Логотип Казан Утлары
Повесть

ХИРУРГ (повесть)

1
Ноябрь азагында машинаның җәйге көпчәкләрен кышкыга алмаштырырга
дип, йорт астындагы гаражга кердем. Гараж түрендә яңа машина торганын
күрдем һәм, аның капкачын ачып, моңарчы таныш булмаган ир-егетнең
аккумулятор беркетеп маташуын абайладым.
Мин үз эшемә керешкәндә, ул машинасын бикләде дә гараж капкасына таба
юнәлде. Язын-көзен билем авырткалап тора, менә хәзер дә бер тәгәрмәчне
урнаштыргач, туктап хәл алырга булдым. Көч-хәл белән маташуымны
чамалаптыр инде, минем турга җиткәч, ул туктап исәнләште һәм:
– Абый, ярдәм кирәк түгелме? – диде.
Мин сөенеп, аңа кул бирдем. Һәм без, икәүләшеп, тиз арада көпчәкләрнең
калган өчесен алыштырып куйдык.
Бу Рәмис исемле ир-егет күрше подъезддагы фатирга әле яңа гына күченгән
булып чыкты. Онкология диспансерында хирург булып эшләве, хатыны да
медицина өлкәсендә хезмәт итүе, бәби көтүләре хакында сөйләшә-таныша
торгач мәгълүм булды.
Казанда туып үскән, укымышлы, зыялы егетнең татарча матур иттереп
сөйләшүе күңелемә бигрәкләр дә хуш килде.
Эре сөякле, уртачадан озынрак буйлы, киң җилкәле бу егеттән яхшы энергия
бөркелеп тора. Төз, туры борынлы, кысыграк коңгырт күзле булгангадыр,
башта мин аны Урта Азиядән килгән кешедер дип уйлаган идем. Бу турыда
үзенә әйткәч, ул көлеп куйды.
– Мине әллә кемнәргә охшаталар. Базарда йөргәндә, Үзбәкстаннан түгелме
дип сораганнары бар. Сакал җибәреп йөргән чакта Кавказ кешеләре дә
якташларына караган кебек карыйлар.
Зөлфәт ХӘКИМ (1960) – драматург, прозаик. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Дистәдән артык китап, иллегә якын пьеса һәм күпсанлы җырлар авторы. Казанда яши.
9
– Чын Казан татары шундый булырга тиеш инде ул, – дидем мин. – Безнең
урам очында кафе бар. Кереп тамак чылатып, капкалап алмыйбызмы?
– Була ул. Бүген рульгә утырмыйм инде, иртәгә, берсекөнгә – ял. Өйдә бүген
ашарга пешерүче юк. Хатынны әбиләренең авылына саф һава суларга илтеп
куйдым. Якшәмбе кичендә барып алам. Өйгә кереп кулларны юып чыгарга
кирәк.
– Кафеда юарбыз, – дидем мин.
Без кафе ябылганчы сөйләшеп утырдык. Ул миңа бер вакыйганы, язмышына
кинәт көтелмәгән борылыш ясаган тетрәндергеч хәлне сөйләде.
– Бу турыда язарга ярыймы, рөхсәт бирәсеңме? – дип сорадым мин, инде
өйгә кайтып җитәрәк.
Ул беравык башын аска иеп, дәшми барганнан соң:
– Үзеңә кара, – диде.
Бу инде аның ризалыгын алдым дигән сүз.
2
Ике мең дүрт йөз җитмеш сигез ел элек Кос утравында дөньяга килгән
грек табибы монда туса, кем булыр иде икән? Табиблар нәселеннән җиргә
аяк баскан бу бөек зат бүген, безнең илдә, безнең шартларда дәвалаучы яки
минем кебек хирург булып эшли алыр иде микән? Сәер сорау. Хәтта мәгънәсез
сорау түгелме? Ләкин менә шундый карап торуга тозсыз тоелган сораулар,
телисеңме-теләмисеңме, гел калкып торалар. Әгәренки алар туа икән, бәлки,
тикмәгә түгелдер? Бәлки, кайсыдыр бер җитди, төпле, иң зур сорауга җавап
кирәклектән мондый вак-төяк уйлар да яшәргә хаклыдыр.
Шушы уйлар белән Рәмис машинасына таба атлады. Нишләп болай соң:
һәр операциядән соң, уңышлы үтүгә карамастан, әллә нинди сораулар баш
миен тинтерәтә. «Ни җитми сиңа, Рәмис?!» – дип куя ул үзенә. Аллага шөкер,
баш бар, куллар нык, эшлисе килә, белем җитәрлек, коллективта абруе зур.
Әллә соң алга таба да тормыш һәрвакыт шулай талгын агым белән
бармаячагын сиземләүдәнме бу? Ә нигә әле гел каршылыклар, киртәләр,
авырлыклар көтеп яшәргә?..
Киләчәктән шүрләү, алда буласы котылгысызлыклардан курку
табигыйдер инде ул. Ялгышларсыз, хаталарсыз яшәү мөмкин дә түгелдер.
Иң оста пешекче дә суган тураганда, еш кына бармагын кисеп җәрәхәтли.
Иң оста атлетның да егылмый калганы юк. Төзеклеге камил саналган
самолётлар да кайчак һәлакәткә юлыга. Дөрес юлдан барам дигән зур
җитәкче дә кайвакыт чалыш юлга кергәнен соңыннан гына аңлый. Ә
хирургның эше, ахыры уңышлы тәмамланган сурәттә дә, шундук сөенә
торган түгел, күпмедер вакыт үткәнен көтәргә кирәк, хәтта еллар узгач
кына бәяләп була торганнары да бар.
Машинаны кабызгач та кузгалырга ашыкмады әле ул. Тагын бөек грек
тынгылык бирми.
«Медицина – иң затлы, иң игелекле сәнгать, – ди ул. – Әмма кайбер надан
әтрәк-әләмнәр аркасында, алар җәзасыз кала биргәндә, медицина башка сәнгать
үрнәкләре фонында бик түбән төште. Бу күренешнең иң төп сәбәбе – дәүләт
тарафыннан оятсыз, намуссыз бәндәләрнең җәзага тартылмаулары. Иң зур
җәза – залимлек икәнне онытучылар күбәйде...»
Оятсыз, намуссыз кешегә залимлек нәрсә ул? Кем икәнен чыраена бәреп
әйтсәң дә, төкерә ул синең сүзеңә һәм синең үзеңә.
10
Бөек грекның медицинаны сәнгатькә тиңләве кызык. Бәлки ул заманнарда
сәнгатьнең дәрәҗәсе кеше җанын дәвалау югарылыгында булгангадыр.
Уй-фикерләр бер логика буенча гына барса, мондый киеренкелек кичермәс
идем. Һәр уемның әллә ничә тамыры, әллә ничә тармагы бар. Һәр тармакка
яңа уй-сораулар ялгана, ә яңаларының исә һәрберсе әллә ничәгә ботаклана да,
аларында янә яңа уйлар бөреләнә.
Һәр өлкәдә, һәр нәрсәдә, һәр кешедә җитешсезлекләр күрү – синең
камиллеккә омтылуыңның галәмәтедер ул, бәлки. Алайса, асылда, үз-үзеңнән
канәгать булмауның аермачык билгесе түгелме соң ул?
Димәк, җиң сызганып, үз принципларыңа таянып, үз эшеңне дәвам итү
мәслихәт. Фәкать шул гына кала. Ә бит моның өчен уңай шартларның булуы
зарур. Икенче яктан караганда, беркемгә дә аерым уңай шартлар беркайда
әзерләп куелмаган. Бер тарафта да: «Хуш киләсең!» – дип колач җәеп каршы
алмыйлар. Кешеләр дөньясы бу.
Бәлки, арада комсызлар, хөсетләр, акча белән саташучылар булганга
бу уйлар киләдер? Ришвәтчелек, гаделсезлек, әшнә-кодалык, профессиягә
җиңел карау, җавапсызлык – боларның барысы да теге яки бу формада көн
саен диярлек күзгә ташлана. Медицина өлкәсендә имәнгеч кенә түгел, гайре
табигый булырга тиешле күренешләр дә гел очрап тора...
Ә менә бу уйларны бөтенләй баштан алып атарга кирәк. Юкса, кулларның
бөтенләй салынып төшүе ихтимал.
Стоянка сакчысы белән берничә яшүсмер талаша. Кеше өчен иң кадерле
нәрсә сәламәтлек икәнне болар әле аңламый. Сәламәтлекнең бөек байлык
икәнен бу яшьләргә аңлатып та булмый. Тыгыз гәүдәлесе аты-юлы белән
сүгенә. Шунысы кызык: яшәү мәгънәсе һәркемнеке үзгә һәм үзенеке –
үсмерләрнеке бер төрле, сакчыныкы икенче төрле, минеке бөтенләй башка,
баш табибныкы исә беребезнекенә дә охшамаган.
Ни гаҗәп: караңгы уйлар күңелнең кайсыдыр почмагына җайлы гына ятып,
күпмедер дәрәҗәдә аңлатып булмаслык рәхәтлек тә бирә. Күрәсең, андый
уйлар кирәк. Ник операциядән соң андый уйлар өере ныграк кайный? Җавапны
әллә каян эзлисе юк. Пациент белән операция өстәлендә «очрашып», аның
фаҗигасен күзең белән күреп, аң белән аңлап, җаның белән тоеп, ике куллап
аны упкыннан тартып чыгарырга тырышканнан соң, хисләреңне, уйларыңны
йөгәнләү, авызлыклау ничек мөмкин булсын?!
Дөньяның асылында фаҗига ята. Моны үзе бәлагә дучар булганчы, кеше
аңламый, белми. Кешелек дөньясының фаҗигалелеге һәр кешенең үзенә
күпмедер өлешенчә салынган, аның үзәгендә акыл белән генә абайланмаслык
яман чыганак бар. Тирән акылга ия булмаса, кеше моңа гомере буена
төшенмәскә мөмкин. Шуңа күрә дә бит халык һәм бала-чага шау-шулы,
фейерверклы, салютлы, чуар чәчәкле, кабартма шарлы буш бәйрәмнәрне ярата.
Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй
башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр
иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка
үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?..
Булды, җитте. Бу уйларның бер мантыйк һәм бер сызык буенча гына барасы
юк. Бер-берсенә бәйләнерлек булмасалар да, алар бөтенләй көтмәгән яктан
үзара ялганалар да, аларны ни чишә, ни өзә алмыйсың. Булды, җитте.
Әнә, җәнҗал куптарган үсмерләр дә китеп барды. Стоянка сакчысы читкәрәк
каерылып, бер төкерде дә, будкасына кереп китте.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
11
Менә машина янында чыпчыклар чыркылдаша. Нинди ямьле күренеш –
нәни генә кошчыклар үзләренең яшәү мәгънәсен тапканнар түгелме? Алар
яшәү бәхетен аңламасалар да, Әбелхәятнең ямен-тәмен мизгел саен, һәр
күзәнәкләре белән тоеп, кешеләргә үрнәк бирергә теләгәндәй, аваз салалар,
пырхылдыйлар, кыска гына канатларын кагып, барлык җан ияләрен куанырга
өндиләр. Аларның яшәү сөенечен күзәткәч, апрель аеның тәмамланып килүенә,
озакламый җәйнең чәчәк атачагына ышанмый мөмкин түгел.
Тагын бер хезмәт көне үтте. Операция уңышлы тәмамланды. Миңа егерме
сигез яшь. Алда гомер диңгезе җәйрәп ята. Перспективага хилафлык килерлек
бернәрсә сизелми.
Аны, гадәттәгечә, сөйгәне Мәликә көтә. Һәрвакыттагыча, ике күзе
тәрәзәдәдер.
3
Мәликә инде әллә ничәнче тапкыр тәрәзәдән тышка күз салды һәм плащын
җилфердәтеп эре адымнар белән килүче Рәмиснең кул болгавын күргәч,
йөрәгенең ешрак тибә башлавын тойды. Нәкъ беренче очрашулардагы кебек.
Тагын буянып-ясанып куярга җитешә алмадым бит инде, дип үзен битәрләп
куйды ул.
Бусагада чәчәк бәйләме тотып Рәмис пәйда булгач, никтер үзен гаепле
сизгәндәй булды, йөзенә кызыл төс йөгерде.
– Исәнме, тәти кыз! – диде Рәмис, чәчәк бәйләмен кызга тоттырып.
Ул аңа гел «тәти кыз» ди, чөнки Мәликә ярата алай диюен. Аның бу
ике сүзеннән Мәликәнең чынлап та нәни кызчык та буласы килә, курчакка
әверелергә дә риза, хәтта бу көчле куллы чибәр ир-егетнең башка төрле бер
кечкенә уенчыгы булып калырга да әзер.
– Исәнме! Көннән-көн затлырак чәчәкләр алып киләсең, – диде ул, аларга
бите белән кагылып.
– Син үзең дә көннән-көн гүзәлләнә барасың.
– Кая инде... – диде Мәликә, читенсенеп. – Әле бүген син килүгә кыяфәтемне
дә рәтләргә өлгермәдем.
Рәмис аны кочып битеннән, иреннәреннән, чәчләреннән үпте.
– Синең рәтлисе җирең юк, син һәрчак гүзәл, – дип пышылдады ул.
Алар шактый вакыт бер-берсеннән күзләрен алмый елмаеп тордылар.
– Ашыйсың киләме? – диде Мәликә, Рәмиснең плащын элеп.
Ә Рәмис кызның менә шушы ике сүзен бик ярата. Ашыйсы килмәсә дә,
хатын-кыздан бу сорауны ишетү һәрбер ир-атка рәхәт.
– Юк, минем тамак тук. Операциядән соң үзебезнең ашханәдә ашадым.
Рәмис диванга барып утырды һәм хәзер әйтәсе сүзе кызга ничек тәэсир
итәр икән дип уйланып торганнан соң, тәвәккәлләде:
– Өйдәгеләргә: «Бүген кичке ашка Мәликәмне алып киләм», – дидем.
Мәликә дерт итеп куйды:
– Бүген?! Әй, юк, әйдә башка көнне.
– Кайчаннан бирле шулай дип киләсең. Үзебез өйләнешергә йөрибез, ә
синең әле әниемне бер тапкыр да күргәнең юк, – диде Рәмис, чак кына шелтә
белгертеп.
– Анда бит синең әниең генә түгел, – диде Мәликә һәм чәчәкләрне вазага
урнаштырырга тотынды.
– Мәҗит Нәҗипович та куркыныч кеше түгел. Аның бездә яшәп ятучы
ХИРУРГ
12
улы гына килде-киттеле шалапай, әмма син аспирантка башың белән аның
ишеләрдән оялырга тиеш түгел, – диде Рәмис.
Аның тавышында эчке борчылу чагылды – Мәликә ул малайның зур
проблема икәнлеген Рәмистән гел ишетеп тора.
– Укый аламы соң ул ичмаса? – диде Мәликә, янәшә утырып.
– Әтисе абруйлы кеше булгач, укытып йөрткән булалар инде шунда.
Институтта укырлык егет түгел инде ул. Әтисе зур вазифада, әшнәләре күп.
– Рәмис көлемсерәп куйды. – Таптык сөйләшер сүз, – диде ул, кызның кулын
тотып. – Мин сагындым сине. Операциядән соң, караңгы уйлар, томанлы
күренешләр арасында синең сурәтең чагылып-чагылып китә дә, күңелгә
яктылык керә. Ярый син бар әле. Әйдә, хәзер үк безгә киттек.
Мәликә хәтта сискәнеп куйды:
– Туктале... Уф, йөрәгем...
– Курыкма, минем кардиохирург дустым бар, ул-бу була калса, йөрәгеңне
тиз арада рәткә кертербез, – дип шаяртты Рәмис.
– Алар мине ничек кабул итәрләр икән соң?
– Минем сөйгәнемне ничек кабул итсеннәр инде, – диде Рәмис, кызны
иңеннән кочып. – Иманым камил, син әнигә бик тә ошаячаксың.
– Ә үги әтиеңә?
– Ә аңа нишләп ошамаска тиеш син! Мәҗит Нәҗипович – зыялы кеше. –
Рәмис көтмәгәндә уйга калды. – Ул безнең белән тора башлаганда миңа сигез
яшь кенә иде... Егерме ел үткән... Мине тәрбияләүгә өлеш кертсә дә, үземә
бигүк якын кеше булалмады инде ул. Башлы, акыллы кеше үзе. Әйбәт кеше...
– Ул кинәт уйларыннан арынып җанланды: – Әйдә, җыен!
Әмма Мәликә кузгалмады:
– Туктале, ашыктырма.
Рәмис текәлеп карады:
– Кәефең кырылган шикелле...
– Әле генә уйга калганыңны күргәч, миңа да моңсу булып китте. Әнине
кызганам, – диде Мәликә боек тавыш белән. – Алар да әти белән аерылыштылар.
Әти, үзенә яңа хатын табып, Можга тарафларына олакты. Әни башка иргә
чыкмады. Мин бердәнбер бала. Аерылышканга әни үкенми дә, уфтанмый да.
Әти – бик авыр холыклы, үзен генә яратучы, каты кеше. Көнләшеп, әнине
бимазалады. Алар аерылышканда, миңа ундүрт яшь иде. Үсмер вакытта андый
конфликтлар бик авыр тәэсир итә бит.
– Әти барыбер әти инде ул. Аралашасызмы соң?
– Телефоннан. Былтыр ел азагында мин аларга барып та кайттым әле.
Тормышлары бигүк тынычка охшамаган. Аларның уртак балалары булмады.
Әти дә кызганыч инде. – Ул тирән итеп сулап куйды. – Рәмис, дөресен
әйткәндә, минем кәефсезлегем әтием өчен борчылудандыр, мөгаен. Аңа бик
куркыныч хәбәр әйткәннәр бит әле. «Рак предстательной железы» дигән шик
белдергәннәр. ПСА нәрсә ул?
– Простато специфический антиген. Онкомаркер.
– Канында менә шул ПСА дигән нәрсә егермене тәшкил итә икән. Күпме ул?
– Күп. Нормада дүрттән артмаска тиеш. Томография үткәнме?
– Үткән.Томографиядә төгәл ачыклый алмаганнар.
– ПСА саны егерме булгач, кичектермичә, биопсия ясатырга кирәк.
– Анысы нәрсә тагы?
– Анализ өчен простатаның җепселләрен алалар да, гистология үткәрәләр.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
13
Анда инде барысы да төгәл ачыклана – ракмы, юкмы. Рак булса, аның
нинди төре, стадиясе... Һәм нинди дәвалау кирәклеге, операцияме, лучевая
терапияме... Әйдә, әтиеңне монда алып киләбез дә яхшылап тикшертәбез.
Үземнең күзәтүем астында. Бездә яңа җиһазлар. Яман шешнең башлангыч
стадиясе булса, озакка сузмыйча, радикаль операция ясау мәслихәт. Кирәк
булса, операцияне үзем ясармын.
– Аны монда алып килеп, операция ясарга рөхсәт булырмы соң?
– Оештырам мин аны. Иртәгә үк сөйләшә башлыйм.
Мәликәнең күзләре дымланды, елаудан чак кына тыелып:
– Кайлардан очрадың син миңа?! – дип, дерелдәгән иреннәре белән егетне
битеннән үпте.
– Язмыш ул, – диде Рәмис.
– Язмыш... – дип уйга калды Мәликә һәм кыюсыз гына сорап куйды: –
Никахны кайда укытабыз соң?
– Аны кыз ягында укыталар инде, – диде Рәмис һәм торып киерелеп куйды.
– Ә туйны, әлбәттә, үзебездә гөрләтәчәкбез, – дип, көр тавыш белән өстәде ул.
– Кайда яшәрбез?
– Бездә. Монда, синең съемный фатирыңда яшәмәбез бит инде. Бераздан
фатир сатып алырбыз, бер бүлмәлене булса да.
Рәмис Мәликәнең кинәт пошаманга калганын күрде һәм моның нидән
икәнен дә аңлады. Рәмисләр фатирында бөтенесе бер түбә астында яшәячәкләр
– Мәликә шуңа шөбһәләнә.
– Үги әтинең малае тагын ике елдан укуын тәмамлый да Уфасына кайтып
китә, – диде Рәмис. – Бәлки, иртәрәк тә ычкыныр, чөнки укуын тәмамлыйсына
бигүк ышанып җитмим әле мин. Әйдә инде, утырма. Киттек.
– Каушыйм, – диде Мәликә, чыннан да каушаганына ышанырлык итеп.
– Әни – менә дигән олы җанлы кеше, Мәҗит Нәҗипович та тар күңелле
түгел.
– Нәрсә киим икән? – дип, әрле-бирле йөри башлады Мәликә.
– Ни кисәң дә ярый. Сылу кешегә солы капчыгы да килешә, – диде Рәмис,
елмаеп.
Мәликә күкрәк тутырып сулыш алды да:
– Мин тиз генә юынып чыгыйм инде алайса, – диде.
Мәликә ванна бүлмәсенә кереп киткәч, Рәмиснең башында бер генә уй урын
алды: Мәликәнең әтисен монда алып килеп, җентекле диагностика үткәрү.
Кичектерергә ярамый!
Шифоньер ишеге ачык. Анда Мәликәнең киемнәре. Танышканда, әнә теге
сары көрән курткадан иде ул. Рәмис ял көннәрнең берсендә Сәүдә үзәгенең
йорт җиһазлары кибетенә барды – өйгә яңа диван аласы бар иде. Ошаган диван
табылмады, үтеп барышлый шул ук сәүдә йортының ОБИ дигән кибетенә
керде. Анда күз явын алырдай гөлләр, чәчәкләр саталар. Шунда йөргәндә,
төз буйлы, мөлаем йөзле, матур тавышлы бер кызның сатучы хатын белән
сөйләшүе колакка чалынды. Сүз ниндидер экзотик гөлләр хакында бара иде.
Озынча буйлы, төз гәүдәле бу кызның тавыш тембры да, бераз көйләп сөйләве
дә матур. Зәңгәр күзләр, төз борын, ике кызыл чияне хәтерләткән иреннәре,
чәчләрен артка җыеп куйганлыктан йөзенең һәр сызыгы, һәр чалымы дөрес
һәм төгәл яратылган икәне аермачык беленә. Төс-битеннән күренеп тора
– моңарда угро-фин каны бар. Казан татарлары арасында азмыни марига,
удмуртка охшаган кешеләр.
ХИРУРГ
14
Рәмис кызларның сөйләшкәнен тыңлап торды. Әңгәмәнең эчтәлеге түгел,
сатучыга акыллы киңәшләр бирүче гүзәл кызның күңел грациясе үзенә
тартты.
Аларның әңгәмәсе тәмамлангач, Рәмиснең дә үсемлекләр буенча гыйлемле
бу гүзәл зат белән сөйләшәсе килә башлады.
Исәнләшеп, гафу үтенеп, Рәмис аңардан юри генә киштәдәге берничә гөл
турында сораштырган булды. Кыз акыллы итеп аңлатып бирде. Исеме Мәликә,
университетның биология факультетын тәмамлап, аспирантурада укый икән.
