Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (22))

Башыннан УКЫГЫЗ

Икенче “мин”, йөзендә кызыл ялкын шәүләсен уйнатып, үз дигәнендә нык тора:

– Әй, чамасыз игелекле булу бу дөньяда зыянга икәнен татып киләсең бит. Исәнгерәдең, чистый!.. Үзеннән түбәнрәк кеше проблемалары синеке түгел! Син өскә таба кара! Сине узып китмәсеннәр! Шуны контрольдә тоту – синең эш! Юкса, горурлыгың бозылыр! Син эрерәк, масаюлырак бул! Син мәгърур тау күк булырга тиеш! Онытма!!! 

Эчке көч максатка ярашлы рәвештә буйсына төшә. Ләкин һаман булдыра алмый. Хаксызлык тоеп,  хисләре бәргәләнә.

– Пычрак түгел иде лә күз карашымдагы дөньям бу кадәр! Син кияргә мәҗбүр иткән бу “күзлек” чиста күрсәтми. – Ут кызуы ярсыта, кайнарландыра, нечкә хисләр Зөлхәбирәдән читкәрәк – тау итәгенә тәгәрәшәләр. – Кешеләрен дә сөйкемсезрәк күрсәтә димме?! Тиктомалдан ачу килә. Тик нидән шулай? Һич аңлашылмый! Нәрсәдән шулай ул?..

– Аңларсың, тайпылма гына! Бераздан куштанлана башларлар әле.

– Аңлап кына бетерим дип утырам. Кызыктырып маташма! Иң сөймәгәнем – ялагайлык! Менә күрерсең, гадәттә, минем ишеләр беренче булып исәнләшә! – Бер Зөлхәбирәдә һаман да ике “мин” сатулаша.

– Хәерле көннәр!

“Хәерле!..” – Ике сүзнең беренчесе баш миендә сулкылдады. Иң әүвәл, кеше сөймәү хисе күңелендә кабарып, үтеп баручы гәүдәсен үтәли тиште. “Матур киенгән, хәчтерүш!” Үзен сәлам алырга мәҗбүр итеп кенә аңа баш какты. Әмма борын җыерасы килде. Игелекле җан булуын белсә дә, гел аралашкан кешесе булса да – күңеленә аз гына да шәфкать кермәде:

 – Ошамады ул миңа-а! Очрамаса, яхшырак буласы иде. Кәеф китте. Ә-ә, менә ни! Күңелне кайнарландырып тынгысызландырган сәбәп: минем белән елмаеп исәнләште. Елмаерлыгы бармы инде моның, йә?”

“Кабахәт уйлар шушындый буламы икәнни? Үзгәрергә шайтан котыртамы?” – дип уйланды ул. Күңелдә үз-үзенә ризасызлык туды. Шул мизгелдә, икенче “мин” игелеккә тартып торганга, үзен мәҗбүр итеп, аз гына йомшаклык белән чыраена ягымлылык өстәде. Тагын да рәхим-шәфкать белән тартылып, эчкерсезлеккә әзер иде. Чамасыз горурлык нык торды, ирек бирмәде.

 – Ул җитешсез бәндә нигә куана, һич аңламыйм? Җенем сөйми никтер. Ачу да килә. Сер бирми, мескенләнми, имеш! Беләм мин аны. Шушы көенчә шатланып, “дөнья матур!” дип сөйләнеп йөри. Кай җиренә шөкер итә ул бу дөньяның? Алсу күзлектән күрә диләрме әле андыйларны?!. Шулайдыр шул!

Тигезләште үк. Тәкәбберлек икенче “мин” сагында нык тора:

– Теге тау астыннан күтәрелүче сөйләшеп тора күрмәсе-е-ен берүк!

Салкын чырай ясап, карашы белән өнәмәвен күрсәтте. Аның үз янына туктамыйча узып киткәненә сөенде, өстеннән тау төшкән күк...

Ике “мин” бил алышты. Зөлхәбирәнең башы кызуланды. Әйтерсең, башында шайтан өермәсе бөтерелә: чамасыз горурлыктан койган таш кыясы янар тау булды. Менә ул кызган күмер кебек яргаланды. Ишелеп, таралып, аз гына каралып та китте.

 – Йә Аллам, чамасыз горурлыктан Үзең сакла! Күңелгә кечелекле хис бир! Якты дөньяны күрсәтмәгән күңел караңгылыгыннан үзең арала. Кая син тау битеннән менә килгән Зөлхәбирә?! Мин синең белән! Мин үзгәрмим! Мин үзем булып калам! Мин сиңа кайтам... Мин бит туган авылымны, аның кешеләрен, динен, мәдәниятен-сәнгатен, анда булган газиз бертуганымны, туган йортымны, классташларымны, хезмәттәшләремне – барлык авылдашларымны яратам!.. – Зөлхәбирә, тән авыртуы көчле булса да сыкравын йөзенә дә чыгармыйча, күз алдында җәйрәп яткан җиһан кочагына ашыкты...

