Милләтебез яшәеше һәм фәлсәфи аңында «Хак» феномены

Ислам дине белән тормыш-көнкүрешебезгә гарәп теленнән килеп кергән «хак» сүзе, төрки халыкларның яшәешендә үзәк урын алып, алга таба милләтебезнең дә бөтен киләчәк үзаңын формалаштыруда хәлиткеч роль уйнаган, рухи үсеш тарихында үзенчәлекле әхлакый нигез-кыйблаи көчкә әверелгән; бүген инде ул аның мең еллык үткән юлын, катлаулы язмышын, культура хасиятен аңлауга ярдәм иткән хикмәтле код-ачкыч булып тора. Бу сүзнең, телебездә нык таралып, универсаль кулланылышта йөрүе дә һич очраклы түгел, билгеле; әдәби мирасыбызга, халкыбызның сөйләм теленә, басылып чыккан сүзлекләргә игътибар юнәлтсәк[1], «хак» сүзе барлыкка китергән мәгънә төсмерләренең, дөньяви һәм илаһи яшәештә, дәүләт төзелеше, иҗтимагый аң, фәлсәфә, әхлак нормалары тудыруда, тармакланып, гаять киң диапазондагы кулланыш спектры хасил итүенә тап булабыз.

«Хак»сүзе 1) дөрес (Хак сүзгә җавап юк. Мәкаль), туры (Хак әйткән туганына ярамаган. Мәкаль), гадел (хак гамәл, хак мөнәсәбәт), чын (хак дин), изге (хак юлда), мәгънәләрен дә; 2) бәя куюны да (товар хакы), эш өчен түләү (ни хакка башкарасың?);3) катнашлык (пай) (хакка керү), матди һәм рухи өлеш (аның хакын да исәплә, сабый хакына кичерәм), шәхси мөлкәт, милек (гаилә хакы, кеше хакына кагылма);4) хокук (үз хакың хаклау, Хакны әйтергә хакың булсын. Әйтем), вәкаләт (аңа ул хак бирелмәгән);5) ихтирам итү, игелек-хөрмәт күрсәтү (күңеле китекләрне хаклый бел), олылау-дәрәҗәләү(остаз хакын хаклау; бәйрәм хакына) кебек төшенчәләрне дә; 6) бурыч, вазифаны да (ата-ана хакы, Күрше хакы – Алла хакы. Мәкаль) белдерә. 7) Илаһ мәгънәсе алып, Аллаһ, Раббы (гарәпчә), Хода, Ходай (фарсыча), Тәңре (төркичә), Туры (чуашча) сүзләренең синонимы булып та кулланыла (Хак Тәгалә; Хак язганы).

«Хак»сүзе катнашында барлыкка килгән тотрыклы сүзтезмәләр, идиомалар, әйтем-мәкальләр, шушы тамырдан ясалган мөстәкыйль яшәешле термин-төшенчәләр, табигый ки, аның мәгънә төрлелеген, психологик төсмерлелеген һәм чынбарлыкны колачлау масштабын тагын да киңәйтә. Аларның мәгънә аерымлыгын төгәлрәк аңлау-ачыклау һәм мәгънәви буталыштан качу өчен без биредә заман укучысына мисалларны аның рус телендәге тәрҗемәсе аша да тәкъдим итәбез:

Хаклы – ценный, дорогой, стоящий; уместный, обоснованный, справедливый; хаксыз – бесплатный, даром; несправедливый; бесправный; хаклык – истина, правда, справедливость; хакы юк – не имеет право, недостоин; хаксызлык – неисправедливость; беззаконие, произвол; безправие;хак-нахак – необосновенный, клевета.

Телебездән алынган әлеге хикмәтле сүзләрне бергә тезгәч, алар аркылы дөньяны күзаллавыбыз тагын да иркенәеп китә. Нәкъ реаль тормыштагыча, җәмгыяви чынбарлык барышы, контрастлык алып (хаклык–хаксызлык), икегә аерыла. Шушы кырыс каршылык бөтенлегендә, нәкъ яшәүнең үзендәгечә, үзәккә туплау кодрәте салынган.

Бу очраклы түгелдер, күрәсең, чөнки әлеге тамырдан ясалган мөстәкыйль мәгънәле сүзләр дә бит безнең бөтен тарихи үткәнебезгә барып тоташа:

Хакан – каһан (титул императора в тюркоязычных государствах); хаканлык – каһанат (империя); хаким – судья; правитель, господин, властелин, повелитель; хакимият – государственная власть; хакимлек – господство;  хәкарәт – оскорбление, поношение; глумление, посрамление; хәкыйрь – униженный, оскорбленный; презренный, подлый; жалкий, ничтожный; хәкыйрьлек – угнетенное состояние; покорность, смиренность; хәким – ученый, мудрец, философ; хакыйкать – истина, правда; хакыйкатән – искренно, от души; на самом деле, в действительности; хакыйкый – подлинный, истинный; полноправный, действительный.

«Хак» сүзе телебезнең лексик мәгънәсенә генә түгел, фикерләү рәвешен билгеләгән сүз төркемнәренә кадәр үтеп кереп, тел-сөйләмнең психологик рухына да бердәй сеңеп, табигый тармакланышлы яшәешен тапкан: Хак (исем); хаклау (фигыль); хакыйкый (сыйфат); хакыйкатән (рәвеш); хакта, хакында – аның хакында, хакына – Җиңү хакына (бәйлек). Күргәнебезчә, бу сүзнең потенциаль кодрәте хәтта бәйлекне дә мәгънәви яктан үзәкләштерә, максатчан итә сыман!

Җыеп әйткәндә, «хак» феномены ул халкыбызның үткәне генә түгел, бүгенгесе һәм киләчәк язмышы да!

Инде китабыбызга кайтып, «Кеше хакы» яисә «Алла хакы» дип фикер йөрткәндә, без бу сүзнең янәдән дә төрле мәгънә спектры: өлеш, язмыш, вөҗдан (син хаклымы?), хокук, бурыч, вазифа, дәрәҗә (хаксызлар), абруй (хакка ирешү), бәһа, таләп (хаклый белү), максат юнәлеше (шул хакта уйлану) һ.б. төшенчәләр төсмере белән ачылып китүен күрәбез.

Шул рәвешле, «моң» сүзе милләтебезнең дөньяга психологик  көйләнеш менталитетын күрсәтсә, әлеге «хак» сүзенең мәгънәви тармакланышы исә халкыбызның дөньяны аңлау һәм күзаллавындагы тулы бер фәлсәфи системаны чагылдыра:

1). Илаһ, Илаһи яратылыш (Тәңре,Туры, Аллаһ, Раббе, Ходай);

2). өлеш (пай, кешенең катнашуы), язмыш;

3). бәя (товар, хезмәт, кеше бәясе);

4). хокук, вәкаләт;

5). яшәеш дәрәҗәләре (олылау, кимсетелү);

6). вөҗдан, бурыч, вазифа;

7). дөрес, туры, гадел, чын, хакыйкать;

Халкыбыз дөньяга әнә шундый «җиделе үлчәм» яссылыгыннан чыгып күз ташлаган, тулы комплекслы җиделе (бербөтен) яшәү аспектыннан чыгып эш итәргә омтылган. Шуңа да, безгә калса, Моң һәм Хак төшенчәләре ул татар һәм, гомумән, төрки кавем яшәешенең, аның аз дигәндә дүрт-биш мең еллык тарихы төпкеленнән үсеп чыккан рухи кыйбласының, сәнгатенең, менталитетының үзенчәлекле ачкычы сыйфатында, милли җанын һәм язмышын аңлауда төп күрсәткеч-код булып саналырга хаклы. Моң һәм Хак сүзләре аның тәненә һәм җанына үтеп кергән алыштыргысыз яшәү байлыгы. Милләтебезнең дә үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бергә китереп тоташтырган төп рухи-әхлакый күпере әнә шул хикмәтле сүз-символларга нигезләнгән. Шуңа әлеге төшенчәләрнең, димәк, затлы яшәү кредосының башка чит милләтләр менталитеты тәэсирендә юкка чыга баруын күреп, киләчәк буыннар тәрбиясен ятлар кулына биргәнлектән, гаять зур (әйтергә кирәк, нигездән) бозылган нәтиҗәне күреп җан әрни. Милләт кенә түгел, бөтенкешелек шушы гаять зур – төрки кавемнәр тарафыннан табылган, сыналган кабатланмас әхлакый-фәлсәфи кыйммәт мирасын югалта бара. Моңа бүген битараф калу мөмкин түгел.

