Логотип Казан Утлары
Публицистика

Юморескалар

Солдатта булган, диләр...
Туйкыя, ирең эштән вакытында кайтамы? Юк, соңгы вакытта төрлесе булгалый,
дисеңме? Анысы шулай, ул ирләргә эштән соңарып кайтырга сәбәп һәрчак табылып
тора. Беркөнне ирем төнге берләр тирәсендә салмыш баштан кайтып керде. «Кайда
йөрдең?» – дим. «Армиядә бергә хезмәт иткән малайлар белән кафеда солдат
тормышын искә төшереп утырдык», – дигән булды. «Күз ачып йомганчы, армиядә
булып кайттыгыз, шунда күрсәткән каһарманлыкларыгызны инде егерме ел буена искә
төшерәсез», – дип әйтүгә, мужигымның үпкәләүдән күз яшьләре атылып чыкты. Үзе
шул ук минутта, борынын чөеп: «Син нәрсә, ул каравылда торулар, нарядка йөрүләр
гомергә онытылмый», – дип, күкрәк суга башлады.
Туйкыя, дөрестән дә, без, хатын-кызлар, солдатта булуның барлык нечкәлекләрен
аңлап бетермибез, ахры. Ичмасам, андагы тормышны бераз аңлап булмасмы, дип,
бер танышымнан: «Армиядәге вакытыңны сагынасыңмы?» – дип сорадым. Ул, күзен
дә йоммыйча: «Нәрсәсен сагынасың аның, мин кырык градус салкында, ак аюлар
арасында хезмәт иттем», – диде. Икенче бер таныш чик сакчысыннан: «Кызык булдымы
анда, ничә ышпион тоттың?» – дип кызыксындым. «Юләр сатма, нинди шпион,
күргәнем дә булмады, – дип, бот чабып көлде. – Ул кинода гына шпионнарны этләр
белән аулап тоталар. Хәзер алар турист булып самолётта гына очып керә».
Аптырагач, иремнән: «Армия тормышыннан ни дә булса исеңдә калдымы?» – дип
сорадым. «Ничек кенә әле, мине анда бәрәңге әрчергә, идән юарга өйрәттеләр», – дип
җавап бирде. «Начар өйрәткәннәр, армиядән кайтуга, миңа өйләндең», – дим. «Ә мин
– тиле, егерме ел буена сиңа идән юып, бәрәңге әрчедем», – дип тә өстәдем.
Белмим, Туйкыя, солдат тормышыңны егерме ел буе кафеларда ничек итеп искә
төшереп буладыр. Әйтергә генә җиңел, шул еллар эчендә өч бала таптым. Хәзер
хатын-кызның өч бала табуы батырлык санала. Шулай булгач, мин роддом караватында
бергәләп яткан хатыннар белән ел саен кафеда очрашырга тиешме?
Туйкыя, ни әйтсәң дә, безгә унсигез яшь тулгач, муен тамырыбызга сугып, дөрес
итеп идән юарга, бәрәңге әрчергә өйрәтүче булмады. Без боларны күптән белә идек.
Тормышның иң кызык якларын күрми үскәнбез икән.
Беркөнне иремнән: «Солдатта ничек идән юарга өйрәттеләр соң?» – дип сорадым.
Кылтынланып юып күрсәтте бу. «Кара, миннән йөз мәртәбә чистарак юасың», – дип
әйткәч, ирем, канатланып, фатир идәннәрен кабат өч мәртәбә юып чыгарды. Хәзер
әйтеп торасы да юк, идән юу аның өстендә. Бервакыт: «Сез анда нәрсә ашадыгыз?» –
дип сорагач, кичкә, һич булмаганны, борчак ашы пешереп ашатты. «Иң тәмле ашлар
гына ашатканнар икән сезгә», – дип әйткәнемне сизми дә калдым. «Пүчтәк бу, өстәвенә,
телеңне йотарлык карабодай, дөге, солы боткалары да пешерә алам», – дип мактанды.
«Пешерә генә күр, плитә тулысынча синең карамакта, җаным», – дидем. Хәзер мине,
эштән кайтканда, өстәлдә һәрчак җылы ризык көтә. Шунысын гына әйтә алмыйм: бу
рәхәтлек озакка сузылырмы?!
Соң кайтканы өчен иремә бу юлы әллә ни каты бәрелмәдем. «Нәрсә,
хатыннарыгыздан тагын гаеп эзләп утырдыгызмы кафеда?» – дип кенә сорадым. Ирем:
«Юк, гаепләмәдек, бу юлы начар командирларны гына искә алдык», – диде. Ышандым
инде, Туйкыя, ышанмый кая барасың, бәхәсләшеп тормадым. Бәхәсләшер идем, анда
булмадык, каян белик без ул солдат тормышын?! Өйрәтергә безнең хакыбыз юк. Шту
син, армия бит ул!

