Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бердәм милләт мәңге яшәр!


Август аенда Казанда дөньяның 40 иленнән милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына җыелачак. Без шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Хөрмәтле Ринат әфәнде! Быел Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 25 ел тула. Ул үзенең август аенда узачак VI съездына әзерләнә. Шушы уңайдан Конгрессның оешу сәбәпләре һәм аның тарихы турында кыскача сөйләп китсәгез иде.

– Әйе, Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык юбилее хикмәтле рәвештә 1917 ел вакыйгаларының 100 еллыгына туры килә. Мин монда бик зур символик мәгънә күрәм. Революция чорында халкыбыз көчле милли күтәрелеш кичерә. 25 ел элек тә шулай булды, иреккә сусаган халык урамнарга чыкты, мәйданнарны тутырды. Моның сәбәпләре бик тә аңлаешлы, татар кешесе ул азатлык җилләренә гаять сизгер, илдә барган демократик үзгәрешләрне нечкә тоемлый.

Узып киткән XX гасыр татар халкы өчен гаять мөһим чор булды. Нәкъ шушы чор башында, XIX йөздән яңа гасырга күчкәндә, татар халкы заманча милләт булып формалаша һәм көчле мәдәни күтәрелеш кичерә. Татар тормышына, язгы ташкын кебек, яңа күренешләр бәреп керә: яңа әдәбият, милли матбугат, профессиональ театр һәм музыка сәнгатьләре; милли мәгариф системасында җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килә. Милләт мәйданында яшь, көчле әдипләр пәйда була: Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Габдрәшит Ибраһимов һәм башка бик күпләр. Илнең катлаулы шартларында татар үзен иҗтимагый-сәяси тормышта да сынатмый. Әйтик, Бөтенрусия мөселманнарының I съезды 1905 елның 15 августында бик маҗаралы рәвештә уза. Аның делегатлары Мәкәрҗә ярминкәсе вакытында, саклану чарасы буларак, «Густав Струве» пароходына төялеп, Идел буйлап сәяхәткә чыгып китәләр һәм шунда милләт язмышы турында җитди сөйләшүләр алып баралар. Соңыннан татар халкы вәкилләре, Русия Дәүләт Думасына сайланып, үзләрен әзерлекле сәясәтчеләр итеп күрсәтәләр. Ә Садри Максуди илнең парламентында хәтта мөселман фракциясен дә җитәкли.

Менә шулай, туктаусыз хәрәкәттә булган халкыбыз 1917 елга килеп керә. Февраль инкыйлабыннан соң, ул елның язында Казан урамнарында «Без бу азатлыкны 300 ел көттек» дигән шигарь астында туктаусыз татар митинглары уза. Нәкъ шул елда татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән өч гомумрусия мөселман съезды уздырыла. Ә 1917 елның җәендә Казан шәһәрендә Эчке Русия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә. Моны, һичшиксез, татар дәүләтчелеген торгызуга тәүге адым дип карарга кирәк. Ул чорда сәяси мәйданга татарның бик көчле сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чыга: Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Ильяс Алкин, Галимҗан Шәрәф, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин, Мирсәет Солтангалиев һ.б. Һичшиксез, татар халкының шушындый көчле хәрәкәте, милли дәүләт корырга омтылышы яшь совет хөкүмәтен 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын булдыру турында карар чыгарырга мәҗбүр итә. Бу мөһим вакыйганың 100 еллыгын Татарстан зурлап билгеләп үтәргә җыена, моның өчен махсус хөкүмәт комиссиясе дә төзелде инде.

Әйе, совет чоры татар халкы тормышына зур үзгәрешләр китерә, әйтик, милли мәгариф дөньяви нигезгә баса, диннән читләшә. Илдә барган индустриализация шаукымы татарларны шәһәрләргә күпләп күчәргә мәҗбүр итә. Совет хакимияте бик күпләргә югары белем алу мөмкинлеге бирә. Милли әдәбият һәм мәдәният яңа совет идеологиясе нигезенә күчерелә, әмма миллилек сыйфатларын җуймый. Татар мәдәниятендә яңа жанрлар барлыкка килә: опера, балет сәнгатьләре, симфоник һәм камера музыкалары. Милли матбугат татар телендәге радио һәм телевидение тапшырулары белән тулыландырыла. Болар, һичшиксез, милләт үсешен тасвирлый. Әмма, минемчә, совет чорының тискәре күренешләре турында әйтмәсәк, дөрес булмас. Сталин репрессияләре аркасында меңләгән зыялыларыбыз, дин әһелләре, авылның тырыш кешеләре корбан ителә. Татар телен ике тапкыр әлифба алыштырырга мәҗбүр итәләр, ә моның максаты билгеле: халыкны бай милли мирастан читләштерү, ассимиляция юлына кертеп җибәрү. Шунысын да әйтергә кирәк: совет автономиясе кысалары милләт үсешен шактый чикләде. Моны татар җәмәгатьчелеге һәрвакыт әйтеп килде. Чикләүләрнең иң авыры татар халкының бердәм милли тормышын тыю булды. Совет чорында татар тормышы ТАССР кысаларына кертеп бикләнгән иде, ә бу инде илдә яшәүче миллионлаган татарны һич тә канәгатьләндерә алмады.

Шуңа да, илдә демократик үзгәрешләр башлангач, татар кул кушырып утырмады, янә милли хәрәкәткә күтәрелде, аның төп таләбе Татарстанны союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү иде. Нәтиҗәдә, 1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. Шул көннән татар халкының яңа дәүләтчелеге башланды дисәк, ялгыш булмас.

