Фәнис Яруллин драматургиясендә әхлак тәрбиясе

 

Ф.Яруллин драматургия жанрларында каләмен бераз соңлап сынап карады һәм бу өлкәдә дә шактый уңышлы иҗат итте. Ике дистәгә якын пьесасы аның талантлы драматург икәнен күрсәтте. Драматург үзе исән вакытта профессиональ театрлар тарафыннан унөч әсәре сәхнәгә куелды. Шунысы да игътибарга лаек: шагыйрь, язучы Фәнис Яруллин драма төренең барлык жанрларында да иҗат итте. Аның пьесалары арасында комедия, драма, трагедия жанрына караган әсәрләр дә бар.

Ф.Яруллинның драматургия өлкәсендәге иҗаты әлегә кадәр монографик аспектта фәнни эзләнүләр объекты буларак алынмады. Төрле елларда төрле газета-журналларда басылган аерым мәкаләләрдә авторның драма жанрларында басылган әсәрләренә кагылышлы фикерләр дөнья күрә, ләкин аларда, нигездә, драматургның сәхнәләштерелгән пьесаларындагы геройларны уйнаган артистларга, куючы режиссёрга, гомумән, бу әсәрләрне сәхнәгә менгергән теге яки бу театрның бүгенге халәтенә бәя бирелә.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, Фәнис Яруллинның пьесалары бик аз өйрәнелгән. Шул сәбәпле, авторның драма жанрларында язылган әсәрләрен 1980-2000 еллар татар драматургиясе кысаларында анализлау, аларда әхлакый мәсьәләләр чагылышын ачыклау яңалык булып тора. Язучының пьесаларын бәяләү, иҗат эволюциясен күзәтү драматургның сүз сәнгатендә тоткан урынын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Фәнис Яруллин – татар әдәбиятының поэзия һәм проза өлкәләрендә нәтиҗәле эшләгән хәлдә, драматургия төренә, шуның белән бергә татар сәхнә сәнгате үсешенә дә зур өлеш керткән талантлы әдипләрнең берсе. Драма төренең драма, комедия, трагедия жанрларында каләмен сынап караган драматург, беренче чиратта, комедияләр остасы буларак танылды. Сәхнә әдәбиятының төп таләпләренә буйсынып, автор әсәрләрендә замана өчен актуаль, тамашачыны кызыксындырырлык конфликт-каршылыкларны оста тотып ала, проблемаларны халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләре яссылыгында хәл итә. Драматург Ф.Яруллин каләме тудырган геройлар арасында рухи-әхлакый кануннарны бозучы, аларны исәпкә алмаучы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы, милләтебезнең һәммәбезгә мәгълүм язылмаган кануннарын санламыйча, матди байлыкка табынып яшәүче геройлар кискен тәнкыйть ителә. Автор идеалы буларак, күп пьесаларында тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән буын вәкилләре, катлаулы тормыш юлы узып та, гомумкешелек кыйммәтләрен җуймаган персонажлар бирелә. Драматургның балаларга багышланган әкият-драмаларында милләтебезнең киләчәген дөрес юнәлешләрдә, гомумкешелек, милли кыйммәтләр үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Ф.Яруллинның драма әсәрләренең теле дә, поэзиясе һәм прозасындагы кебек үк, юморга, сурәтләү чараларына бай, эмоциональ, йөгерек булуы белән игътибарны җәлеп итә.

Татар әдәбияты тарихының нигезендә торган гомумтөрки сүз сәгатеннән башлап бүгенге көн әдәбиятына кадәр кеше бәхете мәсьәләсе үзәккә куела килә, әхлаклы, кешелекле мөнәсәбәтләр генә бәхетле тормышка нигез сала дигән фикер үткәрелә.

Әхлак – кешенең шәхес буларак ачылуына китергән аралашуның төп факторы. Җәмгыятьтә әхлак тәрбиясе бирү, билгеле бер чордагы әхлак идеалына туры китерелеп, кешеләрнең үз-үзләрен тотышын формалаштыруга юнәлдерелгән. Әхлак кешенең үз-үзен тотышын җәмгыять мәнфәгатьләре белән килештерүне, җәмгыятьнең тормыштагы идеал принциплары, таләпләре белән таныштыруны; әхлакый белемнәрнең инануларга әверелүен; тотрыклы уңай сыйфатлар, хисләр формалаштыруны күздә тота.

