Галәм гөле ташны ярган... (повесть)

Алар өчәүләп бер җан иясенең әҗәлен көтәләр. Икесе – хатын-кыз, берсе – ир кеше. Газраилнең шулай озаклавына эчләре поша, билгесезлек эчке кичерешләрен кыл урталай бүлә: борчулары әле йөзләренә бәреп чыга, әле өмет аша тынычлык иңгәндәй була. Минутлар еллардай озак үтә. Кайчакта вакыт бөтенләй туктап калгандыр күк тоела. Сәгатькә күз салалар да уфтанып куялар, яктылык шәйләнә генә башлаган тәрәзәгә караш ташлаган саен тагын да яманрак пошыналар...
Ходай Тәгалә аларның һәммәсенә гомер биргән. Бер гомер! Аны һәр өчесенең дә ахыргача яшисе килә. Юк, юк, азагы хакында бүгенгә берсенең дә уйларга теләге юк. Һәрнәрсәнең ахыры булган кебек гомер дә чикле. Моны белмиме алар? Беләләр. Тик яшәү һаман ымсындыра! Шуңа ерак юллар үтеп, чит-ят шәһәрнең аулак почмагындагы бу шомлы бинаны эзләп тапканнардыр да...
Яшисе килүдән Рәйханиянең тәннәре тартыша. Кан басымы күтәрелә. Иртә таңнан кызарган күзләре тәрәзәдән энә очы кадәрле яктылык эзли. Көткәндә таңы да озак ата шул... Төне дә нигәдер дөм караңгы булды. Әле генә тышта тонык зәңгәрлек шәйләнә башлады. Якты күк йөзендә кара болытлар сарылып-сарылып йөзделәр. Чиксез биеклектә гүя кара түшәм хасил булган иде...
Өч җан иясе бер-берсенең күзләренә карашып алалар да сүзсез генә аңлашалар кебек. Аннан өчесе дә янә газаплы тынлыкка чумалар. Анда – эчтә кемдер әҗәл белән тартыша. Алар өчәүләп аның үлгәнен көтәләр...
– Сез кайсы яклардан? – дип сорый Рәйхания пышылдап кына янындагы чандыр хатыннан.
– Бөгелмәдән. Үзегез?
– Чаллыдан.
Ир-ат сүзгә кушылмый. Ап-ак чыраен көрәктәй куллары белән уып-уып җибәрә,
шулай борчуыннан арынырга теләгәндәй, тыштан тыныч кыяфәт чыгарып, тын гына утыра бирә.
Рәйхания урыныннан кузгалып, тәрәзә янына барып басты. Анда тәрәзә пыяласына кагылып, канатларын ипле генә җилпеп, бер кош очып үтте.
«Ходай кошка да туйганчы очар гомер биргән!» – дип уйлады хатын. Кош тонык зәңгәрлеккә кереп югалганчы, ул аның артыннан томырылып карап калды.
Ничек бәхетле ул кош!.. Сәламәттер, мөгаен. Көне караңгы, дип тә тормый, һаман биеклеккә тартыла.
Аннан күзе хастаханә каршындагы асфальт юлга төште. Анда таң һәм дә тәрәзәдән сирпелгән сүрән ут яктысында ташны тишеп чыккан космея чәчәге күзенә чалынды. Һәм хатынга бераз җиңел булып китте. Тырышканда яшәргә дә мөмкиндер, бәлки, дип уйлады.
– Космея – галәм гөле, – дип пышылдады хатын, аңа тәрәзә аша күз нурларын түгеп. – Ташны кыл урталай ярган түгелме?
Коридорда яшь кенә шәфкать туташы күренде. Әйтерсең, канатлы фәрештә иде ул. Карашлар аңа төбәлде. Ашыгып килгән җиреннән кыз туктап калды, өч кеше утырган эскәмиягә борылып төбәлеп торды да ары китеп басты.
– Ул исәнме? – дип сорады карашлар. Шәфкать туташы җавап бирмәде. Алар өчәүләп бер-берсенең күзләренә карашып алдылар. Дәшүче булмады.
Эш сүзләрдән узган инде. Алар өчесе дә тормышның иң нечкә, менә өзеләм, менә өзеләм дип торган тотрыксыз җебенә эләгеп торалар һәм... берәүнең әҗәлен көтәләр иде.
– Их, үлмәсен иде бу кеше! – дип куйды Рәйхания. – Аның да яшисе киләдер бит... Кемнеңдер баласы лабаса ул да.
– Хода бәндәләре үлемгә хөкем ителгән шул... Җан чыкканда, яшәү турында уйламыйлардыр... Менә безгә кирәгрәк, ахрысы, яшәү дигәне, чөнки без бу хакта әле фикерли алабыз... Әлегә...
– Әлегә... – дип кушылды Рәйхания хатынга.
Бу сүзләрне әйткәндә, тавышы гына түгел, уйлары калтыранып куйды. Хатын моны сизептерме, моңсу елмайды.
– Борчылмаска иде ничек тә, борчылып кына берни дә кылалмабыз бит инде
хәзер, – диде. – Буласы булган...
Аннан төбәлеп:
– Сез эшли аласызмы соң? – дип сорады. Рәйханиягә кыен булып китте. Үзеңнең
эшкә дә яраксыз икәнлегеңне җиде ятларга да фаш итеп тор инде менәтерәк...
– Юк. Хастаханәдә үтте соңгы айларым, – дип артык басым ясамыйча, теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды ул. – Ә үзегез?
– Эштән бер көн дә туктамадым. Операцияләр вакытында гына бераз бүленергә туры килде... Башыңа төшкәч, башмакчыга әверелмичә хәлең юк икән шул, – дип тирән көрсенде янәшәсендәге хатын.
Ул моңсу карашларын бер ноктага кадап, сүзсез торды да янә дәвам итте:
– Мин үзем ятим үстем. Әле үсмер энем дә янымда. Күз-колак кирәк. Әниебез үлгәндә, аңа биш яшь кенә иде. Үземне кайгыртып, баланы ташласам, мәрхүмә әнкәй рәнҗер, дип курыктым. Авыр кичердек әнкәйнең үлемен. Энем көн-төн елады. Хәер, һаман да тавышы ишетелмиме дип, сузылып ятып, җирне тыңлап йөри. Аны оныткандыр да инде ул, авыр кичерешләре, бәлки шулай гадәткә әверелеп киткәндер. Каберенә төшергәч тә, бер уч туфракны картлар башта энемнән салдырганнар иде...
Тек-тек басып килгән аяк тавышлары игътибарны үзенә җәлеп иттеме, кинәт тын калдылар.
– Ә сез теге үлеп ятучының кем икәнен белмисезме? Ир-ат микән ул, хатын- кызмы? – Рәйхания кулындагы кәгазьләрен актара-актара килүче шәфкать туташыннан шулай сорап куйды.
– Ир-егет. Авариядән соң китерделәр, – диде шәфкать туташы һәм кирәкле кәгазен табып алганга сөенгәндәй, каршыдагы бүлмәгә кереп китте.
Хатыннар янә авыр сулады. Ир-ат та уфтанды.
– Үлмәсен иде ул, ә? – дип сораулы карашын хатынга текәде Рәйхания.
– Анысы Ходай кулында. Мин дә шулай телим. Тик өчебез дә аның тизрәк
күз йомганын көтәбез түгелме?.. – Ул үз сүзләреннән курыккандай калтыранып куйды. – И Ходаем, балалары бардыр... Хатыны... Бәлки әнисе дә исәндер... Ничек күтәрерләр бу хәсрәтне? Йа Аллам...
Рәйханиянең хатынга кушылып бик күп сүзләр әйтәсе килде. Кеше хәсрәтләре эченнән, Әҗәл тырнагы арасыннан бәхет тә, сәламәтлек тә табып булмаячак, дип уйлавын сиздерергә теләде.
– Әйе, өчебез дә аның үлемен көтәбез шул... – дип пошынды хатын янә. – Монысы чынбарлык. Кайсыбызның бәхете җиңәр, түлке. Эчтән генә һәммәбездә дә бер өмет яна. Шул өмет китерде бит инде безне монда.
Әлегәчә бер сүз дәшми утырган ир кинәт җанланып:
– Яшисе килә шул, шайтан алгыры! – дип куйды. Үзе һаман көрәктәй куллары белән битләрен сыпырды. Күзләренә үк төшеп торган кепкасын өскәрәк күтәрә төште. «Яшисе килә!» – дип кабатлады Рәйхания дә эчтән генә. Гүя ул янындагы
хатынның да: «Яшисе килә!» – дигәнен ишетте.
Аларның барысының да яшисе килә иде. Шуңа өчәүләп берәүнең әҗәлен көтәләр иде...
Киеренке тынлыкта киндердәй ак йөзләре тартышып алгандай булды. Бу халәттән ничектер качарга кирәк иде.
– Сез кайда эшлисез соң? – дип сорады Рәйхания сиздерми генә янына шуыша барган хатыннан.
– Үз эшемне ачтым мин. Эшмәкәр. Башмаклар сатам. Күз алдына да китермәссез ничекләр чабып йөргәнемне! Бөерләрем юклыгын бөтенләй оныткан кеше кебекмен... Көн аша больниска шуларны юдырырга да йөрисе булмаса, уйлап та карамас идем әле, биш эшне берьюлы ачар идем... Бер дә начарны уйламаска тырышам. Сөйләгән сүзләр, уйлаган уйлар ДНК молекулаларында язылып бара, ди. Физиклар раслаган. Нәселеңә зыяны төшәргә мөмкин икән. Ә яхшының начары булмый аның.
Ул шешенгән аякларына карап елмаеп куйды. Аннан:
– Сез дә шулай бу хакта уйламаска тырышыгыз. Яшәп бетерергә кирәк тыныч кына, барыбер бер үләсе ич. Үлемнең нәрсәсеннән куркасың соң аның?.. – диде. – Әнә, яшәп бетермичә дә үләләр бит әле... Авария, диме? Соңгы сулышын аласын белсә, юлга чыгар идеме, бичаракаем?
Килешкәнлекләрен белгертеп, бердәм баш чайкап куйдылар.
– Үлемнән куркам шул. Минем яшисем килә. Балаларым бар бит, – диде Рәйхания кыенсынып кына. Тәнемне чир басканнан бирле, бәбекәйләремне ана назына туендыра алганым юк. Тормыш та күбрәк үз өсләрендә. Һаман мине кызганалар, яшәвемне телиләр. Ятимлектән котлары оча, белсәң...
– Ирегез бармы соң?
– Бар. Ул да борчыла. Еш кына эчеп тә кайта. Синең кайгыдан эчәм, ди. Хатын эчке иңрәвен сиздермәскә тырышып тирән итеп сулады. Аннан:
– Минеке дә шулай башлады... аннан ташлап китте. Башкага өйләнде. Яшь,
чибәр кәләш тапты. Ирләргә авыру хатын кирәкми. Чирле хатынга түгел, авыру балага да түзә алмый аларның күпчелеге. Минем дә балаларым икәү. Бәләкәйләр әле... Шулай һәр якты иртәне, кояшны күрүем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып яшәп яткан көнем менә, – дип авыр язмышының почмагын күрсәтеп алды.
Икесе дә беравык сүзсез тордылар. Һәр икесе дә үзенекен уйлады. Икесенең дә күзләрендә мәхәббәт һәм нәфрәт очкыннары кабынып киткәндәй булды. Алар бу мизгелдә берәүнең әҗәлен көтеп утыруларын да онытып җибәрделәр кебек...
– Кичердегезме сез аны?
– Кемне? – дип гаҗәпләнеп сорап куйды хатын.
– Ирегезне...
– Үч алалмагач, кичерергә кирәк. Һәркемнең гомере бер генә. Ул да аны үзе теләгәнчә яшәргә хаклы бит. Авыру хатын өстенә карап газапланырга тиеш дип кайда язылган? Аннан, каенанам да кешеләргә: «Авыру хатын белән нишләсен инде ул?» – дигән. Яман сүзне тиз ишеттерәләр.
Дөрес әйтәм микән, дигәндәй, ул үз сүзләреннән үзе шикләнеп, күз чите белән генә Рәйханиягә карап куйды. Бу сөйләшү Рәйханиянең дә йөрәк җәрәхәтен яңарткандай булды. Күз алдында котсыз исем йөрде, азгын шәүлә буталды. Ул гаҗәпләнү аша катгый җавабын җиткерде:
– Кайда, дисезме? Күңел дәфтәренең намус дигән битендә. Ә балалар? Аныкы түгел мәллә?
– Аларны ач та, ялангач та итмәдем. Яшим бит әле мин, үлмәгән. Энем дә буй җитеп килә. Бер-бер хәл була калса, ташламас, Алла боерса. – Хатын көрсенүле тавышын басарга теләп: – Аны Аллаһы Тәгалә кичермәдеме икән әллә, дип тә уйлыйм инде... Машинасы белән баганага барып кергән. Хәзер әнисе карый, инвалид коляскасында утыра... – дип әңгәмәгә һәркем тоярдай тирән газаплы тавыш белән йомгак ясады.
Һәм өстәде:
– Сез яшь бит әле. Бик күркәм күренәсез. Яшәргә тырышырга кирәк...
– Күркем бар да, бүркем юк дигәндәй, яшьлеге бар да соң аның, сәламәтлеге юк... – дип тирән пошынды Рәйхания.
Шул мәлдә коридорга шәфкать туташы килеп чыкты. Ул ашыга-ашыга тезелешеп утырган өчәүгә күз йөгертеп алды да, нидер оныткандай, беркавым уйланып торды.
– Хафизова, – дип эндәште аннан. – Йә, кайсыгыз Хафизова сезнең? Рәйхания торып басты.
– Әйдәгез минем белән. Хәзер тагын бер анализ бирәсегез бар. Үлеп ятучы белән сезнең кан тәңгәллеген тикшерергә кирәк, – диде шәфкать туташы һәм үзе килгән якка борылып, эре-эре алдырып китеп барды.
Рәйхания урыныннан торып баскан көе катып калды. Тез буыннары калтыранды, теле кипкәнне тойды. Ян-ягындагы юлдашларына төбәлде. Икесенең дә табигый халәте үзгәргән: көнләшүдән туган салкын хисләр аларның төсләренә бәреп чыккан иде. Шуңа ул күзләрен челт-челт йомгалап тик карангалап торды, бер сүз дә әйтә алмады. Башында: «Менә бит без кешеләр ничек! Беребез өлешенә беребез кергән кебек кыланабыз...» – дигән уй калыкты. Кайчакта берсен-берсе сүзсез тоя торган кешеләр дә гомерләре бизмәнгә салынган мәлдә аңлашу җаен таба алмыйлардыр, мөгаен. Әйтерсең, палата эчендәге кеше нәкъ менә Рәйхания өчен үлеп ята. Әйтерсең, башка беркемгә дә түгел, гомерен һәм дә бөерен аңа гына бүләк итеп калдыра...
