Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хатирәләрне яңартучы шигърият

Узган гасырның гаять тә талантлы шагыйре, прозаигы, драматургы, публицисты һәм тәнкыйтьчесе Фатих Кәрим кызы Ләйлә ханым катнашындагы бер әңгәмәне кайчандыр архивыма салып куйган идем. «Әтием турында» дип исемләнгән әлеге язмада шундый юллар бар:  

«– Тукай, Такташ, Байрон, Горький, Маяковский, Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз иткән ул. Аларның әсәрләрен укудан тыш, кайбер өзекләрне күчереп тә ала торган булган».

Ләйлә ханымның әйтүенә караганда, Ф. Кәрим төрмәдә утырганда кайчак әсәрләренең авторы итеп алда саналган күренекле шәхесләр исемен язган, дөньядан киткән шагыйрьләргә тикшерүчеләр бәйләнә алмый дип уйлаган. Әгәр фронтовик шагыйрьнең әсәрләре үз вакытында дөнья күрмәсә, барланмаса, ачыкланмаса, яңадан аның исеме белән теркәлмәсә, кайсыдыр ничектер югалса… Бик озак еллардан соң гына табыла калса, галимнәрне, укучыларны «алдарга» да мөмкин булганнар ләбаса! Нахак яла белән төрмәгә ябылган шагыйрь бу хакта уйламаган икән, димәк, тоткынлыктан бер чыгасына, яшәсенә, иҗатының халыкка барып җитәсенә бик нык ышанган.

Әйе, Ф. Кәримнең поэзиясеннән дә, прозасыннан да, публицистикасыннан да тормыш дәрте, яшисе килү теләге бөркелеп тора. Иҗат шартлары начарланганнан начарлана барганда, әлеге хисләр тагын да көчлеләнеп кенә китә анда. Ул, бу сыйфаты белән, әле яшь, әле оптимизмын тамчы да югалтмаган Тукайны хәтергә китерә. Икенче яктан, аның исемен ишеттеңме, искереп, таушалып беткән букчасындагы лекцияләре янында китапларын, кулъязмаларын саклаган укытучыбыз Зәет Мәҗит искә төшә. Башкача була да алмый. Әдәбиятны, бигрәк тә шигъриятне бик нечкә аңлаган Зәет ага Ф. Кәрим иҗатына шулкадәр мөкиббән иде ки, аның хакында, башын мәгънәле кага-кага, нечкә зәгыйфь бармаклары белән тоткан тәмәке төпчеген суыра-суыра, сәгатьләр буе сөйли ала иде. Фронтовик шагыйрьгә фанат дәрәҗәсендә гашыйк һәм үзе дә талантлы каләм иясе булган мөгаллим аның мирасын өйрәнүгә бөтен гомерен багышлады. Зәет аганың үз әсәрләренә дә Ф. Кәрими йогынтысы сизелерлек иде.

Ф. Кәрим, Тукай кебек үк – көрәш рухына күмелгән чор, моң-кайгылары күңел төпләренә яшеренгән, әмма җае чыкканда, тышка да атылып чыккан, әйдәман шәхесләргә зур ихтыяҗ кичергән халык баласы. Юкка гына ул 1939 елгы куен дәфтәренә:

«Мин Тукайдан үрнәк алам, дисең,

 Бу   түбәнлек   түгел,   һич   түгел.

Чөнки Тукай халык моңнарының

Бакчасында   тибрәп   үскән   гөл»,–  

дип язмаган. Бу фикер шагыйрьнең 1940 елда иҗат кредосын ачыклап иҗат иткән «Берәүгә» шигырендә яңадан да кабатлана.

Чыннан да, Тукай белән Фатих Кәрим поэзиясе халык авыз иҗатына меңнәрчә җепләр белән бәйләнгән. Икесендә дә кеше хәсрәтенә, татарның уй-хыялларына урын җитәрлек бирелгән, ата-ананың балага бәйле өметләре дә, милләтнең бәхетле тормышка омтылышы да, һәрберсе алдына шул юнәлештәге хәрәкәттә калыккан каршылыклар да сурәтләнә.

Фатих Кәрим, иң беренче чиратта, Тукай һәм Такташ әдәби мәктәбен уза, алар язганнар аша татар шигъриятенең бөтен мөмкинлекләренә төшенә, ирешкән уңышларын кабул итә. Ул поэтик иҗекләре бер-берсенекеннән аерылыбрак торган сүз гигантларының иҗат алымнарын гармоник үрүгә ирешә, нәкъ менә шуңа күрә шигъриятенә строфа һәм әдәби алымнар байлыгы хас.

