Логотип Казан Утлары
Бәян

Җиләк чиләге (бәян)

Югалганны эзләү

Йокымсырап барган шофёр, сискәнеп китеп, кинәт тормозга басты. Юл кырыенда, кул күтәреп, кечерәк гәүдәле бер малай басып тора. Эңгерле куе урман томанында караңгы шәүлә кебек кенә иде ул. Шуңа күрә шофёр аны килеп җитәргә биш-ун метр чамасы калгач кына күреп өлгерде.

Малай чинап-сызгырып туктаган үзбушаткыч машина янына йөгереп килде. Ул арада, кабина ишеген ачып, шофёр да җиргә сикереп төште.

– Әй, малайка-ябалак, таң тишегеннән берьялгызың нишләп торасың урман юлында? – дип сорады ул, сагаю катыш кырыс тавыш белән.

Шофёрның кырыслыгына әллә ни исе китмичә, малай, аның татар кешесе булуына шатланып:

– Абый, миңа тизрәк Казанга, вокзалга барып җитәргә кирәк, алыгыз әле мине! – диде.

– Син нәрсә, адаштыңмы, әллә өегездән чыгып качтыңмы? – диде шофёр, малайның шактый тузган, таушалган киемнәренә шикле караш ташлап. Төсен салган көрәнсу кепкасы, шәмәхә вельвет курткасы, зәңгәрсу чалбары, коңгырт ботинкалары малайның юлда үз иреге белән түгел, нужа чигеп йөрүен күрсәтә иде.

– Юк-юк, адашмадым да, качып та китмәдем мин, абый, поезддан төшеп калдым, – дип җавап бирде малай, ашыга-ашыга.

– Ничек инде поезддан төшеп калдың? Егылыпмы, ялгышыпмы, әллә төртеп төшерделәрме? Кемнәр белән, кая бара идең соң?

– Ю-у-у-к, егылып та, ялгышып та түгел, тукталышта үзем төшеп калдым.

– Кая барышың иде, ник төшеп калдың? – дип янә төпченде шофёр, тагын да ныграк кызыксынып һәм гаҗәпләнеп.

– Абый, зинһар өчен, әйдәгез, тизрәк мине Казанга алып китегез инде! Нәрсә булганын юлда сөйләрмен.

– Әйдә, алайса, минем дә Казанга кайтып барыш, мен кабинага, – дип, җитез генә руль артына кереп утырды шофёр.

Малай, үзбушаткычның биек, тимер басмаларыннан мәче кебек тиз-тиз сикеренеп менде дә шофёр янәшәсенә елышты.

Ярымкараңгы машина эчендә җылы, рәхәт иде. Мондый машинаның кабинасына беренче мәртәбә утыруы булгангамы, малай төрле рычагларга, компаска охшашлырак приборларга кызыксынып, бераз караштыргалап барды да:

– Безнең күрше авылда да бар мондый машина, ул да шулай, ата каз шикелле ысылдап-пысылдап йөри, – дип куйды, шофёрның нәрсә әйтәсен, нинди кеше икәнен белергә теләгәндәй итеп.

– Ата каз-машина! – дип көлеп җибәрде шофёр, ачылып, җанланып китеп. – Ишеткән юк иде әле андый сүзне.

– Шофёры да бераз сезгә охшаган әле: аның да кара чәчләре шулай дулкынланып тора.

– Үзе дә миңа охшаганмы әллә? – дип кызыксынып куйды шофёр, көлемсерәп.

– Бераз охшаган да шул. Ул да мыеклы, көләч йөзле. Сезнең кебек калын иренле дә. Яхшы кешеләр калын иренле була дип ишеткәнем бар минем.

– Алай икән, ул кадәресен үк белми идем әле, – диде шофёр, елмаеп.

– Тик өстендәге тузган, сырма киеме, үзе яшь булса да, бераз картайтып күрсәтә аны. Сезнең кебек күн куртка, ак күлмәк кисә, ул да шулай яшь, матур күренер иде.

Аның сүзен шофёр уйланып, тыйнак кына елмаеп тыңлады. Күзәтүчән, үткен зиһенле малайга сынап-текәлеп карап-карап алды да, сүзне икенче якка борып җибәрергә теләде:

– Синең ул машинага утырып караганың бармы соң?

– Ю-у-к! Без авылда үзебез машинадан тизрәк чатыр чабып йөрибез! – диде малай, ачыла төшеп.

– Йә, алайса, сөйләп җибәр: җиде төн уртасында, урман юлында, курыкмыйча нишләп берүзең басып тора идең? Безнең малайлар, синнән гәүдәгә дә, яшькә дә бераз зуррак булсалар да, төнлә түгел, караңгы капкач, ялгыз гына йомыш белән чыгарга да куркалар. Менә кайткач сөйләп күрсәтим әле мин аларга, юлда сине ничек итеп очратуымны. Пожалуй, моннан соң, оялуларыннан, куркулары бетәр.

– Сез кайда торасыз, шәһәрдәме, авылдамы?

– Шәһәрдә, үз йортыбыз белән.

– Бәлки, шәһәрдә төнлә тышка чыгу куркынычтыр ул, – дигән булды малай, аларны яклагандай итеп.

Шофёр, малайның сүзләрендә дөреслек бар бит, дип уйлап куйды, тик бу турыда сөйләшүне озайтырга теләмәде.

– Өс-башың юка күренә, туңгансыңдыр да инде син?

– Ю-у-к, туңмадым мин. Без – авыл малайлары, җәй көне күлмәк-чалбардан, яланаяк йөреп ияләнгән, чыныккан инде, – диде, бераз горурланып.

Шофёр, башын чайкый-чайкый шаккатып, таныш булмаган малайга кабат-кабат карап алды да:

– Тыштан туңган кебек күренсәң дә, эчең кайнар синең.

– Туңу турында уйлап та карамадым әле, миңа тизрәк Казанга, вокзалга барырга кирәк, – дип җавап кайтарды малай, карашы белән алга омтылып.

– Вокзал да вокзал, дисең, анда нәрсә калган соң?

– Тач өстенә туры китердегез!

– Чыннан да, берәр нәрсәң онытылып калдымы әллә вокзалда? Шуңа күрә Казанга кире кайту өчен төшеп калдыңмы поезддан?

– Мин түгел, вагонга алып керергә тиешле малай онытып калдырган аны.

– Нәрсә иде соң ул?

– Эченә җиләк чиләге салынган капчык иде.

– Их, энекәш, энекәш! Кешегә ышанганчы, нишләп аны үзең алмадың соң? – диде шофёр, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап бетермәсә дә. – Тик торганда гына башка бер малайга алырга кушмагансыңдыр бит инде син аны, берәр сәбәбе булгандыр, шулаймы?

– Әйе шул. Акчам җитәр-җитмәс булгач, билетсыз кайтырга уйлаган идем. Кулда әйбер булмаса, мин үзем тамбур арасында йә түбәдә барам. Шуңа күрә чиләкне теге малайга алырга куштым. Ул риза булды. Поезд Казаннан кузгалып киткәч, гадәттә, дүрт ревизор, беренче һәм соңгы вагоннарга икешәрләп кереп, билет тикшерә башлый. Берсе вагонның түр ягында торып кала, икенчесе тиз генә икенче башына барып баса да, билетларыгызны күрсәтегез, диләр... Алардан котылып булмый. Бераздан, тегеләр зур стансада чыгып күздән югалгач, түбәдән төштем дә малайлар утырган вагонга кердем. Шунда чиләкне алырга ризалык биргән малайдан, минем капчыкны кай тирәгә куйдың, дип сорадым. Ә ул, күзен дә йоммыйча: нинди капчык турында сорыйсың син миннән, ди. Соң, мин әйтәм, шул арада оныттыңмы әллә? Син минем капчыкны да үзең белән алырга сүз биргән идең бит, шуны сорыйм, дим. Мин болай гына әйтәсеңдер дип уйладым. Капчыгың шунда, идәндә калды, ди бу миңа, ваемсыз. Ишкәнсең икән ишәк чумарын, саңгырау ябалак, – дидем дә, ике дә уйламыйча, алдагы тукталышта поезддан төшеп калдым.

– Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын дип, юкка гына әйтмиләр шул. Егылып төшүдән курыкмыйча, ничек итеп вагон түбәсендә барасың син?

– Мин түбәдә йөреп ияләнгән инде, егылып төшүдән тамчы да курыкмыйм. Кеше талап йөри торган усал егетләр генә шүрләтә. Аларны күреп алсам, тизрәк түбәдән төшеп, тамбурда йә вагон арасында барам. Бер тапкыр чак кына туннель түшәменә бәрелеп очып төшмәдем...

– Билетсыз йөрүе кыен да, хәтәр дә икән. Чиләгеңдә әйберләр дә булгандыр инде?

– Әйе, бар иде шул. Барысын да сөйли башласаң, сүз озынга китә, абый. Шулай туры килде инде.

– Сүз башлагач, әйдә, аны җиләк чиләге кебек, ярты юлда калдырмыйк, дәвам итик. Башта ук сорарга кирәк иде дә, онытып җибәргәнмен, исемең ничек әле синең?

– Чытырман минем исемем.

– Фамилияң Урманов түгелме? Кечкенә булсаң да, хәйләкәр, үткен малай икәнсең, – дип елмайды шофёр. – Чын исемең ничек соң? Мин Фәсхи абыең булам.