Нишләтәсең, кайгы-хәсрәтнең дә, шатлык-куанычның да йөзгә чыкканын белә иде ул. Ә көнләшү хисләрен йөздән укып булуына исә әйтсәләр дә, ышанмас иде. Югыйсә, бөерне кулга тоттың да китеп бардың түгел, операция өстәлендә наркоздан айнымаган затлар күпме?! Аллам сакласын...
Хатын инде бу бозлы карашлардан сискәнеп, ник килгәненә үкенә дә башлаган иде. Алданрак белсәң, янәшәңдә генә берәүнең үлеп ятуы хакында ишетмәс өчен дә килмәссеңдер төсле тоелды.
– Ул үлдеме әллә? – дип сораганын сизми дә калды Рәйхания.
– Без ул үлмәсен өчен бик тырышабыз. Иң дәрәҗәле табибларыбыз аның янында. Тик дөнья хәлен белеп булмый... Аллаһ язганнан узу безнең кулдан килми. Аптырамагыз, бары тик алдан хәстәрлек күрүебез инде. Аннан анализларыгызны да алдан әзерләргә кирәк.
– Яшәсен иде, – диде Рәйхания сызланып. Үзе, шәфкать туташы артыннан калышмаска тырышып, аягының калтыравын җиңеп, кызу-кызу атлады, куркудан адымнарын саташтырды, хәлсезлектән чайкалып-чайкалып китте.
– Әйтеп торам бит анысы Ходай кулында, дип...
Шәфкать туташы аңа яратып борылып карады:
– Бер белмәгән кешене кызганасызмы әллә? – дип сорады.
Рәйхания башмаклары чыштырдавын басар-басмас тавыш белән җавап кайтарды:
– Кызганам дию генә аз, үзәгем өзелә. Әнисе, балалары күз алдыма килә. Сез кызганмыйсыз мәллә?
Шәфкать туташының тавышы аермачык ишетелде:
– Гомеребез тоташ кызганыч хәлләр эчендә шул. Ярдәм итә алсак, моннан да зур бәхет юктыр безнең өчен.
Рәйхания аның матур күзләрендә өмет чаткылары чагылуын күрде. Күңеленнән «...ярдәм итә алсак...» дип кабатлавын белде. Ачык йөзләре, тәмле телләре белән дә дәвалыйлар, дип белми әйтмиләрдер алар хакында. Күпме кешенең күзен ача бу табиблар. «Байлык бер айлык, сәламәтлек зур байлык» икәнне монда эләкми торып төшенгән затлар бар микән?
Сәламәт кешеләр арасында эшләүчеләрнең адәм башына төшкән мондый хәлләрне ишеткәннәре дә юктыр. Бу ак халатлылар... юк, юк, күк катыннан төшкән фәрештәләрдер болар... Ак канатлы фәрештәләр...
– Туганнарыгыз арасында сезгә ярдәм итәргә теләүче табылмадымы? –дип сорап куйды шәфкать туташы сүзне икенче юнәлешкә борып. – Гадәттә, бер- берсенә кандаш туганнар ярдәм итә. Йә аталар – улларына, аналар кызларына бирә, диимме...
Рәйхания кемнәндер бөер алып буласын әлегәчә башына да китермәде, шуңа ул «юк» дигәнне белгертеп баш селкеде. Аннан:
– Әтием дә, әнием дә вафат шул инде, – дип куйды.
***
Рәйхания нидән шулай чирләп китүен һич аңлый алмады. Әби-бабалары авылның озын гомерлеләре исемлегендә иде. Йөзгә җитәр-җитмәс дөнья куйдылар. Әбисе, мәрхүмә: «Сиксәндә сиксән аз гомер шикелле күренде, инде туксанга җиткәч, анысы бөтенләй дә яшәмәгән кебек тоела башлады», – дип пошынып- пошынып куяр иде. Әти-әнисе дә, Аллага шөкер, яшәмәделәр түгел. Туганнары да сау-сәламәт. Нәсел ныклыгы аңа җиткәч, кыелып кына төште нигәдер. Бозымнан диючеләр дә аз түгел. Шайтани затлар тарафыннан җил искәнен чамаласа да, монысын Аллаһы үзе генә белә... «И Ходаем! Бу җәзаң миңа ни гөнаһларым өчен икән соң?» дип төн кичкән чаклары да ешайды. Хәер, кай яклап карасаң да, чир аңардан көчлерәк булып чыкты. Ак йөзен сары алды. Бу чирнең ип-исән кешеләрдә кинәт кенә нидән, ни сәбәпле килеп чыгуы да бер Аллаһыга гына мәгълүм. Табиблар да аптырашта. Үз вазифасын сәгать кебек төгәл үтәп торган бөер, кинәт, корыган көзге яфрактай кибеп бетсен инде!..
Шулай да дәвалану язмыштан килә, Аллаһы Тәгаләдән ризалык иңсә, шифасы һичшиксез тиячәк, диләр. Еш кына кеше җиңүләр, җиңелүләр турында башына да китерми. Алышка чыкмаган ла инде ул. Барыбер кискән агач күк егып кына салды чир Рәйханияне. Бүрәнәдәй шешкән аякларын күреп югалып калды. Авыл медпунктында диспансеризация узганда, табиблар әйткәнгә бик игътибар итмәскә тырышты. Тора-бара хәлсезлек басты, берөзлексез кан басымы күтәрелүгә аптырап, хастаханәгә китте. Аны Камал Абрамович дигән өлкән яшьтәге табибка беркеттеләр. «Табибның өлкәне, адвокатның яше яхшырак», дип үзалдына куанып куйды ул. Анализлар бирергә куштылар. Шунда ул коточкыч хәбәр ишетте: үзенең гарипләр исемлегенә теркәләчәген белде. Болай гына да түгел, аллы-артлы операцияләр көтә булып чыкты.
Камал Абрамович бик ачык сөйләште. Әле күп тапкырлар очрашырга туры киләчәген искәртеп куйды. «Авырулар төрле була, күбесе үтеп китә, эзе дә калмый хәтта. Ә сездәгесе – гомерлек сынау. Беркайчан да, берничек тә үтмәячәк», – дип хатынның күңеленә шөбһә салырга да өлгерде. Үзенең яртылаш татар баласы икәнен дә искә төшереп алды. Әтисе яһүд, ди. Тик яһүдләрдә милләтне ана ягы билгели, ана кайсы халыкныкы булса, бала да шуларныкы, ди. Камал Абрамович моның белән горурлана да шикелле: аның әнисе бик эшлекле, тәҗрибәле табибә булган. Ул әнкәсенең юлын дәвам итүче, аның тормышка ашыра алмаган хыялларын чынбарлыкка ялгаучы, һәм улын да ак халатлылар сафларын ишәйтүгә, игелекле һөнәргә әзерләүче бик кызыклы шәхес икән. Рәйхания боларын колак чите белән генә тыңлады. Бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты, дияргә дә мөмкиндер. Ә менә гомерлек гемодиализга берегеп яшәргә туры киләчәген белү аңа коточкыч авыр тәэсир итте.
– Нәрсә соң ул гемодиализ? – дип, бик җитдигә санамыйча гына сорашасы иткән иде дә... Табиб аңа ярым фәнни, ярым китап телендә аңлаткач, коты очты. Ничек диде әле ул? Болай диде Камал Абрамович:
– Узган гасырда бөерләрдән башка гына канны агулы матдәләрдән чистарту юлын уйлап тапканнар. Өмете өзелгән авыруларны да бу методика ярдәмендә яшәтеп, саклап калып була...
– Ничек? – дип сорап куйганын сизми дә калды Рәйхания. Табибның калын күзлек пыяласы тирләп киткәндәй тоелды, үзе исә тагын да катлаулырак итеп аңлатуга күчте. Рәйхания дә барыбер берәр нәрсә төшенми калмам әле дип, игътибар белән тыңлавын белде.
– Авыруның кан плазмасы һәм дә натрий тозы, калий, магнийдан торган препаратлар аша сыгылмалы, үткәрүчән өслек кулланабыз без. Тишекләре үлчәменә карап, ул теләсә кайсы молекуланы үткәрә яисә тотып кала ала. Кан шунда чистартыла һәм авыруның тәненә шул ук система белән яңадан кертелә.
– Бик җайсыз икән, – дип сүз кушкандай булды Рәйхания мондый хәлне бөтенләй дә күз алдына китерә алмыйча.
– Әйе, җайсызлыгы җитәрлек, – дип дәвам итте Камал Абрамович, юка гәүдәсен җыера төшеп. – Без – табиблар, бу эшкә башкача һичбер чара калмаганда гына алынабыз. Чөнки авыруга әлеге халәткә ияләшүе дә җиңелдән түгел. Сау-сәламәт кеше булып җир өстендә йөгереп йөр дә кинәт гомереңне ниндидер аппаратка бәйлә имеш... Икенчедән ашау-эчү мәсьәләсендә чикләүләр күп. Күтәрергә-төшерергә ярамый. Өеңнән, үз клиникаңнан еракка китә алмыйсың, башка шәһәргә барасың икән, түләргә кирәк...
– Җитәр, әлегә калганнарын сөйләми торыгыз, башкача хәл итеп булмасмы... – дип, өметенә ышанып әйтте Рәйхания.
– Белмим шул, донор табу мөмкин хәл түгел диярлек... Сез, мөгаен, шуңа ышанасыздыр... – Табиб башындагы ак чепчигын рәтли-рәтли чал кашларын күтәреп сөзеп карады да карашларын идәнгә күчерде.
– Әйе, ышанам...
– Ышанырга кирәк, әлбәттә...
Гаҗәп тыныч холыклы, мөлаемлыгы бөтен йөзенә чыккан табибның болай җылы сөйләшүе Рәйханиянең күңеленә сизелер-сизелмәс өмет чаткысы салды. Мондый да киң күңелле табиблар булганда, үлми калырга да мөмкиндер, шәт, дип уйлады.
Ул хастаханә ишеген япканда, ни тере, ни үле түгел иде. Автобустан авыл башына җиткәнче үк төшеп калды. Офыкларга тоташкан озын юл буйлап әле атлады, әле йөгерде. Борылып, арыш басуына кереп китте. Күкчәчәкләрне битенә куя-куя иснәде. Алардан балачак исе, кайчандыр Фоаты үзенекенме, әтисенекенме эләктереп, бүләк иткән ачкылтым «Шипр» исе килә, әйтерсең лә бөтен басуга хушбуй сипкәннәр иде. Аларның нәни сырлы таҗларына иреннәрен тигезде. Күңеле тулды... Йомшак җылы җил, үз көенә генә исә-исә, аның яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләренең эзләрен киптерде... Күз яшьләреннән дә гүя үтеп баручы җәй сагышы тама, күкчәчәкләр шуның шаһитлары иде...
Үзе дә сизмәстән, күккә күтәрелеп карады: анда алтын кояш яна. Нурлары күз яшьләрен киптерерлек. Тик карашлары янә җиргә текәлде. Рәйхания үз-үзенә боерды:
– Йә, күтәр әле башыңны! Тау башында туган кыз бит син! Кая китте соң әле таулар горурлыгың? Син бит аларга үзәнлеккә төшкән саен башыңны югары күтәреп төбәлеп тора идең. Соклана идең. Тирә-юньдә тау башында утырган авыллар башка юк та иде ләбаса. Шуңа ул авылны Тау оясы дип атаганнардыр да.
Рәйханияләрнең өй артыннан төшеп киткәч тә, колхоз басулары башлана. Шунда ел да борчак чәчәләр иде. Кузакларның тулышып өлгергән чорында әтиләре арбага салып кочагы белән капка төпләренә кайтарып бушатыр иде аны. Фоат килеп җиткәч, яшел кузакларны ярып, борчак ашый-ашый кич утырган чаклары аеруча күңелле. Ул кузакларга ияреп күкчәчәк, тукранбаш, киндер, башкалары да кайтыр иде. И исләре шуларның! Хатын борын тишекләрен киереп иснәп куйды. Каяндыр больница исе килеп бәрелгәндәй булды, күзләреннән яшь сытылып чыкты.
– Син биргән «Шипр»дан тәмлерәк болар, – дип шаяртты Рәйхания бер тапкыр. Фоатының битләре кызарып чыкты:
– Балачакны һаман искә төшермә инде, – дип куйды ул җилкәләрен җыера төшеп.
– Менә, иснә, яраткач, бер олау ич тукранбашлар, – дип кызның борынына бер уч печәнне якын ук китерде дә иңнәреннән кочып алды. Рәйхания кыенсынып кына аңа тартылды. Иң татлы мизгелләр шушы түгел микән? Ул бу хисләр мәңгелек дип уйлаган иде дә... Баксаң, хәтер генә мәңгелек икән... Дөрес, ул ишеткәннәрен иренә һич кенә дә сиздерми. Озын теллеләрнең сүзен җил урласын берүк... Имеш Фоаты ул хастаханәгә кереп яткач, йомры Серафима янына барган... Имеш төн кунарга өйгә дә кайтмаган... Тукта, Сима кайгысымы аңарда? Кеше хәсрәте белән яшәр чагы түгел. Үз хәле хәл. Кирәкмәгәнне күп уйласаң, бөгелеп кенә төшәрсең... Сәламәт чагы түгел лә...
Хатын яман уйларыннан арынырга теләгәндәй, күкчәчәкләр төшкән кулъяулыгын алып күзләрен авырттыра-авырттыра сөртте. Тик уйлар аны ычкындырырга җыенмый иде кебек. Үтми торган күңел җәрәхәтләре дә, үтми торган авырулар да була икән шул. Моннан соң беркайчан да күкчәчәкләрнең баллы, чиста, саф исләрен исни алмаячакмы инде ул? Әнә бит, елы да ничек килде: июль-август буена яуган тоташ яңгырлар бал кортларын да хафага салды. Бер килограмм бал җыю өчен өч йөз чакрым ара үткән нечкәбилләрне дә санламый бу кеше дигәнең. Чөнки басу-кырларга эләккән агу, ашламалар сәбәпче, ди быелгы бал юклыкка. Ояларына очып кайтып җитә алмаганнары да бик күп, ди бит бахырларның. Әллә чиргә дә шул агулар юл ачып җибәрде микән? Моннан соң аның бар дөньясын дару, хастаханә исе басачакмы инде?.. Дару исе... Ничек яратмый ул бу исне... Чөнки аның яшисе килә! Мәхәббәте хакына яшисе килә иде...
***
Шифаханәдән кайткач, ул сер яшереп тормады. Хәленең бик үк хәерле түгеллеген бөтен авыл ишетте. Бөтенесе ул көнне үз өендә яңалык итеп чарасыз бер үк җөмләне кабатлады: «Рәйханиягә бөер кирәк икән!»