Хәбир әле һаман капка төбендә утыра иде. Ерактан күренә: кемдер Чишмәсу буйлап авылга таба килә. Чү! Зөлхәбирә?! Хәбир тәэсирләнеп торып басты, ул икәненә тәгаен ышанып, җитез адымнар белән бертуганы  каршына китте. Әле чабулый, әле атлый. Биш-алты адым калгач, Зөлхәбирә туктап калды. Хәбир дә адымнарын әкренәйтте. Ни булган Зөлхәбирәгә? Битләре тырналган, киемнәре ертылган, үзе яланаяк, үзе аксый. Әллә... яман куллар харап иткәнме үзен?.. Хәбир, куркынып, тукталып калды. Еламаска үзен тыеп торган кыз ачыргаланып кычкырып җибәрде дә, йөгереп килеп, игезәге кочагына ташланды. Хәбир аны көчле кочагына кысты. Газиз туганы, дер-дер килеп, калтыранып елый. Йә, Ходай, Зөлхәбирәне туганнарча кочмаганга ничә ел үткән? Әтиләре белән әниләре үлгән көннәнме! Үзен әниләрчә кайгырткан игезәген кайчан шулай яратты соң?  Юк, җылы караш та ташламады. Ул аннан ярдәм көтә белде. Үзе көчле булганнарга да кайгырту, ярату кирәктер дип уйламады микәнни?

– Ачулана күрмә! Гафу ит!..

Зөлхәбирә игезәге кочагыннан чыкты, кул аркасы белән тиз-тиз күз яшьләрен сөртте, “гафу итәм!” дигәнен белгертеп, мышык-мышык килеп, баш какты:

– Үпкә-сапкаларны яндырып төштем, – дип, елмаерга тырышты.

Хәбир Баланлы таудагы төнге учакны күзаллады:

– К-күрдем... – диде.

Игезәк сыңары аның иңбашына курткасын салды, балачактагы кебек кулыннан тотты...

Өйгә кайту белән түр почмакта элеккечә әти-әнисенең сурәтләре эленеп торуын күргәч туган күңел ризалыгын әйтеп аңлата алмас хәлдә иде кыз. Ун көнләп өйдән бер кая чыкмады. Штабка ишелеп төшкәнен дә сөйләмәде. Суфия кызы Сафия белән Лилия улы Айдар турында – юк та юк. “Уйланып учак ягып утырдым”, – диде.  Янбашы һаман авырта иде әле. Хәбирнең ун көнләп ялда булуы ярап торды, инде иртәгә эшкә барасы. “Мария белән эштә күрешерләр, дуслашырлар! Минем аркада аралары бозылмасын, ничек тә үткәреп җибәрермен”, – дип уйланды ул, Машаны гел исенә төшереп.

Төшке вакыт җиткәндә, өйгә таныш булмаган ир килеп керде.

– Күптән кызыга идем Настя әби йортына. Кайгылы чакта мондый эшләр кузгатмыйлар инде, беләм. Авылыгызга килергә туры килде дә, керми китмим дидем. Башка кеше  сүз салганчы, әйтәсем килде. Ул йорт  варислык буенча сиңа күчәчәктер инде, кем – Хәбир иптәш?

Хәбир белән Зөлхәбирә бер-берсенә аптырашып караштылар, берни аңламадылар.

– Гафу итегез, мин сүз салып куйыйм дидем. Башка кешегә сатмагыз дип. Авыр кайгыгызны уртаклашам.  Яшисе дә яшисе иде әле аларга. Кызы да үлгәч бик авыр кабул иттем.

– Ә-ә?

Юлаучы бер агарынды, бер кызарынды:

– Сез үлгәнен белми идегезмени соң?

Хуҗалар барын да сөйләвен үтенделәр.

– Маша белән кызының юл фаҗигасында һәлак булганын Черёмушкага кайткач ишеттем. Бүген авылдан киләм әле мин. Төп йортта күршеләре тугызын үткәрделәр.

Аз гына сүз сөйләшенсә дә, аңлашылды. Тугызын үткәрдек, ди. Димәк, биредән киткән көнне үк кызы белән очрашкан, икесе дә вафат булганнар...

Хәбир, минутында Черёмушкадан килгән ир белән китеп, каберләрен зиярәт итеп кайтты. Теләсә дә, теләмәсә дә, килүченең гозерен тыңлады. Документлаштыру эшләрен дә яңа хуҗа үзе башкарып чыгарга алынды.

 

***

Яңа тотылган бакча рәшәткәсе аралыкларына яртышар метр чамасындагы таякларны сукрана-сукрана җиргә батырып тыгып йөри иде Минвәли.

– Шуннан да сыялар диген, ә? – Булат кибеттән кайтышлый шулай дип, баҗасы белән килеп күреште.

– Әйтмә генә. Елан кебек. Башын тыкса, саны сыя.

