ГӨЛӘЙЗА (тарихи роман)

Өченче китап
«Гөләйзадан сорау алырга килгәннәр!»
Аллаһның рәхмәте белән, Гөләйзага биш ел буе кагылмадылар – судлар
булмады, тикшерүләр сузылды, карар кабул ителмәде. Баштарак, бүген
киләләр, иртәгә алып китәләр, дип борчылып көтсәләр дә, үзләре дә бу
хәлләрне оныта башладылар, шулай бетәр, дип өметләнделәр. Әмма әлеге
вакытлыча гына туктап тору, вакытлыча гына сузылу һәм вакытлыча гына
тынычланулар булып чыкты. Халыкның дәррәү килеп чукындыруга һәм урыс
авылларына күчерүгә каршы чыгуы, судларның мәкруһлар эше белән тулуы,
бу татарларның төрле урыннарга туктаусыз язып торган хат-үтенечләре дә
Гөләйза эшен бераз читкә этәреп торгандыр, мөгаен... Чистай морзалары да
тик ятмадылар – старовер урыс байлары белән берләшеп (ә алар шәһәрдә күп
иде), астан гына үз эшләрен эшләделәр. Кемнәргәдер «төртергә», кемнәрнедер
«өркетергә» дә туры килде. Инде картайган, чак өстерәлеп йөргән Биләр
побына да бармак янап алдылар, чөнки аны татарлар да, старовер урыслар да
бер дәрәҗәдә яратмыйлар, кабул итмиләр иде.
Ишмөхәммәтнең үзенә каршы ачылган эш тә кайдадыр күмелеп калды,
ул да үз вакытын көтә иде... Чистай төрмәсендә бергә яткан татарларның
кайберләрен озакка сузмыйча, эшне тирәнгә җибәрмичә чыгардылар,
Йорткүлдән Вәлиәхмәт һәм Биктимердән Миңнәхмәт авылларына кайтып
китте. Ә менә Көекнекеләр белән алай җайлы гына булмады, чөнки алар
хакимияткә каршы баш күтәргән булып саналалар һәм җәзасын алырга
тиешләр иде. Башта аларны тиз генә моннан Казанга озаттылар, анда исә
аяк-кулларына богау салып, суд та ясап тормыйча, Себергә, Турухан якларына
сөргәннәр, Ишмөхәммәт моны соңыннан гына белде. Әлбәттә, авылларына
барып, гаиләләренә ярдәм иттеләр, хәзер дә ярдәм итеп торалар, аларны урыс
арасына күчерүдән дә саклап калдылар. Баш күтәргән татарларны Себердән
кире кайтарту артыннан да йөриләр, әмма анысы катлаулырак булып чыкты,
кәгазь эшенең очы-кырые күренми...
* Журнал варианты.
Ахыры. Башы 7-8 нче саннарда.
9
Ә тормыш ул барыбер үз юлы белән бара – синең судларыңа да, утларыңа
да карамый, яхшыга өмет һәм яшәү дәрте барыбер барысын да җиңә, барысын
да оныттыра. Гөләйзалар белән дә шулай булды – бугаздан алган тимер
келәшчәләрен аз гына ычкындыруга, алар тагы үзләренчә яши башладылар.
Намазын укыдылар, уразасын тоттылар, үсеп килә торган балаларына дин
сабагы бирделәр... Кыр тутырып иген чәчтеләр, абзар тутырып мал асрадылар,
урманда – умарта, шулар белән салымын түләделәр, тапканнары үзләренә
җитеп барды: көзләрен урманнарда капчык-капчык чикләвек, җәйләрен
әрәмәләрдән җиләк җыеп, кагыт киптерделәр; балыгын тоттылар, кеше кулына
карап тормадылар. Моның өстенә, шыңгырдап торган юан бүрәнәләрдән яңа
йорт җиткереп чыктылар, мунча салып куйдылар, теге елларда күргәннәр
онытылды, инде кабат кайтмас, дип уйладылар... Шуңа күрә, башкалар
кебек коры арбага төялеп, авылдан чыгып качасылары да килмәде, алар өчен
Шонталадан башка тормыш юк иде...
Ул арада өченче балалары да туды, аңа авыл мулласы Гыйниятулла дип
мөселманча исем кушты, бу хәл 1842 елның 16 августында булды. Тегеләре
инде үсеп килә, аларның сабый чаклары бик шомлы, борчулы вакытка эләкте,
шуңа күрә бу бала бигрәк тә тансык һәм кадерле иде. Кыр Шонталасыннан
Ишмөхәммәт белән Гөлзада да күчтәнәчләрен төяп килеп җитте, үзләренчә,
бәби туе ясап алдылар. Мәҗлескә Әхмәт мулла белән азанчы Мөхәммәтша,
күршеләре – урыс авылына куылмый калган Миңнегәрәй белән Сәетгәрәй,
Хәкимнең абыйсы сотник Әбуталип та килгәннәр иде.
Исем кушу кешечә, җиренә җиткереп башкарылды, бала тууга козгын
кебек Биләр побы да килеп җитмәде, ул хәзер бу татар авылларына аяк
басарга курка иде. Әмма алар өстеннән язуыннан туктамады, гел тамызып
торды, инде татарларга гына түгел, аларны яклый дип шикләнгән урыс
староверларына да бәйләнә башлады. Нәтиҗәдә, Чистай земство судьясы
Савелий Аркадьечны, яше җитте, дип, этә-төртә, эштән җибәрделәр, ялга
чыгардылар.
Ул китү белән, тау-тау өелеп яткан кәгазьләр арасыннан Гөләйзаның эшен
табып алалар. Суд эшләре буенча өяз түрәсе Книгин яшерен рәвештә приставка
мөрәҗәгать итә, бу хәл 1842 елның 12 августында була. Стряпчий Книгин әлеге
эшнең 1838 елдан бирле тәмамланмыйча ятуын искә төшерә, эшне империянең
юстиция министрлыгы һәм Казан губерна прокуратурасы күрсәтмәсе буенча
тизләтүне сорый. Биләр өлкән рухание Михаил Лавровның шикаять-әләкләре
анда да барып җиткән, димәк, Чистай земство судьясын да шул сәбәпле эштән
читләштергән булулары мөмкин.
Чистай юлын таптаган Ишмөхәммәт боларның барысын да белмәсә дә,
земство судьясының эштән китүеннән соң нидер сизенде. Ул үзе дә шулай
ычкындырды – тагы казыналар, диде. Бу хәбәрне ишеткәч, Чистай морзалары
да хәрәкәткә килде, үзләренең таныш урыс байлары-староверлар аша Гөләйза
эшен кабат кузгатмаска, бастырырга тырыштылар. Ишмөхәммәт боларны
Гөләйзага әйтеп тормады, бала бәхетеннән балкыган кызының кояшын
сүндерәсе килмәде.
– Теге Биләр козгыны күренмиме, кияү? – дип сорады ул чәй табыны
янында.
Хәким сүзнең Биләр побы турында барганын аңлады: «Юк, бабай», дип
җавап бирде. Сүзне абыйсы Әбуталип дәвам итте.
– Үзе күренмәсә дә, этләрен җибәреп тора! Палисайлары кырык килеп
10
әйләнде авылны бу елларда, Гөләйза киленне дә күзәтәләр, теге качак
татарларны да эзлиләр булыр...
– Алардан хәбәрләр юкмы?
– Каядыр Ырынбур якларына ук барып чыкканнар, казакъ-кыргыз
далаларына киткәннәр икән, дип ишеттек.
– Бик ерак ара шул, кайтыр өчен китмәгәннәр инде алайса... Аллаһ аларга
сабырлык бирсен! Сезгә бәйләнмиләрме соң, Миңнегәрәй энем?
– Башта анда-монда чакыртып азапланганнар иде, аннан туктадылар тагы...
Әмма күзәтеп торганнары сизелә. Ул урыс авылларына көчләп күчергән
татарларны анда да буйсындыра алмыйлар икән, дип ишеттек, бәлки, безгә
шуңа кагылмыйлардыр, кая куйсыннар безне?
– Әйе, мин дә Чистайдан ишетеп кайттым – хөкүмәтнең ул эшләре барып
чыкмаган, урыс арасына күчергән татарларның бер өлеше кайсы-кая качып
беткән, кире үз авылларына кайтып яши башлаганнары да бар ди. Анда
калганнары да урыска баш бирми икән, талашып-сугышып үзебезнең динне
тотып яталар ди, әлхәмдүлилләһ! Хәзер теге заманнар түгел инде, татарны
итек кунычына бөтәрләп тыгып куя алмаслар!
Ирләр, шулай дөнья хәлләрен сөйләшеп, мәҗлесне дәвам иттеләр, Әбуталип
үзен борчып торган яңалык турында да әйтте.
– Бу көннәрдә мине дә Чистайга чакыртып, икенче стан приставы Гөләйза
килен белән кызыксынды.
Барысы да, капкан ризыкларын йота алмыйча, Әбуталипка текәлделәр,
чөнки бу алар өчен өр-яңа хәбәр иде.
– Әллә, Ходаем, тагы казына башладылармы икән? – диде Гөлзада,
борчылып.
– Аларда безнең кайгы түгел хәзер, – диде Ишмөхәммәт, аңа җавап итеп.
– Чистай судлары хәзер качаклар, баш күтәргән татарлар эше белән тулган...
– Алайса нигә Гөләйзаны сорадылар икән соң?
– Алар тикшереп торырга тиеш инде... Эшкә нокта куелмаган бит әле. Авыл
халкыннан, поп-муллалардан сорау алырга тиешләр иде...
– Соң, аңа ничә ел үтте бит инде! Син нәрсә дип әйттең соң, Әбуталип кода?
– Авылда яшәп яталар, дидем, тагы нәрсә дип әйтим? Алар аны, качмаганмы,
дип кызыксыналар, ахры... Тагы бер тапкыр кул куйдырдылар, Гөләйза киленне
авылдан беркая да җибәрмәскә, дип...
– Ник боларны безгә әйтмәдең соң, әзи?
– Әйтеп ни мәгънә, энем? Мин барысын да күзәтеп торырга тиеш инде,
авыл башлыгы бит, шуңа күрә кисәтәләр, дип уйладым...
– Чистай судьясы ни ди соң, бабай? Теге вакытта безнең яклырак булган
иде кебек?
– Аны эштән җибәргәннәр инде, кияү, яше җиткән, имеш... Нәрсәдер
сизенделәр, ахры, Исмәгыйль морзалар да шулай ди. Алар хәзер анда башкалар
белән эш алып бара, борчылмагыз.
Бу хәбәрләрдән табынның бераз яме киткән кебек булса да, аны артык
куертмадылар, чөнки инде шактый вакыт үткән, теге вакыттагы хис-тойгылар
да сүрелә төшкән иде. Әхмәт мулла да тынычландырырга ашыкты.
– Аллаһ язмаган эш булмас, җәмәгать, алдан борчылып куймагыз! – диде
ул, мәҗлес халкын юатырга тырышып. – Аллаһ әмереннән башка агачтан
яфрак та өзелеп төшмәс! Бәндәләр белән дә шулай, аларның тәкъдирләре
Раббыбызның көрсие астында саклана торган «Ләүхел-мәхфүз» дип аталган
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
11
Төп Китапта үзләре туганчы ук язылып куелган инде... Бу хакта Коръәни-
Кәримнең «Хәдид» сүрәсендә, егерме икенче аятендә менә болай әйтелә:
«Ләүхел-мәхфүз»дә (күк китабында) язылмыйча, ягъни, Аллаһ тәкъдир итмичә,
җиргә дә, сезнең күңелләрегезгә дә бернинди бәла-каза, кайгы ирешмәс. Бу
бәла-казаның булачагын белү Аллаһ өчен бик җиңелдер». Ягъни, тәкъдирнең
яхшысы да, яманы да – Аллаһтан, тәкъдиргә ышану ул иман шартларының
берсе булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһиссәлам әйтә:
«Аллаһы Тәгалә күкләрне һәм җирне бар иткәнче 50 мең ел алдан кешеләрнең
язмышларын язып куйган», ди. Аллаһ өчен вакыт дигән нәрсә дә, ара ераклыгы
да юк, Ул үткәндәге һәм киләчәктәге барлык нәрсәләрне берьюлы күрә... Бәндә
үзе дә белмәгәннәрне белә... Ул безнең алдыбызга сайлау мөмкинлеген куя:
бер якта – хәләл, икенче якта – хәрам, кеше аны үз ихтыяры белән сайлап ала,
Аллаһ безне мәҗбүр итми... Хәләл белән хәрамны, яхшы белән начарны аерып
алу өчен, Ул безгә акыл биргән, гыйлем биргән, тумыштан ук иман биргән.
Кешеләрнең җаны, рухы – Аллаһтан, әле туганчы ук, алар Аңа тугры булырга
ант иткәннәр. Бу хакта Коръәни-Кәримнең «Маидә» сүрәсендә, җиденче
аятендә менә ничек әйтелә: «Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез!
Һәм дөньяга килмәс борын Аллаһуга биргән гаһедегезне дә хәтерләгез! Аллаһ
рухларны халык кылгач: «Әйә! Сезне юктан бар кылып тәрбияләүче мин
түгелме?» – дигәч, «Әлбәттә, Син! Сүзеңне ишеттек, үзеңә итагать иттек»,
дидегез, шуны белегез! Аллаһудан куркыгыз, аңа гасый булудан сакланыгыз!
Күкрәкләрдә булган нәрсәләрне Аллаһ, әлбәттә, белүче.» Шулай, җәмәгать,
бөтен дөньясы сиңа каршы чыкса да, Аллаһы Тәгалә бу эшне теләми икән, ул
эш булмаячак. Шул ук вакытта әллә кайларга качсаң да, тәкъдиреңә шундый
язмыш язылган икән, ул эш булмыйча калмаячак... Шуңа күрә мөселман
кешесе яхшы чакта шөкерана кыла, авырлык, кайгы килсә – сабыр итә,
«Әлхәмдүлилләһи галәә күлли хәл», ди, ягъни, һәрбер хәлдә Аллаһка мактау
әйтә... Бу хәлләр безгә Аллаһтан сынау инде, бәлки, үзебезгә һәм нәселебезгә
җәннәткә керергә шушы авырлыклар сәбәпче булыр. Шушы авырлыкларга
сабыр итеп, барыбер диндә-иманда калу сәбәп булыр, инша Аллаһ!
Барысы да Әхмәт мулланы зур игътибар белән тыңладылар, әйтерсең лә ул
аларны нәрсәгәдер хәзерли иде. Моны Гөләйза да аңлады, әмма сиздермәде, йөрәге
генә сулкылдап кысылып куйды. Ул түзәр, ул барысына да түзәр, сабыр итәр, әмма
аңа бер-бер хәл булса, балалары бигрәк кечкенә бит, алар нишләр? Гөләйзаның да
күз карасыдай газиз балаларын аннан елатып аерып алып, урысларга бирерләрме
икәнни? Юк, юк, мондый хәл булмас, Аллаһы Тәгалә мондый гаделсезлеккә юл
куймас, ничә еллар буе борчымадылар, бәлки, хәзер дә шулай үтеп китәр?
Бишектә яткан нәни Гыйниятулла уянып елый башлады, Гөләйза аны
кулларына алып, чаршау артына имезергә кереп китте. Нигәдер, тагы теге
еллар исенә төште... Ул чагында Габделҗәббар шулай имчәк баласы иде, хәзер
әнә урамда йөгереп йөри... Ә олысы, Габделвахит, инде әтисе белән бергә
мәчеткә намазга йөри, Әхмәт мулладан белем ала. Ул бала бик акыллы, тырыш
булып чыкты, кечкенәдән бөтен эшне үзе белеп эшли – каз бибиләрен көтү дә,
югалган сарык бәрәннәрен эзләп алып кайту да, бозауны эчерү, колынны су
коендыру, энесен карау да аның өстендә. Ул урманда җиләк, чикләвек җыюны
инде әйтеп тә торасы юк, тиен кебек елгыр, бөркет кебек өлгер, балакай... Элек
Кыр Шонталасына әби-бабаларына барырга, Актауда кунак булырга бик ярата
иде, хәзер алай йөрергә вакыты юк, өйдә кирәк. Актауда Мәрьям дә матур
гына кызчык булып үсеп килә, әнисе белән монда кунакта да булганнары бар,
ГӨЛӘЙЗА
12
Габделвахит белән аларны аерып алып булмый. Кем белә, тагы ун елдан, бәлки
әле, чәчләре чәчкә дә бәйләнер, барысы да Аллаһ кулында...
...Әйе, барысы да Аллаһ кулында, һәм Ул бу гаиләгә бергә булырга тагы
берничә ел вакыт бирде. Әмма Күк Китабында Гөләйзаның язмышы язылган,
мөһере сугылган, битләре ябылган иде... Гөләйза соңгы вакытта сәер төшләр
күрә башлады – әле урыс авылында кара мунчада төтенгә тончыгып үлгән
Гөләйзар әбисе каршына килеп баса, ул ап-актан киенгән, йөзеннән нур
чәчеп тора... Әбисе аны нигәдер юата, тынычландыра, курыкмаска куша,
сиңа үз янымда урын калдырдым, ди... Һәм ул урынны күрсәтә... Ул урынның
матурлыгын әйтеп тә, аңлатып та булмый, ул зөбәрҗәттәй яшькелт нурдан тора,
андагыдай матур чәчкәләр җир йөзендә юк, алардан башны әйләндерерлек
хуш ис килә... Баш очында кошлар сайрый, күгәрченнәр гөрли, аларга чишмә
тавышлары, су агышлары кушыла... Гөләйза, әллә җәннәт шушы буламы икән,
дип уйлый, аның монда бөтенләйгә каласы, хәвефле дөньяга яңадан әйләнеп
кайтасы килми... Чөнки монда кайгы-хәсрәт тә юк, авыру-сыкранулар да юк,
тәне мамык кебек җиңел, җаны сабый баладай тыныч...
Бала, дию белән, аның исенә каядыр еракта, аста, томаннар арасында калган
балалары исенә төшә, йөрәген пычак белән телеп җибәргәндәй була. Аның
сабыйлары, аның газизләре, күз нурлары! Габделвахиты, Габделҗәббары,
Гыйниятулласы! Ул монда калса, аннан башка алар нишләр?! Бик ерактан,
кара болытлар баскан кара урманнар арасыннан, сабый баланың өзелеп-
өзелеп елаганы ишетелә... Бу бит аның баласы, бу бит аның улы, бу бит аның
газизе! Сабые, Гыйниятулласы инде елый-елый карлыгып беткән, ул әнисен
мәңгелеккә югалттым, дип курыкты ахры... Курыкма, улым, ана кеше балалары
хакына күктәге җәннәттән җирдәге җәһәннәмгә дә әйләнеп кайта икән ул...
Икенчесендә, төшенә Әкълимә әби керде, ул да ап-ак киемнән, йөзеннән
нур бөркелеп тора... Кулларында бала... Кая алып бара ул аны ак болытлар
арасыннан? Бу Әкълимә әби яшәгән Актау авылы түгелме соң? Анда бит
мәчет юк, чиркәү генә! Кая алып бара ул бу баланы?! Кем баласы ул? Үз улы
Мөхәммәтме? Әмма бу бала Габделвахит белән Габделҗаббарның кечкенә
чагына да охшаган, нәни Гыйниятулланы да хәтерләтә... Кая алып бара
аны Әкълимә карчык ак болытлар арасыннан? «Син курыкма, кызым, – ди
ул. – Барыбыз да монда булачакбыз... Син үзең дә, нәселең дә яхшы урында
булачак, әмма моның өчен сезгә зур сынаулар үтәргә туры киләчәк... Мин
өйрәткән догаларны онытма: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Үә биһии
нәстәгиинү үә биһил хәүлү үәл кууәтү рабби сәһһил үә йәссир гәләйнәә йәә
мүйәссира күлли әмрин гәсиир» – «Раббым, авырайтма, җиңеләйт! Көч-куәт
бары тик Синдә, ярдәмеңнән ташлама!» Син курыкма, кызым! Алар бездән
курыксын, чөнки гаделлек безнең якта, Аллаһ безне яклаячак! Иманыңны
сакла, үз исемеңне онытма! Дисбемне югалтма, анда милләтнең хәтере... Үзеңә
дә, балаңа да янымда урын алып калам...»
Сискәнеп уянып киткәндә, Гөләйзаның кулында Әкълимә әбинең дисбесе
иде... Төймә-төшләре бармак эзләреннән инде ялтырап-шомарып беткән, ничә
гасырлар буе милләткә хезмәт иткән һәм аның хәтерен саклаган бисмиллалы
дисбе! Поплар тартып өзгәннән соң да яңадан берәмтекләп җыелган, һәр
төймә-хатирәсе үз урынына куелган изге дисбе! Милләтнең бәхетле һәм
бәхетсез чакларының сүзсез шаһиты, аның зурлыгын да, коллыгын да күргән
телсез тарихы... Бу төймәләр телгә килсә, сүзгә килсә, милләтнең иман өчен
ничек көрәшүен, нинди газаплар күргәнен, кулларына Коръән тотып, утларда
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
13
янганын, шаһәдәт кәлимәсен әйтеп, бозларга ябышып катканын, аяк-куллары
богауланган килеш, тәкъбир әйтеп, Себерләргә сөрелгәнен бөтен җиһанга
сөйләрләр иде... Бу төймә-хатирәләргә татарның өмет яшьләре тамган, кайгы-
сагышлары сеңгән, бөек һәм фаҗигале тарихы уелып калган...
Гөләйза сизенде – төшләре аны нәрсәгәдер әзерли иде... Каралык аша –
яктылыкка, авырлык аша – яхшылыкка, газаплар аша – мәңгелек җиңеллеккә...
җирдәге вакыты бетә барганын да аңлады, әмма моны беркемгә дә әйтмәде.
Ул арада тагы елдан артык вакыт үтте, инде Гыйниятулла да йөгереп йөри
башлады, әмма әле имүен ташламады. Бу вакыт эчендә Чистайдан да, Биләрдән
дә әллә ни борчымадылар, шуңа күрә авылдагылар да тынычландылар, тагы
үз җайларына яши башладылар. Әмма Чистайда инде дулкын кузгалган, эш
хәрәкәткә килгән, ул да үз җае белән соңгы ноктасына якынаеп килә иде.
Теге Книгин дигән суд күзәтчесе бер айдан тагы приставның исенә төшерде –
Гөләйза эшен урынга барып тикшерүне тәмамларга һәм мәхкәмәгә әзерләргә
кушты. Ә аны ничек алай тиз генә тәмамлыйсың – сорау алучыларның әле
авылларга чыкканы да юк бит! Әйтерсең лә ничә еллар буе махсус сузалар,
оеша алмыйлармы, теләмиләрме – билгесез, әмма эшләренең нәтиҗәсе
күренми. Бәлки, Чистай байларының астан гына алып барган эшкәртүләре,
кайбер түрәләргә бирелгән мул-мул бүләкләре дә файда иткәндер – Гөләйза
эше сузылды да сузылды...
Моңа иң ярсыган, иң кайнаган кеше Биләр атакае булды, чөнки ул бик
картайды, гомеренең чигенә килеп җитте, һәм ул бу дөньядан җиңеп китәргә
тиеш иде! Ә ул шушы бер татар хатынын да җиңә алмый! Ишетүенчә, хатын
басурман иреннән инде өченче баласын тапкан, монысын да чиркәүгә алып
килеп чукындырмаганнар. Аларга полициянең дә көче җитми, судлар да берни
эшли алмый, ничек теләсәләр – шулай яшәп яталар. Ул үзе дә хәзер бу фетнәче
татар авылларына баш тыкмаска тырыша, аны этләр өстереп куалар... Үзе дә
курка, теге вакытта атасын асып үтергән кебек, бу басурманнар аны да асып
куярга күп сорамаслар! Алар хәзер бик үзгәрде, моннан берничә еллар электәге
татарлар түгел, кая кусаң, шунда бармыйлар, сәнәк-казык тотып, ыжгырып
өстеңә киләләр. Әмма Биләр побы үзенә сүз бирде – Гөләйзаны һәм аның
нәселен чукындырмыйча торып, аның бу дөньядан китәргә хакы юк! Бу аның
Ходай каршында изге бурычы. Һәм ул моның өчен барысын да эшләячәк!
Биләр побының котыртуы буенча, Чистай стряпчие Книгин, Гөләйза эшен
тикшерүне тизләтүне сорап, приставка үтенеч артыннан үтенеч юллый, 1842
елның 1 октябрендә һәм 1843 елның 22 мартында тагы шундый эчтәлекле
хатлар яза. Болар – рәсми документлар, һәм инде аларны җавапсыз калдыру
мөмкин булмый. Шушы таләпләр нигезендә, Гөләйзаның туган авылы Кыр
Шонталасына һәм хәзер яши торган Чирүле Шонталасына Чистайдан тиз арада
комиссия чыгып китәргә тиеш була. Әмма бу «тиз ара» дигәне дә, Аллаһ рәхмәте
белән, тагы бер елга сузыла. Бу тикшерүдә полиция һәм суд ягыннан да, чиркәү
тарафдарлары да, дөньяви оешма вәкилләре дә катнашырга тиеш була. Бик
авырлык белән оешкан төркемгә дәүләт милке округы җитәкчесенең ярдәмчесе,
флот лейтенанты Мейснер да кертелә. Комиссия шулай ук урыннарга барып,
Кыр Шонталасы, Урманасты Шонталасы, Каравай, Дума авылларындагы
мәкруһларның да эшләрен тикшерергә тиеш икән. Суд тикшерүчесе Книгин
бу турыда туктаусыз аларның үзләрен кисәтеп тора, һаман исләренә төшерә,
пристав исеменә хат артыннан хат яудыра, әмма комиссия һаман эшкә керешми.
Бәлки, моңа тикшерү төркеменә алман милләтеннән булган, католик динен
ГӨЛӘЙЗА
14
тоткан Генрих Мейснерның да кертелүе сәбәпчедер, бәлки, татар морзалары
кулыннан «ашаган» элеккеге приставлар шулай махсус сузгандыр, әмма 1844
елның 24 февраленә кадәр халыктан сорау алулар үткәрелми. Тик шушы вакыт
эчендә 2 нче стан приставы үзгәрә – ул урынга үзенең ерткычлыгы белән дан
алган, татарларны күралмаган Кызылъяр алпавыты, отставкадагы корнет
Александр Шахт билгеләнә. Һәм җиң сызганып үзенең канлы эшенә тотына...
Ә бу бәндә үзенең явызлыгы, кансызлыгы белән инде тирә-юньдә начар
дан алган була. Каяндыр чирмеш-мари якларыннан, ниндидер яманлыклары
өчен бирегә күчерелгән Александр Шахт монда килгәч тә ерткычлыгын дәвам
итә. Ул ислам диненә кайткан керәшен татарларын күралмый торган кеше
була. Аның өчен алар – хайваннан да түбән дәрәҗәдә, эт итеп кыйнарга да,
хәтта үтерергә дә мөмкин мәхлуклар. Ул алар белән сөйләшеп тә тормый,
авызларын ачуга, сугып кына ега, аннан өсләренә менеп сикерә башлый...
Кайбер авылларда хәтта сорау алган вакытта исерек баштан мәкруһларны буып
үтергән очраклары да булган. Зиратларда да ул мәет козгыны кебек очынып
йөргән – яңа кабер күрүгә, аны казытып алган, мәетнең мөселманчамы яки
христианчамы күмелүен тикшергән. Мөселманча күмелгән булса, мәетне
җир өстенә чыгарып бәргән, бу эшне эшләүчеләрне кыйнап ташлаган, аннан
хөкем итеп, Себергә сөрдергән. Шахт аркасында, гомерлек хәрби хезмәткә
китеп, шунда юкка чыгучылар да күп булган. Әлбәттә, халык әлеге хәлләргә
түзмәгән, аның өстеннән Казан губерна идарәсенә шикаятьләр язган, әмма
Казан һәрвакыт бу җәлладны яклаган...
Чистай өязенә шундый кешенең пристав итеп билгеләнүенә иң нык сөенгән
кеше дә, Биләр атакае Михаил Лавров булды. Үзе бирегә килгәнче үк аның
турында шушы хәбәрләр иреште, килеп эшли башлагач та, Шахт христиан
динен санламаган татарлар белән нишләргә кирәклеген күрсәтте. Әйе, ул
адымнар рәхимсез иде, әйе, монда кешелек кануннары да, хөкүмәт законнары
да юкка чыга иде, әмма ул кыргый татарлар белән башкача эшләү мөмкин
түгел! Инде сиксән яшен узган поп үзе шаһит – татарлар правослау диненең
дошманы! Аларны башкача денгә кертеп булмый, диндә тотып та булмый...
Александр Иванович дигәннәре әллә кайчан бу якларга килсә, бөтен керәшен
татарлары күптән, чиркәүләргә йөреп, чын христиан булырлар иде инде!
Биләр атакае шулай хыялланды, канэчкеч Шахтны Ходай үзе монда
җибәрде, дип сөенде. Әмма ул әле татарларның ни дәрәҗәдә хәйләкәрлеген,
усаллыгын белми, аны кисәтергә кирәк булачак. Ул тегендә чирмеш-
чувашларны эт урынына кыйнап, чиркәүгә бәйләп куйган, әмма монда алай
ук барып чыкмас, татарлар үзләре аның башына җитүләре мөмкин. Һәм
бу Пелагея-Гөләйза эшен дә кичекмәстән үз кулына алсын, югыйсә теге
приставтан рәт чыкмады, судьясы да ничә елларга сузды, барысы да шул
татар акчасына сатылган! Дин турында уйлаучы юк, чиркәүләр буш, татарлар
көтүләре белән үз диннәренә кайта. Юк, алга таба болай баралмый, шуның
өченме патшаларыбыз бу басурманнарны яулап алды, шуның өченме аның үз
атасы асып үтерелде?! Михаил атакай соңгы сулышына кадәр татарларның
үзләренә дә, диннәренә дә каршы эш алып барачак, соңгы татар правослау
динен кабул иткәнче көрәшәчәк иде...
Яңа пристав Александр Шахт Биләр якларына килеп чыккач та, ул аңа
шуларны сөйләде, бу көрәшне аңа әманәт әйткән кебек тапшырды.
– Сине монда Ходай җибәрде, улым! – диде ул, күзләре яшьләнеп. –
Менә инде ничә еллар мин берьялгызым көрәшәм бу басурманнарга каршы!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
15
Чәчләрем, сакалым агарды, ә ул кыргыйларны изге динебездә калдыра
алмадым! Ходай каршында ни дип җавап бирермен?! Таяныр кешем булмады,
Чистай түрәләре татар акчасына сатылган, попларына кадәр күз буяу өчен генә
ул керәшеннәрне чиркәү кенәгәләрендә тоталар. Аларга татарның акчасы гына
булсын, чиркәү өчен түләнгән салым гына булсын! Йә Хода, кичер безне?!..
Инде, углым, бөтен өмет синдә, каты кулың белән туры юлны күрсәт ул
кыргыйларга! Алар башканы аңламый. Әмма сак бул, алар бик хәйләкәр һәм
усал, акча белән сатып ала алмасалар, казыкка тотыналар, үлгәнче үз диннәрен
һәм бер-берләрен яклыйлар! Алар арасында хәзер укымышлылары да бар,
бөтен Казанны һәм Питерны шикаятьләр белән тутырдылар. Син бернәрсәгә
карама – бугазларыннан ал динебез хакына! Аларның үзләре кебек бул! Бу
минем сиңа васыятем!
Моның шулай икәнен Александр Шахт үзе дә белә иде, мишәр-татарларны
бастыру өчен дә аны монда күчерделәр. Югыйсә, иллешәр-кырыгар татар
авылы берьюлы баш күтәрә башлаган бит, шуңа барып җиткәннәр – попларны
авылларына кертмиләр икән, хәтта полиция белән дә чиркәүгә алып бара
алмый башлаганнар. Болар бит чукындырылган татарлар, правослау динендә
хисапланалар, ә алар өерләре белән үзләренчә яшәп яталар! Алга таба, әлбәттә,
болай булмас, бу татарларның тереләренә генә түгел, үлгәннәренә дә көн
күрсәтмәбез!
– Борчылма, атакай, динебез хакына мин аларны таптап изәчәкмен! Ник
туганнарына үкенерләр, нечистьлар! Шуышып килеп, аягыбызны үбәр! Без
аларга ничек дин тотарга кирәклеген күрсәтербез! Динебезне күрәләтә мәсхәрә
итәргә ирек бирмәбез! Мин тегендә күп күрдем аларны, бугазларыннан алып,
артларына тибеп чиркәүгә кертеп җибәрә идем... Алтарьга барып бәрелеп,
маңгайлары ярыла иде, канга батып чукыналар иде... Менә ничек кирәк алар
белән!
Аның сүзләреннән Михаил атакай үзе дә сискәнеп китте, таш чырайлы
бу кешедән барысын да көтәргә мөмкин иде. Әмма монда барыбыр саграк
булырга кирәк, бу мишәрләр андагы чирмешләр түгел, үзеңнең башыңны
ярырга мөмкиннәр.
– Син мондагылар белән бераз саграк бул, улым! Мондагы татарлар үзләре
дә бик усал. Күбесендә корал бар, заманында патшага хезмәт иткән кешеләр...
Үзеңә зыян-зәхмәт сала күрмәсеннәр.
– Курыкма, атакай, андыйларны гына күргән! Мин дә хәрби хезмәттә булган,
сугышларда катнашкан кеше, хәрби офицер! Хәзер минем өчен яу кыры –
шушы басурманнар, аларны яңадан чиркәүгә кайтармыйча, мин бу сугышны
туктатмаячакмын! Бу минем урыс чиркәве алдында изге бурычым, атакай!
– Слава Богу! Инде миңа да тынычланып үләргә була икән болай булгач,
углым! Юк, тынычлана алмыйм, үзем башлаган бер эшкә нокта куясы бар,
ярдәм ит, углым!
– Әйт, атакай, синең сүзең минем өчен әмер!
– Шактыйдан, моннан алты-җиде еллар элек Казаннарга язып, христиан
диненнән чыккан һәм басурман белән зина кылып яткан бер татар хатынына
каршы эш кузгаткан идем... Әмма бу эшне Чистай суды озак әвәләде, җиренә
җиткерә алмады, елларга сузды... Бу азгын хатын һаман шул басурман ире
белән яшәп ята, инде зинадан өч бала тапкан, ә берсен дә чиркәүгә алып килеп
чукындырмаган! Югыйсә, ул бит үзе керәшен, балалары да чукындырылырга
тиеш! Менә шушы эшкә үзең тотын һәм тиз арада нокта куй, углым! Ул
ГӨЛӘЙЗА
16
хатынны иреннән аерып, монастырьга җибәрергә һәм бер урыс кешесенә
кияүгә бирергә кирәк. Балаларын алардан алып, чиркәүдә чукындырып,
урысларга бирү тиешле, алар шунда гына чын христиан тәрбиясе алачак. Ходай
ризалыгы өчен, минем хакка син бу эшне башкарып чыгарга тиеш!
– Ул хатынның исеме ничек? Кайдан ул?
– Аның христианча исеме – Пелагея, үзләренчә Гөләйза, диләр, ире белән
Чирүле Шонталасында яшәп ята. Әмма ул хатын ислам фанаты, үлсә дә үз
диненнән баш тартмаячак, атасы аннан да куркыныч, иманын бирмәс өчен
бугазыңны чәйнәр... Менә сиңа шуларны җиңәргә туры киләчәк, углым!
– Аларга башка юл юк, атакай – йә чиркәү, йә кабер! Мин сиңа тәре үбеп
ант итәм!
...Чирүле Шонталасында әлеге хәбәр кышкы көндә яшен суккан кебек
яңгырады – Гөләйзадан сорау алырга килгәннәр, аны алып китәргә дә
мөмкиннәр икән! Халык бу хәлләрне инде үткән, беткән дип йөри иде, юк икән,
пар атлар җигеп, түрле чаналарга утырып, Чистай урыслары үзләре авылга
килеп җиткәннәр, Гөләйзаның иреннән, Әхмәт мулладан да сорау алачаклар,
ди. Халык мәчет тирәсенә җыела башлады, каравыл өе янына барып килүчеләр
дә булды. Кайда сорау алырлар, бөтен авылны җыярлармы, берәм-берәм генә
берәр җиргә чакырырлармы? Җәйге көн түгел бит, теге вакытта, май аенда,
каравыл өе янында урамда сорау алганнар иде, хәзер кыш, болай эшләп булмый.
Андый зур түрәләр караңгы каравыл өенә кереп тә вакланмас, бу алар өчен
түбәнлек санала. Мәчеткә халык үзе кертмәс. Авыл халкы шулай кайнады,
кайнарланды, ирләр мәчет белән каравыл өе арасын таптады.
Бу хакта сорау алырга килүчеләр үзләре дә уйланды һәм авылның урыс
очындагы алпавыт утарына тукталырга булдылар. Алар теге юлы килгәндә
дә урыс байларының йортында туктап ял иткәннәр иде, бу юлы сорау алуны
да шунда оештырырга туры киләчәк. Биредә Михаил, Елена, Евгений
Стрелковларның «господский дом» дип аталган утарлары бар, әлеге алпавытлар
кышларын анда яшәмиләр, җәйләрен дә үзләренең крепостной крестьяннарын
барлап, тикшереп кенә китәләр. Чистайдан килгән хөкүмәт кешеләренең бу
йортларда тукталырга килешү-рөхсәтләре бар. Бу юлы да шулай булды, чөнки
сорау алынырга тиешле кешеләр күп түгел иде, аларны алпавыт утарына гына
чакыртырга булдылар. Яхшы атларда чаптырып, авылның урыс очына килеп
туктадылар һәм үз яннарына сотник Әбуталипны чакыртып алдылар, ул бирегә
Гөләйзаны, аның ире Хәкимне, Әхмәт мулланы алып килергә тиеш иде.
Әбуталип җиккән аты белән килеп туктаганда, Гөләйзаларның да капка
төбенә халык җыелган, монда инде ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да
күренә иде. Алар Әбуталипны сырып алдылар, сораша башладылар, аяк
атларга ирек бирмәделәр.
– Бу козгыннар тагы нәрсә дип килгәннәр? Нигә һаман шул бичара хатынга
бәйләнәләр?
– Нинди керәшен булсын ул, безнең кебек үк татар динен тота бит!
– Нигә аның балалары чукынырга тиеш? Алар мөселман атадан ласа!
– Бирмибез Гөләйзаны! Бар, шулай дип барып әйт!
Әбуталип үзе дә аптырап калды. Бер якта – Чистай түрәләре, аларның
әмерен үтәмичә булмый, икенче якта – авыл халкы, аларны да тыңлау кирәк.
Әмма хәзер бу Чистай түрәләрен кире борып җибәрсәң, теге вакыттагы кебек,
авыл өстенә атлы казаклар белән киләчәкләр, ярый ул вакытта Ишук әзи
саклап калды зур бәладән! Хәзер монда ул да юк. Халык ярсыган. Гөләйза
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
17
да кызганыч, бераз авырып та тора, диделәр. Ул халык белән дөресен әйтеп
сөйләшергә булды.
– Үземә дә бик кызганыч Гөләйза килен, балалары кечкенә, үзе дә авырып
тора... Әле ярый Гөлзада кодагый килде карашырга. Әмма аларны сорау алырга
алып бармыйча да ярамый, тәртибе шундый, җәмәгать! Сорау алу ул әле алып
китү дигән сүз түгел бит, алар әле иртәгә Кыр Шонталасына да халыктан сорау
алырга баралар икән. Шулар барысы да беткәч кенә, Чистайда яңадан суд
буласы, ди, бәлки әле, карар Гөләйза килен файдасына чыгарылыр.
Аның бу сүзләреннән халык тагы бер тапкыр шаулашып алды, ул арада
Әбуталип өйгә кереп китте. Өйдәгеләр бу турыда беләләр иде инде, Хәким,
мәчет тирәләрен урап кайтып, барысын да ишеткән иде. Соңгы вакытларда
Гөләйза бераз авырып тора, үзеннән-үзе хәлсезләнеп китә, йөрәк тибеше
начарая, шуңа күрә балаларын карашырга Кыр Шонталасыннан әнисе килде.
Бу сорау алу дигәннәре дә бөтенләй вакытсыз килеп чыкты, авыру кешегә
анда йөри торганмы?! Әмма бармасаң, мәҗбүри алып китүләре бар, ичмасам,
шундый вакытта яннарында Ишмөхәммәт тә юк бит! Киңәш-табыш иткәннән
соң, балалар янында күршеләрне калдырып, сорау алуга бергә барып-кайтырга
булдылар. Әйе, алар кире әйләнеп кайту нияте белән җыендылар, Әбуталип
бу хакта кат-кат әйтте.
– Гөләйзаны андый-мондый Чистайга ук алып китмиләрдер бит, кода? – дип
сорады аннан Гөлзада, борчылып.
– Алай дип әйтмәделәр, кодагый, сорау алырга гына, диделәр. Синең
үзеңнән иртәгә авылыгызда сорау алырга тиеш булганнар, әмма монда
икәнлегеңне белгәч, бүген үк сорау алырлар, әзерләнебрәк тор. Элек нәрсә
әйткән булсаң, шуны әйтерсең. Гөләйза килен дә шулай эшләр.
– Соң, шулай булмыйча, кода! Тагы нәрсә әйтик инде?!
Шулай сөйләшә-сөйләшә киенделәр, балалар янында күршеләрне
калдырдылар, Әбуталипның ат чанасына төялеп, урыс очына юнәлделәр. Авыл
халкы аларны догалар һәм күз яшьләре белән озатып калды... Алпавытның
әллә ничә бүлмәдән торган зур, иркен йортында аларны берәм-берәм комиссия
каршына чакырттылар, башта түрәләр утырган зур залга Гөләйзаны керттеләр.
