Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уены-чыны бергә

 

Бары бер җөмлә

Тукай клубында язучылар җыелышы бара. (Узган гасырның 80 нче еллар ахыры.) Шагыйрә Гөлшат Зәйнашева, «Идел» журналының берничә санын күтәреп, трибунага менеп бара:

– Менә, иптәшләр, күрегез, журнал тышлыгында сан саен ялангач кыз сурәте! Күрелмәгән хәл бит бу! Безнең татар кызлары беркайчан да болай чишенеп, ялангач килеш ятмаган!

Шул мәлдә арткы рәттән Батулланың калынча тавышы ишетелә:

– Алай булгач, җиде миллион татар каян чыккан соң?!

Халык дәррәү көлә. Гөлшат ханымның мул борыны кызарып чыга.

Шушы бер җөмлә тиз арада бөтен татар галәменә таралды. Хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә шау килде. Батулланы Финляндия, Төркия, АКШ татарлары чакырып кунак итте.

Шушы бер җөмлә – үз-үзеннән көлә, шаярта икән, димәк, халык яши! – дигән рухи канат татарны күккә чөйде. Батулла да, яңа дәрт белән, котырып яза, том арты том чыгара башлады.

Аңа һәйкәл куяр өчен, шушы бер җөмлә дә җиткән иде, югыйсә...

 

Бәрәңге

Язучыларның Тукай клубында партия җыелышы бара. Президиумда Өлкә комитетыннан килгән түрәләр дә утыра. СССР Югары советына депутатлыкка Гариф Ахунов кандидатурасы күрсәтелә. Бер-берсен уздырып, әй мактыйлар үзен, әй мактыйлар – түзсен генә җитәкчебез.

Менә, трибунага кечтеки башлы, юкагир гәүдәле Җәвад Тәрҗеманов күтәрелә:

– Иптәшләр!

Аның энә күзеннән чыккандай нәзек, күкертле әче тавышы залны сискәндереп куйды:

– Җәмәгать, кемне тәкъдим итәбез без халыкка, ә! Тюремщик бит ул, утырып чыккан кеше. Депутатлыкка без кристальный чиста кешене күрсәтергә тиеш. Мин – каршы!

Трибунага Габдулла Шәрәфи чыга. Гомере буе «Азат хатын» журналында үткер хатын-кызлар арасында изелеп, бик йомшак сөйләшүгә күнеккән әдип юаш кына сүз башлый:

– Гарифны ачлык елда колхоз кырыннан ике капчык бәрәңге алып кайтканда тоталар. Үсмер егет ике капчык бәрәңге өчен утырып чыга. Күз алдына китерәсезме, җәмәгать, ике капчык бәрәңге... Ачтан үлмәс өчен... Кырык ел үткәч, шул ике капчык бәрәңгене искә төшереп утырабызмы?! Ике капчык бәрәңге өчен...

Бәрәңге... Бәрәңгегә... Бәрәңгене... Бәрәңгедән... Зал гөр килә, гүя дөбердәтеп бәрәңге тәгәрәтәләр. «Аңлашылды!» – дип, кул чабып, үтә беркатлы Габдулла Шәрәфине трибунадан чак төшерәләр.

Арткы рәттә Туфан Миңнуллин белән Батулла сөйләшеп утыра:

– Тормышта ваклыктан саклан, бассаң, улым, банк бас! – дия иде минем әти, – ди Туфан Миңнуллин.

– Да-аа, статьясы бәләкәй булган шул. «Халык дошманы»на тарттыра алмаган, – ди Батулла.

 

Утыз өч һәм бер

Чордашлары арасыннан беренче булып Батулла «Жигули» маркалы машина сатып ала. Моны күргәч, Аяз Гыйләҗев көнләшүен яшерә алмаган:

– Слушай-парин, менә мин утыз өч пьеса язып, илнең җитмеш ике театрында куйдырдым, ә машина алалмадым, – дигән.