Хикмәт шунда, Аллаһы Тәгалә кешеләрнең бәхеткә омтылышын һәм хокукын тигез итеп яраткан. Бу яктан алар Ходай каршысында бар да бертигез. Шул ук вакытта адәм баласының тумышыннан үлгәнчегә кадәр булган бөтен тереклеге гаять төрле шартлар эчендә дәвам итә. Язмышы белән генә түгел, тормыштагы яшәеше белән дә Кеше җәмгыятьтә үз урынын, үз дәрәҗәсен билгеләүдә зур активлык күрсәтә. Табигый ки, аның башлангыч яшәү статусы да гомер дәвамында әледән-әленык үзгәреп тора. Шуңа да дәрәҗәләре белән кешеләр үзара һич кенә дә бертигез түгел. Бу аларның язмышлары (ятимнәр, зәгыйфьләр, аерым континент-регион, контингент, милләт вәкиле булу һ.б.), табигый сәләт төрлелеге (даһилар, талантлар, эпигоннар), яше һәм тормыш тәҗрибәсе (сабыйлар, балалар, үсмерләр, өлкәннәр, картлар), кан кардәшлек җепләре (ата, ана, әби, бабай, бала, абый, апа, туганнан туган, чыбык очы), хезмәте, кәсеп-профессиясе, рухи-җәмгыяви мохиты, заманы, яшәеш урыны, яшәү рәвеше (күрше, кунак, юлчы, халкы, Ватан-иле), Тәңре каршысында күрсәткән гамәле белән дә (аерым дәрәҗәле затлар) аерыла.

Шәхес булырга омтылган адәми зат әлеге катлаулы мөнәсәбәтләр арасында югалып калмаска, кеше, милләт һәм кешелек дәрәҗәсен үзәккә куеп, үзенең урынын төгәл белергә, Тәңре һәм ата-ана абруен уяу сакларга тиеш. Тормышыбыздагы бик күп фаҗигаләр шушы кеше хокукларын югалтудан, үз өстеңә йөкләнгән бурыч-вазифаларны онытудан һәм кеше дәрәҗәләрен белмәү (яки күз йомудан) – кыскасы, дистә мең еллар буена тупланган иң кыйммәтле Хәзинәбез – Алла һәм Кеше хакларын исәпкә алып бетермәүдән башлана.

Табигатькә карата корткычлык сәясәте, денсезлек, ата улны, ана кызны белми яшәү, телсезлек, милләтсезлек, Ватансызлык, үз ләззәтең өчен генә дөнья куу яки, үз хокукын яклауны онытып, коллык психологиясеннән чыга алмау, кан-кардәшлекне танымау яки, киресенчә, аны алга куеп, гади кешене, ятим, мохтаҗларны оныту һ.б. тискәре күренешләр – кызганычка каршы, безнең заманның типик бер фаҗигасенә әверелеп бара.

Бүгенге тәрбия системасында иң зур җитешсезлекләрнең берсе, миңа калса, электә халкыбыз яшәешенең аерылгысыз бер компоненты булган Кеше хакын саклау принцибының юкка чыгарылуы, олының олы, кеченең кече була белмәве белән бәйле.

Әмма төрки мөселман цивилизациясенең берничә мең елга сузылган үз үсеш традицияләре бар. Безнең карашыбызча, киләчәк буыннар бәхетенә бәйле күтәрелгән бу проблемалар, һичшиксез, кешелекнең бүгенге үсеш юнәлешен принципиаль кире кагу һәм аның тәрбия системасына кардиналь төзәтмә кертү кирәклегенә ишарәли.

Соңгы елларда нык пропагандаланган һәм дөнья халыкларының аңын яулап килгән ирекле Американың акча культын идеаллаштыруы, Европаның әхлак иреген алга сөрү гамәлләре кешелек цивилизациясенең алга китүе түгел, ә бәлки, кешелектән алга йөгереп чыгып, адашып, кабат үзләренең иң башлангыч үсеш дәрәҗәләренә әйләнеп кайтуыннан гайре нәрсә түгел. Кеше яшәешен акча-табыш алуга кору һәм, дөнья ләззәтенә чамасыз бирелеп, тиешле әхлак нормаларын оныту – үзеңне абсолют ирекле дип күрергә хыяллану – теләгән бәхетне бирә алмый. Кешелекне ул акча колына әверелдерәчәк, тотрыксыз хайвани инстинктларга китерәчәк. Хәер, мәхлук хайваннар яшәеше бүген үк инде бик күп адәми затлар өчен әхлак ягыннан үрнәк булып куела алыр иде. Көнбатыш пропагандалаган тәрбия тенденциясе исә ничә дистә ел инде яшь буынның аңын-психикасын агулый һәм бу юл котылгысыз рәвештә кешелекнең чираттагы фаҗигасенә, катаклизмга алып киләчәк. Моны бүген бу илләрдәге хәлләр дә бик ачык күрсәтеп тора.

Төрки-мөселман халыклары күңеленә мондый яшәү рәвеше һәрчак ят һәм кыргый гадәт булып тоелды. Гомумкешелек культурасы шартларында тәрбияләнгән ул-кызларыбыз язмышының милләтебезгә бәхет китерә алмавы да гаҗәп түгел. Европа ирегенең һәм Көнбатыш банклар системасының асылда ни булуы (сүз рибачылык, ягъни процент белән акча эшләү турында бара) кешелекне кая илтеп җиткерәчәге хакында Коръән Кәримдә бик ачык кисәтелгән.

Европа халкының, техника прогрессының тәгәрмәч уйлап табудан, барча фәннәрнең үсеше әлифба иҗат итүдән башлануын танып та, кешелек цивилизациясе нигезендә барыннан да элек Әдәп ятарга тиешлеген онытуы, культуралылык дәрәҗәсенә санап, бу үзәк принципны еш кына тупас бозуы, рухи кыйбласын гадәттә аларга ияреп билгеләгән урыс әдәбиятының да «литер» (литература), ягъни хәрефне алга куеп эш итүе, төрки халыкларның әдәбияты исә баштан ук «Әдәп» сүзенә (әдәбият)нигезләнгән булуы һич очраклы түгел, әлбәттә.

Тәкъдим ителгән Хаклар системасы – яңа заман таләпләреннән йөз чөереп, искелеккә-үткәннәргә борылу түгел, ә бәлки, киләчәкне кайгыртып, төрки-мөселман халыкларының меңьеллык традицияләренә кайту! Бу – кешенең иреген буу түгел, киресенчә, чын яшәүнең, олы мәхәббәтнең нигез принципларын киләчәк буыннар өчен дә саклап калу омтылышы. Дөнья педагогикасы өчен исә ул, һичшиксез, яңа сүз, яңа адым, яңа казаныш, дөресрәге халык педагогикасының сыналган принцип-кануннарына котылгысыз рәвештә кабат кире әйләнеп кайту буларак  бәяләнергә тиеш. Әгәр дә без милли үзенчәлегебезне һәм милләтебезне, шул исәптән кешелекнең алыштыргысыз үзкыйммәтләрен саклап калырга уйлыйбыз икән, кичекмәстән әлеге Кеше Хакының үзәк принципларын гамәли тәрбия нигезенә куярга-кайтарырга тиешбез.

                                                                                  Автор.

 

Кеше хаклары

 

Иманлы исем

 

Җиһанда һәрнәрсә исемле,

Исемсез туса җан – югала.

Сиңа да, зурлап, ат куштылар:

Гомерле булсын, дип, бу бала!       

 

Әтиең-әниең дога күк          

Теленнән төшерми исемең;     

Тик шушы баш сүздә ачыла

Сөйдергеч әфсене кешенең!

 

Кабатлый урамнар, җил, яңгыр...

Теркәлдең җирләргә, күктә син;

Китерер исемең һәр таңда  

Бәхтеңнең өр-яңа нөсхәсен!

 

Үзсенеп, яд итәр тиңнәрең,                  

Күпсенеп, ят итәр кемнәрдер...

Зур сөю кабызган ярыңа

Бу исем – дөньяда бердәнбер!

 

Милләтнең ул – Өмет-Вөҗданы... 

Ул – җитмеш буыннан Әманәт;       

Исмеңә аркадаш булалсаң,         

Кералмас арага яманат!             

 

Яңарыш – үстерү тапканны!  

