Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (23))

Башыннан УКЫГЫЗ

Челтер-челтер чишмә!.. Тавышың бик матур иде, мин ишеткәндә... Син шул ук тавышлы, тәмле сулыдыр?! Бәндәләр генә үзгәрә – җил уңаена яраклаша, һәр чишмә үз  юнәлешендә ага бирә. Син дә үзгәрмисең: үз асылыңа хыянәт итмичә, нинди генә җилләр, кайсы яктан иссә дә, бер килеш үз җырыңны көйләп, кешелек дөньясын бөтәйтеп, Балантауга ага бирәсең. Шуңа да саф син, Чишмә!

Зөлхәбирә тешләрен укмаштырып су уртлады: “Әһ-һ!” Чишмәгә иелеп бер йотым су эчәр, шушы матурлыкка бер генә күз сирпү өчен генә дә бу дөньяда яшәргә көч табар ул! Зөлхәбирә йөгерек суны күзәтә. Уйнаклап, юлындагы үләнле түмгәкләргә, йомры, шома ялтыр ташларга бәрелеп, боргаланып  шундый чиста, саф су ага. Үзе җырлыйдыр... Күңеленә шатлык, шөкер итү хисе тулды. Чүгәләп, сагаеп кына чишмә тавышын тыңлады. Чишмәнең тавышымы, әллә тоела гынамы – каяндыр килеп, сихри моң йөрәгенә үтә, күзләр дымлана: шөкер, Аллам, миңа шушы матурлыкны күрергә күңел күзе биргәнсең, йөгереп йөрер аяклы иткәнсең...

Баланлы тавы ягыннан җылы, йомшак җил тоемлана. Ул тынып торган кебек була да кабат исеп, чишмәнең саф салкынлыгы белән аралаша, изүдән кереп, иркәләп коча, шаярып, күлмәкне кабарта. Ничек рәхәт! Әнә түбәнлеккә таба – аның туган авылы! Бердәнбер яшел түбәле йорт – Зөлхәбирәләр  йорты. Җанга шулкадәр якын ул! Кырык биш ел гомер шул нигез белән бәйле. Аңа анда, чишмә суы тешләрне камаштырган кебек, җанын катырырдай салкын да, кинәндерердәй җылы да да булды...

 Чишмәлектән Баланлы тавының баланлы агачлыклары ешрак, куерак булып күренәләр. Чишмәлек биек үрдә түгел түгелен, авылның аз гына түбәнлектә булуы да төшәргә җиңел – аяклар үзеннән-үзе атлый-йөгерә сыман. Иртән куйган максатка ирештем дип уйлады Зөлхәбирә. Ә авыл әле уянып кына килә. Ул беренче тапкыр әйләнгеч юлдан чабып кайтырга булды. Ә бу юлдан йөргәндә тауның зәңгәр кыңгыраулы ягы күренеп бетми. Белә Зөлхәбирә, йөгереп йөрү авылда гайре табигый хәл.  Кемнең ни дип әйтәсенә кадәр чамалый. Шуңа да тау итәгеннән йөгерергә ярата ул. Табигатьтә аны үз итә, ярата кебек...

***

Шулай инде, караватта сырхаулап яткан авыруның тагын ни эше булсын – әйләнә-тирәдәге һәр хәрәкәтне күзәтеп ята. Әлбәттә, авыруы көчле булмаса. Зөлхәбирә аяк баскан палатадагыларның диагнозлары катлаулы түгел иде булса кирәк. Пациентлар, гадәттәгечә, яңа кешене күзләре белән капшап каршы алдылар. Әнә тәрәзә буендагы хатын, башын ук калкытып, аеруча игътибар итте. Татар апасы булуын башында яулыгы гына түгел, чырае ук кычкырып тора. Зөлхәбирә ялгышмады. Исәнләшкәч үк:

– Татармы соң син? – дип сорады.

Зөлхәбирә җавап бирергә дә өлгермәде:

– Зөлфия апаң булам. Каян син? – диде. Кабат җавап та көтеп тормастан, – йөрәкме? Яп-яшь бит әле син! Нинди йөрәк булсын икән синдә, и Раббым... – Зөлфия апа, әйтерсең, үз-үзенә сөйләнә иде. Ул тәрәзәгә таба карады. Җавап мөһим түгел иде аңа.

 – Зөлхәбирә дидегезме? Бик күркәм исем, танышуыма шатмын. Бу апа начар ишетә. Аңа сүзләрегезне янына килеп әйтегез! Урнашыгыз, әйе,  шушы караватка, анда бик җайлы. Бүген генә озаттык анда яткан апаны, – диде аның караваты янәшәсендә яткан хатын. Тик үзе белән таныштырырга ашыкмады.

