Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тарихи каек иясе

БУЛАТ ХӘМИДУЛЛИНГА 50 ЯШЬ

Булат Хәмидуллин – һәрбер күргән-белгән таныш өчен көләч йөзле, боегу белмәс, чибәр, асыл егет. Аның суган әкияте сатып, юкны бушка аударып утырган вакытын бер дә күргәнем юк. Кайчан очратсаң да, кырык эше кырылып яткан кебек, ул һәрчак каядыр ашыга, янгын сүндерүгә алынган коткаручы кыяфәтендә тыр-тыр чаба. Аның турында «тач әтисе инде», дип бәя бирә башласаң да, һичбер ялгышу юк. Мин фәкыйрегез Лирон абый Хәмидуллин, Мәсгут ага Имашев кебек өлкәннәрне күрсәм, хәтта үзем дә сизмәс-искәрмәстән, гел тураеп басам. Икесе дә сиксән бишне тутырдылар инде, ә гәүдә тотышлары, атлап йөрешләре – һәрчак хәрбиләрчә: шәмдәй буй-сын, Марсель Гали яратып яза торган «Мисыр фиргавеннәренә охшап» күккә сузылган баш, горур килеш-килбәт, разведчикларныкыдай уйнаклап торучы уткүз.

Мин Булат турында элегрәк ишетеп кенә белә идем. Әлбәттә, әүвәл аның әтисе – Лирон ага һәм әнисе Дания ханым белән фикердәшләр булдык. Йомырка кабыгыннан ук әтәч-күркә булып чыккан фәрештә түгелмен бит, әдәбият мәйданына соңлабрак, кыяр-кыймас кына атлап кергән чакларым да булды. Сиксәненче еллар агышында Язучылар берлеге белән Гариф ага Ахунов, Туфан абый Миңнуллин идарә иткән заман. Томшыгы да ныгымаган «чебеш», андый корифейлар белән танышмакчы булып, идарә тикле идарә йортына килә аламыни? Шулай да, Чаллы дигән «переферия»дә язып яткан фәкыйрегезне 1985 елның декабрендә республиканың яшь прозаиклар семинарына чакырдылар. Ике ай чамасы алдан ук язмаларны юллап, хөкемгә генә килдек. Һәм ни гаҗәп, шунда фәкать фәкыйрегезнең генә бер повесть вә ун хикәядән хасил «Ир канаты» җыентыгын аерым китап итеп бастырырга карар чыгардылар. Шуннан соң инде миндәй чебешкә дә идарә ишекләренә юл ачылды. Лирон абый идарәдә – Әдәби фонд директоры, Дания ханым – хисапчы. Нинди сөйкемле сөяк тапканнардыр, мине ачык йөз белән каршылый башладылар. Һич арттырмыйм, фәкыйрегезне берлеккә кабул иткән кичтә Дания ханым «килмешәккә» чәй табынын да әзерләшеп йөрде...

