Логотип Казан Утлары
Публицистика

Остаз вә мөгаллим (укытучы)

  •  Остаз вә мәктәп җитәкчеләре – сезнең эшегезне юлына куючылар вә сезнең өчен хәсрәт чигүчеләр булып, аларның сезнең өстегездә олы хаклары бардыр.

Шуның өчен аларның кушканнарын җиренә җиткерүдә кимчелек эшләмәгез вә тыйган эшләрендә әвәләнмәгез!

  • Сөйләшкән вакытыгызда алар белән әдәпле сөйләшегез, артык кычкырмагыз, аларны алдап вә бер кешене гайбәт итеп бер дә сөйләмәгез!
  • Аталарыгыз тәннәрегезне тәрбияләп үстергән хәлдә, остазларыгыз җаннарыгызны тәрбия итеп үстерәләр. Бу сәбәпле остазларыгыз – бөек аталарыгыздыр. Сез дә боларны чын күңел белән сөегез, нәсыйхәтләрен тыңлагыз, авыруларның табибларга тапшырылуы кебек, барлык ихтыярыгызны аларга тапшырыгыз, аларның теләкләренә каршы килмәгез!
  • Мөгаллимнәрегезгә түбәнчелекле булыгыз, каршыларында әдәпле утырыгыз, нәсыйхәтләре белән гамәл кылыгыз, саваплы булыр өчен, хезмәтләрен җиренә җиткерегез, аларга ялыныгыз, башка урында ялыну – мөэмин-мөселманга хас булмаган хәлдә, гыйлем өйрәнү тугрысында ялыну – мөэмин-мөселман сыйфатыдыр.
  • Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның сүзләренә җан вә тән белән иярегез. Ләкин аңламаган урыныгыз булса, шул хәленчә калдырып китмичә, бәлки, әдәп вә сабырлык белән: «Әфәндем, бу җирне аңламадым вә бу сүзне белмәдем», – дип кайтарып сорагыз!
  • Мөгаллимнәрегез яки мәктәп җитәкчеләре яныгызга килгәндә, әдәп вә хөрмәт белән каршы алыгыз, әгәр дә берәр төрле сүз сорасалар, сүзегезне үлчәп кенә, яхшы җавап бирегез!
  • Дәресләрне бертөрле тәмамлагач, мәктәптән аерылганыгыздан соң, мөгаллимнәр вә мәктәп җитәкчеләренең вә мәктәпне тәрбия итүчеләрнең хезмәтләрен хәтерегездән чыгармагыз, очраган вакытларында хөрмәт күрсәтүдә кимчелек җибәрмәгез. Һәр намаз соңында алар өчен хәер-догада булыгыз!

Ризаэддин ФӘХРЕДДИНнең «Нәсыйхәт» китабыннан