Язмыш җиле (дәвамы)

Башыннан УКЫГЫЗ

Акчуриннар килене

                                         Тимай бай булсаң да – азанчы күмәр.

                                          “Җыр” Г. Тукай

                            

 

Сембергә юл тоту янә Истанбул хатирәләрен яңартты. Гөлсем, кайта-кайта, күңеленнән «Төрек йурды»нда Йосыф Акчура белән очрашуларын, аның шәфкать туташларын ничек җылы каршылавын, хәл белешеп, киңәш биреп торуларын искә төшерде. Башкаланың «Мехфаза миллие» җәмгыятенә Төрек оборона фонды өчен хәйрия җыю митингысы да Акчура белән Кәрими тәкъдиме иде[1].

Ул көнне университетка дәрәҗәле ханымнар, принц, паша, бәкләрнең ыспай хәләл җефетләре, язучылар, укытучылар агылды. Укытучы Низхат ханымның сүзләре Гөлсем йөрәгендә аерата тирән уелып калды.

– Без Европада кырык миллион халкы булган Ватаныбызның көчен күрсәтик! Без асылташ, алтыннарыбызны болгар солдаты тартып алсынга сакламыйбыз. Аларны дәүләткә тапшырыйк!

         Гөлсемнең битләре кызышып куйды. Ул үзенең ялкынлы сүзләрен искә төшереп, моңсу гына елмайды:

– Илне саклап калуда катнашуның юллары күп. Бүген шуларның бер-се – ханымнарның бизәнү әйберләреннән баш тартуыдыр. Йөрәгеңнән кан саркыганда атлас күлмәкләргә төренеп, алтын, бриллиантлардан йөрү мөмкин хәлме? Кадерлеләрем минем, миллионлаган апа-сеңелләрнең карашы сезгә төбәлгән. Алар сезнең өчен борчу-кайгыда. Алар сезнең тәвәккәллекне көтә.

Гөлсем, шундый сүзләр белән, үзе махсус киеп килгән алтын муенсасын салып куйды. Бөтен зал, аягүрә басып, аны көчле алкышлар белән озатып калды. Инде һәркем һич икеләнмичә үзенең кыйммәтле алтыннарын өстәлгә өя барды.

Йосыф белән Фатыйх абыйлары аның ниләр сөйләячәген алдан белсәләр дә, ишегалдында дулкынланып Гөлсемне көттеләр. Йосыф абыйсы куеныннан гына алып ак чәчкәләр бәйләмен сузды. Чөнки Гөлсем бүген сугыш һәм тормыш сәхнәсенең төп героинясы иде...

Акчуриннар дигәндә, шуңа иң элек аның күз алдында Йосыф Хәсән улы Акчура[2] җанланды. Атаклы Сембер купецлары һәм фабрикантларының күренекле бер вәкиле. XV гасырның кенәз Адаш Акчуралар ыруының затлы, зыялы дәвамчысына үзенә бер сокланулы күңел күзе белән бакты кыз.

Истанбулдан «төньяк төрекләрен» озатырга күпсанлы татарлар җыйналган иде. Рәхмәт һәм хушлашу сүзен дә йөрәкләргә үтәрлек итеп Акчура әйтте. Киләчәктә дә төрки-татар милләтенең югары идеалларына армый-талмый хезмәт итүләрен теләде. Балачактан ук Гөлсем аралашкан даирә дә шундый идеаллар тарафдары иде ич!

1905 елның 20 маенда бөтен мөселман дөньясын шаулаткан, тарихка данлыклы «Чистай туе» булып кергән зур вакыйга моның искиткеч дәлиле. Ул – Ибраһим абыйсының якын дусты, Мөселманнарның милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе, сәясәтче, дин, фәлсәфә галиме, язучы Муса Бигиев белән үзе дә акыл һәм гыйлем иясе булган Әсма апасының никахлары. Полиция материалларында «гаять зур туй – митинг» дип мөһерләнгән мәҗлестә нәкъ менә милләт язмышы хәл ителгән. Татарның берләшү мәсьәләләре, кичекмәстән Мөселман корылтае җыю, анда Бөтенрусия мөселманнар партиясе оештыру фикере тәгаенләнгән.

Аннан алар икәүләп фотога төштеләр. Йосыф абыйсы: «Туган илләргә бездән сагынулы сәлам!» – дип, ярда кул болгап, озак кына басып торды.

Инде, гомумән, Акчуриннарга килгәндә, алар Россия империясендә татарлардан иң эре фабрикантлар, постау-сукно җитештерү лидерлары, атаклы Сембер байлары. Сату-алу, сәнәгать һәм хәйрия эшчәнлеге дә буыннан-буынга күчә килә. Кемнәр генә юк бу нәселдә, атаклы сәясәтчеләр дә, беренче журналист, рәссам, археолог мөгаллим-мөгаллимәләр дә[3]. Гөлсем татарның бу мәшһүр затларын шулай күреп тә, шактый ишетеп тә белә. Хәзер инде аларны туганлык җепләре дә бәйли. Рөстәм Исмаил улы зур байлар исемлегендә йөрмәсә дә, Акчуралар нәселеннән. Чистайның атаклы ишаны, II гильдия сәүдәгәре Мөхәммәдзакирның кызы Шәмсениса Камалова аның хәләл җефете. Ничә айлардан бирле Гөлсемнең күңелен биләп торган кечкенә Равил дә – Акчуриннар варисы.

Шәмсениса монда үзен ничек хис итә икән? Казан, Әмирханнар, Тукайлар белән бәйле гүзәл яшьлек хатирәләре әкренләп онытыла барамы? Гөлсем бик сагынып килә Шәмсенисаны. Ул да шулайдыр. Ни дисәң дә, чит як... Бу кадәр шөһрәтле нәселгә ярап торулары да, ай-һай, бер дә җиңел генә булмас. Йөрәге ни хәл икән, йөрәге?

Уйлар дәрьясы да Иделләргә тиң, очына-кырыена җитәрмен димә. Андый чакта Гөлсем палубага чыгып баса.

 

«Галибанә яктырып, әкрен генә, ал таң ата...»

 

Әнә таң атуын дулкыннар ярларга хәбәр итәргә ашыгып йөгерешәләр. Аларга кояшның беренче нурлары иярә. Һәм озакламый, уң яктагы ярлар сөзәкләнеп, калкулык өстендә Сембер калка. Әнә пристань катында җигүле атлар, кешеләр дә абайлана башлый. Алар арасында Шәмсениса да бардыр. Ул да Идел өстендәге ак пароходны түземсезлек белән күзәтәдер, көтәдер.

...Ә менә Абдулла пароходның бусын гына түгел, инде Идел–Чулман өсләрендә йөзәчәк ак җилкәнле көймәләрне, бизәлгән пар пароходларны, Сембер пристаньнарын, татар дөньясын шаулаткан туй тантанасын да күзаллап өлгергән иде! Гөлсем генә әлегә, эсселе-суыклы булып, Абдулла Акчуринның аны иң элек кочып алуына ни дияргә дә белмичә, Шәмсенисага төбәлгән. Ә анысы тик елмаеп тора бирә. Алай гынамы, Абдулла кызны кочагыннан чыгарырга да өлгерми, ак, йомшак кулын үбеп: «Чибәр каһарман туташ, син минем сөйгән хатыным булырсың! – дип бөтенләй телдән яздыра.

Ниһаять, чират Шәмсенисага җитә. Ул Гөлсемне кочып, балаларча чәчләреннән иркәләп сыйпый да, башка туганнары кебек үк:

– И бала, сине күрер көннәрем бар икән, – дип яшь аралаш елмая да, тизрәк таныштыруны мәгъкуль күрә. – Иркә таем, сине баягынак хәйран иткән, бу асыл егетебез Абдулла Акчурин була инде.

Абдулла, Гөлсемнең чак кына җитдиләнә төшкән сөрмәле күзләренә тутырып карап, янә бер мәртәбә кулын үпте һәм шушы серле карашта бөтенләйгә «батты» да. Ул – чын-чынлап гашыйк! Ул бу көнне еллар буе хыялланып көтте. Тик Гөлсем генә әлегә боларның берсен дә белми иде. Чистайда Шәмсениса белән Рөстәмнең никахыннан соң, Ибраһим аңа араларында иң чибәре булган кече сеңлесе Гөлсемнең фотосын күрсәтте. Үзенең горурлануын да, уен да яшермәде.

Инде Гөлсемне якыннан күреп, кочагына алу бәхәтенә дә ирешкәч, егет бөтенләй башын җуйды. Шәмсенисаның Абдулланы бу кадәр тәэсирләнгән халәттә күргәне дә юк иде бугай. Җаен китереп, Гөлсемнең дә колагына гына пышылдыйсы итте:

– Канәтем, юкка хафаланма, Абдулла бик акыллы, бик тәрбияле. Һәрхәлдә, сине аңларлык, бәяләрлек кеше.

...Юл бик кыска тоелды. Баскан урыннарында биеп торган атаклы юыртаклар, алар утырганын чак көтеп алып, ашкынып юырттылар. Гөлсем белән Шәмсениса бер-берсенә елышып утырган килеш, сорау арты сорау яудырдылар: Рөстәм җизнәсе, кечкенә энекәше ничек? Әнкәсе, туганнары ни хәлдә? Чистай, Казан, Петербург, Төркия хәлләре дә тиз-тизләп булса да барлап чыгылды. Тарантасның беренче утыргычына утырган Абдулла әледән-әле борыла төшеп, аңа хас җылы, якты бер елмаю белән кызларның хәлен сорашты: уңайсыз түгелме, туктап алмыйбызмы, ашыйсы-эчәселәре килмиме?

«Рәхмәт»ләре бер тавыштан яңгыраганга, кызлар матур итеп көлешеп тә алдылар.

– Чистай чишмәләре шулай чылтырыйдыр инде, – дип, янә борылып елмайды Абдулла.

Ниһаять, Гөлсем дә телгә килеп:

– Сез дә шагыйрь, ахрысы, Абдулла әфәнде, – диде.

Шәмсениса сүзне Тукайга ялгады:

– И-и татар йөрәгенә бигрәк тирән яра ясап китте дә соң. Ул көнне монда да матәм көне дип игълан ителде. Митинглар үтте, укулар булмады. Тукайны сагынып, яратып искә алдылар.

Абдулла тагын борылды:

– Кем белгән тәкъдирнең шулай буласын? Хәсән абый Тукай иҗатына мөкиббән кеше. Ярый әле вакытында чакырып калды. Бик тә аны кунак итәсе, сөйләшәсе килгән иде. Барыш станциясеннән ике тройка белән бергәләп барып алдык, олылап каршыладык. Атнадан артык торып китте. Хөрмәтенә кичәләр оештырдык. Искә алып сөйләр сүзләр күп.

Гөлсем: «Безнеке дә!» – димәкче булган иде дә, тыелып калды.

– Кайтып та җиткәнбез ич, әнә безне каршыларга да чыкканнар, – диде Шәмсениса, әллә каян капка төбендә улын күтәреп торган дустын күреп.

Абдулла аларны тарантастан кул биреп төшерде.

– Кичен күрешербез, сезне кичке ашка көтәбез. Чибәрем, безгә Төркия турында да, Йосыф туганыбыз турында да сөйләр, – дип Гөлсемнең кулын җибәрмичә торды. Гөлсем дә бу юлы кулын тартып алырга ашыкмады кебек.

Абдулланы чәйгә кыстасалар да: «Башка вакытта, әле фабрикалардан да әйләнеп кайтасы бар», – дип рәхмәт әйтеп, баш тартасы итте. Шул арада күчтәнәчләр, уенчыклар тутырган зур бер тартма биреп:

– Тәти энекәшкә, – диде һәм Шәмсенисага тоттырды да кул болгап, җәһәт кенә китеп тә барды.

Абдулла киткәч, туганнар да үз ирекләрендә калып, ашап-эчеп, сөйләшә-сөйләшә мунчалар кереп, тәмам рәхәткә тиенделәр. Равил бераз көйсезрәк булса да, чынлап та, тәти малай иде. Гөлсемнең аны кулыннан төшерәсе дә килмәде.

– Иркә таем, үзеңә дә уллы-кызлы булыр вакыт җиткән. Акчуриннарга килен булып төшсәң, ким-хур булмассың.

– «Эрләмәгән-сукмаган биатайга күлмәклек» дигәндәй, ни сөйлисең инде?

– Абдулла сүзен җилгә очыра торганнардан түгел.

– Шәмсүк, ә уку?

– Укыган кадәргесе җиткән. Абдулла сиңа чын-чынлап гашыйк. Яшь аермагыз да менә дигән. Куенында гына тотар. Бал-майда йөзәрсең.

– Син йөзәсеңме соң?

– Минеке бөтенләй башка. Исмаил кайнатай байлар рәтенә кермәгән. (Ни аяныч, «шәхес культы» еллары Акчуриннарның һәммәсен дә диярлек берочтан сөргән. Рөстәм, әтисе Акчуриннарда эшләгән өчен генә дә, ун ел төрмәдә утырырга мәҗбүр булган.)

Гөлсем, Акчуриннарның Россия империясендә татарлардан иң эре промышленниклар, фабрикантлар, Сембернең I гильдия сәүдәгәрләре, хөрмәтле, абруйлы гражданнары икәнен дә, алар җитештергән постауларның зур күргәзмәләрдә алтын, көмеш медальләргә лаек булуын да, укып, ишетеп белә, билгеле. Хәйрия эшчәнлегендә юмартлыклары, алар төзеткән дистәләрчә мәчетләр, мәктәпләр хакында да бихәбәр түгел. Озакламас, бу нәселнең рухи бай мирасын, аларның да «милләтем» дип җан атуларын, әлеге юлның бихисап каршылыклардан һәм көрәштән торганын күрер. Аларның зур эшчәнлеге белән якыннан танышыр, сокланыр, уйланыр, үзе дә шунда кайнар, һәм бөтен халык башына төшкән сынаулар аларны да читләтеп үтмәс.

...Ә бүген әле тормыш аңа йолдызлы, айлы, хыял һәм сөю тулы бер кичен, алай гынамы икән, киләчәген бүләк итәргә тора.

Абдулла бу кичне ничек җиткерергә белми гаҗизләнде. Фабрикада да озак тоткарланмады. Аш-су әзерләүчеләр янына да әллә ничә сугылып үтте. Йорт-җирләрне, ишегалдындагы фонтаннарны, агач-куакларны, кышкы бакчаларны, өй өчендәге җиһазларны, табынга тезелгән чем-ак фарфор савыт-сабаны эчке бер рәхәтлек белән күздән кичерде. Үзенә кияр өчен бик килешле утыртма якалы ап-ак күлмәген, өстеннән иң затлы коңгырт казакиен сайлады. Әле бер, әле икенче көзге янында туктап, килеш-кыяфәтен дә «бәяләп» узды. Хикмәт шунда ки, бүген һәрнәрсә ниндидер яңа мәгънә белән тулы: бу җәйге җылы кич тә, сандугачлар сайравы да, буа буенда яңгыраган авазлар да, ак мунчаның тынга капкан кызуы да, салкын чишмә сулары да бөтенләй үзгә, бөтенләй башкача.

Әнә ул хәзер шундый бер дулкынлану белән Чистайның апалы-сеңелле, данлыклы ишан кызларын көтә.

...Ниһаять, капка ачылды. Юк, юк, капка гына түгел, балкып күк капусы ачылды бугай.

...Әнә Гөлсем дә кәз-кәз кенә басып бәхет баскычларыннан югарыга атлый. Узышлый, бер күз сирпүе белән йорт-җирләрнең бай матурлыгын, җиһазларның затлылыгын, табынның зур зәвык белән әзерләнгәнен, Акчуриннар нәселенең илтифатлы, әмма чак кына сынаулы, горур карашларын да тотып ала.

Акчуриннар... Әнә бүген аның ничәмә-ничә буынында олпат Тимай байның фәлсәфи акылы, кануннары дәвам итә икән. Алай гынамы, тамырларында унбиш буын ата-бабаларының рух ныклыгын, олуглыгын, омтылышларын, милләт сутын саклаган асыл нәсел икәнен Гөлсем инде тоярга өлгергән иде шикелле. Шуңа аның бүгенге миссиясе дә бигүк җиңелләрдән түгел булса кирәк.

Абдулла гашыйк! Монысын биредә көн кебек ачык күрделәр. Хәер, ул аны әллә ни яшерергә дә теләмәде. Алар шулай ук керә-керешкә шәфкать туташының да гаять сылулыгын, чибәрлеген һәм карашының ифрат бер серлелеген абайлап калдылар. Шәмсениса да гадәттәгедән матуррак күренде. Гөлсем һәрберсе белән бик итагатьле, әмма җылы һәм якын итеп күреште. Иң элек әнкәсенең, барлык туганнарының сәламнәрен җиткерде.

Аннан, хуҗалар күңеленә хуш китереп:

– Сембер җирләре, сез яшәгән бу төбәкләр, данлыклы Акчуриннар нәселе безгә әүвәле Шәмсениса аша якын, кадерледер. Аңа булган ихтирамыгыз, яратуыгыз өчен без бик рәхмәтлебез. Инде менә Абдулла әфәнденең безне шулай иртә таңнан каршылавына да, әлеге күркәм мәҗлестә утыруыбызга да ифрат шатбыз. Күңелебез һәрбарчагызга олы ихтирам, ярату белән тулы.

Гөлсемнең бу кадәр сүз рәте, сүз тәме белән сөйләвеннән мәмнүн булган Абдулла, кыздан күзен дә алмыйча, елмая төшеп, тыңлады да тыңлады. Озаграк сөйләсен иде Гөлсем, озаграк дәвам итсен иде бу кич...

– Аннан сезгә бер кадерле әманәт – сәлам дә тапшырырга телим. Ул сезнең кардәшегез, Төркиядә, мөселман дөньясында зур абруй казанган Йосыф Акчурадан туган якка һәм һәрбарчагызга сагынулы кайнар сәламнәр, иң изге теләкләр. Төркиядә Йосыф әфәнденең безгә ярдәме әйтеп бетергесез зур булды. Ул каршылады, озатты. Менә шул вакытларның бер ядкаре, – дип, Йосыф абыйсы белән бергә төшкән фотосын сузды.

Үз нәүбәтләрендә Хәсән абыйсы да, аның гүзәл зыялы хатыны Батыр-Гәрәй кызы, Сөләйман Акчуринның оныкчасы Зөһрә ханым да Гөлсемнең Төркиядәге игелекле эшчәнлегенә, каһарманлыгына ихлас бер соклануларын белдерделәр. Гәрчә алар барлык татар мөселман басмаларын алдырып, «Вакыт» газетасында Кәриминең «Истанбул мәктүпләре»н укып, андагы вакыйгалардан хәбәрдар булсалар да, сораулар да шактыйга җыелды. Гөлсемнең җаваплары да хисле-тәэссоратлы хатирәләрдән гыйбарәт иде. Шул арада өстәлгә нинди тәгам-ризыклар гына килмәде. «Чибәрен» туктаусыз сыйлавына, кыставына Гөлсем Абдуллага рәхмәт әйтергә, күзенә тутырып карап елмаерга чак-чак өлгереп барды.

