Логотип Казан Утлары
Бәян

ИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ (бәян-хатирә)

Йокы мәсьәләсендә Рәфикъ хатыныннан ак көнләшү белән көнләшә. Ул,
башы мендәргә тиюгә, дүрт-биш минут узмый, салмак кына гырлап та җибәрә.
Рәфикъка караганда иртә ята, соң тора. Шуңа күрә көне буе кәефе яхшы.
Оекбаш бәйли-бәйли сериалларын карый, ун-унбиш мәртәбә телефоннан
сөйләшеп ала. Ул арада аш бүлмәсенә чыгып ризык әзерләргә тотына. Арып
китсә, тагын ятып йоклап ала... Җаны тыныч. Инде бергәләп ничәнче дистәне
ваклыйлар. Шул гомер эчендә ник бер мәртәбә «Китәм!» дип әйтсен. Ялгышып
та әйткәне булмады. Ул сүзне әйтер өчен җитди сәбәп кирәк бит. Күрәсең,
Рәфикъ андый сәбәп бирмәгәндер. Әнә, хатынының бер дусты, сәбәп эзләп
тормый – китә дә бара. Әллә ике, әллә өч мәртәбә аерым торып карадылар...
Берсендә судлашып аерылыштылар да. Һәм әле дә булса бергә яшиләр. Ире
Рәсүл – дөньяның бер әүлиясе инде менә. Эчми, тартмый, сулга йөрмәде.
Сүзен үлчәп кенә сөйләшә, сүгенүнең ни икәнен дә белми. Аны Рәфикъ белән
чагыштырырлык та түгел, җир белән күк арасы...
Гомер узган да киткән әллә ни арада. Әнә, картлык ишек кага. Ишек кенә
какмый, инде бусаганы узган. Озак дәвам итәрме икән бу картлык? Бер Ходай
гына белә. Әллә каян гына авырулары килеп чыгып тора. Рәфикъ карт бүлнис,
шифаханә юлларында йөреп, берсен уздырып җибәрде. Чиратта икенчесе.
Чирдер инде бу начар йоклау. Бүтәнчә булмас. Хәер, хезмәттәш дустының
әйткәне бар: иртән уянганда бер җирем дә авыртмаса, үлдем микән әллә? дип
уйлыйм, дия иде. Шаярта кәнишне. Әле дә булса эшләп йөри. Авырса, эшли
алмас иде. Ни хәлләрдә яшәп ята икән ул. Рәфикъ флотта хезмәт иткән калада?
Шалтыратып хәлен беләсе булыр.
Әллә шул сабакташ дустын уйлап, әллә Каспий диңгезеннән Сүриягә
очырган канатлы ракеталарны телевизордан күргәнгәме – бу иртәдә флотта
хезмәт иткән еллары исенә төште әле. Бер генә мизгеле дә онытылмаган, бар
да исендә. Озакламый флоттан кайтканына да ярты гасыр була, югыйсә.
Менә ичмасам ул вакыттагы йокы йокы иде! Бигрәк тә беренче ярты елда,
өйрәнү мәктәбендә хезмәт иткәндә. «Отбой» командасы булуга, ятакка ава.
Рәүфҗан ЗАКИРОВ (1951) – «Без үткән юллар», «Дәрьялар гизеп» китаплары авторы.
Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яши.
133
Күз үзеннән-үзе йомыла, ә «подъём!» командасына ачыла. Сигез сәгать үткән
дә киткән була. Әллә йоклаган, әллә юк. Корабльгә килгәч кенә Рәфикъның
азмы-күпме йокысы туя башлады. Анда төшке аштан соң бер сәгать «тихий
час» дигән йокы бар. Флотта аны «мёртвый час», диләр. Ә корабль йөзүдә
булса, ул тагын да озыная. Төшке ашны тизрәк ашасаң, ике сәгатьтән артып
китә. Инде көндезге сәгать өчтә үзенә күрә бер «подъём». Нинди дә булса бер
төрле сок бирәләр. Хезмәт итәргә алынганчы, аның мондый сокларны татып
караганы түгел, күргәне дә юк иде. Хәер, Казанда, һөнәр мәктәбендә укыганда,
«Томатный», «Яблочный» дигәннәрен айга бер мәртәбә биргәлиләр иде бугай,
сыек кына итеп, стакан төбенә салып. Пешекче хатыннарның һәммәсе дә
ашханәдә су өстәп чыга, күрәсең. Үзләренә дә кирәк бит. Эшләрен төгәлләп, ул
хатыннарның өйгә таралганын Рәфикъның күргәләгәне бар – ике кулларында
икешәр букча, көчкә күтәреп кайталар.
Корабльдә, камбуздан1 ул сокларны бочковой2 кубрикка3 алып килә,
савытын ачып, кружкаларга бүлә. Ширбәтнең кружкага бик агасы килми.
Шулкадәр куе, кашык белән ашарсың. Нинди генә җиләк-җимеш булса –
һәммәсенең дә үз исемендәге согы барын Рәфикъ корабка килгәч кенә белде.
Хәзер генә ул, акчаң булса – ни телисең, шул бар. Рәфикъ карт бүлнистә
ятканда, гемоглобинын күтәрәбез дип, балалары ул сокларның ниндиен
генә алып килмәделәр. Эчеп-эчеп карады, ләкин гемоглобин күтәрелмәде.
Күчтәнәчләрне икенче килгәндә балаларның үзләренә биреп җибәрде.
Картның салмак кына аккан уй-фикерләре тагын чуалып китте. Сәгатькә
карады. Әле торырга иртәрәк. Хәтерен яңартып ята башлаганына да сәгатьтән
арткан. Хәзер торып йөри башласа, корткасы уяначак.
Аның йокысы бүленсә – эш харап. Юк-бардан гаеп табып, әллә
кайчангыларны искә төшереп, бәйләнергә генә тора. Имеш, Рәфикъ яшь
вакытта өйгә кайтып кермәгән, балаларны карамаган һәм башкалар, һәм
башкалар. Диңгезче белән гомер кичергәнен тәки аңларга теләмәде...
Кай турыда тукталып калды соң әле аның фикер агышы?..
Рәфикъ хезмәт иткәндә, хәзер Каспийдан Сүриягә очкан канатлы
ракеталарны сыныйлар гына иде әле. Ул хезмәт иткән корабта булмаса да,
флотка яңа килгән крейсерларның барысына да куеп чыгаралар иде аларны.
Бер сынау вакытында Рәфикълар корабы «Грозный» крейсерын озатып
йөрде. Сынауларны төнлә генә уздырдылар. Ракеталарны корабка төяү-бушату
да төнлә генә башкарылды. Үтә дә яшерен корал иде. Ракеталарны ракета белән
бәреп төшерә башлагач уйлап табылган нәрсә дип аңлаттылар. Юнәлешен, очу
биеклеген гел үзгәртеп оча торган булгач, аны берни дә юк итә алмый. Кеше
үтерер өчен ни генә уйлап тапмыйлар...
Рәфикъ хезмәт иткән кораб илленче еллар ахырында төзелгән, эскадра
миноносецы зурлыгы белән икенче рангта. Өч йөзләп кеше хезмәт итә. Төп
вазифасы – диңгездә миналар кую. Су асты көймәләрен эзләп таба һәм юк итә
ала. Үзен-үзе саклар өчен куелган туплары да утызга якын – һава һөҗүменә
каршы тора торганы да, яр буена, судагы корабларга ата торганы да. Урта
бер җирендә торпедо аппараты утыра. Рәфикъ хезмәт иткән дәвердә, Аллага
шөкер, бу кораллардан өйрәнү атулары гел булып торса да, чынлыкта исә бер
мәртәбә дә сугышчан ату булмады. Ә миналар куйдылар...
1 Камбуз – корабта ризык әзерли торган урын.
2 Бочковой – чират белән камбуздан ризык китерүче, савыт-саба җыештыручы матрос.
3 Кубрик – матросларның яшәү урыны.
134
1971 елның февраль төнен Рәфикъның һич онытасы юк.
Севастопольдән миналар төяп чыккач, көне буе Феодосия тирәсендә арлы-
бирле йөзделәр. Егерме градус чамасы суык.
Диңгез буйлары боз белән капланган, дүрт-биш баллы шторм котыра.
Палубага чәчрәгән тамчылар минуты белән боз булып ката, шул исәптән
миналарга чәчрәгәне дә... Кичкә бөтен кораб тоташ бозга әйләнде. Төнлә, сәгать бер
белән ике арасында сугышчан тревога күтәрелде. Бар да дөбер- шатыр сугышчан
постларына йөгерә. Рәфикъ идарә иткән бүлекчәнең урыны палубада, миналар
янында. Клусас исемле матросны да сөйрәп, култыклап алып чыгарга туры килде.
Ул мескен, аз гына шторм булса, ятагында мәет булып ята. Ашамый-эчми, укшый
да укшый, төсе-бите зәңгәрләнеп бетә. Суыкка чыккач, бераз рәтләнде тагын.
Корабтагы барлык утларны да сүндерделәр. Рубкадагы җиһазларның
күрсәткечләрен кесә фонаре яндырып кына карыйлар. Миналар куярга дигән
боерык булды. Миналарның шартлаткычы диңгезгә төшәр алдыннан гына
куела. Перчатка, бияләйләр киеп булмый, ялан кул эшләргә кирәк. Берничә
мина төшергәч, Рәфикъның бармаклары берни дә тоталмас дәрәҗәгә җитте.