Кайвакыт, «Нәрсә бирде соң безгә Суверенитет декларациясе?» дигән сорау ишетергә туры килә. Минем ул сорауга җавабым бер: Татарстанның мөстәкыйльлеге халкыбызга горурлык хисен, үз-үзеңне ихтирам итү тойгысын кайтарды. Чыннан да, шушы чорда татар кешесе җилкәсен турайтты, башын горур тотып йөри башлады, аның әлегә хәтле басылып килгән көче, егәре ачылды.

Әгәр бүген Татарстан Республикасы илебезнең иң алдынгы төбәкләренең берсе икән, бу бит күктән төшмәгән, бу – халкыбызның тырышлыгы, канатланып эшләү нәтиҗәсе. Психология күзлегеннән караганда, кешенең күңеле ул бик нечкә нәрсә. Төшенке күңел белән яшәп аска гына тәгәрәп була, ә күтәренке рух, канатлы хыял кешеләрне күкләргә күтәрә, зур уңышларга ирештерә.

Бүгенге Татарстанны 25 ел элекке халәте белән чагыштырып та булмый. Кешенең табигате шундый ки: ул яхшыга тиз күнегә, тормыш гел шулай барган дип уйлый башлый. Казан уртасында таралып утырган хәрабәләрне, халык кысылып төялгән шәһәр транспортын, интегеп Кама аркылы паромда йөргәннәрне, авылларның юлсыз, газсыз интеккәнен яхшы хәтерлим мин. Ә бүген Казанны да, җөмһүриятебезнең шәһәр-авылларын да танырлык түгел инде. Меңләгән гаилә иске-җимерек торактан яңа җайлы фатирларга күченде. Казан халкы җилдереп метрода йөри. Авылларыбызга юллар, газ, су керде. Болар авыл кешесенең тормышын, яшәү рәвешен тамырдан үзгәртте. Кама, Идел, Казансу, Нократ елгалары аша салынган яңа күперләр ерак араларны якынайтты. Бу үзгәрешләр Татарстанның икътисади үсешенә дә көчле этәргеч булды.

Шулай итеп, еллар үткәч, Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациянең республикага нинди мөмкинлекләр ачканын бик яхшы күрәбез. Без ул кыю адымның нинди нәтиҗәләргә китергәнен әле бер яктан гына ачып бирдек. Икенче ягы исә халкыбыз өчен тагын да мөһимрәк. Татарстанның яңа дәүләтчелеге милли хәрәкәтне дә яңа баскычка күтәрде. 1992 елның җәендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең фәрманы белән Казанда Бөтендөнья татар конгрессының I съезды җыелды. Халкыбыз бу чараны үзенең олуг вакыйгасы һәм чын бәйрәме сыйфатында кабул итте. Ул корылтайның күтәренке рухы күпләрнең күңелендә әле дә саклана. Конгресс Башкарма комитетының беренче рәисе итеп күренекле галим, тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров сайланды һәм ул аны 10 ел дәвамында җитәкләп килде.

Инде хәзер, Бөтендөнья татар конгрессының 25 ел дәверендә үткән юлын күзалласак, күңелдә горурлык хисе туа. Уйлап карагыз, безнең халыкара оешмабыз бүген Русиянең 70 төбәгендәге һәм дөньяның 40 илендәге 500гә якын татар җәмгыятен берләштерә. Алар тырышлыгы белән һәр җирдә татар тормышы кайнап тора һәм милләттәшләребезнең Татарстан белән багланышлары елдан-ел ныгый, үсә. Ә бу инде дөньяга сибелгән 7,5 миллионлы татар халкының уртак милли тормышы бар дигән сүз.

– Бүген татар дөньясы һәм милли оешмалар алдында нинди бурычлар тора, нинди максатлар куела?

– Максатыбыз бер – татар милләтен саклау һәм яшәтү, аның мәгарифен-мәдәниятен үстерү. Милләт тормышында торгынлык булырга тиеш түгел, ата-бабаларыбыз, өлкән буын безгә бай рухи һәм мәдәни мирас калдырган, безнең алардан чигенергә һич хакыбыз юк.

Әмма иске казанышлар, элеккеге уңышлар белән генә яшәп булмый, безгә киләчәк турында да уйланырга кирәк, ә монда борчылырлык нәрсәләр бар. Бүген милли мәгариф һәм мәдәният өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе алдыбызга бөтен кискенлеге белән килеп басты. Әгәр татар үзенең мәгарифе-мәдәнияте турында үзе кайгыртмаса, башкалар аларны һич кайгыртмас. Әйтик, әлегә кадәр безнең татар әдәбияты талантларга беркайчан кытлык кичермәде, яңадан-яңа әдипләр, сүз осталары халкыбызның күңеленә ятышлы әсәрләр иҗат итеп килде. Һичшиксез, без моның өчен милли мәгарифкә, фидакарь укытучыларыбызга рәхмәт әйтергә тиеш. Туган телдә укыган Муса Җәлил, Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин һәм бик күп башкалар әдәбият мәйданына чыгып каләм тибрәтте. Кызганыч ки, бүген бу инеш саегып бара, чөнки милли мәгариф системабыз шактый авырлыклар кичерә, моны танырга кирәк. Ә бит бу кыенлыклар әдәбият өлкәсенә генә кагылмый, әлеге проблемалар театр, музыка, эстрада сәнгатьләрен дә уратып узмый. Әгәр без милли кадрлар, артистлар, режиссёрлар, дирижёрлар, композиторлар, башкаручылар әзерләүгә игътибарны арттырмасак, мәдәният дәрьясы да саегачак. Уйлап карагыз, 20-30 ел элек безнең симфония, опера, балет өлкәсендә иҗат итүче композиторларыбыз ике дистәгә якын булса, бүген аларның саны 4-5 исем белән генә чикләнә. Заманында татар музыкасын үстерү нияте белән оештырылган Татарстан Дәүләт симфоник оркестры да бүген милли әсәрләрдән читләште.