Ф. Кәрим, Тукай кебек, чор модасына ияреп тә, сугыш чоры таләбен үтәп тә, бөек поэзия тудырганга да, алман телен өйрәнә. Ул, димәк, әлеге әдәбият белән оригиналда танышырга тели. Ф. Кәрим, Байрон, Лермонтов шигырьләрен һәм хәтта бөтенләй башка төрле иҗатларны да үз итә, әмма каләм иясенең язу манерасы, нигездә, классик шигърият кысаларында үсә-камилләшә.

Элегрәк поэзия мэтрлары сыйфатында, Яңа заман тәэсиренә бирелеп, яңа төр әдәбият төзергә керешүчеләрне атаса да, иҗат принципларын ныклап ачыклагач, Ф. Кәрим Тукай кебек гасырлык традицияләргә таянып танылган талантлар алдында баш ия башлый.  Адәм хатадан хали түгеллек хактыр. Ф. Кәрим дә, вульгар социологизм белән чирләп алганда, яраткан шагыйрьләре иҗатына ревизия ясый. Әйтик, әдәбият кешене пролетар интернационализм рухында, көрәшче, шат күңелле, иҗтимагый тормыш белән яшәүне алга куйган шәхес итеп тәрбияләргә тиеш дип санаганга, аларның язганнарын шул яссылыкта һәм дингә мөнәсәбәттә бәяли. Мәсәлән, «Балалар әдәбияты турында»гы мәкаләсендә, Фәрит Ибраһимовка шушы рәвешчә «тибеп үтә»: «… балаларга җәйге таңны ничек тасвир итә, шул матурлык эченә үзенең дини агуын ничек салып, ничек бирергә тырыша:

Таң һавасын ярып, өзелеп-өзелеп

Яңрый әкрен генә моң азан;

Нечкәртәләр моңнар күңелләрне,

Үткәрәләр башны дөньядан».

Татар әдәбиятында таң тасвирына Ф. Ибраһимовныкы кебек йөзләгән гүзәл мисаллар бар. «Тәрәзәгә төшә таң шәүләсе, / Җил ышкылып үтә өйләргә»,– дип яза Ф. Кәрим («Тавышлы таң»). Ә Тукайда соң, Тукайда!  Анда да бар аның гаять матур үрнәге:

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;

Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.

 

Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;

Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.

(«Җәйге таң хатирәсе»)

Ф. Кәрим әлеге дә баягы 1934 елның 25 – 29 июлендә Татарстан язучыларының беренче съездында ясаган «Татар балалар әдәбияты» докладында, бөек шагыйребезгә мөнәсәбәтле, түбәндәге юлларны сөйли: «Габдулла Тукайның балалар өчен язылган әсәрләренең бер өлешен без хәзерге көндә дә файдаланабыз. Ләкин икенче бер өлеше хәзерге көндә шундый ук зарарлы әсәрләрдән тора. Без инде аның:

Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә 

Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә, 

Гает укып көлә-көлә кайткан чагым

– кебек әсәрләрен һичбер төрле балаларга тәкъдим итә алмыйбыз».

1938 – 1939 елларда Ф. Кәримнең Г. Тукай иҗатына карашы тамырдан үзгәрә. Моны алдарак телгә алынган һәм үзе белән йөрткән дәфтәрдәге дүртьюллыкның ни өчен нәкъ менә шул вакытта иҗат ителүе дә күрсәтеп тора.

Ф. Кәримне, Тукай кебек үк, балалар өчен язылган әсәрләрнең эчтәлек-формасы, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алуы, тәрбияви проблемаларны ничек чишүе борчый. Ул шулай ук аларга атап басылган китапларның ниндилеге турында да уйлана: «Телнең саф, аңлаешлы булуы аеруча балалар әдәбиятында зур урын тота.