Тик кайлардан аласы соң аны? Бөтен әйбер сатыла, дип яшәгән көннәрдә һичберкайдан юнәтеп булмый торган хаҗәтләр дә чыгып куя икән бу тормышта. Авылдашлар, тирә-күршеләр бер-бер артлы хәл белергә килде. Чәй табыны янында һаман бер үк сүзләр сөйләнде:
– Алып кына бирә торган әйбер булса, кем кызганыр иде икән, ә...
Әлбәттә, өендә балалары да, ире дә юатырга тырышты. Теләсә нинди хәлдән чыгу юлы барыбер була ул, диделәр. Берәр чара табылмый калмас әле, диделәр. Ире исә үз бөерен бирергә ризалашты. Ничек җанын җәрәхәтләсә дә, яратуы хак икәнне белә иде Рәйхания, бу хәбәрне Фоатның үз авызыннан ишеткәч, күңеле
тәмам йомшады.
– Сыңар күз белән яшәп буламы? Була. Сыңар колак белән? Алай да була.
Димәк, зарар юк. Аллаһ бит безне дә парлы итеп яраткан. Тик синнән башка миңа тормыш юк, аппагым, – диде ул. Әлбәттә, кызмача иде. Борчуы җаныннан ташый иде. Барыбер иренең кайгыртучан тавышы күңелен күтәреп җибәргәндәй тоелды:
– Безгә дә бер кояш чыгар әле, матурым, – дип кабатлады ул.
Шулай да алар иртән иртүк торып, дәваханәгә барырга килештеләр. Кан анализлары туры килеп куйса, белмәссең, дип сөенде Рәйхания. Нигә туры килмәсен икән? Алар бер-берсен бала чактан ук күреп алдылар лабаса. Бер-берсенә шул бер күрүдә тартылдылар. Нәни кызчык әбисенә ияреп, ниндидер йомыш белән кергән иде Фоатлар өенә. Шул көздә алар мәктәпкә, беренчегә укырга бардылар. Икесе ике сыйныфка эләгүдән ул көнне мәктәптән кәефләре төшеп, борчылып кайттылар. Тик дәрес беткән саен тәнәфес дигән нәрсә була икән. Алар моның өчен олы җиз кыңгырауга күңел түрләрендә рәхмәт хисләрен саклап йөрттеләр. Тәнәфестә Фоат исемле малайның сиздерми генә бантигыннан тартып үтеп китүе дә җанына никадәрле рәхәтлек тутыра, иңнәренә канатлар үскәндәй тоела иде. Юк, юк, сүз сөйләшергә икесе дә ояла иде әле ул чакта. Шуңа да арадашчы- бантикларны ул алыштырып кына торды. Димәк, күзе минем бантикларга төшә икән, дип уйлады. Апасы район үзәгенә барган саен аңардан:
– Йә, сеңлем, бу юлысы ни алып кайтыйм үзеңә? – дип сорый иде.
– Чәчүргеч-бантик, – дип куя иде кыз, оялып кына.
– Һаман чәчүргеч булмый инде, әйдә, бу юлысы әтәч-конфет алыйм мәллә? – ди апасы аны үртәгәндәй. Кызның бит алмалары тагын да кызара төшә, ул тагын: – Чәчүргеч, бантик ал, конфет кирәкми миңа, тешем сызлый, – дип алдаша. И самими балачак! Шунда ук күкләр билгеләгән язмышны тоемлаганнар ласа
алар...
Хатын сискәнеп китте. Тәрәзәгә күз төшерде: кич җиткән икән инде. Офыкта
тыныч кына шәфәкъ алсуланып килә. Ул тонык караңгы юрганын җир өстенә җәя иде. Кичке караңгылыкны яратмый башлады Рәйхания. Шом арта кебек ничектер. Шул хакта бирелеп уйлагангамы, ишек ачылганын да, ябылганын да ишетмәгән менә.
Иренә ияреп кергән күршесе Володяны күргәч, уңайсызланып китте. Әлбәттә, икесе дә кызмача иде. Сүзләр үзеннән-үзе авыру бөер ягына борылды.
– Бөер кирәк диген, ә? – дип озак кына алдындагы кырлы стаканга карап утырды Володя һәм өлгереп калыйм, дигәндәй, ашыга-ашыга йотып җибәрде, башындагы кепкасын битенә үк төшереп иснәде. Аннан яңалык ачкандай:
– Бөерне табып була аны. Һәр кешедә икәү ич ул. Миндә дә икәү, – дип куйды.
– Үземнекен бирәм мин Рәйханиягә, – диде Фоат. – Иртәгә үк больниска барабыз. Алсыннар да куйсыннар әйдә. Икебезгә бер пар бөер белән яшәрбез әле ничек тә. Үлмәбез, шәт. Бары – бергә, югы – уртак, дигәндәй... Барыбер миңа Рәйханиядән башка тормыш юк.
– Анысы, дөнья бетмәс... – дип көлемсерәде күршесе.
– Дөнья хәзер үк бетте инде минем өчен. Иртәгә үк барабыз. Алыгыз гына, икесен бергә алсагыз да, сүзем юк, тик хатыным яшәсен генә, диярмен.
Күршесенең күзендә бер сорау тотылып калды кебек. Ул кашларын җыерып, тиз-тиз:
– Әллә ярамаска да мөмкинме? – дип куйды.
– Бик мөмкин, ди шул...
Күрше тәмам уйга төште. Кепкасын баш өстенәрәк күтәреп сыңар кулы белән чәчләрен сыпырып алды да чигә чәчләре тирәсендә бармакларын уйнатып, кашынып торды.
– Ярамавы да ихтимал, дисең алайса...
– Белмим инде, табиблар шулай, диделәр.
Шулчакта Рәйхания табынга бәрәңге өстенә ит тезгән, пар бөркелеп торган табак чыгарып куйды.
– О-о-о! – дип сузды симезлегенә чыдый алмыйча бүксәсе чалбарыннан бүлтәеп чыккан күршесе, күңеле булып. – Ит күргән юкка биш былтыр. Һава белән туенып торган көннәрем... Ай, рәхмәт! Әйдә сал, Фоат, тагын берне шул хөрмәткә!
Фоат чәркәләргә ачы су койды. Володяның бу сый-хөрмәткә күңеле тәмам йомшады.
– Рәйхан, туктале, син, ашыкмале, – диде ул хатынны туктатып. – Тыңла әле син мине. Син минем Фоатны хөрмәт иткәнне беләсең. Без бит аның белән яшьлектә куян куып тоткан егетләр! Кем булдыра шуны! Безнең монда илле грамм җиффәргәнгә карап фикер йөртмә син!
– Куян тотканнар имеш... Анда да шул илле грамм үз эшен эшләгәндер инде, – диде Рәйхания тыныч кына көлемсерәп.
– Куян кадәрле куянны куып тоттык бит, ә, Фоат! Үзең аш пешереп чакырдың лабаса, Рәйхан, оныттыңмыни син безнең яшьлекне, ә? Безне илле грамм болай исертми иде әле ул чакта, ә! Эчмәгәч тә ашамагач, бу дөньяның ни кызыгы бар?
«Сау-сәламәт чакта кеше исәнлекнең кадерен белми шул инде», – дип эчтән генә фикерләде Рәйхания.
Хатынның чыгып барганын чамалап ир янә аңа табан борылды:
– Әгәр дә мәгәр иреңнең бөере ярамаса, борчылмассың, яме! Синең кебек кешегә чи ит кисәге жәлме, ә? Бирәм. Гиппократ оныкларына әйт: алсыннар минем бөерне. Подарить итәм, пнимаешь. Истәлеккә-бүләккә. Миңа берсе дә җитеп ашкан аның! Берсе сиңа булсын, әйдә, рәхәтен күр!
Ир чәркәне каплап куйды да тәлинкәдә табынга чыккан суган кисәген иснәде. Кул аркасы белән һаман авызын сөртте. Үзе һаман сөйләнде:
– Яңа хуҗалар властька килгәч, тараканнар үлеп бетте, пнимаешь... Ә без әле яшибез. Без таракан түгел, пнимаешь... Шуңа үлмибез без. Бер бөер белән дә яшәрбез. Бирәм берсен, Рәйхан. Сиңа бөер бирмәскә мин идиот штоли? Фоатны хөрмәт иткәнем өчен дә бирәм мин аны сиңа. Әйтергә була: подарить итәм. Әйе, истәлеккә, бүләккә... Мәңге хезмәт итсен үзеңә! Үлмә генә пнимаешь...
Рәйханиянең үксеп-үксеп елыйсы килеп китте. Күңеле тулышып ташыды. Аңа әле бүген үк бөер кирәкми, бүген әле аңа сүз дә җитә иде. Ә ул сүзне һич тә өмет итмәгән җирдән исерек Володя әйтте. Күрше хакы – Тәңре хакы, дип бер дә белми сөйләшмиләр икән шул.
Рәйханиянең хәзергә берни турында да уйлыйсы килми иде. Бүген килми иде. Бу кадәрле катлаулы эштә нидер фаразлау, ниләргәдер өмет итү һич мөмкин түгел. Аннан бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, кем белә, әллә Володя чынлап та сөйлидер...
Володяны ике улы ике ягыннан җитәкләп алып чыгып киткәч тә, Рәйхания бик озак керфек какмый өметле уйларга бирелеп ятты. Димәк, мине бу афәттән коткарырга берьюлы ике кеше аягын киенгән, димәк, ул кадәр үк борчылмаска да кирәктер, дип фикер йөртте. Үзе өчен бөерен генә түгел, җанын ярып бирергә әзер торган Володяга төне буена рәхмәтләр укып чыкты.
Икенче көнне аны совхоздагы халык җыенына чакырдылар. Рәйханиягә монда үзе турында сүз булмый калмас кебек тоелды. Ярдәм дә итәрләр. Чөнки аның хәлен бөтен авыл белә ләбаса. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, акча җыю очраклары да булып кына тора. Ә бистәдә әле янгын, әле су басу дигәндәй... Кешеләр битарафлык күрсәтмәде әлегәчә, ярдәмләшеп яшәделәр.
Җыелыш озак барды. Ләкин сүз ниндидер формаль мәсьәләләргә кайтып калды. Җитмәсә, һәммәсе озак-озак сөйләргә тырышты. Хәтта җитәкчеләрнең берсен бүлдереп:
– Ун минутлык чыгышны утыз минутка сузуны Сез үзегез ничек аңлыйсыз соң? – дип кисәтү ясап, бүлдермәкче дә булдылар.
Тегесе дә аптырап калмады:
– Өч нөсхәдә иде ул минем язганнарым, өчесен дә укып чыктым менә, – дип җаваплады. Аннан:
– Ун минутка сүз сыймый бит, – дип куйды.
Рәйхания игътибар белән тыңлап утырды: чыгышында «тиеш»ләр күп иде.
Шулай тиеш тә, болай тиеш имеш... Ләкин профком рәисе күреп торды: үзеннән һәм Рәйханиядән кала, аны башка тыңлаучы булмады кебек. Артык проблема кирәкмени кешеләргә? Җыелышлар, гадәттә, өстәгеләргә хисап бирү өчен генә үтүчән. Дәфтәрләрдәге баганаларга билге кую өчен генә.
Үз-үзенә аклау табып урамга чыкканда, кояш карт наратлар артына ук кереп поскан: әллә нинди битарафлык аша салкын гына нурлана иде. «Җылытмый да, сүнми дә, ул да бичара минем хәлдә мәллә соң?» – дип уйлап куйды хатын.
Беренче күрүе түгел аның профком рәисен. Күп очракта ул башын икенче якка борып, нидер исенә төшергәндәй мыгырдана-мыгырдана, кызу-кызу үтеп китә, янәсе, менә нинди эшем кешесе! Шулай да үз-үзләрен мәҗбүр итеп булса да, аңа күпләр баш ияргә мәҗбүр. Кайчан очраса да, зәһәрлек аша ялтыраган күз карашлары чагып-чагып ала. Бу хәлгә эчтән генә елмаю аша караучылар да бар, чөнки авылда моңарчы бу вазифаны кем башкарганны белүче дә юк иде. Авыл халкының йомышын гамәл белән үтәделәр, кирәк икән ярдәм иттеләр. Ә монда коры сүз...
Профком рәисе нотыгын тәмамлап эре форматлы кәгазьләрен папкасына салганда, залга күтәрелеп карады. Берничә хатын-кызның күрсәткеч кыстырып почта тартмасыннан яңа килгән җурналны япканнарын күрде. «Берәү дә тыңламады микәнни мине?» – дип уйлап куйгандай тоелды ул җыелышны ябык дип белдергәндә. Ир-атлар һаман чыга-керә йөреп торды.
Арыган, йончыган йөзле кешеләр, бер-берсеннән качкан бүреләрдәй, тиз генә таралышып та беттеләр. Рәйхания аларга иярде. Булмады... Бүген бит авылда аның хәсрәтеннән дә тирәнрәк каза юк. Тик авыл җитәкчелеге моңа күз йомды. Хәсрәтең эчеңә сыймаса да, ай-һай салып йөрүдән ни фәтва? Хатын шулай уйлады.
Ул урамга чыкканда, каеннарның чал башларын бөгә-бөгә җил исә иде. Дөнья шул бу, агач-куакларга да җиңел түгелдер, дип уйлап алды. Бу җыеннан күңелендә әллә нинди ямьсез тойгылар, шикләнүләр калды. Бер төркем ир-ат сөйләшә- сөйләшә алдыннан атлады. Рәйхания ирексездән аларга колак салгалады:
– Әнә, Ил башы җәнлекләрне бик яратам, ди. Леопардлар белән кочаклашып фотога төшкән, – диде берсе.
– Их, кешеләрне дә шулай яратсын иде ул, – дип куйды икенчесе.
Рәйхания нигәдер үзен бу галәмдә япа-ялгызы калгандай хис итте. Шул мәлдә Володя күз алдына килеп басты. Төкерми дә, йөрми ул җыелышларга. Үз сүзе сүз аның. Үзенеке дөресрәк... Ул да бераз авырып тора икән әле.
– Остеохондроз тотып алды, – ди хатыны. – Минем ир авырый белә инде ул: караватка гына менеп ята, юрганын үзе ябалмый, бичаракаем... – дип урамны яңгыратып көлә Маргарита. Үзе һаман яңа итәгенә күз төшереп алгалый. Хәле хәл булса да моны сизеп тора Рәйхания.
– Котлы булсын! Тагын да яңаларын насыйп итсен Аллаһ, – дип, телен көчкә әйләндереп әйтергә тырышты ул. Кемнең кайгысы нәрсәдә бит? Маргарита исә һаман үзенекен сөйләде:
– Нәфислегеңә ышанып, базардан юбка алып кайтып китәсең, киеп карасаң котың чыга: мичкәне төреп куйган кебек тәмам...