Зөлхәбирә, үзенә тәкъдим ителгән караватка таба барганда, Зөлфия исемле хатынга борылып карады. Авыру йөрәк тагы бер калтырап алды. Ул тәрәзәгә таба борылган килеш нидер пышылдап ята бирде. Аның күзләреннән башкалар, һаман да аны “өйрәнә” иделәр. Бу караватка урнашыргадыр? Шул мәлдә ишектән көләч йөзле, сары чәчле чибәр ханым күренде:

– Надя, – дип таныштырды үзен һәм елмаеп сөрмәле күзләрен сирпеп карады да Зөлхәбирә юнәлгән урынга барып ятты.

– Зөлхәбирә. – Исемен әйтергә ашыкты ул. – Можно просто коротко – Зульхия.

– Зачем? – диде әле яңа гына кояш кебек балкыган ханым җитди йөз белән. – Зульхабира! Мне не нравится когда татары свои имена переделывают на русский. Зачем сокращать татарские имена?! Наоборот, надо требовать, чтобы правильно называли! Галина Станиславовна по-татарски не понимает, – Надя, дөньядан ваз кичкәндәй түшәмгә карап яткан хатынга ымлады, – поэтому по-русски говорю. Татарча беләм, Зөлхәбирә. Керәшен татары мин. Мой бывший муж чистый татарин. Хабибрахман исемле. Соседы тоже татары. Мужу обращались просто Хабиб Рахмани. Зачем так называли, не знаю. Возможно из-за того, что у меня муж шутливый человек. Ему нравилось, когда его так называли.

Палатадагылар елмаештылар. Зөлхәбирә, урнашырга онытып, якты йөзле бу хатынга текәлде.

– Сез урнашыгыз, самый зур тумбочка сездә. Монда сүз бетми. Без иртәдән кичкә кадәр сөйләшәбез. Телләр арымый, йөрәкләр генә сау түгел. Ә Зөлфия апа дважды страдает. Ишетми ул. Очень жаль. Без монда янган йөрәкләрне сөйләшеп тә басабыз. Ә ул уйларына бирелгән дә барын да йөрәгенә җыеп ята. Сөйләшергә, эчне бушатырга кирәк ул! Күңел ачыла, авырлык тарала. – Надя, акрын гына торып, Зөлфия караватына килде, иңбашына кагылды. – Сиңа берәр нәрсә кирәк түгелме?

Зөлфия дерт итеп куйды. Үзенә кагылырлар дип уйламаган иде күрәсең:

 – Ә? – Күзләр зур ачылып, Надяга текәлгән килеш катып калдылар.

– Нормальномы хәл? – Ул башын кагып, акрынрак тавыш белән иреннәрен авазы әйтелешенә кирәгеннән артык буйсындырып әйтә иде.

 – И-и, Надя, балакай, рәхмәт! Хәлем начар түгел. Өйгә кайтасым килә менә.

– Ашыкмагыз! – Надя имән бармагын күтәрде. – Кайтырсыз! Моннан кайтып була. – Надя, бармагын түбән каратты. – Тегеннән кайтып булмый. Давай, лечениене алып бетерегез! Сыерларны күрше сава дисең. – Надяның кул-бармаклар уйнап кына тора иде: сыер җилене тартуны күрсәтеп өлгерде, шул арада баш бармагында тырпайтты: – Все нормально будет, Алла бирса.

– Рәхмәт, рәхмәт, ярый син бар әле, Надя, күңелне тынычландырырга.

– Күршең яхшы булса, бер бәхет инде. Кайбер кешеләрнең күңелләре шулкадәр киң була. Һәр җан иясен кызгана, ә менә үзен дә уйлап та бирми андыйлар. Саулык та шуңа китә, – дип сүзгә кушылды ишек буендагы ак йөзле хатын.

– Үзе өчен түгел, кеше өчен туганнар андыйлар.

– Надя, менә синең кебек кешеләр инде алар – игелекле, тынгысыз йөрәклеләр. Синнән аерылып киткән иреңне дә нәфрәтләнмичә, яхшы итеп сөйлисең бит син.

Зөлфия чынлап та берни ишетми иде ахры. Сүз өстенә сүз бастырып үзенекен әйтте:

– Сорап әйт әле, яңа кергән кыздан, синең сүзне аңлыйм мин, Надя! Ни булган бу яшь кызга?  Бик яшь бит әле.

– Менә синең кебек, минем кебек бөтен кеше өчен борчылгандыр ул! – Надя, Зөлфия күрмәгәндә генә палатадагыларга күз кысты. – Болай бар кеше өчен борчылып ятсаң, тиз генә савыга алмассың, сыерың көтә-көтә көтек булып бетәр.

Барысы да Зөлфиягә карап елмаештылар.

– И-и, озак шул. Бүлнискә кермәсәм дә ярыйсы булган, барыбер бер үләсе.

– Сыерыңны кемгә калдырасың?

Палатадагылар дәррәү көлештеләр.

– Ипләп саусалар ярый. Мөгрәгәне төнлә колагыма ишетелгән күк.

