Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЧОРЛАР РУХАНИЕ»

Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел

Әдип вә галимнәре булмаган халык бәхетсез;

мәшһүр кешеләрне оныткан халык сакланмас;

әдәбияты булмаган халык рухсыз.

Р.Фәхретдин. «Асар»

Миндә бабайлар йөрәге юкмыни?

Н.Исәнбәт

Татар әдәбияты тарихында Нәкый Исәнбәт (1899-1992) шәхесеннән дә серлерәк язмышлы әдип юктыр ул. Бер яклап, фольклорчы, тел һәм әдәбият белгече, әдәби тәнкыйтьченең фәнни хезмәтләре тюркологиядә аның какшамас урынын тәэмин итсә (М.Галиев, Ф.Ганиев, М.Госманов, Ә.Еники, М.Мәһдиев, Х.Мәхмүтов, Г. Рәхим, С.Сафуанов, Б.Урманче, С.Хәким һ.б.), икенче яклап, татар әдәбияты тарихын классик язучының драматургиясе, шигърияте, тәрҗемәләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел (А.Әхмәдуллин, Г.Арсланов, Т.Галиуллин, Р.Рахмани, Ф.Миңнуллин, Н.Ханзафаров, Г.Шамуков һ.б.). Н.Исәнбәт гомеренең егерме елын педагогик эшчәнлеккә багышлаган: мөгаллим, методист, БАССР һәм ТАССРда укытучы булып эшләгән, дәреслекләр төзүче булган.

«Халык академигы»ның фидакарьләрчә эшчәнлеге нәтиҗәләре сокландырырлык: «Татар халкының балалар фольклоры» (1941), «Татар халык мәкальләре» 3 т. (1959, 1963, 1967), «Татар халык табышмаклары» (1970), «Татар теленең фразеологик сүзлеге» (1989-1990). Язучы дүрт томда «Аңлатмалы сүзлек» (200 басма табак), «Этнологик сүзлек» (50 басма табак), «Мифология һәм ырым-юраулар, йолалар» (50 басма табак), «Татар мәдәнияте тарихы» (50 басма табак), дүрт томда «Борынгы татар әдәбияты тарихы буенча хезмәтләр һәм хрестоматияләр» (200 басма табак) бастырып чыгарырга планлаштырган, ләкин өлгерми калган2 .

Н.Исәнбәт татар комедиясен («Һиҗрәт» (1923), «Портфель» (1929), «Хуҗа Насретдин» (1940-1946), «Җирән чичән белән Карачәч сылу» (1942), «Зифа» (1955), «Хәйләкәр Дәлилә яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә» (1956)), тарихи трагедия һәм драманы («Спартак» (1931), «Миркәй һәм Айсылу» (1936-1946), «Идегәй» (1941), «Мулланур Вахитов» (1946), «Гөлҗамал» (1944), «Мәрьям» (1941)), «Рәйхан» (1948), «Муса Җәлил» (1956)), балалар драматургиясен («Кырлай егете» (1965)) үстерүгә зур өлеш керткән. «Драматургиянең һәр жанрында – комедия, трагедия һәм драмада – Исәнбәт үзен бер үк дәрәҗәдә зур оста итеп күрсәтте. Нәкъ сәхнә таләп иткәнчә, эчке интонациягә бай, үткер сөйләм теле, индивидуаль характерларга ия чын кеше образлары, оста һәм тыгыз үрелгән конфликт – менә аның һәрбер әсәренә хас сыйфатлар», – дип бәяли аның иҗатын Ә.Еники3