Сүзне озайтырга теләмәде Рәйхания. Маргарита да үз күчәре тирәсендә 180 градуска борыла-әйләнә атлап ары китеп барды.
Кичке якта Рәйханияләргә Володя үзе килеп керде. Фоат кайтып җитмәгән иде әле.
– Остеохондрозның аның файдасы да бар, тоз утыра да муен калыная, күпме тунасалар да, баш өзелеп төшми аннары, – дип сөйләнде хатынына ишарәләп. Имеш, өеннән талашып чыгып киткән. Исерекнең калын тавышыннан туядыр инде Маргаритасы да. Ир:
– Радио кычкырып сөйләсә дә ярамый, туктатып куйсаң да ярамый, – ди. Янәсе, хатынга ничек тә ярап булмый. Еш кына Володя баштан зарлана. Хатыны исә:
– Илдә дуңгыз гриппы чыкканнан бирле башы авырта аның, – дип төрттерә.
– Кемнең аягына, кемнең бугазына басалар бу илдә, пнимаешь... Минем бәхет булмады: боларның икесе дә хатын аяк астында. Суверенлык бирмәсәң, китәм, дим. Бөтенләйгә, дим. Бер күрергә тилмерерсең, дим. Ышанмый сүземә, пнимаешь. Сине генә күрми чыдармын әле, арка чокырымны гомерем буена да күргәнем юк, ди. Әйдә, ярар, Рәйхан, илле грамм сал да, мин киттем, – диде ул баскыч төбеннән үтми генә тукмак борынын кул сырты белән ышкып җибәргәч. – Бөер – синеке, борчылма! Подарить итәм, пнимаешь... Гиппократ оныкларына әйтерсең, алыгыз да куегыз, диярсең. Рәхәтен күр әйдә... Истәлеккә-бүләккә...
Шулай да авыл җыеныннан соң, ул төне буе йокламады. Илбашына «Бөер табарга булышыгыз! Минем дә яшисем килә!» дип кыска гына хат язып салды. Җөмләләре бик кыска булса да, бик озак язды хатны. Аны кемдер табып бирүенә бер дә ышанмыйча, күңелен тынычландыру өчен язды. Чөнки ул җавапны алдан ук белә: хат килсә дә, хәтта аны ачып укырга да теләмәс иде. Хәер, хәзер үк ул почтальонның капка төбендәге әрҗәгә газеталар салып китүенә битараф инде.

Фоат белән алар иртүк юлга кузгалдылар. Шулай да хатын сизде: ире нидәндер шомлангандай, бик ачылмый гына сөйләшә. Вакыт-вакыт эчке ярсуы тышка бәреп чыга иде. Әлбәттә, Рәйхания аның хәлен бик яхшы чамалый, уколдан да коты очкан ир затына операция дигән сүз мәхшәр булып күренәдер. Үз хаҗәтең төшеп, мәҗбүрият алдында торганда да, коточкыч бит әле ул. Ә монда хатының өчен корбан буласы. Икебез дә гарип калсак, нишләрбез, дип тә көенәдер.
Ул юлларны бөтенләй дә күрмәгәндәй, машинасын куалый. Рәйхания вакыт- вакыт:
– Ашыгасың, кадерлем, өлгерәбез ләбаса, – дип куештыра. Ир аны ишетми дә кебек. Ул алга чаба. Бераз баргач кына телгә килеп:
– Тизрәк барып җитәсем, сине тизрәк терелтәсем килә, – дип җаваплый.
Анализлар тапшыру бүлмәсенә дә алдан Фоат үзе кереп китте. Нәтиҗәләрен коридорда әрле-бирле йөренә-йөренә көтте. Рәйхания янына утырып:
– Менә күрерсең, бөтенесе дә шунда хәл ителер, гомер буена икебезгә бер юрган, бер түшәк дигәндәй, без икебез бер кеше кебек инде, бер уйласаң, – дип аны юатып алырга да җай тапты.
Фоат хәтта кайчак Рәйханиянең күз яшьләрен күргәндә дә сөенә: аңа хатыны яши кебек тоела иде. Авыру газапларына яшисе килү ләззәте кушыла да җанын тыелгысыз сулкылдата. Моны карап тору иргә җиңел түгел, шулай да бу халәттә ниндидер билгесез өмет чагылышы бар иде шикелле.
– Бөтенесе дә хәл ителер, менә күрерсең... – дип кабатлады ул янә.
Тик... бу анализлар Рәйханиягә куаныч китермәде: кан күрсәткечләре чагышмый, диделәр.
– Ничек инде, без егерме ел бергә яшибез ласа, бер түшәктә йоклап, анализлар туры килмиме? – дип ачу-үпкәсен белдерде ир шәфкать туташларына. – Вәйран башны хәйранга калдырып андый сүз әйтмәгез әле сез безгә...
Шәфкать туташы иңбашларын сикертте.
– Бәлки берәр туганыгыз ризалашыр? – дип үз тәкъдимен кертте аннан ак халатлы кыз. – Кызыгыз, улыгыз да ярый...
«Кызыгыз, улыгыз» дигән сүздән хатынга йөрәгендәге иң нечкә кыллар өзелеп киткәндәй тоелды, күкрәк турысы кысылып куйды. Эчтән генә: «Аллам сакласын! Алар өлешенә керергә язмасын», – дип кат-кат тәкрарлады. Күзләренә яшьләр тулды, үкси-үкси елаудан тыела алмады.
Фоат аны юл буена тынычландырып кайтты:
– Борчылма, Володя бар бит әле безнең. Үз теле белән әйтте ләбаса: «Синең өчен җаным жәл түгел», – диде. Ә син яшь сыгасың. – Фоат инде баягы капкынга эләккән тычкан халәтеннән ычкынган, сөйләшүдән туктамый, бераз кәефе дә күтәрелгәнгә охшап тора иде. Хатын моны сизенсә дә, сүз әйтмәде, күңелен җәрәхәтләмәскә булды. Барды, карышмады, һичшиксез яраячак, дип ышанды. Ни дисәң дә, хатынына башлап ярдәм кулы сузды. Тик чир упкыныннан тартып алырга хәленнән килми икән, тагын нишли алсын инде ул? Анализлар ярашмаганга ул гаепле түгел ләбаса...
– Әле бит Камал Абрамович бар. Ул барыбер ярдәм итәчәк! – дип, эчке өметен уятып куйды хатын.
Теге шомлы таңда, берәүнең әҗәлен көткәндә, шәфкать туташы шундый өмет уятты бит аңарда: «Бер-берсенә әгъза бирүчеләр әз түгел, бәлки берәр туганыгыз ризалашыр?» – диде.
Рәйханиянең күз алдында һаман шул соры хастаханә диварлары, берәүнең әҗәлен көтеп утырганда, һич үтмәс минутларга уралган ямьсез хатирәләр бөтерелде.
***
Ул чакта Рәйхания шәфкать туташыннан шактый мәгълүмат белешергә өлгерде. Үзен кызыксындырган сорауларны биреп калырга тырышты. Ул беркүпме тын гына утырганнан соң:
– Үлгән кешенең бөерен күчереп утырту әллә ничегрәк инде үзе. Кыргыйларча диимме? – диде.
– Нәрсәсе кыргыйларча? Табибыбыз «Кеше алырга әзер икән, бирергә дә каршы булмаска тиеш» дигән гыйбарәне еш куллана. Америка профессоры шулай дип әйткән, ди. Дин кешеләре дә моңа каршы килми, ди. Фанилыктан китеп баручы зат үз гомеренең бер кисәген кемнеңдер гомеренә ялгап калдыра икән – бу начар түгел бит инде. Икесенең дә үлеп китүеннән кемгә файда соң? Ләкин алдың да куйдың түгел шул, бу бик четерекле мәсьәлә. Тикшерүләр, анализлар...
– Яраган очраклар бармы соң? – дип сорап куйды Рәйхания бик белергә теләп.
– Нишләп булмасын? – диде шәфкать туташы. – Әнә коридорда стенд эленеп тора. Анда барысы да кемнеңдер бөере аркасында яшәп ята.
Рәйхания чит бөер куйдыручыларның, хәтта егерме биш елгача гомерләре озаюын, аларның бөер эшчәнлеген җайга сала торган дарулар эчеп булса да, тормыштан өзелми яшәп ятуларын белде. Стендтагы ир-атлар да, хатын-кызлар да фоторәсемнәрдә шат чырайлы, алар һич кенә дә авыру кешеләргә охшамаган иде. Аның күңелендә өмет чаткылары уйнап алды.
– Хәзер сез коридорда көтеп торыгыз, анализлар әзер булгач, чакырырбыз. – Шәфкать туташы бу сүзләрне бераз кырысланып әйтте шикелле. Рәйханиянең сораулары әле тагын да күп булса да, артыгын сорашырга кыймады. Әкрен генә коридорга хәсрәттәшләре янына чыгып утырды. Ишекләр ачык булгангамы, кабинетта ниндидер аппаратлар эшли, аларның тигез ритмы гел йөрәк тибешен хәтерләтә иде.
– Әллә теге кеше терелдеме? Йөрәге эшләп киттеме әллә соң? – дип куанып сорады хатын.
– Юктыр...
– Йә, ни дип әйттеләр?
– Ни әйтсеннәр инде, анализлар алдылар да чыгарып җибәрделәр, – дип кәефсез генә җаваплады Рәйхания.
– Их, бу кеше гомере! Ничек кызганыч!
–Үлмәсен иде ул, мин шуны гына телим хәзер, – диде Рәйхания күршесенә теләктәшлек белдереп.
– Үлмәсен... – дип кабатлады ир заты.
Ә чынлыкта алар иртә таңнан өчәүләшеп берәүнең үлемен көтәләр иде...
***
Кызының көне буе үз тирәсендә бөтерелүен Рәйхания үзенчә юрады. Мине кызгана, балакаем, бер-бер чара табылмас, дип куркадыр, мөгаен, дип фикер йөртте. Төсе качкан тәмам. Cүзләрен дә санап кына сөйләшә. Ашау-эчүенең дә рәте китте.
– Ник бер дә кәефең юк соң, балам? – дип назлап кына кызының чәчләреннән сыпырды Рәйхания. – Уеңны кычкырып әйт, йөрәгеңне талап ятмасын.
Ул кызының дәрьядай төпсез күзләренә төбәлде. Ул күзләрдә исә ана хәсрәтенең шомлы күләгәсе генә түгел, әллә күпме наз да чагыла, айның ундүртенче кичәсе кебек нурлы йөзеннән яктылык сирпелә иде.
Таңсылу үксеп елап җибәрде. Керфек очларыннан тәгәрәп төшкән энҗедәй яшь бөртекләрен ана учлары белән сөртеп алды.
– Елама, балам, Ходай кушмаган эш булмас. Үлмәскә язган икән, бөерсез көенчә дә яшәтә ул Аллаһы Тәгалә... Һаман бер балык башы инде: туйдырдым сезне дә...
– Әнием, – диде кыз, – рөхсәт ит сиңа үз бөеремне бирергә.
Рәйхания баскан урынында чайкалып куйды:
– Ни сөйләгәнеңне беләсеңме, балакаем? – диде ул, күзләрен зур ачып.
– Беләм... Мин барып белештем. Мөмкин, диделәр. Безнең кан төркеме дә,
башкалары да туры килә. Стендта эленеп тора анда: бер ана кызына үзе донор булган. Рәйхания бермәл тын ала алмый торды. Көчкә үзен җыеп:
– Их, балам... Әни кеше йөрәген бирергә дә ризалашыр ул. Әллә син моны бик җиңел хәл дип белдеңме? – дип куйды.
– Синең авыруың безгә дә рәхәт түгел.
– Түгелдер дә соң... Мин моны рөхсәт итә алмыйм, кызым... Синең әле яшисең бар. Кияүгә чыгасың... Бала табасың... Авыру хатын беркемгә дә кирәк түгел ул. – Мин кияүгә чыкмаска да риза, әнием, син генә терел. Сәламәт булсаң, яныңда ярдәм итеп яшәве күпкә рәхәтрәк.
– Ни сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы, балам? Бу хактагы уйны башыңа да кертмә, яме! Ә миңа ярдәм итүче табылыр. Әнә, Рәшит абыең бар. Аның белән каннарыбыз туры киләдер. Володя да риза, ди бит...
Рәйхания кисәк борылып үз бүлмәсенә кереп китте. Караватына ятып битен колак мендәре белән каплады һәм тыела алмыйча, тавышсыз гына үзен-үзе өзеп елады. Гүя җаныннан моңарчы җир өстендә бер генә кеше дә кичермәгән иң ачы күз яшьләре сыгылып чыкты. Менә бит нинди хәлгә куйды ул балаларын! Үзе ни хәлгә калды? Менә бит нинди фаҗига язылган аның язмышына.
Ул кызын күтәргәндә, үтереп лимон ашыйсы килүен, туган көнендә җеп өзәрлек хәле булмаса да, шатлык-куанычта коенуын – җир өстендә өр-яңадан, яңача яши башлавын, йокысыз төннәрен, күкрәк сөтен имезгәндә, нарасыеның ирен читләреннән аккан ап-ак сөткә наз тулы, бәхетле күзләр белән яратып карап торуын, бәгырь җимешенең җиргә сак кына басып тәпи атлап китүен, «әннә» дип теле ачылуын, могҗизалы әкиятләр тыңлый-тыңлый тирән йокыга талуын, кара күлмәк, ак алъяпкычын килештереп киеп, беренче кат мәктәпкә баруын күз алдына китерде. Инде институтны да уңышлы тәмамлап чыкты, эш кешесе булды менә... Ана кеше өчен баласыннан да кадерлерәк җан иясе юк шул җир йөзендә!
Ә кызы мәрхәмәтле... Шунысы үкенечле түгел: олы җанлы, кешелекле балалар калдырып китә икән лә җир өстенә... Хәер, улына әллә ни аңлатып тору кирәкмәде. Үзе дә әнисенең җанын бимазалап артыгын теләк белдермәде. Шулай да бик боек йөри, дөньядан рухы сүнгән кеше кебек. Әле беркөнне генә улының машинасын куйганда, арт белән коймага бәрелә язып калуыннан коты чыкты. Кызы:
– Әни, ник карап торып үзеңне бетерәсең? Син бит барыбер аңа ярдәм итә алмыйсың. Аннан йөрәк авырта, дисең... – дип шелтәләде.
– И-и, кызым, минем йөрәгем юлда сезнең алдыгыздан йөгерә бит шулай, – дип пошынып җавап бирде Рәйхания.