 Надя, тавышын көчәйтеп:

– Кирәккәнне ишетмисең во-от, кирәкмәгәнне сиксән километрдан да ишетәсең!..

Әйбәт үк кычкырып көлделәр. Әйтерсең, бар да сәламәт, йөрәк тә чыгымламый. Палатада күңелле иде. Тик Зөлхәбирәгә бу бер дә ошамады. Үзләреннән өлкән булуына карамастан, бу Зөлфия исемле хатын палатада бер уенчык кебек тоелды аңа. Йөрәге сыкрады, күңелен ризасызлык яулады. Берни күрергә, ишетергә теләмичә, караватка сузылып ятты.  Ишетмәү шулкадәр зур кимчелек, и Аллам... Адәм көлкесе! Кемнәр, нинди максатларда гына кулланмый бу сүз тезмәне?! Әле Надяның максаты андый түгел. Бары тик шулай килеп кенә чыга. Китте уйлар, китте...

Дискотека бара... Суфия керү юлында билет сата. Зөлхәбирәнең эш бүлмәсендә аппаратуралар урнашкан. Авылның участок инспекторы бар, аз гына тәртипсезлекне дә күпертеп, җиде кат әби-бабасын кузгатырлык мәдәният йорты директоры бар. Кем уйлап тапкан?! Яшьләрне тәрбияләүдә бер “акыллы баш”, тәртипсезлек буенча  исәптә бер генә кешесе дә тормаган авылда, самими үсмерләренең бөреләнеп килгән яшьлек хисен “йөгәнләргә” шул балаларга белем, тәрбия биргән укытучыларга дискотекада дежур тору бурычы йөкләнелде. Йөкләмәләрне укытучы халкы карусыз үтәргә өйрәнү сәбәпле, дискотекага чыгарга мәҗбүр. Нишлисең, шул дежур постында утырырга туры килә. Утырмаса, Суфия шимбә кичендә дежур булмавын икенче көнне үк тиешле кешесенә җиткерә. Һәр яңа әңгәмәдәшче Суфия күңеленә хуш килә. Көчле колонкалар аша ишетелгән музыка тавышы дежурлар белән сөйләшеп утырырга комачаулый. Дискозалга кереп чыгучы булса да, биюче юк. Укытучы карап торганда, бию теләге була димени ул?

 – Әйтегез әле шуңа, тавышын кыссын!

– Зөлхәбирә апа! Суфия апа, тавышын акырынайтсын ди.

Зөлхәбирә аптырап кала:

– Нишләп? Түләп кергәнсеңдер бит. Биегез!

– Түләдем инде. Биюче юк бит. Тавышын кыссын, әйт әле диде.

Зөлхәбирә теләр-теләмәс тавышын киметә. Дискозалга күз сала. Суфия, бөтен дөньясын онытып, үзләрен укыткан укытучылары белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыра. Күп тә үтми:

– Зөлхәбирә апа! Нәрсә соң инде бу? Билет та сатасыз, нормаль итеп ачып, музыка куегыз инде. Биеп тә булмый ич!

– Зарларыгызны  Суфия апагызга белдерегез!

– Әйтеп буламыни аңа?!

Зөлхәбирә, чыгымлаган йөрәген йөгәнләп, тавышын ача. Кыз дәртле адымнар белән көй агымына бирелеп бии-бии бүлмәдән дискозалга ашыга... Күп тә үтми, Зөлхәбирә янына юаш кына карашын төбәп үсмер егет керә:

– Кыссын әле тавышын, ди, Суфия апа.

– Син телисеңме моны, Суфия апаңмы?

– Мин түгел, Суфия апа әйтә.

 – Ә син нәрсә дисең?

– Болай гына мин өйдә дә тыңлыйм музыканы? Шаулап тормагач, биисе дә килми..

– Акча түләдеңме?

– Түләдем инде!

– Әйт, тавышын нормаль итеп куегыз диген! Ул бит директор!

– Әй, булмый аңа әйтеп, шуңа сиңа әйтәбез...

Зөлхәбирнең йөрәге чыгымлый. Популяр хитлар җыелмасын тиешле тавыш югарылыгына куя. Залга күз ташлый. Яшьлекнең рәхәт дулкынында тибрәлеп, түгәрәккә берләшкәннәр дә рәхәтләнеп бииләр. Бер урында тик тора алмас яшьләр урамга чыга, кире керә торгач, бию дәрте сүрелеп китә. Бер көй белән икенче көй арасы бушлыгында дискозалны яңгыраткан аваз Зөлхәбирәнең  үзенә ишетелә:

– Әйтегез шуңар! Кыссын тавышын!..

Зөлхәбирәнең йөрәге кысылып килгәндәй була. Дискотека саен шулай дәвам итә. Нигә бер генә яшь кеше дә үз хокукларын турыдан-туры яклый белми? Читтән  эш йөртә? Ни өчен, укытучы, Суфиянең, Зөлхәбирәне көлкегә калдырып, тузга язмаган әмер бирүенә риза?