Шартлаткычларны команда старшинасы белән алмаш-тилмәш урнаштыра
башладылар. Бүлекчәнең калган матрослары тая-егыла миналарны тәгәрәтә.
Куеп бетерергә берничә мина калганда, Рәфикъның инде аяклары да берни
тоймый башлады. Ул арада шинель итәге мина белән аның арбасы арасына
кысылган. Чүттән генә мина белән бергә үзе дә диңгезгә китми калды. Бәхетенә,
янәшәдәге Платонов фамилияле матрос кулыннан тотып калды. Ул эләктермәсә,
мина белән бергә диңгезгә чумасы иде. Суга төшкәч, минадан ычкыналса бер
хәл, ә ычкына алмаса – арба белән төпкә... Ул вакытта аны уйлап торырга вакыт
булмаган. Миналарны куеп бетерәсе бар. Ниһаять, соңгы мина диңгезгә чумды.
«Отбой боевой тревоги» командасы яңгырады. Кораб иң зур тизлеге белән бара
башлады. Ярты сәгатьләп вакыт узгач акрынайды, барлык утлары да кабынды.
Рәфикъ бүлекчәсендәге матрослар тулы состав белән корабның пар казаны
бүлегенә юнәлделәр. Иң җылы урын шунда. Анда вахтада торган матрослар
майкадан гына йөриләр. Бераз җылынып алгач, телләре ачылды: кем ничә мәртәбә
егылган, палубага беркетелгән ыргаклары бозга каткач, минаның ычкынмый
торулары һәм башка шуның ише искә алулар. «Йөзлек» киеп тугансың икән, иптәш
старшина, дип, Рәфикъның аркасыннан кактылар. Ул үз чиратында Платоновка
рәхмәт әйтте, хәрби уеннарда үткән ул мизгелне беркайчан да онытмам, диде.
* * *
Рәфикъ карт үз уйлары белән тагын берьялгызы калды. Төшке аштан соң
ятып, бераз черем итеп ала. Флоттан калган гадәт. Тиз ашау гадәте дә шул
вакыттан калган. Анда, утырган өстәлдә, кем иң соңыннан ашап бетерә, шул
савыт-саба җыештыра иде. Гел савыт-саба җыештырасы килмәгәч, тиз ашарга
өйрәнде. Юкса «тихий час» вакыты бик аз кала. Хәер, корабны өйрәнеп имтихан
тапшырганчы, «мёртвый час» аларга бөтенләй эләкмәде. Аз гына буш вакыт
булуга, корабны өйрәнеп йөрделәр. Рәфикъ, баштарак, ничекләр өйрәнеп
бетәрмен, дип курыкты. Кат-кат йөри торгач, истә кала башлады. Бергәләп
өйрәнгәндә, дөрестән дә, истә кала икән. Бер-береңнән сорыйсың. Павлов кына
бик авырдан истә калдыра. Рәфикълар белән тапшыра алмас ахры имтиханны.
Имтиханны старпом белән мичман Косатый бергә алалар икән. Марченко
белән Рәфикъ беренче мәртәбәсендә үк тапшырдылар, ә Павлов буталып бетте,
тапшыра алмады. Старпом, Онуфриенконы чакырып, шелтә белдерде.
Р Ә Ү Ф Җ А Н З А К И Р О В
135
– Павловны өйрәтмәгәнсең, корабтан өеңә соңгы кеше булып китәрсең! – диде.
Аның бүтән чатаклыклары да җитәрлек булган. Шуларны искә төшерде.
Шул атна шимбәсендә Онуфриенко Павловны: «Кораб өйрәтәм!» – дип
кубриктан алып чыгып китте. Кичке аш алдыннан вахтенный, Рәфикълар
кубригына кереп:
– Душ бүлмәсендә сезнең Павлов аңсыз ята. Барып алыгыз! Шолохов, син
медикларның берәрсен алып кил! – дип кычкырды.
Марченко белән Рәфикъ душ бүлмәсенә барсалар, дөрестән дә, Павлов
идәндә ята. Киемнәре манма су. Үзеннән аракы исе килә. Дәшкәнгә җавап
бирми. Икәүләп аны чишендерделәр, киемнәрен сыктылар. Рәфикъ Павловны
иңенә алып, кубрикка алып китте. Марченко киемнәрен алды. Кубрикта
санинструктор көтеп тора иде инде... Бүлмәгә нашатырь спирты исе
таралды. Бераздан Павлов акрын гына, теләр-теләмәс башын чайкады, тешен
шыгырдатты, күз кабакларын күтәреп карады.
Болай яраланган, сынган җире күренми. Нык кына кыйнаган булырга
тиешләр. Кара янмаган бер генә җире дә юк. Биленә тимер белән сукканнармы
шунда. Тар гына буй сызык булып күренә.
Рәфикъ Павловның, юл капчыгын алып, чишеп, коры киемнәрен алды.
Өчәүләп, көч-хәл белән Павловны киендерделәр. Ул күзен ачмый, гәүдәсен
тота алмый, ичмасам ыңгырашмый да.
Онуфриенко тиз-тиз ашады да рубриктан чыгып тайды. Сиздермәскә
тырышса да, салмыш икәнлеге күренеп тора.
***
Онуфриенконы нәкъ «сәвитчә» хөкем иттеләр. Павловның хәле яхшыргач,
психик тайпылышы булган авырулар янына күчерделәр. Имеш, ул тән
җәрәхәтләрен үзенә-үзе салган. Замполит бик тырышкан инде, атна саен госпиталь
бусагасын таптаган. Чынбарлык флот штабына барып ирешсә, старпомнан
башлап мичманга кадәр, барысына да эләккән булыр иде. Онуфриенконы хәрби
трибуналдан шул «чүпне читкә чыгармау» галәмәте генә коткарып калды. Яңа ел
алдыннан аны Херсон өлкәсендәге бер туганы килеп, өенә алып кайтып китте.
Корабтагы күп кеше белми дә калды. Шыпырт кына, музыкасыз гына озаттылар.
Уйламаганда-көтмәгәндә генә Рәфикъны бүлекчә командиры итеп
куйдылар, старшиналар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Укып кайтканда инде
яңа килгәннәр белән кораб тулган иде. Рәфикъ бүлекчәсенә дә өч матрос
өстәлгән. Николай аларга кораб өйрәтә башлаган.
– Сине бүлекчә командиры итәргә дигән тәкъдимне мин әйттем. Мине бик
кумассың инде! – дип шаярта Николай.
Әйбәт егет ул. Ул булмаса, яңа килгәннәр белән Рәфикъ берүзе ни эшләгән
булыр иде?! Шайт та бик булыша. Старшиналар мәктәбендә аның белән
дуслашып беттеләр. Укырга бик яратмаса да, бер дә белмәгәне юк. Шайт
урында тик тора белми, гел хәрәкәттә. Флотка килгәнче, гимнастика белән
шөгыльләнгән. Кайда аркылы тимер күрә, бертуктаусыз тартыла. Сальто
ясый ала, алга да артка да. Тик корабта ясап кына булмый, палуба тимер.
Старшиналар мәктәбендә рәхәтләнде инде чирәмдә мәтәлчек атып. Новиков
аны ун көнгә ялга җибәрде. Пятигорск шәһәрендә яшиләр икән. Рәфикъка
ялга кайту бәхете кайчан татыр? Сагындыра туган яклар, бик сагындыра. Бер
генә атнага булса да кайтып килергә иде. Кораб, төзәтелеп чыгып, кабат йөзә
башлагач, йә кайтаралар, йә юк әле.
ҖИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ
136
Корабта күселәр күбәйде. Көндез дә курыкмыйча палуба буйлап чабып
йөриләр. Атна-ун көн докта4 торганда, коры җирдән күчтеләрме, әллә ярты
елдан артык корабның йөзмәве үрчеттеме аларны? Хәзер, әнә, ризык эзләп
хәрби постларга, кубрикларга керәләр. Кораб командиры, ун күсе тоткан кешегә
ун көн ял бирелә, дип игълан итте. Ярыша-ярыша күселәргә ау башланды.
Нинди генә ысулларын кулланып карамыйбыз күсе аулауның, тик тозакка
сирәк эләгәләр. Шулай да, бер ай дигәндә өч матроска ялга китәргә боерык
булды, күсе аулаган өчен. Исәбен медик Кофман алып бара.
Әллә инде күсе аулый башлыйсы? Кайтасым килә...
Николай, өченче елын хезмәт итә башласа да, ялга кайта алганы юк. Күсе
ауларга ныклап тотынды. Бер атна дигәндә ике күсе тотты. Бу шөгыльгә яңа
килгән матросларны да җәлеп итә башлады үзе.
– Сынки, сезгә әле ялга китәргә иртәрәк, өегездән яңа килдегез. Күсе
тотсагыз – миңа бирегез! Үз кешеләр, ничек тә исәпләшербез. Берегезне дә буш
калдырмам. Исән-сау ялга кайтып килә алсам, Дон балыгы белән сыйлармын.
Әни карчык та: «Өй түбәсеннән су үтә, кайтсаң төзәтеп килер идең!» – дип яза.
Рәфикъ та берничә тозак куеп карады. Тик эләкмиләр генә. Ай дигәндә,
сугышчан постындагы тозагына зур бер күсе эләккән. Нечкә чыбыктан ясаган
элмәккә, кабельдән чабып барган көйгә башы белән кереп, асылынып калган.
Рәфикъ күреп алганда, суынып та бетмәгән иде әле. Николайга бирде.
– Рәхмәт, командир, мәңге онытмам. Сиңа күсе тотмасаң да ял бирерләр,
вакыты җиткәч.