Бу исемне ишеткәч, малай ничектер куркып, каушап китте. Аның шундый исемле шпанамы, жуликмы турында әнисеннән ишеткәне бар иде. Шуңа күрә, юлда йөргәндә, үз исемен дә, авыл исемен дә, Казанга кайчан килгәнен, кайчан кайтасын да чит кешегә сөйләп йөрмәскә кушты. ...Шулай бервакыт, төнлә, Казан вокзалында поезд көткәндә, өс-башы сәлперәйгән, күзе-башы акайган, шактый кызмача бер шикле ир кеше кереп, алар тирәсендә туглангалап йөрде дә, авылларының исемен әйтеп:

– Монда фәлән авыл кешеләре юкмы? – дип, ялт-йолт карангалап, эзләнүен белде.

Бар иде авыл кешеләре. Тик, ачыгавызланып, берсе дә бу бәндәгә: без – шул авылдан, дип әйтмәде. Әмма аны-моны уйламаган, ваемсызрак бер яшь хатынның:

– Ул авылдан сезгә кем кирәк иде соң? – дип сорап куюы аны тәмам куркуга салган иде. Менә хәзер теге акайкүз әнисенең йә үзенең исемен әйтер дә, ачыгавыз хатын шунда ук аңа төртеп күрсәтер дип хафаланды ул.

Йолкыш моның сүзләрен шунда ук эләктереп алды:

– Син шул авылданмы әллә? Кемнәрне беләсең? – дип төпченәсе килде.

Әмма хатын, соң булса да, авызыннан кирәкмәгән сүз ычкындыруын аңлап, хатасын төзәтергә ашыкты:

– Юк-юк, ул авылдан да түгел, белгән кешеләрем дә юк. Болай гына сорап куйдым, – дип, сүзен очламакчы булды. Ләкин сәрхуш бәндә, зәһәрләнеп, хатынга аты-юлы белән сүгенде дә, ничек кинәт килеп кергән булса, шулай дуамалланып чыгып та сызды. Кыяфәтенә караганда, аның үзен дә кемнәрдер эзли, күзәтә кебек тоелды. Дөрестән дә, озак та үтмәде, вокзалга кизү торучы ике милиционер килеп кереп, теге кешене эзләгәндәй, бөтен җирне игътибар белән карап-тикшереп чыктылар. Шуннан соң гына бераз тынычлангандай булды. Тик бераздан, теге сәрхушнең кыяфәте әнисе сөйләгән кешегә туры килүен абайлагач, байтак вакыт пошаманга төшеп утырды.

Малайның эчтән генә үз уйларына бирелеп барганын чамалап алган шофёр:

– Чын исемең Хәлим түгелме синең? – дип сорап куйды.

– Нигә алай дип сорыйсыз? – дип кызыксынды малай.

– Язучы Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» дигән әсәрен укыганың бармы?

– Бар, билгеле, бик яратып укыдым. Хәлим дә безнең кебек бер авыл малае була бит башта.

– Хәзер Хәлим исемле малайлар шактый күп, шуңа күрә генә сорадым, – диде шофёр, көлемсерәп.

– Юк, минем исемем Хәлим түгел, Хәбир мин, – диде малай, җитдиләнә төшеп.

– Монысы да үз исемең түгелдер әле?

Китап белән кызыксынуын күргәч, малайның шофёрга шикләнеп каравы кимеде, шулай да чишелеп бетеп сөйләшергә ашыкмады.

– Ярар, ничек әйтсәң, шулай булсын, – дип килеште шофёр. – Ничәнче класста укыйсың?

– Җиденчегә күчтем.

– Мин әле сине бишенче класс укучысыдыр дип кенә уйлаган идем.

– Гәүдәгә кечерәк булгач, шулай күренәмдер инде.

– Менә хәзер син Казанга кайтырга ашыгасың. Онытылып калган капчыгың шунда торадыр дип уйлыйсыңмы? Вокзалда халык бертуктаусыз тыз да быз килеп йөреп тора бит.

– Мин үзем дә табарыма бик ышанып җитмим. Ләкин бөтенләй өметемне дә өзмим әле.

Шофёр да, малай да байтак вакыт сөйләшмичә генә бардылар. Хәбир, кеше көлкесенә калып, капчыгымны югалттым, дип, хурланмыйча ничек өйгә кайтып керергә кирәк дип үртәлде.

Бу зур, биек үзбушаткыч машина тиз йөри торган түгел икән. Казанга барып җитәргә шактый ерак иде әле. Малайның хәлен аңлапмы, үзе дә тыныч кына барырга теләпме, шофёр бүтән сораулар биреп аны борчымаска булды...

Йокылы-уяулы уйлар

Хәбир югалырдай әйберләрен күз алдына китерде... Таза тасма белән төйнәлгән капчык авызы, биштәр кебек итеп, аркага асарга җайланган. Аның эчендә – әнисенең баш яулыгы белән капланган, озынча әлүмин чиләк. Туза башлаган ул юка яулыкның чит-читләрендәге зәңгәр бизәкләре дә шактый уңган. Бер карасаң, әллә нәрсә юк та кебек тоелды аңа: уналтышар тиенлек ике кирпеч арыш ипие, егерме икешәр тиенлек ике күмәч, әнисенә дип алган ситсы күлмәклек, дус кызына дигән бизәкле ярымтүгәрәк тарак. Туган тиешле абыйсы белән җиңгәсе биргән бер кисәк пешкән казылык, ярты кило чамасы, эченә алма повидлосы кыстырган карамель конфеты.

Әмма, икенче карасаң, бар да бик кирәкле, кадерле әйберләр шул. Болар авыл кибетенә сирәк кайта һәм күпләрнең алырга акчасы да җитми. Каян килеп җитсен: аның әнисе, бер көн дә калмыйча колхоз эшенә йөрсә дә, хезмәт көненә бер уч арыштан башка нәрсә бирмиләр. Башкача беркайдан ярдәм дә юк. Әле өстәвенә әллә нинди салымнар, заемнар түләтәләр. Түләми кара! Әнисен һаман саен: түләмәсәгез, сыерыгызны алып чыгып китәбез, балаларыңны приютка бирәбез, үзеңне төрмәгә ябабыз дип куркытып кына торалар. Әби-бабаларының кулак дип таланганын, бабасының төрмәгә ябылганын әнисеннән ишетеп белә ул. Шуңа күрә әнисен, берәр каршы сүз әйтә башласа, атаң артыннан үзеңне дә озатырбыз, дип янап-куркытып тора түрәләр. Бушлай заем түләтеп җыйган акчалар хөкүмәткә бик файдалы булгандыр, билгеле. Хәтта шул турыда «Заем» дигән җыр да чыгарганнар. Хәбир аны авыл яшьләре кичке уенда җырлаганда ишеткән иде. Заемның нәрсә өчен җыелганы кушымтасында әйтелгән икән. Хәбиргә бик кызык тоелды, шуңа күрә ул аны отып та алды:

Заем, заем, заем, заем,

Без заемнар алабыз.

Заем алган акчаларга

Завод-фабрик салабыз.

Авыл активистлары да халыкны, «төрле төзелешләргә, бишьеллык план үтәргә, коммунизм төзергә кирәк» дигән сүзләр белән тәмам әгъвалап бетереп, ихтыяри-мәҗбүри сыманрак итеп, заемга яздырырга омтыла иде.

Аларны бу хәерчелектән, фәкыйрьлектән әнисенең тырышлыгы, кичләрен, керосин булганда, бишле лампаның тонык яктысында төннәр буе утырып шәл бәйләп сатуы гына бераз коткара. Ул – бик оста шәл бәйләүче. Хәллерәк ирле хатыннар, куян, нәзек йонлы кәҗә мамыгын үзләре юнәтеп китерә. Еш кына: фәлән вакытка өлгертсәң, яхшы булыр иде дип ашыктыра. Болай әйтүләре ярап та куя: андый чакта әнисе җайлап кына: «Белмим шул, өлгертеп булыр микән, алдан килешенгән кешеләр дә бар иде. Колхоз эшеннән дә калып булмый», дип искәртеп куя. Дөресе дә шулай. Гомумән, ул алдап-ялганлап сөйләшкәнне дә, тиешле-тиешсез сүз сөйләп йөргәнне дә яратмый. Салкын тидереп, бизгәк тотып ятканда гына, бөтен тәне туңып дерелдәгәнгә, энә-җеп тота алмады. Терелә төшкәч, бераз бәйләштерә башлаган иде башлавын, тик тәрәзәдәге утларын күреп алып, кайбер куштан, көнче хатыннар: авырып ятмый ул, төне буе шәл бәйли, дип, бригадирга җиткергәннәр. Бригадир Гафур абый, бераз туган тиешлерәк, миһербанлы кеше булганга:

– Син, Рәхимә апа, төн утырып шәл бәйләвеңне кешегә күрсәтмәскә тырыш инде. Шулай дип килеп әйтүчеләр бар, – дигәч, тәрәзәләрен ут шәүләсе күренмәслек итеп, эчке яктан зур, көрәнсу-кара төстәге калын җәймә белән томалап каплый башлады.

