Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җанны көйгә салу

Кире кагылгысыз зарурлык таләбе: сәнгать югарылыгындагы һәрбер иҗат башкалардан аерылып торырга тиеш. Тик мондый максатка ничек ирешергә соң? Шушы юнәлештә даим эзләнүчеләр өчен катгый күрсәтмәләр әзерләү мөмкин түгел. Музага тартылган һәммә зат бу хасияткә үзенчә тиенә. Күрер күзгә сәләтле генә тоелган шәхеснең гадәтилек чигеннән чыга алмавы да ихтимал. Андыйлар да хәтсез. Әйе, сәмави илһам белән башкарылган эшчәнлектә кабатланмас урыныңны табу күп кенә рухи сыйфатларны яхшылап үзләштерү нәтиҗәсендә бирелә. Каләм әһеленең әлеге мөһим үзенчәлеге, әлбәттә, мавыктыргыч язу рәвешен булдырудан башлана. Чынлыкта әдәби әсәрнең сәнгатьчә кыйммәте барыбер камил өслүп нисбилегендә бәяләнә.

Үз-үземне шигырьләремә

Ташлыймын да

Өр-яңадан

Яши башлыйм!

Каләмдәшем Ләбиб Леронның «Мөмкин булса...» исемле шигырендә иҗадият белән җан-тән бергәлеге ачык чагыла шикелле. Чыннан да, шундый очракта гына шагыйрь, рухи гармония югарылыгына күтәрелеп, киләчәктә уңыш китерерлек үз почеркын гамәлгә куя аладыр. Күпләрне үзенә тартып торырлык стиль нәкъ менә күңел тирәнлекләрендә ярала. Ул кеше затының холык-фигыле билгеләренә дә, туган тел байлыгыннан файдалана белүенә дә, мәгълүмати әзерлегенә дә аерылгысыз рәвештә бәйле. Ә язучының тора-бара даими гадәтенә әверелгән үзенчәлекле тел-өслүбе яшәешнең асылын тирәнрәк аңлауда, чынбарлыкка әдипләрчә мөнәсәбәт белдерүдә яңадан-яңа офыклар ачарга сәләтле корал сыйфатында хезмәт итә. Бу җәһәттән Ләбиб Леронның лирик уйланулары хәтергә килә. «Синең хакта» дигән әсәрдәге мондый сүзләр шушы дулкында аеруча табигый яңгырый кебек: «...Ыгы-зыгы. Башым гөжли. Нишлим? Зәңгәр киңлек сорый фикерләрем».

Узган гасырның сиксәненче елларында зур әдәбиятка килгән Ләбиб Лерон үзенең эзләнүле иҗаты белән мине һәрвакыт төрлечә кызыксындырып тора. Каләм эшчәнлегенең башлангыч чорында аның максатчан омтылышларын, аерым алганда, фикерләү-язу рәвешен ныгыту юнәлешендәге тырышлыкларын да күзәттем. Инануымча, бу каршылыклы тормышны яктыртып күрсәтүдә шагыйрь төсләр муллыгына өстенлек бирә. «Нур-җеп белән гөлчәчәкләр чигеп...» Бай палитрага таянган хәлдә эш итәргә күнегүен автор «Нидер көтәм» шигырендә дә ишарәләп үтә. Монысы яхшы аңлашыла. Хәтта җирдәге меңнәрчә үсемлекне сурәтләгәндә дә күп төсләрдән маһирларча файдаланырга туры килә. Дөрес, яшәешнең игътибар үзәгенә алынган хәлләрен һәркем җаны теләгәнчә тасвирларга хокуклы. Үз әсәрләре тукымасында бары ак белән карага яки сүрән төсмерләргә генә авышучылар да бар. Ә менә Ләбиб Лерон дөньяны төрле яклап, аның бөтен чуарлыгын колачларга омтылуны хуп күрә.

Сабак өйрәнәмен –

Заман бирә дәрес.

(«Дәрес»)

Иҗатның тормыш икәнен

Аңласаңчы, и йөрәк!..

(«И йөрәк!») 

