Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөнья – иксез-чиксез симфония...

 

 

Нью-Джерси штатында

 

Көн-төн яңгыр коядыр,

Океан якынгадыр.

 

Күңелем хәле бик сәер,

Кешеләр сәергәдер.

Шар ачылырга әзер, –

Ачыла белмәгәндер!

 

Бик ягымлы, бик сабыр,

Гаепләре баргадыр...

Хәл сораучылар күптер,

“Ярдәм сорама” – диптер.

Бүреләр дә җанлыдыр –

Сарыкларны җәллидер,

Ит кенә ашап торадыр,

Печәнне калдырадыр...

Бай илләр дә шулайдыр,

Киң күңелле буладыр!

 

Бай гомумән сәердер –

Бар дөньяны җәллидер.

Байлыктан ул көләдер,

Тишек ыштан киядер,

Әллә уйнап киядер,

Әллә чынлап җүләрдер!

Шырык-шырык көләдер,

“Фан”ны гына сөядер,

Әйбере күп буладыр,

Өе шыгрым туладыр.

 

Тышка тезеп куядыр,

Шулай савап җыядыр.

Кирәклесен, затлысын

Савапка да алышмый  –

Бу хакта ул ялгышмый,

Чын кыйммәтне беләдер!

 

Чын белән чын түгелне

Аеру кыен нигәдер!

 

Кемдер карап торадыр,

Күп-күп акыл җыядыр.

Америка ача-ача,

Аптырап та куядыр  –

Минем кебек буладыр.

Көн-төн яңгыр коядыр,

Чын су микән бу яңгыр...

 

Нурия Измайлова

Америка Кушма Штатлары

 

Төрек базарында

 

Мин Төркия базарында йөрим:

Яңа өзелеп төшкән алмалар,

Әфлисуннар яна кояш кебек,

Кишер-кәбестәсе – бар да бар.

 

Әсәренгән инсан базар күреп:

“Алам, әйдә, – дия, – төшер хак!”

Кискән алма суза сатучылар:

“Кусура бакма, кардәш, тадына бак!”

 

...Туган илне сөю башка монда –

Һәр йорт саен элгән әләмен.

...Үз җирендә кыен ашый халкым,

Чәчә, ура, бит үз галәме!

 

Басып торам базар уртасында:

Төрек җире, синең җаның ак!

Ишетелә җанга сыкрау өстәп:

“Кусура бакма, кардәш, тадына бак!..”

  

Нургатина Алсу

Төркия.

 

 

 

Сыркыды авылында

 

       Якташым Һади Такташ истәлегенә

 

Сыркыды шунда ук...

Әмма

Күченгән икән күптән...

...Юлбашчы рәсемен Шәхми

Өенә алып киткән.

 

Ташландык өй түбәсеннән

Кояш узды,

Хәерсез...

Ватылган арба көпчәге

Тәгәрәде әйтерсең.

 

Мокамайлар курасында

Югалды ул аларып:

Иртән кояшны урлауда

Гаепләрләр малайны.

 

Мокамай

Эзли шагыйрьне,

Тартып ватык арбаны.

Аерылды да тәгәрмәчләр

Дөнья буйлап таралды.

 

Атларны да

Алып киткән,

Ат карагы – бу вакыт!

Эзли хәзер үз шагыйрен

Бөтен дөнья буйлатып.

 

Ай балкый күктә.

Ярымай...

Исә йолдызлар җиле.

Тиздән печән чабарга дип

Хәйрулла абзый килер.

 

Тезен чүгә алмаганга

Шагыйрьнең нигезенә,

Мәңге елар бер карт каен,

Яшь кояр үзе генә...

 

Камил Таңгалычев,

Мордовия республикасы

 Cаранск шәһәре

 

Без

 

Галәмдә бер нокта

                        Җир шары...

Без – бары

                      Ноктаның тузаны...

Аллаһның рәхмәте төшкере:

Без – Кеше,

                  Без – җанлы,

                            Без – тере –

Галәмнең

                Ачылмас бер сере!

 

 

***

Йөз мәртәбә яшә,

йөз тапкыр үл,

йөз беренче кат

терел, ниһаять.

Дөнья –

иксез-чиксез симфония,

синең гомерең –

кыска хикәят.

 

Ибраһим Биектаулы,

Удмуртия республикасы, Ижевск шәһәре

 

 

 

Татармын мин

 

Татар мин, төптән-тирәннән,

Тамырым, каным татар.

Телем, уем, фикерләвем,

Зиһенем, җаным татар.

 

Бишек җырыннан иңгәндер

Күңелемә яктылык.

Тукайлы “Әлифба” лардан

Аңга сеңгән яхшылык.

