

Зилә бу сүздән йөрәксенеп китте:

– Әйе, кирәк кеше алсын, булдыра алган кеше – сатсын! Әйбергә кытлык заман түгел. Үз товарыңны сата алу өчен, халыкта, беренчедән, хөрмәт яуларга кирәк әле. Кызгану ул – бер мизгел! Ә игелекле эш белән ихтирам казану – гомерлек! Аны яулау  җиңел бирелмәде бит аңар.

– Дөрес! Кайсы гына үр яулаган кешене карама, барысы да игелекле хезмәт, күркәм холык белән авырлыкларны җиңгән кешеләр. Ә инвалидлардан көнләшкән кеше – үзе инвалид, төгәлрәге әхлакый гарип җан... – Хисмәт сүзне йомгаклаган сыман килеп чыкты.

Хәбибрахман:

 – Дусларым! Фәлсәфи дөньяга кереп киттегез әле, – дип, аш-су бүлмәсеннән елмаеп чыкты. Ул табынны авылның ике аш-су остасын чакырып әзерләткән икән. – Әйдәгез, табын артына урнашыгыз! Зур рәхмәт якын итеп килүегез өчен! Сез миңа бик кадерле. Хисмәт, син түргә беренче кер!..

Зөлхәбирә, Хисмәт түргә кереп киткәнче дип, юлына аркылы төште:

– Хисмәт бу тәсбихны каян алдың?

Моңа зур игътибар биреп Рания сәерсенде һәм карашына мәгънә салып, кабат Гөлсемгә төбәп карап торды. Гөлсем аның ни диясе килгәнен аңлады, билгеле.

– Ә-ә, матурмы, Зөлхәбирә? – диде Хисмәт. – Абый улы каладан алып кайтып бирде моны.

“Штаб өстендәге егет чынлап та Рамил улы Айдар?..”

– Нәрсәне ул, Хисмәт?

– Әнә Зөлхәбирә тәсбихымны ошаткан. Каян алдың дип сорый. Чын гәрәбә ул! Ультрафиолет нурларында яктыра. Үзем дә бик ошаттым. Кыйбат түгелме соң бу дип тә кызыксынган идем, әйтми. Сиңа бүләк ди. Бу тәсбихны тартсам, җаным кинәнә. Фәрештәләр канат тидергәндер моңар...

Зөлхәбирә тынычланырга тырышты: “Ярый, табылган бит, югалмаган! Һәм... һәм кем кулында бит! Куанырга гына кирәк!”

Барысы да утырышып беткәч, Хәбибрахман, кунакларына бер кат күз йөгертеп чыкты. Елмаеп куйды. Хисмәт ак күлмәк, зәңгәр түбәтәй кигән, Минвәли зәңгәр күлмәктән, Лилия зәңгәр чәчәкле яулык япкан. Гөлсемнең дә ислам шәригатенә туры китереп япкан яулыгы күк төсендә. Зөлхәбирәне әйтәсе дә юк – зәңгәр төс яратучы... Хәбирдә дә – зәңгәр түбәтәй. Зилә кояш сарысы төсле күлмәк өстеннән зәңгәр камзул кигән. Үзендә дә зәңгәр күлмәк – махсус шушы мәҗлескә алды. Бу кызыклы туры килүне әйтәсе килсә дә, әдәпкә сыешып бетмәс дип, эчендә калдырды. Яшьтәшләренә яратып карады. Җылы хистән битләре алсуланып китте.

– Кадерле классташларым! Зур рәхмәт, килүегез өчен! Зурлавыгыз, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт! – Хәбибрахман сөенечтән дулкынлана иде бугай. – Эш урынында гел бер урыннан бер урынга күчәргә  туры килде миңа. Хезмәшләрем арасында ун ел бергә эшләгәннәрем юк. Өйләндем, хатын белән ун ел  яшәргә язмаган... Курсташларым белән дә институтта биш кенә ел укыдым. Ә менә сезнең белән ун ел буе бер класста укыдык. Әле кичә генә “Яшьлек” аланында таң каршылаган кебек, кабат җылы итеп аралаша алуыма бик сөенәм. Рәхмәт килүегез өчен, рәхмәт булуыгыз өчен! Сез авылымның иң хөрмәтле кешеләре! Горурланам сезнең белән! Хисмәт хәзрәт, Суфия белән Булаттан башка чакырулы кешеләрем башка юк иде. Барыбыз да бергә җыела алу туган авылда гына булыр дип, очрашуны махсус авылда үткәрәсем килде. Белгәнемчә, дин юлында күпләрегез, чакырсам да, исерткечле табынга бармас та идегез. Яңа йорт, туган нигез дип, Коръән дә укытасы килде. Ә минем сездән башка якыннарым юк та авылда...