Хатын үз уйларыннан сискәнүдән бөтен гәүдәсе белән җыерылды. Ничек инде, ул үләргә җыенмый лабаса. Медицина алга киткән бу дөньяда аны гына күрәләтә үтермәсләрдер, шәт? Шул мәлдә карашына ышыкланып, Камал Абрамовичның өметле җөмләләре узгандай булды: «Яшиләр бит әле. Сез дә яшәрсез...»
 ***
Рәйхания нигәдер иртә уянды. Йокы күлмәге өстеннән кофтасын иңнәренә салып, йортка чыкты. Тирә-күршенең көтү куганын, сыерларның иренеп кенә мөгрәвен, кызларның чиләкләрен чыңлатып, суга чишмәгә төшеп китүен, ишегалдындагы тал башында оя корган кошның салмак аваз чыгарып, чи-чи килүен ишетте. Дөнья яңа көнгә әзерләнә иде. Дөнья яши иде... Иртәнге хәрәкәт аның күңелендә яшәү чаткыларын тергезеп җибәргәндәй булды. Ирексездән балачагындагы матур хыяллары биләмәсендә калды.
...Рәйханиянең әнисе ул көнне мышный-мышный песи аягына бинт урап утырган кызын күреп гаҗәпләнеп куйды.
– Нигә урыйсың син аны? – дип сорады.
– Аягын җәрәхәтләгән, – дип җавап бирде кыз, күтәрелеп карамыйча гына. Мәче дә кызның итәгенә сузылып яткан да тәпиен алга ук сузып, Рәйханиянең
ураганын тик кенә күзәтеп утыра иде. Шунда кыз катгый карарга килде: «Шәфкать туташы булачакмын»...
Тик аңа сатучы булырга язган иде. Шәфкать туташлары әзерләү училищесына имтиханнарга соңга калдыгыз, диделәр. Үртәлә-үртәлә авылына кайтып китте.
Сатучылыкка укырга кирәк дигән карарга килгәнче, тагын бер елга якын вакыт үтеп киткән иде инде. Дөресрәге, бабасы каршы төште:
– Мизан янында гадел була алырыңа ышансаң гына бар, кызым, – диде. – Нәфсене җиңә алганнар һөнәре бу. Гөнаһка нибары бер адым...
– Үз авылдашларыма андый явызлык кылмам бит инде, бабакаем, – дип көлде кыз.
Сатучылыкка укып бетерүгә, Фоаты армиядән кайтып җитте. Ә бу һөнәр бик тә кирәкле булып чыкты. Алар урнашкан совхоз кибетендә сатучыны лаеклы ялга озатканнар иде.
***
– Хафизова, сез кайтып китә аласыз. Кан анализларыгыз күрсәтүенчә, бу кешенең бөерен организмыгыз кабул итәргә җыенмый. Кан ойый да китә, бернишләтер хәл юк, – диде шәфкать туташы Рәйханиянең хәленә керергә тырышкандай.
– Ә аларга ярармы соң? – Хатын хәсрәттәшләренә төбәлеп, җайсыз сорау биргәнен сизмичә дә калды. Аннары уңайсызланып кына: – Ә бәлки, үлем түшәгендәге кеше үзе терелер, – дип куйды.
– Ә бәлки... – дип кабатлады ак халатлы кыз. – Без могҗизаларга Кыш бабайдан бүләк көтүче балалардай ышанабыз. Тик кайчакта өметләребез акланмый шул... Табиблар, шәфкать туташлары өчен үзләре дәвалаган затларны исән-сау күрүдән дә зуррак бәхет юк. Моны сез, кешеләр, беркайчан да аңлый алмассыз. Бу кичерешләрне тоюдан бөтен дөньябыз тулылана...
Рәйхания аңарга сокланып карап куйды. Чибәрлегенә дә, ичмасам, бер күз дә төшермәгән әлегәчә. Зифа буена, башлыгы тагын да яктыртып күрсәткән зур зәңгәр күзләренә аклык ничекләр килешкән! Өчесенең күз алдында, үлеләр һәм тереләр дөньясы чигендә сакчы фәрештәдәй басып тора ул.
Шәфкать туташы янә кулындагы кәгазьләрне актарыштырып, арадан берсен өскәрәк тартып чыгарды һәм:
– Иванов, – дип эндәште. – Әйдәгез минем белән. Карап карыйк, сезнең анализлар ни күрсәтер икән...
Ир көрәктәй куллары белән битен сыпырып төшерде дә шәфкать туташына иярде.
– Һәркемнең яшисе килә! – дип куйды Рәйхания, башмакларын пакетка сала- сала.
– Һәркемнең яшисе килә! – дип кушылды чит хатын.
Алар өчәүләп берәүнең үлемен көттеләр һәм өчесенең дә яшисе килә иде... Инде менә икәү генә калдылар. Рәйханиягә ничектер аеруча җиңел булып китте. Әлеге минутта яши бит әле ул! Үлмәгән. Үз аяклары белән больнистан чыгып бара әнә. Ә калганы барыбер без уйлаганча түгел, Аллаһы Тәгалә кушканча булачак.
Рәйхания чыкканда, Фоаты машинаны кабызып көтеп тора иде инде. Ул хәлне шунда ук аңлады.
– Димәк, сиңа язмаган ул бөер, – диде дә радионы ачты.
Шомлы тавыш ниндидер күңелсез хәбәр җиткерергә тырыша иде: Иделнең кайсыдыр тармагында балыклар үлгән. Анализлар күрсәткәнчә, суда сульфат, фенол һәм марганец артып киткән, ди.
– Кешеләр табигатькә яхшы мөнәсәбәт күрсәткәнгәдер инде монысы, – дип куйды Рәйхания авыр уйларыннан аерылырга теләп.
– Җәй көне бик эсселәрдә бер булды бит мондый очрак, суда кислород җитмәгән, диделәр. Табигать үзе гаепле, диделәр. Әле дә шундый бер-бер хәл килеп чыккандыр...
– Аңламассың бу дөньяны, – дип авыр сулады хатын.
Икесе дә бер мәлгә сүзсез бардылар. Машина кайчакта тигез генә юырта, вакыт-вакыт чокыр-чакырларга төшеп киткәли.
– Ашыктырма, – ди, Рәйхания иренә табан борылып.
Ул шул арада уйларына бикләнеп, сәер тынлыкка чумды. Табигать матур шулай да, дип сокланды машина тәрәзәсе аша. Табигатьтән аерылып яшәргә язмасын. Гаилә белән табигатькә чыгарга яраталар иде алар. Шуңа бакчаны да Чулман буеннан алдылар. Йорт тирәсендәге мәйдан да җитәрлек югыйсә: ун сутыйга бәрәңгесен дә, кишер-чөгендерен дә, кыяр-помидорын да утырталар. Ә Чулман буендагысын җиләк-җимеш бакчасы иттеләр. Шашлык пешерергә мангал куйдылар, утырып ял итәргә беседка кордылар. Күршеләре: «Тәмам шәһәр кешеләренә әйләнеп беттегез инде!» – дип көнләшү тулы күзләр белән карады. Әллә шуларның зәһәр күзе тиде микән соң? Хәзер барысы да бетте микәнни?
Ир хатынының эчке халәтен тоясы, уен беләсе килүдән тизлекне арттыруын да сизми.
– Бу өмет тә киселде, – дип уйлыйдыр ул. – Чиратта Володя инде...
***
Табиблар хәзер УЗИ аппаратларын үзләре белән йөртә икән. Алдагы елларда да алар аны районнан авылга алып килгәннәр иде. Ишетте Рәйхания ишетүен, әллә ничек, аяклары шешенүне авыруга санамады бер дә. Ак халатлы бу фәрештә дә кешеләрнең сәламәтлеге өчен ниләр эшләүләрен шактый озак сөйләде.
– Шунысы кызганыч, кешеләр соңгы чиккә килеп җитмичә торып, үзләренең авырулары хакында белмиләр, дөресрәге, үз-үзләренә игътибар итмиләр, – диде ул. Хастаханәгә юллама да биреп калдылар.
Рәйханиягә кыен булып китте. Ул, нигәдер, мин генә шундыйрактыр, дип уйлаган иде. Үзеңне ничек шул хәлгә төшерергә мөмкин, дип көенде. Аны район клиникасындагы табибка яздырган шәфкать туташы чын-чынлап ачуланды лабаса: «Бу хәтле игътибарсыз булырга ярамый, балалар хакына дип тә яшәргә тырыша кеше», – диде.
Менә хәзер инде ул кая кушсалар, шунда бара, ни сорасалар, шуны эшләргә әзер иде. Медицина ничек кенә үсеш-үзгәреш кичермәсен, авырулар саны гына кимеми. Ни өчен шулай бу? Чирен яшергән – үлгән, диләр, һәммәсе дә үзләре гаепле микәнни?
Чир бит һавадан иңгәндәй, көтмәгәндә ябырылды. Көтмәгәндә аяктан екты. Кемнең үзен чирле дип хис итәсе килсен? Әлбәттә, Рәйханиягә дә моның белән килешү җиңел булмады.
Әнә бит Камал Абрамович әйтеп тора, операция ясатып, башкаларның бөерен куйдырсаң да, могҗизага ышанырга ярамый, ди. Бу бик күп дарулар, дәвалану курслары, хастаханә ятаклары дигән сүз. Әле организм чит әгъзаны кабул итәме, юкмы? Күп очракта кире кага, ди шул.
Рәйхания сырхауны урын өстенә ятып кичерергә җыенмый, көрәшәчәк ул, ихтыяр көчен туплап үзен-үзе җиңәчәк барыбер. «Минем яшисем килә!» – дип кабатлады ул эчтән, иреннәрен тешләп.
***
Рәйханиянең Фоатны очратмаса, кәефе кырыла торган иде. Фоаты да шулай: мәктәп коридорында һаман кызны күзләде. Ә беркөнне дәресләр беткәч тә, алар физкультминутка чыктылар. Шунда малай аның кулына кәгазь кисәге тоттырып өлгерде, Рәйхания йөгереп кереп тә китте.
Кызның бөтен тәне буйлап ток үткәндәй тоелды. Учын йомарлаган килеш, иңбашларын сикерткәләп, ләззәтле мизгелләр кичереп утырды.
«Шулай да ни язды икән соң?» дип, бөтен кыюлыгын югалтып, әкрен генә учын ачты. Бөгәрләнгән кәгазь кисәген туздырып җибәрде. Анда чалыш-чолыш хәрефләр белән: «Әйдәгез, иртәгә районга барып кәртечкәгә төшәбез. Рамилә белән Фәнсөяргә дә әйт», дип язылган иде. Кыз бермәлгә ушын җыя алмыйча торды. Ул башкарак хат көткән иде түгелме? Ул хатка сибелеп яткан хәрефләр дә башкарак мәгънә җиткерергә тиеш иде шикелле...
Шулай да Рәйхания районга барырга кызларны күндерде. Февраль аеның кояшлы, якты бер көнендә алар фотога төшәргә җыенып, авылны чыгып киттеләр. Язга авышкан көндә олы юл көзгедәй ялтырый. Урыны-урыны белән тайгаклыклар барлыкка килгән. Ә кояш, алар чыркылдаша-чыркылдаша көлешкәнгә яратып карагандай, иксез-чиксез нурларын коя. Алар Рәйхания белән Фоатны урыйлар, урыйлар... малай белән кыз бер-берсенең күзләренә дә тоташ нур булып күренәләрдер төсле...
Фоат әле кыш суыгы китеп бетмәсә дә, башына кепка киеп алган. Рәйхания дә юка йон яулыгын чәчләрен чыгарып бәйләп куйган. Юк, юк, туңмыйлар шикелле бер дә. Рамилә белән Фәнсөяр генә үзләренә күрә генә түгел, калын башлыклары өстеннән башларына капюшоннарын да ябып куйганнар хәтта.
Алар ул көнне дүртәүләп фоторәсемгә төштеләр. Иң алга Рәйхания белән Фоатны утырттылар. Ике кыз артка басты. Фоат кепканы, Рәйхания яулыкны салмады. Арттагы кызлар исә яланбаш калып, чәчләрен төзәтештерделәр. Акчаны дүрт фото өчен дә Фоат түләде. Көзен колхоз кырында бәрәңге алган өчен биргән гадел хезмәт хакын җыеп куйган иде. Хәтта егетләрчә: «Менә кирәге чыкты ичмасам», дип горурланып башын арткарак ташлап, борын чөйгәндәй итте.
Ә кайтышлый алар ике әфлисун сатып алдылар.
– Кабыгын пәке белән урталай кисик без аның. Аннары ике ягыннан җепкә эләктерәбез дә җим салып куакка эләбез. Кошларга бер дигән җимлек булачак... – диде Фоат, яңалык уйлап тапкандай.
– Әйе шул, баш та соң үзеңдә, ә язын җирдә череп бетәчәк ул, – диештеләр кызлар да куанышып.
Шулай да бу сәфәр кошларга бер бәйрәм ясар өчен сәбәпче булды. Шуңа сөенеп туя алмадылар. Ул бәхетле чаклар – күңел хәзинәсе. Авыл баласы беркайчан да үзен генә уйламый шул. Менә аның хакында да кемнәрдер кайгыртырга тиешле көннәр килеп җитте. Күзе түбән, күңеле сүрән чагы Рәйханиянең...
***
Рәшит сеңлесенең хәлен белергә бу араларда гадәттәгедән ешрак керештерде. Бер урамда торалар, аралары да әллә ни ерак түгел. Әбиләренең сүзе колагына эленеп калган шулай да. Ничек дия иде әле ул? «Кыз туганыңның өенә кагылып хәл белешергә өлгермәсәң, түр тәрәзә турында һич югы чыбыркыңны шартлатып уз, – ди иде. – Кылны кырыкка ярырдай вакытыңда да онытма». Рәшитнең баш мие әбисенең алтын җөмләләрен таркатырга кереште. Туганлык төшенчәсе үз җаеңны караудан өстенрәк шул. Әбисе хәйләкәр карчык булды: һәрчак Рәйханиянең хәлен Рәшиттән, Рәшитнең хәлен сеңлесеннән сорашты. Туганлык җепләре өзелеп китмәсен, янәсе...
Бу юлысы да сүз тагын чир турында сөйләшүдән башланып китте.
– Әллә соң, сеңлем, мин дә барып карыйммы икән? – дип куйды ул үзе дә сизмәстән.
– Барасыңмы соң? Белмим инде...
Рәйхания күңеле үзенә ярдәм итәргә җыенган кешеләрнең барысын да эчтән читкәрәк этәрә. Тик үз-үзенә каршы килеп булса да, теле һаман ярдәмгә чакыра иде. Шулай да иртүк торып, алар анализлар тапшырырга районга юл тоттылар. Рәшит Фоаты кебек үк иртәдән кәефсез, үтә дә борчулы иде. Авыз ачып бер генә сүз дә сөйләшмәде. Рәйхания аңа таба ялгыш кына башын борды: сулу алуы ук дөрес түгел, киң кырлы кепкасы астыннан куркынган күзләре елтырый. Аларны кан алган. «Ай Аллам, нигә бара инде бу бала?» дип уйлады ул.
