Ватан (дәвамы бар (9))

Башыннан УКЫГЫЗ

Өченче бүлек

1.

         Кулга алулар Познань, Крушино, Радом лагерьларында, хәтта легиончыларның пансионатлары урнашкан Узедомда да барды. Гестапо өч көн эчендә татар легионында фашистларга каршы яшерен көрәш алып барган йөздән артык кешене кулга алды. ССчылар моның белән генә чикләнмәделәр, башта Франциягә, аннан Голландиягә җибәрелгән икенче, Карпатка җибәрелгән өченче татар батальоннарында да подпольщикларны эзәрлекләү дәвам итте. Голландиядә легионерларның күп өлеше җирле партизаннар белән элемтәгә кереп, алар ягына чыгарга өлгергәннәр иде. Ләкин немец конрразведкасы яшерен оешманың эзенә төшеп, 26 кеше тоткарланды һәм хәрби-кыр суды карары белән атып үтерелде. Өченче батальонда да тентүләр узды. Җәлил җитәкчелек иткән яшерен оешма әгъзалары булган, батальонның партизаннар ягына чыгуын оештырырга тиешле Сәлим Бохаров белән Әхәт Атнашев кулга алынып, аларны Берлинга кайтардылар. Күп легионерларны концлагерьларга, штрафлагларга озаттылар.

         Легионерлар арасында яшерен эш алып баручыларны ачыклау да Татар арадашчылыгында хезмәттә саналучылардан зур гына шымчылар төркеме шөгыльләнде. Ләкин тентүләр вакытында кесәсендә яисә ятагында, эш урынында листовка табылганнарның һәммәсен кулга алсалар да, яшерен оешма әгъзаларыннан гайре бер кеше дә листовкаларның каян килгәнен, аларны кем бастырып таратканын  белми иде. Ә оешма әгъзалары кан белән биргән изге антларына тугрылык саклап, сорау алулар вакытында берсенең дә исемен атамадылар, беркемне дә сатмадылар. Шуңа күрә арестантларның яшерен оешма әгъзаларыннан калганнары барысы да бер-ике айдан азат ителеп, кире легионга кайтарылды. 1943 елның 10 августында кулга алынучылардан 1944 ел башына бары тик Гайнан Кормашев, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов,  Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев белән Сәлим Бохаров кына төрмә тоткыннары булып калды.

* * *

         Едлинода кулга алынучыларның барысын да Варшаваның “Павиак”[1] дип аталган төрмәсенә китерделәр. Аларның кул-аякларын богаулап, аерым камераларга яптылар. Яшерен оешманың иң актив әгъзалары дип уйланган кешеләр, күрәсең, гестапочыларга билгеле булган, 14 августа баш күтәрүгә чакырып язылган листовка төргәкләренең иң күбесе Гайнан ятагыннан табылгач, яшерен оешманың башлыгы да ул дип уйладылар. Аңардан иң рәхимсез сорау алуларга шул сәбәпче булды.

         Гайнанны әле төрмәгә алып килгәнче үк кыйнап ташладылар. Аның йөз-битенең карарлыгын калдырмадылар, күз төпләре кара янып чыккан, ирен читләре ертылган, авыз-борыныннан кан киткән иде.

         Листовканың астына “4-нче комитет” дип язылган булгач, сорау алучы лейтенант Гайнс басымны шуңа ясады:

         – Нинди дүртенче комитет ул? Кайда урнашкан? Кемнәрне берләштерә?

         Гайнан берни дә дәшмәде. Ул Җәлилнең: “Эләктерсәләр, егетләрчә үлә белик!” дигән сүзләрен искә төшерде. Кан белән биргән изге анттагы “хыянәткә юл ачсам, көрәштәшләремнең рәхимсез нәфрәте мине һәлак итсен!” дигән сүзләре күңеленә килде.

         Лейтенант Гайнс, янында торган  чиртсәң каны чәчрәп чыгардай әзмәвер фрицка:

         – Унбиш тапкыр шомпал белән сугарга! – дип боерды.

         Җәзалаучыга шул сүз генә кирәк иде. Уз үзенә бер ләззәт табып, башта Гайнанны идәнгә сугып екты, аннары бар көченә кизәнеп шомпал белән аркасына сыдыра башлады. Беренче шомпал төшүгә үк Гайнан, авыртуга түзә алмыйча, куырылып килде. Шомпал эзеннән кан бөрчекләре чәчрәп чыкты. Гайнан биш тапкыр сугуга түзде, алтынчысында аңын югалтты. Тылмач унтер-офицер аның өстенә чиләктән бозлы салкын су койды. Гайнан аңына килеп күзләрен ачты. Тылмач поляк иде булса кирәк, урысча акцент белән:

         – Нигә инде шулкадәр карышырга. Барыбер эләктегез бит. Башкалар барысын да сөйләп бирде, – диде.

         – Сөйләгәч, нигә миннән сорап торасыз? – диде Гайнан.

         – Оешмагызда тагын кемнәр бар? – дип сорады лейтенант.

         – Бернинди оешма турында да белмим.

         – Ә листовкалар каян килде?

         – Мәхмүт Җәләлетдлинов китерде. Аннан сорагыз.

         – Җәләлетдинов түгел, Җамалетдинов.

         – Хет чурт булсын шунда. Листовканы ул тараткан.

         – Ә ул сине күрсәтә.

         – Тагын ни кирәк? Мине күрсәткәч, мине хөкем итегез.

         Беренче сорау алу шуның белән тәмамланды. Тоткыннан әллә ни яңалык ишетә алмаячагына ышанган лейтенант аны камерасына илтеп ябарга кушты.

         Башкалардан да сорау алу каты кыйнаулар белән алып барылды. Барысын да шомпол белән төйделәр. Муса, Гайнан, Алиш, Әхмәт Симаев һәм Абдулла Батталдан кала листовкаларның каян килгәнен, чынлап та, беркем дә белми иде. Август, сентябрь айлары буена, исләренә төшкән саен, тоткыннарны сорау алып, кыйнап, камерага кайтарып яба тордылар.

         Муса да шушы төрмәгә китерелгән иде, Едлинода кулга алулар булганын әле белми иде. Ул ундүртенче августта легионерлар баш күтәрерләр дә, үзен дә азат итәрләр дип өметләнде. Ләкин андый хәл булмый калды. Киресенчә, ундүрте көнне Җәлилне кулларын, аякларындагы богауларны салдырып, Берлинның гестапо идарәсе урнашкан йортка алып килделәр. Бу алгы ягы калын таш колонналар белән төзелгән, соры, салкынлык бөркелеп торган алты катлы зур бина иде. Аны лифтта дүртенче катка алып менделәр. Озын рәткә тезелгән өстәлләр урнашкан зур зал ишеге төбендә обер-лейтенант утыра иде. Ул Мусаның кем булуы турында сорашып ниндидер анкета тутырды. Исемен, фамилиясен, туган елын, кайда туганлыгын, гаилә хәлен, кайда яшәвен һәм кем булып эшләвен теркәп куйды. Соңыннан ни өчен кулга алынуын сорады.

         – Белмим, – диде Муса.

         – Германиягә каршы яшерен җимерү эше алып барган өчен, – дип җавап бирде Муса өчен, аны алып килгән СС унтер-офицеры.

         – Көтү бүлмәсенә илтегез, – диде анкета тутырган обер-лейтенант. – Сезне чакырырлар.

         Унтер-офицер Мусаны озын коридор буенча алып барып тагын лифтка алып керде һәм аска алып төшеп китте. Көтү бүлмәсе дигәне караңгы подвал булып чыкты. Алар подволның озын коридоры буенча барып, офицер аны ниндидер ишектән тагын да караңгырак бер бүлмәгә кертеп җибәрде. Шунда көтеп торырга кушты. Бу тәрәзәсез, тонык кына тычкан уты янып торган тынчу бер бүлмә иде. Түрдә, шул ут яктысында ниндидер бер тоткын барлыгы шәйләнә. Муса аның янына атлады. Ишек ягына арты белән утырган бу кеше дә кемнеңдер кергәнен ишетеп, артына борылып карады. Ул Мусага каядыр күргән таныш кешесен хәтерләтте.

         – Гумеров?! – диде ул аны танып.

         Җәлил дә таныды. Бу “Заря” гәзитенең китапханәчесе Андрей Рыбальченко иде.

         – Андрей! – диде Муса. – Ә син каян килеп чыктың монда?

         – Син кергән ишектән кердем мин дә, – диде Андрей шаяртып.

         – Саттылармыни?

         – Шулай булып чыга.

         – Бездән шикләнмисеңдер? Безнең егетләрдән синең турыда Абдулла Алиш белән Әхмәт Симаев кына белә иде. Аларның сатлыкҗан булуы мөмкин түгел.

         – Син нәрсә сөйлисең. Сезнең егетләрне бик әйбәт беләм. Аларның сатуы мөмкин түгел. Ә үзең соң, үзең ничек монда килеп эләктең?

         – Мин әле берни дә белмим? Кем саткан безне? Күрәсең бит чыраемны. Карарлыгымны калдырмадылар. Бик әшәке кыланалар. Ахры, бөтенебезне дә эләктергәннәрдер. Әлегә берсен дә күргәнем юк. Ләкин сорау алу вакытында барысының да исемнәрен атап бетерделәр. Димәк, алар да каядыр шушы тирәдә генә.

         – Бик хәтәр җиргә алып килгәннәр. Гестапо идарәсенә.

         – Шулай да әле сезнең белән элемтәләребез турында сораганнары юк. Димәк, бернәрсә дә белмиләр. Бер-беребезне сатмаска кирәк. Безнең сөйләшүне дә ишетә күрмәсеннәр тагын. Шыпырт кына сөйләшик. Монда диварларның да колагы булуы мөмкин.

         Шунда ишек эшермәсе шыгырдады. Ишек ачылып, конвоир: “Рыбальчено!” – дип кычкырды.

         – Ярый, күрешмәсәк, хуш, сау бул, – диде Андрей.

         – Хуш. Ләкин күрешергә язсын.

         Рыбальченко чыгып китте. Артыннан ишекне шапылдатып яптылар. Муса, сатлыкҗан кем икән дип янә, уйга талды. “Нигә бер дә безнекеләр белән очраштырмыйлар? Беркемнән берни белеп булмый. Үз арабызда микәнни соң әллә ул сатлыкҗан?”

         Бераздан аны да чакырдылар. Конвоир яңадан озын коридор буенча алып барып, лифтта кабат дүртенче катка алып менде. Бу юлы теркәлү үткән залга каршы якка атладылар. Биек ишек төбендә басып торган сакчы уң кулын күтәреп “Хайль Гитлер!” дип честь бирде. Унтер офицер ишекне үзе ачып, Мусага керергә кушты. Бу гестапоның дүртенче бүлек башлыгы, группенфюрер Генрих Мюллер бүлмәсе иде. Унтер-офицер да ишектән керүгә “Хайль Гитлер!” дип честь бирде. Мюллер бүлмәсендә ике тоткын утыра иде.

         “СС башлыгы үз бүлмәсенә алып кереп сорау алырга җыенмыйдыр инде? Тоткыннарның нечкә хисләрендә уйнарга маташадыр...” – дип уйлады Җәлил.

         Дивар янындагы урындыкларда утыручы ике тоткын дигәне Алиш белән Әхмәт Симаев булып чыкты. Менә кайда очрашырга язган икән аларга!

         – Kennen Sie diese Person, Herr Alishev (Бу кешене таныйсызмы, Алишев әфәнде)?

         Алиш Мюллерга тылмач тәрҗемә иткәнне дә көтеп тормыйча җавап бирде:

         – Ich erkenne es natürlich. Wir haben mit ihm im Ausschuss zusammenge arbeitet (Таныйм әлбәттә. Без аның белән комитетта бергә эшләдек).

         – Und davor wusstest du (Ә аңа хәтле белә идегезме)?

         – Концлагерьда бергә булдык.

         – Сез бит листовка таратуда гына гаепләнмисез. Сез бит – НКВД тарафыннан җибәрелгән рус шпионнары.

         – Ха-ха-ха, – дип көлеп җибәрде Симаев. – Безгә мондый гаепне утыз җиденче елда бер такканнар иде инде. Монда килгәч тә шул гаепне тагасызмыни? Ул вакытта без сезнең шпионнар идек.

         Мюллер Әхмәтнең нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадымы, әллә аңламаганга салышты гынамы, сүзне икенчегә борды:

         – Кызганыч, Россиянең патриотлары дип уйлыйсыз инде үзегезне. Сезне бит Россиядә сатлыкҗаннар дип беләләр. Исән калсагыз да сезне анда үлем көтә.

         – Ялгышасыз, без сатлыкҗан түгел, чын сатлыкҗаннар – сезгә хезмәт итүчеләр.

         – Бигрәк беркатлы инде үзегез. Әсирлеккә төшеп, бер сатылдыгыз. Легионга язылып – икенче. Үз теләгегез белән Германия армиясе киемен кидегез. Рейх армиясе киеменнән төшкән фотоларыгыз күптән инде НКВД киштәләрендә ята. – Мюллер шулай диде дә өстәл тартмасыннан гәзит алып, аның урта битен ачып, бер язманы укырга дип Мусага бирде. – Менә, карагыз, Сезнең илдә чыккан коммунистик гәзиттә нәрсәләр язалар.

         Муса ул күрсәткән язмага күз генә төшерде дә, кире Мюллерга сузды.

         – Укыгыз, укыгыз. Үзегез турында ниләр язылганын күрегез.

         Гәзиттә бер төркем легионерлар төшкән фото һәм аның астына: “Политрук Муса Җәлил җитәкчелегендә Казан татарларыннан бер төркем үз теләкләре белән әсирлеккә төшеп, легионга язылдылар һәм Татарстанны азат итү өчен коммунистларга каршы сугышка барырга әзерләнәләр.  Кабахәт сатлыкҗаннарга хурлык! Аларны совет халкының нәфрәте көтә”, – дип язылган иде.

         – Менә нәрсә ул сезнең туган илгә тугрылыклы хезмәт итүегез.

         – Бу – фальшифка. Безне куркыту өчен махсус үзегез бастырган гәзит кисәге. Без моңа ышанмыйбыз. Мондый арзанлы язмалар белән безне сатып ала алмассыз! – диде Муса горур кыяфәттә.

         Аның сүзләре Мюллерның нәфрәтен кузгатты. Ул Мусаны алып кергән унтер-офицерга:

         – Алып китегез, өчесен дә Моабитка озатыгыз! – дип кычкырды. – Юк, Муса Гумеровны подвалга! Сорау алуны дәвам иттерегез!

         Аларны коридорга алып чыктылар. Муса иптәшләренә карап:

         – Нык торыгыз, егетләр, – диде. – Беләсезме, кем сатты икән безне?

         – Сөйләшмәскә! – дип кычкырды конвоир.

         – Мәхмүт Җамалетдинов, – диде Алиш.

         Конвоир кулындагы эченә арматура тыгылган резин шланг белән Алишның сыртына китереп бәрде. Ул, “ык” иткән тавыш кына чыгарды да идәнгә бөгелеп төште. Муса соравын дәвам итте:

         – Кем соң ул? Нишләп мин белмим?

         Конвоир икенче селтәнеп Мусаның Волховта алган ярасы һаман да үзен сиздереп торган сул иңбашына тондырды.

         Шуннан соң алар сөйләшүдән тындылар. Өчесен дә лифтта беренче катка алып төшкәннән соң, Мусаны лифт шахтасы янындагы баскыч буйлап подвалга алып төшеп киттеләр.

         – Хушыгыз, егетләр. Нык торыгыз, – диде Муса дусларына, аерылганда.

         – Бирешмәбез, – диде Әхмәт. – Үзегез нык булыгыз.

2.

         Подвалда сорау алу вакытында Мусадан “4-нче комитет” дигән яшерен оешмада кемнәр бар дип төпченделәр. “Бернинди дә дүртенче комитетны белмим”, – дип барды Муса. Бер фамилияне дә атамады. Җавап канәгатьләндермәгәч, сорау алучы аңа карата көч кулланудан башка чара таба алмады, каршы сүз әйткән саен күсәге белән дөмбәсләде дә дөмбәсләде. Мескен Муса ничек түзгәндер, ахырдан, тәмам хәле бетеп, егылган урыныннан торалмый башлагач, аны конвоирдан күтәртеп торгыздылар да, ишегалдына алып чыгып машинага салдылар һәм гестапо идарәсеннән  Тегель төрмәсенә илтеп, аерым камерага ябып куйдылар. Гайнан Кормаш, Рушат Хисаметдинов, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Фәрит Солтанбековлар да шушы төрмәдә утыралар иде.

         Муса караңгы камерада ялгызы көн белән төнне онытып озак ятты. Аннан сорау да алмадылар, бары тик чиләккә тутырган парашасын гына ишектән чыгартып, үзен гел йозакта тоттылар. Өч тапкыр ашарга китергән чакларда гына ул ачылган ишектән кергән яктылыкка карап көннең ни вакыт икәнен чамалады. Ә уенда гел сатлыкҗан булды. “Кем соң ул?” Кем диде әле Симай? Җәләлетдинов дидеме. Озак кына уйлый торгач, моннан бер өч айлар чамасы элек Едлинода музвзвод тирәсендә йөргән, үзе белән бер буйдарак, чандыр гына егерме яшьләр тирәсендәге яшь егетне күреп, Гайнаннан кем булуын сорагач, ул: “Мәхмүт Җәләлетдинов, котитет пропагандисты”, дип әйткән иде шикелле. “Мәхмүт Җәләлетдинов... Димәк, сатлыкҗан шул егет. Гайнан аны Үзбәкстаннан дигән иде кебек. “Майлы күзле, бик ышанычлы кеше түгел” , – дигән иде бугай Гайнан”.

         Орбитасыннан ычкынырга теләгән планета шикелле майлы күзләре гел уйнаклап торган бу егет Мусага да чынлап та бик шикле тоелган иде ул чакта. Аның белән сөйләшеп торырга туры килмәде. Гайнан, шикле күренә дигәч, аның белән ачылып китмәскә кирәк, дип кенә әйтте.

         Муса Мәхмүт Җамалетдиновның фамилиясен Җәләлетдинов дип хәтерендә калдырды.

         Җамалетдинов 1921 елда Үзбәкстанда туган. Сигез сыйныф тәмамлагач, нотариаль конторада сәркәтип булып эшләп алган. 1940 елда Кызыл армиягә алынган. Сугышның беренче көннәрендә үк яраланып, әсирлеккә төшкән. Лазаретта дәваланып чыккач та ул Төркестан легионына язылган. Сума, Харьков өлкәләрендә фашистларның карательный отрядларында совет партизаннарына каршы сугышларда катнашкан. Фашистлар басып алган территорияләрдә калган авылларда кызлар көчләп, йогышлы чир эләктергән. Лазаретта аны дәвалаган фельдшер Исхаков шулай ук Казакъстанның Кызыл Орда өлкәсеннән булып чыга. Дуслашып китәләр. Гестапоның легионерлар арасына кертелгән яшерен агенты булган Исхаков Мәхмүткә дә еш кына төрле йөкләмәләр биреп, алар чын мәгънәсендә фашистларга хезмәт итә башлыйлар.

         Октябрь, ноябрь айларында тоткыннарны көн аралаш диярлек әле гестапо идарәсенә, әле шәһәр прокуратурасына сорау алуларга йөрттеләр.

    Кулга алынуга нәкъ ике ай ярым дигәндә, 25 октябрьдә күп кенә тоткыннарны төрмәдән чыгарып, концлагерьларга яптылар, гаебе юк дип табылганнарын легионга кире кайтырдылар. Алар арасында Гали Корбанов, Фәрит Солтанбеков, Мулланур Гәрәев, Шәриф Әмиров, Салих Ганиевләр бар иде. Егетләрнең кайсын кая, төрле-яры таратып бетерделәр: кайсын батальоннарга кире кайтардылар, кайсыларын Франциягә, Голландиягә, Бельгиягә хәтле үк озаттылар.

         Октябрь ахырларында Мусадан сорау алулар да тәмам тукталган кебек булды. Әйтерсең лә ул төрмәдә бөтенләй юк, аны оныттылар. Шигырь язу өчен иң уңай көннәр башланды. Ул ялгызы. Беркем дә комачауламый. Бары тик надзирательнең ишектәге тишектән карап-карап алуы гына сизелеп куя. Төрмә тынлыгын тыңлап утыра торгач, Мусаның сизгерлеге шундый да көчәйде, хәтта әнә шул тишекнең ачылып ябылганын да әллә каян тоя, ишетә башлады. Андый чакларда ул ялт борылып ишеккә карый. Надзиратель үзенең эшеннән үзе оялган кебек, шым гына тизрәк тишекне ябып куярга ашыга. Бер проблема бар: кәгазь һәм карандаш табарга кирәк. Анысын көнгә бер тапкыр ишегалдында һава сулаганда хәл итәргә тырышты Муса. Кемнәрдер каяндыр тапкан кәгазь битен кыстырып чыккан була, кайсыдыр сиздермичә генә карандаш кисәген биреп калдыра. Ә камерага кергәч аңа көне буе уйлап йөргән, инде күңеленнән язып бетергән шигырен кәгазь битенә генә күчереп куярга кирәк. Тагын бер сөендергән нәрсә бар: тоткыннарга Германиядә фашистлар чыгара торган урысча гәзитләрне китерәләр. Гадәттә, аларның кырлары киң калган була. Муса ипләп кенә буш урыннарны кисеп алып кала. Шул тасмаларны каралама итеп, шигырен шунда яза. Аннары һава суларга чыккач табылган кәгазьгә ашыкмыйча гына күчерә. Гәзитләрне кире җыеп алганда читләре кисеп алынган булуга беркемнең дә исе китми. Күрәсең, махорка төрергә кискәннәрдер, дип уйлыйлар. Муса, кәгазьгә баеп киткән көннәрдә, шигырьләрне берничә биткә күчереп, һава сулаганда иптәшләренә дә биреп калдыра. Шулай итеп аның шигырьләре төрмә буйлап сәяхәт итә.

         Ноябрьдә Мусаны Лиртерштрасседагы Моабит төрмәсенә китерделәр. Бу юлы өч кешелек камерага яптылар. Башта ул бер немец солдаты белән утырды. Немец – тумышы белән Польшадан. Көннәр буена камерада булмый, аны Берлиндагы кайсыдыр төрмәгә кухняда эшләргә алып китәләр иде. Камерага кич белән кунарга гына кайтаралар. Ул аның бары Ян Кутцур исемле икәнен генә белде, озаклап аралашып утырырга вакытлары аз кала иде. Кем булгандыр, нинди гаебе булгандыр, боларның берсен дә белмәде. Бу хакта немец үзе дә сөйләмәде. Гомумән, ул аз сүзле, артык аралашырга яратмый торганрак кеше иде. Көннәрнең берендә камерага тагын бер тоткынны керттеләр. Озынча буйлы, ябык гәүдәле бу егетне Муса шымчы түгел микән, дип шикләнде. Муса, башта, аның нинди милләттән икәнен аңламый торды. Немец түгел, шулай да ару гына сукалый. Французча да сөйләшеп карады Муса белән. Аңа да үз камерадашының кемлеген белү кызык иде бугай. Ул башта ук аралашырга тырышты, немец телендә үзенең исемен атап, Мусага кулын сузды:

         – Ich heiße Andre Timmermans. Ich bin Belgier (Минем исемем Андре Тиммерманс. Мин – бельгияле).

         Муса егетнең немец телендә әйткән сүзләрен беркадәр аңлады. Шундук аңа җавап кайтарды:

         – Und ich bin ein Tatar, Musa Gumerov (Ә мин татар, Муса Гумеров), – диде.

         – Weiß Französisch (Мин французча яхшы беләм).

         – Ich verstehe ein bisschen Deutsch (Мин бераз немецчә аңлыйм), – диде Муса.

    Алар шулай икесе дә барлы-юклы немецчәләре белән үзара аңлаша башладылар.

         – Tatar ist ein Nachkomme von Dschingis Khan (Татар, Чыңгызхан токымымы)? – диде Андре көлеп.

         Ләкин Мусага немецчә сөйләшү бик авыр бирелде. Ул гәзит кырыннан кисеп алган кәгазь полосаларын бөкләп сүзлек төзергә булды. Аңа кул астында булган әйберләрнең исемнәрен урысча язып, Андредан французчасын яздыртып ала башлады. Шулай итеп көннәр буе сүзләр ятладылар, тел өйрәнделәр. Җәлилгә латин графикасын белү зур ярдәм итте. Аның урыс сүзләрен латин хәрефләре белән язуы Андрега аларны тиз ятлап алырга ярдәм итә иде. Урыс сүзләре полякчада да аңлашыла торган булып чыкты. Кичләрен камерага кайткан Польша немеце егете Мусаның урысча язганнарын немецчага тәрҗемә итте. Шулай итеп немецчә белгән Андре белән ике арада азмы-күпме аңлашу башланды.