Кызганыч, кайбер кешеләр милли мәдәниятне фольклор дәрәҗәсендә генә күрә. Дөрес, анысы да кирәк, әмма югары мәдәниятең булмый икән, димәк, заманча милләт булуың да шик астына куела. Республикада музыкаль театр булмавы да сәнгатебез үсешенә кире йогынты ясый. Безнең Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры бинасы ел әйләнәсендә күп вакыт буш тора, чөнки аның труппасы яртышар ел чит илләрдә гастрольдә йөри. Нигә шул вакытта сәхнәгә татар музыкаль спектакльләрен чыгармаска? Ә хәзергә безнең яшь талантлы артист-җырчыларыбыз мондый спектакльләрне консерваториянең укыту студиясендә генә куярга мәҗбүр. Мондый ярым үзешчән спектакльләргә дә халык бик теләп йөри, әмма алары да бик сирәк куела. Кыскасы, без милли мәдәниятебезне бар көчебез белән сакларга һәм үстерергә тиеш.

– Конгрессның милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге турында әйтеп китсәгез иде.

– Мөстәкыйльлек юлына басу барлык тармакларда республика үсешенә киң мөмкинлекләр ачты. Мәгариф өлкәсендә бу аеруча нык сизелде. Шул ук 90нчы елларда Казанда, Чаллыда, җөмһүриятебезнең башка шәһәрләре һәм район үзәкләрендә дистәләгән татар гимназияләре, татар-төрек лицейлары ачылды, халык бик теләп ул мәктәпләргә балаларын укырга бирә башлады. Моны аңлап була, чөнки татар мәктәпләре үзләренең тәртибе, җылы мөнәсәбәтләре, тәрбияви уңышлары белән һәрвакыт аерылып торалар. Минемчә, бу халкыбызның иң матур сыйфатларыннан, бала сөючәнлегеннән килә.Ул гына да түгел, 90нчы елларда Татарстанның югары уку йортлары да татар теленә йөз белән борылды. Казан дәүләт университетында татар факультеты ачылды, башкалабызда Татар гуманитар институты эшли башлады, бай тарихы булган Казан педагогика институты Татар гуманитар-педагогика университеты итеп үзгәртелде, башка югары уку йортларында да төрле белгечлекләр буенча татарча уку төркемнәре булдырылды. Ул елларда татар җәмәгатьчелеге дә читтә тормады, төрле үзешчән мәгариф оешмалары һәр мәктәп эшчәнлеген контрольдә тотты.

Кызганыч, тора-бара милли мәгарифкә мөнәсәбәт үзгәрде. Бигрәк тә бу Дәүләт Думасы тарафыннан 309нчы номерлы Закон кабул ителгәч, нык сизелә башлады. Ул канун мәгарифнең федераль стандартларыннан милли компонентны төшереп калдырды. Укыту стандартларында милли компонент булмагач, төбәкләрдә туган тел дәресләре кимеде, күп җирләрдә аны факультатив (димәк, теләгән кешеләргә генә) рәвештә генә укыта башладылар. Шуның өстенә, күп төбәкләрдә «оптимизация» дигән сылтау белән татар мәктәпләрен яптылар яисә урыс теленә күчерделәр. Мәктәпләргә Бердәм дәүләт имтиханын кертү дә милли мәгарифкә зур зыян салды, чөнки аны туган телдә тапшыру тыелды.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында мәгариф комиссиясе эшләп килә, җәмәгатьчелек вәкилләре татар мәктәпләре эшчәнлеген даими рәвештә тикшереп тора. Мин үзем дә, Конгресс җитәкчесе буларак та, Татарстан Югары Советы депутаты буларак та, кая гына барсам да, андагы татар мәктәпләрен карап чыгарга тырышам.Танырга кирәк, аларның төрлесе бар, бик яхшы эшли торганнары да, күз буяуга корылганнары да. Әле күптән түгел миңа Арча районының Шушмабаш урта мәктәбендә булырга туры килде. Менә бу инде чын милли уку йорты! Анда бөтен фәннәр фәкать татар телендә генә укытыла, балаларның, өлкән сыйныф укучыларының күзләре янып тора. Алар белән аралашу чын күңел бәйрәме булды, шулхәтле белемле, тапкыр, тәрбияле матур балалар, күз генә тимәсен! Барлык мәктәпләребез дә шундый булсын дип җан атарга кирәк безгә хәзер!

Тагын бер нәрсә турында аерып әйтәсем килә. Узган елларда республиканың мәгариф җитәкчеләре еш алышынып торды, бу һич тә файдага булмады. Кызганыч ки, мәгариф өлкәсенә күз буяу ысуллары үтеп керде, ә болар тәрбия эшенә бик зур зыян китерә. Ниһаять, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгын Энгель Фәттахов җитәкләде һәм ул җиң сызганып эшкә кереште. Бүген мәгариф өлкәсендә күзгә күренерлек уңай үзгәрешләр бар. Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә эшли торган татар теле укытучыларының корылтайларын даими уздыра башлады, татар теленнән халыкара олимпиадалар үткәрелә, анда меңләгән укучы катнаша (хәтта чит илләрдән дә), шулай ук Интернетта «Ана теле» дип аталган дистанцион онлайн мәктәбе эшләп килә һәм бу мәктәптә берьюлы 10 мең кеше татар телен өйрәнә.