Лирон абыйны бик тиздән үз иттем. Миндә тарих чире, ә ул казакъ, үзбәк халкының тәүге әдипләре, төрки дөньяның иң беренче газеталары турында күңелемә сары май булып ятардай мәкаләләр яза. Абай Конанбаевның казакъ әдәбиятына нигез салучы булып исәпләнүе турында, әлбәттә, ишеткән бар, мәгәр бактың исә, булачак әдипкә ул сабый чагында ун ел буе татар мөдәррисе Әхмәт Риза белем биргән һәм иҗат юлына да ул этәргән икән. Матбугат турында мәкаләләре белән янә Лирон абый күзне өр- яңадан ачты. Без 1905 елда Петербург каласында дөнья күргән «Нур»ны беренче татар газетасы дип шәрран яра идек. Галимнәребез гел артта тәгәри, Россия дигән империя мәйданында «Төркестан вилаяте гәҗите» дип аталган тәүге төрки матбугат 1870 елда ук Ташкент каласында нәшер ителә башлаган һәм Оренбург җирендә туып-үскән морза Шаһимәрдән Ибраһимов унбер ел буена аның мөхәррире булып торган. Әле үзе урынына да, яңа мөхәррир итеп, һаман да шул Оренбург морзасы Хөсәен Чанышевны «утыртып» калдырган бит. Тора-бара белдем: Лирон абый Ульян өлкәсендәге бер авылда туган, Оренбург җирендә «аягына баскан», аннары Казакъстанның татарлар нигезләгән Актүбә каласында техникум тәмамлаган. Ул бит башкалардан гел чиркана торган «асаба, бөек» милләт вәкиле түгел, җирле халыкларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән, казакъ, үзбәк, каракалпак телләрен җиңел үзләштергән, ул гына да түгел, хәтта Актүбәдә яшәүче казакъ балаларын махсус түгәрәктә радио «җеннәренә» дә өйрәтеп йөргән икән. Орск каласыннан кул сузымында гына яшәгәч, билгеле ки, бөек Дәрдемәнднең фаҗигале язмышын да ачыкламыйча калмаган. Ул язган «Дәрдемәнд» китабы күңелгә хуш килде. Соңрак Бөек Җиңүгә багышланган язмаларын, казакъ җирендә үсеп, Советлар Союзы Каһарманнары турындагы язмаларын да, күк капусы ачкандай, кызыксынып укый башладым. Күрәм, берзаман Лирон абый янәшәсендә Булат Хәмидуллин атлы автор да пәйда булды. Булат – Лирон абыйныц улы, тарих фәннәре кандидаты, Кол Гали һәм «Бәллүр каләм» бүләкләре иясе дә икән.

Әле һаман Булат белән танышуны сузып йөрер идем, көтмәгәндә Дания ханым мөрәҗәгать итте:

– Безнең Булат сезнең «Яшерелгән тарих», «Сәет батыр», «Татарлар Пугачёв явында» дигән китапларыгызга гашыйк. Әгәр ышанып тапшырса, мин Вахит абыйның берәр тарихи әсәрен рус теленә тәрҗемә итәр идем, ди. Бәлки, Булат белән очрашып сөйләшерсез?..

«Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына», дигән гыйбарәнең кайтавазы шулай була икән. Минем әле генә «Казан дастаны» романын язып тәмамлаган вакыт. Казанның 1000 еллыгына чаклы бастырып чыгару турында хыялланам да бит, мәгәр нәшрияттагылар бик үк ашыкмыйлар. Ә аны рус телендә, башка нәшриятта иртәрәк тә чыгарып булмасмы икән?..

Афёра кебегрәк бер адым да инде, мәгәр карар кылдым. Дүрт ай дигәндә, Булат романны тәрҗемә итеп тә өлгерде. Казандагы басмаханәләргә борын төрткән идем, 225 мең тәңкә мәһәр сорыйлар. Ижауда дусларым бар, шулар аша удмурт басмаханәсенә барып гозер катам. Җаваплары артка егылырлык: «147 мең китерсәң, шул да җитә...» Хисап кәгазьләрен Чаллы хакиме Илдар Халиков өстәленә салам.

– Романнарыңны рус теленә тәрҗемә иттер инде, бастыру өчен акчасын үзем түләп, мин дә укыр идем, – дип төрттерә идегез, менә сезгә гозер...

«Казанская крепость» дип аталган русча роман мәркәз юбилеен үткәргәнчегә кадәр ике ай алдарак чыгып җитте. Татарча «Казан дастаны»н август уртасында чыгарып җиткерделәр. Романнар бер мең данә күләмендә кунакларга да эләкте...

Шуннан бирле Булат белән дә, һәм билгеле ки, өлкән Хәмидуллиннар белән дә без – аерылмас дуслар. Иң гаҗәбе: монда «син – миңа, мин – сиңа» атлы алыш-бирешнең һичбер катнашы юк...