Николайның гадәттәгечә авызы ерылды.Үлгән күсене коерыгыннан тотып
Кофманга күрсәтергә алып китте. Хәзер ул Рәфикъка «сынок» дип әйтми,
«командир» ди, «иптәш» дигәнен әйтеп тормый.
* * *
Көннәрдән бер көнне корабны, ачык диңгезгә алып чыгып, юан-юан
кабельләр белән чорнап бетерделәр. Янәшәдә торган корабтан ут ялгап,
тәүлектән артык тоттылар. Шартлаткычлары магнит көченә көйләнгән
миналарга, торпедоларга каршы тору сәләтен арттыру өчен кирәк дип
аңлаттылар. Шуннан кайтканнан соң, акрынлап, корабка корал ташый
башладылар. Башта БЧ-25 ләр үзләренең базларын снаряд белән тутырды.
Аннан соң Рәфикъларга да чират җитте. Реактив һәм тирәндә шартлый
торган бомбалар кабул иттеләр. Иң читене торпедо кабул итү булды. Өйрәнү
торпедосының аппаратка һич кенә дә керәсе килми. Торпедо китергән корабның
кранда эшләүчесе тәҗрибәсез булдымы, торпедо аппаратка яртылаш керде
дә ни алга, ни артка бармый. Кире чыгарып, яңадан кертергә туры килде.
Кычкыра-кычкыра тавышларыбыз бетте. Әллә аппаратка керткәндә, торпедоны
имгәттеләр. Әллә атар алдыннан тиешле тирәнлек бирмәделәр, әллә көйләүче
җиһазлар командиры аппаратны дөрес юнәлешкә бормады – атканнан соң
торпедо югалды. Өйрәнү вакытында ике кораб берсенә-берсе торпедо җибәрде.
БПК6дан җибәрелгән торпедо Рәфикълар корабының нәкъ уртасына йөзеп
килде, бәрелергә илле метр чамасы кала, туктап, вертикаль рәвештә басты,
аклы-кызыллы тасмалап буялган өлеше су өстенә чыгып калды да, башындагы
җирән уты янып сүнә башлады...
4 Док – корабны аерым урынга кертеп, анда суны агызып төзәтү урыны.
5 «БЧ-2» – корабта артиллерия бүлеге.
6 БПК – су асты көймәләренә каршы көрәшүче зур кораб.
Р Ә Ү Ф Җ А Н З А К И Р О В
137
Ә Рәфикълар корабы җибәргән торпедо эзсез юкка чыкты.
Ике көн, ике төн эзләделәр. Торпедоны беренче булып күргән кешегә ун
тәүлек ял биреләсен игълан иттеләр. Артиллеристлар үзләренең ике йөз илле
мәртәбә зурайтып күрсәтә торган везир җайланмасын, чиратлаштырып, төрле
якка әйләндереп эзләделәр. Аккустиклар постларыннан ашарга да чыкмыйча,
колакчыннарын киеп, торпедо җибәреп торырга тиешле тавыш сигналын
тыңладылар. Радиометристлар, бертуктаусыз антенналарын әйләндереп торып,
радар белән эзләделәр. Сигнальщиклар сәгать саен алышынып, кайвакыт барысы
бергә, бинокльләр белән диңгезне күзләделәр. Ялга кайту – һәр диңгезченең зур
хыялы иде. Торпедоны эзләп өченче тәүлеккә чыккач, базага кайтып киттеләр.
Алмашка килгән ике тральщик белән берничә торпедо катеры торпедоны
эзләп калдылар. Таба алмаганнар, күрәсең. Торпедо кем гаебе белән югалган:
аны эшләгән заводмы, саклап, хезмәт күрсәтеп торган арсенал хезмәткәрләреме,
диңгезчеләрме? Белә алмадылар. Ул югалуның кайтавазы байтакка кадәр барды.
Мичманның хезмәт итү шартнамәсен озайтмадылар, лаеклы ялга китәргә берничә
генә ел калган иде, югыйсә. Корабка штабтан килгән өйрәнүләрне тәэмин итәргә
тиешле флагман белгечен запаска озаттылар, бик чибәр, төз гәүдәле, яртылаш
агара башлаган дулкын-дулкын калын чәчле, бик килешле мыеклы икенче
рангтагы капитан иде. Ерак йөзүгә китәр алдыннан, старшиналарга бер ай
шәһәргә чыкмаска дигән җәза бирделәр. Әллә кем булып кукраеп йөргәннәрнең
кикриге шиңде. Погонга өстәп тагарга алтын укалы тасмалар әзерләп куйган
ишләребез дә бар иде. Шул ике токмачлы погон белән кайтып китәрләр инде...
1970 елның Хәрби диңгез флоты көнен Севастопольнең нәкъ уртасында,
мина стенкасында каршыладылар. Кораб өр-яңадан буялган, ялык-йолык килеп,
янәшәдә йөргән кораблардан аерылып тора. Иртәнге тезелүгә бар да ап-ак
киемнән бастылар. Командир бәйрәм белән котлады. Барлык төр көйләү-сынау
эшләренең беткәнлеген, озакламый ерак йөзүгә китәселәрен әйтте. Замполит
бәйрәм көнендә узачак чаралар белән таныштырды. Башта – кораб командалары
беренчелегенә, соңыннан стенкада торган бүтән кораб командалары арасында
аркан тарту буенча ярыш буласы икән. Көн уртасында корабтан егерме кеше,
шул исәптән Рәфикъ та йолдызлар йөзүенә барасылар. Алдагы елны бу йөзүдә
ул Калининград шәһәре күлендә катнашкан иде. Мамоново шәһәреннән
Калининградка туксан чакрымны ачык машиналарда утыртып алып бардылар.
Күлнең бер читендә чишенеп, сафларга тезелеп, акрын гына суга керделәр. Башка
кигән ап-ак бескозырканың чехоллары гына күренеп калды. Чехолга йолдыз
беркетелгән. Ул йолдызлар кояш нуры белән ялтырап-ялтырап китә. Шуңа
да йолдызлар йөзүе дип атаганнар, күрәсең. Кулны өскә чыгармыйча, дулкын
ясамыйча, акрын гына йөзәргә кирәк. Шул ук вакытта сафларның тигезлеген
сакларга: буйга да, аркылыга да. Күлнең икенче ягына йөзеп чыктылар да,
җәяүләп күлне әйләнеп, чишенгән урыннарына кайттылар. Севастопольдә
корабларда ук чишенеп, су трамваена утырдылар. Трамвайлар бухта уртасында
туктагач, акрын гына суга кереп, сафларга тезелделәр. Тигезлек саклап, баткан
корабларга куелган һәйкәлгә табарак йөзеп киттеләр. Судан чыккач, яланаяк
асфальтка басып, җәяүләп корабларга кайттылар. Кызган асфальтка яланаяк
басу бер мәртәбә авыр булса, кораб трабыннан менеп, кызган тимер палубадан
кубрикка бару күп мәртәбәләр авыррак булды. Душ бүлмәсенә барып, тәнгә
сеңгән диңгез тозын юып төшергәч кенә, хәл җиңеләйде, акрынлап бәйрәм
халәте кире кайта башлады. Кичен үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр
концерты булды. Ә андыйлар корабта җитәрлек.
ҖИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ
138
* * *
1970 елның чалт аяз август иртәсендә, «Славянканың хушлашуы» көен
яңгыратып, Рәфикълар корабы ерак йөзүгә кузгалды. Озата килгән хатын-кызлар,
бала-чага, үзәк бухтага борылганчы кул болгап тордылар. Марченконың Наташасы
да килгән. Рәфикъ аны Марченко күрсәткән фотодан таныды. Төскә-биткә
Марченко кебек үк чибәр булмаса да, гәүдәсе бик күркәм, бар нәрсәсе үз урынында,
тел-теш тидерерлек түгел. Кыска итәге, кояшта каралган, төз, матур аяклары
гәүдәсенә аерым бер нәфислек биреп тора. Күргән саен күрәсе килә үзен. Ул,
офицер, мичман хатыннары төркеменә кушылмыйча, бер читтәрәк басып калды.
Кораб, Акъяр бухтасын ябып торган капканы узгач, бер озынча гудок бирде.
Ике-өч мәртәбә өзек-өзек кара төтен бөркеде, тизлеген арттырып, көньяк-
көнбатыш юнәлештә, диңгезнең вак дулкыннарын ярып, алга ашкынды. Ярты
сәгать чамасы йөзгәннән соң, Кырым ярлары күздән югалды. Иксез-чиксез
диңгез. Кояш үзенең иң югары ноктасына таба үрмәли. Болытның әсәре дә юк.
Бик биектә, күренер-күренмәс очкан бер самолётның ак юлы сузылып бара.
Торпедо аппараты янында кайнашкан Марченко Рәфикъны чакырып алды.
Өч-дүрт дельфин кораб белән ярышып йөзәләр икән. Шул дельфиннарны
күрсәтергә чакырган. Йөзеп барган көйгә, алмаш-тилмәш су өстенә калкып
чыгалар да, берничә метр күренеп барып, кабат суга чумалар. Кайвакыт парлап
күренәләр. Байтак вакыт корабка ияреп бардылар да кисәк юк булды үзләре.
Төшке аш вакыты җитте. Бүген камбузда кок Погорелый чираты икән.
