«АФӘРИН, ТАГЫН ӘЙТ!»

 

  • РАВИЛ ШӘРӘФИЕВКӘ 80 ЯШЬ
  • Шәрәфи шаяруы
  • Равил Шәрәфи Хәким Сәлимҗан булып сөйләшә торган була. Ул Хәким абый тавышына шулкадәр нык охшата икән, хәтта бер тапкыр Хәким ага Сәлимҗанның хатыны Галия апа Нигъмәтулла да буталып кала. Ул болай була. Галия апаның бизәнү бүлмәсе турыннан Шәрәфи, Хәким абыйга охшатып:
  • Каяле минем Галиямнең бүлмәсе? Ничәнче гримёрныйда әле ул? дип узып китә.
  • И-и, Хәким Тбилисидән кайтып та төште микәнни? дип, Галия апа коридорга чыга да:
  • Хәким, Хәким! – дип кычкыра.
  • Артистлар бу шаярудан көләләр һәм әйтәләр:
  • Галия апа, Хәким абый түгел ул, Шәрәфи шаяра! – диләр.
  • Мине тилегә саныйсызмы соң әллә сез? Үз иремнең тавышын Шәрәфинең булыр- булмас тавышы белән бутарга мине сез әллә теге юләр дип белдегезме?
  • Берничә тапкыр шулай кабатлангач кына, Галия апа Шәрәфинең бу сәләтенә ышана.
  • Равил ШӘРӘФИ сөйләгәннәрдән.
  • 1986. 11 февраль.
  •  
  • Шәрә башлы Шәрәфи
  • Артист Шәрәфи, чыннан да, мәзәкләр уйлап табучы бер җор кеше ул. «Айдын» спектаклен уйнаганда, иске йортлар янында аны ике бандит кыйнарга тиеш була. Сәхнәдәшләренә әйтмичә, Шәрәфи чәчен пәке белән кырдырып, өстән эшләпә киеп сәхнәгә чыга. Кыйнау күренешендә Шәрәфинең эшләпәсе «ялгыш төшеп китә». Шәрәфинең ялт иттереп кырылган шәрә башын күреп, кыйнаучыны уйнаучы артистлар тыела алмыйча көлә башлыйлар. Бу көлү шаукымы шулкадәр куәтле була ки, артистлар Шәрәфине кыйный алмыйча, бөгелеп төшәләр. Шәрәфи исә, озын буе белән алар каршына басып:
  • Кыйнагыз, нигә кыйнамыйсыз! дигәч, артистларны тагын көлү шаукымы буып ала.
  • Шәрәфи үзе, тамчы да көлмичә, теге ике бандитны кыйный-кыйный да сәхнәдән чыгып китә.
  • Хатирәләр дәфтәреннән.
  • 1983. 4 октябрь.
  •  
  • Охшашлык
  • Бервакыт артист Рәшит Шамкай, Шәрәфи янына килеп:
  • Равил абый, карале миңа! Мин Жан Марэга охшаганмы? – дип сораган.
  • Җанын белмим,– дигән Шәрәфи. – Әмма марига бик тә охшагансың!
  • Илдар ХӘЙРУЛЛИН авызыннан.
  • 1983. 8 декабрь.
  •  
  • Дәү ли?
  • Гариф Ахун Батулланы язучылар арасындагы артист, дип атый, менә сезне, Равил ага, артистлар арасындагы язучы, диләр! Берәр әсәрегезне укып күрсәтә алмассызмы?
  • Шәрәфи ялындырмый, мизгелдән әйтә:
  •  
  • Нәби абый инде ул – Дәүли! Только менә вопрос бар: Дәү ли?
  • Тирә-якны алкышлар күмеп китә. «Афәрин, тагын әйт», дигән авазлар яңгырый.
  • Шәрәфи тагын әйтә:
  • Буең озын, аркаң да киң, Көчең дә бардыр, Зәки; Шигырь язма, урман кис син, Файдасы булыр бәлки.
  •  
  •  
  •  
  • Мәрхәбә!
  •  
  •  
  • Г.Камал исемендәге театр.
  • 1983. 8 декабрь.
  •  
  •  
  •  
  • Артист Шәрәфи, авылларга чыккан саен, колхоздан ит-сөт, һич югында бер-ике кило бәрәңге алып китә икән. Акчага сатып ала, әлбәттә. Бушка түгел.
  • Саба төбәгенең Тимершык авылына автобус белән килгән артистларны каршы алырга колхоз җитәкчесе үзе чыга. Артистлар автобустан төшүгә үк, колхоз рәисе:
    • Хуш киләсез! Хуш киләсез! – дип алкышлый. Шәрәфи, олы буш капчыгын баш очында болгап:
    • Хуш киләбез! Буш киләбез, буш киләбез! – дип кычкыра.
  • Саба төбәге, Кызыл Мишә кешесе
  • Гыйндулла ГАФИЯТУЛЛА сөйләгәннәрдән.
  • 1991. 9 гыйнвар.
  •  
  • Вакыт белән бәһа
  • Радио дикторы Камал ханым Саттар, иртән эшкә килеп, хезмәттәшләре белән базар бәһаләре турында сөйләшеп тора икән. Карбызның килосы утыз тиен, итнең килосы биш сум, йөзем ике сум илле тиен, диләр. Ул арада эфирга чыгар вакыт та җитә. Камал ханым иртәнге тапшыруларны болай башлап җибәрә:
    • Казан сөйли. Иртәнге радиотапшыруларыбызны башлыйбыз. Мәскәү вакыты белән җиде сум кырык биш тиен!
  • Рәшит ӘХМӘТҖАН авызыннан.
  • 1983. 3 октябрь.
  •  
  • Тешле Фәйзи
  • Җитмештән узган булса да, сүз остасы Фәйзи Йосыпов ара-тирә авылларга чыгып йөри икән. Шулай бер чыгышында бу таныш-якын якларга – Цильна, Шәйморза авылларына кайта. Иске танышы бер мишәр моны танып дәшә:
    • Нихәл, Фәйзи! – ди.
    • Әйбәт кенә, кордаш! – ди артист.
    • Сәламәтлегең ничек, Фәйзи? –ди танышы.
    • Яхшы! – ди Фәйзи.
    • Әле һаман авылдан-авылга йөрисеңме?
    • Йөрим әле, кордаш, һаман йөрим!
    • Ничә ел йөрисең инде син, Фәйзи?
    • Кырык ел, кордаш, кырык ел!
    • Тешләрең ничек, Фәйзи?
    • Тешләрем дә бик һәйбәт, кордаш!
    • Вата кана, – ди Фәйзинең кордашы. – Кырык ел чүбек чәйнәп тә теш исән булыр икән!
  • Рәдиф ГАТАШ авызыннан.
  • 1986. 23 гыйнвар.
  •  
  • Рабит БАТУЛЛА тупламасыннан
Реклама