Зөлхәбирә өстәл тартмасыннан корвалол алып, суга тамызып эчә һәм бер уңайдан мәгънәсен ошатканга язып алган алган хәдисле кәгазь дә  өстәл өстенә күчә.

“Бер кавемдә начарлыктан тыючылар калмаса, Аллаһудан ярдәм киселер”. Йөрәк дөп-дөп кага. Нигәдер аңа үзе дә түгел, кешеләр дә түгел, шушы матур дөнья, баланлы мәгърур Баланлы тавы, аның  кыңгырау чәчәкле яланы юкка чыгар кебек тоела. Файдасы булмас, әмма әйтергә кирәк! Ул хәдис күз уңына чалынган көнне башта музыканың тавышын кысты, аннан җил-җил атлап Суфия каршына килде.

 – Уйлап кара әле яхшылап, син утырмага килдеңме, әллә хезмәткәме?..

...Күзләрен йомган Зөлхәбирә хатирәләр дөньясында күпме казынып яткан булыр иде икән?

 – Зөлхәбирә, сезнең хәлегез әйбәт үк түгел ахры. Мин шулай күп сөйләшәм, гафу итегез. Хәбиби Рахманием: “Бу телгә йөрәк чыдыймы соң?” дип шаяртып шелтәли иде. – Надя елмайганда тагы да чибәрләнә икән.

Ишек янында караваттан бер хатын китап укып яткан җиреннән торып утырды. Елмайды, башын чайкап куйды:

– Авырмыйсың син, Надюша, кыланасың гына...

– Ә сез мескенләнергә яратасыз! Авыр ташны йөрәгегезгә үзегез аскансыз. Елмаегыз! Авыр хасталы кеше юк бит палатада?! Кешеләргә дә якты нур сибәрсез. Алай да үтә, болай да үтә. Без бит хатын-кызлар, әниләр! Дөрес түгелмени?

 – Дөрес-дөрес! Тик туктап тор әле. Әнә яңа килгән хатынның төсе үзгәрде бит.

Бер мизгелгә генә тынып калдылар.

Зөлхәбирә янындагы хатын Резеда исемле икән.

 – Балаларың кечкенәләрме?

Зөлхәбирәгә Балантауда бу сорауны бирмәделәр. Бигрәк ямьсез сорау икән. Ни дип җавап бирәсе?!

– Берәүме, икәүме?

Бу сорауны ишетмәс өчен тома чукрак булсаң да ярар иде ул. Әстәгъфирулла-тәүбә! Зөлхәбирә тын гына торды да:

– Балаларым юк минем, – дип җаваплады. 

Аптырашып, Зөлхәбирәгә текәлделәр. Әйе, яше булган хатын-кызның ничек инде баласы юк, аңлашылып җитмидер, аңлый, Зөлхәбирә.

– Кияүгә чыкмый калдым мин.

– Ә-ә...

– Чыкмасаң да, табасы булган берәрне. Яшең бардыр инде?!

Зөлхәбирә тын гына утыра бирә.

– Насыйбың булмагандыр, ярар. Минем күрше, би-и-ик әйбәт кенә, үзен-үзе яратып яшәп ята. “Булыр-булмас ирләр тәрбияләп яшимме соң?” – дип кенә җиффәрә.

Эндәшмәсәң үтә: сүзе дә, әре дә. Әнә, Резеда балаларын сагына, Зөлфия апа – сыерын, әнә теге хатын – эшен, сөйләшү темасы шул якка авышты. Зөлхәбирәнең сагыныр кешесе дә, эше дә юк. Хәбире өчен дә тынычсызланмый – ул ышанычлы тылда.

Зилә танышлык белән кала хастаханәсенә урнаштырган иде аны. “Күзең һаман тартыша, кардиограммаңда тайпылыш бар әнә. Дәваланып кайт!” – дип, чын күңелдән кайгыртуы иде. Укырга гына барып йөргән вакытларын һәм Баланлы тавы чокырында бер төн утыруын санамаганда, шушы яшенә җитеп өеннән озаккарак дип, беренче тапкыр чыгып китүе иде аның. Тик дәва гына әллә ни түгел шикелле: система куялар, витаминнар кадыйлар. Төнгә йоклата торган төймә бирәләр. Палатада ял көненнән башка көннәрдә, төрле процедуралардан кайтып кермәүчеләр күп. Врачка зарлана да белмәде. Нинди дөнья соң бу? Ни әйтсәң – шул факт! Зарың бар икән – син кеше, син нигәдер мохтаҗ! Сыктанмаган, сукранмаганнарны күрүче дә, белүче дә, кызыксынучы да юк. Зарланмыйсың икән, бар да җитеш, димәк. Гомумән, авыруын аңлата да белмәде бугай. Еламаган балага имчәк каптырмыйлар. Бары шул!

