Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖӘЙНЕҢ ҖЫЛЫ, КОЯШ ТУЛЫ АЯЗ КӨНЕ...

Исән булсак...
Күбәләктәй очып кына йөргән чакта,
Дус-туганнар булган чакта яныңда –
Килер заман, берьялгызым калырмын, дип,
Ялгыш кына килми хәтта уеңа.
Ярты сүздән аңлашырдай фикердәшләр
Адым саен очрап тормый юлыңда.
Гаепләмә, кемдер сиңа үпкәләсә –
Аңлашырдай кешесе юк аның да.
Серләреңне димим әле, гади генә
Сүзләреңне сөйләп булмый читләргә.
Һәр кешенең бар нәрсәгә үз карашы.
Туры килә телләреңне тешләргә.
Юксындыра дус-туганнар, аңлашулар,
Шаярып та сөйләшүләр үзара.
Намаздан соң дога кылыр кешеләрнең
Исемлеге озая да озая.
Кемнең нәрсә язылгандыр тәкъдиренә?
Насыйп түгел безгә моны белергә.
Хәзер инде берәр план кора калсак,
Онытмыйкчы: «Исән булсак», – дияргә.

Җырчы кызга
Һай, гүзәлсең! Кыйгач кашлар!
Чәчәк кебек иреннәр..
Калфакка япкан яулыгың
Сарылып төшкән иңеңнән.
Ефәк яулык – челтәр-челтәр,
Калфагың – энҗе-мәрҗән.
Сылулыгыңа сокланып
Язып тордым телемнән.
Гүзәллегеңне үзең дә
Яшисең кебек белеп.
Җыр башладың. Калырсыңмы
Күңел түренә кереп?
Ә җырың бит... ә җырың бит –
«Тәфтиләү» иде, сеңел!
Тик нигә соң ул сагышны
Кичерәсең бик җиңел?
«Очты дөнья читлегеннән
Күңелем кошы», – диясең.
Моңлы җыр сузасың юкса,
Үзең балкып көләсең.
«Аерылабыз», – дип җырлыйсың,
Елмаясың ник кенә?
Үз-үзеңә соклануны
Яшерче чүт-чүт кенә.
«Очты дөнья читлегеннән...»
Бигрәк авыр күңелгә.
Чәлпәрәмә килде җаным.
Елмаясың син нигә?
Елмаясың син нигә?


«Сак булыгыз!..»
Җәйнең җылы, кояш тулы аяз көне.
Күңелдә дә һичбер болыт юк сыман.
Күзем төшеп, бер кисәтү сискәндерде:
«Сак булыгыз, кар ишелү ихтимал!»
Таш бинаның диварына кыш көнендә
Эленгән дә онытылган бөтенләй.
Шул белдерү көлә кебек кешеләрдән:
«Ашыгасың? Бер мизгелгә туктал, әй!»
Зиһенеңә тиз арада барып җитми
Җәй көнендә кар ишелмәү өстеңә.
Ишелүләр ишетелеп тора ләкин...
Кар гынамы? Төшер, төшер исеңә!
Искә алып, борчыласы киләмени?
Бу дөньяга без бит мәңгегә туган!
Тик диварда ник тора соң ул кисәтү –
«Сак булыгыз, кар ишелү ихтимал»?


Сагынып кайту
– Кайтыйк, улым, өебезгә,
Кайтыйк инде үзебезгә, –
Дип инәлде кабат-кабат
Җиткән чакта өзелергә.
Югыйсә бит үз өендә,
Үзе корган нигезендә
Соң теләген әйтү иде
Багып улы күзләренә.
– Әткәй, ахры, саташасың,
Ник каядыр ашыгасың?
Күз сал инде як-ягыңа:
Элеккечә бит бары да.
Без яшәгән өй бит инде,
Үстердегез монда безне.
Һәм озаттык шушы өйдән
Мәңгелеккә әниебезне.
Балаларың синең янда,
Барыбыз да, әткәй, кара. –
Дөрес әйтә кебек улы,
Ник күзеннән яше тама?
– Кайтыйк, улым, үз өемә,
Минем өем авылымда. –
Балачагы бүген шулай
Килә бугай күз алдына.
...Һәм оча ул авылына,
Ирешә җаны хыялына:
Үзенең йорты – мәңгелеге –
Сыендыра кочагына...