Хәбир әнисенең озын энәләр белән кәҗә, куян мамыгыннан бик тырышып шәл бәйләвен күп тапкырлар күзәткәне булды. Һәр күзәнәкне бик тиз, бер дә ялгышмыйча төгәл итеп үреп бара ул. Башта тыгызлап һәр ягы дүрт-биш чирек озынлыктагы шәл уртасын бәйли. Челтәр күзәнәге ялгыш төшеп калса, бер кәрәз урыны ачык кала. Шәлне зур рамга тарттырып киергәч, көн яктысына куеп караганда күренеп тора – шул тары бөртеге яки киндер орлыгы кадәр генә ачыклык.

Хатын-кыз шәлне иң әүвәл шулай тикшереп карый да инде. Уртасы әзер булгач, бизәкләп, кырыйларына пычкы тешләренә охшатып дүрт челтәр үрелә. Шуларны тегеп чыккач, шәл бәйләү төгәлләнә. Юешләп, рамга тарттырып киерәсе генә кала. Рам кырыйларына тигез ара калдырып, вак кадак кагып чыгу, шуларга шәлне дүрт ягыннан тарттырып киерүне, кипкәч, рамнан алуны абыйсы Илнур белән Хәбир башкара. Әзер шәл матур булып, кабарып тора. Ул ярыйсы гына бәягә бик тиз сатыла. Ләкин аны башкарып чыгу өчен, бик күп вакыт та кирәк шул.

Тормыш авыр булса да, авыл халкы гармунсыз, җыр-моңсыз яшәми. Яшьләр шәл турында да:

Килештереп бөркәнгәнең

Яулыкмыни, шәлмени;

Мин уртага чыккач кына

Бер җырыгыз жәлмени? – дип җырлый шаяртып.

Билгеле, әтиләре сугыштан кайткан булса, бу тормышны тартып бару ул кадәр үк кыен да булмас иде. Колхоздагы бөтен авыр эшне дә аңа кушалар шул. Ирле хатыннар авыр эшкә йөрми, яклаучылары булгач.

Авыл кибетендә тоз, шырпы, керосин кебек иң кирәкле әйберләр дә гел булып тормый. Әллә нигә бер арзанлы кием-салым, ситсы, ипи, чәй-шикәр кайткалый. Бигрәк тә керосин кытлыгы үзәккә үтә. Зур тимер мичкәләр белән бик сирәк алып кайталар аны. Кайткан әйберне чират торып шул көнне үк алып бетерәләр. Йә акчасы, йә әйбере җитмичә калган кешеләр дә күп була.

Ярый әле кибетче Морат абый: «Бер дә борчылмагыз, җәмәгать, аның каравы, икенче юлы башта сез алырсыз», дип, исемнәрен дәфтәренә язып куя. Шуның белән ризасызлык, тавыш-гауга зурдан купмый кала. Андый чакта кайберәүләрнең күрше-күләннәре бераз әҗәткә дә биргәләп тора.

***

Хәбир Казанга җиләк сатарга дип барган иде. Базарга кич кырын гына килгәнгә, янәшә-тирәдә җиләк сатучылар күренмәде. Бер стакан каен җиләгенең ничә сум торганын белергә теләп сораштырса да, төгәл генә әйтеп бирүче булмады. Чамалап кына бер сум дигән иде, шундук әллә каян килеп чыгып, чиратка баса башладылар. Ничә сәгать буе юлда килеп, җиләге дә шактый изелеп-сытылган, стаканга да күп керә. Сатмыйча, иртәгә калдырып та булмый: мүкләнеп, бөтенләй бозылып бетүе бар. Шуңа күрә, арзан бәягә куйганын сизсә дә, бер сумнан сатарга туры килде. Соңыннан, җиләге бетә башлагач кына, бер татар карчыгы:

– Көндез стаканын ике тәңкәдән дә сатканнарые, олан, менәтрәк, – дип әйтеп уфтандырды.

Шуннан соң, күчтәнәчлек кенә калды, сатып бетермим, дип караган иде дә... Баштук әйтергә кирәк иде аны. Бишбылтырдан бирле чират торыйк та ату алмый китик ди, тагы. Сат җиләгеңне беткәнче, дип, усалраклары янап куркыта ук башладылар...

Чиләк төбендә ике-өч стаканлык калгач кына туктый алды сатуыннан. Ә бит ул җиләкне алар урманда абыйлы-апалы өчәүләп җыйганнар иде.

Ашъяулык кебек җәелгән, кып-кызыл җиләклек очрады аларга. Леспромхоз берничә ел элек кистергән диләнкедә булды андый җиләклек. Башта, эшчеләре үзләре өчен саклап тотмыйлар микән дип, куркыбрак тордылар. Кеше-кара күренмәгәч, тәвәккәлләп, шуннан бер чиләк җыеп алдылар да инде...

Кирәкле әйберләрне сатып алганнан соң, акчасының юлга җитәр-җитмәслек кенә калуын соңыннан гына абайлап алды Хәбир. Шуңа күрә билетсыз гына кайтырга теләде. Хәзер исә, ичмасам, ярты юлга гына булса да билет аласы булган икән дип, пошынып барды.

– Энекәш, уян, Казанга килеп җитәбез!

– Йокламадым мин, абый, черем итеп кенә бардым.

– Йокы килгәндә, черем итеп алу да ярап куя, энекәш. – Шофёр үзенең дә йокысы килгәнен сиздерде. – Миңа шәһәрнең икенче ягына кирәк бит, син вокзалга ничек барып җитәрсең икән инде, энем? Әле бу вакытта трамвай-троллейбуслар да йөрми бит...

– Җәяүләп барып җитәрмен әле, – диде Хәбир, үз-үзенә дәшкәндәй.

– Ай-һай, алай дип әйтергә генә ансат ул, – дисә дә, шофёр малайның хәленә керде. – Ярый, энекәш, тилмереп йөрмә, ашыгасың да, әйдә, мин сине үзем вокзалга ук илтеп куйыйм әле.

Бәлки, ул үзенең улларын күз алдына китергәндер.

– И-и абый, сезгә бик зур рәхмәт инде. Монда, җиде юл чатында төшеп калсам, капчыктан бөтенләй колак кагармын дип курыккан идем. – Хәбир, куанычыннан нишләргә белмәде.

Малайның шатлыктан яктырып киткән йөзенә карый-карый, юл уңае булмаса да, шофёр вокзалга таба борылды. Бәлагә тарыган бу малайны төнге шәһәр урамында ташлап калдырырга кызганды ул.

– Менә, «Чытырман» энекәш, синең вокзалыңа да килеп җиттек. Малайны монда кадәр китереп куюына үзе дә канәгать иде бугай ул.

– И-и абый, сезгә күпме рәхмәт әйтсәм дә аз булыр. Сезгә ничә сум бирсәм ярар икән, – диде ул, юклы-барлы акчасын чамалап.

– Миңа акча бирергә кирәкми, киресенчә... – Шофёр кесәсеннән күн тышлы портмонетын чыгарды да, шуннан ун сумлык акча алып: – Мә, ал, энекәш, – дип, Хәбиргә сузды.

– Юк-юк, абый, кирәкми, – дип караса да, шофёр ике уйлый торган кеше түгел иде күрәсең...

Ул малайның елмаеп, кул болгап, кызу-кызу адымнар белән вокзал ишегеннән кереп киткәнен карап торды да үз юлы белән китеп барды.

Вокзалда

Ашыга-ашыга вокзалга килеп кергәндә, Хәбир йөрәгенең дулкынланудан дөп-дөп килеп типкәнен ишеткәндәй булды.

Әмма керү белән, вокзал эченең бушап калганын күреп, күңеле әрнеп куйды. Кешеләрнең күбесе, поездларын көтеп алып, таралышып беткән иде инде. Алар хәзер йокымсырап, рәхәтләнеп вагонда баралардыр, бәлки капчык та билгесез кеше белән, билгесез якка киткәндер дип уйлады ул.

Өметенең соңгы талпынышын сынап, вокзалның сул як түренә – «Милиция» дип язылган бүлмәнең ишегенә таба атлады.

Буш хыял артыннан куып йөрүен аңлап көрсенсә дә, шулай да өмете бөтенләй үк өзелеп бетмәгән иде әле. Менә хәзер ул өмет кинәт кенә сүнгәндәй тоелды аңа: ишек төбендә кешеләр дә, капчык та күренмәде.

Шулай да, берәрсе алып куймады микән, дип, янәшә-тирәдәге диварларга терәп куелган утыргыч асларын, аулаграк почмакларны караштыргалап әрле-бирле йөренгәләде. Табылмагач, кабат шул ишек тирәсенә басып, берәрсенең килеп чыгуын көтеп тора башлады. Алай-болай, вокзалда тәртип саклаучылар, иясез калган капчыкны күреп, бүлмәләренә алып кереп куймадылар микән, дигән нәни генә өмет чаткысы калган иде әле аның күңел түрендә.

Шулвакыт ишектән милиция киемендәге яшь кенә бер кыз килеп чыкты. Малайлар белмәслек нәрсә түгел, кызның дәрәҗәсен чамалап алды ул. Сылу гәүдәле лейтенант апаның йөзе аңа ничектер бераз таныш сыман да тоелды. Якынрак килеп, капчык турында сораргамы, юкмы дип торганда, малайның бу тирәдә нәрсәдер эзләнгәләп йөрүен чамалапмы, һөнәри сизгерлегеме, йә булмаса башка берәр сәбәп беләнме, ул да кызыксынып караштыргалап алды.