         Андреның кесәсендә көзге кисәге булган икән. Мусага төрмәгә эләккән көннән соң беренче тапкыр көзгедән үз йөзен күрергә насыйп булды.  Кырынмаган, сакал-мыек баскан, чәченә чал кунган, күз төпләре капчыкланып асылнып төшкән, авыз читләрендә йөзе җыерчыкланган көзгедәге бу кешегә һич кенә дә утыз җиде яшьне бирүе мөмкин түгел иде. Ул үзен күреп имәнеп китте.

         Шунысы кызык, Алиш, Баттал, Булатов утырган камераларда да бельгияле тоткыннар утыра иде. Бер якта – Алишлар камерасы, икенчесендә –  Фоат Булатов; араларны ярты метр калынлыктагы таш дивар гына аерып тора. Их, ничек итеп шушы диварны тишәсе? Уйлый торгач, моның да чарасын таптылар. Тоткыннарга, тик утырганчы дип, кул эшләре бирәләр иде. Ул эшләрне башкару өчен коралларын да бирәләр. Муса белән Андре ниндидер агач капкачлар эшләргә нәрәт алдылар. Капкачның урта бер җиренә игәүләп уемтык ясарга кирәк икән. Ә моның өчен игәү бар. Муса капкач игәүләгәндә, Андре дивар кирпечен игәүләде. Алар башта шакып ике кирпеч арасын таптылар. Кирпеч арасындагы катырылган измә ташка караганда җиңелрәк уала иде. Ләкин ашыгырга ярамый, уалган комны камерада калдыру куркыныч, аны һава суларга ишегалдына чыккан вакытта гына чыгарып ташларга була. Шуңа күрә эш озак барды. Ниһаять бер атна дигәндә Фоатлар белән ике арадагы диварда бәләкәй генә тишек барлыкка килде. Аларга сөйләшергә мөмкинлек туды. Фоат белән Муса, Андре белән күршедә утыручы бельгияле чиратлашып сөйләшә башладылар. Бер-берсенең хәлләрен белештеләр. Төрмәдә, дөньяда ниләр булуы турында хәбәрләштеләр. Иң мөһиме, кәгазьне трубка итеп төреп, тишек аша хатлар җибәрү мөмкинлеге туды. Аннары Алишлар ягындагы диварны тиштеләр. Алишлар да үзләренең күршеләренә дивар аша тишек ясады. Шулай итеп бөтен коридор “тишекле телефон” белән аралаша башлады.

         Муса шулай да күп вакытын шигырь язуга багышлады. Кырык өченче елның көзе аның өчен Пушкинның Болдино көзенә әверелде дисәң дә буладыр мөгаен. Ул көн саен бер-ике шигырь иҗат итте. Илһамланып, дошманга үч, нәфрәт белән, Ватанга мәхәббәт белән тулы шигырьләр язды. Аның әле тыныч вакытта да моның хәтле яза алганы юк иде.  Тик шигырьләрен кая куяр, аларны туган илгә кайтарып җиткерү мөмкин булырмы? Болары да бик җитди мәсьәлә иде.

         Тиммерманс белән бер камерада утыру кәгазь мәсьәләсен хәл итүдә дә зур мөмкинлекләр тудырды. Бельгиялеләргә гаиләләре белән хат алышырга рөхсәт ителә икән. Хат язар өчен аларга ике атнага бер тапкыр төрмә кибетеннән ике бит кәгазь сатып алырга рөхсәт бирелә. Шулар өстенә өйдән посылкалар җибәреп торалар. Посылка төргән соры каты кәгазь дә шигырь язу өчен бик әйбәт. Поляк немеце Ян Котцур да үзенә килгән берничә посылкадан чыккан кәгазьләрне бирде. Муса бу кәгазьләрдән  шигырьләрен бер җыентык шикелле итеп туплау өчен бер дигән кенәгәләр төпләде.

         Моабитта Муса үзен никадәрле ирекле сизсә дә, алар артыннан барыбер күзәтәләр иде. Уяулыкны беркайчан да югалмаска кирәк иде. Моны Муса бер көнне төрмә надзирателе белән булган сөйләшүдән аңлады. Сөйләшү дип, әллә ни зур сөйләшү дә түгел. Шулай бервакыт ул шигырь белән мавыгып, дөньясын онытып утыра иде, көтмәгәндә ишек ачылды да, надзиратель килеп керде. Ул шактый ук өлкән, каядыр, бер илле яшьләр тирәсендәге немец иде. Муса алдындагы кәгазь-карандашын яшерергә өлгерми калды.

         – Was machen Sie (Нәрсә белән шөгыльләнәсез)?

         Сораудан югалып калган Муса өчен Андре җавап бирде:

         – Er schreibt einen Brief (Ул хат яза).

         – Wer hat ihn erlaubt (Кем рөхсәт бирде)? – диде дә, надзиратель Муса янына килеп кәгазен алды. Гарәп хәрефләре белән язылган язуны укый алмыйча, – Bist du ein Araber (Сез нәрсә, гарәпмени)? – дип сорады.

         Сорауларына Муса урынына Андре җавап биргәнгәме, ул аның белән сөйләшүгә күчте.

         – Мин күптәннән сезне күзәтәм, көн дә нәрсәдер яза бу һерр. Әгәр начальство белеп алса, карцерга утыртачаклар. Яисә бөтенләй атып үтерәчәкләр. Әйтегез үзенә, – диде немец. – Сак булыгыз, бүген төнлә тентү булырга мөмкин.

         – Bist du ein Araber (Рәхмәт сезгә, надзиратель әфәнде)!

         – Надзиратель әфәнде була алмый. Надзиратель иң түбән баскычтагы солдат. Минем сүзем бетте. Ауф фидерзейн (сау булыгыз)! – дип саубуллашты да, надзиратель чыгып китте һәм эшермә белән ишекне бикләп куйды.

         Надзиратель чыгуга, камерадагылар өчесе дә Мусаның дәфтәрләрен кая яшерергә икән дип баш вата башладылар.

         – Менә бит нинди кешеләр бар немецлар арасында да. Барысы да фашист түгел, – диде Муса надзирательгә чын күңеленнән рәхмәт укый-укый.

         – Сугыш алдыннан бөтен коммунистларны төрмәләргә, лагерьларга утыртып бетерделәр Германиядә. Срокларын тутыргач, аларның күбесе азат ителде. Фашистлар ышаныбрак карый торганнарын үзләренә эшкә дә алдылар. Бу картлач шундыйларның берсе булырга мөмкин, – диде Ян Котцур.

         Дәфтәрләрне кая яшерергә икән, дип эзләнә торгач, Мусаның башына аларның икесен параша чиләге астына яшерергә дигән уй килде. Берсен Андре үз әйберләре арасына, төрмә китапханәсеннән яздырып алган Библия астына тыгып куйды. Икенчесен Ян әйберләре арасына яшерделәр. Төн уртасында чынлап та кинәт утларны кабыздылар да камерага ике әзмәвер килеп керде. Тоткыннарны дивар янына бастырып, башта кесәләрен, киемнәрен капшап чыктылар, аннары ятак асларын, мендәр, матрас араларын селектеләр. Ятак асларындагы кием-салым, чүпрәк-чапрак ише әйберләрне актардылар. Шикләнерлек нәрсә күренмәгәч, утларны сүндереп, чыгып киттеләр.

         Шул төннән соң Муса шигырь белән тутырган ике дәфтәрен тиз арада  каядыр урнаштырырга кирәк, дигән фикергә килде.

         Декабрь урталарында Берлинда әледән-әле самолётлар килеп чыгып,  йортлар өстенә бомба ташлап китә башлады. Шундый вакытларда төрмәдә һава һөҗүменнән саклану өчен тревога игълан ителә иде. Әсирләрне өске катлардан подвалларга алып төшәләр. Егермеләп кешедән торган төркемнәргә туплап, зуррак камераларга кертеп биклиләр дә, чиратлап подвалга ташыйлар. Камерада бикләнеп калган әсирләр үзара сөйләшә, танышларын эзли, кирәк әйберләрен бер-берсенә бирә. Шундый тревогаларның берсендә Муса тоткыннар белән шыплап тутырыган тынчу камерада кычкырып:

         – Монда татарлар бармы? – дип сорады.

         – Бар, – дигән тавыш килде аргы баштан.

         Муса кешеләрне этә-төртә тавыш килгән якка ашыкты.

         – Кем син? Монда ничек эләктең? – диде Муса.

         – Шәрипов мин, Габбас. Өченче батальон легионеры идем. Листовкалар белән эләктем дә, менә бишенче ай инде, шушында иза чигәм.

         – Монда тагын татарлар бармы? – дип кычкырды Муса. Җавап бирүче булмады. Шуннан соң ул Габбас белән пышылдап кына булса да, курыкмыйча сөйләшә башлады.

         – Яшерен оешмада тора идеңмени?

         – Юк. Минем адаш дустым Габбас Кадермаев яшерен оешмада тора иде. Листовкаларны ул биргән иде, таратырсың дип. Көнбатыш Украинага җибәргәннәр иде. Баш күтәрергә әзерләндек. Өлгерми калдык. Безне кемдер саткан. Барыбызны да кулга алып, төрмәгә утырттылар. Кадермаевка листовкаларны Фоат Сәйфелмөлеков дигән кеше биргән булган. Фоат шушы төрмәдә утыра икән. Беркөнне ишегалдында һава суларга чыккач таныштык. Без беркемне дә сатмадык. Ләкин Кадермаев кача алды. Хәзер мине шуның урынына җазалыйлар.

         – Алай булгач, сине җибәрергә тиешләр. Син нык тор. Без бөтен гаепне үз өстебезгә алабыз. Сиңа бер йомыш кушсам, үти алырсың микән?

         – Нәрсә сорыйсың бит. Булырлык булса, үтәрмен.

         – Үзең белән бер дәфтәр алып чыга алмассыңмы?

         – Дәфтәр?

         – Әйе, дәфтәр. Шигырьләр дәфтәре.

         – Син Муса Җәлилме әллә?

         – Әйе. Икенче очрашканда мин сиңа ул дәфтәрне бирермен. Бу хакта беркемгә дә сөйләмә. Синең гаебең юк, сине чыгарырлар. 

         Һава һөҗүме тревогасыннан соң, камерага кайткач, Муса беренче эш итеп дивардагы тишектән Алиш белән сөйләшергә ашыкты. Ул аны подвалда очратмаган иде.

         – Алиш, – дип пышылдады ул күрше камерадагылар ишетелерлек итеп.

         – Тыңлыйм, Муса, синме?

         – Алиш, дускай, безгә ничек тә күрешергә кирәк. Монда 395-нче камерада Габбас Шәрипов атлы безнең егет ята. Гаебе расланмаган. Тиздән аны чыгарырга тиешләр. Шигырьләреңне аңа тапшырырга кирәк. Ул исән калырга тиеш. Аларны безнең якка алып чыгарга сүз бирде.

         – Рәхмәт. Минем дәфтәр әзер. Ул егетне күрә алсам, иртәгә үк тапшырырга тырышырмын.

         Алиш икенче көнне иртәнге якта һава суларга чыккач, Габбасны очратты. Ул аны белә иде. Әйләнә буйлап йөргәндә адымын акрынайтып, үзе белән тигезләшкән Габбаска җиңенә бөкләп тыккан дәфтәрен тоттырды:

         – Җиңеңә яшер, дус, – диде. – Мин – Абдулла Алиш. Синең турыда миңа Муса сөйләде. Минем дәфтәрне дә алып чыга алсаң, әйбәт булыр иде.

         – Тырышырмын, – диде Габбас һәм артка калды. Алишның дәфтәрен җиң эченә яшерде.

         Мусага Габбасны күрү насыйп булмады. Берлин суды “Габбас Кадермаевның легионнан качуы аның гаепле булуын раслый, ә Габбас Шәриповның листовкалар таратуда гаебе расланмады”, дип, аны төрмәдән чыгару турында карар кабул итте.

         Төрмәдән чыгасы көнне тоткыннар Габбасның кулына бәләкәй генә кәгазь кисәге тоттырдылар. Аңа: “Сине бүген төрмәдән чыгаралар. Сиңа бирелгән киемдә “Ташенбух” булачак”, дип язылган иде.

         Габбас бу сүзләрне кем язганын да, нәрсә турында икәнен дә аңламады.

         Иртәнге аштан соң төрмә сакчылары аңа төрмәгә утыртылганда алып калган шәхси әйберләрен, киемнәрен китерделәр. “Ташенбух” дигән бернинди нәрсә дә күренмәде. Ул киемнәрен алыштырды. Өстенә яңадан  легионерларга бирелгән фриц солдаты киемнәрен киде. Әйберләрен алды. Габбас, азат ителүчеләрдән үзе генә түгел, бер унлап тоткынга бәхет елмайган иде. Аларны брезент белән тышланган фургонга утыртып, каядыр алып киттеләр. Бераздан, Берлин тимер юл вокзалына китереп, “Берлин – Париж” поездында Франциягә озаттылар. Поездда барганда гимнастёркасының эчлегендә, күкрәк кесәсе турысында ул ниндидер каты нәрсә тегелгән күрде. Нәрсә булыр икән бу дип, вагон коридорына чыкты һәм гимнастёркасын капшап карады. Анда уч төбе кадәрле генә зурлыкта ниндидер китапка охшаган нәрсә тегелгән булуын шәйләде. Вагон бәдрәфенә кереп, гимнастёркасын чиште һәм тегелгән ямаулыкны сүтте. Аннан соры төргәк кәгазеннән төпләнгән ниндидер кенәгә килеп чыкты. Аның тышлыгына латин хәрефләре белән: “Musa Gәlil”, арткы тышлыгының эчке ягына: “ABBАS Scharipow. Taschenbuch,  deutshes –тurkisch – rusisch wort …” дигән сүзләр язылган иде. Төрмәдә алган кәгазьдәге “Ташенбух” дигән сүз немецча-төрекчә-русча сүзлек булып чыга икән бит. Ә эчендә – шигырьләр. Менә сиңа мә! Муса Җәлил урынына Абдулла Алиш шигырьләрен алып чыгам төрмәдән, дип торганда, икесенеке дә эләккән түгелме соң?! Алиш дәфтәрен Габбас бик ерак яшереп, шәхси әйберләре белән бер төргәккә бәйләгән иде. Монысын да кеше-карага сиздермичә каядыр яшерергә кирәк була инде. Ул кенәгәне тегелгән урынына кире тыгып куйды.[2]

3.

         Седльцедә Абдулла Алиштан аерылгач, Франциягә җибәрелергә тиешле Газыйм Кадыйровны башта Чехословакиягә, аннары – Польша, Польшадан соң гына Франция лагерьларына озаттылар. Бер ел эчендә нинди генә илләр, җирләр күрмәде аның газиз башы. Нинди генә эшләрдә эшләтмәделәр. Тимер рудникларында да, таш базларында да, юллар төзүдә дә булды, бомба төшеп җимерелгән йортларны чистарту кебек авыр эшләрнең берсе дә калмады. Франциядән соң Голландиядә эшләтеп, яңадан Франциягә кайтардылар. Шунысы әйбәт: кайда гына булсалар да аларны фрицлар түгел, фашистлар басып алган илләрнең әсирләреннән төзелгән легион солдатлары саклый иде. Легионерларның барысының да хәле бер, немецка мөнәсәбәте бер. Карга карганың күзен чукымаган шикелле, әсир әсирне кыерсытмый, хәленә керә иде. Кырык өченче елның башында Газыймнарны саклый торган поляк солдатларын Германиягә командировкага җибәрәселәре билгеле булды. Поляклар белән татарлар уртак тел табып, дуслашып беткәннәр иде. Атна-ун көн чамасы Германиядә йөреп кайткан поляк солдатларының берсе, берзаман, үзләре саклый торган егетләрдән: “Газыйм Кадыйров кайсыгыз?”  – дип сорады.

         – Мин, – диде Газыйм.

         – Сиңа хат бар.

         Поляк шулай диде дә, кеше-карага сиздермичә генә куен кесәсеннән хат чыгарып, Газыймга тоттырды. “Кешегә күрсәтмә”, – диде.

         – Бәдрәфкә барып килим әле? – диде Газыйм.

         Ни өчен икәнен шундук аңлады поляк. Рөхсәт бирде. Газыйм килгән-килгән дип, кече йомышын йомышлады да, хатны ачып, язуга күз төшерде. Башта ул кемнән булыр икән бу хат, дип аптырап калган иде. Язуны күрүгә – таныды: бу Абдулла Алиш абыйсының кулы иде. Аның шатлыгыннан күзеннән яшьләр атылып чыкты.

         “Исәнме, Газыйм! Сезне саклаучы поляк егетләре Едлинога экскурсиягә килгәннәр иде. Сөйләшеп киттек тә, берсе аркылы сиңа хат язып җибәрергә булдым. Аның сөйләве буенча, безнең татар егетләрен саклыйлар икән. Син дә шулар арасындадыр дигән уй килде башыма. Әгәр ялгышмасам, бик әйбәт булыр иде. Сиңа шигырьләр дә язып җибәрәм. Теге вакытта язганнырын да саклыйсыңдырмы, ятлаганнарын онытмагансыңдырмы, боларын да дәфтәреңә күчереп ал. Ә иң мөһиме – командирыңнан Германиягә кайтаруларын сора. Монда безнең татар батальоннары оештырылды. Аларның туган илгә җибәрелүләре мөмкин. Сиңа да бәхет елмаеп куюы бар. “Ни өчен Германиягә кайтасың килә?” дисәләр, “Германия заводларында эшлисем килә, Германиягә ярдәм итәргә телим”, диген. Ярый, хуш, очрашканга кадәр. Алиш абыең”.

         Алиш хатка берничә шигырь дә язган иде. Газыйм аларны кич кайткач дәфтәренә күчереп куйды. Икенче көнне ул лагерь башлыгына керде. Үзен Германиягә җибәрүләрен сорады. Аңа: “Карарбыз”, – дип кенә җавап бирделәр. Ачык итеп берни дә әйтмәделәр.

         Бу хәлләрдән соң икеме, өчме ай үткәч, Газыймны лагерь начальнигы үзенә чакыртты.

         – Ни өчен Германиягә кайтасың килә? – диде ул, туп-туры тоткынның йөзенә бәреп. – Кайда эшләсәң дә бер түгелмени?

         – Германиядә эшлисем килә. Ауропа хәтле Ауропада йөреп, Германияне күрмичә калам бугай. Берлинны да күрәсем килә.

         – Әйбәт эшләүчеләрне Германиягә сәяхәткә җибәрәбез. Сине дә кертербез исемлеккә. Барып, күреп кайтырсың.

         Икенче көнне аларны автомашинада Германиягә алып киттеләр. Әле кайчан гына, каядыр, еракта, көнчыгышта, Советлар Союзында барган сугыш Германиянең көнбатышын да узып китүен күреп, юл буе бомба төшүдән хәрабәләргә әйләнеп калган йортларны, корылмаларны карый-карый алар Берлинга барып керделәр. Бомбага тотылудан Берлин урамнары машина түгел, кешеләр дә атлап йөри алмаслык хәлгә килеп беткән иде. Бу күренештән Берлинның борынгы мәһабәт биналарыннан бигрәк, бүгенге хәленә исе китеп, эчтән генә сөенеп йөрде Газыйм.

         Аларны Едлино лагеренда урнашкан татар батальонына алып бардылар.

         Газыймны алып кергән баракта татарларның музыкаль капелласы шөгыльләнә икән. Алар көндезге аш вакытына туры килделәр. Шуңа легионерлар белән бергә ашханәгә алып керделәр. Кыска вакытлы сәяхәттә ничек тә Алиш абыйсын күреп сөйләшәсе килә иде. Газыйм озатып йөрүче солдаттан: “Абдулла Алиш дигән кешене беләсеңме?” – дип сорады.

         – Тс-с, – диде солдат, бармагын иреннәренә тидереп. – Аның турында беркемнән дә сорама. Үзеңә генә сөйләрмен.

         Төшке аш дигәннәре Франциядәге шикелле үк: шалкан шулпасы, мундирлы бәрәңге. Яшел үлән чәе.

         Ашап бетергәннән соң теге легионер, аларны озатып йөрүче поляк солдатыннан Газыймны үзе белән җибәрүен сорады.

         –  Нигә кирәк ул? – диде поляк.

         – Берлинны күрсәтеп йөрим. Ул минем күптәнге танышым...

         Поляк рөхсәт бирде. Кич кунарга шушы баракка кайтырга кушты.

         Легионер дигәнең татар комитетының пропагандисты Ян Габдуллин дигән кеше булып чыкты. Ян Муса Җәлилләрнең яшерен оешмасында да тора иде. Алиш белән бергә Седльце лагереннан ук танышлар. Ләкин Газыймны күргәне булмаган икән.

         Ян Җәлил белән әле Волхов фронтында чагында ук таныш иде. Алар бер үк вакытта диярлек чолганышта калып, әсирлеккә төштеләр. Фронт тәмам таркалып, Габдуллиннар отделениесе чолганыштан чыга алмыйча Волхов сазлыкларында озак вакытлар адашып йөрде ул көннәрдә. Әсирлеккә төшкәч Литва һәм Көнчыгыш Пруссия арасындагы Кальвария дигән җирдә урнашкан Кызыл армия командирлары лагеренда анкета тутырган чагында ул үзенең коммунист булуын да, тулы исемен дә яшерде. Аның мулла кушкан исеме Муллаян иде, Муллаян Габдуллин. Муллаян 1906 елда Уфа губернасына кергән Яңа Арсланбәк авылында туа. Яшьли үз көнен үзе күрә башлаган үсмер унбиш яшендә чакта ук комсомолга керә. Авыл яшьләренең җитәкчесе була. Бәләбәй педагогия училищесында укый, аннары укытучы булып эшләп ала, Ток-Чуран волость комсомол оешмасына җитәкчеслек итә. Район мәгариф бүлеген җитәкли. 1929 елда ук большевиклар партиясенә керә. Кызыл армиядә хезмәт итеп, лейтенант дәрәҗәсен ала, армиядән соң Кадер районы башкарма комитеты председателе булып тора. Кыскасы, фашистлар әгәр аның кем икәнен белсәләр, минуты-сәгате белән атып үтерелергә тиешле әсир була ул анкета тутырганда. Лагерьга эләгүгә татар легионы турында ишетә һәм әсирләр арасында яшерен эш алып бару турында уйлый башлый. Седльце лагереннан соң Демблинга эләккән Ян биредә Гайнан Кормаш белән таныша һәм аның яшерен төркеменә языла. Аннары Муса белән очраша. Берничә көн элек кенә Едлинода булган тентү вакытында матрасында листовкалар табылмау аркасында гына кулга алынмыйча калган Янны сатлыкҗан Мәхмүт Җамалетдинов та белми икән.

         – Син Алишны каян беләсең? – дип сорады Ян Газыймнан.

         – Седльцедә без аның белән бергә булдык. Берничә ай элек поляк солдатлары аркылы ул миңа хат язып җибәргән иде. Берлинга чакырган иде. Ул әйткәнчә үк барып чыкмады, экскурсиягә генә җибәрделәр. Үзен күрергә язмаган, ахры.

         – Соңардың шул бераз.

         – Ә нәрсә булды?

         – Бер сатлыкҗан безне сатты. Алишлар төрмәдә утыра. Суд булырга тиеш. Бәлки чыгарырлар.

         – Чыгарсыннар иде инде. Алтын кеше бит ул. Бер дигән әкиятләр яза балалар өчен. Шигырьләрен ятлап алган идем. Исән кайтсам, хатыны Рокыя апага илтеп тапшышырга сүз бирдем. Әле менә хатында да берничә шигырь җибәргән.

         Газыйм кесәсеннән Алиштан алган хатын чыгарып, Янга күрсәтте.

         – Берлинга китеп, “Идел-Урал” гәзитендә эшләргә теләгән иде. Аның эш урынын барып күрергә мөмкин булыр микән?

         – Барырбыз. Ләкин аның турында миннән узып бер кеше белән дә сөйләшмә. Югыйсә, үзеңне харап итеп куюың бар.

         – Аңлашылды.