Әмма борчыган әйберләр дә юк түгел. Минемчә, Казанда эшләп килгән махсус педагогика югары уку йортын федераль университетка кушу зур хата булды. Федераль университетны тәмамлаучылар мәктәпкә эшкә бармый, аларның карашлары һәм максатлары башка. Ә бүген республика мәктәпләрендә, бигрәк тә татарлар күпләп яшәгән Русия төбәкләрендә, укытучы кадрларга кытлык үзен нык сиздерә. Шул сәбәпле, минем фикеремчә, Казанда ашыгыч рәвештә педагогика югары уку йортын яңадан торгызырга кирәк.

Татар мәгарифе ул бит әле милли кадрлар, әдәбият-мәдәният әһелләрен әзерләү генә түгел, ә, беренче чиратта, шушы бай мәдәниятне кулланучы укучыларны, тама­шачыларны тәрбияләү дә. Әгәр безнең йөзләгән язучыларыбыз, шагыйрьләребез бар икән, аларның бит укучылары да булырга тиеш. Милли театрларыбыз, сәгатькәрләребез иҗат иткән спектакльләр, концерт-тамашаларны караучы булмаса, бу бит инде һич акларлык нәрсә түгел. Тамашачыларны тәрбияләү дә милли мәгариф эше.

– Бөтендөнья татар конгрессының эш ысуллары, аларның үзенчәлекләре турында әйтеп китсәгез иде.

– Без күптән инде үзебезнең эшчәнлектә халкыбызның төрле катламнары белән хезмәттәшлекне төп ысул итеп алдык. Әйтик, бүген Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында хатын-кызлар, яшьләр, дин әһелләре, укытучылар, авыл эшмәкәрләре, галимнәр, төбәк тарихчылары хәрәкәтләре эшләп килә, аларның илкүләм оешмалары да бар. «Ак калфак» халыкара татар хатын-кызлары оешмасы үзенең форумнарын ел саен уздыра, анда татар гаиләсе, хатын-кызларның җәмгыятьтә тоткан урыны, милли традицияләр, гореф-гадәтләр, хәтта татарның аш-су осталыгы турында да җитди сөйләшүләр бара. Әйе, татар гаиләсенә дә бүген ярдәм кирәк, миллилек бит ул, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Демография мәсьәләсе дә кискенләште. Хатын-кызларыбыз укымышлы-белемле, бүген аларның җәмгыятьтә тоткан урыннары бик тә мөһим. Мәгарифтә, сәламәтлек саклауда эшләүчеләрнең күпчелек өлеше нәкъ менә хатын-кызлар. Шуңа күрә алар өйдә бала карап кына утыра алмый. Әмма һәр татар гаиләсендә ким дигәндә өч бала тәрбияләнсә, без татар халкының демографик хәлен нык яхшырта алыр идек.

Тагын бер үзенчәлекле күренеш турында әйтәсем килә. Татар халкының гасырлардан килгән аш-су традицияләре бар, алар милли мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше дип әйтсәм, ялгыш булмас. Менә шуларны истә тотып, күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы, төрле төбәкләрдән милләт кызларын җыеп, Әтнә районында һәм Казанда татар ризыкларын пешерү буенча «мастер-класс» дип аталган кулинария сабакларын уздырды. 100дән артык кеше татарның аш-су әзерләү серләрен өйрәнде. Мондый эшнең нәтиҗәсе булмый калмас, әлбәттә.

Конгресс яшьләр хәрәкәте белән дә тыгыз багланышта тора. Безнең Башкарма комитетта махсус яшьләр бүлеге эшләп килә, аның җитәкчесе Тәбрис Яруллин шул ук вакытта Бөтендөнья татар яшьләре форумы дип аталган халыкара оешманың да рәисе. Ике елга бер Казанда зур күләмле Татар яшьләре форумы җыела, былтыр аның җиденчесендә 750 кеше катнашты. Бу эш безнең 2004 елда башланды, һәм, әйтергә кирәк, һәр чираттагы җыенга берсеннән-берсе әзерлекле милләт егетләре һәм кызлары килә. Мин яшьләребезнең шулхәтле милли җанлы булуларын күреп сокланам. Ул форумнарда яшьләр төрле секцияләргә бүленеп эшли, анда милли һәм тарихи үзаң тәрбияләү турында да, татарның төрле төбәкләрдәге тарихи ядкарьләре турында да, заманча технологияләр турында да җитди сөйләшүләр һәм бәхәсләр бара. Татар яшьләре Татарстан белән, аның тарихи урыннары белән таныша. Яшьләребез өметле, аларны милләт язмышы борчый икән, бу – табигый күренеш.

Сер түгел, безнең максатыбыз – төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен бер-берсе белән таныштыру, дуслаштыру, аларны уртак проектлар белән мавыктыру. Яшьлек бит әле ул – хисләр, тойгылар кайнап ташып торган чор, гаилә кору нияте белән яшәү. Шулай татар яшьләре форумнарында танышып гаилә корган егетләр һәм кызлар бар. Монысы безнең өчен аеруча куанычлы, бу яшьләр бит милләтебезнең киләчәге. Татар гаиләләре арткан саен, милләтебезнең киләчәге дә өметлерәк.