Нәкый Исәнбәт турында татар мәдәниятендә урын алган мифлар ике аксиологик позициядән торып билгеләнә. Беренчесе: Н.Исәнбәт – татар халкының даһие, татар, хәтта ки төрки мәдәниятне өйрәнүгә зур өлеш керткән энциклопедик галим, фольклорчы, классик язучы (югарыда күрсәтелгән галим һәм язучылар фикерләрен карагыз). Икенчесе: явыз, аның «әләкләре» аркасында репрессия елларында татар мәдәниятенең күп кенә эшлеклеләре кулга алынып һәлак була, репрессияләнгән галимнәрнең хезмәтләрен үзенеке итеп чыгарган «әдәби карак» (Р.Мостафин4 , Р.Харис5 , Р.Мөхәммәдиев5 )

Безнең тикшеренүнең максаты – татар мәдәниятендә Исәнбәтнең семиотик комплексын ачыклау. Әлеге комплекс формалашуда энциклопедик галим, классик язучының үзенең автобиографик мифы мөһим роль уйный. Биографик миф күп яклап, Н.Исәнбәтнең үзе тарафыннан, шулай ук аның иҗаты, яшәү рәвеше, имиджы ярдәмендә тудырылган һәм моңа аның әйләнә-тирә мохите, замандашлары булышлык иткән. Биредә сүз Н.Исәнбәтнең татар шигъриятендә һәм прозасындагы әдәби образы турында бара. Исәнбәтнең семиотик комплексының өченче компонентын «тарих тексты» тәшкил итә, ягъни тарихи-мәдәни чынбарлыкны өйрәнми торып, әлеге әдәби образны адекват кабул итү мөмкин түгел.

Язучының тәрҗемәи хәлен һәм иҗатын өйрәнеп, без, академик басмаларга («Театральная энциклопедия» (1963), «Большая советская энциклопедия» (1972), «Татар энциклопедиясе (2005), «Башкирская энциклопедия» (2007)) керсә дә, хакыйкатькә туры килмәгән шактый мәгълүматларга юлыктык. Күрәсең, Н.Исәнбәт карьера белән артык мавыкмаган, шуңа да үзенең фәнни биографиясен язу аның кызыксыну даирәсеннән читтә калган. Ул үзен бөтенләе белән фәнни һәм әдәби иҗатка багышлаган. «Халык академигы»ның тормышында әледән-әле кубып торган низаглар рухи һәм физик куәтен алса да, ул үз алдына куйган бурычларыннан бер адым да чигенмәгән.

Н.Исәнбәт «Бәби чак» автобиографик әсәрендә үзенең автомифын эпик герой архетибына ярашлы кора. Беренчедән, «могҗизалы бала» мифологемасы. Мәгълүм булганча, язучы биш яшенә кадәр бик чирләшкә булган, хәтта ки йөри дә алмаган, шуышып кына хәрәкәтләнгән. Язучының әнисе Таибә абыстай бу турыда болай хәтерли:

«Син шулкадәр ябык идең, шул кадәр куркыныч идең, күрше хатыннар күрсәләр, миңа карарга куркалар, иманнарын укый, «тәүбә әстәгъфирулла»ларын әйтә башлыйлар иде, синең аяк-кулларың җеп кебек, ул бөтен сөякләрең үтә күренеп тора, тәнеңдә ит әсәре юк иде, һәркем сине кулына ала алмый, мин генә сөякләрең бөтенләй таралып китмәсен дип, гәүдәңне кулың белән курыштырып, тотып, күтәреп ала идем»6 . Күршеләре Мөхәммәтдиннең хатыны үләннәр белән дәвалаучы булып, бәләкәй Нәкыйгә аксыргак төнәтмәсе әзерләп бирә: «Бу балага икенең берсе: йә терелсен, йә тормаслык булса, үлеп, үзен дә, сине дә коткарсын»7 . Шулай итеп, Н.Исәнбәт эпик герой кебек балачакта беренче тапкыр Үлемне «алдый».