Хәбир кыяр-кыймас кына аның янына килде дә:

– Апа, монда иясез калган берәр капчык-мазар күрмәдегезме алай-болай? – дип сорады.

Погонлы апа бу малайның йөзенә нигәдер бик озаклап, игътибар белән карап торды да, аннан татарчалап:

– Ишек тирәсендә калган әйберләр күп була. Син нинди капчык турында сорыйсың? – диде, тавышына бераз кырыслык чыгарып.

Югалган капчыгын табу турындагы соңгы өмете бөтенләй өзелгәндәй тоелды Хәбиргә.

Шунда тагын бер милиционер күренде. Ул апа аның янына килеп, нәрсә турындадыр урысча сораштыра башлады. Аларның үзара сөйләшүләреннән бөтен сүзләрен аңламаса да, Хәбир «мешок» дигән сүзне аермачык ишетеп алды. Эченә тагын җылы кергәндәй булды.

Милиционер кыз Хәбиргә текәлде дә, нәрсә әйтер икән дигән сынаулы караш белән, искәрмәстән сорап куйды:

– Син нинди капчык турында сораштыра башлаган идең әле? Эчендә нәрсә бар иде соң аның?

Хәбир, яттан шигырь сөйләгәндәге кебегрәк итеп:

– Капчык эчендә әлүмин чиләк... аның эчендә... – дип тезде, нәрсәләр барын бик яхшы белгәнен сиздерергә теләве иде, үзенчә.

Ләкин милиционер апа бу малайның сүзләренә тиз генә ышанырга ашыкмады.

– Йә, йә, шуннан? Чиләгең эчеңдә тагын нәрсәләр бар иде?

Болай җентекләп сораштырудан, Хәбир югалган капчыгының болар бүлмәсендә булуына чынлап торып ышана башлады һәм чиләк эчендәге әйберләрне ашыга-ашыга, тотлыга-тотлыга, тагын санарга тотынды:

– ...Ике арыш ипие-е, ике булки... – Күмәчне булки дип әйтүеме, әллә чиләктәге бүтән әйберләрнең ничек куелуын күз алдына китерүеме – аны бераз каушатып җибәрде.

– Шуннан-шуннан?.. Милиционер кыз, малайның әйбер санавыннан кызык тапкандай итте.

– ...Тагын ситсы, ...карамель конфеты, ...тагын...

Хәбир аның йөзенә күтәрелеп карады. Ул, матур елмаеп, Хәбиргә көлемсерәп карап тора иде.

– Апа, нигә көләсез?

– Карале, энем, син мине танымыйсыңдыр инде, мин сине таныйм булса кирәк, – дигәне Хәбирне тәмам гаҗәпләндерде.

– Болай гына, юатыр өчен генә әйтәсездер әле, – диде Хәбир, погонлы кызның үзенә дә бераз таныш тоелгандай зур, матур кара күзләренә карап.

– Бер дә болай гына түгел. Былтыр Беренче май бәйрәмендә мин сезнең авылга кунак кыз булып килгән идем.

– Чынлапмы? Кемнәргә килгән идегез?

– Рәмзияләргә. Беләсеңме авылыгызның ул кызын?

– Нигә белмәскә, Югары очтагы Рәмзияләрне...

– Әйе. Шул Рәмзияләргә, – диде кыз, үзенең милиция киемендә булуын оныткандай, туганнарча елмаеп.

Хәбир анысын гына яхшы белә: авылга килгән кунак кызларны егетләр озатмый калмый. Бу чибәр кызны да авыл егетләренең берәрсе озата кайткандыр дип уйлап алды ул. –

Беренче май көнне клубыгызда укучылар концерты булды. Син анда «Кошлар кебек» дигән җырны бик матур итеп башкарган идең. Гармунчыгыз, ...ай-яй, бигрәк оста уйный. Апаң да «Кара урманны» өздереп башкарды, шулаймы?! Мин аны сокланып тыңладым.

– Апа, минем дә исемә төште, укучылар концертыннан соң, кунак кыз Роза, дип, сезне дә сәхнәгә чакырдылар. Җырыгызның сүзләрен төгәл генә хәтерләмим, безнең авыл турында кебек тоелган иде ул миңа. Сез артистлыкка укыдыгызмы әллә?

– Юк, артистлыкка укымадым. «Халык моңнары» дигән ансамбльгә йөрдем. Шунда Рәмзия белән таныштык. Баянчыгызны да беләм...

– Уйнаганда, ул сездән күзен дә алмады...

– ...Гармунчылар шулай инде, җырчыга карап уйныйлар...

Роза, Роза,

Роза гөлнең чәчәге;

Матур безнең тормышыбыз,

Күңелле киләчәге,

– дип сезнең турыда җырлавы булгандыр әле...

Ул арада ишектән капитан килеп чыкты. Хәбир, аның кулында үзенең капчыгын күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәрде:

– Менә минем капчык бу!

Капитан да бик канәгать иде.

– Не потеряй, сынок, больше свой мешок, – дип, Хәбирнең аркасыннан сөйде.

– Большое ыспасибо вам, рәхмәт сезгә! – дип, ул бер капитанга, бер лейтенант кызга карап, шатлыгыннан нишләргә белмәде.

– Менә, билетсыз йөрүең сиңа күпме борчу тудырды!

– Хәзер син ничек кайтасың инде? Акчаң җитмәгәч, тагын түбәгә менәрсеңме?

– Юк, хәзер акчам бар минем.

– Каян таптың?

– Теге шофёр мине вокзалга илтеп куйды, ун сум акча да бирде.

– Машинасына да утыртып килде, ун сум акча да бирдеме... Кем икән ул, шундый яхшы кеше?!

– Матур гына, яшьрәк татар кешесе иде.

– Юлга акчаң булуы яхшы. Синең ашыйсың да киләдер бит әле?

– Анысы шулай, карыным ачты...

Роза Хәбирне буфет янына алып килде. Сары чәчле, юантык сатучы марҗага, Хәбиргә таба күрсәтеп, итле пәрәмәчләр, кайнар чәй бирергә кушты да, ягымлы гына елмаеп, китеп барды.

Рәхәтләнеп ашады Хәбир. Юка камырлы, ите мул итеп салынган «ливерный» дигән мондый тәмле пәрәмәчне авылда беркем дә пешерми.

Капчыгын янәшәсенә терәп куеп, бауларын кулына җайлап урады да утыргычка урнашты. Болай тотканда, йокыга талсаң да, капчыгыңны шыпырт кына алып китә алмыйлар. Хәер, йоклау турында түгел, кайту турында уйлый башлады ул. Ләкин әле кайтырга да ашыгып булмый: таң атмаган, яктырмаган. Караңгыда урамга чыгасы да килми.

Шунда ул югалган капчыгы эзеннән йөрүен, юлына очраган яхшы кешеләрне – шофёр белән милиционерларны күз алдына китерде. Әлегә кадәр алар ниндидер усал кешеләр булып тоела иде. Ләкин бу очрашу аңарда тәртип сагында торучыларга карата ышаныч һәм ихтирам уятты. Курыкмаска, тиешле чакта ярдәм сорарга кирәклегенә төшенде.

...Казан – зур кала, ачыгавыз булып йөрү түгел, сакланып йөрсәң дә таманга килә.

***

Хәбирдән ерак түгел үсмер кызлары белән ирле-хатынлы рус кешеләре поезд көтеп утыра. Өс-башлары, яннарындагы чемодан-сумкаларына күрә, алар шактый яхшы тормышлы шәһәр кешеләре булсалар кирәк. Кызлары гәүдәгә таза, ләкин Хәбирдән ике-өч яшькә кечерәк кебек күренә. Ул өстенә шәмәхә төстәге купшы йон кофта кигән, каштан төслерәк кабарынкы чәче зәңгәрсу бантиклап, бик матур итеп үрелгән. Бу зәңгәр күзле, алсу йөзле матур кыз әти-әнисе уртасында тыныч кына, рәхәтләнеп утыра. Ара-тирә Хәбиргә дә караштырып ала. Бәлки ул, бу малайны кызганып, нигә ялгыз гына утыра икән, дип уйлый торгандыр. Менә ул кечерәк сумкасыннан матур, ялтыравык кәгазьгә төрелгән ике шоколад конфет алды да Хәбиргә таба сузды. Ул нишләргә белмичә аптырап торганда, әтисе конфетларны кызының кулыннан ипләп кенә алды да малайга үзе бирде. Хәбир шунда тапкырлык, егетлек күрсәтте: «ыспасиба» дип, ике конфетны алгач, берсен кызның үзенә кире кайтарды. Бу шундый табигый килеп чыкты ки – кыз үзе биргән конфетны бик шатланып, бүләк кебек итеп алды да ашый ук башлады. Аңа кушылып, Хәбир дә тәмләп ашады. Кызның әти-әнисе әле бер-берсенә, әле малайга гаҗәпләнеп, сокланып карап-карап алдылар. Шулай да бу матур шәһәр кызы Хәбиргә аңлый алмаслык дәрәҗәдә ерак, моңсу бер истәлек булып кына тоелды. Зәңгәр томан артындагыдай ул ераклык кызның ягымлы, елмаюлы күзләрендә чагылды.

Хәбир шунда дус кызы Фәйрүзәне күз алдына китерде, аның шаян, серле кара күзләрен күргән саен күрәсе килә, үзенә тартып тора. Әлеге карашлар арасында аңлый алмаслык зур аерма булуын Хәбир күңеле белән бик ачык сизде.