Ирләр урындыкка утырдылар:

– Әйдә, берәрне көйрәтик, баҗай. – Минвәли кесәсеннән тәмәке чыгарып, кабызырга җыенды.

 – И-и, мин... тавык! Тәмәке алырга оныткан. Бир әле берне, икенче юлы мин тарттырырмын.

– Шулай дип өстеңә җыйма әле, мә! – Минвәли тәмәке сузды. Гөлсуның Булатына тәмәке тарттырмаска тырышуын, акчаны да санап бирүен белә иде.

Булат елмая төшеп тәмәке кабызды:

– Ни эшләр бетерәсез, яшьтиләр? – диде ихлас елмаеп.

– Безне классташлар дип кенә кабул иттең име, туганнар диген, туганлаштык, баҗайлар булдык бит инде. Әнә түтәлне туздырып чыккан бер хәерсезе. Алдында бодайлы савыт канә... Яратмыйм шул тавык затын. Синең дә яратып кабатлый торган сүзең – тавык, аннан, яшьти.

Булат бу сүзләрне җавапсыз калдырды: – Гөлсу ябып асрый тавык-чебешне. Чыгармый. Үләнне ваклап ашата.

– Үзеңне чыгарган бит әле. Ату бер күрергә тилмерәбез.

Үзенең, озак вакытлар бер кая да чыкмыйча, кеше белән аралашмыйча, картина ясавына  төрттергәнен аңлап елмайды Булат.

– Бөтен кавемебез белән тавык токымы без, Минвәли. Иректә генә җырлап йөри тавык. Ябылуда тотып кара! Нишли?! – Булат сораулы күз карашы белән Минвәлигә карап торды да: – Нишләргә белми! – дип үзе үк җавап бирде. – Арада берәрсе көчсезләнеп авырсын, имгәнеп җәрәхәтләнсен генә, кырын-кырын каранып якын килә, кызыксынып чукып ала. Тә-ә-к, карышмады, йөгереп китмәде – ищу бер чукый. Икенче тавык күреп тора моны, юкка күзе күрмәгән кешегә тавык күзе димиләр, каранып та тормый монысы – турылап килә – кызык өчен чукып ала. Кушылучы булгач, тегесе тагын да дәртләнебрәк чукый. Шту син! Ул бит беренче авыз итте! Кан чыга. Әллә ни исе китмәгәне дә кызыксынып, җанлы кызыл җәрәхәткә ике канатын җәеп чаба, борын тыга. Китә, мин сиңаәйтим, теге көчсез тавыкны чуку. Нәтиҗәдә, тәмам җанын алганчы чукыйлар. Әле җаны чыккач та туктамыйлар.

Бакча эчендә чүп утаган Суфия егылып бетеп көлде:

– Вәт, сантый диген, ә?! Үтерәсең син, кияү, көлдереп. Әллә син дә тавык нәселеннәнме соң? Бу кадәр үк алар хәлен белмәс идең, ә? – Шаркылдап көлгән Суфия сүзен  көчкә әйтеп бетерә алды.

Булат рәшәткәгә таба башын гына борып алды да:

– Бөтен хатын-кыз тавык токымы! – диде.

Шундый җитди итеп әйтте. Минвәли теләр-теләмәс елмайган иреннәрен мизгел эчендә җыйды. “Акыллы бу, чын мәгәр! Бары чамасыз ихлас!..”

– И-и, сантыеңны алыем! Кеше итеп сөйләшсәм икән мин сине тагы бер.

Боерулы аваз ташлады Минвәли:

– Телеңне тый! – Минвәли сүзнең хикмәтенә төшенде. Булатка ихтирамы артты. Хатыны белән баҗасы әрепләшеп китүе ихтималын аңлап, үзе:

– Аңлап чукымый инде тавык! – дип куйды. – Инстинкт...

 – Менталитет! Чукырга туган!

 – И Аллам! Үзенә күрә түгел. – Рәшәткә артыннан үзалдына сөйләнгән Суфия тавышына Минвәли дә Булат та игътибар итмәделәр.

Минвәли тирән фикердән тиз генә чыга алмады, шулай да:

– Имансыздыр ул тавык! – дип елмайгандай итенде.

Булат, Минвәлинең һушын алып:

– Тавык динле бит ул! –  дип әйтеп салды. – Су эчкәндә дә һәрбер йотым саен Ходайга рәхмәт әйтеп эчә. Мужыт бисмилла да әйтәдер. Ә үзе иптәшен чукып үтерә ала.

Минвәли Булатның йөзеннән ниләр генә эзләмәде: баҗасы акыллы, үткер карашын  җиргә таба юнәлдергән.

Бакча эченнән уфылдау авызы, аннан таләпчән тавыш яңгырады:

– Бар кайт! Кичә дә Гөлсу эзләп йөргән. Тавык мие эчкән нәстә булдың инде, чистый. Уф-ф, синең белән торырга да... Ходай сабырлык бирсен берүк.