Гөлсемнең күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуына, сүз-фикер камиллегенә сокланып, канатланып утырды Абдулла. Кичнең ул көткәннән дә гайре бер табигыйлык, ихласлык белән узуына әйтеп бетергесез шат иде. Тукай шигырьләре кичнең йолдызлы таҗы булды. Гөлсем аларны кабатланмас бер моң, сагынулы йөрәк тавышы белән укыды. Шигырь тәмамлангач та, Гөлсемнең тавышы җанда яңгыравын дәвам итте. Тәмам әсәрләнгән Хәсән агалары: «Афәрин, афәрин, тагын укыгызчы?!» – дип, Гөлсем янына ук күчеп утырды.

– Бик теләп, Тукай минем иң яраткан шагыйрем, дип, чак кына көрсенеп куйды да укуын дәвам итте:

 

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 

Әллә каян гына бер ут күбәләге очып керде. «Тәгаләм, Тукай җаныдыр бу», – дип юрап, эчтән генә көрсенеп тә алдылар.

Билгеле, нәселнең затлы дәвамчылары да Тукайның күп шигырьләрен яттан белә, әмма Гөлсем укуында алар бөтенләй яңача мәгънә алдылар, шагыйрьне җанга ныграк якынайттылар. Мәҗлестән төн уртасы җитәрәк кенә таралаштылар. Шәмсенисага гына, кечкенә улын куеп килгәнлектән, шактый иртә китәргә туры килде. Кучерның җигүле аты инде Гөлсемне әллә кайчаннан җилдереп кенә илтергә әзер тора. Абдулла гына бар вөҗүде белән бу кичнең гомерлек дәвамын тели. Хәсән абыйлары да нык дулкынланган, кичәне ул иртәгә музейда дәвам итәргә чакыра. Һәркем аңлый: бу бик зур ихтирам билгесе.

...Абдулла шактый арган-талган булса да, тиз генә йокыга китә алмады. Аның колагында һаман Гөлсем тавышы яңгырады.

 

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

                                                         ***

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

 

Аһ, ничек итеп әйткән адаш шагыйрь! Бу юллар – борын-борыннан биредә гомер сөргән бабалары, иле, дине, милләте, теле, ыруы, мәгърифәте дип җан аткан, үзеннән соң яхшы исем-ат, дан-дәрәҗә калдырган Акчуриннарның да туган төбәге турында лабаса. Бабалары Абдулла, Курамша, агалары Сөләйман, Әсфәндияр, Йосыф, Ибраһим, әтиләре Тимербулат, уллары Хәсән, Якуб, Абдулла үзе дә буыннан-буынга васыять ителгән меңләгән дисәтинә биләмәләрне үзләренең туган җире итеп саклыйлар ич. Киләчәк буыннар өчен әманәт буларак саклыйлар.

Күр, Курамша бабасы әтиләре Тимербулатка нинди асыл сүзләр белән язган ул васыятьнамәне:

«Миңа чын-ихлас хөрмәте, бертуктаусыз даими эшчәнлеге һәм угъланнарча тугърылыгы өчен... сөрү җирләрен, Гурьевкадагы постау фабрикасын... мәңгегә куллануга калдырам...»

Мәңгегә...

Абдулла бәләкәйдән менә шул җирләрдә аунап-тәгәрәп үскән. Башка байлар кебек ул да өй шартларында атаклы мөгаллимнәрдән яхшы белем алган. Кечкенәдән фабрика тормышы белән кызыксынган. Әтисе Тимербулат һәм абыйлары җитәкчелегендә постау сәнәгатенең иң кыен, катлаулы серләренә өйрәнгән. Егет үзенең гаҗәеп омтылышы, максатчан үҗәтлеге белән барысын да хәйран калдырган. Нәрсәдер хәл итәсе булса, ул, көн димәс, төн димәс, очына чыкмыйча һич туктамас. Хезмәткәрләр дә, эшчеләр дә аңарда легендар әтисенең күп сыйфатларын күрәләр. Аңа ихтирам белән карыйлар. Чөнки ул һәрчак сүзендә нык торучы һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүче. Ул чын мәгънәсендә Тимай байның лаеклы варисы. Гурьевка фабрикасының директоры, ширкәтләрнең төп җитәкчесе, иң бай Акчуриннарның бер вәкиле Абдулла Тимербулат улы бүген шундый уйлар, хатирәләр эчендә йөзә. Алла боерса, ул, ниһаять, йөрәк мәсьәләсен дә хәл итәр. Аның балалары да шушы ата-баба җирендә туар һәм яшәр. Аның бүген хыялына һәм бәхетенә иң якын торган көне, дөресрәге, таңы иде.

(Әмма Тимай байның бу бәхетле варисын алда нинди ачы язмыш көткәнен, аның «Азанчы күмәр»гә тиешле иң изге кануннан да мәхрүм буласын, алай гынамы, атаклы җир биләүченең Шифа атлы кызына XXI гасырда кабер өчен өч аршын җир дә табылмасын хәтта фәрештәләр дә фаразлый алмагандыр.)

...Хәсән дә бүгенге хиссияттән тиз генә арына алмады. Аның да хәтерендә яшүсмерләр төсле курач гәүдәле, әмма рухы, шигырьләре белән олпат Тукай җанланды.

 

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,

Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын.

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм.

Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм?

 

– Кем инкарь итәр синең «Үз-үземә» дип язганың безгә дә кагылмый дип?! Әмма милләтне саклау, күтәрү юллары бертөрле генә була алмый, шагыйрем.

Курамша бабам, әнә, татарның кемлеген күрсәтер өчен, 1833 елда Департаментка гаиләсе өчен 8 мең 200 сум акча түләп, үзләрен «Сембер мещаннары» итеп рәсмиләштергән. XIX гасыр уртасында Сембернең Iнче гильдия сәүдәгәре булып саналган.

Акчуриннарга мөл-мөлкәт, байлык, абруйлы исемнәр ни-нәрсә өчен кирәк дисеңме? Татар милләтенең данын еракларга яңгыратыр өчен! Милләтне динле, мәгърифәтле итәр өчен! Һәм, бәлкем, иң мөһимедер – башка милләтләр алдында мескен булып, бил бөгеп сөйләшмәс өчен. Үз хисабына ак мәчетләр, җәдидчә мәктәпләр салдыру, ятимнәргә, талантлы яшьләргә үсәргә булышу, кыскасы, татарның син әйткән «җанлылык вакытын», бәхетен, киләчәген күрер өчен. Илгә корылык, ачлык килгәндә, янгын һәм сугыш афәтләре ялмаганда – дөньяга ярдәм кулы сузу өчен. Шагыйрем, болар Акчуриннар кавеменең күңел кыйбласы!

Ә 1905 елда Гурьевкада митингларның төп шигаре, беләсеңме, нинди иде?! «Бабайга тимәскә!» Бу – халыкның Тимай байга тирән ихтирамы, олы рәхмәте йөзеннән шулай эшләнгән, шагыйрем.

Ә син кәбәм[4] – туры Тукай, бөек Тукай, Аллам рухыңны шат кылсын! Син һаман да милләтнең даны, байлыгы, горурлыгы булып каласың. Гөлсем туташ бүген кабат безне шуңа инандырды. Рәхмәт аңа! Боларны «Үз-үземә» исбатлау да лязем булган, күрәсең, дип, уйларына нокта куйды һәм, үзе дә сизмәстән, таң алдының татлы йокысына чумды.

Гөлсем дә Шәмсенисага «Мең дә бер кичә» төсле серле, озын кичнең дәвамын сөйли. Кечкенә агач караватта, төшләнеп елмая-елмая, әлегә Акчуриннар нәселенең иң нәни дәвамчысы йоклый. Ә Гөлсемнең нигәдер аңа карап елыйсы килә.

– Син инде безне Акчуриннарның башкалары белән чагыштырма. Тауга карап тау булып булмый. Әгәр дә син миңа якын яшәсәң, бәхетле булсаң, шул җиткән. Ә Тукайлы, Әмирханлы Казан – алар йөрәк түрендә урнашкан килеш. Тик минем йөрәкне үзең беләсең.

Алар, кочаклашып, рәхәтләнеп бер елашып алдылар. Аннан, сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчеп, тынычланып, тагын Акчуриннарга күчтеләр.

– Хәсән әфәнде – нәселнең алтын баганасы. Гаять зирәк акыллы, киң күңелле гыйлем иясе кеше. Данлыклы коммерсант, мәшһүр меценат. Татарның бай мирасын, Ислам тәгълиматын өйрәнүгә, тарихи-мәдәни истәлекләрен барлауга, җыюга гомерен багышлаган фидаи зат. Ул искиткеч музейны, бай китапханәне үз күзләрең белән күрү кирәк.

...Үз күзләрең белән күрү... Әмма күргәннәрне тиз генә акылга, аңга сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Татарның «Эрмитажы»! Бу дәрәҗәдә галим, әтрафлы, тәэссоратлы бәян итүчене Гөлсемнең беренче күрүе бугай. Бар вөҗүден татар-төрки дөньясының шанлы дәверләре, гүзәллеге, байлыгы, мәдәнилеге, хиссияте чорный. Гасырлар түрен, йөрәк түрен хан-солтаннар, падишаһлар булып Хәсән Акчурин били. Тарихның сер булып төрелгән рун, туз, тире, күн һәм кәгазь битләренә язылган тылсымлы кайтавазы яңгырап ала. Бар шәркый кыйтгаларның алтын-көмеш акчалары, чулпы, тәңкәләре чыңлап куя. Гөлсем күңеленнән шушы тиңдәшсез мираска, олуг хезмәтләргә бәрабәр асыл сүзләр эзләгән арада, Хәсән аларны үзенең хыял дөньясына алып кереп китә.

Ул – милләте горурланырдай әлеге хәзинәне киләчәк буыннар белән бүлешү, Татарның тарихи музеен, бай китапханәсен рәсми рәвештә төзеп калдыру. Рөхсәт кенә ала алсын... Әмма рус дәүләте аны берничек тә бирергә җыенмый. Моны күптән белсәләр дә, Хәсәннән узып, аның җанына бәрабәр бу теләк-ниятләренә күләгә төшерергә, нидер әйтергә берәү дә җөрьәт итмәячәк. Шулай һәммәсе дә аңа ияреп, хыял канатларында очмакта. Ә Зөһрә ханым – иренең пар ак канаты. Әнә чак кына урнашкан тынлыкны да Хәсәннең һәр тарихи бәһале табылдык өчен мөлкәтен бирергә әзер торуын нинди горур, яратулы сөйләме белән тутырды.

Берочтан үзләренең Германия, Франция, Австриягә сәфәр-сәяхәтләрен дә, Европа шәһәрләренең гүзәллеген, бигрәк тә Венаның архитектурасына гашыйк булуларын, анда нумизмат Хәсәнне балаларча сөендергән табылдыкларны да искиткеч матур итеп ялгап куйды. Аны ничек итеп тыңлауларын гына күр! Мәскәүдә коммерция институтында укучы студент уллары Гомәр дә, аннан кечерәк Мәхмүт тә икесе ике яктан әтиләрен кочкан хәлдә, әниләренә мөкиббән, бәхетле бер елмаю эчендә йөзәләр. Һәм искәрмәстән барысының да йөзләренә шул җылы елмаю йөгерә.

Биредә соклануларның чиге юк. Форсат һәрдаим чыгып тора. Ул зур-зур бүлмәләрдә урнашкан бай китапханә кемне дә «аһ» иттерерлек. Ибраһим абыйларының да төрле ил-җирләрдән җыйган, ә кызларның «су кебек эчкән» татар, рус, француз, алман, гарәп, фарсы, төрек һәм тагын кайбер башка җыентыкларга күз йөртеп чыгуга, китап дөньясы «телгә» килде. Барысы да шау-гөр килеп, берничә телдә аралашып алдылар.

         – Афәрин, афәрин! – диде Хәсән, бу көтелмәгән җанлылыкка һәм мәдәнилеккә сөенеп. – Кәбәм, язмыш безне атаклы Камаловларның Акчуриннар хыялланган тагын бер гүзәл мөгаллимәсе белән очраштырды. Татар өчен сезнең дәрәҗәдәге мөгаллимәләр – алтын бәһасе. Мин җиде-сигез ел элек Департаментка җәйге айларда Сембер якларының кырык мөгаллиммәсен җыеп, аларны татар грамотасына өйрәтүне һәм яңа алым белән укытуны оештырырга рөхсәт бирүләрен сорап хат юллаган идем.

         – Рөхсәт бирмәделәрме?

– Сорауны дөрес куйдыгыз. – Хәсән бу юлы Гөлсемнең күзләренә тутырып, сынап карап торды – Күңелегезгә авыр алмагыз, анда сезнең дә мөселман иленә ярдәмгә баруыгыз хуп күрелмәстер дип уйлыйм.

Курсистка кызыбыз әле моңа бөтенләй ышанып җитмәсә дә, чынында, бу сүзләр ачы хакыйкатьнең үзе иде.

Ә Сембернең нәселдән килгән Почётлы гражданины, дистәләрчә мәктәпләр тотучы иң абруйлы меценат Хәсән Акчуринга җавап, беләсезме, нинди булган?! «Мәгариф өлкәсендә сезнең бернинди дәхелегез юк! Рөхсәт бирелми». Йә Аллам, күпме татар бәгъренә кадалган агулы сүзләр, тыю-чикләүләр.

...Бүгенге гаять гыйбрәтле, җаннарны төрле гамьнәр белән баеткан очрашу ахырына якынлашып килә. Алар хәзер Коръәннең бик борынгы нөсхәләре һәм мөселман илләрендә басылган барча Коръәннәр сакланган иң илаһи тарафка юнәләчәкләр. Гадәттә, гасырларга сәфәр шушыннан башлана яисә шушында төгәлләнә. Уртада яшел постау япкан түгәрәк өстәл, бәрхет тышлы бәләкәй мендәрләр тезелгән аркасына гаҗәеп тамбур чигешле намазлыклар, йөзле дисбеләр эленгән озын кәнәфи. Идәнгә зур, затлы бохар келәмнәре җәелгән. Биредәгә рух югарылыгыннан бер мизгелдә җаннар чымырдап, тетрәнеп китә.

Хәсән «хәзрәт» бүген дә Коръәннәрдән берничә кыска аять укып, кыска гына шәрехләп үтүне дә мәгъкуль күрде. Укыганнарын гаять тәэсирле итеп, кыскалык һәм осталык белән багышлап та куйды. Хикмәти Хода, җаннарның бу гаҗәеп мәкамнән, бу догалардан шулай тиз генә аерыласы да килми икән. Ишан кызларының күңелләре мөлдерәп түгелде...

– Илтифатыгыз өчен һәрбарчагызга рәхмәт! Очрашудан гаять мәмнүнмен. Инде һәммәгезне дә Макай чишмәсенең суы белән тәмләп чәй эчәргә чакырам.

– Хәсән әфәнде, «Макай» – ул сездәге изгеләр чишмәсеме? – дип кызыксынды Гөлсем.

– Менә монысын хәзер Абдулладан сөйләтәбез, яме, – диде Хәсән төрле сый-нигъмәт, мич ашлары белән тулы табынга дәшеп. – Хәер, кунак кызы башта чәйне эчеп карасын, аннары әйтерсең.

Юка ак фарфор чәшкеләрдә хуш исле чәй килде. Чәй дә, ризыклар да тәмле һәм затлы иде. Гөлсем дә рәхмәт әйтеп, нәкъ шулай диде.

– Абдулла, хәзер су-чәйләрнең серен ачсаң да ярыйдыр, – дип, Хәсән абыйсы чынаягын талинкәсенә каплап куйды.

Абдулла дулкынлана иде.

– Чишмә тикле чишмәләр – изгедер инде алар. «Кешене эчәр сулар йөртә», диләр бит. Тимербулат әткәбезнең безгә ядкәр булып калган сүзләре бар – ул ниндидер сәбәпләр белән моннан китәргә җыенучыларга иң элек шундый сорау биргән:

– Син Макай чишмәсенең суын эчеп карадыңмы? Моннан да уңайрак җирне тапмассың, уйла! – дигән... Бу тирән мәгънәле сүзләрне мин бүген Гөлсем туташка юлламак келим. Атам урынына калган олы агам Хәсән Акчуринның хәер-фатихасын алып, Гөлсем Мөхәммәдзакир кызының гомерлеккә минем сөйгән хәләл җефетем булуын сорыйм. Үтенәм. Мин бу көнне еллар буена көттем. Юк, гомер буена дисәм, дөресрәктер.

Абдулла шулай диде дә, куен кесәсеннән бриллиантлар белән бизәлгән алтын муенса алып, күз ачып йомган арада Гөлсемгә кидереп тә куйды.

Гөлсем бу көтелмәгән борылыштан бөтенләй югалып калды, әйтер сүз тапмады. Битләре алланып янды. Хәзер аның йөрәк тибешен бар дөнья ишетәдер төсле тоелды. Ишетмиме соң, аны иң элек мәгърур Хәсәннең гүзәл Зөһрәсе тойды. «Уң канат» иркә генә сыйпап:

– Изге сәгатьтә булсын! Абдулланың тәкъдимен бәхетең итеп кабул ит! Котлыйбыз, Гөлсем канәтем, – дип, кызның күңелен тәмам ярларыннан ташытты.

Барысы да: «Изге сәгатьтә, бәхетле булыгыз!» – дип куәтләделәр. Якуб абыйлары да: «Бәхет-сәгадәт сезләргә», – дип котлап, кәләшкә нәни генә тартма сузды. Гөлсем тагын да ныграк каушады. Шәмсениса кулын катырак кыса төшкәч кенә, үз хәленә кайткандай булды.

– Зинһар, кичерә күрегез, мин бөтенләй каушап калдым. Рәхмәт! Барысы өчен дә, һәрбарчагызга олы рәхмәтем, олы ихтирамым. Ләкин бит әле минем институтны тәмамлыйсым бар.

– Язган булса, анысы да хәл ителер. Шәмсениса килен, син безне иртәгә кияү коймагына чакырасыңдыр ич? Рөстәм дә иртән кайтып җитәргә тиеш. Калганнарын шунда киңәш-табыш итәрбез, – дип сүзен йомгаклады Хәсән агалары.

Шәмсениса да сүзен тиз тотты:

– Иртәгә барыгызны да төшке ашка көтәбез. Хәсән ага, Алла боерса, коймак та пешәр, бәлеш тә. Чәйләр дә эчәрбез, сөйләшербез дә.

– Хуш, күркәм җавап, Шәмсениса. Шатланып күрешергә язсын, – дип, Хәсән аталарча бер җылылык белән озатып калды.