Теләктән максатка – юл ерак...

Исемнән җисемгә җиткәнче

Мең тапкыр адаша бу йөрәк:  

 

Калырсың язларда – түгелеп,          

Җәй – кибеп, көзләрдә – күмелеп...                  

Ачылсын асылың – халкыңа,    

Калкырсың кышларда гөл кебек.

 

Чутлама яшьлегең көннәрен,

Ел белән – яшимгә саналып...  

Кушылма заманга, тоткындай – 

Исемең урынына сан алып.                   

 

Әврелмә күмәклек исемгә –  

Туган тел түзмәс бу җәбергә!

Булма буш кушымта паспортта[2] – 

Ил белән туганнар кабрендә...

 

Йөзе ак киләчәк каршында,    

Күңле киң хөр Идел-йортыңның! 

Дога күк  ишетелә телләрдә      

Иманлы исеме токымның.  

 

Таш түгел, тәкъдиргә җөй сыман             

Уелган мөһерле тамгасы –            

Чын исемең гасырлар түрендә           

Бер Хакка дан булып яңграсын!

 

Ата-баба, нәсел, шәҗәрә хакы

 

Сабый көннән газиз күргән әби-бабам:          

«Балам!» диеп аваз салды җан-тәрәзгә...                             

Хәтер терелеп, дистә буын кан-кардәшем     

Тирәк булып үсеп чыкты ак кәгазьдә. 

 

Күккә ашкан ябалдашлар – сокландыра,           

Яши нәсел – күз алдында... яфрак яра.                           

Бу кодрәтле зур тирәкнең

                                       тамыры кайда?!        

Юк күренми... җир астында алар бар да...         

 

Дәшми тора... мин белмәгән әби-баба...

Белмәгәнгә бары – язмышлары кара...

Җан иңдергән, үстергәннәр... ишле иткәннәр –

Шыбырдаша күпме яфрак, әнә, кара!        

 

Аңлыйлармы туфрак аша тамыр телен? – 

Җан сизгечең белән сүлне барлау кыен;      

Ник көз кергәч... үкенечле – сары дөнья,

Октябрьдә[3]... ник түгә күк                         .

                                           зарлы көен?!                  

 

Торыр иде сафта иңне-иңгә терәп,    

Бердәм типсә җирдә-күктә

                                        милли йөрәк;     

Сабантуйга кайтып төшкән кардәшләр күк,          

Җир шаулатып гөрләр иде миллион тирәк!                 

 

Түгелсә дә күпме кардәш каны җиргә...                   

Сугаралмый нәсел тамырын җир астында;   

Әби-бабам безне саклап чыга алган            

Лаек яшәп ай һәм кояш яктысында!                                                     

 

Кушылган ул каннар

                                    яшьлек ялкынында,                     

Мең тармаклы сөю-нәфрәт, холык булып...                            

Шәҗәрәңдә – синең җиңү… коллык… хурлык...

Җитди бәя... җир өстендә  халык зурлык! 

 

Юк, шауламый-үсмиүчә милли урман...            

Гәрчә саны арта бара... куакларның;                                   

Кай катламда...                     

                      бабайларның илләр корып,

Кодрәт сипкән яшәү-хикмәт учаклары?! 

 

Туган җир

Нурланып чәчкән йолдызлар  

Сөю-дәрт очкыннарын, –

Раслап җир-күкнең галәмдә

Бер булып кушылганын!

Бу төннең изге мөһере –

Кендек каным тамган җир;

Иң беренче күкрәк тутырып

Яшәү-сулыш алган җир!

Урман-сулы тугайларың

Үз итте бишегемнән;

Чыгып чаптык кояш нуры

Уйнарга төшү белән.

Качышлы уйнап кәккүкнең

Урманда санаулары;

Бакалар һәм былбылларның

Узыштан сайраулары

Иртә-кич сеңгән күңелгә –

Хөрлектә ишләр идек;

Алар телен белми калсак,  

Җыр-моңсыз нишләр идек?!.

Талчыбыктай бергеп үстек,

Таралдык кошлар сыман...

Әкияттәге төпчек улга

Өч сынау кушкан сыман –

Эзләп югалткан бәхетне, 

Чикне ничә урадым;

Һәр кайтканда өсти тордың

Вазифаңның зуррагын!

***

Син белгәнсең:

үсмереңне

Читкә озату кирәген;

Тик еракта вакыт

нечкә

Телә кеше йөрәген!

Шат, гамьсез гомер урынына,                 

Алдым зарыгу әчесен;      

Ничә гасыр...

бәхтең көтеп,                          

Халкым, төштә яшисең!     

Бәгырьләргә күчеп иңри

Җитмеш бабам гозере:

«Каның тартыр җирең булсын,           

Җаның тартыр үз илең!»             

 

***

 

Дөнья ачык төшендерде

Бөек хаклык-чынлыкны:

Сөеп була хөр яшәүне,

Сагынып булмый коллыкны!

Синең эздә... яндым-көйдем, 

Суга төштем, батмадым...            

Югалтканың – йөрәгемдә:              

Ул – ирекле Ватаным!

***

Туган җир, рәхмәт, җай таптың

Улыңны кисәтергә:

Ир-егет йөрмәс, сокланып,

Буй-сынын күрсәтергә!

 

Бәләкәйдән сеңде аңга

Кырыс Җир әлифбасы:

Ир-егет кайта йортына   

Үтәп зур вазифасын!

 

***

Өскә сиблер йолдыз гөле –   

Синдә минем тумышым!

Кайтыр иркен тәүге сулыш –  

Соңгы рәхмәт сулышым! 

Син дип ут йоткан төннәрем  

Нурга әйләнсен иде;

Милләт гамен меңгә телеп, 

Таңнар шәйләнсен иде!       

Ятар идем колак салып       

Былбыллар тавышына;

Кушылып ирек чишмәсенең

Җәй-кышкы агышына!

 

Сабыйлык

И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!

И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!

(Г.Тукай. «Сагыныр вакытлар»)

Тәңресенең мәхәббәтле

Тылсымыннан иңгән бу;

Әти-әни, туганнарга                                    

Кояш белән тиңнәр бу!            

 

Милләтенә канат куйган –

Мең ел көткән шаһзадә:

Өздерер коллык ятьмәсен –

Фәрештәдәй ак, садә!                       

 

Ансат булмас үтәр юлы:

Җиһанда ул – яңа Хак;

Җир-кояшка – уртак сөю,    

Мең ялкында яначак!    

 

Тигез булыр тиңе белән,                   

Өстен күрер олыны...

Җир-тугайда иркен җуймас          

Горур милләт колыны!

 

Балачак

 

Урамнарда тездән кара сыек балчык,

Ындыр артлап, ат аз йөргән мүкле юлдан,      

Эздән эзгә калмый атлап –

                                           беренчеләр,

Чөкердәшеп кайтып киләбез укудан. 

 

Кемдә резин... баулы галош кемдә…  минем       

Әткәйнең эш ботинкасы аягымда;

Ул нык – кирза; фил табаны – балчык саргач,                    

Эчтән чолгау белән үзе таман гына. 

 

Күрше Гайшә әпти ашыга шулай кая?.. 

Үтешли ул, туктап, мине күреп ала;  

Шомлы сүзе өскә салкын су койгандай:   

«Бар, тизрәк кайт, нәнәм, әткәң үлде анда...» 

 

«Ә» хәрефен әле бүген үткән идек... 

«Ә»не зурлап – шатлык, бәхет көткән идек...              

«Әткәй», «әнкәй»,

                    «әбкәй», «әлхәм»,

                                               «әкйәт», «әфсен»...       

Дога сыман, һәрберсенә    

                            җан җылысын керткән идек...                    

 

Каударланып, йөгереп кайтып җитим дисәм,   

Артка тарта үзле туфрак аякларны; 

Ник җилкенәм ятимлегем каршысына...       

Кайнар яшем өтә җилдә яңакларны.  

 

Яңгырда да якты, җылы иде көннәр,                 

Кояшны көз, шыксыз болыт урап алса...   

Тоташ нурда йөзгән гамьсез сабыйлыгым          

Ничек юлын салыр кара буран аша?!.  

 

Сабакташлар никтер арттан калмый йөгерә –     

Яудагыча бергә! – Ялгыз кеше җиңелә...     

Бер йодрыктай авыл башы малайлары  

Бакча артлап томан баскан

                              зур урамга төшеп килә.