         Алар Едлинодан Берлинга киттеләр. Берлинда Ян Габдуллин кунакны туп-туры “Идел-Урал” гәзите редакиясенә алып барды. Редакциянең кабул итү бүлмәсендә аларны Кыям Галиев каршы алды.

         – Исәнмесез, Кыям әфәнде. Бу безнең комитетның кунагы, Франциядән экскурсиягә җибәрелгән татар легионеры Газыйм Кадыйров була. Менә “Идел-Урал” гәзитен чыгаручылар белән таныштырырга алып килдем, – диде Ян. – Безнең өчен кыска гына экскурсия ясап алсагыз иде.

         – Рәхим итегез, – диде Кыям. – Бүлмәләргә кереп, хезмәткәрләр белән танышып чыгыйк. Баш редакторыбыз – Татар комитетының президенты Шәфи Алмас, кызганычка каршы әлегә урынында түгел иде. Бүлмәсен кереп карап чыгарга мөмкин.

         Кыям шулай диде дә, аларны баш редактор бүлмәсенә алып керде. Аның өстәле бәрхет белән капланган, керүчеләргә бүлмә монда түрә кеше утырганлыгын сөйләп тора иде. Диварда Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый портретлары эленгән. Шәфи Гаяз Исхакый портреты буенча күп сүз булганлыктан, аны яңадан үз урынына ябыштырып куйган иде. Тукай портреты астына аның шигыреннән: “Без сугышта юлбарстан көчлебез!” дигән сүзләре язылган.

         Баш редактор бүлмәсеннән чыккач тагын бер бүлмәгә керделәр. Монда өч кеше утырып эшли бугай, өч өстәл куелган иде. Ян Газыймга күз кысып алды да, дивар буендагы зур тәрәзә янындагы бәләкәйрәк өстәл янына килеп:

         – Бу урында Абдулла Алиш утырып эшли иде, – диде. – Аблулла Алиш Седльце лагеренда безнең кунак белән бергә булганнар.

         – Шулаймыни? – диде Кыям. – Яхшы кеше иде. Кызганыч, кулга алдылар.

         Ян Алиш өстәле янына килеп, аның тартмасын тартып ачты да, берничә бит кәгазь чыгарды.

         – Монда Алишның шигырьләре дә калган бугай, – диде.

         – Рөхсәт итсәгез, мин аларны күчереп алыр идем, – диде Газыйм.

         – Нәрсәсен күчереп торырга. Тот та ал. Барыбер беркемгә дә кирәк түгел, җыештыручылар чыгарып ташлаячак, – диде Кыям. Үзе үк шигырьләрне алып Газыймга бирде.

         Өстәл янындагы диварда  бер биткә Алишның “Мин ул төшне кабат күрерменме?” дигән шигыре ябыштырылган иде. Газыйм аны да куптарып алып бирүне сорады.

         – Бу шигырен Алиш абый Седльцедә чагында ук язган иде. Миндә дә бар аның ул шигыре, – диде шигырьне башка битләр белән бергә кушып, кесәсенә бөкләп тыккач.

         Өстәл тартмасындагы кәгазьләрдә Алишның “Тормыш дустыма”, “Ярканат”, “Өметем зур минем киләчәккә” дигән шигырьләре бар иде.[3]

         Редакциядән чыккач Ян Газыймны Алишны белгән “Винета” радиостанциясе редакциясе егетләре янына да алып барды. Аларны да курыкмыйча, Алиш белән Седльце лагеренда бергә булган якташы дип таныштырды. Лагерьга әйләнеп кайткач, беркем белән дә Алиш турында ләм-мим, бер сүз дә сөйләшмәделәр. Ян бары тик Газыймга ничек итеп яшерен оешманың бер хыянәтче тарафыннан фашистларга сатылуы хакында гына сөйләде. Легионерлар белән бер баракта яшәүче шул хыянәтчене читтән генә күрсәтеп, аның турында кайбер нәрсәләрне әйтеп алды.

         – Мәхмүт Җамалетдинов атлы бу хәшәрәт комитет пропагандистларын сатканнан соң батальонда отделение командиры итеп билгеләнде. Башта күз буяу өчен генә аны да кулга алган булганнар иде. Озак та тотмадылар, җибәрделәр. Хәзер түшен киереп йөри әнә. Җир дә йотмый үзен, кабахәтне. Нинди асыл егетләрне харап итте.

4.

         Габбаска биреп җибәргән дәфтәргә Муса 60лап шигырен язган иде. Ул, дәфтәрен тышлап, тагын бер бит өстәп текте. Шулай итеп алда ике яклы бер бит, артта ике яклы бер бит өстәлеп, бәләкәй кенәгә сыман нәрсә барлыкка килде. Арттагы чиста биткә ул дәфтәрне укучыларга үзенең васыятен язып куярга булды.

         “Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

         Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп, кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул. Муса Җәлил. 1943. Декабрь.”

         Васыятьтән соң Муса үзе белән бер төрмәдә утыручы, бергә яшерен эш белән шөгыльләнгән дусларының исемнәрен дә язып куярга булды.

         “Гариф Шабаев – Үзбәкстан, бухгалтер.

         Муса Җәлил – шагыйрь, Казан.

         Әхмәт Симай – Мәскәү, журналист.

         Габдулла Баттал – Казан.

         Курмаш Г. – Казан.

         А.Алиш – язучы, Казан.

         Булатов Фуат – Казан.

         Сәйфелмөлеков – Үзбәкстан.

         Хисаметдинов – ветеринария врачы.

         Мичурин – юрист, Үзбәкстан.

         Әмиров – Казан, җырчы.

         Шәрипов – ?”

         Ул Шәрипов фамилиясен язгач, аның каян икәнен белмәвен исенә төшерде. “Каян иде соң әле ул Шәрипов Габбас? Тумышы белән Сталинград якларыннан бугай... Хәер, каян булса да барыбер түгелмени? Оешмада әле болар гына да түгел. Батальоннарга җибәрелгән егетләр бар. Ә менә бер кешенең исемен язмый калдырырга мөмкин түгел, – дип уйлады ул. – Кеше дип әйтергә дә җирәнгеч үзен. Кабахәт, сатлыкҗан. Исеме кем диделәр соң әле?”

         Муса ул бәндәне моңа кадәр белми дә иде шул. Гестапо идарәсендә сорау алуга баргач кына Әхмәт Симай авызыннан ишетте. Анда да төгәл генә хәтерләп кала алмаган икән. Исемлек астына язып куярга дигәчтен дә искә төшерә алмады. “Җәләлетдинов диделәр бугай”, дип, исемлек астына өстәп: “Хыянәтче – Җәләлетдинов, Үзбәкстаннан”, – дип язып куйды.

         Беренче дәфтәрен илгә кайтып җитәр, дигән зур өметләр белән Габбас Шәриповка биреп җибәргәч, Муса җиңеләеп, тынычланып калгандай булды. Алиш дәфтәре дә туган илгә китте. Ул шуңа да бик сөенде. Аның инде икенче дәфтәре дә әзер. Поэмасы караламадан чиста битләргә күчерүне көтеп ята.

         1944 елны каршылар алдыннан фашистлар Мусаны яңадан искә төшерделәр. Аны иртәнге аштан соң гестапо идарәсенә сорау алу өчен китерделәр. Тикшерүче һаман да шул бер сорауларны бирде.

         – Оешмагызда Симаев нинди роль башкарды?

         – Белмим. Бернинди дә роль башкармады.

         – Аның эш урыныннан билгесез радиотапшыргыч табылган. Советлар белән радио аша элемтәгә кергәнсез. Ул Россия спецслужбаларына хезмәт иттеме?

         – Мин бернинди рус спецслужбаларына хезмәт итүчеләрне белмим.

         – Сезнең күрше камерада Альберт Маршалковский[4] исемле кеше утыра. Аны да белмисезме?

         – Беләм. Көн дә һава суларга чыкканда очрашабыз.

         – Ә аның совет разведчигы икәнен белмисезмени?

         – Беренче тапкыр ишетәм.

         – Алдашмагыз. Маршалковский сезнең шигырьләрне немец теленә тәрҗемә иткән һәм Германия коммунистлары арасында тараткан.

         – Бу хакта да берни дә белмим.

         – Сез юкка карышып маташасыз. Тиздән сезгә суд булачак. Хөкем карары кырыс! Сезне үлем җәзасы көтә!

         – Көтсен. Без үлемнән курыкмыйбыз. Ләкин без сатлыкҗаннар түгел. Без бер-беребезне дә, ватаныбызны да сатмадык.

         – Маршалковский сезнең менә шул турыдагы шигырегезне тәрҗемә иткән!

         – Минем бөтен шигырем дә фашистларга үч һәм нәфрәт, туган илне сагыну һәм ярату турында. – Муса шулай диде дә үзенең әле күптән түгел генә язган “Катыйльгә” дигән шигырен сөйләргә тотынды. –

                              Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

Кирәк икән, үләм аягурә,

Балтаң белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк италдым синең сыңарның.

Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.

            Сорау алучы капитан Мусаны тын да алмыйча тыңлап торды да, сөйләп бетергәч, тылмачка ым какты:

         – Тәрҗемә ит!

         – Кирәкмәстер, һерр капитан, – диде тылмач.

         – Нишләп? Нәрсә яза икән татар шагыйре тоткынлыкта утырганда? Минем өчен кызык бу.

         – Балта белән башымны киссәгез дә сезнең алда тезләнмәм, – дип яза, һерр капитан.

         – Охо! Балта белән башыңны киссәләр, тезләнү генә түгел, тәгәрәп китәрсең! Ул көнне күрергә күп калмады, һерр Гумероф! Февральдә суд! Сезне үлемгә хөкем итәчәкләр.

         Капитан өстәл кырындагы кнопкага басып сакчы-конвоирны чакырып кертте дә:

         – Алып китегез! – дип боерды. – Санаулы көннәрегез калды, һерр Гумероф, иллюзияләр корып яшәүдән туктагыз. Җиргә төшегез.

         – Сезгә ул җиргә төшәргә вакыт. Сезнең көннәр санаулы. Җиңү безнең якта булачак! – диде Җәлил һәм ишеккә таба атлады.

         Ул камерага канаты каерылган кош сыман, кәефе кырылып кайтты. Яңа ел алдыннан аңа әнә нинди күңелсез хәбәр әйттеләр. “Шуны әйтер өчен гестапо идарәсенә хәтле чакыру кирәк булды микәнни? Эшләре юк, кабахәтләрнең. Үлем агониясе бугазларыннан алган. Кара эшләрен яшерергә ашыгалар.”

         Кайтты да, кабат шигырьгә тотынды. Аның зиһенен икенче дәфтәрне Андре Тиммерманска биреп, почта аша Бельгиягә җибәртергә кирәк дигән уй яктыртты. Ничек моңа хәтле башына килмәгән ул аның? Муса, ирекле гражданин булып йөргәндә, бик еш кына легион мәчетенең хәзрәте Галимҗан Идрисинең улы Илдар, Берлинда яшәүче Казыйм Миршан исемле егет белән очраша торган иде. “Их, кайларда икән хәзер бу егетләр? Шулар аркылы да саклап калырга булыр иде бит шигырьләрне. Сугыш беткәч, ничек тә бер җае чыгып, Мусаның үзенә бирә алмасалар да, Казанга җибәрергә мөмкинлекләре табылмый калмас иде”, – дип уйлады ул.

         Яңа 1941нче ел якынлаша иде. Беренче көннәреннән үк вакыйгаларга бик бай, маҗаралы, михнәтле дә, кызыклы да ел үтеп бара. Алар фашизмның үзәгендә, Берлинның үзендә төрмәдә утырсалар да, фашизмның соңгы сәгатьләре якынлашуы көннән-көн ачыграк сизелә. Көн саен диярлек Берлинны бомбага тоталар. Шартлау тавышлары тынып тормый. Берлин инде фронт янындагы шәһәрне хәтерләтә. Әле кырык өченче ел башындагы тынычлык һәм каядыр сугыш барганлыгын уйлап кына искә төшереп булган Берлин инде юк. Менә шул тоткыннарны нык сөендерә. Тиздән җиңү киләчәк. Бәлки ул шушы 1944нче елда ук булыр.

         Муса икенче дәфтәрен тагын бер тапкыр карап чыкты. Аңа ул 33 шигырен язып куйган икән. Бу гына аз шикелле тоелды. Дәфтәрен шушы урында тутырдым, дип, ул аның соңгы битенә йомгаклау сүзләре язып куйган иде: “Бу төптә – 33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.1Х–1943.Х1 – арасында язганнарым 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М.Җәлил.”

         Муса яңа ел алдыннан Тиммерманска килгән посылкадан чыккан төргәк кәгазләрен бөкләп тагын берничә бит ясады һәм инде әзер дигән дәфтәренә өстәп тегеп куйды. Барлыкка килгән яңа битләргә Габбас Шәриповка биреп җибәргән дәфтәргә кергән, үзе өчен кызыклырак тоелган тагын унҗиде шигырьне кабат язды. Соңгы дүрт бите калгач, ул Андре дустына багышлап яңа шигырь иҗат итәргә булды. Яңа ел җитә бит. Шигыренең исемен ул “Яңа ел теләкләре” дип куйды. Ләкин шигырьне  бер утыруда гына яза алмады. Ул яңа елга кергән төнне генә язылды. Шулай итеп, икенче дәфтәргә беренчесенә кергән шигырьләрне дә өстәгәч, илле шигырьдән торган тупланма булып чыкты.

         Үзенә багышланган “Яңа ел теләкләре” шигырен Андре Тиммерманс бик ошатты. Ул аны, Муса әйтеп торып, төрмә рухание биргән догалык битләрендәге буш калган урыннарга язып куйды.

         Дәфтәрне әзерләп бетергәч, Муса, Андрега гозерен әйтте:

         – Андре дускай, тиздән безгә суд булырга тиеш. Барыбызны да үлем җәзасына хөкем итәчәкләр. Бу дәфтәрдә – шигырьләр. Аны әниеңә сала торган посылкаң эченә тыгып Бельгиягә җибәрергә иде. Син исән-сау илеңә әйләнеп кайткач, Мәскәүгә җибәрерсең. Бу дәфтәр хатыным Нинага. Адресы тышында язылган.

         Андре барысын да аңлады. Сүзсез генә дәфтәрне алды һәм әнисенә җибәрергә дип әзерләп куйган әйберләре арасына салды. Ләкин посылканы шул көнне үк җибәрә алмый калды. Аңа Шпандау төрмәсенә күчерелүе турында кереп әйттеләр, әйберләрен җыйнап, китәргә әзерләнергә куштылар.

         Муса Андрега ышана иде. Кабат дәфтәр турында сорап тормады. Бары тик озатканда күзләренә карап:

         – Син яшь әле. Әле синең өчен барысы да алда. Син исән-сау илеңә  әйләнеп кайтырсың, – диде.

         Андрены Моабиттан Шпандау төрмәсенә күчерделәр. Ул Бельгиядә үзе яшәгән Терлемон шәһәрендәге “Бәйсезлек фронты” дип аталган хәрәкәттә катнашканы өчен фашистлар тарафыннан хөкем ителгән иде. Фашистларга каршылык күрсәтүдә гаепләнде. Аның бөтен гаебе яшерен оешмада фашистларга хезмәт күрсәтүче бельгиялеләрнең исемлеген төзү һәм алар турында мәгълүматлар җыю, фоторәсемнәрен табу белән шөгыльләнү иде. Үз араларыннан кайсыдыр оешма турында фашистларга серне ачып, аларның барысын да – 64 кешене кулга алдылар һәм төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Шулай ук җизнәсе – апасының ире дә кулга алынды. Аңа хөкем карары аеруча каты булды – үлемгә дучар ителде.

         Андрены Моабиттан Шпандау төрмәсенә күчкәндә өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарылган иде. Соңыннан биш еллык каторга белән алыштырылды. Мусаның шигырьләр дәфтәрен ул Шпандауга күчерелгәч, әнисенә юллаган посылкасы эченә, почта кәгазьләре арасына салып җибәрде. Посылканы тикшерүчеләргә, “Бу нинди дәфтәр? дип сорагач, “Көндәлекләрем”, дип җавап бирде. Тегеләр артык актарынып тормадылар. Ашыгалар иде булса кирәк, ул көнне Моабиттан чыгарылучылар байтак иде. Посылкага әнисенә хат язып салырга да рөхсәт иттеләр. Хатта ул әнисеннән “догалык эчендәге дәфтәрне үзем” кайтканчы югалтмыйча саклый күр,” дип үтенде.

5.

         Көннәр акрын гына үтә торды. Тышта февраль. Әле генә гыйнвар иде. Мусаның күңеленә Һади Такташның “Нәни разбойник” шигыре килде.

                          Их!

                              Кичә генә әле февраль иде,

                              Бүген давыл кырга кар ташый;

                              Март аеның нечкә билле җиле,

                              Сузылып ятып җиргә, кар ашый...    

         Мондагы февраль нәкъ бездәге март кебек. Көннәр күптән инде язга авышкан. Яз иртәрәк килә Германиядә. Нинди шәп шигырь! Менә шулай язасы иде ул шигырьләрне! Һади Такташ кебек!

         Андре Тиммерманс дустына биргән икенче дәфтәрдән соң да ул тагын утызлап шигырь язды. Аларын өченче дәфтәргә теркәп барды. Көн саен бер-ике шигырь. Моңа кадәр беркайчан да шулай күп эшләгәне юк иде. Ике дәфтәре китте илгә. Их, илгә кайтып җитсә иде алар. Соңгыларын да ничек тә берәрсе аша чыгарырга иде бу төрмә базыннан.

         Шундый уйлар белән йөргән язгы көннәрнең берендә Мусаны подвалга, күрешүләр камерасына алып төштеләр. Кем тели икән аның белән күрешергә? Кем әле онытмаган аның бу дөньяда барлыгын?

         Күрешүләр бүлмәсендә аңа өстәл артына утырырга куштылар.

         – Сөйләшү өчен унбиш минут, – диде конвоир. – Хәзер сезнең янга һерр Идрисов керәчәк.

         Муса шундук аңлады: бу Илдар иде, Галимҗан хәзрәт Идрисинең улы. Илдар әле үсмер егет, унҗиде яшьләр тирәсендә булыр. Алар беренче тапкыр узган елның башында, “Идел-Урал” гәзите радакциясендә очрашканнар иде. Илдарга Мусадан Казан, Татарстан турында сөйләгәннәрен ишетү кызык булды. Шулар турында сорашыр өчен аның янына махсус килгән икән. Ул Җәлил абыйсының башка дуслары белән дә танышты, аларның да сөйләгәннәрен бик бирелеп тыңлады. Аны Мусаның, Алишның шагыйрь, язучы булулары да бик кызыксындырды. Аларның шигырьләрен сорап ала торган иде.

         Муса, Алиш, Баттал, Зиннәт, Симаев абыйларының татар комитетында яшерен эш алып баруларын һәм кулга алынуларын белгәч, Илдар бик нык борчылды. Ә әти-әнисенең, аларның шундый кешеләр булуын белгәч, бөтенләй котлары очты, немецларның дошманнары белән аралашкан кешеләр дип, үзләрен дә кулга алып куймасыннар дип, курыктылар. Җитмәсә, әнисе Шәмсияне дә Симаев абыйсы белән беррәттән кулга алдылар. Әнисен азат итү өчен күпме йөрде әтисе! Шәфи Алмас абыйсының ярдәме тиде. Югыйсә аны да Тегель төрмәсенә ябып куйганнар иде. Илдар әтисеннән Муса абыйсын коткарырга да сорап караган иде, кая ул, “Якын да барасы булма алар янына!” дип, катгый кисәтү ясадылар. Җитмәсә, татар легионы пропагандистларына яшерен эш алып баруда ярдәм иткән, дип бер мулланы атып үтергәннәр иде. Илдар исә аларны тыңламады, җае туры килгән саен Муса абыйсы янына килгәләп йөрде, ашарына да, кияренә кәстүм-чалбар, ак күлмәк, бишмәткә хәтле китерде хәтта.

         Менә шул егет тагын килгән Муса янына. “Молодец, егет икән!” – дип уйлады Муса.

         – Исәнмесез, Муса абый, – дип күреште Илдар ишектән керә-керешкә.

         – Исәнме, Илдар, – диде Муса.

         Ул эченнән генә, “Их, белгән булсам, дәфтәрне кыстырып төшкән булыр идем. Ничек тә бирә алган булыр идем әле”, – дип уйлап куйды. Ләкин бирә алган булыр иде микән? Надзиратель беркая да чыгып китмәде, ишек төбенә басып, аларның һәр хәрәкәтен карап, күзәтеп торды.

         – Хәлләрегез ничек, Муса абый?

         – Ничек булсын инде төрмәчеләрнең хәле. Үзең күреп торасың. Салкын, камерада һава дымлы, ютәлләтә.

         – Әти әйтә, гаебебезне таныйбыз, дип әйтсәләр, чыгарырлар иде, ди.

         – Нинди гаебебез бар соң безнең, Илдар дустым? Алар бит фашистлар, үзләре безнең илгә каршы сугыш башладылар. Без карап торырга тиеш идекмени безнең шәһәрләрне җимергәнне, кешеләрне үтергәнне?

         – Мин шулай да әтигә әйтәм әле сезне иреккә чыгаруда ярдәм сорап мөфти хәзрәткә мөрәҗәгать итсен. Яки үземне мөфти белән очраштырсын. Мөфтидән үзем сораячакмын.

         – Сорап кара. Белмим, ярдәм итәр микән соң мөфти?

         – Мин сезгә кайбер әйберләр алып килдем, Муса абый. Тапшырырбыз, диделәр.

         – Кәгазь алып кил идең син, карандаш.

         – Алары да бар, Муса абый. Әйберләрне махсус кәгазь белән төрдем. Шуны алырсыз.

         – Рәхмәт, Илдар.

         Шулчак конвоир күрешү өчен бирелгән вакыт бетүен әйтте. Илдарга камерадан чыгарга кушты.

         – Сау булыгыз, Муса абый. Мин әле тагын килермен.

         – Ярый, Илдар, кабат күрешкәнгә кадәр, исән бул. Әти-әниеңә сәлам әйт.

         Илдарны алып чыгып киттеләр. Муса аның артыннан сокланып карап калды. 

         Берлинда Мусаны үзе эзләп табып танышкан икенче бер яшь егет Казыйм Миршан иде. Ул былтыр февраль башларында “Идел-Урал” редакциясенә Мусаны эзләп килгән булган. Техник университетта укыса да мәдәният, телләр белән кызыксынучы Казыйм Берлин үзәк китапханәсендә утырганда очраклы гына “Идел-Урал” гәзитенә юлыккан иде. Анда күрсәтелгән адрес буенча ул хезмәткәрләр белән танышырга редакциягә килде. Ләкин мөхәррир урынбасары Кыям Галиев Миршанны кызыксындырган сорауларга җавап бирә алмады. Ул аңа тиздән, берәр айдан соң, редакциядә Муса Җәлил эшли башлаячагын әйтте. Февраль ахырларында, икенче килүендә ул чыннан да редакциядә Мусаны очратты.

         Лагерь баландасыннан яңа гына аерылган Муса ул чакта бик ябык, коры сөяккә калган әрвахка охшап тора иде.

         – Исәнмесез, Муса абый, – диде ул Кыям белән Муса утырган хезмәткәрләр бүлмәсенә кергәч. – Мин Казыйм атлы егет булам. Казыйм Миршан. Техник университет студенты.

         Муса аның белән салкын гына исәнләште.

         – Муса Гумеров, – диде ул егеткә кулын биреп.

         – Муса Җәлил түгелмени?

         – Сиңа Җәлил нигә кирәк?

         – Танышырга килгән идем.

         – Таныштык, дип уйла. Миннән сиңа ни кирәк?

         – Берни дә кирәкми. Күрәсем килде. Мин сезнең “Алтынчәч” операсыннан өзекләрне тыңладым радиодан. Шигырьләрегезне укып беләм. Җырларыгызны яратам. Сезне зур шагыйрь дип беләм. Татарлар арасында да шундый шагыйрь булуы мәртәбә.

         Мусаның бу сүзләргә әллә ни исе китмәде. Һәрхәлдә ул Миршан алдында шундый кыяфәт чыгарды.

         – Муса абый, сезнең вакытыгыз бармы? Мин сезнең белән аерым гына сөйләшеп утырырга телим.

         – Нәрсә турында сөйләшергә телисең?

         – Татар мәдәнияте, әдәбияты. Сез бит шул Казанда кайнаган кеше. Укымышлы, белемле икәнегезне беләм.

         – Минем кебек әрвах белән кайдадыр утырып сөйләшү кешене куркытмасмы соң?