Мәликә орхидея чәчәге алырга килгән. Рәмис аңа орхидеялар арасыннан иң
матурын алып, бүләк итте. Аннары кафега кереп, кичке ашны ашадылар. Шул
көннән үк башланды аларның мәхәббәте.
Мәликә – тыйнак, акыллы, зыялы кыз, Мари республикасында туып-үскән.
Әтисе гомер буе йә завсклад, йә учётчик булып сәүдә складлары тирәсендә
хезмәт иткән. Әтисенә түгел, әнисенә охшагандыр Мәликә. Әнисе турында ул
шундый матур итеп сөйли, хәтта шигырь яки җыр тыңлаган кебек буласың.
Әнисе мәдәният институтын тәмамлаган, озак еллар музыка училищесы
директоры булып эшләгән, хәзер исә Волжск районының мәдәният һәм спорт
бүлеге белән идарә итә икән.
Гаҗәеп хәл – танышканнарына инде бер ел була, ә тәрәзә төбендәге Рәмис
бүләк иткән орхидея шушы ел эчендә инде өченче тапкыр киерелеп чәчәк атты.
Бу бит тикмәгә түгел – димәк, бу гөлне Мәликә җан җылысы белән яратып карый.
4
Хәлилә белән Мәҗит ашарга утырганда, Навил кайтып керде – гадәттәгечә,
йончыган кыяфәттә. Кыршылып беткән күн курткасын элмәде, ишек катындагы
утыргычка ташлады, шуннан соң пычранып каткан кроссовкаларын көч-хәл
белән аякларыннан ычкындырды.
– Син, малай актыгы, кая югалдың? – дип җикеренде Мәҗит.
– Кая югалыйм мин, югалмадым, – дип, борын төбенә мыгырдады Навил.
– Бер атна өйгә кайтмадың, укырга да йөрмисең икән...
– Йөрим, нишләп йөрмәскә.
– Алдама! Ректор үзе шалтыратты. Күпме мине оятка калдырып йөрерсең
икән син?! Укыйсың килмимени?
Навил чыраен сытты:
– Нишләп килмәсен.
– Кайда йөрдең?
– Бөтенесен сөйлиммени?
– Кайда кундың атна буе?
– Дусларда.
– Син кайчан азгынлыктан туктыйсың?
– Ник кайтып кермәс борын ябырыласың соң син миңа?! – дип көтмәгәндә
тавышын күтәрде Навил.
Бу малайдан инде тәмам туйса да, Хәлилә аны барыбер кызгана. Әтисе
төпле, акыллы, җитди кеше. Әгәр дә Навил тулы гаиләдә тәрбияләнсә, Мәҗит
кебек булмас идемени? Әнә бит ул төс-биткә, кыяфәткә әтисенә ничек охшаган.
Әтисе кебек үк базык гәүдәле, бераз кәкрерәк аяклы. Чырае да Мәҗитнеке –
җәйпәк борын, юка иреннәр, шакмаклы ияк, куе кара чәч. Әтисеннән аермалы
буларак, башы гына бәләкәй һәм чем-кара күзләре бер-берсенә чамадан тыш
якын урнашкан. Һәм инде холкы һич кенә дә әтисенекенә охшамаган.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
15
Беркавым ата белән улның әрләшүен тамаша кылып тыңлап утыргач,
Хәлилә ике якның да чамадан тыш кайнарлануын чамалап, телгә килде:
– Навил, балакай, атаң әйткән сүзне инкарь итмә. Егерме бер яшь бит
инде сиңа. Сиңа яхшылык кына телибез бит, шуны аңламыйсыңмыни? Утыр,
ашарга салам.
Навил өстәл янына утырды һәм:
– Ашыйсым килми, – диде. – Кайтып керү белән талый башлагач, нинди
аппетит булсын!
– Юынып чык та ятып йокла! – диде Мәҗит усал тавыш белән. – Кыяфәтең
эт ялаган төсле.
– Хәлилә апа, чәй яса әле, – диде Навил, чак кына ишетелерлек итеп.
Чәен теләр-теләмәс кенә эчеп утырган Навилгә ике яклап нотык укып,
бусагада Рәмис белән Мәликәнең пәйда булганын абайламый да калдылар.
– Менә без дә кайтып җиттек! – диде Рәмис ишек катыннан тантаналы
тавыш белән.
Мәликә каушавын һич җиңә алмыйча, көчкә:
– Исәнмесез, – дип әйтә алды.
– Менә, таныш булыгыз, минем Мәликәм шушы инде.
Хәлиләнең шатлыгы ташып чыкты:
– Исәнмесез, исәнмесез. Әйдә, кызым, уз. Рәмис синең турыда көн саен
сөйли, – диде ул, кызның курткасын үзе элеп. – Мин сине нәкъ шушындый
итеп күз алдыма китергән идем, сөбханалла. Әйдә, уз, кызым.
– Мәҗит Нәҗипович булам, – диде гаилә башлыгы.
Мәликә чак кына баш иеп җавап бирде.
– Монысы минем улым Навил, – диде Мәҗит, тавышындагы усаллыкны
яшермичә.
Навил исә эреләнеп, кирәгеннән артык кылану белән:
– Навил Мәҗитович булам, – диде. Шуннан соң чәен шопырдатып эчеп
куйды да: – Туйны кайчангарак планлаштырасыз? – дип, пырдымсыз сорау
бирде.
– Телеңә салынма! – дип ысылдады Мәҗит.
Навил күзләрен әйләндереп башын читкә борды:
– Бу фатирда һава кими бара...
Рәмис, малайның тәрбиясезлегенә ригаясез була белсә дә, бу юлысы аны
урынына утыртырга кирәк тапты:
– Монда һава җитмәсә, Уфаңа кайтып китәрсең.
– Белә-ә-әм миннән туйганыгызны, – дип киерелеп куйды Навил.
– Туярсың да. Синең дорфалыгыңнан, пырдымсызлыгыңнан инде сару
кайный башлады, – диде Рәмис коры гына.
Хәлиләнең куанычы эченә сыймый, шуңа күрә боларның әйткәләшүе эчне
пошырса да, күңелдәге шатлыкны таркатырлык түгел иде.
– И балалар, кунак янында әйткәләшеп утырмагыз инде, – диде ул, ягымлы
итеп.
– Мәликә кунак түгел, ул инде безнең гаилә кешесе, – диде Рәмис, әнисенең
канатлануыннан зур канәгатьлек белән.
Өстәл янына утырышканда, Хәлилә үзалдына:
– Күз генә тимәсен, – дип куйды.
Навил моны ишетте һәм кулларын як-якка җәеп киерелеп куйды да:
– Минем күзем тигәнче ятып йоклыйм әле мин, – дип көлемсерәде. – Минем
ХИРУРГ
16
күз тисә, кешенеке ише генә булмас, – дип өстәде дә кет-кет көлә-көлә йокы
бүлмәсенә кереп китте.
Рәмис Мәликәнең кулына кагылып алды:
– Игътибар итмә кыргыйга, аның сөйләшү манерасы шундый.
Мәҗитнең күңелендә исә буран купкан иде инде. Урыныннан торып, ул:
– Мәликә, мин бик шат сезнең белән танышуыма, – диде һәм, Хәлиләгә
карый-карый, җиңел пәлтәсен, эшләпәсен киде. – Минем барып кайтасы
җирем бар.
– Кая җыендың? – диде Хәлилә, аптырап.
– Ректорны барып күрим әле. Җан тыныч түгел.
Өчесе генә калгач, Мәликә иркен сулап куйды.
– Мин бик шат, – диде Хәлилә, тәлинкәләргә пилмән салганда. – Кызым,
син тартынып утырма. Кайчан безгә күрсәтәсең Мәликәне дип, Рәмиснең
теңкәсенә тидем инде мин.
Рәмис көлә-көлә әнисенең кайчан өйләнәсең инде дип, көн саен бәйләнүен,
һәр иртәнең шул сорау белән башлануын һәм һәрбер кичнең шул сүз белән
тәмамлануын әйтеп куйды. Шуннан соң өйләнешү турында һәм яшь гаиләләр
хакында төрле мәзәк хәлләрне сөйләштеләр, хәтта бер-ике анекдот та әңгәмәдә
урын алды.
Өйгә бәйрәм төсе керде. Кичке аш җан ризыгына әверелде.
Ана үзенең улы белән булачак киленгә карап сокланып туймады. Әңгәмә
дә бер артык сүзсез, ниндидер табигый агым сыман талгын гына акты. Өч
үзәктән саркыган күңел тынычлыгы бу йортта мәңгелек иминлек урнаштырыр
һәм монда беркайчан, бернинди кайгы-хәсрәт, михнәт-афәт керә алмас сыман
тоелды. Өч сәгатькә якын вакыт өч минуттай сизелми дә үтеп китте. Рәхәт
вакытның үтеп китүе сизелми шул. Бәхетле минутлар, якты көннәр бик тиз
үтә ул – сизми дә каласың. Әллә соң гомер тиз үтмәсен дип, Ходай бәхетле
көннәрне аз бирәме кешегә? Хәер, бәхетне кайда, кайчан, нәрсәдә табасың,
Ходай кушканның кай төшендә үзеңне бәхетле тоясың – һәр кешенең үзеннән
тора түгелме? Туганнан бирле, гомер кояшы баеганчы, рәхәт чигеп кенә, гел
кәеф-сафа корып, бәйрәм итү насыйп булса, яшәмәгән дә төсле булыр идең.
Кайгы-хәсрәт башыңа төшсә генә, вакытны чын-чынлап тою һәм гомереңнең
юлын, бормаларын, сикәлтәләрен, чорларын хәтерләү мөмкиндер.
Бу кич бик якты булып чыкты, хыял-ниятләр омтылган киләчәкнең ерак
офыкларына кадәр сузылды аның яктылыгы.
Мәликәнең куна калырга теләмәвенә генә бераз аптырадылар. Әмма кызны
аңлап була – читенсенә, ояла. Бу аны яхшы яктан күрсәтә торган сыйфат лабаса.
Мәликәне илтәсе булганга, Рәмис машинасын җайлабрак куйыйм дип
чыгып киткәч тә, ана белән Мәликә арасында бернинди уңайсызлык сизелмәде.
Алай гына да түгел, Мәликәгә Хәлилә белән генә калгач, тагы да рәхәтрәк
булып китте. Рәмиснең әнкәсен инде ярата ук башлады ул. Үз кешеләр алар,
үз кешеләр.
Мәликә игътибар итте: Хәлиләнең йөзе мөлаем, тавышы да матур. Сүзләрен
көйгә салып әйтә шикелле, сөйләгәндә, һәр җөмләсе җанга ятыш килеп чыга.
– Берүк, Алла кушып, бәхетле булыгыз, балакайлар, – диде ул, никтер
әле генә улы чыгып киткән ишек тарафына карап. – Улымның өйләнүен
түземсезлек белән көтәм инде мин. Язмыш бик бормалы булды да, күңел гел
тынгысызланып тора, тизрәк улымның үз гаиләсе булуын телим.
Хәлиләнең ихласлыгыннан Мәликә хәтта артык кыюланып та китте:
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
17
– Сез үзегез Рәмиснең әтисе беән өйләнешергә дә өлгерә алмагансыз икән,
– дип әйтеп ташлаганын үзе дә сизми калды.
Телен тыя алмаганга үкенеп куйды, әмма Хәлиләгә авыр тәэсир итмәгәнне
күреп, шундук тынычланды.
– Әйе шул. Васил белән никах укытырга өлгермәдек. – Хәлиләнең
тавышында матур тембрлар югалмады, бары тик тирәннән калыккан якты
сагыш төсмерләре генә өстәлде. – Никахсыз килеш бала тапкан икән дип
гаҗәпләнүең дә ихтимал. Илнең асты өскә килә башлаган чак иде... Бик ярата
идек без бер-беребезне... Тормыш ыгы-зыгысында бер-беребезне югалтудан
курыктык. Мин авырга уздым... Ә теге көнне... Васил бергә эшли торган дусты
белән кемнеңдер туган көнендә иде. Йөкле икәнемне белгәч, мин аңа елап
шалтыраттым. Ул вакытта кесә телефоннары юк иде әле... Шул фатирның
телефон номерын белә идем. Шалтыраттым. Васил, машинасына утырып,
минем янга чапкан... Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда,
тәгәрмәче ычкынып, баганага бәрелгән.
Азагы тетрәндергеч, фаҗигале булуга карамастан, вакыйганың романтикасы
да юк түгел иде. «Баланы сакларга ничек батырчылык иттең?» – дип, чак кына
сорамый калды ул. Ә Хәлилә аның нинди соравы туганны, әлбәттә, сизенде
һәм яңгырамаган сорауга җиңел генә җавап итеп әкрен генә аңлатты:
– Әти-әнидән шактый эләкте миңа. Капма-каршылыклы тәкъдимнәр ясый-
ясый, бик каты орыштылар. Минем белән бергә кайгырдылар да. Ә Рәмис
тугач, бернинди шелтә калмады. Васил белән безнең бер-беребезне ничек
яратканыбызны алар бит күреп-белеп тордылар. Без Дәрвишләр бистәсендә
яши идек, үз йортыбыз белән. Мин тегүчегә укыган идем. Әти-әни ярдәменнән
башка, бала белән, аякка басу мөмкин түгел иде. Баланы саклап калуыма
сөенеп туймыйм. Күз генә тимәсен берүк улыма. Сигез ел иргә чыгу турында
уйламадым. Менә, Мәҗит очрагач, ышанычлы кеше икәненә инангач, Рәмискә
дә мөнәсәбәте яхшы булгач, аңа чыктым инде. – Хәлилә сөйләүдән туктап,
хәл алды. – Әмма егерме ел эчендә Рәмис аңа бер генә тапкыр да әти дип
эндәшмәде. Гел исем-отчествосы белән генә атады. Әтисе һәлак булганда
карында гына иде югыйсә, әмма үз әтисен бер тапкыр да күрмәгән килеш,
аны сагынып яши, балакаем. Үсмер вакытында ук: «Ник Мәҗиткә әти дип
эндәшмисең инде, улым?» – дигәч, «минем үз әтием бар, ул мине каяндыр
гел күзәтеп тора», – дип җавап биреп мине шаккатырган иде. Мәҗит белән
очраштырганы өчен дә Ходайга гел рәхмәтләр укыйм. Мәҗитнең ярдәме белән,
берничә кеше җыелып, үзебезнең ательены ачтык. Ул хәзер минем шәхси
ательем. Элеккеге кебек керемле түгел, әлбәттә. Шулай да, кем әйтмешли,
«тамып тора» һәм, иң мөһиме – үземнең яраткан эшем бар. Мәҗит үзе әллә ничә
төрле бизнес белән шөгыльләнде, хәзер инде зур оешмада абруйлы вазифада.
– Хәлилә сөйләүдән туктап елмайды. – Балакаем, мин бик күп сөйлим бугай,
ялыктырмадыммы?
– Юк, – дип кенә әйтә алды Мәликә. Башка сүзе чынлап та юк иде, күз яше
генә бите буйлап муенына төшеп эреде.
Әйтерсең лә, боларның тынып калуларын гына көткән – йокы бүлмәсеннән
күзләрен чекрәйтеп, аякларын көчкә сөйрәп, Навил чыкты.
– Башкалар кайда? – дип сорады ул тыңкыш тавыш белән.
– Әтиең ректор янына китте, Рәмис машинасын күчереп куярга чыкты.
Навил чәйнектән чынаякка су салып, голт-голт иттереп эчте дә:
– Хәлилә апа, ике мең сум бир әле миңа, – диде.
ХИРУРГ
18
– Әтиең биш мең биргәние бит, бетте дәмени?
– Биш мең акчамыни ул? – дип мыгырдады Навил.
– Әтиең рөхсәт итсә генә бирәм.
– О-о-о, алайга калгач, булмый икән. Яратмыйсыз сез мине, – диде Навил.
– Оят түгелме алай дияргә! Болай да сине өф-өф итеп кенә торабыз бит
инде. Шалтай-балтай йөрүдән туктарга кирәк. Әтиеңнең сүзенә колак сал,
сиңа бит инде егерме бер яшь, акыл керер вакыт.
– Ярар, син дә миңа вәгазь укыма инде, әтинеке дә колакта гел чыңлап
тора, – диде Навил һәм беравык Мәликәгә текәлеп карап торганнан соң, янә
йокы бүлмәсенә кереп китте.
– И бала, бала, – дип авыр сулап куйды Хәлилә. – Уфада әнкәсенең теңкәсенә
тиеп үскән, хәзер монда әтисенең җелеген суыра. Аны гаепләп тә булмый бер
карасаң. Мәҗит гаиләсеннән киткәндә, аңа бер яшь кенә булган. Атасыз үскәч,
ачу-үпкә күңеле тутыруктыр инде.
«Ата булуы-булмаудан гына тормыйдыр инде ул, – дигән уй белән Мәликә
бер ноктага текәлде. – Әнә бит, Рәмис тә әтисез үскән...»
Хәлилә аның ниләр уйлаганын аналарга хас акыл зирәклеге белән аңлады.
– Рәмиснең әтисе үзе дә бик әйбәт егет иде, – дип, күз яшен сыпырып алды
ул. – Егерме дүрт яшендә харап булды шул Василым.
Мәликәнең уйлары кинәт башка юнәлеш алды, аның үтә җитдиләнеп
китүенә Хәлилә хәтта гаҗәпләнеп тә куйды.
– Гел тыныч, имин генә яшәүчеләр бар микән ул? – диде Мәликә, авыр
сулап. – Ә менә мин үзем әти белән әни аерылышканга сөендем. – Хәлилә
артык сораулар биреп тормады, кыз үзе сәбәбен әйтте: – Әтием авыр, каты
холыклы кеше булгангадыр инде. Ләкин, ничек кенә булмасын, әтиемне
барыбер яратам, сагынам.
Әтисендә рак булуы ихтимал икәнне, Рәмискә бу хакта әйткәнен һәм, кирәк
булса, операцияне үзе ясаячагын тыңлагач, Хәлилә:
– Алла рәхмәтеннән ташламасын берүк, – диде. – Операция кирәк булса,
аны, әлбәттә, Рәмис ясарга тиеш.
Кәефләр сүрелә башлаган мәлдә ишек ачылганы ишетелде. Бу Рәмис
иде.
– Ничек, уртак тел табып буламы? – диде Рәмис кергән уңайга, елмаеп.
– И-и-и, мондый затлы кыз белән ничек уртак тел табылмасын, – диде
Хәлилә шат тавыш белән, күңел халәтенең очрашкан минутлардагы хәленә
кинәт күтәрелгәненә куанып. – Хәзер табынны җыештырам да, рәхәтләнеп
сөйләшеп утырырбыз.
– Мин булышам, – дип, Мәликә җәһәт кенә урыныннан торды.
Алар икәүләшеп табын җыештырып, аннары табак-савыт юарга киткәч,
Рәмис үзен дөньяда иң бәхетле кешедәй хис итте. Өйләнешкәч, алар гел бергә
булачаклар бит. Кухня тарафыннан ана белән булачак киленнең тонык кына
ишетелгән сөйләшкәне, табак-савыт шалтыравы, нидәндер кызык табып көлеп
куюлары – моннан да күңеллерәк, якынрак җылы авазларның булуы мөмкинме
хәзергесе вакытта!
Мәхәббәт бар икәнне кеше белә, ләкин мәхәббәтнең нәрсә икәненә
беркемнең дә әле төшенгәне юк. Илһам, күтәренкелек, тибеп тимер өзәрдәй
көч – болар барысы да хас Рәмискә дә. Соңгы вакытта аның күңеленең
бер өлеше гел Мәликә янында. Башта кайнаган бихисап уйларның очы аңа
барып тоташа. Әмма мәхәббәт вак-төяк проблемалардан арындырса да, бу
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
19
якты хис игътибарны көн саен үзенә тартып, вакытны күп ала, төп эшкә
кайчак хилафлык та китерә. Кайвакыт профессия белән мәхәббәте арасыннан
кайсысын сайларсың дип, үзенә-үзе сорау бирә дә, җавапның Мәликә ягына
авышканын тоеп, бераз шүрләп тә куя. Мәликәдән башка киләчәген күз
алдына да китерә алмый ул хәзер. Аны югалтудан курку, көнләшү кебек
хисләр дә еш калка. Юк кына сәбәпләр аркасында аралар бозылып куйган
чаклар да булмады түгел. Мәхәббәт көчлерәк булган саен, бер-береңә каты
бәрелү – ниндидер сәер закончалык ул. Мәхәббәт газапсыз яши алмый.
Элек-электән мәхәббәт турында язылган әдәби әсәрләрдә газап, кайгы, күз
яше, кан зур урын алып тора. Әсәрнең азагы уңай булган сурәттә дә, башта
бәла-казалар, төрле михнәтләр аша үтәргә туры килә. Кыскасы, мәхәббәт
түп-түгәрәк бәхет түгел, мәхәббәт – бер төргәккә ныклап төрелгән газап
белән бәхет ул.
Ни гаҗәп, Мәликәне ул тумыштан ук белә кебек. Әйтерсең лә алар бу
Әбелхәят кочагында мәңге булганнар һәм бер-берсен белгәннәр. Алай гына
да түгел, гүя алар бер-берсе өчен туганнар, күз-акыл белән тотып күреп
булмаган могҗизалы бер яссылыкта хәтта бербөтен булып яралганнар. Кешеләр
яртышар-яртышар килә дөньяга, диләр. Бер-берсе өчен яралгач, ничек яртышар
булсын инде алар! Алар – бербөтен, ул проекцияне күрер өчен күзәтү ноктасын
гына табарга кирәк.
Барча кешеләр өчен бер үк табигать законнары, инсаниятнең уртак
кануннары хөкем сөрә. Күңел сизә: алда сынаулар, киртәләр, газаплар булмый
калмас. Тормыш тигез генә бармый, яшәешнең якты көннәре – караңгы
көннәрдән арынган мизгелләр генә ул.
Нишләп әле уйлар кинәт кояшсыз, болытлы тарафларга таба әйди? Җирдәге
яшәешнең асыл-нигезендә фаҗига яткангадыр, күрәсең. Рәмис хирург
хезмәтендә әле озак эшләмәде, әмма шул дәвердә ул инде кешеләрнең дөньяга
шатлык-бәхет өчен генә килмәгәненә инанды.
Бала чакта, үсмер вакытта кеше театр пәрдәсе ачылганны көтеп утыручы
тамашачыны хәтерләтә – шатлык белән, илһамлы киеренкелек кичереп, сәхнәдә
кайнаячак тамашаларны, кызык вакыйгаларны көтә ул. Ярый әле нәрсәләр
буласын алдан белми. Киләчәкне белмәү – үзе бәхеттер, мөгаен.
Язмыш бөтенләй көтмәгән яктан китереп суга ала. Кешеләр арасындагы
элемтәләрнең дә кай төшендә иң нечкә урыннары барын алдан ничек беләсең?