Ә Булат шуннан бирле минем күз очында. Егет искиткеч киң карашлы, хәтта сокландыра. Үзәккә үткәне шул: бездә тарихчылар, гадәттә, билгеле бер заман яисә аерым бер вакыйга буенча гына камилләшкән. Әйтик, Болгар дәүләтенең тарихын ару гына үзләштергән тарихчылар бар. Кайберләре Октябрь инкыйлабы чорында Россиядә һәм Казанда формалашкан сәяси партияләр буенча хирургтай белгеч. Кемдер борынгы акча, чулпы, бизәнү әйберләрен биш бармактай белә. Янә бер ишләре Болгар тарихы буенча шул дәрәҗәдә чиргә сабышкан ки, син аңа безнең кавемнең татар дип аталырга хаклы икәнен, чәчең белән идән себерсәң дә, аңлата алачак түгел. Андыйларга «Мәрҗаниләр, Фәхретдиннәр шуны тәкрарлаган, ә сез үзегезне ул ике даһидан да югарырак куярга маташасызмы әллә?» – дип айнытырга маташулар да һич нәтиҗә бирми. Иң яманы – бездә һәр заман тарихын да шактый тирән сөрә торган ватандашлар сирәк; бездә үз халкының тарихы өчен якалашып утка керердәй, дарга менердәй милләтпәрвәрләр дә бик санаулы гына. Меңьеллык тарихы булган Казанның бөек Алмыш хан, Олуг Мөхәммәд хан, Сөембикә ханбикә һәйкәлләреннән башка гомер сөрүе дә – нигездә, тарихчы галимнәребезнең йомшаклыгы, таркаулыгы, битараф көе яшәү җимеше бит...

Булат бөек Казан ханлыгы тарихын чагылдырган ничәмә-ничә тарихи хезмәткәрләрнең бер авторы булды. Ул 1936 елда безнең милләтне яклаганы өчен атып үтерелгән Михаил Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» китабын (1923), өр-яңадан редакцияләп, 2004 елда халкыбызга кабат кайтарды. Тарих институты, татар тарихының 7 томлы энциклопедиясен чыгарып, мактау һәм дан алды, игътибар итегезче – аның концепциясен булдыруда актив катнашучы һәм беренче өч томын редакцияләп чыгучы һаман шул Булат бит! Бу эш өчен ул 2016 елда Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләгенә дә лаек булды. Инде дә килеп, 2015 елда аталы-уллы Хәмидуллиннар хәзерләп чыгарган «Җиңү җиңел бирелмәде» атлы китапка игътибар иттегезме? Анда Волхов фронтында, Киев, Вязьма, Смоленск янында булган фаҗигале югалтулар турында никадәрле канлы мәгълүмат бар! Коточкыч бу сугыш, бүгенге рәсми хакимият ияләре һәм икейөзле сәясәтчеләр шапырынганча, гел совет гаскәрләренең «тантаналы» җиңүләреннән генә торса, фашист армиясе, дүрт-биш ай эчендә безнең биш миллион солдатны әсирлеккә эләктереп, Мәскәү каласының борын төбенә үк килеп җитмәс иде. Юк, «бөек сәргаскәр» Жуковлар безнең солдатларны Җиңү юлына шпал урынына тезеп салган, шуңа күрә Икенче Бөтендөнья сугышында немецлар ун миллионга якын кешесен югалтса, без кимендә егерме җиде миллион адәм баласыннан мәхрүм калганбыз бит. «Мәскәүләрне сез бирдегез, Берлиннарын без алдык!» – буш куыктай шапырынган чакта фаҗигале тарихыңа борылып карау кирәк. Аталы-уллы Хәмидуллиннар нәкъ әнә шундый асыл хакыйкатьләр белән күзне ачты безнең... Өстәп кую да бик урынлы: Булат әле аңа кадәр дә унбиш ел элек үк «Батырлар китабы»н, Рейхстагка тәүге булып байрак элүче Гази Заһитов һәм Григорий Булатов турында да җыентыклар чыгарырга өлгергән иде бит инде.