 

* * *

 

Шәмсениса әлеге кунак төшерүләргә күңеле белән әллә кайчаннан әзер иде. Шуңа бүгенге табын аеруча затлылык, күркәмлек белән аерылып торды. Бибифатыйманың кызлары аш-су әзерләргә дигәндә осталарның остасы. Ялт-йолт китерделәр. Тәңкә зурлыгы гына «кияү коймаклары», уймак тикле генә «кияү пилмәннәре», чистайча каз бәлешләре, каклы катламалар, балга катырган бавырсаклар – барысы да нәзакәтле иде. Кунаклар үзләре дә күп күчтәнәчләр, зур бүләкләр белән килгәннәр. Көн генә болытлабрак китте, аның каравы, кояш урынына Абдулла балкыды. Тәти улы белән кунаклар каршылап торган Рөстәм дә бүген гаҗәеп ачык йөзле иде.

Сөйләшүләргә килгәндә, анысы аерым бер күркәмлек, итагатьлелек белән барды һәм бер атнадан Чистайга кыз сорарга кайту, никах укыту, бер айдан туй дигән карар белән тәмамланды. Аңардан соң иң тәмлесе – Җүкәтауның чәчкә-үләннәре, төрле җиләк-җимешләреннән төнәтелгән «Чистай чәе» иде. Шулай итеп, табыннар да, күңелләр дә түгәрәкләнде. Язмыш дигәнең өч көн эчендә Гөлсемне Акчуриннар килене итеп тәгаенләп тә куйды.

* * *

Инде туйларга килгәндә, тирә-якта аларның тиңе юк иде кебек. Гаҗәеп зиннәтле, купшы, мул һәм бик тантаналы үтә Абдулла белән Гөлсемнең туйлары. Күпсанлы туганнары һәм якыннары бирегә Чулман һәм Идел буйлап Сызраньга хәтле пароходта, аннан махсус поезда киләләр. Туйны тәэмин итү өчен Сызраньнан югары класслы белгечләр, пешекчеләр, официантлар, чәчтарашлар, фотографлар һәм тынлы оркестр чакырыла. Туй тантанасы мылтыктан атулар, фейерверклар, салютлар балкышы белән таң калдыра. Аннан да бигрәк күпләрне кәләшнең күз явын алырлык ак, затлы туй күлмәге, йөзектән үтәрлек сылулыгы, чибәрлеге, серле карашы, эчке бер җылы нуры сокландыра һәм көнләштерә дә иде бугай. Бу әкияти матур туйда чакырылган күпсанлы, дәрәҗәле кунаклар гына түгел, Гурьевка һәм Карасун өязе һәм башка төбәкләрдән килүчеләр дә бәйрәм итә.

Матбугат битләреннән Акчуриннарның 1913 елның 15 июлендә узачак дәрәҗәле туе бар мөселман дөньясына мәгълүм була. «Котлауларның, бүләкләрнең исәбе-хисабы юк иде», – диюләре дә хактыр. Хәер, кияү-кәләшнең үз бүләкләре дә хасиятләп уйланылган, юмарт була. Атналар буена Идел–Чулман киңлекләрендә оркестрлар белән пар ак пароход йөзә. Атаклы Акчуриннарның онытылмас һәм кабатланмас туй манзарасын яр буендагы эреле-ваклы шәһәр-авыллар, тирә-як халкы хәйран калып күзәтә. Кыскасы, мәхәббәт тантана итә.

Гөлсемнең тормышына, язмышына ак җилкәннәр, ак пароходлар белән килеп кергән Сембер егете шәфкать туташының күңелен акыл, зур ярату белән били. Җан шагыйре булган Тукайны югалту кайгысы да, Төркиянең фаҗигале көннәре дә әкренләп томан артына күмелә бара. Абдулла кызның йөрәгенә укмашкан борчу-сагышларын бүлешерлек, киңәш-табыш бирерлек, җилкәсенә башын куеп ял итәрлек ир була. Болар өчен ул Абдуллага әйтеп бетергесез рәхмәтле.

Биредә яшь киленне көн туган саен йә берәр шатлыклы яңалык, йә берәр сәфәр-сәяхәт көтә. Абдулла беркөнне Гурьевкадан (Барыш) алып, Сембер, Сызрань, Сенгилеев өязендәге Акчуриннар тарафыннан ачылган һәм алар акчасына көн күргән мәктәп-мәдрәсәләрне, мәчетләрне күрсәтеп чыкты. Ул төнне Гөлсемнең күзенә бер тамчы йокы кермәде. Сөенү катыш соклану, искитәрлек фидакярлек! Менә кайда ул татар рухы, тел, дин өчен җан ату, милләтне үстерү, укымышлы итү, тәрбияләү. Акчуриннар чыннан да игелекле нәсел, олпат нәсел. Хәзер инде Гөлсем дә – аларның бер вәкиле. Хәзер аның да күптәнге хыялы тормышка ашачак: ул кызлар мәктәбендә мөгаллимлек итәчәк һәм балаларның иң яраткан укытучылары булачак...

...Кайбер көннәрдә алар төнгә чаклы фабриканың исәп-хисаплары белән утыралар. Гөлсемгә үзенең математикадан көчен, осталыгын күрсәтү аеруча рәхәт була. Абдулла да хәйләкәр, аңламаганга салышып төрле сораулар яудыра, чөнки Гөлсемнең үзенчә исбат итәргә тырышуы, Бестужев курсларын бергәләп «үтү» – аның өчен гомернең иң кадерле, матур мизгелләре.

Кайбер кичләрдә Абдулла сөйгәненә Россиянең төрки-татар, мөселман дөньясында зур роль уйнаган нәсел-нәсәп элемтәләрен сөйли: Дебердиевлар, Юнусовлар, Апанаевлар, Максутовлар, Солтановлар, Шәкуловлар, Баишевлар, Барудилар... Шушы урында туктый да серле елмаеп, сыный төшеп Гөлсемгә текәлә. Килен балакай озак көттермичә телгә килә:

– Абдулла кәбәм, ә данлыклы Камаловлар кайда соң?!

– Абдуллага исә шул сүз генә кирәк.

– Минем йөрәгемдә, Гөлем. Йөрәгемдә, – дип, Гөлсемне нәфис иңнәреннән кочып, кайнар наз, ярату сүзләренә төрә.

Гөлсемне бу якларга, бу нәселгә чынлап бәйләгән тагын бер вакыйга бар. Ул – легендар Тимай бай – Тимербулат Курамша улы Акчуринның гомер юлы белән бәйле истәлекләр...[5]

Әтисенең тәүлекләр буе фабрикадан чыкмыйча фидакярләрчә эшләве, оештыручы таланты үз җимешен мул биргән. Төсе, сыйфаты белән дөнья базарларын яуларлык нинди генә сукно-постаулар, төрек, болгар, рус армияләре өчен шинель материаллары җитештерелмәгән. Легендар фабрикант Думаларга сайланган, өязнең җәмәгать эшләрендә катнашкан, дәүләтнең «За усердие» дигән көмеш һәм алтын медальләренә лаек булган. Болары 1880–81 еллардагы ачлыкта хәйрия эшләре өчен бирелгән.

Кышкы салкыннарда халыкның күп өлеше ачлыктан интегә, ачлыктан кырыла. Менә шул көннәрдә, гыйнвардан алып игеннәр өлгергәнче, Тимербулат әтисе иске Тимошкинода бушлай ашханә оештыра. Көндезге һәм кичке ашларга  өч йөзгә якын кеше җыела. Ә җәмгысы бу вакыт эчендә кырык бер мең кеше тукланган. Бирегә кайлардан гына килмәгәннәр дә, кемнәр генә рәхмәт укымаган. Һәрдаим халыкны кайгырту! Менә нәрсә шаккаттыра Гөлсемне.

1891 елгы ачлыкта бушлай ашханәнең ишекләре тагын ачылган. Тимай бай мосафирлар өчен итен дә, ипиен дә, акчасын да кызганмаган. Алай гынамы?! Гражданнар сугышында яраланган хәрбиләр өчен хастаханә ачу, янгын көл иткән 240 хуҗалыкка матди ярдәм, аларны мал-туар, кием-салым, утын, ашлык, ипи-чәй белән тәэмин итү – боларның барысын-барысын 80 яшьлек әти-карт үзе кайгырткан...

Әйтерсең Гөлсем бу ачлыкларны, янгыннарны үзе кичерде, күзләреннән өзлексез яшь акты. Җаны-йөрәге Тимай байның шушы мәрхәмәт-шәфкате, юмартлыгы өчен чиксез рәхмәт, ихтирам хисләре белән тулды. Менә аның Абдулласы нинди ата баласы! Гөлсем әнә нинди нәселгә килен булып төште. Аның үзенә дә тырышып мөгаллимлек итәргә, хәйрия эшләрендә катнашырга, ярату, игелекләр белән яшәргә!

Гөлсем бу кичне Абдуллага иркәләнеп сыенуга ук йокыга талды. Һәм төшендә Тимай байның алдында торган сый-ризыкларның күплегенә шаккатып уянды. Аның күзе ак касәдәге мүк җиләгенә төшкән иде. Хәзер әнә шул җиләк авызыннан сулар китерә. Өзелеп ашыйсы килә.

...Калда авылыннан дүрт-биш чакрым ераклыкта Акчуриннарның җәйге дачасы урнашкан. Биредәге шаулап торган ак нарат, чыршы урманнары Кырлай урманнарына аваздаштыр. Абдулла ул якларны барып күрмәсә дә, монда килгәч, Тукайның «Шүрәле»сен искә төшерми калмый. Бүген дә алар, Гөлсем белән бер-берсен бүлә-бүлә, «Шүрәле»не укыйлар.

 

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

 

Шулай ярыша-ярыша сөйләп, кече күлгә килеп җиттеләр. Аннан арырак китеп, ак мүк арасыннан җиләкләрен сыдырып кына җыя торган сазлыкка йөгерделәр. Менә шунда Гөлсемнең учлап-учлап ачы җиләк ашавын елмаеп карап торды да, бар дөньяга аваз салды:

    – Чибәрем! Безнең улыбыз булачак ич! Абдулла Акчуринның дәвамчысы, Гөлем! Ишетәсеңме? Рәхмәт сиңа! Икенчесе кыз булыр, нәкъ синең төсле!

         Йөзьяшәр урман җиләс, рәхәт бер шаулау белән кайтавазны таратты...

Абдулла үзенең бүгенге «ачышыннан» тәмам әсәрләнде. Гөлсемгә учлап-учлап җиләк, кочак-кочак чәчәк җыйды. Арыганчы кулларында күтәреп йөрде.

Әти кешенең юраганнары юш килде. Башта – улы Яхъя, тагын бер ел дигәндә кызы Сафура туды.

Гөлсем  исә кызлар мәктәбендә укытуын яратыпдәвам иттерде. Ә ул булган һәр җирдә Тукай иҗатына чиксез мәхәббәт, ихтирам хөкем сөрә. Казанда «Шәрык» клубында, «Яңа клуб»та, Эрмитажның җәйге театрында, Панаев бакчасында әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда җиң сызганып йөрүче Гөлсем, бөек шагыйрьнең вафатына ике ел тулу уңаеннан, Гурьевкада «Тукай кичәләре» оештыра. Соңгысында Гөлсем Акчурина үзенең 50 сум хезмәт хакын кушып, «Кояш» газетасы идарәсенә 97 сум акча җибәрә. Бу – шагыйрьнең каберенә чардуган һәм хәтер ташы куюга керткән иң зур хәйрия булып теркәлә.

 

Язмыш җиле

 

Якын дустым! сиңа миннән киңәш шул:

Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.

Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,

Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.

                                Г. Тукай

                                   (“Киңәш”)

 

Җилләр генә агач башыннан йөридер. Калганы кеше башыннан. Хәер, язмыш җиле бүген үзе дә елый-елый Акчуриннар утырган юргаларга сарылмакчы. Соң мәртәбә куеннарга, йөрәкләргә кереп җылыга уралмакчы. Һәм ашыга-кабалана чана эзләрен ак карга күмеп калдырмакчы. Язмыш җиле шулай гаҗизләнеп төн карасына кереп баручы гомер юлының әле алдына, әле артына төшә. Китәләр!.. Туган җирне ташлап китәләр! Китәргә мәҗбүрләр...

Аһ, әле кайчан гына бәхетләр, тормышлар түгәрәк иде. Сембернең тыныч бер почмагына төпләнеп калган Гөлсем үзеннән артык күреп сөюче Абдулланы да, күз карасы кебек балаларын да, яратып мөгаллимлек итүен дә, язмышның бәхетле-сәгадәтле еллары санап, куанып яши иде. Ни кызганыч, әмма бу җирдә бәхетләр гел кыска вакытлы. Дөньяның бер чите гел кителеп тора. Башта беренче Бөтендөнья сугышы адәм баласын зар елата. Аннан бөтен Россияне чорнап алган революция дулкыны илнең өстен аска әйләндерә. Болар һәммәсе дә язмышка язылганмы икән?! Югыйсә Акчуриннар Сембер җирләренә килгән төрле афәтләрне, кайгы-хәсрәтләрне дә аз күтәрешмәде. Кемнең нинди милләттән, нинди диннән булуына карамастан, кылынган игелекләре дә аз түгел кебек иде...

Исең-акылың китәрлек, бер дигәнче, бар мал-мөлкәтләре тартып алынды, йорт-җирләреннән куылдылар. Ихтимал, Якуб абыйларының карары дөрес булгандыр. Ул гаиләсен алып унҗиденче елда ук тынычрак якларга чыгып китте. Кендеге белән шушында береккән Абдулла гына ата-баба җирләрен, каберләрен алай тиз генә ташларга теләмәде. Ярый әле Хәсән абыйлары бу мәхшәрне, бу дәрәҗә кимсетү-тарлыкларны күрмичә мәңгелек йортка күчеп өлгерде. Әмма аны сагынулар, аның белән бәйле якты истәлекләр әйтеп-сөйләп бетергесез. Дөнья бәһасе туганы исән булса, хәтта язмыш сынаулары да җиңелрәк кичерелер сыман иде Абдуллага. Менә шулай уйлары белән үткәннәрне урап, Тимай байның кече улы атналар буе кеше күзенә чалынмаска тырышып, газизләрен яд итеп, зиярәт кылып, хушлашып йөрде.

Гөлсем дә хушлашты. Үзәкләрен иң өзгәне – Шәмсениса белән аерылышу булды. Кулында яңарак кына туган сабые. Үзе минут саен йөрәген тота. «Йә Аллам, син барында көннәрем кояшлы иде әле», – дип, Гөлсемне кочаклап елады да елады. – Башка күрешә алмабыздыр инде...

– Язмышныкын белмәссең, Шәмсүк. Ул кадәр төшенкелеккә бирелмик әле.

– Алай да бәхилләшеп калыйк. Сезгә рәхмәт. Юлларыгыз уң булсын. Исән-имин йөрегез...

Гөлсемнең ярты җаны шунда калды бугай. Аның, ичмасам, таянырга Абдулласы бар. Алай дисәң, бу вакыйгалар аның да мөһерен нык сындырды. Ул бер мәлгә бөтенләй югалып калды. «Гөлсем ни әйтер?», – дип озак кына аның күзләренә карап тора торган булды. Ходайның рәхмәте – яраткан хатынының тагын әллә ничаклы асыл сыйфатлары ачылды. Иренең көенечләрен шушы сөенечләр юа төште. Өмет бөреләнде.

Әнә бүген дә алар йөрәкләре, җаннары белән бер-берсен сүзсез тойган, кулларындагы иң зур байлыкларын, йокыга талган Яхъя белән Сафураны күкрәкләренә кыскан хәлдә, кеше-кара күзенә чалынмаска тырышып, «Барыш» станциясенә юл тоталар. Легендар аталары төзеп калдырган, кайчандыр кыңгыраулы пар атлардан Тукайны каршылаган юлдан, Бибифатыйма әнкәләре сөенә-сөенә, төянеп-ясанып бәби туйларына килгән юлдан, бетмәс-төкәнмәс күңел хатирәләре юлыннан.

Язмыш җиле бүген соң дәрәҗәдә чарасызлыктан гаҗиз. Ул әле юргаларның алларына чыга-чыга кар түши, әле аны җәяүле буран итеп кырга куа. Аннан артка калып, хуҗаларын аклап, әллә сөйли, әллә елый, әллә сагышыннан сыкрап улый:

– Китә-ә-ләр! Кәбәм, туган якны ташлап китә-ә-ләр! Вата, китәргә мәҗбүрлә-әр...

Әйе, китәргә мәҗбүрләр. Юкса Акчуриннарның бу җирдә хаклары да аз түгел. Абдулла белән Гөлсемнең икесенең дә йөрәгеннән – кан, күзеннән яшь тама. Ләкин аны бүген ятка түгел, бер-берсенә дә күрсәтәселәре, белгертәселәре килми. Хәзергә исемнәре каралса да, күр, әнә аларның ак нияттән эшләнгән никадәр ядкәрләре калды. Акшуатның картиналарында сакланачак ак мәчетләре генә түгел, мөселман-татар дөньясының күпме тарихи мирасы, байлыгы, китаплары; меценат Акчуриннар ярдәме белән илнең, төбәкнең төрле почмакларында төзелгән мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр; алар акчасына белем эстәгән йөзләрчә-йөзләрчә балалар, талантлы яшьләр. Алар төзеткән фабрикалар, йортлар, тулай торак, мунча, базар, больница, вокзал, буа-күлләр, электр, телефон үткәргечләре. Һәм дә ач, салкын кышларда меңәрләгән кешеләр үзләренең исән калуларына, ничә йөзләгән хуҗалыклар янып көлгә әйләнгәннән соң, йорт-җирле булулары өчен, нәкъ менә Акчуриннарга бурычлы түгелмени?!

Беренче бөтендөнья сугышында армияне шинельле итәрлек тукыма җитештерү өчен тәүлекләр буе эшләүләр дә әллә җиңелдән булганмы?! Әмма алда адәм  балаларын тагын да авыррак сынаулар көтә. Репрессия! Акчуриннарның күпмесе репрессия корбаны булыр. Нәселе урыслаша барыр. Хәер, алар гына мыни, дөньясы белән шулай. Чоры шундый...

Әлегә бүгенге төн генә шулай караңгы кебек. Хәер, алар бу араларда гел айсыз-нисез кара төндә йөрделәр. Абдулла соңгы кабат фабрика, буа, йорт тирәләрен урап кайтты. Гөлсем дә, кичкырын үзе укыткан кызлар мәктәбенә барып, тактага акбуры сынганчы басып-басып язып калдырды.

 

Без китәбез, сез каласыз...

Бүген барыгызга да «5»ле.

                     Гөлсем апагыз.

  Мин сезне сагынырмын.

 

...Ниһаять, станциягә килеп җиттеләр. Уйлар тиз генә йомгакка уралды. Бертавыштан балалар елашып уянды. Инде яраткан кучерлары, яраткан юыртаклары белән саубуллашыр вакыт җитте. Абдулла, гадәтенчә, атларга кесәсеннән икешәр шакмак шикәр чыгарды. Үз гомерендә беренче кат ул алар өчен балаларча шикәр урлады. Колын чагыннан кулыннан сөт эчереп үстергән ак кашкалары бүген беренче кат шикәргә үрелмәделәр. Абдулла аларның парланып сыкылаган ялларыннан, башларыннан сыйпады. Һәм имәнеп китте: аларның күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага... Атлар елый! Абдулла түзмәде, әле берсенә, әле икенчесенә яңагын куйган килеш үзе дә үксеп-үксеп елады. Аерылышуның иң авыр минутлары иде бу...