Тәмле дә пешерә инде украина борщын, ашап туймаслык. Ул әзерләгән тары
боткасында аерым тәм бар. Сыер ите белән дуңгыз итен кушып әзерләгән
кәтлитләре авызда эри, чәйнәп торасы да юк. Корабка килүенә берничә генә ай,
командир приказы белән ике тапкыр макталды инде. Марченконы офицерлар
кают-кампаниясенә гарсон итеп куйдылар.
Погорелый ризык пешергән көнне савыт-сабаны юасы да юк. Офицерлар
тәлинкәләрен ялап куялар. Борщны өстәп сорыйлар...
Ул беренче, икенче ризыкларны камбуздан ала. Мичман-офицерлар да, матрос-
старшиналарга да ризык бер үк казанда пешә. Марченко шуларны өләшеп бирә.
Кораб бер юнәлештә, бер үк тизлек белән йөзә дә йөзә. Дүрт сәгатьтән дүрт
сәгатькә вахталар алышына. «БЧ-2» белән «БЧ-3»ләргә рәхәт, аларда вахталар
юк, сәяхәтчеләр кебек диңгез күзәтәләр. Коралларның саклагыч җәймәләрен
җыештырып куйганнар да, эшләре бетте. Бетмәгән икән шул, кичке аш
алдыннан – «Боевая тревога». Дошман самолётлары һөҗүме! Кораб тизлеген
йә арттырып, йә киметеп, уңга, сулга кисәк борылып йөзә башлады. БЧ-2нең
туплары хәрәкәткә килде. Әлегә атмыйлар һәм атмадылар да.
«Тревога» өйрәнү өчен генә булган икән. Озак та үтми «Отбой» командасы
яңгырады. Музыка куйдылар. Кичке ашка белдерү ясадылар.
Төнге сәгать бердә кабат «Боевая тревога». Дошманның су асты көймәсенә
һөҗүм ясарга. Монысы инде турыдан-туры Рәфикълар «БЧ»сына кагыла.
Акустиклар аларның кубригы белән янәшә. Бүлекчә командиры Рәфикъка башын
изәде. – Ягъни, бернинди дә су асты көймәсе юк. Барыбер сугышчан постка басарга
кирәк. Ярты сәгать тә узмагандыр, тагын «Отбой» командасы. Йокы ачылды...
Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр
инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе
булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик
уңды. Вакытлы-вакытсыз яңгырлар да яумады. Чык төшмәгән көннәрдә төнге
Р Ә Ү Ф Җ А Н З А К И Р О В
139
сәгать берләргә кадәр суктырдылар. Ул елны колхоз да икмәкне мул өләште.
Илле капчык арыш, илле капчык бодай тутырып алып төштеләр амбардан.
Икмәк куярга урын калмады. Унбиш капчык арышны ишегалдында брезент
җәймәгә төреп калдырдылар – тегермәнгә алып киткәнче дип. Капчыклары
нинди бит әле, ике кеше чак күтәрерлек.
Әтисе горурланды да, мактанды да, аерым хуҗалык булып яшәгәндә дә бу
кадәр икмәкнең безнең йортка кергәне булмады, диде.
Читтән генә карап китәргә иде комбайннар эшләгәнен, әтисенең иртән
комбайннарга нәрәт биргәнен... Рәфикъ шуларны уйлап ятып йокыга китә язган,
«Аврал» сигналы булды. Босфор бугазына килеп җиткәннәр икән. Корабның
тизлеге акрынайган. Еракта Төркия ярлары күренә. Ул арада кораб бөтенләй
туктап калды. Сул як якорьны диңгезгә чумдырдылар.
– Лоцман7 килгәнче тик торабыз. Босфорга кергәнче иртәнге ашны ашап
өлгерсәк ярар иде.
Берәр сәгатьтән тиз йөрешле катер лоцманны китерде. Ул траптан менде дә
тиз-тиз адымнар белән ходовой рубкага атлады. Якорьны күтәрделәр. Кораб акрын
гына Босфор бугазына йөзеп кереп китте. Бугазда томан. Урыны-урыны белән
бик куе, берни күренми. Анда булган барлык суднолар сигнал бирәләр. Кайсы
озын-озын итеп, кайсы кыска гына, ачы итеп кычкырта. Сарылы, кызыллы утлар
яна-сүнә. Шул томан аркасында Стамбул шәһәрен күрми калырлар микәнни?
Кораб акрын гына баруын дәвам итә. Менә бераздан томан тарала башлады. Инде
шәһәргә кергәннәр дә икән. Кояш та күренеп алды. Сул як ярдагы исәпсез-хисапсыз
мәчет манараларының айлары кояш яктысында ялык-йолык килә. Уң як ярда әллә
чиркәүләр дә бар инде... Машиналар, кешеләр төялгән паром Рәфикълар корабы
алдыннан аркылыга йөзеп чыгып китте. Кечкенә генә бер катер алар корабы
белән янәшә йөзә башлады. Өстендәге курткасының башлыгын башына каплаган
бер кеше Рәфикълар корабын бертуктаусыз фотога төшерә. Фотоаппаратының
берсен ала, берсен куя. Берсенең объективы ярты метрлап бардыр. Күп тә
үтмәде, корабның уң ягына чыгып төшерә башлады. Акрынлап шәһәр ерагайды.
Бугаз киңәйде. Кораб туктады. Боцман командасыннан ике матрос тиз генә трап
төшерделәр. Лоцманны калдыралар икән. Каршы алган катерга күчкәч, лоцман,
артына борылмый гына уң кулын югары күтәрде.
Үзенчә хушлашуы булгандыр. Катер рубкасына кереп китте.
Кораб тагын кузгалды, тизлеге артты. Алда – Мәрмәр диңгезе. Биредә
инде табигатьнең үзгәргәнлеге сизелә. Урманнары куе яшел төстә. Әллә көн
кичкә авышканга, шулай караңгыланып торамы? Ул арада кып-кызыл кояш
диңгезгә чумды. Кояш баюга, бераз гына эңгер-меңгер булып торды да, бөтен
дөнья караңгылыкка чумды. Дарданель бугазын төнлә уздылар ахрысы. Иртән
бернинди ярлар да күренми иде инде. Кораб тизлеген арттырган. Каршыга
искән дымлы, җылы җил тәнгә рәхәтлек бирә. Күктә каурыйсыман болытлар.
Сундук Глазов тропик киемнәр өләшә башлаган. Күләгәдә температура утыз
градустан артса кия торган. Бик җайлы кием.
– Бу кай тирә икән? Ярлар юкка чыккан. Эгей диңгезе булырга тиеш.
Озакламас, вак-вак утраулар күренә башлар. Бер-ике көннән Урта диңгезгә
җитәрбез, Алла боерса. Анда инде берәр «точкага» куялар, йә Америка
корабларына тагылып йөрербез. Ундүртенче ноктага куйсалар, әйбәт булыр
иде. Анда давыл бик булмый, күбесенчә штиль генә. Рәхәтләнеп балык тотарга
була.
7 Лоцман – корабны диңгезнең тирән җиреннән алып чыгучы.
ҖИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ
140
Тагын тревога. Бу юлысы – торпедо атакасы. Өйрәнү торпедосы юк, барысы
да сугышчан торпедолар. Әле берсенә яңа уйлап табылган шартлаткыч куелган:
«ул уртасынарак туры килсә – ике йөз метрлы крейсерны да минут эчендә
диңгез төбенә җибәрергә мөмкин...
Шөкер, өйрәнү тревогасы булган. Озакламый «Отбой» командасы яңгырады.
* * *
Корабка яңа килгәннәргә тиз арада кушамат тагалар, шул исәптән мичманнарга
да. Бу мичманга «Чебурашка – 2» дип кушамат такканнар иде, ничектер ябышмады,
«Ушастый» ныграк ябышты. Мичманның үзенә дә «Ушастый» дип әйткәлиләр. Ул
үпкәләми. Ияләнгән, күрәсең. Мичманнар мәктәбендә дә шулай атап йөрткәннәр
үзен. Ул – үз авырлыгында бокс буенча Кара диңгез флоты чемпионы. Флотның
иң яхшы акустигы дигән исеме дә бар. Ә турникта күтәрелү буенча аны узган
кешене күргәнем юк әле. Менә шулай, егетләр, белеп торыгыз!
Ул балалар йортында үскән. Үзеннән зур малайлар гел җәберләгәч, спорт
белән шөгыльләнеп, мускулларын ныгыткан. Аннан соң берәүгә дә үзен
җәберләргә ирек бирмәгән.
Бу мичманның сәерлеге тышкы кыяфәтендә генә түгел, акыл-фигылендә
дә бар. Тәмәке тартмаса да, башка матрослар янына килеп басып тора.
Югославиянең Риекка портына ялга туктагач, бер серб кызына гашыйк булды.
Аны яхшы белгән кешеләрнең дә моңа исе китте. Портка урнашуның икенче
көнендә дүрт-биш матросны, старшинага яки мичманга ияртеп, шәһәргә
чыгара башладылар. Мичман күзәтчелегендә алар бүлекчәсе тулы состав белән
шәһәргә чыга. Шәһәр буйлап йөргәндә, аякларын ял иттерергә дип, бер бакчага
туктыйлар. Шунда теге мичман урындыкта ялгыз гына утырган бер кыз янына
килеп баса. Сөйләшеп китәләр. Русча сөйләшкәннәрдерме, сербчамы, ләкин
әңгәмәләре озакка сузыла. Мичманны көтеп утырган матрослар ялыга башлый.
Көтә-көтә туеп беткәч, шыпырт кына, бакча кырыендагы кафега китәләр.