Гөлзада да аңа ияреп кермәкче иде, әмма тәртибе алай түгел икән, бергә ярамый,
диделәр. Гөлзада, Хәким, Әхмәт мулла үз вакытларын көттеләр, Әбуталип ике
арада йөреп торды. Сорау алу, дигәч, Гөләйза, Чистай судындагы кебек булыр,
дип уйлаган иде, әмма монда кешеләре дә, сөйләшүләре дә бөтенләй башка
төрле иде. Бу юлы тәрҗемәче булып Котош авылы побы Николай Казанцев
килгән, ул үзе дә керәшен татары. Пристав та бөтенләй башка кеше – явызлыгы
белән яман даны таралган Александр Шахт, татарлар аны Әликсәй Шайтан, дип
атап йөртә. Алман Мейснер, кая килеп эләктем мин, дигәндәй, калын күзлек
пыяласы астыннан барысына да аптырап һәм бераз чирканып карый, бу эшне
теләр-теләмәс башкарганы сизелеп тора. Шуңа күрә дә монда барысы белән
дә Әликсәй Шайтан идарә итә, Гөләйза бүлмәгә аяк басуга, ул аңа котырган
эт кебек ябырылды.
– Басурман белән зина кылып ятучы азгын хатын синмени инде ул?!
Христиан башың белән! Юк, сиңа хәтта Пелагея дигән христиан исеме дә
әрәм! Христиан түгел син, нечисть, нәҗес! Синдәйләрне, хайван кебек, абзарга
ябып куеп, чыбыркылап ярырга кирәк!
Гөләйза, аптырап, як-ягына карады, авызы күбекләнеп чыккан әлеге
затның бер сүзен дә аңламады, ни өчен үзенә кычкырганын да белмәде. Милек
ГӨЛӘЙЗА
18
палатасы вәкиле Мейснер да мондый хәлгә аптырап калды, аның бу яңа пристав
белән халык арасына беренче тапкыр чыгуы иде, юл буе әдәпсез нәрсәләр
сөйләп баруыннан да туйды. Җитмәсә, килүгә каяндыр табып, нәрсәдер эчеп тә
алган, күзләре бөтенләй калайланган, авызыннан килгән яман ис бөтен бүлмәгә
таралган... Котош побы, ашыга-кабалана, приставның сүзләрен Гөләйзага
тәрҗемә итә башлады, әмма кайберләрен төшереп калдырырга мәҗбүр булды,
теле күтәрелмәде. Болай да авырудан йөрәге яфрак кебек лепердәп торган
Гөләйза бу сүзләрне ишеткәч, чайкалып китте, тизрәк өстәл читенә таянды.
Эченнән белгән догаларын укыды, бераз тынычлангандай булды, аннан тагы
теге судта сөйләгәннәрен кабатлады.
– Әйе, син дөрес әйттең – мин христиан түгел, ә татар динендә –
мөселманмын... Минем исемем Гөләйза, Пелагея түгел! Урыс динендә
беркайчан булмадым, аны белмим дә, белергә дә теләмим...
– Белерсең! Ничек кенә белерсең әле!!! Тезләнеп гафу сорарсың бу сүзләрең
өчен! Башыңны бәрә-бәрә чукынырсың – мәҗбүр итәрбез! Сез вәхшиләргә
башка юл юк – йә чиркәү, йә кабер!
– Алексей Иванович, бераз тынычрак мөмкин түгелме? Аңлап та, язып та
өлгереп булмый, тәрҗемә турында әйтмим дә инде. Сорау алуның да беркетмә
өчен үз тәртибе бар, башта Пелагеяның, дөресен сөйләячәкмен, дип, Библия
тотып ант итүе кирәк. Николай атакай, аңлатыгызчы аңа боларны.
Котош побы бу сүзләрне Гөләйзага тәрҗемә итте, аңа Библия китереп
бирде, әмма Гөләйза аны кулына алмады.
– Мин – мөселман, Коръән тотып кына ант итә алам, – диде ул.
– Әмма син чиркәү кенәгәсе буенча – христиан, шулай булгач, Библия тотып
ант итәргә тиешсең, – диде аңа Мейснер.
– Юк, мин – мөселман, чиркәүдә беркайчан булмадым, чукынмадым,
ул китабыгызны күрмәдем, анда нәрсә язылганын белмим... Мин
кечкенәдән Коръән укырга өйрәндем, намаз укыдым, ураза тоттым, яшем
җиткәч, мине шушы авылның мөселман кешесенә кияүгә бирделәр.
Аннан өч бала таптым, төпчек улыбыз Гыйниятуллага бер яшь тә җиде
ай... Балаларыбызның барысына да авылыбыз мулласы Әхмәт хәзрәт
мөселманча исем кушты, мәчет кенәгәсенә теркәп куйды. Балаларым
да, әлхәмдүлиллаһ, татар динендә, чөнки мөселман ата-анадан тудылар,
мөселман йоласы буенча колакларына азан әйтеп исем кушылды... Миңа
хәзер утыз җиде яшь, балаларым кечкенә, үзем хәзер авыру, биш-алты ел
буе шушы борчулар белән яшәү сәламәтлегемне какшатты... Мин бу илгә,
бу хөкүмәткә бернинди зыян да эшләмәдем, кечкенә генә татар авылында
тын гына яшәп ятучы бер мөселман хатынымын... Чиркәү кешеләре миңа
кагылмасыннар иде, оямны туздырмасыннар иде, патша галиҗәнапләреннән
шуны гына сорыйм...
Күрше бүлмәдән тагы өстәп кергән пристав Шахт, тәрҗемәче аша
Гөләйзаның бу сүзләрен ишетеп, атылып аның янына килде, Библияне йөзенә
төртте.
– Син, вәхши татарка, безнең изге китабыбызны тотарга да җирәнәсеңме?!
Әйт, җирәнәсеңме?!
Ул кулындагы калын китабы белән Гөләйзаның йөзенә бәрде, Библия
идәнгә барып төште, битләре таралып китте. Моны күреп, Котош атакаеның
коты чыкты, ул, мүкәләп, аларны җыя башлады. Мейснер инде монда ник
килгәненә үкенә башлаган иде, ләкин эшне дәвам итәргә кирәк, хөкүмәт аларны
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
19
бирегә зур акчалар түләп җибәрде, моны акларга туры киләчәк. Ул тагы исерек
приставны тынычландыра башлады, бераз оялтып та алды.
– Без хөкүмәт эшендә, Алексей Иванович! – диде ул. – Һәм аны намус
белән башкарып чыгарга тиешбез. Безгә карап, хөкүмәткә бәя бирәләр. Бу
халыкны Библия белән кыйнап кына дингә кертеп булмас, ә үзебездән бөтенләй
биздерүебез бар... Башка юлларын табарга кирәк.
– Аларга ике генә юл – йә чиркәү, йә кабер! – дип ырылдады Әләксәй
Шайтан, көрмәкләнгән теле белән. – Мин тегендә чирмеш-чувашларны шулай
бугазларыннан өстерәп керттем правослау диненә! Артларына типкәли-
типкәли! Алар башканы аңламый! Болары белән дә шулай булачак, ник
туганнарына үкенәчәкләр!
Котырган үгез кебек, Гөләйзага таба китте, кан баскан күзләрен аңа текәде.
Ул кыргый дип атаган хатынның йөзеннән нур сирпелеп тора, кара кыйгач
кашлары астында зөбәрҗәттәй зур яшькелт күзләр, аларны озын керфекләре
урап алган... Гәүдәсенең зифалыгын хәтта озын кышкы киемнәре дә яшерә
алмаган... Кыяфәте горур, авырыйм, дисә дә, мескенлек юк, аның сүзләреннән
курыкканга да охшамаган, бу хәл приставны тагы да җенләндерде. Гөләйза исә
үзеннән нәрсә таләп иткәннәрен, ни өчен бу кешенең аңа ярсып ташлануын
аңламый иде. Ул, ярдәм көткәндәй, башкаларга карады. Котош побы белән
палата вәкиле дә хәлнең болай ямьсез төс алуын көтмәгәннәр иде, үзләре
өчен дә шүрләп калдылар. Бер якта – наганын селкеп йөрүче исерек пристав,
икенче якта – урам тулы татарлар, монда берәр нәрсә булса, аларны исән
килеш авылдан чыгармаячаклар. Мейснер бу турыда Алексей Шахтның исенә
төшерде.
– Урам тулы татар, эшнең нәрсә белән бетүен көтәләр, – диде ул. – Бу
хатынга берәр нәрсә булса, безне бетерәчәкләр... Болар сиңа тегендәге чирмеш-
чувашлар түгел, Алексей Иванович, болар корал тоткан чирүле татарлар,
башбирмәс мөселманнар!
Мейснер шул сүзләрен әйтеп бетермәде, пристав үкереп кычкырып
җибәрде.
– Бирерләр! Бирерләр, ничек кенә бирерләр әле! Башларын да бирерләр,
иманнарын да бирерләр, кирәк икән, җаннарын да бирерләр! Шулай бит,
басурманка?!
Шул сүзләр белән ул тагы Гөләйза өстенә ыргылды, попның муенындагы
тәресен йолкып алып, Гөләйзаның битенә төртте.
– Тәре үбеп ант ит – мин христиан, диген! Поганый басурман диненнән
баш тартам, диген! Ант ит, сука, югыйсә моннан исән чыкмыйсың!
Гөләйза аның бер сүзен аңламаса да, кул яссуы тимер тәрене күрүгә,
куырылып килде, үзен чукындыралар икән, дип уйлап, битләрен каплады.
Алексей Шахт аның кулларын каерып алды, ул килеп кагылу белән, Гөләйза
елан чаккандай сискәнеп китте, аны читкә этеп җибәрде. Болай да аягында чак
басып торган пристав чайкалып куйды, кулындагы тәресе чыңгылдап идәнгә
килеп төште, аны тиз генә Котош атакае эләктереп өлгерде. Гөләйзаның ишеккә
таба йөгергәнен күреп, пристав айнып киткәндәй булды, аны җилкәсеннән
эләктереп алып, бугазыннан өскә күтәрде.
– Нәрсә, сиңа Библия дә, тәре дә, правослау дине дә кирәкмиме, татарва?!
Аларны идәнгә салып таптыйсыңмы?! Төрмәдә черетәм, юк, кабергә кертәм
мин сине, җир белән тигезлим үзеңне дә, нәселеңне дә...
Гөләйзаның тынсыз калып, сыгылып төшкәнен күреп, ул тимер келәшчәдәй
ГӨЛӘЙЗА
20
кулларын аның бугазыннан ычкындырды, үзен селтәп бер читкә атты. Идәнгә
шыбырдап нәрсәләрдер коелды, бу Гөләйзаның муенына аскан дисбесе шулай
өзелеп, төймәләре идән буйлап тәгәрәп киткән иде... Бүлмәдәге тавышка сотник
Әбуталип ашыгып кереп җитте, идәндә аңсыз яткан Гөләйзаны күреп, аның
өстенә иелде.
– Килен... Килен! Гөләйза килен! Нәрсә булды? Ник болай ятасың син?
Тавышка кердем, ни булды?
Аннан ул, җавап көткәндәй, бер хөкүмәт вәкиленә, бер Котош побына
карады, пристав күрше бүлмәгә чыгып киткән иде. Мейснер белән поп бер-
берсенә карашып алдылар, әгәр бу татарга дөресен әйтсәң, аларга моннан исән
чыгу юк иде. Инде бу хатын үлә-нитә генә күрмәсен, бетерәчәкләр! Котош
атакае моны аңлады һәм, татарчалап:
– Пелагея бераз хаста икән, Әбуталип! Менә хәле китеп ауды... Без чыгып
торабыз, әнисе белән ире кереп, ярдәм итсеннәр үзенә.
Шулай диде дә, алар Мейснер белән күрше бүлмәгә чыгып киттеләр, алар
артыннан ук ашыгып зур залга Гөлзада белән Хәким килеп керде. Гөлзада
шунда ук елап кызы өстенә ауды, аның башын тезләренә куеп, сулышы белән
җан өрергә тырышты. Хәким дә, нишләргә белмичә, алар янына тезләнде,
Гөләйзаның әле хәлсез кулларыннан алды, әле күтәреп торгызырга азапланды,
үзе нидер сөйләнде. Аларның тавышы бик ерактан, куе томан арасыннан
ишетелгән кебек иде, әмма Гөләйза ишетте – әнисе дога кыла, ире елый иде...
Гөләйза авырлык белән генә күзләрен ачты – бүлмәдә теге урыслар юк, янында
әнисе белән ире иде... Хәким аны күтәреп торгызды һәм бер читтәге йомшак
кәнәфигә алып барып утыртты. Гөләйза хәлсез куллары белән өс-башларын
рәткә китерде, уңайсызланып, якыннарына карады.
– Нәрсә булды, кызым, әллә бер-бер нәрсә эшләделәрме бу явызлар? – дип
сорады Гөлзада, аның янына утырып.
– Әйт, Гөләйза, әллә сиңа кул күтәрделәрме? – дип, Хәким дә сүзгә
кушылды. – Әйт, шулай булса, хәзер бөтен авылны күтәрәбез!
– Килен, монда бик тавышландылар, теге приставның акырганына керсәм,
син идәндә егылып ятасың... Нәрсә булды, кыйнадымы әллә ул исерек сине?
Гөләйза нәрсә булганын исенә төшерде. Әйе, ул аңа акырды-бакырды, тәре
белән битенә төртте, бугазыннан алып болгады... Әйе, Гөләйза боларны яхшы
хәтерли һәм мәңге онытмас та... Әмма хәзер бу хакта иренә, авыл халкына
әйтсәң, монда кара тавыш чыгачак, сугышуга барып җитүләре дә бар. Аннан
барысын да җыеп алып китәчәкләр...
– Башым әйләнеп китте, авырып тора идем бит... – диде ул, артыгын сөйлисе
килмичә. – Дисбем чәчелде, әни...
Әле генә игътибар иттеләр – идәндә, чыннан да, дисбе төймәләре тәгәрәп
ята иде. Тартып өзмәсәң, аның җебе өзелә торган түгел бит, нәрсә булды икән
соң монда? Гөлзада тиз-тиз генә төймәләрне җыеп алды, дисбене кесәсенә
яшерде. Ул арада күрше бүлмәдән Мейснер белән Котош побы чыкты,
приставны шунда яткырып калдырганнар иде. Мейснер эшне үзе генә дәвам
итәргә булды, чөнки ул котырган Шахттан зыяннан башка файда юк иде.
Ул Әбуталипны Әхмәт мулла артыннан җибәрде, үзе Гөлзададан сорау ала
башлады. Гөлзада исә теге вакытта Чистай судында сөйләгәннәрен кабатлады
– үзе дә, балалары да мөселман, чукынмаганнар, чиркәүгә йөрмәгәннәр,
киресенчә, намаз укыганнар, ислам динен тотканнар. Кызы Гөләйза үсеп буй
җиткәч, аны шушы Чирүле Шонталасы авылы кешесе Хәким Камаевка кияүгә
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
21
биргән. Алай да, кияүгә бирер алдыннан Кызылъяр побы белән киңәшкән, ул
Гөләйзаны чиркәү кенәгәсендә юк, дигән, мөселманга кияүгә бирергә рөхсәт
иткән.
Аннан соң Гөләйзаның ире Хәкимнән сорау алу башлады, Әхмәт мулла
аны Коръән тотып ант иттерде. Хәким дә ничек бар – шулай сөйләп бирде,
бары тик бер урында гына яшерде – никах укылганны әйтмәде. Бу хакта әйтсә,
керәшен кызына мөселман ире белән никах укыгансың, дип, Әхмәт мулланың
үзен Себергә сөргән булырлар иде.
– Минем исемем – Хәким Камаев, 37 яшьтә, мөселман динендә, хөкемгә
һәм штрафка тартылганым юк, – дип башлап китте ул. – Үзем шушы Чирүле
Шонталасы авылының дәүләт крестьяны... Моннан тугыз еллар элек Кыр
Шонталасыннан Гөлзада – Фекла Тимофееваның кызы Гөләйзаны хатынлыкка
алдым. Аның белән никахыбыз булмады...
– Син аның чукындырылган икәнен белдеңме?
– Юк, каян белим ди? Ул бит миңа килгәндә үк мөселман иде – намазын
укый, уразасын тота... Безне чиркәүдән килеп борчучы да булмады. Өч
балабыз туды – Габделвахит, Габделҗәббар һәм Гыйниятулла, олысына – 8,
уртанчысына – 5, төпчегенә бер яшь тә җиде ай...
– Балаларыгызга исемне кем кушты – чиркәүдә попмы, мәчеттә мулламы?
– Балаларга мөселманча исемне, минем чакыруым буенча, өебезгә килеп
авылыбыз мулласы Әхмәт хәзрәт Әхмәров кушты.
– Ул хатыныңның керәшен икәнен белә идеме?
– Исем кушканда, ул хатынымның нәсел чыгышы турында миннән
сорамады, белмәвем сәбәпле, мин дә әйтмәдем. Өстәп шунысын да әйтәм:
балаларым беркем тарафыннан да чукындырылмаган. Безнең мөселман тәртибе
буенча, баланың кемлеге әтисе буенча билгеләнә, ягъни, мин татар-мөселман
булгач, алар да татар-мөселманнар... Алар да, безнең кебек, чиркәүнең нәрсә
икәнен белмиләр, олысы инде намазда, кечеләре дә бисмилласыз авызларына
ризык капмыйлар. Хәләл җефетем Гөләйзаны болай газапламасагыз иде... Ул
соңгы вакытларда авырып тора, аны суд юлларында җәфаламасагыз иде...
Хәким җавап тоткан арада, Әхмәт мулла чыгып торды, Хәкимнән соң
бүлмәгә аны керттеләр. Әхмәт мулла илле яшьләргә җитеп килә торган
кеше иде, ул үзе Спас өязенең Урта Тигәнәле авылыннан булып, Чирүле
Шонталасы мәчетенә Диния нәзарәте указы белән билгеләнгән. Әлбәттә,
тирәнрәк төшсәләр, Әхмәт мулланың үзенә дә бүген тотып эш ачарлык, шуңа
күрә ул да бөтенесен әйтеп бетермәскә булды. Әгәр мулла керәшен татары
белән мөселманга никах укыса, аның үзен төрмә көтә, бу христиан кешесен
диннән яздыру, дип атала. Шуңа күрә ул да моны яшерде, һәрхәлдә, Хәким
белән Гөләйзага никахны үзе укыса да...
– Керәшен кызы Пелагея белән мөселман кешесе Хәким Камаевка никахны
син укыдыңмы? Нигә аны христиан диненнән яздырдың?
– Юк, мин аларга никах укымадым, мөселман диненә дә өндәмәдем, чөнки
Гөләйза монда килгәндә мөселман иде инде...
– Аларның балаларына мөселманча исемне син куштыңмы?
– Әйе, балаларның атасы чакыруы буенча, өйләренә барып, һәр туган
баласына исемне мөселман йоласы буенча мин куштым. Бездә тәртибе шундый
– атасы мөселман булса, балалары да мөселман була. Аларга Габделвахит,
Габделҗәббар, Гыйниятулла дип матур исемнәр куштым.
– Бу исемнәрне кушканда, син аларның әниләренең нәселе белән
ГӨЛӘЙЗА
22
кызыксындыңмы? Керәшен хатынының балалары да чиркәүгә алып барып
чукындырылырга һәм аларга христиан исемнәре бирелергә тиешлеген белә
идеңме?
– Юк, мин Хәкимнең хатынын беркайчан да керәшен дип белмәдем,
нәселе белән дә кызыксынмадым... Мин сорамадым, алар әйтмәде, хәер,
нәрсә әйтсеннәр, алар башка мөселманнар кебек яшәделәр бит... Шуңа күрә,
һичнинди җаваплылыктан курыкмыйча, мин Гөләйзаны да мөселман дип
санап, аларның балаларын мәчет кенәгәсенә теркәп куйдым. Һәм хаклыгыма
ышанып, сезгә дә ул метриканың күчермәсен алып килдем.
Шулай диде дә Әхмәт мулла Мейснер каршына мәчет кенәгәсеннән
күчермәне китереп салды. Гарәп хәрефләре белән чуарланган бу кәгазь битен
Котош атакае Николай Казанцев шактый азапланып укып чыкты һәм русчага
тәрҗемә итте. Анда «Габделвахит 1835 елның 22 гыйнварында, Габделҗәббар
1837 елның 7 декабрендә, Гыйниятулла 1842 елның 16 августында Чирүле
Шонталасында туганнар, әтиләре Габделхәким, әниләре Гөләйза», дип язылган
иде.
Шуның белән, Чирүле Шонталасында сорау алу тәмамланды, алга таба
нишлисен хәл итәргә кирәк иде. Үзе сорау алырга тиешле пристав күрше
бүлмәдә капланып йоклап ята, киңәшер кеше юк. Шуңа күрә карарны Мейснер
үзе кабул итте, башта сотник Әбуталипны чакыртып, аңа фәрман бирде.
– Иртәгә Кыр Шонталасында сорау алулар тәмамлангач, эш судка
тапшырылачак, – диде ул. – Кимендә бер ай эчендә Чистай земство судында да
каралачак. Шуңа күрә Пелагеяны авылдан беркая чыгармыйсыз, аны саклауны
үз өстеңә алып, менә монда имзаңны куй. Хәзергә барысы да өйләренә кайтып
торсыннар...
Әбуталип Мейснер күрсәткән урынга имзасын куйды, үзенә биргән кәгазьне
алып, бүлмәдән чыгып китте. Аргы бүлмәдә аны Хәкимнәр көтеп тора иде,
Әбуталип аларга хәлне аңлатты, бер айдан Чистайда суд буласы, хәзергә өйгә
кайтырга куштылар, диде. Инде моннан ук Чистайга төяп алып китәрләрме
икән, дип борчылганнар иде, өйгә кайтырга, дигәч, сөенештеләр. Әбуталип
хатын-кызларга барысын да әйтеп тормады, Гөләйзаны авылдан чыгармыйча
сакларга кушканнарын ул энесенә генә әйтте. Алар шушы хәбәрдән эшнең ни
дәрәҗәдә җитди һәм куркыныч икәнен аңладылар... Мәчет янында таралмыйча
үзләрен көтеп торган халыкка да барысын да әйтмәделәр, хәзергә җибәрделәр,
берәр айдан Чистайда суд буласы икән, диделәр.
...Гөләйза, өйгә кайткач та, үзе белән алпавыт йортында ни булуын берәүгә
дә сөйләмәде, аның бу хәлне исенә дә төшерәсе килмәде. Әмма күзен йому
белән, теге исерекнең җикеренеп өстенә килүе, бугазыннан алып, болгап атуы
хәтеренә төшә... Куркыныч иде ул кешенең йөзе, бер якка чалшаеп каткан,
күзләре акаеп чыккан, аларда мәрхәмәт заты юк, авызыннан әшәке ис аңкый...
Гөләйзаның беркайчан да мондый хәшәрәтне күргәне юк иде, ул чирканып,
куырылып куйды. Нигәдер, әҗәле дә шушы бәндә белән бәйләнгән кебек
тоелды аңа... Бераз тынычлану өчен, дисбесен кулына алды, әнисе аны яңадан
җепкә тезгән иде. Санап карады – дисбенең бер төймәсе җитми! Гөләйза әллә
нишләп китте, нигәдер, югалган бу төймәне үзе итеп сизде, алпавыт йортында,
урыс итеге астында калып изелгән мәрҗән кебек хис итте ул үзен...
Гөләйзаның бу төне дә саташып үтте...
Башта, тимер келәшчәдәй кулларын сузып, аны теге исерек куды, тотса, ул
Гөләйзаның бугазыннан алачак, буып үтерәчәк иде... Гөләйза аңа тоттырмас
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
23
өчен йөгерә, инде бөтен авылны урап чыкты, теге куркыныч кеше һаман
аның артыннан калмый икән... Шулчак, әллә кайдан, каршына Әкълимә
әби килеп чыкты, «Мин өйрәткәнне укы! Аннан монда кил!» диде. Гөләйза
аның Актауда өйрәткән догасын исенә төшерде, сулышына капланып,
шуны кабатлый башлады... «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Үә биһии
нәстәгиинү үә биһил хәүлү үәл кууәтү рабби сәһһил үә йәссир гәләйнәә йәә
мүйәссира күлли әмрин гәсиир». «Раббым, җиңеләйт, ансат ит һәм безгә
авырайтма. Йә, бөтен авыр эшләрне җиңеләйтүче Син, ярдәмеңнән ташлама!»
Гөләйза, йөгерә торгач, авылның мөселман зиратына килеп чыкты... Зиратта
бер кабер казып куелган иде, Гөләйза теге куркыныч бәндәдән шунда качып
котылмакчы булды, бөгәрләнеп, ләхет уентыгына кереп ятты... Ул баш очында
аяк тавышлары ишетте, кемдер авыр итеп сулый, нидер сөйләнә иде... Бераздан
аяк тавышлары ерагайды, Гөләйза бу кешенең эзәрлекләвеннән котылды,
тынычланып, мәңгелек йокысына талды... Шулчак фәрештәләр аның җансыз
гәүдәсен ак канат очларына салып, югарыга алып менеп киттеләр, аста
Чирүле Шонталасы, инде карлары эрегән урман-кырлар калды, алар болытлар
арасыннан Гөләйзаның туган авылы ягына таба очтылар... Тукта, астан өзелеп-
өзелеп бала елаган тавыш ишетелә, бу бит улы Гыйниятулла тавышы! Әнә ул,
нәни кулларын сузып, ак болытка әйләнгән әнисенең рухы артыннан йөгерә...
«Әни, мине дә ал!» дип елый... Гөләйза белә – улы да тиздән ак болытка
әйләнеп, аның янына килер, ул да җирдәге бу эзәрлекләүләрдән, газаплардан
котылыр, мөселман килеш, җаны күккә ашар...
Гөләйза баласы елаган тавышка уянып китте, Гыйниятулла да бүген
борчыла, рәтләп йоклый алмый иде. Гөләйза аны күкрәгенә кысты, йокы
аралаш имезде, үзе һаман теге саташулы төше турында уйлады... Көндез
алпавыт йортында булган хәлләр, исерекнең чалшайган йөзе, өзелгән дисбесе
тагын күз алдына килде... Төшенә кергән Әкълимә карчык, авыл зиратындагы
кабер, үзенең башта анда кереп ятуы, аннан фәрештәләр канатында күккә
ашуы исенә төште... Ә аста, «Әни, мине дә ал!» дип, улы йөгерә иде... Димәк,
тиздән алар икесе дә китәчәк...
Кызылъярда сорау алулар...
Икенче көнне иртүк торуга, Мейснер Котош атакае белән киңәшеп
алырга булды, чөнки кичәге хәлләрдән соң бер карарга килергә кирәк иде.
Сорау алуларда пристав җаваплы булса да, хөкүмәт эше белән йөргәндә,
йөгәнсезлеккә юл куярга ярамый, чөнки моның бер очы чыгуы бар. Ә Шахт
кичә ычкынды, эш вакытында эчеп исерүе үзе бер зыянлы булса, эчкән баштан
котырып китеп, кешегә кул күтәрүе җинаять белән тәмамланырга мөмкин
иде. Әгәр теге хатын кичә үлгән булса? Хәер, Шахт ул чагында да аның
үзен гаепләп калдырыр иде... Ә бүген андый эшкә юл куярга ярамый, чөнки
бүген ирләрдән – башбирмәс татарлардан сорау алу булачак. Алар моны Кыр
Шонталасы авылында эшләргә тиеш, әмма Мейснерның анда баш тыгасы
килми, чөнки ул авылның усаллыгы турында хәбәрләр Чистайга хәтле килеп
иреште. Ярты авыллары керәшен татары дип язылган булса да, берсе-бер
христиан динен тотмый, үзләрен Кызылъяр чиркәвенә куып та алып барып
булмый, ә мәчетләрендә өелеп яталар икән. Боларын Котош авылы атакае
сөйләде, ул үзе дә Кыр Шонталасына барырга шүрләп тора.
– Дөрес әйтәсең, Генрих Фридрихович, Кыр Шонталасы белән болай гына
ГӨЛӘЙЗА
24
булмый... Алар бөтен тирә-якны мөселманлыкка кайтырга котыртып ятучылар
бит! Бер Ишугы гына ни тора!
– Анысы кем тагы?
– Безнеңчә исеме – Измаил Ефремов, татарчасы – Ишмөхәммәт Уразманов,
җитмешне узган карт коткычы! Бөтенесен шул бутап ята. Бүген сорау алу
исемлегендә ул беренче тора.
– Аның бу Пелагея-Гөләйза эшенә катнашы бармыни?
– Аңа да катнашы бар, башкаларына да... Әйттем бит инде, исламга кайтырга
төп котыртучы ул!
Шулчак бүлмәгә Алексей Шахт килеп керде, ул инде тагы өстәгән, тиле
көчен кая куярга белми иде. Мейснер белән попның сөйләшкәнен ул да ишетеп
калды, шуңа күрә үз фикерен әйтеп калырга ашыкты.
– Ботыннан асып куярга кирәк ул карт фетнәченең! Мин аның турында
күп ишеттем. Аны Себергә сөрмичә, монда тынычлык булмаячак! Бүген үк
аяк-кулларына богау салырга кирәк!
Болар хакында азмы-күпме Мейснер үзе дә белә иде, Чистайда вакытта
бу хакта күп сөйләделәр, кайбер абруйлы кешеләр аша аның үзенә дә чыгып
карадылар. Әмма Мейснер хөкүмәт эшендә алай астыртын гамәлләрне өнәп
бетерми, аңа гаделлек булсын. Тик гаделлек тә һәркемнең үзенеке булып чыкты.
Хөкүмәт, судлар бу татарларны христиан диненнән киткән өчен гаепли, ә
аларның бу диндә булганнары да юк икән бит! Пелагея-Гөләйза тарихы да бик
тетрәндергеч, урысның телен-динен белмәгән килеш, кешене ничек христиан
динен тотарга мәҗбүр итәсең? Хатынның үз дине бар, ничек аны мәҗбүриләп
үз диненнән аерасың? Моңа Мейснерның да җавабы юк, аның төп эше – бу
татарлардан сорау алуда катнашу һәм, әлбәттә, тәртип бозылса, чара күрү. Бу
становой приставның үз-үзен тотышына да кагыла иде.
– Алексей Иванович, әйдәгез, ул богауларны читкә куеп торыйк әле! – диде
Мейснер. – Безнең бу юлы төп эшебез – сорау алу, аның беркетмәләрен Чистай
земство судына алып кайтып тапшыру. Әгәр без кичәге кебек кул сугышына
барып җитсәк, эшебез тукталырга мөмкин, без дәүләт бурычын үтәмәгән
булабыз.
– Кичәге дигәннән! Кайда ул хатын?
– Кайда булсын – өендә! Безгә аны кулга алырга, дигән әмер юк, сорау
алырга, дигән бурыч кына. Без моны эшләдек.
– Ул хатынны күзәтү астына алырга, авылдан чыгармаска, дип, сотник
расписка бирдеме?
– Әйе, Камаев андый расписканы бирде, ул Пелагеяны күзәтәчәк.
– Ә башкаларын? Ирен, мулланы?
– Аларына да кирәк идемени?
– Алар бөтенесе дә бер шайка – барысын да күзәтергә! Барысына да суд
булачак!
– Ярар, сотник Камаев безне озатырга килә әле ул, шунда алырбыз ул
расписканы... Тагы киңәшәсе нәрсә бар иде. Алексей Иванович! Бүген сорау
алуны әллә Кыр Шонталасында түгел, ә Кызылъярда уздырыйкмы?
– Нигә – Кызылъярда? Анда барысы да тәртип, чөнки урыслар гына яши!
Ә сорау алуны ул басурманнарның үз ояларында уздырырга кирәк, сөялләренә
дә шунда басарга кирәк!
– Сөялләренә бастыра торган халык яшәми анда, – дип, сүзгә Котош
атакае да кушылды. – Ул авылга начар ният белән кергән кеше кире чыкмаска
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
25
мөмкин... Элек-электән шулай, анда поплар да керергә курка! Алар үзләре бер
дәүләт – уттан да, судтан да курыкмыйлар, мишәр токымы, морзалар...
– Без хөкүмәт эше белән йөрибез, атакай! Кирәк икән, тезләнеп каршы
алырлар! Сез ул басурманнарны аздырып бетергәнсез! Ничек инде үз кул
астыңдагы колның кубызына биергә мөмкин – башыма сыймый бу хәл?!
– Алар кол түгел, Алексей Иванович, ә дәүләт крестьяннары, заманында
корал тотып патшага хезмәт иткән татарлар! Һәм бу татарлар белән саграк
кыланырга.
– Ә ник җинаятьчеләр исемлегендә соң алар?
– Татарларның дәүләт алдында төп гаепләре – христиан динен санламаулары,
аны тотмаулары, үз диннәренә өндәүләре, – дип җавап бирде аңа Мейснер. –
Законнар шундый, Алексей Иванович, бу дәүләт өчен алар җинаятьче санала.
Алай да, мин бүген сорау алуны Кызылъярда уздыру яклы. Моның башка
сәбәпләре дә бар. Менә Николай атакай әйтә, Кыр Шонталасында бу авылдагы
кебек алпавыт йортлары юк, сорау алуны каравыл өендә уздырырга туры
киләчәк, ди. Ә нигә кирәк бу безгә, абруйлы хөкүмәт комиссиясенә караңгы
алачыкка кереп утырырга? Ә Кызылъярда – үзәк, әллә ничә казна йорты, таш
чиркәү, алпавыт утарлары – барысы да кул астында. Андый-мондый хәл булса,
хәрбиләр, полиция дә бар. Син үзең дә шунда яшисең бит әле, шулаймы?
Әйе, Шахт Кызылъярда яши иде, ул бирегә Зөя якларыннан күчерелде.
Аның хәзер татар төбәгендә җир биләмәләре, Кызылъярда крепостной
крестьяннары бар. Ә менә гаиләсе юк, дисәң дә була, бичара хатыны аның
туктаусыз тукмауларыннан җан тәслим кылды, балаларын тәрбияләргә
Шахтның ата-анасы алды. Хатыны булмаса да, Шахтның чиркәү кадәр
йорты хатын-кызсыз тормады, кол-крепостной марҗалар тулысынча аның
карамагында иде, чукындырылган татар хатын-кызларын да чыбыркылап
бирегә алып кайтты ул. Кичәге татар хатынын да, суд карары чыгу белән,
монастырьга алып киткәнче, өенә алып кайтып, ул үзе «чукындырачак», Шахт
моны уйлап куйды инде. Чыбыркылап чукындырачак! Басурман булса да,
чибәр иде, каһәр, борынгы ханнар-солтаннар нәселеннән икәне кыяфәтеннән
сизелеп тора! Менә хәзер аңа хезмәт күрсәтәчәк бу сылу татар патшабикәсе!
Бу уеннан аның күңеле күтәрелеп китте, теләбрәк сөйләшә башлады.
– Әйе, мин Кызылъярда яшим, – диде ул. – Әйе, сорау алуны анда да
оештырырга була. Кыр Шонталасы Кызылъярдан ерак түгел, атлы казаклар
җыеп алып килер ул басурманнарны. Шунда чиркәүдә тагы бер тапкыр
чукындырып та чыгарырбыз, шулай бит, атакай?
Котош побы белән Мейснер бер-беренә карашып алдылар, Шахт һаман
үзенекен алга сөрә иде.
– Бу юлы безнең эшебез алардан сорау алу гына, Алексей Иванович!
Чиркәүгә керергә теләсәләр, күптән кергән булырлар иде инде, шул кермәгән
өчен суд юлында йөриләр бит.
– Ярар, Казан аларны керерлек итеп кайтарыр! Килештек, атларны
әзерләсеннәр, кузгалабыз!
Үзләрен озата килгән авыл башлыгы Әбуталиптан өстәмә белешмә
яздырдылар, ул Хәким Камаевны һәм Әхмәт мулла Әхмәтовны да күзәтеп
торырга, аларны авылдан чыгармаска, дип үз өстенә йөкләмә алды, шуны
раслап, имзасын куйды. Аннан юлга кузгалдылар, авыл халкы кузгалып, тагы
килеп җиткәнче, моннан исән-имин китеп баруың хәерле иде...
...Чыннан да, Кызылъяр авылы аларны гөрләп торган тормыш белән
ГӨЛӘЙЗА
26
каршылады – дәртләнеп биегән чиркәү чаңнары, көмешкәдән башлап дуңгыз
итенә кадәр сатыла торган базарлары, купшы алпавыт йортлары, түрәләр
туктала торган казна өйләре, хөкүмәт биналары – монда барысы да бар иде һәм
монда урыслар яшәгәнлеген алар әллә кайдан кычкырып тора иде... Чистайдан
килгән мәртәбәле комиссия дә эшен хөкүмәт бинасыннан башлады – Кыр
Шонталасына татарларны алып килергә атлы казакларны җибәрделәр, аларны
озата барган палисайларның кулына сорау алынырга тиешле кешеләрнең
исемлеген тоттырдылар. Исемлектә беренче булып Ишмөхәммәт үзе, аның
улы Бикмөхәммәт, Бикмөхәммәтнең хатыны Хөсниҗамал тора иде, аларның
төп гаебе булып исламга кайтулары санала... Шулай ук Гөләйза эше буенча
утызлап татардан да сорау алачаклар иде.
Сорау алу башлангач, комиссия каршына да беренче булып Ишмөхәммәтне
керттеләр. Бу еллар эчендә ул шактый олыгайган, сакалы агарган, инде яше
дә җитмешне узган иде, әмма әле кыяфәте гайрәт чәчеп тора, бу карт арыслан
теләсә кайсы вакытта үзенең дошманнарын ботарлап атарга мөмкин иде.
Картның башында түбәтәй, өстендә татар җиләне, аның астыннан буй-буй
ыштаны күренеп тора, аягында киезката, кулында чукмарлы таяк... Түрдәгеләр
гөрзидәй дәһшәтле бу таякка бераз шүрләп карадылар, Ишук карт аны теләсә
кайсы вакытта эшкә җигәргә мөмкин иде. Пристав Алексей нәфрәт тулы
күзләрен аңа текәде, кодрәтеннән килсә, ул бу картны хәзер үк, кул-аякларын
богаулап, төрмәгә ыргытыр иде, нигә бу дин дошманнарыннан сорау алган
булып азапланырга?! Әмма, имеш, тәртибе шундый – шул басурманнардан
чакыртып сорау алырга, аның рапорт-хисабын судка тапшырырга, алар карар
чыгара, шуннан соң гына боларны монастырьга яки төрмәгә олактырырга
мөмкин.
– Йә, картлач, сөйләп җибәр, кем син?
– Минем татарча исемем Ишмөхәммәт, хөкүмәт кәгазьләрендә Измаил
Җәпримов дип язылган, яшем җитмеш өчтә...
– Измаил Ефремов булгач, син христиан кешесе исәпләнәсең, шулай булгач,
кулыңа Библия тотып, дөресен сөйләргә ант-присяга бирергә тиешсең! Николай
атакай, бир үзенә изге китапны!
Котош побы, кичәге Библияне күтәреп, Ишмөхәммәт каршына килде, әмма
аның китапны кулга алмасын белде, аламы соң инде бу карт фанатик?! Әле
башка керәшеннәрне дә котыртып куйгандыр, әнә алар урамда кара болыт кебек
кайныйлар... Инде бу яңа пристав кына кичәге кебек кызып китә күрмәсен,
сөякләреңне дә җыеп ала алмассың!
– Мин христиан түгел, мөселман, бары тик Коръән тотып кына ант итә
алам, – диде Ишмөхәммәт, сакал йоны да селкенмичә.
– Юк, син христиан, правослау динендә, чиркәү кенәгәләрендә дә,
ревизия кәгазьләрендә дә шулай язылган – керәшен татары Измаил Ефремов,
диелгән! Син монда күзгә төтен җибәрмә, карт төлке! Үләр алдыннан булса
да ялгышыңны таны, тәүбә ит!
– Минем сезнең алда тәүбә итәрлек ялгышым юк. Гомер буе мөселман булып
яшәдем, инде Аллаһ каршына да мөселман булып барырга язсын!
– Барырсың! Бик тиз шунда олагырсың! Әмма анда без сине бу чаплашкаңны
салдырып, муеныңа тәре асып җибәрербез! А ну сал башыңнан бу карга оясын!
Шулай диде дә, ул мәче тизлегендә картның түбәтәенә үрелде, әмма
Ишмөхәммәт аның кулына каршы саллы таягын куеп өлгерде, пристав, сыны
катып, читкә тайпылды, ахрысы, сөяге чатнады. Ул, яралы ерткыч кебек үкереп,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
27
почмактан-почмакка бәргәләнде, имгәнгән кулын бер өскә күтәрде, сызлауга
чыдый алмыйча, бер күкрәгенә кысты. Бу – кичә Гөләйзаны бугазлаган кул
иде, һәм Аллаһы Тәгалә аны тиз тотты... Приставны тагы күрше бүлмәгә
алып чыгып киттеләр, кулын чүпрәк белән бәйләп, муенына асып куйдылар,
көмешкә эчертеп, авыртуын бастырырга тырыштылар. Сорау алуны Мейснер
тагы үзе генә дәвам итте.
– Бу таягың өчен сиңа җавап бирергә туры килер әле, Измаил Ефремов! –
диде ул. – Син хөкүмәт эшен башкарган кешегә каршылык күрсәттең, корал
кулландың.
– Бу корал түгел, минем таянып йөри торган таягым, мин аннан башка
сезнең каршыгызда басып тора алмас идем. Икенчедән, минем түбәтәйнең
хөкүмәт эшендә ни катнашы бар? Мин аны гомер буе кидем һәм киячәкмен,
Алла язса! Татарның түбәтәе башы белән бергә генә салына, шуны онытмагыз!