Язучы үзенең образын шигырьләрендә, чәчмә һәм публицистик әсәрләрендә тудыра. Н.Исәнбәт фамилиядә ата-бабалар белән бәйләнешләргә сакраль ачкыч күрә. 16 яшьтә паспорт ясаганда, ул җиденче буын бабасының исемен ала һәм Нәкый Сираҗетдин улы Исәнбәт булып йөри башлый8 . Шул рәвешле язучы үзенең автомифын булдыруда беренче адымын ясый. 1911 елга кадәр яшь шагыйрь шигырьләрен дәфтәрләрендә Нәкый Закири дип имзалый. 1914 елдан матбугатта әсәрләре «Дәрвиш», «Кабил», «Мәргән», «Мәлгунь», «Каплан», «Башы бозык», «Күк таш», «Н.И.», «Кара сакал» имзалары белән басыла9 . Язучының псевдонимнары да аның турында кызык мәгълүмат тудыра.

Н.Исәнбәт «Хәсәния» мәдрәсәсендә укыганда – татар җәмәгатьчелегендә үзгәрешләр барган чорда шигырьләр яза башлый. Шәкертләр арасында ул тиз арада «шигырь чыгаручы» булып таныла10. Аның өйрәнчек шигырьләренә замандашлары да игътибар итә. Мәсәлән, «Галия» мәдрәсәсе шәкерте Шәехзадә Бабич (1895-1919). Шулай бервакыт ул эш буенча дуслары белән «Хәсәния»гә килеп чыга һәм шунда шигырьләрен калын дәфтәргә күчереп утырган Н.Исәнбәткә игътибар итә. Ш.Бабич Уфада билгеле шәхес була инде. Ул кулъязма рәвешендәге «Кармак», «Парлак» журналларын чыгаруда, «Милли көйләр, сәхнә һәм әдәбият түгәрәге»н оештыруда катнаша11. Мәгълүм булганча, Ш.Бабич 46 багышлау язган. Безгә шуларның язучылык таңында язылганнарының берсен күрергә насыйп булды. Ул да булса, Н.Исәнбәткә адресланган «Яшә, Нәкый!» исемлесе12. Милләтнең бөек улларының чит кеше уңышына сөенә алырлык күңел киңлегенә ия булулары сокланырлык! Шәкертлек елларында ук «әдәби көчләр сафына баскан» Ш.Бабич13 Н.Исәнбәтнең беренче шигырьләрендә үк олы талант чаткысын күреп ала. Әлеге җор телле шагыйрьнең фельетончы даны булуын да онытырга ярамый: замандашлары аның тәнкыйтенә эләгүдән куркып торган. Ш.Бабич Н.Исәнбәттә фикердәш, көрәштәш, милләтенең тугры улын күргән.

1960 елда басмага өч томлык «Сайланма әсәрләр»ен, 1989 елда дүрт томлык «Әсәрләр»ен әзерләгәндә, Н.Исәнбәт аларга Уфада «Хәсәния», Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чаклары тасвирланган ике шигырен дә кертә. Ул анда үзен ирек сөючән шәкерт буларак мәңгеләштергән. «Иттифак җиңә» шигыре (1909) шәкертләрнең рәис Зөфәр Касыймов белән торак шартлары аркасында бәрелешенә багышланган14. Күрәсең, алар 1905-1907 еллардагы Инкыйлаб чорында Уфа һәм Казан мәдрәсәләрендәге баш күтәрүләр белән илһамланып, үз хокуклары өчен көрәшә башлый. «Мәдрәсә истәлеге» шигырендә Н.Исәнбәт кулдан чыгарылган юмористик журнал аркасында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллимнәре белән каршылык турында сөйли. Кичтән парталарны тентиячәкләрен белеп, яшь шагыйрь партага хәлфәләргә дип, язу кыстырып калдыра, анда ул үзенең җинаятьче түгеллеген әйтә («бер хаин дип уйлыйлар»): «Сөйми һич иркән җаным зиндан, богау һәм тикшерү; / Ак күңел мин, ят миңа, бу арт күзәтеп эш күрү»15.