Суфия сүзенә исе дә китми иде аның. Урындыктан ипләп кенә торды да:

– Кайтам. Ярый, классташ, саубулыгыз! – дип Булат кулсыз җиңен җилфердәтеп китеп барды.

Суфия Булатны әллә ниләр әйтеп сүкте. Минвәли Булат сөйләгән сүзләр тәэсирендә утырып, хатынының сүзләрен гадәттәгечә колак читеннән генә үткәрде. Ләкин сабырлыкның да чиге бар шул:

– Бик беләсең килсә, сантый – син ул! Бу кадәр тирән мәгънәле сүзне  мин әби белән әти үлгәннән бирле ишеткәнем дә юк иде. Синең өчен дә хикмәтле сүзләр болар, тик сиңамы соң аны аңларга?! – Минвәли рәшәткә арасына әзерләгән таякларны җирдән кочагына алды да рәшәткә эченә томырды һәм, тиз-тиз атлап, өйгә кереп китте.

– Таякка коендырдың, сантый! Нишләвегез бу барыгызның да?! – дигән авазы ишетелеп калды.

 

Челтерәп ага чишмәләр

 

Гомер аккан сулар кебек икән. Үткәннәрне уйлап, хатирәләрне барласаң, хәйран каласың. “Шулай эшләгәнмен...  Ә ничек ирешелгән?” дип аптырап утырасың. Әйтерсең, ул үткәннәрдә син түгел ул, башка кеше... Ә алдагыны аны белеп булмый шул. Суфия, кызлары үсеп җиткәч, кырык ике яшендә бала тудырыр дип әйтсәләр, кем ышаныр иде икән? Күрәзәче үзенә әйтсә, үзе үк ачуланып туздырып ташлар иде мөгаен. Балантау авылының сантый кушаматлы ир-егете рәссам буларак республикакүләм танылып китәр дисәләр, булмастай эшне күз алдына китереп, башта көләрләр иде бугай. Авыл мәдәниятендә эшләгәндә авылдашларын моңлы җырлавы белән әсирләгән Зөлхәбирә эшеннән китәр, шагыйрә булып җитешер дә, аның сүзләренә язылган җырлары зур сәхнәләрдән яңгырар дип алдагысын белеп әйтүче булса, ышанырлар идеме икән? Кайчандыр Балантау авылы мәдәниятен гөрләткән оста гармунчы Мәхмүт белән талантлы җырчы Халисә балалары, оныклары үсеп җитеп, бу эшнең дәвамчылары буласын да уйлап та карамаганнардыр. Күкләрдә язылса, бар да була икән шул.

Мәхмүт бабасының таланты Суфиянең Риммасына да күчкән иде. Зөлхәбирәнең бер генә түгәрәгеннән дә калмыйча, һәрберсенә йөрде ул бала. Зөлхәбирә аны йөзе Минвәлигә, җиңел сөяге, җитезлеге Мәдинә карчыкка  охшаганы өчен дә ярата иде. Сафиясе дә бию һәм театр түгәрәкләренә йөрде. Ләкин анысы йөзе белән дә, холкы белән дә Суфиягә тартым: бер көн килсә, икенче көн килми, йә барлык репетицияләрдә була, ә концертта катнашмый кала иде. Әмма аны орыша торган түгел, кечкенәдән үзен аклый-яклый белә, сөйкемле сөяге әллә каян үзенә тартып тора, кыскасы – яраттыра белә. Зөлхәбирә Балантауның барлык балаларын яратты. Хәтта кайберләреннән үзенә җитмәгән сыйфатны да үзләштерә иде. Кайбер чараларга әзерлек вакытында, әйтерсең, мәктәп тулысы белән клубка күчә – гөрләп торыр иде. Концерт карап утырганда шул чакларны сагынып исенә төшерде ул. Мәдәният йорты көчле зат кулында! Моны Зөлхәбирә бик яхшы белә. Бик сөенә! Суфия кызы, ләкин бөтенләй башка тип кеше – карт әбисе Мәдинә карчык тәрбиясе, ипле-җайлы бабасы Кадыйр геннары һәм Балантауның атаклы гармунчысы, оста җырчысы Мәхмүт таланты күчермәсе!

Римманың челтерәп аккан чишмә кебек саф, чиста яңгыравык тавышы һәр йөрәккә кагылып, нечкә кылларын тибрәтә. Зөлхәбирәнең, җырдан бигрәк, хатирәләр күңелен кузгата. Бик яхшы хәтерли, Римма җырчы булам ди иде. Укытучы һөнәре алып, шәһәр балаларына инде белем бирергә дә өлгерде ул. Кияүгә чыгу белән язмыш аны авылга кайтарды. Укучылар аз булу сәбәпле, быел гына мәктәп тугыз еллыкка калды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, татар теле факультатив дәрескә калу ихтималы турында сүз куерды. Кайткан белгечкә түгел, авылда яшәүче стажлы укытучыларга да дәресләр азайган чак. Суфиянең, үзе әйтмешли, картлык көнендә бәби табуы, кызы Римма өчен эш урыны табылуга сәбәп булды. Гөлсу: “Миннән көнләшеп, бәби тапты”, – дип кызык итеп сөйләсә, райондагы коллегалары: “Район чараларында да катнашу сорала, эш тыгызлыгыннан матур сәбәп белән качты”, – дип  сөйләделәр.