 

Күз алдындагы авыл

Хәбир күзләрен йомып, йокымсырап, уйланып утырды. Вакыт иркен. Башта ул үзен авылда итеп күз алдына китерде. Андагы күренешләр, кинодагы кебек, бер-бер артлы еш алышынып торды. Бер караганда, авылда рәхәт. Кая телисең, шунда барасың. Билет сатып аласы да, поезд көтеп утырасы да юк. Теләсәң, иртүк торып, көтү кугач, көн эсселәнә башлаганчы, малайлар-кызлар белән бергәләп, җиләккә китәсең. Иртәнге урман юлында саф һава сулап баруы шундый рәхәт. Баш очында очып-очып берөзлексез тургай сайрый. Аның йомшак, дәртле җыры күңелне тибрәтә, иркәли.

Юл кырыендагы арыш, бодай, солы басуларыннан тәмле, хуш ис бөркелә. Ике-өч чакрым ераклыктагы урманга килеп җитүеңне сизми дә каласың. Башта каен, соңрак кура җиләгенә йөрисең. Бигрәк тәмле, шулкадәр дә хуш исле инде каен җиләге. Кура җиләге өлгергәнен кешедән сорап торасы да юк: тигәнәк чәчәге сыек алсу төстән кызыл, куе кызыл төскә кергәндә, кура җиләге дә өлгерә. Кура җиләге июльдә дә, августта да пешә.

Тик җиләккә күп йөреп булмый: «уфалла» дигән кул арбасын тартып, җәй буе урманга утынга, печәнгә барырга туры килә. Авылда машина юк. Берничә трактор бар барын, тик алар колхоз эшеннән бушамый. Кая, машинатрактор, утын-печән ташырга күп кешегә ат та эләкми. Һәрхәлдә, Хәбирләрнең ишегалдына бер тапкыр да ат кергәне юк. Бөтен эш: урманнан утын-печән алып кайту, бәрәңге бакчасына тирес чыгару, казу, утырту, төбенә өю, өлгергәч, аны капчыкларга тутырып алып керү – барысы да кулдан эшләнә. 

Җиләккә йөрү дә уен эш түгел, бигрәк тә – кура җиләгенә. Ул чакта көннәр бик эссе тора. Җиләк эзләп, арып-талып, озак йөргән чаклар да була. Күпвакыт урманга яланаяк йөрелә. Бер тапкыр Хәбир яман каты курыкты. Биек куралык арасына кереп, үрелә-үрелә, берсеннән-берсе эре, кып-кызыл җиләкләрне ашыга-ашыга җыйганда, ничектер аска таба караса – аның аяк очында гына, бөгәрләнеп-уралып кара елан ята! Тагын бер адым алга атлаган булса, өстенә китереп баса иде. Тавышланмыйча, әкрен-әкрен генә артка таба чигенде ул. Кара елан кыймылдамады да, урыныннан да кузгалмады. Кем белә, бәлки ул кояшта җылынып, рәхәтләнеп йоклап яткандыр, ә, бәлки, ялан тәпиле малайны харап итәсе килмәгәндер. 

Ул вакыйга бер сабак та булды аңа: шуннан соң урманга яланаяк йөрергә дә, сакланмыйча куралык арасына керергә дә кыймый башлады.

Урманнан утын-печән ташу да бик авырга туры килә. Үтәр-үтмәс кул пычкысы белән утын кисеп аргач, аны кул арбасына җайлап-төяп бәйләү, эссе кояш астында өч чакрым тартып кайту тәмам хәлдән тайдыра. Арбаны күп вакыт тәртә арасына кереп, абыйсы тартып кайтса да, Хәбиргә дә бик тырышып йөк артыннан этәргә туры килә. Кайвакыт алар, апасы белән бергәләп, утынпечәнгә өчәүләп тә баралар. Андый чакта да бер дә җиңел түгел: күбрәк төялә дә, тартып кайту тагын да авыррак була.

Кайтканда урман каравылчысы килеп чыкса, башта нинди утын кискәнеңне, кайда печән чапканыңны тәфтишли. Ул әле, бер сәбәпсезгә дә утын-печәнеңне кайда туры килсә, шунда бушаттырып, төягән йөгеңне арбасы-ние белән аударып ыргытырга мөмкин. Арбаны ватып ташларга да күп сорап тормас. Кайберәүләрнең йөген фермага алып кайтып та бушаттырганы бар. 

Бервакыт, авылга кайтып җитәрәк, җигүле тарантасында кукраеп утырган лесник Биҗан, искәрмәстән, аларның каршысына килеп чыкты да:

– Әйдәгез әле, рөхсәтсез кискән утыныгызны ферма өенә алып барып бушатыгыз! – дип җикеренә башлады. Апасы Гөлзифа югалып калмады:

– Алайса, хәзер арбаны шушында юлда калдырабыз да өйгә кайтып китәбез. Әрмис балаларын җәберләвеңне белсәләр, үзеңнең дә күзеңне ачырмаслар, арбаны өйгә үзең тартып китереп куярсың! – дигәч, Биҗан шүрләп калды:

– Ярар, ярар, ул кадәр үк ачы теллеләнмә. Үзегезнең арбагызны үзегез өстерәгез. Минем аннан башка да эшем күп! – дип, төкеренеп китеп барды.

Югыйсә ул аларга бераз туган тиешлерәк тә кеше бит әле. Апасының үзәгенә үтәрлек итеп: «Күзеңне дә ачырмаслар», дигән сүзләренең мәгънәсен бик яхшы аңлады ул. Шуңа күрә генә төкеренгәләп, капыл-копыл гына үз юлы белән китеп бару җаен карады.

...Авыл вакыйгаларын онытып торып, ул кабат үзенең вокзалда утыруын исенә төшерде. 

Менә монда бер эш тә юк дип уйлады ул. Биек түшәмдәге галәмәт зур, әллә ничәшәр лампочкалы матур люстралар бөтен залга тигез, бераз тоныграк яктылык бөркеп тора. Авылда булсын иде ул шундый яктылык. Каян килсен ди – күп кешедә куыксыз, сукыр керосин лампасы. Чыра яндыручылар да бар. Хәбиргә дә туры килгәли чыра телергә. Иң яхшы чырагач – сөян. Кайрысы төшерелгән юкә утыны ул. Аның төтене дә аз, әллә ни исе дә чыкмый, чыкса да әче түгел, йомшак, күзгә керми. Чыра пычагы белән бик юка итеп тә телеп була сөянне. Бишле, җиделе лампалар акчалы, хәлле кешеләрдә бар барын. Унлылары клуб, мәктәп, кибеттә генә яна. Тагын да яктырак яна торганнары бар дип тә әйтәләр. Хәбирнең андыйларны күргәне юк әле. Караңгы төн тизрәк үтсен өчен, авыл халкы кичтән үк ятып йоклау ягын карый. Сирәк кешеләр генә кич утыра. Шәһәрдә урамнарда да электр лампочкалары янып тора. Их, авылда да булса иде ул электр утлары, электр лампалары! Кышкы озын кичләрдә утырасы иде рәхәтләнеп китап укып! 

Хәбир китап укырга бик ярата. Мәктәп китапханәсендәге «Рөстәм маҗаралары», «Том Сойер маҗаралары», «Робинзон Крузо», «Гулливер сәяхәте», «Күзгә күренмәс кеше» дигән китапларны кат-кат укыды.

Җиләк сатарга Казанга чыгып китүенең дә сәбәбе бар. Кыз балага юлда йөрергә хәтәр дип, апасын җибәрәселәре килми. Абыйсы кайвакыт йокысыннан куркып уянгалый: сөннәткә соңга калып утыртканнар үзен. Ул аны яхшы хәтерли, куркуы шуннан калган. Аны да юлга чыгарып җибәрү уңайсыз. Хәбир үзен сөннәткә утыртуны бөтенләй хәтерләми, аның нәрсә, ни өчен икәнен дә аңлап бетерми. Хәер, мөселман малайларының сөннәтле булырга тиешлеген ишетеп белә ул. Юкса урыс малае дип үчеклиләр – аны яшереп калып булмый. Яшерерсең, бар... авылда бөтен нәрсәне энәсеннән җебенә кадәр белеп торалар.Төпчек бала ачлы-туклы үсмәсен дип жәлләп, әнисе Хәбирне дүрт яшенә кадәр күкрәк сөтен имезеп үстерде. Шуңадыр, чандыррак күренсә дә, таза, хәрәкәтчән, үткен зиһенле, югалып кала торган малай түгел ул. Укуы да яхшы. Дөрес, апасы белән абыйсыннан бераз калыша калышуын. Ата-аналар җыелышында укытучылар аларның өчесенең дә укулары яхшы дип мактый, тик Хәбирне генә, шаянлыгы аркасында, шелтәләп телгә алгалыйлар. 

Йокларга ярамый

Хәбир – сугыш чоры баласы, шуңа күрә батыр пионерлар турында да байтак китаплар укыды. Үзе дә шуларга охшарга тырыша, батырлыкларына соклана. Тик һәлак булгач, алар аңа бик кызганыч тоела. Андый вакытларда ул батыр малайларны, куркыныч, хәтәр вакыйгалардан коткарып, исән калдыру юлларын эзләп карый. Кайбер очракларда табарга да мөмкин кебек, ләкин, икенче караганда, чыннан да, котылып кала алмаганнарын күрә. Ул, курку белмәс, кыю пионерлар: Марат Козей, Володя Дубинин, Валя Котик, Зина Портнованың батырлыгы һәм һәлакәте турында уйлап, йокыга бирешми утырды. 