– Бик дөрес эшләгәнсең!

– Коръән мәҗлесен башласаң да була. – Хәбибрахман Хисмәткә карап алды. – Ә, әйтергә оныттым. Безнең зәңгәр кыңгыраулы тауда сурәткә төшкән кеме генә юк Интернет дөньясының?! Мәҗлестән соң, тауга барып әйләнеп кайтырга да тәкъдим итәм. Барабызмы?

Классташлар: “Тагын кайчан шулай күмәкләп йөрербез әле!” – дип, бу тәкъдимне хупладылар. Клубка концертка барырга да сөйләштеләр.

Хәбибрахман йортында башланып киткән очрашу, гомер буе искә алырлык рәхәт кичерешләр бирде. Концертка Минвәли, Лилия, Хисмәттән башкалар барысы да килделәр. Концерт түләүсез иде. Гөлсем: “Сәхнәдә чыгыш ясаган авылдашларга биреп, аларны куандырыйк!” – дип төрле, күп чәчәкләр үскән бакчасыннан берничә букет ясап алып килгән иде. Һәр чыгыш ясаучыга чәчәк бүләк иттеләр. Шатлык дигән якты хис, тамашачы залыннан сәхнәне еш урады – әйтеп бетмәслек якты, җылы бәйләнешләр барлыкка килде. Зөлхәбирәгә бу күренеш бик ошады. Күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Сәхнәдә дә, залда да аралашып яшәгән бер авыл кешеләре ләбаса. Аерым кешеләргә талант ни өчен бирелгән? Тиккә түгел! Тонык дөньяны якты төсләргә баетсын, көчсез – рухын ныгытсын, кайгысын-сагышын онытсын, сүнгән җаннар кабынсын, шәфкатьсезгә миһербан иңсен, битарафларга гамь керсен өчендер. Шатлык таратып, кешелек дөньясының рухи халәтен бөтенәйтсен өчендер... Нигә нәкъ аңа бирелгән – башкага түгел?! Сәләт биреп, өстенрәк иткән! Чөнки ул көчле кеше!

Кадерлә, тамашачы, талантларны! Алар рухи сафлыгы белән уртаклаша, безгә күңел җылысын бирә. Бирә! Ал! Күңел түреңә ал! Рәхмәт әйтеп, алкышлап ал!!! – Зөлхәбирәнең күңеле шулай дип сулкылдады.

Гөлсуның да җырлавын тансыклаган иде. Җырның сүзләре аермачык аңлашылмаса да, көй дулкынында тибрәлүе җанга үзе бер рәхәт. Залга карый. Өчтән ике өлеше буш. Ни кирәк балантаулыларга? Тормыш, гаилә мәшәкатьләрен читкә куеп, авылдашларына хөрмәт йөзеннән, халкының мәдәниятен яшәтеп, рухиятен баетып күңел түрендәге җылы хисләрен моңга төреп, бушка бүләк итәләр. Их, халкым! Син һаман гафләт йокысында... Дөнья яралганга ничә гасыр үткән – мәдәният нигә ят адәмгә? Күрер күз, ишетер колак биргән Бөек Зат, тик юкка – кайберәүләргә...

Бәйрәмнән – бәйрәмгә, тамашадан – конкурска, тематик кичәләргә, спектакльләргә табынып, аларның сихри учагында  кабынып, ялкынында янып әвәрә килеп эшләнелгән, яшәлгән икән ләбаса. Шәхси тормыш та икенче планда калган, гаилә корылмаган, дәвамчым да калмаган. Үз артымнан якты, җылы эз калдырдымы? Белә алмый Зөлхәбирә. Дөньялыкның закончалыгы шундый: халык, үзен сөеп хезмәт иткәннәргә чын бәяне бары ахирәткә күчкәч кенә бирә...