Шигъри иҗатны сынлы сәнгать белән чагыштырырга яраткан Ләбиб Лерон, күргәнебезчә, үзенә йөкләнгән олуг миссияне тирәнтен аңлавын язып та сиздертә. «Буяулар сөйләшә башлый, Кылкаләмгә ым бирсәң», дип гаҗәпләнә ул «Тылсымчы» исемле әсәрендә. Автор әлеге романтик күзәтүендә дә яшәешнең күпьяклы булуына, илһам чишмәсенең ирекле агарга тиешлегенә янәдән игътибар юнәлтә. «Ләйсән яңгыр яуганда» дигән шигырьдә дә бу искәртү башка сүзләр белән кабатлана: «Күңел кылым чыңлап куйды... Күңел – моңлы саз икән». Белгәнебезчә, парлы яки өчәрле кыллардан торган әлеге уен коралы безнең әдәбиятта шигърият символларының берсен күз алдына китерә. Сазда санаулы гына кыллар, күңелдә исә алар бихисап. Артык җәелмичә аңлатканда, шагыйрь кальбе яратылышында, һичшиксез, моңлану мөмкинлекләре зуррак. Әлбәттә, бер кылы өзелгән скрипкада да катлаулы көйне гаҗәеп дәрәҗәдә оста уйный алучылар, ноталарның өчесен генә кулланып язылган җырлары белән зәвыгыбызны бозып ятучылар да бар. Төрле хәлләр күзәтелә. Әмма яшәеш симфониясен бөтен авазларда, табигый тулылыкта яңгыратуга ни җитә! Француз язучысы Гюстав Флобер хаклы рәвештә кистереп әйткәнчә, «Стиль – тормышның үзе ул»: Табигать – оркестр.

Аңлыйм да... аңламыйм:

Күктән дә,

Җирдән дә

Ява моң?!

Иҗат өслүбенең яшәеш чынлыгын һәрьяклап ачуны тәэмин итәргә тиешлеген нечкәләп аңлаучы Ләбиб Лерон үзенең шушы карашын «Йомарлам» дип аталган поэмасындагы шигъри сурәтләүдә дә өлешчә чагылдырып уза. «Яшел тантана» исемле шигырьдә дә ул әлеге теманы үстерергә омтыла: «Күңелләрдән ташып моң түгелә... Сәер хисләр белән җан яна». Аның башка әсәрләрендә дә «җан» төшенчәсе искә алына. Шул рәвешле, образ отыры киңәя бара. «Ван Гог «Автопортрет»ы янында уйлану» шигырендә автор хәтта илһамлану серләрен ачарга тели. «Гамьле төсләр җанымда эри», ди шагыйрь, ихласлык белән. Ошбу дүрт сүздә Ләбиб Лерон эшчәнлегенең төп кредосы да, озак эзләнүләр бәрабәренә табылган тел-өслүбенең йөкләнеше дә шәйләнә сыман. Гамьле төсләр эремәсе, эчке янулы җан, моңлы саз җыры... Аңлашылганча, үзен милләт улы итеп тойган каләм әһеленең язу стиле, әлбәттә, күпне колачларга сәләтле хасияте белән халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртырга бурычлы. Моны Ләбиб Лерон да хакыйкать югарылыгында таный һәм җаваплы гамәлендә ошбу кагыйдәгә тугрылык саклый.

Җиңеллек эзләмим –

Һәрвакыт иңдә йөк.

Пакьлим, дип, дөньяны,

Тырышам мин дә бит.

Халкым, дип, милләт, дип,

Туган тел, дип яшим.

Бик авыр мәлләрдә

Вөҗданым – иптәшем.

(«Тукайча яшим, дип...»)

