Логотип Казан Утлары
Публицистика

Алты тиенлек шатлык

Күренекле мәгърифәтче, мөгаллим Вәли Хаҗиевның 100 еллыгын уздырганда (ул 99 яше тулып узгач бакыйлыкка күчте), аның элеккеге укучысы булган Фәнис абый Яруллиннан да укытучысы турында сакланган истәлекләре белән уртаклашуын үтендек. Ул бик теләп ризалык бирде һәм мине өйләренә чакырды. Вәли Хаҗиевка бәйле мәгълүматларны шактый яздыргач, диктофонымны сүндереп куюны сорады. Шуннан соң без тормыш, яшьлек, яшь буынның дөньяга карашы, әдәби иҗат турында озаклап сөйләштек. Фәнис абый әдәбиятка үзенең ничек килүен, тәүге тәҗрибәләре – хикәя-шигырьләре язылу тарихын бәян итте. «Май төне» дип аталган беренче хикәяләр җыентыгының ни дәрәҗәдә кадерле булуын да искәртте. Бу санда шул хакта сөйләшербез. 

«Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен» дип тамгаланган, нибары 62 биттән гыйбарәт, бәясе 6 тиен торган әлеге мәҗмуга 1966 елда Татарстан китап нәшриятында 7 мең тираж белән дөнья күрә. Редакторы – Ләбибә Ихсанова. Китапка Фәнис Яруллинның берничә тематик юнәлешкә туплап өйрәнергә мөмкин булган 11 хикәясе кертелгән. Һәммәсенә аерым-аерым тукталыйк. 

Җыентыкны ачып җибәргән «Көлү авазы» хикәясе үсмер укучыларның колхозга булышу вакыйгасы – печән өмәсен тасвирлауга багышлана. Зәкәрия белән Галия арасында мәхәббәт бөреләнә. Эскерткә йөк-йөк печән китерүче яшьләр шул рәвешле парлашып, үзара ярышып эшлиләр. Тик төп герой Зәкәрия, артык романтикхыялыйлыгы аркасында, төннәрен уйланып ятып, иртән уяна алмыйча, һәрвакыт эшкә соңга кала. Атның иң ялкавы гына эләгә аңа, китергән печән йөкләре дә башкаларныкыннан кимрәк була. Ләкин егетне автор ялкаулыкта һич тә гаепләми – боларның һәммәсенә тәүге сөю хисләре сәбәпче икәнлеген сиздерә.

Үзләренең һәрчак артта «сөйрәлүе» хәйләкәр Галияне бик борчый. Әнисе уята алмыйча тилмергән Зәкәриянең беркөнне йокысын көлү авазы бүлә. Бакса – Галиясе, егетне узып, колхозның иң өлгер атын эләктереп, аны җигеп, йокы чүлмәген алырга килгән икән бит! 

Шул рәвешле, иртәнге авыл өстендә саф сөюнең көр авазы яңгырый, Зәкәриянең психологик күңел халәтенә тормышка реаль караучы Галия йөгән сала. 

Әкияти-фантастик башлангыч – Су анасын күрү вакыйгасына корылган «Су буенда» хикәясе дә мәхәббәт бөреләнүнең бер вариантын ача. Хикәяләүче мин, ягъни Котдус су буенда чәчләрен тарап утыручы су кызына тап була. Бар фантазиясен эшкә җигеп, бу әкият герое белән очраштым дигәндә генә, чәчләрен бер якка сыпырып җибәреп, йөзен ачкан кызый «әле көзен генә Казанга укырга китеп барган» «ябык кына бер нәрсә» – Зифа булып чыга. Котдус аның «баш әйләндергеч гүзәл» кызга әйләнүенә соклана. Ике арада ләззәтле сөю уты кабына. 

Әлеге хикәяләрне үсмерлек-яшьлек мәхәббәте берләштерә, хисләр ташкынына бернинди каршылык юк. Ә менә «Ике очрашу» хикәясендә хәл бераз катлаулырак: Әнисә белән Барый арасындагы мөнәсәбәтләрнең якынаеп китүе өчен дүрт ел вакыт кирәк була. 

«Тәүге мәхәббәт» хикәясе исә үкенү, үткәнне сагыну, сагыш хисләренә корыла. Бер-берсенә битараф булмаган төп герой – хикәяләүче Камил һәм Гөлшат су буена балык чистартырга төшәләр. Шулвакыт кызның пычагы әле бер атна элек кенә бозы киткән елгага төшеп чума. Егет, аны эзләргә дип, суга сикерә. Бик озак тырышса да, таба алмый. Салкын су үзенекен итә – Камил больницада икенче көнне генә аңына килә. Гөлшат аның хәлен белеп тора, тик Камил, терелеп чыгуга, коточкыч хәбәр ишетә: сөйгәне башка берәүгә кияүгә чыгарга җыенып ята. Ләкин моның сәбәбе аңлашылмый кала. 

Ир уртасы булып җитешкән Камил, әнә шулай яшьлек хатирәләрен сагынып, пычак төшеп югалган су буенда йөри.