Бер-береңне югалтуны да алдан күрү мөмкин түгел. Хыянәт тә ерак йөрми бит
әле. Мәхәббәт булган җирдә хыянәт тә ач шакал кебек шул тирәдә иснәнеп
йөри. Нишлисең бит, фәрештәләр булган җирдә иблисләр дә оя кора.
Шуңа күрә илһамлы минутларда да караңгы уйлар кара кошлар сыман аң
күгендә уйнаклап очалар. Ә яшәү дәвам итә. Син фәкать шул агымда йөзәсең.
Яшәеш дәрьясында агымга каршы йөзү мөмкин түгел. Үткән көнне дә фәкать
анализлый гына аласың, аны үзгәртә дә алмыйсың һәм аңа кире кайту юлы да
ябык. Хыяллар, өметләр киләсе көнгә әйди, күңел шунда талпына. Ә бүгенге
көн, хәзерге мәл кичәге белән иртәгәсеннән башка була алмый. Бүгенге көннең
ике төп нигезе бар – кичәге көн һәм иртәгәсе көн. Хәзерге мизгел үткән
мизгелләрнең дәвамы, бу мизгелдән соң шундук киләчәк башлана.
Бу ямьле кичтә мондый уйларның башта чуалуы һич тә гаҗәп түгел.
Әйе, бәхетле кич бу, ләкин... Әгәр дә тормышта кайгылы көннәр булмаса,
бу бәхетле мизгелләр насыйп булыр идемени, ягъни бу мизгелләрнең бәхетле
икәнен, чагыштырмыйча, аңлар, тояр идеңмени?
ХИРУРГ
20
Мәликәне озата китәр алдыннан Рәмис әнисенә: «Мин кайтканчы йокларга
ятма», – диде.
Хәлилә инде машина күздән югалгач та, шактый вакыт тәрәзә яныннан
китмәде. Ул, шкафның тартмасын ачып, саргая төшкән фоторәсем алды. «Менә,
улыбыз өйләнә», – диде ул, күз яшен яулык почмагы белән сөртеп.
Ишек ачылып, Мәҗитнең корык-корык йөткергәнен ишеткәч, Хәлилә
фоторәсемне урынына куярга җитешә алмады, тиз генә шкаф өстендәге япма
астына тыгып куйды.
Мәҗит кергәч, бер сүз дәшми, диванга сеңде дә шактый вакыт үз уйларына
чумып торганнан соң гына, ниһаять:
– Яшьләр кая? – дип сорады.
– Рәмис Мәликәне илтә китте, Навил йоклый. Күрдеңме ректорны?
– Өендә булдым, – дип чыраен сытты Мәҗит. – Шулхәтле читен, уңайсыз.
Бу малай миңа инфаркт ясый инде.
Йокы бүлмәсеннән тагын Навил килеп чыкты – хәмерне күп кабул иткән
булган, күрәсең, сусавын баса алмый интегә – бу юлысы суны стаканга салып
тормады, графиннан гына эчте.
– Малай, иртәгә сәгать тугызда ректорга кер, – диде Мәҗит, аңа карамыйча
гына.
– Ярар, – диде Навил илтифатсыз кыяфәт белән.
– Тагын укуыңны калдырсаң, синең өчен йөрмәячәкмен. «Травка»
тартуыңны ташламасаң, үзем полициягә тапшырам сине.
– Рәхмәт. Логичное продолжение – әни белән мине ташлап киттең, атасыз
үстем, хәзер үз кулың белән төрмәгә утыртырга чирканмыйсыңмы?
– Телеңә салынма, мөртәт! – дип кыҗрады Мәҗит. – Киләчәгең турында
уйла! Сиңа яхшылык кына телибез барыбыз да!
– Әйе, телисез... – дип мыгырдады Навил һәм йокы бүлмәсенә кереп китәргә
ашыкты.
Хәлилә Мәликә белән танышу шатлыгыннан арынмаган иде әле.
Күңелендәге бәйрәм төсен Мәҗиткә дә иңдерәсе килде аның.
– Ярар, тынычлан инде, – диде Хәлилә, янәшә утырып.
– Нишләргә инде моның белән, белгән юк, – дип башын чайкады Мәҗит.
Шуннан соң ул торып шкафтан шешә алды, рюмкага салып шундук эчеп
тә куйды. Хәлилә тиз генә кухнядан тәлинкә белән салат алып килде. Ничек
булса да, иренең кәефен күтәрәсе килде аның. Мәликә турында кат-кат сүз
башлап карады, әмма Мәҗитнең исе китмәде, пүтсез малаеның проблемалары
белән башы каткан иде.
– Болай булмый... – дип, кат-кат кабатлады ул, салат ашый-ашый.
– Ярым ятим булгач, анасы нык иркәләгән аны, – диде Хәлилә һәм шундук
сорап куйды: – Мәликә ошадымы сиңа?
Мәҗит тиз генә җавап бирмәде, кашларын җыерып уйланып торды.
– Болай ипле, тәрбияле кызга охшаган, – диде ул, ниһаять. – Аспирантурада
укыймы әле ул?
– Әйе. Киләсе елда тәмамлый инде. Кандидат биологических наук булачак,
– диде Хәлилә үз баласы өчен горурланган сыман илһамлы тавыш белән. –
Укый да, эшли дә инде – көллияттә укыта. Миңа бик ошады бу кыз.
Мәҗитнең исә үз фикере бар иде:
– Дөресен әйткәндә, Рәмискә гадирәк кыз кирәк, – диде ул. – Рәмис үзе акыллы,
югары интеллектлы кеше. Аңа күзенә генә карап торучы иптәш кирәк, минемчә.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
21
Хәлилә дәшмәде. Иренең сүзе белән килешмәвен белдереп торудан мәгънә
юк. Ул инде үзе өчен төгәл фикер билгеләгән иде – ике укымышлы кеше
бер-берсен яхшырак аңлаячак. Рәмис сайлаган кыз, күренеп тора – инсафлы,
әдәпле. Бәхетле генә булсыннар!
Мәҗит тагын бер рюмка эчкәч:
– Ятабызмы? – дип, шешәне шкафка куйды.
– Син ят, мин Рәмиснең кайтканын көтәм.
Хәлилә улының кайтуын түземсезлек белән көтте. Соңгы вакытта
рәхәтләнеп күзгә-күз карашып сөйләшкәннәре дә юк ана белән улның. Көн
саен күз алдында булса да, газиз улына ниндидер бик әһәмиятле һәм кирәкле
сүзләрне әйтү ихтыяҗы бар ана күңелендә. Нинди сүзләр – үзе дә анык кына
аңлата алмый. Әмма бар һәм бик күп әйтер сүзләре. Алар иксез-чиксез, гомер
буена әйтеп бетерерлек түгел.
Рәмис озакламый әйләнеп кайтты. Бер сүз катмаган килеш, әнисенең җылы
карашыннан аңлады – Мәликә ананың күңеленә хуш килгән, бик ошаткан ул
аны, үз иткән. Хәтта яратырга да өлгергән – йөзенә чыккан бит инде!
Шулай да, кем әйтмешли, «фурмы» өчен генә:
– Нәрсә әйтерсең, әни? – дип сораган булды.
– Бик инсафлы икән Мәликәң. Пар килгәнсез, улым, – дип җавап бирде
Хәлилә.
Башка фикерне көтмәгән дә иде Рәмис.
– Синнән дә яхшы кеше юк, әни, – диде ул, ягымлы итеп. – Сиңа ошаячагын
мин алдан ук белдем.
– Нык ошагач, күз тию дә бар. Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Әтиең белән
бер-беребезне яратуыбыз бик күпләрне көнләштерде. Кеше бәхетен гафу итә
алмаучы кешеләр һәрвакыт була. – Ул әлеге дә баягы саргылт фоторәсемне
япма астыннан алып, улына сузды. – Әтиең белән мине бергә күргән һәр кеше
таң кала торган иде – нинди матур пар дип. Күз тидергәннәрдер.
Рәмис әнисеннән фотоны алып, мөгаен, әллә ничә меңенче мәртәбәдер,
текәлеп карап торды.
– Минем буй-сыным әтинеке шикелле... – дип куйды ул.
– Күбрәк миңа ошасаң да, дикъкать белән карасаң, әтиеңнең чалымнары
бик күп синдә. Атлап йөрүләрең, хәрәкәтләрең – аныкы. Чәчең – нәкъ аныкы.
Чәнти бармакларың да аныкы шикелле чак кына кәкрәеп тора.
Рәмис әнкәсенә карап елмайды.
Әйе, Хәлиләнең туры борыны, гел елмаеп торган кебек кысыграк күзләре,
йөзнең чак кына кара-сарылыгы Рәмискә күчкән булса, Хәлилә әйтүе буенча
гәүдә, атлап йөрүләре – әтисеннән.
Хәлиләнең кайчандыр коңгырт чәче инде агарып килә. Зифа буй-сыны да
фоторәсемнәрдә генә саклана, соңгы вакытта бигрәк тә тазарыбрак китте.
Барыбер Рәмис өчен иң матур, иң гүзәл зат, иң кадерле, иң нык яраткан
кеше – әнкәсе!
Мәликәнең әтисе турында да сөйләштеләр. Аны монда алып килүне
әнисенең хуплавын да Рәмис алдан белеп торды, башкача мөмкин түгел иде.
– Андый авыр диагноз булгач, янына бәлки Мәликәнең әнкәсе дә килер,
– диде Хәлилә. – Аерылган булсалар да, кайчандыр бер гаилә булганнар бит.
– Мәликә хәбәр итсә, бәлки, килер дә.
– Улым, соңгы вакытта эшең турында бик сөйләшмисең.
– Ул бөтенләй башка дөнья, әни. Микроскоптан күргәннәрне физик-галим
ХИРУРГ
22
гади кешеләргә ничек сөйләп аңлата алсын? Ул микроскоп астындагы дөньяны
үз коллегаларына гына фәнни-гыйльми телдә аңлатып язарга мөмкин. Минем
эшем турында да шулай дияргә була.
– Коллегаларың турында элегрәк еш сүз ката идең.
– Мөнәсәбәтләр бик катлаулы бездә. Күбрәк эшләгән саен, кешеләрне
якыннанрак беләсең. Кайберләре турында фикер әйтү дә кыен, кайсыларын
телгә дә аласы килми. Күңелгә хуш килгәннәре хакында сөйләсәң, мактарга
кирәк, ә мактау, син әйтмешли, күз тидерергә мөмкин...
Ә шулай да эштәге бер кеше турында аның сөйләшәсе бик килә.
– Әни, Илзирәне хәтерлисеңме? – диде ул, сынаулы караш белән әнисенә
текәлеп.
Хәлиләнең йөзе тагы да яктырыбрак китте:
– Балачак дустыңнымы?
– Нәкъ шуны.
– Ничек инде хәтерләмәскә! Сез бит гел бергә идегез. Очраттыңмы әллә аны?
– Очраттым гына түгел, мин аны үзебезгә эшкә керергә күндердем. Ул
поликлиникада эшли иде. Андагы хәлләрдән туйган. Ул да бит гаделлек
өчен көрәшә торган зат – минем сыман. Җитәкчеләр белән сүзгә килгән. Ни
өчен икәнен әйтмәде, мин дә төпченмәдем. Үзебезгә чакырдым, урнашырга
булыштым. Читтән торып медицина университетын тәмамлый, киләсе елда
диплом алачак.
– Заочный бүлек медицина университетында юк түгелме соң?
– «Социальная работа» дигән бүлек бар, анда читтән торып укырга мөмкин.
Илзирә шуны тәмамлый.
– Бик әйбәт кыз иде. Үзгәргәнме?
– Юк, шул килеш. Андый гүзәл кеше тора-бара үзгәргән сурәттә дә
затлылыгын җуймый. Күзләренә генә тирән сагыш кунган.
– Кияүгә чыккандыр?
– Чыкмаган.
Кайчандыр Илзирәнең кем беләндер гаилә корырга маташканын ишеткәне
булса да, Рәмис бу турыда әнисенә әйтеп тормады. Тиз аерылышканнар алар.
Илзирәнең кияүгә чыгарга җыенганын ишеткәч, Рәмиснең эче пошкан иде.
Соңгы вакытта элемтәләре булмаса да, Илзирә аның уеннан чыкмады, иң якын
кешеләрнең берсе булып кала бирде.
Илзирә күрше йорт кызы иде. Алар бер балалар бакчасына йөрделәр, аннары
бер мәктәптә, бер класста укыдылар. Бала чактан ук бер-берсенә тартылу
көчәйде. Яшерен-батырын түгел, алар яратыштылар. Әмма өлкән классларда
Рәмискә романтика кирәк иде. Илзирәгә ул, гашыйк икәнен аңласа да, «җирдә»
яшәүче гади кыз итеп карады. Мәхәббәт өчен башка төрле, хыялларда гына
очрый торган «күктән иңгән» гүзәл зат кирәк иде аңа ул вакытта. Хәзер генә ул
чакларның кадерен, үсмер чактагы саф хисләрнең кыйммәтен аңлый башлады
Рәмис.
Ә бит Илзирәнең әбисе янына авылга кунакка кайткач, Рәмис үзенә карар
кабул иткән иде – алар гомергә бергә булачак. Бу хакта авыз тутырып әйтмәсә
дә, Илзирә аның хисләрен аңлаган иде. Рәмис үзе дә Илзирәнең мәхәббәтен
җаны белән тойган иде югыйсә.
Алар икесе дә медицина юлын сайладылар. Рәмис: «Университетка
документларны бергә бирик, бергә укырбыз», – дип өндәп карады, ләкин
ул вакытта Илзирә югары уку йортына кереп карарга җөрьәт итмәде,
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
23
имтиханнарны бирә алмам дип курыкты. Шулай итеп, Рәмис университет
студенты булды, ә Илзирә медсестралар әзерли торган көллияткә керде.
– Ата-анасы да бик ипле кешеләр иде, – дип Хәлилә улын уйларыннан
арындырды. – Алар башка районга күчкәннән соң, бер тапкыр да очраганнары
юк.
– Һаман да Оргсинтезда эшлиләр, диде Илзирә. Энесе дә шунда хәзер.
Егерме дүрт яшь кенә булса да, цех нәчәлнигенең урынбасары икән инде.
– Малайлары да бик акыллы иде шул. Илзирә, диплом алгач, сездән китәр
инде ул.
– Җибәрмим мин аны, – дип елмайды Рәмис.
– Егерме сигезгә кадәр нишләп кияүгә чыкмады икән – үзе чибәр, үзе
акыллы, үзе тыйнак. Сайлана микән?..
– Үз тиңен табалмыйдыр.
– Табар, Алла боерса. Менә син дә, ниһаять, үз тиңеңне таптың инде.
Ычкындыра күрмә Мәликәңне. Тигез гомер итәргә язсын берүк, ярабби.
Бәхетле була күрегез. Миңа оныкларымны сөяргә насыйп булсын. Менә шушы
якты халәттә кереп ятыйм мин, – диде Хәлилә һәм, улын аркасыннан сөеп,
йокы бүлмәсенә кереп китте.
5
Казанга килгән көнне үк Рәмис Котдус агайны стационарга яткырды һәм
бер ай эчендә тулы диагностика узарга ярдәм итте.
Аденокарцинома простаты. Гади тел белән әйткәндә – «рак простаты».
Беренче стадия. Капсуладан чыкмаган. Метастазалар күренмәде. Димәк,
радикаль операция ясарга ярый. Шуннан соң бу яман авыруга нокта куярга
мөмкин булачак.
Рак – җаннарны өшетә торган коточкыч сүз. Дәвалап булмый торган
чир, чишелмәгән сер. Иң төп сәбәбе билгеле түгел, асылына һаман төшенә
алмадылар әле. Дучар ителгәнлек, котыла алмау – бер уйлаганда, моннан
да куркынычрак тагын нәрсә булырга мөмкин? Әлегәчә аңардан һаман дәва
табылмады. Бу яман чиргә каршы көрәш дәвам итә, әмма чарасызлык дигән
төшенчә табиб белән пациент арасында һәрвакыт уяу тора.
Дөрес, аның механизмы аңлашыла шикелле – әйбәт күзәнәкләр зәгыйфьләре
һәм комсызлары белән алмашына. Бу агрессив клеткалар бернинди кирәкле
хезмәт күрсәтмиләр, әмма тиз үрчиләр, таралалар һәм организмны дөрес
яшәүдән мәхрүм итәләр. Шул агрессив күзәнәкләр аркасында, эчке әгъзалар,
тамырлар, нерв юллары урынына мәгънәсез, кирәксез тукымалар барлыкка
килә. Организм үзенчә көрәшә. Лимфалар системасы рак күзәнәкләрен
үтерергә тотына, бавыр аларны, үзе аша үткәреп, эшкәртергә маташа, бөерләр
фильтрация ясый, тир аларны тышка чыгарып ташлый. Әмма рак күзәнәкләре
нормаль күзәнәкләр белән чагыштырганда, бик гади вә әшәке. Андый гарип
күзәнәкләрне, әйбәтләренә караганда, «ясау» бик җиңел. Рак күзәнәген тудыру
өчен көч бик аз сарыф ителә. Ә бит туклану организмга тигез бирелә – әйбәте
дә, примитивы да бертигез ала ризыкны. Нәтиҗәдә, яман күзәнәк тизрәк үсә –
аны бары тик үз массасын үстерү генә кызыксындыра. Үзенә тиешле размерга
үскәч тә, аңа һаман туклану килә тора – димәк, аңа үрчисе генә кала.
Сәламәт организм ул хәшәрәтне тиз генә чыгарып атарга да мөмкин. Ә
карт, хәлсез организм моны булдыра алмый.
Шунысы да бар: рак күзәнәкләрен төзү җиңелрәк, моның өчен азрак хезмәт
ХИРУРГ
24
кирәк. Шуңа күрә, организм ялкаулыкка сабыша һәм кирәк нәрсәне түгел,
ясарга җиңелне үрчетә башлый.
Дәвалау ысуллары соңгы вакытта шактый төрлеләнде, яңа дарулар
чыгып тора, җиһазларның яңалары кайта. Ә шулай да төп ысул бердәнбер
– организмның гомуми куәтен кинәт күтәрү – көрәшә алсын өчен. Чит-ят
күзәнәкләрне «ашау», бетерү зарур, шулай гына җиңәргә мөмкин.
Ә бит үз көчләре белән бу яман чирдән котылу мисаллары шактый. Әнә, бер
агай, яман шеш барлыгын белгәч, берүзе ялгыз корабта Җир тирәли сәяхәткә
чыга. Җир шарын океаннар аша әйләнеп чыккач, табиблар шаккатканнар –
ракның эзе дә калмаган бу агайда.
Рус язучысы Солженицынны кара син. Аңа да бит яман диагноз куелган
булган. Ә ул үзенә мистика дәрәҗәсендә карар кабул иткән – үләргә ярамый,
яшәргә кирәк, чөнки башка кеше ерып чыгалмаслык зур эшне башкару
миссиясе бар аның!
Әйе, бөек эшләр кыласы бар дигән кискен максат кирәк, шул чагында кеше
җиңә – башкаларны да, үзен дә, хәвеф-хәтәрне дә, иң яман чирне дә.
Табиблар, хирурглар кешегә ярдәм итүчеләр генә, коткаручылар түгел.
Котдусның халәте операция көткәндә ничек булырга тиеш – шундый иде.
Куркыта, куркыта! Куркыта!!! Әмма ясатырга кирәк!
Илзирәнең елмаюыннан палата яктырып киткәндәй булды.
– Ничек хәлләр, Котдус абый?
Котдус әкрен генә торып утырды һәм аягына башмакларын киеп:
– Хәл шул бер көе, – диде. – Мине шушылай зурлап, монда алып килеп,
аерым палатага яткырып, әйбәтләп караганыгыз өчен рәхмәт инде.
– Рәмис Василовичка рәхмәт. Сөйгәненең әтисен ничек зурламасын инде
ул. Операцияне үзе ясаячак.
– Ул бик яшь кеше, мондый операцияләрне ясаганы бармы соң аның?
– Яшь булса да, ул – тәҗрибәле, абруйлы хирург. Аның һәр операциясе
уңышлы тәмамлана. Күз тимәсен. Аны хирургиябезнең өмете һәм киләчәге,
диләр.
Котдус кинәт кашларын җыерып, уйга калды:
– Рәмис Василович... Рәмиснең әтисе Васил исемле икән... Фамилиясе
ничек әле аның?
– Исламхузин.
Котдус үзалдына мыгырдавын дәвам итте:
– Теге Василның фамилиясе Гыйльметдинов иде...
– Кем ул?
Әйтерсең лә, Котдус бу сорауны көткән иде. Аңарда курку катыш сәер
илһамлану сизелде. Киеренке күтәренкелек иде бу, илһам да түгел...
– Әй Илзирә, кызым... Мин бу арада егерме тугыз ел элек булган вакыйганы
төшләремдә күреп саташам, – диде Котдус, чыраеннан газап саркытып. –
Операция алдыннан башка әллә нинди уйлар килә... – Ул кинәт пышылдап
өстәп куйды. – Кылган гөнаһым тынгы бирми.
– Гөнаһсыз кеше юктыр инде ул, Котдус абый, – диде Илзирә, пациентлардан
әллә нинди хатирәләр ишеткәнгә күрә, агайның мондый халәттә булуына бик
исе китмичә. – Менә бу ике таблетканы йотыгыз әле.
Ул чыгып китмәкче иде, әмма Котдус аны беләгеннән тотып туктатты:
– Тукта. Тыңла әле мине. Мин бик куркам. Операциянең үзеннән курку гына
түгел бу... Мин бер яман эш кылдым... Кылдым дип... дөресрәге, күзләремне
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
25
йомдым, күрмәмешкә, белмәмешкә салындым. Сиксән сигезенче елны Васил
исемле егет белән кооперативта эшләдек, йөк машинасы белән икәүләп, сату-алу
оешмасына Мәскәүдән чүпрәк-чапрак, кием-салым ташыдык. Васил «Жигули»
машинасы алган иде, шуның белән бәрелеп үлде. Чуйков урамыннан Ибраһимов
проспектына борылганда. Минем аркада харап булды ул, мин гаепле.
Илзирә агайның йөзе агарганны һәм кулларының калтырануын күреп, аны
тынычландырырга ашыкты:
– Котдус абый, хәзер аны уйлап ятма инде. Операциядән соң уйларсың.
Хәзер тынычланырга кирәк, – диде һәм чыгып китте.
Котдус караватка чалкан ятып, түшәмгә текәлде.
Ә Илзирә сестралар бүлмәсенә керде дә, өстәлгә терсәкләре белән таянып,
уйга калды.
Хәзер Рәмис керергә тиеш, Илзирә аны түземсезлек белән көтте. Болай
туры килү мөмкин микән?..
