Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДАЛА ИСЕ КИЛӘ КЫРДАН...

Сораулар күп
Милләт йөзе нинди була?
Сакаллымы, кершәнлеме?
Җил-давылы алдан йөргән
Атлар инде өшәндеме?
Сызгырамы, аһылдыймы
Җәяләрдән аткан уклар?
Таушалганмы, ташланганмы
Ата-баба салган утар?
Милләт теле нинди була?
Карусызмы, агусызмы?
Әрсез диеп кагалармы
Тәкъдиренә талымсызны?
Ак кирмәннең йөзе ак дип,
Җуелдымы уяулыгы?
Кемгә – туган, кемгә – дошман,
Кемгә исә... кулъяулыгы...
Бөеклектән боеклыкка
Ничә шәһит, ничә корбан?
...Дәрья кебек дымлы инеш,
Дала исе килә кырдан...

Мин бары тик яшим
Кесә тулы – давыл! Дөнья тулы
Дәрвиш җанлы бәндә...
Йөрәк белән йөрәк ничә кабат
Ызан бүлгән мәлдә...
Мин бары тик яшим.
Рух зинданы – шыгрым. Шом көткәнгә
Дәҗҗал инде сафта.
Тере көе җеназаңны укып,
Күмеп куйган чакта...
Мин бары тик яшим.
Ашык-пошык ак ямаулык тегеп,
Күңелдәге кергә,
Җиденче кат күк дип белгән
Йолдыз тулы җирдә...
Мин бары тик яшим.
Шытмаган гөл, юш килмәгән төшнең
Мең кат алып үчен,
Йөрәгемә ачкыч табалмыйча,
Ваз кичкәннәр өчен...
Кабатлыймын:
Мин бары тик яшим!


Балтырганнар
Жәлләмәде... Күмерләнгән җаны
Аз, дидеме әллә?
Тәнне өтте агу. Җәй офыкка
Тәгәрәгән мәлдә.
Үч алдыммы, көч алдыммы сездән,
Йолыкканда сабак?
Елый-елый дөньясына рәнҗеп,
Әрни-әрни кабат.
Җәрәхәтләр тәндә тирән иде.
Төзәлмәсе – җанда.
Белештермәс булып үз-үземне,
Төн ялгадым таңга.
Күзләр Күккә төбәлделәр кинәт...
Һәм тетрәнде кыйбла:
Балтырганнар ласа кул күтәреп,
Кыла икән дога!
Тармак-тармак бармаклармы димен,
Болытларга тоташ...
Җирдә – агу – җан сакларга корал,
Уч төбендә – кояш!
Кулларымны мин дә Күккә суздым –
Догамны ит кабул!
Баш имәслек көч-куәт бир, Раббым,
Һәм бер тамчы... агу!


Кәрлә җаннар иле
Ул илдә куркыныч шәүләләр
Бөртекне кибәккә чыгара.
Кояштан өненә кача да,
Табына Алласыз чырага.
Ул илдә кадерсез тибелә
Халыкның баһадир уллары.
Алкышлап, мөнбәрдән тыңлана
Төн ката этләрнең улавы...
Ул илдә мәдхия җырлана
Фәхешкә, хөсетлек, хәрәмгә.
Без – хуҗа, кагылма, дияләр,
Хакың юк тамчы да галәмгә!
Мыскаллап вөҗданын сатудан
Һәр мәхлук – танылган сәүдәгәр!
Ул илдә бер гамьсез көн күрә
Нәкъ безгә охшаган шәүләләр...


Тапкырлау җәдвәле
Ике икең дүрт. Дүрт икең сигез –
Корасы иде үзеңне шулай.
Төп-төгәл. Ачык. Артык хисләрсез.
Син – җайлы кеше. Заманга кулай.
Кемне борчый соң синең дөньяңда
Ике икең биш икән чишелеш?!
Дөрес адәмнәр төзәтер җайлап:
Кагыйдә, канун, тәртип бар, имеш!
Беркем ышанмас, синең илеңдә
Елгалар акса үрләргә табан.
«Алай булалмый! Ике икең дүрт!» –
Диеп тукырлар җаныңа һаман.
Куып кертергә бердәм кысага –
«Тиеш! Ярамый! Яхшы түгел лә!»
Һәм аның саен минем Күкләрем
Офык артына ташып түгелә!
Ике икең биш! Кояшым – яшел!
Чирәмем – зәңгәр, чиксез галәмем!..
Кисәткән идек, дияр күргәннәр
Җирдән сөрүен мине гавамның.
Качып бетәрләр дөрес иптәшләр,
Ваз кичәр, бәлкем, бүгенге дус-иш.
Үзгәрер гәүдә. Үзгәрмәс иман.
Бигайбә, дөнья, ике икең... биш!