Сәнгать, шул исәптән әдәбият та, кешелек дөньясының рухи һәм әхлакый кыйммәтләре чыганагы буларак кабул ителә. Сүз сәнгатендә әхлак мәсьәләсе чагылышы хакында фикер йөрткәндә, әлбәттә, әдәбиятның тәрбияви роле дигән мәсьәләгә кагылмыйча мөмкин түгел.

Рус галиме Д.С.Лихачёв кешенең рухи халәтенә һәм әхлагына әдәбиятның искиткеч йогынты ясавына аеруча туктала. Рус классик әдәбияты турында фикер йөрткәндә, галим аның халык, бигрәк тә зыялы катламы белән киң колачлы диалог булуына игътибар юнәлтеп, әдәби әсәр – «халыкның вөҗданына мөрәҗәгать», дип ассызыклый. Бу турыда фикерен дәвам итеп, Д.Лихачёв кайбер заманнарда әдәбиятны «вөҗданның бердәнбер тавышы, халыкның милли үзаңын билгели торган бердәнбер көч»[1], – дип тә өсти.

Ләкин, шуның белән бергә, әдәбиятның тәрбияви роле – шактый катлаулы мәсьәлә. Әлбәттә, сүз сәнгатенең укучыда әхлакый сыйфатлар тәрбияләве беркемдә дә бәхәс тудырмый. Ләкин, теге яки бу әсәрне өйрәнгәндә, әдәбиятның тәрбияви үзенчәлекләрен ни дәрәҗәдә ассызыклау мәсьәләсе бүгенге көндә дә актуаль булып тора. Әлеге мәсьәлә, беренче чиратта, әдәбиятны укыту методикасы өлкәсендә эшләүче галимнәр хезмәтләрендә чагылыш таба[2].

Татар әдәбияты үзенең эчке хасиятләре, максаты белән үк һәрвакыт әхлаклы булды. Борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятындагыча, турыдан-туры дини әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышланган яки милләтнең тәрәккыятен турыдан-туры гыйлем һәм тәрбия белән бәйләп сурәтләгән мәгърифәтчелек чоры әсәрләрендә генә түгел, гомумән, теләсә кайсы чорда иҗат ителгән һәм татар халкының яшәү рәвешен чагылдырган әсәрләрдә дә милли әдәп-әхлак мәсьәләләре алга куела яки вакыйгалар сөрешеннән, геройларның кылган эш-гамәлләренә мөнәсәбәттән аңлашыла. Тукайгача чор татар сүз сәнгатен, гомумән, әхлакый әдәбият дип атарга мөмкин булыр иде.

Ф.Яруллин драматургиягә килгән еллар – ХХ гасыр ахыры татар әдәбияты, шул исәптән драматургия дә каршылыклы әхлакый эзләнүләр чорына керә. ХХ йөзнең сиксәненче еллары азагында татар халкының милли үзаңы үсүгә бәйле үткән тарихы, олы шәхесләре белән кызыксыну, телне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклау, гомумән, халыкның милләт буларак сакланышы мәсьәләсе алгы планга чыга. Шул нигездә сәхнә әдәбиятында да тема-проблемалар киңлеге, жанрлар төрлелеге күзәтелә. Тәҗрибәле әдипләр янәшәсендә драматургиягә килгән яңа буын авторлар иҗаты кыю эзләнүләргә, үзенчәлекле алымнарга, реалистик һәм романтик сурәтлелеккә, яңалыкка омтылыш белән характерлана. Театр сәнгате, гомумән, үзенең тамашачыга тәэсире белән аерылып тора. Замана әдәбияты үзәгендә дә гыйбрәтле язмышларны чагылдыру проблемасы тора, бу очракта да әсәрләр үзәгенә кеше образы куела.