         – Юк, мин алай дип уйламыйм. Муса абый, әйдәгез берәр ресторанга керик. Мин шундый җыйнак кына бер ресторанны беләм.

         Һәрвакыт ашыйсы килеп, тамагы туймыйча, әле һаман да лагерь ачлыгыннан үз хәленә килә алмыйча йөргән Муса бу тәкдимне теләп кабул итте. Миршан аны редакциядән ерак та түгел урнашкан бәләкәйрәк кенә кытай ресторанына алып керде. Монда кытай гражданы булып саналучыларга һәм аларның кунакларына азык-төлек карточкаларыннан башка да ашап була икән.

         – Мин өч илнең гражданы булып саналам, – диде Миршан. – Германия, Төркия һәм Кытай.

         – Кызык икән.

         – Әти-әниләрем Казан татарлары. Үзем Кытайда туганмын. Төркиядә үстем. Германиядә укыйм. Мине әти-әниемнең туган җирләре кызыксындыра. Татарлар турында китаплар укыдым. Ләкин үзләрен күреп сөйләшү кызыграк дип уйлыйм.

      Муса Казыймга Казан татарлары турында, Татарстан, татарларның килеп чыгышы хакында күп нәрсәләр сөйләде. Алар берничә мәртәбә очраштылар. Ләкин Мусаларны төрмәгә ябып куйгач, ул юкка чыкты. “Их, менә хәзер килеп чыксын иде Миршан аны эзләп. Шигырьләрен бирергә ничек тә бер җай табар иде”, – дип уйлады Муса Илдар белән очрашудан соң Казыйм турында искә төшереп.

         Ләкин Казыйм Муса абыйсы турында күп тапкырлар искә төшерсә дә,  аны эзләп төрмәгә барырга Илдар шикелле үк кыюлыгы җитеп бетмәде.

         Җиденче февраль көнне иртәнге аштан соң Мусага булган әйберләрен җыйнарга куштылар, башка төрмәгә күчерелүләре хакында әйттеләр. Бераздан Мусаны, Алишны, Симаевны, Батталны, Булатовны камераларыннан алып чыгып, төрмә ишегалдына алып төштеләр. Анда аларны ябык фургон көтеп тора иде. Бишесенең дә аяк-кулларын богаулап, шунда утырттылар. Ике кабиналы итеп ясалган фургонның арткы өлешенә овчаркалар җитәкләгән дүрт конвоир кунаклады. Кая барасын әйтми-нитми генә кузгалып киткән машина, бернинди тукталышларсыз берничә сәгать барганнан соң, тимер юл платформаларын, вокзалларны узып, ниндидер шәһәр урамына килеп керде. Конвоирларның үзара сөйләшүләреннән егетләр үзләрен Дрезден шәһәренә китергәннәрен аңладылар. Иртәгә биредә суд башланачак икән.

         Машинадан төшергәч,  берәм-берәм төрмә администрациясе каршындагы бер бүлмәгә кертеп, анкета тутырттылар. Дөресрәге, анкетаны, тоткыннар сүзе буенча, бер унтер-офицер тутырды. Әзер берсен алып китеп, һәрберсен аерым камераларга ябып бикләделәр.

         Аларны Икенче Империя суды хөкем итәчәк икән. Югыйсә тоткыннарның эшен гадәттә суд палатасы гына карап хөкем чыгара. Ә Империя суды ул Германиянең югары хәрби трибуналы булып санала. Монда дәүләткә хыянәт итүчеләрнең, Өченче рейхка каршы заговорда катнашучыларның, җимерү эшчәнлеге алып баручыларның эшләре карала.

         “Без нинди хыянәтчеләр булыйк инде? – дип уйлады Муса. – Фашистлар  хөкүмәтенә хыянәт итүчеләр булып саналабыз микәнни? Безне дә фашистлар буларак хөкем итәчәкләр микәнни?”

         Ул төнне бу йоклый алмыйча ятты. Башына төрле уйлар керде. Гаиләсен искә төшерде. Әминә белән Чулпан гына түгел, Рауза белән Альбертын, Зәкия белән Люциясен уйлады. Нишлиләр икән алар? Минем аркада михнәт чигәләр микән? Сатлыкҗан хатыннары, хыянәтче балалары дип мыскыллыйлар микән? Шулай ук атарга дип хөкем итәрләр микәнни? Үлемгә хөкем ителергә тиеш булмаганнарны күптән төрмәләрдән чыгардылар шул инде. Гаепсез дип тапсалар, болай Ипмерия судларына калдырмаслар иде. Их, шигырьләр генә кайтып җитсен иде илгә. Хыянәтче түгеллегебезне шуларны укып белерләр иде.

                                        Синме соң бу – бөек Маркс иле,

     Һәм давыллы Шиллер ватаны?

     Тоткын итеп сиңа китерде дә

     “Кол” дип мине немец атады.

         Муса торып утырды, баш өстендә эленеп торган лампочкадан төшкән тычкан утын кабызды, ятак башына элгән кәстүменең кесәсеннән блокнотын алып, “Алман илендә” дигән шигырен эзләп тапты. Әле Андрега биреп калдырган дәфтәренә үк язган бу шигырьне ул өченче дәфтәренә дә күчереп куйган иде. Бу шигыре ошый иде аңа. Икенче дәфтәре илгә кайтып җитмәсә, бәлки, өченчесе кайтыр. Ватандашлары күрсеннәр, белсеннәр аның нинди шигырьләр язганын. Ул “Шиллер ватаны” дигән сүзгә төбәлеп, үз ватанын искә төшерде. Ватан! Нәрсә соң ул ватан?

         Муса Илдар алып килгән кәгазьнең бер өлешен яңа дәфтәр тегәргә дип уч төбе хәтле битләргә бөкләп куйган иде. Ә бер өлешен шигырь язар өчен дип калдырды. Ул кесәсеннән шул кәгазьне һәм карандашын алып шигырь язарга утырды. Шигыренә исемне “Ватан” дип куйды. Кызу-кызу язарга тотынды. Сүзләр аның күңеленнән агылып кына торды.

                               Кабат каршылыйм таңны зинданда.

                                    Чал чәчем кебек яктыра ал таң.

                                    Туган тел кала бары күңелдә

                                    Бәлагә тарган чагында ватан.

                                    Туган тел кала, бары ул гына.

                                    Бөтен дөньяны тынлык басканда,

                                    Тынып калса да барлык авазлар,

                                    Туган тел барда Ватан саклана!

                                    Татар теленең бөтен аһәңе

                                    Кайта әйләнеп миңа яңадан.

                                    Океан төбе җирнең бар тозын

                                    Үз кочагында саклаган сыман.

                                    Мин таш зинданда утырам уйлап

                                    Ватан һәм туган телем язмышын.

                                    Аһәңе булып туган телемнең

                                    Чыңлый кулдагы зынҗыр тавышы.

                                    Без һаман бергә – сез гел күңелдә,

                                    Кайчан булса да – көндез һәм төнен,

                                    Минем кадерле, сөекле, газиз,

                                    Изге ватаным һәм туган телем!..

         Ул дөрес язды. Ватан һәм туган тел – иң изге төшенчәләр. Ватан һәм туган тел бер-берсеннән аерым була алмый. Алар гел бергә – Ватаның юк икән, туган телең дә юк. Туган телең бетә икән, ватаның да калмый. Бик дөрес уйлаган бит Гаяз Исхакый “Идел-Урал” дигән дәүләт төзү турында. Бары тик шул дәүләт кенә безнең Ватан була алган булыр иде, бәлки. Шул дәүләттә яшәүчеләр өчен төрки-татар теле безнең туган телебез булыр иде. Ә болай безне бүлгәләп, телгәләп бетергәннәр дә, ваклап, төрле исемнәр биреп, юкка чыгарып баралар. Телебезне оныттыралар. Ә бит гений булган Гаяз Исхакый! Их, күрәсе иде шул кешене. Каядыр, шушыннан ерак та түгел, Төркиядә генә яшәп ята диләр үзен. Германиядә типографиясе булган, журналлар чыгарган. Ни өчен “Идел-Урал” редакциясенә килеп күренмәде икән соң ул? Шәфи Алмас, Әхмәтвәли Мәңгәр, Галимҗан Идрисиләр кебек “Идел-Урал” дәүләтен Гитлер кулы белән торгызырга теләмәгән шул ул. Безнең яшерен оешманы да кабул итмәгән булыр иде, мөгаен. Без бит – ул сөймәгән совет иле өчен, аны ватаныннан качып китәргә мәҗбүр иткән большевиклар властен саклап калу өчен тырышып йөрүчеләр.

         Мусаның башында мең төрле уй кайнады. Кайсы хак, кайсы хата – ул берсенә дә дөрес кенә бәя бирә алмады. Ләкин шуңа иманы камил иде – ватан һәм туган тел – бер-берсеннән аерылгысыз.

         Ул таң атып беткәч кенә йокыга китте. Ләкин йокысының иң татлы җирендә, баш өстендә бомба төшеп шартласа да уяна алмый торган иң тирән вакытында камерасының ишеген ачып кергән надзиратель, автомат түтәсе белән төрткәли-төрткәли аны уятты һәм бер телем икмәк белән сыек баландасын җамаягына салып тумбочкасына куйды да тизрәк ашарга кушып, чыгып китте.

6.

         Пильнитцерштрассе адресы буенча урнашкан Икенче Империя судының хөкем залындагы тоткыннарны шаһитлардан аерып торучы  рәшәткә белән уратып алынган кабинага унбер кешене керттеләр. Барысының да кул-аяклары богаулы. Болай да овчаркаларга ябышкан конвоирлар каравыллый торган тоткыннарны чыгып качарлар дип уйлый торганнардыр, үзләренә карата булган мондый саклык Мусага, хәтта, көлке тоелды.

         Аеруча куркыныч дип саналган сәяси тоткыннарны, ватан хыянәтчеләрен хөкем итә торган Икенче Империя суды бинасы Дрезденның Мюнхнер мәйданында урнашкан төрмәнең үзендә үк булып чыкты. Мәйдан ягыннан караганда суд бинасының алгы ягы үзенең аркалары, биек зур тәрәзәләре белән хөкем ителүчеләр күңелендә курку хисе уяту, фашистлар режимының какшамаслыгын күрсәтү өчен шулай эшләнгәндер, дигән тойгы тудырып тора иде.

         Беренче көнне аларны шәхси җинаять эшләре белән таныштырдылар. Һәрберсенә дә адвокатлар билгеләнгән иде. Көннең икенче яртысында шаһитлар катнашында узачак суд тикшеренүләре алдыннан һәрберсе аерым камераларда утыручы тоткыннар янына адвокатлар белән бергә “Идел-Урал” комитеты җитәкчеләре, дини руханилар кереп, үгет-нәсыйхәт биреп чыкты. Муса камерасына Шәфи Алмас, Галимҗан Идриси һәм ниндидер немец адвокаты белән аның тәрҗемәчесе керде.

         – Танымаслык хәлгә төшергәннәр үзегезне, Муса әфәнде, – дип башлады сүзен Шәфи Алмас.

         – Төшердек, дисәгез, дөресрәк булыр, – диде Муса төксе генә.

         – Безнең бернинди гаебебез дә юк, Муса әфәнде. Барысына да үзегез гаепле. Моннан нәкъ бер ел элек, минем йортымда ничек матур итеп башланып киткән иде хезмәттәшлегебез. Ничек күңелле итеп туган көнегезне билгеләп үттек.

         – Менә тагын чираттагысы килеп җитте.

         – Монысын да матур итеп билгеләп үтәргә мөмкинлек бар бит, Муса әфәнде.

         – Эш нидә соң? Үткәрик.

         – Судта гаебегезне тулысынча таныйм дип, аны юарга үзегезнең бүгеннән әзер икәнегезне генә әйтергә кирәк.

         – Үзеңне гаепле итеп таныгач, хөкем белән ризалашуың дигән сүз түгелме соң ул, Шәфи абзый?

         – Юк, туганым, гаебеңне тану ул Ходай каршында үзеңнең чиста икәнеңне тану дигән сүз, – дип сүзгә Галимҗан хәзрәт кушылды.

         – Кем була соң инде ул Ходай дигәнегез бу очракта, Галимҗан әфәнде? Сез зур өметләр баглаган Гитлер үзе була түгелме? Артык зурлыйсыз бит ул фашист җәлладны. Минем беркем алдында да, бернинди гаебем дә юк.

         – Гаепсез кеше булмый. Кәфер сүз сөйләп өстегезгә гөнаһ алмагыз, Муса әфәнде.

         – Әллә кайда кылган гөнаһларымның монда ни катышы бар? Безнең эшне дин белән бутамагыз сана, Галимҗан хәзрәт. Булгандыр, кылганмындыр гөнаһларын да. Анысы өчен башка суд каршында җавап тотармын.

         – Алай да бернидән дә курыкмыйсыз икән. Үз кул астымда нинди корткычлык эшләп яткансыз. Минем мәрхәмәтемнән файдаланып. Минем йомшаклыктан, – диде Шәфи.

         – Әүлия булмагыз инде, Шәфи абзый. Булырсыз сез йомшак! Йомшак кеше булсагыз, өегездә генә утырыр идегез, гафу итегез, артыгызны кысып. Фашист хәтле фашистлар белән килешүгә баргансыз. Йомшак кеше эше түгел бу.

         – Изге максаттан, Муса әфәнде. Изге максаттан. Үзебезнең милли дәүләтебезне төзеп булмасмы, дип.

         – Аны унҗиденче елда төзергә иде. Патшаны бәреп төшергәч. Ил таркалган чакта. Байлыкларыбызны саклап калыйк дип чит  илгә чыгып качканчы.

         – Ул чакта да тырышып караучылар булды, Муса туганым.

         – Гаяз Исхакыйны күздә тотасыздыр инде.

         – Гаяз да качып котылды. Сталинның астыртын эш йөртүе нәтиҗәсендә татар-башкорт республикасы төзү турында хыялланган Мирсәет Солтангалиев, Мулланур Вахитов, Галимҗан Шәрәф, Галимҗан Ибраһимовларның башлары бетте.

         – Ярар, күп сүз – чүп сүз. Туктатыйк бу сөйләшүне. Башка эшегез булмаса, йөрмәгез безнең тирәдә буталып. Сездән ярдәм көтмәдем дә, булмас та. Минем күңелдә яхшы кешеләр булып калыгыз, Шәфи агай, Галимҗан хәзрәт. Ни дисәң дә, изге максат белән тотынгансыз “Идел-Урал”ны төзик дип. Ләкин чарасын таба алмагансыз. Фашистларга барып сыенуыгыз ялгыш булган. Миңа түгел, сезгә кирәк хатагызны төзәтергә. Без инде үз эшебезне эшләдек. Азмы-күпме, барыбер ут салдык ул фашист мәлгуньнәрнең табан астына. Кызганыч, җиңү көнен генә күрә алмабыз. Ә җиңү барыбер киләчәк. Күп калмады. Үлем төягән очкычлар бүген әнә Берлин өстендә оча.

         – Ашыкмагыз әле, Муса әфәнде. Без бит сезнең турыда кайгыртып йөрибез. Менә адвокат белән килдек яныгызга. Максатыбыз ничек тә хәлегезне җиңеләйтү.

         – Рәхмәт инде, минем турыда шулай аталарча кайгыртучанлык күрсәткәнегез өчен. Ләкин мин бернинди дә адвокат яклавына мохтаҗ түгел. Фашист судының адвокаты да алар җырын җырлыйдыр инде ул. Карга карганың күзен чукымый. Беләбез андый ярдәмне.

         Муса шулай итеп болар ияртеп кергән адвокатка сүз әйтерлек тә калдырмады. Алар җыенып камерадан чыгып киттеләр.

         – Бигрәк үҗәт, үзсүзле инде. Моның белән сөйләшүнең бер файдасы юк, – диде Шәфи Алмас камерадан чыккач Галимҗан хәзрәткә.

         – Бер караганда ул хаклы бит, Габдрахман кардәш. Саташып йөрүчеләр синең белән мин бит бу фашистлар арасында, – диде хәзрәт, адвокат аңламады микән дип шикләнеп, алдан атлаган фашист ялчысына карый-карый. Тылмач дигәне аның сүзләрен яхшы аңлады, ләкин берни сиздермәде, тыныч кына артларыннан атлый бирде. Алар башка тоткыннар янына кереп тормадылар.

         – Башкалар янына керүдән дә файда чыкмас, суд утырышы башланганчы кая да булса барып ашап килик булмаса, – диде Шәфи Алмас һәм алар адвокаттан аерылып, төрмәдән Мюнхнер мәйданына чыктылар да, ресторан эзләп киттеләр.

         Суд өч көн дәвам итте. Дүртенче көнне тоткыннарга хөкем карары чыгарылды.

         Суд барышында тоткыннардан төрмәләрдә утырган ярты ел буена барган тикшерү вакытында бирелгән сорау алулар яңадан кабатланды. Судья әле бер тоткынга икенчесен батырмас микән дип провакацион сораулар бирде, әле икенчесен тупикка кертергә маташты. Ләкин бернәрсәгә дә ирешә алмады. Хөкем карарын чыгарыр алдыннан судья тоткыннарның барысы исеменнән дә соңгы сүзне әйтү өчен Мусага мөрәҗәгать итте.

         Муса соңгы сүзне соңгы айларда язган шигырьләре тәэсирендә кыска һәм судьяның да, суд утырышчыларының да, комитет вәкилләренең дә вөҗданын уята торган итеп сөйләргә күптән әзер иде.

         – Прокурор безне, имеш, үзләренә зур ышаныч күрсәтүдән файдаланып, Германия җитәкчелегенә хыянәт иткән бандитлар һәм шпионнар төркеме, дип атады. Безне Өченче рейхка карата җимерү эше алып баруда гаепләде. Безгә карата иң югары хөкем карары чыгаруны сорады. Ләкин сез нык ялгышасыз, әфәнделәр! Без Гитлерга хезмәт итәргә алынмадык. Без совет патриотлары буларак, киресенчә, аңа каршы көрәш алып бардык. Кызганыч, без үзебезнең көрәшебезне ахырынача, бөек җиңүебезгәчә җиткерә алмадык. Бөек немец халкы алдында без түгел, сез, Гитлер палачлары, фашистлар гаепле!

         Шунда судья Мусаны бүлдереп, мыскыллы тон белән:

         – Сезне барыбер илегездә хыянәтчеләр дип атаячаклар, – диде һәм, – Суд карар чыгару өчен киңәшмәгә туктала. Бер сәгатьлек тәнәфес, – дип игълан итте.

         Немец төгәллеге белән нәкъ бер сәгатьтән соң судья ярдәмчесе:

         – Торып басуыгызны үтенәм, суд килә! – дип, утырышчыларны тынычланырга чакырды.

         Судья дүрт көн буена сузылган Империя югары судының “Идел-Урал” комитеты пропагандистларына карата гаепләү актын укый башлады. Ул хөкем ителә торган һәр тоткынга ясалган гаепләрне бәйнә-бәйнә күрсәткән калын гына бер тупланма иде. Аны уку өч сәгатькә сузылды. Актны укып бетергәннән соң ул гаепләнүчеләрнең соңгы теләкләре хакында белергә теләде.

         – Теләгебез бер генә: безне туган илебездә ни өчен хөкем ителүебезне белсеннәр.

         – Мин инде ул хакта әйттем, – диде судья. – Сезне илегездә хыянәтчеләр дип беләчәкләр.

         Шуннан соң ул Империя судының хөкем карарын игълан итте:

         – “Идел-Урал” комитеты пропагандистлары Гайнан Кормашев һәм аның командасындагы Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров, Өченче рейхка хыянәт итеп, аның хәрби көчен җимерү белән шөгыльләнгәне, “Идел-Урал” комитетында яшерен эш алып барганы, листовкалар бастырып таратканы, Германия коммунистлары белән элемтәдә торганы өчен Империя суды карары белән иң югары җәзага – үлемгә хөкем ителәләр.

         Суд барган дүрт көндә тоткыннарга бер-берсе белән аралашу өчен бернинди мөмкинлек булмады. Суд залында алар калын тимер рәшәткә артында, сакчылар күзәтүе астында утырдылар. Тәнәфесләр вакытында да, суд көнлек эшен тәмамлаганнан соң да, һәрберсен аерым камераларга бикләп куйдылар. Мусаның соңгы сүз итеп ясаган кыска, әмма турысын бәреп әйткән чыгышы аларның барысының да уртак гаепләү акты булып яңгырады. Хөкем карары чыгарылганнан соң да аларны төрле камераларга тараттылар. Кайберләрен хәтта Дрезденда да калдырмадылар. Мусаны Дрезденның Прошубельштрассе урамында урнашкан хәрби тоткыннар төрмәсенә алып киттеләр.

7.

         1944 елга аяк баскач Сталин үзенең иң тугры көрәштәшләре дип саналган бер төркем политбюро әгъзаларын – Молотовны, Ворошиловны, Кагановичны һәм шулар янына Берияне чакырып, киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә нинди мәсьәлә каралачагын берсе дә белми иде.

         Бу вакытка Кызыл армия бөтен фронт буенча фашистларны эзәрлекләп, көнбатышка ашкына. Россия тулысынча диярлек фашистлардан азат ителде. 900 көнгә сузылган Ленингдад блокадасы өзелде. Украина, Молдавия һәм Кырым азат ителергә тора. Бары тик Белоруссия, Литва, Латвия, Эстония һәм Карело-Фин республикалары дошман кулында. Гитлерчыларның төп көчләре Советлар Союзына каршы сугыша. Ләкин менә-менә икенче фронт ачылыр дип көтелә. Сталин сугышның безнең файдага тәмамланасына чын күңеле белән ышана. Тиздән дөнья картасы коммунистлар файдасына үзгәртеләчәк. Социалистик лагерь илләре барлыкка киләчәк. Ул инде якын арада Болгариягә каршы сугыш башларга кирәк, дигән уйда тора. Икенче фронт илләре кул астына кергәнче, бу славян илен СССР канаты астына алу хәерле. Сугыш алдыннан Балтыйк буе республикаларын кушу нәтиҗәсендә, СССРның үз картасында да кайбер үзгәрешләр булып алды. Моменттан файдаланып, егерменче елларда кайбер милләтчеләргә юл куеп төзелгән берничә автономияле республика составына үзгәрешләр кертергә кирәк. Ә момент дигәнең – сугыш вакытында фашистларга астыртын рәвештә булышлык күрсәтеп яттылар дигән сылтау белән әнә шул халыкларны депортацияләү өчен бер дигән уңайлы вакыт! Сталин бу эшне әле сугыш башлангач ук, Идел буе немецларына карата кулланган иде инде. 1942–43-нче елларда Карачай автономияле округыннан карачайлар Казакъ-стан белән Кыргызстанга сөрелде. 1944 ел башында гына калмыклар Алтайга куылды.

         Политбюро верхушкасын да нәкъ менә шушы уңайдан җыярга булды ул.

– Иптәшләр, Бөек Ватан сугышы безнең Кызыл армия солдатларының тиңдәшсез батырлыклары нәтиҗәсендә ахырына якынлаша. Ләкин кайбер халыкларның бу җиңүгә керткән өлеше ташка үлчим – бик бәләкәй. Аеруча Кавказ халыклары чеченнәр белән ингушлар, балкарлар, кырым татарлары, төрек-месхетиннар арасында, киресенчә, фашистларга булышлык күрсәтүчеләрнең күп булуы хакында беләбез.

         Сталин шушы сүзләрдән соң кулындагы төрепкәсенә ашыкмыйча гына  тәмәке чүбе тутырып, карандаш башы белән төйде, кесәсеннән шырпы чыгарып ут эленде һәм тәмәкесен кабызды.

         – Иосиф Виссарионович, карачайлардан соң халык беркадәр тынычланды кебек. Балкарлар белән карачайлар бер үк халык бит. Алар артыннан балкарларны депортацияләү ике көнлек эш, – диде шунда сүз алып Берия.

         – Башкалар нинди фикердә?

         – Ватан азатлыгы – һәр халык өчен изге бурыч. Шул бурычын үтәмәгән халык җәзасын да күрергә тиеш, иптәш Сталин, – диде Каганович.

         – Сезнең кулда бөтен карталар, иптәш Каганович. Иптәш Берия белән бергәләп, кыска срокларда, чечен-ингушлар һәм дә балкарлар язмышын хәл итәргә кирәк. Алардан соң чиратта кырым татарлары мәсьәләсе тора.

         – Кырым татарларыннан соң Казан татарлары турында да уйларга кирәк түгел микән, Иосиф Виссарионович? Урысның канын эчкән халык.