Мейснер бу татар картына куркып та, сокланып та карады, юк, бу тиле
фанатлык түгел иде, бу аның үз абруен белүе, диненә тугрылыгы, үлгәнче
аны бирмәячәге турында дәлиле иде! Кая анда динне бирү, хәтта башындагы
түбәтәен дә бирми татар! Ни әйтсәң дә, Чыңгыз хан нәселе шул, борынгы
Болгар-Биләрләрнең дәвамчысы! Болар белән сак булырга кирәк, әнә пристав
та кулсыз калып тәгәрәп ята хәзер...
– Йә, сөйлә, Измаил Ефремов, моңа кадәр хөкемгә тартылганың булдымы?
– Әйе, башкалар белән бергә үз динемә кайтканым өчен, сезнеңчә әйткәндә,
«мөселманлыкка аздырганым» өчен, аерым җинаять эше ачтылар... Имеш,
хакимияткә каршылык күрсәткәнем өчен дә күзәтү астында торам.
– Син монда пристав Алексей Ивановичка үзеңне мөселман итеп күрсәтергә
тырыштың. Ә хөкүмәт документларында син ничек теркәлгән – мөселманмы-
керәшенме?
– 1834 елгы сигезенче ревизия документларында мин Кыр Шонталасы
авылыннан керәшен татары, дип теркәлгән.
– Соң, шулай булгач, кем буласың инде син – христиан булмыйча! Нигә
карт башың белән кеше башы бутыйсың син, Ефремов?
– Анда язылу ул әле бернәрсә дә аңлатмый, түрә әфәнде! Менә монда
язылганы мөһим!
Шулай диде дә, Ишмөхәммәт күкрәгенә төртеп күрсәтте. Теге заманнарда
көчләп чукындырылган ата-бабалары сәбәпле, аның да нәселе документтан-
документка керәшен булып күчеп йөри, аны тутыручылар синнән сорап та
тормыйлар, ул шуларны сорау алучыларга да аңлатырга тырышты.
– Моннан йөз ел элек ата-бабаларыбызны, Поп елгасына куып кертеп,
көчләп чукындырганнар, шуннан бирле безнең барыбызны да керәшен, дип
йөртәләр. Әмма без барыбыз да ислам динендә, без хөкүмәт кәгазьләрендә
генә христиан, ә тормышта чын мөселман!
– Сезнең барыгызны да менә шул «хөкүмәт кәгазьләре» буенча хөкем
итәчәкләр бит, Ефремов! Аларда сез барыгыз да – христиан, һәм диннән
чыккан христиан буларак җавап тотачаксыз. Инде үзең генә азып калмагансың,
асрамага алган улыңны да харап иткәнсең! Менә ул да хәзер мәхкәмә каршына
басачак.
– Әйе, авылдашым Гөлзаданың, сезнеңчә Фекла Тимофееваның, улын үземә
тәрбиягә алдым, гаиләм әгъзасы итеп яздырдым, аның өчен бөтен налогларны
үзем түлим. Хөкүмәт документларында аның исеме Иван, без аңа мөселманча
Бикмөхәммәт дип исем бирдек. Аңа хәзер 18 яшь, үз гаиләсе, баласы бар...
ГӨЛӘЙЗА
28
– Аны нәрсә дип үз динеңә өстерәдең инде? Йөрсен иде Иван булып, хәзер
кайгысы булмас иде!
– Соң, без мөселман булгач, ул кем булсын инде? Анасы мөселман, мин
мөселман, ул башка тормышны белми дә, чукынганы да, аларча укынганы да
юк. Моннан өч ел элек мин аны керәшен кызына өйләндердем, Хөсниҗамалга,
ул да ислам динендә... Әйттем бит инде, әфәнде, без кәгазьдә генә керәшен,
ә тормышта барыбыз да мөселман! Ассагыз да, киссәгез дә, хәтта яткырып
суйсагыз да яңадан урыс диненә кайтмаячакбыз! Без Себереннән дә,
төрмәсеннән дә курыкмыйбыз, бу хөкүмәттән башкасын көтмибез дә! Безгә
иман кадерле! Безгә татар булу кадерле! Һәр керәшен шулай дип әйтәчәк, сорап
та тормагыз! Улым да, оныкларым да шулай дип әйтәчәк!
– Ярар, анысын үзеннән сорарбыз, бар, чыгып тор!
Ишмөхәммәт чыгып киткәч, Мейснер белән Котош побы киңәшеп
алдылар. Әгәр һәр кешедән сорау-сорашу шулай озак барса, алар монда атна
буе ятачаклар иде. Дилбегәне приставка бирсәң, ул сугыша ук башлаячак,
хәзергә кысылмый торуы хәерле. Әмма болай җентекләп торудан да мәгънә
юк, болар инде төзәлә торган кешеләр түгел. Нинди христиан булсын инде
болар?! Кулларына Библия тотарга да җирәнәләр бит!
– Болар белән озак маташырга кирәкмәс, Генрих Фридрихович! – диде
Котош побы. – Болар барыбер үзләренекен бирмәячәк, үгетләп торудан мәгънә
юк! Әнә, Казанда үгетләрләр, безнең эш аларны шунда олактыру...
– Минем үзем өчен дә ачыклыйсым килә, Николай атакай! Нигә алар шулай
үз диннәренә ябышып яталар икән? Үлемнән дә курыкмыйлар бит! Минем әле
дин өчен үлемгә барган кешеләрне күргәнем юк иде... Шуңа акылымны җыя
алмыйча торам, алар турында күбрәк беләсем килә. Әгәр без аларга Коръән
белән ант итәргә рөхсәт иткән булсак, үзләрен ничек тотарлар иде икән?
– Без керәшен татарларына берничек тә Коръән тоттырып ант иттерә
алмыйбыз, Мейснер әфәнде, ул чагында аларның мөселманлыкларын рәсми
рәвештә тану булачак бу! Ә менә мөселманнары Коръән тотып ант итә.
– Йә, сөйләүләрендә аерма бармы соң?
– Шаккатарлык аерма, Мейснер әфәнде! Керәшен татары Библия тотып,
теләсә нәрсә ялганларга мөмкин, чөнки ул аның изгелегенә ышанмый, шуңа
күрә, үзен аклау өчен, әллә нәрсәләр уйлап чыгара. Ә менә Коръән тоткач,
аларның кыяфәтләре үк үзгәреп китә, әйтерсең лә Ходайның үзе каршында
басып торалар! Коръән тотып ялган сөйләүдән алар уттан курыккандай
куркалар, менә хәзер яшен сугып үтерер, куллары корыр, дип котлары чыга...
Татар кешесе, чын мөселман, Коръән тоткач, бары тик дөресен генә сөйли.
– Менә бу керәшен татарларына сорау алганда тоттырып карарга иде
Коръән, ничек сайрарлар иде икән?
– Елый-елый шул Коръәнне үбәчәкләр, башларын бәрә-бәрә мөселманлыкка
ант итәчәкләр, хөкүмәт кешеләренең Коръән тоттыруын – үзләрен тану, дип
кабул итәчәкләр!
– Алайса, кирәкми! Тегеләй дә юк икән, болай да... Измаил Ефремовның
асрамага алган улын кертсеннәр, анысы нәрсә сөйләр икән?
– Әй, Мейснер әфәнде, Мейснер әфәнде! Нинди асрамага алган улы булсын,
үз улы бит ул аның!
– Ничек – үз улы?! Фекла Тимофееваның улын тәрбиягә алдым, ди бит!
– Соң, Фекла Тимофеева аның үз хатыны бит инде, моның шулай икәнен
бөтен татарлар белә, ә менә урысларга теләсә нәрсә ялганлыйлар!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
29
– Тукта, тукта, Николай атакай! Менә бит ревизия һәм чиркәү кенәгәләренә
язылган – Измаил Ефремовның хатыны Настасия Афанасьева, диелгән, Фекла
Тимофеева димәгән!
– Әлбәттә, шулай, әмма бу аның беренче хатыны, ә икенчесе – Фекла
Тимофеева. Әмма безнең христиан динендә ике хатын белән яшәү тыелган
булгач, алар менә шулай маташтыралар инде, үзләренчә никах укыталар да
яши башлыйлар. Никахын да бездән яшерәләр, бергә яшәүләрен дә яшерәләр,
балаларын менә шулай алдым-бирдем итеп йөртәләр... Һәр гамәлләре өчен
бүген тотып утыртырлык инде бу татарларны, артыннан йөрүче генә юк.
– Гаҗәп хәлләр икән монда! Тукта, тукта, бу Фекла Тимофееваның кичә без
сорау алган кызы... Пелагея-Гөләйза... нәрсә, ул да шушы Измаил Ефремовның
кызы булып чыгамыни инде?
– Әйе, олы кызы... Шуңа күрә Ишук койрыгына ут капкан ата мәчедәй
чабулый инде Чистай белән ике арада! Судларның сузылуы да, эшнең
тоткарлануы да, Пелагеяның һаман шул басурман белән яшәп ятуы да,
балаларының чукындырылмавы да шушы Ишук аркасында гына! Барысын
да сатып ала бу татарлар! Үзләренә кирәккәндә, ялганына да баралар...
Мейснер хәзер барысын да аңлый башлады... Әйе, бу Пелагея мәсьәләсендә
аның үзенә дә зур-зур кешеләр чыгып карады, татарлар гына түгел, старовер
урыс байлары да кылларын тартты. Әмма ул – хөкүмәт кешесе, закон яклы,
ахыргача гадел булырга тырышты, шуңа күрә уңга-сулга аумады. Ә гаделлек
кайсы якта иде соң? Монысын ул урыннарга чыккач кына аңлый башлады
– гаделлек менә бу татарлар ягында иде. Алар беркемне көчләми, беркемгә
үз диннәрен такмый, беркемгә зыян салмый, үз диннәрен һәм кемлекләрен
сакларга тырышалар иде. Әмма бу мөмкин хәлме соң?! Бу бит хисапсыз
корбаннарга гына китерәчәк! Дөньяга аек карарга күнеккән алман кешесе бу
корбаннарны аңламый да, кабул да итми иде, шуңа күрә кызганудан ары уза
алмады.
Ул арада сорау алырга Бикмөхәммәтне керттеләр. Ул унсигез яшьләр
тирәсендәге егет солтаны, атасы кебек Алып бәдәнле, карчыга карашлы, кырыс
кыяфәтле татар иде. Мейснер шуңа да игътибар итте – бу як мишәрләрендә
Чыңгыз-Бату ханнарның дала татарлыгы да, Болгар-Биләр солтаннарының
аурупалы төсмерләре дә чагыла иде. Алар арасында кысык кара күзле,
җәлпәгрәк каратут йөзле, ат кылыдай кара чәчлеләре дә бар, шул ук вакытта
арыш саламыдай аксыл чәчле, күк йөзедәй зәңгәр күзле, озынча ак йөзле һәм
аурупалы туры борынлылары да очрый. Ә менә бу егеттә икесе бергә кушылган
һәм антик риваятьләрдәге милли каһарман сурәте килеп чыккан. Кичә сорау
алуда булган апасы Пелагея да шундый гүзәллек үрнәге иде бит, әрәм булып
ята икән бу халык шушы кара урманнарда – алман Мейснерның башына әнә
шундый уйлар да килде...
Бикмөхәммәт тә Библия тотып ант итүдән баш тартты, үзен мөселман,
дип атады.
– Татарча исемем – Бикмөхәммәт, ә хөкүмәт һәм чиркәү кенәгәләрендә
Ибан Денисов дип язылган, – дип сөйләп китте ул. – Яшем унсигездә. Моңа
кадәр хөкемгә тартылганым булмады.
– Ә хәзер ни өчен тартылганыңны беләсеңме?
– Ислам дине өчен, дип уйлыйм...
– Әйе, дөрес уйлыйсың, син бөтен документлар буенча да – христиан
кешесе, правослау динендә, әмма аны тотмыйсың булыр? Дөрес әйттемме?
ГӨЛӘЙЗА
30
– Әйе, дөрес әйттең – мин сезнең кәгазьләрдә генә керәшен, ә чынлыкта –
мөселман, үз динемне тотам.
– Ә аны кайда өйрәндең?
– Анам Гөлзада янында торганда ук, аннан беренче догаларымны өйрәндем...
Ишмөхәммәт гаиләсенә күчкәч, аның балалары белән бергә намазга бастым. Безне
ислам динен тотарга беркем мәҗбүриләмәде, читтән әллә ни тыю да булмады...
– Моны ничек аңларга?
– Чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылсак та, без беркайчан чиркәүдә
булмадык, чукынмадык, алар динен тотмадык. Моны поплар белә иде,
бездән чиркәү өчен тиешле акчаларын алалар иде дә артык бәйләнмиләр
иде... Без аларга, алар безгә күз йомдык. Кайбер авылларда поплар бик яман
кыланганнар, бездә алай ук булмады, халык моңа ирек тә бирмәс иде.
– Ирек бирмичә, нишләрләр иде?
– Каршы чыгарлар иде. Бездә дә попларның йөреп-йөреп караган вакытлары
булган, халык аларны капкасыннан да кертмәгән, казыкка тотынган. Шулай
үз динен саклап калган. Хәзер дә шулай булачак, үз иреге белән беркем урыс
динен алмаячак.
– Сүз урыс динен алу турында бармый, ә шул алган динне тоту турында
бара, Иван Денисов! Ә аны тотмаган, диннән чыккан өчен җәза каралган. Син
моны белә идеңме?
– Элегрәк шулай булганын белә идем, безнең әби-бабайларны дин өчен
хәтта тереләй яндырып та үтергәннәр! Әмма Әби патша татарларга дин иреге
бирде, көчләп дингә кертүне туктатты бит! Без шул закун буенча яшәргә тиеш.
Әйе, Мейснер ул фәрманнарны яхшы белә, милләттәше Екатерина II тәхеткә
килү белән, чукындыру конторасын яптырды, ә инде 1773 елда Синод указы
белән бөтен диннәргә ирек бирелде, чиркәүгә башка диннәр эшенә кысылу
тыелды, мәчетләр салырга рөхсәт ителде. Әмма бу элек чукындырылганнарга
исламга кайтырга ирек дигәнне аңлатмый, аларга христиан диненнән чыгу
катгый рәвештә тыелган иде. Һәм күп керәшен татарлары шуның белән янды
– дин иреге килде, дип, христианлыкны ташлап, үз диннәренә кайта башлады
һәм шул сәбәпле закон бозучылар исемлегенә эләктеләр. Ә аның нәтиҗәсе
– Себер, төрмәләр һәм монастырьлар, ике арада калган халык, һаман дәвам
иткән суд эшләре... Дин иреге, дип башлагач, көчләп чукындырылганнарга үз
диннәренә кайтырга да рөхсәт бирергә кирәк иде, бу хәлләр дә килеп чыкмас
иде. Мөгаен, чиркәү моңа юл куймагандыр, татарлар һәм угры-финнәр китсә,
үзләренә табыш китерә торган ярты халыкны югалталар иде бит! Шуңа күрә
аларга теш-тырнаклары белән ябыштылар, юк, правослау динен куәтләү өчен
түгел, акча өчен эшләде алар моны! Христиан дине хакына эшләсәләр, бу җирле
халыкны бераз аңа өйрәтерләр иде, мәрхәмәтлерәк булырлар иде, диннән һәм
үзләреннән биздермәсләр иде!
Алман Мейснер боларны кычкырып әйтмәде, әмма башында шул уйлар
бөтерелде. Кызганды ул бу татарларны, әмма аларга берничек тә ярдәм итә
алмады, чөнки ул хөкүмәт эшендә иде. Бөтен ярдәме – аларга артык каты
бәрелмәү, беркетмәләргә ничек бар – шулай язу.
– Гаилә хәлең турында сөйлә, хатының да чукынганмы?
– Әйе, хатыным Хөсниҗамал да үзем кебек исламга кайткан татар, Никитин
авылыннан.
– Аның белән чиркәүдә венчаться иттегезме? Поп өйләнешкәнегезне
белдеме?
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
31
– Юк, без чиркәүгә бармадык, поп та безгә килмәде, без үзебезчә өйләнештек.
– Никах укыпмы? Кем укыды?
Бикмөхәммәт артыграгын ычкындырганын аңлады, хәзер тиз генә ул
хатаны төзәтергә кирәк иде. Әлбәттә, алар никах укытып өйләнеште, әмма ул
турыда монда әйтергә ярамый, юкса, мулланы харап итәчәкләр.
– Юк, үзебезчә, мәҗлес җыеп кына өйләнештек...
– Хатының да ислам динендәме?
– Әйе, миңа кадәр үк үзебезнең диндә иде, бергә намаз укыйбыз, ураза
тотабыз, башка мөселманнар кебек яшибез.
– Балаларыгыз бармы, аларны чиркәүгә алып барып чукындырдыгызмы?
– Мөфлиха исемле кызыбыз бар, аны чукындыру турында уйламадык
та! Дин тотарга ул әле кечкенә, әмма исемне үзебезчә куштык. Урыс динен
белмибез дә, белергә дә теләмибез, балаларыбызны да мөселман итеп
тәрбиялиячәкбез, Алла теләсә!
– Әмма бу төрмә белән бетәргә мөмкин бит, Иван Денисов! Өчегезне өч якка
аерып ташларга мөмкиннәр! Син әле яшь, тәүбә итеп, яңадан христиан динен тота
башласаң, бәлки кагылмаслар, Казанда үгетләрләр дә кире кайтарып җибәрерләр.
– Адәм баласы кайчан үләсен белми, әҗәл теләсә кайсы вакытта килергә
мөмкин... Әгәр ул әҗәл мин урыс диненә кайткач килсә, кяфер булып үләчәкмен
бит, Аллам сакласын! Мөселман кешесенең иң курыкканы менә шушы инде
– Аллаһ каршына кем булып бара? Өч көнлек гомер өчен мәңгелек тәмугка
керер хәлем юк... Үзем дә шулай уйлыйм, гаиләм дә.
– Ярар, бездән әйтү булсын! Хәзергә чык, хатынын кертегез!
Бикмөхәммәт чыгып китүгә, артыннан хатыны Хөсниҗамал килеп керде.
Ул кыяфәте белән башкалардан бераз аерылып тора иде – төп кебек нык
гәүдәле, чем-кара кашлы, кара күзле бу татар хатынында ихтыяр көче сизелеп
тора. Үз-үзенә ышанычы аяк атлауларында ук күренә, мескенлекнең эзе дә
юк. «Хатын-кызлары шундый булганны, ир-атлары турында нәрсә әйтәсең бу
халыкның!» дип уйлап алды Мейснер, аннан сорау алуга күчте.
– Кемлегеңне сөйлә – исемең ничек, нинди дин тотасың?
– Татарча исемем Хөсниҗамал, әтиемнең исеме Миндиян. Урысча исемемне
белмим, үз авылыбызда яшәгәндә, Марфа дип эндәшкәннәрен хәтерлим, бәлки
Мария яки Дарьядыр, хәзер оныттым инде... Динем – ислам, намаздамын,
әлхәмдүлиллаһ!
– Үз авылыгызда Маша яки Дашадыр булгач, син керәшен буласың бит
инде?
– Анда да яшереп үз динебезне тоттык, ул кәгазьдә генә шулай язылган...
Чиркәүдә булмадым, тәреләрен асмадым, үзем дә чукынмадым, балабызны да
чукындырмадык. Без башкалар кебек үз динебездә.
– Әмма патша рөхсәтеннән башка христиан диненнән чыккан өчен җәза
каралган, Марфа! Сине иреңнән аерып, монастырьга ябарга, икенче кешегә,
чын христианга кияүгә бирергә мөмкиннәр! Син моны беләсеңме?
– Әйе, ул турыда сөйләгәннәрен ишеткәнем бар... Ирем ничек – мин шулай.
Иремне дин өчен Себергә җибәрәләр икән – мин дә аның артыннан җәяүләп
чыгып китәчәкмен! Безнең динебез буенча, беренче – Аллаһ, икенче – ир. Аның
сүзе минем өчен канун. Ул белмичә әйтмәс. Ул мине сезнең җәбергә бирмәс...
– Аннан сорап тормаячаклар бит! Тәүбәгә килегез, кайтыгыз яңадан
христиан диненә – сезгә берни булмас... Юк икән, өчегезне өч якка аерып
ташлаячаклар.
ГӨЛӘЙЗА
32
– Алла язмаган эш булмас. Тәкъдиребездә ничек язылган – шулай булыр.
Үлмәс борын кабер казып кую безнең халыкта юк. Без өмет белән яшибез.
Динне бирү – ул безгә җан бирүдән дә авыр, бу була торган эш түгел. Без
намаз саен «Раббым, мөселман хәлдә җаныбызны ал!» дип дога кылабыз. Без
Себердән курыкмыйбыз. Анда да татарлар, мөселманнар яши, диләр... Без бары
тик кяфер булып үлүдән, үзебездән соң кяфер нәсел калдырудан куркабыз.
– Бөтен татарлар да шундыймы?
– Әйе, бөтен татарлар да минем кебек, мин бөтен татарлар кебек...
– Ярар, бар, чык, күрәм – әйтүдән мәгънә юк...
Хөсниҗамал чыгып киткәч, Мейснер шактый вакыт сүзсез утырды, үзенең
кирәкмәгән эшкә ризалык бирүен аңлады. Пристав Шахтның бүген дә сорау
алуда катнашмавы, бер яктан, яхшы булды әле, болар белән сугышып бетәр иде.
– Бераз ял итеп алыйк, Николай атакай! – диде Мейснер.
– Шулай, Генрих Фридрихович, туктап бераз сулыш алмыйча ярамас!
Йөрәгемә тиде боларның кыланулары! Менә мин дә татар, искедән үк чукынган
керәшен, әмма болар кебек диннән-дингә йөрмим бит! Ата-бабаларыбыз кабул
иткән правослау динен – без шунда калдык һәм бер дә үкенмибез! Башыбызда
кайгы юк боларныкы кебек!
– Сездәйләр күпме соң?
– Бар инде, без күп идек, Әби патша барысын да бутап ташлады, шуннан
соң керәшеннәр туфан кебек кузгалды, имеш, үз диннәренә кайталар!
Мөселманнары котырта, Мейснер әфәнде, котыртып торучы булмаса, бу
керәшеннәр әллә кайчан урыска әйләнә иде инде! Аларның муллалары күзләре
тонган фанатиклар, кодрәтләреннән килсә, закун рөхсәт итсә, әллә кайчан
бөтен урысларны да үз диннәренә кертеп бетерерләр иде! Алар көне-төне үз
диннәре турында сөйләп тора ала! Даладагы бөтен кыргыз-кайсакларны агулап
бетерделәр инде үз диннәре белән, мондагы чуваш-чирмешләрне әйткән дә
юк! Татарның динен дә, телен дә алалар бит, ә урысныкын алмас өчен Себер
китәләр... Мин аңламыйм бу хәлне...
Ә алман Мейснер аңлый башлаган иде – бу татарлар ягында гаделлек,
шуңа күрә җирле халык аларга тартыла, аларга ышана, аларның ярдәмен күрә.
Мейснер шулай дип уйлап өлгермәде, пристав яткан бүлмәдән ниндидер
тавышлар ишетелде, алар шунда ашыкты. Алексей Шахт урыныннан торып
утырган, авырткан кулын тотып, ыңгыраша-аһылдый иде.
– Бик сызлыймы? – дип сорады Мейснер, аны кызганып.
– Әллә сынды, әллә чатнады шунда – теш сызлаган кебек газаплый, – диде
Шахт. – Чистайга барып, өяз докторына күренмичә булмас... Ну ул картның
иманын өшкерәм мин, ник туганына үкенер! Себердә черетәм, юк, монда ук
бетерәм!
– Сабыр, Алексей Иванович, сабыр! – дип, Котош побы да сүзгә кушылды.
– Алар монда күп, эт өере кебек, үзеңә зыян салмасыннар!
– Башлары ике булса салырлар! Сезнең анда эшләр ничек барды, каршылык
күрсәтмәделәрме?
– Без шул Измаил Ефремов гаиләсеннән генә сорау алдык әле, эш әкрен
бара, – диде Мейснер. – Авыл халкыннан өйләдән соң сорау аласы булыр,
бәлки син дә катнаша алырсың?
– Әйе, мин үзем катнашачакмын! Ул басурманнарга, дин дошманнарына
сабак бирергә кирәк, правослау динен санламаганнары, мәсхәрә иткәннәре
өчен җәза бирергә кирәк! Моны мин үзем эшләячәкмен!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
2. «К. У.» №9 33
Мейснер инде аны ник чакырганына үкенә башлады – сорау алу тагы
җәнҗалга әйләнергә мөмкин иде. Монда инде Ишук карт кына түгел, әнә
авыллары белән бүреләр кебек урамда үз чиратларын көтеп йөриләр, артыкка
җибәрсәң, бугазыңны чәйнәп өзәрләр.
– Безнең эш аларга җәза бирү түгел, Алексей Иванович, моны суд эшләячәк!
Безнең эш бары тик сорау алу гына, һәм шул беркетмәләрне Чистайга алып
кайтып тапшыру. Зинһар, артыгын кыланмыйк! Безнең сәбәпле, фетнә, бунт
чыга күрмәсен!
Котош побы да Мейснерны яклады, аның бу татарлардан сорау алудан
тизрәк исән-имин котыласы килә иде. «Син дә безне җәзалауда катнаштың!»
дип, алар авылыңа эзләп килеп, өеңнән өстерәп чыгарачаклар бит! Приставка
нәрсә аңа, бер-ике тапкыр күккә шарт-шорт ата да, эше бетте, бөтенесен куып
тарата. Ә попның бар коралы – тасмадай теле генә, ә ул татарларга кирәкми.
Инде Алексей Шахтны тынычландырдык, күндердек, дигәндә генә, тагы
көтелмәгән нәрсә булып алды. Бераз ашап-эчеп, ял иткәннән соң, инде эшне
башлап җибәрәбез, дип торганда, күзләре тәрәзәгә төште. Ә анда, чиркәү
белән казна йорты арасындагы бушлыкта, ак кар өстенә тун-бишмәтләрен
җәеп, татарлар намаз укый иде! Барысы бергә – керәшене-мөселманы янәшә
басып, кар-буранга, кышкы салкынга карамастан, татарлар намаз укый иде!
Бүген җомга, ә алар җомга намазын калдыра торган халык түгел, кая анда
кяфер арасында гына, каберләреннән кубарылып чыгып та намаз укый торган
халык бу! Курку да юк, урыс нәрсә әйтер, монда гел алар гына яши бит, дип
уйлау да юк, бу гамәлебездән алга таба үзебезгә зыян килер, дип борчылу да
юк – барыбер үзләренекен эшлиләр!
Моны күреп, Шахт тагы котырына башлады, кул сызлавы да онытылды,
наганын тартып чыгарып, бүлмә буйлап чабуларга тотынды.
– Менә күрдегезме, менә күрдегезме?! – дип улады ул. – Ә сез һаман сабыр,
сабыр, дисез! Ә алар безнең борын төбенә килеп, динебезне мыскыл итеп,
басурман молитваларын укыйлар! Чиркәү каршында бит!!! Бер дә чиркәүгә
кереп, анда гыйбадәт кылмыйлар, хәшәрәтләр! Бетерәм, атам, барысын да
кырып салам хәзер!
– Чү, чү, Алексей Иванович, алай эшли күрмә, үзеңне дә, безне дә харап
итәрсең! Аларның бүген изге көннәре бит – җомга, намаз шушы вакытка туры
килгәч, нишләсеннәр инде!
– Әле син дә алар яклымы, чиркәү козгыны?! Үзең дә татар булганга аларны
яклыйсыңмы?! Бәлки әле үзең дә яшереп кенә алар динен тотып ятасыңдыр?!
– Син нәрсә, Алексей Иванович, без синең белән бер диндә, слава Богу!
Урыс белән бертигез...
– Синме урыс белән бертигез?! Син, үз динен сатып, урыска сыенган
татарвамы безнең белән бертигез?! Поп булсаң да, сине урыс чиркәвенә
кертмиләр бит, чын правослаулар беркайчан да синең арттан гыйбадәт
кылмаячак, нечисть! Әнә быкырдап ят шунда үз керәшеннәрең белән!
Шахт татарларга булган бөтен ачуын Котош атакаеннан алды, аның өстенә
пычрак атты, дин әһеле дип тормады, аяк астына салып таптады. Котош побы
лапылдап барып урындыкка утырды, калтырый-калтырый чукынырга тотынды,
әмма бу да сәрхуш приставны туктата алмады. Аның һаман попны талавын
күргәч, Мейснер үзе сүзгә катнашырга мәҗбүр булды.
– Николай атакайны юкка рәнҗетәсең, Алексей Иванович! – диде. – Ул бит,
яхшымы-яманмы, үз динен ташлап, христиан диненә килгән, аңа хезмәт итә!
ГӨЛӘЙЗА
34
Үзе кебек дин алыштырган керәшеннәргә поп булып хезмәт күрсәтә, аларны
правослаулыкта тотып тора. Юкса, ул керәшеннәр урыс попларын бар дип тә
белмиләр бит, аңламыйбыз, дип кенә җавап бирәләр!
– Ә нигә алайса менә болары белән дә эшләми?! Бу намаз укучылар
арасында керәшеннәр дә бар бит!
– Менә анысын сорау алганда ачыкларбыз, ә хәзергә алар безгә комачау
итми, тавыш чыгармыйк, аның ахыры начар бетәргә мөмкин!
– Син, немчина, тоже аларны яклыйсыңмы?! Кара син аларны – берсе татар
побы – аларга тимик, ди! Икенчесе – немец католигы – татарларга кагылмыйк,
ди! Берсенең дә шушы мәсхәрәгә йөрәге янмый!
– Бу аларның да иле-җире инде, Алексей Иванович! Кайда телиләр, ничек
телиләр – шулай гыйбадәт кыла алалар...
– Булмас!!! Мин исән чакта монда андый хәл булмас! Һәм гыйбадәтне дә
бары тик безнеңчә генә кылачаклар! Мәҗбүр итәрбез!
Шулай диде дә, Шахт урамга ыргылды, бераздан аның намаз укучылар
янында шарт-шорт итеп һавага атканы ишетелде. Әмма татарлар бу тавыштан
селкенмәделәр дә, хәтта ул якка борылып та карамадылар, ничек укысалар,
шулай намазларын дәвам иттеләр. Пристав аның саен котырды, баш очында
наганын болгады, үзе яман итеп сүгенде, ярдәмгә башкаларны да чакырды,
әмма аның янына килүче булмады.
– Мейснер әфәнде, тизрәк янына чыгыйк, берәр нәрсә майтара бит бу хәзер!
– диде Котош побы, калтырап.
– Әйе, аннан безгә җавап бирергә туры киләчәк – ник карамадыгыз,
диячәкләр! Киттек, атакай, күрәләтә кан койдырып булмый инде бу воякадан!
Алар урамга чыкканда, татарлар намазларын укып бетергәннәр, ак кар
өстеннән тун-толыпларын җыялар, аякларына киез итекләрен кияләр иде
инде. Чәчләре тузган, күзләре калайланган, авыру кулын сөлге белән муенына
аскан пристав, наганын болгап, алар арасына килеп керде, соңгы сүзләр белән
сүгенә башлады.
– Татарва! – дип акырды ул, бөтен урамга ишетелерлек итеп. – Татарва
проклятая! Сезнең урыныгыз әнә анда – чиркәүдә! Хәзер марш шунда барыгыз
да! Югыйсә, мин сезгә кайда һәм ничек гыйбадәт кылырга кирәклеген күрсәтәм!
Ул шулай дип, ак сакаллы татар картларын эткәли-типкәли башлады,
кайберләрен кар өстенә төртеп тә екты. Аның каршына, җир астыннан калкып
чыккандай, тагы Ишмөхәммәт карт килеп басты.
– Без чиркәүгә кермибез, безнең үз динебез, үз Аллабыз, үз пәйгамбәребез,
– диде ул, приставның күзенә туры карап.
– Ах, сволочи, здесь я ваш Бог, я ваш пророк! Аллагыз да, муллагыз да
мин! – дип, Шахт аңа наганы белән селтәнде.
– Хәзер икенче кулсыз да каласың, Әләксәй Шайтан! – дип, Ишмөхәммәт
аңа гөрзи-таягын аркылы куйды.
Шахтның наганы, таякка бәрелеп, карга төшеп батты, татарлар, аны таптап,
казна йортына таба юнәлделәр. Пристав, кар өстендә мүкәләп, коралын эзли
башлады, поп белән Мейснер аңа кызганып та, оялып та карап тордылар,
чөнки ул мескен кыяфәттә иде. Әле генә татарлар Аллаһка тезләнгән урында
хәзер ул мүкәләп йөри, мөселманнарның Раббысы аны шулай түбәнәйткән
һәм мәсхәрәгә калдырган иде...
– Башы белән карга тыгыйммы, әти? – дип сорады Бикмөхәммәт, мүкәләп
йөргән пристав яныннан үтеп барганда.
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
2.* 35
– Кирәкмәс, улым, татарлар тезләнгәнне типкәләми! – дип җавап бирде
Ишмөхәммәт. – Сасыга кагылма, исе чыгар... Аны Аллаһ җәзалаган инде,
күрмисеңмени – кеше кыяфәте дә юк анда.
Шулай үзара сөйләшеп, татарлар кабат казна йортына җыелдылар, алардан
сорау алу башланмаган иде әле. Комиссия каршына кергәнче, алар киңәшеп
алдылар – җавап барысының да бертөрле булырга тиеш иде – «Гөләйзаны
беркем дә мөселманлыкка көчләп кертмәде, аңа кем никах укыганны белмибез,
балаларына кем татарча исем кушканны да белмибез». Ә инде керәшеннәрнең
ни өчен исламга күчүләре турында сорасалар – «правослаудан мөселманлыкка
бергәләшеп күчтек», дип әйтергә кирәк. Артыгын сөйләмәскә, алар белән
артык каршылыкка кермәскә.
– Бу яңа становой бик явыз күренә, сак булыгыз! – диде Ишмөхәммәт. –
Бәлки, салкында бераз кикриге шиңгәндер, әнә, үзе дә кереп килә.
Ул арада теге котырган пристав та, алар яныннан тиз генә үтеп китеп,
комиссия бүлмәсендә югалды. Аның кыяфәте суга төшкән сукбай этне
хәтерләтә иде – өс-башы юеш, муенына ураган сөлгесе таралып төшкән,
авыру кулы җансыз таяк кебек асылынып тора... Ул татарларга күтәрелеп тә
карамады, әмма алардан сорауны бу юлы үзе алырга булды. Башта зур бүлмәгә
аларның барысын берьюлы чакырдылар, кемнең керәшен, кемнең мөселман
икәнлеген ачыкларга кирәк иде. Татарлар сорау алу бүлмәсенә кереп тулдылар,
өске җылы киемнәрен ишек төбендә калдыргач, алар барысы да бер кыяфәттә
күренә иде – башта түбәтәй, өстә озын җилән яки чапан, кәзәки... Утызлап
кеше, яшьләре егерме биштән алтмышка кадәр. Араларында иң карт булган
Ишмөхәммәт белән иң яшь булган Бикмөхәммәт монда юк, инде алардан
сорау алынган иде...
Пристав аларга нәфрәт белән карап алды, ничек боларның керәшенлеген
яки мөселманлыгын ачыкларга икән, дип баш ватты.
– Мөселманнар – уңга, керәшеннәр сулга басыгыз! – диде ул, бу эшнең
очына чыга алмагач.
Татарлар барысы да дәррәү килеп уңга бастылар, сул тарафка беркем аяк
атламады.
– Что, бараны, барыгыз да басурманнармыни?! – дип ярсып кычкырды Шахт.
– Әйе, барыбыз да мөселманнар, әмма сарыклар түгел! – дип җавап бирде
олырак яшьтәге бер татар карты.
Бу сүзләрдән җене котыра башлаган Шахт өстәлгә шапылдатып Библия
китереп куйды, Кыр Шонталасы мулласы Бикмөхәммәт Вәлитов авылдашлары
каршына Коръән тотып килеп басты.
– Мөселманнар – Коръән тотып, керәшеннәр Библия белән ант итәчәк, –
диде Котош побы.
Котош побы шулай диюгә, бөтен куллар Коръәнгә сузылды, Библиягә
кагылып караучы да булмады. Моны күргәч, пристав акырып җибәрде:
– А ну, чаплашкаларыгызны салыгыз, антихристлар! Патша түрәләре
каршында басып торасыз, шуны онытмагыз!
Әмма ул әйтә дип, беркем дә түбәтәен салмады, чөнки ул татарлык билгесе,
мөселманлыкка ишарә иде. Эшнең болай бармасын белгәч, Мейснер үзе сүзгә
катнашырга мәҗбүр булды, өстәлдә яткан кәгазьләр арасыннан бер исемлек
тартып чыгарды.
– Менә бу исемлектә кемнең мөселман, кемнең керәшен татары икәнлеге
бик ачык язылган, – диде ул. – Бу – соңгы ревизия документының күчермәсе,
ГӨЛӘЙЗА
36
аның буенча бирегә унтугыз мөселман, унбер керәшен татары чакырылган,
моңа өстәп, авылдашыгыз Измаил Ефремов һәм аның асрамага алган улы һәм
килене, алардан сорау алдык инде. Шулай булгач, сезнең кемлекне ачыклау
безгә берни тормый...
Аннан ул, пристав ягына борылып, аның белән киңәшеп алды:
– Без болай эшлик, Алексей Иванович, боларны моннан чыгарып торыйк
һәм сорау алырга берәм-берәм чакырыйк. Эшне мөселманнарыннан башласак,
тизрәк булыр.
Приставның тагы үтереп кулы сызлый башлаган иде, аннан да болай, башы
чатный, киемнәре юеш... Ул эшне тагы Мейснерга тапшырып, күрше бүлмәгә
кереп китте, күшеккән тәнен һәм үле җанын көмешкә белән җылытып, тагы
урынга ауды... Татарлардан сорау алу тагы ансыз гына үтте...
Иң беренче булып утыз яшьләрдәге Әбделмән Әбдразәковны керттеләр,
ул Коръән белән ант иткәннән соң, үзенең татар мөселманы икәнлеген, дәүләт
крестьяны булып торуын әйтте. Мейснер бу татарларның барысыннан да
Пелагея-Гөләйза турында сорарга тиеш иде, ул шулай эшләде дә. Җаваплар
да, алдан сөйләшеп кергәнчә, бертөрле булды. Башка мөселман-татарлар да
Әбделмәннең сүзләрен кабатлады, шуңа күрә эш тиз барды. Сорау алу аша
Кыр Шонталасыннан тагы Ишмөхәммәт Закиров, Хөсәен Әмәшев, Мөхәррәм
Габделвәлиев, Ислан Батыров, Габделхәким Мәҗитов, Мөхәммәтәмин Юртаев,
Әбсәлам Сәфәров, Хөснулла Сәлимҗанов, Фәтхулла Борһанов, Фәтхулла
Сәйфетдинов, Гайнетдин Гобәйдуллин, Хәйбулла Зәбиров, Сәйфулла Борһанов,
Габделвәли Батыршин, Җәләлетдин Кутеев (Котлымәтов), Ибраһим Ирназаров,
Хөснетдин Сәйфетдинов, Сәфәр Баташевлар уза...
Инде чират керәшен татарларына җитте, мөселман буларак сорау
алынмаганнар барысы да керәшен буларак җавап тотты. Әлбәттә, аларның
берсе дә Библия тотып ант итмәде, сорау алуны присягасыз гына башкарырга
мәҗбүр булдылар, бу үзе үк закон бозу иде. Тагы бер катлаулы хәл килеп чыкты
– бу керәшен татарларының күпчелеге үзләренең урысча исемнәрен белмиләр
иде, кемне әйтеп чакырсаң да, аптырашып басып торалар. Монда инде Котош
атакае ярдәмгә килде, ул Кыр Шонталасы керәшеннәрен яхшы белә, шуңа
күрә исемнәренең татарчасын да, русчасын да ул әйтеп торды. Шулай итеп,
Гайнулла Фәтхуллин документларда Гаврила Константинов булып чыкты,
Сөләйман Салаватов – Алексей Иванов, Яхъя Якупов – Алексей Яковлев,
Әбдүш Атнаголов – Иван Ларионов, Мәүлет Юзиев – Николай Тихонов
икәнлеге билгеле булды. Моннан тыш тагы Яков Куприянов, Иван (Миңнегол)
Константинов, Николай Васильев (Колмәмәтов), Пётр Алексеев, Александр
Алексеев, Дмитрий Ефремов дип язылган татарлардан сорау алдылар, аларның
күпчелеге бу исемнәрен беренче тапкыр ишетә иде...
Түбәтәйле бу керәшен татарларыннан да Пелагея-Гөләйза турында
сорадылар, алар барысы да Әбделмән Әбдразәковның әйткәннәрен сүзгә-
сүз кабатладылар. Әйе, ул Чирүле Шонталасында Хәким Камаевта кияүдә,
аларга кем никах укыган – белмиләр, балаларына кем исем кушканны да
белмиләр. Гөләйзаны беркем дә мөселманлыкка көчләмәде, ул туганнан
бирле ислам динендә, диделәр. Шулай итеп, Кыр Шонталасыннан бер
генә кеше дә Гөләйзаны сатмады, аны ахыргача яклады. Ә инде үзләренең,
ничек христиан динен ташлап, мөселманлыкка күчүләре турында сорауга,
барысы да, без туганнан бирле мөселман, бары тик чиркәү кенәгәләрендә
генә керәшен дип язылган, үзара килешеп, яңадан үз динебезгә кайттык,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
37
дип җавап бирделәр. Җавапның нәкъ шулай буласын Мейснер да, Котош
побы да чамалыйлар иде...
Шулай итеп, Кыр Шонталасы татарларыннан сорау алу тәмамланды,
аларны кайтарып җибәрделәр. Авыл башлыгы, керәшен Иван Михайловны
чакырып кертеп, аннан имзасы куелган белешмә алдылар, анда «Минем
күзәтүгә тапшырылган авылдашларым – Фекла Тимофееваны, Измаил
Ефремовны, аның тәрбиягә алган улы Иван Денисовны, соңгысының законсыз
хатыны Марфаны, шушы эш тәмамланганчы беркая да җибәрмәм һәм таләп
иткәндә китереп тапшырырмын», дип язылган иде...