Алай гынамы, озата килгән язмыш җиле дә аларга кушылып сыкрап сыктады. Аннан һәркайсысын үзенчә яратып, сыйпап-иркәләп үтте. Чөнки ул ни дисәң дә туган як җиле ич. Ул бары язмыш кушканны гына үтәүче. Ә башка җирләрдә аларны башка язмыш җиле каршылар. Хәзергә алар Мәскәүгә, Хәсән абыйларының тол калган, инде ике ел сагыш-сагыну утларында янучы Зөһрә җиңгәләренә юл тота.

– Киттеләр! Кәбәм, туган яктан киттеләр! Вата, китәргә мәҗбүрләр...

Язмыш җиле шулай боегып кына, төн кунарга, үз оясына Сембер, Калны урманнары тарафына борылды.

Хәзер иң биек нарат башына менәр дә, ылыс бишегендә җай гына тибрәнеп йокыга талыр. Юк, юк, ничек йокыга талсын, язмыш җиле ничек аларның үзләрен генә калдырсын, ди.

– Кәбәм, чит җирләрдә тагын нинди җилләр каршылар?! Тагын да ачырак, хәтәррәк булсалар...

Алар туган якның үткәндәге җылы, йомшак күңелле җилен сагынмый булдыра алмаслар... Ул да «үзенекеләр» белән хушлашсын да... Җил бер дигәнче, агач башларын тибрәтә-тибрәтә, бар урманны шаулатты. Аннан, бар көченә юлда очраган һәрнәрсәгә бәрелә-сугыла, ашыгып поезд артыннан куа китте.

...Һәм, ниһаять, тыны-көне бетеп, Акчуриннар утырган соңгы вагонга килеп сарылды.

...Инде аларның язмыш юллары бу якларга башка беркайчан да төшмәячәк. Туган якның язмыш җиле башка беркайчан да алардан аерылмаячак һәм... соңгы сулыш булып... мәңгегә йөрәкләрендә калачак.

                                              

* * *

Мәскәү, умарта корты кебек, гөж килә. Зөһрә җиңгәләре яшәгән Мәскәү чите чак кына тынычрак сыман. Хәсән Акчурин Мәскәүдә укучы студент уллары өчен бик зур булмаган ике катлы йорт алып калдырган иде. Абдулла белән Гөлсемгә билет юнәткәнче шактый торырга, салкын кичләрне җылы хатирәләр белән җылытырга туры килде. Мәскәүдә чын мәхшәр. Атыш, үтереш, кычкырыш. Вокзалларга баш тыккысыз. Халык дулкыны бер-берсен су өстендәге йомычка кебек әле бер, әле икенче якка чыгарып ыргыта.

Ата – улны, ана кызны белми. Сибирия, Петропавел якларына китүчеләрнең дә исәбе-хисабы юк. Билет алуның, вагонга кереп утыруларның кыенлыкларын әйтеп-сөйләп бетерә торган түгел. Кечкенә балалары бар кешелергә бу хәлләр сират күперен кичүгә тиң иде бугай.

Акчуриннарның казакъ далаларына, Петропавел-Кызылъяр якларына юл тотулары әлегә иң дөрес карарларның берсе иде. Чөнки анда Абдулланың кыз туганы Гөлсем бу шәһәрнең атаклы сәүдәгәре, финансисты, Бөтенроссия мөселманнары шурасы әгъзасы Мостафа Хәсән улы Тюменевта кияүдә булып, электән үк бер-берсе белән яхшы мөгамәләдә иделәр. Абдулла гаиләсен якты чырай белән каршылап, үзләрендә урнаштырдылар. Иң мөһиме: әле бу тирәләрне – революция ялкыны ялмап өлгермәгән. Шәһәрдә ак чехлар хуҗа. Адмирал Колчак исә Иртыш буйларында Сибирия дәүләте төземәкче.

Шәһәр нугай, казакъ, үзбәк сәүдәгәрләре белән тулган. Татарлар да аз түгел. Мәчетләрдә күпчелек татар имамнары хезмәт итә. 1918 елда Самараны кызыллар алгач, Милли идарә, Финанс идарәсе дә бирегә күчәргә карар кыла.

Мөфти Галимҗан Баруди хәзрәтләре үзенең «Кызылъяр сәфәре» исемле сәяхәтнамәсендә болай дип яза:

«Шәһре Петрпавл казакъ эчендә иң мәдәниятле, мөселман рухлы шәһәр. Эчке Русиядән килмә нимес, латыш, хахул бу сахралардан вә саир казакъ далаларыннан күп истифадә итеп баеп яталар. ... Йирле халык үз йирләренең бик кадерен белми... Ишим елгасы буенда тау итәгендә урыс вә нугай төпләнеп, мәсҗед вә чиркәү бина итеп шәһәргә бер төс бирмешләр. Янгыннан һәм су басулардан соң, шәһәрнең байтак өлеше тау өстенә күчерелмештер... Байтак ерак мөсафәдән ак гыймәратләре, мәчет манаралары күренә башлый икән. Барлыгы тугыз мәхәллә, җиде мәсҗед бар. Мосафирлар күп. Бохара вә Ташкентка баручы шәкертләр юлы да булмыштыр. Аларга ихтирам зур. Казакъ халкы әхлагын мәдәният берлә бозмаганнар»[6]

Әлегә монда сату-алу, сәүдәгәрлек эшләре дә гөрләп бара. Эчке Русиядән кызыл мал, чәй, шикәр, кием-салым, казакидән тире-йон, ит, мал-туар китерелсә, Төркестан пахта, фәс, чапан һәм дә төрле тукымалар белән дан тота. Сату-алуның бар нечкәлекләре белән таныш Абдулла да сәүдәгәрләр төркеменә кушыла. Гөлсемнең дә үз хыялы: мөгаллимлек итүенең кайчандыр мөлдерәмә тулып торган бәхетен тагын беразга гына булса да кире кайтару. Укучыларын үзе яраткан математика серләренә төшендерү һәм Тукайның бөек шигърияте белән хәйран итү.

Язмыш җиле биредә Гөлсемне куанычлы хәбәрләр белән каршылады. Гаяз Исхакыйның да «Кызылъҗарда» булуы аңа канатлар куйды. Һәм ул ашыгычлык белән Милли идарәнең эш урыны булган «Яшел мәдрәсә»не эзләп китте. Әдип әле декабрь аенда гына чыга башлаган «Маяк» газетасының да баш мөхәррире иде. Гөлсем Кызылъярга килүгә үк Тюменевның зур бер өстәленә җәеп салынган газеталарны тиз-тиз күздән кичереп алды. Гаяз абыйсы һаман шул «милләт» дип җан ата. Үзенә таныш исемнәрне күреп, Гөлсем тәмам алгысынды. Казакъ шагыйренең дә шигырьләре нык тәэсирләндерде. Магҗан... Казакъ халкының да менә нинди талантлы шагыйре бар икән. Казакъның «Тукае» диярлек... Дәрдемәнднең  шигъри авазлары да яңгырап китә. Гөлсем укый, укыган саен таң кала.

 

Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан,

Җебәктән җәсел чүпкә[7] битен җапкан.

Аскар[8] тау, балдан татлы сулары бар,

Ана шул анам иде мине тапкан.

                                                («Айга»)

                                               ***

Ике дөнья: Көн һәм Төн... Гомер – Үлем...

Берсе – бишегең... Ә берсе – әзер гүрең.

...Бала булып ята бер бишегеңдә

Сары дала иркәсе – казакъ илем!

                                               («Урал»)

                          ***

................................................................

«Су бул!» – дидең, челтерәп акмадыммы?

Йөз уралып, еландай ятмадыммы?

Ирке чикләнгән судан татыр җанны

Челтрәүдән сихерләп тапмадыммы.

                                             («Җан авазы»)

 

...Гөлсем Иртышның иң зур кушылдыгы Ишим елгасы ярында урнашкан Кызылъярны күзли-күзли, җил-җил тауга күтәрелә. «Сары дала иркәсе туңып ап-ак карга чумган. Һун далалары ерак гасырлар эченнән тын гына вакыт, заман агышын күзәтә. Язмыш җиле бүген иксез-чиксез дала ихтыярында.

...«Яшел мәдрәсә»не табуы әллә ни кыен булмады. Янәшә торган ишекләрнең берсен сак кына шакуга, эчтән: «Керегез, кер, ачык», – дигән тавыш яңгырады. Гаяз абыйсының таныш тавышы! Ниһаять, Гөлсемнең җанына җылы йөгерде. Суыкта туңган бит алмалары тагын да алсулана төште. Йөрәген сөенечле бер дулкынлану биләде. Иң элек ачык ишектән Гөлсем белән бергә, әйтерсең, иртә яз, ак сиреньнәр исе бөркелеп керде. Гаяз абыйсы башта каршында затлы кеш туныннан, ханбикәләр кыяфәтле, серле елмаюлы Гөлсемне күрүгә, бер мизгелгә бөтенләй югалып калды. Аннан, куанып, бар тавышына оран салды:

– Беләсезме бу кем, беләсезме?! Бу – «Зөләйха»ның кулъязмасын саклап калган Гөлсем Камалова! Бу – безнең Чистай чибәре, минем якташым, горурлыгым, бөтен Төркияне сокландырган атаклы шәфкать туташы! – дип тезде дә тезде. «Минем сүгәнем», – дияр сүзләре чак-чак тел очында эленеп калды.

– Бу олпаты – татар театрының атасы – Габдулла Кариев, – диде таныштыруга күчеп.

–  Хәбәрдармын. Казанда «Зөләйха»ны куйганын да ишетеп беләм.

–  Качып-посып булса да, мин дә карау бәхетенә ирештем.

– Ә нигә «Зөләйха»ны монда да куймыйсыз? – дип сүзгә кушылды бер читтәрәк утыручы казакъ кешесе.

– Театр бинасына чехлар ашлык салганнар. Ишетмәгән идеңмени? – диде Исхакый.

Магҗан, гаҗәпләнүен белдереп, башын шактый озак чайкап торды.

– Хәзер инде бу дөньяда бернәрсәгә дә гаҗәпләнәсе юк, – диде Фуад Туктар, егетнең җилкәсеннән кагып.

– Чистайның гаҗәпләнүдән туктаган Туктары белән таныштырып торасы юктыр.

– Без – күптәнге танышлар, – дип, алар беравыздан әйтүләренә көлешеп тә алдылар.

– Монда Чистайдан да, Казаннан да күргән-белгән җитәрлек.

– Шулайдыр. Без дә менә Кызылъярга сыенырга уйладык.

– Кызылҗар әлегә тыныч, кунакчыл урын. Борынгы һун бабаларыбыз җире. Дала киңлеге, дала ирке безнең барыбызның да канында. Магҗан – казакъ кардәшебез. Зур шагыйрь. Ул да эзәрлекләүләргә дучар. Бу дөньяның авыр сынауларына тарыган. Хатынын, улын югалткан. Күптән түгел генә тоткынлыктан азат. Шагыйрь, язучыларга нинди ялган гаепләр тагылуын син беләсең... Дала бөркетенең дә яралы чагы...

Магҗан... Зыялылыгы кыяфәтенә чыккан. Әмма җаныннан, күзләреннән әйтеп бетергесез сагыш, моң саркый. Бу кадәр дә моңсу, тирән, сихри карашка Гөлсемнең моңарчы юлыкканы да юк шикелле. Шәфкать иясенең йөрәге шунда ук «телгә» килде:

– Бәлкем, мин сезгә нәрсә беләндер ярдәм итә алырмын?..

Йә Аллам, Тукайга шулай ярдәмгә килергә теләп, бер янган иде түгелме соң?! Тукай шигърияте белән шыплап тулган җанында бүген тагын бер шагыйрь урын даулый түгелме соң?! Шигъри сүз дигән тылсымга Гөлсем балачактан ук мөкиббән. Тагын шул кадәресе дә бар: үзең әлеге игелекле илгә сыен да, үзең игелексез булып кал, имеш. Юк, юк, мондый яшәү рәвеше берничек тә Гөлсемгә хас түгел.

Мең шөкер, әлегә аның ире дә, балалары да янында, исән-саулар. Тик менә Ибраһим абыйлары өчен генә ут йоталар. Кызыллар ягына чыкты да югалды. Һичбер хәбәре юк.

Ә Магҗанны күр, әнә нинди бәхетсезлекләргә дучар булган. Гөлсемнең күңелен парә-парә китереп, яшен тизлеге белән шундый уйлар үтте. Тик әлегә ул бу шәфкатьле йөрәгенең нинди утларда янарың, нинди гайбәтләргә юлыгырын башына да китерә алмый иде.

– Бәлкем, мин...

Магҗан шундый итеп төбәп карады ки, күрер күзгә тыныч, сабыр бу караш эчтән тылсымлы ут-ялкын чәчә ләбаса. Гөлсемнең җаны-тәне чымырдап куйды.

– Безнең курсларга мөгаллимнәр кирәк. Әгәр дә сез безгә килергә риза булсагыз...

– Ирем белән киңәшкәч, мин сезгә хәбәр итәрмен.

Хәзер Гаяз абыйсы да эчтән үзен битәрли иде. Ни дип бу кадәр Магҗанның язмышын шәрехләүне кирәк тапты соң әле ул?! Әдип инде абайлап өлгерде: әнә дала бөркете аның күз алдында Гөлсемне томшыгына эләктереп, шигъри күкләренә күтәрә, кояш катына оча иде.

                                       .............................................

Оҗмахтагы кәүсәр судан,

Өстендәге алтын будан,

Фәрештәләрнең җырыннан,

Оҗмах суының шауыннан,

Яфраклар кыштырдавыннан

Тәңренең нәкъ үз нурыннан

Яратылган фәрештәдер,

Туган иле – Гарештәдер.

............................................

Хыял колы – мин бер акын.

Тормышта тар, тайгак юлга

Алып төшеп килә юрга

Көн кешесен кичкә якын.

Баткан көннең таңын күрдем,

Шул сылуның җанын күрдем.

                                     («Гөлсемгә»[9])

 

Ә Исхакый аңа йөрәген ачарга, хисләрен аңлатырга соңарды. Шулкадәр тиз кемнеңдер сөйгәне булып куяр дигән уй аның башына да килмәде. Бөтен Төркияне аякка бастырган, көрәшкә чакырып, ялкынлы сүзләр сөйләгән шәфкать туташы үз илендә дә вакыйгаларның эчендә кайнарга тиеш һәм бу юлда алар кулга-кул тотынышып, бергә барырга тиешләр иде кебек. Ул бит аңа төрмәләргә нинди рухландыргыч шигъри хатлар язып торды. Гаяз абыйсы хәзер ташкындай ярсу хисләрен тыя алмыйча, әйтеп саласы итте:

– Бай хатыны булдым, диген инде, Гөлсем?! Байлыкка чумасым килде, диген... Хыялыма  хыянәт иттем, диген...

Гөлсем Гаяз абыйсыннан мондый гәепләүне көтмәгән иде. Чак кына югалып та калды, үпкәлисе дә килде. Шул ук вакытта эзәрлекләүләрдән тәмам алҗыган, милләт өчен һаман җанын фида кылырга әзер, инде тәмам ябыгып, мыеклары гына тырпаеп калган әдипне кызганудан яшьләрен чак-чак тыеп торды. Аның аңлаучысы юк...

– Гаяз абый, сез хаталанасыз. Мин үземнең мөгаллимлек дигән зур хыялымнан беркайчан да баш тартмадым, – диде Гөлсем, күтәрелеп карамыйча гына.

Беразга авыр тыңлык урнашты.

Гаяз абыйсы инде үзенең болай кабынып китүенә эчтән үкенә дә иде.

– Кичер, катырак бәрелдем, ахрысы, – диде ул, урындыгын Гөлсемгә якынрак күчерә төшеп.

Ике як та карашлар белән генә аңлашты. Ә карашлар йөрәкләргә үтеп керерлек иде.

Сөйләшүнең юнәлешен үзгәртергә кирәклеге көн кебек ачык. Фуад уйлап тапты кебек: Гөлсем алдына гәзитләр төпләнмәсен китереп куярга.

– Син безнең гәзитне күрмәгәнсеңдер әле?

– Ничек күрмим, ди? Бар саннарын диярлек укып чыктым. «Милләт» дип җан атасыз.

– Син дөрес тотып алгансың. Ләкин күп очракта «милләт» дип язуыбызның бер хикмәте дә бар, – диде Гаяз абыйсы. – Юлда килгәндә йөри-йөри хәреф капчыгы тишелеп, бик күп хәрефләр аккан. Безнең телебездә бик күп кулланыла торган каты «Х» бөтенләй югалып беткән. Шуңа күп мәкаләләрдә «халык» дигән сүзне «милләт» сүзе берлә алмаштырырга туры килде, – дип, Гөлсемнең халәтен күзләреннән укымакчы булып, тутырып, озак кына карап торды.

Магҗан да утлы карашын Гөлсемгә бер генә сирпеп алды да, әдип ягына карап, шигырь укыгандай сөйләргә тотынды:

– Себер җанлы сүзгә сусаган иде. Шуңа аны төрки-татар дөньясы олуг шатлык берлә каршы алды. Әдип Исхакыйның «Маягы» бүген, чыннан да, милли юлның маягы. Татар язучыларына рәхмәтебез бик зур.

...Гөлсем рәхмәтләр әйтеп, китәргә җыенды. Аны яратулы, сокланулы карашлар озатып калды һәм ишектән чыгуга ук бу якларның коры, салкын җиле каршылады. Бу җил эчтән яндырып, тыштан туңдырып, күздән яшь китерде. Юл чатында кайсы якка китәргә белми аптырап торганда, аны таныш тавыш куып җитте:

– Гөлсем!.. Джоконда!..

Артына борылып караса, яланбаш, яланөс диярлек, киез каталарын лыштырдатып, сулышы кабып Гаяз абыйсы йөгерә.

Аны бу кыяфәттә күрүгә, Гөлсемнең болай да тулган күңеле, бөтенләй чайпалып түгелде.

– Мин сине үпкәләттем, иркә таем, кичер мине. Берничә көннән мин ерак сәфәргә кузгалырга ниятлим. Очраша алырбызмы без тагын, әйтүе кыен... Белүче – бер Ходай.

Гөлсемнең тагын бер-бер артлы кайнар яшьләре тәгәрәде. Исхакыйның да күз алмаларына тикле кызарып чыкты.

– Үз гомеремдә Камаловлар нәселенең бер генә сылуын яраттым. Мин чыннан да йөрәкләребезне йөрәккә куеп яшәрбез дип хыялланган идем, кулга-кул тотынышып, милләткә хезмәт итәрбез, дигән идем. Син аны бер дә сизмәдеңмени?!

