Логотип Казан Утлары
Шигърият

Милләтем барында яшим мин...

Вакыт

Яшьлегемдә мәрҗән эзләдем дип

Карап торам тәрәзәдән күккә.

Мәрҗәнмени – йолдыз?! Бәллүрмени?!

Әйләнде бит күк тә бер чүплеккә.

 

Китте илһам аннан, кача сере,–

Көн арты көн ача бара кеше.

Шигырьләрдән галәм сүзе китә,

Кача бара якты йолдыз төсе.

 

Карыйм күккә, сердәш эзләгәндә,

Буш хыяллар килеп китә әле.

Күңелемнең күген аңлау кирәк:

Аның менә күктән серле мәле!

 

Ае салкын – аяк астындагы

Таштан идән, мәрмәр дивар кебек.

Ә бит элек кулны суза идем...

Кочагыма очып кунар кебек,

 

Атыла күк иде янар йолдыз,

Куллар изәп Җиргә әйдәгәндә.

Күктә безгә берни иш түгел дип,

Иярченнәр хәбәр бирә әле дә.

 

Кабер итмәкчеләр төпсез күкне

Заводларның зәһәр калдыгына.

Килде вакыт дога кылыр өчен

Инде йолдызларның саулыгына.

 

Булыр микән?

Буш нигезгә карап торам шашып.

Җавап бирми миңа – тик тынлык.

Авыл тынлыгында була кайчак

Зиратларда торган моңсулык.

 

Бу нигездә – безнең тарих, имеш.

Язып-сызып шунда күмгәннәр…

Ташлар да юк өстә, туфрак кына…

Аваз килә кебек тирәннән.

 

Туфрак сулый кебек! Күтәрелеп

Ала кайчак, кабат басыла!

Дәфенләнгән китап сулый мәллә –

Ул көчсез шул нигез ташыннан.

 

Их, арчырга иде туфраклардан,

Их, кайтырга иде бер кабат.

Карап тора читтән бер агачта

Булыр микән?” –  диеп ярканат.

 

Мәҗлестә

Мәхәббәт турында бер шигырь,

Дисез сез, мең җырым барында!

Аларны мин инде җырламам...

Яңасы бар тагын карында!

 

Анысын да сезгә сөйләмәм,

Чит кебек мин шушы мәҗлестә.

Бирерме тәм миңа шигырьнең

Яравы бер төнгә, бер кичкә?..

 

Милләтем турында мең фикер

Башымны бораулар чагында,

Мәхәббәт турында бер шигырь,

Дисез сез тагын да, тагын да.

 

Кирәкми нотыклар, бәхәсләр,

Әйт, дисез, сүзләрнең купшысын.

Теләкләр бушаган касәне

Әйдәле ырмаудан тутырсын.

 

Юк минем башка бер теләгем:

Яшәүдән изге хис юк миңа.

Милләтем барында яшим мин

Һәм язам мәхәббәт хакында.

 

Өркетәдер сезне минем сүз,

Мәҗлестә җитдилек – чит нәрсә.

Хисләрем тум–тулы күңелдә,

Ә сезнең алларда – буш касә...

 

Җырлый белмәү бәласе

Җырлыйм дисәң, көе саташыла:

Көйгә осталык юк гомердән.

Гомеремне җыр күк язармын дип

Яшь чагында әле кем белгән.

 

Кем уйлаган үзем тапкан көйне

Хата итеп җырлап бирәсен.

Җырлыйсың син тормыш җырын, диләр,

Учларыңа җыеп күз яшен.

 

Көләсең син, диләр, авыр чакта,

Сагышлы көй кирәк чагында

Шатлыклы җыр җырлап бирәсең син,

Дип әрлиләр дуслар табында.

 

Көен бозып җырлыйм мәҗлесләрнең.

Осталык юк аңа гомердән.

Бөтен тормышымның җыры сыйган

Һәр минуты үзгә бер көнгә.

 

Эһ, дигәнче, чишәм мәсьәләне,

Мисалларның иң-иң авырын.

Гомерләрем мисал гына булса,

Мин озайту юлын табармын.

 

Ул мәсьәлә булса, катлаулысы,

Авыр булмас миңа чишәргә.

Әгәр ул – җыр икән, ноталарны

Дөрес ала алмам, бигайбә!

 

Бутармын мин көйнең шатлыклысын

Моңлылары белән, ялгышып.

Мин өзеп тә ата алырмын күк

Чияләнгән булса язмышым.

 

Җырлап кына аның хаталарын

Мин дөресли алмам шикелле.

Дүртле миннән һәрчак ерак йөрде.

Алганым бар җырдан икеле.

 

Тыңламыйча мөгаллимнең сүзен

Баш тарткан бар хәтта җырлаудан.

