Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хушлашу сүзе

Республика җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Татар җыры сәнгатенең күренекле вәкиле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 16 гыйнвар көнне 84нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Илһам Шакиров – гадәттән тыш матур тавыш тембрына  (баритон) ия булган, бөтен гомерен татар милли музыка сәнгатен пропагандалауга багышлап, миллионнарча тамашачының мәхәббәтен яулаган легендар җырчы. Татар музыкасы сәнгатендә тулы бер дәвер И.Шакиров исеменә бәйле. Аның иҗатына  күп буыннар вәкилләре баш ия, ул татар җырын башкару сәнгатендә – эталон.

Илһам Гыйльметдин улы 1935 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Сарман районы Яңа Бүләк авылында (хәзер Тукай районына керә) дөньяга килә. 1954 елда Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан музыка училищесына укырга керә һәм бер елдан соң ук Казан дәүләт консерваториясенең җыр факультетына – Е.Амбросимова, З.Бәйрашова классына кабул ителә.

Илһам Шакировның бөтен иҗат тормышы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе белән бәйле: анда ул 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң эстрада солисты сыйфатында килә.

Табигатьтән бирелгән мелизмнарга гаять бай, тиңдәшсез матур һәм көчле тавышы, татар халык иҗатын бик яхшы белүе Илһам Шакировка  борынгы халык җырларының гасырлар буе сакланып килгән тирән эчтәлеген, зирәклеген тамашачыга бөтен тулылыгы белән җиткерү мөмкинлеге бирде. Ул үзенең таланты, кабатланмас тавышы белән татар халык җыр иҗаты җәүһәрләренә – “Кара урман”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү”, “Уел”, “Туган тел” җырларына һ.б. яңа сулыш өрде.

Илһам Шакиров репертуарында 500дән артыграк әсәр бар. Аларның асылда барысы да диярлек – татар халык җырлары, бары тик әлеге җырчының башкаруы өчен язылган татар композиторлары әсәрләре. Тәүге тапкыр И.Шакиров башкаруында яңгыраган М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарев, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, Р.Яхинның күп кенә җырлары кабатланмаска әйләнде. Илһам Шакиров шулай ук рус, казах, үзбәк, әзәрбайҗан, каракалпак, башкорт һәм башка халыкларның да җырларын башкарды.

И.Шакиров күп кенә әсәрләрен үзе иҗат итте: “Идел буе каеннары” (Ә.Ерикәй сүзләре), “Очрашу җыры” (Г.Зәйнашева сүзләре), “Безнең Идел буйлары” (халык сүзләре), “Һаман истә” (Л.Айтуганова сүзләре), “Гөлмәрьям” (Г.Афзал сүзләре), “Сибелә чәчем” (халык сүзләре), “Син сазыңны уйнадың” (Н.Исәнбәт сүзләре), “Мәңгелеккә китеп барам” (Г.Игебаев сүзләре) һ.б. чын мәгънәсендә халык җәүһәрләренә әйләнде.

Илһам Гыйльметдин улы татар халкының музыка сәнгатен саклау һәм үстерүгә, милли концерт эстрадасын үстерүгә үзеннән бәһаләп бетергесез өлеш кертте. Ул зур концерт эшчәнлеге алып барды, Россия,  якын һәм ерак чит илләргә гастрольләргә еш йөрде. 

Илһам Шакировның югары дәрәҗәдә осталыгы һәм намуслы хезмәте зур бүләкләр белән билгеләнде. Алар арасыннан – Россия Федерацияе, Татарстан Республикасы, Каракалпакстан Республикасы халык артисты мактаулы исемнәре, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты исеме, Почёт ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, П.Чайковский исемендәге “Алтын Аполлон” фонды мактау билгесе.

Илһам Шакиров – Ватанны җаны-тәне белән яраткан, халыкның сөекле җырчысы, милли горурлыгыбыз, үзенең таланты, кабатланмаслыгы, онытылмас даһи җырлары белән миллионнарча тамашачының мәхәббәтен яулаган шәхес.

Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, В.Г.Шәйхразиев, И.Р.Метшин, И.Х.Әюпова, Р.И.Вәлиев, Ф.М.Камаев, Ф.М.Хөснуллин,

К.Н.Нуруллин, Р.К.Абдуллин, Р.Ф.Кәлимуллин.