Логотип Казан Утлары
Шигърият

КӨЗЛӘРДӘН ЮАТУ ЭЗЛӘМӘ...

Бичураның бәби туе
Әни бүген озатып кайтты
Яшьтәшенең иң соңгысын,
Тәгәрәшеп бергә үскән
Ахирәтен, соңгы дустын,
Еламады, намазлыкта
Тыныч кына кылды дога:
«Бу бәндәңә, бу колыңа
Җәннәтеңне бирче, Хода!»
...Ишек шакый фанилыкның
Туксанынчы көзе менә.
«Оныттыңмы әллә, Әҗәл,
Әллә гомрем булдымы жәл?
Башкаларга гыйбрәт өчен
Калдырдыңмы әллә мине
Тере тарих итеп кенә?»
...Җиргә килде яңа буын,
Ямьсез буын, гамьсез буын,
Аңлап булмый теләкләрен,
Ниятләрен, телен, уен...
Байлык өчен җанын сатып,
Һәр төн саен ясый алар
Бичураның бәби туен.
Туган нигез ясин көтә...
Булмый кереп:
Явыз эте, сары эте
Бәйләп куйган бүре кебек.
Туган, димәс, чәйнәп өзәр,
Килмә якын,
Алар күптән онытканнар
Туган хакын,
Алла хакын...
Капка-койма затлы үзе,
Ләкин биек.
Үтә алмас һичбер адәм,
Һичбер киек.
Кермәк булып җилләр улый,
Җилләр чаба.
Һәм карт шомырт
Бертуктаусыз,
Башын иеп, тәрәз кага:
– Кем бар анда?
– Әй, Бичура, тәрәзәң ач,
Төп нигезгә туксан яшьлек
кызың килгән,
Соңгы тапкыр ясин чыгу
ниятеннән.
Ишегеңнән керә алмый –
Этең усал.
...Бичура да картайган шул,
Чукракланган...
Ишетмиме?
– Ач, Бичура, эт бәйләгән ишегеңне...
Күзең ач та күр син, кара:
Туксан яшькә җиткән карчык,
Аксый-туксый,
Мәңгелеккә китеп бара.
Минут саен ерагая
Сезнең ара.
Ә карт шомырт,
Өметләнеп, әле һаман
Тәрәз кага.
Ишетмиләр...
Төп нигездә бит Бичура
Оныгының туе бара...


Гомер көзе
Көз. Салкын. Яңгырлы.
Эзлим мин югалган җылыны.
Юатыйм күшеккән җанымны.
Көз. Салкын. Чәчәкләр
Иелгән чәчәкләр таҗына.
Кызыгып карыйм мин барына.
Көз. Салкын. Кырпак кар.
Гөлләрнең таҗына кунган кар.
Миндә дә чәчәкләр зары бар.
Көз. Салкын. Ак томан.
Кышларга кергәндә, кемдә дә
Куерган сагышлар бар сыман.
Чәчәкләр... Елыйлар!
Бу – көзләр яңгыры күзләрдә.
Көзләрдән юату эзләмә!..

 

Сихәтләнү...
Егылдым мин каты чирдән,
Җир җимертеп йөргән җирдән.
Һава җитми суларыма,
Көннәр буе ятып торам,
Карап кеше кулларына.
Бәхет юк, дип йөргәннәрем
Кысыр хәсрәт булып калды.
Яшәү дәрте күңелемне,
Вөҗүдемне биләп алды.
Сихәтләнгәч чирләремнән,
Түзми җанның ярсуына,
Ак пәрдәле ак иртәдә
Чыгып киттем таң суына.
Көлә-көлә тамчылары
Кереп тулды чиләгемә.
Пар чиләкле көянтәмне
Элеп куйдым иңнәремә.
Чиләкләрем бизәкләде
Алсу таңның сурәтләре.
Түгелмәсен тамчы суы –
Таң суында ниятләрем.


Китеп кенә торам
Гомер үтә, кеше үлә, имеш...
Ә мин никтер бер дә үлмәм кебек.
Посып калырмын күк, оныкларның
Күңеленә, җаннарына кереп.
Юк, үлмәм мин, коелырмын гына
Яфрак булып агач төпләренә.
Ак бураннар булып дулармын да
Әйләнермен ак кар көртләренә.
Юк, үлмәм мин, түгелермен генә
Гомер касәсенә мөлдерәмә тулып.
Ямансулап җиргә таралырмын,
Таң атканда ак томаннар булып.
Юк, үлмәм мин, җиргә әйләнермен,
Гөлләр тамырына һәм дә гөлгә.
Шытып чыгып, хәер-дога теләп
Зекер әйтер өчен һәрбер көнгә.


Яшьлекне эзләү
Чәчкәләрем көзләр булып елый,
Юатырга янда ишем юк.
Кочаклашып уза япь-яшь парлар,
Аларның шул миндә эше юк.
Бәхетлеләр уза янәшәмнән,
Ел фасылы тими парлыларга...
«Бу бит безнең сукмак иде!» – диеп,
Эчтән генә дәшәм аларга.
Әй бу сукмак! Мәхәббәтне саклап
Басып торам монда ялгызым.
...Таныш шәүлә күрми китеп бара
Хыялында калган хур кызын...
Куеныма алдым, җылытырмын:
Ялгыз күшекмәсен хыялым.
Кара төнне икәү кичәрбез без,
Төн артында көтәр уяну.
Ә әлегә... Җанда кайтавазмы,
Китеп барган кошлар өнеме?!
Алар – көнгә, ә мин төнгә керәм –
Ялгызлыкның тәүге төненә...


Күңел күбәләгем
Әйтмә миңа авыр сүзләр,
Рәнҗетим моны, димә.
Минем күңел күбәләгем
Бер кырын күздән үлә.
Мин – күбәләк, син чәчәк бул,
Шайтан таягы нигә?
Чәнечкеләрең кадалса,
Иреннәрем тиюгә,
Түзә-түзә түзәрмен дә
Очып китәрмен җилдә.
Ә хәзергә энәле син.
Белеп торам: инәлерсең.
Бәлки, гафу үтенерсең,
Үкенгәндәй итенерсең...
Тик ни файда үкенүдән,
Күбәләкне үтерүдән?..