         – Аның тегесе дә, монысы да берүк кавем – Чыңгызхан токымнары. Кырымнар унсигезенче гасырга хәтле тынгы бирмәгән Россиягә. Ә Казан татарлары турында Молотов белән киңәшегез, Каганович иптәш. Ул Казанны яхшы белә. Яшьлеге шунда үткән, шунда беренче революцион чыныгу алган кеше.

         – Казан татарларына тияргә ярамый, иптәшләр, – диде Берия барысын да шаккатырып.

         – Ник алай? Мөгезләре бар мәллә? – диде Каганович, шундук, Генералиссимус ничек кабул итте икән дигәндәй, соры күзләре белән хәйләкәр Сталинга карап.

         – Беләсезме Гитлер нәрсә әйткән татар белән урыс туганлыгы турында? “СССР ул – яһүдләр җитәкчелегендәге славян-татар халыклары катнашмасы”, дигән, беләсегез килсә! – диде Сталин, һәм төрепкәсен яңадан авызына кабып, озаклап төтен суырды.

         – Алай булгач, татарлар безнең кан кардәшебез булып чыга түгелме, Иосиф Виссарионович?

         – Сезнең – шулай. Ә мин, гафу итегез, әлегә грузинлыгымнан баш тартырга теләмим. Тәк, нишлибез, Лаврентий Павлович, татарлар белән?  

         – Татарлар белән ашыкмаска кирәк дип саныйм, иптәш Иосиф Виссарионович. Ник дигәндә, сүземне Климент Ефремович хуплар, татарлар сугышта арыслан кебек сугышалар.

         – Ничек дигән әле бер татар шагыйре, “Тынычта аттан артык эшлибез, сугышта юлбарыстан көчлебез”,  дигәнме?

         – Язучылар димәктән, Иосиф Виссарионович, язучыларыбыз Татарстанга, Казанга эвакуацияләнеп, бүгенге көнгә хәтле шунда яшәп яталар, совет сугышчыларының рухын күтәрә торган шедеврларын тудыралар, – дип сүзгә Молотов кушылды.

         – Аннары, Иосиф Виссарионович, 1941 елгы Пёрл-Харбор базасындагы хәлне дә онытмаска кирәк, – диде Берия, артык сүз ычкындырмадым микән дигәндәй, Сталинга курку белән карап.

         Шунда Каганович Сталин белән Берия генә белгән ниндидер сер булуын, һәм үзенең дә белергә теләвен белдергәндәй, сорап куйды:

         – Пёрл-Харборның ни катнашы бар монда?

         Аның соравына Берия урынына Сталин җавап бирде:

         – Бар, Лазарь Моисеевич, татарларның турыдан-туры катышы бар. 1941 елның декабрендә шушы операция булмаса, без бүген монда милләтләр язмышын хәл итеп утырмас идек. Гитлер белән япон принцы Ито күптән безнең язмышны хәл иткән булырлар иде.

         Сталин дөньяда бары тик биш кенә кеше – үзе, Берия, НКВД баш идарәсенең тышкы разведка башлыгы Фитин, Америка бүлеге башлыгы Павлов һәм разведчик Әхмәров кенә белгән “Кар” операциясе дип аталган яшерен операция турында искә төшерде. Японнарның Квантун армиясе ул чакта Американың Пёрл-Харбор базасында урнашкан флотилиясен ике сәгать эчендә тар-мар итеп, Япония белән Америка арасында сугыш башланып китте. Германия, Италия һәм Япония арасындагы өчлек союзының бер чылбыры өзелде. Японнар СССРга каршы сугыш башларга инде җөрьәт итмәделәр. Ә Советлар Союзына Ерак Көнчыгыштагы гаскәрләрне Мәскәү астына кайтарып, менә-менә башкаланы алабыз дип торган фашистларны аннан йөзләрчә чакрым еракка куарга мөмкинлек туды. Бу яшерен операциянең идеясен уйлап тапкан һәм башкарып чыккан разведчик Казан артындагы Кече Битаман исемле бәләкәй генә бер татар авылыннан чыккан  Исхак Әхмәров атлы егет иде.

         – Менә бит нинди хәлләр булган, – дип куйды Каганович. – Шулай да карачайларны да, балкарларны, кырым татарларын, калмыкларны, чеченнәрне, ингушларны сугышта милли легионнар төзеп, фашистлар ягыннан Кызыл армиягә каршы сугышканнары өчен җәзага тартабыз бит. Татарларның да “Идел-Урал” легионы шундый ук нәрсә түгелме соң?

         – Татарлар монда да сүз тидерерлек түгел, Иосиф Виссарионович. Безнең разведка мәгълүматлары буенча, аларның алты батальоны төзелеп, беренчесе үк Кызыл армиягә каршы сугышка җибәрелгәч, Белоруссиянең Витебск районы тирәсендә, немец командирларын юк итеп, тулысынча партизаннар ягына чыкканнар. Шуннан соң фашистлар татарларның гына түгел, башка милли легионнарның солдатларын да Франциягә, Голландиягә, Бельгияга каршы сугышырга җибәрә башлыйлар.

         Татарларны зурлау артык озакка китте. Бу Сталинга бер дә ошамый иде. Сөйләшүне дә түгәрәкләр вакыт җитте бугай.

         – Мин шулай уйлыйм, –  диде Сталин һәм беркадәр пауза ясап, дәвам итте: – Татарлар болай да таркау халык, алар болай да үз башларын үзләре ашый. Алтын Урданың таркалуына китергән Идегәй атлы кенәзләре турындагы дастанны яңадан казып чыгарганнар Казан милләтчеләре. Шул дастан мәсьәләсен политбюрода карарга кирәк һәм партия линиясен күрсәтә торган карар кабул итәргә кирәк. Ә татарларны депортацияләү мәсьәләсе көн тәртибеннән төшәргә тиеш түгел. Ул бары тик билгеле бер срокка кичектерелергә генә мөмкин. Сугыш дисез бит. Сугышта татарлар чынлап та башка милләтләргә үрнәк күрсәтәләр. Генштабта утыра әнә бер керәшен татары.

         Бу Сталинның Генштаб начальнигы генерал Алексей Антоновны күздә тотып әйтүе иде.

         Политбюро верхушкасының махсус утырышы шуның белән төгәлләнде. Берия белән Каганович икенче көнне үк Кавказ якларына командировкага чыгып китте. Берия, Орджоникидзе шәһәренә барып, Кабарда-Балкар автономияле республикасы партия өлкә комитетының беренче секретаре, адыг милләтеннән булган Зөбәр Кумеховны үз янына чакыртып алды. Республиканың Югары Советы рәисе балкар Үлбашовны юк-бар эшләр белән Мәскәүгә командировкага җибәрттерде. Кумехов исеменнән партия Үзәк Комитетына балкарлар өстеннән сугышта дезиртирлыкта, фашистларга хезмәт күрсәтүдә гаепләп яла хаты яздырды, аларны карачайлар артыннан Урта Азия республикаларының берсенә депортацияләргә соратты. Бу хат февраль азакларында политбюрода каралып, сигезенче – тугызынчы мартларда, ике көн эчендә балкарлар туган җирләреннән Казакъстанга, Кыргызстанга куылды.

         Шундый ук сценарий буенча чеченнәр белән ингушлар да Казакъстан һәм Кыргызстан гражданнарына әйләнделәр.

8.

         Дрезденда булган судтан соң Мусаны әле бер, әле икенче төрмәгә йөрттеләр. Ул кабат Моабитка да кайтарылды, озак кына Шпандауда утырды, Тегель, Лертерштрассе төрмәләрендә дә булды. Ләкин берсенә дә сорау алу, җәзалау дигән нәрсәләр юк иде. Иң зур җәза – ач тоттылар, качмасыннар диптер инде, аяк-кулларга кандаллар кидерделәр. Богауларны хәтта кыска вакытка ишегалдына һава суларга алып чыкканда да салдырмадылар. Фашистлар үлемгә хөкем ителүчеләрне туксан тугыз көн эчендә җәзалап үтерергә тиешләр икән. Әмма ни сәбәптәндер, аларны йөзенче көнне дә үлем эшафотына алып бармадылар. Бу да тоткыннар өчен гаять зур җәза иде. Көн саен үлем көтеп яшәүдән дә зуррак җәза бар микән дөньяда? Йөзенче көннән соң да үзгәрешләр булмагач, алар бәлки исән калдырырлар, дигән өмет белән яши башладылар.

         Муса нык ябыкты, хәлсезләнде. Аның хәлен белим дип, һичьюгы, Илдар Идриси дә төрмә рәшәткәсе артына килеп күренмәде.

         Кайбер төрмәләрдә ул камерада ялгызы гына утырды. Кайберләрендә ике, өч кешеләк камераларда утыру бәхете дә тигәләде. Иптәш белән утыру чынлап та зур бәхет иде. Шундый бәхет аңа ялгыз камерада утырып интеккән Тегельдән, яз ахырларында Шпандау төрмәсенә күчерелгәч елмайды. Аны Фоат Булатов белән бер камерага утырттылар. Бу аларның икесе өчен дә зур шатлык иде. Башкалар да шушы төрмәдә ябылуда икән. Алиш, Баттал, Симайлар да күрше камерада гына утыра булып чыкты.

         Сөйләшергә кеше, язганнарыңны тыңлаучы булу рухны күтәрә, җанга дәрт, көч бирә. Тегельдә Муса өчен зур фаҗига булып алды. Анда болай да бернинди иҗат дигән нәрсәгә мөмкинлек юк иде. Хәтта ятакны да иртән торгач диварга күтәртеп куялар. Нишләгәнеңне тикшереп кенә торалар. Шулай бер көнне ялгызы гына яңа язган шигырен дәфтәренә күчереп утырганда, көпә-көндез тентү ясап, бөтен язмаларын тартып алып чыгып киттеләр. Ичмасам, икенче дәфтәргә күчереп, яшереп тә куймаган иде. Утызлап шигырь юкка чыкты. Өч-дүрт шигырен генә хәтеренә төшереп, яңа дәфтәргә күчереп куя алды. Бер юанычы калды: Тиммерманс дустына биреп җибәргән икенче дәфтәрдән соң язган шигырьләре теркәлгән өченче дәфтәренең илгә кайтып җитәсенә ышаныч. Бу дәфтәрне ул Әхмәт Симаевка биргән иде. Әхмәт Власовның Азатлык армиясе пропагандисты Михаил Иконников белән бер камерада утыра икән. Ә аның дусты Русанов дигән кешене тоткынлыктан азат иткәннәр. Дәфтәр шул Русанов кулына барып керсә, аның илгә кайтып җитәсенә өметләнергә дә була. Һәрхәлдә Муса әнә шундый өмет белән яшәде.

         Көннәрнең берендә Фоат Булатов белән Муса утырган камерага тагын бер тоткынны керттеләр.

         Муса Гётенең төрмә рухание Юрыткодан алган “Фауст” китабын укып утыра иде. Немецчәне аз-маз сукаласа да, бик авыр аңлашыла. Шул вакыт, иртәнге сәгать уннар тирәсендә, аларның ишеген ачтылар.

         – Schritt schnell (Тизрәк атла)! –  дип, конвоир ишек өстендәге кызыл кысага алган язуны укып тукталып калган ниндидер тоткынны эткәләп-төрткәләп диярлек камерага кертте.

         Ишек өстендәге карточкада камера “хуҗалары”ның исемнәре язылган: Муса Гумеров, Фоат Булатов. Исемнәрнең кызыл карандаш белән каймаланып алынуы монда утыручыларның үлемгә хөкем ителгән булуларын аңлата иде.

         – Сosa intendono i kamikaze (Үлемгә хөкем ителгәннәр, димәк)?

         Яңа тоткын италияле иде. Һәм аның соравы да итальян телендә булды. Ләкин үзен беркем дә аңламавын күргәч, ул немецчә сорап карарга булды:

         – Bomber bedeutet ( Үлемгә хөкем ителгәннәр, димәк)?

         Немецчәне Фоат та, Муса да бераз чамаладылар.

         – Йа, йа, – диде Фоат.

         Фоат немец солдаты киемнәреннән иде. Шуңа күрәдер, яңа тоткын:

         – Bist du Deutsche? (Сез немецлармы)? – дип сорады.

         –  Nein, wir sind Tataren (Юк, без  – татарлар).

         – Oh, Tartaria, gehört, gehört. Die Vorfahren von Attila, die Italien eroberten (О-о, Тартария, ишеттем, ишеттем. Италияне буйсындырган Аттила варислары)!

         – Nimm es länger. Wir sind die etruskischen Verwandten (Ерактанрак ал. Без – этрускларның кардәшләре).

         – Ist es wirklich (Чынлапмы)?

         – Tatsächlich. Darüber später. Treffen wir uns zuerst. Ich heiße Musa. Musa Gumerov (Чынлап. Бу хакта соңыннан. Әйдә, башта танышыйк. Минем исемем Муса. Муса Гумеров).

         – Und ich mache Bulatov (Ә мин Фоат Булатов булам).

         – Ich heiße Reniero lanfredeni (Минем исемем Рениеро Ланфредини).

         Алар шулай таныштылар. Ишек төбендәге ятакка килеп утыргач, эшне нидән башларга икән дигәндәй, аптырап калган италиялегә Фоат камераның бер почмагында яткан салам тутырылган матрас белән мендәрне китереп бирде. Шунда ук кашык, савыт, җамаяк табылды. Ланфредининең күңеле булды. Ул Фоаттан бераз өлкәнрәк, Муса чамасындарак, утыз җиде яшьләр тирәсендәге ир уртасы иде. Ланфредини фашистлар режимына каршы чыгыш ясаганы, кулга алган вакытта кесәсендә Гитлер белән Муссолинины мыскыл итеп язылган кәгазь табылганы өчен 1944 елның 23 маенда үлем җәзасына хөкем ителгән иде. Унике көн Тегель төрмәсендә тотканнан соң аны, үзе шикелле үк, Гитлерчеләр урнаштырган тәртипләргә каршы чыккан немец тоткыннары белән бергә, Шпандауга китерделәр.

         Ланфредини Мусаның “Фауст” китабын укып утыруын күрде дә:

         – Oh, "Faust"! Tolles Buch! Ich lese auch gerne Fiktion (О, “Фауст”! Бөек китап! Мин дә әдәби китаплар укырга яратам), – диде.

         Ләкин аларга китап укып утырырга ирек бирмиләр иде. Бу көнне генә ничектер эш табарга оныттылар. Төрмәгә үлемгә хөкем ителгән яңа тоткыннар партиясе китерелгән иде. Шуларны камераларга урнаштыру белән мәшгуль булгангамы, элекке тоткыннарны эш белән тәэмин итәргә онытып торалар иде бугай. Төштән соң барысына да эш чыкты. Камерага бер кочак каты кәгазь кертеп тутырдылар да, ниндидер фабрика заказы булды, ахры, мармелад  төрү өчен пакетлар ясарга куштылар.

         Муса шатланып бетә алмады. Иңе-буе метр ярымлы бер битне тиз генә бөкләп, куен дәфтәре ясап куйды. Моны күреп аптырап калган Ланфрединига Фоат:

         – Musa, wir haben ein Gedicht, Papier, das er braucht, um Gedichte zu schreiben (Безнең Муса шагыйрь. Кәгазь аңа шигырь язар өчен кирәк), – диде.

         Шпандауда көн тәртибе гаять тә кырыс һәм киеренке режимда иде. Монда тоткын дип җобалгылануга[5] ирек бирмиләр. Сәгатьнең һәр минуты исәптә. Иртәнге сәгать алтында уяталар. Ярты сәгать иртәнге шәхси гигиена: бәдрәф, юыну, чистарыну... Аннары – шулай дип атарга яраса, кәһвә эчү. Сигезенче яртыда сәламәтлегеңне сорашалар. Чирле дип тапсалар, камерага табиб чакырталар. Тугыздан соң төркем-төркем һава суларга алып чыгалар. Ишегалдында йөргәндә бер авыз сүз дә әйттермиләр. Сөйләшкәнеңне ишетсәләр, тәнеңә шомпол төшкәнен көт тә тор. Унбердә – көндезге аш – шулпа һәм биш бәрәңге кисәге. Аштан соң почта тараталар.  Почта укыганнан соң – ял. Сәгать дүрттә – кичке аш – маргарин ягылган бер телем ипи белән су. Аш араларында заказлар булса, төрле вак-төяк эшләр бирәләр. Кичке аштан соң анадан тума шәрә калдырып, киемнәрне алып чыгып китәләр, кулга богау киертәләр һәм сигездә утларны сүндереп, йокларга команда бирелә. Еш кына төн уртасында утларны яндырып тентү үткәрәләр.

         Менә шундый шартларда шигырь язарга бернинди мөмкинлек тә юк диярлек. Муса шулай да җаен табарга тырыша. Ул кача-поса элек язган шигырьләрен хәтеренә төшереп, куен дәфтәренә терки. Бу эшне ул падре Юрытко биргән китапларны укыган чакта эшли башлады. Тикшерсәләр дә, ишек ачыла башлауга кәгазеңне китап арасына яшерергә мөмкин. Ә китап укырга рөхсәт ителә. Бигрәк тә дини, рухани китапларны. Ланфредини падре Юрыткодан итальянча китаплар китертте. Дантеның “Илаһи комедия”сен Муса белән Фоатка итальянчадан немецчәгә тәрҗемә итә-итә укыды.

         Еш кына китаплар сорап алгангамы, Юрытко Мусалар камерасына кергәләргә яратты. Бәлки ул башкалар янына да шулай еш йөргәндер. Ләкин Мусага үзләренә ешрак керә шикелле тоелды. Юрытко Мусаның шагыйрь икәнен белгәнгәме, күбесенчә аның белән сөйләшергә тырыша. Алар арасында еш кына дини мәсьәләләргә әңгәмәләр чыгып тора иде.

         Шундый әңгәмәләрнең берсендә Муса Юрыткодан:

         – Сез ничек уйлыйсыз, падре, кайсы дин дөресрәк? Католикмы, православиеме, әллә исламмы? – дип сорады.

         – Мин – католик. Шуңа күрә христианлыкның католик юнәлешенә каршы бер сүз әйтергә дә теләгем юк.

         – Мин бит, падре, динегезгә каршы барыгыз дип әйтмим. Мине бары тик кайсы диннең кешегә дөрес юлны күрсәтүе кызыксындыра. Югыйсә, диннәр күп бит. Барысы да үзенчә хаклы. Барысы да үзен генә хаклы дип тә саный. Шундый төрлелек аркасында төрле низаглар килеп чыга. Менә безнең ислам динендә дә шиитлар белән сөнниләр бер-берсе белән уртак тел таба алмыйлар. Ә ваххабчылар дигәне, саф ислам дигән нәрсә уйлап чыгарганнар да, хәтта үзләренә каршы барлык дин кардәшләрен дә дошманнары итеп саныйлар. Христиан динендә дә шул ук бугай инде. Католиклар, протестантлар, баптистлар, православлар, тагын әллә никадәр агымнар. Мин үзем дин белгече түгел, атеист дип атарга да була. Ләкин дин тотучыларны хөрмәт итәм. Тик аңлап бетермим, дин кешеләрне кешелекле, иманлы булырга, бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәтсә дә, без пәйгамбәрләр дип атаган дин  башлыклары үз диннәрен тарату өчен яулап алу сугышларына өстенлек биргәннәр. Кешелек тарихы барлык заманнарда да бары тик сугышлардан торган. Сез моны ничек аңлатасыз, падре?

         – Атабыз Адәм белән анабыз Һава да бит тыелган җимешне тату аркасында гөнаһ кылып оҗмахтан куылган. Нәрсәгәдер кызыгу, кызыккан әйбереңне үзеңнеке итү теләге, гомумән, кешегә хас сыйфат. Бөтен бәла менә шуннан килә дип уйларга кирәк.

         – Алай булгач, дин кешеләрне иманлы, кешелекле булырга өнди дигән нәрсә  – сафсата?

         – Алай ук кистереп әйтмәс идем мин.

         – Бөтен диннәр дә атабыз Адәм белән анабыз Һаваны таный икән, димәк, Библия дә, Талмуд та, Корьән дә шул бер үк тәгълиматны раслый дигән сүз. Алай булгач, нигә кирәк булган соң ул төрле диннәр?

         – Бәлки сез хаклыдыр да. Ләкин кешелек, барлыкка килгәннән бирле, ниндидер илаһи бер көчкә табынып, шуңа буйсынып яшәгән. Хәтта тәңречелек дә Күк Тәңрегә, Ходайга буйсынуны күз алдында тота.

         – Падре, ә менә сез хезмәт иткән Гитлер һәм аның национал-социалистлар партиясе үзләрен арийлар дип атап, немец милләтенә генә өстенлек биреп, дөньядагы бөтен кешелекне үзләренә генә хезмәт иттерергә дигән ялгыш идея белән яшәмиме соң? Арийлар бит атабыз Адәмнең өченче улы Яфәс нәселеннән таралган Туран төркеме халыкларының кардәшләре. Без бертуганнар булып чыгабыз түгелме соң немецләр белән?

         – Күрәм, үзегезне атеист дип атасагыз да, дин тәгълиматын шактый тирән беләсез, Муса туганкай.

         – Дин тәгълиматын күпмедер өйрәнгәнгә күрә атеизмга килдем дә инде мин, падре Юрытко. Сезнең ул Гитлерегез миңа караганда да ныграк алласыз булып чыга. Мин алласыз булсам да дөньяда бер милләт кенә өстенлек итәргә тиеш дигән фикердән ерак торам. Дөньяга Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган икән, барлык милләтләр дә, эресе дә, вагы да яшәргә тиеш дип саныйм.

         – Мин дә шундый ук фикердә, Муса әфәнде.

         – Димәк, сез – коммунист.

         – Һич юк. Коммунистларны динсезләр дип беләм. Ә динсезләр барыдабер Аллаһының каһәренә тарыячаклар. Бөтен кешене дә Аллаһыдан яздыру мөмкин түгел. Алла ул һәр кешенең үзендә. Алласыз калу өчен бөтен кешелекне бетерү кирәк. Бөтен кешелек бетте дигәндә дә, дөньяны туфан басканда да, Нуһ пәйгамбәр килеп чыгып, кешелекне саклап калган. Шуңа күрә бернинди Гитлерсыз да, сезнең ул коммунистик режимыгыз бер көн килеп, юкка чыгачак. Ә Гитлернең көннәре, чынлап та, санаулы. Моны ул бер үзе генә танырга теләми бугай. Аның тирәсендәге куштаннары да инде күптән аннан котылу юлын эзлидер дип уйлыйм. Булды, котырып алды герман халкы. Инде акылларына килгәннәрдер.

         – Кызганыч, без генә ул көнне күрә алмабыздыр кебек. Безнең дә көннәр санаулы, падре. Безгә хөкем карары чыгарылган. Көн саен үлем көтеп яшибез.

         – Ләкин сез үлемегез белән үлемсезлек яулап алачаксыз. Үлсәгез дә сез азатлыкка чыгарга ярдәм иткән кешеләр кала. Сез азатлыгы өчен көрәшкән ватаныгыз кала.

         – Рәхмәт, падре. Сез хаклы бугай. Күп нәрсәләргә күзне ачтыгыз. Сезгә бер үтенечем бар.

         – Тыңлыйм, Муса әфәнде.

         – Без монда чынлап та күбебез атеистлар. Алай да, каян да булса Корьән табып китерә алмассыз микән?

         – Бик мөмкин. Иртәгә үк төрмә мулласына җиткерермен.

9.

         Падре Юрытко сүзендә торды, икенче көнне үк аның сүзен тыңлап төрмәнең мөселманнар рухание Габдулгани Госманов Мусалар камерасына Коръән алып керде.

         – Бик дөрес итәсез, балакайлар, белеп кылган, белми кылган барлык гөнаһларыгыздан Аллаһы ярлыкар үзегезне, – диде ул Коръәнне Мусага биргәндә.

         – Гөнаһысыз кеше юктыр, хәзрәт, –  диде Муса. – Ләкин бу безнең фашист җәлладлары алдында гөнаһларыбызны юарга тырышуыбыз дип уйлап ялгыша күрмәгез. Сез безне саткан сатлыкҗаннарның гөнаһлары күбрәк дип уйламыйсызмы? Менә аларның исенә төшерәсе иде Аллаһ каршына баргач җавап тотасылары барын. 

         – Аллаһы барын да күрә, улым. Борчылмагыз.