– Язмышлар аерым булган, күрәсең... – диде Гөлсем, бу юлы күтәрелеп карарга да уңайсызланып.

– Шулайдыр... Тәкъдирдер... Насыйп түгелдер...

– Мин хәзер син кискән токмач белән бер тәлинкә кайнар аш ашар идем. Син минем халәтемне аңлыйсыңмы, Гөлсем?!

Ничекләр аңламасын... Тик җавап итеп Гөлсемнең күзеннән яшь арты яшь кенә түгелде...

(«...Эх хәзер бер тәлинкә токмачлы аш ашарга иде...» Исхакыйның хатларында еш кабатланган үзәк өзгеч сүзләр. Юк, юк, ул ачлыктан туган тойгы гына түгел! Ул хәтер күзәнәкләрендәге әйтеп бетергесез сагыну, җирсү. Ул туган якның арыш-бодай кишәрлекләре, яңгыр елап чылаткан, җил юатып киптергән көлтә-көшелләре. Ул – туган якның кайнар кояшы, салкын чишмә сулары... Әнкәсенең камырлы-онлы, назлы куллары. Учак җылысы, җан җылысы, ярату җылысы.)

– Мин сезне үзебезгә чакырам. Чистайча, зур, тәмле итеп итле бәлеш пешерермен. Сезнең өчен... махсус.

– Рәхмәт... Килүең өчен дә рәхмәт.

Бу аларның язмышлар чатында соңгы очрашу-аңлашулары һәм хушлашулары иде.

Гөлсем юл буе сагышлы уйлардан арына алмады. Әлбәттә, ул зур әдипкә иңен куя алган булыр иде. Иң ышанычлы ярдәмчесе дә булыр иде. Әмма язмышның үз кануннары...

Юкса Камаловаларның берсе дә төшеп калганнардан түгел. Әнә Хәтимә дә Мәскәүдә медицина институтында белем ала. «Ил»[10] газетасын чыгаруда Исхакыйның уң канаты була. Газетага мәкаләләр яза, милләт мәнфәгатьләре белән рухланып яши. Казанга татар хатын-кызларының беренче съездына делегат итеп сайлана. Аның да чыгышы алкышларга күмелә. Шулай итеп, ул Гөлсемгә алмаш булып, көрәш мәйданына килә, әдипнең ышанычын казана. Һәм әллә кай заманнардан бирле яшерен генә хыялында йөрткән сөюе дә эзсез югалмас, ялкынлы көрәшче белән йөрәкләре дә бер аңлашыр төсле иде.

Әмма тәкъдирләр генә без дигәнчә язылмаган. Исхакый Хәтимәгә рәхмәтләрен дә белдерә алмыйча, хушлашмыйча да китеп барыр. Дөресрәге, тагын эзәрлекләүләрдән качар. Язмыш җиле генә: «Китә... Канәт туган җирне бөтенләйгә ташлап китә... Һай, китәргә мәҗбүр...» – дип артыннан өзгәләнеп калыр. Гаяз азие ярты җир шарын урап, Төркиягә килеп урнашуына берничә ел узгач, Хәтимәнең шулай яшьли гүр иясе булуын ишетеп бик кайгырыр, офтаныр, сагышланыр.

Шулай беркөнне үзенә урын тапмыйча, Истанбул урамнары буйлап йөри торгач, тарихи Топкапы алдында әсәрләнеп туктап калыр. Ниндидер бер сихри көч тартып китерде түгелме соң аны бирегә?!

Шулайдыр. Игълан-афишалардан күренгәнчә, Балкан сугышы каһарманнарына багышланган зур күргәзмәнең бүген соңгы көне икән. Исхакый ашыгып эчкә узды. Һәм беравык үз күзләренә үзе ышанмыйча басып торды. Гаҗәеп оста кул белән ясалган картиналарның берсе «Хушлашу» дип атала. ...Тышта яз, беренче бөреләр борын төрткән. Ә госпитальнең яртылаш ачык зур тәрәзәләре катына ап-ак киемнәренә тәннәреннән кан саркыган, башлары бәйләнгән яралы солдатлар тезелешкән. Ә аларга борылып карый-карый, куллар болгап, дүрт шәфкать туташы китеп бара... Бу бит Петербургтан Төркиягә ярдәмгә килгән атаклы татар кызлары! Әнә, башкалардан чак кына аерылыбрак торганы – Гөлсем ич моның! Гөлсем! Тукта, нәкъ шул картинаның алдында ап-ак мәрмәрдән ясалган сылу кыз да Гөлсем ләбаса! Әйе, әйе, ак гүзәл сын астына «Гөлсем» дип язып та куелган. Исхакый түзмәде, таш сынны кочаклап ук алды. Билгеле, шул минутта ук күзәтеп торучы музей хезмәткәре дә килеп җитте.

– Пәһале бәй, экспонатларга кул белән кагылырга рөхсәт ителми.

Исхакый, гафу үтенеп, тиз-тиз эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатырга тотынды. Үзе һаман «Гөлсем»нән күзен ала алмады. Еларлык яшьләре кипте дип уйлаган иде дә, үзеннән-үзе бите буйлап кайнар яшь акты.

– Зинһар, үтенәм сездән, миңа Әхмәт Бакый сынчының үзен табарга ярдәм итегез.

Ни сөенеч, рәссам-сынчы үзе дә бу тирәләрдә генә булып чыкты. Гаяз аны да кочаклап алды.

– Әхмәт Бакый – чок гүзәл сынчы, бөек сынчы! - диде ул, һаман дулкынлануын җиңә алмыйча. – Сез безнең шәфкать туташларын, безнең... минем кадерле якташым, сөеклем Гөлсемне каян беләсез? Бу – искиткеч! Бу – Гөлсемнең нәкъ үзе! Аңлыйсызмы,  бу фәрештә – минем җан фәрештәм иде, Әхмәт Бакый... Мин – мөһаҗир. Әдип, татар язучысы Гаяз Исхакый булам.

Әхмәт Бакый да мондый көтелмәгән очрашудан, әдипнең шундый саф хисләреннән, аның иҗатына бирелгән югары бәясеннән нык тәэсирләнгән иде. Ул да, күзләре яшьләнеп, ил өчен, үзе өчен авыр сынаулы елларны хәтереннән кичерде. Рәссам-сынчы үзенең чәрдәкләнгән бармакларының сакланып калуын бары тик Гөлсемнең үҗәт тырышлыгы, тылсымы, җан җылысы аркасында гына булды, – дип аңлатты.

– Мин боларны шәфкать туташына зур ихтирам, рәхмәт йөзеннән эшләдем. Без бөтен палатабыз белән аңа гашыйк идек, – диде.

Алар тагын очрашырга сүз куешып, туганнарча аерылыштылар. Һәр икесенең дә күңелләре Гөлсем атлы гүзәл гамь, гүзәл хатирә белән мөлдерәмә тулган иде.

 

                                               * * *

Иртәнге чәй әзерлэп йөргәндә ишектә көмеш кыңгырау челтерәде. Гөлсем сискәнеп куйды. Таң атмас борын кем йөрер, Абдулланың берәр иптәшеме, әллә Мостафа абыйсын эзләп килүләреме? Гөлсем тау тәүмәлеге өелгән үтә күренмәле беленнәрнең соңгысын табадан төшерде дә, ашыгып ишеккә юнәлде. Хезмәтче кыз өлгеррәк булып чыкты. Ул: «Бер акын Абдулла Акчуринга килгән. Керергә рөхсәт сорый», – диде. Гөлсем шунда ук эсселе-суыклы булып китте. Магҗан...

– Килгәч, керсен, – диде ул кырысрак күренергә тырышып.

Ул арада ишектә Магҗан үзе дә күренде. Иң элек күзенең явын Гөлсем алды. Гәүдәсенә сыланып торган озын атлас халаты, ефәк яулык читеннән күренеп торган чәч бөдрәләре, ак йөзенә серлелек биргән зур коңгырт күзләре, ап-ак беләкләре аны алиһә итеп күрсәтә иде.

Абдулла да, елмая төшеп, балаларын ияртеп, йокы бүлмәсеннән чыкты. Ул эшенә киткәнче, аларның икесен ике тезенә утыртып, сөя-сөя ашатып, эчертеп китә. Магҗан Абдулланы күрүгә, үзен ниндидер кыңгыр эш өстендә тотылгандай, бөтенләй югалып калды. Балаларның чит кеше күрүгә, ничек әтиләренә сыенуларын күреп-күзәтүдән аның җаны, йөрәге дерелди иде. Бер мизгелдә ул, гафу үтенеп, чыгып китәргә дә уйлады. Чыгарга да Сардалага йөгерергә, аунап-тәгәрәп еларга һәм бөтенләйгә шунда ятып калырга... Юк, алай килешмәс. Магҗан күз ачып йомган арада хис тезгенен тартып, үзен акыл эзенә төшерде.

– Иртәләрегез аман, көннәрегез уңышлы булсын, Абдулла әфәнде! Кичерегез, сезне күреп калырга дип шулай иртәләвем. Мин – Магҗан Җомабаев – Кызылъярдагы педагогик курсларның мөдире булам. Кичә Гаяз әфәнде Исхакый белән очрашу вакытында мин дә Гөлсем ханым Акчурина белән танышкан идем. Безгә мөгаллимнәр җитешми. Гөлсем ханым бу хакта сезнең белән киңәшермен дип, күңелдә бер өмет чаткысы кабызып киткән иде. Инде кичектермичә сезнең карарны белергә килүем... (1910 елдан башлап, ике ел чамасы Уфада «Галия» мәдрәсәсендә һәм аннан соңгы елларда Г. Ибраһимов, М. Гафури, З. Вәлиди, Ш. Бабич, С. Кудашлар белән аралашкан Магҗанның[11] татарчасы да шактый ук әйбәт иде.)

– Әйдәгез, аяк өсте сөйләшмик, Хуш килдегез, чәйгә рәхим итегез, – дип, ихлас җылы каршылап, Абдулла кунакны аш бүлмәсенә чакырды.

– Гөлсем кичә кич сезнең хакта сөйләгән иде. Укыдык: шигырьләрегез тирән хис, фикер, ватандарлык белән сугарылган. Бөек Тукаебыз иҗатыннан соң мин беренче мәртәбә Чибәремнең шулай соклануын, хисләнүен күрдем. Безнең математик Гөл-әнкәбездә менә шундый искитәрлек шигъри йөрәк, – дип, Яхъя белән Сафураны күкрәгенә кысып, сөеп тә алды.

– Ә Гөлсемнең мөгаллимлек хыялларына килгәндә, без аңа һәрчак теләктәш. Хәзерге заман шартларында укытуын дәвам итәргә мөмкинлек табыла икән, безгә сөенергә генә кирәктер. Туган апабыз балаларга да бик һәйбәт тәрбиячеләр табып куйган. Шулкадәресе дә бар, Магҗан акын, Гөлсем кебек Петербургның атаклы институтында укыган, затлы мөгаллимәдән белем алу укучыларыгыз өчен үзе бер дәрәҗә булачак. Болары – минем фикер. Калганын Гөлсем ханым үзе әйтергә тиештер, – диде. Гөлсем сүзне бик кыска тотты:

– Магҗан әфәнде, ышанычыгыз өчен рәхмәт. Сез килешсәгез, укуны киләсе атна башыннан башларбыз. Ул вакытка Абдулла кәбәм дә сәфәрдән кайтыр.

Килешмиме соң инде Магҗан! Ул бу көнне айлар-еллар көтәргә дә риза. Юк шул, алай түгел! Аның бер генә көн көтәрлек тә тәкате юк икән ләбаса!

...Юкса, язмыш шагыйрьгә бүген үзенең сабагын да биреп үтте шикелле. Ул – әле кайчан гына бөтен Руссиядә иң атаклы, дәрәҗәле фабрикантлардан саналган Абдулла Акчуринның дөнья һәм гаилә тоткасы булганын да, гүзәл хатынына, йөрәк җимешләренә чиксез мәхәббәтен дә, бәхетенең түгәрәк бөтенлеген дә үз күзләре белән күрде. Күрде, әмма күрүенә үкенде.

– Тәңрем, нигә миннән шундый бәхетне күпсендең?! Аның Зәйнәбе дә гаҗәеп бер сылу иде. Ул сылуын да, сөюен дә, улын да саклап кала алмады. Бахырларны дала җиле, мәрхәмәтсез язмыш җиле көйдерде. Ә шагыйрьнең яралы җанын заманның җан өшеткеч суыгы тилмертте. Җылы эзли Магҗан! Сүнеп калган карашына очкын өстәрлек, казакъ илен кар-боз астыннан чыгарырлык, дөньяны яктыртырлык илаһи бер нур, илаһи бер зат, илаһи бер җылылык. Һәм – юлыга! Ә мәхәббәт алдында беркайчан да: «Нигә?», «Ни өчен?» дигән сораулар тора алмый. Әнә язмыш җиле үчекли-үчекли тагын аның артыннан иярә. Бу юлы аны Тәңресе, Гөлгә гашыйк итеп, шигъри утларда яндырачак.

Магҗан китте, ә Гөлсемнең йөрәгендә, нигәдер, әйтеп бетергесез сагыш, моң калды. Азагы хәерле була күрсен. Үзләре генә калгач, Абдулланың күңел кылларын тартып карарга теләп, сорап куйды:

– Абдулла кәбәм, ни дип әле ул казакъ алдында шултикле энҗе чәчтең?

– Синең өчен килгән кеше ич. Затлы, зыялы, укымышлы казакълардан икәне күренеп тора. Нечкә җанлы. Искитмәле: йөрәк сызлавы да йөзенә үк язылып куелган. Күркәм ир-егет, һичшиксез, хатын-кыз күзе төшәрдәй... Гөлсем күзләрен тутырып Абдуллага озак кына карап торды да:

– Кызылъярга килмәсәм, иремнең бу чаклы оста психолог икәнен белми дә калган булыр идем, валлаһи, – диде дә балалары белән беррәттән Абдуллага сыенды.

– Менә шулай, Гөлем! – диде Абдулла, бу сүзләргә аерата тирән бер мәгънә салып. – “Син кайсы мөгаллимдә укыдың?” – дип тә сора инде.

– Рәхмәт, – диде Гөлсем, аның хәйләкәр елмаюына каршы сүзне уенга бора төшеп.

Абдулланы озатып җибәргәч тә Гөлсем озак кына уйланып йөрде: «Көнләште, дисәм... Гомердә булмаганны... Ничек уйланмасын; йөрәгендә мәхәббәте, ихтирамы, тормышы булып тамыр җәйгән Абдулласы бит ул аның. Балаларының газиз атасы! Сүз дә юк, Магҗанның шигырьләре аны тетрәндерде. Алар кичкән сынауларны онытып шигъри тылсым дөньясына кереп баруына ул үзе дә гаҗәпкә калды. «Көннән туган, һуннан туган Пәйгамбәр»гә сокланды да, аның белән бергә сызланды да.

                               

                                 

Кап-кара төн. Хәсрәт тулы җир җыры,

Кап-кара төн. Иңрәп егълый төн улы.

Көнчыгышта ак алтын бер сызык бар:

Мин киләмен, мин пәйгамбәр – көн улы.

                                                        («Пәйгамбәр»[12])

 

(Әмма шагыйрьләр туган илләрендә Пәйгамбәр була алмаслар. Заманы бүтән... Ә менә сөргеннәр, абакты-төрмәләр, лагерьлар, асу-атулар калган. Һәм Пәйгамбәр рухлы  шагыйрьне дә 1938 елда атып үтерәчәкләр.)

...Магҗан исә бүген бар дөньяга, алай гынамы, Тәңренең үзенә дә үпкәле. Сыкраулары Сардалага сыйса гына инде... Ә тирә-якта күз ачкысыз кара буран, әллә җанында ил-даласы, халкы шулай илереп дулыйсы, җылыйсы иттеме?! Акын хәзер шушы халәтен шигъри телгә күчермәкче. Күкләргә ирешерлек итеп бар тавышына өзгәләнеп сөйләмәкче иде. Тик тавышы чыкмас булды. Аның өчен бар көченә буран улады. Яңаклары буйлап аккан яше бер дигәнче бозланып катты. Ул үҗәтләнеп пышылдады.

 

Кичә күр, тәңрем: бу сүз – бәндәчелек,

Әмма безгә золымың – ник? Юк гаделлек:

Рәхимеңнән шулкадәр дә буш калганбыз, –

Баласы алты Алашның – без ни кыйлдык?!

.................................................................

Безгә утсыз шул даланы урын кылдың,

Бәхет-дәүләт, һөнәр белемнән ким кылдың.

................................................................

Бәхетсез казакъ каңгыра, зарлы-моңлы,

Тормышы башкага гыйбрәт-мәзәк булды.

...Бер пәйгамбәр күндермәдең, – әллә бездән

Шәрә чүлдә дөя баккан гарәп зурмы?!

                                              

(«Тәңрегә үпкә»[13])

 

Тик Тәңресенә болар күптән мәгълүм иде. Ул аны өшүдән саклап, үзенә ялкын гына өстәде. Уттан туган һун улының эче-тышы ут. Ул янә бар дөньяны, бар даланы шигъри утта җылытмакчы...

 

Ут яндырып туганга,

Бугазымны буганга

Караңгылык – дошманым.

Шул явызны юк итсәм,

Сукыр күзен ут итсәм.

Үтим Тәңре кушканын

Алып чыккан Алтайдан

Балкангача – Кытайдан –

Барган юлым шул булыр...

                                   («Ут»[14])

 

...Бимазалаганы тагын шул: бу көннәрдә Магҗан өчен вакыт тукталды. Юкса инде бу атна күптән узып, яз башланырга тиеш иде.

...Ниһаять, ниһаять! Магҗан бүген мәктәпкә таңнан килеп утырды. Бүлмәсендәге ак чәчкә атып утырган бердәнбер яран гөлен дә кадерләп кертеп куйды. Тагын бер кат тактаны сөртеп: «Хуш килдегез, мөгаллимәбез!» – дип, өч-дүрт телдә сәламләде. Өстәлне уртагарак күчерде. Һәм пышылдап кына серен ачты: «Укучылар, бүген бездә бәйрәм! Бүген яңа укытучы гына түгел, бүген Гөл килә, Сөю килә!»

Гөлсем дә иртәләде. Китап, дәфтәрләр, каләмнәр, сызгычлар, акбурын, хәтта такта сөрткеченә тикле әзерләде. Укучылар килгәнче, һәрберсе алдына «бүләкләрен» тезеп чыкты. Уку-язу әсбапларын, кайбер кирәк-яракларны алуны Абдулланың апасы Гөлсем ире атаклы финансист Мостафа Тюменевтан үтенде. Абдулла бу юлы нигәдер тоткарланды. Исән-имин генә йөрсен. Гөлсемнең йөрәге әлегә бигүк урыныда түгел. Ә Магҗанның күңелендә озын кыш буена беренче кат кояш чыкты. Гөлсем укучыларның исемлеге язылган калын гына журнал эчендә яткан шигырьләрне дә күреп үтте, әмма әлегә күрмәмешкә салышты.