Драма әсәрләре язу эшенә Фәнис Яруллин әдәбиятның поэзия һәм проза өлкәсендә тәҗрибә туплап, күпсанлы укучыларның, әдәби тәнкыйтьчеләрнең игътибарын яулап алганнан соң гына килә, дидек. Ул әдәбиятның әлеге төрендә дә гаять актив һәм нәтиҗәле иҗат итә. Драматург буларак язучыны таныткан «Әнә килә автомобиль» (1964), әсәреннән соң 1980-2000 еллар арасында Ф.Яруллинның бер-бер артлы «Бай әти» (1986), «Койрыксыз сандугач» (1987), «Сөембикә егет сайлый» (1989), «Бер күрешү – үзе бер гомер» (1996) пьесалары дөнья күрә. Әдип иҗатында драма төренең комедия жанры өстенлек ала. Көлү – сүз сәнгатендә тормыштагы җитешсез, кимчелекле якларга укучының игътибарын тарту, тәнкыйтьләү юлы аша җәмгыятьне төзәтү омтылышының үтемле бер формасы.

Ф.Яруллин драматургиясенең төп яңалыгы тормышчан конфликтка йөз тоту белән бәйле. Ул пьесаларында, каршылыкның бихисап төрләрен үзәккә алып тасвирлап, вакыйгаларның кызыклы, мавыктыргыч булуына, драматик хәрәкәтнең җанлы, тыгыз бирелүенә ирешә. Яшәешнең шактый якларына мөрәҗәгать итеп, тема һәм проблема киңлегенә омтыла.

«Әнә килә автомобиль», «Бай әти», «Койрыксыз сандугач» әсәрләрендә авторны яңа заман, сәяси үзгәрешләр нигезендә туган бүгенге җәмгыятьтә кешенең үз-үзен тоту мәсьәләсе борчый. Драматург буларак, автор тормыштагы әхлакый-психологик моментларны дөрес тоемлый һәм үтемле итеп тасвирлый. Әлеге проблемалар һәр драма әсәрендә теге яки бу ситуация, вакыйга эчендә күтәрелә һәм авторның дөньяга карашлары күзлегеннән хәл ителә.

Ф.Яруллин алда аталган пьесаларында аеруча рухи-әхлакый кануннарны онытып, матди байлык туплау турында гына уйлаучы, кешеләр исәбенә яшәргә күнеккән һәм физик яктан да, рухи яктан да башкаларны таптап үтә алырдай кешеләрне сурәтли, һәм шулар мисалында бу күренешнең җәмгыять, милләт киләчәге өчен никадәр куркыныч булуын ассызыклый, шул юнәлештә уйланырга этәрә. Шушы процессны чагылдыруда драматург кеше кичерешләрен тирән итеп сурәтли, психологик портрет остасы сыйфатында ачыла.

Драматург комедияләрендә төп темаларның берсе әхлакый кыйммәткә ия булган туганлык, дуслык төшенчәсе белән бәйле. Әсәрләрдәге яшь геройлар рухи яктан сынау алдына куелсалар, өлкән буын вәкилләре, нигездә, әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, буыннар бәйләнешенә омтылучы шәхесләр буларак тәкъдим ителә.

Ф.Яруллин иҗатында туган җир өчен җаваплылык тойгысы көчле. «Сөембикә егет сайлый», «Кызлар күңеле – тирән сер», «Җимерелгән хыяллар», «Мәхәббәт яңгыры» пьесаларында авыл җирендә туып-үскән яшь кешенең шәхес буларак формалашуы, зур тормышка килүе мәсьәләләре драматургның игътибар үзәгенә алына. Әлеге проблемаларны яшьлек, дуслык, мәхәббәт, хезмәткә мөнәсәбәт һ.б. сораулар белән тыгыз бәйләнештә тасвирлаган бу әсәрләрдә, үз хыялыңа ирешү өчен, вөҗдан һәм намусның нык, ихтыяр көченең таза булуы өстенә, җәмгыятьнең дә кешеләр турында кайгыртуы кирәк дигән фикер уздырыла.