         Бераздан коридорда надзирательнең “һава суларга” дигән командасы яңгырады. Ишегалдына аларны уникешәр кешелек төркем белән алып чыгалар иде. Гадәттә, татарлар белән италиялеләр бер төркемдә була. Үзара сөйләшмәсеннәр өчен төрле милләт тоткыннарын аралаштырып бастыралар. Шунлыктан әллә ни сүз алышу мөмкин түгел. Тоткыннар әйтәсе сүзләрен, яңалыкларны камерада чакта ук кәгазь битенә язып алып чыгалар да, түгәрәк буйлап йөргән вакытта сиздермичә генә алда барган иптәшенең кесәсенә салалар. Татар – италиялегә, италияле татарга салса да, камерага кергәч татарчаны – татар, итальянчаны италияле укып, яңалыклар белән танышалар.

         Ә бу көнне тоткыннарга барысын да шатландырган да, борчуга да салган зур яңалык килеп иреште. Падре Юрытко гөманлаган сүз чын булып чыкты: Гитлерне үзенең үк көрәштәшләре үтерергә теләп бункерында шартлау оештырганнар. Бу хәбәр тиз арада бөтен камераларга таралды. Ул арада кайсыдыр камерада сугыш чорында чыккан “Изге сугыш” дигән җыр яңгырады. Аны башка камерадагылар да күтәреп алды.

                              Пусть ярость благородная

                              Вскипает как волна.

                              Идет война народная,

                              Священная война!

            Җырга Муса белән Фоат та кушылды. Шулчак камерага ике сакчы килеп керде дә кул-аяклары богаулы тоткыннарны шомпол белән кыйнарга тотынды. Ләкин җыр туктамады. Коридорда автоматтан аткан тавышлар ишетелде. Бары тик шуннан соң гына халык тынып калды.

         – Үтерделәр микән кабахәтне? – диде Муса. – Үтерә алмаган булсалар, заговорчыларны җәзалаулар, эзәрлекләүләр башланачак.

         Мусаның сүзе хак булды. Гитлер исән калган иде. Заговорны оештыручыларны һәм анда катнашучыларны шул көнне үк хөкемгә тартулар башланды. Ә хөкем бик кырыс. Күбесе иң югары җәзага – үлемгә хөкем ителде. Тоткыннар өчен иң көтелмәгән һәм шаккатырган нәрсә Гитлернең иң турылыклы генералларыннан саналган, Германиянең резервтагы армия командующие генерал-полковник Фридрих Фромм заговорны оештыручыларның берсе булып чыкты. Тоткыннар арасында   Фридрих Фроммны тоткыннарга мәрхәмәт белән карый, үлемгә хөкем ителүчеләрнең хөкем карарын каторга белән алыштыра, дигән сүзләр йөри иде. Мусалар да бәлки шундый карар чыгарырлар әле дип өметләнеп яши башлаганнар иде. Фроммның вазифалары рейхсминистр Гиммлерга тапшырылды. Приговорны үзгәртеп, гаепләрен кичерерләр бәлки дигән өметләр сабын куыгы кебек шартлап юкка чыкты.

         Бу генераллар заговоры иде. Генералларның Гитлерны урыныннан алып ташлау яки үтерү турында планнары 1938 елда ук туган иде. Бу ниятне тормышка ашыру омтылышлары берничә тапкыр булды. Ләкин генералларның куркаклыгы, икеләнүләре, ярты юлда тукталып калулары яисә уртак бер карарга килә алмаулары аркасында ул гел кичектерелеп килде. Ниһаять 1944 елның 20 июлендә заговорчылар хәлиткеч адымга барырга батырчылык иттеләр. Ләкин монысы да барып чыкмады. Нәтиҗәдә, Гитлер хыянәтчеләрне аеруча рәхимсез бер вәхшилек белән җәзалап үтертте. Аларны атып кына үтермичә, Плётцензее төрмәсендә түшәмгә махсус ыргак белән беркетелгән рояль кылы белән асып, гильотинода башларын чабып үтерделәр. Барлыгы  ике йөзләп хәрби начальникның гомере өзелде: бер фельдмаршал, 19 генерал, 26 полковник, ике илче, җиде дипломат, бер рейхсминистр, бер завод җитәкчесе, өч дәүләт секретаре, Берлинның полиция начальнигы һәм СС группенфюрере  – книминаль полициясе начальнигы. Шулар арасында Мусаларны хөкем иткән Германиянең резервтагы армия командующие генерал-полковник Фридрих Фромм да бар иде. Бу хөкем ителүчеләр турында Германиядәге барлык гәзитләрдә дә яздылар. Аларны хыянәтчеләр, Германиянең дошманнары дип атадылар. Төрмә тоткыннарына укыр өчен махсус чыгарыла торган “Фолькишер беобахтер” гәзитендә үлемгә хөкем ителүчеләрне куркытыр өчен заговор турында аеруча бәйнә-бәйнә сөйләгән язмалар басылды. Ул язмаларны укыгач тоткыннар үзләренең дә ахыргы сәгатьләре якынлашуны аңладылар.

         Август урталарында иртәнге аштан соң һава суларга чыгабыз дип торганда, Мусалар камерасының ишеген ачып, надзиратель, Ланфрединине әйберләрен җыйнарга һәм коридорга чыгарга чакырды. Муса аңа үзенең соңгы дәфтәрен бирергә дип җыенып йөри иде. Өлгерә алмый калды. Алар һава сулап кергәндә камерада Ланфредини урынында яңа тоткын утырып тора иде инде.

         Яңа тоткын немец булып чыкты. Алар таныштылар.

         – Ich bin deutsch. Ich heiße Schultz. Schultz Kruger (Мин немец. Минем исемем Шульц. Шульц Крюгер).

         – Antifaschistisches Mittel (Антифашист, димәк)?

         – Ja Ja. Antifaschist.  Kommunist (Әйе, әйе. Антифашист. Коммунист).

         Заманында коммунистлар партиясендә торган физика укытучысы Шульц Крюгер Гитлерга каршы заговорда гаепләнеп кулга алынган иде. Гитлер хакимиятькә килгәч, Шульц, кулга алынып, Дахау төрмәсендә утырып чыкты. Аны унбиш елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. 1939 елда Гитлер Польшага каршы сугыш башлагач, Шульц төрмәдән чыгу өчен сугышка китәргә теләк белдереп, төрмә башлыгына хат язды. Хатын караганнан соң амнистия ясап, аны Гитлер армиясенә алдылар. Югары белеме булуын исәпкә алып лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Бу вакытта инде Германия Советлар Союзына каршы сугыша башлаган иде. Аны Көнчыгыш фронтта сугышучы Үзәк армияләр төркеменең башлыгы полковник Хеннинг фон Трескофф үз янына штабка хезмәткә алды. Фон Трескофф Шульцның коммунист булуына игътибар иткән икән. Ә үзе ул нацистлар режимын күрә алмый торган антифашист булып чыкты. Штабка гел Шульц шикелле кешеләрне җыйган. Тора-бара Трескофф аларны үзенең планнары белән таныштырды. Ә планнары дигәнең хәтәр – Гитлерне юк итү, Германиядә урнашкан нацистик режимны бетерү. Германия армиясендә Трескофф җитәкчелегендәге заговорчыларның дистәләрчә генералны берләштергән зур яшерен оешмасы эшли. 1943 елда Трескоффның якын дусты подполковник граф Клаус фон Штауффенберг Германиянең резервтагы армиясе штабы начальнигы итеп билгеләнә. 20 июльдәге заговорны менә шушы полковник оештыра да инде.

         Шульц Крюгер кертелгәннең икенче көнендә, кичке аштан соң, камерага тавыш-тынсыз гына ишекне ачып төрмәнең Мусалар торган бүлеге башлыгы фельтфебель Генрих килеп керде. Шигырьләрен карап утырган Муса бу дәфтәрдән дә колак кагам икән инде дип куркып куйды. Төрмә сакчылары башлыгы кулларын артка яшереп аякларына торып баскан тоткыннарны тынычландырып:

         – Setz dich, setz dich (Утырыгыз, утырыгыз), – диде дә, Шульц янына килеп, аны кочаклап алды.

         Баштарак аптырап калган Шульц, немецне таныды булса кирәк:

         – Oh Heinrich, mein Freund (О-о Генрих, дустым)! – дип, шулай ук колачын җәйде.

         – Сине дә күрер көннәр бар икән! Ничек килеп эләктең инде тагын? Бер тапкыр котылган идең бит инде? – диде Генрих Шульцны кочагыннан ычкындырып.

         – Сине дә монда очратырмын дип һич тә башыма китермәгән идем.

         – Дахаудан котылгач мине бит штафлагка җибәрделәр. Сугыш башлангач үзем теләп фронтка җибәрүне сорадым. Ә мине ышанычсыз элемент дип менә шушында китереп тыктылар. Сакчылар бригадасының башлыгы мин монда.

         – Алай икән. Эшләр хөрти бит минем, Генрих туган. Үлем җәзасына хөкем иттеләр. Бу егетләр дә үлем көтәдер инде.

         – Ja, es ist Selbstmord (Әйе, болар үлемгә хөкем ителгәннәр). Генерал Фромм бәлки җәзаларын каторга белән алыштырыр дип өметләнә идем, Фромм үзе дә эләкте бит.

         – Ул Фромм кабахәт бер шкурник булып чыкты бит.

         – Ә нәрсә булган?

         – Фромм үз шкурасын саклап калу өчен башта заговорны оештырган Штауффенберг белән бергә аның дуслары Ольбрихтны, Квирнхаймны, Хафтенны кулга ала, аннары ашыгыч рәвештә трибунал карары чыгарып,  шартлау булган көнне үк аттырып үтерә.

         – Димәк, тегеләр моны да сатарлар дип курыккан.         

         – Гиммлер башсыз түгел, эшне тиз төшенә. Фроммны көне-сәгате белән кулга ала.

         – Менә ничек икән!

         – Ә бу нинди егетләр? Ни өчен үлемгә хөкем ителгәннәр?

         – Татарлар бу. Империя суды Германиягә хыянәтләре өчен үлемгә хөкем итте үзләрен.

         – Ничек инде? Германия гражданнары булып саналалармыни?

         – Татар легионында Германия ягыннан пропагандист булып йөргәннәр. Яшерен эш алып барганнар. Татар батальоннары советларга каршы сугышка җибәрелгәч, партизаннар ягына чыгып, немецларга каршы сугышка кергән.

         – Батыр егетләр икән!

         – Берсе әле шагыйрь, фашистларга каршы искиткеч кыю шигырьләр яза. Тоткыннар арасында немецчәгә дә тәрҗемә иткәннәр. Беркөнне төнге тентү вакытында надзирательләрнең берсе тоткыннар кулыннан аның шигырьләр дәфтәрен алган,. Ярый әле миңа китереп бирделәр. Башкалар кулына эләксә, беткән иде башы.

         Муса белән Фоат ике немецнең үзара сөйләшкәнен тын гына тыңлап утыралар иде. Шагыйрь дигән сүз чыккач, Муса колакларын ныграк шомратты. Аның турында сөйли түгелме соң Генрих? Әйе шул аның шигырь дәфтәре турында бит. Әхмәткә биргән дәфтәре кулына килеп керде микәнни? Шунда ул Генрихтан сорарга булды:

         – Von welcher Vers-Tetrade redest du, Herr Heinrich (Кемнең шигырь дәфтәре турында әйтәсез, Генрих әфәнде)?

         – Es gibt hier nur einen Dichter. Wessen könnte es sein (Монда бит бер генә шагыйрь. Кемнеке булырга мөмкин тагын?)

         – Und wie ist er in deine Hände geraten (Ә сезнең кулга ул ничек килеп керде?)

         Генрих Мусаның шигырь дәфтәре ничек аның кулына килеп керүе турында сөйләп бирде.

         Власов армиясе пропагандисты Михаил Иконников тоткынлыктан азат ителгән дусты Русановка тапшырсын, дип, Муса Әхмәт Симаевка биргән дәфтәрне, бер төнне булган тентү вакытында, надзирательләр Иконниковтан тартып алганнар икән. Алар аны Мусалар бүлегендәге сакчылар башлыгы фельдфебель Генрихка илтеп биргәннәр. Генрих икенче көнне дәфтәрне Иконниковка кайтарган.

         – Es ist gut, dass die Gestapo nicht in die Hände gefallen ist, sonst wäre es Khan. (Ярый әле гестапо кулына эләкмәгән. Югыйсә, эшегез харап иде), – диде Генрих, Мусаны тынычландырып.

         Шульц Крюгер белән фельдфебель Генрих Германиянең коммунистлар партиясе әгъзалары икән. Гитлер властька килгәч кулга алынып, Дахау төрмәсендә икесе бер камерада утырганнар. Гитлерга каршы заговор  оештыруда катнашучыларны кулга алып үлемгә хөкем иткәннән соң Шпандау төрмәсенә китерделәр. Алар арасында дусты Шульц та булуын белгәч, Генрих аның Мусалар камерасында утыруын ачыклады һәм кич белән, төрмәдә шау-шу тынгач, кереп хәлен белергә уйлаган иде. Сөйләшә торгач, Генрих Шульц дустына, төрмәдән качарга ярдәм итәргә булды. Бу хакта алар беркемгә дә белдермәскә, хәтта камерадашларына да сиздермичә генә эшләргә, дигән карарга килделәр. Бу эшне кичектерергә һич тә ярамый. Чөнки, заговорчыларны, хөкем карары чыгаруга озак та тотмыйча, гильотинода башларын чабып үтереп баралар иде.

         Икенче көнне иртәнге аштан соң Шульц Крюгерне ике надзиратель килеп камерадан алып чыгып киттеләр. Ни өчендер, аның кәефе күтәренке иде.

         – Прощайте, друзья! – диде ул чыгып киткән чакта.

         – Үлемгә елмаеп китте, – дип калды аның артыннан Муса.

10.

         Узган елның августында подпольщикларның зур төркемен кулга алдык, дип күпме генә шапырынсалар да, фашистларга каршы яшерен көрәш бер генә көнгә дә тынып тормады. Гиммлер министрлыгында да, Розенбергныкында да “Идел-Урал” комитетына карата мөнәсәбәт нык үзгәрде. Батальоннарның берсен дә Кызыл армиягә каршы сугышка җибәрмәделәр. Франциягә, Һолдландиягә җибәрелгәннәрен дә, нык тикшереп, энә күзеннән үткәреп озаттылар. Гестапо каршында Шәфи Алмасның да абруе нык төште. Муса, Алиш, Кормаш, Симайлар инде күптән төрмәдә утырсалар да, батальоннарда листовка тарату тукталмады. Музыкаль капелланы өр-яңадан җыеп карасалар да, концерт булган саен артларыннан листовкалар табылып торды. Шәфи Алмас үзе дә алынган эшенең барып чыгасына ышанмый башлады. Бик дәртләнеп чыгара башлаган “Идел-Урал” гәзитеннән дә күңеле сүрелде. Баштарак баш редактор вазифасын үзенең урынбасары Кыям Галиевка тапшырган иде. Кыямнан соң  бу эш белән Кави Ишмаев дигән кеше шөгыльләнә башлады.  Әле март аенда гына Дрезден янындагы Грейфсвальд шәһәрчегендә үткәрелгән “Идел-Урал” комитеты эшлеклеләре корылтаенда бик дәртләнеп чыгышлар ясаган Шәфи Алмасның август башларында инде Татар арадашчылыгы эшчәнлегеннән тәмам гайрәте чикте. Ул бу эшне ташлап качу турында уйлап йөри башлады.

         Германиянең сугышта җиңүгә ирешмәячәге аның өчен инде көн кебек ачык иде. Аның яңадан сугышка кадәр эшмәкәрлек, алып-сату белән шөгыльләнгән эмигрант Габдрахман Шәфиев булып кына каласы килә башлады. Нинди эшкә башын китереп тыкты ул?! Нинди баткаклыкка кереп чумды! Үзенең милли җанлы татар бае дигән затлы исеменә тап төшерде.

         Шәфи күп уйлап йөргәннән соң якын дуслары белән киңәшләшеп алырга кирәк дигән фикергә килде. Август башларында Галимҗан хәзрәт Идрисине, Әхмәтвәли Мәңгәрне, Искәндәр Яушевны, җәмәгатьләре белән бергә, кичке якта өенә чәй мәҗлесенә дәште.

         Мәҗлестә алар, гадәттәгечә, хатыннары – аерым бүлмәдә, ирләр зал ягында утырдылар. Зал ягының шундый өстенлеге бар иде – аның ишегалдына караган тәрәзәсе балконга чыга. Ирләр табын артында утырып аргач, саф һава суларга дип балконга юнәләләр. Саф һава дигәнең затлы Африка тәмәкесе яисә Дрезден тәмәке фабрикасында чыгарыла торган Мокри супер сигарасы төтене. Алар – Галимҗан хәзрәттән калганнары өчесе дә чәмле тартучылар.

         Гитлер хакимлеккә килгәннән соң Германиядә тәмәкегә каршы көрәш киң җәелгән иде. Яшь чагында көненә утыз-кырык сигарет тарта торган Гитлер бер заманны тартуны ташлый һәм башкаларның да үз үрнәген кабатлауны таләп итә торган була. Тартам дигән кешегә еш кына моны халыктан яшереп эшләргә туры килә иде. Ә үз өеңдә теләсәң ни хәтле тарт, сине берәү дә тыймый. Шуңа күрә дуслар балконга еш чыккаладылар.

         Мәҗлес гаилә хәлләре, саулык-сәламәтлек турында кыскача белешүләрдән соң сәясәт мәсьәләләре белән башланып китте. Барысын да 20 июльдәге Гитлерга һөҗүм кызыксындыра иде. Бу көннәрдә, гомумән, бу вакыйга уңаеннан, бөтен Германия шаулый иде. Күбесе заговорчыларны гаепли. Сатлыкҗаннар, хыянәтчеләр, ди. Ләкин курка-курка гына булса да, уңга-сулга карый-карый Гитлерны сүгүчеләр дә шактый. “Германияне тәмам хурлыкка калдырды. Әле шулай да хатасын танырга теләми. Һаман радиодан җиңү дип кычкыра. Англияне, Американы гаепли. Большевикларга сатылганнар, ди. Акылга килергә вакыт үзенә. Бик күптән кирәк иде инде. Ичмасам, бу путч дигәннәре дә барып чыкмаган!” – диләр.

         – Бик зәһәр кылана Гитлер. Германиянең сугышта җиңә алмавын булдыксыз генералларыннан күрә. Большевикларга каршы сугышасы урында юлбашчыны юк итү турында уйлап яшәгәннәр, ди. Мәскәү астында да, Сталинградта да, Курскида да генераллар хыянәте аркасында җиңүгә ирешмәгәннәр икән, – дип башлады ниһаять сүзне Әхмәтвәли Мәңгәр. Аңа Искәндәр Яушев кушылды.

         – Германия җиңәр, бәлки, дип, икенче фронтны ачуны Англия белән Америка ике елга кичектерделәр. Аларның Германиягә каршы сугышка керүе ул Германияне саклап калу өчен кирәк. Ауропаны коммунизм афәтеннән коткарып калу өчен кирәк. Шуны аңламый мескен Гитлер. Шул мәнсезгә корал сатып, бераз көрәеп китеп булмасмы дип, фабрикаларыма хәрби заказлар алып харап булдым мин дә.

         – Әйе, туганнар, җиңелә Германия. Сугыш бүген Советлар Союзында түгел, Ауропада бара. Бомбалар Берлинда шартлый. Безнең “Ульрих Мейер” компаниясенең читтәге вәкиллекләре артык зыян күрмәс күрүен, ә менә Германиядә исән калу-калмавыбыз икеле, болай барса.

         – Сезне җыюымның да төп сәбәбе шул хакта киңәш-табыш итешү иде, туганкайлар. Бу “Идел-Урал” комитетының да мәгънәсе калмады. Легион оештырып күпме татар егетен әсирлек михнәтләреннән коткардык, югыйсә. Моннан ары комитетның әсирләргә әллә ни ярдәме тияр дип уйламыйм. Шуңа күрә аннан китеп, сугышка кадәр шөгыльләнгән кәсепчелеккә керешсәм ничек булыр икән?

         – Бик дөрес уйлыйсың, кордаш. Безнең эш түгел бу сугыш. Ул инде тәмамлануга таба бара. Инде безнең егетләрне плингә алмыйлар, киресенчә, немецлар төшә булыр анда әсирлеккә. Ә менә Галимҗан хәзрәткә эшләргә дә эшләргә әсирләр белән,  – диде Әхмәтвәли Мәңгәр, әңгәмәдән читтә, сөйләүчеләрнең сүзенә колак салып кына утырган Идриси әфәндене уятып җибәрергә теләгәндәй.

         – Тыңлап утырам да, килешәм Шәфи әфәнде белән. Әсир егетләребезне легионга яздырып бик изге эш башкардык. Беренче елдагы кебек ачлыктан, салкыннан кырылмадылар. Егетләрнең корсагы ипи күрде, симерерлек булмаса да, карыннары ач тормады. Фриц киеменнән йөрсәләр дә, яланөс түгелләр. Ул ягылмый торган казармаларда туңмадылар. Шулай да мин әлегә үз вазифамны беткәнгә санамыйм. Сугыш бетми торып, аларны тәкъдир иркенә ташларга ярамый. Аллаһ сүзе белән юатырга, рухларын күтәрергә кирәк. Бер генә нәрсәгә үкенәм: Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек егетләребезне саклап кала алмадык. Ялгыш юлдан киттеләр, балакайлар.

         – Юк, хәзрәт, мин һич кенә дә алай дип уйламыйм. Алар да үзләренчә хаклы. Менә без “Идел-Урал” дип, үз дәүләтебез булсын, дип тырыштык. Без, Шәфи әфәнде дә, мин дә, Яушев та сәясәтчеләр түгел. Сәясәт бит бик катлаулы нәрсә. Милләт дип кычкырып йөреп кенә милләтне дәүләтле итеп булмый. Сугыш белән дә төзеп булмый дәүләтне. Бигрәк тә бу сугышта. Бу бит татарларның дәүләт төзү максаты белән үзләре башлаган сугышлары түгел. Ә нацистларның үз планнары. Алар башта өч-дүрт айда СССРны җиңәбез дә Җир шарыннан коммунистларны себереп түгәбез дип башлаганнар иде сугышны. Планнары барып чыкмагач кына төрле милләтләрдән файдаланырга булдылар. Анда да ышанырга ярый идеме соң әле аларның сүзенә? Ай-һай. – Әхмәтвәли Мәңгәр шунда бүленеп торып басты да, – егетләр, балконга чыгып, саф һава сулап керик әле, – диде. – Сөйләшүне шунда дәвам итик.

         Алар кесәләреннән, затлы сигараларын алдылар да, сөйләшә-сөйләшә балконга атладылар. Тартмаса да, Галимҗан хәзрәт тә аларга иярде. Чөнки Әхмәтвәли Мәңгәр сүзен аңа җавап итеп башлаган иде. Тыңлап бетергә кирәк әңгәмәдәшнең фикерен.

         – Сәясәт, дидем. Муса Җәлил ул – сәясәтче. Язучы кеше. Ә язучы сәясәтне яхшы аңлый. Гаяз Исхакый да сәясәтче. Татарның үз дәүләтен төзер өчен иң уңайлы вакыт октябрь инкыйлабыннан соң булган Рәсәйдә. Гаяз Исхакый моны яхшы аңлаган. “Идел-Урал” дәүләтен төзү идеясен әйткән. Әйтеп кенә калмаган, корылтайлар, учредительный җыеннар үткәрүне оештырып, дәүләтне төзү турында карарлар чыгартуга ирешкән. Хәерсез большевиклар астыртын эш йөртү нәтиҗәсендә, республикалар төзүне халыкның милли үзенчәлегенә карап түгел, сыйнфый үзенчәлекләр буенча, властьны эшче-крестьяннарга бирәбез дигән булып, хәйлә юлына басалар. Җитмәсә, Зәки Вәлиди шикелле типтәрләр татар белән башкорт арасына чөй кагып, башта Кече Башкортстан дигән республика төзеп, аннары башлыча татарлар яшәгән Уфа губернасын шуңа кушып, “Идел-Урал” республикасын кәгазьдә генә калдыралар.  Менә шуңа күрә дә Гаяз әфәнде катышмады безнең бу эшебезгә. Ул аның барып чыкмасын яхшы аңлады. Ә Зәки Вәлиди катышкан булыр иде дә, фашистлар белән уртак тел таба алмады. Хәзер инде әнә, гомумән, төрмәдә утыра. Коммунист төрекләр пантуранизмда гаепләп, утыртып ук куйганнар үзен.