Янәдән кабатлап раслаганда, Ләбиб Леронның иҗат алымына җан-рухны җилкеткән колачлылык хас. Әлеге үзенчәлек шагыйрьне борчыган мәсьәләләр төрлелегендә дә, образлы фикерләү агышының тулылыгында да ачык күренә. «Фикерләрем оча кояшкача!..» Автор «Синең хакта» дигән шигырендә купшылык өчен генә шулай әйтмидер. Ул үзенең максатчанлыгын да, үҗәтлеген дә яшереп тормый. «Бу – тормыш бу!» дип аталган әсәрдә, әнә, яшь каләмдәшләренә үрнәк саналырдай ихтыярлылык чагыла: «Булыр, күзләреңә синең Яшь тыгылыр бик еш. Йөрәгеңә кан сауса да, Син язарга тиеш!» Менә шундый ныклык белән Ләбиб Лерон авыр темаларга да алына, көндәлек тормышта гавамны туктаусыз кызыксындырган катлаулы сорауларга җавап та эзли. Аның тынгысыз җаны тар кысаларга сыймый. Әдәби эшчәнлектә һәммәсе мөһим. Остаз әдипләр искәрткәнчә, кайбер каләм ияләрендәге эч пошыргыч бертөслелек аларның нәкъ менә чикләнгән карашыннан киләдер. Безнең Ләбиб Леронга мондый куркыныч янамый. Мөмкин, әйе, тамак туйдырырга Такмак язып һаман, такмак сатып... Күтәрәмгә калган чакта илең, Милләтеңнең булсын ак максаты! Дөрестән дә, күпне кичергән газиз кавемеңнең милли идеясеннән дә зуррак, аның олуг мәнфәгатьләреннән дә өстенрәк бурычлар бармы икән?! Шушы уңайдан Ләбиб Леронның «Ак максат» исемле ошбу шигырен кат-кат укыгач, Габдулла Тукайның «Юбилей мөнәсәбәте белән» дип аталган мәгълүм мәкаләсе искә төште. Хәтерлисездер, анда падишаһ хәзрәтләренә олы таләпләр кую урынына ваемсыз төстә вак-төяккә авышучылар тәнкыйть утына алына. «Бу хәл инде..., бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде». Шагыйрь әнә шундый мыскыллы нәтиҗә чыгара. Кызганыч ки, безнең каршылыклар тулып ашкан тарихыбызда уйланырга мәҗбүр итәрдәй гыйбрәтләр байтак. Замандашыбыз Ләбиб Лерон да әлеге әсәре аша милләттәшләрен иҗтимагый битарафлык чиренә бирелмәскә, татар халкының өзлексез сынаулардан гына торган язмышы үзәгендә фидаиларча көрәшеп яшәргә чакыра.

Шәхеснең эчке инанганлыгы нык-таза булган очракта гына аның иҗаты какшамас нигездә тармакланып китәргә мөмкин. Карашлар тотрыклылыгы исә алай җиңелдән бирелми. Моның өчен максатчанлык та, эзләнүчәнлек тә, сабырлык та, тынгысызлык та бердәй кирәк. «Үз-үземне тинтерәткән мәлем, Аптыраткан чагым сезне дә...» Шагыйрь Ләбиб Лерон «Җавапсыз сораулар» дигән шигырендә кадерле укучылары белән шулай аңлашуны фарыз саный. Ә чишелеш көткән мәсьәләләр чынлап та ифрат күп. Катлаулы сөальләргә җавапны бергәләп табу мәслихәт. Халыкны һавада эленеп торган идеяләр түгел, яшәештә зарур хаклыклар беренче чиратта кызыксындыра. Тормышта күзәтелгән аерым күренешләр дә аның төпченүле игътибарыннан читтә калмый. Каләм шуларга да төртеп күрсәтергә тиеш. XX гасырда аеруча көчәйгән мөһаҗирлек хәлләрен генә алыйк. Баксаң, гадәти тоелган ошбу мәсьәләдә дә кайбер милли үзенчәлекләр бар икән. Байтак илдәшләрнең язмышын зир-зәбәр китергән Октябрь инкыйлабыннан соң күпләр чит мәмләкәтләргә күченеп гомер сөрергә мәҗбүр булды. Башка милләт вәкилләре диңгез корабларына сыешмыйча, безнекеләр исә берәм-берәм диярлек китеп барды. Алар хәтта горбәттә дә төрле максатлар белән яшәде: берәүләр үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртты, икенчеләр сөекле халкының хакын даулады... Кыскасы, «Гаяз Исхакыйның кайтуы» исемле шигыре белән Ләбиб Лерон әнә шундый уйлануларга этәрә. Әлеге мөһаҗирләрнең тәкъдиренә, әйе, насыйп төрлелек хас.

«Исән булсак, бер кайтырбыз әле!» –

Дип киткәннәр кайтты яңадан:

Урыс кайтты... Яһүд... Татар гына

Артка калды бераз алардан.

Элгәрләребез әйтмешли, бу дөньяның көе бар, кырык төрле чөе бар. Безнең халыкта даим әйләнештә йөргән «кырык» саны күчмә мәгънәне дә аңлата, димәк, әлеге микъдар төшенчәсе кулланылганда, «бик күп» дигәнне күз алдында тотарга кирәк. Озын юл үткән кешелек җәмгыяте камиллектән әлегә шактый ерак тора. Әдәбият белгечләре өйрәткәнчә, шигърият әүвәл тормышның үзеннән үсеп чыккан, шуннан соң гына сәнгать төренә әйләнгән. Мондый раслама аһәңле сүзнең яшәештәге олуг вазифалары, шагыйрьләрнең инсаният алдындагы зур җаваплылыгы турында сөйли. Әлбәттә, каләм әһеле географик бүленеш кысаларында кала алмый, аны уртак Җиребез язмышына бәйле һәрнәрсә тынычсызларга тиеш. Киң колачлы иҗат өслүбенә ияләшкән Ләбиб Лерон да үз миссиясенә чикләнгәнлек билгеләренең бөтенләй килешмәвен яхшы тоя. «Яралу» дип аталган шигырендә дә ул шуңа ишарә ясый шикелле. «Мин уйдан яралганмындыр – Уй сыман оча күңлем...» Дөнья гаме исә аны һәркайда эзәрлекли. Ялгыз бүлмә.