Инде тагы бер кешедән сораштырасы калды, ул – Кызылъяр атакае
Мифодей иде… Аны алырга кеше җибәрделәр. Дуамал пристав кысылмагач,
эшләре тиз барды, фетнә-гауга килеп чыкмады. Әмма татарларның җаваплары
да артык шома һәм бер калыпка салынган иде – берни белмим, берни күрмәдем,
бернинди гаебебез юк... Килешеп кергәннәре күренеп тора. Татарлар бер-
берләрен бирмиләр – керәшене-мөселманы бер сүздә. Хәер, аларның башка
чаралары да юк инде, бер-берләрен сата башласалар, барысын җыеп ябарга
туры киләчәк – берәүләрен – керәшенлекне ташлаган өчен, икенчеләрен –
шуңа ярдәм иткән өчен. Татарлар моны яхшы аңлыйлар һәм бер-берләренә
ябышып яталар...
Ул арада, Алексей Шахт та уянып, алар янына килеп утырды, бергәләп
тамак ялгап алдылар. Мейсин аңа татарлардан сорау алуның тәмамлануын,
бары тик Кызылъяр чиркәве побы белән генә сөйләшәсе барлыгын әйтте.
– Аның анысы да татарларга сатылып беткән! – дип, Шахт тагы дуларга
тотынды. – Шул эчүе аркасында бер эше бармый! Үзем монда яшәмәсәм,
боларны белмәс идем. Керәшен авылларына башын тыгарга куркып ята бит
ул! Нинди кәгазь сорасалар, шуны язып бирә басурманнарга! Татарлары белән
бергә аның үзен дә монастырь төрмәсенә ябып куярга кирәк, бераз акыл керер!
– Син, Алексей Иванович, боларны аның үзенә әйтә күрмә тагы! Ни әйтсәң
дә, урыс дине вәкиле, чиркәү башлыгы бит! Аны халык алдында хурлыкка
калдырырга ярамый!
– Ул үзен хурлыкка калдырып бетерде инде! Изге динебезне татарларның
бер тәпән балына сатты, бер чирек көмешкәгә алыштырды! Тьфү!
Шулай сүгенә-сүгенә, Шахт тагы тәрәзә янына барып басты, урамдагы
хәлләрне күреп, тагы акырып җибәрде.
– Вот! Вот! Карагыз! Тагы җыелган бу чуркалар! Чиркәү ишеге төбендә
намаз укыйлар бит! Моңа ничек түзәргә кирәк!
Башкалар да тәрәзә янына килде, урамда, чыннан да, татарлар тагы намаз
укый иде...
– Икенде намазларын укыйлар, чөнки авылларына кайтып җиткәнче,
өлгермәүләре бар, – диде Котош побы. – Болар намаз калдыра торган халык
түгел, таш яуса да, аны укыячаклар... Ә монда кар гына ява әле...
Чыннан да, урамда буранлап-буранлап кар ява иде...
Ул намаз укучы ир-атларның да өс-башларын агарткан, әйтерсең лә икенче
дөньядан килгән әрвахлар, күктән иңеп, гыйбадәт кылалар иде... Менә берзаман
алар бөтен мәйданны, юк, бөтен авылны каплады, урман-кырлар аларның
карлы гәүдә-шәүләләре белән тулды, җир белән күк арасын тоташтырды...
Һәм бөтен җиһанга илаһи моң таралды...
Аллаһу Әкбәр! Аллаһу Әкбәр!
Ләә иләәһә иллаллаһу!
ГӨЛӘЙЗА
38
Аллаһу Әкбәр! Аллаһу Әкбәр!
Шул чакта эңгер-меңгерне ярып, күктән җиргә салават күпере сузылды,
ул намаз укучылар өстенә чатыр булып эленде, әйтерсең лә аларны саклап
торырга Аллаһ әмере белән күктән фәрештәләр иңгән иде... Һәм бу, чыннан
да, шулай, әмма аны иман күзе белән генә күрергә мөмкин иде...
... Ак карга батып, тун итәкләренә чорналып, бүлмәгә Мифодей атакай килеп
керде, керү белән, шапылдап урындыкка килеп утырды, тиз-тиз чукынып алды.
– Господи, прости! Господи, прости! – диде ул, калтыранып. – Нәрсә бу?!
Чиркәү каршындагы мәйданнан уза алмадым, кемдер читкә этеп чыгарды...
Анда татарлар гыйбадәт кыла икән... Куып таратасы идем үзләрен, кемнәрдер
мине шунда җибәрмәде, күземә күренмичә, аякларыма уралдылар, әллә ничә
тапкыр егылдым... Монда чак килеп җиттем...
– Азрак эчәргә кирәк, Мифодей атакай! Күзеңә чёртиклар, койрыклы
җеннәр күренә башлаганчы эчмиләр аны! Имеш, аны кемнәрдер этеп еккан!
Татарларың аяк чалгандыр, алар андыйга оста!
Бу яңа приставның усаллыгын белә иде Кызылъяр побы, әмма аңа каршы
килеп тә булмый, чөнки артында Биләр атакае тора. Бу явыз хәзер татарларны
гына түгел, Мифодейның үзен дә козгын кебек күзәтә, бөтен чиркәү кенәгәләрен
пыран-заран китереп бетерде, нәрсә тели – шуны эшли, шуны яздыра. Инде
монда чакыртуы да җүнле хәл түгел иде... Әмма чиркәү әһеленнән татарлардан
сорау алган кебек кыланырга ярамый, аның белән сораштыру гына уздырырга
туры киләчәк. Алдан шулай дип килешкәннәр иде, әмма приставның уянып
чыгуы бөтен эшне бозды һәм Гөләйзаның язмышын хәл итте...
– Йә, атакай, сөйләп җибәр, син рөхсәт иттеңме керәшен кызы Пелагеяга
басурманга кияүгә чыгарга? – дип, пристав беренче соравы белән үк Кызылъяр
побын диварга терәде.
– Ничек мөмкин?! Ничек мондый хәл була алсын инде, господа-әфәнделәр!
Сорашуның тагы талашка әйләнә баруын күреп, сүзгә Мейснер үзе
катнашты, ул бары тик суд кәгазьләренә таянып эш итәргә булды:
– Әмма Пелагеяның анасы Фекла Тимофеева, Чистай судында биргән
күрсәтмәсендә болай ди бит: «Гөләйзаны Чирүле Шонталасына мөселман
кешесенә кияүгә бирер алдыннан, Кызылъяр побы белән киңәштем мин,
ул вакытта инде анда яңа атакай иде. Ул чиркәү кенәгәләреннән кызымның
исемен эзләде, әмма тапмады, ул керәшен буларак теркәлмәгән булып чыкты.
Ничек теркәлсен – ул бит чукындырылмаган иде! Шуннан соң Кызылъяр
побы Гөләйзаны мөселман кешесенә кияүгә бирергә ризалыгын бирде...
Әйе, кызыңның атасы билгесез, үзе чиркәү кенәгәләрендә керәшен буларак
теркәлмәгән, аның безгә бернинди катнашы юк, диде. Шуннан соң кызымны
тынычлап мөселман кешесенә кияүгә бирдем», дигән. Шулай булдымы?
Кызылъяр побының аяк астында җир убылып киткәндәй тоелды, башта
нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Салган чагы булгандыр инде, ул боларның
берсен дә хәтерләми бит! Шонталадан Ишукның үз тирәсендә бөтерелүен
хәтерли, әле тегесен, әле монысын төяп китереп ташлый иде, аңа ниндидер
кәгазьләр дә язып бирде бугай. Ә нәрсә язды – үтерсәләр дә хәтерләми...
Чиркәү кенәгәләренең рәте юк, анда шайтан үзе муенын сындырырлык.
Хәзер, «Әйе, Фекла Тимофеева дөрес әйтә, аның кызы чиркәү кенәгәсендә
юк», дисә, бу Пелагея-Гөләйза урынына попның үзен утыртачаклар. «Юк,
алар чиркәүнең кайда икәнен дә белмиләр», дип дөресен әйтсә, ул вакытта да
попны гаепләячәкләр, ник аңлатмадың, дип... Инде нишләргә?!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
39
Аның шабыр тиргә батып, бу хәлдән чыгу юлы таба алмыйча газаплануын
күргәч, пристав үзе Кызылъяр побына ярдәмгә килде.
– Христиан дине башлыгының керәшен кызына басурманга кияүгә чыгарга
рөхсәт бирүе мөмкин хәл түгел! Әгәр, атакай, син шундый рөхсәт биргән
булсаң, үзеңне Себер көтә бит! Син рөхсәт бирдеңме аларга мөселманча никах
укытырга, әллә бу ялганмы?
– Ялган, чеп-чи ялган, господа-әфәнделәр! Мин ничек аларга андый
рөхсәтне бирим ди?! Алар миннән беркайчан да рөхсәт сорамады! Әле кайчан
ул татарларның поптан рөхсәт сорап, мөселманча никах укытканнарын
күргәнегез бар?! Алар аны яшерен эшли, аннан соң, никахсыз яшибез, дип
күзгә карап алдыйлар! Яшәтерсең ул басурманнарны никахсыз, бу бит хәрам
алар өчен!
– Димәк, Пелагеяга мөселман Хәким Камаевка кияүгә чыгарга рөхсәт
бирмәдең?
– Юк инде, юк, бог упаси! Как можно?! Берничек тә мин аларга ул рөхсәтне
бирә алмыйм! Бирмәдем дә! Чөнки Фекла үзе дә, аның кызы Пелагея дә
правослау динендә туганнар, шул диндә яшәделәр, христиан динен бөтен
төгәллекләре белән үтәделәр...
Мифодей атакай арттырып җибәрүен үзе дә сизде, әмма ул үз ялганына
үзе ышанып, сайравын дәвам итте, чөнки хәзер аңа үзен төрмәдән коткарып
калу кирәк иде.
– Христиан динен бөтен төгәллекләре белән үтәгәч, ничек алай тиз генә
мөселманлыкка ауды соң ул, Мифодей атакай?
– Димәк... Димәк котыртучылары булган! Алар авыллары белән шундый!
Бер Ишугы гына да ни тора – аны йөзләгән поп та җиңә алмый! Кызын да
шул котырткандыр!
– Ничек – кызын? Нәрсә, бу Пелагея шул антихрист Ишукның кызымыни?!
Кызылъяр побы телен тешләп, туктап калды, чөнки пристав алдында
артыгын ычкындыруын аңлады. Юк, бу татарларны кызганудан түгел, ә андый
хәбәрне тиешле урыннарга җиткермәгән өчен, тагы үзенә эләгер, дип уйлады.
– Шулай сөйлиләр бит, – дип кенә котылмакчы булды ул. – Имеш, бу Фекла
аның икенче хатыны икән, Пелагея дә үз кызы, тәрбиягә алган Иван да үз улы,
әле тагы берничә кызы бар, диләр...
– Һәм сез, христиан дине әһелләре, керәшеннәрнең шулай ике хатын белән
законсыз яшәп ятуларына күз йомдыгызмы?! Бу бит үзе үк, барыгызны бер
чылбырга бәйләп, Себергә сөрергә җитә!
Мейснер тагы приставны тынычландырырга ашыкты, чөнки эшләр тагы
талашка бара иде.
– Соң, алар үзләрен христиан дип санамый бит, Алексей Иванович! – диде
ул. – Үзләрен мөселман дип санагач, дүрт хатын белән дә тора алалар, шулай
бит, Николай атакай?
– Әйе, Мейснер әфәнде, татар законы буенча, ягъни, ислам дине буенча,
аларга берьюлы дүрт хатын белән яшәргә рөхсәт ителә. Әмма алар аерым
яшәргә тиеш, һәм ир бу хатыннарның барысына да тигез карарга тиеш.
Татарлар алай күп хатын белән мавыкмыйлар, әмма ике белән торучылар бар,
бигрәк тә керәшен хатын-кызларын шулай үз якларына тарталар.
– Вот дикари! Кыргыйлар! – дип, пристав тагы сүгенеп алды. – Менә хәзер
аңлашыла ул картның ертыла-ертыла җинаятьче кызын яклавы! Әмма озак
яклый алмас, бу хәлләр өчен аның үзен төрмә көтә!
ГӨЛӘЙЗА
40
– Мифодей атакай, бу Пелагеяның исламга күчүенә тагы кемнәр сәбәпче
булды икән? – дип, Мейснер янә сүзгә кушылды.
– Муллалар инде, тагы кем булсын! Кыр Шонталасыныкы да, Чирүле
Шонталасыныкы да! Аларга анда кем никах укыган, дип беләсез? Шул авыл
мулласы! Татарлар алар никахсыз яшәми, керәшеннәр никах укыта бит,
хурланып үләрсең! Алар кем никах укыганны яшерәләр, чөнки моның өчен
мулланы төрмә көтә. Балаларына да исемне шул мулла кушкан, тагы кем
булсын?!
– Әйе, кичә күрдек без ул мулланы, аның үзен дә хөкемгә тартырлар,
мөгаен...
Мейснерның бу сүзләреннән Кызылъяр побы тагы да дәртләнеп китте,
чөнки аның өстендәге болытлар таралып бара иде.
– Фекла Тимофееваның элеккеге атакай Трифон Адрееевка нахак бәла
ягуы да чеп-чи ялган! Имеш, Пелагея-Гөләйза чукындырылмаган икән,
Трифон атакай аның нәсел чыгышын белмәгән икән... Ничек белмәсен ди,
чиркәү кенәгәсенә акка кара белән язылган – Фекла үзе дә, аның зинадан
туган балалары Пелагея, Федосья, Мария, Иван да – барысы да чиркәүдә
чукындырылган керәшеннәр! Имеш, Трифон атакай аның балаларын
чукындырмаган икән! Бу мөмкин хәл түгел!
– Димәк, Фекла Тимофееваның әле тагы башка балалары да бар? Нигә алар
бу эштә күренми соң? Алары чиркәүгә йөриме, әллә аналары кебек, исламга
кайтканмы?
Кызылъяр побы тагы сөрлегеп туктап калды, Мейснерның бу соравына
аның төгәл җавабы юк иде. Җавап бар, әмма ул чиркәү файдасына түгел.
– Алары да аналары кебек, исламда инде, – дип мыгырданды ул, аяк
астына карап. – Чиркәүгә йөрмиләр, авылларына барсаң, өйләренә кертмиләр,
балаларын яшерәләр... Аларны христиан динендә тоту мөмкин түгел, көтүләре
белән монастырьга бикләп куйсаң гына инде!
– Фекла Тимофееваның башка балаларын да эзләп табарга һәм җинаять
эшенә кертергә! – диде пристав, кырт кисеп. – Сез монда аларны аздырып
бетергәнсез, атакай! Эш чиркәү кенәгәсенә язып кую белән генә бетми шул
әле ул, бу надан татарлар белән көне-төне эшләргә кирәк! Мифодей атакай
сөйләгәннәрне беркетмәгә теркәп куегыз, Мейснер әфәнде, минем авыру кулым
белән аны эшләп булмас.
– Мин барысын да язып бардым, Алексей Иванович, борчылмагыз!
– Менә мин үзем дә язып алып килгән идем, аны да калдырам, – дип,
Кызылъяр побы өстәлгә аңлатмасын салды. Әмма ул биредә чиркәү кенәгәсен
яңадан тутыруын, барысын да пристав Шахт әйткәнчә эшләвен язмаган иде.
Шулай итеп, Кызылъярда көне буенча сузылган сорау алулар бетте,
утыз татарның Гөләйзаны яклап сөйләгән сүзләре бер урыс побының ялган
күрсәтмәсе белән юк ителде. Һәм Гөләйзага хөкем шушы урыс побы ялганы
нигезендә чыгарылачак иде...
Соңгы суд
Бу юлы пристав Шахт эшне тиз тотты – февраль азагында Чистай земство
судына сорау алу беркетмәләрен тапшырды, март башына инде мәхкәмә
билгеләнде. Һәм бу җинаять эше Гөләйза турында гына булмыйча, аның ата-
анасы, туганнары хакында да иде. Әйе, рәсми беркетмәләрдә эш «Христиан
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
41
диненнән мөселманлыкка кайткан Пелагея, Фекла Тимофеева, Измаил
Ефремов, Иван Денисов һәм Марфа» турында, дип атала һәм аларның
барысын бергә хөкем итәргә тиешләр иде. Пристав боларның барысы бер
гаилә икәнлеген, Ишмөхәммәт белән Гөлзаданың законсыз ирле-хатынлы
яшәүләрен, Гөләйза белән Бикмөхәммәтнең аларның балалары икәнлеген әйтеп
караса да, кулларында моны расларлык дәлилләр булмаганга, анысын куертып
тормадылар. Бу керәшеннәрне хөкем итү өчен башка дәлилләр дә җитә иде,
һәм ашыгып эшкә керештеләр. Кыр Шонталасы һәм Чирүле Шонталасы авыл
башлыклары шушы кешеләрне әйтелгән вакытка Чистайга китереп җиткереп,
суд каршына бастырырга тиешләр иде...
Бу хәбәр килүгә, ике авылда да төянеп, иртүк юлга кузгалдылар, анда-
монда керми генә, туп-туры Чистайга барып кунарга уйладылар. Гөләйза һаман
авырып тора иде, аны толыпларга төреп, чана башына утырттылар, балалар
әтиләре янына сырышты. Дилбегәне Әбуталип үзе тотты, аларны китереп
тапшыру аның өстендә иде, ул шуңа кул куйды, авыр вакытта туганнары
янында да буласы килде. Кыр Шонталасындагы чанада Ишмөхәммәт үзе,
хатыны Гөлзада, уллары Бикмөхәммәт һәм аның хатыны Хөсниҗамал иде,
авыл башлыгы, аларга ышанып, үзләрен генә юлга чыгарып җибәрде. Хәер,
авылда иң абруйлы кеше – Ишмөхәммәт, сотнигы да, мулласы да башта аның
белән киңәшәләр, ул кушканча эшлиләр. Чистайга кичтән барып кунуны да
Ишмөхәммәт үзе хәл итте, бу турыда хәбәрне кызы белән киявенә дә җиткерде,
һәм менә хәзер алар юлда...
Чистайда бу юлы да Исмәгыйль морзаларда тукталдылар, Хәлимәбану
абыстай Гөләйзаларны үз туганнары кебек каршы алды. Теге судлардан соң
инде алты ел вакыт үтеп киткән, Гөләйзаның инде өч баласы тәгәрәп үсеп
килә, ә һаман тынгылыкта калдырмыйлар икән әле! Иртәгә тагы суд, ди, бу
юлы инде әти-әнисе һәм туганнарын да хөкем итәләр икән. Шуңа күрә ирләр
аерым очрашып, бу турыда ныклап сөйләшеп-киңәшеп алырга булдылар.
Чистай морзалары алты ел вакыт эчендә Ишмөхәммәткә дә, аның кызы
Гөләйзага һәм башка мәкруһ татарларга да нык булыштылар, аларга каршы
ачылган җинаять эшләрен туктатырга тырыштылар. Эшләр сузылды, әмма
бөтенләй ябылып бетмәгән икән – Биләр побы һәм яңа пристав ярдәмендә,
яңадан калкып чыкты. Бу юлы бик яман тотындылар, ярдәмгә теге старовер
судья да юк, моңа кадәр бер тәпән балга теләсә нинди кәгазьне язып биргән
җирле поплар да куркышып калдылар, татарларга гел киресен эшлиләр,
түрәләрне инде әйткән дә юк. Мәхкәмәләренә әзерлексез барсаң, шунда ук
утыртып куюлары да бар, Аллам сакласын!
Бу юлы кичке якта Гомәр абызларга җыелырга булдылар, ул үзе чакырган
иде, әйтер сүзем бар, диде. Гомәр абыз Байбәк инде йөз яшенә җитеп килә,
күзләре шактыйдан сукырайган, әмма Чистай төбәгендә ул иң абруйлы
кешеләрдән санала, киңәшкә аның янына киләләр. Маңгай күзләре күрмәсә
дә, ул дөньяны күңел күзләре белән күрә, һәм аның әйткәннәре күпләргә ярдәм
итте. Бу юлы да ул Ишмөхәммәтләрнең судка килүләрен ишетүгә, үзләренә
чакырды, чөнки бу соңгы мәхкәмә булачак, аның ничек тәмамлануы күпләрнең
язмышын хәл итәчәк иде. Ирләр җыелып бетү белән, шул турыда сөйләшә
башладылар. Чистайның зур-зур байларыннан тыш, Мәчкәрә мәдрәсәсеннән
Мөхәммәтзакир Камали да кайткан, ул да шушы җәмәгатьнең мәртәбәле
кешесенә әйләнеп бара иде. Гомәр абыз аңа аеруча зур өметләр баглый, үз
яныннан җибәрми, фатихасын да аңа биреп калдырырга җыена иде.
ГӨЛӘЙЗА
42
– Заман ахырына таба бара, ыланнар! – дип, бик ерактан башлап китте ул
сүзен. – Аллаһы Тәгалә бәндәләрен төрле авырлыклар биреп сыный – әмма
аңламыйлар, төрле җәзалар белән кисәтә – әмма санламыйлар... Хәтерләсәгез,
бу елларда Аллаһ күктән койрыклы йолдызлар да җибәрде, ут яңгыры да
яудырды, җирләр тетрәде, сулар басты, Рәсәйдә ничә ел рәттән корылык
сәбәпле, ачлык булды, ваба чире котырынды, халык кырылды – әмма гыйбрәт
алмадылар... Кешеләрнең бер-берләренә карата гаделсезлекләре сәбәпле
кан коела, җан кыела, дөньяның асты-өскә килә... Христиан дөньясы Гайсә
пәйгамбәрнең яңадан килүен көтә, әмма бу хәл заман ахырында булачагын,
аннан соң дөнья тормышы бетәсен онытып җибәрәләр. Дөнья бетүгә үзләре
сәбәпче булуларын да танымыйлар. Дин исеменнән башкаларны рәнҗетәләр.
Мин инде карт, Аллаһ гомер бирсә, йөз яшем тула... Бу дөньяда төрлесен күрдем,
әмма милләтнең бәхетле чагын күрмәдем, шуңа йөрәгем әрни! Халыкны хәтта
керәшен коллыгыннан да коткара алмадык, иркенләп үз динебезне тотарга
да ярдәм итә алмадык... Моңа кадәр без татарларга ярдәм итү буенча эшне
астан гына алып бардык, дәүләткә, ак патшага каршы сүз әйтмәдек, милләткә
зыяны тияр дип уйладык. Ә алар аның саен азды, татар бугазыннан кулларын
ычкындырмыйлар, барысын да кяфер ясамыйча тынычланмаячаклар. Бәлки,
безгә инде ачыктан-ачык әйтеп, ачыктан-ачык көрәшкә күтәрелергә кирәктер?
Барыбызны да чукындырып бетергәнне көтеп ятмаскадыр?
Ирләр бер-берләренә карашып алдылар, чөнки моңа кадәр сак һәм сабыр
булган Гомәр морза авызыннан мондый гыйсъяни сүзләр көтмәгәннәр иде
алар. Әмма ул башкалар күрмәгәнне күрә, башкалар белмәгәнне белә, шулай
дип инде соңгысын әйткән икән, димәк, моңа сәбәпләре бар!
– Син хаклы, Гомәр әзи, халыкның хәле авыр, керәшен кардәшләребезнең
хәле яшәү белән үлем арасында, – дип сүзгә кушылды Исмәгыйль морза. – Без
кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып карадык, кайсын төрмәдән, кайсын
Себердән коткардык, судларны суза алган кадәр суздык, мөмкин булган җирдә
попларын сатып алдык, мәкруһларга ярдәмгә адвокатлар ялладык, авылларда
мәчетләр ачарга булыштык, дини китаплар кайтардык... Әмма хөкүмәт һәм
чиркәү әһелләре дә йоклап ятмады, татарларны урыс динендә калдыру өчен,
араларына телне белгән попларны җибәрә башладылар, хәтта атлы күчмә
чиркәүләр оештырдылар, татар авылларында урыс-керәшен мәктәпләре
ачтылар... Бер яктан – мәгърифәт аша, икенче яктан – куркытып, керәшен
татарларын чиркәү карамагында калдыру өчен тиңе булмаган эш башлап
җибәрделәр. Патша – алар яклы, хөкүмәт – алар яклы, палисайлар һәм судлар
– алар яклы... Тәреләрен күтәреп, милләт өстенә туфан кебек ябырылдылар!
– Ә халык, халык каршылык күрсәтәме аларның бу явыз гамәлләренә?!
Тәре асарга муеннарын сузып тормыйлардыр бит инде татарлар?
– Юк, Гомәр әзи, халык бик нык үзгәрде, – дип сүзгә кушылды Ишмөхәммәт.
– Хәзер инде элеккеге халык түгел, каршылык күрсәтә башладылар. Шушы
биш-алты ел вакыт эчендә генә дә көчләп чукындыруга, урыс авылларына
күчерүгә каршы йөзләгән татар авылы баш күтәрде... Чөнки башка чара
юк, алар әйткәнгә риза булып торсаң, бөтен татар дөньясын пыр туздырып
ташлаячаклар! Аллам сакласын!
– Алай да, татарларның теш күрсәтә башлавы яхшы булган, безне үзебездән
кала беркем якламаячак. Ак патша безгә каршы, яшел патша бездән ерак, үз
патшаларыбыз юк, димәк ки, ыланнар, милләтне яклау татарның үзенә кала!
Мөхәммәтзакир Камали олыларның сөйләгәнен зур игътибар белән
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
43
тыңлады, милләтнең хәлен яхшы белә иде. Ул укыган Мәчкәрә авылы Вятка
губернасына керә, анда да шушы ук хәл – татарын, ар-чирмешен урыс диненә
кертер өчен, чиркәү әһелләре көне-төне чаба. Төбәк Казаннан шактый читтә,
тирә-якта кара урманнар, төньякка таба сөрген җирләре... Мондагы кара,
авыр тормышка татарлар гына нур өстәп, яктыртып тора, ислам дине сәбәпле
урысларга бирешмиләр. Әмма керәшеннәр инде анда да бар, аларның җаны
өчен, бер яктан чиркәү котырып көрәшсә, икенче яктан мөселман-татарлар
үз милләттәшләрен алар тырнагыннан тартып чыгарырга тырышалар. Әмма
андагы халык мондагы кебек гаярь түгел, дин өчен үлемгә баручылар сирәк,
чиркәү ягыннан басым үзеннән-үзе туктар, бетәр, дип өмет итәләр.
– Бездә дә шушы ук хәл, агайлар! – диде ул. – Ар-чирмешләрне рәттән
чукындырып баралар, урыска әйләнмәс өчен, алар хәзер үзләрен татар дип
яздыра башладылар, динебезгә күчәләр. Татарларга да басым көчле, чит
губерна булгач, чиркәү көчле, һәрхәлдә, Пугач яулары вакытында иң күп
поплар шушы якта үтерелгән булган... Халык хәзер алай казык-сәнәккә
ябышмаса да, ачуы эчтә кайный, ул еллардагы кебек, милләттән бер хәбәр
генә көтәләр. Без исә бөтен көчебезне халыкны шул көнгә әзерләүгә бирәбез –
Аллаһтан өметне өзмәскә, иманны-динне бирмәскә, татарлыктан чигенмәскә.
Монда башкарак икән – сез инде вәгазь, үгет-нәсихәт чорын үтеп, үзегезне
корал белән саклый башлагансыз, чөнки бу вазгыятьтә башка юл юклыгын
аңлагансыз. Милләт буларак исән калу өчен, динебезгә беркемне дә якын
китертмәс өчен, саклану чаралары гына аз, һаман аклану гына да җитми, ә
ачыктан-ачык аларның үзләрен гаепләү юлына басарга туры киләчәк. Ягъни,
көрәш алымнарын үзгәртергә...
Аны зур игътибар белән тыңлаган Гомәр морза җанланып китте, сукыр
күзләре белән дә бу егеттә гайрәт һәм акыл көчен күрде, ул аның дәвамчысы
иде...
– Йә, углым, син ничек күрәсең ул кяферләргә каршы көрәшнең яңа
юлларын? – дип сорады ул. – Пугач заманнарындагы кебек, татарны яуга
күтәрелергә чакырмыйсыңдыр бит?
– Юк, Гомәр абыз, вакытлы-вакытсыз яуга күтәреп, мин соңгы татарны
урыс итеге астына салырга теләмим, безнең җиңәрлек көчебез юк әле, ә ул
булачак, инша Аллаһ! Татарга бу җирләрдә үзенең хуҗа икәнлеген аңнарына
сеңдерергә кирәк! Без – кан түгеп басып алынган халык, әмма урыс колы
түгел, һәм булмаячакбыз да! Татар булганыбыз өчен, кайчандыр бөек
дәүләтләр тотканыбыз өчен, мөселман булып яшәргә тырышуыбыз өчен без
алар каршында гаепле түгел, ә алар безнең алда гаепле! Ил-җирләребезне
басып алганнары өчен, миллионлаган төрки-мөселман халкын дәүләтсез
калдырганнары өчен, безне көчләп, кыйнап һәм газаплап үз диннәренә
керткәннәре өчен, милләт буларак юк итү максаты куйганнары һәм шуны
тормышка ашырып килгәннәре өчен – алар безнең каршыда зур гаепле һәм
гөнаһлы! Менә шушыны үз халкыбызга да, аларга да аңлатырга кирәк булачак.
Юк, яңадан өелеп сугышу өчен түгел, ә һәркем үз урынын белсен өчен кирәк
боларны аңлату! Коръәндә әйтелгәнчә – аларга үз диннәре, безгә үз хак динебез!
– Мең тапкыр хаклы син, углым! Татар мескенлектән, үзен гаепле итеп
тоюдан арынырга тиеш! Үзенең асыл бәясен белеп, бер Аллаһның гына
яраткан колы булып яшәвенә сөенергә, шуңа омтылырга тиеш! Әмма аның
тормышы бүген ут эчендә бит... Менә бу мәкруһ кардәшләребезнең иртәгә
судлары, аларның бөтен тормышларын пыран-заран китереп ташлаулары бар.
ГӨЛӘЙЗА
44
Син нәрсә тәкъдим итәсең аларга, син әйткән көрәшнең яңа алымын бу эштә
файдаланып буламы?
– Ник булмасын, Гомәр абыз, нәкъ урыны шул инде аның! Ишетеп белүемчә,
Ишмөхәммәт абзыйларны ул мәхкәмәгә каты җәза бирү өчен чакырганнар,
ул барысы өчен дә төрмә, Себер, монастырь булырга мөмкин. Моннан да
начаррагы үлем җәзасы, әмма ул керәшеннәр өчен хәзер Русиядә каралмаган.
Ягъни, бу мәкруһларга иң каты җәзаны бирергә тырышачаклар. Ә аннан ничек
котылып була? Аларның үзләрен гаепләп, бу эшләрнең барысында да сатлык-
сәрхуш попларны, палисайларны, хөкүмәт түрәләрен гаепләп! Аларның бөтен
гаепләрен суд каршында ачып салып! Аңладыңмы, Ишук әзи?
– Бик үк аңлап җиткермим әле, Мөхәммәтзакир энем! Без болай да аларны
шактый тәнкыйтьлибез инде, әмма моңа берәүнең дә исе китми... Ай-һай, суд
хәтле судны моның белән генә алдырып булырмы икән?
– Монда сүз тәнкыйтьләү турында гына бармый, ә гаепләү турында бара,
Ишук әзи! Алайса, тагы да ачыграк итеп әйтәм! Менә син җитмеш елдан артык
чиркәү кенәгәләрендә керәшен булып исәпләнәсең, әмма ачыктан-ачык ислам
динен тотасың, моның өчен Себергә сөрелмәгәнсең. Поплар һәм түрәләр
ярдәменнән башка моңа ирешеп булмый, ә ул ярдәм – аларны сатып алу гына
булырга мөмкин!
Ишмөхәммәт аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый башлаган иде, әмма бу
бик яшерен эшләр, алар кычкырып эшләнми, чөнки моның өчен барысына
да эләгәчәк. Әйе, үзенә кирәкле белешмәне алу өчен, балаларын чиркәүдән
коткару өчен, аңа попларын да, түрәләрен дә сатып алырга туры килгәләде,
бер ул гына түгел, моны башкалар да кулланды. Әмма бу турыда ничек суд
каршында сөйлисең?!
– Аңладым мин сине, Мөхәммәтзакир энем! Әйе, булгалады андый хәлләр,
мин үзем дә, гаиләм-балаларым да чиркәүгә гыйбадәт кылырга йөрмәдек,
керәшен саналсак та, мөселманча яшәдек. Әйе, моны поплар һәм түрәләр дә
белде, бәйләнгәне булды, күз йомганы... Әйе, дәшмәсеннәр өчен бераз майларга
да туры килде, чөнки башкача мөмкин түгел... Әмма аны ничек суд каршына
чыгып сөйлисең инде?
– Ә нигә сөйләмәскә? Аларның үзләрен гаепләргә кирәк, чөнки бу
мәхкәмәләр – ул инде нәтиҗә, аларның акчага сатылу нәтиҗәсе.
– Соң, бу бит инде үзебезне дә гаепләү булачак, сатып алучы – без бит,
керәшен татарлары!
– Ә сезнең башка юл юк иде, чөнки шундый хәлгә куелгансыз! Сезгә дигән
җәза әзерләнгән инде, Ишук әзи, үзең турында нәрсә сөйләсәң дә, шул булачак.
Укны аларның үз якларына борып җибәрергә кирәк. Алар өчен чиркәү һәм
хөкүмәт түрәләре – изге һәм гадел кешеләр, ә син аларның кемлекләрен ачасың!
Иң мөһиме – сезгә иртәге судтан исән-имин чыгарга кирәк, вакытлыча булса
да котылып торырга кирәк, ә моңа эшне сузып, яңа тикшерүләр башлатып
җибәреп кенә ирешергә мөмкин. Аңлата алдыммы икән инде?
Соңгы фикеренә урабрак килсә дә, җыелган халык Мөхәммәтзакирның ни
әйтергә теләгәнен аңлаган иде. Әйе, татарларга үз ирекләрен сатып алырга да
туры килде, комсыз поплар һәм түрәләр акча өчен аларның керәшенлекләренә
күз йомдылар, кирәкле кәгазьне язып бирделәр. Әмма бу барысы белән дә
шулай җайлы гына булды, дигән сүз түгел, дин-ислам хакына Себер сөрелгән,
төрмәләрдә газап чиккән, монастырьларда бикләнеп яткан, туган җирләреннән
урыс арасына илтеп ташланган мәкруһлар да күпме?! Ишмөхәммәт үзенең
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
45
нәселен шушы афәтләрдән булдыра алганча саклады, бу поп-түрәләрне
кирәк вакытта сатып алды, кирәк вакытта куркытты, әмма балаларына якын
китермәде. Хәзер шушыларның барысын да ачып салырга туры киләчәк.
Гомәр абыз, Исмәгыйль морзалар да уйга калган иде, чөнки алар үзләре дә
керәшеннәрне чиркәү тырнагыннан тартып алу өчен күп эшләделәр, законга
каршы барган вакытлары да күп булды, чөнки башкача мөмкин түгел иде. Хәзер
дә Чистай түрәләре белән дә, Казандагы зур-зур кешеләр белән дә эш алып
баралар, монда инде берничек тә акчасыз булмый! Моның шулай икәнен күбесе
белә, күпләр татар хәсрәтендә акча эшлиләр, әмма ярдәмнәре тигәч, ике як та
канәгать. Хәзер шушыларны мәхкәмә каршында ачып бирергә туры киләчәк.
Хәер, барысын да түгел, Ишмөхәммәтнең үзенә һәм гаиләсенә караганнарын
гына, аны болай да хөкем итәләр, ә ул үз артыннан акчага сатылган урыс
попларын һәм түрәләрен дә өстерәячәк. Куркыныч адым, әлбәттә, әмма судны
сузу яки туктату өчен башка юл юк, бәлки шушыларны дөньяга чыгармау өчен,
Ишмөхәммәтнекенә дә күз йомарлар?
– Бу бик хәвефле адым, ыланнар, таякның икенче башы үз җилкәбезгә
дә төшәргә мөмкин, – дип нәтиҗә ясады Гомәр морза. – Әмма чама белеп
сөйләгәндә, кайбер нәрсәләрне суд каршында ачарга мөмкин, бәлки, бу эшне
сузар яки башка якка алып кереп китәр. Син, Ишмөхәммәт энем, Чистайдагы
хәлләргә кагылма, анысы безнең эш, син күбрәк үзегезнең поплар һәм
приставлар турында сөйлә, ә аларның хөкүмәт алдында гаепләре күптер, дип
уйлыйм. Менә җавап тотсыннар синең кебек... Аллаһы Тәгалә шаһит – син бу
эшкә мәҗбүри бардың, чөнки үзеңне, гаиләңне, балаларыңны чукындырудан
саклап-аралап калырга кирәк иде. Син – иман хакына, ә алар комсызлыктан
закон боздылар.
– Аларны кызганырга кирәкми, Ишук әзи! – дип, сүзгә Исмәгыйль морза да
кушылды. – Без белештек инде – Кызылъяр побы хатының Гөлзадага каршы
да, кызың Гөләйзага каршы да күрсәтмәләр биргән. Имеш, алар барысы да
чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылган икән, имеш, Гөләйзаны мөселманга
кияүгә бирергә рөхсәт сорамаганнар, башка балаларыңны да ачып салган...
Кыскасы, акчаңны да алган, үзен тери башлагач, баш-аягың белән саткан
да. Чиркәү кенәгәсен теге явыз становой Шахт әйткәнчә яңадан тутырган...
Гөләйзаны бары тик шушы попның күрсәтмәләре буенча гына хөкем итәләр,
чөнки аңа каршы башка бер дәлил, бер кеше дә юк. Шуңа күрә үзләренең дә
кем икәнлекләрен суд каршында ачып бирергә туры киләчәк.
Ишмөхәммәт хәзер аңлый башлады – бу яңа мәхкәмәләр артында өч кеше
тора – Биләр атакае, яңа пристав һәм Кызылъяр побы, соңгысы татарлардан
күргән яхшылыкларын онытып, аларга каршы күрсәтмәләр биргән. Димәк,
Ишмөхәммәткә дә ничек бар – шулай сөйләп бирергә туры киләчәк, алар да
кылган гамәлләре өчен җавап тотсын! Судны бу юлга алып кереп китү әллә ни
файда китерер дип уйламый ул, карга карганың күзен чукымас, әмма уйланырга
этәрер. Татар фаҗигасен кәсепкә әйләндергән поплар һәм түрәләр буа буарлык,
алар шуның хисабына яшәп ята, ә керәшеннәрнең башка чаралары юк, соңгы
тиеннәрен күтәреп, шулар каршына баралар. Иң аянычы – тегеләр акчасын
да алалар, барыбер соңыннан хөкемгә дә тарталар. Һәм бу дәүләт күләмендә
куелган талау, акча эшләү юлы, татарларны рәсми рәвештә христиан диненнән
чыгармауның бер сәбәбе дә булып тора.
– Әйе, Мөхәммәтзакир энем, син хаклы! – диде ул. – Бу бит бер безне генә
түгел, дәүләт күләмендә милләтне талау! Шуңа күрә үз диннәренә бәйләп
ГӨЛӘЙЗА
46
тоталар да алар – татар фаҗигасендә акча эшлиләр. Әгәр алар безне чыннан
да урыс динендә калдырырга теләсәләр, татарга ярар өчен чәчләре белән
җир себерерләр иде, үзләрен гел яхшы яктан гына күрсәтергә тырышырлар
иде. Хәер, бу халык башкача эшли белмидер инде... Ярар, җәмәгать, мин,
тәвәккәлләп, шулай эшләп карыйм! Өй җәмәгатемә дә шулай сөйләргә
кушармын. Безгә хәзер соңгы дәлилләрне чыгарып салмыйча булмый, башка
юл юк.
Шулай килештеләр. Иң мөһиме – бу судны өзү, туктату, сузу иде, аннан соң
тагы уйлашырлар. Иң мөһиме – судтан соң ук барысын да, богаулап, Казанга
озатмасыннар, югыйсә, шуңа җыеналар, дигән хәбәрләр йөри. Иң мөһиме –
Гөләйзага кагылмасыннар, ул болай да чирләбрәк тора, Казанга да барып җитә
алмас, юлда җан бирер... Бу хакта Ишмөхәммәт башкаларга да әйтте, барысы
да аның белән килеште, тик Гомәр морза гына Ишмөхәммәт белән аерым
сөйләшеп алырга теләде. Башкалар зур залда утырып калдылар, Гомәр морза
белән Ишмөхәммәт аерым бүлмәгә күчтеләр. Киштәләрдә идәннән түшәмгә
хәтле борынгы китаплар өелеп торган бу бүлмә Гомәр морзаныкы иде, күзләре
күрмәсә дә, ул бергә гомер иткән китапларыннан аерылырга теләмәде, аларны
моннан чыгартмады. Гомәр морзаның бүлмәсендә борынгы кулъязмалар,
Болгар-Биләр тарихы турында истәлекләр, нәсел шәҗәрәләре дә бар иде, теге
вакытта Морадбакый абыз биреп җибәргән язмалар да монда саклана.
– Мөхәммәтзакир дөрес юл күрсәтте, судта ул әйткәнчә эшлә, – диде Гомәр
морза. – Ахыры хәерле булсын, дип дога кылыйк... Кызың Гөләйзаны алып китә
алмаслар алар, Ишмөхәммәт энем, әмма аны югалтуга да әзер булып торыгыз...