Әдип гаиләсендә туып-үскән булгач, Булат әдәбият дөньясына да бик талымлы. Ходайга, аны ике телле итеп үстергән әти-әнисенә һәм үзенең тырышлыгына мең рәхмәт: Булат Гайнетдин Әхмәров, Габделбари Баттал, Миркасыйм Госманов, Фатыйх Урманче, Гариф Ахунов, Миргазиян Юныс хезмәтләрен һәм китапларын рус теленә тәрҗемә итте. Әлбәттә, «бөек» телдә нәшер ителде дип кенә асаба милләт вәкилләре безнең китапларны күреп мөкиббән дә китми, күкләргә дә чөйми. Башка милләт талантларын хөрмәт итә торган сыйфатлары булса, безнең бөек Тукай, каһарман Җәлил, бичара Мәхмүт Галәү, Газиз Гобәйдуллин, хәтта үзләренең Михаил Худяков хезмәтләре булса да китапханәләрдә тезелешеп торыр, аларның әсәрләре мәктәпләрнең укыту программаларына кертелер, авторларына кала саен һәйкәлләр дә басып торыр иде. Юк шул, татар әдипләре язган бөек әсәрләр буенча куелган сыңар фильм, дөнья мәйданына чыккан опералар да юк. Без – заманында биш-ун дәүләт тоткан, әмма үзенең таркаулыгы, хөсетлеге аркасында коллыкка төшкән халык. Тик барыбер дә без яшәргә хаклы! Шуңа һәрбер тәрҗемә иткән, редакцияләгән яки үзе тудырган хезмәтләре аша Булат Хәмидуллин үз милләтен яклый. Газиз телебезне яклап, В.Путинга яки үзебезнең илбашына мөрәҗәгать язган чагында да тарихчы-әдип күләгәгә качып калмады. Бүген дә аның һәр хезмәте дәүләтне кире кайтару эшенә хезмәт итә. Ул – татар тарихына, Казан Кремленә, Казан ханлыгы чорындагы халыкларга багышланган тарихи альбомнар авторы да. Аның каләме скифларга, сөннәргә, күк-төркиләргә, хазарларга, бәҗәнәк һәм кыпчакларга, Чыңгыз империясе, Алтын Урда һәм Казан ханлыгына багышланган китаплар тудырды, шул чордан сакланган тарихи язмалар җыентыкларын нәшер итте. Булат 80нән артык китапны туплауда һәм дөньяга чыгаруда катнашкан, 200дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкалә язган. Болардан тыш, ул – Россиянең төрле төбәгендә фәнни-гамәли конференцияләр оештыручы, фәнни докладлар белән чыгыш ясаучы, экспедицияләрдә катнашучы да әле.

ХХI гасыр башында Булат Хәмидуллин Татарстан Фәннәр академиясендә «Фән» нәшриятының һәм «Фәнни Татарстан» журналының баш мөхәрррире буларак хезмәт куйган иде, соңгы елларда ул – Татар энциклопедиясе институтында Татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире. Әле көз көне генә Урта Идел буе авылларының тарихына багышланган фәнни конференция шаулап узган иде. Быел Булат һәм аның хезмәткәрләре безгә Үзбәкстанда яшәүче татарларның мөһаҗирлек тарихын чагылдырган өр-яңа җыентык яза башладылар...

Илле яшь – ир-егетләр өчен, тәҗрибәле, гаярь бөркет кебек, канат җилпеп, күкне айкап очар-кочар дәвер. Булат дустыбызны һаман фәнни иҗтиһадның иң алгы сафында, маңгай тирләрен сөртә-сөртә хезмәт куючы асыл егет итеп күрәсебез килә. Иңгә-иң куеп баскан сафыбызда милләтебезгә бу тикле бирелгән гаиләне күрү – безгә олы шатлык.