Н.Исәнбәт үзенең остазы дип Г.Тукайны саный: «Без Тукай шигырьләрен укып үстек. Ул язган шигырьләрне ышанып укый идек. Аның «Балалар күңеле» дигән китабындагы шигырьләрне яттан укып, көйләп үстек без. Бу хәл минем башлангыч иҗатымда чагыла»16. Шул ук вакытта Н.Исәнбәт үзенең иҗат иреге принцибы С.Рәмиев белән Г.Ибраһимов йогынтысында формалашты дип билгели: «С.Рәмиев, Г.Ибраһимов шигъри хис тәрбияләү, иҗат иреге таләп итү ягыннан зур йогынты ясадылар». Үткәннәргә кайтып, Н.Исәнбәт дәвернең сәнгать өлкәсендәге төп тенденцияләрен болай характерлый: «С.Рәмиев, Г.Ибраһимов сәнгать – сәнгать өчен дисәләр, Г.Тукай сәнгать – халык өчен дигән карашлар заманы иде. Халыкчанлык өчен Г.Тукай ошаса, кысаларны ватарга өндәүче С.Рәмиев тә күңелгә ошаган»17.

Н.Исәнбәт өчен Г.Тукай – йолдыз: «Нур иде, йолдыз иде, аһ!». Мәдрәсә шәкерте шагыйрьне туган телнең бөтен байлыгын күрсәтә алуы өчен данлый: «Ул матурлап, безгә күрсәтте туган илнең телен»18.

Н.Исәнбәтнең агарту эшчәнлеге аның дөньяга карашларының эволюциясе өчен закончалыклы һәм зарури баскыч була – ул дини карашлардан татар мәгърифәтчелегенең иң яхшы традицияләренә нигезләнгән агарту-мәгариф эшчәнлегенә кадәр юл үтә (Х.Фәезханов, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал). Язучы яшьлегендә Г.Камал, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи иҗатлары белән таныш булуы турында яза: «Г.Камал, Ф.Әмирхан, М.Фәйзи иҗатлары белән дә таныш идем»19.

«Ак юл» журналында басылган «Кем?» шигырендә мин өч мөкатдәс нәрсә турында – Алла, ана, ата турында язганмын. Димәк, 1915 елда әле мин Аллага ышанганмын, – дип уйлана Н.Исәнбәт үзенең хатирәләрендә. – Ышануым, үземчә «фәлсәфи» мәгънәдәрәк булса да, булган һәм бу ышану 1917 елга кадәр дәвам иткән. Әмма шул ук вакытта, 1916 елда, минем инде тәңрегә карата үземне бәйсез тоту шигырьләремдә чагыла. Мәсәлән, 1916 елда «Аң» журналына бирелеп тә басылмыйча кире кайтарылган «Мин ачуландым» шигыре шундый. Анда мондый юллар бар: «Кит әле, ялган кеше, / Мин сөймимен беркемне дә, / Сөймимен җир-күк, кояшны, / Сөймимен тәңремне дә»20

Н.Исәнбәт Казаннан туган ягына шигырьләре өчен даими рәвештә гонорарлар килеп торган шагыйрь булып кайта (гонорарлар килә башлагач, әтисе бик гаҗәпләнә): «Минем бар омтылышым шагыйрь булу, әти ул эшемә каршы түгел, әмма җитди эш итеп карамый иде. Әмма 16нчы елда Казанда «Аң» журналында басылган поэмаларыма гонорар килеп төшкәч, бик гаҗәпләнде, ничек, шигырь язганга акча түлиләр?»21. Н.Исәнбәт шигъри Парнаска Гомер, Байрон һәм Тукай дәрәҗәсендә менү турында хыяллана: «Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин – шәкерт»!22.