Бәяләргә күз төшерсәң, коньяк кызыл аракыдан бераз гына кыйммәт, ә аракыга
якын килә торган түгел. Уйлаштылар да берәм-берәм кафега киттеләр. Буш
өстәлгә барып утырып, булган динарларны җыйнап, йөз иллешәр грамм шәраб
алдылар, кабымлыксыз гына. Коры шәраб кына булды ахрысы, кече телләренә
дә йокмады, кая ул «башка китү»!.. Торып китәргә дигәндә генә, яннарына урта
яшьләрдәге бер ханым килде. Официантка булса кирәк: бер кулында тәлинкә,
икенчесендә чүлмәккә охшаган кара шешә. Кулындагы әйберләрен өстәлгә
куйгач, бармен янына барып, рюмкалар алып килде, тәлинкәгә персиклар
куйды. Шешәдән рюмкаларга кызгылт сыекча агызды. Коньякка охшаган.
Кулы белән барменга таба ымлады. Анда, бөтен йөзе белән елмаеп, карт кына
ир басып тора. Уң кулында безнеке кебек рюмка, яртылаш тулы. Рюмка тоткан
кулын күтәреп, эчәргә ишарә ясады. Бер-берсенә карашып, рюмкаларны
күтәреп куйдылар. Тәлинкәдән персик алып каптылар. Ул арада, теге хатын
килеп, рюмкаларга кабат коньяк агызды. Мичман күренмиме икән дип ишеккә
карадылар да, рюмкаларны тиз генә күтәреп куеп, теге ханымга да, барменга
да рәхмәт әйтеп, кафедан чыгып киттеләр. Ә мичманның матросларда эше юк,
кулларын селки-селки теге кызга нидер аңлата. Анысы елмаеп, баш селкеп
тора. Пар күгәрченнәр дип белерсең. Ни эшләргә?
Корабка кайтыр вакыт та җитеп килә. Мичман каршынарак килеп, сәгатькә
ишарә ясадылар. Ул үзенең сәгатенә карады да урындыктан торды. Теге кыз
кунакларны бераз озата барды һәм, «воздушный поцелуй» биреп, үз юлы белән
Р Ә Ү Ф Җ А Н З А К И Р О В
141
китеп барды. Нәрсәләр сөйләштегез бик озак, нинди телдә дип сораганнар иде.
«Рус телендә инде. Мин сербча белмим бит. Кызу сөйләшмәгәндә аңлашып
була икән. Мәктәптә азрак русча өйрәткәннәр аларны. Иртәгә корабка киләм,
сөйләшәсе сүзләр күп әле аның белән», – дип җавап бирде мичман.
Замполит шәһәргә чыкканнарны трап янында үзе каршы алды.
Мичман «Ушастый»ның мәхәббәт маҗаралары моның белән генә бетмәде.
Иртәгесен шәһәргә чыгу булмады. Шәһәр кешеләрен кораб карарга үзләрен
керттеләр. Кораб кеше белән тулды. Басып торыр урын юк. Кайберләре балалар
җитәкләп килгәннәр. Портта тагын әллә никадәр халык керергә чират тора.
Шәһәр бакчасында очраган кыз корабка беренчеләрдән булып керде.
Мичман «Ушастый» аны трап янында ук каршы алды.
Кыз, буйга мичман чамасында, чәчләрен юка тасма белән ураган. Төскә-
биткә әллә ни түгел. Киң балаклы чалбар кигән, аякларын яшерә булса кирәк.
Гадәттә, матур аяклы кызлар кыска итәк кия. Күкрәкләре калку түгел, тәнен
кысып торган кыска җиңле итәксез күлмәгеннән беленер-беленмәс кенә төртеп
торалар. Биле нечкә. Шул нечкә биле гәүдәсенә ямь биреп, үзенә җәлеп итеп
тора да инде. Рәфикъ алдагы кичтә Волковның кыйссасын ишетмәгән булса,
бәлкем, аңа игътибар да итмәгән булыр иде әле.
Мичман кызны җитәкләп палубадан түбән алып төшеп китте, үзләре яшәгән
каютага булса кирәк. Артларыннан Сафонов та иярде. Бер каютада яшиләр.
Сафонов озак тормады. Каютадан чыгып, Рәфикълар янына килде.
– Хәерлегә булсын, безнең Иванов та хатын-кызларга игътибар итә башлады.
Мичманнар мәктәбендә ике ел укып, атна саен диярлек шәһәргә чыгып, бер кыз
белән дә танышмады, бер кызга да хат язмады. Туган-тумачасы юк. Физкультура
белән физика укытучыларына хат язгалый торган иде. Алары да ирләр.
– Безнең Ушастый «зәңгәрләр» токымыннан түгелдер бит? – Николай, соңгы
елын хезмәт иткәч, мичманнардан бик тартынып тормый.
– Юк. Анысы-монысы сизелмәде. Андыйларны флотка кем алсын?!
«Зәңгәр» булса, серб кызына гашыйк булмас иде әле. Башаягы белән гашыйк
булган. Каютадан мине куып диярлек чыгарды.
– Сәер. Союзда кызлар беткәнме? Монда килеп, серб кызына гашыйк булып
йөрмәсә... Әле кызы нәрсә? Үпсәң – үбәр җире юк, тотсаң – тотар җире... Безнең
Дон казачкаларына җитми инде, – дип авызын ерды Николай.
Иртәгесен Рәфикъларга да шәһәргә чыгарга рөхсәт булды. Офицерлар
үзләреннән бер адым да читкә җибәрмәделәр. Аларның кибеттән-кибеткә
йөреп, хатыннарына, балаларына әйбер җыйганнарын карап йөрделәр.
Офицерларга динарны мул биргәннәр, күрәсең. Рәфикъларга өләшкән ише
илле-алтмыш динар гына түгелдер.
Рәфикъларның шәһәрдә җиңел машиналарның күплегенә исе китте.
Урамнарның ике ягына да тоташ машиналар тезелгән. Шәһәрдә трамвай-
троллейбуслар бөтенләй юк. Сирәк-мирәк кенә автобуслар күренгәли үзе.
Халык күбесенчә җәяү йөри. Бензин бик кыйммәт – Союздагыдан биш
мәртәбәгә артыграк ди. Ишегаллары да машина белән тулган. Шәхси гаражлар
юк дәрәҗәсендә икән. Гаражлар машинадан ике-өч мәртәбә кыйммәтрәк, дип
аңлаттылар. Ирләрнең күбесе чит илләргә чыгып эшли икән. Илгә җиңел
машиналарны шулар алып кайта ди. Италия, ФРГ машиналары, сирәк кенә
«Волга» белән «Москвич»лар да күренгәли.
Йортларның беренче катында – тоташтан кибетләр, кафелар, төрле салоннар.
Шәһәрдәге ярты халык портта, суднолар төзү заводында эшли, ә калганнары
ҖИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ
142
шуларга хезмәт күрсәтә. Бер үк газетта латын шрифты да, кириллица да катнаша.
Өч-дүрт тел белмәгән кешеләре сирәк. Аз-маз русча да сукалыйлар. Матур
киенәләр. Порттагы эшчеләр бар да махсус киемдә. Шәһәрдә шорты киеп йөрү
– гадәти хәл. Төрле сурәтләр төшкән футболкалары – күзең камашырлык.
Чит илгә чыгу һәммәсен дә нык каушата, кайда, нәрсәгә килеп
тотынырга белмиләр. Бала уенчыклары, төрле футболкалар җыйдылар.
Киоскта шәрә хатын-кызлар төшерелгән журналлар алырга акча
кызгандылар. Сатучыдан сорап, актарып карыйлар да, бәясен ишеткәч,
кире бирәләр. Рәфикъ барлы-юклы динарларына төрле открыткалар,
значоклар, зажигалкалар җыйды.
Рәфикълар корабка кайтканда, трап янында замполит басып тора иде,
ә «Ушастый» аннан нидер ялынып сораган сыман күренә. Йөк машинасы
ышыгында теге серб кызы басып тора. Күрәсең, мичманның кыз янына чыгасы
килгәндер... Кормовой пушка тирәсендә берничә тартма балык тора – тереләр
– авызларын ачып-ябып яталар. Бар да бер зурлыкта, сайлап алгандай бер үк
төрле. Коклар ул тартмаларны камбузга ташыйлар. «Бар да тәртиптә!» – дип,
замполитка рапорт бирделәр. Рәфикълар кубрикка керергә ашыкмадылар. Ул
арада серб кызы, һавада үбү ишарәсе ясап, йөк машинасына утырып китеп
барды. Бераздан мичман берүзе басып калды. Башындагы уй-фикерләре йөзенә
чыккан. Күзеннән яшьләр мөлдерәп тамар төсле...
Ул кичне, караңгы төшкәч, кораб койрыгындагы тупны 90 процентка борып,
кино экраны элделәр. Инде бишенчеме, алтынчымы тапкыр «Кавказская
пленница» фильмын әйләндерәләр. Экран пирстан да күренә. Порттагы халык
кино карарга җыйналды – йөз кешеләп булгандыр. Аягүрә карадылар да, кино
беткәч, озак итеп кул чабып таралдылар.
Корабның кабат диңгезгә чыгар вакыты да килеп җитте. Китәр вакытны каян
белгәндер, теге серб кызы кораб янына тагын килгән. Мичман Иванов та трап
тирәсендә чуала. Ләкин замполит аны бер адым да үзеннән читкә җибәрми,
Риекка портында калыр дип куркамы? Менә арканнарны ычкындырдылар,
трапны алдылар. Мичман кызга таба нидер ыргытты. Ыргыткан әйберсе
кызның аяк астына диярлек килеп төште. Кыз, ул әйберне иелеп алып,
кулындагы кечкенә сумкасына салып куйды.