Инде дәрес башланыр вакыт та җитте. Магҗан укучыларны яңа укытучы белән үзе таныштырды. Аның Петербургта Бестужев югары курсларында укуын, талантлы математик булуын ассызыклады. «Язмыш безнең бәхеттән бу якларга китереп чыгарган», – дигәнне дә әйтергә онытмады. Таныштыру тәмам, әмма мөдир чыгып китәргә ашыкмады. Артка буш урындыкка барып утырды да, түземсезлек белән Гөлсемнең сүз башлавын көтте.

Гөлсем әүвәл аеруча бер җылылык белән танышып чыкты: кем кайдан, гыйлем дәрәҗәсе ниндирәк. Һәрберсен игътибар белән тыңлады һәм «рәхмәт» дия барды.

– Әйдәгез, хәзер математика дигән чиксезлек һәм гаҗәеп серләрдән торган фән дөньясына сәяхәт итеп кайтыйк. Мөгаен, һәммәгез дә бихисап йолдызлардан «тукылган» күк гөмбәзенә сокланып, гаҗәпләнеп карыйсыздыр? Шулаймы?

– Әйе, шулай, шулай! – дип, дәррәү шаулашып, мөгаллимәнең әйткәннәрен җөпләделәр һәм бер-берләренә карап елмаешып алдылар.

Зөләйха исемле чибәре торып ук басты.

– Апа, безнең Сардала өстендә йолдызлар шундый эре, шундый якты, берәмтекләп санарга була, – диде.

– Санарсың бар, – дип берничә егет шунда ук каршы төште.

– Зөләйха искиткеч матур итеп әйтте, математика телендә әйтте! – диде мөгаллимә – Ни өчен шулай дидемме? Атаклы Галилео Галилей фикеренчә: «Математика теле ул – табигать китабы язылган тел белән тәңгәл». Ә менә Гаус атлы алман галиме бәяләвенчә: «Математика – фәннәрнең патшабикәсе, ә арифметика исә - математиканың патшабикәсе». Беләсезме, минем үземә ошаганы нинди?! Бик күп акыл ияләренең: «Математик булу өчен беркадәр шагыйрь булу лязем», – дигәннәре. Димәк, Зөләйха шигъри күңелле математик. Ә хәзер мин иң кыю, иң хыялый математикны такта алдына чакырам. Йәгез, кем чыга?

– Зөләйха инде безнең, кем булсын тагын, – диде, егетләр, елмаешып.

– Бик яхшы. Бу юлы Зөләйха, ә аннан калганнар чыгар. Тик сез беркайчан да аңламаганыгызны сорарга кыенсынмагыз. Мин дәрестән соң да калып аңлатырга әзермен. Аннан, кызыксынучыларга француз теле күнекмәләре дә бирә алам. Зөләйха, тәнәфестә теләүчеләрнең исемлеген алуны синнән үтенәм.

– Беренче укучы итеп мине яз, Зөләйха, – диде Магҗан.

И-и дәфтәргә генә язар анысы, бу исем күптән инде кызның йөрәгенә үк язылган иде. Зөләйха инде «ә» дигәнче мисалны чишеп тә куйган. Кулын очарга җыенган кош кебек җилпеп-талпынып торучы Мәрйәм дә көчле укучылардан иде.

– Афәрин, кызлар! – диде Гөлсем, алар өчен сөенеп.

Магҗан да: «Безнең Кызылъяр кызлары шундый!» – дип куйды.

– Болай булгач, берәр кичтә Зөләйха белән Мәрйәм  безне йолдызлар санарга алып чыгар. Барыбыз да ризамы?

– Барыбыз да, барыбыз да! – дип, шунда ук балаларча кулларын чәбәкләргә тотындылар.

Гөлбаһәр исемле тагын бер гүзәле чыгып әкрен генә Гөлсемнең колагына пышылдады:

– Мин Магҗан абыйның «Йолдызлар» дигән шигырен яттан беләм.

– Күрегез, монда гел математиклар гына җыелган икән, – дип, кызларны тәмам үсендерде мөгаллимә апалары.

– Аңламаган сорауларыгыз булса, иртәгә язып килегез. Ә бу мәсьәләләрне барыгыз да чишәргә тырышыгыз.

Дәрес тәмамланды. Әмма яңа мөгаллимә яныннан берсенең дә китәсе килми иде. Ә хәзер рус теле дәресе. Магҗан абыйлары укытачак. Аны да яраталар яратуын...

– Апа, диде Зөләйха, чак кына сыена төшеп, – ике көннән тулган ай. Беләсезме, ай нинди сихри нурга күмә Сардаланы. Әйдәгез, берсекөнгә үк чыгабыз.

Зөләйханың сүзләрен егетләр ишетми каламыни инде?!

– Апа, учак ягыйк. Без сукмак ясап куярбыз.

– Учак мәйданын сайларбыз.

– Коры-сары, утын кирәк булыр.

– Барысын да үзебез эшләрбез.

Кызлар да ризалык белдереп:

– Апа, беләсезме, даладагы ут теле, нинди сихри көчкә ия, – диде һаман мөгаллимәдән аерыла алмаган Зөләйха.

– И-и бала, синдә сөю теле сөйли ич, – дип әкрен генә колагына пышылдады. Зөләйха Гөлсемнең иңенә маңгаен тидереп алды да, йөгереп чыгып та китте. Ниһаять, бу ятимәнең дә йөрәген аңлаучы табылды. Кыз качып кына үксеп-үксеп елады.

Барысы да адарынып көткән, Сардалага һәм җаннарга көмеш нур койган, баш очында миллиардлаган йолдызлар кабызган сихри кич керде. Тирә-якны, күңелләрне җылытып, очкыннары белән күктә уйнап, төнге учак янды. Гөлсем апаларының аналарча кайгыртып, чиләк тутырып алып килгән кайнар пәрәмәчләре барысын да шаккаттырды.

–  Минем туган ягым Чистай күгендә дә хәзер тулган ай йөзәдер. Исәпсез-хисапсыз йолдызлар җемелдидер. Әнкәем сагынадыр... – диде Гөлсем, чак кына моңсулана төшеп.

– Чистай... Әйтәм аны, сез ай кызы икәнсез ич, апа, – диде гел йөрәге белән уйлаучы Зөләйха.

– Зөләйха, син адым саен хәйран итәсең, – дип, Гөлсем дә кызны күңел бозларын эретерлек җылы карашына төрде.

Биредә һәммәсе Гөлсемгә олы ихтирам, соклану белән карады. Яңа мөгаллимәләре аларга кайбер атаклы математикларның дөньякүләм ачышларын сөйләп узды. Кар өстендә мисаллар чишелде. Тукай шигырьләре укылды. Бүгенге учак янында һәркемнең язмыш җиле җылынып китте. Иң көчле, иң кайнар учак булып Магҗанның йөрәге янды.

Беразга аңа кушылып, Гөлсемнең сөю учагы да ялкынлана-ялкынлана дөрләп алды. Шәүләсе йөзендә биеде. Нәрсә бу? Әлеге фаҗигаи заманның бар сынау-кичерешләр авырлыгын онытып, чит мәхәббәткә уралу түгелме соң бу?! Язмаганны, булмаганны, килешмәгәнне... Инде ничә көннәр, ничә төннәр шулай хис белән акыл керәшә. Акылы гына җиңә күрсен!.. Шулай булмый ни тагын...

Чират акынга җитте.

Йолдызны – йөзек,

Айны алка итеп...[15]

 

– Бу – мәхәббәт шигыре. Мин бүген сезгә аның бер өлешен генә  укырмын, – диде Магҗан. Иртәме-соңмы сезнең һәрберегезгә шундый сөю киләчәк...

Иркәтаем, килсәң әгәр каршыма,

Сөюемнән ялкын капса башыңа,

Күз яшемнән гәүһәр муенса тезим,

Кил, карама күздән аккан яшемә.

Иккүзем, кил, Көн нурына күмелим,

Сөйим дә – үлим , «нигә үләм?» димимен,

Килеп җит тик, агып кына, ефәк күк,

Йолдыз-йөзек,

Ай-алка... сиңа бирим?!

– Рәхмәт, Магҗан әфәнде, искиткеч шигъри бүләк. Бүген һәрбер кыз бала, шул исәптән мин дә, Сардаладан «Йолдыз-йөзек, Ай-алка» белән китәрбез. Кызлар, шулаймы?!

– Шу-у-ла-ай!

– Инде Гөлбаһәр безгә вәгъдә иткәнчә, казакъ халкының зур, талантлы шагыйре Магҗан Җомабаевның «Йолдызлар» шигырен укысын. Һәм без күк-асманда бүген үзебезнең иң серле, иң якты йолдызыбызны билгеләп китик. Һәм Табигать-анага, бар Галәмгә, бер-беребезгә рәхмәтләр әйтеп таралышыйк. Борынгы далада ак эзләребез, ак теләкләребез, күңел җылыбыз калсын! (Әлеге минутларда Гөлсем яратып күккә бакса да, аның «сихерле йолдызы» янында иде.)

Һәрберсе иң элек мөгаллимәгә килеп сарылды. Магҗан исә, зыялыларга хас булганча, сүзсез генә Гөлсемнең кулын үпте. Дөньяда бу игелекле, нәфис кулларның җылысыннан да кадерлерәк тагын ни-нәрсә булуы мөмкин?!

Гөлсем дә өйгә бик дулкынланып кайтты. Тик Яхъя белән Сафура аны бик тиз күктән җиргә төшерделәр. Әниләрен килеп кочакладылар да: «Әттәм юк», – дип елый да башладылар. Абдулланың Омски-Омбыга киткәненә күпме вакыт, бер хәбәре-хәтере дә юк. Гөлсем ни дияргә дә белми. Алла гына сакласын. Замана турында уйлый башласаң, чәчләрең үрә торырлык. Мостафа абыйсының элемтәләре зур зурын, тик ул да әлегә өздереп кенә берни дә әйтмәде. Бер уйны икенчесе кысрыклады. Әллә соңгы вакытларда иренең кадерен дә белеп бетермәдеме Гөлсем? Исән-имин кайтып кына керсен ире. Җаны-тәне белән сарылачак. Үзенә багышланган шигъри мәхәббәт ялкынын да өстәп сөяр.

Әлегә бөтен Кызылъяр диярлек шул кичке җыенны һәм Абдулла Акчуринның хатынын сөйли. Бер ишесе мактый, бер ишесе гаеп итә. Ярый, эт өрә торыр, бүре йөри торыр дигәндәй. Кемнәргәдер сөйләргә дә сүз кирәк, – дип үзен тынычландырды Гөлсем.

...Мең шөкер, ниһаять, Абдулла кайтты! Гөлсемне мәхәббәт һәм бәхет пьедесталына күтәргән, газизләренең газиз әткәләре кайтты! Тормыш тагын үз җаена төште. Абдулла да читкә-чотка чыкмыйча, ай буе Кызылъярдагы эшләрен генә карады. Ә балалар җай чыккан саен: «Әттәм, әттәм», – дип, тизрәк алдына менеп утырдылар. Менә ул Абдулланың җан рәхәте, җан дәвасы кайда!

Ә бер төнне ул әнкәләренең «Шифам минем» дигән, сулкылдап елаган тавышына уянып китте. Бер дигәнче Гөлсем үзе дә торып утырды да, үксеп-үксеп еларга тотынды. Абдулла курка калды.

– Гөлем, син төш күрдең, сөйләштең. Тынычлан, зинһар. Бер-бер хәл булмагандыр бит, – дип, чәчләреннән сыйпады, хатынын яратып күкрәгенә кысты.

– Абдулла – мин... без... Калны урманнарында йөрдек.

Абдулла шунда ук төшенде. – Гөлем, син анда учлап-учлап мүк җиләге ашадыңмы?

Гөлсем башын гына какты. Ә күзләреннән кайнар яшь коелды.

– Син мине ак чәчәкле аланда кулларыңда күтәреп йөрдең. Шунда бер ак күбәләк кулыма кунды да, челтерәп торган бер тавыш белән: «Мин килдем!» – диде.

– Син шул күбәләккә «Шифам минем!» – дип дәштең инде алайса.

– Әй-йе, – диде Гөлсем, елавыннан тыелырга тырышып.

– Гөлем, нинди сөенеч, безнең тагын бер кызыбыз туачак...

– Безнең Шифабыз...

– Әйе, безнең Шифабыз!

Мин хәзер ак күбәләгебезнең әнкәсенә бал белән тәмле чәй китерәм. Син ялыктың, арыдың, сиңа хәзер ял кирәк, Гөлем, ял...

Гөлсем чак кына уйлады да, Магҗанның зур бер конвертка җыеп барган шигырьләрен нәкъ бүген, шушы минутта бирергә карар кылды.

   

Бута күз[16], сихерле сүз, ханым Гөлсем,

Күктә Көн[17] көлмәсен, Гөлсем көлсен,

Гөлсем – Кояш, күктә әкрен йөзүен белә,

Сөйдереп, көйдергәнен каян белсен?!

                                      («Гөлсем ханымга»)

                           

 ***

Җан ордым, җаннан телдем – кайрылмадың,

«Кит әле!» дигәнеңнән айрылмадым.

Күз алларыңда дөрләп уттай яндым –

Җәлләп, хәтта сүз белән кайгырмадың.

 

Хуш, күз нурым! Бәхетсез бер Мәгъшугың күр.

Саубуллашыйк, мин китәем, кулыңны бир.

Алдымда – колач җәеп каршы алучы

Миһербанлы сөйгән ярым – ул кара җир!

                                           («Сөйгәнемә»)

                         

 ***

...................................................

Кояш кызының җан җырын,

Йөзендәге якты нурын

Эзләп йөреп әлсерәдем.

Йөрәгемне, кулым биреп,

Кан аралаш яшем түгеп:

«Юлым – сиңа, килче!» – дидем.

Кайрылып та карамады,

Җан-йөрәгем яралады.

 

«Мин – үлгән бер җанмын, – диде, –

Фәрештәләр күмгән инде».

Керфек какты – китеп барды.

Йөзендәге балкыш нуры,

Аузындагы моңлы җыры

Йөрәгемә сеңеп калды.

Йөрәгемнән китмәс бу җыр,

Үзгәрсә дә меңгә гомер.

                               («Гөлсемгә»)

 

– Болар миңа атап язылган шигырьләр.

– Беләм, – диде Абдулла чак кына елмая төшеп.

– Беләсең, ә бер сүз дә дәшмисең?! Башка ирнең хатыныңа гашыйк булуын белү бигүк күңелле хәл түгелдер. Ә син бер сүз белән дә белгертмисең...

– Шагыйрь мәхәббәтенә, шигъри мәхәббәткә ни әйтеп була, Гөлем?!

– Башыңа шикләнү, көнләшү уе да килеп карамыймы?

– Гөлем, мин синең кемлегеңне, ниндилегеңне белмәсәм иде. Әйдә, шагыйрь мәхәббәтен дә, үзебезне дә түбәнсетмик . Әнә минем – сине, синең мине яратуыбызның дәлилләре. Бак, ничек матур итеп йоклап яталар. Бәлкем, Ак күбәләгебез дә хәзер алар янындадыр. Яратып, аларның кулларына кунадыр. Әнә төшләрендә ничек елмаялар.

– Абдулла кәбәм, минем сиңа сокланудан һәм рәхмәттән башка бер сүзем дә юк. Алай да бер үтенечем бар. Уку елы тәмамланганчы миңа мәктәптә калырга рөхсәт ит.

– Гөлем, синең теләгеңә һичкайчан каршы төшкәнем булмады. Үзеңә генә авырга туры килмәсен, – дип, Абдулла хатынының күзләренә озак кына тутырып карап торды. Бу әйтеп бетергесез моңсу караштан Гөлсемнең күңеле тагын да тулып түгелде.

...Һаман бер ашкыну, яну белән көннәр, айлар, язлар, җәйләр үтәр. Мәктәптән дә, укучыларыннан да, Магҗаннан да Гөлсем зур бер ярату, моңсулык белән аерылыр.

Көз керер. Сардала өстендә тулган ай балкыр, исәпсез-сансыз йолдызлар янар. Һәм ак карлы дөньяга «Мин килдем!» – дип, ак күбәләк аваз салыр. Шифа туар. Язмышның көртле-буранлы, бормалы юллары янә туган илләр ягына борылыр.

Ә Магҗан?! Шагыйрь җаны нишләр?! Нишләсен, тагын янар, ялкынланыр, ут чәчәр.

 

Белдем, бүген мине ташлап китәсең,

Көмеш сулы Иделеңнән үтәрсең...

Бута күзлем, үтереп кит кулыңнан,

Тере килеш ничек ташлап китәсең?!

                                      («Аерылганда (Г...гә)»)

 

                            ***

Былбыл гөлсез,

Былбыл өнсез – гади кош.

Ай, кояшсыз,

«Гөл»сез, өнсез – гомер буш!

Бута күзлем[18]

Ефәктәй сүзлем – гарешкә

Китте очып,

Зарым кочып, алыста[19]

Калдым ялгыз,

Тере җансыз – кем белән?! –

Чиргә түзәм,

Киңәшәмен моң белән.

Дустым ерак,

Сүнде чырак,

Сүнәмен.

Сүнәдер Ай,

Мин дә тиздән үләрмен.

                            («N  альбомына»[20])

 

                            ***

Кыен һаман күз яшемне тыюым,

Алҗытты кич-көндез янып-көюем.

Аның ниләр уйлавы миңа нигә? –

Элеккедән мең кат артты сөюем.

 

Аерылуны уйлап алмыйм исемә, –

Ни кылыйм шул уйга салган кешемә?

Тәңре – иям, йокы бирче тизрәк, дим,

Җан ярымны бер сөйимче төшемдә!

             («Җан ярымны сөйимче бер төшемдә»)

 

«Җан ярым», «Ефәк сүзлем». Магҗан Гөлсемне шулай дип атый. Әйе, җаннар аңлашу, шигъри рухның бөеклеген тою һәркемгә дә бирелми. Гөлсемдә исә менә шундый нәфис җан. Ә иҗади шәхесләр андый аңлауга һәрчак мохтаҗ. Ни өчен аның юлында җанын шулай ярып-бүлеп бирердәй кешеләр очрап тора икән? Ә бу җанны ничәгә бүлеп була соң?!

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ («Җан сүзе» дип аталган китапның төзүчесе) кереш сүзендә болай дип яза: «...мин Гөлсем ханымны романнарга лаек шәхес дияр идем. XX гасыр иҗтимагый-мәдәни тормышындагы багланышларны күзаллап.