Үзара якынаеп беттеләр. Резеда, күңелсезләнеп киткән саен: “Берәр нәрсә сөйлә әле, Надежда ханум”, – ди. Надя сөйләшми тора да алмый бугай.

– Надежда хану-у-ум! Синнән дәва дозасы җитешмәде бүген. Аз сөйләштең. Давай, берәр нәрсә сөйлә әле.

– Бәй!.. Гел миңа димәгән.

– Синең тавышың чишмә төсле челтерәп чыга. Радиода эшләргә кирәк сиңа.

– Кешене тыңлый белергә генә кирәк! Һәркем үз “радиосы”ның дикторы. – Надя муенындагы тәресен ипләп куйды.

– Шәһәрдә яшим дисең, татар телен бозмыйча шундый әйбәт сөйләшәсең...

– Үземне, гаиләмне Аллаһ, ерак бабалардан татар телле иткән, ә менә динем үзгәргән шул. Керәшен бит мин.Телемне бик яратам.

Ишек буеннан Латыйфа аваз салды.

– Керәшен булмасаң, чурт бул, күп сөйләшкән кешегә бик ышанмыйм мин, ачуланмагыз. Татар телен яратам дигән керәшен күргәнем юк.

Шундый иркен күңелле иде бу Надя. Хәтере дә калмады, Латыйфага елмаеп карады да:

– Сөйлимме баштан, бер әбинең йорты булган таштан... – дип куйды. – Хабиб Рахманием алтын кеше иде. Мине бик яратты, мин дә... Өйдә бары татарча сөйләштек. Безнең бер балабыз тумыштан инвалид булды. Ирем хәрби кеше иде. Бер-беребезгә юл куеп, диннәребезне хөрмәт итешеп, авырлыкларны  җиңеп яшәргә өйрәнгәндә, улыбыз үлеп китте. Их... үзем генә беләм... Улыбызны, аягына йөри алмагач,  җиде ел күтәреп кенә йөрдем бит. Ир көннәр озын эштә иде. Үлгәч бит җирләргә кирәк! Ирем, кәфенләп татар зиратына ди, мин: “Җылы киендереп кочагымда гына йөрткән баламны бер кат марля белән салкын җиргә ничек салдырыйм?” – дим. “Табутта җиргә иңдерәбез!” – дип ярсыйм  Ул, юк, ди. Уйлап карагыз: балабыз үлде! Ә без җирләү буенча тарткалашабыз. Минем өчен гел ир сүзе сүз иде. Ләкин бу очракта минем юл куясым килмәде. Тезләнеп соравыма карамастан, ул үзенең хезмәттәшләре белән татар зиратына улымны җирләтте. Улым дим. Ул бит минем кочактан чыкмады да. Шуннан мин үз динемә ныклап керешеп киттем. Балам чукындырылмаган булса да, чиркәүгә барып Иисус Христостан бу башбаштаклыктан гафу үтендем. Шулай үз динемә ныклап торып бәйләнеп киттем. Ә иремә рәнҗедем. Без матур гына аерылыштык. Ә бит татар зиратындагы бала каберенә дә баргалап йөрергә кирәк. Менә бу йөрәк шулай какшады инде. Катнаш никахларга каршы мин. Яшьлектә боларның берсен дә уйламыйсың. Өлкәннәр белеп әйтә. Ирем ягы без өйләнешүгә каршы тордылар. Минекеләр дә хупламады. Без ике диннең дә гореф-гадәтләрен үтәми яшәдек. Дөрес, миңа ошамый иде ислам. Иремә дә минеке ошамагандыр. Без бу турыда сөйләшмәдек. Балалар да динсез үсте. Тик үлә башлагач, һәркем динне барлый башлый икән шул. – Надя, туктап калды. Палатада тынлык урнашты. – Латыйфа, татар телен яраткан керәшен күргәнең юк икән. Аның каравы, татар телен яратмаган татарлар күргәнем бар минем. Чит телләр өйрәнәләр, янында яшәгән татарларның телен өйрәнмиләр. Сәер! Кая барсам да, татарлар сөйләшкәнне бик яхшы аңлыйм, үзем дә тартынмыйча сөйләшәм. Ләкин динемнән чыгып, исламны кабул итәргә уйламадым. Үз әти-әниемә ничек хыянәт итим?!. Ә мәхәббәткә хыянәт иттем булып чыкты, кызлар! Яраттым. Хәзер дә яратмыйм дип әйтә алмыйм. Без күптән аерылыштык инде. Авыр булды онытырга тырышулар... Үкенмим. Бәхетле булсын! Минем тагын бер улым бар! Аның өчен яшим. Сез уйламагыз, ислам динендәгеләрне яратмый икән бу дип. Исламдагыларга да хөрмәт белән карыйм. Ләкин бер  начар нәрсә күзгә ташлана, халык хөсетле. Ник алай ул?! Рус халкы алай ук түгел бит. Белмим инде, миңа гына шулай тоеламы? Җир йөзендәге бар начарлык көнчелектән килеп чыга бит. Ике дин халкын чагыштырам хәзер – дөнья өйрәнәм, күрәм, намазын да укый кайберәүләр, Алланы да бар икәнен таный – ә үзе тормыштан канәгать түгел, язмышына риза түгел – гел кешедән көнләшә. Аферистлардыр инде алар. Бер көн Коръән укыган тавыш ишеттем. Авазлары ошый, моңлы җыр кебек, йөрәктән чыга, йөрәккә үтәдер. Аңласаң иде дим, нинди яхшы сүзләр көйли икән бу ак сакаллы бабай дим. Коръән гарәп телендә, әйеме? Күп сөйләшәм, туктыйм.