Күңел үткәннәрдә йөри торгач, Суфиянең кыланмышлары кабат исенә төште. Шул клуб бит! Зөлхәбирәнең концерттан кайтып китәсе килде. Әдәпкә сыешлы булмаганга гына утыра бирде. Ә кәеф күтәрелә алмый иде инде. Кемнәр иде минем  әйләнә-тирәмдә? Нигә мәдәнияттән китәргә ничә талпынып та тәвәккәлли алмадың? Эшкә мәхәббәт җибәрмәдеме? Вакыты җитмәгән идеме? Тәмам кешелегеңне таптаткач, сәгате суктымы? Я Алла! Язмышлар күктә языла диләр, юктыр, кеше үзе хәл итәргә, хәрәкәт итәргә тиештер. Әнә Хисмәт: “Аллаһ Тәгалә адәмне акыл белән зиннәтләгән”, – ди. Димәк акыл җитмәгән, эшкә бирелгәнлек хисе көчле булганга, акылны иярләгән. Акыл иярләргә тиеш хисне! Киресенчә түгел! Эш эш кенә ул! Кайчан күргәнең булды, фәлән эш фәлән кешенеке дигәнне?! Мәдәният ди-ди, үтте дә китте гомер. Кайда укыды соң әле, Зөлхәбирә, эш турында шундыйрак сүзне, кайсы китапта? Укыды да, өнсез калып, утыра бирде. Аннан тагын кабатлап, кат-кат укыды. Әйтерсең китапка акка кара белән язылган ул сүзләр үз  күңеленнән чыга иде: “Эш ул – сызлаган җиргә дару! Җиңелгәнгә – юаныч! Көчсезләргә – мәйдан, хәерчегә канат ул – эш!“ – Ачы хакыйкать үтерде дә салды Зөлхәбирәне ул чакта. Камил Кәримовның “Ком сәгате” романы иде бугай ул.

Ком сәгате вакытны бик тиз койган. Алданрак аңлашылмый шул. Үткән елларны кабат узып булмый. Үткән гамәлләрне, гомерне бары ком сәгатен кире әйләндереп күзәткән кебек, хәтер иләгеннән үткәрсәң генә. Иләктән үтмичә өстә калган, чүплеккә ыргытыр төерләр юк-югын. Тик тәмам гарипләнмәс өчен төзәлмәс рухи гарипләрдән ераклашу кирәк икән...

Зөлхәбирә, шундый уйлар кичереп, бер үзе бер дөньяда утыра. Зөлхәбирәнең дөньясы тын. Караңгы чокырдан якты таңлы дөньяга күтәрелгәннән бирле ул бәргәләнми. Үткәннәргә кайтып, нәтиҗә ясый, шөкер итә. Ә менә бүген үз ишләре арасында бераз кимсенә. Булат! Никадәр көчле булма, кимлек барыбер күңелне китә икән шул. Син бит егерме дүрт яшеңнән сыңар кул белән яшисең. Кул кулны юып, ике кул битне юар өчен – төгәл санда ике кул кирәк шул!  Теге елларда син ни кичергәнне, бөтен нечкәлеге белән мин хәзер генә аңладым.

Китек ай!.. Бүген яшьтәшләрем арасында кем күккә күтәрелеп карады да, кем айның тулып җитмәвен күрде икән? Зөлхәбирә күрде – ай китек иде. Штабка ишелеп төшкән көнне дә китек иде ул...

Залга колонкалардан көчле тавыш агыла. Римма җырлый. Зөлхәбирә, тавышны ишетсә дә, нечкәлеге белән тоя алмый. Әллә кайдан күренә – бу  кыз тоташ яктылыктан тора. Җылы хис туа, үзенә тамашачы карашын бәйли. Нык кына Минвәлигә тартым икән бит бу!

Римма җырлап бетерү белән көчле алкышлар астында  букетны сәхнәгә менеп бирде ул. Римма Зөлхәбирәнең кулыннан кысты, сәхнәдән төшермәде, фортепьяно артына утырырга тәкъдим итте. Зөлхәбирә каушап китте. Утыруын утырды, ни уйнарга белмәде. Ак, кара клавишлар... Башта клавишлар буенча күзләрен йөгертте, дулкынландыргыч хис-тойгылар уянды. Менә ул, унҗиде яшьлек кыз, шул аклы-каралы басмалар буенча йөгереп узды. Артыннан йомшак кына җил кагылып узды. Башын югары күтәреп, зәңгәр күккә карады. Ә юк, ул күк түгел, ул биеклеккә таба үскән зәңгәр кыңгыраулы тау ягы икән...

Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл

Бүләк иткәннәрең истә гел.

Шуннан бирле, сине сагынганда

Кыңгыраулар чыңын ишетәмен...

Тавыш бар җиһанны яулый, көчәя бара:

Җирдә, күктә, кая барсам – шунда

Уем синең белән очраша.

Бөтен хыялларым чынга аша

Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.

Күптән инде, күптән клавишлар тоймаган бармаклар ак, кара өслектә биеделәр. Бу фортепьяно бары Зөлхәбирәнеке! Балантауда Зөлхәбирәдән башка беркемнең дә уйнаганы юк анда. Бу бары ул уйнарга тиеш булган аклы-каралы сукмак. Куллары аша фортепьяно тавышы йөрәгенә уралды, үзенә генә ишетелгән җиһан чыңына кушылды. Ул кыңгыраулы тау ягыннан фортепьяносы белән ак болытларга күчте. Галәмнәр кыңгыраулар булып чыңлады. Зәңгәр күктәге ак болытлар шундый матурлар – ул утырган ак болытны каймалап алганнар да тын гына көй уңаена йөзәләр. Моңсурак. Кыңгыраулар шул моңсулыкка кушылып зеңгелдиләр. Хыялый болытлар арасыннан кочагына кыңгырау чәчәкләр кочкан ир заты качышлы уйный: әле күренеп китә, әле болытлар артында кала. Кыңгырауларны ул чыңлата икән... Шундый матур көй. Зөлхәбирә түзә алмый, шул көйгә кушылып китә.

Син биеккә очып, күздән киткәч,

Чыңлаганын күкнең ишеттем.

Күңелемне дәшкән күк гөмбәзен

Мин кыңгырау диеп хис иттем...

Аңа тагын кемдер кушыла:

Җирдә, күктә, кая барсам — шунда

Уем синең белән очраша.

Бөтен хыялларым чынга аша

Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.

Кыңгыраулар чыңламыйлар – ак болыт туктап калды. Нинди көчле тавыш бу? Зөлхәбирә хыял дөньясыннан тиз аерылды. Сызгыралар, кул чабалар түгелме? Ул торып басып, тамашачыларга таба карап басты. Римма аны кочагына алды. Барысының да йөзләре әсәренгән, аягүрә басып, кул чабалар. Алар арасыннан кулына кызыл розалар тоткан Хәбибрахман сәхнәгә күтәрелде, аны кочагына алып, чәчәкләрне кулына тоттырды. Кинәт җанында нидер өзелде, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Унҗиде яшеннән беренче тапкыр аны ир заты кочагына кысты, шушы сәхнәдә күпме  чыгыш ясап, беренче тапкыр чәчәк бирүче булды. Зөлхәбирә бу хөрмәтне тыныч кына кичә алмады – күз яшьләренә ирек бирде. Алкышлар көчәйде. Җиһан зеңгелдәде. Римма сүз алды. Зөлхәбирә зеңгелдәгән дөнья аша, Балантау мәдәниятен гөрләтүе, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләве өчен рәхмәт әйтүен аңлады.

Хәбибрахман белән залга төшеп утыргач та битләре кызышудан туктамады. Ә күңел, олы бер давылдан тынып калган тымызык һава хәлендә иде. Тик бер сорау борчый күңелне, ул үзе генә җырладымы, Римма да кушылдымы?.. Моны сорап булмый иде.

Концерт дәвам итте. Үзе оештырган фольклор төркем инде яңарып беткән – өлкәннәр яшьләр белән  алышынган. Димәк, Римма җитәкчелегендә борынгы җырулар, гореф-гадәтләр Балантау  мәдәниятендә дәвам итәчәк. Күңел түренә канәгать хис үрләде. Бу калфак-костюмнарны  башкала ательесында тектереп йөргәндә, костюм эскизын, формасын үзе кат-кат сырлаган иде. Ә калфак... Нинди генә калфак тәкъдим итмәделәр аңа. Ул теләгән – Сөембикә-ханбикәнеке кебек булганы ни сәбәпледер күргәзмәдә юк иде. Ул калкуырак баш киеме теләде. Тәгаен, аңлата гына алмады. Күп калфаклар арасыннан, төсе күңеленә ятышлы матур зәңгәр булганга гына, кигәч баш түбәсеннән аска таба кайтарылып торганын кулына алды. Кулында әйләндергәләп уйланып озаклап карап торды. Күз белән күрмәгәнне тасвирлавы да, материалын сайлап заказ бирү дә җиңел түгел иде. Ошатмавы йөзенә ягылды микәнни?