Киң итеп ишек ачылды һәм бүлмәгә йөзеннән шатлык сирпеп, язгы җилдәй,
Рәмис килеп керде. Илзирә хәтта сискәнеп куйды. Һәм ул чак кына: «Болай
булырга мөмкинме?» – дип сорап ташламады.
– Исәнме, Илзирә!
– Исәнме, – дип җавап бирде Илзирә, һаман уйларыннан арына алмыйча.
– Син килгәч, бу бүлмә яктырды. Белсәң иде, ничекләр шатмын синең монда
эшләвеңә, – диде Рәмис ихластан.
Аның бу сүзләре Илзирәнең, әлбәттә, күңеленә хуш килде.
– Чын әйтәсеңме? – диде ул, чын икәнен белсә дә.
– Чын-чын, чын әйтәм, чын әйтәмен, аппагым, – диде Рәмис чак кына
артистларча кыланып. – Дөресен әйткәндә, бер яктан мин чиксез шат синең
янәшә булуыңа, икенче яктан, мәктәп еллары, үсмер чак синең белән бәйле,
шуңадыр инде – күңел әллә нишләпләр куя. Нинди бәхетле чор булган ул!
Илзирәнең йөзенә моңсулык йөгерде:
– Мин дә ул вакытларны гел сагынып йөрим.
Аларның икесе дә: «Нишләп без гомер юлыннан кулга-кул тотышып
китмәдек соң?» – дип уйлыйлар. Нәкъ менә хәзер дә аларның һәр икесендә
андый уй бар – сүз белән әйтелмәсә дә, күз карашыннан барыбер күренә бит
ул. Балачак дуслыгы гына түгел, үсмер еллардагы якынлык кына да түгел, ә
бәлки, араларында тиз генә өзелмәстәй җепләр барлыгын икесе дә аңлый бит.
– Хәтерлисеңме, чыгарылыш кичәсеннән соң, икенче көнне әбиебез
авылына сине кунакка алып кайткан идем?
– Ничек хәтерләмәскә инде. Авылыгызның ямьлелеген, әбиеңнең җылы
күңелен, ул пешергән бәлешне онытырлыкмыни? Исәнме әле ул?
– Аллага шөкер, исән-сау. Синең турыда кайткан саен сораштыра: Рәмис
ничек икән, шалтыратмыймы, үзең шалтыратмыйсыңмы, өйләнде микән, дип.
– Нишләп син поликлиникада проблемалар туа башлау белән мине
тапмадың, яисә шалтыратмадың?
– Читенсендем. Беренчедән, син инде һаваларга күтәрелгәнсеңдер, дип
уйладым. Миңа өстән карарсың кебек тоелды.
– Нинди һавалар, ди ул?! Ничек инде өстән?! Башта укуга чумарга туры
килде, аннары профессиягә кереп китү авырлыгы дөньядан ваз кичәргә мәҗбүр
итте. Яшь хирург буларак, каушый-каушый эшкә керештем, аякка басарга
кирәк булды. Ә күңелемнән син беркайчан китмәдең. Ярар, менә, очраштык
бит. Барысы да тәртиптә бит хәзер. Минем янда сиңа җил-яңгыр тимәс.
ХИРУРГ
26
Илзирә – чын татар кызы. Коңгырт күзле, борын очы чак кына өскә
нәфисләнеп калкып тора. Кара куе чәчен толымлап, бәләкәй чакта да озын
иттереп үстерә иде ул. Елмайганда, яңакларындагы ике чокырчык килеп чыга
да, шул урыннарыннан үбәсе килә. Урта буйлы, тулган ай кебек түгәрәк йөзле
бу җылы кешенең тирәннән куе тембр белән матур тавыш чыгарып сөйләшүенә
игътибар итми калган кеше юктыр, мөгаен.
Илзирә моңсу елмайды.
– Синең монда урнашуыңа мин чиксез шат, – дип, инде әллә ничәнче
тапкыр кабатлады Рәмис. – Ярар, лириканы башка вакытта дәвам итәрбез.
Котдус абый ничек анда?
– Курка.
– Куркыр инде. Әле курыкмаган кешене күргән юк.
– Ул яшь чагындагы бер вакыйганы уйлап кайгырып ята. Имеш, аның
аркасында машинасы белән авариягә эләгеп, бергә эшләгән дусты һәлак булган.
Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. – Ул сынаулы караш
белән Рәмискә текәлде. – Синең әтиең дә шунда бәрелгән бит...
Рәмиснең йөзе кинәт караңгыланды:
– Әйе. Анда күп кеше авариягә эләкте, – дип бер ноктага карап торды ул.
– Урыны шундыйдыр, күрәсең. – Ул сәгатенә карап алды. – Ярый, мин аның
янына кереп чыгыйм әле.
– Бар, бар, булачак бабаң янына ничек инде кермисең...
Рәмиснең чыгып китүе булды, Илзирәнең ике як битеннән күз яшьләре
тәгәрәп төште.
6
Рәмис Котдус агай яткан палатага барганда, моңарчы булмаган дулкынлану
кичерде. Мәликәнең әтисе бит ул. Әллә язмыш сынап карыймы? Бөтенләй
көтмәгәндә, үзенчәлекле «имтихан» бирергә кирәкме? Мәликәнең әтисенә яман
диагноз куелып, монда килеп, Рәмис кулына эләгүендә ниндидер тирән сер
бардыр, бәлкем. Дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, һәр әйбер үз урынында
хасил була, һәр хәрәкәт үз вакытында башкарыла. Булачак кияү чын хирургмы,
яки ошбу хирург чын кияү булырлыкмы – шушы көннәрдә хәл ителә инде
дигән шаян уйдан Рәмис палата ишегенә җиткәч, хәтта көлеп куйды.
– Хәерле көн, Котдус әфәнде! – дип сәламләде Рәмис, палатага кергән
уңайга.
Котдус, гадәттәгечә, әкрен генә торып утырды:
– Исәнмесез, Рәмис Василович, – диде Котдус каушаудан бераз калтыраган
тавыш белән.
Рәмис Котдусның салкынча кулын кысты һәм кергән мәлдән үк пациентның
чыраен, кыяфәтен профессиональ күзлектән карап «өйрәнә» башлады.
– Ничек хәлләр? – диде ул көр тавыш белән.
– Мондый диагнозлы кешенең хәлен үзегез дә чамалыйсыздыр инде.
– Әлегә бернинди фаҗига күрмим. Канның оюы яхшы, йөрәк начар түгел.
Анестезиолог та организмыңа уңай бәя бирде. Иң мөһиме: метастазалар
табылмады. Простатаны алып ташлыйбыз да, ракны тәгаен онытырга
мөмкин булачак. Әмма риск бар. Риск һәрвакыт була. Диагностика вакытында
метастазалар юклыгын ачыкласак та, ракның аерым күзәнәкләрен безнең
күрмәвебез ихтимал. Шуңа күрә, тулы ремиссия турында берничә ел узгач
кына әйтергә мөмкин булачак. Син аңла: 100 процент гарантия беркем дә
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
27
бирә алмый. Медицина математика түгел ул. Әмма синең очракта шулай да
тулы ремиссиягә ышанам, ягъни прогноз яхшы... гәрчә рискка бер процент
калдырсам да. Аңлыйсыңмы – прогноз яхшы. Сөенергә кирәк! Прог-ноз ях-шы!
– Мәликә дә шулай, диде.
– Ул әйткәч һичшиксез шулай булачак! – диде Рәмис, елмаеп.
Чынлап та Мәликә әтисенә аз гына да охшамаган икән. Котдус – озын
гәүдәле, тар җилкәле, әмма гәүдәсенең аскы өлеше киң – «төптән юан»,
диләр андый кеше турында. Пеләш, арттагы чәче агарган. Яшькелт олы күзле,
күзләрендә гел сагаю саклана. Олы колаклы, тукмаграк борынлы, иягендә
миңе бар. Бөкрәебрәк йөри. Әнисенә охшаган икән Мәликә, әнисенә. Шушы
агайның Мәликә кебек чибәр, затлы кызы бардыр дип, чит кеше һич уйламас.
Котдус та хирургны җентекләп күзәтте һәм кыюлыгын җыеп әйтеп куйды:
– Мин бик шат кызымның шушындый егете булуына. Йөзегез ничектер
таныш шикелле. Кемнедер хәтерләтәсез кебек. Әллә сезне нык якын иткәнемә
шулай тоеламы?
– Бәлки. Дөресен әйткәндә, миңа еш шулай, диләр. Күрәсең, минем чырай
шундый универсальныйдыр инде, мине кемнәргә генә охшатмыйлар, – диде
Рәмис, көлемсерәп. – Котдус абый, бер-беребезгә «сез» дип түгел, «син» дип
эндәшик инде, яме.
Агайның йөзе яктырыбрак китте:
– Ярар.
– Аннары... Караңгы уйларны башыңнан алып ат. Гомереңнең якты
мизгелләрен уйларга тырыш. Кешенең башындагы уйлары организмга бик
каты йогынты ясый.
– Уйлар чакырып кына килми бит алар, – диде агай, авыр сулап. – Ниндиенең
килергә теләге бар, шундые килеп бимазалый.
– Кайгырып ятарга урын юк. Кайчандыр булган гаеп-хаталарны уйларга
кирәкми. Хәер, үкенү, тәүбә итү, икенче яктан караганда, җиңеллек тә китерә
инде ул. Әмма үзеңне бөтенләй бөгү, таптау, изү дәрәҗәсендә түгел.
Котдус беравык карап торганнан соң:
– Илзирә әйтте мәллә? – диде.
– Без бит аның белән бергә эшлибез, шуңа күрә безнең арада бер сер дә
булырга тиеш түгел, һәр пациентның кәефен, күңел халәтен бер-беребез
белән уртаклашып, анализ ясарга тырышабыз. Шушындый җитди операция
алдыннан да уйлап ятарлык нинди гаебең бар соң синең?
– Васил исемле Чаллы егете белән бер кооперативта эшләгәниек. Минем
Волжскидан Казанга яңа гына килгән чагым иде. Бик булдыклы егет иде ул.
Берничә эштә эшләргә җитеште, машина алды, өйләнергә җыенып йөрде.
«Шеф»ның туган көнен бәйрәм иткәндә, мине кибеткә аракыга җибәрделәр.
Кибеттән кайтканда ышпана малайлар Василның йорт янында торган
машинасының алгы тәгәрмәчен салдырырга маташалар иде. Мине күргәч,
качтылар. Мин тәгәрмәчнең биш болтыннан инде дүртесе борып алынганны,
берсе генә урынында калганны күрдем. Моны мин Василга әйтмәдем. Сөйгән
кызы кичке тугызлар тирәсендә шалтыратты да, ул ашыгып чыгып китте.
Караңгыда тәгәрмәченең дүрт болты юклыгын абайламаган. Шулай итеп, бер
болтта гына эләгеп торган тәгәрмәчле машинасы белән чапты. Икенче көнне
аның авариягә эләгүен ишеттек. Алгы тәгәрмәче ычкыну сәбәпле, машинасы
мәтәлгән, диделәр.
Рәмиснең тәне буйлап эсселе-суыклы дулкын йөгерде.
ХИРУРГ
28
– Шул чакны тәгәрмәч турында әйтсәм, исән булыр иде, өйләнер иде,
балалары туар иде... – дип дәвам итте Котдус.
– Ник әйтмәдең соң? – диде Рәмис, палатадан атылып чыгудан үзен чак
кына тыеп.
– Әллә тагы... Уңышлы иде ул, аңа бөтен нәрсә җиңел биреләдер шикелле
тоела иде. Ә мин көнләштем... – дип мыгырдады Котдус.
Рәмис, үзен кулга алып, тирән итеп сулап куйды һәм:
– Котдус абый, хәзер ул вакытка кире кайтып булмый, тынычланырга
тырыш, – дип әйтергә кирәк тапты. – Дүшәмбе көнне операция ясыйбыз.
Коридордан атлаганда, Рәмис үзенең кая барганын аңламады. Берничә
кеше үтеп барышлый исәнләште, ә ул җавап бирмәде. Аяклары аны сестралар
бүлмәсенә алып керде. Тизрәк Илзирәне күрәсе килде аның.
Юктыр, юктыр, ул түгелдер. Җир түгәрәк, әмма болай ук туры килергә
мөмкин микәнни? Ул түгелдер. Нишләп соң Котдусның бәяныннан соң,
палатада ук, Рәмиснең вөҗүде буйлап эсселе-суыклы дулкын йөгереп үтте?
Нигә күңел күптән ачыклыйсы нәрсәгә тап булгандай, әллә нишләп китте?
Рәмистә интуиция көчле, палатадан сәер бер көч аны этеп диярлек тикмәгә
чыгармады коридорга.
Бүлмәдә Илзирә белән тагын ике медсестра бар иде. Кызлар, хирургның
тартылып киткән йөзен күреп, чыгып китәргә ашыктылар.
Икесе генә калгач, Рәмис белән Илзирә шактый вакыт дәшми утырдылар.
Илзирә аның караңгылыгын эшенә бәйледер дип уйлады.
– Кәефең кырылган, ахрысы, – диде ул.
– Ардырды бу арада, – диде Рәмис, авыр сулап.
Илзирә Котдус белән булган әңгәмәдән соң, күңелен тырнап торган
сорауларын бирергә батырчылык итте:
– Син бит әниеңнең фамилиясе белән йөрисең бугай?
– Әйе, Исламхузин булып, әнием буенча йөрим мин.
– Әтиеңнеке Гыйльметдинов идеме?
– Ә син каян беләсең әтиемнең фамилиясен?
– Котдус абый әйтте.
Рәмис Илзирәгә карап катты. Икесе дә сүзсез калды. Шактый вакыт тып-
тын утырганнан соң, Рәмис:
– Илзирә, пациентның бу вакыйгасын беркемгә дә сөйли күрмә, яме, – диде.
– Ярар, – диде Илзирә, шомраеп. – Кисәтмәсәң дә була иде. Нәрсә дип,
кемгә сөйлим инде мин аны? Хакым юк.
Тетрәнү Рәмиснең бөтен кыяфәтенә чыкты. Илзирә хәтта курка башлады.
Рәмис авыр сулап куйды да бер ноктага текәлгән килеш:
– Дөрес түгел бу, – диде.
Илзирә нәрсә дөрес түгел дип сорап тормады һәм:
– Мин палаталарны йөреп чыгыйм әле, – диде.
Ишек катына җиткәч, хирургка нинди дә булса тынычландыра торган сүз
әйтергә теләде. Әмма андый сүзләр табылмады.
– Мин монда калсам ярыймы? Монда җылы, рәхәт, – диде Рәмис үзенә һич
кенә дә хас булмаган басынкы тавыш белән.
– Син монда кергәнгә җылына бу бүлмә, – диде Илзирә, моңсу елмаеп һәм
әкрен генә чыгып китте.
Рәмис өстәлгә терсәкләре белән таянып, куллары белән башын кысып,
уйга калды.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
29
Җирдәге хәят үзе тәмуг түгелме соң? Кешеләр, бер яктан караганда, гомер
буе җәзаланалар, икенче яктан карасаң, алар – үзләре иблис. Дөрес яшәми
кеше. Каян башларга соң төзекләндерүне? Бу сораулар нигә кирәк инде?! Гади
хирург нишли ала? Фәкать үз эшен башкара гына ала.
Кешелек дөньясының төпкелендә, ягъни кешенең үзәгендә ниндидер
яман чыганак ята. Анда син скальпель белән керә алмыйсың. Алып ташларга
мөмкин түгел, чөнки син аны күрмисең, тота алмыйсың. Бернинди УЗИ,
МРТ, компьютер томографиясе күрсәтми аны. Җирдәге барлык михнәтләр,
фаҗигаләр шул яман чыганактан саркый. Аң җитмәслек киң, чиксез Җиһанда,
могҗиза өстенә могҗиза кайнаган галәмнәрдә без укымышлы кешеләр зур
ачышлар, техник казанышлар белән мактана-мактана горурланабыз, ә үзебезнең
асылыбызга һаман төшенә алмыйбыз. Без генә микән бу Әбелхәят кочагында
интегүчеләр? Кайлардадыр безнең кебек планеталар, башка төрле кешеләр
бар микән? Бәлки алар без чишә алмаган мәсьәләләрне күптән чишкәннәрдер,
үзәкләрендәге яман бер шешне күптән инде алып ташлаганнардыр?
Хәер, алай микән? Чит планетада яшәү булган сурәттә дә, алар барыбер
бездән дә алгарак китмәгәннәрдер. Чөнки, галимнәр әйтүе буенча, Җиһан бер
зур, бөек шартлаудан яралган. Димәк, без бер үк вакытта барлыкка килгәнбез.
Вакыт төшенчәсе бер үк, дисәк, бездән тәҗрибәлерәк булулары икеле.
Чит илгә барганчы, анда әллә нинди башка затлы тормыштыр дип уйлыйбыз
башта. Ә барып күргәч, анда да шундый ук кайгы, шундый ук шатлык, шундый
ук хисләр, шундый ук кешеләр икәнне аңлыйбыз. Анда да елгалар бездәгечә
ага, тормыш та бездәгедәй авыр һәм катлаулы. Кайбер әйберләр ялтыравыклы
булып күренер, кайбер ризык тәмлерәк тоелыр, әмма кайсы илгә генә барма,
анда да шулай ук кайгыдан елыйлар, хатыннар да бала тапканда интегәләр
һәм кычкыралар.
Кайвакыт шулкадәр ярдәмсез һәм чарасыз каласың – җаваплылык та үз
өстеңә төшә, мөмкинлекләрең дә чамалы була, үткәннәрнең тәэсиреннән дә
беркая китә алмыйсың, бүгенге көндә нинди адым ясарга тиешлегеңне дә төгәл
аңламыйсың, ә иртәгә нәрсә көткәнен һәм бүгенге гамәлең өчен иртәгә нинди
бәяләмә язган – бөтенләй белмисең.
Киләчәк куркыта, чөнки анда билгесезлек. Ничек кенә мин-минлеге зур
булмасын, билгесезлек каршында кешедә үз-үзенә ышану кими. Ни гаҗәп,
үткән еллар да куркыта, чөнки хәтер тынгы бирми һәм кайвакыт җанны
өшетердәй хатирәләр калка. Шулай итеп, киләчәктән курку кешенең үзенә
ышанып җитмәүдән башлана, үткәннәрдән исә кеше үзенең элек кылган
гамәлләрен искә алып котсыз кала.
Ә хәзерге вакыт? Бүгенге көн? Менә шушы мәл? Куркытмый бит.
Әмма бүгенге көн узган көннәр белән киләчәкне тоташтыра. Узган гомер
куркытырмы, киләчәк куркынычракмы – нәкъ менә хәзер хәл ителергә мөмкин.
7
Көннәр бер-бер артлы үтә торды. «Вакыт дәвалый» дигән булалар. Ай-һай,
дәвалыймы ул? Яши-яши синең хәтереңдә башка вакыйгалар урын ала, фәкать
шул гына. Вакыт – хәрәкәттәге Мәңгелекнең охшашы. Димәк, элеккеге вакыйга
иртәгәсе вакыт өчен бернинди әһәмияткә ия булмаска мөмкин, чөнки иртәгә
яңа фаҗиганең, яңа чирнең тууы ихтимал.
Котдус өчен теге вакыйгадан соң, вакыт бөтенләй узмагандыр шикелле
тоела башлады. Син ясаган адымнар, син кылган гамәлләр беркая китми
ХИРУРГ
30
икән бит, гомумән, синең узган гомерең мәңгелек мөлкәте булып кала бирә.
Дөресрәге, мәңгелектә синең тарафтан уелган билге-тамгалар булып саклана.
Котдус кызына инде әллә ничәнче мәртәбә бер үк сорауны бирде:
– Әнкәң килер микән?
Мәликә әнкәсенең киләсенә ышанмаса да, әтисенә алай дип әйтәсе килмәде.
– Мин аңа шалтыратып синең турыда сөйләдем, – диде ул, пакетындагы
ризыкларны, сокларны тумбочкага тутырып. – Волжскидан ара ерак түгел,
бәлки, килер. Ә хатының килер микән?
– Килермен, дигән иде. Күренми әле, – диде Котдус зарлы тавыш белән. –
Шалтыратып, хәлне дә белми.
– Эше күптер. Борчылма. Мин бар бит.
Котдусның чырае яктырып китте:
– Әйе, кызым, ярый син бар әле. Шунысы тагын куаныч: язмышыңны
менә дигән егет белән бәйләргә җыенасың икән. Егетең шәп. Яшь булуына
карамастан, бик абруйлы, төпле егет икән.
Мәликә теләмәсә дә, әтисе никахлашу турында сүз башлады. Булачак туй,
торак мәсьәләсе хакында да сөйләштеләр. Котдус, күңеле тулып, бераз елап та
алды. Операция билгеләнгән дүшәмбе көнне курку катыш өмет белән көтте ул.
Мәликә инде тынычландырыр өчен барлык сүз запасын сарыф итте шикелле.
– Операция ясарга соң түгел, вакытында килеп җитештек – шунысы яхшы, –
дип, кат-кат кабатлады Мәликә. – Рәмиснең үзе алынуына сөенеп туя алмыйм.
– Менә бу даруны биргәннәрие, кайчан эчәргә икәнне оныттым, – диде
Котдус, тумбочка өстендәге даруга ишарәләп.
Мәликә:
– Рәмискә шалтыратып сорыйм хәзер, – дип, телефонын алган иде, Котдус
аңа:
– Кирәкми, – диде. – Эшләре тыгыз аның. Илзирәне күргәнең бардыр бит?
Сестраны. Аңардан сора. Ул барысын да белә – бик акыллы кыз.
– Хәзер табам мин аны, – дип, Мәликә палатадан чыгып китте.
Илзирәләр бүлмәсендә Рәмисне күреп, Мәликә башта аптырап калды,
аннары шундук шатлыгы йөзенә чыкты.
– Рәмис! Син мондамыни?!
– Әтиеңнең авыру тарихын карап утырдым менә, – диде Рәмис басынкы
тавыш белән.
– Даруын кайчан эчәргә икәнне исендә калдырмаган.
– Көн саен иртән ашар алдыннан эчсен.
– Син нишләп болай кәефсез?
– Эшем авыр бит минем.
– Әти дә елап яткан анда.
– Елап ятасы юк. Операцияне барыбер ясарга кирәк.
– Син миннән нәрсәдер яшерәсең шикелле, – диде Мәликә, сагаеп. – Чынлап
та, куркырлык бернәрсә дә юкмы?
Рәмис әкрен генә торып, Мәликәне битеннән үбеп алды:
– Әйттем бит инде. Борчылмагыз.
– Хәле начармы әллә әтинең? Анализлары...
– Ник паникага биреләсез – ул да, син дә?! Табибларга ышанырга кирәк.
Барысы да яхшы булачак, Мәликә. Уңышка ышанмасам, тотынмас идем бит.
Болай нык курыксагыз, операцияне, бәлки, башка кеше ясар? – дип сынаулы
караш ташлады ул.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
31
Мәликәнең эчке киеренкелеге тышка бәреп чыкты:
– Син миңа дөресен әйтмисең, – диде ул, еламсырап.