 

Халкы белән горурланып,

Яшәүче зат та бар – мин!

Түбәтәйле, Сабантуйлы,

Якты уйлы татар мин.

 

Шәмси Шахмаев

Свердловск өлкәсе,

Уфа-Шигири авылы.

 

Тормыш назга саран...

 

Үчти-үчти иттең тезләреңдә,

Алдың, әнкәй, кайнар кочакка...

Әле дә булса, әйләнәм дә карыйм

Итәгеңдә үскән шул чакка.

 

 

“Азындырма!” – диючеләр булды,

Сөеп иркәләгән чагыңда.

“Тормыш назга үтә саран, – дидең, –

Иркәләнеп калсын янымда.”

 

Синме, әнкәй җаным, аңламаган,

Дөнья үчти-үчти итмәвен.

Һәр карышын гомер юлларының

Җиңел генә балаң үтмәвен.

 

“Түз, бәбкәем” – дисең кыен чакта,

Синең киңәш белән тыелам.

“Үчти-үчти” эзләп, күңелемнән

Тезләреңә килеп сыенам...  

 

Физәлия Дәүләтгәрәева,

Свердловск өлкәсе,

Каменск-Уральский шәһәре.

 

 

Мәхәббәтем

 

Минсез бу дөньяда син дә

Булмассың кебек иде,

Мин булганга гына син дә

Тугансың кебек иде.

 

Йөрәгемнән сызылып чыккан

Ләззәтле көемме син?

Әллә күңелемдә яткан

Ләгънәтле төенме син?

 

Табалмадым чараларын

Хисләр-хыялларыма:

Кара туфракка әйләндем,

Сибелдем юлларыңа...

 

Шул туфракта мәхәббәтем

Үсеп чыкты гөл булып.

Үзем калдым ялкыныннан

Күмер булып, көл булып.

 

Равил Насыйбуллин

Уфа шәһәре.

 

Яшәү

 

Чынында сөелмәгән дә –

Үкенеч кенә булган.

Кемнедер яулап алырга,

Һәм дә кол итеп калырга

Үтенеч кенә булган.

 

Чынында яшәлмәгән дә,

Өмет, уй гына булган.

Ашык-пошык аралашкан,

Көн сүрелгәч, таралышкан

Сабантуй гына булган...

 

Әдһәм Әскәров,

Башкортстан, Учалы шәһәре

 

Гозер

 

Кисәм кискен дулкыннарны,

Җилне бастырам.

Көймәмне этеп җибәрәм,

Ишкәк батырам.

 

Күз яшьләремне тамызмыйм

Дәрья ярына.

Текә ярда йөзем борам

Кояш ягына.

 

Артта сизрәп калган гомер,

Алда да гомер.

Йөрәктә – чиксез батырлык,

Җан боек никтер.

 

Йөрәктә – Ходай чаткысы

(Әйе, ул кирәк!)

 Юлсыз, юньсез бу дөньяда

Кабынсын кинәт.

 

Эзләмим качарга урын,

(Кемнәрдән качыйм?)

...Упкынга түгел, күкләргә

Очыйм ла... Очыйм!

 

...Артта – томан сарган гомер,

Алда да гомер.

Йөрәкне, Раббым, суытма!

Бу – минем гозер.

 

Равил Шәфигуллин,

Ульяновск шәһәре

 

Ике чыпчык

 

Юлдагы чокырда, күрче,

Ике чыпчык су керә.

Туктадым да карап торам

Шуларга көлә-көлә.

 

Су чәчрәтеп коеналар,

Чөкердәшеп-сөйләшеп.

Һич юктан да кызык табып,

Яшиләр бергәләшеп.

 

Күрә белсәң, бу табигать

Безне шулай өйрәтә:

Яшәү серен чокырдагы

Чыпчыклардан сөйләтә...

 

Эльвера Кәримова,

Башкортстан, Стәрлебаш районы Яңгырчы авылы

 

 

Кире кайтмый берни дә

 

Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый,

Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый.

 

Аккан сулар челтер-челтер ага тора,

Үтә гомер язмыш юлын бора-бора.

Җылы өстәп шатлык килә, кайгы китә,

Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә.

 

Беләсеңме-белмисеңме кадерен, үтә

Гомер, көзнең толымнарын сүтә-сүтә.

 

Китмәс сыман таңнар ата алсуланып,

Алыштыра аны төннәр моңсуланып.

 

Сүнмәс дигән йолдызлар да бер атыла,

Кояш булып кояш поса тау артына.

 

Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә,

Туктап тормый, тормыш – сынау, алга дәшә.

 

Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без –

Калдырырга килгән җиргә бер якты эз.

 

Гөлфия Исхакова,

Удмуртия, Воткинск шәһәре