Яшьләр турында сүз чыккач, тагын бер уртак эшебезне аерып әйтәсем килә. Менә инде ничәмә еллар Татарстанда читтә яшәүче милләттәшләрне республика югары уку йортларына максатлы урыннарга җәлеп итү оештырыла. Шушы проект нигезендә һәр елны читтәге яшь милләттәшләр Татарстан югары уку йортларына кабул ителә. Алар төрле белгечлекләр буенча укый, без бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты, татар тарихы буенча белем алуны хуплыйбыз. Нинди генә белгечлек буенча укысалар да, алар биш ел дәвамында туган телне һәм милли мәдәниятне үзләштерә ала, монысы да бик мөһим.

Бу нисбәттән соңгы 10 елда Кытайда яшәүче татар балаларының Казанда югары белем алулары турында да әйтеп китү урынлы булыр. Бүгенге көндә 70 кеше Казанда укый, ә 10 елда аларның саны 120 гә җитте. Укып чыкканнарның кайберләре Татарстан белән Кытай арасындагы икътисади багланышларны булдыру эше белән шөгыльләнә, икенчеләре үзләре яшәгән шәһәрләрдә хезмәт куя, татар милли оешмаларына ярдәм итә. Бөтендөнья татар конгрессы әлеге проектны тормышка ашыруда актив катнаша, Татарстан хөкүмәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә эшли.

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше – ул дин әһелләре белән тыгыз хезмәттәшлек. Танырга кирәк, бүгенге катлаулы дөньяда милләтебезнең иң ышанычлы терәге булып Ислам дине тора, шигем юк, ул киләчәктә дә шулай булачак. Халкыбызның иң асыл сыйфатлары динебез аша тәрбияләнгән. Шуңа да Конгресс инде дистә еллар дини оешмалар белән уртак эшчәнлек кора. Һәр елны меңләгән дин әһелләренең Казанга җыелуы, аларның Болгар җыеннарында катнашулары милләтебезнең матур традициясенә әверелеп бара. Болар, бер яктан, дин әһелләренең бердәмлеген булдыруга хезмәт итсә, икенче яктан, аларның милли тормышта катнашуына ярдәм. Шушы нисбәттән Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Диния нәзарәте һәм Русия ислам университеты белән даими рәвештә хезмәттәшлек итә. Бу хезмәттәшлек күркәм нәтиҗәләргә дә китерә. Күптән түгел Татарстан Диния нәзарәте үзенең киңәйтелгән пленумында республика мәчетләрендә җомга вәгазьләрен фәкать татар телендә уку таләбен кабул итте. Бу, һичшиксез, дин өлкәсендә туган телебезне саклау буенча җитди бер адым.

Халкыбыз алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе – ул татар авылларын саклау һәм яшәтү. Милләтебезнең чишмә башы – татар авылы. Анда милли мохит, туган телебез, динебез, халкыбызның гасырлардан килгән гореф-гадәтләре, традицияләре сакланган. Әмма бүген авыл тормышына кагылышлы борчулы мәсьәләләр дә байтак. Авыл картая, яшьләр шәһәргә күчү ягын карый, илдәге икътисади үзгәрешләр авыл хуҗалыгын яңа базар шартларына яраклашырга мәҗбүр итә. Ә бу һич тә җиңел эш түгел. Әмма илдә бик тә шәп хәлдәге татар авыллары бар, аларның даны бөтен Рәсәйгә тарала. Без шундый авылларны барлап, алар белән тыгыз элемтә урнаштырдык. Баксаң, ул авылларның уңышларында бер сер бар икән – күпчелек халык анда эшмәкәрлек кәсебен үзләштергән: кемдер теплицаларда яшелчә үстерә; кемдер мал асрый, ит-сөт җитештерә; кемдер шушы продукцияне эшкәртеп, кулланучыларга озата; кемдер сату эше белән шөгыльләнә. Шулай итеп, бу авыллар базар шартларына яраклашкан, табыш ала башлаган. Конгресс бу тәҗрибәне өйрәнеп, аны бөтен татар авылларына таратырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Шушы максаттан без 2012 елның язында I Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырдык. Ул шул хәтле уңышлы үтте ки, төрле төбәкләрдән һәм республика районнарыннан килгән эшмәкәрләр авылларына рухланып, канатланып кайтып киттеләр. Бу эштә безгә Татарстан хөкүмәте дә бик зур ярдәм күрсәтә. Әлеге зур проект бик үзенчәлекле башланып китте. 2010 елның җәендә Конгресс тырышлыгы белән Самара өлкәсенең Гали авылында I Бөтенрусия авыл Сабан туе уздырылды. Ул бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуков, Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков килделәр. Алар Гали авылы тормышы белән якыннан танышты.

Гали авылының уңышларын күргәч, Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгына «Республика районнарында 1000 гаилә фермасын булдырырга» дигән күрсәтмә бирде. Бу проект инде тормышка ашырылды да.

Быел без VI Бөтенрусия авыл эшмәкәрләре җыенын уздырдык. Бу – иң уңышлы проектларыбызның берсе, авыл эшмәкәрләре әлеге чарада бик теләп катнаша.Уңышлы татар авыллары тәҗрибәсе шуны күрсәтә: бүгенге авыл эшмәкәрлеккә таянып кына яши ала. Әйтергә кирәк, андый татар авыллары саны Рәсәй җирлегендә аз түгел. Шунысы кызык: аларда тагын бер закончалык күзгә чалына: уңышлы авылларда дин көчле, халык күпсанлы мәчетләр тота, балалар гаиләдә тиешле әхлак тәрбиясе ала, эш сөючән булып үсә.