Бүгенге концертка алар классташлар бишәүләшеп килделәр. Зилә Хәбирләр йортына килен булып төшкәннән бирле, Хәбибрахман авылга кайткан саен аларга килә. Вакыты иркен. Ул, хәрби эшеннән китү белән, барлык якыннарын, танышларын гаҗәпләндереп, “Тау ягы” дип исемләнгән шәхси газета нәшер итә башлады. Шылтырату белән Хисмәт тә килеп җитә. Уртак сүзләре, идеяләре бар, ипле-җайлы гына төнгә чаклы сөйләшеп утыралар. Зилә белән Хәбир шауламый гына никах укыттылар. Менә шулай бик якын классташлар белән өйдә генә туй итеп, тыйнак мәҗлес үткәрделәр. Хәтта балантаулыларның күбесе бу вакыйганы вакытлар узгач кына белделәр. Шул көннән бу йортта классташлар еш очрашалар. Зөлхәбирә дә, начар ишетү сәбәпле, бөтен сүзләрен аңлап бетермәсә дә, алар янында мәш килә: үзен әнисе Халисә кебек тоя. Пешергән пироглары белән сыйлап, кыстап-кыстап чәй эчерә. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Зөлхәбирә яхшы сизә, Хәбибрахман аңа аерым хөрмәт белән карый. Бүген дә, концерт караганда  игътибар күрсәтте.

Гөлсу гитарада уйнап җырлады. Алкышлап, кабат чакырып җырлаттылар.

Хәбибрахман:

 – Шигырьләреңә көй язармын, Зөлхәбирә, – ди. – Тирән мәгънәле икән бусы, тагын да яз! Ә яулык сиңа бик килешә! – дип, елмаеп карый.

Зөлхәбирә, үз сүзләренә язылган җыр башкарылудан бер канәгать калса, Хәбибрахманның җылы карашына тагын бер күңел ризалыгы кичерә. Үзенә нәтиҗә ясады беркөн. Мактану турында сүз дә булырга мөмкин түгел, ул бит артык куана белми икән, бары шөкер итә белә. Хәсән Туфанның мәгълүм шигыре исенә төшә дә, аны үзенчә үзгәртеп күңеленнән үткәрә:

Дөнья мине үзгәртте:

“Чәчелмәскә” өйрәтте....

Зөлхәбирә яулыкны ике кат итеп яба. Беренче – кечерәк ак яулыкны бәйли. Аның өстеннән, эчтәгесен күрсәтмичә, яраткан зәңгәр яулыгын яба. Тышкы яулыгы башында кабарынкы булып купаеп тора. Зөлхәбирә уйларын уңлы-суллы чәчмәде. Тирәндә саклады. Илһам килгәндә генә шигъри юлларга салгалады ул аларны. Бары шул чакта гына күңеленнән чыгарырга җөрьәт итте. Кызык! Ә мәдәният йортында эшләгән елларда сәхнәдән сөйләнгән нәфис сүзләр, изгелеккә, сафлыкка чакырган шигъри юллар ничә тамашачы күңеленә керде икән?

“Мин ишетмәгәнгә күрә аңламый торган тамашачы, – дип фикерләде, Зөлхәбирә. Ә ишетеп тә тыңламаучылар, аңламаучылар бармы икән?  Тирә-ягына карады. Гөлсу сүзе исенә төште: “Әллә барча кеше клубка  тамаша карыйм”, – дип киләме?” дигән иде ул, җыештыручы булып эшләгәндә. Үзе эшләгәндә болай диде:

– Кемнеңдер, яңа алган тун шатлыгыннан каядыр барып, әйләнеп кайтасы килә. Кемдер, өйдән чыгарга сәбәп булганга, кеше күреп кайтыйм, дип килә. Аларга синең һәр сүзгә, һәр хәрәкәткә игътибар биреп әзерләгән тамашаң кирәкми! Шулай өтәләнеп әзерләгән чарадан рәхәтләнеп ял итеп утырасы урында, мине яратмыйча, сине ошатмыйча, яки башка бер чыгыш ясаучыны тәнкыйть күзлегеннән карап утыручылар барын беләм мин...

– Зөлхәбирә, син уйга баттың!

Йөзенә кызыллык йөгерде.

– Ә? Әйе, Хәбибрахман, үткәннәрне искә алып, әллә кайлардан йөреп кайттым, – дип елмайды ул.