Ялгыз
Китсәм – ялгыз, кайтсам – ялгыз,
Көтеп алыр кешем юк.
Берәүгә дә үпкәләмим,
Берәүгә дә үчем юк.
Тәкъдиргә каршы бардыммы
Сынауларда сынатып?
Очкан чакта егылып төштем
Канатларым канатып.
Мин күкләргә ашкан чакта
Елап калды кемнәрем?
Күрмәү – бер хәл, томаланган,
Күрәсең, зиһеннәрем.
Яшьлектә акыл бирмәгән,
Акыл кергәч – яшьлекне.
Чачак-чуктан арындырдым
Хыялларны, өметне.
Юк! Бу – дөнья йөкләреннән
Вакытлы ару гына.
Ялгызлыкны сылтау итеп,
Моңаеп алу гына.


Самавыр
Кисәү агач белән тартып
Кызарып янган кузны,
Җырлатып кына җибәрәм
Сагынылган самавырны.
Мин авылдан киткәнче үк
Күчкән идек чәйнеккә.
Ә самавыр чыгып китте
Картаерга – чиннеккә.
Каникулга кайткан саен,
Мин аны алып керәм.
Самавырлы балачакны
Хәтеремә төшерәм:
Әнкәй, энем, мин – чагылып
Самавыр көзгесендә,
Сөтле чәйләр эчә идек
Иртәсен дә, кичен дә.
«Үтүк» тә булып торды ул
Тасмамны шомартырга:
Ялт иттерде бер-ике кат
Кайнар йөзенә ышкуга.
Кунак каршылау тәртибен
Өйрәткәндә дә миңа,
Әйтте әнкәй: «Әүвәл тотын
Самавыр колагына».
Самавыр капкачын ачып,
Йомыркалар да тездек.
Микро, мульти-пешергечләр
Самавыр иде элек.
Еллар үтте, самавырны
Кайнаткан чагым кайда,
Кузлар тартып мич алдына,
Кайтканда каникулга?
Самавырлар үткәннәрдә!
Ләкин күңел түрендә
Кайнап тора, җырлап тора,
Чәйгә дәшә бүген дә.

Вирус
Уемда юкны гөманлап,
Тактылар миңа гаеп.
Акланудан нинди мәгънә?
Тик бераз төште кәеф.
Читтән ят вирус кертелгән
Компьютер булды башым.
Көтәргәме бер белгечнең
Киләсен, коткарасын?
Замана алга китсә дә,
Компьютер бит – бичара.
Мәгълүматын үзгәртергә
Ничек тапсын ул чара?
Бирешимме шул вируска?
Мин бит компьютер түгел! –
Борчылсын гаеп тагучы,
Вирус кертеп маташучы!
Миңа хәзер бик җиңел...


Кышкы күренеш
Ап-ак карга төренеп оеганнар
Чыршыларның зифа сыннары.
Янәшәдә тора көязләнеп
Бизәнешкән миләш кызлары.
Алсу-кызыл миләш төймәләре
Песнәкләрне дәшә ерактан.
Шул түгелме кышның хозурлыгы –
Йоклап яткан җанны уяткан?
Чистартылган тигез аллеядан
Узулары җайлы булса да,
Шаян малай, көрткә бата-чума,
Кар өстеннән яңа юл сала.
Нигә мин дә йөрмим аның кебек,
Ник аунамыйм яңа карларда?
Бу эшемнән һичкем илһамланмас,
Әйтерләр тик: нинди дивана!
Ә балага килешә, уйламый ул
Ни әйтер дип моңа башкалар.
... Вакыт арты вакыт алышына,
Ява гына, ява ак карлар.

Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.