… Балалар әдәбиятын басып чыгару турында берничә сүз: ВКП(б) Үзәк Комитетының балалар китабын яхшы кәгазьдә, яхшы оформление белән басып чыгару турында ныклы күрсәтүләре булуына һәм: «Балалар нәшрияты балалар китабын басып чыгару эшенә иң яхшы язучы көчләрне (балалар өчен язучыларны гына түгел), художникларны, педагогларны һәм пионер хәрәкәте эшчеләрен тартырга тиешләр» (ВКП(б) ҮК карарыннан) дигән күрсәтүе булуга карамастан, Татгосиздат бу юлда күренекле борылыш ясый алганы юк әле. Балалар китабы һаман начар кәгазьдә, начар оформлениедә һәм соңга калып чыгуда дәвам итә. Инде моңа чик куелырга вакыт».

Тукайның да, Ф. Кәримнең дә чорар узгач та попуярлыгын югалтмый торган шигырьләре-поэмалары бар. Шуларның берише, һичшиксез, балалар әдәбиятына карый. Инде пионерлар оешмасы да таралды, әмма заманыбыз укучылары һаман да «Пионерка Гөлчәчәккә хат»ны яратып укый. Сәнгатьле сөйләнгән «Кыңгыраулы яшел гармун», «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» әсәрләре бүгенге бәйрәм тамашаларын да бизи. Укытучы әнисенә ияреп мәктәпкә йөрүче бер кечкенә малайдан (хәзер инде ул танылган табиб) көн саен сөйләтәләр иде аны. Ул поэманың шушы җиренә җитүгә, бар кеше кычкырып көләргә тотына, тагын кабатла әле, кабатла, дип котырта:

Маймыл бармак шартлатып,

Урманны яңгыратып,

«Их-ма!» — ди икән,

Тычтырып җырлый икән:

Көлмәсләр иде дә, яңа сөйләшергә өйрәнгән вакыты, соңгы сүздәге «к»ларны әйтә алмый, «т»га алмаштыра.

 Әле сабый чагымда мандолинада да бик матур уйный торган әнием ничәдер җыр өйрәтте. Шуның берсе – Г. Тукайның «Бала белән күбәләге». Кечкенәләргә тамаша рәвешендә башкарырга җиңел булганга сайлагандыр, күрәсең. Икенчесе бөтен кешегә дә таныштырмы-юкмы, белмим. Инде бихисап җырлар онытылып бетсә дә, көн саен булмаса да, ай саен хәтергә килә  ул минем. Кызны да, оныкны да йоклаткан җырларымның берсе – шул. Үсә төшкәч, без аны Таңгөлем белән йөзләрчә тапкыр бергәләп җырладык. Шул җырга бик тиз йокыга киткән оныгымны алай ук яраттыра алмадым кебек…

Озак кайта алмыйча торганда, әнине сагынсам, ягымлы елмаеп, яңгыравыклы тавышы белән шул җырны җырлаган көннәрен дә искә алам. Үземнең күбәләк булып биеп торганымны да. Тукайныкын искә алып та язылган кебегрәк әлеге җырның авторы Фатих Кәрим икәнлеккә мин ул вакытта игътибар да бирмәгән идем.  Бүгенге яшь әниләр, ул җырны беләме, балаларына җырлый микән? Минем менә әле дә тел очымда бөтерелә:

Кызым, синең эшең бик күп:

Бакчага барасың да

Күбәләк куып йөрисең

Чәчәкләр арасында.

 

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йомып утырмый,

Канат җәеп очып китә,

Еласаң да, тоттырмый.

 

Кума, кызым, күбәләкне,

Бакчабызда йөрсен ул,

Кунсын йомшак чәчләреңә,

Бантик булып торсын ул.

Мин аның, яңа, читрәк мотивлар өстәлгәнгә булса кирәк, җырлардан төшеп калучан соңгы строфасына да юлыктым. Аның белән Тукайның кайбер әсәрләренә охшашрак тәмамланыш ала икән әлеге шигырь:

Сагынырсың күбәләкне,

Җил-яңгырлы көз җиткәч...

Язгы таң кебек ягымлы

Иркә яшьлегең үткәч.

Тукайны ХХ гасыр башын иң тулы чагылдырган каләм иясе дип атыйлар. Баксаң, С. Хәким шул ук фикерне Фатих Кәрим турында әйткән икән: «Дөнья хәлләре кискенләшкән саен, нигәдер Фатих Кәрим кебек кешеләр искә төшә. Ә бит Фатих Кәрим – Бөек Ватан сугышы шагыйре. Бүгенге дөнья белән узган сугышның арасы нигә шулай якыная? Ике кырыс чор. Татар совет поэзиясендә шул чорны Фатих Кәримнән дә тулырак чагылдырган башка бер шагыйрь дә юк».