Хәбибрахман белән концерттан соң чынлап та “әллә кайларда” йөреп кайттылар: клубтан чыгу белән мәктәптә укыган чактагы кебек Чишмәсу буе ярын урап йөрделәр. Яңа газетасын нәшир итүдә максатлары, уй-хыяллары белән таныштырды. Хезмәттәшлеккә чакырды. Сүз иярә сүз китеп, гаиләсеннән күп еллар элек аерылуын, улы белән еш очрашуын, булышып яшәвен дә сөйләп үтте, Хәбибрахман.

–  Җыр яздырасың килмиме синең? Булышам.

– Җыр? Җырлау өчен ишетергә кирәк, минем бит колакларым начар ишетә Хәбибрахман...

– Сәламәт кеше юк, Зөлхәбирә. Һәр кешедә азмы-күпме ниндидер чир бар.

– Мине тынычландыру өчен шулай дисең, рәхмәт. Югалту күбрәк булды...

– Бу кадәр авырлыклар дуамал үгезне дә егар иде. Сабырлык белән җиңдең, хөрмәт итәм сине, Зөлхәбирә. Борчылма яме. Яклаучың, таянычың булмагач, күпкә китте. Суфияне дә авызлыклаучы булмады. Беләсеңме, бер хәдис күңелемнән китми. “Бер кавемдә начарлыктан тыючылар калмаса, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм киселер” ди. Кем әйтмешли, әдәп-әхлак турында су буе вәгазь сөйләп  тору да кирәкми, шушы бер җөмлә хәдис җитә – бар да аңлашыла.

Зөлхәбирә Хәбибрахманга яратып карады. Икесе дә бер фикердә икән. Ул бу хәдисне кайчандыр Суфиянең үзенә әйткән иде ул.

– Ә әни, яман нәрсә ишетсә, тәрәзә буена килер иде дә, “Баланлы тау теткәләнер дип куркам”, – дия иде. Ул тауга карап гомер итте. Мин ул чакта, әнинең бу сүзен әкияткә санап, көлә идем. Ә хәзер, Коръән тәфсирен укыганнан бирле, кешелек дөньясындагы кабахәтлек шушы Баланлы тау кадәр матурлыкның да башына да җитә микәнни дип, ризасызлык кичерәм, әшәке гамәл эшләүдән куркам.

– Ярату булганда матурлык та, игелек тә бетмәс ул, Зөлхәбирә. – Кесәсеннән телефонын алып сәгать карады. Кесәсеннән ияреп чыккан Булат биргән чакыру билетын Зөлхәбирәгә тоттырды.

Зөлхәбирә күңеленә зур куаныч керде. Үзенә елмаеп караган Хәбибрахманга:

– Шедевр! Миңа да бирде, Хәбибрахман, – дияргә ашыкты. – Искиткеч бит, хәтта чакыру билетыннан да җылы бөркелә, – дип зәңгәр күзләреннән шатлык сирпеп карады.

– Булат кебек самими җаннар булганда, яшәү матур, Зөлхәбирә.

 

***

“Матурлык – күзне, игелекле гамәл кулны талдырмый” дигән гыйбарәне зур итеп язып, фойе түренә элгәннәр. Римма күргәзмәне тиешле югарылыкта оештырган. Балантауның оста баянчысы Рәмискә кушылып, Гөлсу сандугач булып сайрады.

 Булат иҗат иткән картиналар тере табигать сыман тоела – үз эченә алып кереп китә. Күз яшьләре аша җаннар чистарынды.  Картина күргәзмәсе концерт түгел инде ул, халык аз булыр дип уйлаганнар иде. Мәдәни чараларга йөргәннәрнең һәрберсе диярлек килгән. Рәссам – классташы, кияүләре булган өчен генә булмаса, күргәзмәне кызы оештырган өчен генә булса да Суфия дә килергә тиеш иде дә бит. Хәер, килмәве гаҗәп түгел-түгелен. Аягына яңарак кына катлаулы операция кичергән  Зилә дә килми кала алмаган – култык таякларына таянып, һәр картинаны яратып карап йөрде. Римма “авылыбызның танылган рәссамы Булат Каюмович” дип сүз бирде. Булат сәламләү белән янына  зурлап Зөлхәбирәне чакырды. Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан кеше сыман бик каушады Зөлхәбирә. Җырлавымны сорыйлармы соң дип, аптыраулы күз карашларын әле Риммага, әле Гөлсуга төбәде. Гөлсу, яшен тизлегендә: “Борчылма, рәхмәт әйтә ул сиңа”, – дип, якын килеп ипләп аңлатып алды.

 – Мин бер мәхлук идем, – дип башлады сүзен Булат, монда да чын ихластан. – Кимсенү йөрәкне кимерде. Күп еллар, үземне таба алмыйча, язмыш дулкынында бәргәләнеп үтелде. Мине сыңар кулымнан җитәкләп, якты дөньяга кабат тудыручы менә янымда торучы Зөлхәбирә булды. – Булат бер кулы белән классташын кочты.

Игезәк сыңары, оялып, идәнгә карады. Авылдашлар озак алкышладылар.