Хуҗа миңа

Борчу уйлар өере.

Булдырылган кадәр мине

Бимазалый һәрбере.

Кайсы үрти, кайсы чәнчә,

Кайсы телсез күк ымлый...

(«Ялгызлык»)

Күпләр стильне табигате буенча гаять четерекле иҗат рәвеше, ягъни гади әйберләрне аңлатуның катлаулы ысулы итеп күзаллый. Тәҗрибәле әдипләр, киресенчә, аны катлаулы хәлләрне чагылдыруның гади алымы дип саный. Мондый билгеләмәнең дөреслеккә туры килүе Ләбиб Лерон мисалында да раслана. Аның тел-өслүбе алай артык авыр түгел, әмма фикер сөреше күпчелек очракта җитди. Шагыйрь игътибар колачын отыры киңәйтә, күтәрелгән мәсьәләләргә глобальлек төсмерен бирә. Ә аек карашка ихтыяҗ бик зур. Җирдә ничәмә-ничә буын яшәп киткән, алар иреклеирексез күпме гөнаһ кылган. Дөнья сафлануга мохтаҗ. Бу җәһәттән Ләбиб Лерон да үз мөнәсәбәтен әледән-әле белдергәләп куя. «Мин Җир шарын юар идем, – ди ул, – Яңгыр булып явалсам». Тынып тормаган эреле-ваклы сугышлар да аның генетик сызлануын көчәйтеп җибәрә. Әлеге афәтләр исемлегенә нокта куелмау «Йомарлам» поэмасында да искә алына.

Кешелек авырый –

Бармы бер дәва?

Табасы иде бит,

Даруын табасы...

Хәтерлим, Ләбиб Лерон 1991 елда яңа поэма иҗат итте. Аның гадәти тоелмаган исеме игътибарымны шундук үзенә тартты: «Танк биюе». Ошбу дәһшәтле сугыш техникасы миңа шактый яхшы таныш. Казан дәүләт университетын тәмамлагач, офицер буларак, армия хезмәтенә китеп бардым. Ерак Көнчыгышның мәһабәт сопкалары итәгенә сыенып урнашкан танк полкында рота командирының техника буенча урынбасары вазифаларын үтәргә туры килде. Үз халкы белән көрәшүдән туймаган совет илендә әлеге гыйфрит куркыту символына әверелгән заман иде. Мәйданнарда җыелган дәгъвачыл халыкны кичекмәстән авызлыклау өчен, нәкъ менә броняга төренгән хәрби машиналар файдаланылды. Төрле кайнар вакыйгалар җәһәтеннән, совет танклары Урта Азия, Кавказ, шулай ук Балтыйк буендагы союздаш республикаларны аркылыга-буйга иңләп чыкты. Татарстан Республикасының суверенлыгы турында тарихи референдум үткәрелгән чакта да (1992 ел, 21 март) РФ Куркынычсызлык советы утырышында «сепаратчы»ларга басым ясау мәсьәләләре карала. Безнең өчен гаять киеренке көннәрдә җөмһүриятебезнең көнбатыш чикләрендә меңнәрчә танкның «мотор җылытуы» хакында хәбәрләр дә йөрде. Шөкер, тавыш бирү уңышлы үтте... Әле дә истә, Чехословакияне «законлы төстә» социалистик лагерьга кайтару вакытында да шул ук совет танклары төп рольләрнең берсен башкарды. Күптән түгел Прагага баргач, илнең башкаласы үзәгендә көч-кодрәт һәйкәле кыяфәтендә туктап калган, дөресрәге, пьедесталга күтәрелгән куркынычлы машинаны шәхсән үзем дә күрдем. 

Үлчиләрдер кан басымын,

Белмим,

Нинди үлчәүдә, –

Җан басымы безнең илдә

ТАНК белән үлчәнә!

