Логотип Казан Утлары
Хикәя

Алмалы күлгә китү (хикәя)

Язның гадәти көне иде. Алты катлы йорт каршындагы балалар мәйданчыгы эскәмиясендә шактый зур яшьтәге бер кеше газета укып утыра. Өстендә көлсу вильвет пинжәк-чалбары, шундый ук төстәге замш туфлиләре, сыек шәмәхә күлмәге аның зәвыклы, матурлыкны аңлаучы кеше булуына ишарәли шикелле. Ап-ак бөдрә чәчле башы зур чәчәк таҗына охшаса, бераз пеләшләнгән баш түбәсе әлеге чәчәкнең җимшәнен хәтерләтә. Май кояшы, сөйгәне белән кавышкан яшь кыз шикелле, шаян елмая, ир кешенең керфекләре арасыннан күзләренә керә, озын тирән җыерчыклар белән сырланган киң маңгаеннан сыйпый. Кояш нурларына ияреп, назлы җил дә яшел үләннәрнең, агач яфракларының сагызлы исе белән аның битләренә, борынына кагыла, күпереп торган көмеш бөдрәләре белән уйный. Әмма боларның берсе дә кешенең игътибарын газетадан аера алмый. Тагын шунысы гаҗәп, газетасын шактый югары тотканлыктан, аның гәүдәсе төз, башы да иелмәгән. Ул болай утырып, газетасын укымыйча, әллә аның читеннән берәр нәрсә күзәтәме – белмәссең. Кеше бер аягын тезенә атландырып утырган килеш өстәге аягының туфли очын, кояш белән җилнең шаяруларын читкә этәргә теләгәндәй, селкетеп-селкетеп куя. Безнең баш миеннән иң ерак урнашкан һәм авыррак идарә ителүче әгъза булган аякларның импульсында күпмедер дәрәҗәдә кешенең эчке аңы, холык- фигыле чагыла, дип уйласак, бу зат баш бирмәс, үз дигәненә һичшиксез ирешә торган максатчан шәхестер. Чөнки аның йөз чалымнары тормышның ачысын- төчесен җитәрлек татыганлыгын сөйли.
Утларда янмыйча, суларда батмыйча, күркәм кыяфәттә шушы яшенә килеп җиткән бу кешенең исеме Юныс иде. Ул шактый якынайган машина тавышына «ялт» итеп башын күтәрде. Ак төстәге япон машинасы мәйданчык янәшәсенә туктауга аннан чем-кара бөдрә чәчле, килешле генә гәүдәсенә зәңгәр костюм- күлмәк кигән хатын рульдән җиргә төште. Бу – Юнысның кызы Хәния иде. Хәния подъездга таба ике адым атларга да өлгермәде, каршына юка гына гәүдәле, сары чәчле бер хатын белән бер ир килеп басты. Ир кулдан ясалган алюмин таякка таянган һәм бераз гына аксый иде. Газетасын култык астына кыстырып, Юныс та алар янына юнәлде. Теге хатынның нечкә тавышы язгы һавада чатнап еракларга тарала иде:
– Хәния апа, зинһар, бер генә минут тыңлагыз! – Хатын кулындагы шакмаклы букчасын сикерткәләп куйды.
– Минем минут та вакытым юк!
Хәния, аларның икесенең уртасыннан чыгып, подъезд ишегенә таба атлады. Хатын белән ир аның артыннан бер тотам калышмады.
– Без бит инде сезне күрергә өч көн киләбез! – Хатын, сүзләрен раслатырга шаһит эзләгәндәй, ялварулы карашын як-якка йөртеп алды.
– Аңлыйсызмы, мин өйдә берни дә хәл итмим! – диде Хәния шактый усал тавыш белән. – Йомышыгыз булса, клиникага барыгыз.
Ул подъезд баскычына күтәрелде.
– Без анда дәваландык, ирем йөри башлады. Сезгә рәхмәт әйтергә генә килдек. Безнең шушы бәләкәй генә күчтәнәчебезне алсагыз иде!..
Ләкин хатынның ялварулы тавышы өзелде, сузган теге букчасы да асылынып калды: Хәния борылып та карамыйча, подъездның тимер ишеген аларның борын төбендә дөпелдәтеп ябып кереп тә китте. Юныс алар янына килеп җиткән иде инде. Хатын ишекне тартып-тартып карады да кычкырып елап җибәрде:
– Их, их, ихларым! – дип сузды ул нишләргә белмичә.
Хатынның чуалган сары чәчләре юеш битләренә ябышкан. Бу парның өс-башына караганда, тормышларының җиңелдән түгеллеге күренә иде. Нишләптер, хатынның колак яфрагыннан ерак түгел яңагындагы сөйкемле миңе Юнысның игътибарын җәлеп итте. (Хәниянең дә нәкъ шул урында миңе бар лабаса! Аныкы уң якта, бу хатынныкы сул яңагында). Шул миңеме, башка сәбәпме, Юныс аны кызганып куйды һәм тынычландырмакчы булып, акрын гына дәште:
– Сеңлем...
Хатын елавыннан туктап, битләренә ябышкан чәчләрен артка таба сыпырып куйды да тагын дөнья ярып нечкә тавышы белән кычкырып җибәрде:
– Әләй, Юныс Мөбарәкович!
Аның йөзе шул арада үзгәргән, кояштай балкый иде. Юныс бөтенләй аптырап калды:
– Сез каян беләсез мине?
– Ярты шәһәр сез төзегән фатирларда яшәсен дә, ничек инде сезне белмәскә ди?! – Хатын «ялт» кына аның каршына килеп тә басты. – Сез дә бу клиникада дәваланасызмыни?
– Әйе, – дип куйды Юныс, артык сүзгә урын калдырмыйча.
– Әйбәт дәвалыйлар бит, – диде хатын хисләнеп. – Иремне энә белән дә, корт чактырып та, тагын әллә ничекләр дәваладылар. Аякка басты, ышанасызмы?
– Ышанам, – диде Юныс, Хәниясе өчен куанып.
Хатын букчасыннан каклаган каз чыгарып, Юныска сузды:
– Бу күчтәнәчебез сезгә булсын. Сезнең ярдәмегезне мәңге онытасыбыз
юк. Беләсезме, безнең малаебызга да унбиш яшь тулды бит.
Хатын сөйләде дә сөйләде, каклаган каз исе борыннарны гына кытыклап
калмады, аны авыз итеп карау теләген дә уятты: – Сатып бирсәгез, алам.
– Юк, юк, сатмыйм, болай гына алыгыз!
Хатынның сүзен җөпләп ире дә:
– Аласыз, алмасагыз, үпкәлибез, – дип һөҗүмгә күчте.
– Ярый, җиңдегез.
Юныс казны алды да хатынның кулына дүрт мең сум акча тоттырды.
– Юныс Мөбарәкович, сез нишлисез?! Болай булмый! – дип акчаны кире
суза башлауга, Юныс аның кулын читкә этте.
– Бүген җомга көн – хәер булыр, – диде ул. – Әгәр алмасаң, үзең кебек
кычкырып елыйм хәзер!
Бу сүзләрне ишеткәч, хатын белән ир пырхылдап көлеп җибәрде. Юныс
аларга рәхмәт әйтә-әйтә ишектән эчкә атлады.
Ул кергәндә, Хәния белән кияве Фазыл әбәд әзерләп йөри иде. Пәһлевандай
гәүдәле киявенең кызы белән шушылай өстәл янында әвәрә килүенә ул бер сөенә, бер көенә кебек. Кызы бераз арттырыбрак җибәрә шикелле. Юныс үзе аш-су әзерләшергә беркайчан да кул тыкмады. Аны күрүгә Хәниянең йөзе караңгыланып китте.
– Әллә шул хатынның күчтәнәчен алдыңмы?
– Син аның күңелен бик нык яраладың, – диде Юныс, казны читтәрәк торган бәләкәй өстәлгә куеп. – Алар ирен дәвалаган өчен сиңа рәхмәт әйтергә килгәннәр. Күчтәнәчләрен йөзләренә аткандай кереп киттең.
– Үзебез дәвалаган кешеләрдән шырпы гына алсаң да, ни буласын беләсең бит. Үзең кисәтеп куйдың.
– Кагыйдәдән чыгармалар да була. Күчтәнәчләрен алмасаң, сүзләрен тыңларга идең. Ә син аларның рәхмәтләрен таптадың. Хатын үксеп-үксеп елады. Син үзеңнең тупас кылануыңны танырга тиеш.
– Әти, син мине тәрбияләмә инде хәзер. Элегрәк шөгыльләнергә идең. – Рәхмәт, кызым. Синең бу шелтәңне киләчәктә истә тотармын мин. Фазыл аны якламакчы булды:
– Хәния, бабайның хәтерен калдырасың бит...
– Ә син салатыңны әзерләп бетерсәң, әйбәтрәк булыр. – Хәния башлаган сүзнең җебен кабат эләктереп алды. – Минем күңелемне көне буе яралыйлар. Әле авырулар, әле медицина персоналы. Әти, мондый күчтәнәч алуың соңгысы булсын.
– Минем белән болай сөйләшүеңне ташла син. Мин үпкәләсәм, нык үпкәлим.
– Күз өстендә каш саналган элекке трест директоры, шәһәрнең мактаулы гражданины күчтәнәч ала. Син ни әйтер идең?
– Беренчедән, мин аны сатып алдым. – Юныс казны пакеттан чыгарып куйды. – Икенчедән, әти, нәфесең теләгәндер, әйбәт булган, дияргә иде. Өченчедән, шуны әз генә кисеп бир әле.
– Кисмим, – диде Хәния. – Сиңа тозлы әйбер категорически ярамый.
– Син кырт кистең, тик казны түгел. Кияү, әз генә тура әле шул тәмле әйберне. Баядан бирле авыз сулары килеп тора бит.
Фазыл бер Хәниягә, бер Юныска карап, ак күлмәк җиңнәрен сызганып, кулына чәнечке белән пычак алды, муен ягыннан бераз кисеп-кисеп, тәлинкәгә тезде. Иң элек үзе кабып чәйнәде:
– Ярый әле алгансың, бабай. Моның тәме әллә кайларга йөгерә бит.