Хастаханәнең ни икәнен белмәгән ир-ат өчен моны Рәйхания бик табигый хәл дип кабул итте. Ирекле баштан йә кемнең пычак астына кереп ятасы килсен соң? Гарип калсаң?.. Аллам сакласын... Шушы хакта уйламый гына бер чарасыз
адымга барып буламы?
Рәйхания үзе дә дәшми генә баруын белә. Абыйсы машинаны тизләтә төшә.
Тәрәзә аша арыш басуыннан күкчәчәк, мәтрүшкә исләре борынга бәрелә. Инде районга да кереп киләләр.
– Нишлисе булыр инде, сеңлем, аннары? – Рәшит кулын рульдән ычкындырып, беренче җөмләсен әйтте.
– Гөлсәрия белдеме?
– Юк. Әйтергә батырлыгым җитмәде...
– Каршы килсә?.. Гаиләдән уза алмассың бит...
Ир дәшмәде. Чигәсендәге кан тамырлары тартышып куйды. Гадәттә машина түбәсенә тия язган башы рульгәчә иелде, үзе дә мескен бер затка охшап калгандай тоелды. Мондый хәлдә җаның үкчәңә төшәр... Рәйханиянең аны ихластан кызганудан йөзенә эссе бәрде.
– Әллә соң кире борылыйкмы, абый? – дип, тирән әрнү аша иңрәде.
– Юлга чыктык бит инде... Бүген каршыда торган мәсьәләне хәл итәргә кирәктер инде, бер башлагач...
– Ә иртәгә...
– Иртәгәсе көн Ходай кулында әле ул...
Рәшит сеңлесе артыннан юаш кына адымнар белән лаборатория коридорыннан алга атлады.
– Тагын бер пациент алып килдегезме? Егет таза күренә. – Шәфкать туташы йөзенә канәгатьлек төсе чыгарып, Рәшиткә төбәлде.
– Абыем ул минем...
– Абыегыз... Димәк, ярап куюы да бар.
Бу сүзләрдән Рәшитнең йөзеннән кан качты. Адымнарын саташтырды.
Кәнәфигә килеп утыргач та, дерелдәп-калтырап торган бармакларының агач урындыкка батып керердәй булып ябышуыннан шәфкать туташы үзе дә куркып калгандай тоелды.
– Бераз тынычланыгыз... Югыйсә, энәне ычкындыруыгыз мөмкин. Ә кан тамырлары белән шаярырга ярамый... Болай да качарга гына тора алар...
Рәйхания исә теге чакта үлеп ятучы затны уйлады. Белде микән ул әҗәлен өч кеше көтеп утырганны? Белмәгәндер шул. Моны белсә, һичшиксез, куркуыннан терелер иде... Тегеләрнең берәрсенә бөерен биреп, гомерен бүләк итеп, бакыйлыкка күчкәндер инде, бахыр... Берәүнең әҗәлен көткәндә, хәсрәттәшенең телефонын алган иде дә шалтыратырга йөрәге җитмирәк тора әле нигәдер. Бәлки, операцияләрдән соң больницадан да чыгарга өлгермәгәндер...
Хәер, үзе дә моннан бер-ике ел элек җир өстендә шундый хәлләр дә булуын белсә, куркуыннан үләр иде, мөгаен. Ә чарасызлыкка килеп төртелгәч, курку дигәне дә кача икән...
Әнә абыйсы аның хакына бар эшен ташлап килде, канын да кызганмый хәтта... Туган туган инде, ни дисәң дә. Хатынның күзләренә яшь төелде.
– Еларга ярамый! – дип кисәтү ясады ул үз-үзенә. – Җебемәскә кирәк! Абыйның болай да катлаулы халәтен, борчуларын тагын да тирәнәйтү дөрес булмас...
Ул арада палатадан, кан тамырына мамык каплаган кулын өскә күтәреп, Рәшит тә килеп чыкты. Аның куркуы әле бетмәгән, йөзе ап-ак, күз тирәләре тартышып- тартышып ала иде.
– Аллага тапшырдык, сеңлем...
– Бераз көтәргә туры киләчәк. Әнә өстәлдә газет-журналлар, караштыра торыгыз, вакыт тизрәк үтәр... – Шулай диде дә сары чәчләре чепчигы астыннан бөдрәләнеп чыккан, зур зәңгәр күзләреннән илаһи яктылык, ак халаты аша да биленең нечкәлеге, нәзакәтлелеге чалымланган яшь кенә кыз бала, үзенчә киңәш бирүче кыяфәтендә ак ишекле бүлмәгә юнәлде.
Рәшит газет-журналлар актарыштырды, тик алардагы хәбәрләрнең берсе дә башына кермәде. «Әллә кеше аңламаслык итеп яза башлаганнармы соң?» дип үз-үзенә гаҗәпләнде ул. Вакыты да барыбер озак үтә, минуты елларга тиң иде. Әлбәттә, күңел төпкелендә бер яшерен өмет яши, менә хәзер шәфкать туташы килеп чыгар да: «Сезнең каннарыгыз туры килми, бернишләр хәл юк», дияр кебек иде...
Газапларның тагын да тирәнәйгән бер мәлендә яшь чибәр шәфкать туташы күренде. Ул Рәйханиядә янә өмет чаткысы кабыза алганына сөенгәндәй:
– Булды бит, ниһаять, анализларыгыз туры килә. Бер-берегезгә теләсә кайсы әгъзагызны бирә аласыз, – дип, озын ак коридорны балкытып елмайды.
– Теләсә кайсы әгъзаны?.. – дип кабатлады Рәшит, калтырануын баса алмыйча. – Юк инде, бөерне, йөрәкне, мәсәлән...
Ир Рәйханиягә күтәрелеп карады. Ул да борчудан коелып төшкән кешегә охшап тора иде. «Сөенечнең эзе дә юк, нигә болай бу?» – дип аптырап уйлап алды абыйсы. Алар сүзсез генә машинага юнәлделәр.
Юл буена ир үзе караган киноларны исенә төшерә-төшерә, операция өстәлендә яткан ир егетләр кергән кадрларны барларга тырышты.
– Б-р-р... – дип башын селкеп куйды ул кинәт. Рәйхания аңа ни булганын белергә теләп күтәрелеп караса да, ир дәшмәде, машинаның тизлеген арттырды. Күз алдыннан шуышкан кадрлар коточмалы иде. Әллә нинди алагаем эре аппаратларга тоташтырылган әрвах белән бер халәттәге җан ияләре, ак халатларын кан чуарлап бетергән җитди докторлар, аларның кан чәчрәгән күзлек пыяласын сөртеп кидерүче, яру-кисү коралларын кулларына тоттырып торучы шәфкать туташлары, кайчы-пычакның шакы-шокы килүе... Пычрак мамык, марля... Бу хакта сеңлесенә ни әйтә алсын инде ул? Пычакны егет чактан сөймәде, кесәсенә пәке тыгып та йөргәне булмады, бу эшкә дә һич кушыласы килми: аягы тартмый, күңеле теләми иде аның.
– Аллага тапшырдык, сеңлем, – дип куйды ул янә уйларыннан аерылмый гына.

– Аллага тапшырдык, абый.

Кайтып керүгә Рәйханиянең тәрәзә төбендәге гөлләргә күзе төште. Әллә ничек боегып калганнар шикелле. Яраннарның да, идәндәге фикусның да яфраклары бөгәрләнеп торгандай тоелды. Чирләп киттеме әллә алар да? Табакка салып чиста су белән чүпрәк алып килде.
– Ни булды сезгә, гөлкәйләрем? – дип, назлы тавыш белән яратып эндәште. Үзе әкрен генә һәр яфракка тукталып тузаннарын сөртте. Чү! Кем килеп бара? Җиңгәсе ич! Әллә нинди, чабышка чыккан атлардай ярсыган, ярсуы алланып бит алмаларына укмашкан эре гәүдәле хатынны күргәч тә, Рәйханиянең йөрәгенә шом төште. Бөтенесен аңлап, белеп торса да:
– Берәр нәрсә булды мәллә, Гөлсәрия апа? – дип сорады.
– Сиңа нидер булган... инде безгә нидер булуын телисең... – диде ул һәм эре кара бизәкле халат кесәсеннән кулъяулыгын алып күзләрен, борынын сөртештерде. – Минем билгеле инде... берегездән дә яшермәдем бит... Хәер, чирне ничек яшерәсең, ди аны?
– Шулаен шулай, Рәйхания, чирен яшергән үлгән, ди. Тик син безнең гаиләгә тимә инде, яме! Ике бала шул бер аталарына карап тора. Икесенең дә институтларда укыйсы килә. Түләүсез нәрсә калды соң хәзер? Беләсең: үземнең дә исәнлегем әйле-шәйле. Аннары нишләрбез без? Гаиләгә тагын бер гарип артудан синең дә сәламәтлегең алга китмәс...
Рәйхания артыгын өметләнмәгәненә куанып та куйды.
– Үзе барды бит... Мин сорамадым... Моны үзем дә теләмәс идем, – дип җиңгәсен юатырга тырышты.
– Ул барыр. Ир-атның аның эш беткән. Гаилә кайгысы юк аларда, эткәләп- төрткәләп тормасаң... Ә безне кем ашатыр аннары? Абыең – кара эш кешесе. Кулында балта-пычкы, кирпеч-измә... Өстәл артында утыручы түгел ләбаса, беләсең... Нәселгә тагын бер гарип арттырмакчысыңмы?
– Гарип калмый, диләр бит табиблар. Бер бөер белән кеше шулай ук яши, диләр. – Алар әйтер, җаным. Ни дисәң дә, пычак тигән тән дөрес түгел инде ул... Балаларны кеше итәсе бар. Үзе дә гомере буе авыр эштә. Гәүдәсе генә алыптай аның, эчтән черек, бичара. Ир-ат сиздермәскә тырыша да соң... Ярар, күңелеңә авыр алма, тимә син безгә, яме!
– Сөйләштек бит инде, җиңги. Кара ачуыңны эчкә йот. Үзе барды, дим, минем ни гаебем соң монда? Аннан минем хәлгә дә кер. Күреп торасың: ябышырга салам эзләгән чагым. Авырганын да белмичә кинәт үлеп киткән кеше бәхетледер дә ул. Ә миңа андый бәхет язмаган. Газапланырга, дару исенә исереп яшәргә язган. Абыйның ризалашып кан бирергә баруы мине бер генә көнгә булса да, борчуларымнан арындырды. Арыган, таушалган җанымны ял иттерде. Шуның өчен дә иксез-чиксез рәхмәт аңа...
Гөлсәрия чыгып киткәч тә, Рәйхания ни уйларга белми бик озак исәңгерәп утырды. Инде ул болай да он иләгәндә дә, пәрәмәчләрен мичкә куйганда да, авыру хакында гына уйлый иде. Хәтта чишмәгә дә өч литрлы банканы сеткага салып, аягына галош киеп бара... Гомердә булмаганны! Ялт итеп йөри безнең Рәйхания, дип, кайчандыр, сокланып карый иде бит аңа авыл халкы. Ә чишмәнең суын шифалы, диләр. Тутык кран суы түгел шул инде ул, ни дисәң дә...
Рәйхания: «Үз сеңелесе минем хәлгә калса, нишләр иде икән бу җиңги?» дип, аны гаепләргә тырышып карады. Уеннан кире кайтып: «Ул да хаклы лабаса, гаиләсенең бөтенлеге өчен көрәшә икән, бәлки сокланырга кирәктер», дип фикер йөртте. Шулай да ага-җиңгә кулына калырга язмасын, дип белми әйтмиләрдер... Туган энесенә тамчы үпкәсе юк аның. Ике бармак арасына ит үсми барыбер. Ничек кенә, ни рәвешле генә уйласа да, аның хәлен җиңеләйтерлек бер генә җеп калды – ул Володя иде.
Володя соңгы араларда шактый ешлады: илле грамм исә аның теленә генә түгел, аякларына да чыга иде. Рәйхания, капка ачып озатканчы, кеше-кара күрүдән оялды. Эчертә, дип авыл өстенә даныңны сатсалар тагын... Туйга-сыйга эләкте тәмам... Ә икенче яктан, шул зур бистәдә бер кеше дә аңа «Борчылма, сиңа үз бөеремне бирәм», дип килмәде. Шуңа да кире борып чыгара алмый ул аны. Сораганы, үтенече нибары илле грамм лабаса. Күбрәк Фоаты барында килергә тырыша. Икәү бөер хәлләрен сөйләшеп, шәфәкълы кичне караңгы төнгә кертеп җибәрәләр.
***
Рәйханияне төне буена йокы алмады. Абыйсының шәүләсе күз алдында йөри сыман. Авыл җыены исенә төшә. Кызы, улы, Фоаты... Һәммәсенең ярдәм кулы аңа таба сузылган кебек. Төрле-төрле сәбәпләр аларны ярдәмнән читләштерә. Димәк, язмыш шулай куша. Ник? Ә бит аның яшисе килә! Теге салкынча иртәдә, бер кешенең әҗәлен көткәндә, ул дөньяга яңадан тугандай булды. Әйтерсең, әлегәчә һава суламыйча яшәгән. Теге космея-галәм чәчәге аңарда ниндидер, әлегәчә бөтенләй дә таныш тоелмаган якты өмет уятты. «Ташны тишеп чыктым мин дә, чәчәк атам бит менә. Син дә яшәргә тырыш!», дия иде шикелле. Әйтерсең ул чишмәләр челтерәвен, кошлар сайравын бүген генә ишетте. Бу иртәдән соң җир өстендәге барча төшенчәләр дә мәгънәсен үзгәртте. Һәммәсе дә сәламәтлек дигән гап-гади сүзгә килеп тоташты. Сәламәт кешегә боларның мәгънәсенә төшенү өчен вакыт җитми, ә ул югалса, шуңа сарыф ителәсе вакытны үкенеч басып китә икән. Үкенеч! Үкенеч! Ничек күп алар үкенечләр! Тукта! Нишләп үкенеч булсын әле! Яшәлгән кадәр гомерен ул җаны теләгән сөйгән яры белән кичте. Уллары бар, кыз үстерделәр. Йорт төзеделәр. Тынычлап, гөрләтеп яшәп китәсе генә калган иде дә... Бәхет дигәне кителде дә куйды.