– Зөлхәбирә миңа көч бирде. Укытучы укучысыннан таләп иткән кебек, рәсем ясарга күндерде. Гөлсу белән гитара табып бирделәр. Талантымны эшкә җиктем. Өч егеткә, Гөлсуга гитарада уйнарга өйрәттем. Кирәкле кешегә әверелдем. Боларның бөтенесен сезнең өчен ясадым, авылдашлар! – Сыңар кулы белән стена буйлап урнашкан картиналарына ишарәләде. – Римма белән Гөлсуга, ерактан кайткан классташларыма, иҗатымны хөрмәт итеп килгән авылдашларыма зур рәхмәт! – диде ул.

– Кадерле авылдашлар! Күп санлы сорауларыгыз буенча, “Алсу алмалар” спектакленнән “Булат җыры”н тәкъдим итәбез. Зөлхәбирә Гарипова сүзләре, Хәбибрахман Сафин көе, – дип дәвам итте Гөлсу. 

Читләрнең тозлы алмасы

Алып калды кулымны...

Тозлы алмалар үзгәртте

Хыялдагы юлымны.

 

Тозлы алма ачысыннан

Бәргәләнде йөрәгем.

Уйладым: якты дөньяда

Бетте, диеп, кирәгем.

 

Тозлы алманың ачысы

Җаныма да ябышты.

Балантауда чын дусларым

Бәхетемне табышты.

 

Дусларым, тозлы алманы

Күңелемнән сыздыгыз,

Яшәү мәне, яшәү гаме,

Тормыш тәме суздыгыз...

Рәмис, Булат тавышына хилафлык китермәгәем дигән сыман, баянында йотылып уйный. Клуб эче тын калган. Балантау җирендә туган моң, клубның ачык ишеге аша авылның һәр йортына кагыла, ачык тәрәзәләреннән кереп, клубка – күргәзмәгә килми калган балантаулылар күңелен җилкетә, хәтта мәңге эремәс туң җаннарның да игътибарын үзенә тартадыр төсле...

Күз яшьләренә ирек куйган тамашачылар озак алкышладылар.

 

***

Җиһан чыңлый. Галәмдә берни парлы түгел: ай да ялгыз, кояш та бер генә, йолдызлар да аерым-аерым, үзгә, парсыз... Унҗиде яшеннән галәм белән сөйләшә-серләшә торгач, Зөлхәбирәнең үзенә ишетелгән авазларны, соңгы вакытта галәмнең зары, сыкрануы дип тә кабул итәсе килә иде. Әлеге дә баягы интернеттан укып белде: медицина, колаклар шавын – кан тамырларының зарарлануы, аларның ни беләндер килешмичә, тавышлануы дип аңлата икән. Ай, бу зар дигән нәрсәне! Җене сөйми! Беркая да качып булмый, көн-төн – үлгәнче ияреп йөриячәк. Йә Зөлхәбирә, сәламәт яшәү рәвешенә ябыш! Ничек рәхәт була торган иде иртәнге сәгатьләрдә, җәйләүгә ашыгып, сыер саварга барулар, аннан җиңел адымнар белән кайтулар?!. Хәрәкәттә бәрәкәт диген дә йөгереп кайт! Табигать белән дуслаш! Шулай дип, үзен әйдәкләп, яшьлегендә йөргән сукмаклардан урап, йөреп-йөгереп кайтырга булды ул.

Уянгач, Зөлхбирәнең кичтән ниятләгәне кылт итеп исенә төште. Сикереп торып утырды. Әле Хәбир белән Зилә соңрак уяналар. Алар йоклаган түр якка хөрмәт, ярату белән күз салды да, Баланлы тавы итәгеннән Чишмәлеккә кадәр йөгереп кайту нияте белән өйдән чыгып китте. Кояш офыктан күтәрелеп кенә килә – шундый серле тынлык! Балантаулылар  күз төбәп яшәгән тау, әллә ни биек булмаса да, яңа үрләргә дәшә, яңа көнгә тау кадәр максатлар куйдыра, бары табигатьтән аерылма...

Чишмә буен, өендәге картинадан Зөлхәбирә көненә әллә ничә тапкыр күрә. Күргәзмә булган көнне Булаттан “Чишмә буе” картинасын сатып алды. “Син сәләтемә юл ачмасаң, боларның берсе дә булмаячак иде”, – дип, Булат бүләк итәргә теләде. Әмма: “Үсеп килгән улларың бар!” – дип акчаны ирексезләп бирде, Зөлхәбирә.