Исеменнән үк сиземләнгәнчә, гайре табигый тоелган танк биюе поэманың төп метафорасын тәшкил итә. Күчмә мәгънәне аңлаткан әлеге сурәтләү чарасы образлы фикерләү агышына мантыйкый эзлеклелек бирә. Әсәрнең композицион бөтенлеге дә нәкъ менә шуннан киләдер. «Шигыремне айкап, танк йөри – Сүз-тезгенем әзер өзелергә...» Шагыйрь Ләбиб Леронның гаҗиз хәлдә әйтелгән ошбу сүзләре киеренке вакыйгаларны үзара бәйләүче үзенчәлекле рефрен рәвешендә яңгырый. Канлы тамаша Вильнюста бара. Халык белән тулы мәйданга, гайрәт орып, танклар колоннасы килеп керә. Барысын да сытып үтәргә әзер албасты, чикләнмәгән хокук алгандай, куркынган кешеләр арасында үзенчә бии башлый. Тәгәрмәч чылбырыннан очкыннар чәчри. Кара сөрем чыгарып, куәтле моторлар гүли...

Хәрби хезмәт барышында шәхсән үземнең дә, йөртүче сыйфатында, танк кадәр танкны... «Әпипә»гә биеткәнем бар. Вәләкин шау-шулы кызган мәйданда түгел, Биробиджан шәһәре читендәге аулак танкодромда. Минем катнаштагы арлы-бирле кискен йөреш вакытында хәтта кырмыска да зыян күрмәгәндер, Вильнюста исә литва татар кызы Лорета Асанавичюте фаҗигале төстә һәлак була. Күпләр җәфа чигә. Теге заманда совет танкларының биюе еш кына шулайрак төгәлләнә иде. Мондый сәяси уеннардан һәрвакыт уймак чыга. Ә милләттәшебезнең танк астында калуы турында уйланганда, төрлечә аңлашыла торган халык мәкале хәтергә төшә. Төгәлрәк әйткәндә, аның беркадәр үзгәртелгән үрнәге: хәтәр барда татар бар... Озын сүзнең кыскасы, Ләбиб Леронның «Танк биюе» поэмасы гамьле күңелдә хис-кичерешләр ташкыны кузгата. Үз халкыңны яратмау кайдан башлангыч ала? «Патша килә, патша китә – Киткәннәрдә бар гаеп», дип, автор кайбер гомумиләштерүләр ясауны да кирәк таба. Сүз дә юк, Явыз Иван залимлекләре чорында танк әле уйлап чыгарылмаган. Әмма астарлы фикердән аңлашылганча, ил-көн белән үчләнеп уйнауда тәгаен тоталитар хакимият гаепле.

Әле яңа эрага кадәр үк яшәгән борынгы грек философлары безгә әйтеп калдырганча, һәрбер сәнгать төрендә табигатькә иярү чагыла; чынбарлыкка охшатырга тырышу иҗатның тормышчанлыгын билгели. Адәм баласын үзенә сыендырган табигать исә чын мәгънәсендә мөкәммәллек үрнәге булып тора. Аның үзара бәйләнешле бизәкләре исәпләп бетермәслек дәрәҗәдә күп. Хәтта салават күперендә дә төсләр җидедән артып китә. Яшәешне колачларга омтылу өчен дә каләм иясеннән киң карашлылык сорала. Алай гына түгел, ул һәммә алымнан нәтиҗәле файдаланырга тиеш. Шушы уңайдан Ләбиб Леронның төрле әдәби жанрларда уңышлы эшләве дә бу дөньяның бихисап катламнарын мөмкин кадәр тулырак ачарга теләүдән килә. Һәрбер шигъри формада да ул үзен иркен тота. Алар байтак: шигырь, поэма, робагый, җыр, эпиграмма, пародия... Шагыйрь юмор-сатира өлкәсендә дә зур мөмкинлекләрен күрсәтүгә иреште. Гадәттә, юморны яшәүгә зарар китермәгән микъдардагы дөреслеккә тиңлиләр. Ә Ләбиб Леронның уен-көлкеле шигырьләре зарури хаклыкны укучы кальбенә сала. Әлбәттә, мондый әсәрләрнең күпчелеге тәрбияви максатларга юнәлдерелгән. Авторның чәнечкеле юллары да ачы дарудай кабул ителә. Милли мәсьәләләргә кагылышлы кайбер һөҗүи сүзләрне әйткәндә, каләмдәшебез күзендә яшь тә җемелдәп куя кебек. «Шайтан коткысы» дигән шигырьдә, мәсәлән, ирексездән, «нечкәрү» халәте тоемлана.

Үземне мин үзем генә

Беләм инде, –

Җүләр төсле җылый-җылый

Көләм инде.