Рәмис, җылы сүзләр әйтеп юатасы урынга кинәт:
– Дөресен мин әлегә үзем дә белмим! – дип ташлады. – Бар, кереп әтиеңне
тагын бер тапкыр тынычландыр. Прогноз яхшы! Мин сине монда көтәм. Эш
вакытым тәмамланып килә. Озак булма, яме.
Мәликә чыгып киткәч: «Әйе, дөресен мин әлегә үзем дә белмим», – дип
үзалдына кат-кат кабатлады Рәмис.
Ышанасы килми... Нәрсәгә? Кемгә? Чынбарлыкның үзенәме? Дөньяның
тарлыгынамы? Очраклылык ышандырмыймы? Ә синең ышануың яки
ышанмавың нәрсәне үзгәртә ала?
Яман чыганак аерым кешенең төпкелендә генә түгел... Кешелек дөньясында
ята яман чыганак... Тормышның төпкелендә кара, акыл ирешә алмый торган
коточкыч мәкерле оеткы булып кайный ул. Шуннан чыга тирән фаҗигаләр.
Бу турыда Рәмис еш уйлана. Бу кечкенә Җир шарында үзен-үзе бетерү
чирләренең барлыгы гаҗәп хәлмени?! Арыныр, котылыр өчен, каядыр китү
мәслихәт. Кая китә аласың моннан? Кая котыла аласың тәкъдиреңә язылганнан?
Җир шары үзе дә Кояш тирәли әйләнә дә әйләнә, һич кенә дә ычкына алмый.
Һәрбер сызык кайчандыр боҗра булып тоташа. Ә боҗра, ничек кенә
әйләндереп карасаң да, боҗра булып кала. Беркая китеп, качып, тайпылып
котыла алмыйсың. Юллар да кайдадыр бер-берсенә барып тоташа, чөнки
кешеләр үзләре сала ул юлларны. Шулай булгач, кешеләрнең көтмәгәндә
очрашулары гаҗәпмени?
Күк гөмбәзе дә түгәрәк, планеталар да йомры, атомнар, электроннар –
барысы да түгәрәк. Кеше психикасы да читкә чыгып озак очып йөрми, әйләнеп
үзенә кайта. Бәлки, гомумтүгәрәклектә фаҗига ятадыр? Бәлки шуңа күрә кеше
яшәү мәгънәсенә төшенә алмыйдыр? Әгәр дә планетабыз бер үк орбитада
йөрмичә, каядыр күз күрмәс тарафларга очып барса, яшәвебезнең мәгънәсе –
билгесезлеккә томырылуыбызда дип әйтер идек.
Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә соң? Галимнәр бихисап күп ачышлар ясады,
акыл ияләренең тирән фикерләре хәттин ашкан, ә кеше әллә ничә мең элек
нинди булган, барыбер шундый булып калган. Эйнштейн теориясе аңлаттымы
Җиһанның бөек серен? «Пуанкаре проблемасы»ның хәл ителүе нәрсә бирде
кешегә? Барыбер кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр гади, примитив, китап
укымыйча да аңлашыла торган булып калды.
Бу дөньяда бәхетнең дә, газапның да чиге юк. Яшәү мәгънәсен эзләгәндә,
бу ике капма-каршылыкның бербөтен икәне сизелә. Тулаем алган гомернең
мәгънәсе юктыр дигән шомлы уй туа. Ләкин кеше аны үзе өчен көн саен,
сәгать саен мәгънәле итәргә тырыша. Шуны эзли ул. Аның яшәү мәгънәсе дә
аны эзләүдәдер, күрәсең. Кеше үзенең тулаем гомеренең мәгънәсен аңлаудан
мәхрүм. Әгәр дә ул ахыр чиктәге бөек бер мәгънәгә төшенсә, яшәвенең
кызыгы булмас иде. Яшәү мәгънәсен эзләү аны яшәтә, тормыш тәмен татырга
мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта көн саен, үзе дә аңламастан, мәгънә эзләү адашып
йөрүгә тиң бит. Мөгаен, иң акыллы фикер ияләре дә бу дөньядан берни
аңламыйча китеп барганнардыр. Барыбер бу чынбарлыкның асылына
төшенә алу мөмкин түгел. Матди нәрсәләр, күз күргән күренешләр – фәкать
рухи чынбарлыкның символик чагылышлары, күз күрерлек билгеләре
генә. Тышкы якта хасил булган нәрсә – рухи чынбарлыкның төрлечә
ХИРУРГ
32
гәүдәләнеше генә. Кешенең эчке дөньясы нинди – аның гамәлгә ашкан
эшләрендә аермачык чагыла. Кешелекнең эчке рухы ни дәрәҗәдә һәм нинди
сыйфатта икәнен тарих әле тегендә, әле монда кайнап торган вакыйгалар
буенча бәяли. Күзгә күренгән дөнья – аң белән тотып булмый торган эчке
халәтнең символларыннан тора. Хәтта илләр арасындагы сугыш та – шул
төбәктәге халыкларның рухият торышының символы. Кешеләр арасындагы
мөнәсәбәтләр – ни дәрәҗәдә рухи үсеш кичергәнне (яки рухи түбәнлекне)
күрсәтә торган күренеш.
Рәмис күптән түгел үзе өчен ачыш сыман бер фикергә килде: тирәнрәк уйлап
баксаң, тормыш-көнкүреш үзе дә, кешеләрнең үрчүе, кешенең чынбарлыкта
кыбырсуы, бизнес, дөнья куу, акча эшләү – гомумән, кешелек яшәеше – барысы
да ракны хәтерләтә. Гүя бу яшәеш – котылгысыз бер яман чир. Үсү өчен үсү,
бернинди фәтвасыз үрчү – рак күзәнәгенең идеологиясе бит!
Уйларның рәте-чираты юк. Һич кенә дә бер мантыйкка тезеп булмый
аларны.
8
Ул көнне Рәмис эштән иртәрәк китте. Гадәттә, эш вакыты тәмамлангач та
вак-төяк кәгазьләрне карап тоткарлана иде ул. Бу юлы операциядән соң ук
кайтып китәргә булды.
Хәлилә дә улының бүген иртәрәк кайтуына гаҗәпләнде.
– Көн бигүк тыгыз булмады, – диде Рәмис. – Үзең генәме өйдә?
– Навил эт типкесендә йөргәннән соң кайтып йокларга ятты. Әтисе тагын
ниндидер укытучысы белән сөйләшергә китте. Хәзер ашатам мин сине, улым.
– Әни, ашау качмас.
Хәлилә улының гадәттән тыш җитдилеген күреп, шундук әллә ниләр уйлап
бетерде – эштә берәр күңелсезлек килеп чыкканмы, Мәликә белән аралары
бозылганмы, авариягә эләккәнме?.. Ул җитешмәде, Рәмис үзе сорау бирде:
– Әтинең кооперативта бергә эшләгән дусты Казанга кайдан килгән иде,
хәтерләмисеңме?
– Волжскидан, дигәние.
– Бир әле алар бергә төшкән фотосурәтне. – Рәмис әнисеннән фотоны алып,
озак кына карап торды. – Охшаган, нык охшаган.
– Әйтәм бит, син әтиеңә нык охшагансың.
– Әти белән янәшә басып торучы кеше турында әйтәм мин. Бездә бер
пациент ята – бу шуның яшь чагын хәтерләтә.
– Һи, кешеләрдә охшашлык табып була инде ул, – диде Хәлилә, исе китмичә
генә.
Рәмис фоторәсемне өстәлгә куеп, диванга утырды.
– Мин аңа операция ясаячакмын. Дустының һәлак булуында үзен гаепле
санап кайгырып ята ул. Чуйков – Ибраһимов борылышында авариягә эләкте,
исеме Васил, фамилиясе Гыйльметдинов иде, диде. Бергә кием-салым ташу
кооперативында эшләдек, Васил өйләнергә җыена иде, дип сөйләде.
Өйдә бер мәлгә колакны «тондырырлык» тынлык урнашты.
– Ул микән соң? – дип пышылдады Хәлилә.
Рәмис тагын шактый вакыт фотога карап торды.
– Охшаган, әни, бик охшаган. Иягендә миңе бар, колаклары зур. Шул инде
бу, шул.
– Волжскиданмы?
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
2. «К. У.» №12 33
– Волжскидан.
– Мәликәнең якташы икән... – дип уйга калды Хәлилә. – Ничек гаепле икән
соң ул әтиеңнең һәлак булуында?
– Мин Василның машинасыннан каракларның тәгәрмәч урларга
маташканнарын күрдем, диде ул. Аны күргәч, караклар качканнар. Машинаның
алгы тәгәрмәче бер болтта гына калган. Мин аны Василга әйтмәдем, сөйгән
кызы шалтыратып чакыргач, ашыгып китеп барды, диде. Тәгәрмәче ычкынып
мәтәлгән, диде. Әтине харап иткән булып чыга бит. Мин шуңа операция ясарга
тиеш... – Рәмис әйтергәме, юкмы дип уйланып торганнан соң: – Ул гади пациент
кына түгел әле... – диде. – Мәликәнең әтисе ул.
Хәлилә өнсез калды.
– Мәликәнең әтисе?! – дип, пышылдап кына әйтә алды ул.
– Әйе. Сиңа әйтмәм дигән идем дә... Уртаклашасым килде. Әни, зинһар,
Мәҗит Нәҗиповичка әйтмә бу турыда, яме. Сер булсын... әлегә.
– Әйтмәм, улым, әйтмәм.
Йокы бүлмәсеннән Навил килеп чыккач, Хәлилә сискәнеп куйды. Аның
өйдә икәнен онытканнар лабаса. «Син генә җитмәгәниең монда!» – дип уйлап
куйды Рәмис.
– Әти өйдә түгелмени? – диде Навил, берсенә дә туры карарга кыймаган
булып кыланып.
– Сине укуыңнан кумасыннар өчен тагын кемгәдер баш ияргә китте, – диде
Хәлилә, җитди әңгәмә вакытында бу шалапайның монда булуына ачуы килеп.
Навил «уку» сүзеннән чыраен сытып, Рәмискә карады:
– Акча биреп тор әле.
– Әтиеңнән сора, – диде Рәмис һәм кинәт бу имгәкне фатирдан тышка
чыгарып атасы килде.
– Мин сиңа аннары бирәм, – диде малай, тыңкышланып. – Әҗәткә сорыйм
бит.
– Нәрсә аласың бар? – дип җикерде Рәмис. – Кирәкле әйбер булса, әйт, үзем
алып бирәм. Акчалата бирмим!
– Нинди саран кешеләр соң сез! – диде Навил һәм Рәмискә сынаулы караш
ташлады: – Нәрсә, әтиеңне үтергән кешенең кызына өйләнәчәксеңме инде
хәзер?
Хәлиләнең коты очты, Рәмис үзе дә эчке сискәнү тойды:
– Аңламадым? – дигән булды.
– Ә мин барысын да аңладым. Сөйләшкәнегезне тыңлап тордым, – диде
Навил битараф кыяфәт белән.
Рәмис аны беләгеннән кысып тотты:
– Менә нәрсә... Ишеткәнсең икән, ярар... Беркемгә дә бу хакта әйтмә, яме.
– Кемгә әйтим мин аны? – диде Навил, беләге авыртудан чыраен сытып.
– Әтиеңә дә ычкындыра күрмә.
– Ярар. Акча биреп тор миңа.
– Күпме?
– Дүрт мең. Бер кызның туган көне, барып котларга кирәк.
Рәмис акча биргәч, «йөгәнсез» малай ямьсез итеп көлемсерәп куйды һәм,
кроссовкаларын баулары бәйләнгән килеш киеп, курткасын иңенә элде дә
ниндидер көй шыңшый-шыңшый чыгып китте.
Рәмиснең эченә коткы керде:
– Тыңлап торган, зараза!
ХИРУРГ
34
Хәлиләнең ул малайда хәбәре юк иде.
– Улым, бәлки ул түгелдер... – диде ул, ышанып җиталмыйча.
– Шул инде, шул, әни. Барысы да туры килә бит.
Аяз көнне яшен суктымыни – өнсез калырлык яңалык бит бу. Моны акыл
белән аңларлык түгел, монда кайсыдыр чит-ят кешенең явыз нияте бардыр
сыман тоелды. Язмыш мондый «бүләк» тә китереп бирергә мөмкин микәнни?
Махсус оештырылган нәрсәгә дә охшаган.
Әле тегеләй, әле болай уйлап караганнан соң, икесенә уртак бер сорау
тырпаеп калды: нишләргә???
Мәҗит кайтып керде. Чишенгәнче үк, беравык әле Хәлиләгә, әле Рәмискә
карап торды. Үзалдына мыр-мыр сөйләнеп, пәлтәсен, эшләпәсен салгач, килде
дә Рәмискә туп-туры карап:
– Димәк, шундый хәлләр... – дип куйды.
– Навил бер кызның туган көненә китте, – дияргә ашыкты Хәлилә, Рәмис
алып кайткан хәбәр тәэсиреннән тизрәк котылырга теләп.
– Беләм, очрады ул миңа, – диде Мәҗит илтифатсыз гына. – Тагын берәр
атнага югалыр микән инде. – Әмма аның башка темага сөйләшәсе килгәне
күренеп тора иде. – Ну, Рәмис, нишләргә уйлыйсың инде? – дип сорады ул,
көтмәгәндә.
– Нинди мәгънәдә? – диде Рәмис, сагаеп.
Мәҗит, диванга утырып, аягын аякка атландырды:
– Барыбер минем киңәшем дә сиңа комачауламас, дип уйлыйм.
– Аңлатып сөйләш.
– Син операция ясыйсы пациент турында әйтәсем килә. Әгәр дә әтиеңне
үлемгә этәрүче – шул кеше икән, операциядән баш тарт. Башка хирург ясасын.
Рәмис йодрыгын төйнәде:
– Вәт, шакал, серне саклармын дигән иде бит. Навил әйттеме?! Беркемгә
дә әйтмә дип, акча да бирдем бит әле мин аңа.
– Бер серне ачам дип, башта миннән дә акча алды әле ул, – диде Мәҗит,
иреннәрен юкартып.
– Тәки йөгәнли алмадың инде малаеңны, – диде Хәлилә, хафаланып.
– Бәреп үтерәсе генә бар аны, – диде Мәҗит, кыҗрап.
Хәлилә ике кулын селтәп җикерде:
– Әстәгъфирулла, андый сүз әйтмә!
Мәҗит тагын әле берсенә, әле икенчесенә сынаулы караш ташлап:
– Миннән яшермәкче идегезмени? – диде.
– Вакыты җиткәч белер идең әле, – диде Рәмис коры гына.
Һәркем үз уйларына чумып, шактый вакыт дәшми утырдылар, һәркем
үзенекен уйлады.
– Синең урында мин отказ бирер идем, – дип аваз салды Мәҗит. – Ул кешегә
операцияне син ясарга тиеш түгел.
Рәмис үги әтисеннән шушы фикерне көткән иде дә инде. Әмма бу мәсьәләдә
аның фикере бернинди әһәмияткә ия түгел иде.
– Мин инде үзем ясыйм дип, сүз бирдем, – диде ул катгый тавыш белән.
– Кемгә сүз бирдең?
– Мәликәгә. Дөресен әйткәндә, риск шактый зур. Операциядән соң,
осложнение булырга мөмкин. Һәм гомергә инвалид булып калуы да ихтимал.
Иң яхшы вариант – радикаль простатэкотмияне робот Да Винчи белән ясау.
Әмма бездә юк ул. Чит илләрдә ракның беренче стадиясендә робот Да Винчи
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
35
белән простатаны бөтенләй алып ташлыйлар да тулы ремиссиягә ирешәләр,
ягъни рак турында бөтенләй онытырга мөмкин.
– Ник, Мәликәгә дә, әтисенә дә шулай дип аңлат, – диде Мәҗит.
– Германиядә робот белән операция ясатыр өчен 25 мең доллар акча кирәк.
Каян алсыннар алар ул хәтле акча?
– Аларның акчасы юк дип, син рисковать итәргә тиешме?
Рәмис кинәт кызып китте:
– Туктале, анда синең ни эшең бар?!
Мәҗитнең дә соңгы вакытта пүтсез малае аркасында нервылары нык
какшаган иде, ул да шундук кабынып китте:
– Ничек инде, ни эшем бар?! Ни дигән сүз бу?! Нишләп минем эшем
булмасын?! Әгәр дә әтиеңнең харап булуында чыннан да ул гаепле икән, син
киләчәгеңне Мәликә белән бәйләмәячәксең, шулаймы?..
Рәмис аның сүзен кырт кисеп бүлде:
– Нишләп әле син минем өчен киләчәгемне хәл итеп утырасың?
– Чөнки мин, үги булсам да, синең әтиең булып саналам, – диде Мәҗит,
үзен кулга алырга тырышып. – Һәм дөрес саналам, чөнки сине тәрбияләп
үстерүдә катнашкан кеше мин.
– Мәликәнең ни гаебе бар? – дип арага керде Хәлилә. – Алар бер-берсен
яраткач, өйләнешергә җыенгач, әтисенең яшь чактагы кабахәтлеге нишләп
әле хәзер комачауларга тиеш?
Инде тынычланам дигәндә генә, Мәҗит тагын кыза башлады:
– Ярар, Мәликә синең күңелеңә хуш килде, аны киленең итеп күрәсең килә.
Ярар. Ә газиз улыңның аның әтисенә операция ясавын телисеңме?
– Белмим, – диде Хәлилә, тәмам боегып.– Ничек кенә булмасын, бу
Рәмиснең үзеннән генә тора инде.
– Мәликә дә, аның әтисе дә берни белмәячәкләр, – диде Рәмис, катгый
итеп. – Һәм операцияне үзем ясаячакмын.
Мәҗитнең кайнарлануы чынлап та Рәмис өчен борчылудан – моны Хәлилә
дә, Рәмис үзе дә аңлый. Әмма хәзер мондый бәхәснең беркемгә дә фәтвасы юк.
Рәмиснең хәтта чыгып китәсе килде, чөнки сизелеп тора – озакка сузылачак
бу хакта сөйләшү.
– Димәк, аларга авария турында әйтмәячәксең? – дип бәйләнде Мәҗит.
– Әйтмәячәкмен.
– Ә ул кеше синең кем улы икәнеңне үзе белсә?
– Каян белсен ул аны. Белсә дә, күпмедер вакыт узгач кына белүе ихтимал.
– Менә, менә! Операциядән соң сидеге тотмый торган булып калса яки
башка төрле дефектлар белән бимазаланса һәм операцияне аның аркасында
һәлак булган кешенең улы ясаганы мәгълүм булса, сине юри шулай эшләгәнсең
дип гаепләячәкләр. Һи, Мәликәгә сүз биргәнсең... Анысы аңлашыла. Ә бит
пациентың – сине ярым ятим иткән адәм актыгы!
– Әмма ул бит әле Мәликәнең әтисе дә.
– Әтисе Чикотило булса да, ул бит – Мәликәнең әтисе, дияр идеңме?
Рәмис түземлеген җуеп:
– Телеңне тый! – дип кычкырып җибәрде. – Мин сиңа унике-унөч яшьлек
малай түгел!
Мәҗитнең моңа нык ачуы килде:
– Миңа да егерме сигез генә түгел инде! – диде ул кыҗрап. – Үз фикеремне
әйткәнем өчен акырасың миңа.
ХИРУРГ
2.*
36
Бәхәс кызганнан-кыза барды.
– Мин үзем дә хәзер аптырашта калдым, – диде Рәмис, әрле-бирле йөреп. –
Монда син тагын күңелне болгатасың. Бу ситуациядә эшең булмасын. Әнә, үз
улың белән дә проблемаларың хәттин ашкан – шуларны хәл итү турында уйла.
Мәҗит Рәмискә текәлеп карады:
– Син минем белән алай сөйләшмә, – диде ул чак кына ишетелерлек, әмма
яман усал тавыш белән. – Проблемаларымны чишү минем хәлемнән килер.
Мин улымны ничек тә авызлыклый алырмын. Ә синең болай дорфа сөйләшергә
хакың юк минем белән.
– Туктагыз әле, сезнең талашуыгыз гына җитми иде монда, – дип тыгылып
карады Хәлилә, әмма Мәҗит әле тынычланырга уйламады, ул Рәмиснең битенә
терәлеп диярлек, еш кабатлый торган сүзләрен әйтте:
– Канса да кансов, синең тәрбияңә зур өлеш керткән кеше мин. Әле билгеле
түгел, мин булмасам, нинди юлдан китәр идең дә, кем булыр идең. Үсмер
чагыңда синең проблемаларны да хәл иткәләдем. Мине начар ата дияргә
беркемнең дә теле әйләнмәс.
– Менә боларын әйтеп тормасаң да була иде, – диде Рәмис, читкә китеп.
– Мәҗбүр иттең, – диде Мәҗит.
Бер мәлгә тынлык урнашты, Хәлилә татулаштырыр өчен ниләр әйтим икән
дип уйланып торганда, Рәмис:
– Мәҗит Нәҗипович, гафу ит, – диде.
Хәлилә җиңел, иркен сулап куйды. Ә Мәҗит, шуны гына көткән диярсең,
барып шкафны ачты:
– Әйдә, алайса, берәр рюмка тотып куйыйк.
Коньяк йотып куйгач, алар шактый вакыт дәшми утырдылар. Хәлилә дә үз
уйлары белән диванда тып-тын гына утырды.
– Нишләргә дә белгән юк инде, – диде Рәмис, авыр сулап. – Мин операциянең
уңышлы булуына 95 процент ышанам.
– Ә теге биш процентка эләксә, бик яман хәлләр булуы ихтимал, – дип
барыбер үз фикерен алга сөрде Мәҗит. – Мин бит синең өчен борчылып әйтәм.
Болай да тынгысызлык хөкем сөргән өйгә тагын да төкселек өстәп, бусагада
Навил пәйда булды. Рәмиснең усал кыяфәтен күреп, Навил ялагай елмаю белән:
– Телефонымны онытып калдырганмын, – диде һәм, аяк киемен салып
тормыйча гына, телевизор янында яткан телефонын барып алды. Ишек
катына җиткәч исә кинәт кыюланып: – Операция кайчанга билгеләнгән? – дип
кызыксынды.
– Анда синең ни эшең бар! – диде Рәмис һәм барып, яңагына чабарга да
теләге бар иде, аны Мәҗит беләгеннән тотып туктатты.
Навил сискәнеп куйды, әмма чыгып китәргә ашыкмады, авызын чак кына
чалшайтып:
– Мин хирург булсам, операция ясаганда аны, махсус укол кадап, үтерер
идем, – диде һәм мыскыллы елмайды.
– Хәзер тотып ярам мин сине! – дип, әтисе үзе килә башлагач, Навил:
– Сүз әйтергә дә ярамый, – дип көлемсерәде дә тиз генә чыгып китте.