Гомумән, эш сөючәнлек – ул халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе, татар кешесе гомер-гомергә үз көнен үзе күргән. Мөмкинлекләр чыккан саен, халкыбызда эшмәкәрләр катламы барлыкка килгән, алар тырышлыгы белән милли капитал тупланган һәм ул милләт үсешенә хезмәт иткән. Атаклы татар сәүдәгәрләре Хөсәеновлар, Рәмиевләр, Кәримовлар, Акчуриннар, Яушевлар һәм башкалар үз хисапларына мәчет-мәдрәсәләр, нәшрият-басмаханәләр тотканнар. Меңләгән китап, газета-журнал чыгарганнар. Шулай итеп, алар ярдәме белән татар халкы хаклы рәвештә Русия илендә иң укымышлы, мәдәниятле халык дигән абруй казанган.

Аяныч ки, совет чоры халкыбызның эшмәкәрләр катламын юкка чыгара, шуның белән милли үсешкә зур зыян сала. Әмма илдә икътисади үзгәрешләр башлангач, базар шартларында, татар халкының эшмәкәрләр катламы яңадан үсеп чыкты. Бүген татар эшмәкәрләре милли тормышка нык ярдәм итә. Аларның матди булышлыгы белән Сабантуйлар, сәнгать фестивальләре, иҗади бәйгеләр уздырыла, туган телне өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли, мәчетләр салына, төрле басмалар нәшер ителә.

Халкыбыз тарихы бай, тирән тамырлы. Ата-бабаларыбыз шанлы дәүләтләр тоткан, дөнья тарихына, цивилизацияләр үсешенә лаеклы өлеш керткән. Татарстан дәүләтчелеге үсеше белән бәйле үзгәрешләр тарихыбызны өйрәнү өлкәсендә дә яңа мөмкинлекләр ачты. Татарстан Фәннәр академиясе каршында эшләп килүче Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты «Татар тарихы» дип аталган 7 томлы фундаменталь хезмәт бастырып чыгарды. Бу хезмәтне башкаруда бик күп Татарстан, Русия һәм чит ил галимнәре катнашты. Ул хезмәт киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде.

Әмма бу татар тарихы өлкәсендә барган эзләнүләрнең бер өлеше генә әле. Бүген меңләгән милләттәшләребез үзләре яшәгән төбәкләр, авыллар тарихын мавыгып өйрәнә, нәсел шәҗәрәләре өлкәсендә тирән эзләнүләр алып бара. Моның нәтиҗәсе буларак, татар авыллары һәм төбәкләре тарихына багышланган меңнән артык хезмәт басылып чыкты. Шулай итеп, соңгы елларда татар төбәк тарихчылары хәрәкәте барлыкка килде. Алар инде үзләренең III җыенын уздырды (бер тапкыр – Уфада, ике тапкыр – Казанда). Соңгысында төбәк тарихчылары илкүләм оешмаларын кордылар һәм шушы темага багышланган махсус журнал чыгарырга карар кылдылар.

Шунысын да әйтергә кирәк: Рәсәй киңлекләрендә татар тарихы белән бәйле ядкарьләр байтак. Аларның иң танылганнары: Алтын Урда дәүләтенең борынгы башкаласы Үкәк (хәзер Саратов өлкәсендә) һәм Себер ханлыгының башкаласы Искер, анысы Төмән өлкәсе аша уза торган Иртыш елгасы буенда. Бүген татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән әлеге тарихи урыннарда археологик эзләнүләр бара, алар тарихына багышланган фәнни конференцияләр уздырыла.

Төбәк тарихчылары хәрәкәте Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килә. Конгресс бу хәрәкәткә аеруча игътибар бирә, чөнки тарихны өйрәнү ул милли үзаңны булдыруда иң мөһим урынны алып тора.