Тәҗрибә аңлатканча, тезмә жанрның төрле мөмкинлекләреннән файдаланырга омтылу образлы фикерләүнең колачын сизелерлек киңәйтүгә китерә. Әйтик, Ләбиб Леронның багышлаулар язуга зур игътибар күрсәтүе дә аның әдәби дөньясын тематик яктан баетырга этәргеч бирә. Ул, татар халкының мәгълүм затларына атап, инде берничә дистә шигырь иҗат итте. Бу үзенчәлекле галереяда кемнәр генә юк: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Муса Җәлил, Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Сара Садыйкова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Миркасыйм Госманов, Ринат Таҗетдинов... Дөресен әйткәндә, безнең тирән тамырлы әдәбият һәм сәнгать үсешен әлеге шәхесләрдән башка берничек тә күзаллап булмый. Ахыр чиктә, халыкның бөеклеген дә нәкъ менә шундый мәшһүрләр билгели. Ошбу циклның барлыкка килүендә шагыйрьнең киң күңелле икәнлеге дә, аның үткәнебезне данлаучы элгәрләргә хөрмәт белән каравы да күренә. Аерым язмыш сәхифәләрен үзәккә алган мондый әсәрләр милли тарихыбызны тулырак аңлау өчен дә кирәк. Автор үзенең багышлауларында ил-көнне сынаган төрле заманнарны үзара чагыштыра, кайбер нәтиҗәләр ясый, өлгеләрнең кыйммәтен ачыклый, узганнарның тылсымлы көзгесендә үзен дә лаеклы рәвештә төсмерләргә тели.

Бүгенгедән үткәнемә карыйм –

Үз-үземне килә күрәсем;

Гасыр аша һәр кешене барлыйм

– Мин түгелме шуның берәрсе?

Рухи офыкларны киңәйтүнең, әйе, төрле-төрле юллары бар. Башка халыклар белән тәрҗемә алмашу да шушы игелекле максатка үзенчә хезмәт итә. Мондый юнәлештәге иҗтиһат теге яки бу әдәбиятны яңача баетып кына калмый, әлеге эшчәнлеккә алынган каләм ияләренең интеллектын тирәнәйтүгә дә уңай йогынты ясый. Бөтенесен берьюлы колачларга омтылган Ләбиб Лерон да, тәрҗемә кылуга әһәмият биреп, үз күңеленә ятымлы шагыйрьләрне татар укучысына якынайта. Шундый талантлар арасында Анна Ахматова, Леонид Мартынов, Андрей Вознесенский, Эдуардас Межелайтис, Кайсын Кулиев, Давыт Көгелтдинов, Юван Шесталов, Абдулла Арипов, Пабло Неруда, Поль Верлен, Артюр Рембо кебек затларны күрәбез. Ирекле төстә сайлап алынган әлеге авторларны санап үткәч, Ләбиб Леронның зәвык югарылыгы да шактый ачык төсмерләнә. Аларның әсәрләренә ул ни өчен тукталган? «Дала җыры» дигән шигырьдә моңа җавап табыла сыман.

Сезнең җырлар өмет булып очкан,

Хәсрәтләрнең тараткан барын.

Сез ул – тугры сүзле горур башлар,

Ак хакыйкать тарафдарлары!