Картның бу сүзләреннән Ишмөхәммәт әллә нишләп китте. Алар алып
китмәгәч, ник юкка чыгарга тиеш әле Гөләйза? Әмма Гомәр морза артыгын
сөйләмәде, Ишмөхәммәт кайтарып сорарга яхшысынмады, чөнки бу ачылып
сөйләшә торган нәрсәләр түгел, бу бары тик Аллаһның яраткан бәндәсе аркылы
кисәтүе генә иде. Моны икесе дә яхшы аңлады, икесе дә бу турыда башка сүз
кузгалтмадылар, әмма Ишмөхәммәтнең йөрәге шул хәбәрдән соң урталай
ярылгандай булды...
– Балаларын алып китәрләрме икән инде, Гомәр әзи? – дип сорап куйды
Ишмөхәммәт сак кына.
– Ул хакта Исмәгыйль морза белән дә, башкалар белән дә киңәштем. Син
каршы килмәсәң, бер юлын таптык без аның...
Шулай диде дә Гомәр морза шактый вакыт сүзсез утырды, әйтергәме-юкмы
бу хакта, дигән кебек тирән уйга чумды. Үзе каядыр читкә караган, әйтерсең лә
сукыр күзләре белән киләчәктән бу балаларның язмышын барлый иде... Озак
дәшми утыргач, Ишмөхәммәт үзе сүз башларга мәҗбүр булды.
– Балаларны качаклыкка чыгарып җибәрергә, дигән уйга килдегезме, Гомәр
әзи? Бигрәк кечкенә бит әле алар, пыран-заран килеп, чит-ят җирләрдә вәйран
калып харап булулары бар...
Аның бу сүзләреннән Гомәр морза уянып киткәндәй булды, яңадан бу
дөньяга әйләнеп кайтты.
– Юк, Ишмөхәммәт энем, балаларны алай сукбайлыкта йөртеп булмас,
– диде ул. – Аларны барыбер тотып алып, кире кайтарырлар иде, аннан
чукындырып, тәрбиягә бирерләр иде... Юк, балаларны алай газаплап булмас.
– Нишләргә соң алайса, Гомәр әзи? Ул балаларны ычкындырмаячак бит
болар?! Шуларны чукындырмаган өчен башланды да бит инде бу эшләр!
– Сезнең үзегезне дә тиз генә ычкындырмаячаклар, Ишмөхәммәт энем!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
47
Себергә үк сөрмәсәләр дә, чиркәүле урыс авылына яки христиан динен тоткан
керәшеннәр янына күчерергә мөмкиннәр... Без бу хакта Исмәгыйль морзалар
белән киңәштек инде, хәлегезне җиңеләйтү өчен, төрле юллар эзләдек...
– Таптыгызмы соң, Гомәр әзи?
– Без исән калу юлларын таптык, әмма ул шактый катлаулы һәм урау
булачак... Башта балаларның язмышыннан башлыйм, аларны һич кенә дә урыс
кулына бирергә ярамый, диннәрен алып, харап булачаклар!
– Барыбыз да шулай уйлый, Гомәр әзи! Әмма ул балаларны ничек саклап
калырга?!
– Аларны саклап калу өчен, барыбыз да тырышабыз, әмма болар да ахыргача
барачаклар, чөнки бу эшне хәзер Казан гына түгел, Питер да күзәтеп тора.
Хисап шунда китә. Иртәме-соңмы, алар балаларны алырга киләчәк – моңа
әзер булып торырга кирәк.
– Ничек итеп, Гомәр әзи?! Биреп җибәрепме?
– Әйе, биреп җибәреп, христиан динендә дип исәпләнгән үз керәшеннәребезгә
бирергә кирәк булачак Гөләйзаның балаларын.
– Бер керәшеннән алып икенчесенә кем бирсен, Гомәр әзи?! Безнең
беребезгә дә ышанмыйлар бит!
– Димәк, балаларны коткарып калу өчен, бик ышанычлы керәшен побын,
бик ышанычлы керәшен татарларын, бик ышанычлы керәшен авылын табарга
туры киләчәк. Ягъни, аларның чын христиан икәнлегенә хөкүмәт тә ышанырга
тиеш, мөселман балаларына зыян салмасларына без дә ышанырга тиеш. Бармы
күз уңыңда шундый авыл, шундый поп, шундый керәшеннәр?
Ишмөхәммәтнең күз аллары яктырып китте – бар, әлбәттә бар андый авыл,
андый ышанычлы кешеләр – Актау авылы! Ничек үзенең башына килмәгән бу
юл? Әйе, Гөләйзаның балаларын шуларга биреп кенә коткарып калып булачак!
Ә балаларны Василларга һәм Мәрьямбануларга тапшырырга була, алар
абыйлы-апалы яшерен мөселманнар.
– Без дә монда шулай уйладык... Балаларны барыбер алырлар, ичмасам,
ышанычлы кулларга эләксен, дидек. Якубны беләм мин, аның белән үзебез дә
сөйләшербез, балаларны чукындырмыйча гына, Казан алдында хисап тотар.
Ә теге яшерен мөселманнар ышанычлы кешеләрме соң, балаларны христиан
диненә авыштырмаслармы?
– Юк, Гомәр әзи, үзебезнең диндә, өйләрендә җомга намазларын бергә
укыйбыз. Якуб атакай моны белә, әмма чакмый, теге урыс поплары кебек,
акчага сатылганнан түгел, үзе татар кешесе булганы өчен яшерә ул аларны.
Бераз куркаграк та, чөнки Биләр побы котын алып тора, әмма ул карагруһ та
картайды инде, бик кысылып йөрмәс.
– Бик яхшы! Үзегезне чиркәүле урыс авылына күчерә башласалар да, шушы
Актауны сайларсыз, оныкларыгыз янында булырсыз.
– Әйе. Эш шуңа барып җитсә, шулай эшләрбез, Гомәр әзи! Актауда безнең
авылдан әле теге елларда ук күчерелгән керәшен татарлары бар, без дә сыярбыз.
– Ярар, Ишмөхәммәт энем, шулай килештек! Ни булса да, безнең чыгу
юллары табылыр. Хәзергә шушыңа туктап торабыз, калганы Аллаһ кулында!
Ишмөхәммәт, Гомәр морза белән сөйләшүдән җиңеләеп, тынычланып
чыкты, озын, авыр юлының аргы башында ниндидер яктылык пәйда булды.
Гөләйза турында уйлаудан йөрәге әрнеп сулкылдаса да, аның язмышы Аллаһ
кулында иде, инде оныкларны бу хәлләрдән коткарып калырга кирәк. Акыл
иясе Гомәр абыз моның юлларын күрсәтте, укымышлы Мөхәммәтзакир
ГӨЛӘЙЗА
48
аны судта үзен ничек тотарга өйрәтте. Исмәгыйль морзаларга кайткач, ул
хатыны Гөлзада белән кызы Гөләйзаны, улы Бикмөхәммәт белән килене
Хөсниҗамалны да үзләрен мәхкәмәдә ничек тотарга өйрәтте, Актау турында
хәзергә кузгатмады. Әле бу судтан исән-имин котылып чыгасы бар, югыйсә,
инде аларны Казанга озатырга дигән олаулар әзерләнгән, белешмәләр язып
куелган иде...
...Мәхкәмә иртәнге якта башланды, атларга төялеп, тагы суд бинасына
килделәр. Бу юлы хөкемдар да, тылмач та башка кешеләр иде, татарчадан
тәрҗемәгә Котош побы Микулай атакайны чакырганнар, судья яшь кенә бер
урыс булып чыкты. Башта, төп гаепле кеше буларак, Гөләйзаны керттеләр,
аның тарихын укып чыктылар, Гөләйза да шул ук җавапларны кабатлады.
Кечкенәдән ислам динендә, урыс динен белми, чиркәүдә беркайчан булмаган,
ире дә мөселман, шуңа күрә, балалары да мөселман, аларга авыл мулласы
татарча исем кушкан... Моннан алты ел элек булган судта ул яралы кош кебек
үз-үзен һәм балаларын ярсып якласа, бу юлы авыруы йөзенә чыккан, хәлсезлеге
сизелеп тора, җавапны да бик акрынлык белән генә бирә иде. Судья аны
Кызылъяр побының аңлатмасы белән таныштырып чыкты, ул анда барысын да
киресенчә язган иде – имеш, Пелагея (Гөләйза) үзе дә, әнисе Фекла (Гөлзада)
да, башка туганнары да чукынган татарлар, гомер буе чиркәүгә йөргәннәр,
имеш, мөселманга кияүгә рөхсәтсез чыккан, поп күпме әйтсә дә, балаларын
чукындырмаган, шулай итеп, христиан динен пычраткан, закон бозган икән...
– Болар барысы да ялган! – диде Гөләйза, бар көчен җыеп. – Минем ул
попны гомеремдә дә күргәнем юк! Элеккегесен дә, хәзергесен дә белмим!
Мине кем, кайда чукындырсын, ди?! Мөселман мин, чын мөселман! Һәм
минем исемем Пелагея түгел, ә Гөләйза! Балаларым да урыс исемен йөртми.
Без беркемгә тимибез, ник сез безгә үзебезчә яшәргә ирек бирмисез?! Нигә
кирәк сезгә минем балаларым, үз ятимнәрегез дөнья тулы?!
Шулай диде дә, Гөләйза күкрәген тотып йөткерә башлады, саргайган
йөзенә зур яшькелт күзләреннән яшьләре тәгәрәп төште. Судья бу ябык, авыру
хатыннан андый гаепләү сүзләре көтмәгән иде, сорау бирүдән туктап калды,
аның бераз тынычланганын көтте.
– Пристав Шахт Алексей Ивановичның рапортыннан күренгәнчә, 24
февраль көнне Чирүле Шонталасында сорау алган вакытта син, Пелагея, изге
Библияне һәм тәрене идәнгә салып таптагансың икән. Бу – бик куркыныч гамәл,
моның өчен җәза да бик каты каралган. Үзеңнең шушы гаебеңне таныйсыңмы?
Котош побы аның бу сүзләрен калтырый-калтырый тәрҗемә итеп бетерү
белән, Гөләйза «Ялган!» дип кычкырып җибәрде.
– Бу сүзләр барысы да ялган! – диде ул, соңгы көчен җыеп. – Менә бу
тылмачлык иткән поп анда булды, ул да раслар – мин урысларның китабын
да, тәресен дә идәнгә салып таптамадым, мин аларны кулыма да алмадым!
Ул исерек пристав китабы белән минем битемә сукты, тәресен йөземә төртте,
идәнгә дә аларны үзе төшереп җибәрде... Аннан бугазымнан алып, үземне дә
идәнгә бәрде, мин аңсыз калып аудым... Шуннан бирле мин мантый алмыйм
– чирлим... Сезнең кайсы закунда язылган – хөкүмәт кешесе эш вакытында
шулай кыйнарга тиеш, дип? Динегез шулай кушамы татарларны кыйнарга?
Патша галиҗәнапләре шулай өйрәтәме? Җитмәсә, судка ялган күрсәтмә биргән!
Моннан соң ничек без сезгә ышанырга тиеш? Динегезне алырга, сез кушканча
яшәргә тиеш?! Аллам сакласын!
Котош побы боларны русчага тәрҗемә итеп бетергәч, судья сораулы
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
49
карашын аңа текәде, Николай атакай башын аска иде. Беркетмә буенча чиркәү
әһеленнән сорау алу каралмаган булса да, аның дәшмичә читкә борылуы
барысын да аңлатып тора иде – кыйнау булган. Хәер, моның шулай икәнлегенә
судья үзе дә шикләнми, ә яңа становой приставы турында берсеннән-берсе
куркыныч хәбәрләр килеп тора – кайда кыйнаган, кайда бәреп үтергән, кайда
буа башлаган, кайда татарларның каберләрен актарып ташлаган... Үзен Казан
һәм Биләр яклый, бу кыргый татарлар белән башкача булмый, тәртип кертергә
кирәк, диләр. Менә бу хатын да шуның келәшчәләренә эләккән инде, димәк.
– Бу мәхкәмәдә безнең эшебез дин әһелләрен һәм хөкүмәт кешеләрен
тикшерү түгел, – диде судья. – Нәрсәдәндер риза булмасагыз, югарырак
оешмаларга шикаять итә аласыз... Инде соңгы сорау – син үз гаебеңне
таныйсыңмы, аңа үкенәсеңме, тәүбә итәсеңме? Җавабыңа карата җәзасы да
булачак.
– Нинди гаеп? Минем үз динемдә булуым гаепме? Ата-анам, әби-бабам
татар, нәселебез белән гасырлар буе исламда булдык, нигә мин аннан баш
тартырга тиеш? Мин үз динемне сөенә-сөенә тотам, шушы юлда булганым
өчен Аллаһка мең рәхмәтләр әйтәм! Үз диннәрен урыслар үзләре тотсыннар,
әмма мин бу исерек, ялганчы поп һәм явыз пристав белән бер диндә беркайчан
да булмаячакмын! Үлгәндә дә аны кабул итмәячәкмен! Мине Себер дә,
Казанның төрмә-монастырьлары да куркытмый, чөнки кайда да минем иманым
үзем белән булачак! Һәм мин ышанам – Аллаһы Тәгалә мине сезгә ирекле
кылмаячак, соңгы сүзне Ул әйтәчәк! Һәм соңгы хөкемне Ул чыгарачак.
Котош побы тәрҗемә итеп бетергәнче үк, судья бу татар хатынының ни
әйтергә теләгәнен аңлады – әйе, ул үкенми, үз диненнән баш тартмый, аның
өчен үлемгә барырга да әзер... Һәм аның белән алга таба сөйләшеп торудан
мәгънә юк. Икенче кеше итеп Ишмөхәммәтне керттеләр, ул, карт булса да,
алыптай гәүдәсен төз тотарга тырыша, ярдәмгә тагы гөрзи-таягын алган,
башыннан түбәтәен салмаган, аңа бу турыда әйтүдән дә мәгънә юк. Шуңа
күрә судья шундук сорау алырга кереште, әлеге эштә Ишмөхәммәтнең төп
гаебе – керәшеннәрне ислам диненә кайтырга котыртуы иде.
– Кызылъярда тутырылган беркетмәләр буенча, син, Измаил Ефремов,
бу керәшеннәрне яңадан исламга кайтырга төп аздыручы булып торасың.
Син аларны чиркәүдән биздергәнсең, син аларны, керәшен икәнлекләрен
белә торып, мөселманнар белән кавыштыргансың, син аларны балаларын
чукындырмаска котырткансың, син алар өчен махсус зиратлар ачтыргансың,
керәшеннәр үлсә, мулла чакыртып, мөселманча күмдергәнсең. Син аларны
чиркәүгә һәм патшага каршы котырткансың, кулга алынсалар, артларыннан
йөргәнсең, адвокатлар яллагансың, урыс авылларыннан кире җыеп алгансың.
Менә шушылар гына да сине мәңгелек каторгага җибәрергә җитә, Измаил
Ефремов! Син үз гаебеңне таныйсыңмы?
– Әйе, син санаган бу гамәлләр мине сөргенгә сөрергә дә, җәннәткә кертергә
дә җитә, хөкемдар әфәнде! Мин моны гаеп эш дип санамыйм, ә һәр мөселман
кешесе башкарырга тиешле изге гамәл, дип таныйм, ә мин – мөселман,
әлхәмдүлиллаһ! Исемем дә Измаил түгел, ә Ишмөхәммәт.
– Сигезенче ревизия документлары һәм чиркәү кенәгәләре буенча, син
чукындырылган татар, Измаил Ефремов! Бу судка чакырылганнар барысы да
керәшен, бернинди дә мөселман түгел! Ә чиркәүгә йөрмәгәнсез, попларны
өйләрегезгә кертмәгәнсез, христиан дине кагыйдәләрен үтәмәгәнсез, чукынган
килеш намаз укыгансыз! Правослау илдә моннан да зур кыргыйлыкның,
ГӨЛӘЙЗА
50
гөнаһның, гаепнең булуы мөмкин түгел! Һәм моның җәзасы да бик каты
булачак бит! Ә син тәүбә итеп, үз гаебеңне танысаң, яңадан христиан дине
кочагына кайтсаң, хөкем дә җиңелрәк булырга мөмкин, ашыкмыйча уйла һәм
җавап бир, Ефремов!
Ишмөхәммәт кичәге сөйләшүне искә төшерде, аңа соңгы дәлилләрне
чыгарып салыр вакыт җиткән иде. Әйе, боларның үзләренә һөҗүм итәргә,
татарларның шушындый хәлдә калуларына аларның үзләрен гаепләргә кирәк!
– Син барлык гөнаһларда мине генә гаепләргә ашыкма әле, хөкемдар
әфәнде! – диде ул. – Без ул гөнаһларны поплар белән бергә эшләдек, түрәләр
дә булышты татарларга үз диннәрендә калырга...
– Син, Ефремов, кеше башын бутама, үзең кылган җинаятьне башкалар
өстенә аударма! Ничек поплар һәм түрәләр сиңа христиан диненә каршы
эшләргә ярдәм итсеннәр ди?! Сүзләреңне чамалап сөйлә!
– Ә минем дәлилләрем һәм шаһитларым бар шулай булганына! Чиркәү
кенәгәләренә керәшен булып язылып та, ничек мин җитмешкә хәтле попларның
борын төбендә мөселман булып йөрдем соң? Намаз укыдым, гаиләмне,
балаларымны да шуңа өйрәттем, аларны мөселманча өйләндердем, кияүгә
бирдем. Миңа кемнәр ярдәм итте дип беләсез бу эштә?
– Кемнәр ярдәм итте? Поплар һәм түрәләр түгел бит инде?!
– Нәкъ шулай, судья әфәнде, нәкъ шулар ярдәм итте! Әлбәттә, бушка
түгел, акчага, ризыкка сатылдылар поплар һәм түрәләр! Керәшен була торып,
мөселманлыкта калу өчен, миңа аларны сатып алырга туры килде.
Аның әлеге җавабыннан судья телсез калды, сорау алуны дәвам итәргә яки
туктатырга белмәде, чөнки бу карт хөкүмәт кешеләренә һәм чиркәүгә каршы
сөйли башлаган иде.
– Син монда дәлилсез сүзләрең белән судның вакытын алма, Измаил
Ефремов! – диде ул, аны туктатырга теләп.
– Дәлилсез түгел, судья әфәнде, бер дә дәлилсез түгел! Башта акча һәм
бүләкләрне Кызылъяр чиркәвенең элеккеге побы Трифон атакайга ташыдым,
шулар хакына ул миңа кирәк кәгазьләрне язып бирә иде. Аннан монысына
ташый башладым, Мифодей атакайга, әмма ул салырга ярата, эшенең рәте юк,
кәгазьләре буталып беткән иде. Бу ике поптан да үземә дә, гаилә әгъзаларыма
да кирәкле документларны тутыртып алдым, керәшенлек кирәк булса, анысын
язып бирәләр иде, мөселманлык кирәк булса, бер тәпән балга, бер йөк икмәккә,
ул безнеке түгел, дип мөһер басалар иде. Шулай итеп, моңа кадәр судларыннан
да котылдык, чиркәвеннән дә...
– Әмма моны күзәтеп торырга, бу алдашуга юл куймаска тиеше становой
приставлар, түрәләр бар бит!
– Аларын да сатып алдык. Элеккеге приставтан, чиновник Разумовтан,
Михайловлардан сорагыз – алар, шушы бичара керәшеннәр сәбәпле, бик
тук һәм яхшы яшәделәр, мондый эшләргә күз йомдылар. Әйе, без үзебезнең
ирегебезне сатып алырга мәҗбүр булдык, бу юлның түбәнлек икәнен белсәк
тә, башка чарабыз калмады. Без шушындый хәлгә куелган идек.
Судья гаепләүләрнең бик тирән китүен аңлады, әмма бу карт аларның
исемнәрен әйтеп сөйли бит! Попларны һәм түрәләрне ничек сатып алуын суд
каршында курыкмыйча әйтә, димәк, ул моны алдан ук уйлап кергән! Ә сәркатип
барысын да язып, теркәп бара, чиркәү әһелләрен монда чакыртып хөкем итә
алмасалар да, түрәләр өстеннән сөйләнгән гаепләүләрне алар тикшерергә тиеш.
– Син чиркәү һәм хөкүмәт кешеләренә бик куркыныч гаепләүләр ташладың,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
51
Ефремов! – диде ул. – Хәзер без моны тикшерергә тиеш. Әгәр син сөйләгәннәр
исбатланмаса, башың Себердә чери бит, шуны онытма!
– Тикшерегез, мин бу хакта әле Питерга, патша галиҗәнапләренә дә язып
җибәрдем! Ә Себер белән куркытма, судья әфәнде, анда да безнең татарлар
яши, без югала торган халык түгел!
Ишмөхәммәт шулай диде дә, башын горур тотып, суд залыннан чыгып
китте. Ул аларны җиңгән иде. Аларның үзләрен гаепле итеп калдырган иде.
Судья да моны аңлады, бер надан авыл картының, чукынган татарының, чиркәү
хәтле чиркәүне, хөкүмәт хәтле хөкүмәтне шулай дәлилләп түбән төшерүе аны
хурландырды. Әмма ул сөйләгәннәрнең дөрес икәнлеген белә иде Чистай
земство судьясы, чөнки бөтен ил белән шулай яшиләр иде...
Ишмөхәммәттән соң Гөлзаданы керттеләр, судья аңа сорауны Кызылъяр
побы аңлатмасы буенча бирүдән башлады.
– Син, Фекла Тимофеева, кызыңны мөселманга кияүгә бирер алдыннан,
Кызылъяр чиркәве атакае Мифодейдан рөхсәт сорадым, дип җавап биргән
булгансың... Имеш, Мифодей атакай чиркәү кенәгәсеннән кызыңның исемен
эзләгән, әмма таба алмаган, шуннан соң аңа мөселманга кияүгә чыгарга рөхсәт
биргән. Шулаймы?
– Әйе, шулай, без анда авылдашым Ишмөхәммәт белән бергә бардык, аның
бераз урысчасы бар... Ул Мифодей атакай белән аерым да сөйләште.
– Ә менә Мифодей атакай алай дип әйтми! Фекла Тимофеева минем
яныма килмәде, кызын мөселманга кияүгә бирергә рөхсәт сорамады, һәм мин
берничек тә аңа ул никахны рөхсәт итә алмый идем, ди. Син нигә суд алдында
ялган сөйлисең, моның өчен төрмә икәнен беләсеңме?!
– Мин ялган сөйләмим. Бу хәлнең нәкъ шулай булганына минем шаһитларым
бар! Мифодей атакайдан шушы рөхсәтне алу өчен, без аңа бер сыер бәясе
акча илттек. Тәпән-тәпән балны, олау-олау икмәкне әйтеп тә тормыйм инде,
балаларыбызны чукындыртмас өчен, үз авызыбыздан өзеп, шул чиркәүгә
ташыдык...
Судьяның бу турыда сүз куертасы килми иде, әмма попларның комсызлыгына
исе китте! Көне-төне шушы надан, кыргый татарларны христиан диненә өндисе
урында, динне сатып, алар өстеннән ашап ятканнар бит!
– Ярар, Мифодей атакайны шулай дип әйттегез, имеш, ул сезнең
керәшенлеккә күз йомган, акчага сатылган... Әмма без моны тикшерәчәкбез,
чиркәү әһеленә яла яккан булсаң, хатын-кыз дип тормаячаклар, Себергә
озатачаклар сине, Фекла Тимофеева! Ә менә аңа кадәр эшләгән Трифон
атакайны да гаеплисең бит син – имеш, кызыңны чукындырырга чиркәүгә
алып баргач, ул кенәгәдән синең исемне таба алмаган, нәселең билгесез, дип,
балаңны чукындырмыйча чыгарып җибәргән. Хәзерге поп моны кире кага,
мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, ди! Булдымы андый хәл?
Гөлзада моннан утыз елдан артык элек булган хәлләрне исенә төшерергә
тырышты. Юк, алай ук булмады, нишләп ул баласын күтәреп, чукындырыгыз,
дип, чиркәүгә барсын инде?! Ишмөхәммәт барды анда һәм барысын да хәл
итеп кайтты, тагы шул акча төртеп инде...
– Юк, ул хәлләр башкачарак булды, – диде Гөлзада. – Мин үзем бармадым
анда, ә авылдашым Ишмөхәммәт эшне җайлап кайтты... Без мөселманлыкка
хокукыбызны сатып алырга мәҗбүр булдык, чөнки башка юлы юк иде...
Ишмөхәммәт үзе атланып йөри торган ак юргасын чиркәү побына биреп
кайтты, шулай итеп, кызыбызны чукындырудан саклап калдык.
ГӨЛӘЙЗА
52
– Ә башка балаларың – Иван, Федосья, Мария – аларның татарлыгын да
шулай сатып алдыңмы?
– Улым Бикмөхәммәтне, сезнеңчә Ибанны, авылдашым Ишмөхәммәт
тәрбиягә алды, аны мөселман итеп үстерде, әлхәмдүлиллаһ! Төпчек кызым
Миңҗамал моннан берничә ел элек үлде, уртанчы кызым Шәрифҗамал үзем
белән яши, ул да ислам динендә.
– Әйе, попларның борын төбендә елан оясы ясап яткансыз икән... Биләр
атакае Михаил Лавров белеп башлаган сезгә каршы бу эшне! Һәм без моны
ахыргача җиткерәчәкбез! Поплар һәм татар акчасына сатылган түрәләр үзләре
җавап тотар, әмма бу сезнең гаепне бетермәячәк, һәркем үз җәзасын алыр!
Гөлзададан соң җавап тотарга Бикмөхәммәт керде, ул коеп куйган
Ишмөхәммәт иде алыптай зур гәүдә, бөркеттәй үткен караш, башта – татар
түбәтәе, өстә – тире кәзәки... Әкият батыры булу өчен, ук белән җәя генә
җитми, хәер, бу татарларның чикмән асларында ни барын бер Ходай гына
белә... Әлеге татар-мишәрләр сатып алырга да, салып егарга да мөмкиннәр,
мескен халык түгел, үзләренә кирәккәндә, шайтанны да ат урынына җигәрләр
һәм сыртына менеп атланырлар...
– Йә, Иван Денисов, сине нәрсә мәҗбүр итте хак диннән китәргә? Сиңа,
япь-яшь кешегә, нигә кирәк булды бу фанатик ислам дине? Христиан динендә
калсаң, бу кыяфәтең белән хәзер түрә булып түрдә утырыр идең, җинаятьче
сыйфатында суд каршында басып тормас идең? Измаил Ефремов белән Фекла
Тимофееваны әле аңларга да мөмкин – алар карт, дөнья күрмәгән, искегә
ябышып яталар... Аларның киләчәге юк, аларны кабер генә көтә. Нигә алар үз
артларыннан сине – яшь баһадирны да өстериләр, киләчәгеңне харап итәләр?
Үзең аңлыйсыңмы моның шулай икәнен?
– Мин туганнан бирле тирә-ягымда мөселманнардан башка беркемне дә
күрмәдем... Хәтта үземнең керәшен икәнемне дә белмәдем! Әнием миңа
беренче догаларны өйрәтте, тәрбиягә алган Ишмөхәммәт әтием белән бергә
намазга бастым. Авылыбызның һәр әбисе, һәр бабае мине, башымнан сыйпап,
моның өчен мактыйлар иде, тәмле әйберләр белән сыйлыйлар иде. Югыйсә,
алар да чиркәү кенәгәләрендә керәшен дип язылган булган бит, ә ислам дине
өчен, бигрәк тә аны тоткан балалар өчен ничек сөенәләр иде бу карт-карчыклар!
Безнең авылда, керәшеннәрдән тыш, чын мөселманнар да яши, ягъни, документ
буенча да. Керәшеннәргә ислам динен өйрәтү аларга закон белән тыелган,
югыйсә, үзләрен төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Әмма алар безгә беркайчан
да кырын карамадылар, мәчеттән кумадылар, керәшеннәр белән янәшә басып
намаз укыдылар... Ә менә Кызылъяр урыслары чиркәүдә керәшеннәр белән
янәшә басып гыйбадәт кылырга җирәнәләр, аларны «нечисть», «нәҗес» дип
атыйлар, кешегә дә санамыйлар. Поплар да бездән акча саву ягын гына карый,
ә керәшен татарларына карата бернинди мәрхәмәт һәм ярдәм булмады. Алар
безнең телне белми, без – аларныкын, дин аңлату, укыту турында сүз дә була
алмый! Югыйсә, ислам диненең нигезе булган, Коръән иңгән гарәп теле дә
татарлар өчен ят тел бит, ә без аны хәрефләп, сөенә-сөенә өйрәнәбез! Чөнки
ул җәннәт теле! Без, керәшен татарлары, ислам динен мәдрәсәләр аша ала
алмадык, без аны әби-бабаларыбыздан васыять итеп алып калдык... Без башка
динне белмибез һәм белергә дә теләмибез! Мин үземнең балаларыма, нәселемә
дә шушы изге динне әманәт итеп тапшырып китәчәкмен, инша Аллаһ!
Котош побы боларны чакка-көчкә тәрҗемә итеп бетерде, Кызылъярда
пристав Шахтның үзен ничек мыскыл иткәне исенә төште. Әйе, ул аны да эткә
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
53
әйтмәс сүзләр белән талап ташлады, «Синме урыс белән бертигез?! Син, үз
динен сатып, урыска сыенган татарвамы безнең белән бертигез?! Поп булсаң
да, сине урыс чиркәвенә кертмиләр бит, чын правослаулар беркайчан да синең
арттан гыйбадәт кылмаячак, нечисть! Әнә быкырдап ят шунда үз керәшеннәрең
белән!» диде. Әйе, урыслар аны тиңсенми, әле христиан динен тоткан, гомерен
шуңа багышлаган чиркәү әһелен тиң күрмиләр, ә бу гади керәшен татарларын
алар кешегә дә санамый инде!
Бикмөхәммәттән соң аның хатыны Хөсниҗамалны керттеләр, ул, барысын
да өзгәләп ташларга әзер ана арыслан кебек, аларның каршына килеп басты.
Нык бәдәнле, янып торган кара күзле, карашыннан ук утлы очкыннар чәчрәп
торган егерме яшьләрдәге бу хатын алар каршында баш та имәячәк, баш та
бирмәячәк иде. Һәм шулай булып чыкты да. Судья, «Йә, Марфа!» дип сүз генә
башлаган иде, ул аны, «Минем үз исемем бар – Хөсниҗамал!» дип кырт итеп
бүлдерде. Судья тотлыгып туктап калды, биредә аның белән болай сөйләшүче
юк иде, аннан тешен кысып дәвам итте:
– Юк синең үз исемең, Марфа-Дарья, Мария! Үзең дә кайсы чын икәнен
белмисең! Фамилияң дә юк! Динең дә юк! Шушы отпавший татарларга ияреп
харап булган бер мескен бәндә син!
– Ник минем фамилиям булмасын, ник минем динем булмасын?! Әтиемнең
исеме – Миндиян, динем – ислам, үзем – татар, ирем – Бикмөхәммәт. Миңа
шуларны белсәм, бик җиткән!
– Соң син, документлар буенча, урыс авылында туып-үскән, чиркәүгә
йөргән керәшен кызы! Ничек сине шулай агулап, үз диннәренә тарттылар бу
татарлар?!
– Мин урыс авылында туып-үсмәдем, борынгы болгар авылы Тубылгытауда
туып-үстем! Авылның бер башына урысларны китереп тутырдылар, аларга
чиркәү салып бирделәр, безнең әби-бабаларыбызны көчләп чукындырып,
шунда йөрергә мәҗбүр итә башладылар. Әмма татарлар үз диннәреннән
аерылырга теләмәде, яшереп булса да, намаз укыдылар, ураза тоттылар,
безгә дә шуны өйрәттеләр. Урысларның олы бәйрәмнәрендә безне чиркәүгә
куып алып бардылар, татарлар, анда кермәс өчен, кайсы-кая качып бетә иде.
Бер бәйрәмнәрендә шулай качып өлгерә алмадык, хәтерлим, яз көне иде бу,
карлар эрегән вакыт... Безне палисай белән чиркәүгә куып керттеләр, әти әйтте,
берегез дә чукынмагыз, аларча укынмагыз, әлхәм белән колһуалланы укып
торыгыз, диде... Без, балалар, шулай эшләдек тә, кычкырып-кычкырып үзебез
белгән догаларны укый башладык. Чиркәүгә җыелган бөтен урыслар безнең
яннан качып бетте, попка барып зарлана башладылар. Безне, типкәләп, чиркәү
ишегалдына куып чыгардылар һәм юеш кар өстенә тезләндерделәр, бу аларда
иң хурлыклы җәза икән... Без көне буе шунда тезләнеп тордык, бик туңдык. Әти
шул хәлләрдән соң салкын тиеп үлде... Чиркәүгә керүчеләр безгә төкереп үтте,
урыс малайлары йомарлап битебезгә юеш кар аттылар... Алар аткан салкын
кар минем кайнар күз яшьләремнән эреп, битем буйлап акты... Мин буй җитеп
килә торган кыз бала идем, бу хәлгә бик хурландым. Әти моны күреп: «Елама,
кызым, үзеңне чиркәү ишегалдында дип түгел, Аллаһ каршында тезләнгән дип
хис ит һәм теләгәнеңне сора», – диде. Мин Аллаһы Тәгаләдән үземне монда
калдырмавын, чиркәүсез татар авылына, мөселманнар арасына күчерүен
тилмереп, ялварып, елый-елый сорадым... Аллаһ теләкләремне кабул итте –
берничә көннән Тубылгытауга авыру әтиемнең хәлен белергә Шонталадан
Ишмөхәммәт әзи килде, алар үзара килешеп, мине аның улына ярәшкәннәр.
ГӨЛӘЙЗА
54
Шулай итеп, Кыр Шонталасына килен булып төштем, Бикмөхәммәт исемле
егет солтаны минем никахлы ирем булды, балабыз туды, аңа да татарча
Мөфлиха, дип исем куштык.
– Димәк, Шонталада сезгә кемдер никах укыган? Кем була инде ул диннән
аздыручы?
– Мин моны сезгә әйтер дип уйлыйсызмы? Коръәнне белгән һәр мөселман
никах укый ала, ә Шонталада барысы да никах укырлык кына Коръән аятьләрен
белә – керәшене дә, мөселманнары да...
– Әмма сезгә моның өчен Себер бит, Марфа... Дарья... Марья! Бу сиңа
Никитин авылы чиркәве каршында тезләнеп тору гына булмаячак, бөтен
христиан дөньясы сатлык керәшеннәрнең битенә төкерәчәк! Син шуңа әзерме?
Син шуны телисеңме?
– Аллаһ моны ирекле кылмас! Үз төкерекләре үзләренә кайтыр!
Судья бу татар хатыны белән сөйләшеп торуны файдасыз дип тапты,
чөнки ул дине һәм үзе өчен теләсә кемнең бугазын чәйнәп ташларга әзер
иде. Аны тизрәк чыгарып җибәреп, мәхкәмә карарын игълан итәргә әзерләнә
башладылар. Эшләр башта ук алар уйлаганча китмәде, чиркәү әһелләренә
һәм хөкүмәт кешеләренә карата бик куркыныч гаепләү сүзләре әйтелде, хәзер
аларны тикшермичә булмаячак. Бу татарлар бит әле Казан – Питерларга да
шул хакта шикаятьләр язганнар, әгәр алар патша галиҗәнапләренә барып
ирешсә, Чистай өязенең астын-өскә китерәчәкләр! Шуңа күрә бу эш белән
ашыкмаска, яңа приставның кубызына биемәскә, ахыргача тикшереп бетерергә
туры киләчәк. Мондый четерекле эшкә ноктаны бары тик өяз суды гына куя
ала, димәк ки, әлеге эшне аларга тапшырырга кирәк булыр. Чиркәү әһелләрен
дөньяви мәхкәмәләр хөкем итә алмаганга, алар турындагы шикаятьне
Казандагы консисториягә җибәрергә. Үз попларына карата карарны да алар
чыгарсын.
Шулай итеп, 1844 елның 4 мартында Чистай земство суды Гөләйза эше
буенча тагын карар чыгара алмады, аны өяз мәхкәмәсенә тапшырды. Югыйсә,
инде балалары белән бергә Казанга, чиркәү суды карамагына җибәрергә дип
белешмәләр әзерләнгән, атлар җигелгән иде бит! Аллаһ моны ирекле кылмады,
чөнки Гөләйза өчен башка язмыш әзерләнгән иде...
«Балаларымны сезгә ышанып тапшырам...»
Кайтышлый, тагы Актауга тукталырга булдылар, чөнки Ишмөхәммәтнең
Якуб атакай белән сөйләшәсе, ә Гөләйзаның Нәгыймәгә әйтер сүзләре бар иде.
Мәхкәмәнең хәзергә бер нәтиҗәсез тәмамлануына алар сөенде, әмма моның
вакытлыча гына тукталыш булуын барысы да аңлый иде. Хәзер эшне өяз суды
караячак, попларның һәм приставларның гаебе булса-булмаса да, Гөләйзаны
барыбер хөкем итәчәкләр – монысын да беләләр иде. Әмма атларның Казан
ягына түгел, авыл ягына таба борылуы, эшнең сузылуы алар өчен файдалы,
шуңа күрә калган эшләрне хәл итеп бетерергә кирәк иде. Гомәр, Исмәгыйль
морзаларга, Мөхәммәтзакир Камалига зур рәхмәтләрен әйтеп, Чистай
мәчетендә намазларын укып, кышкы юлдан тагы Актауга таба юнәлделәр...
Алты ел элек тә шулай булган иде бит, менә хәзер алар тагы шушы юлда... Дин
өчен көрәш юлында, язмышның мең сынаулы һәм газаплы юлында...
Аларны күргәч, Нәгыймәләр сөенергә дә, көенергә дә белмәделәр.
Гөләйзаларны исән-имин күргәнгә сөенсәләр, аларның һаман суд юлында
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
55
йөргәннәренә борчылдылар. Җитмәсә, Ишмөхәммәт әзине һәм Бикмөхәммәтне,
аның хатыны Хөсниҗамалны да мәхкәмәгә чакырганнар! Эшнең нәрсәдә
икәнен сөйләп биргәч, киңәшеп алырга булдылар. Нәгыймә Гөләйзаның бик
нык үзгәрүенә, ябыгуына, сулыгып калуына игътибар итте, берәр чире бармы
икән, әллә бу мәхкәмәләр шулай йончытканмы, дип уйлады. Балаларны
йөгертеп, тиз генә Мәрьямбануларны да алып килделәр, Гөләйзаның аларга
да әйтер сүзе бар иде...
– Никахлы ирем Габделхәким, газиз ата-анам, кардәшләрем, бу сүзләрне
сөйләү миңа никадәр авыр булса, сезгә тыңлау тагы да авыр булыр инде, әмма
мин бу сүзләрне әйтми китә алмыйм, – дип башлады ул әкрен генә.
Барысы да тынып, сагаеп калдылар, әйтерсең, Гөләйза тормыш мәхкәмәсе
каршында соңгы сүзен, әманәтен әйтә, бәхилләшә иде.
– Сизәм – бу дөньяда гомерем озак калмады, – дип дәвам итте ул. –
Барыбыз да Аллаһтан килдек – Аллаһка китәбез... Ата-анама мине мөселман
итеп тәрбияләгәннәре өчен мәңге рәхмәтлемен, үзләренә күпме авырлыклар
алып, алар мине чиркәү афәтеннән саклап калдылар. Никахлы ирем
Габделхәкимгә гомер буе рәхмәтле булдым – керәшен дип тормады, мине
яратып хатынлыкка алды, какмады-сукмады, яратып яшәде, балаларыма
иманлы ата булды... Балаларым тормышымның нуры, олылары инде намазга
басты, сүземнән чыкмадылар, ярдәмчеләрем – шулар... Бу гомеремдә
соңгы догам да алар өчен булыр... Әйе, соңгы догам, чөнки мин соңгы
сәгатем җиткәнен сизенәм... Үтми дә, бетми дә торган бу авырулар юкка
түгел инде, Аллаһ мине шулар сәбәпле китәргә әзерли... Казанның чиркәү-
монастырьларында, Себер төрмәләрендә газап чиккәнче, бу дөньядан үз
ирегемдә китеп бару хәерлерәктер... Аллаһу әгълам – Аллаһ белүче! Әмма
мин – ана, соңгы мизгелемдә дә бар өзелгәнем балаларым өчен, соңгы сүзем
дә алар турында... Мин китәрмен дә котылырмын, алар нишләр? Бу балаларны
чиркәүдә чукындырып, урысларга бирмәсләрме? Менә шушы шомлы уйлар
миңа тынычлап китәргә ирек бирми... Бу судлар яңадан башланган икән,
алар аңа нокта куймыйча туктамаячак, үз-үзеңне юатырга һәм алдарга
кирәкми. Күңелем сизә – иремнән ул балаларны тартып алачаклар... Әти-
әнигә дә бирмәячәкләр – аларның үзләрен кимендә сөрген җәзасы көтә.
Балаларымны, чит кулларга эләкмәсен өчен, ышанычлы кешеләргә әманәт
итеп тапшырырга тиеш, урнаштырып китәргә тиеш... Ул кешеләр хөкүмәт
өчен керәшен саналалар, әмма безнең өчен – мөселман. Андый кешеләр сез
ул – Васил белән Нәгыймә, Сәгыйдулла белән Мәрьямбану! Мин үзем бу
дөньядан киткәндә, балаларымны сезгә ышанып тапшырам, алар мөселман
булып калыр, инша Аллаһ! Бу минем соңгы теләгем, соңгы догам, соңгы
үтенечем, кире какмагыз аны?!
Шулай диде дә, Гөләйза тагы күкрәген тотып йөткерә башлады, ирен
читендә ал кан тамчылары пәйда булды. Аны тизрәк сәкедәге урынга алып
барып салдылар, Гөләйзаның йөзе ап-ак, анда яшәү дәрте сүнеп бара иде.