– Ринат әфәнде, Бөтендөнья татар конгрессының халыкара эшчәнлеге турында да әйтеп китсәгез иде. Татар диаспорасы нинди хәлдә?
– Әйе, татар дөньясы ул Татарстан һәм Русия дәүләте белән генә чикләнми, безнең 2 миллион чамасы милләттәшебез дөньяның төрле илләрендә яшәп ята. Татар кешесе кайсы илдә генә яшәмәсен, ул тырышып эшли, күркәм сыйфатлар үрнәге булып тора, шуның белән абруй казана. Шул ук Финляндия татарларын гына алыйк, аларның үз илләрендә дәрәҗәләре бик югары. Берничә ел элек ул вакыттагы Финляндия Президенты Тарья Халлонен: «Без татарларыбыз белән горурланабыз», – дип әйтте. Гомумән, Финляндиянең һәр яңа сайланган Президенты андагы «Исламия» татар җәмгыяте белән танышуны үзенең бурычы итеп күрә. Җәмгыятьнең биш катлы бинасы Хельсинки уртасында урнашкан, анда мәчет бүлмәләре дә, тамаша залы да, уку класслары да, аш-су пешерү җайланмалары да – барысы да бар. Биредә төрле мәдәни чаралар, дини бәйрәмнәр, милләт әһелләре белән очрашулар уза. Ул гына да түгел, алар ел саен милләт балалары өчен табигать кочагында җәйге лагерьлар уздыра, анда башка илләрдән дә татар балалары килә. Финляндия татарларының үзешчән сәнгать осталары да, спорт командалары да бар, алар төрле ярышларда катнашып, җиңүләргә ирешә. Мәгълүм ки, Финляндия – Европа Берлеге әгъзасы. Шушы мөмкинлектән файдаланып, Финляндия татарлары туган телебезне Европа Берлеге милли азчылыклары телләре исемлегенә кертүгә ирештеләр. Бу – зур уңыш, чөнки Европа Берлеге милли азчылыкларның телләрен, мәдәниятләрен саклауга зур әһәмият бирә. Моның өчен махсус грантлар системасы эшләп килә, төрле проектлар тормышка ашырыла. Мисал өчен, Литва татарлары шушы проектлар нигезендә Европа Берлеге хисабына ике милли-мәдәни үзәк бинасы салуга иреште: берсе – Кырык татар авылында, икенчесе – Вильнюс янындагы Немежис бистәсендә.
Литва, Польша, Беларусь татарлары – халкыбызның бик үзенчәлекле өлеше ул. Аларның тарихы да бик кызыклы. Бу җирләргә татарларны алты гасыр элек Алтын Урда дәүләтеннән Литва гаскәрләрендә хезмәт итәргә чакырганнар. Шул вакыттан Литва, Польша, Беларусь җирләрендә татарлар укмашып яши башлый. Аларның төп һөнәре хәрби хезмәт була. Татарларны батыр хезмәтләре өчен бигрәк тә Польша дәүләтендә хөрмәт итәләр. 2010 елда Польшаның Гданьск шәһәрендә атлы татар сугышчысына һәйкәл куйдылар. Аның ачылышында илнең ул вакыттагы Президенты Бронислав Комаровский да чыгыш ясады, бу – милләтебезгә бик зур хөрмәт һәм дәрәҗә.
Элек-электән татар халкы Төркия дәүләтен һәм аның халкын якын күрде. Тарихтан мәгълүм ки, узган гасырларда ук татар мөһаҗирләре Төркия дәүләтендә сыену урыны тапкан. Ул гына да түгел, күп кенә татар зыялылары Төркиянең күренекле дәүләт эшлеклеләре, фән, мәдәният, бизнес әһелләре булып киткән. Монда Йосыф Акчура, Садри Максуди, Әхмәтвәли Мәңгәр, Габделбарый Баттал, Әхмәт Тимер, Зәки Вәлиди һәм башка исемнәрне атап була. Бүгенге милләттәшләребез дә сынатмый, Әнкарада, Истанбулда һәм Искешәһәрдә татар мәдәнияте җәмгыятьләре эшләп килә. Ел саен бу шәһәрләрдә Сабантуй уздырыла. Әнкара татар мәдәнияте оешмасы турында аерым әйтәсем килә. Төркия башкаласында татар милли-мәдәни үзәге матур бинада. Ул бина урнашкан урам Габдулла Тукай исемен йөртә, һәм анда бөек татар шагыйренә һәйкәл дә куелган. Күптән түгел Әнкара татар мәдәнияте оешмасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бик көчле татар җәмгыятьләре Америка Кушма Штатларында эшләп килә. Аларның берсе – Нью-Йорк каласында, икенчесе – Калифорния штатының Сан-Франциско шәһәрендә. Алар да даими рәвештә Сабантуйлар, дини бәйрәмнәр, уртак чаралар уздыралар. Калифорниягә килгән татарлар тарихы гаять кызыклы. Алар Сан-Франциско шәһәрендә тора башлагач, атаклы «Пан Америкэн» исемле авиация ширкәтенә эшкә урнашалар. Ике-өч ай узгач, боларны ширкәт җитәкчеләре чакыртып ала да мондый сорау бирә: «Сез нинди милләт кешеләре, кайдан килдегез?» Милләттәшләр «без – татарлар» дип җавап бирә. Шунда ширкәт җитәкчеләре: «Әгәр сезнең тагын башка татарларыгыз булса, аларны монда алып килегез, без андый кешеләрне бик теләп эшкә алыр идек», – дигән үтенечләрен җиткерә. Татар милләтенең абруе менә шулай тырыш хезмәт белән булдырыла.
Безнең бик көчле татар җәмгыяте Австралиянең Аделаида шәһәрендә эшләп килә. Нигездә, болар Кытай карамагында булган Шәркый Төркестаннан (Шенҗан- Уйгыр автоном районы) күченеп килгән мөһаҗирләр. Болар арасында бизнеста уңган кешеләр шактый. Алар буш урында башлап, татар мәхәлләсе абруен үзләренең тырыш хезмәтләре белән нык кына күтәрәләр. Бүген татар мәхәлләсенең мәчетләре дә, Мәдәният үзәге дә бар. Австралия татарлары Татарстан белән тыгыз багланышта. Моннан кияүләр, кәләшләр табалар, гаилә коралар. Австралия дәүләтенә килеп урнашу шартлары бик кырыс, әмма татарларга биредә уңай карыйлар. Әйтик, Австралия карамагында булган Тасмания утравында урнашу мөмкинлеген мөселман халыклары арасыннан фәкать татарларга гына бирәләр.