– Сөйлә, син. Син сөйләгән йөрәккә дәва. Тик... көнләшүче кеше урыста да бардыр инде ул, – дип куйды Резеда.

 – Быел әнә татар телен кирәксенмичә, нинди хәлгә калдырдылар. Кемнәр?.. Шундый  ихлас кеше инде мин... Менә син, Резеда, укытучы дидең үзеңне, татар телен саклап калуга нинди өлеш кертең үзеннән?

 Резеда беравык сүзсез торды да:

– Дөреслек сайраган телле хезмәткәрләрне яратмый җитәкчеләр. Нинди генә телдә сөйләшмәсен, кул астындагылар бары телсез, өнсез булып хезмәт итсеннәр – хезмәт урынында вәзгыять шундый. Шундыйларны яраталар! Ә нишлисең, яраттырасы килүдән түгел, сөйкемсез сөяк булудан куркасың. Авызны белеп ачарга кирәк! Тел өстенә татар теле салып кына тамак туймый, ипи, шикәр салырга кирәк. Авыздан өзеп ипотека кредитын түләргә кирәк. Тамагың туймаса, өч телдә түгел, бер телдә дә сөйләшә алмыйсың, тик ятасың, ашау турында уйлап яки кредитны ничек түләргә дип. 

– Гаиләдәге матавыклар гына җитмәгән, тагын, татар теле дип, йөрәк бозып утырасы калган.

– Менталитет түбән шул. Без – кешеләр, бер-беребезгә зарар китереп яшәгәндә сәламәтлек какшый дип уйлап тормыйбыз, ил гаме дигәндә, нервы  саклыйбыз. Барыбыз да җәмгыять дигән олы диңгездә йөзәбез. Ай, пычрак ул күп вакыт. Коллективыңда, гаиләңдә дә чиста агым булмаса, тончыгырга гына кала. Төпкә тарталар, батыралар... Ух, әллә кайдагы кешеләр түгел, ни кызганыч, якындагы кешеләр.

– Әһә, яртылаш ачтың. Кем булып эшлисең соң?

– Мәдәни үзәктә сәнгать җитәкчесе идем.

– Идем?! Әзер эшләмисеңмени?

– Группада. Инвалид великой культуры. – Надя күз тирәләрендәге ермачланган җыерчыкларын тирәнәйтеп көлеп куйды. – Шаяртып кына әйтәм, кызлар. Хөсетле дөнья инвалиды!.. Сәламәтлек электән какшагандыр.

Латыйфа яткан җирдән калкынды да:

 – Надежда ханум, мәдәният йортында эшләп, йөрәк таушалмыйдыр инде ул, әкият сөйләмәгез шул кадәр, – диде бераз ачуы килгән кеше сыман. –  Ачуланмагыз! Турыдан бәрә торган кеше инде мин дә. Шуңа дошман күп. Страданиеләр –муре. Үзгәрә алмыйм. Уйлаганны әйтәм. Клуб ишеген ача да яба  безнең авыл директоры, мәсәлән. Җырлый белә – җырлый, көйгә басып бии. Шуның өчен зарплата ала. Эшмени инде бу? Ачуланмагыз, мин шулай  дип уйлыйм.

– Нигә ачуланырга моңа? Һәркем күргән, аңлаган кадәре кадәр фикер йөртә. Мин дә шулай җырлап-биеп йөрдем, юләр хөкүмәт, җитмәсә, шуңа акча түләде. Иһи-һи...

– Алай димәгез! Йөрәккә тия! – дип ярып салды Зөлхәбирә. Тавыш көчлерәк, йөрәк түреннән чыкты булса кирәк. Хәтта Зөлфия дә борылып карады. Надя, йөрәк турысын тотып көлде, дөресрәге көләргә тырышты. Ә үзе сорарга ашыкты:

– Берәр якын кешегез мәдәният өлкәсендә эшлиме әллә?

– Үзем!

Надя, җитез генә караватыннан торып, Зөлхәбирә янына килеп утырды.

– Кайда, кем булып?