– Тинтәк! – дип кычкырып калды Мәҗит аның артыннан. Аннары, беркавым
башын аска иеп уйланып торганнан соң, әйтеп куйды: – Болай булмый. Уфага
илтеп ташлыйм мин моны.
Өйнең яме китте. Сәбәпләре билгеле, әмма җайлы гына хәл ителә торган
түгел.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
37
– Операция уңышсыз тәмамланса, сине гаепләячәкләр, – дип, һаман
үзенекен кабатлады Мәҗит. – Әтисе өчен үч алу ниятеннән дөрес ясамаган,
диячәкләр.
– Әтине ул харап иткәнне кем белсен?
– Һи, андый нәрсә ишетелми калмый ул, – диде Мәҗит.
– Аны беркем белмәячәк, – диде Рәмис кырыс тавыш белән. Ул җан
тынгысызлыгыннан сулыгып киткән әнкәсенә карап елмайды. – Ә операция
уңышлы узасына минем иманым камил.
– Тыңла сүземне! – диде Мәҗит, өзгәләнеп. – Башка хирург ясасын!
9
Мәликә өстәлендәге бер өем китапларга карап, авыр сулап куйды. Кыска
гына конспект өчен күпме чыганак! Бу арада бөтенләй баш эшләми. Автомат
рәвешендә генә укый, әмма бернәрсә аңлашылмый, истә калмый. Күңел булачак
операциядән курка. Ниндидер аңлатып булмый торган тагын бер төрле шом бар.
Берүк уңышлы гына узсын инде. Рәмис ясаячак аны, димәк, куркырга
кирәкми. Нишләп соң ул соңгы көннәрдә сәерләнде? Ясыйсы операция турында
да сөйләшәсе килми. Әллә минем әтием булганга җаваплылыкны кирәгеннән
артык тоямы? Әллә операция нәтиҗәсе икеләндерәме? Әллә әтиемнең хәле
мөшкел һәм моны миңа әйтмичә, Рәмис үзе генә кайгырып йөриме?.. Әллә
әтине монда китергәнгә үкенәме?
Мәликә бу сораулардан, бу уйлардан арыныр өчен кул астындагы китапны
ачты. Шул вакытны ишек кыңгыравы зеңгелдәде.
Ишекне ачса, анда, авызын ерып, Навил басып тора. Мәликә аптырап китте.
Теге көнне, Рәмисләрдә кунакта берничә минут эчендә генә дә бу шалапайдан
җаны бизгән иде аның. Ни калган икән аңа монда?..
– Исәнмесез, – диде Навил ясалма ягымлылык белән.
Мәликә бу тәмам тугарылган, ямьcез малайга ягымлылык бөтенләй
килешмәгәнне абайлады.
– Сезгә кем кирәк? – диде.
– Сез кирәк. Мин – Навил, хәтерлисездер?
– Шуннан?
Навил аяк киемен дә салмады, курткасының замогын чыжлатып аска
төшерде дә, рөхсәт сорап-нитеп тормыйча, түргә узды, Мәликә каршы килергә
базмады.
– Обстановка ярыйсы монда, – диде Навил, фатир эченә күз йөгертеп. –
Ничек яшәп ятасыз? Тынычмы бу район?
– Зарланырлык түгел. Миңа ниндидер йомышың бармы?
– Без бит тиздән туганлашасы кешеләр. Менә, кереп, хәлегезне белергә
уйладым.
– Берәрсе куштымы әллә? – диде Мәликә, көтелмәгән кунакның йөзеннән
нәрсә дә булса аңларга тырышып.
– Кушмады, үз теләгем белән килдем. Минем сезгә бер үтенечем бар.
– Нинди?
– Акча биреп тора алмыйсызмы?
– Акча?
– Мин бер атнадан кайтарырмын.
– Хәзер бирә алмыйм. Хезмәт хакы алгач кына биреп тора алам.
Навил якынрак килде:
ХИРУРГ
38
– Мин сиңа бер серне ачсам, хәзер үк бирәсеңме?
– Нинди серне? – диде Мәликә, шомланып.
– Рәмис абыйның әтисе турында. Әйтсәм, бирәсеңме хәзер үк?
– Үги әтисе турындамы?
– Юк, чын әтисе турында, родной әтисе хакында.
– Аның әтисе ул туганчы ук һәлак булган.
– Менә шул турыда дөресен әйтә алам мин. Бер атнадан китереп бирәм акчаны.
Биреп тор инде. Сиңа ул серне белү бик мөһим дип уйлыйм. Аннары соң булмагае.
Бу чынлап та җитди хәбәр әйтергә җыена шикелле, Мәликәнең тизрәк
ишетеп, моңардан котыласы килде.
– Күпме кирәк соң? – диде ул.
– Биш мең.
– Өч мең биреп тора алам, биш мең үк биралмыйм.
– Ярар инде алайса, өч мең тек өч мең.
– Нәрсә әйтергә телисең? – диде Мәликә, өстәл тартмасын ачып.
– Акчаны бир инде башта.
Акчаны куртка кесәсенә тыгып куйгач, Навил беравык елмаеп торганнан соң:
– Аның әтисе белән синең әтиең моннан егерме тугыз ел элек бер
кооперативта эшләгәннәр, – диде. – Синең әтиең аркасында һәлак булган ул.
– Кем?
– Рәмис абыйның әтисе.
Мәликәнең коты очты:
– Ни сөйлисең син?! Тилердеңме әллә?
Бу малайның психикасы чалшайган, гарип фантазияләр белән яши, дип
уйлады Мәликә, акчаны биргәненә үкенеп.
Навил исә куен кесәсеннән фоторәсем чыгарды:
– Бу фотода алар икесе бергә төшкәннәр. Менә Рәмис абыйның әтисе. Ә
менә монысы синең әтиеңме?
Мәликә фотоны алып, җентекләп карады.
– Әйе, мондый фото бездә дә бар иде... Волжскида. Әйе, монысы минем
әтием. Нишләп минем әтием аркасында һәлак булсын, ди ул? Кем әйтте сиңа
монысы Рәмиснең әтисе дип?
– Мин Рәмис абыйның әнисенә сөйләгәнен шыпырт кына тыңлап тордым,
– диде Навил һәм фотоны тартып алды да курткасының эчке кесәсенә тыгып
куйды. – Машинасының тәгәрмәче бер болтта гына эләгеп торганын әтиең
күргән, әмма Рәмиснең әтисенә шуны әйтмәгән. Менә шул аның гаебе.
Мәликә пошаманга калды:
– Нишләп миңа Рәмис бу турыда әйтми соң?
– Әйтәсе килмидер.
– Рәмис каян белгән?
– Рәмис абыйның кем малае икәнен белмичә, әтиең үзе аңа сөйләп ташлаган.
Аңлап була – операция алдыннан гөнаһларын барлап ятадыр, үкенәдер.
– Фотоны миңа калдыр, – диде Мәликә.
– Мин аны яшертен генә алдым, Хәлилә апа өчен бик кадерле фото ул.
– Аннары кире кайтарырмын.
– Акчаны биш мең итеп бирсәң, фотоны калдырам.
Мәликә тагын ике мең өстәп биргәннән соң, Навил фоторәсемне кесәсеннән
алып өстәлгә куйды да:
– Менә хәзер уйла инде – әтиеңә операцияне кем ясарга җыена... – диде.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
39
Навил артыннан ишек ябылгач, Мәликә бик озак һушына килә алмый
торды. Бу хәбәргә ышанасы килми. Әмма күңел сизә – Навил алдамый.
Ышандырырлык итеп әйтте. Мәликә телефон номерын кат-кат җыеп карады,
ләкин җавап бирмәделәр.
Кая барасын да уйламыйча, пәлтәсен киде дә яланбаш көе генә чыгып китте.
Томырылып йөгерәсе килде аның. Әле яңа гына ишеткән яман хәбәрдән шулай
котылу мөмкиндер сыман тоелды.
Өлгермәде, подъезддан чыгу белән каршында Рәмис пәйда булды. Бу юлысы
аның кулында чәчәк бәйләме юк иде, әмма Мәликә моңа игътибар итмәде.
– Нишләп телефоныңны алмыйсың? – диде ул калтыравык тавыш белән.
– Әллә ничә тапкыр шалтыраттым.
– Телефонымның тавышын басып куйган идем – ишетмәгәнмендер... Нәрсә
булды сиңа? Йөзеңнең төсе качкан.
– Шалтыратам, шалтыратам, җавап бирмисең, – диде Мәликә, еламсырап.
– Үзең дә озак шалтыратмадың. Борчыла башладым.
– Борчылма, әле генә әтиең янына кереп чыктым, кәефе яхшы. Әйдә, берәр
кафега кереп утырыйк, кофе эчик...
– Миңа саф һава кирәк, – диде Мәликә, борсалануын яшерә алмавына җаны
әрнеп һәм үзендә гаеп тоеп. – Урамда гына йөрик. – Шундук кинәт Рәмискә
текәлеп: – Операцияне син ясыйсыңмы? – дип, инде әллә ничәнче кат сорады.
– Мин икәнне беләсең бит, күпме кабатларга була инде?!
Күренеп тора, Мәликә соңгы вакытта сулыгып китте, күзләре нык
моңсуланды, нервлары киеренке. Юк сораулар биреп төпченә, шикчел.
Менә хәзер дә Рәмискә туры карап, аның ниндидер тирәнтен серен белергә
теләгәндәй сорады:
– Нишләп йөзең болай караңгы? Кырыс дип әйтимме...
– Бик авыр көн булды бүген.
– Синең ниндидер серең бар – минем белән уртаклашырга теләмисең
шикелле.
– Синнән яшерерлек нинди серем булырга мөмкин минем?
– Әтигә операция ясарга алынганыңа үкенәсең бугай...
– Ни сөйлисең инде син! – Рәмис аны кочагына алды. – Син мондый шикчел
түгел идең бит, Мәликә.
Егетенең кочагында Мәликә кинәт җебеде, мөлдерәмә тулы күз яшьләре
ташып чыкты.
Мәликәнең егерме тугыз ел элек булган вакыйга турында сөйләшәсе килде,
әмма тыелып калды. Ул хәзер курка – Рәмиснең уй-ниятләрен ничек белергә?
Ясасын микән Рәмис операцияне? Хәзер инде әтисен аның пычагы астына
яткыру дөрес булырмы? Соңгы минутларда гына да әллә ниләр уйлап бетерде ул.
Рәмис үзе дә аптырашта. Аның да Мәликә белән ачыктан-ачык сөйләшәсе
килә, ләкин хәзер инде барысын да уртага салып актарудан ни файда? Шулай
итеп, һәр икесенә мәгълүм нәрсәне бер-берсеннән сер итеп яшерәм дип,
ачыктан-ачык сөйләшүдән мәхрүм кала бирделәр.
Алар урам буйлап дәшми генә атладылар. Әмма озак сөйләшмичә тору
мөмкин түгел. Ә сүз, телисеңме-юкмы, әтисенең диагнозына бәйле килеп чыга.
Мәликә, саклык белән генә, булачак операциягә карата Рәмиснең оптимизмы
сүрелгәнне сизүен әйткәч, күңелдәге шомны көчәйтерлек җавап ишетте:
– Оптимизм беркая да китмәде китүен. Әмма шунысы бар – операция бик
катлаулы булачак. Риск зур.
ХИРУРГ
40
Мәликәнең йөрәге жу итеп куйды:
– Башта алай димәгән идең түгелме?.. – диде ул хафалы тавыш белән.
– Әйтсәм дә, әйтмәсәм дә, риск һәрвакыт бар. Европада робот Да Винчи
аппараты белән ясыйлар аны. Һәм алар йөз процент гарантия бирә алалар.
Бездә ул аппарат юк. Бездә шул аппарат урынына – мин.
Германиядә ясатыр өчен 25 мең доллар кирәк икәнен Рәмис әйтеп тормады.
Барыбер ул хәтле акчаны табып булмаячак. Эзли торгач, бәлки, бурычка җыярга
да мөмкиндер, әмма вакыт бара, ә операцияне кичектерергә ярамый.
Мәликәнең тамагына төер тыгылды. Ул туктап, Рәмискә текәлеп карады:
– Әйт дөресен, алынасың киләме операциягә, юкмы?
– Белмим, – диде Рәмис, шулай ук туры карап. – Ә син телисеңме минем
алынуымны?
– Белмим, – диде Мәликә чак кына ишетелерлек итеп.
Рәмис елмаеп, Мәликәне иңеннән кочты:
– Ике «минус» нәтиҗәдә «плюс» биргән кебек, ике «белмим» бер «беләм»гә
тиң дип кабул итик.
Мәликәнең эчендәге коткыны тиз генә таратырлык түгел иде инде.
– Син бит башта бернинди икеләнүсез үзем ясыйм дигән идең.
– Мин хәзер дә әзер. – Рәмиснең тавышында арыганлык сизелде. Әмма
сөйләшүдәнме, әллә теманың үзеннәнме – аңлашылмады.
– Ни сәбәпле икеләнә башладың?
Рәмис гәүдәсен турайтып, күккә карап алды, аннары җитди кыяфәт белән
Мәликәгә текәлеп:
– Җаваплылык артык зур, – диде. – Әмма мин ясарга тиеш. Чөнки минем
мондый операцияләр буенча тәҗрибәм бар.
Мәликә инде үзе өчен карар кабул итте: барысын да үз агымына җибәрергә.
Башкача нәрсә эшләп була инде? Рәмис белән ачыктан-ачык сөйләшеп, әтиләре
арасында булган хәлләр турында икесенә дә мәгълүм икәнне уртага салып,
бергәләп уртак карарга килү яхшырак булмасмы? Ләкин Рәмис яшерергә
тырыша бит, бернинди сер юк дигән була. Сер түгел бит инде ул, Рәмис, мин
барысын да беләм дип, ярып саласы килде аның, әмма тыелып кала алды.
Белмәмешкә салыша икән, димәк, шулай тели. Димәк, шулай кирәк. Ул бит инде
Рәмисне күптән белә – астыртын гына үч ала торган, яман эш кыла торган кеше
түгел ул. Шулай да Мәликәнең ярты «мин»е операцияне Рәмис ясау яклы булса,
икенче яртысы – башка хирург тотынсынмы икән әллә дип бимазаланды. Әйе,
әйе, моны үз агымына җибәрергә кирәк. Рәмис – иң ышанычлы хирургларның
берсе. Рәмис аны ярата. Аннан шикләнеп инде...
– Соңгы берничә көндә кинәт нык үзгәрдең син, – диде Мәликә, Рәмискә
елышып.
– Үзгәрерсең дә, – дип елмайды Рәмис. – Синең әтиеңә операция ясаячакмын бит.
– Куркам! – дип пышылдады Мәликә.
– Куркырлык бернәрсә дә юк, – диде Рәмис һәм кызны ике битеннән үпте.
– Сине югалтудан да куркам.
– Кая югалыйм мин? – диде Рәмис һәм уйга калып өстәп куйды: – Дөресен
әйткәндә, бу вәхши дөньяда югалу да гаҗәп хәл түгел. Кешенең үзеннән генә
тормый шул...
Рәмиснең телефоны зеңгелдәде. Кайчандыр университетта бергә укыган
курсташы бер пациентының диагнозлары буенча киңәшләшергә иде дип
шалтыратты. Рәмис, Мәликәдән гафу үтенеп, шунда китте.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
41
Мәликәнең үзәге аша ниндидер үткен бер тимер әйбер сызып үтте. Бәгырь
урталай ярылгандай, йөрәк икегә бүленгәндәй булды. Эчтә нәрсәдер ике
өлешкә киселде һәм аны инде ялгап булмас кебек тоелды.
Өйгә кергәч, бүлмә уртасында тораташ булып басып торды ул. Инде күптән
җаны бизгән фатирның һәр почмагы, стеналары, җиһазлары чит-ят булып
күренде. Һавасы да авыр, начар исле икән. Аның күз карашы тәрәзә төбендәге
орхидея чәчәгендә тукталды. Эчтә җылы дулкын йөгереп узды. Мәликә тирән
сулыш алып куйды.
«Юк, ялгыштыр бу, болай булырга мөмкин түгел, төзәтелмәслек берни дә
юк!» – дигән мең шифалы уй йөрәк белән бер көйгә сулкылдады. Өметне әллә
нинди кара кайгылар да җиңә алмый. Ә мәхәббәтне җиңеп буламы? Рәмистән
дә ышанычлырак кешене моңарчы Мәликәнең очратканы юк иде. Иң авыр,
иң бормалы хәлләрдән чыгар өчен дә дөрес юл табачак Рәмис. Без бит инде
ир белән хатын буласы кешеләр. Без бит бер гаилә булачакбыз, балаларыбыз
туар... Шундый киләчәкне бозарга, юк итәргә нинди бәланең көче җитәр икән?!
Мәликә, күз яшьләре аша елмаеп, орхидеяга бик озак карап торды.
10
Егерме тугыз ел элек булган фаҗигале вакыйга тынгылык бирми, әтисенә
куелган яман диагноз тәүлек әйләнәсе истән чыкмый, Рәмиснең беренче
мәхәббәте Илзирә көн саен диярлек очрап тора – боларның барысы бергә
туры килүдән күңел төшенкелеккә нык биреште. Мәликә инде хәтта «Әллә
әти белән киңәшләшим микән?» дип тә уйлап куя. Әмма, юк, юк, ди ул үзенә,
әтигә әйтергә ярамый, үземә дә белмәмешкә салынып йөрисе генә кала.
Хәзер Рәмистән генә тора инде. Барысы да чын мәгънәсендә аның кулында.
Ул да белә теге вакыйганы... Үзем ясыйм, дигәне куркыта... Әтием – дошман
бит аның өчен! Дошман!
Бу хакта Рәмис белән ачыктан-ачык сөйләшсә, аралар өзелер сыман.
Туктале! Чын-чынлап ярата икән, нишләп өзелергә тиеш соң? Юк! Үз агымына
җибәрәм, дидем бит инде.
Шушы уйлар белән Мәликә әтисе янына кергәч, Котдус, палатада әллә
кайчаннан бирле кулдан кулга йөреп таушалган юка китапны тумбочка өстенә
куеп, торып утырды.
Аның:
– О-о-о, минем кызым килгән, – дип җанлануына җавап итеп, Мәликә
бары тик:
– Хәлең ничек? – диде һәм саклык белән генә карават кырына утырды.
– Бер көе, – дип, Котдус кызының йөзеннән төс качканга аптырап калды.
– Әти, миңа әйтер сүзең юкмы? – диде Мәликә, туры карамаска тырышып.
– Миннән яшергән берәр серең юкмы дип сорамакчы идем...
– Синнән нинди серем булсын инде, кызым, – диде Котдус, сагаеп.
– Врачлар белән ничек сөйләшәсең, минем белән дә шулай ачыктан-ачык
сөйләш, – диде Мәликә кинәт кырыс тавыш белән. – Мин бит синең кызың.
Котдус пошаманга калды:
– Мин әле аларга сөйләргә ярамаган кайбер нәрсәләрне дә ачам сиңа. Син
үзең миңа нидер әйтергә телисең, ләкин кыймыйсың кебек.
Мәликә шундук кискен сөйләшкәненә үкенеп куйды.
– Юк, юк, әти, мин болай гына... Бүген көне шундый, ахрысы...
Котдусны процедуралар бүлмәсенә кан бирергә алып киттеләр. Мәликә
ХИРУРГ
42
тәрәзә янына барып, тышка күз салды. Машиналар чаба, кешеләр тыз-быз
үтеп тора. Шул ыгы-зыгыга кереп югаласы иде дип уйлап куйды ул. Хәер,
урамдагы кешеләрдә проблемалар юкмыни? Кемгә җиңел, рәхәт икән яшәве?
Берничә көн элек Илзирә белән көтмәгәндә килеп чыккан әңгәмә искә төште.
Мәликә әтисе яныннан чыгып килә иде, диспансер каршында Илзирә очрады.
Илзирәнең лабораториядән анализлар язылган бер папка кәгазь алып кайтып
килеше иде.
– Исәнмесез, Илзирә! Миңа бер-ике минутыгызны сарыф итмәссез микән?
– диде ул, медсестраның юлына аркылы төшеп.
Илзирә башта аптырап китте, аннары кулындагы сәгатькә карап алды:
– Минем биш минут вакытым бар. Тыңлыйм сезне.
Мәликә сүзне ничек башларга белми аптырап торганнан соң:
– Эшегез авыр сезнең... – дип куйды.
– Минекеме?
Мәликәнең эчке киеренкелеге кыяфәтенә чыккан иде. Ул хәтта бераз
тотлыгып та алды:
– Гомумән... мед... ицина хез... мәткәрләренә.
– Сезнең дә эш җиңел түгелдер, – диде Илзирә, әңгәмәнең мәгънәсенә
төшенә алмыйча. – Җиңел яшәү – үзе дә кызык, рәхәт булмас иде. Эшкә
килгәндә, сезнең укытучы хезмәте дә авыр бит. Җаваплылык медицинада да,
педагогикада да гаять зур. – Ул көлемсерәп куйды. – Бездән дә, укытучылардан
да кешеләр һәрвакыт могҗиза көтә, ә могҗиза килеп чыкса, һич кенә дә
гаҗәпләнмиләр.
– Дөрес әйттегез, – диде Мәликә, Илзирәне дикъкать белән күзәтеп.
– Миңа ниндидер җитдирәк соравыгыз бармы әллә?
– Гафу итегез... Сез Рәмиснең беренче мәхәббәте булгансыз икән, шулаймы?
Илзирә бер мәлгә сүзсез калды.
– Беренчесе һәм бердәнбер мәхәббәтем, – диде ул турыдан-туры. – Аннан
башка мин беркемне дә ярата алмадым.
– Хәзер дә яратасызмы? – дип, мәнсез сорау биргәнен Мәликә үзе дә сизми
калды.
Илзирә көлемсерәп карап торды да:
– Сез аның белән тиздән никахлашачаксыз. Көнләшерлек сәбәп юк сезгә,
– диде һәм әңгәмәне дәвам итүнең мәгънәсезлеген аңлап, диспансерга кереп
китте.
Мәликә беравык нишләргә белми торды да йөгереп, диспансерга керде һәм
Илзирәгә ияреп, янәшә атлады:
– Ә сез көнләшмисезме? – диде ул никтер ачулы тавыш белән.
Илзирә аңардагы эчке агрессияне абайлады һәм шундый ук тонда катгый
итеп җавап бирде:
– Көнләшәм. Яхшы көнләшү белән көнләшәм. – Ул тиз-тиз атлап икенче
катка менеп китте, Мәликә аңардан калышмады.
– Көнләшү яхшы була аламыни? – диде ул еш-еш сулап.
Икенче катта туктап, Илзирә:
– Хөрмәт иткән кешенең бәхетле булуына ничек сөенмисең инде, – диде. –
Мин Рәмис өчен шат – үз кешесен тапкан. Аңа бәхет кенә телисе кала. Сездән
көнләшәм – шундый кешенең хатыны булачаксыз. Ләкин мин сезнең өчен дә
шат. Рәмис сайлаган бит сезне.