Озак еллар дәвамында күзәтүемнән чыгып әйтәм, яшьтән үк уянган иҗади эзләнүләр дәрте Ләбиб Леронны бүгенгә кадәр озатып бара. Хәтта кайбер шигырьләрендә дә шул халәтнең билгеләре чагыла. «Әйтелмәгән әле әйтер сүзем», дип белдерә шагыйрь ниндидер тынычсызлану дулкынында язылган «Бушану» исемле әсәрендә. «Йомарлам» поэмасында да бар шундыйрак юллар: «Әллә нәрсә! Күңелемә уйлар килә өер-өер, – Башы булса, юк уртасы йә ахыры...» Ошбу сүзләрдә Пегас-атның чыгымчылап алуын, эзләнү каршылыкларын күрми мөмкин түгел. Фараз кылуымча, мондый очракта Ләбиб Лерон вакытлыча бүтән жанрга күчәдер. Аның мөмкинлекләре зур. Ул прозада да үз югарылыгын тота. Тезмәдә яңгыраш тапмаган идеяләрнең драматургиядә ачылып китүе ихтимал. Шагыйрь балалар әдәбиятын да яңа табышлар белән баетты. Шигырьләр, хикәяләр, пьесалар, әкиятләр, мәзәкләр, җырлар, комикслар... Авторның шушы төрдәге әсәрләрен туплаган «Яңгырның ял көне» (1988), «Транзистор үч ала» (1989), «Тәгәрмәчле чана» (1993), «Таһир маҗаралары» (2000), «Кояшны кочкан малай» (2004) ише китапларында да киңлеккә ашкынучан тел-өслүп төсмерләнә. Тиктормас каләмнең хезмәтләре һәрбер юнәлештә күренә. Пьесалар республикабыз театрларында куела, телевидение аша тәкъдим ителә. Иҗатчы канәгатьләнергә ашыкмый. «Хикәя йә шигырь язып кына Үткәрмидер көнен һичбер әдип...», шулай фикер йөртә ул «Үтенеч көне» дигән шигырьдә. Аңа публицистика да бердәй дәрәҗәдә якын. Билгеле ки, Ләбиб Леронның язучылык эшчәнлегендә беркадәр чәчелү дә күзәтелә. Әмма монысы да безнең әдәбиятка хас. Бу күпкырлылыкка омтылудан килә. Иң мөһиме – әйтер сүзеңнең камил рәвешкә керүе, һәрбер гамәлдә үзеңнең биеклеккә ирешү. Ә Ләбиб Лерон барлык жанрда да без белгән шагыйрь булып кала күк. Дөресрәге, башка төрдәге әдәби әсәрләрдә дә ул үзенең шагыйрьлеген үзгәчә гәүдәләндерә. Элгәрләр мисалында расланганча, тотрыклы стилен калыплаштырган каләм әһеле сөйләм үзенчәлекләрен беркайчан да үзгәртми. Моның мотлак шулай икәнлеген Ләбиб Лерон да таный.

Табынып, иманга инанып,

Яшәве һәркемгә кулайдыр.

Йөрәгем – иманым!

Шуңа да,

Бәлки, мин – үземдер.

Шулайдыр.

(«Мин – үзем»)

Без үзебез булып калдык –

Югалмадык!

(«Шөкер»)

Шәт, ышангансыздыр, Ләбиб Леронның язу рәвешендә өстенлекле исәпләнгән үзенчәлекләр хәтсез. Шуларның тагын берсенә игътибар юнәлтәсе килә. Әһәмиятле саналган әлеге хасият каләмгә иркенлек бирүдән гыйбарәт. Чыннан да, шагыйрь кулындагы ошбу корал үзен шактый ирекле сизәдер. Әйе, хыялый атның да тезгене булырга тиеш. Мондый хөрлекнең мантыйк кысаларыннан чыкмавы, һәрдаим аңзиһен күзәтчелегендә торуы хәерле. Шулай да каләмнең кәгазь өстеннән мөмкин кадәр тоткарлыксыз йөгерүе, уй-фикер йомгагын көтелмәгән киңлекләргә алып чыгуы барыбер хуплауга лаек. «Сүз тыңлаучан авторучкам...» Укучы өчен күнегелмәгәнчә исемләнгән «? белән !» шигырендә дә автор үз өслүбендәге иреклелек сыйфатын ассызымлап күрсәтә. Гомумән, борынгы юнаннар әйтмешли, шәхеснең бәйсезлеге – зирәклек билгесе. Инде искәртеп үтелгәнчә, күңел тирәнлегеннән килгән әлеге үзгәлек Ләбиб Леронга да ят түгел. Иҗатта аның үз-үзенә артык чикләүләр куймавы «Йомарлам», «Танк биюе» поэмаларында, шулай ук «Мин – фасыл», «Өзеклек» кебек шигырьләрендә аеруча ачык чагыла. Монысы да холык-фигыльдән. Шагыйрь хәтта көнкүрештә дә үз иркенә яшәргә омтыла. «Вакытсыз вакыт» дип аталган әсәрдә нәкъ менә шундый халәт сиземләнә.

Көн икән – көн.

Төн икән – төн...

Барыбер үтәсе бер.

Сикереп чыгардай булам

Бу вакыт киртәсен бер!

Каләмне, хәттин ашмыйча, иреккә җибәреп язуның уңыш китерердәй өстенлекле яклары да җитәрлек. Мондый чакта фикер агышы ничектер табигый килеп чыга. Кәгазьгә хисләр дә бик ихластан түгелә. Уйлар да ачык. Аң-зиһен талчыгырга өлгермәгән. Шигъри юллар бер-бер артлы җайлы гына тезелеп барганда, көтелмәгән сурәтләү чаралары да чагыштырмача ансатрак табыла шикелле. Аерым чикләгечләр арасында интекмичә илһамланган очракта әсәр артык шомартуларга да дучар ителми. (Чамадан тыш көязлек сәнгатьлелек билгесе түгел.) Әгәр дә муза хөрлеге ашыгучанлыкка китерми икән, югарыда санап үтелгән сыйфатлар иҗатка гаять кирәк. Нәкъ менә шундый үзенчәлекләр җирлегендә тел-өслүп аныклыгы даими тотрыклылык ала.