Советлар Союзы таркалгач, татар халкының шактый өлеше Урта Азия һәм Казакъстан дәүләтләрендә яшәп калды. Анда якынча миллионнан артык милләттәшебез бар. Советлар заманында Үзбәкстанда 750 мең татар исәпләнә иде, минемчә, алар бүген дә элеккедән ким түгелдер. Безнең өчен Үзбәкстан татарларының милли тормышы, аларның Татарстан белән даими багланышлары бик мөһим. Монда үзбәк халкының татарларга карата җылы мөнәсәбәте нык сизелә. Ә бу, һичшиксез, ике халыкның туганнарча дуслыгы, Үзбәкстан белән Татарстан арасында тыгыз һәм файдалы багланышлар урнаштыруга хезмәт итә.
Казакъстанда да милләттәшләребезгә карата бик җылы мөнәсәбәт яшәп килә. Алар арасында танылган галимнәр, сәнгать, спорт осталары бар. Казакъстанда, аның һәр өлкәсендә дәүләт дәрәҗәсендә Сабантуй бәйрәмнәре уздырыла. Әле шушы көннәрдә генә Казакъстан башкаласы Астананың бер урамына Казан ханбикәсе Сөембикә исемен бирделәр. Шулай ук биредә Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелган. Кыскасы, Казакъстанда татар тормышы бик уңышлы бара һәм бу ике халыкның туганлык мөнәсәбәтләренә хезмәт итә.
Урта Азия дәүләтләре турында сүз чыккач, Кыргызстан һәм Таҗикстанда да татар җәмгыятьләре уңышлы гына эшләп килә, алар Татарстан һәм Конгресс белән тыгыз элемтәдә яши.
Бүген күп кенә Европа илләрендә яңа татар эмиграциясе барлыкка килде. Чикләр ачылгач, татар милләтеннән булган яшь белгечләр үзләренә кызыклы эш табалар, төрле илләрдә урнашалар. Алар бик көчле, белемле шәхесләр, араларында галимнәр дә, топ-менеджерлар да, банк хезмәткәрләре дә, сәнгать әһелләре дә бар. Шул ук вакытта алар бик милли җанлы инсаннар, бер-берсен табып, татар җәмгыятьләре оештыралар, төрле мәдәни чаралар уздыралар. Бүген Сабантуй бәйрәмнәре Европаның 20гә якын илендә уза. Европа тормышы бик үзенчәлекле, анда чикләр ачык, шуннан файдаланып, милләттәшләр бер-берсенә кунакка йөри, уртак мәдәни чаралар уздыра. Тора-бара мондый хезмәттәшлек яңа нәтиҗәләргә китерде. 2014 елда Европа Берлегендәге дәүләтләрдә яшәүче милләттәшләр, Бельгия башкаласы Брюссельда җыелып, «Европа татарлары альянсы» дип аталган яңа оешма кордылар. Моның оештыру җыелышы Европа парламенты бинасында узды һәм оешма Бельгия Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде. Оешма шунда ук актив эшли башлады, әйтик, былтыр алар Европа Берлегендә «Милли азчылыклар елын» уздыру тәкъдиме белән чыктылар. Һәм Европа Берлеге җитәкчелеге бу тәкъдимне кабул итте, киләсе 2018 ел «Милли азчылыклар елы» дип игълан ителде. Гомумән, «Европа татарлары альянсы»н булдыру – ул гомуммилли хәрәкәтнең зур уңышы. Монда да милләттәшләребезгә зур мөмкинлекләр ачыла.
Кайберәүләрдән «Конгресс нишләп чит илләрдәге татарларга шулхәтле игътибар бирә соң?» дигән сорау да ишетергә туры килә. Минемчә, бу сәясәтне, милләт мәнфәгатьләрен аңламаудан килә. Илнең бер халкында да (урыслардан кала) татарныкы кебек зур, көчле диаспора юк. Дөресен әйткәндә, мондый күренеш дөньяда татар факторы барлыкны раслый. Ә бу инде Татарстанга да зур мөмкинлекләр ача. Илнең бер генә төбәге дә халыкара мәйданда җөмһүриятебез кебек киң колачлы эшчәнлек алып бармый, дөресен әйткәндә, аларның мондый ихтыяҗлары да юк. Ә Татарстанның һәм татар халкының мондый ихтыяҗларын федераль хакимият тә таный. Күреп торабыз, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кая гына барса да, андагы татар җәмәгатьчелеге белән очраша, милләттәшләрнең тормышы белән кызыксына. Игътибар итсәгез, ул очрашуларда Русия илчеләре һәм югары кимәлдәге дипломатлар катнаша.
Президентның милләттәшләр белән очрашулары бик кызыклы һәм эчтәлекле үтә. Монда яшь буын татар эмиграциясе турында сүз чыккан иде инде. Былтыр Канадада бик кызыклы очрашулар булды. Биредә Монреаль һәм Торонто шәһәрләрендә татар җәмгыятьләре эшли. Татарстан Президентының Торонто каласына килүе турында ишеткәч, бик күп милләттәшләр бөтен Канададан әлеге шәһәргә җыелганнар иде. Бу очрашу шыгрым тулы залда узды, Президент белән очрашуга яшь гаиләләр балаларын җитәкләп килгәннәр, ә алар матур итеп татарча сөйләшә. Бу бит Татарстанга, аның Президентына теләктәшлек белдерү. Очрашуда Русия илчесе дә катнашты, әлбәттә инде, бу хакта мәгълүмат федераль хакимияткә дә ирештерелә, монысы да татар факторын күрсәтә. Минемчә, бүгенге катлаулы шартларда Русия җитәкчелеге дә Татарстанга халыкара мәйданда хәрәкәт итәргә мөмкинлекләр ача, чөнки республиканың төрле илләр белән икътисади хезмәттәшлеге, һичшиксез, илнең үсешенә ярдәм итә.
Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык дәверендәге төп казанышы – ул татар халкының бердәм милләт булып яши башлавы. XXI гасырга без көчле милләт булып, ныклы адымнар белән кердек. Татар халкы тормышында яңа чор башланды, ул яңа технологияләр, компьютерлар, интернет челтәре белән бәйле. Бу яңарыш чоры туган телебезне саклауга һәм үстерүгә яңа мөмкинлекләр ача. Һәр татар кешесе әлеге мөмкинлекләрдән файдаланырга әзер булырга тиеш. Без бергә, бердәм милләт булып, киләчәккә атлыйбыз. Юлыбыз уңышлы булсын!

Әңгәмәдәш – Илфак Ибраһимов