– Сез аңа идеаль кешегә караган кебек карыйсыз бугай.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
43
– Идеаль кеше була алмый дөньяда. Кешеләрнең йөрәк тибешләре
дә унисонда була алмый. Ике йөрәкнең нәкъ бертөрле типкәнен әлегәчә
ишеткәнем юк. Күңел аваздашлыгы гына булырга мөмкин.
Илзирә әңгәмәне, ниһаять, тәмамлар өчен, тагын сәгатенә карап алды һәм
икенче катның коридоры буйлап китте.
– Табиблар, хирурглар да идеаль була алмыйлармы? – диде Мәликә, ияреп.
Илзирә бу бәйләнчектән тәмам туйды.
– Табиб та, хирург та – җирдә яши торган кешеләр инде. Фәкать кешеләр
генә, – диде ул, кереп китәсе кабинет ишеге янында туктап.
Мәликә үҗәтләнеп, кабинет ишегенә аркылы басты:
– Әйтегез әле, операция өстәлендә хирургның якын кешесе ятса, ул бар
көчен дә куеп башкара бит инде эшен, шулаймы?
Мәликәнең эчендә ниләр кайнаганны Илзирә аңлый, хәтта кызганып
куйды ул аны. Кереп-чыгып йөрүчеләргә комачауламас өчен ул ишек төбеннән
читкәрәк барып басты.
– Өстәлендә кем ятса да, минемчә, чын хирург бар көчен куеп эшли, – диде
Илзирә ихластан.
– Дөнья катлаулы бит ул... – диде Мәликә, калтыранган кулларын кая куярга
белмичә. – Мәсәлән, операция өстәлендә дошманы ятса... хирургтан зыян
көтәргә мөмкинме?
– Бу очракта операцияне башка кеше ясыйдыр дип уйлыйм. Нишләп сез
мондый сораулар бирәсез? Әтиегезгә операцияне булачак ирегез ясаячак. Рәмис
– яхшы хирург, ул хирургиябезнең өмете булып санала. Төче сүзләр әйтәсем
килми... Шулай да кеше, кем булып эшләсә дә, иң элек үзе алдында җавап тота
инде ул. Башкалар алдындагы җаваплылык кына аны игелекле итә алмыйдыр.
– Әтинең борчылганын күргәч, башка әллә нинди уйлар килә шул. Гафу
итегез... – диде Мәликә, елмаерга тырышып һәм, үзе дә сизмәстән, кинәт сорап
куйды: – Ә сезнең аралар ни сәбәпле өзелде?
– Безнең аралар өзелмәде. Бер гаилә булырга гына язмаган. Аны болай
гына сүз белән аңлату мөмкин түгел инде. Тормыш-көнкүреш болганчык агым
кебек бит ул. Бер үк яшәеш, бер үк мохит югыйсә... Кешеләр якыная да, ерагая
да... Яшь чактагы кыйммәтләргә мөнәсәбәт үзгәрә, хисләрнең кайсысы саега,
тора-бара яңалары туа... Аннары, Рәмис – хирург, кайвакыт ул кырт итеп кисә
дә куя. Хирургта андый катылык булырга тиештер инде. Аңлата алмыйм...
Мәхәббәтнең үзен дә аңлатып булмый бит – ни өчен нәкъ менә шушы ике
кеше бер-берсен яраталар? Сезгә нәрсәгә кемнәрнеңдер кайчандыр булган
үзара мөнәсәбәтләре? Сез бәхетле кешеләр, Мәликә. Алла боерса, барысы да
тәртиптә булачак, менә күрерсез. Кайгырмагыз, тынычланыгыз.
Илзирә, Мәликәнең үз уйларына чумып дәшми торуыннан файдаланып, тиз
генә китеп барды, ә Мәликә, кая атларга белмичә, баскан урынында катып калды.
Кресло-каталканы этеп баручы апа юл бирүне сорап эндәшкәч тә кузгалмады ул.
Апа якын килеп:
– Хәлегез начар мәллә? – дип сорагач кына, ул:
– Әйе, апа, хәлем шулхәтле начар, хәтта яшисем килми, – дип, коридорның
икенче башына таба йөгерде.
Апа бер мәл аның артыннан карап торды.
– Димәк, хәлең бигүк авыр түгел икән әле, – дип мыгырдады ул. – Яшисем
килми дип, авыз тутырып әйткәч, үләсең дә килми әле синең. Әҗәл якынайгач,
яшисе килә ул... – дип үзалдына сөйләнеп, апа каталканы этеп китте.
ХИРУРГ
44
11
Рәмис биш минут кына буш вакыты булса да, Илзирә янына чәй эчәргә
керә.
– Нихәл, Илзирә? – диде ул, гадәттәгечә, көненә инде әллә ничәнче мәртәбә.
– Аллага шөкер, – диде Илзирә, эчтән генә чиксез куанып, әмма йөзенә
ясалма корылык чыгарып.
– Берәр чынаяк чәй эчертмисеңме миңа?
– Минем чәемне эчәргә лаеклы дип саныйсыңмы соң үзеңне? – диде Илзирә,
шаярып.
Бу шаяру Рәмиснең күңеленә хуш килде. Аның кәефе күтәрелеп китте.
– Бер чынаяк чәйгә генә тартадыр инде минем абруем, – дип җавап бирде ул.
– Хирургия бүлегегездә чәй эчертмиләрмени, гел миңа керәсең? – диде
Илзирә, чәй ясаганда.
– Син ясаган чәй һәрвакыт тәмлерәк була.
– Бәлки мин, сиңа күрсәтмичә генә, чәйгә бер-бер ярамаган нәрсә саламдыр,
– дип көлеп җибәрде Илзирә.
– Синең кулдан агу эчәргә дә риза, – дип, Рәмис шаяруга шаяру белән
җавап бирде.
– Тиз тәмамладыгыз бүген.
– Җиңел операция булды. Чак кына иркенрәк суларга мөмкинлек бар. Бераз
иркенлек тә кирәк шул. Тиздән отпуск алам. Диңгезгә барып кайтырга кирәк.
Илзирә сүзсез калды. Шулай да, кыенсынып кына, сорыйсы итте:
– Булачак хәләл җефетең белән барасыңмы?
Рәмис тиз генә җавап бирмәде.
– Эшеннән җибәрсәләр, бергә барырбыз инде, – дип, уйга калды ул.
– Диңгездә бик еракка йөзеп кермә, бата күрмә.
Илзирәнең бу шаярып әйтелгән сүзе бөтенләй шаяруга охшамады.
– Батсам, нык кайгырырсыңмы? – диде Рәмис, бераз кыланыбрак.
Әмма Рәмиснең бу сүзе дә кызык яңгырамады.
– Тьфү, җүләр, авызыңнан җил алсын, алай димә! – диде Илзирә, ачуланып.
– Синең отпуск кайчан?
– Әй, белмим әле, – диде Илзирә һәм Рәмискә текәлеп карады.
– Синең күз карашың мине тишеп чыга хәзер, – диде Рәмис, елмаеп.
– Куркасыңмы әллә?
– Бераз бар.
– Күңелеңне ачып актарып карыйсым килә.
– Кешенең күңелен актарсаң, аннан әллә ниләр чыгарга мөмкин. Җаның
бизүе бар. Операция ясаганда, пациентның күңелен дә, җанын да күргәнем юк
әле – шунысы куаныч. – Ул гәүдәсен чак кына алгарак сузып пышылдады. –
Илзирә, ә менә синең күңелең, җаның кайда икәнне беләм шикелле. Ниндидер
сәер уй бу, ләкин мин аны гел тоям, хәтта күрәм сыман. – Кулын күкрәк
турысына куеп, өстәде: – Менә ул, аның бер өлеше минем үземә күчкәндер
кебек... Аңлата алмыйм...
Беркавым тып-тын утырганнан соң, Илзирә:
– Туеңа чакырасыңмы мине? – дип сорады.
– Әлбәттә.
– Ә мин килмим, – диде Илзирә, кинәт кырысланып.
– Нишләп? – диде Рәмис, гаҗәпкә калып.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
45
– Ул вакытта отпуск алам да, берәр кая китәм – диде Илзирә, торып. – Тагын
эчәсең килсә, чәйне үзең ясап эч. Минем эшем күп.
Илзирә чыгып киткәч, Рәмис йөрәк әрнүен тойды.
Нәрсәдер дөрес бармый. Кайда, нинди хата китте, ничек ялгышты, кайсы
вакытта? Туктале, нигә үземдә гаеп эзләп, казынып утырам һаман? Ә кайда,
кемдә казынырга тагын? Сәбәпләрне фәкать үзеңнән эзләргә кирәк. Шулай
булгач, нигә башымны салындырып утырам соң әле мин? Барысы да үз
кулымда түгелме? Дөресме, юкмы – анысын да үзем өчен үзем хәл итәм ләбаса.
Һәрбер кешедә булырга тиеш түгел ниндидер бозыклык, гөнаһ бар.
Ахрысы, шуңадыр инде гел ялгышабыз, гел яхшы белән начарны бутыйбыз.
Хәтта аерым кешенең ниндидер камиллеге дә аның кайсыдыр җитешсезлегенә
тугандаш булганны тиз арада чамалый алмыйбыз. Шулай ук, кешенең һәр
кимчелеге аерым бер камиллегенә тиң икәнне дә дөрес күрмибез. Шуңа күрә
бит инде дорфалык кайчак – туры сүзлелек һәм ихласлык буларак кабул
ителә. Сак кешене кайберәүләр куркаклыкта гаепли. Акчасын пыран-зыран
китерүчене юмарт кешегә санаучылар бар. Адымнарын уйлап ясаучыны куркак
дип мыскыл итәләр...
Мәликәне дә ашыгып, югары пьедесталга менгереп кую дөрес булды микән?
Әле күптән түгел генә мондый сорау хәтта саташкан сурәттә дә тумас иде.
Ниндидер зур, какшамас нәрсәнең нигезе чалшайды, үзәктә кинәт нәрсәдер
үзгәрде.
Мәликәнең әтисе операция көтә...
Аны кем ясарга тиеш – улмы, башка хирургмы?..
Рәмиснең укыганы бар – үлем җәзасы алдыннан корбан үзенең палачын
ярата башлый икән.
Беренчедән, үлемгә дучар ителүче инде бернәрсәне үзгәртә алмаганлыктан,
гомеренең соңгы минутларында үзенең мөнәсәбәтен үзгәртә, үзенчә йомшарта.
Икенчедән, ул сизә – палач аның чарасызлыгын күрә һәм дошман итми,
корбан аңа өмет белән, ихтирам белән карый. Палач бит моны күрә һәм соңгы
минутта кире уйлар да, бәлки, үтермәс дигән өмет калка.
Өченчедән, корбан инде беркем түгел, менә-менә аны үтерәчәкләр һәм аның
бердәнбер чарасы кала – буйсынып, баш иеп, палачка мәхәббәт белән карап,
аның дәрәҗәсенә «менү».
Дүртенчедән, палачка берсүзсез буйсынып, үлемгә эчке әзерлек тоеп, корбан
үзен үтерүдә үзе дә катнаша кебек хис итә.
Бишенчедән, коточкыч авыр халәтне булдыра алганча җиңел рәхәт халәткә
әверелдерергә тырышу. Хайвани куркуны мәхәббәткә әверелдерү. Яшәвенең
актык мизгелләрендә шуннан да артыгын булдыра алмый корбан. Рәмис
булачак операциядә үзен палач итеп күз алдына китерде. Әмма Котдусның
үлем җәзасы алдыннан кичерәсе хисләре Рәмискә нигә? Шулай да, корбан
кичерешләрен татысын иде әтисен харап иткән кеше, дигән уй тынгылык бирми
бимазалады. Югыйсә Рәмис белә – бу кара уйлар күп тә үтми таралачаклар,
ләкин алар теге төпкелдәге яман чыганактан калкалар, өстенлек алырга
телиләр. Рәмис аларга, әлбәттә, бирешмәячәк.
Мөмкинлекләр күп, әмма һәрвакыт кеше шулар арасыннан бердәнбер
мөмкинлекне сайлый һәм куллана. Сайлавы җиңел түгел.
Вакыт басымы астында сайлау йөге кеше өстенә төшә һәм ул мөмкинлекләрне
бутый, ясалырга тиеш хак адым урынына хәзерге мизгелдә мөмкин булган
шартларны куллана. Бу вакытта яман чыганактан нинди импульс чыга,
ХИРУРГ
46
җаныңның миһербанлы тарафыннан нинди импульс калка – шунысы мөһим
бит.
Ярар, тагын уйлар берсен-берсе узышып чабалар. Шуннан? Эчке көрәш
кенә түгелме соң бу? Әгәр дә көрәш икән, димәк, тикмәгә түгел. Ә йомгаклау
фикерең нинди? Актык фикерме? Ул гап-гади ләбаса.
Кеше үз теләге белән килми бу дөньяга. Шуңа күрә беркем беркемне
гаепләргә тиеш түгел. Димәк, гаепле кешеләр юк. Әмма бу кадәре вәхши
дөньяда гаеплеләр юк икән, димәк, барыбыз да гаепле. Менә бит, монда да
боҗра тоташты!
Кайсыдыр акыл иясенең фикере искә төште: «Гафу итү бер генә тапкыр
була, ә нәфрәт, күралмау көн саен, тәүлек әйләнәсе яши...» Шәп әйткән!
Рәмис чәйнектән чынаягын тутырып, чәй салды да берничә йотымда аны
эчеп куйды һәм елмаеп үзенә-үзе: «Алга, Рәмис, алга!» – дип боерды.
12
Операция уңышлы узды. Пациентның кем икәнен, нинди кеше икәнен
уйламады Рәмис. Аның бурычы – үз эшен камил дәрәҗәдә башкару иде. Һәм
ул аны дөрес һәм иң профессиональ дәрәҗәдә үтәде.
Котдус анестезияне җиңел кичерде. Операциядән соң, айныгач, бераз
авырту-сызлаулар тойса да, бигүк аһ-зарлары булмады. Бернинди катлаулылык
килеп чыкмады. Простата алынды, нервларга, орлык куыкларына зыян
килмәде. Сидек юлыннан катетерны да тиз алдылар, Котдус бер атнадан инде
үзе бәдрәфкә йөри башлады. Өч айдан анализлары яхшырса, алга таба прогноз
йөз процентка уңай дияргә була. Әлбәттә, гел тикшерелеп, күзәтелеп торырга
кирәк булачак.
Вакытында куелды аңа дөрес диагноз, вакытында аңа операция ясалды һәм
вакытында язмыш аны Рәмис белән очраштырды.
Бер айдан аны стационардан чыгардылар һәм өенә кайтып китәргә рөхсәт
бирделәр.
Котдусның кәефе күтәренке бүген. Бердәнбер кызы янында ул. Иртәгә
Можгага кайтып китә. Хәтта утырып торасы да килми, бүлмә буйлап әрле-
бирле йөри. Мәликәнең диссертация язып утыруын онытып, җырлап та ала.
Торымнан-торымга алтын куллы хирургка – булачак кияве Рәмискә көр тавыш
белән рәхмәтләр укый. Авыртулар бетте диярлек, чөнки махсус даруларны көн
саен кабул итеп тора. Рактан арынасына баштарак икеләнгән иде, хәзер исә
инде нык-ныклап ышана – котылды ул, котылды.
– Мин бүлнистән чыгуга җәй дә җитте, – диде ул, тәрәзәдән тышка карап.
– Ничек инде яшисең килмәсен бу якты дөньяда! Әниең генә килмәде, – дип
көрсенеп куйды ул аннары, Мәликә китаплардан арынган мәлне туры китереп.
Мәликә китапны читкә куеп:
– Хатының да килмәде бит, – диде. – Ярар, операция уңышлы узды, шунысы
иң мөһиме.
Озакламый Рәмис килергә тиеш. Мәликә бүген моңарчы булмаган
дулкынлану кичерә. Киләсе вакытын гына әйтмәде, җан тынгысызлыгын
шунысы да арттыра. Әтисе кат-кат кабатлый: «Бик шәп кешегә чыгасың,
кызым...» Әйе, Рәмис – алтын кеше... Әмма киләчәк куе күгелҗем томанга
төренде. Эч поша. Барысы да уңай бара иде бит. Менә дигән эше бар,
аспирантура тиздән тәмамлана. Тормыш гел уңай гына барырга охшамаган
шул. Котдус та, кызының кәефсезлеген күреп, торымнан-торымга пошаманга
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
47
кала, «Арагыз суынмагандыр бит?» – дип сорый. «Юк, барысы да тәртиптә.
Әти, сиңа дулкынланырга ярамый», – дип кенә җавап бирә. Тагын нәрсә дисен
инде ул?
Әтисе исә, кәпрәеп:
– Ярый, нишләп ярамасын, – дип елмая. – Врачлар хәтта бераз сухой кызыл
аракы кабарга да ярый, диделәр әле.
Әтисе берни сизми... Бәлки, әйтер вакыт җиткәндер?..
Мәликә шактый вакыт икеле-микеле уйлар белән утырганнан соң,
дипломатыннан фоторәсемне барып алды. Шуннан соң да әле ул әтисенә
күрсәтергәме-юкмы дип уйланып торды.
Ниһаять, тәвәккәлләде ул:
– Менә бу фотога карап нәрсә әйтә аласың?
Котдус фотоны алып карады һәм аның йөзен сәер төстәге елмаю биләп алды:
– Минем яшь чак... Бу бит Волжскида, сездә калган фото.
– Әйе, шул ук фото, ләкин монысы башка кешеләрдә саклана. Кем белән
син монда?
– Васил белән, – диде Котдус кысынкы тавыш белән. – Сиксәненче еллар
азагында бергә кооперативта эшләгән идек. – Аның йөзе тартылып китте,
кыяфәте үтә җитдиләнде. – Авариягә эләгеп, һәлак булды ул. Каян алдың син
бу фотоны?
– Рәмисләргә кунакка баргач бирделәр.
– Ә аларга каян килгән ул? – диде Котдус, гаҗәпләнеп.
– Васил исемле бу егет – Рәмиснең әтисе.
Котдусны ток суккандай булды.
– Кит аннан?! – диде ул һәм чак кына фотоны кулыннан төшереп җибәрмәде.
– Менә шундый хәлләр, әти, – диде Мәликә, авыр сулап һәм шул ук вакытта
иңеннән авыр капчыкны алып ташлагандай.
Котдус шактый вакыт шок хәлендә утырды. Аның әле моңа һаман тәгаен
ышанасы килмәде.
– Ничек болай булырга мөмкин инде? Ничек шушылай туры килә ала? – дип
кат-кат кабатлады ул. – Әйе шул, яшьли харап булды Васил... – Ул кинәт тагын
да катырак эчке сискәнү тойды. – Рәмис бу фотода мине танымады микән?
– Нишләп танымасын, таныган! – дип, еламсырап тавышын күтәрде Мәликә.
– Үзе әйттеме?
– Юк, аның бу хакта бер сүз дә кузгатканы юк. Рәмис әнисенә синең турыда
сөйләгәндә, үги энесе яшертен генә тыңлап торган. Фотоны да шул малай
алып килде. Кыска гына итеп әйткәндә, әтисенең һәлак булуында син гаепле
икәнне Рәмис белә.
– Ничек инде мин гаепле?! – диде Котдус кинәт кайнарланып. – Нинди сүз
бу?! Син нәрсә! Ничек мин гаепле булыйм, ди?!
– Туктале, кызма. Син бит операция алдыннан үзең сөйләгәнсең.
– Әйе... сөйләдем... – диде Котдус, калтыранып. – Ничек бар, шулай
сөйләдем... Ләкин... мин үтермәдем бит аны.
Ишек кыңгыравы зеңгелдәгәч, икесе дә сискәнеп куйдылар. Мәликә җәһәт
кенә фоторәсемне алып сумкасына тыгып куйды. Бу Рәмис иде. Өстендәге ак
сәдәпле куе зәңгәр күлмәк шулхәтле килешеп тора үзенә. Мәликәнең соңгы
вакытта куырылган үзәгенә бераз җылы йөгерде – ул бүләк итте бит Рәмискә
бу күлмәкне.
– Исәнмесез! – дип сәламләде Рәмис ата белән кызны. – Нәрсә, балтагыз
ХИРУРГ
48
суга төшкән шикелле каңгыраеп утырасыз?! Хәлең ничек, Котдус абый?
Авыртулар кимегәндер?
Котдус көчкә каушавын җиңеп:
– Кими бара, – дип әйтә алды.
– Мәликә, мин килгәнгә шат түгелме әллә син?
– Киресенчә, сине әллә кайчаннан бирле көтәбез инде, – дип, Мәликә
елмаерга тырышты.
– Котдус абый, кайткач, үзегезнең бүлнисегездә күренгәләп торырсың. Өч
айдан ПСА сдавать итәсең. Нәтиҗәсе нинди булуга карамастан, анализларың
белән монда килерсең. Мин язган даруларның барысын да кабул ит. Бернинди
проблема булмаска тиеш. Вакытында алып ташладык.
– Рәхмәт яусын сиңа, Рәмис улым! Миңа, завсклад булып эшләүчегә,
сәламәтлек бик кирәк. Эшем бик абруйлы минем, – дип, үзенең ни сөйләгәнен
дә аңламыйча мыгырдады Котдус.
– Бездә завскладлар гомергә абруйлы булды инде алар, – диде Рәмис,
көлемсерәп. – Мәликә, чәй куй әле.
Чәйнекне плитәгә куйгач, Мәликә, чәй янына тәм-том алырга дип, кибеткә
чыгып китте.
Икесе генә калгач, Котдус бөтенләй бөреште. Ул шактый вакыт Рәмискә
туры карарга куркып торды.
– Менә шулай, Котдус абый... – диде Рәмис, урындыкка утырып.
Котдус, үзен көчкә кулга алып һәм бар көчен җыеп, сүз башлады:
– Мин сиңа яшьлектәге дустым Васил турында сөйләгән идем... Мин
куркудан арттырып җибәрдем... Операция алдыннан, үзең беләсең... Мин
тәгәрмәч бер болтта гына икәнне аңа әйтергә өлгермәдем. Шефның туган
көне бит... Ыгы-зыгы, шау-шу, музыка... Мин аңа әбизәтелне әйткән булыр
идем. Мин бәдрәфкә барып килгәнче, ул чыгып киткән иде инде... Операция
алдыннан, үзең беләсең... Гөнаһларны барлап ятучы бер мин генә түгелдер...
Мин аңа әбизәтелне әйткән булыр идем. Мин туалетка барып килгәнче, ул
чыгып киткән, аңлыйсыңмы?..
Танышканнан бирле беренче тапкыр Рәмиснең тавышы усал яңгырады:
– Операциягә кадәр үзеңне гаепле санап, үкенеп-уфтанып яткан идең. Хәзер
үкенми башладыңмы әллә?