Үзеннән-үзе аңлашылганча, мин үзара бәйләнгән әлеге хәлләр хакында Ләбиб Лерон иҗатына таянып фикер йөртәм. Стильдән аерылгысыз ошбу сыйфатлар шагыйрьнең эчке бәйсезлеген ныгыта. Алар шулай ук аңа карашларын киңәйтергә дә, әдәби эшчәнлегендәге эзләнүләрен дәвам итәргә дә булыша. Туар әсәрләрнең калып-рәвешен табигый төстә төрләндерү дә хөр каләмне кулда ышанычлы уйната алуга баглы. Төрләндерү дигәннән, Ләбиб Лерон башка каләмдәшләрендә дә бу үзенчәлекләрнең чагылышын күрергә өметләнә.

Аш та кирәк. Ә ашны бит

Төрләндерергә була;

Төрле тәмләткечләр белән

Тәмләндерергә була...

Минем кайчак һич югында

Бары тоз һәм борыч белән

Кайбер шагыйрь язганнарны

Төрләндерәсе килә,

Тәмләндерәсе килә!

(«Сәер теләк»)

Ничек кенә гөман кылмыйк, һәр талантның иҗат өслүбе шәхеснең үзеннән башлангыч ала. Әлеге дә баягы төрлелек галәмәте Ләбиб Лерон табигатендә дә күзәтелә. Ул тормышта һәммә нәрсә белән кызыксына, яшәеш хәлләрен көндәлек битләрендә теркәп бара, дөньяга фотоаппарат объективы аша да карый, кадерсезләнгән тарихи документларны шәхси архивында туплый, мәрхүм язучыларның мирасын барлауда көч куя... Ләбиб Лерон җитәкчелегендә чыгып килгән «Безнең мирас» журналында да аның инде камилләшүгә ирешкән стиленә хас сыйфатларны анык тоемларга мөмкин: язмалар тематик яктан төрле, рубрикалар күпкырлы тарихыбызны колачлый, сәхифәләр яхшы мәгънәсендә чуар. Шәхсән үзем әлеге басманы эчке мавыгу белән укыйм. Шагыйрь сүзләрен файдаланып әйткәндә, «Актарам иске китаплар – Күпме әсәр! Күпме шәхес!..» Каләм әһеленең почеркын теләсә нинди гамәленнән танып алу бик табигый, чөнки көнкүрештә бер төрле, әдәби эшчәнлектә икенче төрле булырга ярамый.

Шигырия! Йөрәк ярам да син,

Йөрәк парәм дә син күптәннән;

Киләчәккә бара алмыйм синсез,

Синсез кайта алмыйм үткәнгә!

Колакка беркадәр ятрак тоелган сүз белән аталган «Шигырия» әсәрендә Ләбиб Лерон үзенең тәкъдири мәсләгенә тугры калуы турында белдерә. Шагыйрьлеге чәчрәп торган затның шулай рухланып эндәшүе урынлы. Әлеге бирелгәнлек гамәлдә раслана. Әгәр хисләр чын-хак икән, зиһен дә дөреслек яклы. Мондый кыйммәтләр турыдан-туры күңелдәге яралгыларга күчә. Әлбәттә, эзләнүчән табигатьле Ләбиб Лерон боларны әдәбиятка юл ярганда ук аңлагандыр. Эзлекле төстә баетылып килгән күпьяклы әзерлек аның каләменә хәзер дә ышаныч өсти. «Шигырь итеп ятлыйм бу дөньяны – Көй отамын көн дә, сүз отам...» Менә бит, «Бишмәтеннән чыктым Тукайның» дип исемләнгән шигырендә автор зур максатлар белән яшәвен сиздерә. Ул җиһанның көен кәгазьгә төшерергә тели. Гомумән, шагыйрь «көй» кәлимәсен чагыштырмача еш куллана. Хәтта серлелеге белән күпләрне уйландырган шигърияткә дә шушы гап-гади кәлимә аша үзенчә билгеләмә бирә: «Җанымны көйгә салдым...» Карасана, ритмик оешкан тезмә назым җанны көйгә салу түгелме? Ә күктән иңдерелгән җанга барсы да сыя ич. Моны Ләбиб Лерон иҗаты да раслый.