Н.Исәнбәтнең халыкчылык турында карашлары Г.Тукай йогынтысында формалаша. «Язучы булгач, халкыңның рухын белергә кирәк. Халыкның рухи байлыгы нидән гыйбарәт соң? Аның тормыш һәм гадәтләре, күңел таләпләре, табигате, акылыфигыле нинди һәм ул аларны нинди чаралар белән тәгъбир итә – боларны якыннан һәм чыннан белми-сизми торып, мин шул халыкның язучысы булуымның мәгънәсен аңламыйм. Шуның өчен дә мин аның тел байлыгы, авыз иҗаты белән танышырга, шулар аша халкымның рухи байлыгын, дөньяга караш һәм ышануларын, эчке дөньясын белергә материал эзләү өстендә эшләдем»23

1916-1917 елларда булса кирәк, Н.Исәнбәтнең дөньяга карашларында үзенә күрә бер кискен борылыш була: Сираҗетдин мулла улы толстойчы анархистка әйләнә. 1917 елның май аенда Малаязда Н.Исәнбәт Мәскәүдән I Бөтенрусия мөселманнар съездыннан кайткан хөр фикерле мулла, галим Мөхәммәтһади Сәгъди (1883-1933) белән таныша. Н.Исәнбәт Кыйгыда кыска вакытлы курсларда рус телен өйрәнгән бер вакытта тагын очрашалар. Һади Сәгъди имтиханнарга энесе – әдәбият белгече Габдрахман Сәгъди (1889-1956) белән килә. Алар Н.Исәнбәтне Атау (Тайми) мәктәбенә эшкә чакыра. Һ.Сәгъди яшь мөгаллимнән 15 яшькә өлкәнрәк булса да, алар дуслашып китә. Н.Исәнбәт бер ел буена дустында фатирда тора һәм аннан гарәп, төрек һәм фарсы телләре буенча дәресләр ала. Язучы Һ.Сәгъдине бик җылы сүзләр белән искә ала: «Ул Көнбатыш әдәбиятын яхшы белә иде. Бу интеллигентлар семьясында мин күп нәрсәләр белдем. Философия турында да күп сөйләшә идек, бәхәс оештыра идек. Толстойны да күп укый идек. Һ.Сәгъди белән бергәләп, 1917 елда хикмәтле сүзләр җыйдык. Афоризмнар җыелган дәфтәрләрдә Гегель, Демокрит, Платон һәм һинд, иран галимнәренең сүзләре бар иде»24. Атау (Тайми) авылында революциягә кадәр үзешчән татар театры эшли. 1917 елда Н.Исәнбәт аның артисты була.

«1917-1925 елларда Нәкый Исәнбәт татар поэзиясенең югары үрләре дәрәҗәсендә торучы, милләт мәнфәгатьләре белән яшәүче шагыйрь буларак җитлегә. Язучы «кеше канын агызуны, үлемне, ерткычлыкны кабул итми. Ул – пацифист»25, – дип яза Т.Галиуллин. Л.Толстой кешелек тарихында иң төп явызлык кешенең кеше өстеннән көч куллануы аркасында килеп чыга, бу исә азчылыкның күпчелекне коллыкка чыгаруына китерә дип санаган. Н.Исәнбәтнең бөтен игътибарын татар халкының фольклорын өйрәнүгә юнәлтеп, ни өчен гомере буена дәүләт структураларыннан читләшергә тырышуы менә шушыннан аңлашыла да. Л.Толстой фикерләренә таянып, Н.Исәнбәт кешелекнең тәрәккыяте әхлаклы шәхесләрнең саны артуга турыдан-туры бәйле, дип ышана. Шәхеснең әхлакый яктан үз-үзен камилләштерүе – җәмгыятьне тулаем тәрәккыяткә китерә дип уйлый.

Н.Исәнбәтнең шигырьләрендәге лирик герой милләткә хезмәт итү идеясе белән яна («Милләтем»(1913))26. Шагыйрь үзенең җырлары тәрәккыят эшенә хезмәт итсен дип хыяллана. Исәнбәтнең тарихи фикерләве Идел һәм Болгар, ата-бабаларның героик үткәне турында уйлануларында чагыла («Моңланам мин...» (1913)27, «Иделдә» (1914)28, «Болгар ярларында көймәдә» (1915)29, «Болгар хәрабәләре»( )30. Соңрак үзенең тарихи драмаларында һәм трагедияләрендә язучы милли каһарманнарның тулы бер галереясен тудыра, алар башкаларга да әхлакый үрнәк була ала дип саный.