«Әлфирә» исемле хикәя тагын да аянычрак хәлләрне үз эченә ала. Аяклары йөрми торган, урынга беркетелгән Әлфирәгә Кәрим гашыйк була, уртак сөюләре билгесе дип, кул сәгате бүләк итә. Әлфирә сәгатьне тагарга ашыкмый, карават башына бәйләргә куша, чөнки бергә буласыларына, Кәримнең гарип кызны гомерлеккә хатыны итеп сайлаячагына ышанып бетми. Чыннан да, көннәрдән бер көнне Кәрим Әлфирә янына килүне туктата. Сәгать тә туктап кала. Үзе дә бу хикәяне язганда инде сигез ел урын өстендә яткан Фәнис Яруллин финалны оптимистик рухта тәмамлый: «Ул бит (сәгать. – Р.Х.) Әлфирә белән Кәримнең бары тик бәхетле минутларын гына исәпләргә тиеш. Ә хәзергә... Хәзергә эленеп торуы хәерле». 

Юмор хисенә корылган, карт белән карчык арасындагы каршылыкны җиңелчә психологизм аша хәл иткән «Бушлай булгач» хикәясе дә, санаторийга картын озатканда, бер-бер кирәкле кешегә төртерсең, дип, биш сумлыкны кесәсенә салган карчык һәм әлеге акча язмышын ачып биргән «Бишлек» хикәясе дә безне елмайта. Ветеранга бирелергә тиешле бушлай даруларны алып кайтуын таләп итеп теңкәсенә тигән карчыгына Хисмәтулла карт сихәт чарасының иң зәһәр, иң әчесен юнәтә. Аны эчкән Зәйнәпбану үлемнән чак кала. «Врачлар укол ясап киткәч, йөрәк сикерүе басылды Зәйнәпбануның. Хисмәтулла картның да куанычы йөзенә чыкты, бөтерелеп кенә йөри. Шулай булмыйни, йөрәге генә түгел, холкы да ипләнеп китте карчыгының. Тик беләсе иде, күпкә микән?» – дип төгәлли «Бушка булгач» хикәясен Фәнис Яруллин.

«Конфликтсыз гына» хикәясе дә тормыш-көнкүрешнең иң вак мәсьәләләренең берсен үз эченә ала: яңа фатирга күчкән гаилә күршеләрендә тәүлек буе радио акыртучы саңгырау карчык белән каршылыкка керә. Гаилә башлыгы – хәйләкәр ир мәсьәләне бик җиңел хәл итә – «безгә синең музыкаң да җитә» сылтавы белән, үз радиоалгычын сатарга алып китә. «Алай кешенеке белән кештәкле булырга уйламагыз әле, сезнең өчен алган радио юк. ...Тыңламый торыгыз әле моннан соң», – дип озатып калган күрше карчыгы радио тавышын кысып куя. Шуны гына көткән күршеләр, кеше-кара күрмәгәндә, комиссионкадан әле сатылып өлгермәгән радиоалгычларын алып кайталар. 

Шул рәвешле, алда телгә алынган өч хикәяне юмористик аһәң берләштерә.

Китапның исеменә чыккан «Май төне», хикәядән бигрәк, нәсер жанрына якын. Автор мәхәббәтнең күп төрләрен саный: кырларына гашыйк агроном, галәмне, йолдызларны үз иткән космонавт, алма чәчәкләрен, сөеп, кыраудан саклаучы карт бакчачы, сабыен өзелеп яраткан ана, ниһаять, үз ярын тапкан гашыйк йөрәк... Болар барысы да бер теләктә: ямьле май төне тыныч узып, илебез тынычлыкта уянсын иде!

Эчкерсез сөю, үкенечле мәхәббәт, яраткан ярың белән бәхетле яшәешкә өмет, тормыш-көнкүреш вак-төяге нигезендә туган юмор, лирик патриотизм кебек тематик юнәлешләрне гыйбрәтле язмышлар – Ана бәхете калыбы йомгаклый.

Моңа кадәр каенаналарына ачык йөз күрсәтмәгән, ирләрен – газиз ананың улларын да үз кубызларына гына биетеп торган ике килен Шәрифә карчык өенә көтмәгәндә кайтып төшә. «Ике килен-килендәш һәм бердәнбер каенана» хикәясе шулай башлана. Әбекәй янында очып кына йөргән, аның һәр теләген үтәргә әзер киленнәрнең чын йөзе соңрак ачыла: каенаналарын кайсысы үзләренә алырга тиеш дигән сорау-бәхәс туа. Китә берсен-берсе мыскыллау, тормыш шартларын хурлау, ә сәбәбе – әбидән бала карату икән бит. Икенче бүлмәдә инде сәфәр төенчеген әзерләгән Шәрифә карчык, оныкларына ясле ачылгач, үзенең ике айдан бер генә килененә дә кирәкмәячәге турындагы диалогны ишетә, төенчек идәнгә төшеп чишелеп китә... Әбинең күңел төене яңадан бер дә чишелмәслек булып төйнәлә. 

«Май төне» җыентыгының нәкъ үзәгендә урын алган һәм без тукталачак соңгы – унберенче хикәя – «Ана чәчәкләр китерә». Әйдәгез, укып, бергәләп искә төшерик аны – «Әдипнең тәүге китабыннан...»