Әнә шул атаклы ханымның Магҗан белән мөнәсәбәтләре, шагыйрьнең аңа атап язган гаҗәеп көчле лирикасы – әлеге язылачак романның иң калку битләредер, бәлки. Комментарийларда язылганча, «Гөлсемнең дә башы буш булмый»: ягъни зур шагыйрьнең җан дөньясын аңларлык, аның Тәңре, Муса, Гайса һәм соңгы Мөхәммәд пәйгамбәрләр, Тур тавы һәм Туран турындагы шигъри хыялларын тирән кичереп, аңлый, кушыла белгәндер, мөгаен. Тарихи бу очрашу мизгелләре – үзләре үк шигырь өчен кыска һәм утлы хатирәләр өчен җирлек булгандыр. Гөлсем ханым үзе дә шигырь көче белән ачылып:

 

Йөрәкләр Тәңресе – утлы,

Күзеңнең шөгъләсен (ялкынын – Р. Г.) миннән

Күчер бер үзгә агулга (объектка? – Р. Г.),

Сихерле йолдызым, тиздән! –

 

дип юкка гына кисәтмәгән бит. Мәхәббәтнең бөек сәхифәсе бу! Ә тормышның үз Тәңресе, аларны ул (язмыш!) болай да тиз аерачак. Үлемсез шигырьләрдә калачак бу кыска вакытлы ялкынлы күңелләр – аңлашу тарихы! Тиздән Гөлсемне ире, шигырьдәгечә, «ак Иделләрне кичеп», туган ягына, аннан Мәскәүләргә алып китәчәк. Ә Магҗан тугры яры булачак Зөләйхасы белән кавышачак...

...Сихри көчкә ия сүз остасы була Магҗан. Һәм чын мәгънәсендә милли шагыйрь ул: казакъның бай тел-рухи дөньясын чагылдыруы белән бергә ул төрки дөнья берлеге җырчысы, хәтта туранчы. Һәм замандашы М. Әүэзов әле 20нче елларда язып калдырганча, «киләчәккә әсәрләре барып җитәргә лаек дөньяви колачлы-омтылышлы бердәнбер казакъ шагыйре!» Юкка гына бүгенге казакъ әдәбиятчылары Магҗанны: ул «безнең Пушкин, безнең Шекспир», – дип язмыйлар бит».

Инде шагыйрь сүзләрен куәтләп, бу бәяләмәнең асылында нәкъ менә шушы гаҗәеп көчле мәхәббәт лирикасы да күздә тотылгандыр, дип фаразлыйсы килә.

...Ә Сардаланың йолдызлы, тарихи хәтере ул кышларны һәм күңелләрнең аклыгын, язмыш җилләре җылынган учакларның кайнарлыгын, йөрәкләрнең серле шигъри ялкынын әле һаман да булса саклыйдыр. Шулайдыр...

 

 

«Сөйләттерде миңа йөрәгем...»

     

Вакыт исә сүтә-сүтә

Сүтелепләр бетмәс сер...

Кайчан килдең?

Кай сәгатьтә

Тәмамланырсың, гомер?

       

              ***

«Сөйләмәсәң туктыйм!» –

 Диеп, моны

Сөйләттерде миңа йөрәгем.

 

                                   Зөлфәт          

 

Гасыр белән гасыр арасы... Революцияләр. Репрессияләр. Сугышлар. Миллионлаган корбаннар. Сулыш алырга куркып торган дөнья. Чәлпәрәмә килгән язмышлар. Туктаусыз эзәрлекләүләр, тетрәнүләр, җан яралары. Уйласаң, уелыплар китәрлек.

Шушы гасырның күп сынау-әрнүләрен кичкән 92 яшьлек Шифа апа Акчуринаның  исән-имин Мәскәүдә яшәп ятуын ишеткәч, куанычымнан нишләргә дә белмәдем. Әлбәттә, кичекмәстән Мәскәүгә китәргә! Тик телефон трубкасында гөрелдәп ишетелгән тавыш очрашуны хуп күрмәде. Шулайдыр, Шифа апаның инде йөрәк яраларына кагылдырасы килмидер. Сызланулары болай да хәттин ашкандыр... Уй-теләкләр шулай беразга тынып тора да, тагын үҗәтләнергә тотына: «Ничек кенә булса да очрашып сөйләшергә!» Ниятемне кабат-кабат дәлилләргә тырышам.

– Булды! Яздылар инде... җитәрлек булды, – диде ул телефоннан, тагын шактый кырыс, каты тавыш белән.

Беркадәр вакыттан соң, тагын тәвәккәллим.

– Шифа апа, Ходай хакы өчен, кабул итегез, – дим.

Ул һич тә көтмәгәндә челтерәп көлеп ала да:

– Ходай хакы өчен дигәч, бик тартышып булмастыр. Мин бит ишан оныгы. Килегез! – дип, күңелгә канатлар куя.

...2012 елның чатнама суык декабрь ае. Җитмәсә, ачы җил өтеп ала. Ахрысы, язмыш җиленең дә үзен искә төшереп үтүе булса кирәк... Мәскәүнең данлыклы түрәләр яши торган Кутузов проспектына якынлашам. Эчемә: «Акчуриннар кайда да Акчуриннар булып калганнар», – дигән җылы уй йөгерә. –  Әнә бит нинди урында яшәп ята икән Шифа апа. Әмма фатирга килеп кергәч, минем гаҗәпләнүемнең, йөрәк чымырдауларының чиге булмады. Коммуналканың ун квадрат метрлы бүлмәсендә Шифа апа бер ялгызы гомер итеп ята. Хәер, Ленинград блокадасын кичергән кешегә, яшәүнең кыйммәтен, үлем ачысын күргән, бер кабым ипи, бер йотым суның кадерен, могҗизасын аңлаган көчле рухлы кеше өчен бу алай борчылырлык та түгелдер. Иң мөһиме – кадерле кешеләр йөрәккә сыйган, яшьлек еллары фотоальбомнарда сакланып калган.

– Шифа апа, бу кадәр чибәр кызга гашыйклар да аз булмагандыр?

– Сез игътибар иткәнсездер, безнең нәселдә барыбызның да мәхәббәте фаҗига белән уратылган. Мин институтта икенче курста укыганда сугыш башланды. Журналист, язучы кеше, сез Ленинград блокадасын күзаллыйсыз булыр. Без бервакытны, өч көн буена институтның эскәмияләрендә ачлыктан хәлсезләнеп, торалмыйча яттык. Мине бик яраткан яһүд егете бар иде. Ул үзенең карточкага алган паёгын (көнлек норма – 125 грамм) миңа ашатып торды. Нигәдер аның: «Мин ач түгел», дигәненә ышанасым килде. Мин исән калдым, ә ул берничә көннән дөнья куйды. Минем хакка! Мәхәббәт хакына! Аның якты истәлегенә хыянәт итә алмадым. Башка минем йөрәгемне аның дәрәҗәсендә аңлаучы ир-егетләр дә очрамады.

Әтисе белән әнисе турында сорашам.

– Әтиме?! Әти обожествлял маму! Әнине шул тикле яратты. Әти шундый йомшак күңелле иде ки, каршы әйткәне булмады. Күзенә генә карап елмая иде. Мин күбрәк әти кызы!

Абдулла Акчурин гаиләсе Кызылъярдан Мәскәүгә 1921 елда күчеп кайта. Абдулла йон эшкәртү буенча зур белгеч санала. Яңа Министрлык оеша. Аны шунда төп белгеч итеп чакыралар. Бу нисбәттән аңа дәрәҗәле Дебердиевләр, Хәсән абыйсының уллары да булыша. Аларга Мәскәүнең Преображенская застава ягыннан җыйнак кына ике катлы йорт бирәләр. Гөлсем балалар белән өйдә. Шифа – ак күбәләккә әле бер генә яшь. Тормышлар янә җайга салынгандай була... Әмма заманның усал, үчлекле җилләре һич тә аларны тынгылыкта калдырырга җыенмый.

Утызынчы еллар башында Акчуриннар Ленинградка күчә. Анда Абдулланың сеңлесе Гайшә ялгызы яши. Гайшә дә Бестужевканы тәмамлаган, укымышлы гүзәл зат. Хәзер аңа да ярдәм кирәк. Бәлкем, «эз» дә югалып торыр. Абдулланы инде әллә кайчаннан бирле «яшерелгән» алтын-көмешләрен таптырып интектерәләр. Аны да «Себер елап көтә».

Шифа апаның йөзенә гасырларның авыр, сагышлы күләгәсе ята.

– Әтине 1932 елда кулга алып, Ерак Көнчыгышка озаттылар. Ходай Тәгаләнең берәр рәхмәтле бәндәсенә очрадымы, лагерьда аны: «Хаксызга утыра», – дип азат итәләр. Әмма тәкъдир дигәне дә «якадан ала». Кайтыр юлга чыккач, аягында гангрена башлана... Әти поездда үлә. Янәшәсендә мәрхәмәтле бер татар кешесе туры килеп, аны Новосибирск шәһәрендә җирләп калдыра. Үзе үлгәннән соң, әтинең: “Миңа тагылган гаепләрнең берсе дә расланмады... Тәмугтан кайтып киләм. Минем кадерлеләрем, озакламый күрешербез», – дигән хатын алдык.

Шифа апа башын иеп, бераз сүзсез тора да, дәвам итә.

– Мин бит сезгә берсеннән-берсе ачы тәкъдирләр турында сөйләргә тиеш булам. Бәхетсезлек арты – бәхетсезлек, әтидән соң, озак та үтмәде, 18 яшьлек Яхьяны «халык дошманы» улы дип, ишегалдында аяктан екканчы кыйнап ташлыйлар. Аннан, пролетар балаларына көн юк, дип, милициягә барып әләклиләр.

...Абыебызга төрмәдән чыгу насыйп булмады инде. Кыйнап үтерделәр. Әни бу кайгылардан тәмам сыгылып төште. Нишләргә, ничек юатырга?! Бу чарасызлыкның авырлыгын сүзләр белән аңлату мөмкинме соң?! Ул елларда «халык дошманы» хатынына эш табулар да дөньялыкта сират кичү белән бәрабәр диярлек. Әни көч-хәл белән генә, институтта бергә укыган танышы аша, газета-журналлар киоскына эшкә урнаша алды. Хәзер аның өчен иң мөһиме – безне җил-яңгыр тидермичә саклау һәм укыту иде.

 

                                               * * *

1938 ел. Ленинградка кара елларга карамыйча ак төннәр иңгән чак.  Ә иртәгә алар табигатьнең бу тылсымын, хыялларын калдырып, Оренбургка китәчәкләр. Гөлсем сөрген исемлегенә кергән өч шәһәр арасыннан Оренбургны сайлады. Татарның асыл шәхесләре булган Фатих Кәримиләр, Дәрдемәндләр, Рәмиевлар, Хөсәеновлар истәлеге итеп сайлады.  Әле кайчан гына Гөлсем Гаяз әзинең Варшавадан язган хатына сөенеп бетә алмаган иде. Менә хәзер аны шуның өчен  «ышанычсызлар» төркеменә кертеп куйдылар. Шәфкать туташының Балкан сугышы вакытында Төркиягә ярдәмгә килүен дә “исенә төшереп” үттеләр. Шулай итеп, «гаепле» Гөлсем Акчурина гаиләсе ике көн эчендә Ленинградтан чыгып китәргә тиеш булды.

Соңгы кичтә ул бар сагышларын Нева ярында “сөйләп” калдырмакчы. Нева исә аның үткәндәге очсыз-кырыйсыз уйларын дулкын-дулкын итеп ярга чыгара торды. Ә менә төньяк пайтәхете Сарай-Диварлары ярыннан искән су җиле, язмыш җиле аны кочып, бөтенләй туңдырып җибәрәсе итте... Кайчандыр ул ак төннәр яктысында Тукайга Нева ярларын күрсәтергә хыялланып йөргәнен исенә төшерде. И-и гомерләр... Гөлсем үзалдына нидер әйтмәкче булган иде дә, аны каршысыннан узып баручы, чырае да, җаны да кара шәленнән дә карарак кайгыга төренгән ханым җәлеп итте.

Гөлсем аның үтеп китүеннән куркып, тизрәк сәлам бирергә ашыкты:

– Анна Андреевна, хәерле кич, исәнмесез?!

Шагыйрә теләр-теләмәс кенә күтәрелеп карады да сорап куйды:

– Без танышмы?

Гөлсем бер мизгелгә уңайсызланып та калды, аннары:

– Безнең институтка очрашуга килгәч, Сез мине Джокондага охшаткан идегез, – диде.

– Менә ничек... – «күрәзәче»-шагыйрә, бу юлы текәлебрәк карады. Күрәм, сезне дә кайгылар читләтеп үтмәгән.

– Әйе, ирем дә, улым да – репрессия корбаннары. Үземә дә биредә көн бетте. Иртәгә Оренбургка күченәбез.

– Кайгыгыз зур... Сабырлык телим.

– Ә үзегездә ни хәлләр, Анна Андреевна?

– Минем улым да төрмәдә. Инде икенче мәртәбе утырттылар. Ул анда тилмерә, мин монда ут йотам. Язмыш әнә Невадагы аерып куйган күперләр шикелле. Соңгы выкытта аларга карап тору күңелемә шом сала. Менә шулай күперләрнең кушылганын көтеп йөрим. Алар белән бергә Ленинградның үзәге, Васильев утравы гына түгел, җирләр, күкләр, җаннар да тоташа төсле... Әнә күперләрне кушалар. Хәзер инде кайтырга да була. Ә сезгә хәерле юллар... һәм гомерләр, Джоконда. Татарчасын – Гөлсем Акчурина, дидегез бит әле. Шигыри исем. Алар кочаклашып, аерылыштылар. Шагыйрәнә җанлы бу ике ханымның дуслыгы әнә шулай башланып китте.

– Зур шәһәрләрдән соң Оренбург бик кечкенә, хәерче, котсыз булып күренде. Безгә ярым подвал бинадан бер карават куярлык кына урын бирделәр. Әни башта ашханәдә ипи кисүче булып эшләде. Аннан ипи заводына бухгалтер-кассир булып урнашты, - дип дәвам итә сүзен Шифа апа.

– Ә беркөнне, әни базардан кош тоткандай сөенеп, бик нәфис челтәрләп бәйләгән ап-ак Оренбур шәле күтәреп кайтты. «“Анна Ахматовага! – диде ул, – Теге кара шәлен салып, шушы ак шәлне ябынса, кайгылары китмәс иде микән», – дип хыялланды.

 

 * * *

– Казанга кайту әнинең гомерлек хыялы иде. Аның шул чаклы ашкынуы миңа да тынгылык бирмәде. Казан – аның яшьлек эзләре, Тукайлар, Әмирханнар хатирәсе, татар мохите, татар моңнары, шигырь кичәләре... Ниһаять, 1948 елны без Казанга кайтып урнаштык. Монда да фатирсызлык, кеше өстендә яшәүләргә карамастан, әнигә җан тынычлыгы иңгәндәй булды. Әни танымаслык булып үзгәрде. Үзенең элеккеге дуслары, танышлары белән очрашып йөри башлады. Үзен аңлаучы кешеләрне тапты.  Бигрәк тә, ирле-хатынлы яшь галимнәр – Нуруллиннар гаиләсе белән дуслашты. Әни аларга кирәкле, кадерле икән ич. Мин үзем өчен әнине өр-яңадан ачтым.

 

  * * *

2013 елның гыйнварында, мин Мәскәүгә Шифа апа янына тагын бардым. Бу ел аның йөзенә тагын сызлану сызыклары өстәлгән. Алай да, ул әле үзенең тәгәрмәчле урындыгына таянып балконга чыга һәм икешәр сәгать тәрәзә артындагы шау-шулы дөньяны күзәтә. Янына Сафураның оныклары һәм социаль тәэминат кешеләре килеп тора. Шифа апа язмышларның үзәкләргә үтеп калган елларына кайтып, башыннан кичкәннәрен янә искә төшерә. Ул сөйли, ә мин шул язмышлар эченә кереп чумам.

– Әнигә кайгылар өелеп килде инде. Шәмсениса апа да яшьли үлгән. Ире белән улы Равил дә – төрмәдә. Ярый әле кече улын Җәваһирә апа Свияжскида үзе эшли торган Балалар йортына урнаштырган. Әнинең инде Муса Бигиев белән Әсма апа өчен, балалары өчен зар елауларын, әйтеп кенә бетерерлекмени?!. Аларны бит, эзәрлекләүгә чыдый алмыйча, әтиләре чит илгә китеп баргач, “илне сатучылар” дип атыйлар, олы бабаларын төрмәгә утырталар, кечеләре белән Әсма апаны Вологдога сөрәләр.

– Үкенечләр зур, – дип кабатлый Петербургның яшь галимәсе, атаклы дин галиме, философы, язучы Муса Бигиевның Мөхәмәд атлы оныгының җәмәгате Альмира Таһирҗанова. Аның 2009 елда дөнья күргән «Книга о Мусе эфенди, его времени и современниках» дигән китабын титаник хезмәт дими, ни дисең? Татар җанының чиксез өзгәләнүләрен сурәтләү өчен Муса Бигиевның хатыны Әсма ханымның көндәлекләрен генә уку да җитәр иде кебек...

– Мин ун классны Оренбургта тәмамлап, Ленинградта тимер юл транспорты инженерлары хәзерли торган институтка кердем. Мин беренче курсны тәмамлауга, сугыш башланды. Өчебез – өч якта. Әни – Оренбургта, Сафура – Ленинград фронтының күчмә госпиталендә. Аз гына мөмкинлек булу белән, ни дә булса ашарга юнәтеп, институтка, минем яныма килә. Яшьсез генә елыйбыз, икенче тапкыр очрашырбызмы, юкмы?!

Сафура сугышка чаклы медицина училищесын тәмамлагач, Харьковта эшли башлаган иде. Анда Юра исемле украин егетенә кияүгә чыкты. Ике кызлары туды: Лилия белән Аэлита. Сафура хирург ире белән 1942 елда сугышка киткәндә, балаларын Харьковтан алып кайтып, әни янында калдырды. Балалар бик ашарга тилмергәннәр. Әни аларны җаныннан артык күреп карады. Сугыш беткәч, ире Сафураны ташлап китте. Балаларны әни үстереште. Сугыштан соң Сафура Казан медицина институтына укырга керде. Аннан гомере буе Лениногорск районында баш табибә булып эшләде. Кызлары да медицина өлкәсен сайладылар.

1943 елны безнең институтны Казакъстанга, Алма-Ата шәһәренә эвакуацияләделәр. Исән калганнарыбыз шунда күчте... Сугыш тәмамлангач, Ленинградка кабат кайттык. 1945 елда институтны тәмамлап, башта Свердлауда, аннан Оренбургта тимер юл төзү инженеры булып эшләдем.

Шифа апага карап, тыңлап торам да, соклануымны яшерә алмыйм. Бу яшьтә дә затлы асылын, дворянлык сыйфатларын югалтмаган. Эчке бер нәзакәтлелек, кемлегеңне тоеп-белеп тору тышка бәреп чыга. Мин сорап куям:

– Шифа апа, сезнең үз-үзегезне тотышыгызда да, тавышыгызда да җитәкче урында эшләгәнегез сизелеп тора.