***
Карама тәрәзгә. Карама сәгатькә.
Календарь битләрен ертып ат. Жәлләмә!
Дөньяның үзе күк борынгы бу сөю
Төс бары, беләсең, җандагы җәйләргә.
Әнә бит – шул килеш ямь-яшел ихласлык!
(Булса соң март башы, булса соң бураны!)
Җилләргә ияргән кап-кайнар тыныңнан
Баш җуеп, җәйләргә сыенмый буламы?!.
Әле бит бүген дә бик күпләр күшегеп,
Миченә ныгытып яккандыр иртәдән.
Кем әйтер: сөюнең өрфия күлмәген
Гөнаһмы бер гомер салмыйча кигәннән?
Гөнаһмы ярату: җәйләргә ышанып,
Фасыллар алмашын искәрми, белмичә?
Баемас кояшың, йөрәккә яшереп,
Бар дөнья туңганда өшедем, димичә?
Гөнаһмы кемнедер кар күмеп киткәндә,
Яктыдан түгелсә, җәй үргән тырысың?
...Исәр дип жәлләүче табылса, әйтегез,
Календарь битләрен яксын да җылынсын!


Көтәбез
Көтәбез. Әйтерсең, бу гомер – зур вокзал.
Көтәбез язларны, ялыгып ак кардан.
Хафалы җаннарга бер файда булырмы,
Мәңгелек Иделдә боз эреп акканнан?
Көтәбез җомганы. Көтәбез таңнарны.
Көтәбез көн тугач, җиткәнен кичләрнең.
Дөньяга килергә көттергән балаңның
Телибез күрергә бишектән төшкәнен.
Көтәбез бәхетне. Менә ул очрар дип,
Йә теге чаттамы, йә явар күкләрдән.
Түземлек калмагач, өметне йомарлап,
Сорардай булабыз үткәннән-сүткәннән.
Көтәбез... Ул Серне кем бездән яшергән?
Югыйсә, менә бит – учыңда бәхетең!
Ашкынган йөрәкне тезгенләп чак кына
Той гына, күр генә яшәүнең рәхәтен!
Февральнең карлары кетер ак, карасаң,
Болыты, бураны әкият түгелме?
Һәр иртәң – кояшы күренгән җомга ул,
Кадерли белгәндә бердәнбер бүгенне.
Яп-якты язларың кап-кара көзеңдә,
Бер шартсыз, гап-гади көннәрдә булалса!..
Күзгә дә күренмәс рәшәне бәхет дип
Көтмәгез. Бу гомер болай да бер вокзал.


Хыянәт
Ак биләүдән калган ал яулыкны
Кыса төшеп маңгай тирәли,
Бии-бии ардык. Ә аннары...
Җил йөгерде җаннан үтәли.
Иреннәрдән күкрәк сөте тамган,
Җәннәт исе истә чагында,
Кем уйлаган гайрәт чигәр диеп,
Дөньясыннан еллар чатында?
Без килгәндә, юкса, мәхәббәттән
Тулган иде һәрбер күзәнәк!
Гамьсезлеккә алыштырдык барын
Һәм... Күкләргә иттек хыянәт...
Эзләнгәндәй булдык, вөҗдан, дидек...
Салкын идек җиһан өшерлек.
Бер ятланган сүзләр кабатланды...
Ә тансыгын... ерак яшердек.
Үз балтабыз чапты тамырларны
Ярым шашкан идек... ярым ач...
Шул халәттә кире кайтырбыз бер...
Күкләр инде ләкин танымас...


Кояш исе!
Бу дөньяның төксе чыраена
Ияләнгән идем! Күптәннән...
Арган идем, Кеше тапмый йөдәп,
Карашларын җирдән күтәргән...
Вак җаннарның эре адымына,
Түбәннәрнең биек үренә...
Күнеккән дә кебек иде күңел,
Юшкын яткач бәгырь түренә.
Иртәләре гадәтләнгән иртә,
Җайлы ласа атлау бер эздән!
Кояш исе!
Кояш исе керде! –
Тансык тамчы тамды күземнән.
Кояш исе! – читән-коймаларда,
Черем иткән киртә очында!..
Ышанмыйча тезгеннәрен тарттым:
Рәшәдер ул, күңел, очынма...
Кояш исе!.. Керде һәм туктады
Егыла-тора чапкан дөньясы.
Колакларга тынлык пышылдады
Фани җирнең бакый догасын.
Чуар уйлар эңгерләрдә калды,
Гамь йөгерде кинәт каныма.
Рәхәт бәхет: күнегәсем килә
Кояш исе кергән җаныма!