– Ошатмыйсызмы? Ә нигә?! Мондый калфакка зур өстенлек бирәләр, – диде модельер һәм шактый һаваланып, кулына әле турыпочмаклык сыман формадагы ялтыравык җепләр белән чигүлесен, әле җемелдәгән төймәчекләр белән бизәлешле түбәтәй сыманын кулында биеткәннән соң, Зөлхәбирәдәгесен үз кулына алды да, елмая төшеп, – “карт тавык кикриге сыман бер якка янтаеп торганга яратмыйм бусын!” – дия безнең бер тегүчебез дә. Татарда традицион хатын-кыз баш киеме күп төрле. Ни сәбәпледер, әйтә алмыйм, күпчелек авыл клублары нәкъ менә шундый – аска таба кайтарылып торган формадагысын сайлыйлар...

Тәкъдим ителгән калфак модельләренең берсен сайламый хәл юк иде. Вәкарь белән сөйләшкән, горур, чибәр ханымның бу сүзләре Балантауга кайтып җиткәнче үртәде. Ничарадан бичара булып, сайлаган калфак моделе, Хисмәтнең егет чакта кигән башлыгының сары чугы сыман, күз алдында атынып үчекләде. Кайтты да, китапханәдән китап җыеп чыкты. И, Явыз Иван! Нишләткән син татарны?! Менә бит, Сөембикә-ханбикәнең баш киеме – Урал таулары күк мәһабәт, горур. Тектерәсе калфаклар – безнең Баланлы тау күк җәлпәк, бер якка янтайган буласы инде. – Канәгать булмыйча, куллары белән ияген учлап, уйланып, кат-кат китап актарды. – Рус хатын-кызларының баш киеме әнә нинди – аш тәлинкәсе кадәр, җәенке, йөзләре кебек ачык, җитмәсә, патша таҗымыни – укалы. Ә безнеке шәлперәйгән дә төшкән...

Фольклор төркем бер чыкканнан икенче җырларын башкаралар:

Суда, суда, суда  йөзаласыңмы...

Зөлхәбирә әле һаман үз уйларында йөзә. Әнисе сөйләгәннәр риваять булдымы икән? Черёмушкада татарларны кан елатып, коточкыч газапларга дучар итеп чукындыру эшләре барганда, Баланлы тавы, шул хәлләрнең шаһите булып башы агарган – түбәсендәге кара җир шул чакта ак ташка әйләнгән имеш. Икенче төрле риваять тә бар. Имеш, “Шомырт аланы” авылы татарларын җәфалап, газап чиктереп, мәҗбүри христиан диненә күчергәндә, тау башыннан олы ташлар тәгәрәп төшеп, Явыз Иван яраннарын әллә ничә тапкыр сыткан-изгән. Аргы як авылларга шуңа күрә бармаганнар имеш. Болар дөрес булса, саклаучыбыз Баланлы тавына рәхмәтебез чиксез! Балантау халкын хак дин – Ислам динендә калдырганы өчен Аллаһ Тәгаләгә чиксез шөкер дияргәдер?! Зөлхәбирәнең иң зур сөенече шул иде бу дөньяда. Тик, Явыз Иванны “ташлар тәгәрәтеп” куркыткан халык ник шәлперәйгән соң? Ник горур түгел без? Мөселман әдәбендәге олы хакны үтәмәүчеләргә ник разый, ник юаш, нигә сабыр татар баласы? Туганнар, күршеләр, классташлар арасында гадел булмаган көрәш бара – ә халык битараф, бары үзенә сүз булмасын! Килер бер көндә мәктәпне ябабыз дисәләр – сүз булмас, килешерләр. Бер Зилә каршы килгәннән ни үзгәрә? Татар телен бетерәләр икән – баш иелгән, кылыч кисмәс. Мәдәнияткә “ясин чыгалар” икән – риза халык, кулында акча, ашарына ризык кына булсын!.. Сөембикәнең горур, биек баш киеме гасырлар үткән саен гел тәбәнәкләнгән, хәтта бер якка янтаеп та төшкән микәнни?.. Ах, мин тирән уйланып утырам. Моны тарихчы гына төшенә аладыр... Ошатмасаң, ул милли баш киеменең биеген, янтаймаганын да сайлап тектереп була ләбаса.