– Машина алыр өчен, Аяз ага, утыз өчне үк язарга кирәкми, «Кичер мине,әнкәй!» кебек бер пьеса язу да җитә, – дигән Батулла.

 

Тибеп кал!

 

Беренче пьесасын куйдыргач, Батулла Мәдәният министрлыгыннан кесә тутырып гонорар алган. Кемнәрнеңдер исендә калырлык итеп сыйларга дип, язучылар оешмасына килгән. Коридорда бильярд уйнаучы бер төркем язучылар янына җитәрәк, тыгыз итеп бәйләнгән мең тәңкәлек пачканы (ул дәвердә шактый зур сумма) идәнгә ташлаган да аяк очы белән тибә-тибә килә икән. Мул акча мәсьәләсендә тәҗрибәле Туфан Миңнуллин, моны күреп алгач:

– Ярлы чакта тибеп кал, Батулла, баегач тибә алмассың! – дигән.

 

Җырдан – җылауга

Минзәлә театрында Рабит Батулланың «Каерылмасын канатың» дигән спектакле бара. Премьерага бер төркем язучылар да килгән. Сәхнәдә хәлләр куера. Аерылышыр дәрәҗәгә җиткән ата-әнкә арасында кыз бәргәләнә, «Аерылмагыз, аерылмагыз...» дип инәлепләр җылый. Зал лышык-лышык җылый. Кулъяулыклар манма.

Соңыннан, спектакльне кабул итәргәме-юкмы дигән киңәшмә вакытында, Туфан Миңнуллин болай ди:

– Батулла тагын шундыйрак ике-өч җыр өстәгән булса, халыкны залдан носилка белән алып чыгарга туры киләсе иде...

 

Буранны билгә урап

Батулла иртән бик шәпләп күнегүләр ясый. Билдән чишенеп ташлый. Нәселле йомран йоткан шикелле тыгыз эч мускулларын астан өскә, өстән аска, уңнан сулга, сулдан уңга йөртеп уйнатып ала. Стенага беркетелгән баскычта атына. Аннары, салкын су белән тәнен кызыштырганнан соң, та­бынга утыра. Өч яшьлек җылкы малының түш итеннән әнис орлыгы кушып үзе әзерләгән казы­лыкны Мәскәү күренерлек итеп юка гына турый. Шул юка кисәкләрне кара ипи телеменә бер кат тезә. Аның өстенә нәзберек киселгән лимон тәгәрмәч­ләрен куя. Чамалап кына тоз сибә, лимонның су­сыл күзәнәкләренә мәмрәп пешкән мүк җиләклә­рен батыра. Аннары иң өскә шәмәхә алабута сыман рәйхан яфракларын сала, аның өстенә Тын океаннан кайткан чекердәп торган кызыл уылдык түши – шулай итеп, бәрәкәтле авызга озатыласы бутерброд әзер була!

Чәйдән соң эш бүлмәсенә чыга. Тәрәзәне ачып куя, «Шәп, афәрин!» дип, буранлы көнне кот­лый да, билдән ялангач килеш кенә утырып, ком­пьютерын кабызып җибәрә. Ачык тәрәзәдән мыштым гына өйгә үрләгән җәяүле буран биленә сөлге булып уралганчы яза да яза Батулла.

 

***

Батулланың Чыршы авылында йорты бар. Җәйләрен ул шунда ял итә. Авылда «илһам китерүне» үзенчә әзерли ул. Язар алдыннан музыкага бирелеп ала. Балтадан «Әпипә» көен, аркылы пычкыдан «Зиләйлүк»не чыгара. Җиде төрле курайда озын көйләр сыздырып ала. Борынының бер тишеген бармагы белән каплап, «Гобой гитарасын» чината. Аннары революциягә кадәр ясалган кыңгырауны, күреге ямаулы тальянын ала, елап җырлый-җырлый, җырлап елый-елый уйный да тәмам арып язарга утыра.