Ишмөхәммәт кызының баш очында тезләнеп Коръән укыды, Гөлзада үз
сулышын өреп өшкерде, балалары аның суынып барган кулларына килеп
ябышты, елый башладылар. Гөләйза әкрен генә күзләрен ачты, җиңел сулап,
«Мин соңгы сүземне әйттем...» – диде. Аның өстенә җылы юрган яптылар,
башын күтәреп, үләнле-җиләкле кайнар чәй эчерделәр, Гөләйзаның бит очлары
алланып китте, сулышы тигезләнде, ул арып, йокыга талды... Юк, якыннары
бик курыкса да, бу аның мәңгелеккә китүе түгел иде әле, аның өчен Гөләйза
ГӨЛӘЙЗА
56
әле авылына кайтыр, анда сандугачлы язларны каршы алыр, язмыш әзерләп
куйган соңгы сынауны үтәр...
– Әле ул мондый хәлдә түгел иде бит, нәрсә булды соң аңа? – дип, беренче
булып Нәгыймә аңга килде.
– Соңгы вакытта бераз авырып торды ул, йөткерә башлады, ябыкты,
– диде Гөлзада. – Шуңа күрә балаларын карашырга да үзем бардым. Бу
көннәрдә Чирүле Шонталасына килеп сорау алдылар, шуннан соң кинәт хәле
начарланды...
– Нәрсә булган соң анда сорау алганда? Хатын-кызга кул күтәрмәгәннәрдер
бит инде? Ул мәлгуньнәрдән барысын да көтәргә була!
– Башта әйтмәде... Без бүлмәгә кергәндә, Гөләйза идәндә аңсыз хәлдә ята
иде... «Хәлем бетеп китте, шуңа егылдым», диде. Менә бүген суд вакытында
гына дөресен сөйләп бирде – теге явыз Әләксәй Шайтан дигән пристав
аны буган икән, аннан идәнгә селтәп аткан... Без аның судта сөйләгәннәрен
ишек аша ишетеп тордык. Чыккач әйттек, ник шул вакытта ук бу хакта безгә
сөйләмәдең, дидек. «Ул вакытта дөресен әйтсәм, халык баш күтәрер, сугыш
чыгар иде, барысын да төрмәгә утыртырлар, дип курыктым», – диде. «Шул
чагымда эчемдә нәрсәдер өзелде, әни», – диде балакаем, шуннан мантый
алмады инде, саргаеп кибә башлады...
Гөләйзаның әйткәннәре, Гөлзаданың сөйләгәннәре барысын да
тетрәндерде, алар телсез-өнсез калдылар. Якыннары аның авырып торуын
белсәләр дә, моның сәбәпләрен белмиләр, шулай васыять әйтә-әйтә үлеп
китәсенә дә әзер түгелләр иде. Ә ул барысын да уйлап куйган булып чыкты
– кайда, кайчанрак үлә, ул үлгәч, ниләр була, балаларын кемгә калдыра
– барысы да исәпләнгән иде. Гөләйза йокыга киткәч, бу турыда җыелып
сөйләшергә булдылар.
– Бу турыда үзем дә сүз кузгатырга уйлаган идем, әмма кызым әйтеп өлгерде,
– дип сүз башлады Ишмөхәммәт, күз яшьләрен сөртеп. – Юк, Гөләйзаны үләр
дип уйлаудан түгел, андый-мондый балаларын аерып алсалар, нишләрбез икән,
дип исәпләүдән туган иде бу уйлар... Чистайда Гомәр морза да: «Ышанычлы
керәшеннәр табып, балаларны шуларга бирергә тырышыгыз», – дигән иде.
Кызым, балакаем, ул да шул турыда уйлап йөргән икән, ана йөрәге бит,
тыпырчынып эзләнгән, бәгырькәем... Әйе, җәмәгать, безгә ул көннәр килергә
мөмкин, чөнки суд әле тәмамланмады, карар чыкмады. Әгәр балаларны ата-
анасыннан аерып алып, чукындырырга һәм христианнарга тәрбиягә бирергә,
дигән карар чыгарсалар, алар аны эшләячәк. Миңа Чистайда Гомәр әзи әйтте:
«Ышанычлы керәшен авылы, ышанычлы керәшен побы, балаларыгызны
тапшырырга ышанычлы керәшен татарлары табыгыз!» – диде... Мин Актауны
әйттем. Ягъни, әгәр шушы хәл була калса, балаларны суд карары белән аерып
алсалар, чукындырырга теләсәләр, аларны Актау авылына, Якуб атакайга
тапшырырга туры киләчәк. Ул, поп булса да, татар кешесе, үзебезнең авылдан,
әле Гөлзадаларга туган да тиешле, балаларга карата мәрхәмәт күрсәтер, аларны
чукындырмас, дип уйлыйм. Әлбәттә, бик яхшылап сөйләшергә туры киләчәк,
Чистай морзалары да аның белән сөйләшәбез, диделәр... Әгәр ул балаларны
чиркәүдә чукындырмыйча гына, «бу эш эшләнде», дип, Казанга белешмә
җибәрсә, әлеге афәттән котылдык дигән сүз. Аннан балаларны тәрбиягә
бирергә христиан ата-анасы табарга туры киләчәк. Ягъни, хөкүмәт аларны
христиан динендә дип белсен, ышанып, балаларны тапшырсын, ә алар безнең
кебек мәкруһлар, яшерен мөселманнар булсын... Мин үзем дә, Гомәр әзи бу
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
57
хакта әйтүгә, сезне уйладым, Васил энем! Гөләйза кызым исә күптән бу турыда
уйлап йөргән икән, балакаем!
Ишмөхәммәт шулай диде дә туктап калды, тагы күз яшьләрен сөртеп алды.
Шул чакта сүзгә Хәким кушылды, аның үзеннән башка балаларын бүлгәләп
утыруларына бераз хәтере дә калган иде.
– Туктагыз әле, җәмәгать, монда мин дә бар бит әле – ул балаларның
аталары! – диде ул. – Ник мин балаларымны үзем исән чагында уңга-сулга
таратырга тиеш әле? Гөләйза да терелер, Алла теләсә, авыру сәбәпле генә
сөйли ул бу сүзләрне... Авылга кайтып, яңадан элеккечә яши башларбыз,
берни булмас!
– Элеккечә була алмый инде, кияү! Суд бүген үк әлеге эшкә нокта куеп,
Гөләйза белән балаларны Казанга җибәрергә тиеш иде, Алла ярдәме белән, алай
булмады. Әмма бу аларның вакытлыча гына туктап торулары, һәртөрле хәлгә
әзер торырга кирәк! Бу юлы да Казанга җибәрергә атлар җигелгән, дүкәмитләре
әзерләп куелган булган, шул тирәдә йөрүчеләр Исмәгыйль морзаларга әйткән.
Әләксәй Шайтан дигән яңа пристав эшне ахырына кадәр җиткерәчәк.
– Ул вакытта, бәлки, безгә бөтенләй авылдан чыгып китәргә кирәктер? Нигә
богаулап төрмәгә алып киткәннәрен көтеп ятарга?!
– Күрмисеңме, кияү, Гөләйзаның хәлен? Ул бүген васыятен әйтте,
балаларын әманәт итеп Василларга, Мәрьямбануларга тапшырды. Урманнарда
качак булып йөрерлек хәлдә түгел инде ул... Балалар да кечкенә, төпчегең
Гыйниятуллага ике яшь тә юк. Хәзер качакларны да бик нык эзәрлеклиләр,
тотсалар, каты җәза бирелә, менә анда чукындырудан качып булмаячак инде,
сорап та тормаячаклар!
– Ярар, бабай, син әйткәнчә дә булсын, ди... Әмма миңа карата җинаять
эше ачылмаган бит, алар өчен мин ирекле һәм гаепсез кеше! Шулай булгач,
нигә ул балаларны миннән тартып алырга тиешләр?
– Чөнки син мөселман, ә аларны керәшен анадан законсыз туган, дип
баралар... Урыс законы каршында син ата кеше булып саналмыйсың, чөнки
аларча христиан кешесе бары тик христиан белән генә гаилә корырга тиеш. Әле
үзеңә дә, керәшен кызын аздырган, дип эш башлап җибәрергә мөмкиннәр, менә
безгә ачкан кебек. Кыскасы, Гөләйза исән калса да, сезгә бергә яшәргә ирек
бирмәячәкләр, балаларны да сезнең белән калдырмаячаклар – аларда тәртибе
шундый. Шуңа күрә, алар килеп тотынганчы, үзебез юлларын табып куярга
тиешбез. Хәзер Якуб атакайның моңа ризалашуы кирәк, бу бик яшерен һәм
куркыныч эш, аның өчен дә, башкалар өчен дә... Һәм, Васил энем, Нәгыймә
сеңлем, Сәгыйдулла энем, Мәрьямбану сеңлем, сезнең ризалык кирәк. Бу
бик җаваплы һәм саваплы гамәл, әмма куркыныч та... Сизә калсалар, сезгә дә
җинаять эше ачарга мөмкиннәр, анысын да белеп тору кирәк...
Васил белән Нәгыймә бу хәлләрдән әле һаман аңнарына килә алмыйча
утыралар иде. Гөләйзаны күрүгә үк, алар шомланып калганнар, чөнки ул бик
ябыккан һәм хәлсез иде. Кая ул теге вакыттагы янып торган Гөләйза, дин-ислам
турында дәртләнеп-очкынланып сөйләгән, аларны да шуңа рухландырган
Гөләйза! Аның ханбикәләрнеке кебек затлы, гүзәл йөзе сулган, күзләрендә бетмәс
моң, бары тик тавышы гына элеккечә калган, иманы, инануы элеккечә... Кеше
бит мондый сүзне уйламыйча әйтми, димәк, ул аның күңелендә йөргән, инде
соңгы сәгате якынлашканын сизеп, ул аны әйтеп калырга ашыккан. Кешенең
соңгы гозерен, соңгы үтенечен үтәми мөмкин түгел, бигрәк тә Гөләйзаныкын.
– Ишмөхәммәт әзи, син безнең тарихны яхшы беләсең, – дип, ерактан
ГӨЛӘЙЗА
58
башлап китте Васил. – Яшь булсак та, без бу дөньяда аз күрмәдек... Әтине,
керәшен башы белән намаз укыган, ислам динен тоткан өчен, төрмәдән-
төрмәгә, авылдан-авылга куып йөрттеләр, ахырда аркасына мунча себеркесе
бәйләп, тереләй яндырып үтерделәр... Әни һәм башка туганнарым ачтан
үлде. Мәрьямбану апай белән мин шушы керәшен авылына эләгеп кенә исән
калдык. Аллаһы Тәгалә безне, ятим балаларны, Әкълимә әбинең нәселе белән
тоташтырды, сезнең белән таныштырды, чиркәүле урыс-татар авылында
яшәсәк тә, исламга юлларыбызны ачты. Бу безнең иң зур бәхетебез, Ишук
әзи! Ул бәхеткә сез дә сәбәпче булдыгыз – син, Гөлзада апай, Гөләйза... Сез
сәбәпле, Мәрьямбану апай белән Сәгыйдулла җизнәй дә намазга бастылар,
балаларыбыз намазда, Аллага мең шөкер! Без, үзебез ятим балалар, үзебез
дин-ислам өчен күпме җәбер-җәфа күргән кешеләр, ничек инде шушы хәлдә
калган милләттәшләребезгә, дин кардәшләребезгә ярдәм итмик ди?! Тыныч
булыгыз – Гөләйзаның балалары безнең балалар булыр, кирәк дип тапсагыз,
өчесен дә хәзер үк калдыра аласыз! Бу безнең өчен җәннәт саваплары булачак,
шулай бит, Нәгыймә?
Нәгыймә әле һаман елавыннан туктала алмый иде, ул Гөләйза өчен үз
йөрәген ярып бирерлек булып борчылды, үз гомерен бирерлек булып кайгырды.
Әкълимә әбисе үлгәндә, палисайлар аны кабереннән актарып алганда, әтисе
аның мәетен кырга алып чыгып мөселманча җирләгән өчен шул палисайлар
тарафыннан кыйнап үтерелгәндә нәкъ шулай өзгәләнгән иде Нәгыймә... Менә
хәзер Гөләйза да шушы хәлдә... Аны да Әкълимә әбинең язмышы көтә...
Нәгыймә бу язмышны үзгәртә алмый, бары тик җиңеләйтә генә ала.
– Алар үз балаларыбыздан да кадерле булыр, Васил! Чөнки алар – Аллаһ
алдында әманәт. Мин үз гомеремне биреп булса да аларны коткарырмын,
аларны саклармын... Күңелебезнең дә, өебезнең дә түрендә булырлар...
Шулай диде дә, Нәгыймә тагы үксеп елап җибәрде, кечкенә Гыйниятулла
да аның тезләренә капланып, мышкылдый башлады, сабый күңеле дә нидер
сизенә иде. Гөлзада оныгын үз кулларына алды, тирбәтеп, йоклата башлады.
– Рәхмәт, Нәгыймә сеңлем, рәхмәт, Васил энем, авыр вакытыбызда
хәлебезне аңладыгыз! – диде ул, сүзгә кушылып. – Гөләйза белән болай килеп
чыгар дип һич көтмәгән идек... Төрмәсен дә уйладык, Казан монастырьларына
җибәрмәгәйләре, дип тә курыктык, әмма монысын... үлем чирен... балаларын
васыять итүен... юк, көтмәдек тә, моңа әзер дә түгел идек... Әле күңел
ышанмый! Гел ниндидер могҗиза көтәм, элеккеге Гөләйзам янымда йөгереп
йөрер кебек тоела... Юк, ышанмыйм... ышанмыйм...
Ул, оныгы өстенә капланып, сулкылдап елый башлады, Ишмөхәммәт
баланы, аның кулларыннан алып, Гөләйза янына сәкегә илтеп салды.
– Безгә барысына да әзер торырга кирәк, Гөлзада! – диде ул. – Әгәр Гөләйза
исән калса, төрмәләрдән котылса, балалары үзләре белән булыр. Әгәр дә инде...
әгәр дә инде башкача булса... сөйләшкәнчә эшләрбез, Алла теләсә! Син дә
борчылма, кияү, балалар монда гомерлеккә калмас, шул чукындыру шаукымы
үтеп киткәч, дөньялар бераз тынычлангач, яныңа кайтырлар. Исәнлек кирәк.
Аллаһ ничек язган – шулай булыр, ярдәменнән өметне өзмик.
– Ишук әзи, балаларны бүлсәләр, безгә дә бирә аласыз, – дип, сүзгә
Мәрьямбану да кушылды. – Бездә дә алар мөселман тәрбиясе алыр, тамаклары
тук, өсләре бөтен булыр, шулай бит, Сәгыйдулла?
– Син ничек әйтсәң, шуңа риза, Мәрьямбану! Улыбыз Салихҗанга да иптәш
кирәк, бер янына ике дә сыяр, өч тә сыяр, күңел киң булсын!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
59
Кечерәк балалар инде арып йокыга киткән, ә олыраклары җыелып
Габделвахитны юаталар... Бигрәк тә Мәрьям өзгәләнә, кечкенә вакытта ул аны
кулыннан да ычкындырмый иде, хәзер ояла, әмма яныннан китми. Салихҗан да
алар янында, ул алардан бераз олырак, әмма әле балалыктан чыгып бетмәгән.
Гөләйзаның йокыга китәр алдыннан сөйләгән сүзләрен барысы да ишетеп
торды, аның тиздән үләсен, үлгәч, балаларын аларга васыять иткәнен алар
да белде.
– Кайгырма, Габделвахит, энеләрең белән бездә торырсыз, бергәләп намаз
укырбыз, Бахтада балык тотарбыз! – диде Салихҗан, аны юатырга тырышып.
– Юк, Вахит бездә тора! – дип, Мәрьям аңа чәчрәп каршы чыкты. – Без
бергәләп куяннарны карарбыз, болыннан аларга үлән җыеп кайтырбыз!
Урманга җиләккә йөрербез! Вахит бездә кала! Мин аны беркемгә дә бирмим!
Шулай диде дә, Мәрьям кып-кызыл булды, аннан уттай янган битләрен
каплап, чаршау артына кереп китте. Габделвахит исә сәкедә сабый бала кебек
йокыга талган әнисенә карады. Кодрәтеннән килсә, ул аны хәзер кулларына
күтәрер иде дә урыслар эзләп таба алмаслык җирләргә алып китәр иде...
Җылы илләргә, гел җәй һәм яшеллек булган җирләргә, бу газаплар булмаган
урыннарга алып качар иде ул газиз әнисен! Бөтен дөнья буйлап кулларына
күтәреп алып барыр иде, шушы кайгы-хәсрәтләреннән аралап алып калыр
иде, җәннәт капкаларыннан кертеп җибәрер иде... Әни, әнием, бәгырькәем...
Күз нурым! Үлмә генә, улың сине барыбер коткарачак, барыбер ул залимнәр
кулына бирмәячәк... Әнисенең сөйләгәннәрен Габделвахит та ишетте –
чукындыртмас өчен, ул аларны монда бирергә җыена. Әмма аны баш очында
балта тотып та чукындыра алмасларын ул белми әле... Бөтен дөньясын кара
болыттай тәреләр каплап китсә дә, ул аларны аралап, иман нурын табачак,
әби-бабалары, ата-аналары динендә калачак, нәселнең догачысы булачак...
Инде бу дөньядан китеп баручы әнисенең өстенә карап, Габделвахит шулай
дип ант итте, шушыларны аңлаган вакыттан аның балачагы бетте...
Олыларның исә һаман үз сүзләре иде – алга таба нишләргә? Ахырда шулай
килештеләр – эш балаларны христианнарга тәрбиягә бирүгә барып җитә икән,
Актау авылын сайларга, аларны Василларга һәм Мәрьямбануларга бирү өчен
тырышырга. Әмма моның өчен хәзер Якуб атакайны ризалатырга кирәк, ә ул
бик сак һәм шактый куркак кеше, бу шикле эшкә башы-аягы белән каршы
булачак. Каршы булса – бернәрсә дә килеп чыкмаячак, балаларны кан елатып
урысларга бирәчәкләр. Кичке намазларны укыгач, Ишмөхәммәт белән Васил,
киенеп, Якуб атакайларга чыгып киттеләр, алда авыр һәм җитди сөйләшү
көтә иде...
...Якуб атакай аларны куркыбрак каршы алды, Ишмөхәммәт белән Василның
кичке якта юкка йөрмәгәннәрен чамалый иде ул. Гөләйзаның эшен алты елдан
соң яңадан карый башлаганнар, хәзер ата-анасын, энесен дә гаеплиләр икән,
барысын да җыеп Казандагы чиркәү судына җибәрергә мөмкиннәр, дип ишетте.
Моның шулай бетәсен Якуб атакай үзе дә чамалый иде, әмма шактый вакыт
үткәч, бәлки, боларга кагылмаслар, дип уйлады. Юк, менә инде Ишмөхәммәт
хәтле Ишмөхәммәткә дә чират җиткән, югыйсә ул Чистай байлары, Казан
түрәләре белән генә эш йөртә иде бит! Якуб атакайның бөтен курыкканы – бу
эшләргә аны гына катыштыра күрмәсеннәр, бу мәкруһ татарларның Василлар
өендә җыелышып намаз укып ятуларын белә күрмәсеннәр, ул чагында аның
үзен дә Казандагы чиркәү суды – консистория көтә...
– Киңәшеп аласы нәрсәләр бар, Якуб энем! – дип, Ишмөхәммәт керә-
ГӨЛӘЙЗА
60
керешкә төп сүзгә күчте. – Без Чистайдан, судтан кайтып киләбез, бу эшләр
җүнле бетмәс ахры...
– Их, Ишук әзи, Ишук әзи! Минме сиңа әйтмәдем эшнең шулай бетәсен?!
Тыңламадың! Әйдә, кергәнсез икән, бу бүлмәгә үтик, ишек төбендә озын
колакларның ишетүе бар...
Якуб атакайның куркуы йөзенә һәм теленә чыккан иде, ул мосафирларын
түрдәге кечкенә бүлмәсенә алып кереп китте. Бу юлы чәйләп-мәйләп
тормадылар, шунда ук сүзгә керештеләр.
– Судны тагы кичектерделәр, хәзер өязнеке караячак, – диде Ишмөхәммәт. –
Карарны бүген үк чыгарырга әзерләнгән булганнар, Гөләйза белән балаларын
Казанга, чиркәү судына алып китәргә атлар җигелгән иде, үзем күрдем... Әмма
Аллаһ аларны туктатты...
– Суд хәтле судны кичектерерлек нәрсә булды соң анда, Ишук әзи?
– Үзләренең гаепләрен чыгарып салырга туры килде, Якуб энем!
– Кемнәрнең? Судныңмы?
– Юк, попларның һәм приставларның...
– Аларның нинди гаепләре булсын суд каршында? Кызың Гөләйза эшендә
ни катнашлары булсын?
– Син дөньяга бүген генә килмәгән, Якуб энем, шулар арасында кайныйсың
һәм барысын да беләсең булыр... Без, керәшен башыбыз белән, ничек
монда ислам динен тотып ята алдык соң, Себерләргә дә сөрелмичә калдык,
балаларыбызны да үзебезнекеләр белән парлаштырдык?.. Акчага сатылган
шул поплар һәм шушы эшләргә күз йомган хөкүмәт кешеләре ярдәме белән
бит, үзең уйлап кара! Кызылъяр попларының да, приставларының да нәрсә
белән шөгыльләнеп ятуларын ачып салырга туры килде.
Ишмөхәммәтнең бу сүзләре Якубның башына тиз генә барып җитмәде,
барып җитсә дә, ул аңа ышанмады, ышанса да, бу эшләрнең фаш булуын
танырга теләмәде. Шулай бераз миңгерәеп утыргач, ул болар турында
Ишмөхәммәтнең үзенә дә әйтергә булды.
– Ышанмыйм, Ишук әзи! Үзеңә ярдәм иткән шушы кешеләрне суд алдында
фаш иткәнеңә ышанмыйм! Бу синең динеңә дә туры килми, минекенә дә
батмый... Бу хәл мөмкин түгел!
– Әйе, сыер һәм ат бәясенә, татарның соңгы акчасына алар безгә ярдәм
итте, ягъни, кирәк вакытта керәшен, дип, кирәк вакытта чукындырылмаган,
дип кәгазь язып бирделәр. Аларның бу кәгазьләре кайвакытта безгә булышты,
кайвакытта аңа борылып та карамадылар – дин өчен ничек эзәрлекләсәләр,
шулай дәвам иттеләр. Барысы да бездән акча көтте – мондагылары да, Казан
түрәләре дә, хәтта Питерныкылар да... Иманыбызга зыян китереп булса да,
без аларга ул акчаларны бирдек, чөнки шулай итеп дин иреген үзебез сатып
алдык...
– Ярар, анысын аңлыйм, Ишук әзи, монда һәр эш шулай хәл ителә,
керәшенлек мәсьәләсе генә түгел. Әмма нигә боларны суд каршында сөйләдең
син? Аңа карап, синең хәлең җиңеләйми, ә аларныкы начарланачак бит!
Аларны да хөкемгә тартырга мөмкиннәр.
– Әйе, безнең хәл җиңеләймәс, әмма эш беразга булса да сузылачак, монысы
да безнең өчен бик мөһим. Бәлки, аларны да хөкемгә тартырлар, бәлки,
куертып тормаслар... Әмма мин бу хакта Питерга, патшаның үзенә дә хат
язып җибәрдем, аларны барыбер тикшерәчәкләр. Һәркем үз җәзасын алырга
тиеш – бу дөньяда да, тегесендә дә. Бәлки, шушылар фаш булгач, керәшен
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
61
татарлары мәсьәләсенә яңадан әйләнеп кайтырлар, милләтнең кимендә чиреге
шулай газап чигә бит!
– Кызылъяр побы Мифодей атакайның болай да эшләре начар иде, эчүдән
башы чыкмый, болай булгач, чиркәү судына тапшырырлар инде аны... Анда
гыйбадәт уздырырга тагы миңа йөрергә туры килмәгәе.
– Мифодей атакаең оятсыз кеше булып чыкты, Якуб энем, миннән уч
тутырып акчасын алды, ә яңа приставка белешмәне безгә каршы биргән!
Чиркәү кенәгәләрен яңадан тутыруга хәтле барып җиткән! Бөтен сүзләребезне
ялганга чыгарган! Гөләйзаны бары тик аның күрсәтмәсе буенча гына хөкем
итәләр, аңа каршы башка дәлилләр юк! Син әле шул сатлыкны кызганып
утырасың! Урыны шунда аның – чиркәү төрмәсендә!
Ишмөхәммәтнең өйне яңгыратып, кулындагы гөрзи-таягы белән идәнне
төя-төя ярсып сөйләве Якуб атакайны бөтенләй куркуга салды, ул үзе турында
борчылып уйлады. Дөрес, башка поплар кебек алай акчага сатылганы юк, әмма
аның да борын төбендә шушы Ишуклар, керәшен татарлары өелеп намаз укып
ята бит! Ә ул аларга күз йома, чөнки тавыш чыгуын теләми, чөнки ул аларны
барыбер җиңә алмый. Бу Ишмөхәммәт хәзер аны да барып әләкләсә? Якубның
башын Себердә черетәчәкләр бит, Себердә! Артыгын ычкындырмасын өчен,
ничек тә күңелен йомшартырга кирәк бу картның, юкса, бөтен авылның башына
җитәчәк, аның югалтыр нәрсәсе калмаган инде...
– Гөләйзаның хәлләре ничек соң, Ишук әзи? – дип сорады ул, сүзне читкәрәк
бору өчен. – Шулай ук Казанга чиркәү төрмәсенә алып китәрләрме икәнни?
Үзе дә, балалары да бик кызганыч, миңа Гөлзада ягыннан туган да тиешле
бит әле ул.
Ишмөхәммәт сүзнең бу якка борылуына сөенде генә, үзе дә ничек ул турыда
башларга белми утыра иде.
– Гөләйзаның хәлләре әйбәт түгел, Якуб энем! – диде ул. – Бүген Василларда
васыятен әйтте... Балаларын аларга әманәт итте.
– Ничек – васыятен?! Казанга җибәрсәләр дә, үләргә китми бит ул анда!
Керәшенлеккә ризалашса, чукынып, муенына тәре асса, балаларын да
чукындырса, аңа әллә ни булмас, әмма иреннән аерырлар инде, мөселман
белән яшәтеп яткырмаслар.
– Казанга барып җитә алмас ул, Якуб энем! Гөләйза бик каты авырый, әҗәл
чире булмагае...
– Нәрсә булды, әле ул-бу ишетелмәгән иде бит?
– Салкын тиеп, бераз авырып тора иде ул, моңа тагы өстәлде... Ун көннәр
элек бездә Чистайдан килеп сорау алдылар бит – Чирүле Шонталасында
да, Кызылъярда да... Гөләйзадан сорау алганда, теге яңа пристав – Әләксәй
Шайтан, котырып китеп, аның битенә Библия белән бәргән, тәресен төрткән.
Гөләйза аларны тотарга теләмәгәч, бугазыннан алып, идәнгә бәргән.
Гөлзадалар кергәндә, ул аңсыз хәлдә идәндә яткан. Шуннан соң ныклап чирли
башлады, саргайды, ябыкты, ашаудан калды. «Эчемдә нәрсәдер өзелде», дигән,
балакаем...
– Кеше түгел икән бу яңа пристав, аның турында, ерткыч, дип сөйлиләр
шул! Ничә керәшен татарын үтергәнче кыйнаган инде ул. Әле беркөнне Котош
побы Николай атакайны күргән идем, ул да аннан зарланды, безне, керәшен
попларын, бөтенләй кешегә санамый икән, ди... Алайса, Гөләйза Шонталага
үләргә кайта инде, бичаракай... Әйе, аңа карамаслар, балаларын барыбер аерып
алырлар аның, мөселман ата белән яшәтмәсләр.
ГӨЛӘЙЗА
62
– Менә шуңа күрә үзе үлгәнче үк балаларын Василларга тапшырырга, дип
васыять әйтте инде ул. Василлар да, Мәрьямбанулар да аларны алырга риза,
хәзер синең сүзең, синең ярдәмең кирәк, Якуб энем!
– Балалар миңа әманәт ителмәгән бит, Ишук әзи, нинди ярдәм турында
әйтәсең?
– Ярдәмнең дә иң зурысы, Якуб энем! Без Чистайда Гомәр әзиләр,
Исмәгыйль морзалар белән җыелып киңәштек һәм шундый фикергә килдек
– бу балаларны чукындырудан саклап калу өчен, ышанычлы керәшен авылы,
ышанычлы керәшен побы, ышанычлы керәшен татарлары кирәк булачак.
Ул авыл – Актау, ул поп – син, Якуб атакай, ул керәшен татарлары – менә
Василлар...
– Ә мин... мин нәрсәгә кирәк? – дип, Якуб чакка-көчкә сорый алды, ул
нидер сизенә башлаган иде.
– Әгәр балаларны урыс авылына бирсәләр, аларны чиркәүгә алып барып
чукындырачаклар һәм муеннарына тәре асачаклар, ә үзләрен урысларга тәрбиягә
бирәчәкләр. Бу инде балалар бетте, дигән сүз... Әгәр синең кулга эләксә, аларны
чукындырмыйча гына да керәшен дигән кәгазьне язып бирә аласың, Казанга
чукындырдык, дип хисап тотасың. Тәрбиягә дә урысларга түгел, Василларга
бирелсәләр, алар ул балалардан үзләре кебек кеше ясарлар иде.
Менә хәзер инде Якуб атакайның башына барып җитте – болар аны да
харап итәргә җыеналар икән бит! Ничек инде ул, чиркәү әһеле була торып,
чукындырылмаган килеш чукындырылды, дип, Казанга хисап тота алсын?!
Боларга шундый кәгазь бирә алсын? Бу бит баш китәрлек эш!
– Юк, юк, мең тапкыр юк! Бу эшкә мине бутый күрмәгез! Әле генә үзең
сөйләп тордың – шундый ялган кәгазь язып биргән Кызылъяр попларын
судта фаш иттем, дип! Бу юлга бассам, мине дә шул язмыш көтәчәк! Мине
катнаштырмагыз, үзегез теләсә нәрсә эшләгез!
Шулай диде дә, Якуб урыныннан ук кузгалып китте, бу аның сүз беткәнгә
ишарәсе иде. Әмма Ишмөхәммәт тә моннан болай гына чыгып китә алмый,
чөнки балаларны чукындырудан коткаруда башка юл юк. Димәк, ничек тә
Якуб атакайны ризалаштырырга, ул ризалашмыйча, моннан чыкмаска кирәк
иде. Һәм ул мәсьәләгә икенче яклап килеп карады.
– Якуб энем, өең тулы бала-чага, инде буй җитеп килә торганнары да
бар. Әгәр безгә бу эштә ярдәм итсәң, Чистай байлары сине бөтен гомереңә
җитәрлек итеп бәхилләтәчәкләр, шулай вәгъдә бирделәр. Телисең икән – монда,
телисең икән – Чистайда, Казанда үзеңә һәм балаларыңа таш ызбалар салып
бирәчәкләр, абзарың тулы мал-туарың, кибетләрең булачак. Мин инде әҗер
савабын әйтеп тә тормыйм – авыр чакларында мөселманнарга ярдәм иткәнең
өчен Аллаһ сине һәм нәселеңне ярдәменнән ташламас, инша Аллаһ! Ә инде
фаш итү турында уйлама син, үзләре безне сатмаса, мин тегеләрне дә әйтми
идем. Василларда ничә еллар буе җомга намазлары укуыбызны берәүгә дә
әйтмибез бит, без дә кайда нәрсә сөйләргә кирәген яхшы беләбез. Гозеремне
тыңла, Якуб атакай, сүземне аяк астына салма, синең сүзеңнән ул бичара
балаларның алдагы язмышы тора! Мин синең яныңа үзебезнең татар кешесе
булганың өчен дә килдем бит, диннәребез төрле булса да, без бит бер милләт,
бер авыл, бер нәсел кешеләре...
Ишмөхәммәтнең бу сүзләреннән Якуб атакай яңадан урынына килеп
утырды. Юк, Ишмөхәммәт аңа алтын таулар вәгъдә иткәне өчен түгел,
һәрхәлдә, анысы да комачау итмәс иде – итәк тулы бала... Ишмөхәммәтнең,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
63
татар булганың өчен яныңа килдем, дигән сүзләре үзәген өзде. Әйе, каргалган
язмышлары аларны урталай бүлде: бер якта – әлмисактан мөселман булган
татарлар, икенче якта көчләп чукындырылган керәшен татарлары аерылып
калды... Борынгы бәетләрдәге Сак-Сок кошлары кебек, алар мәңге кавыша
алмаячак. Алар хәтта ахирәт көнендә дә бергә була алмаячак – һәркем үз
диндәшләре белән кубарылачак... Олыгайган саен, Якуб атакай да менә шулар
турында уйлана башлады. Юк, Ишмөхәммәтләр кебек, ислам диненә кайтмас
инде ул, һәрхәлдә, әби-бабалары Шонтала мөселманнары булса да. Ул инде
шушы христиан диненә күңелен бирде, аны кечкенәдән кабул итте, шуның
буенча укыды, башкаларны укытты, гаиләсе-балалары да чиркәү әһелләре. Ул
үзе генә түгел, аларның барысын да, хәтта ки керәшен авылы Актауны яңадан
исламга алып кайтырга тиеш була, ә Якуб атакай моны эшли алмый, юк, эшли
алмый! Соң инде, керәшенлек аларның яшәү рәвешенә әйләнеп бара, халык
башканы белми, белергә дә теләми.
Якубның озак дәшми утыруын күреп, Васил да сүзгә кушылды.
– Син курыкма, Якуб дәдәй, без сиңа тел тидертмәбез! – диде ул. – Без,
мәкруһлар, авылда шактый әле, бер-беребезне якларбыз. Син нинди карар
кабул итсәң дә, без Гөләйзаның балаларын үзебезгә алачакбыз, Алла теләсә!
Апай белән үзебез дә ятим калдык, авылдан-авылга сөрелдек, моның нәрсә
икәнен беләбез. Гөләйзаның балалары алай газап чигәргә тиеш түгел,
әниләренең күргәннәре дә җиткән. Без аларны үзебез кебек мөселманнар итеп
тәрбияләрбез, инша Аллаһ!
– Ишмөхәммәт әзи, син мине беләсең – бераз саграк кеше булсам да, бөтенләй
үк имансыз түгел мин, – дип башлап китте Якуб. – Монда ничә еллар буе
җыелып намаз укып ятуыгызны да сатмадым, югыйсә, Биләр атакае үзәгемә үтте
сорашып, гел, юк, дип бардым... Анысы башка, үз эшегез иде, мин белмәмешкә
салыштым... Ә монысында минем турыдан-туры катнашым булачак бит! Мин
бөтен җаваплылыкны үз өстемә алырга тиеш булам. Ул балаларны чиркәүдә
чукындырмаган килеш, христиан йолаларын үтәмәгән килеш, чукындырдым,
дип, югары оешмаларга хисап бирергә тиеш булам. Күрәләтә ялганга бару миңа
бик авыр. Моны авыл халкы да сизәргә мөмкин, берәрсенең барып чагуы бар...
Ул чагында бөтенебез кәтер китәбез бит, Ишук әзи!
– Курыкма, Якуб энем, чакмаслар, сатсалар, безне саткан булырлар иде
инде... Актау халкы андый түгел ул, яртысы безнең авылныкы... Аннан,
яныңда без дә булырбыз, дип уйлыйм. Әгәр безне гаиләбез белән чиркәүле
урыс-керәшен авылына мәҗбүри күчерсәләр, без ничек тә Актауга эләгергә
тырышырбыз. Бу хакта Чистайда эш алып баралар инде. Безне җәзасыз
калдырмаслар, эшләр шуңа таба бара, әмма бу җәзаны да үз файдабызга бора
белергә кирәк, мишәрләр бит әле без, Якуб энем! Ат өстендә туган халык, хәзер
дә ат өстендә калыйк! Баш бирмик, беттек-беттек, дип елап утырмыйк! Бөтен
җирдән дә чыгу юлы бар, кабердән генә чыгу юлы юк – шуны онытмыйк!
Шулай килештеләр. Мәсьәләнең иң авыры хәл ителгән иде. Инде эшнең
ахырын көтәргә генә калды, ә ул ахырына таба якынлаша иде...
***
...Гөләйза бик югарыдан – җиденче кат күкләрдән соңгы тапкыр туган
җирләренә карап тора...
Ә анда – бөтен Биләр-Болгар буйлары ап-ак киемле кешеләр белән тулган,
алар, урман-кырларны тутырып, намаз укыйлар...
ГӨЛӘЙЗА
64
Юк, бу бит кешеләр дә түгел, ә кеше кыяфәтенә кергән рухлар – җаннар
икән, әрвахлар шулай, туган якларына әйләнеп кайтып, гыйбадәт кылалар...
Дин-ислам өчен көрәшеп һәм сугышып шәһит киткәннәр, төрмәләрдә газап
чиккән, монастырьларда аяк-куллары богаулап чукындырылган, Себерләрдә
үлеп калган, иман хакына тереләй утларда янган, бозлы суларга ябышып
каткан, каберләреннән казып алынган, күмәргә урын таба алмыйча, агач
төпләрендә, елга ярларында, чокыр-чакырларда ятып калган татарларның
рухлары шулай туган җирләренә әйләнеп кайткан...
Алар арасында Әкълимә әби һәм аның кыйнап үтерелгән улы Мөхәммәт
тә, Гөләйзаның тереләй яндырып үтерелгән әби-бабасы Гөләйзар һәм
Бикмөхәммәт тә, Урал-Җаек тауларында иман хакына утта яндырылып
үтерелгән Хөснибикә дә, Василның ата-аналары, качаклыкта үлеп калган
мәкруһ татарлар да – барысы да бар иде...
Һәм алар җәннәт ияләре иде...
Һәм алар арасында Гөләйза үзе дә бар иде...
Һәм ул өстән – җиденче кат күкләрдән – үз-үзенә карап тора...
Һәм ул, башкалар белән бергә, җирдә аерылып калган якыннары өчен дога
кыла, Аллаһтан алар өчен иман һәм иминлек сорый...
Кара җирләргә тезләнеп, нәселенең мөселман булуын, үзеннән соң да
Болгар-Биләр буйларында дога кылучылар калуын тели...
Бер Гөләйза гына түгел, гыйбадәт кылучылар барысы да шуны сорый,
шуны көтә, шуны өмет итә...
«Сез җәһәннәм утында янмасын өчен, без җирдә вакытта тереләй утларда
яндык...
Сезгә ислам нурын биреп калдыру өчен, без, аяк-кулларыбыз богауланып,
салкын Себерләргә киттек...
Сез яшәсен өчен, без үлдек, иманның кадерен белегез, аны безнең кебек
саклагыз!» – диләр иде алар...
Мәңгелеккә кайту...
1844 елның 18 апрелендә Чистайда өяз суды, Гөләйзаны балалары белән
бергә Казан рухани консисториясенә җибәрергә, дигән карар чыгара, бу юлы
аларның үзләрен мәхкәмәгә чакырып та тормыйлар. Суд карарын үтәү земство
мәхкәмәсенә йөкләнә, ул исә әлеге эшне апрель азагында приставка тапшыра.
Һәм Алексей Шахт, җомга иртәләренең берсендә, үзе белән берничә атлы
казакны алып, Кызылъярдан Чирүле Шонталасына кузгала... Авыру кулы
һаман тынгы бирмәсә дә, Шахт чиксез канәгать, чөнки бар да ул дигәнчә бара!
Ул бу татарларның оясын туздырды, христиан динен санламаганнары өчен, суд
каршына бастырды, мәхкәмә карары да ул теләгәнчә булды – чукындырырга!
Ай чабышты да соң татарлар андый карар кабул иттермәс өчен, бөтен өерләре
белән кузгалдылар, кая гына бармадылар, нәрсә генә язмадылар, күпме
байлыкларын туздырдылар – ә барыбер аларча булмады! Һәм булмас та!
Бу башбирмәс керәшен хатынын да, балаларын да ботларыннан асып куеп
чукындырачаклар, Казан чиркәүләре әле ул! Әмма аңа кадәр Шахт ул Пелагея-
Гөләйзаны үзе «чукындырачак», Кызылъярдагы йортына алып кайтып,
балалары каршында... Инде мәңге ислам дине ягына борылып карамаслык
итеп! Ә бәлки әле үзенә хатын итеп алыр бу чибәр татар морзабикәсен, ул аңа
итәк тутырып Иван һәм Марияларны табып үстерер! Татар хатыннарын бик
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
3. «К. У.» № 9 65
тырыш һәм сабыр, диләр бит, Шахтка нәкъ шундый бичә кирәк тә инде, үзе
белән кара-каршы сугыша торганнар түгел...
Шахт, шундый уйлар белән дәртләнеп, атын кыр юлы буйлап Чирүле
Шонталасына таба куа, ул авылга җомга турында барып керергә һәм Гөләйзаны
да ир-ат мәчеттә вакытта алып чыгып китәргә ниятли. Анда халык усал, болай
гына биреп җибәрмәүләре бар, алар өчен суд карары кәгазь кисәге генә...
Шуңа күрә ул барысын да уйлап куйды – өйдә хатын-кызлар гына калган
вакытны чамаларга һәм балалары белән арбага төяп, алып чыгып китәргә
кирәк булачак. Инде болай барып чыкмый икән, берәр каршылык туса, авыл
башлыгын ярдәмгә чакырырга, чөнки бу аның да эше. Бүген барысы да хәл
ителәчәк, елларга сузылган мәхкәмә эшенә нокта куелачак, Шахт та Биләр
атакаена биргән вәгъдәсен үтәячәк.
Әйе, ул Биләр побы Михаил атакайга тәре үбеп ант итте! Бу басурманнарны
бугазларыннан алып христиан диненә кайтарырга вәгъдә бирде һәм шулай
эшләде дә! Пелагея дигән керәшенне бугазыннан алып Библиягә төртте, эшне
Чистай судына кадәр китереп җиткерде, һәм менә аның карары Шахт кулында!