 

Үсмерчак     

Борылыр хәл юк: тәртип, закон, кысалар...

«Сыегыз!» – дип… «Кагыйдә!» – дип…

                            җан сулышын кысалар;

Ахры... безне кыршауларга кертмәкчеләр –

Кисмәкләрдә генә төртеп йөртмәкчеләр?..

 

Узган тормыш – калган кием…  кирәкми!   

Тик яңа дәрт, тәвәккәллек җилкендерә йөрәкне!  

Яшәү очыш, экстрим-супер булсын!    

Бу заманга кем килгәне күренеп торсын!           

 

Бар ил белән юл адашып йөргәнсез...

Акыл төше сызлап чыга – түзгәнсез;

Безгә дә әле азрак акыл керә башлар –

Күрмәгәнне шуңа бүген күрә башлар...

 

Чыгарганнар мөхтәрәм зат – хакимнәр

Тимер кыршау – кырыс указ-законнар…  

Акыл җыйсын диптер, безне кисмәкләргә кертмәкчеләр, –     

Җәмгыятькә Диогендай[4] яхшы кеше итмәкчеләр.

 

Яшьлек 

 

Күңелгә нур чәчелеп,

Китте офык ачылып –

Үсмерчакның урманында     

Торган тылсым яшренеп: 

Аны җанлы шаулы тормыш

Үзенә дәшеп ята;

Дөнья картасы өстендә

Җиһан ачылып ята.   

Җилпеп хыял каурыйларын,

Вакыт ашыгып ята:                          

Күзләр – көндә, койрык – төндә,  

Канат – таң чыгып ята.                     

Илһам тузгып, санак тулы  

Хәреф-чәчүлек ята…

Иҗат кыры сөрелмәгән –

Бәхет чәчелеп ята!

Пошаманга калып, йөрәк      

Гыйшкын чакырып ята;

Татлы балкыш, ачылмыйча, 

Газап качырып ята.  

Яшәү кыры – утлы яра: 

Сөю, көнчелек, хата;           

Тышы – тарих, эче – гыйбрәт,

Чынлык  яньчелеп ята.  

Кавем-кавем язмыш кайта –

Нәфрәт-яхшылык  сайтта;

Кеше гаме... сүз табалмый

Җирдә басылып ята.

Күпме яңа дөнья ачты

Яшьлек-шагыйрь төн ката…

Алда – шәхес сукмаклары       

Яшренеп көтеп ята!    

 

Ир-егет хакы

Бала чакта әй үсәсе килә! 

Алда кебек бөтен яшәү кызыклары;  

Башны чөеп өйдә, ишек яңагына

Күпме уйдык җиңү сызыкларын!  

 

                            Үлчәмнәре – җанда ир-егетнең!

Милләт гаме эчке үсеш-шкалада...

Ул баш имәс кемнәргәдер ошаганга,

Борын чөймәс – үзенә тик ышанганга.

 

Иңдә исә авыр илтер мирас йөге,

Туктар ялга – туган йорты тупсасына...

Юк, өстәлмәс сызык ишек яңагына,

Артыр сырлар бары маңгай уртасында.

 

Йөрәгенә уелыр аның яңа эзләр

Әле Тәңре, әле Иблис исеменнән...

Кергән чакта ачып өмет ишекләрен,

Чыккан чакта ябып нәфрәт ишегеннән.

 

Хатын-кыз хакы

1.

Килгән язмыш – бергә, –                            

                         Адәм туган көннән... 

Бер туфрактан, бер сөяктән – гомерегез;                                   

Уртак ләззәт җимешләре тәмен татып,               

Оҗмахлардан бер җан булып сөрелдегез.              

 

Ничә мең ел Җирдә – яшәү таганында... 

Иңгә иңне терәп тормыш кичердегез;

Җавап тотып киләчәге каршысында...  

Хак алдында терәк булды

                              берегез өчен берегез!

 

Каршы торыр тиң көч бармы гүзәл затка?     

Дөнья гамен гыйшкый утта яндырды ул;             

Илһам биреп... үлмәс шигырь яздырды ул,

Кодрәт биреп... сүнмәс шәһәр салдырды ул!

Дәүләтләрне дерт селкеткән яу ирләрен,                 

Патшаларны тоткын әсир калдырды ул.

 

Ул-кызларын гел яктыга илтте сөю!

Ана булды гүзәл затлар  –    

                      бүләк итте халкын,                                 

                                              патша,

                                                  пәйгамбәрен...                           

Оҗмахкача нур түшәлде аяк асларына,                  

Мәгънәле итте Хак каршында

                                              яшәү ямен!

 

***

Үзегезне тәмам онытып...

Ир булырга керештегез; 

Бурлак бавын иңгә кигәч,          

Нык үзгәрде йөрешегез...            

 

Кырыс гаилә чыгырында,                         

Артык тамы кысылдыгыз?..                                       

Өйдән качып... мең холыклы                                                  

Зур көтүгә кушылдыгыз.   

 

Көндәшлекме... бунт идеме?..         

Күмәк чирме йокты шунда... –                       

Чалулап китте холкыгыз,                             

Авып шайтан коткысына...                                

 

«Тигезлек һәм өстенлек!» дип                       

Халыкара шигарь элде...                       

...Гүзәл затлар күп өлкәдә                   

Түрдә хәзер – лидер инде!          

 

Килешмәүчән ярыш ачты                

Белем, иҗат, идеалларда...                     

Вазифа, хокук, бәясен...                            

Уздырды... әллә кайларга!    

 

Өйдә, эштә... бер дигән ат –   

Үзе хатын, үзе ир-ат!

 

Булдырдыгыз!.. Инде бер сүз

Әйтер идем – тыңласагыз:                      

«Зинһар... кабат булсагыз ла                

Чын хатын-кыз! – була алсагыз...                                  

 

Тик көчсезләр... ярыш ача!

Алла бер дә – тиңсез Хак ул!                         

Җирдә  горур кабатланмас                              

Бөек Ана – изге зат бул!»        

 

Өлкәннәр хакы

 

Яшәү юлы җиде еллап

Җиде тапкыр үлчәнгән...

Маңгаена  буй-буй эзләр

Тикмәгә бит күчмәгән?!       

 

Кысанлыкта – канат җәйгән,   

Сынауларда – чыдаган;       

Ярты гасырлык гомеренә        

Кырыс хөкем чыгарган!          

 

 

Уе – дәрья, сабырланган,

Хыялы – тын карурман;  

Сөенече, көенече –

Меңәр еллык тамырдан...

 

Өметләре – оныгында,

Газиз канда укмашкан;   

Күзләреннән кичке шәфәкъ –

Моң агыла тоташтан.  

 

Тормыш гаме – узар болыт...        

Җан Тәңрегә төбәлгән!           

Сүзе – дога,  кизләү булып

Бәреп чыга тирәннән.

 

Бездән алда килеп алган

Үз өлеше – көмешне...

Сиңа гыйбрәт – алтын калган,–

Аңа хөрмәт тиешле!

 

Картлык хакы 

 

Күп яшәде, күпне күрде, күп гамәлгә иреште…        

Җилләр исте, сулар кипте, ком күчте…             

Гомер атлы шарлавыкны ул кичеп –                  

Инде…

         җилгә, комга, нурга

                                     таралырга хокуклы.   

 

 

Ир-хатын, гаилә хакы

 

 

Икәү бергә кушылганда,

Уртак сөю җилкеткән;

Нурын өстәп, Хак каршында

Изге никах беркеткән.

 

Күчеп гаилә учагына,

Җылы бирсен хис-ялкын;

Яшәсен өйне яктыртып

Хатын хакы, Ир хакы!

 

Ир-егетнең «Халкым!» дигән

Булсын олы бурычы!

Буш кәеф-сафа корырга

Түгелдер бит тумышы?..

 

Янып... төш-үзәк була алса,  

Ул таба алыр иярчен;

Юкса, юлы юк кешегә        

Кем ышанып иярсен?!.

 

Хәләл җефете – илһамчысы –

Горур бассын янына:

Гаилә дигән серле учак

Зур максаттан кабына!

 

Сугылыр заман җилләре

Төрле яклап...

                   ул – сынар;

Аркадашың булмаганда,

Бер җан – көчсез ул сыңар...

 

Гаилә – ыру әманәте,                     

Төшермәгез хакын сез! 

Яклаучысы – ир-ат булсын,

Саклаучысы хатын-кыз, –

 

Ул өстәсен сөю уты!