Теш
– Сәвия, ирем: «Тешләрем коелып бетте, банктан кредит алып, яңаларын
куйдыртмый булмас», – дип куркыта башлады. Нишләргә дә белгән юк. Бер яктан,
иреңнең тешсез йөрүе күңелле хәл түгел. Ни әйтсәң дә, аңа гына акча табар идем
әле. Тик менә... Әнә тешләре сирәкләнә башлагач, күрше хатыны: «Болай йөреп
булмый, кеше арасында эшлисең», – дип, иренә, күп акча түләп, яңа теш казналыгы
ясатты. Анысы дөрес, ире институтта укыта, соң, тешсез авызыннан кемнең лекция
тыңлыйсы килсен ди. Күрше хатыны да шуны уйлап кылгандыр бу гамәлен. Әмма ире
яңа теш куйдырткач, ике ай да эшләп өлгермәде, бер яшь студент кызга күзе төшеп,
гаиләсеннән чыгып кыяклады.
– Кичә генә бер таныш хатынның зарланганын тыңлап кайттым. Ире тешсез кала
башлагач, ул да, аны-моны уйламыйча, яңаларын куйдырткан. «Элек ирем бүлмәдә
берүзе утырды, хәзер аның яныннан хатыннар бөтенләй чыкмый», – ди. Яңа теш
куйдырткач кына, аның белән бергә эшләүче хатыннар иремнең нинди чибәр булуын
күреп өлгерделәр. «Хәзер ул көнаралаш төн уртасында кайта, белмим, әллә эш урынын
алыштырасы, әллә яңа тешләрен коеп төшерәсе», – дип, шыр елады теге хатын.
– Сәвия, ирем институтта да укытмый, бер көтү хатыннар арасында да эшләми, ә
шулай да күңел бик борчыла. Үзең уйлап кара, буе – метр туксан, авызы тулы яңа теш
булган иргә кайсы хатын карамасын ди. Көннәрдән бер көнне: «Үпкәләмә, башканы
очраттым, бүген үк аның янына китәм», – дип кайтып керсә... Икенче яктан, шунысы
да бар: ул төзелеш кранында эшли, анда менәргә генә ярты сәгать вакыт кирәк. Көне
буе ялгызы гына утыра, өстән карап. Төзелештә хатын-кызлар күп, әмма кайсы җүләре,
иренмичә, шул кранга менеп, иремнең авызына карап йөрсен ди.
Кичә алдына кайнар өчпочмак куйгач: «Ашыйсым килә, әмма чәйнәрлек тешем
калмады», – дип зарланды. Сәвия, нишлим, син әллә ничә ир белән яшәп карадың.
Әгәр иремә яңа теш куйдыртсам, көт тә тор, ялгыз калуым бар. Ирем бөтенләй тешсез
калса да, минем янда калуы икеле. Ризыкны күп, тәмле итеп пешерәм, ә ул чәйни
алмый интегә. Бу тормыштан туеп: «Җитте, болай яшәп булмый», – дип, китеп баруы
да ихтимал. Ике ут арасында янам, белмим, иремне тешле итәргәме-юкмы?
– Шушы арада безнең подъездга бер хатын-кыз күченеп килде. Янында ир заты
күренмәде, җитмәсә, аның стоматолог булуын да җиткерделәр. Бүген-иртәгә, көт тә
тор, шырпы йә тоз сорап, безнең ишекне шакыячак. Мин югында, ирем авызын ерып,
ишекне ачып җибәрсә, ул хатын аңа чиратсыз бушка теш куеп бирергә дә күп сорамас.
– Кайсыдыр җырчы: «Илледә дә әле соң түгел», – дип җырлый. Сәвия, соңарганымны
хәзер генә аңлый башладым. Акыллы хатын-кыз тешсез иренә йә яңасын куйдырта, йә
куып җибәрә. Мин һаман суздым, тегесен дә, монысын да эшләмәдем. Монда шунысы
ачык: эшне озакка сузсаң, икенең берсе – йә ирсез каласың, йә урының түрдә булачак.