Хәбирләрнең пионер отряды Марат Козей исемен йөртә. Мәктәптә Марат исемле малайлар булгангамы, ул аңа ничектер якын булып тоела. Марат Белоруссиядә туып үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа – унике, һәлак булганда, әле ундүрт яшь кенә була. Хәбир белән яшьтәшләр дип әйтерлек.

1944 елның май аенда партизаннарның разведка отряды гитлерчылар тарафыннан чолганышта кала. Иптәшләре бер-бер артлы һәлак була. Тереләй әсир алу өчен, фашистлар аны «боҗра»га кыса. Патроннары беткәч, немецлар кулына әсир төшмәс өчен, ул үз-үзен һәм фашистларны граната белән шартлата. 

Сугыш башланганда, алтынчы класста укыган Валя Котик батыр пионерлар арасында иң яше була. Шаян, шук, курку белмәс малай немецларның бик күп машиналарын, эшелоннарын шартлата. Хәтта фашистларның җәза отряды кулына килеп эләккәч тә югалып калмый: сакта торган немец солдатының билендәге гранатасын тартып алып, шартлата да, берничәсен юкка чыгарып, качып котыла... 1944 елда каты яраланудан һәлак була.

Алар яшендә булса да, кайчан да әлеге пионерлар кебек, берәр батырлык эшләргә туры килер дип уйламый Хәбир. Дөрес, кыюлык, тәвәккәллек күрсәткән вакытлары бар аның да.

...Җәйнең эссе бер көне иде. Күпер өстеннән узып барганда, тал-тирәкләр, зур, юан карт өянке үскән инеш буенда ялгызы гына су коенган бер малайны күреп алды ул. Янәшә-тирәдә бүтән беркем юк. Яр кырыена терәлеп үскән өянке төбендә тирән чоңгыл бар. Малай нәкъ шул чоңгыл тирәсендә коена иде. Авыл малайлары анда беркайчан да ялгыз гына коенмыйлар: чоңгылы да тирән, суы да салкын. Салкын суның тәнне куыруын, көзән җыеруын белә алар. 

Өянке янына килеп җиткәндә, су өстендә малай бер-ике тапкыр гына күренеп алды да юкка чыкты. Аны-моны уйлап тормастан, суга сикерде. Хәрәкәтсез калган малайны терсәгеннән тотып алып, яр кырыена өстерәп меңгерде. Суга баткан кешене ничек коткарырга кирәклеген үз күзләре белән күргәне бар иде: тиз-тиз күкрәгенә баскалап, йоткан суын чыгарырга кереште. Йөзе, иреннәре күгәрә башлаган малай, тончыга-тончыга, әкренләп сулыш ала башлады. Бераздан калтырана-калтырана торып та утырды. Туңудан, куркудан малайның сөйләшерлек чамасы калмаган иде. Хәл керә башлагач, сораштырып белде: шәһәрдән кунакка кайткан Радил исемле дүртенче сыйныф укучысы икән. Юньләп йөзә белмәсә дә, яр буена үзе генә су коенырга төшкән. Инешнең күмелерлек тирән булмавын белсә дә, карт өянке төбендә тирән чоңгыл барлыгын белмәгән инде. Хәбир аны җитәкләп, өйләренә кадәр озатып куйды. 

Әбиләре, бу хәлне белеп:

– Рәхмәт төшкере, син оныгымны үлемнән коткаргансың. Без аның әниләре алдында гаепле булып калган булыр идек, – дип, Хәбиргә күргән саен рәхмәт әйтеп йөрде.

Хәбир Радилне коткарып кына калмады, үзе кебек яхшы итеп чумып, су астында йөзәргә дә өйрәтте.

Хәбир, бер караганда, маҗаралы вакыйгаларны эзләп тә йөрми, алар аны үзләре таба иде булса кирәк. Ни сәбәптәндер, ул күпвакыт шул вакыйгаларның нәкъ үзәгенә килеп эләгә иде.

Бу юлы да шулай килеп чыкты.

Аларның сыерларын бөтен авыл мактый: иң күп, иң куе сөтле, дип әйтәләр. Аклы-каралы, зур җиленле, түгәрәкләнеп торган матур мөгезле, алпамша гәүдәле, токымлы сыер ул.

Хәбир аны бик яхшы хәтерли. Истә калырлык вакыйга булды бер.

Шулай гадәттәгечә, көтү кайтканда, кружка тотып ишегалдына, сыер каршыларга чыккан иде. Ул чакта аңа дүрт-биш яшь кенә иде әле. Әнисе сыер сауганда, җылы сөт биргәли иде, шуны истә тотып чыккандыр. Тик малайның каршысына килеп басуын ошатмады булса кирәк – сыер, башын аска иеп, ухват шикелле түгәрәк мөгезенә Хәбирне элеп алды да, күтәреп, аркасына таба чөйде.

Адәм әйтеп ышанмаслык хәл иде бу: моны күреп алган әнисе «аһ!» дигәндә, Хәбир, берни булмагандай, кулындагы кружкасын да төшермичә, сыер сыртында алга карап утырып тора иде. Мондый трюкны, циркта гомер буе өйрәтсәң дә, бер генә сыер да кабатлый алмас! Әнисе малайны күтәреп алды. Сыер исә, «минем эш бетте» дигәндәй, абзарга таба кереп китте.

Авылда кыш та үзенчә матур. Шәһәрдәге сыман, урамда, кибетләрдә, трамвай-троллейбус эчләрендәге кебек, юешләнеп, су җыелып тормый. Кыш көне шәһәргә киез итекләр киеп барсаң, авылдагыча рәхәтләнеп йөри алмыйсың: аякларың лычма су була, кинәт суытып җибәрсә, итек олтаны шакыраеп ката. 

Кайту юлында 

Иртәнге алтылар тирәсендә Хәбир кайтырга әзерләнә башлады. Ул расписаниеләрне караштырды. Аңа кирәкле разъездда туктардай, Шәмәрдән ягына кайта торган пассажир поезды, төштән соң гына була. Шуңа күрә, ул аны көтмичә, пригородный дип атала торганына утырып, Арчага кадәр, аннан соң берәр товарныйга эләгеп кайтырга булды. Шулай туры килгәне бар. Товар поездлары ул разъездда туктамаса да, аңардан кирәкле җирдә сикереп төшеп калып була. Урман аша үткәндә, поезд биш минут чамасы тизлеген киметә – алда зур борылыш бар.

Кырык-илле вагонлы состав, менә шул җиргә килеп җиткәч, «ух-ах, ах-ух» килеп бара башлый да, бераздан, «үргә» менгәндәй итә, «у-у-х, а-а-х, а-а-х, у-у-х», дип көчәнергә керешә, җайлап төшеп калып була.

Хәбирнең бер-ике мәртәбә шулай төшкәне бар. Юл кырыенда печән үскән тигез җиргә чамалап, алга таба сикермичә, аскы басмадан артка егылган кебегрәк итәсең... Кулыңдагы чиләгең дә яньчелеп өлгерми. 

Хәбир Арчага кадәр билет алды да, алдан икенче вагонга керде. Гадәттә, ул вагонга авылдашлары утыра. Иртәнге якта пассажирлар аз булганга, таныш кешеләр күренмәде. Хәбир, уртагарак барып, капчыгын янәшәсенә куеп утырды. Юлга дип Казан вокзалыннан калган ике пәрәмәчен ашап, тамак ялгап өлгерде. Алдагы тукталышларда кайтучылар өстәлә барды. Ревизорлар, кереп, билет тикшереп йөрде.

Бер тукталышта, Хәбир янына аңардан зуррак өч малай кереп утырды. Башларындагы ялтырап торган каты козырёклы, формалы фуражкалары, өсләренә кигән бертөсле зәңгәрсу сырмаларына карап, болар берәр төрле һөнәр училищесында укый торгандыр инде дип уйлады. Чаярак, усалрак күренгән берсе, билет тикшерүчеләргә охшатыбрак:

– Куда едем? – дигән булды.

– Арчага, – диде Хәбир, аның тынгысыз күзенә игътибарсыз гына карап.

– По-русски знаешь?

– Нет!

– Как нет, отвечаешь же.

– Плохо знаю.

– Учись!

– Ә син үзең кайда укыйсың?

Ул малай, иптәшенә карап:

– Что он говорит? – дип сорады.

Тегесе:

– Спрашивает: сам где учишься?

Хәбир монысының татар малае икәнлеген белеп алды:

– Сез ФЗӨ дигән җирдә укыйсызмы әллә? 

Теге баштагысы: «Про что он говорит?» – дип кызыксынды, бәйләнергә чамалап.

– Спрашивает: в ФЗО ли мы учимся?

– Спроси, знает ли он что такое ФЗО?

– Син ФЗӨнең нәрсә икәнен беләсеңме?

– Беләм.

– Белсәң, әйт, нәрсә ул?

– Файдасыз зимагурлар өере.

– Ах, м... тәре, нәрсә дигән була бит!

– Что он говорит такое?

– Говорит, что ФЗО – это, как бы, БКЗ, то есть: бесполезная куча зимагуров.

