ШИФА ЭЗЛИМ ҖАНЫМА, ТЕЛГӘ – ТЕРӘК

Ни килеп, ни китмәгән бу галәмнән...
Ни килеп, ни китмәгән бу галәмнән,
Сулар аккан диңгезләргә әүвәлдән...
Күпме токым чапкан бәхет артыннан,
Бәхет кенә һәрчак качкан адәмнән...
Ни килеп, ни китмәгән бу галәмнән.
Вакытларны туктатыр чамаң бармы?
Дәверләрне туктатыр, заманнарны?..
Бар да үтә, әмма барлык кеше дә
Матур итеп гомерен тәмамлармы?..
Бар да үтә...
Аркаланып таңга,
Яңа бер көн туа акрын гына.
Минем җаным аша ахырына:
Таң нурына, кеше язмышына.
Минем җаным аша үткәннәргә,
Яңа гына гомер иткәннәргә.
Оран язып күккә элим микән
Сезгә – бүген гомер иткәннәргә?
Бар да үтә...
Төннәр елый, көннәр көлә,
Яңара да дөнья, искерә дә.
Урыныңны бушат, диеп, яшьләр килә...
Тик китәсе килми һич кенә дә.


Ниләр күрдем?..
Ниләр күрмәдем, димимен,
Ниләр күрдем?
Миңа, гомер,
Күрсен, диеп, ниләр бирдең?
Бер әйбер дә күргәнем юк,
Белми, күрми,
Туры барырга тырышам,
Берни күрми...
Күргәнем юк куаныч та, кайгыны да,
Ризалык юк куанырга, кайгырырга.
Юкчыллык та оят миңа, байлыгың да.
Юл читендә туктар урын аерым гына...
Мәхәббәтне белмимен мин, сөюне дә,
Үткәргәнмен гомеремне сөйми генә.
Йөрәгемә гашыйк булган кайберәүләр
Сөйде микән янмый гына, көйми генә?
Кемнәрнеңдер яхшылыгын, мыскылын да
Күргәнем юк, белмимен мин барлыгын да.
Куанычым да билгесез, зар-моңым да,
Тәкъдиремне дә белмимен, таң нурын да.
Ниләр күрмәдем, димимен,
Ниләр күрдем?
Күрермен, диеп, барын да килер көннең,
Юл читендә тукталып, мин ут тергездем,
Пар өркәчле дөямне мин тезләндердем.


Ни кыен бар?..
Мең үзгәргән куанычтан, кайгыдан,
Ни кыен бар, кеше җанын аңлаудан?
Мин киләмен үз җанымны аңламый,
Берчә салкын, берчә ялкын-ут гәүдәм.
Ни арзан бар, уйнау белән көлүдән,
Ни кыйбат бар, кеше серен белүдән?
Мин тырышам үз серемне белергә,
Искә алам бозылган елларымны:
Кичә бозып үкендем мин бүгеннән.
Кешеләрнең җаны белән йөрәген
Аңлар идем, белер идем теләген.
Аңласам, шат булыр идем, тик менә
Кояш төнне яктыртмады төнәген.
Иртәгә ни булыр, бүген әле мин
Үз-үземә яхшы ук күренәмен.
Кәлтә шикелле үзгәртә йөзләрен,
Төшенмимен кылыгына бәндәнең.
Бергә-бергә бер елаган, бер көлгән
Якыныңның ят булырын кем белгән.
Кешеләрне аңлый алмый йөрдем мин,
Аны аңлау мөмкин түгел, белдем мин...


Китәрменме?..
Бер алайга, бер болайга йөгерәм,
Бер карарга килә алмый тилмерәм.
Тау һавасы кебегрәк, көн эчендә
Бер янарга, бер сүнәргә өлгерәм.
Салкын өтә, эссе челлә яндыра,
Берсе – шатлык, берсе моңын калдыра.
Кем туасын белми йөргән хатындай,
Ни булырын белми йөрим, аңгыра.
Үзеннән-үзе үзәгем янганда,
Кайчакта үз-үземнән чирканганда,
Сары чире беләнме авырганда,
Өмет көтәм төненнән, таңыннан да...
Ни көтәм,
Ни кирәк соң миңа һаман?
Аяк-кулым, күзләрем, башым аман.
Түгел идемме хуҗаның баласы,
Үз көче белән тамак асыраган.
Гомер дигән мәйданнан үтәрменме?
Батыр йә куркак булып бетәрменме?
Гомер белән үлемнең уртасында
Бер карарга килалмый китәрменме?


* * *
Җырлар язам,
Тик алар кемгә кирәк?!
Шифа эзлим җаныма, телгә – терәк.
Мин Мәҗнүнгә әвереләм әкренләп,
Сау җаннардан читләшеп йөри йөрәк.
Җырлар язам,
Белмимен ни бирәсен,
Яшисен дә белмимен мин, үләсен...
Көенечен, сөенечен халкымның
Мин үземчә җырлый алмам, күрәсең.
Кемгә дару серләре кара башның?
Үзем белән мин күбрәк якалаштым,
Үз дөньямда хыялландым, уйландым,
Сәфәр чыктым, гәпләштем, аралаштым.
Сәфәрләрдә, әйе шул, аралаштым,
Инде артка әйләнеп карамасмын...
Үләрмен дип курыкмыйм, җырлар язам,
Каршысында торсам да дар-агачның.

Реклама