Каз итен тәмләп суыра башлауга, кызы үч иткәндәй телгә килде:
– Син көндезге даруыңны эчтеңме соң әле?
– Нигә эчмәскә – эчтем, – дигән булды Юныс, авызын тәмсезлисе килмичә.
– Кайчан эчтең? – Кызы аның күзләренә туп-туры карады. – Алдашып утырма карт башың белән.
– Шушы ит кисәген чәйнәп кенә бетерим инде...
Ләкин Хәния бер кулына су, икенчесенә дару тотып, аның каршына килгән иде инде.
– Бөтен авыз тәмсезләнә бит, – дип карышты Юныс.
– Тәмсез түгел ул.
– Минем авызга тыккач, сиңа тәмсез түгел, билгеле.
Хәния дару каптыргач, ачы булмаса да, ул чыраен юри әллә ниләр
кыландыра-кыландыра ямьсез чытып, шактый озак торды.
Хәниянең бер кисәк каз итен кабып, чепе-чепе суырганын күреп, алар кияве белән карашып елмаеп куйдылар. Аннары Фазыл әллә ничә төрле ярма, тәмләткечләр салып үзе пешергән балык шулпасын китерде. Аны мактый- мактый ашап туйгач, кызы тары боткасы белән бавыр әзерләп чыгарды. Шулай да Юнысның гомере буе калҗасы белән ит ашарга күнеккән карыны,
гадәттәгечә, нәрсәдер теләп, канәгатьләнмичәрәк калды.
Кай арада өстәлне җыештырганнар, кай арада киенгәннәрдер, Хәния аның
бүлмәсенә кереп, чираттагы күрсәтмәләрен биреп китте:
– Беләм, син тагын ятарга чамалап йөрисең инде. Сиңа саф һава кирәк.
Кан басымыңны кара да бераз йөреп кайт. Сәгать өчтә даруыңны эчәргә онытма. Аннары тренажёр. Газеталарыңны куй, телевизорны ачма. Бөтен тынычлыгыңны шулар ала синең.
Юныс аларның тупсаны атлап чыгып, ишекне япканнарын ишетүгә, диванына барып ятты. Акылга сыймаслык нәрсәләр таләп итә кызы. Соң дөньяның, тормышның ничек кайнаганын белмичә, ничек яшәмәк кирәк? Тома сукыр булу дигән сүз бит бу! Болар турында ныклап уйлый башласа, ул үзен читлек эченә килеп эләккән арыслан кебек сизә. Аларның тын гына аккан тормыш елгасы һич көтелмәгән борылышлар ясар кебек түгел иде югыйсә. Иң элек кызлары Хәния шәхси клиника ачарга теләве белән Юнысны да, карчыгы Фәйрүзәне дә шаккатырды. Югары категорияле кардиолог булсаң да, күкрәгеңдә ат йөрәге йөрткән очракта гына мондый олы эшкә алынып буладыр, дип уйлады алар. Әнисе кызын күз яшьләре белән йомшартырга, ниятеннән чигендерергә тырышканда, Юныс бүтәнчәрәк уйлады. Өч-дүрт урында көне-төне эшләп тә, кызлары юньле-башлы акчага тиенә алмады. Карчыгы белән «күпмегә түзәр икән бу бала», дип аз борчылмадылар бит. Кыскасы, Юныс кызының планын хуплады. Шушы фатирыннан бер квартал гына арырак төзелеп бетмәгән ике катлы йорт сатыла икән. Юныс үзләренең гомер буе җыйган акчаларын тулысынча бирде, үзе сигезенче дистәсен куганда, ике ел буе, кызы әйтмешли, «генераль прораб» булып, иртәдән кичкә кадәр бөтен эшкә җитәкчелек итте. Кызы белән кияве муеннан кредитка батты. Ничек итсәләр иттеләр, ике ел тулганда, клиника эшли башлады. Инде барлык борчулар артта калды, күңелләр тынычланды, дигәндә, коточкыч бәла килде: карчыгы Фәйрүзә кинәт үлеп китте. Ялан хәтле өйдә агач, яшелчә бакчаларын карап, берүзе елдан артык әйбәт кенә яшәде Юныс.
Былтыр ноябрь аенда кар көрәп кереп, чәй куеп җибәрде. Урам аркылы гына яшәүче дусты Әхмәтне чәйгә чакырды да туалетка керде. Шуннан соң берни хәтерләми. Әхмәт керә – дәшүче юк. Туалет ишеге эчтән бикле, шакуына җавап юк. Юнысның, трестта эшләгәндә, бер инфаркт алганын белгән Әхмәт туалет ишеген каерып ачса, ул егылып ята. Больницада аны бик озак, авырлык белән генә аягына бастырдылар. Аннары – санаторий. Реабилитация вакытын үткәч, Хәния үзе килеп алды. Өенә кайтып чәйләр эчкәч, Юныс тәрәзә төбендәге гөлләрен карап йөрде, кайберләре белән сөйләште, кайберләрен иснәде.
– Карап туйдыңмы инде, әти? – диде түземе беткән Хәния. – Нигә?
– Киттек безгә.
– Нишләп сезгә барыйм мин?
– Ялгызың калсаң, ни буласын аңладың бит инде.
– Мин хәзер сау-сәламәт, – дип акланмакчы булды Юныс.
– Күңелеңә авыр алма, әти, бер инфаркт кичерсәң, ул инде икенчесен,
өченчесен чакырырга гына тора. Әйдә, кирәкле әйберләреңне җыйныйк та кузгалыйк. Синең дә, безнең дә җаныбыз тыныч булыр.
Буйсынудан башка чара калмады. Менә кыш та үтте, яз да җитте. Юныс сихәтлегеннән зарланмый анысы. Аны бер генә нәрсә канәгатьләндерми: кызының таләпләре әйтеп бетергесез каты булып чыкты. Кызы баштан ук аның кулына бер кочак инструкция-рецептлар тоттырды. Юныс шуларга тулысынча кол кебек буйсындырылды. Төрле вакытларда әллә ничә төрле дару кабул итү, арпа, тары, карабодай, фасоль, борчак, чөгендер, кәбестә, кишер ишеләрне ашау, саф һавада йөрү, тренажёрда хәрәкәтләнү, гимнастика ясау, кан басымын дүрт мәртәбә үлчәү, камырлык, пәйгамбәр тырнагы, валериан тамыры, дегет салган сөт, сукыр кычыткан, күгәрчен ипие, солы суы, тагын әллә нәрсәләрне кайнатып эчү – барысын да үтәргә түгел, санап чыгарга да түземең җитми. Хәния берсен дә калдырмаска көне-төне колак итен чәйнәп тора. Ул һөҗүм иткән саен, Юныс карыша, мең сылтау табып, аның катгый күрсәтмәләрен сиздермичә дә, кайчакта сиздереп тә боза. Иң аянычы – өй тирәсеннән, аның клиникасыннан ерак китәргә ярамый. Болар бөтенесе дә аны нык түбәнсетә. Беркайчан да беркемгә баш имәгән, ял дигән нәрсәне белмичә, унике-ундүрт сәгать эшләгән кеше өчен болай яшәү үлем белән бер. Дөрес, Юнысның башында төрле-төрле фикерләр туа башласа да, ул әле аларны күңел бизмәненә салып үлчәп карарга әзер түгел иде.
Кыңгырау тавышы аның уйларын бүлде. Ишектән Юнысның үз урынына калдырган кешесе Дилүс Гарипов килеп керде. Ул һәрвакыттагыча пөхтә киенгән, тулы түгәрәк битләре алланып тора. Кочаклашып күрешкәч, Юныс үзен кызыксындырган сорауны бирде:
– Йә, ничек, Дилүс Әзһәмович, төгәлләдеңме йортны?
– Иртәгә тапшырабыз. – Гариповның йөзе кояштай балкыды. – Килүем дә шуңа, Юныс Мөбарәкович. Кәефегез булса, карап кайтыр идек.
Юнысның күңеленә җылы йөгерде. Менә бит, Юнысның барын онытмаган, аның бәясен ишетәсе, бераз мактанасы да киләдер.
Утыз-кырык минуттан тугыз катлы йорт янына килеп тә туктадылар. Чыннан да ул тирә-юньгә ямь биреп, элеккеләреннән нык аерылып тора иде. Эче дә яңа материаллардан заманча эшләнгән. Коридорлар киң, бүлмәләр уңайлы, тәрәзәләр зур, эчке җиһазлар ялык-йолык килеп тора.
– Молодец, сынатмыйсың, – дип мактады аны Юныс. – Иртәгә ничә фатир тапшырасыз инде?
Гариповның моңа җавабы куанырлык булмады, әлегә унике генә фатир тапшырабыз, тоткарлыклар килеп чыкты, диде. Сметада каралган акчаны кисеп, бирмичә интектерүләрен озак итеп сөйләде. Соңыннан аның офисына кайттылар. Юныс үзе киткәннән соң, офисның үзгәртелгәнлеген күргән иде инде. Шул арада кабинет кабат эшләнгән булып чыкты. Өстәл-урындыклар Италиянекенә алыштырылган, люстрадан алып, башкалары да яңартылган. Яшьләр заманнан калышмый, министрны гына түгел, президентларны да алып керерлек кирәктер, күрәсең. Өстәл сый-нигъмәтләрдән сыгылган, учка сыярлык нечкә билле чибәр кызның йөзеннән елмаю китми. Әле бер, әле икенче төрле ризыкларны китереп кенә тора. Юныс кайсын бер капты, кайсына бөтенләй кагылмады. Гарипов төзелешне финанслауның торган саен кысылуы хакында сөйләде, элекке җитәкчесеннән киңәшләр дә сорады. Тик Юныска бу сүзләрнең, нишләптер, кызыгы бетте, йөрәге дә кысылып-кысылып куйды. Чибәр кыз чәй чыгаргач, Гарипов:
– Сезне иртәгә тантанага чакырам, – диде. – Үзем барып алырмын.
– Син инде, Дилүс Әзһәмович, мине кичерә күр – катнаша алмам. Йөрәк шаяра, дулкынланырга ярамый.
– Чыгыш ясамассыз.
– Мин даруымны эчим дә, кайтарып куярсың инде.