1920нче елларда Н.Исәнбәтне «мистик буржуа шагыйре», «вак буржуа юмористы», мещан тәнкыйтьчесе31, «совет культура төзелешләребездән явыз рәвештә көлеп, кабахәт памфлет язуы белән танылган юлаучы әдип»32, 1930нчы елларда – «җидегәнче»33, 1940нчы елларда «татар халкының тарихын бозучысы»34, 1950нче елларда – «милләтче»35 дип бәялиләр... Ә.Еники «халык академигы» язмышы турында уйланганда, шундый нәтиҗәгә килә: «Нәкый Исәнбәт – кайнар темпераментлы, тынгысыз язучы ул. Иҗат юлы аның тап-такыр да шоп-шома гына булмады. Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады. Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте. Кайбер очракларда исә нахакка да кыйналды. Әмма нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, Нәкый Исәнбәт һәрвакытта туган халкына итагатьле, халкының бөек максатларына турылыклы булып калды. Исәнбәт – көчле кеше»36.

Татар шигъриятендә Н. Исәнбәткә багышлаган байтак шигырьләр бар. Әхмәт Фәйзи «Көзге урман» (1957) шигырендә дустын, елларны санамыйча, бөтен игътибарны эшгамәлләргә биреп яшәргә чакырган: «Юк, картайдым, димә! Иҗат утың / Янган чакта әле күңелдә, / Балкы бөтен ярсу ямең белән! / Биреп бетер барын! Үкенмә!»37

Хәсән Туфан 1959 елда Нәкый Исәнбәт язмышы турында уйлана: «Бәхетле син, / Әгәр таләпчән Ил / Сөя алса сине тулаем»38.

Мостай Кәрим үзенең шагыйрьгә багышлаган шигырендә аны иҗат кырын берүзе эшкәртүче игенче белән чагыштыра: «Халык өчен алтын иген урган, / Алтын ашлык суккан игенче»39.

Сибгат Хәким «Исәнбәт» шигырендә (1960) язучының төп казанышын авыллар буйлап чәчелеп яткан фольклор байлыгын халыкка кайтаруында күрә: «Авыл саен йөреп, җырын алган, / Мәкальләрне, төрле мәзәкне. / Үз вакытында һәм артыгы белән / Ул кайтарып бирде әҗәтне»40.

Равил Фәйзуллин 1967, 1968, 1970 елларда «аксакалга», «ил картына», «тау ир»гә өч шигырь багышлый41. 1971 елда Гамил Афзал «гасырларның серен» тыңлаган, «Идел-Йортның ерак елларыннан / Оныкларга сәлам» юллаган «яшь пәйгамбәр»гә дан җырлый42. 1981 елда язучы Исәнбәткә «шигъри татар акыл энҗеләрен» җыеп, яңа буыннарга бүләк иткән өчен рәхмәт укый43. Рәдиф Гаташ Нәкый Исәнбәт һәм Әмирхан Еники шәхесләрен «үз-үзенә тугры кала алганнар» дип бәяли44.

Рафикъ Юныс Исәнбәтне үз шигырендә (1983) Данте45, ә Рашат Низамиев – «халыкка һәйкәл» салган «оста сынчы»46 (1984) белән чагыштыралар.