«Җимерелгән хыяллар» драмасында әдип «Кызлар күңеле – тирән сер» пьесасының геройларын ун елдан соң очраштыра. Шул рәвешле, әлеге сәхнә әсәрләре Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз» әсәрләрен хәтерләтә. Т.Миңнуллинның киңрәк планда (трилогия кысаларында) сәнгать өлкәсендә эшләүче тулы бер буын язмышын тасвирлавы аша җәмәгатьчелектә зур яңгыраш тапкан әсәрләрендәге кебек, Ф.Яруллин геройлары да берничә ел эчендә танымаслык булып үзгәрә.

Пьесалардагы вакыйгаларның күпчелеген яшьләр образлары сурәтләнеше берләштерә. Аларның яшьлеге, киләчәге ил өчен катлаулы елларга туры килгән. Автор кеше өчен туган җире, туган туфрагы төшенчәсен, гади сүз генә булмыйча, аның кеше буларак формалашкан, дөньяга күзе ачылган җир дип тәкъдим итә. Әсәр геройлары төрле холыклы, төрле уй-хыяллар һәм максатлар белән яши. Ләкин Ф.Яруллин төп бер идея үткәрә: милли кыйммәтләрнең нигезен тәшкил иткән туган йортны, дуслык-туганлык хисләрен һәркем күңелендә сакларга тиеш. Ул язучы өчен әхлакый кыйммәтләрнең чыганагы, җирлеге буларак та кадерле.

Ф.Яруллин драмаларында замана афәтләрен фаш итүе аерым игътибарга лаек. Тормышта үз урынын эзләп, чор каршылыкларында буталып калган, төшенкелеккә бирелгән, эчүчелек сазлыгына баткан яисә һәртөр сынауларга ныклы ихтыяр көчен куеп, үз максатына омтылган, шул ук вакытта һәрберсе үз рухи дөньясы, характеры белән аерылып торган яшь геройлар тәкъдирен сурәтләгән «Язмышларны кабат язып булмый», «Гайрәтле кешеләр», «Бер күрешү – үзе бер гомер» әсәрләре шундыйлардан.

Фәнис Яруллин күпсанлы пьесаларында торгынлык елларының һәм үзгәртеп корулар дәверенең мөһим социаль-иҗтимагый, әхлакый һәм милли мәсьәләләрен шактый кыю, үзенчәлекле вакыйга-күренешләрдә, үз бәхетләрен таба алмый аптыраган, туганлык мөнәсәбәтләрендә булуга карамастан, каршылык-бәрелешләргә кергән геройлар аша чагылдырып, җәмгыятьтәге эчүчелек, бозыклык, икейөзлелек кебек әхлакый түбәнлекләрнең артуы, милли сыйфатларның кимүе өчен тирәнтен борчылуын белдереп яза. Тормыштагы рухи кыйммәтләрне бернинди акчага да сатып алып булмаганын кат-кат дәлилли.

Драматургның балалар өчен язылган пьесаларында әхлак мәсьәләсе чагылышы зур игътибарга лаек. Гомум әдәбият белән бергә, балалар әдәбияты да үзенең формалашуыннан башлап бүгенге көнгә кадәр катлаулы озын юл уза, кешелек тәҗрибәсендә булган матур традицияләргә таянып, дәвер таләпләренә җавап бирә торган үзгәрешләр кичерә, һәр чорда тәрбия өлкәсендәге әһәмиятле мәсьәләләрне яктыртып килә.

Соңгы еллар сәхнә әдәбиятында балалар өчен язылган пьесалар фикер ачыклыгы, акцентларның төгәллеге, әхлакый мәсьәләләрнең кыю куелышы белән игътибарга лаек.