– Тантанада сезнең белән янәшә басып торырбыз дип, шулкадәр өметләнгән
идем. Кызганыч. Бик тә кызганыч! – Ул өстәл астыннан ялык-йолык килеп торган тартма алып аңа сузды. – Моны сезгә иртәгә тапшырасы идем. Тибет монахларының яшәрткеч дарулары. Рәхим итеп алыгыз.
– Гафу ит, Дилүс Әзһәмович, мин моны ала алмыйм. Исән-имин сиксән яшемә барып җитсәм, шунда бирерсең.
Юныс шушы сүзләрне әйткәндә, теге җитез кыз аларны зур фотоаппарат белән черт-черт төшерде. Тик Гариповның кәефе шул кадәр кырылган иде, ул бик тырышса да, елмая алмады.
Кайтканда, алар бер сүз дә сөйләшмичә тып-тын утырдылар. Гариповның кесә телефоны шалтыраган иде, ул бер генә сүз әйтте: «Телевидение кирәкми инде».
Юныс тынычланмакчы булып, бүлмәсенә кереп ятты. Берни дә уйламаска тырышса да, Гарипов белән йөрү башыннан азагына кадәр күңеленнән китмәде. Юныс үзе эшләгән дәверне күз алдына китерде. Яңа йортта яши башлагач, ул бер подъезддан икенчесенә, аскы каттан өскеләренә күчә-күчә ялгызы йөрергә ярата иде. Аның өчен моннан да зур бәйрәм булмый. Иңбашына әтисенең тальянын элә. Сугышка киткәндә, әтисе ул гармунны әле өч яше дә тулмаган Юныска дип атап калдырган. Коридорда балалар йөгерешкәнен, фатирлар эчендә күченү мәшәкатьләренә бәйле күңелле шау-шуларны ишетүе аңа чиксез рәхәт. Син кешеләрнең өметләрен акладың! Синең йөзең якты. Дулкынландырырлык бөек мизгелләр! Бу уртак шатлык аларныкы да, синеке дә! Моның өчен әти гармунында уйнасаң да, җырласаң да ярый. Юныс фатирларга керә, андагыларның иңбашларыннан сөя, кешеләр таный, туктаусыз рәхмәт укыйлар, табынга чакыралар. Эчемлекләрен эчмәсә дә, Юныс тальянында уйный, үзе җырлый, башкалар да кушыла. Аның болай йөрүенә усал телләр анекдотлар чыгарса, икенчеләре легендалар иҗат итә. Ниндидер тантаналарда аны легендар шәхес дип тәкъдим итәләр, шәһәрнең мактау тактасында да шушы тальяны белән төшкән фотосы тора. Концертларда, юбилейларда күпме генә кыстасалар да, аның гармунда уйнаганы да, җырлаганы да булмады. Чөнки бу тамаша гамәле түгел. Ул яңа йортта һәм үз өендә генә башкарыла торган илаһи гамәл. Юныс ул чакта әтисе белән сөйләшә. Бу – әтисе рухына гомеренең бер өлешеннән хисап юллау.
Әлеге хатирәләр аның күңелен тагын да көчлерәк дулкынландырып җибәрде. Ул дәртләнеп кулына тальянын алды, карурманнардан, шахталардан, Кандыр буйларыннан, Җидегән чишмәләрдән, Гөлҗамаллар, Галиябанулардан күңеленә илһам, тынычлык иңде.
Балалар бүген дә соңга калдылар. Иң элек кияве кайтып керде. Юнысның хәлен белешкәч, Хәния ясап куйган котлетны пешерергә утыртты. Букчасыннан помидор-кыяр, тәмләткеч үләннәр алып юды, өстәлгә савыт, тоз, борыч, каймак кебек нәрсәләр тезәргә тотынды. Юныс аны сүзсез генә күзәтеп утырды.
– Әллә берәр нәрсә бармы, бабай?
– Тиз генә шахмат сугып алыр идек тә, син бер дә бушар кебек күренмисең. – Соң, әйдә, алайса! – Кулларын сөртеп Фазыл килеп тә җитте. – Калганын
Хәния эшләр.
Алар сүзсез генә «блиц» уйнарга тотындылар. Һәм Юныс көтмәгәндә ачык авызлык күрсәтте: кияве аның турасын сукты да алды.
– Көндез казымны ашаган идең, хәзер турага да җитештең, – диде Юныс, авыз эченнән көйләгән кебегрәк итеп.
– Алайса, кире урынына куям...
– Кирәкми. Уйламасаң, тураңны гына түгел, иманыңны да югалтуың бар, дигән кисәтү бу. Тураны югалту аны каушатып җибәрде. Күбесенчә, Юныс отып бара иде бит әле. Әллә ныклап какшау шушы микән?
Ул арада кабаланып Хәния кайтып керде. Күлмәген алыштырып, юынып, кухняга күз салгач, алар янына килде:
– Ник салатны ясамадың инде? Әтине шахмат белән интектермәсәң.
– Кызым, син кияүгә юкка гаеп ташлыйсың. Аны мин үзем чакырган идем. – Уйнап утырыр чак түгел. Хәзер тиз генә капкалыйбыз да, аптека мөдиренә барабыз. Яңа дарулар бирәм, диде.
Шунда кесә телефоны шалтырады.
– Здравствуй, доченька!
Хәния Төркиядәге кызлары Ләлә белән сөйләшә-сөйләшә кухняга кереп
китте. Фазыл яшелчәләрне өстәлгә чыгарып куйды да салат ясарга кереште, үзе шахмат уйнавын дәвам итте.
– Кияү, син ике эшне берьюлы башкарып, мине түбәнсетәсең бит, – диде Юныс әллә чынлап, әллә юри.
– Кызык җирендә генә туктамыйк инде...
Фазыл уйнавын дәвам итте, салатын ясап бетереп, өстенә борыч сипкәндә генә, Юныс аңа шартлатып: «Мат!» – диде.
– Менә бусы борычның соңгы бөртеге, – диде ул, канәгатьләнү белән көлеп. Ниһаять, Хәния телефонын куйды.
– Ни хәлләре бар? – дип сорады Юныс.
– Анда оҗмах инде. Россия түгел бит ул.
– Россия булырга анда ана телләрендә сөйләшәләр. Ә син үз кызың белән русча тәгәрәтәсең. Җенем котыра шуңа.
– Әти, син гомер буе боерып туймадыңмыни?
– Боеру түгел бу! Минем белән сөйләшкәндә, аның русча бер сүз дә кыстырганы юк.
– Янында урыс ире басып тора бит. Ул ни уйлый аның татарчасын ишетеп? – Урыска бирмәскә идең. Күпме әйттек әниең белән.
– Җитте инде, әти! Бүген нервыларым да бетте, ашыгам да. Әйдә, ашарга. – Минем тамагым тук.
– Менә тагын үпкәләдең инде. Ярар, мин гаепле, гафу ит. Әйдә, әти.
Хәния килеп култыклагач, Юнысның күңеле йомшап китте. Берни көтәрлек рәте булмаса да, кухняга керде, даруын эчеп, Фазыл әзерләгән табынга утырды. Хәния ашыга-кабалана тәлинкәләргә котлет бүлә башлады. Юныска, Фазылга салды. Үзенә бүлгәндә бер котлеты ычкынып идәнгә барып төште. Аны кулы белән генә эләктергән иде, ут кебек кайнар котлетны ничек раковинага томырганны үзе дә сизмәде, кулын өф-өф өргәләп, салфетка белән сөртте. Моны карап утырган Юныс баш чайкап куйды.
– Нигә бөдрәләреңне чайкыйсың инде, әти?
Юныс торып басты да муенын җыерып, ике кулын ике якка җәйгәндәй итеп алды.
– Аңламыйм мин сезне, балалар. Иртүк ут капкандай чыгып чабасыз, кайтсагыз каптыр-коптыр капкалыйсыз да тагын койрыгы пешкән мәчедәй кыланасыз. Көннәр буе, еллар буе. Гәүдәгезнең бу кадәр чабуына җаныгыз ничек түзәдер – белмим. Туктарга кирәк бераз.
Хәния аны көч-хәл белән түзеп тыңлап утырды да кабынып китте.
– Ә син үзеңне оныттыңмыни? Син үзең шулай чапмадыңмыни?
– Мин шәһәр төзедем.
– Сиңа безнең клиника бәләкәй булып күренә инде ул. Кредитлар муендагы элмәк кебек куа. Анда барып бәреләсең, монда килеп төртеләсең...
– Киңәш-табыш та итмисез бит ичмасам, – дип куйды Юныс, кызының хәленә кереп.
– Миңа киңәш кирәкми, әти, миңа акча гына кирәк, – диде Хәния, кайнар котлет кисәге эләктерелгән чәнечкесен селкеп. – Акчам булса, мин киңәшнең алтынын да, көмешен дә бирәм. Кредитны капламасак, бөтенесе җилгә оча!
– Безнеке дә җиңел булмады. Тик без давылдай бөтерелмәдек.
– Синең артыңда терәк булып хөкүмәтең торган! Әйтер идем – әйттермисең... – Әйттермим, сүкмәгез хөкүмәтне! Һәрбер кеше үзе нидер эшләргә тиеш. Сүз шунда тукталды. Савыт-сабаларны җыештыргач, алар сәгать унсыз кайта алмабыз, дип чыгып киттеләр.
Башланган сөйләшүне Юныс күңеленнән дәвам итте. Кызы белән киявен хурларга теләми ул. Тик кешеләрнең күпчелеге туктаусыз чабулый, башын эшләтми. Нәтиҗәдә аягүрә матур төшләр күреп йөриләр. Үзенең кул астындагыларны «Кая ашыгасың, тын ал! – дип, акылларына китерә иде ул. – Безнең кул астында күпме кеше икәнлеген онытмыйк», – дип, кат-кат кабатлый иде. Җитәкчеләрнең һәр адымына халык үз адымын тигезли. Җитәкче ялгышса, хаклык ялгыша. Бер җан, бер тән булмаганда, койрык башка боерык бирә башлый. Аерган умарта кебек бөтенесе тузгый, болгана...