Зөлхәбирә ул көнне әнә шуларны уйлап, җавап эзләп төне буе тарих укыды. Аннан мәктәптә укыганда танышкан авыл тарихын хәтерендә барлады. Хәзер дә, янтау милли калфакларны күргәч, шул исенә төште. Сәхнә түрендә холыклары белән тыныч авылдашлары – ансамбль кызлары моңсу гына “Шахта көен” сузалар. Зөлхәбирәнең зәңгәр төс яратуы  сәбәпле, аларга зәңгәрсу күлмәкле булырга язган. Зөлхәбирәне генә Ходай моннан алган. Ул үзенең шулар арасында җырлап торуын күзаллый. Тауга карап тау булып булмый шул. Бүген дә, зәңгәр кыңгыраулар, җил иркендә тау битендә дулкынланып тордылар. Әлеге мизгелдә дә сәхнәдә алты “кыңгырау гөл” җыр дулкынында тибрәләләр. “Аларга кушылган милли моң гасырлардан гасырларга горур яңгырасын иде...” – Шулай дип теләде ул!

 

“Мин – Яратам!”

 

Лилия белән кече кызы Баланлы тавына менделәр. Балан агачында тәлгәш-тәлгәш кызыл баланнар мәмрәп пешкәннәр, яфраклары кызгылт-көрән төскә кергән. Ничектер моңсурак. Шулай да, Баланлы тауның шушы төсләрен бик ярата Лилия. Күңеленә туры килә. Әкренләп, салкын көзгә әзерләнә табигать...

– Бигрәк аз инде бу җәй, кызым. Сизми дә калдым... – дип куйды Лилия, моңсу гына.

Кызлары, улы да үсеп җитте. Әллә ничә елга бер классташлар белән очрашуны “Яшьлек аланы”нда үткәрүне санамаганда, Баланлы тавына елга бер тапкыр – балан өлгергәч кенә менә ул. Рамиле балан пирогы ярата. Кайнанасы исән чакта үзе пешерә иде. “Халисәнеке кебек!”– дип, тәмләп, мактап ашый иде. Инде хәзер Лилия Рамиле өчен: “Зәйтүнә әнинеке кебек тәмле булсын!” – дип тырыша. Тыныч тормышына шөкер итә ул. Хисмәт, Аллаһ кушканны җиренә җиткереп үтәп яши торгач, үзе дә намазга баскач, тормышлары үзеннән-үзе үзгәрде. Юк, Рамиле дингә керешмәде-керешүен, ләкин барыбер күпмедер үзгәрде: Лилияне хөрмәт итә, авырганда куркып кала, зур кайгыртучанлык күрсәтә. Күрә, аңлый, Лилия, югалтудан курка ул аны. Теге еллар эзсез үтмәде шул. Бүген дә башы авыртканга кәефе китеп тора. Хыянәт газапларын җиңде кебек. Сабыр булып бетә алмаса да, ярсымыйча үткәрә белә. Хисмәт киңәшләренә колак салмаса, иман шартлары ни икәнен белмәсә, мөгаен ул монда бүген басып та тора алмас иде...

Уйга батып, балан тәлгәшләрен җыйды да җыйды, күпме җыйганны да белмәде. Кызы: “Әни, җитәр бәлки!” – дигәч кенә уйларыннан арынды. Килгән килгән дип “Яшьлек аланы”на  барырга теләде. Барып җитү белән Лилиянең хәле китте – утырып ял итәргә булды. Кызына сиздермәскә тырышып, тел астына даруын салды. Утыргач та гел тауга карыйсы килеп тора. Матур, мәгърур тау! Туган авылга кайтып яши башлаган көннән Лилия шуңа карап яшәде.  Илаһи көче бар күк бу аның! Килененең авыр сулап таш сын сыман катып тауга карап торган чагын күргәндә:

 – Тауга гел кара! Кара төс эзләмә, иягеңне төшермә! Башыңны исәң, күз каршыңдагы тау кадәр тауны да күрмәссең, – дия иде Зәйтүнә әнисе. Ул вакытта аңлашылмаган сүз хәзер аңлашыла. Хикмәтле кайнана иде мәрхүмә. Менә бит, басып та түгел, утырган килеш кенә иягеңне күтәрсәң дә, Баланлы тавының иң өстәге ак ташларына кадәр күрәсең икән. Чү! Өстәрәк, берничә кул сузымы гына алда кыңгырау чәчәк  түгелме? Ни бу? Чәчәк атып бетерделәр бит инде кыңгырау гөлләр? Ул башын тагын да күтәрде, күзен кысып үткерләтеп карады. Ялгышмый! Хәтта бу кыңгырау гөл башын да имәгән кебек. Ул смартфонына тиз генә шул чәчәкне якынайтып төшереп алды. Чәчәге эчендәге аксыл-сары серкәләренә кадәр аермачык күрде. Исе китми иде аның бу чәчәккә! Аска таба карап торганга эчен күргәне дә юк иде. Менә хикмәт! Астан өскә таба карасаң гаҗәп матур икән бит.

 – Өстән түгел, астан карап гыйбрәт ал!

 Чү! Кайнананың, бер колактан кереп, икенчесеннән чыккан бу сүзе каян искә төште? Гел шундый гыйбрәтле әйтемнәр әйтергә ярата иде мәрхүмә. Ул, борылып, баядан бирле телефонында кем беләндер смс язышкан кызына карады. Кайнанасына охшаган кызы! Хәер, аның өч баласы да Рамил ягына тартым – чибәрләр. Күңелендә шатлык хисе ишәйде. Ике кызы, улы бар бит аның! Ә Зөлхәбирә кияүгә чыкмый калды...

Уйлар, уйлар... Күзләр тау битен тарый. Менә бит – тагын бер кыңгырау чәчәк!

– Кызы-ы-ым! – диде куанычын эченә сыйдыра алмаган әнисе. – Саташкан мәллә бу кыңгырау чәчәкләр? Инде көз бит, ә болар чәчәк атып утыра.

– Вакытында атмаганнардыр, ник аптырыйсың әни?! Җылы көздә кайчак алмагач та  чәчәк ата бит...

– Кызым! Бар әле өч кыңгырау чәчәк тап әле, мин икене күрдем. Кайткач вазага куярбыз. Минем яшьтәшләрнең яшьлек чәчәге ул!

Халидә ерак китеп эзләнмәде. Өч ботак чәчәкне тиз генә алып килеп әнисенә тоттырды да үзе кабат телефонга текәлде.

– Кыңгыраулар! – дип куйды Лилия үзалдына һәм яратып чәчәкләрне баш очынарак күтәреп, таҗлар эченә күз салды. Биш таҗ – керфекләр сыман өскә таба кайтарылып тора. Башларын имәгәннәр! Аларга өстән карарга түгел икән, тау астырыннан югарыга караган кебек күз салырга икән. Йә менә болай, өзгәч, күтәреп, яратып, кызыксынып карарга икән. Ничек матур бу кыңгыраулар?! Моңарчы игътибар итмәгәнмен: аяз күк төсендәге кыңгыраулар күңелгә тынычлык иңдерә, ә эчендәге сап-сары серкәләре кояш нурлары сыман карашларны җылыта икән. Рамил берчак, кыңгырауларга бәя биреп, күңелсез чәчәк дигән иде. Кайткач, өстәлгә түгел, Рамиленең күз каршына – көн дә карый торган телевизор өстенә куяр бу чәчәкләрне...

Хәле яхшырды, кәефе күтәрелде. Торып карт каен янына килде. Карт булса да, яз саен яшьлектән калышмый: бөресен ача, яфрак яра, җәй буе сыгылмалы ботакларын җилләр иркенә тапшырып, җиһан белән серләшә. Инде бирегә тукталып, исемнәр язучылар юк. Каен, үз янына килеп, серләшкән яшь парларны хәтерләми. Лилия, классташлары арасында иң беренчеләрдән булып, сарылык иңгән каен янына килде. Аклы-каралы кәүсәгә күз салды да яшьлектә шушы каенга язган чакларын исенә төште.