– Нәрсә ыргыттың? Нигә миннән рөхсәт сорамадың? Корабта «аврал»
тревогасы, иптәш мичман, нигә сез үз урыныгызда түгел?
– Иптәш өченче рангтагы капитан, Сез дә үз урыныгызда түгел бит. Балдак
ыргыттым. Мин ул кызга барыбер өйләнәм.
– Әкият сөйләмә! Сиңа кем рөхсәт бирсен ди чит ил кызына өйләнергә.
Марш үз постыңа! Ике секунд вакыт сиңа! – Замполитның сабырлыгы бетә
башлады, тавышы катыланды. Рәфикъ ул вакытта вахтада иде, аларның бөтен
сөйләшкәнен ишетеп торды.
– Шакиров, әгәр мичман Иванов портта калырга омтылыш ясаса, кисәтүсез-
нисез ат! Вәт сиңа, кирәк булса – «Ушастый»... – дип, флотча, биш-алты катлап
сүгенеп китеп барды ул.
Замполит та сүгенә белә икән.
Порт белән ике ара ерагайганнан-ерагая. «Аврал» тревогасы бетте. Кулына
бинокль тотып, мичман, дикъкать белән портны күзәтә башлады.
– Иптәш мичман, Сез теге кызга нәрсә ыргыттыгыз? Замполит сорады.
– Мин аңа әйттем бит инде, балдак, дип.
– Балдак анда кадәр үзе генә оча алмый. Ул бит каз күкәе кадәр иде.
Р Ә Ү Ф Җ А Н З А К И Р О В
143
– Каз күкәен белмим, күргәнем юк. Ә балдакны хатка төрдем дә ипи
йомшагы белән әвәләп түгәрәкләдем.
– Ә балдакны каян алдыгыз соң?
– Шакиров, син милиция тикшерүчесе кебек, бертуктаусыз сорау бирәсең.
Өлкән матрос Волков бирде. Ул анда икәү-өчәү.
– Вахтаны тапшыргач, замполитның чакырып сорау алуы бар. Мин
сорашканга ачуланмагыз инде. Вахтенный ни булганын белеп торырга тиеш бит.
– Балдакны кемнән алганны әйтмә! Алтын кибетеннән алган, диген!
Волковны да чакырып башын катырмасын.
– Бәлки, анысын сорамас та. Андый балдаклар корабта ике кешенең берсендә бар.
– Замполит мине чакырып тормас инде, сөйләшүне Севастопольгә кайткач
дәвам итәрбез! – диде.
Севастопольгә кайткач, ни сөйләшкәннәрдер, анысы Рәфикъка караңгы. Ә
менә базага кайтып, атна-ун көн үтүгә, мичман Иванов, әйберләрен җыйнап,
корабтан бөтенләйгә китеп барды.
Балдакны өлкән матрос Петров ясый, Америка бронзасыннан. ГОЙ пастасы
белән чистартып җибәрсәң, алтыннан да катырак ялтырый. Тик бармакта
озак йөрсә, бармак шәмәхә-кара төскә керә. Сабын белән генә юып бетереп
булмый, бензин яки одеколон белән юарга кирәк. Заводта торганда, Петров
андый бронзаны күп әзерләгән, шайбалар кырырга дип. Хәзер буш вакытында
үз карамагындагы токарь станогында кырып балдак ясый, шомарта, ялтырата,
теләгән кешегә сата. Акчасы булмаганнар сигаретка алыштырып ала.
Рәфикъка да бер шөгыль табарга кирәк. Буш вакыты күп. Кораб
китапханәсендәге китаплар укылып бетте диярлек. Хатлар айга бер, күп
булса ике килә, танкер белән. Ул танкер яңа фильмнар да алып килә. Корабта
булганнарын инде күпме кирәк – карадылар. Кайберләрен унар мәртәбә
әйләндергәннәрдер, шәт. Артистлар әйткән җөмләләрне ятлап бетерделәр.
Менә Николай әйткән 14нче ноктага бастылар, танкер көтәләр. Күктә
болытның әсәре дә юк. Җилсез. Диңгез өсте пыяла кебек тигез. Ара-тирә
бик вак, шадра дулкыннар гына пәйда була. Кармагы булганнар балык тота.
Коклар ике як шкафутка да кырыгар метрлы алюмин савытлар чыгарып
куйдылар. Бер сәгать үттеме икән, икесе тиңентен тулды. Бар да бер зурлыктагы
ставрида балыклары. Менә кораб командиры Новиков та, үзенең җыелмалы
урындыгын җәеп, борт кырыена килеп утырды. Аның кармак сабы озыная
торган, калкавычлы, кылын җыйдыра торган кәтүге бар. Кармагына җим дә
кертәсе юк. Калганнарның кармаклары сапсыз. Донка дип атала икән. Кылын
гел селкетеп, тартып, җибәреп торырга кирәк. Балык эләккәне бармакка сизелә.
Кайберәүләр берьюлы икешәр, өчәр балык тартып ала. Аннан соң, бушаган
кармакларга ит кисәге, дуңгыз мае яки тоткан балыкны кисеп киертәләр. Менә
Новиков кармагына да балык чиертә. Калкавыч бер уңайга бата-чума йөзеп
китте. Командир тырыша-тырыша кармагының кылын җыя. Тарткан уңайга
кармак сабы бөгелеп-бөгелеп килә. Ул да булмады, су өстендә кара-кучкылт
зур гына бер нәрсә күренеп китте. Аның тыпырчынуыннан як-якка дулкыннар
тарала. Рәфикълар авылының инешендә, су уртасына кереп, ата казлары канат
кагынгач, шундый дулкыннар тарала иде. Новиков кармак сабын корсагына
тери-тери тарта, бертуктаусыз кармак кылын җыя. Аның янына Рәфикъ
кебек карап торучылар җыйналды. Командир катерын йөртүче өлкән матрос
Кравцов та шул тирәдә булган икән. Тиз генә катер чехолы астыннан багор
чыгарды. Ләкин багор да суга кадәр җитмәде. Боцман командасыннан ике
ҖИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ
144
матрос тиз генә трап төшерделәр. Кармакка эләккән теге җанвар уңга-сулга
йөри, борт янына якын киләсе килми. Траптан багор белән үрелеп, кармак
кылын берничә кат чорнаттылар да теге җанварны тартып китерделәр. Һәм
багор ыргагына эләктереп, ул җанварны судан алдылар. Эссе тимер палубага
килеп төшкәч, ул берәр генә сикерде дә тынып калды. Гадәти камбала. Мин
диңгез ташбакасыдыр дип уйлаган идем.
Рәфикъның моңарчы мондый да зур камбала күргәне юк иде әле. Авыл
кибетенә кайткан камбалалар уч төбе кадәр генә, ә бу коклар алып чыккан
унбиш литрлы чиләккә көчкә сыйды. Ике күзе дә өске якта икән. Аскы ягы
аксыл-саргылт, тәңкәсез, ә өске ягы шәмәхә-кара төстә, вак тәңкәле. Камбаланы
карарга ярты кораб халкы җыйналды. Балтика диңгезе буенда яшәгән латыш,
эстон егетләренең дә , Кара диңгез буенда яшәгән абхаз, аджар егетләренең
дә мондый камбала күргәннәре булмаган.
* * *
Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзен-
үзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда
булды бугай.
Шул чор агымына кушылып, сату-алу белән шөгыльләнеп карады. Чыкмады
аннан алыпсатар, насыйп булмады баерга. 1998 елның августы барын хәл итте
дә куйды. Ярый әле гаиләсенә зыян килмәде. Кайберәүләр кебек башы-аягы
белән кереп чуммаган иде ул алып-сату эшенә. Шуңа да күргән зыяны да әллә
ни булмады, аяктан екмады. Юк, сәүдәгәр булып тумаган ул. Нәсел-нәсәбендә
сәүдәгәрләр юк – ни әтисе ягыннан, ни әнисе ягыннан. Татарча әйткәндә,
канында юк, фәнчә әйткәндә, генында юк...
Аның белән бергә милиция академиясендә укыган сабакташ дусты алдырып
китте. Артык зур эшкуар булмаса да, урта кулдан югарырак. Менә аның
канында бар. Мәрхүм әтисе гомере буе кулланучылар җәмгыятендә эшләгән,
күп өлешен рәис булып. Малай вакытта әти сәпит алып бирде. Безнең урамда
миндә генә. Барысының да йөреп карыйсы килә. Сәпиттә йөрергә өйрәткән
өчен илле тиен ала идем, йөреп килергә сәпит биреп торган өчен – ун тиен.
Күрше авылга рус мәктәбенә укырга йөрер өчен, яңа сәпитне үз акчама сатып
алдым, дип сөйләгәне хәтердә калган.
Шул дусты сөйрәп кертте дә инде сату-алу шөгыленә. Дефолт чорында
дускае ныклап аягына басты. Ничектер җае туры килде. Доллар җыйган булган.
Байлыгы дүрт мәртәбә артты. Байлыгы артты, саулыгы китеп барды. Акча
түләп табибларга күренгән иде, унике төрле чир таптылар. Акчаны никадәр
күбрәк түләсәң, шулкадәр күбрәк чир табалар икән. Иң начары – шикәр чире
таптылар. Хәзер менә яраткан ризыкларын да ашый алмый.