Ниһаять, Шифа апаның йөзенә чак кына серле елмаю йөгерә.

– Министрлыкта минем кул астында егерме ике ир кеше эшләде

Бу юлы Шифа апа миңа бик кадерле фотоларын һәм Җәваһирә апаның оныгы Гөлнар Әмирханованың телефоны белән адресын биреп җибәрде.

 

* * *

Гөлнар апа ишеген шактый озак торып ачты. Аңа да 86 яшь шул. Алай да үз-үзен тотышында үзгә бер затлылык, нәфислек күзгә ташлана, хәтта балерина Галина Уланова чалымнары да чагыла төсле. Адым саен сагалап, күзенә генә карап торган зур эте генә башта сәеррәк тоелган иде.

– Тавышыгызга караганда сез дә бик күркәмсездер, – дигәч кенә аның бөтенләй күрмәвен абайлап, тәмам югалып калдым. «Рәхмәт» дияргә дә өлгермәдем, Гөлнар апа тезде дә тезде:

– Сез инде Чистай әбиебез Бибифатыйманың, чибәр әбиебезнең сигез кызы булганын беләсездер дип уйлыйм.

Мин дә белгәнемне күрсәтергә теләп:

– Әйе, әле исемнәре генә ниндиләр: Әминә, Камиләтенниса, Гарифә, Җәваһирә, Әсма, Шәмсениса, Хәтимә, Гөлсем һәм яраткан бердәнбер абыйлары Ибраһим, – дим.

– Ә мин менә Җәваһирәнең оныгы булам инде. Дәү әнием Свияжскида Балалар йортында рус теле укыткан. Мин үзем гомер буе санитария врачы булып эшләдем.

– Медицина фәннәре кандидаты булуыгыздан  да хәбәрдарбыз.

Гөлнар ханым тыйнак кына елмаеп куйды да сүзен дәвам итте:

– Язмыш дигәнең адәм баласының гел башыннан гына сыйпап тормый инде ул. Безнең нәсел өстенә дә сынаулар аз килмәде.... Сезне бигрәк тә Гөлсем кызыксындыра инде. Шифа апа шулай диде.

– Сез бит Гөлсем апаның иң якын сердәшчесе булгансыз.

– Сөйләрлек вакыйгалар җитәрлек.... Менә бер истәлек сезнең өчен кызыклы булыр дип уйлыйм. Гөлсем апа Казанга күчеп кайткач, бервакытны Гарифә апа, Җәваһирә дәү әни, Гөлсем апа Уфага, Әсма апа янына «Тукай» пароходында баралар. Шунда шагыйрь һәм галим Мостафа Ногман белән танышалар һәм билгеле инде, Тукай турында сөйләшеп китәләр. Менә шунда Гөлсем апа Тукайны «шагыйрьләр солтаны» дип атый һәм Мостафа Ногманнан аңа багышлап җыр язуын үтенә. «Син – шагыйрьләр солтаны!» Үзе һәйкәл булырлык сүзләр ич!

 

Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син – шагыйрьләр солтаны.

 

Гөлсем апа үзе дә Мостафа Ногманның бик нечкә күңелле, ихлас кеше булуын сокланып сөйләгән иде. Әмма ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында җыр соңрак туган. Гөлсем апа Рөстәм Яхинның бу гаҗәеп музыкасын ишетмичә китеп барды.

– Әле композиторның Гөлсем апаның үзенә багышлаган җыры да бар. Шифа әйткәндер, бәлки. Исеме хәтеремнән чыгып китте. Картлык. Искә төшү белән әйтермен, – диде Гөлнар ханым онытуына үкенеп. Ни кызганыч, без башка очраша алмадык. Озак та тормый, шул елны ул мәңгелек йортка күченде.

Ә мин бөек композиторыбызның бар иҗатын, симфонияләрен, җырларын, романсларын күңелдән кичереп, бик озак биһуш бер халәттә йөрдем. «Апрель таңы» җырының музыкасы киң симфоник колачлы, Тукай бөеклегенең, халык мәхәббәтенең бер көчле кайтавазы булып яңгырады. Мин легендар Чистай кызының, бик күпләрне сокландырган, үзе дә шигърият багындагы бер гөл булган Гөлсем Камалова-Акчуринаның язмыш симфониясен дә, гасырлар авазын да тыңладым шикелле.

 

                                               * * *

1951 елның кояшлы сентябрь иртәсе. Казанның Бауман урамына урнашкан Матбугат йорты янында яшь галим Ибраһим Нуруллинны таныш булмаган бер ир кеше туктата:

– Иптәш Нуруллин, – ди ул аңа якынрак килеп, – борчуым өчен гафу үтенәм. Мин Салих Хәкимов дигән кеше булам. «Таткнигоиздат»ның дәреслекләр бүлеге редакторы. Сезнең бөек Тукаебыз иҗаты белән кызыксынуыгызны белгәнгә күрә бик тә әһәмиятле бер мәгълүмат җиткерәсем килә үзегезгә.

– Әйдәгез, әйдәгез, тыңлыйм, – ди галим түземсезләнеп,  күзлеген рәтли-рәтли.

- Күптән түгел безнең күрше фатирда Оренбургтан күченеп килгән аналы-кызлы Акчуриналар яши башлады. Кыскасы, иң бай татарның хатыны һәм кызы. Әнисе Гөлсем ханым сөйләвенә караганда, ул Тукайны бик якыннан белә. Теләсәгез, мин сезне аның белән очраштыра алам.

Теләмиме соң инде Ибраһим? Соңгы вакытта шагыйрьне якыннан белгән кешеләр белән очрашу аның өчен изге гамәлгә әйләнде. Тукай турында  берәр яңа мәгълүмат алу өчен ул тау-таш ярырга да риза.

– Кайчан? Әллә бүген үк?

– Бүген үк булмас.

 

                                               * * *

Очрашуларның тагын берсе, күңелдә тирән эз калдырганы – Казан Дәүләт университетының журналистика кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле галимә Розалина Шаһимәрдан кызы Нуруллина белән иде. Олпат язучы, профессор Ибраһим ага Нуруллинның «44 ел буена яктылык нуры», сөекле хәләл җефете, олы таянычы, ярдәмчесе булган Розалина ханым янына без аның иң яраткан студенты һәм журналисты Филисә Хәкимова белән бардык. Бирегә дә безне Тукай һәм Гөлсем-Джоконда эзләре китерде.

Һәм без килеп керүгә үк, гаҗәеп бер дөньяга – рухи, мәдәни, тарихи хәтер дөньясына чумдык. Һәр җирдә пөхтәлек, чисталык, киштәләрдә, шкафларда уяу торган (безгә нәкъ шулай тоелды!) исәпсез-хисапсыз фәнни, әдәби, тарихи китаплар, Ибраһим ага үзе исән вакыттагыча сакланган эш, иҗат бүлмәсе... Без Розалина ханымны тыңлый-тыңлый шактый вакыт аннан күзебезне ала алмый торабыз – барысы да сокландыргыч! Төс-бит, гәүдә, кигән кием, сөйләгән сүз, тавыш – һич тә сиксәннең теге ягы димәссең. Ә хәтер! Кыскасы, камиллеккә шаклар катарлык. Без чәйләп, рәхәтләнеп, озаклап сөйләшәбез. Розалина ханым һәрнәрсәне аңа хас якты бер елмаю белән сөйли:

– Бервакытны хәтта мин дә көнләшә башладым. Ибраһим: «Мин Гөлсем ханым янына барам», – дип чыга да китә, чыга да китә. «Һаман нинди Гөлсем инде ул, мин дә синең белән барам», – дидем беркөнне. Гөлсем апа безне шундый ачык йөз белән каршылады, үземнең уйларымнан оялып куйдым. Кунакчыллыгына хәйран калдым. Шундый тәмле итеп шулпалар, пәрәмәчләр пешергән. Көн озынына сөйләшеп утырдык. Шуннан соң гына Гөлсем апаның Ибраһим өчен ни дәрәҗәдә якын, абруйлы икәнен аңладым.

Алар Сембер якларына Акчуриннар утарларын карап кайтырга да бардылар. Тик Ибраһим бик теләсә дә, әсәрләрендә бу гаҗәеп ханым турында бер иң кирәкле сүзне әйтә алмады. Ул заманнарда, атаклы ишан кызын, «халык дошманы» хатынын Тукай янәшәсенә куярга ярыймы соң?! Дөрес, Ибраһимның «Тукай Петербургта» дигән пьесасында ул Гөлсем ханымны Тукайга гашыйк курсистка образында бирергә тырышып карады. Әмма цензура нык уяу булып чыкты. Алар тикшергәннән соң, пьесада Тукай белән Гөлсемнең әңгәмәсеннән берничә җөмлә генә калды шикелле.

«Тукай Петербургта» пьесасы рус телендә телевизион спектакль рәвешендә күрсәтелде. Ул вакытта тапшырулар турыдан-туры гына алып барыла иде. Тукай ролен күренекле артист Николай Провоторов уйнады. Ул гәүдәсе, кыяфәте белән дә Тукайга бер дә охшамаган булса да, кичерешләрен тулы аңлап башкарды һәм без аны Габдулла Тукай дип кабул иттек. Пьесаны университетның драма түгәрәге дә әзерләде. Аны академия театры сәхнәсендә күрсәтте. Хәтеремдә: Гатаулла Баязитовны – Миркасыйм Госманов, Джоконданы – Кояш Тимбикова (ул да Чистай кызы, булачак талантлы журналист һәм язучы), Тукайны Рим Кәримов уйнаган иде.

 1955 елда әлеге пьеса «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккач, Гөлсем апаның сөенүләре!

Ишан кызларына да Тукайны яратырга рөхсәт ителә икән, – дип шаяртканы да хәтеремдә. Әгәр Ибраһим Гөлсем апа белән очрашмаган булса, аның «Тукай» һәм «Фатих Әмирхан» романнары шулай тиз арада язылмас иде кебек: Гөлсем апа Ибраһим өчен чын мәгънәсендә зур табыш булды. Кайчак ул аңа “Хәзинә апа” дип тә эндәшкәли иде.

Ибраһимның «Тукай» романы «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә 1977 елда 100 мең тираж белән Мәскәүдә рус телендә, аннары татар һәм башка телләрдә дә нәшер ителде. Бу романы өчен Ибраһим Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Ибраһим Нуруллин – Тукайны, Тукай Нуруллинны киң дөньяга танытты.

Ибраһим  Фатих Әмирханны тикшерүне дә һәрчак күз уңында тотты. Аның бу юнәлештәге эшчәнлек нәтиҗәләре шулай ук «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә 1988, 1991 елларда татар һәм рус телләрендә аерым китап рәвешендә басылып чыкты, һәм ул Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек булды. Ә Гаяз Исхакыйга килгәндә болай: ни гаҗәп, Гөлсем апа аның илгә кайтасына ышанып яшәде. Ибраһимга бик күп мәгълүматлар бирде. Әгәр Ибраһим тагын бер-ике генә ел яши алган булса да, аның «Тукай», «Фатих Әмирхан» романнары кебек, «Гаяз Исхакый» романы да дөнья күргән булыр иде. Һәм, әлбәттә инде, төп хатын-кыз образларының берсе Гөлсем ханым булыр иде. Ни кызганыч, Ибраһимның бөтен көче әдипнең исемен кайтаруга китте. Үкенечләр зур...

Гөлсем апаны сурәтләп, тагын шуны әйтә алам: ул барыбер бездән аерылыбрак тора иде. Киенүендә дә, үз-үзен тотышында да аристократлык, зыялылык ярылып ята. Мөгаен, Бестужевкада укулары да эзсез үтмәгәндер, иң зур татар байлары булган Акчуриннарның да йогынтысы зур булгандыр. Ул үзенә бик күп асыл сыйфатларны туплаган һәм аны язмыш сынаулары да, авырлыклар да үзгәртә алмаган.

...Без шулай озак утыруыбызга уңайсызлана төшеп, олы рәхмәтләребезне әйтеп, ниһаять, саубуллашабыз. Розалина ханым безгә үзенең гаҗәеп олы хезмәте булган «Тарих яза каләмем» һәм Ибраһим ага турында җентекләп, чын хакыйкатьне ачып салган, гаять һиммәтле китапларын бүләк итә. Тагын шушы араларда Ибраһим аганың архивыннан карап, кайбер мәгълүматларны әйтергә вәгъдә итеп кала. Инде икенче көнне үк телефоннан шалтыратып: «Ибраһимның көндәлекләрен карадым: «Тукай» романын язганда 260 кеше белән очрашкан. Иң кызыклы, иң күп мәгълүматны Гөлсем ханым бирде», – дигән юллары бар дип, безне тагын сөендерергә ашыга.

Шулай сөенергә дә өлгермәдек, бер көн үттеме, икеме – ушны алырлык хәбәр: Розалина ханым Нуруллина вафат... Инде ничә ел вакыт үтте, әмма әле бүген генә күрешеп сөйләшкәндәй, затлы онытылмас очрашу һәм җаннарны тетрәткән әлеге хәбәр күңелдән китми. Үкенечебез зур. Хушлаша да алмый калдык лабаса. Озак та үтмәде, тагын авыр хәбәр алдым. Бу юлы Мәскәүдән. Шифа апа да мәрхүмә булган... Урыннары оҗмахта булсын!

 

                                               * * *

И-и гомерләр...

Һәм без Гөлсем Мөхәммәдзакир кызы Камалова-Акчуринага да, аның якты истәлеге алдында тагын бер кат баш иеп: «Урыныгыз җәннәттә булсын!» – дип, сүзебезне тәмамларга тиешбездер.

...1957 ел. Яз. Яңа Бистәнең татар зираты. Мөгаен, ул көндә дә өстә ак болытлар сурәтенә кереп, фәрештәләр сакта торгандыр. «Кара төннең ак фәрештәсен» күрергә, Тукай да күкләр катына күтәрелгәндер. Ул көндә дә Җирләр – Күкләргә, Күкләр Җирләргә сәлам биреп җавап тоткандыр. «Дөньялыкта шәфкать иясе булган Өммегөлсем Мөхәммәдзакир кызын шәфкать берлә каршыладык», – дигәннәрдер. Алдында Мәңгелек йортның рәхмәт ишекләре ачылгандыр. Шулай булгандыр...

Менә ниләр хакында сөйләттерде миңа йөрәгем. Бәлки, нокта куярга кирәктер. Шулай да гасыр кичкән вакыйгаларга тагын берсен өстәми булмый.

2006 елда Тукайның тууына 120 ел тулган көннәрдә Петербургта шагыйрьгә бәйләнешле тагын бер кадерле урын пәйда булды. Шәһәрнең Кронверкский проспекты белән Зверинская урамы кисешкән почмакта татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Ул – Петербургка Татарстан хөкүмәтенең бүләге. Петр I заманыннан «Татар бистәсе» саналган җирдә әлеге һәйкәлнең калкып чыгуын петербурглылар хуплап каршы алды. Һәйкәлнең авторлары – Әхнәф Зиякаев, Ян Нейман, архитекторы Станислав Одноваловның иҗаты чын мәгънәсендә югары бәягә лаек. Шагыйрьнең нурлы йөзе, илһамлы күз карашы әллә каян үзенә тартып тора. Бу безнең Тукай! Биредә һәр килүемдә минем һәйкәл янына бармый калганым юк. Петербургка соңгы баруымда да шәһәр белән очрашуны шуннан башладым. Тукайга якынлашканда трамвай тәрәзәсеннән һәйкәл янында басып торучы ак ландышлар тоткан яшь бер кызны күреп имәнеп киттем. Йа Хода «Ак фәрештә» түгелме соң бу?

– «Зинһар, мине биредә төшереп калдырыгыз әле?  – дим мин трамвай йөртүче ханым алдында өзгәләнеп. Тукталышка чаклы барсам, мин килеп җиткәнче «Ак фәрештә» китеп өлгерергә дә мөмкин ич. Рәхмәт яугыры трамвай йөртүче бер карусыз үтенечемне үтәде. Мин очып диярлек чыгам да, аңа рәхмәтләр укып, тота-каба һәйкәл янына йөгерәм. Кыз китмәгән. Һәйкәл янында. Татарның карап туйгысыз бер чибәре.

– Сез Гөлсемме? – дим, кызга, ниндидер могҗизага өметләнеп.

– Юк, апа, мин Гөлнара, – ди ул елмаеп, саф татар телендә.

Могҗизалар һәрдаим булып тормыйдыр шул. Ә нигә булмасын? Йөз елдан соң да шагыйрьгә тагын ак ландышлар китерәләр. Бу могҗиза түгелмени?!

Гөлнара бирегә Башкортостанның Бәләбәй шәһәреннән килгән. Петербургның данлыклы балет мәктәбендә укый. Аның бүген зур тамашада катнашасы бар. Ашыга...

– Икенче килүегездә һәйкәл янында ак ландышлар күрсәгез, биредә Гөлнара булган икән диярсез, – ди ул минем белән җылы итеп саубуллашып. Мин дә «Ак фәрештә» хакындагы хикәятемнең кабатланмас бер мизгел белән  тәмамлануына сөенә-сөенә, җәяүләп Казанский урамына юл тотам.

...Ә Петербургка тагын сихри ак төннәр килә.

Казан–Чистай–Мәскәү–Петербург.

2012–2018 нче еллар.

 

 

 

 


[1] А. Юсупов. Господа Акчурины. – Казань.: Татарское книжное издательство, 1974

[2] Йосыф Акчура(1876–1935) – күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе. «Иттифак-әл-мөслимин» партиясен оештыручыларның берсе һәм лидеры. 1908 елдан Төркиядә яши. Төркия президенты Кемаль Ататюркның сәясәт һәм мәдәният буенча киңәшчесе. Истанбул университеты профессоры.

[3] Н. Таиров. Акчурины. – Казань.: Татарское книжное издательство, 2002.

[4] Кәбәм – кәгъбәм.

[5] Н. Багиров. Акчурины. – Казань: Татарское книжное издательство, 2002.

[6] Г. Баруди. «Кызылъяр сәфәре». – Казан.: «Иман» нәшрияты, 1425/2004.

[7] Ефәктәй яшел үлән белән.

[8] Биек.

[9] Флёра Тарханова тәрҗемәсе.

[10] «Ил» газетасы Мәскәүдә 138нче саны чыканнан соң, урыс хөкүмәте тарафыннан 1918 елның апрелендә ябыла.

[11] Магҗан Җомабаев. Җан сүзе. Төзүчесе – Рәдиф Гаташ. – Казан.: «Илһам» нәшрияты, 2013.

[12] Нури Арсланов тәрҗемәсе.

[13] Рәдиф Гаташ тәрҗемәсе.

[14] Мөдәррис Әгъләм тәрҗемәсе.

[15] Рәдиф Гаташ тәрҗемәсе.

[16] Матур, кара күз.

[17] Кояшның төркичә синонимы.

[18] Яшь дөя күзенә тиңләү.

[19] Еракта.

[20] Рәдиф Гаташ тәрҗемәсе

 

Реклама