Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘФЫЙК ШӘРӘФИЕВКӘ 70 ЯШЬ

Журналист, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Рәфыйк Кәләметдин улы Шәрәфиев 1939 елның 13 февралендә Татарстанның Балтач районы Карадуган авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли.

1964 елда Балтач урта мәктәбен, ә 1972 елда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Беренче әдәби язмалары – кыска хәбәрләре һәм өйрәнчек шигырьләре «Югары уңышка» исемле район газетасында 1957 елдан күренә башлый. Газетаның ул чордагы мөхәррире Вәгыйз Вәлиев, егетнең язмаларына аерым игътибар итеп, берәр атналык семинарларга чакырып, аны матбугат эшенә тагын да якынрак тартырга тырыша, укуын дәвам иттерергә өнди. Шул тәрбияви чараларның нәтиҗәсе буларак, 1959 елда Р.Шәрәфиевне эшче-авыл хәбәрчеләренең III Республика съездына делегат итеп сайлыйлар. Ул 1962 елда узган IV съездда да делегат булып катнаша.

1965 елда журналистикада инде шактый тәҗрибә туплаган Р.Шәрәфиевне Арчада чыга торган төбәк газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Әмма аңа анда озак эшләргә туры килми: шул елның маенда Балтачның үзендә «Хезмәт» исемле яңадан оештырылган газета чыга башлагач, Р.Шәрәфиев үз төбәгендәге шул яңа газетада эшләүне кулайрак күрә. Аның шуннан соңгы журналистлык хезмәте тулысынча шушы газета белән бәйле: тоташтан утыз дүрт ел буе анда бүлек мөдире, бер үк вакытта, 1979 елдан 1999 елга кадәр, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1984 елда «Матбугат отличнигы» һәм 1995 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Озак еллар дәвамында район газетасы битләрендә һәм республика матбугатында язмалары белән даими катнаша килүе белән бергә, Р.Шәрәфиев узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә үзенең каләм көчен күрсәтә. Аның «Казан утлары», «Мирас», «Татарстан», «Сөембикә» журналларында, «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Татар иле» газеталарында дөнья күргән рецензияләре, М.Хуҗин, Р.Сибат, З.Зәйнуллин, Иделбикә, Г.Морат, Р.Газизов, Р.Фәизов, Ф.Сафин, Ш.Маннапов, Р.Вәлиева һәм башка язучыларның иҗатларына багышланган эссе-мәкаләләре, иҗат портретлары, туксанынчы еллар татар прозасы, заман герое, әдәбиятта әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәргән полемик рухтагы язмалары һәм иҗтимагый-сәяси публицистикасы журналистны киң карашлы, кыю фикерле, әдәби процессны даими күзәтеп баручы әдәби тәнкыйтьче һәм публицист итеп таныта. Аның «Сөембикә»дә басылган мәкаләләре ике тапкыр (1998, 2000) «Елның иң уңышлы язмасы» дип бәяләнә, ә М.Фәйзи турындагы мәкаләсе һәм «Үткәннәрдән безгә гамьнәр калган», «Безне кемнәр аңлар?» дигән рецензияләре «Казан утлары» журналының 2000-2001 еллардагы махсус премияләре белән билгеләп үтелә, 2004 елда исә әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән төп басма китаплары: «Уйлы күңел» (тәнкыйть мәкаләләре, әдәби-публицистик язмалар; 2001), «Татар эзләү» (әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр; 2006).

Рәфыйк Шәрәфиев – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. * Сәхифә «Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек» (төзүчеләре: Р.Даутов, Р.Рахмани. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2009) китабы нигезендә әзерләнде.