Ни эшлисең, саулыкны акчага сатып алып булмый. Хатыны, балалары үзе
исән чакта ук байлыгын бүлешә башладылар. Алла сакласын...
Байлык булмагач, тыныч, Рәфикъның бүлешәсе юк. Әлегә дәүләт биргән
пенсия очын-очка ялгап барырга җитә. Биш-алты ел саен кабатланып торган
кризислар гына эчне пошыра. Тынычлап яшәргә ирек бирми.
Кая калды икән ул яшь чаклар? Берни турында да кайгырасы юк. Чат
саен белдерү тактасы. Егермеләп җиргә эшкә чакыралар. Балаларга әйтсәң,
ышанмыйлар. Бигрәк тә төпчеге эш эзләп изаланды. Армиядә хезмәт итеп
кайтып, җиде ай эшкә урнаша алмый йөрде.
Алда ни буласы анык кына билгеле түгел. Тагын 70-80нче еллардагы кебек
Р Ә Ү Ф Җ А Н З А К И Р О В
145
ашкынып кораллану башланырмы икән? Тигезлек саклыйбыз дигән булып,
тагын бөтен акча кораллануга китеп бетәрме? Алай булса, эш харап. Союз
вакытында кораллануны гади халык әллә ни сизмәде. Бары тик акча тотып
йөреп, кирәк әйбереңне генә алып булмый иде. Алган очракта да зур танышлык
белән, итәк астыннан гына... Хәзер начаррак булачак. Союз таркалган. Аннан
бүленеп чыккан биш-алты дәүләт Рәсәйгә каршы. НАТО гаскәрләре ишек төбенә
килеп җитте. Калининград өлкәсе чолганышта калды. Сатучысы күп булса да,
алучысы юк. Монысы бигрәк тә начар! Сатучыдан дәүләткә өлеш керми. Әйбер
сатылмагач, җитештерү туктала. Тагын дәүләткә зыян. Эшсезләр саны артачак.
Юк, тарта алмаячак Рәсәй бу йөкне. Тиз генә нидер кылмасалар, эшләр
харап. Корал көчләре тигезлеге элек тә булмады, хәзер бигрәк тә булмаячак.
Юклы-барлы корал белән Урта диңгездә Американың туксанышар очкыч төягән,
йөзмә күк аланнары (авианосецлар) артыннан чабып йөрделәр. Бозау кадәрле эт
артыннан бияләй кадәрле көчек чәңгелдәп йөргән кебек. Сугыш хәрәкәтләре була
калганда, ул Урта диңгездәге безнең дистәләгән корабларның минут эчендә юк
ителәчәге билгеле иде. Нигә кирәк булды икән ул корабларны анда тоту?
Рәфикълар корабы ай буе Американың «Энденпенденс» авианосецы
артыннан йөрде. Ягарга – ягулык, эчәргә су бетте. Авианосецны ике яктан ике
танкер 25 узел тизлек белән барган көйгә ягулык белән тутыралар. Ә Рәфикълар
корабын туктатып, ягулык һәм төче су белән ярты көн буе тутырырга кирәк.
Аннан соң инде берничә тәүлек буе туктаусыз, иң зур тизлек белән артыннан
куаларга кирәк. Ә бервакыт, никадәр кусалар да, куып җитә алмадылар,
югалттылар. Италиянең бер портына тукталган икән. Нейтраль суларда
атна буе көттеләр аның порттан чыкканын. Телевизордан атна буе Италия
киноларын карадылар, тавышын ябып куеп. Ачканга карап барыбер берни
аңлап булмый. Рәфикълар корабында итальянча белүче юк. Киноларның иң
кызык җирендә реклама күрсәтеп алалар, аннан тагын кино дәвам итә. Сәер,
бик тә сәер булды ияләнгәнче. Дөньяда «кока-кола», «пепси-кола» дигән
эчемлекләр, дистәләгән төрдә шоколад һәм сагыз барын, хатын-кызлар гына
куллана торган төрле кирәк-яракларны, бизәнү әйберләрен беренче мәртәбә
шул рекламалардан күрделәр. Рәфикълар тукталган Югославиянең Риекка,
Дубровник шәһәрләрендә, Мисырның Портсәет, Александрия портларында
андый әйберләрне сатмыйлар иде әле.
Бигрәк тә Александрия порты хәтердә нык уелып калган.
Портка якын килә торган түгел иде... Нинди илләрнең нинди генә
кораблары юк анда. Безнең илнекеләр дә дистәдән артык – әле күренгәннәре
генә. Күренмәгәннәре никадәр булгандыр. Архангельск пароходчылыгының
кораблары такта бушатканны көтәләр. Такталарны шулкадәр күп төягәннәр
– салам йөге диеп белерсең! Мурманск пароходчылыгының суыткычлы
кораблары күренә. Одесса, Новороссийск танкерлары рейдта чират көтә.
Ашлык ташучы кораб стенкага ук баскан. Кайсы пароходчылыкныкыдыр –
язуын күреп булмый. Мачтасында җилфердәгән байрагыннан гына танып була.
Янәшәдән бик акрын тизлек белән «МАЗ» машиналары төягән Ленинград
пароходчылыгы корабы стенкага таба йөзеп китте. Арада берничә «Волга»
машинасы да күренә. Трюмында ниләр бардыр? Күп йөк төягәнлеге әллә
кайдан күренеп тора, ватерлиния сызыгы суга баткан. Борынындагы ак сызык
кына су астыннан күренеп-күренеп китә. Калининград пароходчылыгының
бөтен йөге җәймә белән капланган. Текәлеп карасаң, танклар икәнлеген
шәйләргә була. Бүтән төрле корал да булырга бик мөмкин. Мачталарда нинди
ҖИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ
146
генә илләрнең байраклары җилфердәми. Хәтта японнарныкы да бар. Япония
кая да Мисыр кая? Америка кораблары затлылыгы белән мактанырлык – без
кем дип, әллә каян кычкырып торалар. Диңгезчеләрнең күбесе негрлар.
Рәфикълар корабына стенкага килү мәҗбүри түгел. Әйбер төйисе, бушатасы
юк. Ике якорьны да төшереп рейдка бастылар. Сигнальщиклар бертуктаусыз
кемнәр беләндер сөйләшәләр, йә ут белән, йә флаглар белән. Янәшәләрендә
кораб командирлары басып тора.
Килеп урнашуга бер сәгать вакыт үттеме икән, кораб янына бер кечкенә
генә көймә йөзеп килде. Көймәдә кара бөдрә чәчле, йөзе, беләкләре кояшта
нык янып каралган бер яшүсмер утыра. Негр түгел, гарәп булса кирәк. Көймәсе
шулкадәр кечкенә. Тагын берәр кеше утырса, батып китәр кебек. Ишкәкләре
дә уенчык кебек, метрдан артык булмас. Кораб бортына якынрак килгәч,
ишкәкләрен, судан алып, көймәсенә урнаштырды. Көймәнең нәкъ уртасында
булган зур гына агач сандыгын ачып куйды. Сандык капкачына әйберләр
тезә башлады. Ниләр генә юк. Шәрә хатын-кыз сурәте төшкән открыткалар,
зажигалкалар, значоклар, уенчыклар, тагын әллә ниләр. Рәфикълар корабының
боцманы: «Әссәламегаләйкүм, Ибраһим», – дип, көймәдәге егетне сәламләде.
Егетнең бик тә күңеле булып, бөтен эшен калдырып, торып басып, уң кулын
күкрәгенә куеп, берничә кат гәүдәсен билдән бөкте. Аның бу хәрәкәтләреннән
көймә чайкалып-чайкалып куйды. Егет-малай тиз генә урынына утырды, ап-
ак тешләрен ялтыратып елмайды. Кулы белән ишарәләп, товарларын тәкъдим
итте. Боцманга: «Шпашибо, командир!» – диде. Әллә каян замполит килеп
чыкты. Уң кулында пистолет. Ул пистолетлы кулын болгый-болгый кычкырды:
– Хинде хох! Прочь отсюда! – Аннан инглизчә дә берничә сүз әйтте.
Ибраһим ике кулын да күтәрде, уч төпләрен корабка каратты.
– Не ругай, командир! Ибрахим хороший. Ибрахим любит русских!
Ибраһимның йөзеннән елмаю качты, ләкин курку юк, ялыну да юк.
Ишкәкләрен кулына алып, берәр мәртәбә кирегә иште. Көймә шул ишкәнгә
корабтан бер ун метр чамасы ераклашты. Бик тә җиңел, хәрәкәтчән көймә иде.
Замполит уң як шкафутка җыйналган матрос, старшиналарны куалый
башлады. Ходовой мостиктан командир карап тора икән. Ул замполитны үз
янына чакырып алды. Замполитның киткәнен күргәч, Ибраһим тагын бортка
якынайды. Корабта күптән түгел генә хезмәт итә башлаган бер дагыстанлы
егет Ибраһимга нидер әйтте. Әллә үз телендә, әллә гарәп телендә. Ибраһимның
тагын авызы ерылды. Сандык капкачына тезгән әйберләрнең берәм-берәм
бәяләрен әйтә башлады. Гарәпчә дә әйтә, русча да кабатлый. Инглизчә дә
сүзләр кыстыра. Аның гарәпчә әйткән сүзләрен дагыстанлы аңлый. Үзара
байтак сөйләшеп алдылар.
Ибраһимга рус акчасы кирәк түгел икән. Ленин башы төшкән, кызыл
унлыкларны берәрне алырга мөмкин. Аның чүп-чарына кем унлык чыгарып
тоттырсын. Доллар алам, ди. Долларга әйберләрне арзанга бирергә вәгъдә итә.