Н.Исәнбәт образы татар шигъриятендә генә түгел, прозасында да мәңгеләштерелгән. Идрис Туктарның «Ике егет» (1964) романында гражданнар сугышы чоры вакыйгалары торгызыла. «Авылда» бүлегендә китапханәче Шәйхи Таһиров Таулы авылына (Атау авылы исеме белән чагыштырыгыз) эшкә килә һәм җирле халык белән таныша. Араларында мулла Һади белән шагыйрь Нәби Искәндәр дә бар. Ф.Фаткуллин әйтүенчә, әлеге образларның прототиплары булып Һади Сәгъди белән Нәкый Исәнбәт тора47. И.Туктар Н.Исәнбәтнең 1919 елгы портретын бик тә тәэсирле, «таныла торган» итеп тудыра алган: «Куе кара чәчле, зур, гаять җанлы, коңгырт кара күзле, матур һәм ак йөзле, урта буйлы, өстенә соры чалбар һәм җиңле камзул, аякларына ак оекбаш кигән яшь егет тә, нәкъ Һади муллача, Шәйхинең кулларын сыйпап күреште»48. Нәби Искәндәр рәхмәтле шәкерт буларак күрсәтелгән. Ул үзенең остазы турында зур ихтирам белән сөйли: «Әйе, Һади мулла укымышлы гына түгел, галим кеше дә ул, – диде Нәби аерым бер ләззәт һәм горурлык белән, кызу-кызу сөйләп китте. – Ул татар, рус, гарәп, фарсы телләрен ифрат яхшы белә. Аның китапханәсендә Шәйх Сәгъдинең «Гөлстан»ы, Хафиз Ширазиның «Диван Хафиз»ы вә гайри-гайриләрдән башка татар, рус, шуңа бәрабәр чит ил әдип вә шагыйрьләренең бик күп әсәрләре бар...»; «Әйе, үзе ул мулла да, дәһри дә. Кара каргалар арасында ак карга»49. Нәби Искәндәр романда талантлы шагыйрь дә: ул социаль («Ак бандитлар азганнар»), сатирик лирика («Фагыйләтән...»), экспромтлар («Әнә, самовар да вар») авторы. Аның шигырьләре даими рәвештә «Чулпан» һәм «Кызыл Армия» газеталарында басылып тора50. Баш герой белән диалогта яшь шагыйрьнең дөньяга карашы ачыла: белемгә омтылышы («Мин күпне белмим»); сәяси көрәштән читләшүе, мәсәлән51.

(Дәвамын 01, 2020 санында укыгыз)

1 Рәхим Г. Чорлар рухание // Рәхим Г. Сайланма әсәрләр 5 т. – 1 т. – Казан: ILҺAM нәшр., 2012. – 374-375 б.

2 Нәкый Исәнбәт (1899-1992) // Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек, 2009. – 614 б.

3 Еники Ә. Нәкый Исәнбәт // Хәтердәге төеннәр – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 3-7 б.

4 Мустафин Р. «Опасная профессия« // Казанский альманах. – 2010. – №6. – С. 106-122.

5 «Кырын эш кырык елдан соң да беленә». // URL: https://intertat.tatar/tatar_world/kyryn-esh-kyryk-eldan-soda-belen-l-kchel-rne-dist-ellar-tk-ch-t-fash-it-rg-kir-kme-/; «Татар башын татар ашар» // https://intertat.tatar/ madaniyat/tatar-bashyn-tatar-ashar-yazuchylar-rinat-m-kh-mm-dievne-donoschy-n-kis-turyndagy-s-ren-b-ya-birde/).

6 Исәнбәт Н. Бәби чак // Мирас. – 1999. – №12. – 96 б.

7 Шунда ук. 96 б..

8 Исәнбәт Н. Бәби чак // Мирас. – 2000. – №1. – Б. 94.

9 Нәкый Исәнбәт әсәрләренә библиографик белешмә // Шамуков Г. Нәкый Исәнбәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 53-68 б.

10 Нәкый Исәнбәт (1899-1992) // Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек, 2009. – 610 б.

11 Бикбаев Р.Т. Творческий путь Шайхзады Бабича в памяти родного народа (к 120-летию со дня его рождения) // Проблемы востоковедения. – 2014. – №4 (66). – С.38.