Ә балалар тугачмы?..

Инде хәзер Алиһә зат –

Гаиләнең кояшы!

 

Әти кеше – зур галәмдә

Гаиләгә төп терәк!

Чын кояшка җитми бөртек –

Өч, дүрт, биш бала кирәк!

 

Менә шунда санлар Ходай

Хатын-кызны, ир-атны;

Вакланмас милләт каршында                    

Хатын хакы, ир хакы!

 

Әби-бабайлар кодрәте

Сездән күчсен яшьләргә;

Җирдә язсын «мин» дип түгел,

«Без» дип, «Ил»  дип яшәргә!

 

 

Бала хакы 

 

Ераклардан килгән әнә

Нәни яңа кеше:

Кайтты йортка үзе белән

Җиде буын төсе!

 

Әти, әни – җиде күктә...  

Җанда кодрәт сизә;

Тик икесе белгән тиңсез

Сер ич – бу могҗиза!

 

Кул-аякта булмаса да

Гәүдә тотар көче...

Кыланмышы хәйран моның –

Нәкъ патшалар төсле!

 

Якыннарын, дәрәҗәләп,

Зур хезмәткә куйган;

Һәммәсенең йөрәгенә

Олы сөю уйган!

 

Елап, көлеп, җырлап, биеп...

Күңелне җилкетә;

Беркем белән исәпләшми –

Өйне дер селкетә!

 

Хакын белә: Тәңре аңа 

Җан һәм яшәү биргән;

Һәр ике дөнья эчендә      

Тигән өлеше тирән!

 

Сабый гына – җиһан зурлык

Олы сөю көтә!

Юк, бу көтми, күпкә кырыс –

Катгый таләп итә!

 

Бир син аңа һич калдырмый

Җанда булганыңны!

Һәм өстәп бир – карап тормас

«Кыска юрганыңны... »

 

Актар рухи хәзинәңне,

Берсен бер кызганмый;

Син кайчандыр алган кебек,

Ул да бушка алмый!

 

Чыгып китәр бер иртәдә 

Эзләп үз бәхетен...

Патша икән, димәк, патша –

Табар үз тәхетен!

 

Хаслап үстергән сөюен                

Бирер оныкларга!

Булган хәзинә югалмый –

Бер дә курыкма ла...

 

Ходаеңнан шуны сора:

Күбәү тусын алар;

Берне алып – биш кайтарыр

Кавем булсын алар!

 

Милләт казаны сүнүен

Берүк күрмәсеннәр!

Читтә, сыңар кечек булып,                     

Шыңшып йөрмәсеннәр!..

 

Туган йорт

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр.

***

Әй Туган йорт! Син  – кешенең

Җиргә килгән сабыйлыгы:

Бөреләнәчәк таланты,

Табигый җан сәерлеге.

 

Һәр бүрәнә ярыгының

Эзе сыкрар язмышларда...

Идән асты капкачыңда–

Тамак, тарих, ялгышлар да!

 

Мең баулы кояш нурлары,

Алгы юлга төшә барып,

Чәчрәп йолдыз атылгандай,

Хәтер-җепкә күчкән бары!

 

Сабый рухы исән икән,

Адәм юмарт, көр, мөлаем;

Ул – буыннар арасында

Нечкә үткелдер, мөгаен.

 

Туган йортың – синең телең,

Әдәп, динең, шигьриятең;

Бүрәнәдә ярык-эзләр

Тарихтагы чик-дәүләтең.

 

Әй Туган йорт! Син – кешенең

Онытылмас сабыйлыгы:

Талант-кодрәтен туплаган

Кабатланмас язмыш иле.

***

Бер заманны карга баткан әткәй кайта,

«Әти!» диеп йөгреп чыккач... ул шаярта:

«Әти түгел, сезгә әпи кирәк!» – дигән була,

Күтәреп үк ала үзе безне ике якка.

 

Ипиләре өшегәннәр: ап-ак, тәмле –                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              

Килә аннан чын туңдырма тәме.

Әткәй кайткач ут кабына – ялт итә өй,

Тормыш бөтенәя, арта дөнья яме!

 

Табын янына җыелу  –  җаваплылык,

Чират тора бер-бер артлы түземсезлек;

Хисап тота җиңү арты җиңү,

                                           уңышсызлык –

Юкка чыга күңелдәге тынычсызлык.

 

Уртак хуплау өсти җанга нур-яктылык,

Читтә торсын олы, купшы бәйрәмнәрең;

Сагынышып бер йодрыкка туплануы –

Иң мөкатдәс бер мизгеле гаиләнең.

***

Синдә узды, Казан, илле еллап  гомерем,

Тик илле көн тыныч, горур уянмадым;

Чал галимең, шагыйрь, дворнигың булдым, –

Гәрчә җанга Туган йортым булалмадың.

 

Шәһәр халкы ул – тамрын бик тиз онта,

Хәсрәт чикми гореф-гадәт, йола юкка;

Гомеренең иң зур җиңүе санап –

Кереп утыра кыйбласы юк гомум йортка.

 

Китап тотмый  өйдә – сөйми аның исен,

Түр башында ике эте аның өчен;

Иртә-кичен йөртә аларны саф һавада

Һәм тәрбия кыла салып барлык көчен.

 

Телен белми, гәрчә хәйран телдәр үзе...

Уяу саклар өчен, күрәм, үз аурасын;

Ярата ул бабаларын изгән халык телен,  

Һәм яртылаш сеңдерә алган культурасын.

 

Ә үсеш зур милләтара багланышта,

Уңышларын көн дә себерәм...  һәм шаккатам:

Элек атсалар төпчекне мич башыннан,

Болар ата тәрәзәдән, өске каттан.                       

 

Юкка түгел үз якташы, кардәшенә

Кырын карый, чит-ят булып – сыену тапмый;

Йомшак ягын барыбыр өстен чыгармакчы –

Хәкарәтләп  аны «деревня» дип атый.

 

Казан тулы ыспай түрә һәм сәүдәгәр,

Юккамыни алар шагыйрь күрсә кыза?!.

Горурлыгы  – канун үтәү, хезмәт итү,

Кешелеге кибәк кебек: үссә –туза.

 

Мин генәме – һай, күп килеп адашканнар,

Ямь табалмый милләтеннән киселә яшьли;

Моңсу күзен төбәп, басып җан сыкравын,

Гомре буе туган ягын җирсеп яши.

 

Елдан елга арта бара шәһәрләшү...

Үсә илдә кыйбласызлык, шәрә «мин»лек;

Тукайга тиң даулы, шанлы гасыр китә,

Илһам китә... кала утырып «мәдәнилек».

 

Әрне, мактан, оялт, сүк син, хет вәгазьлә –

Халкыңның юк үсү, яшәү бәрәкәте...

Милләт өчен Казан – боз-тау каршысында –

Шапрынулы зур «Титаник»һәлакәте.

***

 

Күнегәсең ата-анаң, сабыйлыгың юкка...

Килешеп булмый!

Бу җиһанда Илең-телең юкка;

Биш йөз еллык миллиард теләк калса туктап –

Әверелмичә

Туган йортлар Идел-йортка...

 

 

Ата-ана хакы 

Әткәй

Тере мирас – ата-баба канын     

Алып чыгып кырык үлемнән...

Әманәт күк, нәфсен вакламыйча,

Саклап килә алган бүгенгә!

 

Туфрагына гашыйк игенчедәй,         

Вазифаның тоеп зурлыгын...

Ак күңелдән җир куенына биргән

Бәрәкәтле нәсел орлыгын!

 

Без туганга әнкәй бер сөенсә,                       

Аннан узып күбрәк шатланган:

Гади тормыш ямен зурлый белгән

Сыңар түгел, җидәү канатланган! –

 

Сүзсез генә ихлас сөя белгән,   

Төчелектән һәрчак сак торган;

Тормыш кырыс була төшкән саен,

Җан җылысын безгә арттырган!

 

Кагылып-сугылып үткәнгәме гомере,

Әнкәй сүксә, бик еш яклаган...                                  

Тәрбиядә кылыч ике яклы –

Бербөтенлек шулай сакланган!.. 

 

Бронь изде сугыш мәһшәрендә,

Көн-төн тракторлар әзерләп,

Барын бирдең илгә... шефың йолдыз такты,       

Син илледән кердең кабергә...

 

Яз-көз, җәй-кыш... эштә – ерак булдың...