– Что такое «зимагур»?

– Как «бродяга», «вольнонаёмный».

– Скажи, он сам бродяга.

– Нәрсә ди ул?

– Син үзең сукбай, ди.

– Аның «Бродяга» дигән фильм караганы бармы икән, сора әле?

– Спрашивает: смотрел ли ты фильм «Бродяга»?

– Смотрел!

– Хороший фильм!

– Закурить есть?

– Юк!

– Деньги есть?

– Юк!

– Щас карманы обшарим, если найдём – вырвем!

– Нәрсә ди ул?

– Кесәңне капшап тапсак, ул акча синеке түгел, безнеке булачак, ди.

– Кагылып карасын, хәзер караул кычкырам!

– Вот п...! Ул арада поезд тегеләрнең тукталышына якынлашты булса кирәк, урыс малае:

– Давай, бери мешок, выйдешь с нами! – дип, Хәбирнең сул кулының беләзек турыннан кысып тотты да алга таба тарта башлады.

– Хәбир аның өскәрәк чыгып калган имән бармагын авырттырып тешләп алды.

– Ах ты, татарчонок! – дип кизәнә башлаган иде, аның бу сүзләре теге ике татар малаеның мин-минлегенә тиде булса кирәк, алар:

– Хватит, Саша, пошли, выходить пора! – дип, урыс малаен ике яктан җитәкләп, Хәбиргә йодрыкларын болгап янаган булып, ишеккә таба алып киттеләр. 

Стансада 

Арчага кайтып җиткәч, Хәбир станса буфетына кереп, йомырка салып пешерелгән яшел суган сумсасы алып ашады. Бераздан шул тирәдәге краннан су эчәргә дип килде. Берсе Хәбирдән зуррак, икесе аның чамасындагы өч малай, колонканың нәзек торбасына ялгап, якындагы яшелчә бакчасына су җибәреп тора иде. 

Яннарына Хәбир килеп баскач, теге зуррагы:
– Эчәсең киләме? – дип сорады.

– Да, – диде дә Хәбир, ни өчендер русчалатып, һәм көтеп тора башлады.

Теге зуррак малай, шлангны тартып алды. Эчәргә дип якыная башлагач, шаулап агып торган салкын суны, бармагы белән басып, Хәбир өстенә сиптерде. Шактый чыланса да, Хәбир югалып калмады, үзе дә тегеләр өстенә, лычма булганчы, су сиптерде. 

Аңышып алганда, өс-башлары чыланып беткән иде инде. Шунда малайларның зурысы Хәбирне кран янына өстери башлады, аңа теге ике малай да кушылды. Шулвакыт якындагы капкадан бер апа су алырга чыгып килә иде.

– Ах, оятсызлар, өчәүләп бер кечкенә малайга ябышкансыз, хәзер әти-әниләрегезгә кереп әйтәм, күрсәтерләр алар сезгә күрмәгәнегезне! – дип, тегеләрне орышыпмы-орышты. Малайлар аклана башлады: 

– Менә кара, Фәүзия апа, ул безне үзе манма суга батырды!

– Шулайдыр, берүзе, сезнең янга килеп, су сиптерә башлагандыр. Ялганлап тормагыз, ичмасам! Мин дөрес әйтәмме, энем?

– Әйе, дөрес әйтәсез апа! Мин су эчәргә дип килгән идем, бу малайларның әнә теге зурысы, краннан шлангны тартып алды да минем өскә су сиптерде. Аннан соң мин... 

– Маладис, энем, булдыргансың, шул кирәк аларга! Бар, капчыгыңны ал да сыпырт моннан! Син берәр поезд көтәсеңдер. Бу малайлар артыңнан керсәләр, милициягә әйт. Вокзал эчендә милиция гел йөреп тора. Мин үзем дә кереп тикшереп чыгармын әле аларны.

Хәбир вокзалга таба китте. 

Ул товар поездларын күзәтте. Менә бер паровоз водокачкадан су алды да, состав алдына тагылырга манёвр ясарга кереште. Шәмәрдән ягына таба барырга тиеш ул. Вокзал тирәсендәге дежурларны, машинистны, кондукторларны барларга кирәк. Поезд кузгалып киткәнче, ашыгып барып утырырга ярамый. Күреп алсалар, өстерәп төшерәчәкләр. Аннан соң ул тирәдә буталып йөри дә алмыйсың: милициягә тотып бирүләре бар. Биредә инде, югалган капчыгыңны табарга булышкандагы кебек, ярдәм итмәячәкләр, киресенчә, бүлмәләренә алып кереп, нишләп йөрүеңне энәсеннән җебенә кадәр төпченәчәкләр.

Хәбир вокзал тирәсеннән читкәрәк китте дә вагон астыннан икенче якка чыкты. Монда вокзал да күренми, күзәтүчеләр дә йөрми. Тимер юлдан кырыйдарак, калку урында өелгән бүрәнәләр өстендә, берничә егет тәмәке тартып утыра иде. Хәбир, аларның күзенә чалынмаска теләп, игътибар итмәгәнгә сабышты. 

Менә, ун-унбиш минуттан, кемдер бик каты куркыткандай, вагоннар дерт итеп селкенеп куйды. Гадәттә, паровозга вагоннар таккач шулай була. Аннан соң состав бераз артка таба чигенде дә туктап калды. Озак көттерми, поезд әкрен генә кузгалып китә башлады. Бу вакытта дөрес итеп чамалый белергә кирәк: ашыксаң – ашка пешүең, җебеп торсаң – утыра алмыйча, авыз ачып калуың бар. 

Поезд тизлеген арттыра башлады. Аркасына аскан капчыгы йөгергәндә уңайсызласа да, Хәбир тамбур тоткасына тотынып өлгерде, биек басмалардан саклык белән күтәрелеп, тимер идәнгә менеп чүгәләде. Ул арада товар поезды станция тирәсен узып та китте. Хәзер инде тынычлап барырга да мөмкин иде.

Чыршы бәйрәмендә

Алар өчен чыршы бәйрәме көндез булды. Кәгазь уенчыклар, ялтыравык чылбырлар белән уралып беткән зур чыршы тирәсендә туйганчы әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, җырладылар.

Кыш бабай кулыннан алынган Яңа ел күчтәнәчләре укучылар кулы белән ясалган рәсемле-бизәкле кәгазь капларга салынган иде.

Хәбиргә, яшел яфраклары арасыннан елмаеп карап торгандай, зур, матур кызыл роза чәчәге ясалганы туры килде. Ул рәсемне игътибар белән карый башлаган иде, үзенең бит алмалары шул роза чәчәгедәй кызарып чыкты: анда матур итеп «Фәйрүзә» дип язылган иде. Ул бу исемне бик ярата, аны күңел түрендә саклый, тик бу турыда беркемгә, бернәрсә дә әйтми.

Хәбир өйләренә кош тоткандай шатланып кайтып керде. 

Әнисенең:

– Артыңнан кудылармы әллә, чабыш аты шикелле пошкырынасың! – дигән сүзләренә җавапны тиз тапты:

– Кыш бабай күчтәнәчен  юлда кайтканда малайлар талап алмакчы булган иде, шулар белән тартышып, куышып кайттым! – дигән булды.

Әнисе күчтәнәчләр салынган шул капны кулында әйләндергәләп карады.

– Кыш бабай аларга да күчтәнәч биргәндер бит, нигә синекен тартып алырга теләделәр соң? Әллә сиңа эләккән роза чәчәгенә кызыктылармы? – дип сорады да, аннан соң, серле генә итеп: – Кулыңнан ычкындырма бу роза чәчәген! – дип куйды.

Шушы бәйрәмнән соң Хәбир белән Фәйрүзә бик нык дуслашып киттеләр.

Чиләктәге матур таракны Хәбир Фәйрүзәгә дип алды да инде. 

Товар вагоны 

Ләкин тынычлык әллә ни озак дәвам итмәде. Поезд урман эченнән бара башлагач, аның колагына ниндидер чит-ят авазлар ишетелгәндәй тоелды. Башта ул поезд тавышы урманда шулай яңгырап ишетеләдер дип уйлады. Ләкин игътибар беләнрәк тыңлап карагач, түбәдә атлап йөргән, сөйләшкән тавышлар барлыгына инанды. Шәмәрдән егетләре дип уйлар иде, вагонга утырганнары күренмәде.

Ул тагын бүрәнә өстендә утырган егетләрне исенә төшерде... Әйе, нәкъ менә шул өч Шәмәрдән егете түбәдән Хәбир утырган вагонга таба килә дә инде.

Болар, ул утырып кайткан тамбурга килеп төшсәләр, Хәбирнең капчыгын да, барлы-юклы акчасын да табып, талап алып бетерәчәкләр. 

Хәбиргә нишләргә хәзер? Сикереп төшеп калыйм, дисә, әле кайтасы юл да ерак, поезд да кызу бара. Әгәр алар монда төшеп, кая кайтасың, кайсы авылдан, дип сораштырганда, мин шул авылдан, дисә, аны, ике дә уйлап тормастан, талап, тибеп төшереп калдырачаклар.

Чыннан да, теге станциядә, бүрәнә өстендә тәмәке тартып утырган өч егет, түбәдән бер-бер артлы җиңел генә сикергәләп, Хәбир утырган тамбурга килеп төште.