Кызына артыграк бәрелде бугай. Юныс аны кызганып куйды. Хатын- кызга кирәк булганмы бу шәхси клиника? Хәния биш яшьләр тирәсендә булганда, әнисе белән икесе уртасында утырып төшкән фотосы бар иде. Ул аны иске блокноты эчендә йөртте. Нык борчылган чакларында шуны караса, җаны тынычланып китә иде. Күптән караганы юк икән инде. Блокнотын кая куйганын да оныткан. Мөгаен, иске портфелендәдер. Ул чыннан да шунда булып чыкты. Юныс блокнот эченнән фотоны алып, бик озаклап карап утырды. Нинди яшьләр, чибәрләр – ышанырлык та түгел. Әле аның бөдрәләре дә агарып бетмәгән. Фәйрүзәсенең йөзеннән сабырлык, тыйнаклык бөркелә. Бәхетенә ул туры килмәсә, Юныс, бәлкем, күптән җир астында яткан булыр иде инде. Хәниянең күзләре ут яна, хәтта аның карашы ниндидер серле җиһан түреннән киләдер кебек. Юныс фоторәсемне алдында тотып, озак утырды. Аннары блокнотын актаргаларга кереште. Һәр исем-фамилия, телефон нәрсәнедер исенә төшерә – бу үзенә күрә бик мавыктыргыч шөгыль булып чыкты. Юныс күпме утырганын да онытты. Менә тагын бер язу: «Ләйсән – больница, тикшерергә. Балалы хатын.» Бу сүзләрдән әүвәл ул берни дә аңламады. Аннары «Ах, аңгырабаш!» дип маңгаен учы белән чәпелдәтеп алды. Соң, бу бит теге каз биргән хатын!
...Ничек шуны хәтерли алмады ул?! Аның больницада аерым палатада дәваланып яткан чагы иде. Беркөн кич кинәт ишек ачылып китте һәм биләүдәге баласын күтәргән бер яшь хатын килеп керде. «Гафу итегез, депутат буларак сезгә килдем. Бүтән барыр җирем калмады, – дип башлап китте ул сүзен. Шушы больницада педиатрия бүлегендә санитарка булып эшли, яңа гына балалары туган, ире авырый икән. Әллә ничә ел көтеп, фатир алыр вакыт җиткәч кенә йорт төзелеше туктатылган. Ике ел көтәргә, дигәннәр. Кеше фатирында торабыз, айга җиде мең акча алам, безгә үләргә генә хәзер, ди. Кермәгән оешмам, язмаган җитәкче калмады, безгә чит илгә булса да чыгып китәргә булышыгыз, ди. Кесәсеннән алып, өстәлгә бер кочак кәгазь китереп салды. Юныс мин терелеп чыкканны көтегез, шуннан соң карарбыз, дип документларын аңа сузган иде, хатын кычкырып елап җибәрде. «Алайга калгач, булмый инде ул, әле больницада эшләмәсәм, мәңге очратасым юк иде», – дип тәкрарлады. Ул арада баласы да уянып, әче итеп акырырга тотынды. Хатын үзе дә елый, биләүдәге баласын туктаусыз беләгендә сикертә, бала сикерткән саен ярсыбрак акыра. Ишектән шәфкать туташлары кереп, чыгармакчы булганнар иде, хатын шарт идәнгә утырды, «үтерсәгез дә чыкмыйм!» дип, баласы белән парлап елавын дәвам итте. Аны көч-хәл белән сөйрәп алып чыгып киттеләр.
Озак шөгыльләнергә туры килде Юныска бу гаилә язмышы белән. Ничек итсә итте, үзләре тапшырган йорттан ике бүлмәле фатир бирдертә алды... Юныс гаҗәпләнеп уйга калды: бу дөнья чыннан да тар микән, әллә кешеләрне гел шаккатырып, һич көтелмәгән нәрсәләр китереп тудыра, кайчакта шактый усал шаярта торган үз хәрәкәте, тәртибе бар микән? Менә бит, гел көтмәгәндә нинди очрашу килеп чыкты. Кайчакларда әллә кемнәр белән бүген-иртәгә, теге атнада, бу айда, киләсе елга очрашырга дип, төп-төгәл планнар корасың – берсе дә барып чыкмый, юк кына нәрсәләр комачаулый, аркылы таяк тыга, көтелмәгән хәлләр туа...
Юныс, оеп, рәхәтләнеп йоклады. Хәтта балаларының кайтканын да сизмәде. Ул төштә әтисен күрде. Имеш тә Юнысның подъезд алдындагы мәйданчыкка таба атлавы. Анда бер ир кеше бу якка аркасын куеп утыра. Юныс аның янына килеп эскәмиягә чүмәште дә теге кешегә борылып карады һәм чак егылып китмәде: бу кеше әтисе иде! Нәкъ унтугыз яшендә төшкән фотосындагы төсле. Әтисе яңа гына колхоз басуыннан сабан сөреп кайткач төшкән булган ул фотога. Аягында оек-чабата, уң кулында чыбыркысы. Буйлы күлмәге дә, киндер чалбары да, башындагы фуражкасы да, каештан үрелгән чыбыркысы да бар. Әтисе кинәт башын аңа таба борды. «Әти!» дип кычкырмакчы булды Юныс, әмма өлгермәде. Әтисе бер генә адым читкә атлады да юкка чыкты. Аның йөзенең артык җитди, кырыс булуы гына хәтерендә калды. Бу төш аны пошаманга салды. Димәк, әтисенең рухы нәрсәдәндер канәгать түгел.
Иртән ашаганда, Юныс күргән төшен балаларына сөйләде, нишләп әти бик җитди булып керде икән, диде. Хәниянең җавабы әллә кайчан уйлап куйгандай әзер иде:
– Тиешенчә дәваланмыйсың бит. Туктаусыз әйтеп, мәҗбүриләп торырга кирәк. Кеше үзе аңлап үтәргә тиеш үзенең бурычларын.
– Тамчы тама-тама ташны тишә. Борау тишә алмаганны су тамчысы эшли. Ни өчен икәнен беләсеңме, кияү?
– Юк.
– Су тамчысы хатын-кыз затыннан булганга шулай. Су да йомшак, хатын- кыз да йомшак.
– Суктырырга оста инде син, – диде Хәния.
– Тәбәгә эләккән тычкан төсле чи-чи килеп ята башласаң, нибуч суктырырсың.
– Бусы тагын ни дигән сүзең?
– Беркая чыгармыйсың бит. Газеталарны да җыеп алгансың әнә.
– Яз көне организмның арыган чагы. Ял ит, әти. Гомер буе Ватан өчен, милләт өчен, бөтен дөнья өчен көяләндең бит инде.
Юныс бүлмәсенә керде дә телевизорны кабызды. Хәния барып аның ишеген ачмакчы иде, ул эчтән бикле булып чыкты.
– Әти, ач ишегеңне.
– Ачмыйм. Халыкара хәлләрне карыйсым бар.
– Әти, шаяртма, ач.
– Ачмыйм.
– Ярый, ярый, – диде Хәния йомшап. – Ачып куй да рәхәтләнеп кара, алайса. Юныс ишеген киереп ачты. Хәния аңа бармак янады, кияве күз кысып куйды
да эшкә киттеләр. Бер уйласаң, кызы мең мәртәбә хаклы. Тик Юнысның һич тә буйсынасы килми менә. Кырык сәбәп таба, карыша, элгәләшә. Ата кеше ул – югарырак зат. Аңа башкача, йомшаграк дәшәргә кирәк. Хәния хаклы булса да, Юныс аңардан хаклырак.
Бүген кәефе искиткеч яхшы булды. Нәкъ вакытында йөреп керде, тренажёрына да басты. Әбәт ашаганда балалар белән дә үткәннәрне искә төшереп көлешеп сөйләшеп утырдылар. Бераз черем дә итеп алгач, гәүдәсе бөтенләй җиңеләеп китте, каяндыр йөреп кайтасы килде. Тукта, аның бит күптән үз өендә булганы юк. Озын кыш буе кызы шунда бер мәртәбә дә алып бармады. Юныс ачкычларын кесәсенә салды да, балалары эштән кайтканчы, ихатасын, өен, бакчадагы агачларын карап әйләнеп килергә булды. Автобус белән биш тукталыш баргач, төшеп тагын ике квартал чамасы атлады. Аңа очраучылар сәлам биреп киттеләр, берничәсе белән сөйләшеп тә торырга туры килде. Ләкин йорты күренүгә аптырап китте. Зур капка киереп ачып куелган. Аның ике ягына коймага борыннарын төртеп җиңел машиналар тезелгән. Әнә берсенә капкадан чыгып, ике кеше утырып та китте. Юныс, әллә төш күрәмме дип, як-ягына каранды. Ишегалдында да дүрт-биш машина күзгә чалынды. «Ни була соң әле бу?» дип уйлый-уйлый, Юныс баскычтан күтәрелеп, кесәсеннән ачкычын чыгаруга, ишек үзе ачылып китте һәм ул кияве белән чак кына маңгайга маңгай бәрелмәде.
– Нишләп йөрисең, бабай? – диде ул елмаеп.
– Мин үземнең йортка дип кайткан идем дә... – Ул һава беткәндәй туктап калды, аннары каты гына сорап куйды: – Ә син монда нишлисең?
Фазылның йөзендәге яктылык гаҗәпләнү белән алышынды: – Без монда авыруларны дәвалыйбыз.
– Дәвалыйсыз?! Ә нишләп бу хакта мин белмим?
– Хәния сиңа әйтәм дигән иде бит...
– Күптәнме инде сез монда?
– Яңа елдан соң башладык. Сиңа әйтмәгән булып чыга, алайса... Фазылның куллары калтырый, йөзе ап-ак булган иде. Киявенең болай
дулкынлануын күргәч, Юныс хәлне төзәтү ягын карады:
– Элегрәк бер... ничектер... әйтүен әйткән иде, – дип алдашты, тотлыга-тотлыга. – Сезгә васыять ителгән бит инде ул...
Юныс авырайган аякларын көчкә сөйрәп баскычтан төште. Өй артындагы агачларны карау теләге инде юкка чыккан иде. Кияве акрын гына сорап куйды: – Син нәрсәгә килгән идең соң, бабай?
– Болай гына... Әллә нишләп күрәсем килеп китте дә.