Рухың торды һәрчак янәшә;

Идеалымда кабат сиңа кайтам,

Күңелең аша көнгә эндәшәм.

 

Телә бәгырь: бөек Ата хакын    

Хәзер менә хаклар идек тә... 

Гадәтеңчә, син еракта... читтә –         

Гел йөрәктә, үзең – биектә!        

 

 

Әнкәй

Җәннәт – аналарның аяк астында!

                                                      (Хәдис)

Әннә, әни, әнкәй, әнекәем...

Ничә төрле сөю биргәнсең;

Кабат-кабат кайтып алларыңа

Баш куюым... алдан белгәнсең!

Яшәгәнбез уртак бер кан белән,

Тоеп бер үк йөрәк тибешен;

Бер сулышның иркен татыганбыз,

Мин – өзелгән бәгырь җимешең!

Бер Ходамнан син җан сорап алган,

Сөюеңнән тәнгә нур тулган;

Мәңгелектән килгән яралгыма

Кояшым да, Җир дә – син булган!

Дөнья тәмен белдем сөтең аша,

Бүләк иттең бишек телемне:

«Аның аша инде табарсың,– дип, –

Дөньялыкта калган гыйлемне!»

Мин җиденче төпчек бала идем,–

Калдырмадың бер дә артыңнан;

Гаиләнең нечкә кыллы сазы   

Йөрәгеңә бер-бер тартылган...

Өзелде кыл – әткәй китеп барды... 

Тукталды җыр,

                        галәм,

                               җир,

                                     вакыт; 

Бер өй ятим – әрнү җыеп калдың –

Мөнәҗәтең торды юатып.

Күтәрелдек алыш дөньясына

Әтиләрсез калган холыктан;

Авырлыклар... юк, измәде җанны,

Гаделсезлек булды куркыткан.

Хокукларны никтер яшерен тотты,

Вазифасын артык еш күрдек;

Рәхмәт, язмыш, җирдә чын  бәхетнең

Милләт хакы булуын төшендек.

Безне,әнкәй, җиде йолдыз санап,

Күз нуры итеп күккә очырдың;

Өмет-гамьне җидегән балкышыннан          

Чүмечләп син безгә эчердең...

                                Икегезгә – ике җидегән йолдыз...

Аерылгысыз бергә әйләнә; 

Ике йөрәк... җиде бала...  уртак язмыш 

Сөю үзәгенә бәйләнгән.  

                                 Онытмадык Ана хакы кадерен,

Гомер буе җанда йөрдең син...

Әнкәй, әнкәй... һаман безгә бирдең, –

Кайтардыкмы меңнән бересен?..

                                Әннә, әни, әнкәй, әнкәем лә...

Йөз ел буе балкып яшәдең!

Әверелдең милләт анасына,

Горур тама сагыну яшьләрем...

Син җирдәге якты Кояш идең,

Син булганда бар да яхшыга...

Синең арттан йөгерәм яланаяк –

Җидегәнле язмыш каршына! 

 

 

Туган хакы

Без үскәндә үскән идек

Тал тамырлары кебек;

Үсеп җиткәч, таралыштык

Кош балалары кебек.

(Халык җыры)

Әткәй-әнкәй, өч-дүрт әби-бабай...

Уртак юллар... бетте...

                                  онтылган;

Яңа эскиз – һәркем күзалдында:

«Сездер, – диләр, – ахры, бертуган?!»

Бер атаның орлыгыннан күчеп,

Бер ананың карынында үсеп,

Зур тарихи озын дәвер кичеп,

Яралганбыз бергә яшәргә дип!

***

Мин беренче өйгә кайту белән,

Ялгызлыгың инде җуйгансың;

«Кире алып китмәсеннәр...» – өчен

Өч көн, өч төн саклап кунгансың.

Хан тирмәсе – бишегеңә кадәр

Өч көнгәчә биреп торгансың...

Һәм, билгеле, сөю сүрелә төшкәч,

Чатыр кирәк булган  шуннан соң!

Һәм тирбәлгән ике бишек өйдә,

Бергә җиңел – ярышып үскәнбез;

Урман-сулы җирнең сандугачлы

Таганына тизрәк төшкәнбез!

Майунында[5] Зөя буйларында

Каршыладык яшьлек бәйрәмен;

Туган җир ул сала белгән җанга 

Онтылмаслык итеп ямьнәрен!

Печән чаптык, кырда иген суктык...

Хыялландык ташкын язларда...  

Ярлар сөйдек, бизәп хыял белән...

Монысы калсын роман язарга!

***

Бер тамырның аеры кәүсәсе без,

Аерым ботак, аерым яфраклар;

Токым уртак – тик бер түгел гамьнәр,

Тартылышта төрле тарафлар.   

Канатланып очып киттек өйдән

Ике якка – язмыш каршына;

Ходай безгә ике җан иңдергән,

Төрле холык, бурыч тапшырган!

***

Ничә еллар: үткән һәр көн белән

Йорттан читкә китә барабыз...

Бәхет эзләү – җанга әрнү сала,–

Ерагая һаман арабыз.

Ялгыз уңыш – читтә шатлык түгел,

Күңелдә гел – илгә кайтулар...

Җитми җанга язгы ташулардай

Юшкыннарны юып атулар!

Сүндерәм! дип өстән яңгыр койсын,

Әче җилләр чыксын каршыга...

Хыял уты сүнми кырыс көчтән,

Эчтән сүнү – хәтәр барсыннан!

Бу вак тормыш – түгел безнең өчен,

Селкеп атыйк иңнән кибәкне;

Кабат кабын дөрләп – күрсен җиһан

Азаккача янган йөрәкне!

Без милләтнең көтеп алган буыны, – 

Очкын салыйк яңа заманга;

Терәк булу яхшы егылганда,–

Көрәш рухы җитми каннарда!

Гомер сөрсәк матди бәхет эзләп,

Бастырмасмы соңгы адымда

Бездәй игез, якын бертуганны 

Көндәш итеп ата малына?!.

***

Сабый чакны кайтып күрик әле,

Каеннарга менеп тирбәлик;

Зәңгәр күкләр анда биек иде,

Тирән иде күктә тирәнлек!

Якын идек әти-әниләргә...

Һәм үзрәк хәтта Ходайга:

Исән чыктык барлык сынаулардан

Бит догабыз кабул булганга!

Элеккечә... ал да мине кулдан,

Яланаяк

                камыл өстеннән... 

Кайтып керик арыш баш сикерткән –

Шау чәчәкле гомер эченә!

 

 

Әби-бабай   

 

Ул заманны китаплардан

Өйрәтәләр дәрестә;

Әби-бабай сөйли өйдә

Тирәнәйтеп, дөресләп.

 

Әти белән әни үскән

Чорга кереп китәләр;

Шул көнгә кайтып... аларны  

«Балалар» дип йөртәләр.

 

Кайчак горур, кайчак сыкрап:

«Яшь буын» – дип куялар;

«Тишек хәтер булмагыз!» – дип,

Искә төшереп торалар.                     

 

«Төп кыйммәтләр төшеп кала

Буыннар алмашында,–

Тапмый,– диләр,– интегәсез

Замана арбасыннан».

 

«Туган телдән, туган җирдән

Нигә, – диләр,– бизәргә?..

Үзең теләп – илдә тиңсез    

Нәсел тамырын өзәргә?!.»

 

...Әби-бабай бүгенгегә

Карый шулай тирәннән;

Эшне алар төптән уйлап

Хәл итәргә өйрәнгән!

 

Мине дә бит алар сөя

Биреп бөтен җаннарын;

Килми «буш чүлмәк» буласым –

Мин – аларның дәвамы!

 

Җыр өйрәнәм, әкият тыңлыйм,

Керешәбез догага...

«Кеше,– диләр,– чын кеше ул –

Эчтә иман булганда!»

 

Һәр җанлыга, һәр җансызга    

Алар изге теләктә;

Сөюләрен әби-бабай

Сала белә йөрәккә!

...Гасыр аша хак-дөреслек

Күренәдер ерактан?!

 

 

 

Туган тел үлчәме   

 

Кешелеккә баба тел ул –

Атам-анам теле;

Ун мең еллык хикмәт анда,

Йөз гасырлык белем!

Раслануы– гамәлендә:

Шушы тел аркылы

Үткән, чордан чорга күчеп,

Киң җиһан акылы!