Ул шуны тормышка ашырырга бара! Эш беткәч, барып, Биләр атакаеның
күңелен тынычландырыр, чөнки ул моның өчен бик борчыла, шушыны
белмичә теге дөньяга да китә алмый... Соңгы вакытларда бик бетеренде ул,
туксан белән бара бит, хәзер Биләрдән ары юл чыкмый. Шахт аңа үзе барып,
барысын да сөйли, татарларны ничек артларына типкәләп, чиркәүгә куып
кертүе белән мактана, картның шуңа күңеле була. Бу Пелагея эшенә нокта
куелуына да ул, һичшиксез, сөенәчәк, моны Ходай бүләге, дип кабул итәчәк...
Чирүле Шонталасы өстенә азан моңы таралганда, Шахтның җәза төркеме
авыл капкасы төбендә тора иде инде. Бераз вакыт үтүен көттеләр, ир-атлар
мәчеткә китеп бетсен, ә хатын-кызлар белән алар эшне тиз тотачак. Ир-атлар
очраса да, исләре китми, чөнки кулларында Гөләйзаны балалары белән Казанга
озатырга, дигән карар бар, бу – хөкүмәт эше. Гөләйзалар капка төбенә килеп
җиткәндә, өйдә, чыннан да, ир-атлар юк иде, Хәким дә, кызының хәлен белергә
килгән Ишмөхәммәт тә, олы малайлар да мәчеткә киткән. Өйдә бары тик
Гөләйза белән әнисе Гөлзада һәм кечкенә Гыйниятулла гына калган, хатын-
кызлар да намазга әзерләнеп йөриләр иде.
Соңгы вакытта Гөләйза авырып торганга, Гөлзада да ире белән монда килде,
балаларны карашырга, йорт эшләрендә булышырга кирәк иде. Күңелләреннән
һич кенә дә кызларының Актауда бәхилләшеп әйткән сүзләре китмәде, алар
шул көннәрнең җитүен куркып һәм шомланып көттеләр, бу хәлнең булмавын
теләделәр. Инде Чистай судыннан кайтканнарына да ай ярым вакыт үтте,
Гөләйзаның хәле яхшырмады, ул күзгә карап сүнде, китәренә әзерләнде. Алар
Чистайда яңа суд булганын, аны үзеннән башка гына хөкем итүләрен, балалары
белән бергә Казанга чукындырырга җибәрелергә тиешләрен белмиләр иде
әле... Капка төбендә иблис ялчысы – Әликсәй Шайтан басып торганын да
белмиләр иде...
Ә Гөләйзаны бүген төшендә фәрештәләр ак биләүгә төрде, башта зәм-зәм
суы белән аны баштанаяк юындырдылар, озын чәчләренә хәтле тарап үрделәр,
ул вакытта Шонтала өстенә күктән нур һәм моң иңеп торды, ә Гөләйза, сабый
бала кебек, фәрештә канатларында тибрәлде... Алар аны җиде кат күкләргә
алып менеп киттеләр, җиһан буйлап күтәреп йөрттеләр, җәннәт бакчасына
әйләнгән ай-йолдызларны, Гөләйзаның андагы урынын күрсәттеләр... Аннан
яңадан бөтен галәм буйлап җиргә томырылдылар, кара урманнар арасыннан
ГӨЛӘЙЗА
66
Гөләйзаның авылын эзләп табып, фәрештә канатларында аны яңадан үз
йортына кайтардылар, чөнки ул әле монда соңгы сынавын үтәргә тиеш иде...
Гөләйза бу дөньядан бүген китәсен сизенде, шуңа күрә, әнисе ярдәме
белән, кичтән мунча кереп чыкты, өстенә чиста ак күлмәген, башына ак
яулыгын бәйләде... Урамда яз, карлар эрегән, агачлар яфракка бөреләнгән,
киек кошларның сагынып туган якларына кайткан вакыты иде... Ә ул китәргә
җыена, шушы язгы матурлыкны ташлап, балаларын ятим калдырып, Гөләйза
күккә ашарга җыена... Чөнки адәм баласына нәрсә хәерле икәнен Аллаһы
Тәгалә үзе белә...
Башларыннан сыйпап, балаларын мәчеткә озатты, күңеленнән генә ире,
атасы белән бәхилләште... Алар киткәч, әнисе намазлыкларны җәеп куйды,
Гыйниятулла да алар янына килеп утырды. Менә мәчеттә азан тавышы
яңгырады, менә ул тынды, менә ана белән кыз да намазга тезләнделәр...
Гөләйза намазының фарызын укып бетерде, кулына дисбесен алды, шул чакта
Гыйниятулла чырыйлап елап җибәрде. Бала бармагы белән ишек төбенә төртеп
күрсәтә, ә анда кораллы казаклар һәм теге явыз пристав басып тора иде...
Әләксәй Шайтан нидер сөйли, кулындагы кәгазен болгый, әмма монда аны
аңлаучы да, тыңлаучы да юк иде. Хатын-кызлар өйдә ят тавышлар ишеттеләр,
әмма намазларын бүлмәделәр, Гөләйза гына, нидер сизенеп, йөзе белән сәҗдәгә
капланды, ул үзен алырга килгәннәрен аңлаган иде. Борылып карамаса да,
сүзләрен аңламаса да, ул аны тавышыннан таныды – бу теге явыз иде! Сорау
алганда аны бугазыннан сөйрәп йөрткән, йөзенә тәресен төрткән, китабы белән
бәргән палисай иде! Һәм ул аны алып китәргә килгән иде...
«Йә, Раббым, мине бу кяферләр кулына калдырма! – дип ялварды ул,
сәҗдәләргә китеп. – Аларны тәнемә һәм җаныма кагылдырма! Миңа бу
дөньяларда мөселман булып яшәү бәхете бирдең, инде синең каршыңа да
мөэмин-мөселман булып килеп басарга насыйп ит, Раббым Аллам! Пакь һәм
изге булган җәннәтләреңә хисап тотмыйча керү бәхете бир! Шәһитләр үлеме
бир! Кяфер кулында газап чиккәнче, үлемем артык, газиз Раббым! Мөселман
килеш җанымны ал, бу явызлар кулына бирмә!»
Ишек төбендә тагы шау-шу башланды, казакларның берсе татарча да белә
икән, ул бөтен өйгә акырырга тотынды.
– Туктатыгыз бу «Ят та тор!»ларыгызны! Суд карары белән сез –
христианнар! Ул карар кулыбызда, сезне алып китәргә килдек! Пелагея, үзең
дә әзерлән, балаларыңны да ал, Казанга китәсез, монда шулай язылган!
Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлзада, намазын тәмамлап, алар янына килде,
яхшылык белән үгетләмәкче булды.
– Гөләйза чирле, юлга чыгарлык хәлдә түгел, олы балалар әтиләре белән
мәчеттә, – диде ул. – Ирләр кайтсын, алар хәл итәр ни эшләргә.
– Монда хәл итәсе калмаган инде, суд карары кулыбызда, җыеныгыз тизрәк!
– дип, Шахт аның борын төбендә кәгазьләрен болгады. Әмма олы малайларның
өйдә булмавы аны ярсытты, бу эшне тоткарлый иде.
– Тор, барышня, хәзер хан сараена китәбез, анда бу кыргыйлыгыңны тиз
онытырсың, бергәләп чукынырбыз! – дип, ул, ботларын киереп, Гөләйза янына
килеп басты.
Гөләйза сәҗдәдән башын күтәрде, янында палисайның пычрак итекләрен
күрде, – алар ак келәмнәр өстендә кара таплар калдырып, татар өенең түренә
үк үткәннәр иде... Һәм хәзер Гөләйзаның да пакь җанын һәм ак тәнен таптап
узарга җыеналар... Юк, Аллаһ моңа ирек куймаячак!
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
3.* 67
Җан түрләреннән бәреп чыккан шушы соңгы ялвару һәм ачыргалану белән,
Гөләйза тагы сәҗдәгә ауды һәм инде башка тормады...
Кипкән иреннәре белән соңгы догасын кылды: «Үә биһии нәстәгиинү үә
биһил хәүлү үәл кууәтү рабби сәһһил үә йәссир гәләйнәә йәә мүйәссира күлли
әмрин гәсиир» – «Раббым, авырайтма, җиңеләйт! Көч-куәт бары тик Синдә,
ярдәмеңнән ташлама!» Шәһәдәтен әйтте: «Әшһәдү әлләә иләәһә илләллаһу
вә әшһәдү әннә Мухәммәдүн габдүһү вә расулүһ».
Һәм җир вә күкләрне тоташтырып, бер аваз яңгырады: «Синең дөньяда
өлешең бетте һәм бурычың үтәлде, Аллаһудан разый булганың хәлдә һәм Аллаһ
синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайт! Минем изге бәндәләрем арасына
кер! Һәм минем җәннәтемдә мәңгегә кал!»
Һәм Аллаһ аны мөселман хәлендә үз янына алган иде...
Шулчак авыл өстендә күк күкрәде, беренче язгы яңгыр явып үтте, Болгар-
Биләрләрне тоташтырып, урман-кырлар өстеннән салават күпере сузылды...
Биектә-биектә, күк төпкелендә, киек кошлар чылбыры күренде, алар нәсел
калдырырга туган якларына кайтып бара иде...
Ә ул китеп бара...
Каңгылдашып кыр казлары кайтканда, агачлар яфрак ярганда, бөтен дөнья
яшеллеккә күмелеп яңарганда, ул китеп бара иде...
Мөселман булып яшәп, җир йөзендә мөселманга нәсел калдырып, ул бу
дөньядан да мөселман булып китеп бара иде...
Кыр казлары каршына, мәңгелек язлар ягына китеп бара иде...
Моның шулай икәнлеген иң беренче булып сабый бала һәм карт ана сизде...
Гыйниятулла, елап, әнисенә килеп тотынды, аны урыныннан торгызырга
тырышты, әмма Гөләйза соңгы сәҗдәсеннән тормады, аның җаны тәненнән
аерылган иде инде...
Гөлзада да, нидер сизенеп, кызы янына тезләнде, аның дисбе тоткан кулына
кагылды – баласының бармаклары инде суынып өлгергән иде... Гөләйза киткән,
җан биргән иде...
Ул арада мәчеттән ир-атлар да кайтып керде, Гөләйзаларның капка төбендә
чит атларны күреп, башкалар да борчылып аларга җыелды. Авыл халкының
шикләнүе дөрес булган икән – Гөләйзаны һәм балаларын алырга килгәннәр,
Чистай суды, аларны чукындыру өчен Казан чиркәвенә җибәрергә, дип,
карар чыгарган. Халык бу кайгылы хәбәрдән айнып өлгермәде, башларына
икенчесе китереп сукты – Гөләйза үлгән! Җомга көннәрендә, җомга
турларында, сәҗдә вакытында, кулына дисбесен тоткан килеш җан биргән...
Үзен алырга килгәннәрен белеп үлгән, әмма Аллаһы Тәгалә аны бу затларга
ирекле кылмаган, үз янына алган! Изге җан пакь хәлендә мәңгелеккә киткән,
җәннәттәге үз өенә кайткан...
Ишмөхәммәт халыкны аралап, кызы янына үтте, аның суынган тәнен
кочаклап, сулкылдап елады, аннан кулларына күтәреп, сәкегә илтеп салды.
Гөләйзаның сәҗдәдәге гәүдәсен турайттылар, зур яшькелт күзләрен мәңгегә
йомдырдылар, йөзенә ак яулыгын, өстенә киндер җәймә капладылар... Шонтала
халкы елый-елый Гөләйза белән бәхилләште, алга таба нәрсә буласын әле берсе
дә белми иде. Ә алга таба Гөләйзаны күмәргә кирәк, мөселманча итеп, татар
зиратына, ә монда авыл тулы атлы казаклар, урыс палисае! Инде нишләргә? Бу
турыда татарлар гына түгел, Гөләйзаны алып китәргә килгән урыслар да уйлый
иде, бигрәк тә Шахт нинди карар кабул итәргә белмәде. Гөләйзаның кинәт
үлеп китүе аның бөтен эшен бозды, кәефен төшерде, җенен чыгарды! Нинди
ГӨЛӘЙЗА
68
авырлык белән, артыннан күпме йөреп, судта шушы карарны кабул иттерә
алды! Бөтен Чистай байлары – татары, староверы күпме йөреп карадылар бу
хатынны алып калу өчен, әмма барыбер ул әйткәнчә булды! Инде менә суд
карарын тотып, ишек төбенә килеп баскач, бугазыннан алып, арбага аркылы
салып, кул-аякларын богаулап алып китәм дип торганда – корбаның үлсен
инде! Җиңү шатлыгын бөтен көченә татырга ирек бирмичә, үч алу ләззәтен
кичертмичә – дошманың китеп барсын инде! Соң, шулай булгач, кем җиңүче
соң монда – Шахтмы, Гөләйзамы? Ул дошманнарын җиңеп китте бит, ул
барысы өчен дә үч алып китте, иң мөһиме – чукынмыйча, мөселман килеш
китеп барды...
Шахт тешләрен шыгырдатып куйды, бу хәлдән чыгу юлын эзләде. Суд
карарының да хәзер бернинди көче юк – җинаятьче үлгән... Ә балалары...
Ул балалары турында хәзер аерым карар кирәк булачак, моны Чистай гына
хәл итә ала. Аларны Казанга җибәреп торудан мәгънә юк, монда гына
чукындырып та эшләрен бетерергә була. Хәзер Шахт өчен иң мөһиме – бу
хатынны күмү, ягъни, аны христиан тәртибе белән җирләү. Менә шунда
карарбыз – кем кемне җиңгән! Шахт белә – чукындырылган татарларның
иң нык курыкканы – поп белән, урыс зиратына күмелү. Шуннан качып
котылу өчен, алар нәрсә генә эшләми – попларны сатып ала, алай барып
чыкмый икән, мөселманча күмеп, каберенә попларны якын җибәрми, инде
алай да булдыра алмаса, арбага салып, мәетне урман-кырларга алып чыгып
китә, шунда берәр чокырга булса да күмеп калдыра. Бу юлы да шулай
кыландырып караячаклар. Бер караганда, Шахтның мәет өстенә килеп
керүе яхшы булды әле, югыйсә, беркемгә белдермичә генә, мөселманча
җирләп куярлар иде. Хәзер исә ул үзе мәеткә хуҗа, һәм бу керәшен хатыны
христианча күмеләчәк!
Бу хакта ул Хәким белән Ишмөхәммәткә дә әйтте, «Пелагея – керәшен
хатыны, ул христианча күмелергә тиеш!» диде. Гөләйзаның үлеме кайгысыннан
әле аңга да килеп өлгермәгән якыннары өчен бу хәбәр яшен суккандай булды,
алар телсез калдылар. Гөләйза гомер буе намазда булды, урыс динен белмәде,
аны тотмады, намазда килеш җан да бирде – ничек аны христианча күмәргә
мөмкин?! Бу аның рухын рәнҗетү, иң зур гаделсезлек булачак! Алар бу хакта
приставка да аңлатырга тырыштылар, әмма тегесе үз фикереннән кайтмады
– мәет христианча күмеләчәк – һәм бетте! Ул үз янына авыл башлыгы
Әбуталипны чакырып китерде, аңа әмерләрен бирде.
– Мин Биләргә, Михаил атакайны алырга барам, – диде ул. – Ул килгәнче
мәеткә кагыласы булмагыз – башыгыз белән җавап бирәсез! Авыл капкаларына
казакларны куярбыз, мәетне алып чыгып китәрлек булмасын! Бернинди
мөселман зираты, бернинди елга буйлары, урман-кырлар – ишеттегезме?!
Пелагеяны чиркәүгә куеп, христиан зиратына җирләячәкбез! Суд карары
нигезендә, ул – керәшен, һәм керәшенчә күмелергә тиеш!
– Бу хәл беркайчан да булмаячак! – диде Ишмөхәммәт, бөтен кеше
ишетелерлек итеп. – Бөтен Биләр-Чистай этләрен җыеп килсәң дә, Гөләйзаны
сезнеңчә күмдермәячәкбез! Йөрмә дә! Кызыбызны кабергә керттең, инде
мәетенә тынгылык бир!
Ишмөхәммәт үзен чак тыеп тора, авыл халкы да пристав өстенә ташланырга
әзер иде. Әмма хәзер иң мөһиме – Гөләйзаны кешечә җирләү, шуңа күрә, тавыш
чыгармыйча, бу мәлгуньне тизрәк чыгарып җибәрергә кирәк.
– Суд карары нигезендә, ул Казанга чукындырырга җибәреләсе булган,
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
69
димәк, аның мөселманлыгын алар да таныган? – дип, Хәким дә приставка
каршы төшеп карады.
– Надан! Ул Казанга чиркәү судына үгетләнергә җибәреләсе иде, ә балалары
– чукындырылырга! Әгәр шунда үгетләнеп, христианлыгын таныса, аңа берни
булмый иде! Кабергә дә керми иде!
– Аны кабергә сез керттегез! – Гөлзада сулкылдап елый башлады. – Яшәргә
ирек бирмәдегез! Көтүегез белән артына тагылып йөрдегез! Балакаем изге кеше
булган икән – нинди хәлдә дә динне ташламады, намазлык өстендә, сәҗдәдә
җан бирде... Ничек аны урысча күмәргә мөмкин?! Юк, мондый хәл булмас,
Аллаһы Тәгалә моңа ирек бирмәс! Бирмәс!!!
Шулай дип, ул кызының гәүдәсе янына тезләнде, аны кочаклап алды,
әйтерсең лә аның каберенә дә үзе кереп ятырга тели иде... Моны күреп, җыелган
халык та елый башлады, ир-атлар шауларга тотынды, алар Гөләйзаның мәетен
бирергә җыенмыйлар иде. Моны пристав үзе дә аңлады, ярсыган авыл халкы
белән көрәшергә аның казаклары да аз иде, шуңа күрә, ярдәмгә палисайларны
һәм Биләр побын алып килмичә, мәеткә тотынмыйча торырга булды. Дөрес,
ул ярдәмне Кызылъярдан да алып килә ала иде, әмма аның побы тагы салмыш
булырга мөмкин, ышанычсыз. Шуңа күрә Шахт, тиз генә атына утырып, Биләр
ягына чапты, казакларга авылны сакларга әйтеп калдырды, иртәнге якта ул
Михаил атакай белән килеп җитәргә тиеш иде. Чөнки бу татарлар мәетне
Кыр Шонталасына да өстерәп алып чыгып китәргә мөмкиннәр, аларның
хәзер анда өч зират – татарча күмелгән мөселманнарныкы, христианча
җирләнгән керәшеннәрнеке һәм урталыкта – мәкруһларныкы, ягъни,
«отпавший»ларныкы… Алары да татарча күмелә, әмма бу каберләрне поплар
тикшерми, муллалар аңа җавап бирми. Тирә-яктан алып киләләр дә күмәләр,
алып киләләр дә күмәләр, хәзер дә шулай эшләргә мөмкиннәр. Әмма авыл
башында атлы казаклар каравыл тора, кеше түгел, эт тә чыга алмас! Шуңа
күрә Шахт тыныч күңел белән Биләргә юл алды.
Шахт чыгып киткәч, өйне җилләтеп, киңәш-табыш итә башладылар. Әхмәт
мулла, азанчы Мөхәммәтша, мәчет картлары да монда иде, сүзне, ата кеше
буларак, Ишмөхәммәт башлады.
– Гөләйзаны мөселманча күмәргә кирәк, җәмәгать, һәм бүген күмәргә
кирәк! – диде ул. – Кыр Шонталасына гына алып кайтып китәр идек – авыл
башына сакчылар куйдылар, мәет белән чыгып китә алмаячакбыз. Димәк,
монда җирләргә кала. Кайда? Авылыгызда ике зират – керәшен зираты
һәм мөселманныкы. Керәшен зиратына күмү турында сүз дә була алмый, ә
мөселман зиратыннан казып алырга мөмкиннәр. Нишлибез?
– Әйе, Ишмөхәммәт әзи, дөрес әйттең – Гөләйзаны бүген һәм монда,
мөселманча җирләргә кирәк, – диде Әхмәт мулла. – Башкача була да алмый –
ул безнең күз алдыбызда мөселман булып яшәде, үлеме дә изгеләрчә – җомга
көн, намазлык өстендә булды... Без, әйдәгез, йортка чыгып, ачык һавада бу
хакта киңәшик, ә кыз-хатыннар мәетне юып, кәфенли торсыннар, кичкә хәтле
җирләргә өлгермәвебез бар.
Ирләр урамга чыгып китте, хатын-кызлар мәет юарга әзерләнә башлады.
Гөләйзаның кәфенлекләре сандыкта иде, ул барысын да үз куллары белән
әзерләп калдырган. Гөлзадага ярдәмгә күрше-күлән, авылның абыстае
килде, балаларны урамга чыгарып җибәреп, эшкә тотындылар. Тик кечкенә
Гыйниятулланы берничек тә өйдән чыгарып булмады, ул әнисенең әле
аяк очына, әле баш очына барып, аны уятырга тырышты... әмма Гөләйза
ГӨЛӘЙЗА
70
элеккеге кебек дәшмәде, улын кулларына күтәреп алмады, тын гына ята
бирде...
Халык Гөләйзаны мөселман зиратына күмүне таләп итте, аның якыннары,
авыл мулласы да шул фикердә иде. Әмма теге мәет козгыннары да килеп
җитәчәк бит, зиратлар саен иснәнеп, эзләнеп йөриячәкләр! Нишләргә?
– Бирмибез! – диде халык.
– Зиратны да, каберен дә саклыйбыз!
– Шунда ятып үлсәк үләбез – каберен ачтырмыйбыз!
– Нигә алар безне һаман басымчак итәргә тиеш әле?! Кемне ничек, кайда
күмәргә тиешлеген без үзебез хәл итәргә тиеш!
– Җитте, җәмәгать! Бүгенге көннән бернинди керәшен, мәкруһ юк – барыбыз
да мөселманнар, әлхәмдүлиллаһ!
– Әйе, исән чакта урыныбыз – мәчеттә, үлгәч – мөселман зиратында!
Халыкны туктатырлык түгел иде, Гөләйзаның үлеме, бигрәк тә шушындый
якты, гыйбрәтле китүе барысын да тетрәндергән, дин-ислам хакына үзләрен дә
шулай үлемгә барырлык хәлгә китергән иде. Приставның сүзләре онытылды,
иртәгә киләсе Биләр побы искә дә кермәде, авыл үзенең гасырлар буе
барган тәртибенә тугры булып калды. Ирләр зиратка кабер казырга китте,
хатын-кызлар Гөләйзаны ак биләүгә биләгәндәй, кәфенләп, ахирәт күлмәген
кидерделәр... Икендегә хәтле инде барысы да әзер иде, Гөләйзаның җәсәден
күтәреп, зират ягына юнәлделәр. Җеназа намазын Әхмәт мулла укыды, кабергә
Ишмөхәммәт белән Хәким төшерде, ләхеткә дә алар куйды. Биләрдән тегеләр
килеп җиткәнче эш беткән, Гөләйза җирләнгән иде инде...
Зираттан таралыр алдыннан гына күрделәр – Гөләйзаның балалары
да монда, хәтта абына-сөртенә кечкенә Гыйниятулла да килгән! Үз кайгы-
мәшәкатьләре белән бу балаларны күрмәгәннәр, ә алар әниләре белән мәңгегә
аерылыша бит! Бүген иң авыр, үзәк өзгеч хәл – аларныкы: атасыз бала – бер
ятим, анасыз бала – мең ятим, диләр ласа... Олылары – Габделвахит белән
Габделҗәббар, әниләренең үлүен аңлыйлар, әмма моны кабул итә алмыйлар,
һаман мышык-мышык елыйлар. Ә кечкенә Гыйниятулла берни аңламый, аңа
әнисе кирәк, аның күкрәк сөте кирәк, үлем хәлендә булганда да, Гөләйза аны
имидән аермады, сабый хәзер дә шуны көтә... Олыларның аяк араларыннан
бала күреп торды – әнисен нигәдер чокырга төшерделәр, өстенә балчык
өйделәр, ул шунда күмелеп калды... Гыйниятулланы калдырып китте... Сабый
булып сабый да моны аңлады, ахры, әнисенең кабере өстенә капланып, үксеп-
үксеп елый башлады.
– Әни, мине дә ал! Мин дә синең белән барам! Әни, чык аннан, анда караңгы
бит! Әни-и! Әни-и!
Ишмөхәммәт, иелеп, оныгын кулына алды, инде алар бергә елый иде...
Зиратка җыелган ирләр дә елый иде... Яңа яфракка бөреләнгән агачлар, аларда
оя корган кошлар, авыл өстеннән искән җилләр – барысы да ыңгырашып-
сыкранып елый иде... Яңгыр болытлары Гөләйзаның каберенә күктән күз
яшьләре булып тамды, елый-елый, җирдән гөрләвекләр булып акты... Балалары,
туганнары, якыннары, бөтен авыл халкы, бар табигать үзенең сөекле кешесе
– Гөләйза белән бәхилләшә иде...
...Төне буе күкләр күкрәп, яшен яшьнәп, яңгыр яуды...
Аһылдап, сулкылдап, кайдадыр сугып, кайдадыр яндырып, кайдадыр сулар
бастырып, яшенле давыл котырды... Әйтерсең лә күкләр нәрсәнедер кисәтергә,
нәрсәнедер туктатып калырга тели иде...
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
71
Алексей Шахт Биләргә кичке якта, яңгырга кадәр үк барып җитте, туп-
туры Михаил атакайның өенә китте. Карт ялгыз яши, хәзер чиркәүгә дә сирәк
бара, якшәмбе гыйбадәтләрен генә уздыра, калган гомерен күбрәк өйдә үткәрә.
Шахтның килүенә ул бик сөенде, чөнки аның бусагасын атлап керүчеләр аз
хәзер, үзе исә кеше ярдәменнән башка чыгып йөри алмый. Шахтның килүе
бер сөендерсә, әйткән хәбәре Биләр побын терелтеп җибәрде – аның хыялы
тормышка ашкан иде! Дөрес, хәбәр катлы-катлы булды, Гөләйза турында
суд карарын әйтү белән, Шахт аның үлү хәбәрен дә җиткерде. Биләр побын
Гөләйзаның үлү хәбәре кайгыга салмады, әмма аның чиркәү үгетләвен үтмичә,
шул басурманнар арасында, үз динендә теге дөньяга китеп баруы картны
ярсытты. «Булмады, өлгермәдек!» дип өзгәләнде ул, соңгы хәбәрне ишеткәч.
Әмма пристав аны тынычландырырга ашыкты: «Безнең өчен ничек үлүе түгел,
ничек күмелүе мөһим!» – диде. Моны ишеткәч, Биләр побы тагы җанланып
китте, әйе, ниһаять, аның сәгате сукты – ул бу керәшен хатынын, Пелагеяны
христианча күмәчәк! Бөтен йолаларын туры китереп, мәетен чиркәүгә төн
чыгарга куеп, үзенчә «отпевать» итеп, менә монда – урыс зиратына җирләячәк
ул аны! Менә шуннан соң улап карасыннар инде татарлар – без мөселманнар,
дип!
Аның әйткәннәре белән Шахт та килеште – әйе, мәетне монда алып
кайтырга, чиркәүгә куярга, Биләрдә урыс зиратына күмәргә! Әмма күңелен
бер корт кимерде – татарлар болай гына юл бирмәячәк, бөтен авыллары
белән күтәреләчәкләр! Димәк, моннан гаскәриләрне алып барырга туры килә
– авылны һәм Пелагеяның өен чорнап алырга, беркемне якын җибәрмәскә,
мәетне арбага салып, алып та китәргә! Шулчак Биләр побы аны көтелмәгән
сүзләр белән айнытып җибәрде:
– Инде күмеп куймаган булсалар...
– Ничек?! Күмеп куймаган булсалар?
– Син мондагы татарларны аз беләсең, улым... Алар үз дигәннәрен эшләү
өчен кабер казып күмү генә түгел, тауларны күчереп куярга мөмкиннәр!
– Әмма мин анда казакларымны калдырдым! Авыл капкаларын сакларга
куштым – мәетне анда-монда алып китеп күммәсеннәр, дип!
– Ә татар зиратына каравылга кеше куйдыңмы?
– Юк, анысы башыма да килмәгән... Анда барып керергә аларның да башына
килмәс, мәет юкка чыкса, безнең туп-туры шунда барасын белеп торалар бит!
– Әйе, анысы да бар...
– Бүген үк чыгып китәр идек, әмма соңрак инде, хәрбиләрне дә тупламаган...
Иртәгә иртүк кузгалырбыз, алар торганчы, барып та җитәрбез.
– Шулай, татарларның төнлә күмә торган гадәтләре юк, мәет барыбер иртәгә
калдырылгандыр. Иртүк кузгалырбыз, чиркәү әһеле буларак, үзем башкарып
чыгармын бу эшне, ә синең эшең – басурманнарны бастыру, улым! Алар безнең
изге эшебезгә комачау итәргә тиеш түгел!
– Кыймылдый да алмаслар, батюшка! Авылны гаскәр саклаячак! Хәзер
мин алар янына барып кайтам...
Шахт, стрелец-гаскәриләр белән сөйләшү өчен, бистәгә чыгып китте,
аларны табып, эшне аңлатты, тегеләре шунда ук ризалашты. Аннан шактый
вакыт сыйланып, кәефләнеп утырдылар, җырлап та алдылар, урамга чыгып,
шарт-шорт атыштылар да. Шулай акырып-бакырып, урам тутырып айкалып
йөргәндә, татарларның Хуҗалар тавы ягыннан көчле җил исә башлады, авылга
килеп җиткәнче, ул өермәгә әйләнде, аннан давыл булып, өйләрне, каралты-
ГӨЛӘЙЗА
72
кураларны җимерергә тотынды. Ул арада күкнең төбе ярылып китте һәм аннан
авыл өстенә яшен уклары ява башлады, ялтыраган һәм чалтыраган авазлардан
Биләр дерелдәп торды, яшен сугып, агач чиркәү дөрләп янарга тотынды. Бу
инде аның икенче тапкыр януы иде, беренчесе Биләрнең булачак побы Михаил
Лавров Казанда, рухани мәктәптә укыганда янды, икенчесе – менә хәзер...
Беренчесен Михаилның атасы Кондрати салдырган иде, монысын – Михаил
Казанда укып йөргәндә, бистә халкы салган, югыйсә, ул үзе таштан чиркәү
төзетергә хыялланган иде! Әтисе белән татар Биләреннән мәчет ташларын да
ташытып куйган иде, аларын авыл халкы ул укып йөргәндә урлап бетергән...
Менә хәзер шушы агач чиркәү дөрләп яна, бистә халкы аны түгел, үз
өйләрен саклый... Михаил атакай, давыл башлануга, шомланып урыныннан
торды, Алексей Шахтның тизрәк кайтып җитүен теләде, аның өчен дә, үзе өчен
дә курыкты. Биләрдә һәр язны диярлек янгын чыгып, урамы-урамы белән янып
бетәләр, Ходай аларны ни өчендер шулай җәзалый... Моның ни өчен икәнен
Михаил атакай үзе дә сизенә, әмма ул аны беркайчан да теле белән әйтмәячәк!
Әйе, Ходай аларны татарларның изге саналган җирләренә килеп утырган
өчен җәзалый, мөселман зиратлары өстендә дуңгыз абзарлары салган өчен,
кабер ташларын юлларга җәйгән өчен, мәчет ташларын чиркәү идәннәренә
түшәгән өчен – Ходай үч аладыр, мөгаен... Аларга монда беркайчан тынгылык
булмады, бәрәкәт булмады, утырдылар да яндылар, өелделәр дә сугыштылар,
менә хәзер тагы яналар... Чиркәү яна, ул гомер буе хезмәт иткән йорт яна!
Иртәгә бу чиркәүдә керәшен хатынының мәете куелырга тиеш иде бит! Инде
Ходай монысына да каршы төштеме?! Әллә соң бу татарларныкы дөрес булып
чыгамы, әллә соң ул гомер буе ялгыш Илаһыга табындымы?!
Шул уй башына килүгә, Михаил атакай, соңгы көчен җыеп, урамга
ыргылды һәм, бер адым да атлый алмыйча, гөрселдәп идәнгә ауды. Чиркәвен
яшен сукса, аның үзен фәлиҗ чире – паралич бәргән иде... Һәм Алексей Шахт
кайтып кергәнче, ул телсез-аңсыз булып идәндә ятты. Аны күргәч, Шахтның
коты чыкты, Михаил атакайның чалшайган йөзе, акаеп чыккан күзләре яшен
яктысында бигрәк тә куркыныч булып, шайтани бер кыяфәткә кергән иде.
Шахт аны чакка-көчкә өстерәп, урынына алып барып салды, карт сөйләшә
алмый иде...
Шахт хәрбиләре белән берүзе калды, берничәсен Актау побын алырга
җибәрде, алар туп-туры Чирүле Шонталасына килергә тиешләр иде...
Шахт Кызылъяр побын башта ук хисапка кертмәде, ул теге хәлләрдән соң
айный алмыйча эчә, исерек баштан әллә ниләр ычкындыруы мөмкин...
Төнге давыл Чирүле Шонталасының да агач башларын кыеп үтте, әмма
Биләрдәге кебек зыян-зәхмәт салмады. Соңыннан әллә яшен, әллә язгы
аҗаган төне буе күк йөзен яктыртты, аллы-гөлле төсләргә кертте, ат тояклары
тавышы чыгарып, авыл өстеннән дөбердәп үтте... Көндез зур кайгы-хәсрәтләр
кичергәнгәме, әллә яшен яшьнәп, яңгыр яугангамы, Ишмөхәммәтнең йокысы
тынычсыз булды, гомер кермәгән төшләр керде. Бу төндә ул кызы Гөләйзаны
төшендә күрде, ул баштанаяк акка төренгән, кулында дисбесе, йөзендә елмаю,
үзе фәрештә канатларында каядыр очып бара иде... Менә алар зират өстенә
күтәрелделәр, авыл өстеннән очып, Шонтала елгасы буйларына җиттеләр,
яшен яктысында Ишмөхәммәт боларны ап-ачык күрде, кызын туктатырга
теләп, артыннан йөгерә башлады... Ул күпме йөгерсә дә, Гөләйзаның зираттагы
кабереннән ары китә алмады, әйтерсең лә аяклары шунда ябышкан иде...
«Иртән каберемне актарырга килерләр, әмма син курыкма, әти... – диде
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
73
кызы. – Мин анда юк инде... Алар минем үле гәүдәмә дә кагыла алмаслар...
Аллаһның рәхмәте белән, мин туган авылыма кайтып барам... Инде
мәңгелеккә... Бәхил булыгыз!»
Шул чакта аста, җир йөзендә сулкылдап-әрнеп бала елаган аваз ишетелде,
бу – Гыйниятулла тавышы иде! Ул, елый-елый, абына-сөртенә, кулларын күккә
сузып, әнисе артыннан йөгерә, «Әни, мине дә ал!» дип такмаклый... Гөләйза,
күкнең төпкеленнән иелеп, кулындагы дисбесен улына ыргытты, ул аның үз
каберенә килеп төште, әмма ул буш иде...
Бала елаган тавышка Ишмөхәммәт тә уянып китте, күргәннәреннән
аңына килә алмыйча, як-ягына карады. Караңгы өйне вакыт-вакыт яшен уты
яктыртып үтә, тәрәзәгә капланып елаган сабый бала да бер күренә, бер юкка
чыга... Тукта, бу бит Гыйниятулла, төнлә уянып, әнисен эзли, «Әни, мине дә
ал!» дип өзгәләнә...
Ишмөхәммәт, торып, оныгын кулына алды, аны күкрәгенә кысып юатты,
«Әниең китте шул, балакаем, бик ерак китте!» диде, бала өстенә кайнар күз
яшьләре тамды... «Мин күрдем... Әни очып китте... Мине алмады... Мин
барыбер аның янына китәм...» – дип такмаклады Гыйниятулла. Ул, чыннан
да, әнисенең фәрештә канатларында авыл өстеннән очып баруын төшендә
түгел, өнендә күргән иде... Аллаһы Тәгалә бу сабыйга соңгы тапкыр әнисен
күрсәтеп шулай юата, аның үзен дә тиздән мәңгелеккә китәргә әзерли иде...
Ишмөхәммәт иртәнге намазга кадәр гыйбадәт кылды, сәҗдәләргә китеп,
тәһәҗҗүд намазында Аллаһтан ярдәм сорады. Әйе, бүген җәза отряды
килеп җитәчәк иде, Гөләйзаның мәетен таптырачаклар, зиратка барачаклар,
каберне актарачаклар... Авыл халкының аларны туктатырга көче җитмәс,
тегеләрдә утлы корал, кырып кына салачаклар... Бу газиз балакайга каберендә
дә тынгылык булмасмыни инде?! Аның җансыз гәүдәсен шулай чиркәүләр
буйлап өстерәп йөртерләрмени?! Аннан урыс зиратына аларча алып барып
күмәрләрмени?! И Раббым, Син кодрәтле, Син шәфәгатьле, ирек бирмә бер
мөселман хатынының җәсәден шулай мыскылларга! Иң авыр вакытларда да
Син ярдәм иттең, баламның мөселман хәлендә, намазлык өсләрендә җанын
алдың – инде кабереннән дә ал! Син – могҗизалар иясе, бөтен җиһан Синең
кулыңда, тагы бер тапкыр безләргә хикмәтеңне күрсәт, Раббым Аллам! Ал
Гөләйзаны кабереннән...
Шулчак өй эче тагы яшен утыннан яктырып китте, һәм күк йөзендә бер
сурәт пәйда булды... Бик еракта, җиде кат күкләр тирәнлегендә, бар җиһанны
иңләп, фәрештәләр оча, ә аларның канатларында, сабый бала кебек, Гөләйза
тибрәнеп бара... Ул ап-ак киемнән, яшь, матур чактагы кыяфәте, ә йөзендәге
нур бөтен тирә-якны яктырта... Фәрештәләр, киек кошлар кебек чылбырдай
тезелешеп, авыл өстен берничә тапкыр әйләнделәр, алар әллә Ишмөхәммәт
картны тынычландырырга телиләр, әллә Гөләйзага соңгы тапкыр якыннарын
күрсәтәләр иде... Тукта, Ишмөхәммәт бу күренешне төшендә күрде бит инде!
Ә хәзер өнендә шуны күрә... Димәк, Аллаһы Тәгалә аны тынычландырырга
тели, димәк, барысы да Аллаһ теләгәнчә булачак!
Иртәнге якта гаскәриләр, атларга атланып, Чирүле Шонталасына барып
керделәр һәм авылны урап алдылар. Бераздан Актаудан Якуб атакайны да
алып килделәр, ул бик нык курыккан, ни өчен чакырганнарын да белми, кая
кушсалар – шунда бара, ни әйтсәләр – шуны эшли иде. Атлы җайдаклар иң
беренче Гөләйзалар өенә юнәлде, Якуб атакайны кертеп җибәрделәр, әмма
анда мәет юк иде. Бу хакта ул урамдагыларга да чыгып әйтте, Шахтның йөзе
ГӨЛӘЙЗА
74
күгәреп катты, ул шунда ук авыл башлыгы Әбуталипны алырга чапкыннарын
җибәрде. Гөләйзалар капка төбенә халык җыела башлады, бу солдатларның
нигә килгәнен барысы да яхшы белә иде – Гөләйзаның мәетен эзлиләр.
Әбуталипны, әсир тоткан кебек, җилтерәтеп китереп җиткерделәр, ул үзен
нәрсәгә чакыртканнарын белә иде.
– Мәет кайда?! – дип акырып җибәрде Шахт, ул килә-килешкә үк.
– Мин мәет хуҗасы түгел, аны сакламадым, син миңа андый әмер дә
бирмәдең, – диде Абуталип, батыраеп. – Без казаклар белән авылны сакладык,
коеп яңгыр яуганда да китмәдек... Мәет авылдан чыкмады.
– Алайса, кайда соң ул?! Ире кайда, туганнары?! Мәетне кая куйдыгыз?!
Алга Ишмөхәммәт чыкты, ничек бар – шулай әйтеп бирергә булды.
– Мәет кайда булсын – зиратта! Татарларда мәетне үлгән көнендә үк
җирлиләр, без дә шулай эшләдек.
– Нинди зиратка?! Ничек сез аны поп килеп җитмичә күмә алдыгыз?!
Муллагыз күмдеме?! Мөселманча күмдегезме?!
– Мәрхүмәнең ире бар, без – якыннары бар, менә без күмдек. Әйе,
мөселманча, татар зиратына күмдек, чөнки ул мөселман булып яшәде,
мөселман хәлендә үлде...
Бу сүзләрне ишетүгә, Шахт бөтен хәрбиләрне җыеп, зиратка алып китте,
алар, кулларына корал тотып, зиратны чорнап алдылар. Гөләйзаның каберен
тиз таптылар, төнге яңгырдан соң туфрагы бераз иңсә дә, аның яңа кабер
икәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Татарларның да бер өлеше зиратка
керә алды, алар, ни эшлик, дигәндәй, бер Ишмөхәммәткә, бер Әхмәт муллага
карадылар. Ишмөхәммәт бер хәрәкәт ясаса, кабер өстендә сугыш башлана иде,
әмма ул дәшмәде. Менә Шахт үзе, батыраеп, көрәккә килеп ябышты, аны кабер
туфрагына батырды, әмма авыру кулы кинәт ут тоткандай чатнап китте, ул, яман
үкереп, көрәген атып бәрде. Аннан Ишмөхәммәт белән Хәкимгә каберне казырга
кушты. «Үзегез күмгәнсез, үзегез казып та алыгыз!» диде. Халык, гаҗәпләнеп,
тагы Ишмөхәммәткә карады, ә ул көрәкне алды һәм кабер туфрагына батырды.