– Авыл мәдәният йортында.

– Син Зөлхәбирә, беркайчан да акланма. Һәркем үз хезмәтен белә. Син кайда эшлисең үзең, Латыйфа?

– Кибеттә.

– Син өендә кунак җыйганың бармы?

 – Нишләп булмасын. Еш булмаса да, кунаклар килә. – Латыйфа, сөйләргә сүз булуына куанып, кулларын баш артына куеп сөйли башлады. – Кунаклар яратмыйм, килсәләр инде, актык сыемны да куеп, йөземне ертып булса да, елмаеп, әйбәт каршы алам. Сыйлап, хәлдән таеп бетәм. Чөнки яхшы фикер калдырасым килә. Хәерче дип китмәсеннәр, канәгать булсыннар дип, ни дисәң дә, элеккечә уйласаң, мин бай кеше – кибетче бит әле. – Кыткылдап көлеп куйды Латыйфа.

– Менә-менә, шулай шул, ә кунакларың уннан артмыйдыр?

– Ун? Кая ул кадәр, безнең фатир кечкенә.

– Мәдәният хезмәткәре залдагы ике йөздән артык кешегә энә-җептән чыккан тамашаны ай саен әзерли. Айга ике-өч булган чаклары да бар, эреле-ваклысы белән. Һәр хәрәкәт өйрәнелә, һәр аваз кат-кат тыңлана, төзәтелә. Син әзерләгән табыннар да әзерләнә. Игътибар иткәнең бармы, бер өстәл артында ирекле генә ашап эчеп утырган кеше, котларга сүз бирелгәч, открыткада язылган котлауны укыганда, шыбыр тиргә бата, тотлыга, куллары калтырый, гәрчә кайчакта ул табын артында үз кешеләр генә булса да.

– Әй, сез ияләнеп беткән бит инде.

– Булыр! Әллә син тамашачылар каршында чыгыш ясау җиңел дип белдеңме? Дөньясында кара эчле кешеләр булганны, ә тамашачылар арасында юк дисеңме? Шуңа өстәп, сине күралмаучы, начар теләктә булучылары күпме! Син ялгышсаң, көләргә әзер наданнары, чыгышыңны җиренә җиткерә алмасаң – тырнак астыннан гаеп табарга әзерләре, аз гына кәкре булган аягыңның ни чама кәкрелеген билгеләп, шунда ук янәшәсендәгегә әйтеп, көлеп утыручы мәгънәсезләре... Боларны барын да белгән хәлдә, берни сиздермисең. Бервакыт өлкән генә сәнгать эшлеклесе һәр чыгышын бер арба утын яруга тиңләгән иде.

– Алай икән! Бер дә күренми инде бу тамашачыга.

Зөлфия тын гына тыңлап утырганнан:

– Нәрсә сөйләдең син, балакаем? – дип кычкыра төште.

Латыйфа караватына авып көлде. Надя Зөлфия янына килде.

– Клубта эшлим ди Зөлхәбирә...

– Клубта эшли?

Надя, әйе дип баш какты.

– Эшмени ул? Менә сыер савып карасын иде ул!

 – И, адәм тәганәсе! – дип мыгырданды Надя. – Бөтен кеше бер балык башын чәйни ә, Зөлхәбирә! Әллә сыер саварга барабызмы?

Моңсу гына елмайды Зөлхәбирә. Яп-яшь килештән сыер савучы булганын да, инде мәдәният йортында инде эшләмәвен дә сөйләргә теләге юк иде.

– Зөлхәбирәнең кәефе китте.

Зөлхәбирә моңсу гына елмаеп куйды.

– Белгән хәлдә эшләдек. Яраткан эшне авыр дип кенә ташлап булмый аны!

Нигә миңа монда да тынычлык юк икә-ә-н? Шулай дип кычкырасы килә Зөлхәбирәнең. Кабат мәдәният казанында хатирәләр барларга килмәдем, дәваланырга иде бит, – дип гаҗизләнә. Күзе тагы да ныграк тартыша.

Зөлфия әкрен сөйләшә белми иңде бугай, кабат кычкырып:

– Карале, Наде, син бит авыру бала карадым, эшләмәдем дигән идең кебек.

– Үлде шу-у-л, апа-а. Мин ул балабыз туганчы эшләгән идем һәм ул үлгәч, җаным даулаган шул эшкә кабат алындым. Ничек кенә күпләр аңламый торган авыр хезмәт булмасын – авыру бала тәрбияләү түгел бит ул.  Алай дисәм, бу җәмгыять тә сәламәт түгел! Коллективта  эшләү өчен корыч нервы кирәк! – Надя караватына ятып, тын калды. Аннан: –Җырлап җибәрсәң иде берәр җыр шушында-а, – дип сузып куйды. – Менә бу ампуладагы дару түгел инде, бөтенләй башка булыр иде. – Надя күз карашы белән генә тумбочка өстендә яткан катыргы тартмага ишарәләде.