Бак – бабамның ым-аваздан

Телгә килүенә;

Бер иҗекле гади сүзгә

Мәгънә иңүенә!

Күзаллаган тирә-юнен:

Тау, күл, кыр, саз, чүл, юл...

Ачык билгеләп кыйбласын:

Ас, өс, ал, арт, уң, сул...

Вакыт дисбе тезлеп тора:

Ай, ел, көн, төн, таң, кич...

Ел фасылы – дүрт могҗиза:

Җәй, көз, яз, кыш!

Бабам үзен танып белгән:

Баш, ми, чәч, төк, бит, йөз,

Каш, күз, тел, теш, миң, иң, кул, уч,

Эч, сын, сан, ян, бил, тез...

Әйтеп биргән халәтен ул:

Рух, дәрт, хис, шик, моң, уй...

Аннан фәлсәфәсен тапкан:

Тән, җан, кан, аң!

Фикерләве шушы телдә –

Моңа аналог юк:

Шәрык фәлсәфәсе нигезе –

Җир, су, күк, ут!

Өлкәнлеккә дәгъва итеп  

Йөргән «мин-мин кем?!»нәр,

Кил, үлчәшсен тәрҗемәдә –

Күпне сөйләр телләр!

Бит шушы гамьле авазлар

Югары ялкында

Эртеп коелган, корычтай,

Гармоник законда[6].

Баба сүзне бернинди ут

Инде йоталмаган;

Тамырдан узып кушымча

Алда буталмаган[7].

Телгә тирән сулыш иңгән,

Нечкә уй яралган...

Бишек җырың көнчыгыштан

Нур булып таралган.

Мәгънәле татар җөмләсе –

Азакта тик фигыле[8];

Уйлап эшләнмәгән эшнең

Газабы билгеле!

Хикмәтле һәм аһәңле ул –

Зур шагыйрьләр теле!

Кол Галиләр  безнең чорга

Алып чыккан тере!                  

Чичән һәм батыр телендә –

Иманлы нигездә

Төзи алдың олы дәүләт

Диңгездән диңгезгә!

Әчесен дә, төчесен дә

Күп күргәнсең, телем!

Утына да, суына да

Горур барып кердең...

Һәр сынаудан исән чыктың,

Отыры ныгый төштең;

«Кухня теле»дер... әлегә     

Тере суы эчтең!

Туган телемдә ниятлим

Һәр укыган догам;

Бөек Коръәнгә күчеп тик

Баш иям, сәҗдә кылам.

Тәңрем, синең эндәшүең

Үз телемдә тоям;

Иң якты, татлы теләгем 

Анда очлап куям!

 

Милләт хакы 

 

Мине эзләп әнкәм тавышы булып килдең,

Бишегемне тал-тирәкле җырга төрдең;

Авазлары – челтер-чишмә,

                                        җанга сеңде,

Сугара ул канны мең-мең еллар инде...

 

Иң кадерле өч сүзеңнән[9] мәгънә табып...

Кереп киттем тел дөньяңа чатыр чабып;

Күк әүрелде шау йолдызлар балкышына,

Яшәвемә йөз мең сүзле чаткы салып!

 

Ай-йолдызлы күл буйлары, алсу таңың

Алып килде ихлас яну – мәхәббәтем...

Югалтсам да җан сөйгәнем, сөю хакын...

Калдырмадың ялгызлыкта мине ятим!

 

Сөйми милләт чибәрләргә рәнҗегәнне...

Бер белмәсә, бер белерләр кадерләрне!..

Шигъри җанны ачкыч итеп әзерләдем

Ачар өчен ун мең еллык хәзинәңне!

 

Язмышымны телеп үтте ут чаткысы,

Һәм ачылды милләтемнең күк капусы:

Тозлы дәрья – үткәннәрең күз тамчысы,

Якты офык – өметеңнең нур балкышы.

 

Гомер үтә – балачагым, сиңа чабам,

Кая барсам – Ватанымны иңдә табам;

Кайткан саен йөрәгемә әрнү алам –

Син, милләтем, бәхетемә тиңдәш ярам!

 

Әткәй-әнкәй мәңгелеккә күчеп китте,

Ятим бәгырь...

                   яшь аралаш сөенәмен:

«Әле дә ярый... син милләтем булган!» – димен,

Сабый төсле кат-кат сиңа сыенам мин.     

 

«Милләт нигә?» дип йөргәннәр күбәләктәй

Яши алар чүгәләп тә, үрмәләп тә...

Йортсыз-җирсез детдом баласыдай,

                                                телдә

Урын тапмый – тамырын җуйган дүңгәләкләр.      

 

Саклап килдең гомрем буе буш яшәүдән:

Иңнән тартып туктатуың – уйлатырга...

Һәр адымда – аркадашым,

                                        әзер тордың,

Бәла килсә, коткарырга, юатырга!

 

Әрнү-януларны бәхтем диеп саныйм...

Яши алдым бар гомремне суга салмый;

Милләт хакын иңдә тойган – утта янмый,

Ялгыз-ятим һәм бәхетсез була алмый!

 

Орлыкларың читләр туфрагына төшә...

Йортта – әрем...  бәгърең ничек өзелмәсен;

Утлы яшем булып күчтең җырыма син,

Якты өмет салган улым-кызым да син!

 

Алда язмыш син дип ничек кыйнамасын,

Тормыш йөгең җанны ничек сынамасын...

Бер Аллама адаштырмый туры илткән –

Мең сыналган ышанычлы Кыйблам да син!

 

Ялтыравык бизәкләрдән бизгән күңел,

Керә барам яшәү асылы, җирнең кыйммәтенә;

Таянычы булыйм илдә милләтемә,

Тугры калыйм, Раббым, һәрчак өммәтемә!

 

Изге китап эчендә сакланган

  бабам васыяте

 

Тарих хәтре безне яттан белә,–

Аттан төшеп,

                ишәкләргә атланмагыз!

Тик Алыплар үтәп чыгар бурыч алда

Вакланмагыз!

 

Ходай йөрәк, куәт, акыл биргән:

«Булдырдык!» дип, ярты эштә мактанмагыз...

Бер-бергезнең юлын бүлеп – тапталмагыз –

Вакланмагыз!

 

Ир-ир булсын,

                хатын һәрчак хатын!

Чыр-чулы дип замананы акланмагыз;

Сиблеп, чәчлеп... зур вазифа төшми өстән –

Вакланмагыз!

 

Үр менәргә ныклы иман кирәк,

Тәти күреп, тизрәк барып капланмагыз...

Тәңре бер ул! Җирдә кырык Алла табып –

Вакланмагыз...

 

Милләт яши җиңеп алга барса,

Бер урында тора сырхау,

Таптанмагыз...

Мескен халык хатасына кат-кат баса...

Вакланмагыз!

 

Күрше хакы

Күрше хакы– Алла хакы!

(Татар халык  мәкале)

Әни әйтә: «Күршеләр, – ди,–

Үзебездән яхшырак!»

Күрше апа безне мактый...

Белмим, кайсы хаклырак?

 

Күрше – бездән, без күршедән

Дөрестән дә әйбәтме?..

Үз-үзеңнән шәбрәк булу ­–

Теләктерме, гадәтме?!.

 

Җирдә шундый күршең юклык

Аянычтыр кешегә;

Күрше хакын хаклап яшәү

Һәркемне дә үстерә!

 

Нигә тарих китабында  

Талау һәм үлем генә?

Өйрәтсеннәр дәресләрдә

Күрше булу гыйлеменә!

 

Бар милләтләр, бөтен илләр

Булса әйбәт күршеләр,

Рәхәтләнеп, иркен сулап

Яшәр иде кешеләр!

 

 

Ятимнәр хакы

 

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

(Г. Тукай. «Дошманнар»)

Бәләкәй бер сабый йөрәгендә

Тирән яра әрнеп ачылган;

Уеныннан туктап ул ачынган:

«Ник мин ятим... шушы яшемнән?!.»

 

Сөеп әйткән сыңар җылы сүздән

Боздай туңган күңеле эрегән;

Боз тәрәздә кояш нуры күргән,

Хыялына гөлләр үрелгән.

 

Милләтенең утлы һәр сулышы

Җилкендергән шигырь язарга;

Яшьлек алып кайткан ул Казанга,

Рухи кыйбла – килер язларга!

 

Ябык ишек күреп үскән ятим

Язмыш көлен төптән актарган;

Һәр очкынын ялкын итеп янган,   

Җанын ягып әҗрен кайтарган!