Балалар әдәбияты үсешенә өлеш керткән күпсанлы авторлар белән беррәттән, Ф.Яруллин да балаларга багышлап әсәрләр иҗат итте. Алда әйтелгәнчә, әдипнең иҗаты – күпкырлы һәм киң колачлы. Ул – алтмышынчы еллар башында әдәбиятка килгән каләмдәшләре арасында иң зур популярлык казанган һәм әле дә халык мәхәббәтен югалтмаган әдипләребезнең берсе. Нәтиҗәдә, балалар сәхнәсендә дә жанр ягыннан төрле-төрле әсәрләр язды. Аның әкият-пьесалары да бар. Мәсәлән, «Әмәк белән Шәмәк» (1985), «Шүрәлеләр каргышы» (1991-1993), «Каракның бүреге яна» (1992), «Бәхет ачкычы» (1993), «Ак яфрак» (1993), «Хәзинә» (1996) кебекләре балаларны татар халкының әхлак кануннары мисалында тәрбияләү ягыннан зур мәгънәгә ия. Һәр пьесада яхшылык белән яманлыкның бәрелеше, ялкаулык һәм алдау нәтиҗәсендә килеп чыккан күңелсезлекләр балаларны ышандырырлык итеп, эстетик зәвык белән сурәтләнгән. Әсәрләрдә өлкәннәргә хөрмәт, миһербанлык, горурлык, үз шәхесеңне яклый белү, туган җиргә, телгә хөрмәт һ.б. мәсьәләләр уңышлы алым-формаларда чагылдырыла.

Талантлы әдип драма әсәрләрендә, әкияти сюжет файдаланып, бик мөһим әхлак мәсьәләләрен хәл итә, аеруча да әкият-пьесалары нигезендә киләчәк буын хакында борчылу, аларны әхлаклы, кешелекле итеп тәрбияләү, милләтебезнең киләчәген бәхетле итеп күрергә теләү ята.

Әдипнең әкият-пьесаларының түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкин:

– теле матур, шигъри, хәтта кайбер әсәрләрен иҗат иткәндә, драматург телнең бар байлыгын күрсәтергә омтылып яза сыман. Әсәрләрдә кулланылган төрле сурәтләү чаралары баланың фикерләү сәләтен үстерергә, тел байлыгының тирәнлегенә төшенергә ярдәм итә;

– алгы планга физик көч түгел, бәлки әхлаклылык, намуслылык, вөҗданлы булу кебек сыйфатлар куела;

– пьесаларында мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләре дә зур урын алып тора. Ә кансызлык, бәгырьсезлек, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйтьләнә;

– әкият-пьесалары чынбарлыкка якын булуы белән аерылып тора. Тузга язмаган куркыныч фантастика зәңгәр экраннарны яулаган чорда драматургның тормышчан әсәрләр язуы – бала күңеленә явызлык, кансызлык үтеп кермәсен дип тырышуы, явызлыкка яхшылыкны каршы куеп көрәшүе күңелдә якты хисләр уята;

– әсәрләрендә авторның катлаулы һәм гыйбрәтле язмышы да чагыла. Бу – лирик чигенешләрдә, геройларның кыен хәлдә калган вакыттагы кичерешләрендә ачык күренә.

Алда аталган пьесаларда билгеләнгәнчә, бары тик гомер буе намуслы, гадел яшәгән кешеләр генә теләкләренә ирешә һәм бәхетле була. Фәнис Яруллинның бөтен әкият-пьесалары да мәктәп программасына кертелеп укытылырга лаек. Алар анализлау өчен дә бик җиңел. Эчтәлекләре дә кызыклы, теле дә балаларга тиз аңлашыла һәм истә кала, дәрестән тыш чараларда да әлеге әсәрләрне яшь буын белән сәхнәләштерергә мөмкин. Балалар өчен язылган әсәрләре – бик кыйммәтле тәрбия дәресләре.

Алтмышынчы еллар башында иҗат юлына басып, сүз сәнгатенә үзенчәлекле, кабатланмас шигырьләре, проза әсәрләре белән килеп, укучылар игътибарын казанган әдип Фәнис Яруллин әдәби мирасын драматургия жанрлары кысаларында өйрәнеп, аерым нәтиҗәләргә килдек.

Драма төренең комедия, драма, трагедия жанрларында каләмен сынап караган драматург, беренче чиратта, комедияләр остасы буларак танылды. Югары эстетик зәвыкка сизгер күпкырлы талант иясе Ф.Яруллин, нинди генә жанрда язмасын, үз әсәрләрендә матурлыкны, камиллеккә омтылышны һәм рухи байлыкны иң зур кыйммәтләрдән саный. Драма төренең төп таләпләренә буйсынып, автор замана өчен актуаль, тамашачыны кызыксындырырлык конфликт-каршылыкларны оста тотып ала, проблемаларны халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләре яссылыгыннан хәл итә.