12 Бабич Ш. Зәңгәр җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 38 б.

13 Бикбаев Р.Т. Творческий путь Шайхзады Бабича в памяти родного народа (к 120-летию со дня его рождения) // Проблемы востоковедения. – 2014. – №4 (66). – С.38.

14 Исәнбәт Н. Әсәрләр 4 т. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 14-15 б.

15 Исәнбәт Н. «Сайланма әсәрләр» 3 томда – 1. т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 71, 450 б.

16 Ханзафаров Н. Нәкый Исәнбәт драматургиясе,. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 12 б.

17 Шунда ук. 12 б.

18 Исәнбәт Н. «Сайланма әсәрләр« 3 томда – 1. т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 25 б.

19 Ханзафаров Н. Нәкый Исәнбәт драматургиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 12 б.

20 Шунда ук. 13 б.

21 Исәнбәт Н. Бәби чак // Мирас. – 2000. – №1. – 99 б.

22 Исәнбәт Н. Әсәрләр 4 т. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 27 б.

23 Гайнуллин М. Олы каләмдәшебез турында // Әдип һәм галим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 5 б.

24 Ханзафаров Н. Нәкый Исәнбәт драматургиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 23 б.

25 Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте // Шигърият баскычлары. – Казан: Мәгариф, 2002. – 72-73 б.

26 Исәнбәт Н. Әсәрләр 4 т. – 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 24 б.

27 Шунда ук. 24 б.

28 Шунда ук. 28 б.

29 Шунда ук. 36 б.

30 Шунда ук. 37 б.

31 Нәҗми К. Бер бозык чыгыш турында // Безнең юл. – 1928. – №3-4. – 30-31 б.

32 Нигъмәти Г. Матбугат һәм әдәбиятка юлбашлыкта ауру яклар // Кызыл Татарстан. – 1928. – №77. – 3 апрель.

33 Вәлиев Р., Мәһдиев М. Болганчык еллар авазы // Казан утлары. – 1992. – №1. – 153-165 б.

34 Шафиков Н. Тарихи чынлык өчен // Совет әдәбияты. – 1944. – №10. – 3-8 б.

35 Батулла Р. Урыннары оҗмахта булсын. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2007. – Б. 241.

36 Еники Ә. Нәкый Исәнбәт // Хәтердәге төеннәр – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. 7 б.

37 Фәйзи Ә. Көзге урман // Совет әдәбияты. – 1957. – №2. – 15 б.

38 Туфан Х. Бәхетле син, Нәкый! // Тафан Х. Сайланма әсәрләр. 5 т.- 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 427 б.

39 Кәрим М. Нәкый Исәнбәткә... // Әдип һәм галим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 13-14 б..

40 Хәким С. Исәнбәт // Казан утлары. – 1969. – №12. – 17-18 б.

41 Фәйзуллин Р. Нәкый Исәнбәткә багышлаган шигырьләрдән // Шәһри Казан. – 1992. – №173 (345). – 18 сентябрь.

42 Афзал Г. Иртә генә таңнан уяндым // Казан утлары. – 1971. – №5. – 122-123 б.

43 Афзал Г. Калын китап ята минем өстәлемдә // Ялкын. – 1981. – №5. – 5 б.

44 Гаташ Р. Бәхетле сез // Казан утлары. – 1979. – №8. – 86 б.

45 Юнысов Р. Нәкый ага сөйли // Татарстан яшьләре. – 1983. – №49. (7229). – 3 б.

46 Низамиев Р. Һәйкәл // Татарстан яшьләре. – 1984. – №67 (7403). – 3 б.

47 Фәтхуллин Ф. Сәгадиевлар, Сәгъдиләр, Саадилар // Габдрахман Сәгъди. – Казан: Җыен, 2008. – 283 б.

48 Туктар И. Ике егет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 49 б.

49 Шунда ук. 50 б.

50 Шунда ук. 56 б.

51 Шунда ук. 50 б