Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хушлашу сүзе

Республика җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Татарстанныћ халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин озакка сузылган каты авырудан соң 4 гыйнвар көнне арабыздан мәңгегә китте.

Күп кенә хикәя, романнар авторы, публицист М.Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абуллин районы Габдрахман авылында дөньяга килә. Туып үскән авылындагы мәктәптә башлангыч белем алганнан соң, Баулы районы Яңа Шалты авылының җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, уку белән беррәттән, колхозда да эшли.

1944 елда Магнитогорскига китеп, анда һөнәр мәктәбен тәмамлый һәм токарь белгечлегенә ия була. Шуннан соң өч ел дәвамында металлургия теникумында укый. Укуын тәмамлаганнан соң, 1958 елга кадәр Магнитогорск һәм Октябрьск шәһәрләрендә токарь, мастер вазифаларында эшли. 1958-1968 елларда Баулы һәм Азнакай районнары газеталары редакцияләрендә хезмәт куя.

Мөсәгыйт Мөдәррис улы 1969-1971 елларда Таҗикстанда урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белемен укыта. 1971 елда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының читтән торып уку бүлеген (татар теле, әдәбияты һәм белгечлеге буенча) тәмамлый.

М.Хәбибуллин 1971 елдан 1989 елга кадәр Казанда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре булды. 1991-1999 елларда – “Мирас” журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире.

М.Хәбибуллин “Кубрат хан”, “Илчегә үлем юк”, “Шайтан каласы”, “Хан оныгы Хансөяр”, “Аллаһы бүләге”, “Батый хан һәм Ләйлә”, “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”, “Атилла” кебек әсәрләре белән язучы-прозаик сыйфатында халык мәхәббәтен яулады. Мөсәгыйт Мөдәррис улы үзенең романнарында, тарихи чыганакларга таянып, татар халкының узгандагы тарихи үсешенең иң мөһим этапларын сәнгати сурәтләде.

Моннан тыш М.Хәбибуллин тарихи темаларга, милләт язмышына, әхлак проблемаларына кагылышлы бик күп пубилицистик язмалар авторы буларак та танылды. Аңа Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы дигән мактаулы исемнәр бирелде, моннан тыш ул Россия Язучылар берлегенең әдәби премиясе лауреаты һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты булды.

М.Хәбибуллин 2003 елда “Кубрат хан” романы өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнде, ә 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә аңа “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

1970 елдан М.Хәбибуллин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мөсәгыйт Хәбибуллин күпләр өчен үз эшенә тугрылык үрнәге булып торды, аңа гаять зур дәрәҗәдә җаваплылык хисе, изге күңелеллелек һәм кешелеклелек хас иде. Аның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, И.Р.Метшин, И.Х.Әюпова, Р.Х.Гатиятуллин, Д.Х.Салихов.