ҺӘРКЕМ ҖИРДӘ ҮЗ БӘЯСЕН ЯУЛЫЙ

Таулардагы уйлар
Авыр уйдан арып туктап калдым,
Тау үренә менеп бастым да:
Яуланмаган үрләр – баш очымда,
Яуланганы – аяк астымда.
Егыла-егыла, яра ала-ала,
Үрләр яулап гомер ителде...
Үзем исләмәстән кемнәрнедер
Яралап та киттем шикелле...
Түбәләрнең төрлеләре булды,
Көмеш дигәннәрем кар булды,
Алтын дигәннәрем чүп-чар булды,
Шатлык дигәннәрем зар булды...
Егыла-егыла, яра ала-ала,
Үрләр яулап гомер ителде...
Аяк аста таулар тезелеп калган,
Мәгънәсез бер түмгәк шикелле...
Җиңү микән, җиңелүләремме,
Аяк астындагы бу үрләр?!.
Бәхет микән, бәхетсезлек микән
Үрләр яулап үткән гомерләр?!.

Ил
Илдә чыпчык үлми, диләр.
Чыпчыклар... үлми әле...
(Илләре нинди дә аның,
Чыпчыгы нинди әле...)
Бөркетләр иле бит бу ил!
Тарихка гына кара:
Аның узган юлларыннан
Җиңүләр генә кала.
Ярсып узган юлларында
Җиңүләр кала аның:
Җиңә чит ил дошманнарын,
Җиңә... үз балаларын.
Кайда гына атласа да,
Җиңүсез юллары юк.
Бары тик бер дәвердә дә
Бәхетле булганы юк.
Андый-мондый ил түгел бу,
Барсын да җиңгән ил бу.
Илдә чыпчык үлми, диләр...
Бөркетләр үлгән ил бу!


Сер
Ничә еллар беләм. Син барыбер
Минем өчен бетмәс сер, дисең.
Никадәрле мине беләсең син,
Шулкадәрле мине белмисең…
Мин үзем дә әле үземне бик
Тулысынча белеп бетермим.
Бер карасаң, бәхет китерәм мин,
Бер карасаң, берни китермим.
Бер карасаң, бик тә акыллымын,
Бер карасаң, артык тилемен…
Бер карасаң…
Тик бер карау өчен
Туган кешемени инде мин?!
Мин бер карар өчен яшәмәдем,
Бер карама миңа, мең кара.
Меңәр тапкыр меңнәр карасаң да,
Ачылырга торган сер кала.
Ничә еллар беләм, син барыбер
Минем өчен бетмәс сер, дисең…
Ничә еллар мине беләсең син,
Ничә еллар мине белмисең…

Мөһаҗирләр җыры
Туып-үскән илең бит ул,
Гомер иткән ил бит ул...
Илләреңнән чыгып китү
Бик җиңел түгел бит ул.
Илем, дидем. Җаннар аттым.
Канады канатларым.
Газапларны эчкә йотып,
«Илем», – дип кабатладым.
Илем минем сөюемне
Күңеленә иш итмәде.
Нурларымны күрмәде ул,
Моңымны ишетмәде.
Бар баласы арасында
Иң тугры бала идем.
«Кал!» – диеп әйтмәде илем,
«Кал!» – дисә, кала идем.
«Бер үпкәм, бер әрнүем юк», –
Димим. Бар! – Күңел бит ул...
Туып-үскән илең бит ул,
Үзеңнең илең бит ул...


Нинди бәхетлеләр булганбыз бит
Чаба-чаба,
Куып җитәбез, дип,
Без бәхетне узып киткәнбез бит…

Нинди бәхетлеләр булганбыз бит,
Үзебез генә белмәгәнбез бары.
Бәхетеңне табу җиңел икән,
Авыр ул бәхетне танулары.
Бәхет һәрчак артык алда кебек,
Булмас сыман аны куып җитеп.
…Ярты гомер киткән инде үтеп,
Үткәннәрне киләчәктән көтеп.


* * *
Әллә нинди сәер чагым,
Барсыннан бизгән чагым.
Кайларгадыр – кайтмас җиргә,
Китәсем килгән чагым.
Илемнән дә, көнемнән дә
Өметне өзгән чагым.
Мин түзмәсәм, кемнәр түзәр,
Дип кенә түзгән чагым.