Җилдә, кояшта күп йөреп, кагайган бу егетләр шактый шыксыз күренә. Өсләрендәге ярым эш, ярым спорт киеме, башларындагы күн, сукно кепкалары, аякларындагы төрле фасондагы туфлиләре – барысының да юлда күп йөрүдән таушалганлыгы күренеп тора. 

Килеп төшүгә, авыз читендә ялтырап күренгән алтын тешлесе, Хәбиргә якын килеп, төксе генә:

– Куда шастимся, ежечок? – дип куйды.

Дәшми торган икесе, аңа кушылып, ха-ха-хайлап көлеп җибәрде.

Теге егетнең сүзләрен юньләп аңлап бетермәсә дә, күңелләре булсын дип, аларга кушылып Хәбир дә көлгән кыяфәт чыгарды.

Малайның үзләренә ияреп көлүе тегеләргә ошады булса кирәк:

– Ладно, пастись в своей хате, не бойся, езжай! – дип, тагын көлешеп алдылар.

Икенчесе, татарчалап:

– Кая хәтле кайтасың, йолкыш? – диде.

– Шәмәрдәнгә хәтле! – диде Хәбир, «йолкыш» дигәне өчен үчекләп.

Шәмәрдән сүзен ишеткәне, русчалап:

– Вот, земляк нашёлся! – дип көлде.

– Кая кайтасың, – дип сорыйбыз без синнән, шпингалет?

– Каенсарга! – диде Хәбир, «шпингалет»ның юньле сүз түгеллегенә җавап итеп.

– Каенсарский, что в мешке, не кот ли?

– Чиләк.

– Эчендә нәстә?

– Ипи!

– Ещё?

– Булки!

– Ещё?

– Вак-төяк!..

– Мелочи, говорит. 

– Давай, купец! Капчыгыңны, карыйк, алдамасаң? Нәстәләр бар икән тагын?

– Ярар, – диде Хәбир, капчыгын чишәргә әзерләнүен күрсәтеп.

Ул арада товар поезды, «у-у-х, а-а-х» килеп, борылышка якынлаша башлаган иде инде. Шәмәрдән егетләре, Хәбирне чынлап та Каенсарга кадәр кайта дип уйлапмы, капчыгын чишәргә ашыктырмадылар, иркенләп тәмәке көйрәтә башладылар.

Хәбиргә шул гына кирәк тә: сиздермичә генә, капчыгын әкренләп тамбур кырыена шудырып алып килде дә, тегеләр нәрсә булганын абайлап өлгергәнче, вагоннан сикереп төшеп калды.

Бу шундый көтелмәгән хәл булды ки, алар, берсен-берсе этә-төртә, тамбур кырыена килеп җиткәндә, Хәбир, сикергән хутка абына-сөртенә, юл кырыеннан йөгерә иде инде. Егетләрнең берсе, ачуы кабарудан ярсып, хәтта аның артыннан сикермәкче дә булган иде, тик аны иптәшләре тотып калды. 

***

Тукталышта да, вокзал бинасы янында да ни поезд көтеп торучылар, ни ат җигеп берәрсен каршы алырга килүче дә күренмәде. Кибет тирәсендә генә берничә малай селкенгәләп йөри. Болар кайтучы да, китүче дә түгел, станция малайлары булырга тиеш.

Хәбиргә юлдаш юк иде. Аңа алты-җиде чакрым юлны ялгызы гына кайтырга туры киләчәк. Башта урман аша чыгарга, аннан соң күрше авыл аша үтәсе. Калган ярты юл киң басу буйлап сузыла. Аның бер ягында, астарак – тирән чокырлы ерганаклар, коры елгалар. Икенче ягында – тигезлек. Ерактарак –  агачлыклар, урыс зираты, томанланып урман күренә.

Бу юлдан Хәбирнең күп тапкырлар үткәне бар, әмма бер иптәшсез йөрергә туры килгәне юк иде әле. 

Ничектер билгесез, тынгысыз, күңелсез юл булып тоелды ул аңа. Кем, нәрсә очрамас?! Хәбир фәкать үз-үзенә ышанып кына кайтырга чыкканын аңлады. Шунысы гына азрак юлдаш сыман булып тоела: бер кесәсендә – абыйсы бүләк иткән дүрт япьле пәке, икенчесендә «даймон» дигән немец фонаре бар. Пәкесе, төшеп югалмаска, сәгать чылбыры белән кесәсенә каптырып куелган. Ярый әле кайтканда, кесәләрен капшап, теге егетләр талап алмады. Иртәнге якта, каршыга ач бүреләр килеп чыкса, алар кешегә дә ташланырга мөмкин. Пәке белән фонарь булганда, сакланырга була.

Хәбир кибет тирәсендә калган малайлардан да шикләнде. Алар аның ялгыз икәнен, аркасына аскан капчыгын да күрделәр, аның эчендә әйбер барын да бик яхшы белә инде алар.

Әгәр аркасында биштәре булмаса, Хәбир аларга тоттырмас иде. Ул йөгерү ярышларында күпвакыт баш килә, аның тыны бетми, сулышы капмый. Ләкин аркадагы капчык белән әллә кая качып булмас. Куып тотсалар, урман эчендә ул аларга берүзе каршы да тора алмаячак. Чиләкне ташлап качасы да килмәс. Пәке күрсәтсә, аны да талап алып китәчәкләр. Алып китеп кенә калсалар әле. Болар, авыл малайлары шикелле, сугышып авыз-борын канагач туктый торганнар түгел... 

Урмандагы хәлләр

Чыннан да, юраганы юш килде. Урман эченә кереп, ярты чакрым чамасы юл үтүгә, әллә каян гына теге малайлар килеп чыкты. Хәбирнең аркасындагы биштәренә ябырылып, салып та ектылар. Ярый, капчык бавы шуып чыгып, өстә калган уң кулы белән берсенең чигә тирәсенә яхшы гына тондырып өлгерде. Икенчесенең, якага ябышканының, чәнти бармагын тешләп алды. Үзеннән бер-ике яшькә олырак булган ул малайларның зәһәрлеге артса да, гайрәтләре сизелерлек сүрелде. Ләкин өченче малай аның өстенә менеп атланган иде. Хәбир аны, аста яткан килеш, этеп-йолкып та өстеннән бәреп төшерә алмады. Ул арада теге икесе дә, авыртуларын онытып, яңадан Хәбиргә ташландылар: авыз-борынын төяргә керештеләр. Кесәләрендә, каян килгән тасмалар булгандыр, шулар белән Хәбирнең аяк-кулларын бәйләделәр дә зур гына кырмыска түмгәге янына өстерәп китерделәр. Болар бик ярсыган иде. Хәбирне шул кырмыска оясы янында үскән бер яшь каен агачына бәйләп куйдылар. Үзләре, кеше-кара килеп чыкмасын дип, китәргә ашыга да башладылар. Тизрәк капчыгын алып качу белән мавыгып, Хәбирнең кесәләрен тентергә кирәклеген дә оныттылар. 

Хәбир шунда герой-пионерларны исенә төшерде, шундый хәлгә эләксәләр, алар нишләр иделәр микән дип уйлады. Болар бит немецлар да, сатлыкҗаннар да түгел, нигә әле тик торганда өчәүләп ябырылып, аны шундый хәлгә калдырдылар, капчыгын да алып киттеләр.

Хәбирнең хәле бик мөшкел иде. Кычкырып ярдәм дә сорап булмый, аяк куллары бәйләп куелган. Үзе генә котыла да торган түгел. Ул арада тәнен кырмыскалар сарып алып, зәһәр әчеттереп тешли башлады, тыпырчынган саен ныграк ябырылдылар. 

Шунда, әкияттәге шикелле, көтелмәгән гаҗәеп вакыйга булды.

Хәбир кесәсендә пәке булуын исенә төшерде. Артка каерып бәйләнгән кулларын уң як чалбар кесәсенә таба бөтен көченә шудырып, пәкесен тартып алды да кулларын бәйләгән бауларны кисте. Ул да булмады, янәшәдә генә елан шуышып барганын күреп алды. Иң гаҗәбе шул иде: еланның башы буш консерва савытына кереп кысылган иде. Ул Хәбирне дә, кырмыска түмгәген дә күрерлек түгел иде, тоеп-сизеп кенә килгәндер. Хәбир тиз-тиз генә аяк богауларын кисте дә елан башы кысылган савытның капкачын кысып тотып алды. Елан аның кулына уралды, ләкин зыян китерә алмады.

Хәбир, еланны тотып, теге малайлар артыннан йөгерде. Алар, урман авызында тукталып, Хәбирнең күмәче белән казылыгын ашый башлаганнар иде. Аның елан тотып йөгереп килүен күргәч, котлары очты, өнсез калдылар. Шул арада Хәбир еланны аларның өстенә ыргытты. Консерва банкасының кысылган калае ачылып китеп, елан башын тартып алды да берсенең кулын чагып өлгерде. Малайлар, акыра-бакыра, станция ягына йөгерделәр.

Хәбир күмәч-казылыгын чиләгенә салды, капчыклы биштәрен янә аркасына асты да юлын дәвам итте. Әле аның бу кадәр үк хәтәр хәлләрне төшендә дә күргәне юк иде.

Әнә ул – аның газиз туган авылы! Ул шундый якын – ике арага инде шпаналар да, елан-бүреләр дә сыярлык түгел...