Аңа операцияләр ясаган профессор Камал Абрамович үз күреп киңәш бирде:
– Бөер күчереп утырту бик четерекле мәсьәлә. Аны хәл итү мөмкинлеге бик азларга эләгә. Елга унбиш-егерме кешегә тәтегән икән, бу – авыру халыкның бер проценты да түгел. Ышанма син аңа. Гемодиализ – котылгысыз. Бөереңне юдырырга йөрисе булачак барыбер, – дигән иде. – Курыкма, яшисең әле! – дип тә өстәде.
Профессор хаклы булып чыкты.
Әлбәттә, Камал Абрамовичның шулай үз итеп сөйләшүенең Гиппократ антына һич катнашы юк. Фоаты аны майлаган-җайлаган иде. Бозау ботлары да, каз-үрдәкләр дә шул тарафка карап очты... Хәер, башыңа хаста килсә, малыңа талау килер, дип белми әйтмәгәннәрдер... Рәйхания уйлап чыгармаган ла моны.
Камал Абрамовичның әлеге гадәтен белгәнгә ришвәт мәсьәләсен көн тәртибенә куеп, профком җыелышы да уздырып караганнар имеш.
– Искиткеч зур сарай төзеп чыктың, улыңа, кызыңа затлы фатирлар алып бирдең, бу кадәр үк ярамас, ахыры яхшы бетмәве бар, саграк бул, дигәннәр. Хәрам бик яман нәрсә ул, дигәннәр.
Ә Камал Абрамович аптыраудан ярымпеләш башын кашып торган да:
– Кем әйтә хәрам дип? Һәр кирпечем рәхмәттән салынган минем. Беркемнән бер тиен сораганым юк, рәхмәт әйтеп, үзләре кесәмә салалар икән, бу ничек хәрамга әверелсен соң? – дип, сорауга сорау белән җавап биргән, ди имеш.
Юк, юк, табибын һич тә гаепләргә җыенмый Рәйхания. Ул гына түгел, кешеләрнең барысы да табибларга ниндидер бүләк бирмәсәң, рәтләп карамаулары да мөмкин, дип уйлый шикелле. Хәер, ак халатлылар үзләре дә шулайрак фикер йөртми микән?.. Әйдә, Аллаһ каршында һәркемнең үзенә җавап тотасы ласа. Аннан биргән беткән. Хәердән китсен. Ярдәме тигән бит, ни дисәң дә. Ни дисәң дә, төп ышаныч, өмет Камал Абрамовичта. Әле тагын да шуның янына барасы. Ә бәлки гомер азагынача әллә ничаклы хаҗәтең төшәр...
Шунысы гына эчен пошыра: авыру көенчә мал асравы бер дә җиңел түгел шул. Ярый, улы ярдәмчел. Хәзер инде ул шактый эшне үз өстенә алды: мал абзарларын чистарта, идәнгә саламын җәя, печәнен сала. Сыер саварга да өйрәнде. Тик әтисеннән абзарга эчке бик ясатты. Дус-ишләренә сыер сауганын бер дә күрсәтәсе килми, хатын-кыз шөгыле дип саный.
Башка эшләрдән алай кыенсынмый, үзенә бер төрле канәгатьлек белән эшли. Анысы апасы шәһәрдән кайтмый калган көннәрдә генә ләбаса инде. Ә шәһәргә эшкә әле ул күптән түгел генә күченде. Таңсылуның үзенең дә күңеле ияләшмәгән. Әнисеннән дә озакка аерыласы килми шикелле. Җомга кич кайтып та җитә.
Әтисе:
– Син үзеңне кара, кызым, монда әниең янында без бар, кирәк эштә булышабыз, – дисә дә, аерым утраудай җирдә яши алмас иде Таңсылу. Әнисе шушы хәлдә булмаса, әле бер хәер. Ә бу хәлендә аны бер атнага түгел, бер сәгатькә дә калдырып китә алмас кебек ул. Көтмәгәндә шәһәргә күченүе дә мәҗбүрият аркасында гына. Һич уйламаганда, бухгалтериягә эшкә чакырдылар. Бүгенге заманда эш табу җиңел түгел. Шуңа да әтисе дә, әнисе дә тәкъдимне кире какмаска кушты.
– Минем авырудан арынып торырсың, сау-сәламәт кешеләр янында башкачарак булыр, бераз сулыш алырсың, балам, – диде Рәйхания, кызы өчен ихластан шатланып.
Ул белә: кызы аның авыруы аркасында балачагын күрмәде. Әни генә үлмәсен дип, дер калтырап яшәде. Мәктәптән очар кош кебек атылып кайтып керер иде дә сумкасын ишек төбенә атып, бүлмәләр буйлап әнисен эзләп йөгерер иде.
– Мин исән, кызым, кан басымын төшердем менә. Рәхмәт инде бу дару уйлап табучы затларга, – дия-дия кухняга юнәлерләр иде икәүләп. Өстәлдә чәйнек чыжлап утыра, алюмин табада коймаклар йөзә. Үзенә майлы ризык ярамый. Ә кызының сыйланганын карап утыру ничекләр рәхәт!
Рәйхания тәрәзә аша зәп-зәңгәр күкләргә төбәлде. Абау! Кояш көлеп тора, күк читенә эленгән нәни генә болыттан тамчылар сибелә түгелме? Хатын: «Аһ шушы ак болыт булсаң икән ул!» дип уйлап куйды. Кызының һәммә борчуын юып алыр иде, күңелендәге ташны эретер иде бит...
Гаиләсен үз авыруына каратып кына яшәтәсе килми Рәйханиянең. Тик башка чара юк, нишләсәң дә, барча җепләр чиргә килеп тоташа.
Инде менә буй җитте Таңсылу. Дуслары кичләрен клуб юлын таптый. Танго, полька, вальс, татар, рус биюләрен биергә өйрәнәләр. Урамнардан җырлашып узалар. Ә кыз беркая да чыкмый. Ул курка: клубтан кайтып җиткәнче әнисе үлеп китмәгәе... Калыр аннары үкенечкә... Ә еллар үтә тора. Рәйхания үзе дә: «Утырып кала күрмәсен инде бу бала», – дип борчыла. Борчуы елдан-ел тирәнәя. Кызының язмышына авыруының йогынтысы барлыгын белмимени ул?!
***
Рәйхания зал ягында газетлар караштырып утыра иде. Хәзер ул вакыты кысан чагында да вакытлы матбугатка күз салгалый. Медицина өлкәсендә бер-бер ачыш ясамаганнармы, бер-бер яңалык юкмы, дип һәр язманың башын карап чыга. Медицина алга бара, һәм ул кешеләрне һәммә чирдән дәваларга сәләтле булачак, дип ышана. Әле ул алгарышлар хакында язып кына өлгерә алмаганнардыр, әлбәттә, һичшиксез язачаклар, дип уйлый. Фотолар арасыннан Камал Абрамовичны эзли. Бер-бер яңалык җиткерер кебек тоела.
– Уз әйдә, Володя. Уз, туганкаем.
Зал ягында өстәлгә шапылдап каты җисем килеп утырганны ишетеп, Рәйхания колакларын шомрайтты. Стаканның стаканга тигәне, ирләрнең бердәм:
– Рәйхан өчен! – дигәнен искәрде.
– Нишлисең, бәла көтмәгәндә килә шул. Ә шулай да борчылырга кирәкмәс. Минем бөерләр икәү ич. Хәзер инде яшь чак түгел, көрәшкә чыгасы юк. Мич башында ятарга аның берсе дә җитеп ашкан. Бирәм мин берсен Рәйханга! Әйе, подарить итәм. Истәлеккә-бүләккә. Рәхәтен күрсен әйдә!
Фоатының стаканнарга хәмер койганы ишетелде.
– Бүләк итәм дисең дә... ышанып буламы соң сиңа, Володя?
– Йә, әйт, кайчан минем ялган сөйләгәнем бар? Менә хәзер үк китә алабыз.
Күрәсеңме, күлмәктәге күбәләкне! Исләре китсен Гиппократ оныкларының. Интеллигент дисеннәр!
– Юк та инде. Барыбер җиңел хәл түгел. Кесәдән генә алып бирәсе булса икән.
Володяның янә үз кирәген эзләп килеп җитүенә бераз күңеленнән ризасызлык белдереп, пошынып та куйды Рәйхания. «Сәрхушлыгы артыкка китте бугай, исеректән нидер өмет итү дөрес микән соң?» дип, үз-үзен битәрләп тә алды.
Залны дер селкетерлек калын тавыш белән җыр башладылар: «Расцветали яблони и груши...»
«Боларның эш беткән», – дип фикер йөртте хатын. Боларга бер дигән сәбәп булды минем чир. Рәхәтләнеп эч кенә!
Ул арада ишек бар куәтенә ачылып, аннан Маргарита килеп керде.
– Глянь, чье делается-то! Эт җан! Син бүген дә мондамы? Бөер бирә имеш! Аннары кем карар үзеңне?
Маргаританың чыелдык тавышы бөтен өйне тутырды. Әйтерсең, ирен җинаять өстендә тотты. Ул тавышта ризасызлык та, хуҗаларны гаепләргә тырышу да, канәгатьсезлек тә бар иде.
Яннарына кыенсынып кына Рәйхания чыкты.
– Глянь чье делается! Рәйхан, син өйдәмени? Ник куып чыгармыйсың боларны? Ник бар ясап ятасың өеңдә? О-о, күбәләк таккан имеш... Килешә инде бик... Каян табып кидең әле ак күлмәгеңне, ә? Әнә рәис килгән иртүк: ирең тагын эшкә чыкмады, ди. Рәйханнар йорты тирәсендә бутала, ди...
Бу сүзләр Рәйханиянең күңелен тырнап үткәндәй тоелды.
– Ярар, кызма әле, Рита! – дип сүзгә кушылды ир. – Кызмале син алай. Кешеләргә ник болай үрә карыйсың, кадерлем. Менә үзеңә дә бөер кирәк булды, ди. Кем бирә сиңа? Ә болай Фоат, һичшиксез, бирәчәк. Син – миңа, мин – сиңа, пнимаешь! Гиппократ оныклары ала да куя...
– Бирәм, бирәм... – дип сүзне җөпләде Фоат.
Маргаританың саллы йодрыгы өстәлгә килеп төште. Стаканга стакан тиеп чыңлаган тавышка буйсынып, ярым буш шешә чайкалып китте.
– Рәйхан, китер әле шуңа бер стакан! Әйдә, кызма, Риточка, салып бирәм сиңа да. Юкка гына сине «Рита-информ» дип йөртмиләр авылда... Ишетми
каласыңмыни инде бу хәлне?!
Рәйхания шкафтан алып, кырлы стаканны өстәл өстенә куйды. Володя ашыгып ачы су койды. Маргарита стаканга үрелгәндә, янә янап алырга өлгерде.
– Бирермен мин сиңа бөер! Ә гаилә нишләргә тиеш? Болай да гарип бит инде син! Алкоголик! Сыгып алырлык булгансың ич...
– Йә инде, кызма инде, Риточка! Агу йоткан заттыр син, әй... Миндә икәү бит алар. Берәү генә булса, кызганыр да идең... Икенең нәрсәсен кызганасың? Хатын стаканны җәһәт кенә каплап куйды да сүзен дәвам итте:
– Сыра эчә-эчә әллә берсе эшләми дә торгандыр анда. Врачка барган кешеме син, ә? Йөрисең шунда гомер уздырып, чабата туздырып.
– Ник барыйм, үзең врачтан һич ким түгелсең лә, шулай бит, Рәйхан?! – Ир Рәйханиягә күз кысып алды.
Рәйхания ни дип әйтергә дә белмичә ишек яңагына сөялеп, тамашаны күзәтте.
Кешеләр турында һаман яхшы уйлап, нинди хәлләргә төште ул. Тагын ялгыштымы инде? Башлап үзләре тәкъдим итәләр ләбаса... һәм кыен хәлдә калдыралар. Рәйханияне дөньяның бер тинтәге итеп бетерделәр тәмам барлы-юклы бөерләре белән.
Ул арада Маргаританың йөзенә кызыллык йөгерде. Ирен мизгел эчендә якасыннан эләктереп алды да ишеккә таба алып китте. Володя карышты:
– Җибәр, Риточка! Әйдә, синеңчә булсын! Рәйхания табар әле, берәрсендә бәлки өчәүдер ул? Кем тикшертеп торган аны... Ә, Фоат, син аптырама, хатын-кызның теле – беркайчан да тутыкмас кылычы ул аның... Кытайлар шулай әйткән....
Ир сөйләнә-сөйләнә, әвеш-түеш килеп, хатынының йодрыгы астында ишек ягына атлады.
– Гафу итегез мине, Рита. Үзе тәкъдим итеп килде бит... Бәлки ярамаган да булыр иде әле. Тикшертмәдек тә бит. Борчылма, зинһар...
Ишекне япкач та Маргаританың яңгыравык тавышы тынмады:
– Йөрисең шунда урам ташын шомартып... Исерекбаш...
Ак күлмәк, ак чалбар киеп, ак күлмәгенә кара күбәләк таккан, аягына арты ертык галошлар кигән ирнең хатыны йодрыгы астында тузан дуылдатып кайтып баруы эчке елмаю уятса да, Рәйханның иреннәре тораташтай каткан иде. Ул, башын аска иеп, хәсрәт диңгезенә баткан Фоатына күз төшереп алды. Икесе дә бер сүз дәшмәделәр. Хәер, ни дип дәшәсең? Анысы да монысы, бер йомырка ватылды дигәндәй, тагын барып чыкмады... Шуңа һәммәсе сүзсез дә аңлашыла иде.
***
Язның бөреләргә тулышкан җылы, кояшның нурларын көлтәләп кенә койган бер мәлендә Фоатны армиягә озатты Рәйхания. Кулъяулыкларга уралып, бер-берсенең иңнәреннән кочышып, җырлашып йөргән егетләр капка төпләренә җиткән саен йөрәге урыныннан кубарылды. Тәрәзәдән качып кына, егетләр уралган кулъяулыклар арасыннан үзе чиккәнен эзләде. Тапты. Нәкъ Фоатның күкрәк турысында иде анысы. Күңеле булды. Күңеле тулды. Ә җыр ул хисләрне тагын да тирәнәйтә, җанга моң-сагыш өсти иде:
Әнкәй, ашың пешкән чакта Балаларың җыелыр.
Алар булып, мин булмасам, Канлы яшең коелыр...
Егетләр бу юлысы һәр өй каршысына тукталдылар, һәр өйгә керделәр. Артларыннан чапкан бер көтү бала-чага йортта басып калды. Аларны куып таратырга тырышучыларның куйган көчләре җилгә очты.