– Алай түгел! – диде Котдус өзгәләнеп. – Үкенерлек нәрсәләр җитәрлек
минем... Дөнья тар ул... Әллә кайларда, әллә кемнәр очрашып куялар... Әллә
кайчан булган хәлләр дә беркая китеп югалмый, үзең белән йөри... – Ул башын
калкытып Рәмискә туры карады. – Ул синең әтиең икән бит. Син – Василның
улы икәнсең. Шуңа күрә генә хәзер акланырга тотынды дип уйлый күрмә...
– Юк, юк, алай уйламыйм. Операция уңышлы тәмамланды да, хәзер син
курыкмыйсың, тәүбә итәргә дә җыенмыйсың дип уйлап куйдым. Хәзер бит
кешеләрнең күбесе Аллага үзләренә кирәк чакта гына ышаналар. Кайбер кеше
яман эш кылдым дип түгел, шуның өчен җәза алырмын дип курыкканга күрә
тәүбә итә бит.
– Нигә син миңа тәүбә турында әйтәсең? Мин борып алмадым бит аның
тәгәрмәчендәге болтларны.
Рәмис сынаулы күз карашын бөрешеп калган пациентына «кадады»:
– Карале, ә бәлки, син үзең борып алгансыңдыр болтларны?
– Юк, юк, юк! – дип кулларын селтәде Котдус. – Мин Василга әйтергә
өлгермәдем – шул гына минем гаебем. Бу җинаять түгел бит инде. Гаепле
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
49
булсам, Ходай синең белән Мәликәне дә, мине дә очраштырмас иде. Кызым
сиңа кияүгә чыгарга җыена... Син миңа операция ясадың... Димәк, минем
гаебем юк, Ходай безне туганлаштырырга җыена икән...
Рәмис Котдуска якын килеп, текәлеп карады:
– Бәлки, ул сынап карыйдыр – мине дә, сине дә.
Котдус ни әйтергә белми торды. Бу авыр, баса, сыта торган тынлыктан
котылу мөмкин түгелдер сыман тоелды.
– Син минем кем икәнемне операциягә кадәр үк белдеңме? – дип сорады
Котдус, башын аска иеп.
– Әйе, белдем.
– Ә ничек син операцияне үзең ясарга булдың?
– Сине мин монда китерттем. Мәликәгә үзем ясыйм дип, сүз бирдем.
Котдусның тыны кысыла башлады.
– Мин саф һава сулап керим әле, – диде ул һәм ишеккә таба юнәлде.
– Озак йөрмә, хәзер бергәләп чәй эчәбез, – диде аңа Рәмис.
Котдус чыгып киткәч, Рәмис тәрәзәне киереп ачты һәм, җәйге һава тәнгә
сарылгач, күзләрен йомып, тирән сулыш алды. Ике олы пакет күтәреп, Мәликә
кайтып кергәч тә, тәрәзә яныннан китмәде ул. Җиңел, рәхәт иде аңа бүген
никтер... Мәликә янәшә басты. Көн матур... Әмма бу гүзәллектә тибрәлер
дулкында түгел Мәликәнең күңеле. Йорт каршында әтисе әрле-бирле йөри.
Тизрәк кайтып китсен иде инде ул Можгасына. Хәле яхшы бит инде... Рәмис
иңеннән кочкач, Мәликәнең тәне буйлап җылы йөгерде.
– Рәхмәт сиңа, – дип пышылдады ул.
– Сиңа да рәхмәт, – диде Рәмис, еракка карап.
– Миңа ни өчен рәхмәт?
– Мәхәббәт өчен.
– Син мине яратасыңмы?
– Яратам, Мәликә. Син минем якын кешем.
– Куркам мин...
– Нәрсәдән?
– Белмим, – дигән сыктанулы тавыш чыкты Мәликәнең салкынаеп киткән
иреннәре арасыннан.
– Курыкма, – дип елмайды аңа Рәмис. – Куркуның үзеннән дә куркынычрак
нәрсә юк.
Мәликә кухня тарафына колак салды, суы кайнап беткән чәйнекне йөгереп
барып, плитәдән алып куйды. Рәмис янына кире килергә базмыйча торды ул.
Хәзер үк уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк!
– Нишләп язмыш болай тупас уйный икән кешеләр белән?! – диде ул, әкрен
генә тәрәзә янына килеп.
Рәмис дәшмәде. Мәликә кинәт аның беләгенә ике куллап ябышты.
– Рәмис! Мин беләм! – дип ярып салды ул.
– Нәрсә беләсең? – диде Рәмис тыныч кына.
– Барысын да беләм! Әтиләребез турында.
Ул сумкасыннан теге фоторәсемне алып, Рәмискә сузды. Рәмис моны
бөтенләй көтмәгән иде.
– Кем сөйләде? Бу фотоны кем бирде? – диде ул, гаҗәпләнеп. – Әни аны
югалтты, өйнең астын өскә китереп эзли.
– Навил килеп сөйләде, фотоны да ул алып килде.
– Вәт, шакал! – дип кенә әйтә алды Рәмис, тешләрен кысып.
ХИРУРГ
50
Менә, ниһаять, беркемнән берни яшерәсе калмады. Бернинди сер булмаган
икән бит ләбаса.
Мәликәнең бите буйлап күз яше тәгәрәп төште:
– Соңгы вакытта миңа карата суынуыңның сәбәбен аңлыйм хәзер.
– Мин сине ничек яратканмын, һаман да шулай ук яратам, – диде Рәмис,
аның сүзенә Мәликәнең ышанмаячагын белсә дә.
– Чын әйтәсеңме?
Рәмис моңсу елмаеп:
– Чын, чын, чын әйтәм, чын әйтәмен, аппагым, – диде дә сәгатенә карап
алды. – Минем бүген барасы җирләрем күп. Мин сиңа шалтыратырмын.
Мәликә котылгысызлыкны аңлады булса кирәк:
– Салкынайды безнең ара, салкынайды.
– Минемчә, бер үзгәреш тә юк, – диде Рәмис ишеккә таба юнәлеп. – Беребез
дә беркая югалырга җыенмый бит.
– Ә никах? – диде Мәликә, кыюлыгын җыеп.
– Син акыллы кыз... Аңларга тиешсең...
– Ташлыйсыңмы мине?
– Нинди сүз инде бу – «ташлыйсыңмы»! Без синең белән гел очрашып
торачакбыз... син теләсәң... Ә никахка килгәндә...
– Мин аңлыйм. Мин сине яхшы беләм... Мин инде бу көннәрдә күп
уйладым... Бер тапкыр да күрмәгән әтиең алдында гаепле булудан куркасың.
– Дөрес аңлыйсың. Әмма курку түгел бу. Бала чакта да, хәзер дә әти мине
гел күктән күзәтеп торадыр шикелле. Нәселебездә Котдус әфәнденең каны
булуын тели микән ул?
Мәликәнең йөзе ап-ак булды. Ул беркавым һушсыз торганнан соң, үзендә
көч табып:
– Ә синең аңа операция ясаганыңны гафу итә микән әтиең?
Рәмис ишек катына җиткәч:
– Гаҗәеп хәл – мин әтине төшемдә күрдем, – диде. Аның йөзе яктырып
китте. – Беренче тапкыр керде төшемә. Беләсеңме, кайчан? Котдус абыйга
операция ясаган көнне. Елмаеп, каршыма килде, ике куллап күрештек.
Димәк, ул моны хуплый, алай гына да түгел, моның өчен әтием минем белән
горурланадыр.
– Әйе, син чын хирург, кырт кисә беләсең.
– Кырт кисү түгел бу. Тиешле адым ясау гына. Бернинди хирург кисә алмый
торган җепселләр бар.
Аның күз карашы тәрәзә төбендәге орхидеяга төбәлгәнне абайлап, Мәликә
боек тавыш белән:
– Соңгы берничә көн эчендә чәчәкләре шиңеп коелды, – диде.
– Ял итеп, хәл алгач, тагын чәчәк атар.
– Юктыр. Монысы соңгы тапкырыдыр.
– Мин сиңа иртәгә шалтыратырмын. – Ул беравык уйланып торды. – Юк,
Котдус абый киткәч, үзең шалтырат, яме.
Ул чыгып китте. Мәңгегә, бүтән әйләнеп кермәскә чыгып киткәндер кебек
тоелды Мәликәгә. Аның хәтта еларлык та хәле юк иде. Тәрәзәдән карады –
Рәмиснең китеп барганын күрермен дип уйлаган иде. Әмма Рәмис машинасын
бу юлы йортның икенче ягында калдырганны белми иде ул. «Беркайчан болай
күздән тиз югалганы юк иде», – дигән уй чагылып алды. Тәрәзә төбендәге
орхидея икесенең бердәнбер уртак нәрсәсе кебек боегып тора. Мәликәнең,
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
51
тәрәзәне киереп ачып, кычкырасы килде. Кемгә? Юкка чыккан Рәмискәме?
Подъезд янында кукраеп басып торган әтисенәме? Рәмиснең тормышыннан
һич кенә дә алып ташлап булмый торган Илзирәгәме? Тавышыңны ишетерләр
ишетүен, әмма беркем хәлеңә кермәс, беркемнән иганә килмәс. Ул ыңгырашып,
диванга йөзтүбән капланды.
Шимбә көнне Мәликә Илзирәгә шалтыратты һәм аны кафега чакырды. Ник
чакырганын үзе дә белмичә. Ләкин аны күрәсе һәм сөйләшәсе килде. Ник,
ни турында, нинди максат белән – үзе дә аңламады. Килмәс, баш тартыр дип
уйлаган иде ул, әмма ни гаҗәп, Илзирә шундук очрашырга ризалык бирде.
Официант кофе китергән арада, алар шактый вакыт дәшми утырдылар.
– Инде диңгез буенда ял итәсездер дип уйлаган идем, – дип сүз башлады
Илзирә, әңгәмәдән тизрәк котылыр өчен.
– Нинди диңгездә? – дип сорады Мәликә. Бу кылану түгел иде, ул чынлап та
Рәмиснең диңгез буена барырга җыенуын хәтереннән чыгарган иде.
– Рәмис белән киткәнсездер дип уйлаган идем.
– Киттемени ул? – дип гаҗәпләнде Мәликә.
– Отпускысын диңгез буенда уздырырга җыенган иде.
– Отпускыда икәнен беләм... Диңгезгә киткәнен белмәгән идем.
– Әтиегезнең хәле ничек?
– Әйбәт. Кайтып китте ул.
– Нәрсә булды сезгә?
Нинди җавап бирим икән дип, Илзирәгә беравык карап торганнан соң,
Мәликә:
– Аңлата алмыйм, – диде. – Бәхетле кеше сез. Сәер теләк туды – сезнең
урында эшлисем килә.
– Һәркем үз урынында эшләргә тиеш. Сезнең ниндидер йомышыгыз бармы
миңа?
– Сезне күрәсем килде.
– Тыңлыйм.
– Әтиемне караган өчен мин сезгә бик рәхмәтле. – Аның күз карашы
кинәт усалланды. – Шул ук вакытта мин сезне күралмыйм, – дип өстәде ул
көтмәгәндә.
– Аңлыйм, – диде Илзирә, бер дә исе китмичә.
– Нәрсә аңлыйсыз?
– Нәфрәтегезнең сәбәбен. Сез болай да миннән көнләштегез, хәзер инде,
Рәмисне югалткач, көнләшүегез көчәйде. Кара көнчелек кабынды сездә, бик
куркыныч, әллә нинди фаҗигаләргә китерә торган көнләшү. Көнләшүнең чем-
кара төскә буялганы була – мәхәббәттә дә, башкаларның уңышына, бәхетенә
карата да.
Мәликә ямьсез итеп көлемсерәде:
– Гиппократ антын биргән кешеләр дә бик рәхимсез була ала икән.
– Сезнең ситуациянең дә, безнең әңгәмәбезнең дә медицинага катнашы
юк. Минем вакытым тар. Мөһимрәк сорауларыгыз булмаса, китим инде мин.
– Туктагыз әле... – Мәликә әңгәмәнең рәте булмаячагын сизенеп, тагын да
зуррак нәфрәт кичерде. – Каты бәгырьле кеше сез...
Илзирә, аның халәтен дөрес аңлап, каршы сүз әйтеп бәхәсләшүнең
кирәксезлеген тоеп, тыныч кына үз фикерен әйтте:
– Гиппократ дигәннән... Аның мондый сүзе бар: кешенең күңеле, җаны
актык сулышына кадәр үсәргә һәм камилләшергә мөмкин. Олыгайган саен
ХИРУРГ
52
тән таушала. Ә кешенең җаны яши-яши савыгырга, хәтта яшәрергә мөмкин
– рухы дөрес юнәлеш алса.
Мәликәнең соңгы вакытта кәефе капма-каршылыклы төстә үзгәрә торганга
әйләнде. Хәзер дә ул кинәт йомшарып китте, әле генә кабынып алган нәфрәт
каядыр юкка чыкты.
– Сез миңа башта шундый инсафлы, якты күңелле булып күренгән идегез,
– диде ул, сыктанып.
– Мин сезгә нинди начарлык эшләдем, сезнең алда нинди гаебем бар? –
диде Илзирә, аптырап.
– Ә минем нинди гаебем бар? – диде Мәликә, чак кына еламыйча.
– Сезнең дә бер гаебегез юк. Шулай булгач, мине күралмавыгызның сәбәбе
нәрсәдә?
Мәликә башын салындырды:
– Чынлап та... әллә нишләдем мин, – диде ул. – Гафу итегез!
Һәм көтмәгәндә, кискен хәрәкәтләр белән урыныннан торды да, тиз-тиз
атлап, кафедан чыгып китте.
Илзирә динамиклардан талгын гына саркыган моңлы музыканы ахырына
кадәр тыңлады да урыныннан кузгалды. Өстәлдә бер йотым да эчелмәгән ике
чокыр кофе калды.
13
Эш вакыты тәмамлангач, Илзирә ак халатны үзенең чәчәкле күлмәгенә
алыштырып, ашыкмыйча гына диспансердан чыкты. Июньнең бер көне кичкә
авышып, озакламый мәңгелекнең үткән бер мизгеленә әверелергә тора. Рәхәт
тә, ямансу да. Автобус тукталышына илтә торган сукмак чиксез озын булсын
иде, шуның буенча атларга да атларга. Кәеф шундыйрак бүген. «Бу дөньяда
һәрбер сызык, хәтта турысы да, кайчандыр бер түгәрәкләнә һәм әйләнеп, боҗра
булып тоташа. Кеше йөргән сукмакларның, юлларның бер очы икенчесе белән
ялганмый калмый. Шулай булмаса, кеше юллар салмас иде, таптап сукмаклар
ясамас иде». Моны Рәмис еш кабатлый.
Якты сагыш, июнь җиле булып күңелне айкый, андагы хис-тойгыларның
нәзберек тирәкләрен чайкалдыра.
– Илзирә!
Илзирә туктап борылды.
Төшме бу, өнме? Рәмис! Кулында зур чәчәк бәйләме. Өр-яңа кәчтүмнән,
затлы галстук таккан.
– Исәнме, Илзирә!
Илзирәнең тыны капты. Бу күренешне аңлау һәм тиз генә кабул итү мөмкин
түгел иде. Гаҗәпләнү хисен юдырып, бөтен җаны-тәне буенча шатлык дулкыны
йөгереп узды.
– Исәнме! Син беркая да китмәдеңмени?
– Беркая да китмәдем. Бүген – синең туган көнеңдә, ничек мин чит
тарафларда була алыйм, Илзирә?!
Илзирәнең күңеле тулды, елыйсы да, көләсе дә, Рәмисне кочып үбәсе дә,
хәтта томырылып йөгерәсе дә килде аның.
– Онытмаган, – диде ул чак кына ишетелерлек итеп.
Рәмис чәчәк бәйләмен биреп:
– Туган көнең белән котлыйм сине! – диде. – Ә хәзер, әйдә, тизрәк, машинамны
юл кырыенда гына калдырган идем, туктарга ярамый дигән билге тора анда.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
53
Машинага кереп утыргач, Рәмис кечкенә тартмадан беләзек алып, кызның
каушаудан калтыраган кулына кидереп куйды:
– Туган көнеңә бүләк.
– Алтын бит бу! – диде Илзирә, сокланып һәм читенсенеп.
– Алтында түгел хикмәт. Син ярата торган төстә ул – кояш төсендә. Туган
көнең белән! Гел шушындый чибәр, якты күңелле бул. Сәламәтлек телим сиңа.
– Рәхмәт, Рәмис. – Ул әйтергә микән, әйтмәскә микән дип уйлап торганнан
соң: – Мәликә килгән иде, – диде.
– Шулаймы... – диде Рәмис басынкы тавыш белән.
– Әтисе чынлап та шул кеше булып чыктымы?
– Юк, ул түгел! – диде Рәмис, катгый итеп.
– Шул, шул. Мин моны аңладым инде.
– Язмышны алдан күрү мөмкин түгел. Менә Ходай сине эшкә безнең
диспансерга китерде – без бергә булсын өчен. Мәликәнең әтисен монда алып
килде – дөресе ачыклансын өчен...
Илзирәнең хисләрен аңлатырлык түгел. Аларны аңлау хәтта үзенең
хәленнән дә килми. Балачак, яшьлек дусты Рәмис үз эшендә инде югары
үрләрне яулаган кеше. Соңгы вакытта «Мин Рәмискә лаеклы түгел» дигән
имәнгеч уй-фикер үзәктә инде ныклы тамыр җәйгән иде.
Ә Рәмиснең фикере бөтенләй башка бүген. Илзирәнең киләчәктә нинди
урында кем булып эшләячәге дә бернинди роль уйнамый аның өчен. Илзирә
аңа бик кадерле һәм бик кирәк кеше! Аның моңарчы нинди романнары булган,
кем белән гаилә корырга маташкан – Рәмисне болары да кызыксындырмый
һәм бернинди мәгънәгә ия түгел.
Аңа хәзер (хәзер һәм алга таба да) нәкъ менә Илзирә кебек җылы, матур
күңелле иптәш кирәк!
Утызга җиткәндә, бигрәк тә кирәк була башлый икән андый кеше.
– Хәзер туп-туры безгә кайтабыз, – диде ул, машинаны кабызгач.
Илзирәнең йөрәге дерт итеп куйды:
– Ничек инде?
– Менә шулай. Анда әни мәш килеп өстәл әзерли. Туган көнеңне бездә
үткәрәбез.
– Әй, Рәмис, юк, алай булмый, – диде Илзирә, пошаманга калып.
– Нәрсә алай булмый? – дип көлеп куйды Рәмис.
– Яхшы түгел.
– Әни әзерләнеп көтеп тора, ә син барырга теләмисең – менә бу чынлап та
яхшы түгел. Әни өйдә үзе генә. Мәҗит Нәҗипович малаен Уфага илтә китте.
Навил укый да алмады, Казанда үзенә урын да тапмады. Бүген бәйрәм – синең
туган көнең! Минем өчен бүген икеләтә бәйрәм – тагын әтине төштә күрдем.
Икенче тапкыр. Күлгә кармак салып, тын гына утырдык. Мин зур балык
тоттым. Ул елмаеп аркамнан сөйде.
Машина җәйге Казан буйлап китте.
14
Рәмис боларны миңа ник сөйләде икән?
Бу сорауга төгәл җавабым юк. Һәрхәлдә, бу турыда әсәр язсын дип түгелдер
инде. Кем беләндер иркенләп уртаклашасы, бушанасы килгәндер.
Акыллы кеше артык икеләнүчән һәм уфтанучан да була бит ул. Бәлки,
Мәликәне күңеленнән алып ташлау хәленнән килмидер. Бәлки, теге мөртәт
ХИРУРГ
54
Навил аркасында кем улы икәнен сер итеп саклап кала алмаганга эче
пошканнандыр. Бәлки, Мәликәнең әтисен яман чирдән коткарган сөенечтәндер...
Ә ул моңа, иманым камил, ихластан сөенәдер һәм горурланадыр. Чөнки ул –
олы җанлы, акыллы, үз җиреннән игелекле сутлар алып, аягында нык басып
торучы ЧЫН ХИРУРГ һәм ни өчен яшәгәнен аңлаучы, яшәвенең мәгънәсен
тапкан ЧЫН КЕШЕ!
Кешегә, әгәр дә ул сәламәт булып туган икән, байлык инде өеп бирелгән
дигән сүз. Аның капчык-капчык алтын төялгән гомер арбасы бар. Әмма ул күз
тондырып, атын куалый – киләчәкнең офыгында ялтыраган утларга, ерактан
ишетелгән матур авазларга алданып, шул тарафларга омтыла. Бәхет, рәхәт
тормыш, байлык шундадыр дип уйлый ул. Хәтта яшәү мәгънәсе дә шунда
табылыр сыман тоела. Шулай күз тондырып чапканда, арбасыннан алтын тулы
капчыкларның төшеп, коелып калганын да сизми. Алда ялтыраган утлар исә
һаман да шул ук ераклыкта кала бирә. Бара-бара, гомер юлының як-ягындагы
күз явын алырдай шау чәчәкле якты болынны күреп хозурлана алмый кала.
Күккә омтылып сайраган кошлар җырын ишетүдән мәхрүм була. Иңнәреннән
кочып иркәләгән җылы җилнең назын тоймый. Еллар узгач, олы юл үткәч
кенә, офыкка барыбер барып җитә алмаячагына төшенә башлый кеше. Яшәү
бәхете гомер арбасына утырып әбелхәят кочагында аллы-гөлле болын аша
барган чакта булган икән бит дигән ачышны да бик соң ясый кеше. Болын да
артта кала, арба да буш... Кире кайту да мөмкин түгел.
Моны яшьтән үк аңлаучы зирәк акыллы кешеләр була.
Күрше подъездда шундый бер танышым (дустым дисәм дә ярыйдыр) яши
хәзер.
Якшәмбе көнне кичкырын мин, гадәттәгечә, саф һава суларга чыккан идем.
Йортның ишегалдына таныш машина кереп туктады. Рәмис машинасыннан
чыгуга ук мине сәламләде һәм, уң як ишекне ачып, хатынына чыгарга ярдәм
итте.
– Минем хатыным Илзирә шушы инде, – диде Рәмис шат тавыш белән.
Илзирә матур итеп елмайды:
– Исәнмесез.
– Авыл һавасы ничек? – дигән булдым мин, авыл һавасының әйбәт икәнен
белсәм дә.
Илзирәнең җавабы үзенең елмаюы кебек үк ягымлы булып чыкты:
– Авылда рәхәт, әмма Рәмис янәшә булганда гына сулавы иркен.
Алар җитәкләшеп подъездга кереп киттеләр. Ә миңа шушы кыска гына
очрашу һәм әйтелгән берничә сүз күңелгә рәхәтлек бирде.
Кайвакыт бәхетле кешеләрне очрату үзеңне дә күпмедер вакытка бәхетле
итә.
Мин күтәренке кәефтә, илһамланып, өемә кердем дә шушы повестьны
язарга утырдым.
2019 ел,
Казан – Хельсинки – Казан.