– Мин клиникага бара идем, – диде Фазыл. – Кайтасыңдыр бит?
– Кайтам.
Фазыл бик кызу кайтты. Яңакларының кысылуыннан аның эчендә ниндидер ялкын дөрләвен күрде Юныс. Подъезд каршына туктагач, Юныс төшмәкче булган иде, Фазыл аның терсәгенә кагылды:
– Бабай, тукта әле...
Юныс урынына утырды һәм киявенә шикле караш ташлады. Нәрсәдер бар иде...
– Миңа... – Киявенең калтыранган тавышы ят, салкын тоелды.– Миңа нишләргә микән, бабай?
Юнысның башына тимер таяк белән китереп суккандай булды. Күптән хафаланып көтеп йөргән нәрсә вулкан кебек атарга әзерләнә шай. Ул куркуын яшерү өчен йөзенә тыныч кыяфәт чыгарырга тырышып, аңа борылды:
– Син клиникага керәсем бар, дигән идең...
Фазыл гүя аның сүзләрен ишетмәде:
– Мин күпкә түзмәм кебек...
– Аңлатыбрак сөйлә әле, кияү, – диде Юныс, үзе башлаган кылануыннан
һаман чыга алмыйча.
– Мин бит Хәния өчен юк...
Иң зур куркынычның килеп җиткәнлеген аңлады Юныс. Кызына ул кияү
белән итагатьлерәк булу, шарт-шорт сөйләшмәү хакында күптән әйтә килде. Гадәтем шундый булгач нишлим, ул мине аңлый, үпкәләми, дип акланды Хәния. Әгәр кияү китсә, кызының яңадан беркемне дә таба алмаячагы көн кебек ачык. Шуңа күрә курыкты да Юныс. Кызының ажгырып торган усал, ялгыз хатынга әвереләчәге аның күз алдына күптән килеп, борчып тора иде. Кызы нәкъ Юнысның үзе, беркемгә дә баш ия торган түгел. Яшь чагында Фәйрүзәсе кебек йомшак, күндәм кызның кинәт болай үзгәрүе ничек сизелми калган? Кияүне ничек тели шулай төрткәләп, буйсындырып йөрткәнен күрә башлагач кына, Юныс сагаеп калды. Ә Фазылның түземе төкәнсә? Менә шул сорауга җавап эзләгәндә, кызының клиника ачу нияте Юныска бу хәтәр хәлдән котылуның иң отышлы юлы булып күренде. Аны төзү, анда эш оештыру белән шөгыльләнсә, Хәния кайнап торган энергиясен кияүне изәргә түгел, клиника мәшәкатьләренә түгәр, дип уйлады. Әмма ни гаҗәп, бу өмет көткәннең киресен бирде. Һәр ирешкән уңышы Хәнияне бер башка үсендереп җибәрде, аның янында хәтта Юныс үзе дә басынкыланып калды. Әйтерсең лә, аның эченнән күренмәс җеннәр өере чыкты һәм Хәнияне кем туры килә шуңа котырттылар. Элегрәк каршы әйткәләштергән кияү бөтенләй башын аска иде.
– Мин аның янәшәсендәге күләгә кебек, – диде Фазыл, сүзен дәвам итеп. – Яктылык төшкәндә күләгә бар, төшмәгәндә – юк...
 Юныска якынлашучы бәхетсезлекне төзәтергә кирәк иде:
– Ялгышасың, кияү. Мин аермачык беләм, ул синнән башка яши алмый. Һөҗүм итү өчен аңа иң якын кешесе кирәк. Ул кешенең берсе – син, икенчесе мин. Моңа үзе теләп түгел, җене котырта аны. Син түз инде, кияү.
– Миңа түзәргә кушасың. Син үзең дә аңа түзә алмыйча, дөртләп кабынасың бит.
– Җеннең иң олысы, иң әшәкесе миндә утыра шул! – Юныс әлеге җеннәрне аралагандай, ике кулы белән бөдрә чәчләрен учлап-учлап тартты. – Син аны ташлама инде, кияү.
Аның бу сүзләреннән Фазыл ирен чите белән генә көлеп куйгандай итте.
– Мин Хәнияне теләсәм дә, ташлап китә алмыйм, – диде Фазыл, аны шаккатырып.
– Ай, рәхмәт тынычландыруың өчен.
– Юк, бабай. Сине борчый торган сүз әйтергә туры килә. Минем төзәлми торган чирем бар.
– Яман чирмени?
– Коточкыч чир. Беләсеңме, эш нидә? Бу тормышта миңа бөтенесе дә барыбер.
Киявенең сүзләре башка сыярлык түгел иде.
– Берничек тә алай була алмый! – дип кычкырды Юныс.
– Булган шул. Бөтенесе бер төстә. Мин юньләп шатланмыйм да, кайгырмыйм
да. Алга ни, артка ни, уңга ни, сулга ни – барыбер. Агым кая алып бара – мин шунда...
– Юк, болай булмый! Аңлат, ничек, нәрсә?! – дип ярсыды Юныс.
Кияве башын иеп, маңгаен рульгә терәде. Аның күзләре йомык, яңак итләре уйный иде. Башын әз генә күтәргәч, йөзен читкә борып сөйли башлады:
– Бәләкәйдән үк дөнья әллә мине яратмады, әллә үзем чит иттемме... Дөнья белән очрашмадым да шикелле. Икенче сыйныфта малайларны көрәш түгәрәгенә яздылар. Мәктәп директоры көрәшче иде. Мин беркемнән дә җиңдермәдем. Ирекле көрәш буенча ярышларга йөртә башладылар. Көне буе күнегүләр, укырга вакыт та юк. Спартакиадалар, фестивальләр, грамоталар, дипломнар. Әйтерсең, ниндидер өермә җирдән аерып очырып алып китте. Син – талант, диләр. Син шәһәр, республика, ил чемпионы буласың, диләр. Әти белән әнинең куанычтан башлары күктә. Мин тырышам. Йөрәк, мускуллар, буыннар машина двигателе шикелле соңгы чиккәчә эшли. Медицина институтына кергәч тә, тренерлар мине ычкындырмады. Алтынчы курста бер ярышта муеным сынды. Китте операция арты операция. Күрмәгәнем калмады. Бер ел чамасы хастаханәләрдә аунаганда, акыл керә башлады миңа. Укуымны өченче группа инвалид булып дәвам итәргә туры килде. Ник кирәк булган бу миңа? Үзем теләп, дәртләнеп алынсам, бер хәл иде. Мин бит «өс, өс!» дигәнгә өскән эт кебек ияргәнмен. Балачагым гомер арбасыннан баштук төшеп калган. Студент чакта танцыларга, театрларга йөрергә вакыт тимәде. Күнегүләр белән ярышлардан бүтән нәрсә белмәдем. Мине кызлар да, егетләр дә үз итмәде. Хәния очрамаса, мин нишләп кенә бетәр идем микән? Футбол тубы китереп типсәләр – тәгәри, типмәсәләр – тик тора... Бу дөньяга мине Хәния генә тартып чыгарды. Уен кырына чыгарган туп кебек. Бераз җан кертте. Аның җене юк, бабай. Гайрәт ул. Торган саен көчәя баручы ташкын кебек көч-дәрман. Ул мине үзе белән тота. Хәния мине ташламасын өчен мин ул кушканнарның һәммәсен дә үтим.
– Кияү, син аны яратасыңмы соң?
– Яратам! – Фазыл җанланып китте. – Яратам, тик үземчә яратам...
– Әле генә «Хәния мине күрми», дидең. Берни аңламыйм.
– Мин үзем дә аңламыйм. Шуңа аңлата да алмыйм. Ничек әйтим... Хәния мине алды, үзенеке итте. Тик тулаем түгел...
– Бусы тагын да гаҗәбрәк! – Юныс уң кулы белән тезенә шапылдатып сукты. – Сине ничек өлешләп булсын?..
Кияве күңелендәген аңлатырлык сүзләр эзләп, кашларын җыерып шактый
торды.
– Миндә нидер туа... Хәния аны күрми. Әлеге яңа нәрсә белән исәпләшмәгәнлектән, гел кыен хәлгә төшерә. Ә мин котырам, тотып яңаклардай булам... Менә хәзер синең каршыңда нәкъ шундый хәлдә калдым. Оятымнан шартлыйм дип торам! Синең өйдә дәвалау оештырырга рөхсәт сорыйм, диде. Сорамаган бит! Сорамаганын ник миңа әйтмәгән?! Ә минем үпкәләр җаем да юк. Мине башкага алыштыруыннан куркып, шундук кичерәм...
Юнысны киявенең бу сүзләре сискәндереп җибәрде:
– Аның йөри торган кешесе бармы әллә?
– Белмим. Хәния белән аралашырга теләүчеләр, аралашучылар арасында кемнәр генә юк! Әгәр ташласа, теге төссез тормыш мине суырып алачак. – Фазыл тирән итеп сулыш алгач, күзләрен йомып, шактый вакыт дәшми торды. Аннары сүзен ярымпышылдап төгәлләде: – Сизәм, каршы торырлык егәрем юк. Җан керә генә башлады бит әле миңа.
– Кияү, ник син боларны элегрәк сөйләмәдең?
– Хәния сөйләтәме шушыларны?
– Ул синең телеңә хуҗа түгел ләбаса.
– Телгә дә, уйларыма да хуҗа. Мин аңа бернәрсәне дә яшермәскә ант иттем.
Үзең күреп яшисең бит ул рөхсәт иткәнне генә сөйләшкәнне.
– Минемчә, гел үк алай түгел инде, – дип каршы төште Юныс.
– Бәлки арттырамдыр. Сәбәп тә кирәк булгандыр моңа. Уйлап йөрдем
йөрүен. Тик кыюлыгым җитмәде, тыңламассың, дип уйладым...
– Әллә кайчан вакыт табасы булган, – диде Юныс, машина ишеген ача башлап. – Күңелем тынычланып калды. Рәхмәт, кияү, барысын да сөйләгәнеңә.
– Миңа да җиңел булып китте.
Машинадан төшкәч, Юныс Фазыл утырган якка килде.
– Сиңа әйтеп куйыйм әле: мин беразга югалып торырмын.
– Югалып?