Кешеләр «аһ!» итеп куйдылар, әле урыслар казыса, аларның бугазларына барып
ябышырлар иде, ә монда – Ишмөхәммәт үзе! Гөләйзаның атасы!
– Ишмөхәммәт әзи, мөселманны кабереннән кузгатырга ярамый бит, син
ник аларны тыңлыйсың?! – дип, беренче булып Әхмәт мулла сүз күтәрде.
– Әйе, ник тыңлыйсың син?! Алар кушар, шул кабергә кереп ятарга да
кушар! Тыңлама, Ишук әзи, кагылма Гөләйзаның каберенә!
– Туктагыз әле, бәйләнмәгез аңа, үзе беләдер! Күрмисезмени – бөтен
авылны, бөтен зиратны гаскәр чорнап алган, хәзер коралга ябышырга торалар!
– И Аллам, шушы хурлыкны күрер көннәр дә булыр икән! Гөләйзаның
рухын рәнҗетәбез бит, җәмәгать! Кабереннән актарып алып, кемгә биреп
җибәрергә җыенабыз! Юк, Ишмөхәммәт әзи, мондый хәл булмас!
Шулай дип, кемдер Ишмөхәммәтнең көрәгенә килеп ябышты, кемдер
кабер өстенә ауды, аны куллары белән колачлап алды, эш тукталды. Шахт
татарларның үзара бәргәләшүләрен читтән мыскыллап карап тора иде.
– Туктагыз, җәмәгать! – диде Ишмөхәммәт, эшләр болайга киткәч. – Кабер
буш, курыкмагыз... Миңа бүген төшемдә Гөләйза шул турыда хәбәр итте...
Аны төнлә фәрештәләр башка урынга күчерде...
Кешеләр Ишмөхәммәт картның кайгыдан башына зыян килгән, дип
уйладылар, ә ул эшен дәвам итте. Менә кабер туфрагы чыгарылып бетте,
барысы да, могҗиза көткәндәй, аска текәлделәр – ләхет эче буш иде... Кичә генә
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
75
Гөләйзаны кертеп салган куыш буш, җиргә җәелгән кабыклар гына калган...
Әйтерсең лә Гөләйза, шушы хәлләр буласын сизенеп, күккә ашкан иде...
Моны күрүгә, татарлар җиргә ауды, сәҗдәгә китте, аннан сикереп торып,
кулларын күккә сузып, тәкъбир әйтә башладылар...
Аллааһу Әкбәр, Аллааһу Әкбәр,
Ләә иләәһә илләАллааһу.
Үә Аллааһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр, үә лилләһил хәмдү.
– Нишлиләр алар?! Туктатыгыз! – Бу хәлне күреп, Шахт күккә ата башлады,
аннан күреп, башкалар да коралга тотынды.
– Юкка көчәнмәгез – кабер буш! – диде Ишмөхәммәт. – Гөләйзаның мәете
анда юк.
– Бу хәл мөмкин түгел! – дип акырды Шахт. – Яков Алякринский, төш
кабергә, кара, нәрсә сөйли бу басурманнар?!
Ул Якуб атакайны төртеп диярлек кабергә төшерде, тегесе кулын ләхеткә
тыгып болгады һәм аннан Гөләйзаның ... дисбесен тартып чыгарды.
– Дисбесе генә калган, – диде ул, кәфендәй агарып. – Бу безнең авылның
Әкълимә карчык дисбесе... Ул аны кулыннан да төшермәде, чиркәүгә дә шуны
тотып килә иде...
Куркуыннан үләр хәлгә җиткән Якуб атакайны кабердән өстерәп
менгерделәр, ул лапылдап җиргә килеп утырды, аның мондый хәлне күргәне
юк иде әле... Кечкенә Гыйниятулла аның янына йөгереп килде һәм кулыннан
әнисенең дисбесен тартып алды. Ә Шахт барыбер котыруын дәвам итте: «Сез
мине алдагансыз, аны башка җиргә күмгәнсез!» – дип акырды ул, наганын
болгап. Хәрбиләр тиз генә ике зиратны да әйләнеп чыктылар – башка яңа
кабер юк иде.
– Мәет кайда?! – дип, ул тагы Ишмөхәммәт өстенә очып кунды.
– Гөләйзаның җәсаден Аллаһы Тәгалә үзенә алды, фәрештәләр аны башка
урынга күчерде, – диде Ишмөхәммәт. – Мин моны төнлә үк белдем – башта
төшемдә күрдем, аннан – өнемдә... Кызым фәрештәләр канатында авыл
өстеннән очып бара иде... Мин кабернең буш икәнен шул чакта ук белдем,
шуңа күрә курыкмыйча казый башладым. Менә бу Аллаһның могҗизасы һәм
рәхмәте инде!
Шул чакта, зиратны яңгыратып, сабый бала кычкырып җибәрде, бу
Гыйниятулла иде:
– Әни очты! Очты! – диде ул, кулларын күккә сузып. – Кош булып очты!
Миңа тәти төймәләрне калдырды... Мин дә әни янына очам!
Халык тагы шашып калды, инде сабый бала да күргән икән, димәк, бу хәл,
чыннан да, булган!
– Мин төнлә бала елаган тавышка уянып киттем, – диде Ишмөхәммәт. –
Гыйниятулла, тәрәзәгә капланып, «әни, мине дә ал!» дип үксеп елый иде... Ул
миңа да, әни очты, диде, димәк, ул бу хәлне тәрәзәдән күреп торган, Аллаһ
аңа күрсәткән... Мин дә күрдем... Хәзер җаным тыныч.
...Ә хәзер күктә каурый болытлар йөзә, алар фәрештә канатларына охшаган,
әмма канат түгел, бары тик болытлар гына... Күктән яз кояшы көлә, яшь
яфраклар талгын җилдә лепердәшә, әйтерсең лә берни булмаган – төнге давыл
да, коеп яуган яңгыр да, күзләрне камаштырган яшен дә... Әйтерсең лә әле генә
мәет тә таптырылмаган, кабер дә казылмаган, мылтыклардан да атылмаган...
Әмма авылда могҗизага тиң хәл булган, Гөләйза кабереннән күккә ашкан,
Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан бәндәсен янына алган иде...
ГӨЛӘЙЗА
76
Шахт, бернигә ирешмичә, авылдан өстерәлеп чыгып китте, хәрбиләре аңа
иярде. Зиратта, Гөләйза кабере янында бары тик Якуб атакай гына утырып
калды, ул хакыйкатьнең шушында булуын аңлады, әмма бу хакта телен
әйләндереп әйтә алмады... Бу буш кабер һәр ике диндәгеләрнең һәммәсенә дә
бер кисәтү иде – Аллаһның барлыгына һәм берлегенә, Аның кодрәтенә һәм
могҗизасына, рәхмәтенә һәм мәрхәмәтенә, сынавына һәм җәзасына...
Тарихи йомгаклау
Үзе үлгәч тә, Гөләйза тарихы әле шактый барды, судларда эше дәвам итте,
чөнки исәннәрне хөкем итәргә кирәк иде. Иң беренче эш итеп Гөләйзаны кем,
кайда, ничек күмгән – шуны ачыкларга кирәк була. Моның өчен 1845 елның
14 гыйнварында Гөләйзаның туган авылы Кыр Шонталасы авылы халкыннан
сорау алалар. Бу эшне пристав Шахт үзе башкара, мөселман-татарлардан башта
ант бирдерә, аннан Гөләйзаның мәете турында сораштырырга тотына. Унике
кешедән – Бикчәнтәй Ибәтуллиннан, Хәбибулла Зәбиров, Фәтхулла Борһанов,
Әбсәлам Сәфәров, Әбделмән Әбдразаков, Хөсәен Әмәшев, Исмәгыйль
Нәзиров, Мөхәммәтәмин Таишев, Хөснулла Сәлимҗанов, Сәйфулла Борһанов,
Билалетдин Котлымәтов, Сәгыйтдин Гайнетдиновтан сорау алына. Алар
барысы да бер булып: «Чыннан да, Гөләйза 1844 елның апрель аенда, язгы
чәчү алдыннан вафат булды, христианча да, мөселман йолалары буенча да
җирләнмәде», дип җавап бирәләр.
Гөләйзаны кабереннән актарып ала һәм таба алмагач, Чистай судлары аның
якыннарына ябышалар. 1845 елның 8 февралендә Чистай өяз суды карар бирә:
христианлыктан мөселманлыкка күчкән Гөлзада – Фекла Тимофееваны, шулай
ук керәшен татарлары Ишмөхәммәт – Измаил Ефремов, Бикмөхәммәт – Иван
Денисов, аның хатыны – Хөсниҗамал – Дарья һәм кечкенә кызлары Мөфлиха
– Марфаны, чукынырга үгетләү-эшкәртү өчен, Казан консисториясенә
җибәрергә, бу эшне башкарып чыгуны Чистай земство судына тапшырырга.
Шул ук елның мартында Ишмөхәммәт белән Бикмөхәммәтне, кул-аякларын
богаулап, Казанга, чиркәү судына озаталар, ә хатын-кызлар, авыру сәбәпле,
бармыйча калалар.
Җиденче, сигезенче, уникенче мартта Ишмөхәммәт белән Бикмөхәммәттән
инде Казанда, консисториядә сорау алалар, анда чиркәү әһелләреннән тыш,
дөньяви вәкилләр – депутатлар һәм семинариянең татар теле укытучысы
да катнаша. Әмма аталы-уллы татарлар аяк терәп каршы торалар – алар
мөселманлыкны беркайчан ташламаячаклар, правослау диненә беркайчан да
кайтмаячаклар, урысның телен дә, динен дә белмиләр… Казан консисториясе
бу татарларны үзе генә җиңә алмагач, эшне губерна идарәсенә тапшыра, ә
Ишмөхәммәт белән Бикмөхәммәтне монастырьга ябалар, ул мәкруһлар өчен
төрмә ролен үти… Мәхкәмә документларыннан күренгәнчә, аларны монда ел
ахырына кадәр бикләп тоталар, әле 1845 елның 30 сентябрендә дә Ишмөхәммәт
белән Бикмөхәммәтне, Казан Кремле эчендәге чиркәү судына богаулап алып
килеп, «эшкәртеп» карыйлар, әмма алар мөселманлыктан чигенми, урыс
диненә кайтмый. Шуннан соң эшне Җинаятьләр палатасына тапшыралар, бу
инде үгетләү вакыты үтеп, җәза бирер чак җитте, дигәнне аңлата. Җәзаның иң
авыры – Себер каторгасына сөрү булса, җиңелрәге – чиркәүле урыс авылына
күчерү исәпләнә...
Яклаучы ир-атлары чиркәү төрмәсендә утыруыннан файдаланып, Гөлзада
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
77
белән Гөләйзаның балалары өстендә дә кара болытлар куера башлый.
1845 елның декабрендә Чистай өяз суды карар бирә: Гөлзаданың – Фекла
Тимофееваның Федосья һәм Марья исемле кызларын эзләп табарга, алардан
сорау алырга, нинди дин тотуларын ачыкларга. Апалары Пелагея – Гөләйза
кебек, алар да мөселманга кияүгә бирелмәгәнме – эзләп табарга һәм суд
каршына бастырырга! Ә Пелагея – Гөләйзаның мөселман Хәким Камаев белән
зинадан туган балалары – 9 яшьлек Габделвахитны, 6 яшьлек Габделҗәббарны,
2 яшьлек Гыйниятулланы, ислам тәэсиреннән коткару өчен, аталарыннан
аерып алырга, аларны округ идарәсенә китерергә, чукындырып, христианнарга
тәрбиягә бирергә. Бу балаларга мөселманча исем кушканы өчен Әхмәт
мулланы суд каршына бастырырга… Һәм бу эшкә җаваплы итеп тагы становой
пристав Алексей Шахтны билгелиләр.
Җәза тегермәне әйләнә, аңа инде мулланы да тартып кертәләр, ә акчага
сатылган попларга һәм кеше кыйнаган приставларга әле чират җитми…
Шахт, җиң сызганып, Шонталага сорау алырга килергә җыенганда, аның
тагы бер корбаны үлеп котыла – 1845 елның җәендә кечкенә Гыйниятулла җан
бирә… Әнисе үлгәннән соң, зираттан кайтып кермәгән, һавада кошлар очкан
саен, «Мине дә ал!» – дип артларыннан йөгергән Гыйниятулла, сагышына түзә
алмыйча, 12 июль көнне зыяндәш зәхмәте өянәгеннән үлә… Аны мөселманча
итеп, әнисенең буш торган каберенә күмәләр…
Сорау алуларда Казан вәкиле дә катнашканга, пристав Шахт үзен бераз
кысаларда тотарга тырыша, теге вакытлардагы кебек, һәркемгә котырынып
ташланмый. Үзенең өстеннән дә шикаятьләр барлыгын, аны кеше кыйнауда,
хәтта үтерүләрдә гаепләүләрен ул белә. Бер яктан, аңа татарлар теш кайраса,
икенче яктан, өяз җитәкчеләре дә шикләнеп карый, һәр адымын тикшереп
торалар. Ә иң куркынычы – теге вакыттагы хәлләр, Гөләйзаның кабереннән
юкка чыгуы, Биләр побының өянәк белән егылуы, уң кулының корып баруы
– болар барысы да татарларның каргышы булырга мөмкин, диләр...
1846 елның 12 гыйнварында Шахт Кыр Шонталасына сорау алырга килеп
җитә, бу юлы ул оныгы үлү сәбәпле үзе дә авыруга сабышкан Гөлзададан
кызларын эзләтә. Гөлзада, чыннан да, өч кыз бала табуын, аларның урысча
исемнәрен белмәвен, олы кызы Гөләйзаны Чирүле Шонталасы авыл татары
Хәким Камаевка кияүгә бирүен, ул кызының моннан ике ел чамасы элек
үлүен, аны мөселман йоласы буенча шул авыл мулласы Әхмәт Әхмәровның
күмүен әйтә. Шулай ук төпчек кызы Миңҗамалның да моннан алты ел элек
үлүен, аны Кызылъяр побы христианча күмүен әйтә, әмма соңыннан билгеле
булганча, Мифодей атакай приставка андый белешмә бирүдән баш тарта.
Гөлзада уртанчы кызы Шәрифҗамалның үзе белән авылда яшәвен, кияүгә
чыкмавын, аның да ислам динен тотуын яшермичә әйтеп бирә. Сабый вакытта
ук үлгән кызы Хупҗамал турында әйтеп тә тормый...
Аннан соң Гөлзаданың уртанчы кызы Шәрифҗамалны сорау алырга
чакыралар, Шахтның белешмәләрендә ул Федосья, дип теркәлгән. Шәрифҗамал
үзенә 19 яшь икәнен, урысча исемен белмәвен әйтә, беркайчан да чиркәүдә
тәүбә һәм арулануда булмаганын, аларның нәрсә икәнен дә белмәвен хәбәр
итә. Ул шулай ук үзенең чукындырылуы турында әнисеннән дә, беркемнән дә
ишетмәвен сөйли, кечкенәдән әнисе белән бергә ислам динен тотуын, хәзер
дә бергә яшәүләрен әйтә. Документлардан күренгәнчә, укый-яза белмәгәнгә,
аның өчен кулны «писарь Ильминский куйды», диелгән, димәк, бу мәкерле
миссионер ул вакытта ук инде татар авылларында иснәнеп йөргән.
ГӨЛӘЙЗА
78
Шул ук көнне сорау алулар Чирүле Шонталасы авылында да дәвам итә.
Башта Гөләйзаның ире Хәким Камаевтан сорау алалар, ул правослау диненнән
ислам диненә кайткан хатынының моннан ике еллар элек вафат булуын сөйли.
Шулай ук төпчек уллары Гыйниятулланың да узган җәйдә үлеп китүен,
хатынын да, улын да авыл мулласы Әхмәт Әхмәровның мөселманча күмүен
хәбәр итә. Калган ике улы – Габделвахит һәм Габделҗәббарның хәзерге вакытта
үзе белән яшәвен әйтә.
Инде чират мулланың үзенә дә җитә. Ул да дөресен әйтә – Гөләйзаны
мөселманча күмдем, чөнки аны чукындырылган дип белмәдем, ди. Ә
Гыйниятулланы ул өйдә юк вакытта азанчы Мөхәммәтша Мөхәммәтсәлимов
күмгән, Гөләйзаның үлеме метрика кенәгәсенә язылмаган, ә Гыйниятулланы
үзем язып куйдым, чөнки тууын да мин теркәгән идем, ди.
Азанчы Мөхәммәтшаны кертәләр, ул Хәким Камаевның 1845 елның җәендә
үлгән улы Гыйниятулланы җирләмәвен әйтә, минем моңа хокукым юк, ди.
Күрсәтмәләрдә каршылык килеп чыкканга, сорау алынучыларны шул көнне
үк йөзгә-йөз очраштыралар. Монда җаваплар тагы аерыла, мулла белән Хәким
Гыйниятулланы азанчы җирләде, янында авылның элеккеге башлыгы Әбуталип
Камаев кына бар иде, диләр, инде ул да үлгән икән. Ә Гөлзада оныгын кем
күмгәнне инде хәтерләми икән.
Эш шулай бутала башлагач, авыл халкыннан сорау алалар, Чирүле
Шонталасыннан 26 мөселман татары җавап тота. Беренче булып 60 яшьлек
Ишмөхәммәт Билаловны кертәләр, ул азанчы Мөхәммәтша турында бераз
мәгълүмат бирә, аның күрше Түбән Тигәнәле авылыннан булуын, һаман
указсыз эшләвен әйтә. Ә Хәким Камаевның улын кем җирләвен белмәдем
һәм күрмәдем, дип бара. «Аның азанчы Мөхәммәтсәлимов тарафыннан
җирләнүе турында Хәкимнән ишеттем», ди. Аннан соң җавап тотарга кергән
Газиз Гобәйдуллин, Тимербулат Тимергалиев, Бикмөхәммәт Тимергалиев,
Нигъмәтулла Мәмәдәлиев, Алимбәк Мәмәдәлиев, Әхмәди Әхтәмов, Фәхретдин
Әхтәмов, Мөхетдин Чуручин, Бикмөхәммәт Сәйфуллин, Идрис Әдәлиев,
Рәхмәтулла Кадералиев, Әхсән Ярмөхәммәтов, Хисаметдин Ишмөхәммәтов,
Мөхетдин Тимербулатов, Сәйфетдин Сәгыйтов, Сәмирхан Ташаев, Вәлиулла
Гобәйдуллин, Гайнетдин Хәсәнов, Әхмәди Ярмөхәммәтов, Мөхетдин
Сәгыйтов, Әхмәт Әхтәмов, Хәмит Йомранаев, Мифтахетдин Ярмөхәммәтов,
Биккенә Алиев, Фазаргали Юлдашев та Ишмөхәммәт Билалов кебек күрсәтмә
бирәләр.
13 гыйнварда Шахт эшне тәмамлап, земство судына тапшыра, аның
рапортында: «Өстәмә тикшерүләр тәмамланды, христиан диненнән исламга
кайткан Фекла Тимофееваның, оныклары Габделвахит белән Габделҗәббарның,
мулла Әхмәт Әхмәров һәм азанчы Мөхәммәтша Мөхәммәтсәлимовның
хөкемен сезгә тапшырам», диелгән була. Эш земство мәхкәмәсеннән өяз судына
китә, алар исә 1846 елның 17 гыйнварында катгый карар чыгаралар: «Мулланы
җинаятьче буларак хөкем итәргә, Гөләйзаның балаларын һәм азанчыны округ
идарәсенә тапшырырга, алардан балаларны христианнарга тәрбиягә бирүне, ә
азанчыны мәҗбүриләп туган авылына кайтарып җибәрүне сорарга».
Шул көнне үк өяз судында Әхмәт мулланы хөкем итәләр, әмма ул нык тора
– Гөләйзаның чукындырылган икәнен белмәдем, мөселман ире белән яшәгәч,
балаларына да үзебезчә исем бирдем, аларны мәчет кенәгәсенә теркәдем, ди.
Маңгаена терәп, «Ник ул хатынның керәшен икәнен белгәч, аны мөселманча
җирләдең?» дигән сорауга, «Аны мин күммәдем, ә ире белән иренең абыйсы
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
79
җирләде», ди, үзенә шаһитлыкка авылдашларын санап чыга. «Авылда сорау
алганда, мин күмдем, дип әйткән идең бит», дигәннәренә, «Урысчам начар,
тәрҗемәче булмады», дип җавап бирә, «Гөләйза христианча да, мөселманча да
күмелмәде», дип тә өсти. Бер караганда, Әхмәт мулланы да аңларга була – әгәр
ул суд каршында, «Гөләйзага мин никах укыдым, үлгәч, мөселманча күмдем»,
дисә, аны шуннан ук кул-аякларын богаулап, Себергә озаткан булырлар иде.
Әхмәт мулланың эше әле шактый вакыт дәвам итә – тагы Чирүле
Шонталасына барып, халыктан сорау алалар, әмма татарлар берсе дә мулла
өстеннән сөйләми, инде үлгән Әбуталип Камаевка күрсәтеп котылалар.
Гөләйзаны мөселманча күмгән өчен, Җинаятьләр палатасы Әхмәт мулланы
барыбер алты ай төрмәгә хөкем итә, әмма ул, бу карар белән ризалашмыйча,
шикаятьләр яза башлый, эш Сенатка кадәр барып җитә. Нәтиҗәдә, 1850 елның
башында Әхмәт мулла барыбер бер ай төрмәдә утырып чыга, азанчы исә штраф
белән генә котыла. Күрәсез, бу эш Гөләйза үлгәч тә тагы алты елга сузыла,
алты ел буе кем күмгән, каян һәм ничек күмгән, дип, халыкның теңкәсенә
тияләр, соңгы ноктаны куймыйча туктамыйлар.
Хәер, мулла гына түгел, Кызылъяр чиркәве побы Мифодей да Казанда,
консисториядә җавап тота, ул да берничә ай монастырь төрмәсендә ятып чыга.
Аның төп гаебе – чиркәү кенәгәләренең тәртиптә булмавы, пристав таләп
иткән күчермәләрне бирмәве, керәшен татарлары белән ныклап эшләмәве
була. Инде явыз пристав Алексей Шахтка да чират җитә, аны эшне сузуда,
Хәким Камаевка һаман балалары белән яшәп ятарга ирек бирүдә, керәшен
татарлары арасында тәртип урнаштыра алмауда гаеплиләр һәм 1846 елның
апрелендә Чистай өязеннән алып, Казан ягына күчерәләр. Әмма Шахт анда
барып җитә алмый, Биләр урманнарындагы бер чокырда аның үле гәүдәсен
табалар. Кем үтергән, кайчан, ни өчен үтергән – моны ачыклый алмыйлар,
әмма барысы да татарлардан шикләнә, чөнки ул аларның палачына әйләнә...
Бу хәбәр Биләр побы өчен табутына соңгы кадак була – аның хәлен белүче,
ярдәм итүчесе, таянычы калмый. Берьялгызы урын өстендә ятып, череп үлә ул,
кешеләрнең күз яше аны да картлык көнендә куып тота. Биләр побы Михаил
Лавров, Гөләйзага каршы эш кузгатып җибәргән, аны гүргә керткән бәндә,
1847 елның 20 октябрендә тилмереп, газапланып үлә...
Инде Гөләйзаның балалары язмышына килик. Билгеле булганча,
әле 1846 елның 17 гыйнварында ук Чистай өяз суды Габделвахит белән
Габделҗәббарны, аталарыннан аерып алып, христианнарга тәрбиягә бирергә,
дип карар чыгарган була. Һәм шулай эшлиләр дә – Гөләйзаның балаларын
Актау авылы керәшен татарларына тәрбиягә бирәләр, бу хакта архивларда
Якуб Алякринскийның дини идарәгә рапорты саклана. Ул анда 1846 елның
13 июлендә Гөләйза Измаилованың балаларын чукындыруын, беренчесенә
– Афанасий, икенчесенә Андрей исеме кушуын хәбәр итә. Габделвахит
Актау авылы керәшене Василий Афанасьевка, ә Габделҗәббар – шул ук
авылда керәшен татары Стефан Ивановка тәрбиягә бирелә. Ә 1847 елның
22 сентябрендә Чистай өяз мәхкәмәсе Гөләйза эшен яңадан карый һәм карар
бирә: христиан динен ташлап, мөселманлыкка кайткан Гөлзада – Фекла
Тимофееваны һәм аның исән балаларын, шулай ук Ишмөхәммәт – Измаил
Ефремовны һәм аның гаиләсен чиркәүле, правослау динендә булган урыс
авылларына күчерергә. Урыс хакимияте бу иманлы татарларны, аларның
нәселен ахыргача эзәрлекли, барысы өчен дә алардан үч ала. Болар – тарихта
сакланып калган чыганакларда теркәлгән.
ГӨЛӘЙЗА
80
...Ә хәзер яңадан шул заманнарга әйләнеп кайтып, ул чордагы тормышка
күз салыйк, бу әсәр каһарманнарының язмышын барлыйк...
...Ишмөхәммәт белән аның улын 1845 елның мартында, кул-аякларын
богаулап, Казанга, чиркәү судына озаткач, бу нәсел турында кайгырту тулысы
белән Чистай морзалары өстендә кала. Берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәргә
кирәк була – Ишмөхәммәтләрне Себергә сөрүдән саклап калырга, аларны
ничек тә исән-имин монда кайтарырга, Гөлзада белән киленен Казанга, чиркәү
судына җибәрүне өзәргә, Әхмәт мулланы төрмәдән аралап калырга, аңа төрле
урыннарга хат-шикаятьләр язарга булышырга, Гөләйзаның балаларын аталары
янында калдыруны сузарга, эш барып чыкмаса, аларны, сөйләшенгәнчә,
Актау керәшеннәренә тапшырырга... Һәм, әлбәттә, татарларның үзәгенә үткән
становой пристав Алексей Шахтны моннан кудырырга. Бу эшләрне башкарып
чыгу тиз генә булмый, чөнки хөкемгә тартылган татарларның барысы да
диярлек хокук оешмалары, мәхкәмә карарлары белән богауланган, аларны өзү
өчен айлар гына түгел, еллар кирәк була. Бу эшләрнең башында Исмәгыйль
морза тора, зирәк киңәшләрен, һәрвакыттагыча, йөзьяшәр Гомәр абыз бирә,
аларга ярдәмгә Мөхәммәтзакир хәзрәт тә кайтып җитә. Әйе, соңыннан бөтен
Чистай төбәгенең дини юлбашчысы булып китәчәк, мәдрәсәсенә урыс телен
һәм укытучысын кертмәгән өчен 90 яшендә үзенә каршы да җинаять эше
ачылган, сөрген язмышы әзерләнгән, моннан үлеп кенә котылган данлыклы
ишан Закир Камали-Ваһапов... Аны 1846 елның 17 сентябрендә Казан губерна
идарәсе карары белән Чистай мәчетенә имам-хатыйп итеп билгелиләр.
Шуны гына көтеп торгандай, инде йөз яше белән барган Гомәр морза, яшь
муллага фатихасын биреп, бакыйлыкка күчә, аны Закир хәзрәт үзе юып җирли.
Үләр алдыннан ул аңа шушы сүзләрне әйтә: «Дин-милләт өчен көрәшне син
дәвам итәсең, улым! Бәйгатемне сиңа тапшырам, кулымны бирәм – миннән соң
милләтне син иманга һәм азатлыкка өндә! Милләтне керәшенлектә калдырма
– васыятем шул! Һәр татар, һәр мәкруһ өчен көрәш! Болгар-Биләрне яңадан
күтәрегез, аны ислам үзәгенә әйләндерегез, бу җирләрдә мөселман-татар
дәүләте төзегез! Әмма моның өчен әле сезгә бик күп авырлыклар күрергә,
бик күп югалтулар кичерергә туры киләчәк, Аллаһ бу бәхетсез милләтемә
сабырлыклар бирсен һәм җиңү насыйп итсен иде...»
Шулай итеп, Гомәр морза китү белән, Болгар-Биләр төбәгендә зур бер
тарихи чор тәмамлана, милләт белән эшләү Закир хәзрәт кебек яшь татар
имамнары кулына күчә. Ул бирегә килеп урнашу белән, татарларның бөтен
кайгы-хәсрәтен үз өстенә ала, бигрәк тә рәсми кәгазьләрдә «отпавший» дип
аталган мәкруһлар өчен җаны әрни, аларга булышуны иң саваплы гамәл итеп
күрә. Әле Чистай мәчетенә имам итеп билгеләнгәнче үк, ул берничә тапкыр
Актау побы Якуб атакай белән очраша, эшнең нәрсәдә икәнен аңлата. Шулай
ук аның белән Чистай байлары да очрашып сөйләшә, Гөләйзаның балаларын,
аталары янында калдырып булмый икән, үз канаты астына алуын сорыйлар.
Якуб Алякринский аларны үзенең җавабы белән шаккатыра:
– Сорап телегезне әрәм итмәгез, байлык белән дә кызыктырмагыз, – дип
башлый ул, аларны куркытып. – Миңа Ходай күрсәтте инде хикмәтен...
Гөләйзаның төн эчендә кабереннән юкка чыкканын күрмәсәм, әле, бәлки,
икеләнгән дә булыр идем, куркыныч заманда яшибез бит! Әмма тагы да
куркыныч һәм дәһшәтле нәрсәләр бар икән, туганнар, ул – Ходайның җәзасы!
Сез, мөселманнар, моңа әзер, чөнки Ходайның рәхмәтенә өмет итәсез, ул
кушканча яшисез. Ә без нишләрбез? Без дә дөрес яшибез, дип беләбез, әмма
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
81
күрәбез – Ходай безгә түгел, сезгә ярдәм итә. Гөләйза кыйссасы миңа бик зур
сабак һәм гыйбрәт булды, бөтен вөҗүдемне актарып ташлады... Мин инде
сезнең дингә кайта алмам, дөрес икәнен белсәм дә... Чөнки минем артта халык
тора, ә алар бер көндә генә үзгәрә торган түгел, керәшенлек инде аларның
каннарына сеңгән... Ә Гөләйзаның балаларына булышырмын мин, ул хатын
җәннәт иясе бит, балалары да җәннәт кошлары! Казан төрмәсенә киткәнче,
Ишмөхәммәт әзи дә бу турыда әйткән иде... Килешенгәнчә эшләрбез, Ходай
кушса!
Һәм шулай була да – мәхкәмә Гөләйзаның балаларын христианнарга
тәрбиягә бирергә, дигән карар чыгаргач, Чистай морзалары аларны ничек тә
Актауга, Якуб атакай кулына тапшырту өчен эшкә керешәләр. Округ идарәсендә
сүз сыярлык кешеләрне табалар, аларга старовер урыслар аша эшне аңлаталар,
әлбәттә, бөтен серләрен ачмыйлар, төп дәлил булып балаларны татарча белүче
христианнар арасына күчерү тора, ә алар – Актау керәшеннәре. Чиркәве дә
бар, урысы да җитәрлек, побы да татарча белә, тәрбиягә алган кешеләре дә
татар булса, балаларга ул тормышка кереп китәргә җайлырак булачак, диләр.
Һәм шулай эшлиләр дә – Габделвахит белән Габделҗәббарны Актауга китереп,
Васил-Василийга һәм Сәгыйдулла-Степаннарга тәрбиягә бирәләр, Якуб атакай
кәгазьдә «чукындыра», ә гамәлдә – юк. Гомер буе керәшен татарлары өстендә
мәет козгыны кебек иснәнеп йөргән Биләр атакае ул вакытта үзе үлем белән
тартышып ята, ә Шахтны Биләр урманында бәреп үтерәләр... Шулай итеп,
Гөләйзаның догалары кабул була – аның балалары мөселманнар кулына күчә...
Ул арада, Чистай морзалары йөреп, Ишмөхәммәт белән Бикмөхәммәтне
дә Казан төрмәсеннән чыгаралар, алар авылларына әйләнеп кайта. Монда да
күп вакыйгалар булып үткән, күп нәрсәләр үзгәргән булып чыга. Ишмөхәммәт
төрмәдә утырганда, олы хатыны Әминә үлеп китә, аны Кыр Шонталасы авылы
мулласы Бикмөхәммәт Вәлитов яшерен рәвештә мөселманча җирли. Гомер
буе таянычлы терәге булган, икенче хатыны Гөлзаданы да, Аллаһ сынавы,
дип кабул иткән, уртак балаларын карап үстергән, үзеннән соң иманлы нәсел
калдырган хатынын, Ишмөхәммәт догалары белән искә ала, үлгәннән соң
булса да бәхиллеген бирә. Икенче хатыны Гөлзада да авырып тора икән, аны
да төрмәдәге ире һәм улы, бу дөньядан китеп барган кызы һәм оныгы кайгысы
аяктан еккан. Җитмәсә, үзен тагы суд юлларында йөртә башлаганнар, кызлары
Шәрифҗамалның теңкәсенә тияләр икән, имеш, чукынганмы-юкмы, кайда-
ничек яши? Инде ул баланы да урнаштырырга кирәк булачак, үз тормышы
булсын.
Оныклары Габделвахит белән Габделҗәббарны да, аталарыннан аерып
алып, Актауга җибәрәләр. Бер яктан, аларны христианнарга тәрбиягә
бирмәүләренә Ишмөхәммәт сөенә, ул балаларның хәзер эзен дә тапмас идең. Ә
монда – ышанычлы кешеләр, үз татарларыбыз. Калганы көйләнер, авылларына
да кире кайтырлар. Кайткан көннең икенчесендә үк, җомгага туры китереп, ул
Актау авылына чыгып китә, хатыны Гөлзада белән уртанчы кызы Шәрифҗамал
да шунда була. Бабаларының килүенә иң нык сөенүчеләр – оныклары, әйтерсең
лә әниләрен күргәннәр...
– Аллаһның рәхмәте белән, менә без тагы бергә, – ди Ишмөхәммәт,
намаздан соң. – Беренче тапкыр бу йортка моннан сигез-тугыз ел элек аяк
баскан идек, беренче намазларны да шунда укыдык. Аннан соң башыбыздан
күп хәлләр кичте, үлемен дә, төрмәсен дә, судларын да күрдек, иң газиз
кешеләребезне югалттык, аларның урыннары җәннәттә булсын!.. Әмма ни
ГӨЛӘЙЗА
82
генә күрсәк тә, иманны җуймадык, Аллаһ ярдәменә өметебезне өзмәдек,
әлхәмдүлиллаһ! Бу хәлләрне Аллаһның сынавы, дип кабул иттек, иман өчен
көрәштек, авырлыкларга сабыр иттек... Шушы хәтле көчле дәһшәт астында
да исән калуыбызны, мөселманлыкта калуыбызны Аллаһның рәхмәте, дип
кабул итәргә кирәк. Һәм аның кадерен белергә кирәк. Динебез тыелган вакытта
да өйләренең түрләрендә безнең өчен намазлыкларын җәйгән, аннан үзләре
дә намазга баскан Васил энем белән Нәгыймә сеңлемә, беренче булып безгә
килеп кушылган Мәрьямбану сеңлем белән Сәгыйдулла энемә, Актау өстенә
иман нуры җәелдергән барлык мөселман кардәшләремә мин чиксез рәхмәтле,
бу дөньяда бергә булган кебек, ахирәт көннәрендә дә бергә булырга насыйп
итсә иде! Инде шушы нигездән иман белән бакыйлыкка күчкән, дин-ислам
хакына адәм баласы күтәрә алмаслык газаплар кичергән Әкълимә әби белән
аның улы Мөхәммәтнең, төрмәләрдә үлгән якыннарының, тереләй янып
үлгән милләттәшләребезнең, дин кардәшләребезнең дә урыннары җәннәтнең
түрендә булсын иде, Раббым! Алар безгә шушы иманны, шушы рухны, шушы
тормышны биреп калдырдылар, инде балаларыбыз, оныкларыбыз, нәселебез
дә шушы изге юлны дәвам итсен иде!
...1847 елның көзендә Ишмөхәммәтнең ишле гаиләсен – үзен, улын,
киленен, оныгын, Гөлзаданы, буй җиткән Шәрифҗамалны да, суд карары
белән, чиркәүле урыс-керәшен авылы Актауга күчерәләр, ул авылның бер
почмагы ислам утравы икәнен белмиләр. Хәер, аларның Кыр Шонталасы
белән дә, Чирүле Шонталасы белән дә аралары өзелми, балалар аталары янына
гел кайтып йөри. Ә инде аз гына ирек килү белән, бөтенләй күчеп кайталар.
Габделвахитка уналты яшь тулуга, аңа Василларның кызы Мәрьям белән
никах укыйлар, алар Чирүле Шонталасында, аталары йортында яши башлый.
Ул көнне ике туй була – тол калган Хәкимне дә Гөләйзаның бертуган сеңлесе
Шәрифҗамал белән ярәшәләр, аларга никах укыйлар, шул рәвешле, өзелә язган
тормыш, бернигә карамыйча, дәвам итә. Бер елдан аларның кыз балалары туа,
аңа Әхмәт мулла Гөләйза, дип исем куша, Әкълимә әбинең дисбесе яңадан
Гөләйза кулына күчә...
...Николай I патша үлгәч, 1855 елның язында Ишмөхәммәт тә, гаиләсен
алып, янә Кыр Шонталасына һәм бөтенләйгә күчеп кайтты. Бу чорда Актауда
унөч җан керәшенлектән мөселманлыкка кайткан булып чыкты, алар да
чиркәүле урыс авылын калдырып, Кыр Шонталасына күчте, араларында
Васил һәм Нәгыймә гаиләсе, Сәгыйдулла һәм Мәрьямбану гаиләсе дә бар иде.
Якуб атакай аларны авыл башына хәтле чыгып, үзе озатып калды, барысы
белән дә кочаклашып аерылыштылар, еладылар. Якуб атакай алар белән
китмәде, чөнки аның халкы монда иде... Хакыйкатьне белсә дә, Аллаһның
могҗизасын үз күзләре белән күрсә дә, ул үз динен, үз кавемен, үз авылын
ташлый алмады... Ул аларны авыл башына чыгып, озатып калды, чаларган
сакалына күз яшьләре тәгәрәп төште... Кыр юлы буйлап, арбаларга төялеп,
аның милләттәшләре китеп бара иде... Үз авылларына, үз асылларына, үз
тамырларына кайтып баралар иде... Сак-Сок кошлары кебек, язмыш аларны
аерган, дин төрле, әмма милләт бер, шул сәбәпле, бу аерылу бигрәк тә
аянычлы һәм фаҗигале иде...
Ишмөхәммәт 1856 елда, 85 яшендә вафат булды, аны зурлап, Кыр
Шонталасы зиратына мөселманча җирләделәр, кабере Гөләйза кызы янында
икән, диделәр...
...Ул төнне күк йөзен Болгардан-Биләрләргә хәтле йолдызлар бизәгән иде...
Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А
83
Әйтерсең лә милләт дисбесеннән бар җиһанга чәчелеп киткән рухи
мәрҗәннәр!
Әйтерсең лә җиде кат күкләрдән җем-җем килеп нур чәчәләр, юл
күрсәтәләр, татар тарихын сөйлиләр, гыйбрәт алырга чакыралар...
Әйтерсең лә бу дисбе төймәләре түгел, ут эченнән нур булып күккә атылган
милләт улларының һәм кызларының җаны караңгы күктә йолдыз булып яна –
Хөснибикә һәм Гөләйзар, Әкълимә һәм Гөләйза, Бикмөхәммәт һәм Бикмулла,
Мөхәммәт, Абдуллаларның җаны йолдыз булып яна иде... Алар йөзләрчә һәм
меңнәрчә... Күктә дә, җир йөзендә дә...
Көчләп чукындырганда да иманда калган, мөселманлыгын һәм татарлыгын
бирмәгән, иң авыр, кара заманнарда да милләт дисбесен өзмәгән, аны киләчәккә
васыять итеп калдырган халкыма мәңгелек дога булсын бу әсәрем!
...Җиргә тагы яз килде, шау чәчәкле май килде...
Болгар-Биләр хәрабәләре өстендә, Шонтала күгендә тагы кыр казлары
күренде, тормыш дәрьяларын гизеп, алар бирегә нәсел калдырырга кайталар
иде... Җырлый-җырлый, елый-елый, бетмәс дәрт һәм өмет белән, алар туган
якларына кайтып киләләр иде... Киек кошларның моңлы тавышына галәм
төпкеленнән тагы бер аваз килеп кушыла, үзәк өзгеч бу сагыш бөтен җиһан
буйлап тарала:
– Минем исемем Гөләйза... Минем исемем Гөләйза! Минем исемем
Гөләйза.
Иман хакына туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган татар
качакларының да рухлары, дога һәм җыр булып, милләт күгеннән үтеп бара...
Ак болытларга сары сагыш белән язылган җан авазы аларга да барып ирешә:
– Минем исемем Гөләйза... Минем исемем Гөләйза! Минем исемем
Гөләйза.
Моңа җавап итеп, авыл өстендә беренче күк күкри, галәм бар дөнья
ишетерлек итеп аңа җавап бирә:
– Әйе, синең исемең Гөләйза! Синең исемең Гөләйза... Синең исемең
Гөләйза.
Ә аста, яшел чирәм өстендә, алтын чәчле, яшькелт күзле кыз бала, нәни
кулларын сузып, ак болытлар артыннан йөгерә... Җиһаннан килгән бу серле
авазны ул да ишетә, ул да аңа җавап бирә:
– Минем исемем дә Гөләйза! Минем исемем дә Гөләйза! Минем исемем
Гөләйза!!!
Күкләр аңа көлеп, беренче язгы яңгыр белән җавап бирә...
Кыр казлары аның аяк астына көмеш каурыйларын сибә...
Мәчет манарасыннан яңгыраган азан моңы шәһәдәтлек бирә...
...Һәм милләт яшәгәндә, мәңге шулай булыр, инша Аллаһ!
Тәмам.
2018 ел, 9 май.

Реклама