Өйдә әти, әни бар, әби, бабай бар, егетләр шулар белән саубуллашып чыктылар. Әни-әбиләр алар җанына мәрхәмәт салырга, аталар көч-гайрәт өстәргә, ил картлары тәҗрибә уртаклашырга өлгерде. Рәйханиянең күзе Фоатта булды. Әтисе үз итеп аның җилкәсеннән какты. Бабасы – зур яуларны кичеп кайткан юка бәдәнле карт: «Смирно! Үрә кат!» дип команда бирде һәм «Бервакытта да шәлперәймә», – дип теләген әйтте. Егет үрә катты.
– Әни, мәрхүм, минем кулымны онга мандырып матчага куйдырган иде. Имеш, шулай итсәң, исән-сау әйләнеп кайтасың... Дөрестер, ут эченнән дә кайттым бит менә, – диде карт, көләчлеген йөзенә чыгарып.
– Мин ипине тешләдем, әни шуны сандыгына салды. Мин кайтканны көтеп торачак ризыгым... – дип, сүз кырын киңәйтеп җибәрде Фоат.
Әлбәттә, егетнең бабасы каршында нарат күк төп-төз торуы Рәйханга да ошады. «Тормыш бөгәргә теләгәндә дә шәлперәймә!» дип кабатлады кыз да һәм бабасына яратып карап алды.
Фоатына исә аерылу гаме, ил саклау гаме кергәнлеге сизелеп тора, егет олыгаеп киткән иде.
– Иртән мине озатырга килерсеңме? – диде егет, чыгып барганда җай табып. – Килермен.
Ул төнне егетләр йокы күрмәде. Рәйхания белән очрашырга Фоат көчкә җай тапты. Капка төпләренә килеп сызгырганны көтеп кенә торган икән кыз да. Егет янына уктай атылды. Аның күзләре кызарган, еш-еш йөрәк тибеше ишетелеп тора иде.
Ул кич айлы, болытсыз иде. Иләс җил сүз җыя, аларны тарата-чәчә, гашыйкларның күңеленә кагыла, чәчләрен чуалта, уйларын тарката иде. Беренче мәртәбә Фоатның кайнар иреннәрен тоюдан һушын җуйгандай булды кыз. Татлы иде бу кич. Табигать дулкынланып яз халәтен кичерә. Тирә-юньдә яшь каен яфраклары лепердәшә, аларның хуш исе башларны әйләндерә, сулыш юлларын киңәйтә...
Ә җыр якыная бара:
Аерылабыз, аерылабыз, Аерылабыз, каласың...
Мин киткәчтен кемнәр яклар Син – сандугач баласын...
– Миңа кушылып китәргә кирәк булачак, Рәйхан. Якынлашалар әнә. Йә, әйт, син мине көтәрсеңме?
– Көтәрмен.
– Дөньясына ут капса дамы?
– Су басса да...
Иреннәре янә иреннәргә үрелде. Ә җыр инде тәмам янәшәдә үк ишетелә иде... Иртәгесен егетләрне алып китәсе машина бөтенесе дә җыелып беткәч кенә килде. Аналар күз яшьләрен тыя алмады. Рәйханиянең бабасы – күпне күргән ил карты әйтте:
– Безнең Армия тел-теш тидерерлек түгел, җәмәгать. Армия яхшы армия булмаса, бу егетләрдә шундый оптимизм була алыр идеме? Һаман кыйнап тора торган армиягә беркемнең дә барасы килмәс шул...
Хатыннар күз яшьләрен сөртеп, кулъяулыкларын кесәләренә шудырдылар...
Рәйхания дә халык арасында күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып басып торды. Күзләре очрашканда, алар икесе дә өнсез калгандай, хәрәкәтсез затларга әвереләләр иде.
«Көтәрсеңме?» – дип сорый иде күзләр.
«Көтәрмен, кадерлем», – дип җавап бирә иде Рәйхания.
Машина кузгалып китте. Күпләрнең бәгыреннән иң-иң газизләрен кубарып алып, алга ыргылды ул. Егетләр карандаш чәчте. Бу аларның: «Безне онытмагыз, хат языгыз!» диюе иде. Рәйхан да иелеп бер карандаш алды һәм башы әйләнүдән чайкалып китте. Аерылу тойгысы күкрәк читлеген әрнетеп кыскандай тоелды. Иреннәрен тешләп гәүдәсен турайтты. Әбисе исенә төште. Ул аның бабасын нәкъ шушы урыннан яу кырына озатып калганын белә иде...
***
Алар икәүләп берәүнең әҗәлен көтәләр... Рәйхания куырылып куйды. Ул көтми инде, ишектән кош тоткандай, үзе дә аңлый алмый торган куанычтан тәмам исереп чыгып бара. Коридорның яртысына җиткәч нидер онытып калдырган кешедәй кинәт кире борылды. Хәсрәттәшләре янына килде.
– Сезнең исемегезне дә сорамаганмын бит. Менә шундый таркау бер җан иясенә әйләндем инде мин хәзер...
– Әйе шул. Гөлнар булам. Ә сез?
– Рәйхания.
Хатын аңа гаҗәпләнү тулы күзләре белән шактый текәлеп торды да:
– Ә нигә сез шулхәтле шатланасыз? Соңгы өметне югалту куанычмыни инде ул? – дип сорап куйды.
– Белмим. Үзем дә белмим. Бәлки, операция дигән сүздән туйгангадыр? Бәлки, күңелем чит бер кешенең үлемен кабул итәргә теләмидер? Аның бөере миндә йөрүен теләмидер...
– Бәлки... – диде хатын һәм башын аска иде.
Ул арада коридорда янә шәфкать туташы күренде.
– Иванов, керегез әле безнең янга.
Ир кеше көрәктәй куллары белән янә йөзен, башын сыпырып төшерде.
Үзалдына:
– Шайтан алгыры! Яшисе килә шул! – дип пышылдады.
– Сез миңа телефоныгызны бирмәссез микән?
Исәңгерәп утырган хатын сумкасыннан блокнотын тартып чыгарды. Тигез итеп саннарны бер рәткә урнаштырды. Язулы битне шатырдатып ертып алды да Рәйханиягә сузды:
– Шалтыратыгыз!
– Уңышлы булсын. Кайсы ягы хәерле, шулай хәл итсен Аллаһы Тәгалә...
– Амин!.. Яхшылыкны көтәргә кирәк шул аны. Әгәр дә борылып китмәсә...
Рәйхания соңгы җөмләгә һич игътибар итмәстән, өстендәге тауны селтәп аткандай бер җиңеллек тоеп, ныклы адымнар белән алга атлады. Урамда аны Фоаты көтеп тора. Күз алдында нык таҗлы космея – галәм чәчәге, үзләрендә дәвалаучы табиб Камал Абрамович, кызы, улы буталды. Әҗәл белән көрәшеп ятучы ир заты да, ягымлы шәфкать туташлары да, сакал-мыеклы илгә бер хирург та кайлардадыр томан арасында юкка чыктылар шикелле тоелды. Ул алга атлый иде. Хәзерге мәлдә авыруын да оныткан иде.
Фоаты аны аптыраулы карашлары белән каршылады:
– Нигә кош тоткандай елмаясың? Берәр өметле сүз әйттеләр мәллә? – дип сорап куйды.
– Әйтмәделәр. Минем анализлар ярамады, каннарыбыз туры килмәде, ойый да китә, ди, теге кешенең канын кабул итәргә дә организм әзер түгел, күрәсең...
– Табиблар шулай, дидеме?
– Шулайрак әйттеләр инде. Ә теге кеше, шөкер, минем алда үлмәде. Бәлки терелеп тә китәр әле. Ни дисәң дә, имәндәй ир бит. Әнисе, хатыны, балалары бардыр... – Хатын тынып калды. Аннан өстәде: – Менә минем өчен барыгыз да ничек чәбәләнәсез. Ул да кеше бит...
Фоаты тамак кырып кына куйды. Юлдагы сикәлтәләрне урап-урап үтәргә тырышып җилдерүен белде. Шактый сүзсез барганнан соң:
– Һаман кешене кызганасың, матурым, үз хәлең хәл икәнне бер дә чамаламыйсың инде син, – дип, хатынының кулын сыңар учына кысты.

– Нишләрбез инде хәзер?

– Үлмим мин барыбер. Аллаһыдан гомер сорармын. Аннан Камал Абрамович әйтте бит, иң ышанычлысы – гемодиализ диде. Мәшәкате күп, әмма яшәргә мөмкин, диде. Иртәгә үк аның янына барырбыз. Башка берни дә эзләмибез, тоташтырыгыз мине шуңа, диярмен. Мин Сезгә ышанам, соңгы өметем сездә, диярмен. Минем яшисем килә, диярмен.
***
Фоаты армиядән кайткан ул язда каен яфракларын җилбер-җилбер китереп җылы җил исте. Тузганак чәчәкләрен җыйган бер бала-чаганы кисәтте Рәйхания: – Бу – җил чәчәге, өзмәгез сез аны, югыйсә җил генә түгел, давыл чыгарырсыз, – диде. Тик иртә язда кайсы кыз баланың кулына чәчәк тотып карыйсы килмәсен икән? Шулай да давыл чыкмады, йомшак җилбер җиле белән бәхет, куаныч алып килгән яз булды ул. Чөнки аның Фоаты кайтты! Кайткач та, кич Рәйханияләргә килде. Тәрәзә аша өй эчен күзәтте. Әбисе артка чүккән, бабай бөкшәя төшкән, әти-әнисе дә шактый таушалган кебек күренде. Ә Рәйхания менә пешкән кура җиләге! Йөзләреннән алсулык бөркелә, иреннәре дә калынаеп киткән: үзенең балачактагы алсу бантигын хәтерләтеп торалар.
Рәйхания дә янына чыгуга егеткә игътибар итте: зур куллар, киң җилкә...
Йөзендә гамь арткан сыман... Тагын да чибәрләнгән...
Фоат инде армия хезмәтен үтеп, лаеш шулпасы ашап кайткан, дөнья күргән егет иде. Беренче очрашуда ук алар өйләнешеп авылдан чыгып китәргә карар кылдылар. Туйларны да озакка сузмаска булдылар. Ниндидер яшелчә совхозы барын ишетеп беләләр, имеш анда эшче куллар җитешми, ди...
Инде ул чаклардан соң ни гомерләр үткән. Күпме җилләр искән. Алар Рәйхания белән Фоатның бәхетле дә, борчулы да көннәрен үзләреннән ерагайтып алып китеп торганнар. Тагын менә язның йомшак җилләре баш өстендә җилферди. Ниләрне искә төшерергә тели соң ул? Гомер бер генә дип искәртмәкчеме? Яшәүдән туярга ярамый, димәкчеме? Юк, юк, тормышны яратып яшәде Рәйхания. Бөтен җаны-тәне белән, күңелендәге юшкыннарны күз яшьләре белән юа-юа яратты. Ирен яратты. Ә теге җилбәзәк хатыннан калган юшкынны юып ташларга аңа Маргарита ярдәм итте. Володяны гаилә буразнасыннан чыгара язган Люся хакында сөйләштереп алган иде авыл. Җаен туры китереп Рәйхания шуны искә төшерде.
– Үзеңнеке дә туры юлдан гына йөрүче түгел, кичергәнсең бит, – дип куйды.
– Ә мин бу хәлне башыма да кертмәдем. Нигә ниндидер әтрәк-әләмнәр өчен исәнлегемне исраф итим әле мин, кем тәртәдән чыккан, шул кайгырсын, – диде дә рәхәтләнеп көлде Маргарита. Авыр минутында, сәламәтлекне уйлыйсымы, ирнеме, дигәндә, бу сүзләр Рәйханиягә ныклы терәк булды. Уйлары чалшаеп киткәндә, хәзер Маргаританы гына исенә төшерә. Һәм яшисе килә аның. Сусавын басарга чишмә эзләп килгән юлаучы шикелле үз сукмагыннан бара да бара. Әле дә шундый ук халәт кичерә. Авыруы катлаулана, сәламәтлеге какшый төшсә дә, яшәүдән һич тә бизгәне юк аның.
***
Рәйхания төнлә уянып уйланып ятты. Нигә керде аның төшенә теге космея – галәм чәчәге? Таҗларын катырып күккә үрелгән көенчә, һаман тәпиләрен кыскан ташны күрмичә дә басып тора. Ул да тере җан бит. Тоя. Түзә. Яши.
Иртүк торып Камал Абрамович янына барасы бар. Аның хәзер бер генә өмете калды. Камал Абрамович аның соңгы ышанычы. Ә ул мәрхәмәтле. Бер кат та аңа: «Юк. Булмый» дигән сүзләрне әйтмәде. «Сез әле яшәячәксез!» – дип ышандырды. Шушы бер сүз аны иң катлаулы хәлләрдән, иң авыр сынаулардан алып чыкты. Рәйхания инде хәзер, беркемнән берни өмет итмичә, табибын тыңлап яшәргә риза иде... Фоаты гына исән булсын. Балалары гына сау булсын.
Тукта! Ул бит әле Гөлнарга шалтыратмады. Вәгъдә иткән иде ләбаса. Кинәт өчәүләп берәүнең әҗәлен көтеп утырган мәлне исенә төшереп, бөтен тәне куырылды. Кулы телефонга үрелгәндә, җиңелчә калтырый иде. Аны өстәл почмагына шудырып, сукыр кычыткан төнәтмәсе эчте. Янәдән телефонны алып, хатынның номерын җыйды. Үзе: «Безнең өчебез арасында иң бәхетле заттыр инде бу», дигән эчке көнләшүен куарга тырышты.
– Алло, Гөлнар!
– Исәнмесез, Рәйхания. Тавышыгыздан таныдым сезне.
– Сез хастаханәдән чыкмагансыздыр, дип шалтыратмый тордым...
– Кермәдем дә әле. Теге кешенең бөере беребезгә дә насыйп булмады шул. Аны баш миеннән алдарак үлгән, диделәр табиблар. Ә үле әгъзаны күчерү мөмкин түгел, ди. Шундый хәлләр дә очрый икән... Рәйханиянең төсе бетте. Ничек инде? Әгъза була торып, аны беркемгә дә куярга өлгермәсеннәр инде? Табиблар гаепле түгел шул инде монысына. Теге кеше дә кызганыч, үлгән икән барыбер дә...
Гөлнар исә үзенекен сөйләде:
– Миңа Камал Абрамович исемле бер докторның адресын бирделәр. Бик гыйлемле табиб, ди. Теге ир дә, Иванов идеме әле фамилиясе, шуңа барам, диде. Кулы алтын, ди. Операцияләре һәрвакыт уңышлы чыга, ди...
– Минем табиб ул. Килегез әйдә, – диде Рәйхания гаҗәпләнү катыш горурлану аша. Һәм кинәт хәле җиңеләеп киткәндәй тоелды. Сабыр гына эчтән: «Минем яшисем килә!» дип пышылдады. Бу аның үз табибына янә бер кат әйтәсе сүзләре иде.

 

Реклама