– Энекәш янына авылга кайтасым килә. Хәниягә әйтә күрмә, хәзер кайтып бикләп куячак.
– Әйтми китсәң, ул акылдан язачак бит.
– Мин аңа кич соңрак шалтыратырмын, – дип, киявен тынычландырып
калды Юныс.
Кереп чәй эчте, ятып черем итте, аннары такси чакырды.
** *
Ишегалдында нидер эшләп йөрүче Рәшит белән хатыны Гөлнур, Юнысны капкада күреп, каршына йөгереп килде.
– Исәнме, абый!
Икәүләшеп аны кочаклап алдылар, хәл-әхвәл сораштылар. Юнысның әйберләрен күтәреп кергәндә, Гөлнур:
– Абый, син ярата торган борай бәлеше әзер! – дип белдерде.
– Иренмисең дә инде үзең!
– Синең өчен бәлеш пешерергә дә иренеп торсам, мин кем булам соң? – дип
кеткелдәде Гөлнур.
Өйгә кергәч, Юныс күчтәнәчләр салган сумкадан Гөлнурга күлмәк, Рәшиткә
туфли алып бирде. Шунда оныклары Самат та уеннан кайтып керде. Юныс сумкадан бер зур гына тартма алып култыгына кыстырды һәм онык каршына килде.
– Исәнме, Самат улым!
– Исәнме, Юныс бабай!
Онык кечкенә кулын шапылдатып Юнысның учына салды.
– Сиңа ничә яшь инде? – диде Юныс аның алдына чүгәләп.
– Җиде. Быел мәктәпкә барам.
– Менә мин сиңа бер әйбер алып кайттым, улым. – Юныс тартмадан бик
матур уенчык алып, аны Саматка бирде.
Уенчык дигәне бизәкле сандык өстендә янәшә утыручы малай белән кыз иде.
Малай яшел түбәтәй, яшел камзул кигән. Кыз зәңгәр калфактан, ак күлмәктән. Сандыкның ике башында төрле төстәге өчәр төймәсе бар. Юныс ак төймәгә баскан иде, ерактан сызылып җанны эретә торган музыка яңгырый башлады.
– Тагын берәр төймәсен үзең бас әле, – диде Юныс. Самат зәңгәр төймәгә басуга, малай тавышы ишетелде:
Әйт әле, күбәләк, Сөйләшик бергәләп: Бу кадәр күп очып, Армыйсың син ничек?
Аңа кыз җырлап җавап бирде:
Мин торам кырларда, Болында, урманда; Уйныймын, очамын Якты көн булганда.
Башка төймәләренә баскач, малай белән кыз әнә шулай чиратлашып Габдулла Тукай шигырьләрен укыйлар икән. Рәшит белән Гөлнур уенчыкны бик нык мактадылар, әле мондый могҗиза беркемдә дә юк, диделәр. Тик Самат артык исе китмичә, тыныч кына карап тора бирде.
– Әллә уенчык сиңа ошамыймы, улым? – дип сорады Юныс. – Ошый да...
– Йә, йә, әйтеп бетер...
– Миңа ни... кирәк иде... Танк, ракета... БТР...
Өчесе дә авызларын ачып калдылар. Ниһаять, Юныс телгә килде:
– Автомат кирәкмиме соң?
– Минем автомат икәү. Берсе четер-четер ата, икенчесе атканда гөлт-гөлт
яна.
– Хәзер аның карый торган мультиклары да шундый бит, – диде Рәшит,
акланырга теләгәндәй. – Интернеттан аерып булмый. Аның шул шайтан уеннарын уйнаганда кычкыруыннан күпме танк, күпме самолёт, күпме кеше шартлатканын белеп була...
Өлкәннәр бер-берсенә сүзсез карашып торганнан соң, юынып табынга утырдылар.
– Менә бит нинди замана! Оныкларны бездән узып, иблис тәрбияли, – диде Юныс, аптыраудан баш чайкап.
Моңа әйтер сүз юк иде. Гөлнурның борай бәлешен мактый-мактый ашадылар. Чәйләр эчкәч, Юныс:
– Килен, мин бераз сездә кунак булсам, авырыксынмассыңмы икән? – диде. Аның бу сүзләренә Гөлнур дөртләп кабынды:
– Ни сөйлисең, абый?! Әни үлгәннән бирле чакырабыз бит. Үзебездә генә
яшә, дип. Синең беркайчан да безгә артык булганың юк. Сагындырып кына киләсең.
– Беребезгә дә вакыт җитми, дөньясы котырды бит, – дип куйды Юныс. – Халыкта бөтенләй бетте чик-чама, чаба да чаба бичара.
Шунда ишек ачылып китте һәм ике кулына ике автомат тоткан Самат күренде. Автоматның берсе чыннан да четер-четер килә, икенчесенең көпшә башында челт-мелт кызыл ут кабынып тора иде. Аннары ул автоматларын аска төшереп, шигырь сөйләп китте:
Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Юныс аны кочагына алды:
– Вот молодец, улым! Шул арада отып та алгансың бит! Калганнарын да ятларсыңмы?
– Ятлармын.
Шигырь ятлаган өчен мактаулардан соң, Юныс Гөлнурга дәште:
– Кая, мин алып килгән туңдырманы Саматка бир әле, килен.
Гөлнур суыткычтан алып, Саматка туңдырма сузды.
– Рәхмәт, Юныс бабай...
– Зур үс, улым, укырга барганчы шуларны ятлап бетерергә тырыш. Самат «ятлармын», дип, туңдырмасын ялый-ялый чыгып йөгерде.
Иң элек зиратка барырга булдылар. Аларның туган авылы Чукҗирек инде күптән юк. Рәшитләр аннан унөч кенә чакрым ераклыктагы Табырлык авылында яшиләр. Үзебезнең Чукҗирекне, Алмалы күлебезне ташламыйбыз, диләр, шунда төпләнеп калдылар. Чукҗирек зиратында әби-бабаларының, туганнарының каберләрен карап йөргәндә, Хәния дөнья кубарып шалтыратты. «Мин вычислить иттем синең кайдалыгыңны», дип ярсып сөйли башлаган иде, Юныс без зиратта йөрибез әле, дип, аны тавышын акрынайтырга мәҗбүр итте. Комачаулама, барыбер кайтмыйм, ял итәм, диде.
Авыл һавасының шифасы тидеме, йөрүнең файдасымы – бу төнне Юныс бер мәртәбә дә уянмыйча йоклады. Мондый хәл кызларында бик сирәк була иде. Иртән ашап-эчкәч, Рәшитнең әллә ничә төрле җимнәрен алып, Алмалы күлгә кармак салырга киттеләр. Әлбәттә, Самат та алардан калмады. Рәшит Юныска суалчаннар, ак кортлар, бүрттерелгән борчак, бодайлар бирде дә машинасын аның янында яр өстендә калдырып, Самат белән күлнең икенче
башына җәяүләп китте.
Кармагына ак корт саплап салгач кына, Юныс тирә-юненә иркенләп күз атты. Йә, бер Аллам! Нишләп безне аерасың син бу матурлыклардан! Синең оҗмахың теге дөньяда түгел, менә мондадыр! Нинди серле, могҗизалы тынлык бу?! Ул тынлык менә бу чут-чут сайраган кошлар тавышыннан, бакалар концертыннан, чумган балыкларның шопырдавыннан, акчарлакларның чый- чыйлап, судан балык эләктерүләреннән, төрле төсле күбәләкләрнең шаярып очуыннан, колак төбендә мең төрле бөҗәкләрнең безелдәвеннән тора. Бу тынлыкка үләннәрнең, чәчәкләрнең, камыш-күрәннәрнең, төнбоекларның хуш исләре дә сеңгән, җем-җем иткән чык бөртекләренең сафлыгы, инде күтәрелеп бетә язган аксыл томаннарның салкынлыгы да кушылган. Мондый илаһи тынлыкны бөтен җиһанның тоташ хәят дулкыны булып тибрәлүе генә тудыра аладыр. Тереклекнең шатлыклы очынуыннан яралган бу сихри тынлыкның куелыгын тәннең һәрбер күзәнәге тоя.
Алмалы күл Юнысны таныды, танымаса, шушы дәрәҗәдә ягымлы итеп каршы алыр идемени? Монда малайлар белән аларның бөтен балачаклары узды. Боз каткач, күлнең камыш-күрәннәрен чабып ягарга да, абзар, өй түбәләрен ябарга да ташыдылар.
Күлнең теге як ярыннан колхозның алма бакчасы башлана иде. Хәзер инде анда картаеп беткән берничә камырлык агачы гына калган. Алмагач утыртуны кайчандыр колхоз агрономы оештырган булган. Бакча юньләп уңыш бирмәгәч, Юнысларның әтисен агроном итеп куйганнар. Ул җил көче белән эшли торган электромотор ярдәмендә агачларга су кудыру җайланмасы эшләгән. Шуннан соң бакчаның даны бөтен Татарстанга таралган. Әниләре елый-елый сөйли иде: әтиләре яз көннәрендә алмагачлар арасында йөри-йөри тальянын өздереп уйный, үзе җырлый иде, аның җырларына алмагачлар чәчәкләрен коя-коя кушылалар иде, ди. Сугыштан җибәргән соңгы хатында әниләренә мондый җыр юллаган:
Бакчада гөлләр бар икән, Кызыл икән, ал икән; Синең нурлы йөзләреңне Күрер көннәр бар микән?
Шушы җырдан соң әтисе Юныска атап бер җөмлә язган: «Мин кайта алмасам, без башлаганны син дәвам ит, илне үстерегез, ямьләгез», дигән... Кояш шактый нык кыздыра башлады. Ул күн курткасын салып, тельняшкадан гына калды. Гөлнур биргән галошларыннан, җылы оекбашларыннан котылып, йомшак үләнгә ялан аяк баскач, балакларын тезенә кадәр сызгангач, бала чагына кайткандай булды. Камыш, күрән сабаклары тирәсендә очкан аллы- гөлле күбәләкләр дә, әллә инде малай кешегә ошатып, аның янында күбрәк бөтерелә башладылар кебек. Калкавыч кына селкенергә уйламады. Юныс әллә җимләде микән дип, кармакларны су өстенә күтәреп карап кире салды, җим исән иде. Шулчак Рәшит яныннан йөгереп, Самат килеп җитте.