 

Җылылыкны мең кат күбрәк алып,

Туклык тоеп үскән балалар

Милләт туңган чакта... кайда алар,

Нигә аңа кырын багалар?!

 

И милләтем! Синең әче язмыш –

Шул кичәге ятим сулышы;

Ничә гасыр синең бу тумышың,

Ким булмаска күпме тырыштың!

 

Дошманыңның арба көпчәгеннән

Түбән торып гомер алгансың;

Далаларга сибелеп таралгансың,

«Казан ятиме»нә калгансың...

 

Ятимнәрнең язмыш уртактыр ул:

Киң дөньяда – тарлык, кимсенү;

Сулышыңда хокук, тын кысылу,

Карашыңда өмет киселү...

 

Рәсүлебез ятим бала булган...

Сөеклесе иткән Раббыбыз!

Аның юлын хаклап без атлыйбыз,

Юк, куркытмый ятим хакыбыз!..

 

Бир утыңны, Тәңрем, милләтемә,

Ятимлекнең бозы эресен;

Тукай булып язда ул терелсен,

Даһи асылы җирдә күренсен!

 

 

Ватан хакы

 

Милләтләр күп... дәүләт корып,                

Ил булганы сирәк;                       

Йөрәктәге акыл-җегәр

Тигез түгел, димәк!

 

Дәүләт арты дәүләт төздек –                      

Алмаганбыз гыйбрәт:

Канда җегәр – кайный тизрәк,       

Акыл кала – чиерәк...                  

 

Малмы – җанмы? дигәч баскын...

Өстен күреп малны,

Ил күрке булыр затлары

Саткан синең җанны! 

 

Мең ел, куяр урын тапмый,                              

Корбан иттек кемгә

Бәргәләнгән милләт бәгърен? –       

Төштек коллык көнгә.                      

 

Дөрес әйткән борынгылар:

«Чыпчык үлми илдә!..»

Тик нәселең әманәте –

Әппә[10] ул чит өндә... 

 

Тереләй җиргә күмлеп  калган  

Бабаң васыятьләрен      

Кем илтер еллар каршына,

Җуймый  хасиятләрен?..     

 

Моның өчен алар телен              

Белгән Ватан кирәк;                    

Һәм шул телдә типсен йөрәк:                        

«Без, дип, кемнән кимрәк!» 

 

...Килү, китү – үле телдә,

Яшәү – кара көнгә...

Тамыр, чәчкәсез сабаклар,–    

Без соң кемнәр җирдә?

 

Лакей гомерең – чәйлек акча,     

Ятлар хуҗа түргә!                               

Балаларың – көтү-кавем, –                

Солдат кирәк... илгә!           

 

                                        Дәүләт арты дәүләт җуйдык...  

Инде гыйбрәт булсын;        

Үз җырыңны җырлый торган

Ул-кызларың тусын!   

 

Хак сөюен өстәп тулсын

Күкрәкләргә ялкын;

Үзе өчен – бөҗәк яши...­

Зурла милләт хакын!      

 

Милләтләр күп... кыйбла тотып,   

Ватан корган сирәк;

Йөрәктәге иман, акыл

Тигез түгел, димәк...

 

Кешелек хакы

 

Үткәннәргә...  инде юк кайтасым!

Киләчәк тә никтер куркыта...

Санактагы өнсез кадр сыман,                

Буш елларга эл(е)неп...  ут йотам!

Томырылды егет-заман бүз атында...         

Яшьлек дәртен болгап сөю камчысында,                  

Җан-фәрманга куды, белми уңны-сулны,                       

Чибәркәе – кырыс Язмыш каршысына!              

 

Алны-артны белми инде кире чаба,                       

Җәяү йөгерә – аргамагын яндырган ул...                                                    

Сөйгәненең җан йозагын ачар өчен

Хак ачкычы – милләт гозрен

                               онытып калдырган ул.

                                      .

 

Хакыйкать хакы

Яшьлек ул – чәчәге язмышның,

Соңыннан өлгерә җимеше...

Йозактай келт итеп ачыла булмышың –

Йә бар син, йәки юк син, Кеше!

 

Үстерә милләтең тиң күреп:

Җир сөреп, тир түгеп, дин биреп...

Һәм сынар үзенә хезмәттә иң элек:

Бармы ул, юкмы ул ир-егет?!.

 

Булсын дип бәхетең канатлы,

Бәгъреңне, азмы йә... канаттың.

Чынбарлык яз белән, көз белән аңлатты:

Йә бар ул, йә ул юк... Ярату!

 

Лауреат дәрәҗәң кыйбла ит дүрт тараф...

Җәй тавис койрыгың, башканы сүк-каралт;

Куштанлык куыгын өр-кабарт – мең кабат –

Йә бар ул, йәки юк ул...Талант!

 

Сорамый Мәккәдә булганың,

Хөкемгә тартыла вөҗданың;

Үлчәнә ниятең, гамәлең, кылганың –

Йә бар ул, йә юк ул Иманың!

 

Бетәрме үгилек халәте,

Ник начар күренә әйбәтең?..

Якларга атаң күк биреп җан гайрәтен

Йә бар ул, йә юк ул Дәүләтең!

 

Һәр туган яңа көн тозаклы,

Кабызган һәр өмет учагың газаплы...

Кызарып баеган һәрбер кич азаккы:

Йә бар ул, йә ул юк... Азатлык!

 

Камиллек үрнәге Табигать,

Ә тормыш – йә коллык, йә җиһад!

Син, Кеше, көрәштә үз бәяң хакын әйт:

Йә бер ул, йә юк ул Хакыйкать!

 

Исән ич әтисе-әнисе, үз халкы –

Ник үсә чит телдә мең ятим?..

Чыгарыр хөкемен чал тарих –

чын хаким:

Бармы ул, юкмы ул Милләтең?!.

 

 

Хәтер хакы

I

Яр буйлары куак кына –

Оя-оя чатыр...

Дала иңләп илгә кайта

Шәҗәрәле Хәтер.

 

Сары-кызгылт яфраклары –

Безгә дигән хаттыр;

Һәрберсе – йөрәк...

                      җөйләрен

Ятлап укыр чактыр.

 

Тиздән барсы, сибелешеп,

Җиргә төшеп ятыр...

Җыерчыклы тарих сере –

Җәрәхәтле Хәтер.

 

Өсләренә яңгыр явар,

Кырау, чык чылатыр;

Фани дөнья гамьсезлеге 

Сагыш-моң кузгатыр.

 

Тынып калыр аннан җиһан,

Кабат ак кар балкыр...

Язылмаган ап-ак кәгазь

Кемгә нәрсә әйтер?!

 

...Сулар акмый тормас җирдә,

Кайтыр язлар, кайтыр;

Бозны тишеп чыгар сабак,

Тамырларда –Хәтер!

 

 

 


[1] Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Казан: ТКН, 1965; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, өч томда, 3 том. Казан: ТКН, 1981; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан: Матбугат йорты, 2005; Татарча-русча сүзлек, ике томда. 2 том. Казан: Мәгариф, 2007 һ.б.

* журнал варианты.

[2]Сүз Татарстанда милләтне күрсәкән паспорт кушымтасы бирелү хакында бара(авт. иск.).

[3] Татар милләтенең фаҗигале Хәтер көне, Хәтер ае(автор иск,).

[4] Диоген – кисмәк эчендә яшәгән грек философы(авт. иск.).

[5]Майуны – Татарстанның Тау ягы авылларында элеккедән үткәрелә торган язгы бәйрәм. Безнең Буа районы Толымбай авылы халкы әле узган гасырның 80нче елларына кадәр һәр елны майаенда (искечә май унында ), чәчүдән соң, алмагачлар, ландышлар чәчәк аткач, бөтен авыл бердәм кубып – атлар белән, җәяүләп өч атна рәттән Зөя буендагы урманга яңа табигать белән хозурланырга, ял итәргә, уенга – күңел ачырга чыга иде.

 

[6] Төрки телләрдәге гармониялелек, аһәңлелек, ягъни сингармонизм законы.

[7] Төрки телләрнең агглютинатив (сүз һәм сүз төрләренең үзгәрешсез тамыр-нигезгә кушылып) мәгънә ясау үзенчәлеге.

[8]Чагыштыр:Ул урманга китте – Он пошел... в лес.

[9]әннә,әттә,мәммә

[10]Әппә – телсез-чукрак.

Реклама