         Ялгыш юлдан китмәделәр Мусалар, хәзрәт. Бөтен СССРга таралган татарның һичьюгы Татарстанда яшәгән өлешен саклап калу өчен көрәштеләр алар. Гитлер СССРны туздырып ташлаган булса, СССРда гына түгел, Татарстаныңда да калдырмас иде татар дигән милләтне. Хәзер аңладым мин, хәзрәт, Гитлерга коллар кирәк булган. Ул бит урысларны да Московия дигән бәләкәй генә бер дәүләткә бөкләп тыгырга ниятләнгән.

         Бердәмлек юк шул бездә. Берләшә алмыйбыз. Шәфи әфәнде дә Әхмәт Тимерне бөтен хыялларыннан ваз кичтереп, Төркиягә кайтып китәргә мәҗбүр итте. Ә бит Әхмәт Тимер тюрколог иде. Төрки татар дөньясын белә торган кеше. Хәзер, мескен, Төркия армиясендә солдат булып йөри.

         Әхмәтвәли Мәңгәрнең бу сүзләре Шәфи Алмаска ошап җитмәде. Ул шунда ук аңа каршы сүз кушарга булды.

         – Әхмәт Тимер тюрколог буларак әйбәт белгечтер, анысына шигем юк. Тик менә Гитлер ярдәм итә дип бөтен төрки легионнар өстеннән баш булырга хыяллана башлады. Аның бөтен хатасы шунда, Әхмәтвәли кордаш. Үзбәк белән казакъ арасында ызгыш китереп чыгарды.

         – Монысы чыннан да аның хатасы булган шул. Татарлык инде. Шул татарлык харап итә.

         Мәңгәр сигарасын соңгы тапкыр суырды да, төпчеген төкерекләп тәмәке көллегенә салып сытты һәм: “Керик булмаса, чәй суынадыр”, – дип, залга керергә чакырды.

         Табынга чәй ашлары: гөбәдия, сумса, кош теле кебек камыр ризыклары куелган иде. Ирләр кергәнен күреп пешекче хатын Мәфтуха ризыклар янына самавыр чыгарды. Чәйләр эчкәннән соң күңел җыр сорый башлады.

         – Матур заманнар бар иде, Шәфи кордаш, мәҗлес ямен күтәреп җибәрә торган җырчыларың да юкка чыккан, – диде Әхмәтвәли Мәңгәр.

         – Бар иде, җырчылар да бар иде, музыкантлар да. Былтыргы августта бит бөтенесен, взводлары белән кулга алып, төрмәләргә утыртып бетерделәр. Гаепләре дә расланмады үзләренең. Төрмәдән соң инде батальонга язып, кайсын-кая озаттылар. Кайсы Франциягә китте, кайсы – Бельгиягә, Голландиягә. Афзал Фәтхуллин, Гарәф Фәхретдинов бер дигән җырчылар иде. Үзләре аккордеонда, мандолинада уйныйлар. Кайларда йөриләрдер инде, бахырлар. Исән генә була күрсеннәр.

         – Соң, ул капелла дигән музыкантларыгыз әле һаман да концертлар куеп йөри түгелме соң?

         – Йөриләр дә, җырчылары ул түгел.

         Шәфи Алмас шулай диде дә, “Мин хәзер”, дип, алгы бүлмәгә чыгып ике рәтле гармун күтәреп керде.

         – Их, яшь чакта без дә кимен куймый идек! Әйдә, төшерик әле шул яшь чакларны бер искә! – дип, ул гармунын сузып җибәрде. – Әйдәле, Искәндәр туганкай, син дә бит Казан артыннан чыккан нәсел баласы. Ырынбурдан дип йөргән булсаң да, Арча татарлары каны ага бит тамырларыңда. Җырлап җибәр әле булмаса шул Арча ягы көйләрен.

         Мәҗлес башыннан бирле әңгәмәгә кушылмыйча, кардәшләренең сөйләгәнен мыек астына гына чорнап утырган Искәндә Яушев, “Була ул!” дип куйды һәм Шәфинең көй башлаганын да көтмичә “Баламишкин”ны җылап җибәрде:

                             – Әй дусларым, дусларым ла,

                                  Дусларым, үз ишләрем.

                                  Сез дуслардин аерылсам,

                                  Ялгыз башым нишләрем?

         “Баламишкин”нан соң күзләрендә яшь тамчылары җемелдәгән Әхмәтвәли Мәңгәр былтыргы мәҗлестә Афзал Фәтхуллиннан җырлаган Мусаның “Сагыну”ын искә төшерде.

         – Шәфи кардәш, теге “Гөл чәчәкләрен өзәм мин”не җырлат әле. “Сагыну”мы әле исеме? Теге, Муса Җәлил шигыренә.

         Шәфинең дә күз төпләре яшьләнгән иде.

         – Әрәм булды бит, мескен Муса. Бер дигән шигырьләр яза иде. Күпмесен “Идел-Урал”да гына бастырдым. Тарихта калалар. Әйдә, җырлыйк булмаса.

         “Сагыну”дан соң Шәфи тагын бер яңа җырны искә алды:

         –  “Юксыну” дигән җыр чыккан әле тагын. Беркөнне концертта капелла җырчысы Рушат Хисаметдинов җырлады. Рушат та бит кулга алынган иде августта. Гаебен тапмаганнар. Чыгардылар. Капеллега кайтты. Шул яңа әсирләрдән отып алган. Яңа җыр, ди.

         Шәфи Алмас гармунын тартып, Рушат Хисаметдиновтан откан яңа җырын башкарды. Барысы да тын да алмыйча тыңладылар. Ирләрнең моңлануын ишетеп алгы яктан залга хатыннар да керде.

         – Их, нинди җырлары бар бит халкыбызның! Нинди талантлары бар бит! – диде Шәфи җырдан туктагач. Кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып яшьләнгән күз төпләрен сөртте. – Юк, егетләр, китәм мин комитеттан. Минем эш түгел бу. Милләт алдында оят. Ватансызлар бит без монда! Ватансызлар...

                                      Их Сола буйлары,

                                      Уйнап ага сулары.

                                     Чут-чут итеп кошлар сайрый,

                                     Сагындыра шулары!

      Сола буйларында уйнап, суларында коенып үскән малай бит мин. Соланың нәкъ башланган урынында, Солабаш дигән авылда. Кайда калды ул?! Беркайчан да кайтып күреп булмас микәнни үзен?

         – Син генәмени, бөтенебез дә синең хәлдә. Мөһаҗирнең ватаны булмый инде аның. Безнең балаларның балалары менә ата-бабалары телен оныткач, Германияне ватан дип йөртә башларлар.

         – Юк, Искәндәр туганкай, кызларыма туган телләрен өйрәтеп үстердем мин. Олы кызым Нилүфәргә махсус курсларга йөртеп татар телен өйрәттем. Кечкенәләре дә үзем исәндә туган телләрен онытмаслар, Аллаһы боерса. Менә бу эштән киткәч, Польшага барып урнашып, Әминәмә тарихи бер бинаны карап йөрим, мәктәп-интернат итеп оештырырга исәп. Балаларны шунда үз мәктәбебездә укытырбыз дип уйлыйбыз.

         – Ниятләрең изге, Шәфи туган. Минем балалар гына телләрен онытты, – дип уфтанып куйды Искәндәр Яушев. – Яшьлек җүләрлеге белән немкага өйләнеп куйдым да, немец токымын арттырып ятабыз менә хәзер. Ырынбурда, Чиләбедә татар мәктәпләре ачкан, мәчет-мәдрәсәләр тоткан нәсел баласы идек, югыйсә. Бу мал дип йөреп, дөнья куып, милләтне дә югалттык. Әсирләрне кешечә яшәтик дип йөргән булдым инде, хәл кадәри ярдәм итәргә тырышып. Шул бер юаныч бар. Ә милли дәүләтебезне немецлар ярдәмендә төзеп булмасын аңладым. Туган илгә кайтыр юллар да ябык. Бөтен малымны милләтемне үстерер өчен кызганмас идем дә, илдә шул байлыгымны талап алып, үземне атып үтерергә мөмкиннәр. Безнең Ырынбурдан зәркәнче Закировлар бар иде бит,  бертуган Закировлар. Бер туганнары милләтебезнең күренекле улы Дәрдемәнд, Төркиядә яшәп яткан чакларында туган илен сагынып, “Атам-анам йорты өчен, /Булса мең җаным фида, /Туган-үскән җирем өчен, /Соң тамчы каным фида”, дип язган иде. Яши алмады Төркиядә, туган илгә кайтып, алтын приискалары тотты. Инкыйлабтан соң да, ватан дип, илдән китмәде. Бөтен байлыгын таладылар коммунистлар. Егерме беренче елда ачлыктан интегеп үлде, мескен. Шуның бер шигырен гомергә онытасым юк.

 ...Әй, туган илнең һавасы,

Рәнҗемә, зинһар күтәр!

Рәнҗемә, зинһар күтәр!

Ни газизрәк, бу ватанмы?

Аһ, туган каумем газиз;

Ул мөкатдәс кан белән ул

Изге сөткә ни җитәр?..

Сөт калыр, ватан китәр,

Сөт калыр, ватан китәр!

         Әүлия булган бит. Китте ватан. Син дөрес әйтәсең, Шәфи туган, без үзебезне  Ырынбурдан дип йөрсәк тә, әткәй Муллагали мәрхүм әйтә торган иде, безнең нәсел башында торган Яуыш морза Явыз Иван Казанны яулап алу өчен сугышка килгәндә Япанчы морза белән бергә булган. 1700нче елларда Яушевлар чукынырга теләмичә Арча уездыннан Уфа губернасына, Ырынбур якларына чыгып киткәннәр.

* * *

         Берничә көннән Шәфи Алмас “Идел-Урал” редакциясендәге эшен комитет тирәсендә йөрүче бер майор Гафар Ямалиев дигән кешегә тапшырып, Татар арадашчылыгыннан китте. Ямалиевны ахырдан фон Менде аның урынына гомумән президент итеп үк билгеләтте. Ә Шәфи Алмаска тәкъдир зур борчулар язып куйган булып чыкты. Көннәрнең берендә аның Берлин уртасындагы мәһабәт йорты өстенә союзниклар эскадрильясе шәһәрне бомбага тотканда берничә бомба төшеп, өйләренең яшәрлеген калдырмаганнар иде. Берлин банкындагы барлык акчаларын алып, алар Польша чигендәге Гослин бистәсендә бер пансионатта яши башладылар. Шәфи зәркәнчелек белән шөгыльләнүгә кереште. Сугыш Германияне читләтеп үтмәячәген аңлаган зәркәнче гомумән, Төркиягә күчеп китү турында уйлар белән йөри башлады.   

11.

         Егерменче июль вакыйгаларыннан соң Германиядә заговорчыларны гына түгел, төрмәләрдә үлем җәзасына хөкем ителүчеләрнең барысын да берәм-берәм эшафотка илтә башладылар. Шпандауда көн саен унҗидешәр кешене Плётцензее төрмәсенә илтәләр иде. Ишегалдына йөрергә чыгучыларның саны көннән-көн кими барды. Аның каравы Плётцензее төрмәсе палачы Эрнст Раендельнең эше күбәйде.

         Эрнст Раендель Германиянең баш палачы булып санала иде. Аның атасы да, бабасы да палачлар булган. Үз вазифаларын ул аерата бер тәм белән, җиренә җиткереп, гаять зур төгәллек һәм җитезлек белән башкарып килде.

         Германиядә җәзаланучының башын балта белән чабу дигән урта гасырлардан калган кыргый җәза Гитлер вакытында әле 1934 елда ук бетерелә. 1933 елда Гитлер Тегель төрмәсенең слесарьлар остаханәсендә тоткыннардан 20 гильотино эшләтә. Плётцензее гильотиносы – җәзалар башкарыла торган махсус баракта урнаштырылган баш чабу маштинасы иде.

         Гильотинода алар өч палач көн саен чиратлашып эшләделәр. Төрмә башлыгы 22-се көнне Эрнст Раендельне эш сәгате беткәч үз янына дәште.

         – Sie sehen, Augustus erwies sich heute als produktiv, Mr. Raendel (Күрәсеңме, август синең өчен урак өсте булды, һерр Раендель).

         – Überraschenderweise war eine solche Ernte bis zu diesem Jahr noch nie (Шаккаткыч! Моның кадәрле уңышлы елның моңа хәтле әле беркайчан да булганы юк иде).

         – Die Zinssätze steigen, Herr Raendel (Ставкалар үсә, господин Раендель).

         – Hint verstand den Chef  (Кинаягезне аңладым, начальник әфәнде).

         Палачка һәр чабылган баш өчен 300 марка түләнә. Бу иң зур ставка санала һәм моның өчен төрмә башлыгы үз өлешен каерып ала иде. 300 марка бик зур акча, Гитлер хакимияткә килгәннән бирле шундый зур хезмәт хакы алып эшләгән Эрнст Раендель ун ел эчендә шактый ук баеп, хәтта шәхси сабын кайнату фабрикасына хәтле ача алды.

         Август аенда Раендельгә фельдмаршал фон Витцлебен, Берлинның полицейпрезиденты граф Хельдорф, Берлин гарнизоны начальнигы генерал фон Хазе, граф фон Шуленберг кебек зур хәрби начальникларның башларын кисү бәхете насыйп булды. Бу башлар өчен ул иң зур ставкалар алды. Әлбәттә инде мондый бәхет өчен төрмә башлыгы белән дә бүлешмичә мөмкин түгел иде.

         – Am 25. August werden 12 Tataren geköpft. Hier sind ihre Listen, mach dich bereit (25 августта 12 татарның башы чабылачак. Менә исемлекләре. Таныша тор), – диде башлык һәм Раендельгә исемлек тоттырды.

         Палач исемлекне игътибар белән карап чыкты. Ләкин анда 11 генә фамилия язылган иде.

         – Es sind nur 11 Leute hier (Монда бит 11 генә кеше).

         – Dies sind besonders gefährliche Verbrecher. 12. Deutscher, Sergeant Major Heinrich, der Chef der Garde des Spandauer Gefängnisses (Бу – аеруча куркыныч җинаятьчеләр. 12нчесе – фельдфебель Генрих, Шпандау төрмәсенең надзирательләр башлыгы).

         – Was für ein Vogel? Einer der Verschwörer (Нинди кош ул тагын? Заговорчыларның берсе мәллә)?

            – Verräter Hat dem Kommunisten geholfen, aus dem Gefängnis zu fliehen (Хыянәтче. Коммунистка төрмәдән качарга ярдәм иткән).

         – Das ist es (Менә ничек)...

         Баш палач Эрнст Раендель икенче көнне иртүк ике ярдәмчесен һәм тәрҗемәче алып, Шпандау төрмәсенә, 25 августта башлары чабылырга тиешле унбер татар белән танышырга китте.

         Надзиратель аларны иң беренче Гайнан Кормаш утырган камерага алып керде.

         Гайнанны 12 февральдән бирле, Империя судының хөкем карары чыгарылганнан соң тынычлыкта калдырганнар иде. Бары тик аерым камерада утыртып, кеше белән аралашырга бирмичә, ялгызлык белән интектерделәр. Көн саен була торган унбиш минутлык һава сулап керүләр генә ялгызлыктан коткара алмый иде. Бары тик дусларының исәнлеген күрү, алар белән күз карашлары аша булса да сәламләшә алу аны тынычландыра, алда көткән рәхимсез үлем турында уйлардан арындыра иде.

         Палач Гайнанның сәламәтлеге белән кызыксынды. Ни өчен хөкем ителгәнлеге турында сорады. Чәчен, башын тикшерде. Ярдәмчеләреннән Гайнанның муенын ук каплап озын булып үсеп киткән чәчен кистерде, сакал-мыегын кырдырды. Авызын ачып карады. Гайнанның авызында исән теше калмаган иде диярлек. Сорау алулар вакытында еш кына авызына сугып аның тешләрен койдылар. Палачка аның тешләренең саулыгы кирәк түгел, алтын төше юк микән дигән уй кызыксындыра, ә чәчен кыскарту, башын чапканда гильотино пычагы муенына туры төшсен өчен кирәк иде.

         Музыкаль капелла җитәкчесе булгач, листовкалар пачкасы-пачкасы белән дүртенче батальонда капелла музыкантлары яшәгән баракта  табылганлыктан, гестапо Гайнанны яшерен оешманың җитәкчесе дип саный иде. Аларны саткан Мәхмүт Җамалетдинов та оешманың җитәкчесе дип Кормашны күрсәтте. Шуңа күрә сорау алганда кулга алынган бөтен кеше турында да иң элек Гайнаннан белештеләр. Тик Гайнан беркемне дә сатмады. Нинди генә астыртын, мәкерле ысуллар кулланмадылар аннан мәгълүмат алыр өчен!  Иптәшләре исеменнән язылган ялган сорау алу беркетмәләре ясау дисеңме, кара-каршы очраштырып сорау алулар дисеңме, берсе дә калмады. Кыенның да иң күбе һәм рәхимсезе аңа эләкте.

         Гайнан кәгазь таба алган көннәрендә шигырь язды. Язганнарын, Муса шикелле үк куен дәфтәре ясап, шунда теркәп барды. Ләкин ялгызы утыргач, кемгәдер бирергә һич мөмкинлеге юк иде. Әле менә палач кергәч тә шул дәфтәрен эзләп тапмасыннар тагын дип борчылды. Легионда чакта язган шигырьләренең берничәсен ул Муса абыйсы киңәше белән “Идел-Урал” гәзитендә бастырган иде. Төрмәдә язган шигырьләре исән калмаса да, гәзиттә чыкканнары, бәлки, илгә кайтып ирешер дип өметләнде ул.

         Гайнаннан соң палач Алиш, Баттал һәм Симаев утырган камерага керде. Берничә көн элек кенә алар янына Муса белән бер камерада утырган италияле Рениеро Ланфрединине керттеләр. Алишлар өчесе дә унынчы августта кулга алынганнар иде. Баттал – Едлинода, Алиш – “Идел-Урал” редакциясендә, Симаев исә – “Винета” радиостанциясенең татарча тапшырулар редакциясендә. “Винета”дагыларның барысын да кулга алсалар да, калганнарның гаепләрен раслый торган дәлилләр таба алмагач, бары тик Әхмәт кенә төрмәдә утырып калды ул чакта. Мәхмүт листовкалар алырга Берлинга Абдулла Баттал белән бергә баргач, тикшерүчеләргә аның гаеплеме, юкмы икәнен дәлилләргә дә кирәк түгел иде. Батталны бары тик “Тагын кемнәр бар оешмагызда?” дигән сорау белән генә җәфаладылар. Белмим дигән саен суктылар да ектылар, суктылар да ектылар. Бер сүз дә ала алмагач, ахырда тынычлыкта калдырдылар. Бары тик бармаксыз аягы гына тагын да гарипләнеп калды. Сорау алганда юри шул аягына китереп тибә иде җәллад.

         Алиш белән Симаевның да Баттал шикелле үк гаепләрен исбатлап торасы юк иде. Мәхмүт сигезенче, тугызынчы августта листовкаларны шулар кулыннан барып алулары хакында әйткәч, аларны да тагын кемнәр бар оешмагызда дип тинтерәттеләр. Симайга барыннан да ныграк эләкте. Листовкаларны ул эшләгән кабинеттан алып китү белән бергә, СС шымчылары аны шпионлыкта да гаеплиләр иде. Аннары Алишның да, Симайның да Муса Җәлилгә күләгә төшерә торган гамәлләре булды. Симай легионга язылганнан соң Шәфи Алмаска Муса Җәлилне лагерьдан чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Алиш та Шәфи Алмаска:  “Минем үземә берни дә кирәкми. Сездән бары тик шуны сорыйм: Мусаны коткарыгыз, ул татар халкы өчен кирәк!” дип хат язган иде. “Икесе дә яшерен оешма әгъзалары. Димәк, Муса да шулар белән бер оешмада.”

         Алиш Седльце концлагеренда язган шигырьләрен, Франциягә киткән чакта, бәлки ул туган илгә исән-сау кайтып җитәр дип, якташы, Апас районы егете Газыйм Кадыйровка биргәннән соң, аның язмышы хакында берни дә белми иде. Шигырьләре бәлки илгә кайтып җитәрләр дигән өмет белән яшәде. Ә Моабитта утырганда язган шигырьләрен Муса белән бергә

         Габбас Шәрипов аркылы төрмәдән азат ителгән Русановка биреп җибәрде. Ул әле аннан соң да шактый гына шигырь язды. Ләкин алар куен дәфтәрендә килеш калдылар. Кемгә дә бирергә җай чыкмады. Тегель төрмәсендә бергә утырган бельгияле Эмиль Мейзонның гыйнвар ахырларында азат ителәчәге билгеле булгач, аңа тиз генә хат язып бирде бирүен. Хатыны Рокыяга язган бу хаты бәлки Казанга кайтып җитәр, сөеклеләренең кулына барып ирешер. Ә соңгы шигырьләре үзе белән бергә үләрләр инде. Ни кылсын, берни эшләр хәл дә юк.

         Палач, Алишларның да авызларын ачтырып, тешләрен карады, чәчләрен кыскарттырды, сәламәтлекләрен сораган булды.

         Иртәнге аштан соң гадәттә бу вакытта тоткыннарны һава суларга ишегалдына алып чыга торганнар иде. Ни өчендер Муса белән Фоатны һавада йөрергә алып чыгарга оныттылар. Коридорда инде икенче төркемне җыеп алып чыгып киткәннәре ишетелде. Ә алар ишеген ачарга ашыкмыйлар. Ни булды икән?

         Муса шулай уйларга да өлгермәде, ишектәге тишек ачылып ябылды да, эшермә шыгырдап куйды.

         Керәләр бугай, дип уйлады Муса. Чынлап та ишектә дүрт немец күренде.

         Тагын сорау алырга телиләрме инде? Алай дисәң, итагатьле күренәләр.

         – Guten Morgen!(Хәерле иртә!)

         Мусаның да, Фоатның да хәерле дип җавап кайтарасылары килмәде. Хәерле микән соң? Тиккә генә болай өерләре белән йөрмиләрдер. Бер-бер ниятләре бардыр.

         Шпандауда икесе бер камерага туры килгән Муса белән Фоат Булатов үзләре өчен зур ачыш ясадылар. Гаҗәп бит бу дөнья дигәнең. Җир шары куласа, әйләнә дә бер баса, диләр бит әле. Менә шул куласа дигәннән, Муса белән Фоат икесе бер ишегалдында яшәгән кешеләр булып чыкты бит. Ырынбур губернасының Мостафа авылында туган Муса җиде яшендә чакта, 1913 елда сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән әтиләре, эшләренең көе китеп, өч ай төрмәдә утырып чыга. Котылуга, Мостафа, тормышны бераз көрәйтеп булмасмы дип, гаиләсен алып авылдан Ырынбур каласына күченә. Анда алар “Хөсәения” мәдрәсәсенең ишегалдындагы бер йортның подвалында яшиләр. 1913 елда туган Фоат  яшерен оешмага алганда Мусага үзен Уфа губернасының Мәләвез авылы егете дип таныштырган иде. 1916 елда Фоатның атасы Зыятдин да гаиләсен алып Мәләвездән Ырынбурга күченгән һәм шулай ук “Хөсәения” мәдрәсәсенең ишегалдындагы йортта Мостафа Җәлилов гаиләсе белән күршеләр булып яшәгәннәр икән. Фоаттан җиде яшькә олырак Муса аны әлбәттә хәтерләми иде. Муса, мәдрәсәдә укып, 1918 елда аларның гаиләсе инде киредән авылга әйләнеп кайта.

         Шпандау төрмәсе камерасында икесе бергә утырганда тормыш юллары, гаилә хәлләре турында сөйләшергә вакытлары күп булды. Шулай итеп, алар, үзләренең бер ишегалдында үскән малайлар булуларын ачыкладылар.

         Бераздан Фоатларның гаиләләре Казанга күченә. Егет таза, көчле булып үсә. Спорт белән шөгыльләнә. Фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый.

         – Легионда чакта: “Өйләндем, хатыным, кызыбыз бар, дигән идең, кайда калды соң алар?”  – дип сорады Муса Фоаттан икесе бер төрмәгә эләгеп, бер камерада утыра башлаган көнне.

         – Казанда мин коммуналь төзелеш институтында укыдым. Армиягә алынганчы Кырымда юллар төзү эшендә булдым. Гаиләм шунда калды. Кызыбыз Әсфирә туган иде. 1940 елда армиягә алдылар. Белоруссиядә хезмәт иттем. Аннары сугыш. Беренче көннәрендә үк әсирлеккә төштем.