* * *
Ахмакка да башы кадерлерәк,
Ташка алыштырмас ул башын.
Хәтта асылташка бирмәс башын,
Ничек кенә ахмак булмасын.
Өч тиенлек баш та асыл таштан
Күпкә кыйммәтрәк булганда,
Асылташлар сарайларны бизи,
Асыл башлар ауный урамда.


Моңаеп калма
Яңгырлар ява
Киткән юлларга.
Ашыкма берүк
Авыр суларга.
Тамчылар тамсын,
Еласын болыт...
Яшик болыттан
Югары булып.
Кара болытка
Куркып карама.
Без якты булсак,
Болыт тарала.
Китте ул, диеп,
Моңаеп калма.
Безнең иң якты
Көнебез – алда.
Өметең өзеп,
Моңаер булсаң,
Сөюем – кояш,
Кояшка ышан!
Кояш сүнми дә,
Сүрелми бер дә.
Ул кайчагында
Күренми генә.


Кичү
Бу ярлардан теге ярга
Йөзеп чыгалмаганнар.
Җиңәмен дип кергәннәр дә
Җиңеп чыгалмаганнар.
Бу ярлардан теге ярга
Чыгалыр сыман идем.
Беркем салмаган басманы
Мин салыр сыман идем.
Суы салкын. Кага дулкын.
Ник кердем бу суларга?!
Бер чылангач, кире юл юк –
Кала җиңеп чыгарга.
Бәхет сорамыйм Ходайдан,
Сорыйм чыдамлык кына –
Бу ярлардан теге ярга
Йөзеп чыгарлык кына.


Бәхет
Мин синең бәхетең,
Мин – синең яныңда.
Кадеремне белеп кал,
Яныңда чагымда.
Әгәр син күрмәсәң,
Мин балкып кабынмам.
Күрмәсәң – югалам,
Югалсам – табылмам.
Югалсам, табылмам –
Үзәгең өзелер.
Барлыгым сизелмәс,
Юклыгым – сизелер.
Син бәхет эзлисең,
Узышып җил белән.
Мин сине тоталмый,
Артыңнан йөгерәм.

Күзгә күренмәс кеше
Их, кемнәргә сөйлим серләремне...
Кемнәр тыңлар?.. Тыңлап, кем аңлар?..
Мин үзем юк сезнең арагызда,
Эзем генә бара урамнан.
Беркем күрми... Теләсәң ни эшлә...
Бер уйласаң, шулай кызык та.
Эзем генә бара...
Ул эзләрне
Сызып булмый. Булмый бозып та.
Шундый чакта күренәсе килә,
Бер тоясы – күренү серләрен...
Ә бәлки, мин кеше түгелмендер,
Эз генәдер, бәлки, җирдә мин...
Их, кемнәргә сөйлим серләремне...
Кемнәр тыңлар?.. Тыңлап, кем аңлар?..
Бер эз генә булып узып барам
Гомер дигән нәни урамнан.
Әй!..
Һәркемнең дә үз газабы бардыр,
Шул газапка һәркем түзәдер...
Үзең булып, эзең булмауның да
Әрнүләре – үзәк өзәдер.


Кайларга китердең син мине
Кайларга китердең син мине?!. –
Дисең син, капланып иңемә...
...Яшьләрең тамганын күрмимен,
Яшьләрең тамганы сизелә...
Мин сине бәхетле иттемме (?) –
Гомерең: әрнүдән – әрнүгә...
Беләм, син күнегә алмыйсың,
Мин күнгән әрнүләр тәменә.
«Елама, җаным», – дип юатмыйм.
Ела син, елыйсың килгәндә.
Мәңге дә яңармас моң булып,
Бер үтәр бу мәлләр бездән дә.
Кайларга китердең, дисең син...
Кайларга китердем? Белмимен...
Елларны югалта-югалта
Мин җирдә нәрсәдер эзлимен.
Кайларга куйыйм соң мин аны,
Язмышка уралган давылны?..
Кемнәргә ташлыйм бу гомерне,
Кайларга бәрим бу җанымны?!.
Башкалар яши бит, дисең син...
Аларның юллары башкадыр...
Әрнемә, яныңда мин барда,
Минсезлек әрнүдән башланыр.
«Кайларга китердең син мине?!» –
Капланам язмышның иңенә...
...Яшьләре тамганын күрмимен,
Яшьләре тамганы сизелә...

Реклама