Кайтсам (шигырьләр)

Кайтсам...
Кайтамын да... китә алмый ятам,
Көннәр, төннәр ятам интегеп;
Бураннары чыкса – бишмәтем юк,
Яңгырлары яуса – итегем.
Мин гел шулай: кайтсам – китмәс өчен
Бер-бер хәйлә табам, алдашам;
(Йөрәгемдә – утлар, мин су эчәм
Атлар белән агач ялгаштан.)
«Акыллылар» әйтәдер дә (бәлкем?) –
Йөри шунда тик эт сугарып;
Этем түгел, атым сугарулы, –
Кайту белән ташлыйм тугарып.
Тугарылып ташлыйм кайту белән, –
Камыт суккан төшләр ял алсын!
Тик син генә, Ыгым, мәңге тынмас
Яраларны җөйли аласың.

Суың җылы синең, тының җылы –
Синдә генә басам сусынны.
Атлар ялгашыннан сулар эчәм –
Җирсү, сусау әллә шушымы?!
Җиккән атлар тора өй каршымда,
Син сорама: «Тагын кай таба?»
Кайтмам диеп китәмен дә,
Мөслим, Әфсеннәрең тартып кайтара.

Арышлар шаулый
Бертуктамый шаулый арышлар
Мин үтәсе юллар өстендә;
Басу юлы – тузанлы юллар –
Балачактан калган танышлар.
Бертуктамый шаулый арышлар.
Арышларны сыйпап искән җил! –
Мине тагын сөендер әле.
Йөгереп-уйнап чапкан көннәрдән,
Бар, тиз генә хәбәр алып кил,
Арышларны сыйпап искән җил!
Алар ерак калдылар микән?
Беренче кат күрешкән көннәр,
Йөрәкләрне учларга куеп,
Аерылмаска ант иткән төннәр, –
Алар ерак калдылар микән?
Аны эзләп таңнар аттырдым,
Күрмәмме дип юллар өстендә...
Сары чәчле шаян малайны,
Әйтче, арыш, кая качырдың?
Аны эзләп таңнар аттырдым.
Бертуктамый шаулый арышлар –
Балачактан калган танышлар.
Арышларның башак шавында
Минем җаннан күчкән сагыш бар.
Шаулыйлар да шаулый арышлар.

Качак

Елады татар агае,
Маңгаен бәрә-бәрә:
– Җилкәнем җилләр җыялмый,
Теленгән парә-парә.
Таушалдым, энем, күкрәгем,
Мөгаен, челтәр генә.
«Кемең бар?» дисең.
Этем бар –
Кыскасы, читләр генә.
Читләрдә йөрдем, Зимагур...
Менә кыш җитте, энем.
Мәйтәмен, кайтып егылыйм, –
Бу минем соңгы көнем.
Менә мин хәзер, – аңла син, –
Туган җиремдә качак.
«Сытык» диярсең. Ашыкма, –
Үләсе килә кайчак.
Тормыш ул – диңгез, диләрме,
Йөзеп кара җилкәнсез.
Ирләр ул, туган, торалмый
Баш куярлык җилкәсез.
Өйләндем мин дә Кузбассның
Бердәнбер чибәренә...
Юк, җитәме соң, энем,
Безнең як чирәменә, –
Анда бит, – кая карасаң, –
Тузан да күмер генә.
...Чирәмгә ятып елыйммы? –
Үтте шул гомер генә.
Нужа кумаса, авылдан
Мин кубар идеммени?
Торган җир оҗмах булса да,
Ул туган илеңмени?
Елады агай, маңгаен
Өстәлгә бәрә-бәрә.
Кайткан ул...
Җилкәнсез көймә
Ярларга бәргәләнә.

Төнге сулар
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Көзге сулар шундый ямансулар, –
Таллар боек, түбән иелгәннәр,
Инде сап-сарыдан киенгәннәр.
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Сулар өсте тулы яфрак ага,
Яфракларны дулкын ярга кага;
Ярда кала читкә кагылганнар,
Бер кояшка гына табынганнар.
Сулар өсте тулып яфрак ага.
Айның сузылып төшкән ак җепләрен
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары;
Кеше дә бит җирдә яфрак кына, –
Һәр суның бар яшерен упкыннары.
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары.
Төнге сулар ага, төнге сулар...
Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар, –
Күкрәк елгасыннан аккан еллар
Кайтмас, кайтмас... Тынгы бирми шулар.
Төнге сулар ага, төнге сулар...

Көз – моңлы күз
Көзнең күзендә үк уйчан моң бар,
Яшерен сабырлык бар җанында;
Күпреп, кайнап торган хисләр түгел,
Айныган бал инде җанында.
Кошлар булып кошлар сүлпәнрәк,
Сулар агышы да тынырак;
Көзнең дәрте тирәндәрәк ята,
Хәтер кайтавазы – тын, ерак!..
Күк сүрүе тоныграк хәтта, –
Челтер-челтер тутлар ябына;
– Тор-рыйк!.. Тор-рыйк!..
Ялгыз торна сөрән салып үтте
Баш өстемнән Казан ягына.
«Торыгыз, тор!..» – дияр идем,
Юк шул! –
Торна бик еракта.
Ничек иштелсен?!
(Ялгыз кибән тора кыр түрендә,
Күктән төшкән торна шикелле.)
Көзнең йөзендә үк бер сагыш бар,
Кая күз текәмә – сарылык;
Пәрәвезләр ага су өстеннән,
Таллар муенына сарылып.

Реклама