 – Кызым! Безнең яшьлектә каен кәүсәсе гел язулардан тора иде. “Монда булды... фәләннәр”, – дип егетләр пәке белән, кызлар ручка белән язып төшәләр иде. Үзебез язганнар гомергә калмый шул – еллар барын да сөртеп ташлый. Ә хәзерге яшьләр каенга истәлек язып маташмыйлар икән?!.

– Бер яшьлектә, бер картлыкта диген дә, әни, тот та  язып куй! – диде Халидә, елмаеп, мизгелгә генә әнисенә күтәрелеп караганда.

– Яшьлектә генә килешә ул!

– Кулда айфон, смартфоннар булганда агачка түгел, кәгазьгә дә язу сәерлек, әни.

– Сәерлек, сәерлек... – дип кайтарып кабатлады ана. Эчен пошырган хәлне җае чыкканда әйтергә ашыкты: – Көненә әллә ничә сурәт эләсең инстаграмга. Кешенекен карап гомер үткәрәсең... Без, Яшьлек аланында булганны язып калдырган күк, “мин монда булдым...” дип миргә исәп-хисап бирүегездер инде...

Халидә телефоныннан башын күтәрми генә кабат елмаеп куйды.

“Мин монда булдым...”, “Рамил + Лилия = Мәхәббәт 100%”, йөрәкне тишеп үткән ук рәсем ясаулары... – Шулар  күз алдына килде Лилиянең. Тирән уйга батты. Күңел түреннән кимсенүле, әрнүле уйлар купты. Һи, Лилия, “мин җир йөзендә булдым, тимерчыбык кушып үрелгән хыянәт камчысы сыздыртып үттем...” диген! Ай, Аллакаем, үткәннәрне искә алмаска акыл алган идем, үзгәргән дә идем бит инде. Нигә искә төшә инде. Төшми ни? Яшьлек аланында шул ул! Өзелеп кызына карады. Берүк бәхетләре булсын!..

Халидә әнисенә күтәрелеп тә карамый. Бармаклары өзлексез хәрәкәттә – смс яза. Лилиянең уйлары белән уртаклашасы, сөйләшәсе килә. Ана күңелен канәгатьсез хисләр биләде.

– Кызым, ул телефоннан башыңны күтәр инде. Табигатьтә булганда, табигать белән дус бул!

– Мин бит монда еш булам. Бер ис китәрлек нәрсә күргәнем юк. 

Лилиянең кызы кулыннан телефонын йолкып аласы килә.

– Халидә!..

– Әни! Миңа кызык түгел ул! Карап туйгач, әйт, кайтырбыз. Рәхәтлән, әни!

Күреп тора, кызы чын күңелдән сөйләшми. Ул кем беләндер ватсаптан языша. Шул ук вакытта әнисенең күзен дә алмый карап торуын күрә:

 – Әйе, әни, яшьлек каены... – Кыз пырхылдап көлеп җибәрде һәм көлүенә уңайсызланып, авызын каплады.

Лилия тынып калды. Аркасы белән каенга сөялде.

Кызык кына үтте бу гомер. Яшьләр безне аңламый. Әллә без яшьләрне аңламыйбызмы? Дөрес яшәлмәгәнме? Ни кала бездән? Кемнәр кала? Язылган истәлек язулар да бетә, безнең яшьлек балаларыбызда кабатланмый, замана үзгәрә бара. Зәйтүнә әни, “бары гамәлләр кала” ди иде. Лилиянең уйчан карашлары алан-күз урынында торган “Мин Яшьлек яратам” статуэткасына тукталды. Ихлас елмаеп җибәрде, күңеленә шатлык тулды. Ошый ул аңа. Әллә ничә тапкыр якыннан күрәсе килеп, озаклап карап торганы булды.

– Кызым әйдә, теге һәйкәл янына барып килик әле.

 – Һәйкәл түгел инде, әни!

 – Зөлхәбирә апаң ясаткан нәрсә янына, алайса.

Халидә, күп тапкырлар аның янында булганга, теләр-теләмәс әнисенә иярде, әмма телефоннан күзләрен алмады. 

– Без бик нык дуслар идек Зөлхәбирә белән.

– Дуслыгыгыз ник бетте?

– Белмим шул. Белмим дип, аның белән сөйләшеп булмый хәзер.

(Дәвамы бар)