Күңеленнән генә, “Җырлап җибәрсәң иде...” дип кабатлады Зөлхәбирә дә. Әйе, җырласаң иде хәзер. Күңелдә шундый моңсу, үзе шундый татлы теләк уянды. Хастаханәдә моңсулык гадәти хәл. Җырлап булмас – урыны ул түгел. Бирегә ул дәваланудан бигрәк, үз хезмәтенә  читтән карау өчен килгән икән. Менә шул аның өчен кызыклы, күңелле очрак булды.

Ә иртәгесен, палатага классташы Хәбибрахман килеп керде. Әсирләнеп үрә катты Зөлхәбирә. Тик ул яшьтәше Хәбибрахман түгел, унҗиде яшьләр чамасындагы яшь Хәбибрахман...

– Әнием! Ничек хәлләр? – дип, саф татар телендә әйтеп, Надяны җылы итеп кочаклады егет. Авып китәрдәй булды Зөлхәбирә. Вәт Хәбиби Рахмани! Кичәге көндә, Хәбиби Рахмәни дия-дия, Балантау егете, классташы Хабибрахман турында сөйли дип, уйлап та карамады бит ул. Очраклылык юк диләр. Юк!..

 

Исегездәме...

 

Күктә август кояшы сүрелеп, кич җитеп маташа... Классташлар “Яшьлек аланы”нда очрашырга ниятләделәр.  Үзенең буш вакытын чамалап, Хәбибрахман оештырган иде бу очрашуны...

Алан-күзнең алмасында учак дөрли. Учак тыйнак кына яна.

– Күп өстәмәгез! Бераз янса, җиткән! –  Лилия агач өстәүчеләрне гел күзәтеп тора. Чөнки олы учактан курка, күңеле тынычсызлана.

– Ник, янса ни булган? – Булат, Лилия белән килешмәсә дә, җыйган коры ботакларны учакка ташламыйча, читкәрәк куйды.

– Ни дисәк тә, безнең яшьтә Яшьлек аланында учак ягып утыру килешмәс күк.

– Шул булыр инде ул татар хатыннары!

– Гаепләмә, Булат! Тыйнаклык безнең яшьтә бизи генә! 

Балантауны иңләп, тауга сихри азан тавышы килеп иреште. Барысы да тынып калды. Учак кына шарт-шарт килеп януын дәвам итте. Азан тәмамлангач, Лилия, Гөлсем җиренә җиткереп дога кылдылар, башкалар да битләрен сыпырып куйдылар.

– Безнең Хисмәт азанны бик матур әйтә, – дип куйды Лилия.

 – Әйе, сөбханалла! Озакламаслар, намаз бик аз вакытны ала бит ул, – диде Гөлсем.

– Әнә Зилә белән Хәбир менеп  киләләр. Карагыз әле, Зилә яшь чактагы кебек үк аксамый мәллә ул хәзер? – дип үргә менеп килүчеләргә төбәлде Гөлсем.

– Мәхәббәт кешегә яңа сулыш бирә, диләр... – Булат Гөлсемгә күз кысты.

 – Юкка беткән кеше түгел иде бит, ник алданрак бармаган?

Лилия төзәтмә кертте:

– Безнең яшьтә инде... Вакыты җитмәгән булгандыр.

– Алай димәгез! Сине яратучы, аңлаучы булса, яшисе килү көчлерәк була ул. Сез Зиләгә түгел, Хәбиргә карагыз! Мәрхүмә әбием әйтмешли, тере мәет иде бит ул. Сез аның белән сөйләшкәнегез бармы? – диде Хәбибрахман.

– Ә нәрсә? Ник алай дисең?

– Берни аңлап булмый иде, ә хәзер ул кадәр тотлыкмый.

Хисмәт намаздан килде. Алан-күз тирәли тактадан ясалган озын урындыкларга утырыштылар. Учактан килгән җылылык җанны рәхәтләндерә.

– Исегездәме, сәйләннәр...

– Хи, ничек истә булмасын...

Шулай диләр дә әллә никадәр хатирәләрне барлап сөйлиләр, көлешәләр, вакыты белән, моңсуланып  уйга да биреләләр.

– Зөлхәбирәнең җырлары радиода, телевидениеда яңгырый. Тыңлыйсызмы? Коллективта классташым белән гел горурланам. Тизрәк савыксын!

– Әйе, шәп, бик мәгънәле җырлар. Гөлсем, син – фәннәр духтырын да еш күрәбез телевизордан. Хәбибрахман, син күренми башладың да, мәрхүм әти борчылды. “Хәбибрахман телевизордан күренми чавата, әллә авырый микән?” ди иде.

Көлештеләр.

– Үзеңне күреп сөйләшкәндәй булам инде менә, Гөлсем.

– Рәхмәт, яшьтиләр!

(Дәвамы бар)