– Әллә берәр балык тоттың дамы, улым? – дип каршы алды аны Юныс.
– Юк әле, – дип баш чайкады Самат. – Бабай, озакламас, чиертә башлар, ди. – Улым, син бу күлнең исеменең каян чыкканын беләсеңме?
– Белмәскә, – диде Самат. – Аны бөтен кеше дә белә.
– Йә, сөйләп күрсәт әле.
– Мөбарәк бабабыз күлнең әнә теге ягына алмалар утырткан. Кү-ү-үп итеп! – Саматның болай сузуыннан чыннан да агачларның күплеген чамалап була иде. – Анда үскән алмалар бик тәмле булган. Кешеләр яратып ашаганнар. Шуннан күлне дә Алмалы дип атаганнар.
– Ә хәзер бакча кая киткән?
– Бабай сугышта үлгәч корыган.
– Дөрес сөйләдең, улым. Син алма яратасыңмы соң?
Самат авызын чәпелдәтеп:
– Яратам! – диде.
– Ә менә син зур булып үскәч, алмагачлар утыртыр идеңме? – Юныс балага сынаулы караш ташлады: ни дияр икән?
Тик Самат ике дә уйлап тормады:
– Безнең бакчада алма әллә ничә төрле. Күпме ашасаң да җитәрлек.
– Алар бит үзегез өчен. Ә менә башкалар өчен аерым бер җирдә кү-үп итеп утыртыр идеңме?
Самат маңгаен, кашларын җыерып шактый уйланып торгач:
– Белмим, – диде.
– Әгәр без утыртырга кушсак?
– Утыртырмын.
– Рәхмәт, улым, – диде Юныс. – Алмагачлар утыртырга ниятең булгач, мин сиңа үземнең моряк чакта кигән тельняшкаларны бүләк итәрмен.
Самат аның тельняшкасын бармагы белән тотып, тарткалап карады.
– Әллә миңа шушы тельняшкаңны бирәсең, Юныс бабай?
– Әйе, ярыймы соң?
– Әйбәт бу. Матур. Олы гына.
– Ә без аны Гөлнур әбиең белән сиңа тап-таман итеп кечерәйтербез.
– Ярар алайса...
Саматның тагын нидер әйтәсе сизелеп тора, тик кыюлыгы җитми иде бугай. – Тагын нәрсә бар, улым?
– Ни... Алма бакчасы үстерсәк, аның алмаларын ничек сатарбыз соң? Юныс чак артына утырмады. Менә сөйләш син болар белән!
– Алмалары тәмле булса, аны сатып йөрисе булмас, чират торып килеп
алырлар! – диде Юныс, оныкны аркасыннан сөеп.
Кинәт Саматның телефоны шалтырады. Ул аны колагына якын китереп
алды да:
– Рәшит бабайга балык капкан! – дип торып йөгерде.
Юнысның күңелендә кызыгу тойгысы уянып китте. Энекәшенә капкан,
ә аңа юк. Аның тельняшкасын күреп, буй-буй алабугалар җыелырга тиеш югыйсә. Әллә калкавыч селкенде инде? Ул карашын калкавычтан аермыйча, ярым иелгән хәлдә, аякларын үләннән шудыра-шудыра, су кырына атлады. Ялан аяклары белән суга терәлгән мүкле үләнгә килеп басты. Сазламыклы җир сыгылып, бармак араларыннан, табан асларыннан аяк йөзенә быҗырдап су чыкты. Янәшәдәге күрәннәр, җикән камышлар шәүләсе уртасында суда ул үзен күргәч, калкавыч онытылды. Буй-буй тельняшкасы, тирә-якка тузган ап-ак чәчләре, тоташ елмаюдан торган шат чырае... Тирә-юне сайрап-җырлап, тетрәп тора. Әллә соң бу җиһанның үзәген тәшкил итүче тылсымлы көзгеме?! Ул гәүдәсен турайтты. Күл дә, күк тә, Юныс үзе дә менә шушы тетрәп, яңгырап торучы тынлыктан гына тора кебек. Каршы ярдагы камырлык, балан, зирек агачлары, тал-тирәкләр аермачык булып су өстендә чагылалар. Ул гәүдә авырлыгының югалуын тойды. Рәхәт, җиңел, күңелдә ниндидер татлы ашкыну иде. Йә, Аллам, калкавыч дерт-дерт килә башлады. Ул арада су эченә кереп үк китте. Юныс колганы өскә күтәрмәкче булды, әмма кармак, тимер ыргакка эләккәндәй, дык итеп туктап калды. «Нәрсә булыр бу?» – дип уйлады ул. – Ауган агач тамырына эләктеме? Әллә корбан-мазармы?» Ни генә булмасын, кисәк тартырга ярамый, юкса кармак җебе өзеләчәк. Ул колгасын акрын гына төшерде, ашыкмыйча уңга-сулга йөртте – кармакта нидер барлыгы сизелә, кабаланмаска гына кирәк иде. Әз-әзләп җепне һаман үзенә тартты, нишләп бу каршылык күрсәтми соң әле, дип уйлап та бетерә алмады – җеп дырт итеп шундый нык тартылды, колгасы чак кына кулыннан ычкынып китмәде. Бераз йөрткәләп тынычландыргач, Юныс колгасын ярга куеп, җептән генә тартырга кереште, менә җепне дырылдатып, балык шапыр-шопыр су өстендә күренде. Юныс соңгы мәртәбә талпынып, балыкны ярга сөйрәп чыгарды. Көрәк киңлеге сап-сары корбан юеш үлән өстендә сикергәли-сикергәли, кабат су читенә төшә башлады. Юныс нишләргә белмичә аның өстенә ятты. Йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып дөп-дөп тибә, нәкъ йөрәге турында буйлы тельняшкасы астында балык бәргәләнә иде.
– Рәшит! Капчык! – дип кычкырды ул үз тавышына үзе буылып. – Капчык! Яр өстендә аяк тавышлары ишетелгәч, Юныс тынычлангандай булды.
– Әти-и-и!
Хәния аны култыгыннан эләктереп күтәрмәкче булды. Юныс аңа таба
каерылып кычкырып җибәрде:
– Җибәр мине! Суга төртеп төшерәм хәзер!
Хәния аның кыяфәтеннән коты алынып, кулларын ычкындырды:
– Нишлисең, әти?! Әллә җенләндеңме?
Юныс аның сүзләрен ишетмәде дә.
– Әнә теге капчыкны алып бир! – диде ул, бераз читкәрәк яткан әйберләр
ягына уң кулын селкеп.
Хәния капчыкны алып килүгә:
– Авызын ач! – дип кычкырды.
– Балыкныкынмы? – каушавыннан Хәниянең башы буталган иде.
– Нинди балыкның, нинди балыкның?! Капчыкның авызын ачып тор,
пешмәгән бәрәңге! – Корбанны капчыкка салгач, Юныс җиңел сулап: – Аягың җиңел икән үзеңнең. Исәнме, – диде.
– Мин исән, – диде Хәния. – Син генә котырган аю кебек акырасың. Балык өчен шушы кадәр кыланалармыни?!.
– Ә кем әйтте сиңа балык өчен дип?! – Юныс күкрәген киереп, чәчләрен бармаклары белән артка таба сыпыргалап куйды. – Бик беләсең килсә – җиңү бу! Давыллап алу! Төшеп калмаган икәнеңне балык белән көрәшеп ышандыру! Син тотылган әзер балыкка килеп тә, әнә туфлиләрең, сумкаң, сумкаңдагы әйберләрең, акчаңа кадәр чәчелеп ята.
– Синең тавышыңа суга баткансыңдыр, дип чапканда, әйбер кайгысы калырлык идемени?!
Хәния чәчелгән әйберләрен җыйды, сазга буялган балтырларын күл суында юа башлады.
– Син җир өстендәге кешене – мине тотар өчен шул хәлгә төштең. Син менә су эчендәге балыкны тотып кара. Калкавычка күзеңне чекрәйтеп, тын да алмыйча утырып кара! Су астыннан балыкның калкавычны дерт-дерт иттереп, «мин килдем» дигәнен сизеп кара.
Тавышка оныгы белән Рәшит тә килеп җитте. Ул шундый ук зурлыкта бер карп, бер корбан тоткан. Юныс аларның өчесен дә бер пакетка салып Хәниягә бирде:
– Бүген үк куырып ашагыз. Без үзебезгә тагын тотарбыз әле.
– Әти, хәзер үк кайтып китәбез. Үзеңнең кыяфәтеңә кара әле. Саздан сөйрәп алып барган төсле булгансың.
– Ә авылга мин ник кайтты, дип беләсең? Ак туфли, ак чалбар киеп, аяк очы белән коры җир эзләп йөрергәме әллә?
– Сиңа тынычлык кирәк. Мондый дулкынлануны йөрәгең ничек күтәрсен!
– Сөйләмә юкны! Мин хәзер гәүдә авырлыгымны да сизмим. Бу чын терапия!
– Ул-бу булса, монда медпункт та юк.
Юныс «ярдәм ит» дигән төсле энесенә карап куйды.
– Авыл һавасы бөтен даруларны да алыштыра ул, – дип сүзгә кушылды
Рәшит. – Күрше авылдан шәфкать туташы үз машинасында килеп кенә тора. Торсын инде. Абый гомергә авылны сагынып яшәде.
– Мин китә алмыйм. Күңелем тыныч түгел. Теләсә ни эшләт.
– Энекәш, барыгыз әле, сез балык тота торыгыз.
Рәшитләр киткәч, чирәмгә үзләре алып килгән җәймәне җәйде.
– Кил әле, кызым, утырып сөйләшик, – дип, аңа урын күрсәтте.
Тик Хәния утырырга теләмәде. Юныс җәймә өстенә кунган бик матур
бер чуар күбәләкне учы белән каплады. Аннары сак кына җептән нечкә аякларыннан эләктерде. Күбәләк бизәкле канатлары белән очарга талпынды. Юныс Хәниянең каршына ук килде.
– Ничек тырыша, – диде Юныс, күбәләкне Хәниянең йөзенә якынайтып. – Мине җиңмәкче була.