Ләкин Рәфикъларга доллар каян килсен...
* * *
Иртән бер төркем диңгезчеләргә портка чыгарга мөмкин булуын әйттеләр.
Чыгасы килмәгән кеше, Севастопольгә кайткач, Мисыр акчасы урынына чит
илләр белән сәүдә итү банкының чегын алачагын белгерттеләр. Севастопольдәге
«Берёзка» кибетендә юньлерәк әйбер алырмын дип, Рәфикъ шәһәргә чыкмады.
Гомумән, шәһәргә чыгарга ашкынучылар бик юк иде. Кичтән «БЧ – 2» мичманы,
Р Ә Ү Ф Җ А Н З А К И Р О В
147
ике матрос белән ютка ике тартма граната чыгарып куйды. Беренче гранатаны
диңгезгә ул үзе ыргытты, дүрт секундтан соң «Р5Д-1» гранатасы суда шартлады,
су өстенә зур булмаган өермә бәреп чыкты. Тагын егерме минуттан соң юттагы
вахтенный икенчесен ыргытты. Шул рәвешле, вахтенныйлар, алмаш-тилмәш,
төне буе граната шартлатып чыктылар. Ул граната шартлавы палубада әллә ни
тәэсир ясамаса да, кубрикта яңгырап ишетелә, йокыдан уята.
Рәхәтләнделәр инде граната шартлатып... Җамыяк өеп макарон китергәннәр
иде. Макаронына караганда ите күбрәк. Ашыйлар да граната ыргыталар,
ашыйлар да граната ыргыталар. Дежур офицер, килеп, берәрне ыргытып китте.
Әле ераккарак ыргыту буенча ярышып та алдылар.
* * *
Александрия портын калдырып, диңгезгә чыкканда, ком бураны күтәрелде. Вак
ком өермәсе күкне тоташ каплап алды. Җил чүлдән диңгезгә исә. Үзе белән күзгә
күренми торган ком тузаны алып килә. Бу ком күзләргә, авыз-борынга тула. Кием
белән тән арасына кереп кычыттыра. Давыл сәгатькә якын корабка ияреп барды.
Вакыты-вакыты белән кояшны каплый, көн караңгыланып китә. Ком бураны ничек
башланган булса, шулай бетте дә. Менә бер заман судан балыклар чыгып, һавада
оча башладылар. Зур балыклар түгел. Рәфикълар авылы инешендәге такта чабакка
охшаганнар. Вак тәңкәләре кояшта елык-елык килә. Биш-алты метр чамасы һавада
очып баралар да кабат диңгезгә чумалар. Дистәләгән балык берьюлы оча, төрлесе
төрле җирдә. Кайберләре икешәр метрга кадәр күтәрелә. Рәфикъның инештә такта
чабакның судан чыгып черки аулаганын күргәне бар. Монда да шундый хәл ахры.
Ләкин черки диңгезгә кайдан килгән? Давыл куып китергәнме?
Корабтагы бөтен кеше диңгездә балык очканны карарга палубага чыкты. Кораб
белән командир үзе идарә итә икән. Балыкчы буларак, ул да бу күренешне күзәтә.
Корабны акрынайтты. Балыклар кораб янәшәсеннән үк оча башладылар. Берсе
очкан көйгә кораб бортына бәрелә язды, ләкин бәрелмәде, суга чумып өлгерде.
Дөрестән дә, диңгездә черки бар икән. Кайберләре диңгезчеләрнең ялангач
ботларына, беләкләренә куна башладылар. Табигатьтә һәр җан иясе ничек тә булса
яшәргә, җан асрарга маташа. Черкигә дә ризык кирәк, аны аулаган балыкка да.
Кояш баеп, көн караңгылангач, бар да юкка чыкты. Корабның зур тизлек
белән кая барганын командир да бер Ходай гына белә. Шул рәвешчә, тәүлектән
артык йөзгәч, еракта Американың бер авианосецы күренде. Бу – Рәфикъларга
таныш булганы түгел, бүтәне. Урта диңгезгә Америка ярларыннан яңарак кына
килгән. Якынрак килгәч, ни өчен бу корабны эзләп йөзгәннәре билгеле булды.
Александриядән Рәфикълар корабына утырып чыккан ике кеше Америка
авианосецын бертуктаусыз сурәткә төшерә. Очкычларның палубага төшеп
кунганын кинокамера белән язалар. Алар янында КГБшник Хомяков кайнаша.
Ярты көнгә якын авианосец янәшәсендә йөзделәр. Бер алдына чыктылар, бер
артына. Шулкадәр төшерүгә ничек тасмалары җиткәндер. Көн кичкә авышкач,
авианосецтан ерагаеп, көнчыгышка таба йөзделәр. Икенче көнне Крит утравы
янында аларны кечерәк кенә бер кораб көтеп тора иде. Бу корабта корал-фәлән
юк. Диңгезчеләр дә гади киемнән. Бортына «Фәнни тикшеренү корабы» дип
язылган. Одесса пароходчылыгыннан икән.
Күптән су күрмәгән командир катерын диңгезгә төшерделәр. Моторы
байтакка кадәр кабынмыйча маташты. Чых-пых килә дә сүнә. Кай җирендер
актаргач, эшләп китте тагын. Зур-зур тартмаларын күтәреп, теге ике кеше
катерга төшеп утырдылар. Новиков белән Хомяков озата килделәр.
ҖИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ
148
* * *
Яңадан ике мәртәбә ерак йөзүгә барса да, ничектер, беренче мәртәбәсе
Рәфикъ картның хәтерендә ныграк сеңеп калган. Хәтер йомгагын ныклабрак
сүтсәң, соңгылары да берәм-берәм искә төшәр иде дә...
Гибралтар бугазын узып, Атлантик океанга чыкканда, бер алюмин кружка
диңгез суы эчкәнен дә хәтерли. Суны бер ул гына эчмәде. Бар да эчтеләр.
Беренче мәртәбә зур сәяхәткә чыкканда, йоласы шундый...
Ерак йөзүгә китүгә караганда, аннан әйләнеп кайтуы күңеллерәк. Бик тә
тантаналы итеп каршы алалар. Бөтен кеше елмая, кайтучылары да, каршы
алучылары да. Бигрәк тә бала-чага шатлана – ничә айлар күрмәгән әтиләре
кайта, буш кул белән генә түгел – моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән
әйберләр алып кайта. Ярты шәһәргә ишетелерлек итеп музыка уйнап тора.
Флот штабыннан да каршы алырга килгәннәр. Араларында адмирал погоны
такканы да бар. Бу күренешне язып һәм сөйләп кенә аңлатып булмый. Үз
башыңнан уздырырга кирәк.
Менә шундыйрак итеп яшәде Советлар Союзының хәрби диңгез флоты
узган гасырның җитмешенче елларында. Кораблар йөзде. Ерак диңгезләргә,
океаннарга чыктылар. «Ерак йөзгән өчен» дип бирелә торган күкрәк тамгасын
ясап, өлгертеп, өләшеп бетерә алмадылар. Дөрес булса, орден-медальләр
эшләнә торган урында ясыйлар икән. Ул тамга орден-медальләргә тиң иде.
Ә туксанынчы еллар?! Ходай күрсәтмәсен, бүтән кабатланмасын. Чирек
гасыр узгач, тагын булды Рәфикъ карт хезмәт иткән данлыклы Севастополь
каласында. Шәһәр тоныкланган. Күп йортлар сипләү сорый. Машиналар,
автобус-троллейбуслар – һәммәсе дә совет чорыннан калган. Юллар ватылып
бара.
Ә корабларның барысы да бухтада. Зурлары – уртада, кечерәкләре – яр
буенда. Сәгатьләр буе утсыз утыралар икән. Ягарга ягулык юк. Дистә елга якын
яңа буяу күрмәгән бортларында, өс корылмаларында күгәрек тибеп чыккан.
Коралларны каплап торган җәймәләре төсен югалтып, искереп сүсәргән.
Диңгезчеләрнең йөзендә елмаю күренми. Үзләре әлегә ач булмасалар да,
ничек итеп гаиләне асрарга дигән кайгылары бар. Биш-алты ай түләнмәгән
хезмәт хакын, Мәскәүгә барып, капчыклар белән алып кайталар. Җыйналган
әҗәтләрне түләгәннән соң, очын-очка ялгарга чак җитә. Ярты халык эшсез.
Җир читенә барып эшләргә ризалар. Тик эш кенә булсын.
Сирәк-мирәк Украина диңгезчесе киемен кигән хәрбиләрне дә күрде.
Аларның хәле тагын да мөшкелрәк. Хезмәт хаклары Рәсәй диңгезчеләренекенә
караганда өч-дүрт мәртәбә ким. Аны да әле көне-сәгате белән көчен югалта
барган гривнялата түлиләр.
Бик тә, бик тә күңеле төшеп кайтты Рәфикъ картның ул шәһәргә баруыннан.
Яңа Россия үлә барган флотны терелтте. Кораблар йөзә башлады. Аз булса
да яңалары төзелә. Диңгезче йөзәргә тиеш. Чери барган корабта, бухтада
якорьдә утырырга тиеш түгел. Флотка ул диңгез-океаннарда йөзү, ил-җирләр
күрү хыялы белән килә.
Рәфикъ картның инде Кырымга барып, терелә барган флотны күреп кайтасы
килә. Барыр, Алла теләсә! Күпер генә төзелеп бетсен дә, Ходай гомерне генә
бирсен!