Ул әнә шул – картиналарда да кабат туа алган, нечкә җаннар гына тоя алган матурлыкка – чишмә буена табан йөгерә ул. Аяк асты тигез түгел – түмгәкле. Яхшырак карап, саграк басарга тырышканда, аяк асты алай йөрмәслек түгел үзе. Әйләнгечтән юл туры дисәләр дә, Чишмәсу инешенә якынрак итеп, турырак юл салган иде халык. Бер сукмактан еш йөрелмәгәнгә, сукмак беленми дә. Өйдә краннан шаулап аккан кое суы булганда, чишмә суы дип өтәләнүче юк та шул. Бу тирәдән Чишмәсу тау итәгенә борыла. Ул да шул тарафка борылып карады, аннан киң кырларга күз салды. Хәбир әтисенең һәм Кадыйр абый юлын дәвам итә: зирәк акыллы Зилә юл күрсәтә, Хәбир шул туры юлдан максатка бара. Кешене нәрсә кеше итә?! Бары Аллаһ күрсәткән туры юл, яраткан хезмәте, саф ярату хисе икән ләбаса. Югыйсә, Хәбиргә Зөлхәбирә куйган көчнең исәбен ни белән үлчәп, ни белән бәяләп бетерәсе? Юк икән шул, кешене рухландыручы бары мәхәббәт хисе икән! Ул да бары саф булса гына игелек үрчетә, юк икән – бозыклык күрсәтә икән. Хәбир фермер булып теркәлде дә иген үстерә хәзер. Дөресрәге, Зилә барын да ерып чыкты, ире кулына яшьтән яраткан эшен – җир хезмәтен бирде.

Мария! Син күкләрдә! Хәбәрдардыр син?! Туган нигезең игелекле кулда, акчасы мәгариф нуры тараткан Зилә атлы хатынны сәламәтләндерү өчен һәм Балантау кырларында икмәк үстерүдә эш башлау өчен тотылды. Рәхмәт! Күкләргә игелегең булып барсын! И, Маша! Бер йортка, бер бинадагы эш урынына сыймас булабыз, без уйлаганча гына булсын дип, ниләр генә кыланмыйбыз, барыбер Аллаһ Тәгалә язган тәкъдиргә буйсынырга туры килә...

Әнә Чишмәлектән өстәрәк  яшькелт кыр дулкынлана. Хәбир иртә язда ук бодай чәчте. Син күрәсеңдер, аның хатыны – Зилә! Шөкер итәм, Маша! Үз динем олылана. Син дә бит тау артындагы йолалар белән китеп бардың. Хәбир белән дөньялыкта бергә яши алсагыз да, ахирәткә бергә барасы түгел идегез!..

Зөлхәбирә, карашларын кырлар буйлап йөгертте, иркен итеп сулыш алды. Аллаһ кеше өчен никадәр байлык, нигъмәт булдырган. Боларны күрергә күпләребезнең күңел күзе томаланган. Ә маңгай күзе, күңел күзе күрмәсә, ни дигәннәр әле, әйе, ботак тишеге кебек кенә.

Уйларның бармы икән чиге? Юктыр!.. Зөлхәбирә кабат йөгереп китте. Түмгәкләр өстеннән чабу җиңел түгел... Нигә әйләнгеч юлдан йөгермәскә иде соң әле? Табигатькә – Баланлы тауга якын буласы килеп, тау итәгеннән йөгерәсе килде шул. Әй Зөлхәбирә, гомер буе җиңел юлдан бара белмәдең лә. Ялан кыр уртасыннан салынган такыр, тигез юлдан йөгерсәң соң?! Йөгерергә кирәкми иде дә, тагы сәерләр төркеменә язырлар. Ялгыз мендәремне кочып, юрган астында ятсам соң  – бер сүз дә булмас иде канә.

– Кая чабасың? – Инеш ярыннан күтәрелгән таныш түгел гөмбәче ир икән.

– Ә? – Кинәт пәйда булган гәүдәнең сүзен аңлап та җиткермәде.

Елмая, гөмбәче:

– Янамы әллә?

Ни ди ул, һич аңламый.

– Чишмәлеккә чабам. – Гөмбәче каршына җиткәч, адымнарын акырынайтты.

 – Чишмәгә су алыр өчен баралар... – Үзе яшендәге ир кеше  ниндидер кызык эзли ахыры. Күз карашыннан , үз-үзен тотышыннан күренә. Ни кызык таба соң инде бу?! Аю биетәләр мәллә? Ии, бу кешеләрне!

– Ә мин... суга түгел, күрергә. – Зөлхәбирә үртәлде. Йөгереп китте.

“Ә мин чишмәгә иелеп, кушучым белән алып, бер йотым су эчкәннән дә ләззәт тоям”. – Зөлхәбирә күңелдән әнә шулай диде. Үзен үчекләгән уйларны куарга тырышты. Чишмәгә якынлашты. Күр инде! Кайчандыр бик күптән, бер игелеклесе, юеш, баткак туфрактан саклап аяк астына салган такта, шактый черегән, җимерелгән икән. Ай, Булат, син шул тактаны да җанга кадерле итеп ясый белгәнсең. Ә болай, бик кызганыч икән бу басма. Сүз дә юк, чишмә янында нинди басма да килешә, чишмәсе генә саф, йөгерек сулы булсын!

(Дәвамы бар)

Реклама