– Интектермә, рәхәтләнеп очсын, – диде Хәния, башын читкә борып. – Кызганасыңмыни? – диде Юныс.
– Ничек кызганмыйсың инде? Гөнаһсыз җан иясе бит ул.
– Каян беләсең? Бәлкем гөнаһлыдыр?
– Әти, ярар инде... Очсын үз дөньясына.
– Син әйткәч – закон. – Юныс күбәләкне очырып җибәрде.
Яр буенда гел алар турында гына зур балык шопырдап чумды, хәтта
койрыгы да су өстендә күренеп алды.
– Минем кармакны эзләп килгән бу, – дип куйды Юныс.
– Әти, мин синең ник бездән киткәнеңне беләм...
Кызының тавышы үпкәле иде.
– Ни өчен дип уйлыйсың?
– Синең өеңдә дәвалау оештырган өчен.
– Аңа түгел...
– Мин синнән рөхсәт сорамакчы идем. Кинәт кенә медицина җиһазлары
кайтты да, шунда тутырдык. Аннары инде... әйтергә нидер комачаулады. Хәния туктап калды. Юныс күбәләкне очыртып җибәрде дә кызы башлаган
сүзне дәвам итте:
– Аны миңа әйтү кирәкмәгәндер дә. Синең белән мин әниең рухыннан
рөхсәт сорарга тиеш идек. Үзе карап торган, сине үстергән, гөлләр үстергән йорты бит. Ризалашыр идеме ул? Сезнең өчен бу бөтенләй әһәмиятсез нәрсә, әлбәттә...
– Гафу ит, әти. Булмаган дип уйлыйк, онытыйк та, кайтып китик.
– Гафу үтенергә дә кирәкми... Минем гореф-гадәт, итәгать дигән нәрсәне исегезгә төшерим, дип кенә әйтүем. Ә авылга күптән кайтасы идем. – Юныс кулын кызының иңбашына салды һәм ягымлы гына әйтте: – Туган туфрагымда бераз булыйм әле. Зинһар, аңла...
Хәния чигенергә уйламады:
– Аңларга да теләмим!
– Ул чакта кил әле, менә бу җәймәгә, – диде Юныс, каты итеп. – Мин сиңа
соңгы сүземне әйтәм хәзер.
Хәния әтисенең ничек әйткәндә чигенгәнен, ничек әйткәндә үз дигәнен
үтәтмичә калмаганын белгәнгә күрә, янына килеп утырды. Юныс аның янәшәсенә чүмәшкәч, һәр сүзенә басым ясап, акрын гына сөйли башлады:
– Мине инфаркт ике мәртәбә куркытты. Курыктым, буйсындым, яшисем килде. Ә ничек яшәргә? Калтырап, бөтен нәрсәдән тыелыпмы? Бу сорауга җавапны сезгә күчкәч, бәргәләнеп эзләргә тотындым һәм таптым. Мин үзем теләгәнчә, башкаларга боерып яшәгән кеше. Кемдер боера икән – ул бик якын кешем булса да – буйсына алмаячагымны аңладым. Шуннан соң мин үземә үзем боерырга кирәк, дигән карарга килдем. – Ул сүзен бүлеп, каршында тырпаеп торган әрем сабагына үрелде дә аны тамыры белән йолкып алды. Тамыр төбеннән борын төрткән яшел үсентеләргә карап торды, «үлмәгән икән бит бу» дип сөйләнә-сөйләнә, әремне урынына утыртты, учлары белән як-ягыннан баскалап куйды. Шуннан соң гына сүзен кайнарланып дәвам итте: – Әйе, үзем белән үзем идарә итәргә! Ничек телим – шулай яшәячәкмен! Мин дигәнчә генә булачак. Сула, аша-эч, алга атла, еракка якты офыкка кара! Әнә ничек матур офыклар!
Хәниянең аяк астында җир бер якка янтайгандай булды. Йөрәге сизде: тормыш дигән зур йортның нигез бүрәнәсе урыныннан кубып бара... Хәния моңа кадәр беркайчан да селкенмәгән олы, мөһим нәрсә турында сүз башланганын сизде, күкрәгенә ниндидер салкынлык йөгерде.
– Мин хәзер ирекле! – диде әтисе көр тавыш белән. – Сезнең кебек үк ирекле! Яшәү белән үлемгә килгәндә... эшеңне бетергәч, буталып йөрмәскә кирәк... Чикләвекнең кабыгын ватып, төшен ашагач, аны тагын ник әвәләргә? Төшнең эрерәгеме, ваграгымы... анысы язмыш эше. Адәм баласының иң миһербанлы органы йөрәк «келт» кенә итә дә елганың икенче ярына чыгарып куя... – Аның күзләре күлнең каршы ягындагы зәңгәрсу томан артында сизелер- сизелмәс кенә күренгән офыкларга төбәлгән иде. Шактый вакыт тынып торды да, нәрсәнедер оныткан кешедәй, кабат Хәниягә борылып, сүзен дәвам итте: – Мин синнән риза, кызым. Бала вакытыңда да, укыган чагыңда да игътибарым җитмәде... Булдыра алсаң, кичер...
– Әллә ниләр сөйлисең, әти... – Хәниянең күзләренә яшь тыгылды. – Беркемнән дә ким итмәдең. Син миңа сүз бир: даруларымны берсен дә калдырмыйча эчәрмен, диген.
– Эчәм, әлбәттә! – Юныс җанланып китте. – Ак флаг күтәрсәм, мин кем булам, ди?! Мин күлнең теге ярына юкка гына карап тормадым. Анда әтинең алма бакчасы гөрләп үскән. Менә хәзер сизәм, аның рухы шушында – безнең яныбызда гына тора. Әтиләр без яшәсен өчен газиз башларын салган! Мине төн йокыларымнан уята-уята бер сорау борчый: әтинең васыятен үти алдыммы?! – Ул ике кулы белән күзләрен каплап, башын селкеп торды. – Үземә бирелгән сәләтнең яртысын гына файдалана алдым, дип уйлыйм. Моның белән мактанып булмый. Тиз яшәлде. Учтан коры ком коелган гына шикелле... Минутлап саныйсы булган... – Ул карашын югары күтәрде. – Кызым, күрәсеңме бер кош... әллә тургай... Гел безнең тирәдә сайрый... Күкнең очы да, кырые да юк... – Алар озаклап күкне күзәттеләр, теге кошның тагын килүен көттеләр. Ул аларның үзен күрергә теләвен сизенгәндәй, юкка чыкты, әллә күктән, әллә үлән арасыннан моңлы тавышын ишеттереп-ишеттереп кенә алды. – Әти рухы алдында искә алырлык бер вакыйга бар. 1962 елгы Кариб кризисында катнаштым бит мин. Кубада ракеталар белән җир шарын сакладык. Америка ракеталары безгә каршы куелган иде. Төймәгә кайсы як басар? АКШ президенты Кеннеди белән СССР башлыгы Хрущев телефонда тарткалаша. Ни булыр? Без ракеталарга береккән. Дөнья ялкынга чорналырмы, юкмы? Вакытны йөрәк тибеше белән, минутлап санадык. Чем-кара чәчләрем шул чакта яртылаш агарган иде. Шунда кигән тельняшкам бу. Исән кайткач, гомер буе кагылмыйча сакладым. Кичә генә кидем менә. Әмма әти алдында акланырга тельняшка гына аз. Алар хыялланган ирек әле бик еракта... Якынайта алмадык... Мин әниең белән синең алда да бурычлы...
– Әти, зинһар, тукта!.. – Хәния үкси-үкси йөзен куллары белән каплады. – Түземлегем бетте... Китәм мин...
Юныс аны иңбашларыннан иркәләде:
– Кызым, бу сөйләшү... бик олы гамәл. Калдыра торган түгел... Ни хәл итим, үкенечләр күп... Әниеңә яратканымны гел-гел кабатлап тормаганыма үкенәм. Бәйрәмнәрдә бүләкләр алып та куандырмадым мин аны. Яратуны әйбер биреп яуламыйлар, дидем. Тәтәй биреп хатыныңның күңелен йомшату ул гөнаһларны юу өчен уйлап чыгарылган гамәл, дип санадым. Ялгышканымны әниеңне югалтканнан соң гына аңладым.
Хәния, күпме генә тырышса да, үксүен тыя алмады, китәргә дип кузгалган җиреннән туктап, артына борылды һәм әтисен кысып кочаклап алды, күз яшьләренә чыланган битен аның кырынмаган кытыршы битенә терәде. Аның өчен бу биттән дә йомшаграк, якынрак нәрсә юк иде җир йөзендә. Кайнар иреннәрен Юнысның колак йомшагына тигереп пышылдады:
– Мин сине шулкадәр яратам бит, әтием!..
Алар, бер тән, бер җан булып, бер-берсенең сулыш алуларын һәм йөрәк тибешләрен сизгән хәлдә бик озак тордылар. Бу иң бәхетле мизгелләр иде. Бу мизгелләргә бөтен дөнья, аларның бөтен тормышы сыйган иде. Шунда ул кызының яшьле күзләренә карап елмайды да сорап куйды:
– Гомергә лексиконыңда булмаган бу сүзләрне каян алдың?
– Киявеңнән, – дип пышылдады Хәния, елмаерга тырышып.
– Молодец, кияү! Мин дә сине өзелеп яратам, кызым!
Хәния әтисенә тутырып бер карады да машинасына атлады. Юныс аның
артыннан иярде. Кызы кабинага кереп утырды, моторын кабызды, ал тәрәзәнең пыяласын төшереп:
– Хәзергә хуш, әти! – диде.
– Хуш, кызым, хуш!
Ак машина яшел болын уртасыннан шәһәр ягына юл алды. Ялан
аякларыннан тельняшкасына кадәр ләмгә, балык тәңкәсенә баткан Юныс аңардан һаман ерагая баручы кызына иреннәре белән генә пышылдап хәер- фатиха юллады. Үзенең шушы кыяфәттә әз генә дә кымшанмыйча яр башында басып торуы белән ул гомере буе дөньяның барлык диңгез-океаннарын гизеп, шушы яшел бишегенә кайтып өлгәшкән карт матросны хәтерләтә иде...