Әллә нишләп көем дөрес чыга,

Дип аптырыйм менә бу айда.

 

Яши башладыммы куркып кына,

Уйлап кына көен гомернең,

Сузам мәллә хәзер? Мин бит беләм

Үземнең һич җырчы түгелне.

 

Агыла болыт

Агыла да болыт агыла

                           Х.Туфан

 

Агыла да болыт агыла...

Болытлар да язны сагына.

Болытлар да коштай кычкыра.

Болытлар да канат кагына.

 

Бар болытның алда барганы –

Көтү башы булып калганы.

Тау битләрен күмгән карларга

Күзләреннән яше тамганы.

 

Тау чәчкәсен табып үпкәне,

Кар астыннан башын төркәнен

Кочагына алыр бер хәлдә

Ак болытның бик күп көткәне.

 

Агыла да болыт агыла,

Акмас иде – канат кагына.

Акмас иде диңгез сагына –

Кайтып бара туган ягына.

 

Тотынганнар йомшак болытлар

Көтү башы булган болытка.

Яшь койганчы, башын жуйганчы

Яшәр алар өер булып та.

 

Килер алар чирү кебек тә,

Агар болыт, шифа булып та.

И көтәрбез аны челләдә,

И сүгәрбез аны суыкта.

 

Чакырырбыз аны – ул юкта,

Безгә ярап инде аргандыр,

Тау башында бер хәл алгандыр,

Тау-ташына башын яргандыр.

 

Агыла да болыт агыла:

Агыла ул туган ягына.

Диңгез өсләренә ерак шул –

Җитсәм иде диеп кагына.

 

Сөюгә табыну

Карармын мин сөю кыйбласына,

Бу Җир шары кылдай ярылса да.

Мәхәббәткә дога кылырмын мин,

Тик берүзем аңа табынсам да.

 

Булырмын мин сөю намазында

Көненә йөз, әгәр кирәк тапсам.

Мәхәббәткә дога кылырмын мин,

Шуның белән җанны коткаралсам.

 

Бу дөньяның сазы-баткагыннан

Алып кала алсам батырмыйча,

Мин бәхетле, хәтта яшәсәм дә

Сөю таганында атынмыйча.

 

 

*  *  *

Гомер буе шулай яратырга

Ничек була бер үк кешене?–

Буташтырам, ахры, көнем белән

Һәр төн саен күргән төшемне.

 

Төшләр матур, әгәр башларыңны

Борчымасаң көндез уй белән.

Мин бит борчыйм... Ә төшемнең нидән,

Нидән матурлыгын мин беләм.

 

Көтәм…

Көтәм синең номерлардан бер-бер хәбәр,

Кайчагында көткән хәлдә оеп торам.

Мендәремдә урыннар киң, сиңа калган

Җирләренә телефонны куеп торам.

 

Белмәгәндәй көтәсемне ничә тәүлек

Килми тавыш, җырлы дәшү, йә хат-хәбәр.

Хәлләремне сорау минем, смайлик юллап

Һич югында, авырмыни соң шулкадәр?

 

Тиен-фәлән генә тора, җибәрермен –

Акчаң юкмы? Корт чактымы бакчаларда?

Корт чаккыры, диеп сиңа сүгендем шул… –

Һәр теләгем шундук чынга аша бара.

 

И имансыз, дигән идем, и хәерсез!

Хәерләрең, иманнарың китте мәллә?

Миңа әйтер җылы сүзең шул мизгелдә

Җир ярылып, ярыгына төште мәллә?

 

Мәхәббәтсез дигән идем, мәхәббәтең

Шул минутта бөтенләй үк үтте мәллә?

Мендәремдә урыным тар, дигән сүзем

Колагыңны кылыч кебек кисте мәллә?

 

Алдадым шул… Сиңа калган җирләренә

Телефонны, телефонны куеп торам.

Мәхәббәтсез дидем дә бит… Сөям дигән

Алдавыңнан ничәнче көн оеп торам.

 

Дөнья киң, дөнья тар...

Очраттым юлымда.

Исәнме, бәхетем!

Исәнме, язмышым –

Син мине сайлаган.

Сайлавың белән син

Язгы бу көннәрдә

Аралап алгансың

Бәхетсез айлардан.

 

Хисләрнең гүзәлен

Күр әле көндә дип,

Аралап алгансың

Күңелсез уйлардан.

Аралап алгансың,

Тапкансың яңадан,

Ай диеп ялгышам,

Ә бәлки еллардан?

 

Ни дип соң уйларга?

Ни дип соң эндәшим?

Исәнме, бәхетем!

Бәхет тә бар икән!

Бер-берсен яраткан

Ярларга кайвакыт

Читлек тә киң кебек,

Аерылсаң...

Дөньясы тар икән!