         – Алайса кайтуыңны көтеп тилмерүче газизләрең бар икән...

         – Белмим инде, исән калдылар микән? Фашистлар Кырымга һөҗүм иткәч, хатыным Кырымнан эвакуацияләнүче халыкны төягән пароходны самолётлар бомбага тоттылар, дип хат язган иде. Шул хаты килгәннән соң ниләр булуын белмим. Әсирлеккә төштем. Бәлки исәннәрдер. Бәлки...

         – Син исән дип уйла. Алар да сине көтәләрдер, исән дип уйлыйлардыр.

         – Их Муса абый, кайтасы иде дә туган илгә, кочып-кочып сөясе иде үзләрен!

         – Сөясе иде шул. Кочасы иде...

         – Сезнең дә балаларыгыз бармы, Муса абый?

         – Бар, Фоат. Берәү генә дә түгел, өчәү!

         – Оһо, сез бай икән!

         – Улым һәм ике кызым бар.

         – Зурлардыр инде.

         – Улыма – тугыз, кызларыма сигез һәм җиде яшь.

         – Сагынасыздыр. Бигрәк тә кечкенәсе сагындырадыр инде. Кечкенәләре кадерлерәк була бит аның.

         – Өчесен дә күрәсе иде. Күрәсе иде дә, өчесеннән дә: “Кичерегез бу саташкан азгын атагызны”, – дип, гафу сорыйсы иде.

         – Ник алай дисез, Муса абый?

         – Их, булды инде, Фоат туганкай. Сөйләсәң, озынга китә. Өчесенең дә әтиләре генә мин...

         – Алай икән.

         – Шулай шул.

         – Шигырьләр язмадыгызмы, Муса абый, кызларыгызга багышлап?

         – Улым Альбертка да,  кызларым Люция белән Чулпанга да шигырьләрем бар.

         – Укыгыз әле, Муса абый, берәрсен. Кечкенә кызыгызга багышланганын. Минем дә бит утыз сигезенче елда туган кызым Әсфирәм бар. Алты яшь тулгандыр инде, исән булса.

         – Исәндер, Фоат. Син исән дип уйла. Менә, тыңла.

         Муса шулай диде дә, куен кесәсеннән дәфтәр чыгарып, битләрен актара башлады.

         – Әһә, менә: Төрмәдә төш.

                           Төштә миңа нәни кызым килде,

                                 Чәчләремне сыйпап тарады.

                                 – Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп,

                                Күзләремә сөеп карады.

                                Мин кызымны кыстым күкрәгемә,

                                Шатлыгымнан шашып, исереп.

                                Шунда сиздем нинди көчлелеген

                                Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

                                Чыгып киттек шуннан без болынга,

                                Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.

                                Нинди татлы – яшәү, көчле – сөю!

                                Нинди якты, иркен – җир йөзе!

                                Мин уяндым. Урыным шул ук төрмә,

                                Кулларымда шул ук богаулар...

                                Баш очымда шул ук кайгыларым,

                                Уяныр дип, көтеп торганнар.

                                Аһ, ник үрти мине хыял белән

                                Тик тилертеп кайтмас язларым,

                                Ник төш кенә минем шатлыкларым,

                                Ник бетмәс өн – кайгы, газабым?!

         Менә шундый шигырь. Күптән язган идем инде. Тиздән бер ел була бугай. Узган елның сентябрендә. Бу дәфтәремә дә күчереп язып куйган идем.

         – Мин дә күчереп алыйм әле, Муса абый. Мин дә бит гел төшемдә күрәм Әсфирәмне. Бик сагындым.

         Фоат шулай диде дә, әйберләре арасыннан кәгазь чыгарып, Мусаның блокнотыннан шигырен күчереп язып куйды.

         Палач Эрнст Раендель үзенең вазифаларын башкарганнан соң артык сүз сөйләшмичә, иярченнәрен ияртеп, камерадан чыгып китте.

         – Әйбәт булды әле, сакал мыекны, чәчне кырыктылар. Чәч күзгә төшеп интектерә иде, – диде Муса, алар артыннан. – Кызык, тентү-мазар ясап тормадылар. Санитарный көн ахры бүген.

         – Кандала белән бетләрне дә агулап чыксыннар иде алдар. Төне буе канны эчеп йокларга бирмиләр, каһәр, – диде Фоат.

         Мусалардан соң җәлладләр Фоат Сәйфелмөлеков, Зиннәт Хәсәнов һәм Гариф Шабаев утырган камерага керделәр. Алар да, нигә һава суларга алып чыкмыйлар икән дип, аптырашып утыралар иде.

         Алар өчесе дә февральнең уникесендә Империя судының хөкем карары чыгарылганнан бирле шушы камерада утыралар.

         Фоат Сәйфелмөлековны былтыр августның унысында Узедом утравындагы Семпен профилакториенда музыкаль капелланың берничә кешелек кенә бәләкәй бер төркеме концерт куйганнан соң кулга алганнар иде. Гестапо шымчылары бу төркем артыннан шактыйдан бирле күзәтте. Артларыннан листовкалар табылудан бигрәк, аларны Фоатның легионерлар алдында ясаган чыгышлары кызыксындырды. Ул кайчакларда саксызлык күрсәтеп, фашистларга каршы ачыктан-ачык сүзләр ычкындыра иде. Аның һәр чыгышы саен шымчылар Унгляубега доносларын җиткереп тордылар.

         Фоат Демблин лагеренда Гайнан оештырган төркем әгъзасы иде. Анда аны Гайнанга Рушат Хисаметдинов тәкъдим итте. Рушатның үгетләве буенча ул легионга язылды, өстенә фриц киеме киде. Ул моңа бик гарьләнә иде. Гайнан башта, әле Муса белән танышканчы, үзенең егетләре арасында легион аларга партизаннар ягына качарга мөмкинлек бирә дип кенә пропаганда алып барды. Ә инде Муса белән танышканнан соң яшерен оешма пропагандистлары легионерлар арасында сугышка кергәч, фашист командирларны юк итеп, безнекеләр ягына чыгу турында пропаганда алып барырга дигән сүз чыккач, ул моңа бик теләп риза булды.

         Муса Фоат Сәйфелмөлековны Үзбәкстаннан дип йөри иде. Ул хәтта Габбас Шәриповка биреп җибәргән дәфтәренә дә Фоатны Үзбәкстаннан дип язып куйды. Фоат Ташкентта туса да, сугышка киткәндә Ашхабадта яшә иде. Урта мәктәпне ул Казахстанның Казалы шәһәрендә тәмамлады. Аннары Сәмәрканд халык хуҗалыгы институтында укып икътисадчы-сәүдәгәр белгечлеге алды. Институттан Ашхабадка Таҗикстан Халык Комиссарларының сәүдә органнарына икътисадчы-сәүдәгәр итеп эшкә җибәрелде. Өйләнергә дә өлгермичә, 1940 елда Кызыл армия сафларына алынды. Шуннан инде сугыш, әсирлек газаплары, легион, яшерен оешма.

         Муса Габбас Шәриповка биргән дәфтәренә Гариф Шабаевны да Үзбәкстаннан бухгалтер дип язып куйган иде. Гариф чынлап та, сугыш башланганда Ташкентта Үзбәкстан финанс халык колмиссариатының социаль иминлек идарәсендә бүлек мөдире булып эшли иде. Урта мәктәпне тәмамлагач ул финанс хезмәткәрләре хәзерләү курсларында укып Фирганәдә, аннары Алты Арык районыныда дәүләт социаль иминлек идарәләрендә эшләде. Ә тумышы белән ул Уфа губернасының Бәләбәй өязенә караган Иске Турай авылыннан иде. Сугышның бишенче көнендә үк үз теләге белән фронтка киткән Гариф тиздән чолганышта калып әсирлеккә төште. Анда якташы Фоат Булатов белән танышты. Гайнан белән яшерен оешмада йөрсәләр дә, аларның икесен дә комитет пропагандистлары булырга Рәхим Саттар үгетләде. Берара алар Саттар белән бергә Демблиннән качу турында да планнар коралар. Ләкин Саттар алардан башка гына качып китә. Иртәгә качабыз дип торганда, Берлиннан килеп төшкән комиссия Гарифны, Алишны һәм Фоат Булатовны Вустрауга алып китә. Алар өчесе дә “Идел-Урал” гәзитенә тәрҗемәчеләр итеп билгеләнәләр. Муса аларга типографиядә листовка бастыру бурычын йөкли. Кулга алынгач Гарифның Фридрихштрассе урамындагы фатирында кулдан язылган листовка текстлары, бастырырга әзерләп куйган  матрицалар табыла. Аның яшерен оешмадагы эшчәнлеге расланган дип санала.

         Палач Раендель Фоат белән Гарифның чәчләрен кыркып ташлагач, Зиннәт янына килеп:

         – Wie alt bist du? – дип сорады.

         – Сиңа ничә яшь? – дип тәрҗемә итте тылмач.

         – Егерме сигез, – диде Зиннәт.

         Тылмач тәрҗемә иткәч, ул аптырап:

         – Trottel (Молокосос!) – дип куйды. – Und warum so ein Grauhaariger, wie ein hundertjähriger Mann?

         – Ә нишләп йөз яшьлек карт кебек чалардың? – диде тылмач.

         – Чалару гына бер хәл, вакытыннан алда гүргә дә кертәсез әле сез кабахәтләр, – диде Зиннәт. Аның чәчләре чынлап та кулга алынганнан соң сорау алулар вакытында күргән мәхшәрдән дөнья кичкән ил картларыныкы кебек ап-ак булып чаларып чыккан иде.

         – Und Sie haben wahrscheinlich keine Zähne mehr.

         – Авызыңда тешең дә калмагандыр инде синең болай булгач, – дип тәрҗемә итте тылмач, палач Зиннәтнең авызын ачтырып тешләрен караганда. Аның алгы төшләре кырылып беткән иде шул.

         – Һier, hier vermutet.Wie ein alter Mann.

         – Әйтәм бит. Комы коелган карт кебек.

         – Und er sagt das erst achtundzwanzig Jahre.

         – Ә үзе бары тик егерме сигез яшьтә, ди.

         Палачның ярдәмчеләре Зиннәтнең дә чәчләрен кыскартып, муен тирәләрен ачтылар. Сакал-мыегын кыркып ташладылар.

         – Менә шәп булды әле бу. Егетләр кебек хис итә башладым үземне. Алайса чынлап та йөз яшьлек карт булып йөри идем, – диде Зиннәт, тегеләр чыгып киткәч.

         Зиннәткә әле нибары егерме сигез яшь кенә. Ул 1916 елның 16 ноябрендә, Татарстанның Сарман районындагы Иске Кәшер авылында туган. Сәүдә техникумында укып, өч кенә ай Киров шәһәрендә товар кайтаручы булып эшләп алган да, Кызыл армиягә алынып, анде кече командирлар хәзерләү курсларында укып лейтенант дәрәҗәсенә ирешкән. Сугыш башлангач, баштарак ул фронтка китүче яшьләрне мылтык торарга өйрәтә. Аннары үзен фронтка җибәрүләрен сорый. 1941 елның көзендә үк әсирлеккә төшә. Демблин лагеренда Гайнан Кормаш белән танышып, аның яшерен оешмасына керә. Музыкаль капеллада җырчы булып йөри. Легионерлар арасында листовкалар тарата. Унынчы августта аның матрасы астыннан берничә төргәк листовка табыла. “Боларны каян алдың?” – дигәч, ул беркемне дә сатмый, “Мәхмүт Җамалетдинов бирде”, – дип кенә бара.

         Палач Эрнст Раендель кулындагы исемлектә унбер тоткын язылган булса да, аларның тугызы гына Шпандауда булып чыкты. Әхәт Атнашев белән Сәлим Бохаров Тегель төрмәсендә утыралар икән.

         Әхәт тә, Сәлим дә кулга Көнбатыш Украинага Ковпак җитәкчелек иткән партизан отрядына каршы сугышка җибәрелгән өченче татар батальонында фашистларга каршы яшерен эш алып баручылар буларак кулга алыналар. Батальонда алар икесе дә взвод командирлары итеп билгеләнгән була. Аларны взводка кертелгән шымчы-контрразведчик сата. Ләкин егетләр үзләренә тапшырылган заданиене җиренә җиткереп үтиләр. Легионерларның күбесе партизаннар ягына чыга. Июль аенда батальон өлкән лейтенант Мифтахов җитәкчелегендә баш күтәрергә тиеш була. Ләкин Мифтахов та кулга алына һәм атып үтерелә. Немецлар тәмам ышанычны югалткан өченче батальонны кире лагерьга кайтарырга мәҗбүр булалар. Ул соңыннан Бельгиягә җибәрелә.

         1917 елның 12 декабрендә Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә туган Әхәт Атнашев та, 1916 елның 15 июнендә Уфа губернасының Кыргыз Миякә авылында туган Сәлим Бохаров та укыган белгечлекләре буенча финансистлар. Ләкин аларга укыганнары буенча озак эшләргә туры килми, Әхәт 1938 елда Кызыл армиягә алынып, Көнбатыш Украина һәм Бессарабияне СССРга кушу компанияләрендә катнаша. Сәлим Миякә районы банкында бухгалтер булып эшли башлауга, 1940 елда солдат хезмәтенә алына. Аннан соң сугыш. Икесе дә сугыш башында ук әсирлеккә төшәләр. Легионга язылып, Едлинода өченче татар батальонына билгеләнәләр. Әхәт белән Сәлим яшерен оешма җитәкчелеге белән элемтәне Фоат Сәйфелмөлеков аркылы тоталар.

         Тегель төрмәсендә эшләрен бетергәч, палачлар яңадан Плётцензеегә кайтып киттеләр. Анда аларны гильотиноның төзеклеген тикшереп, инде буласы җәзалау процессына хәзерлек эшләре көтә иде.

12.

         1944 елның 25 август таңы Шпандау төрмәсе тоткыннары өчен башка көннәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый торган гадәти таң булып атты. Сәгать алтыда барысы да урыннарыннан тордылар, йомышларын йомышлап, юынып, урын-җирне рәткә китереп, көн дә бирелә торган кәһвә белән тамак чылатып алгач, надзирательнең кереп сәламәтлекләрен сораганын көттеләр.

         Ләкин сәгать җидедә авыр ишекләрне шыгырдатып ачып кергән надзирательләр аларга үзләре белән берни дә алмыйча коридорга чыгарга боерды. Һава суларга алып чыгалар дисәң, әле иртәрәк. Кая алып баралар икән? Һәркайсының күңелендә шундый сорау булды.

         Аларны, берни әйтми-нитми, фургонга утыртып төрмә ишегалдыннан алып чыгып киттеләр. Төгәл сигез тулып егерме биш минут булганда Плётцензее төрмәсенә китереп, аның тоткыннар телендә “Үлем йорты” дип йөртелгән канатына алып керделәр дә кулларын артка каерып бәйләп алдылар. Тегель төрмәсендә тотылган Әхәт Атнашев белән Сәлим Бохаров, алардан алдарак китерелеп, куллары бәйле хәлдә басып торалар иде инде. Германия кануннары буенча тоткынга чыгарылган хөкем карарының үтәләчәге бер көн алдан игълан ителергә тиеш. Һәрнәрсәдә тәртип ярата торган немецлар бүген бу кагыйдәләрен боздылар. Тоткыннар янына төрмә башлыгы, прокурор һәм баш палач кереп, бүген аларның гильотинода башлары киселәчәге хакында белдерделәр. Алардан соң мәхбүсләрне соңгы юлга озатырга төрмә рухание киләчәк диделәр. Рухани дигәннәре Мусаның падре Юрытко аркылы соравы буенча аңа Коръән алып килгән хәзрәт Габдулгани Госманов булып чыкты. Хәзрәт ни өчендер үзен бик уңайсыз тотты, исәнләшергәме, юкмы дигәндәй генә сәлам бирде. Муса аның белән теге көнне дә салкын сөйләшкән иде. Шуны онытмаган булса кирәк, хәзрәт сүзен нидән башларга белмичә аптырап торганнан соң гына телгә килде:

         Аллаһ каршына җавап тотарга барасыз, балакайлар, күңелегез пакь, вөҗданыгыз саф булсын. Коръән тотып тәкбир әйтегез.

         – Аллаһ каршында җавапны без түгел, безне хөкем итүчеләр тотачак, хәзрәт, – диде Муса.

         – Аллаһ каршында һәммәбез дә җаваплы. Һәммәбезнең дә беркөн аның каршына барасыбыз бар. Бүген менә сезнең чират.

         – Аллаһ каршына чиратлап йөрмиләр, хәзрәт. Чиратсыз да алып куюы бар аның үз балаларын. Үзенең иң яратканнарын Аллаһы Тәгалә чиратсыз ала диләр иде бездә картлар. Ә без аның алдында җавап торарга һәрчак әзер. Үзегез әйткәнчә, күңелебез пакь, вөҗданыбыз керсез. Безнең турыда кайгыртып йөрүегез өчен бик зур рәхмәт. Ә хәзер үзебезне генә калдырсагыз иде.

         – Алай да күңелдә төер булып калмасын, Коръән үбеп бәхилләшик, балакайлар.

         Гани хәзрәт шулай диде дә, үзе белән сүз көрәштергән Муса янына килеп, Коръәнне аның кулына тоттырды. Муса Китапны алып иреннәренә тидерде. Бер сүз дә әйтмичә, янында торган Гайнанга бирде. Гайнан да шулай ук сүзсез генә Коръәнне үбеп, күршесенә бирде. Алар шулай итеп унбере дә Коръән тотып бәхилләштеләр.

         – Рәхмәт, – диде хәзрәт, Коръәнне алып. – Урыныгыз җәннәттә булсын. Хушыгыз, балакайлар. Бәхил булыгыз. Белми кылган, белеп кылган гөнаһларыгызны Аллаһы ярлыкасын.

         Хәзрәт бәхилләште дә, кулына урын таба алмыйча, Коръәнне әле бер кулына, әле икенчесенә күчереп, тоткыннар яныннан чыгып китте. Алар үзләре генә торып калдылар.

         Көтелмәгән бу хәлдән телдән язып, нәрсә әйтергә дә белмичә аптырашта басып тордылар. Бу минутларда аларның һәрберсеның бугазларына төер булып күз яшьләре утырды. Барысы да тын калып гомер юлларын баштан кичерделәр. Кылган гамәлләренә, эшләренә йомгак ясадылар. Мусаның да күңелендә йөрәген әрнетеп, әнә шулай башыннан кичкән кыска, әмма мәгънәле тормыш юлы яктырды.

         “Кеше туа, яши, үлә. Аңа гомер бер генә тапкыр бирелә. Шул бер генә бирелгән гомерне өзәргә беркемнең дә хакы юк. Бер генә тапкыр бирелгән гомерне матур итеп, мәгънәле итеп, файдалы итеп үткәргәндә генә кеше бу җирдән тыныч күңел белән, җирдә калганнарга бәхиллеген белдереп китә ала.

         Ләкин бу җирдә хөсетлек бар. Кара эчле кешеләр бар. Бу җирдә кеше малына кызыгучылар, кеше ирешкәннәрне юк итәргә, тартып алырга теләүчеләр бар. Алар үз максатларына ирешү өчен бөтен әшәкелеккә баралар, сугыш башлыйлар, башкаларның җирләрен, илләрен, тартып алырга телиләр. Ватаннарын юк итәргә тырышалыр. Телләрен, милләтен, халкын җир йөзеннән себереп түгәргә әзерләр.

         Муса, үзе белән бүген эшафотка менәчәк ун каһарман әнә шундый кара эчле бәндәләргә каршы чыктылар. Шуларга каршы яшерен эш алып бардылар. Ватаннарын, туган телләрен саклап калу өчен көрәшнең алар сайлаган юлы – каһарманлык!

         Җәлилнең каһарманлыгы аеруча зур түгелме? Ул көрәшергә инде бернинди юл да калмады дигәндә дә, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен эшкә җигеп, зинданда утырган килеш, иптәшләрен көрәшкә, яшәргә рухландырган бөек әсәрләр иҗат итте.

         Германия – кешелек дөньясында бөек эшләре белән дан алган шәхесләр ватаны. Дөньяны канга батырган герман фашизмын юк итү өчен көрәшкә күтәрелгән унбер татар егетенең бүген гильотинода башларын кисәчәкләр. Ләкин фашистларның үз башлары очар көнгә дә күп калмады. Немец халкы кабат азат, бәхетле илдә яши башлар.

         Татарлар да ирекле, азат үз ватаннарында яшәргә хаклы! Дөнья картасында Исхакыйлар хыялланган, Шәфи Алмаслар төзергә теләгән татар иле барлыкка килер. Без бит шуның өчен дә көрәштек.”

         Сәгать 12 тулганда аларны Үлем йортыннан алып чыгып гильотино торган баракка китерделәр. Гильотино белән алар арасында түшәмнән үк төшкән зур кара пәрдә эленеп тора. Аларның башын Германиянең баш палачы Эрнст Раендель үзе чабачак. Менә алар унбер каһарман, унбер татар егете бер рәткә тезелеп бастылар: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормашев, Әхмәт Симаев, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. 

         Шунда алар янына тагын бер кешене, уникенче тоткынны китереп бастырдылар. Бусы кем?

         Муса аны шунда ук таныды. Бу Шпандау төрмәсендәге надзирательләр башлыгы фельтфебель Генрих иде. Димәк, ул Мусалар белән бер камерада утырган дусты, немец коммунисты Шульц Крюгерга качарга ярдәм иткән... һәм тотылган.

         1944 елның 25 августында көндезге 12 сәгать 06 минуттан 40 минутка кадәр вакыт эчендә фашистларга каршы көрәш алып барган 12 каһарманның гомере өзелде. 12 каһарман мәңгелеккә күчте... Аларның унбере татар егетләре иде.

                                                                                                                  2018.

[1] *П а в и а к – полякчадан тәрҗемәсе  – тавис.

[2] Өченче батальонны Франциянең Ле-Пюи лагерена китерәләр. Габбас анда күптәнге танышы, Мусаларның яшерен оешмасында торган Нигъмәт Терегулов белән музвзвод җырчысы Әмир Үтәшевне очрата. Үзендә Муса һәм Алишның дәфтәрләре булуын әйтә. Нигъмәт кибеттән берничә блокнот сатып алып, алар өчәүләп шигырьләрне берничә нөсхәдә шул блокнотларга күчерәләр. Сугыштан соң Нигъмәт Терегулов 1946 елда үзендәге нөсхәне Казанга алып килеп, Татарстан Язучылар союзы рәисе Әхмәт Ерикәйгә тапшыра. Ә.Ерикәй аны НКВДга илтеп бирә. Нәтиҗәдә, дәфтәр дә юкка чыга, Терегуловны да атып үтерәләр. Бәхеткә каршы  Габбас Шәриповка да, Әмир Үтәшевка да туган илгә исән-сау әйләнеп кайту насыйп була. 25-әр еллык срокларга совет төрмәсендә утырырга хөкем ителсәләр дә, беренче дәфтәр ышанычлы кулларга тапшырыла.

[3] Газыйм Кадыйров әсирлектән исән-сау котыла. Алишның үзендә булган шигырьләрен Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра. Аның турында истәлекләрен яза.  (Автор искәрмәсе.)

[4] Альберт Маршалковский – совет разведчигы. 1941 елда җаваплы заданиеләр үтәгәне өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. 1942 елның кышында Одесса подпольщиклары белән элемтәгә керү буенча махсус задание үтәгәндә фашистлар тарафыннан кулга алына. Моабит төрмәсендә Муса белән таныша. Аның шигырьләрен немец теленә тәрҗемә итә. Гестапо тарафыннан каты җәзаларга дучар ителә. Атып үтерелә.

[5] Җ о б а л г ы л а н у - эленке-салынкылык

Рафис Корбан

         1917 елның 12 декабрендә Казакъстанның Петропавловск шәһәрендә туган Әхәт Атнашев та, 1916 елның 15 июнендә Уфа губернасының Кыргыз Миякә авылында туган Сәлим Бохаров та укыган белгечлекләре буенча финансистлар. Ләкин аларга укыганнары буенча озак эшләргә туры килми, Әхәт 1938 елда Кызыл армиягә алынып, Көнбатыш Украина һәм Бессарабияне СССРга кушу компанияләрендә катнаша. Сәлим Миякә районы банкында бухгалтер булып эшли башлауга, 1940 елда солдат хезмәтенә алына. Аннан соң сугыш. Икесе дә сугыш башында ук әсирлеккә төшәләр. Легионга язылып, Едлинода өч