Драматург үз әсәрләренә вакыт һәм чиксезлек төшенчәләрен бик табигый рәвештә кертеп җибәрә. Бу аның пьесаларына киңлек, биеклек кенә өстәп калмый, персонажлар кабыгына төренгән фәлсәфи фикерләрне ачарга, аларны җирдән биеккәрәк күтәрергә ярдәм итә. Ф.Яруллин заманның характерлы проблемасы – әхлаксызлык, халкыбызга хас матур традицияләрнең – кешелеклелек, ата-ананы зурлау, үз гаебеңне тану кебек сыйфатларның югала баруы өчен борчыла.

Ф.Яруллин каләме белән тудырылган геройлар арасында рухи-әхлакый кануннарны бозучы, аларны исәпкә алмаучы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүче, милләтебезнең яшәү рәвешенә салынган рухи кыйммәтләрне санламыйча, матди байлыкларга табынып яшәүчеләр кискен тәнкыйть ителә, әхлакый кануннарны саклаучылар авторда симпатия уята. Драматург идеалы буларак, күпчелек әсәрләрдә олы буын кешеләре – зур тәҗрибә туплаган, катлаулы тормыш юлы узып та, гомумкешелек кыйммәтләрен югалтмаган геройлар бирелә.

Әдипнең балаларга багышланган әкият-пьесаларында милләтебезнең киләчәген дөрес юнәлешләрдә, гомумкешелек, милли кыйммәтләр үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.

Балаларны аңлау, аларның психологиясен белеп эш итү Ф.Яруллин иҗатында көчле чагылыш таба. Аның нәниләр өчен язган әсәрләре укучыны балачагына кайтара, уйландыра, сагыш рәшәләренә алып кереп китә, күктәге салават күперләре буйлап йөгертә, серле-тылсымлы дөньяга алып керә, рәхәтләндереп көлдерә, дөньяның гыйбрәтле хәлләрен йөрәк аша уздырырга ярдәм итә. Шул ук вакытта җитди проблемалар да читтә калмый. Өлкәннәргә хас барлык сыйфатлар балаларда да бар. Автор тормышта килеп чыккан яки мөмкин булачак проблемаларны, балалар җаны аша уздырып, үз әсәрләрендә оста чагылдыра. Шаянлык, көлдерү аның өчен үзмаксат түгел. Драматург көлү аша берәр кимчелекне ача (физик түгел), начар гадәтнең аяныч хәлдә калдырачагын искәртә.

Балаларга атап язылган әкият-пьесалары башка авторларныкыннан иң элек шигъри телле, образлы сөйләмгә бай булуы белән аерылып тора.

Гомумән, Фәнис Яруллинның һәр драма әсәренең теле, поэзиясе һәм прозасы кебек үк, юморга, сурәтләү чараларына бай, эмоциональ, йөгерек. Әдип иҗатында табигать сурәте еш кулланыла һәм ул фон өчен генә түгел, ә матурлыкны кеше белән табигатьнең гармониясе аша сурәтләү өчен алына. Кеше һәм табигать бөтенлеге саега башлаган күңел байлыгын тулыландыра, аңа бизәкләр өсти.

Драматург Фәнис Яруллин, әхлаклылык сыйфатларын алгы планга чыгарып, тәнкыйди эчтәлекле әсәрләре белән укучылар күңелен яулады. Тормыштагы рухи кыйммәтләрне матди байлыклардан өстен күргән, милләтебезнең яшәеш каннуннарын саклап яшәүче геройлар аның эстетик идеалын тәшкил итә.

Ф.Яруллинның драма әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакльләр Татарстан һәм Башкортстанның төрле театрларында уңыш казанды.

 

 

[1] Лихачёв Д. Раздумья о России. – Санкт-Петербург, 1999. – С.377.

[2] Загидуллина Д. Нравственно-эстетическое воспитание на уроках татарской литературы при изучении лирических произведений (в V-VIII классах): Автореф. дис. на соискание уч. ст. канд. филол. наук. – Казань, 1993. – 22 с.

Реклама