Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА

Без башка чыктык
1928 елның җәендә Мөкри урамыннан буш план сатып алып, шунда безнекеләр
нарат бүрәнәсеннән алты почмаклы өй салдылар. Яңа өйгә-йортка башка кем аерылып
чыга?! Элекке авыл халкының гадәте буенча, төп йортта кече туган калырга, ә яңа
йортка олы туган китәргә тиеш. Безнең йортта киресе булды. Әткәй белән туган абый
(Хәнәфия) ничек, кайчан килешкәннәрдер, бу турыда әткәйләрнең дә, әнкәйләрнең дә
балалар алдында сүз кузгатканнарын хәтерләмим. Тирә-күршеләрнең:
– Яңа йортка Хәнәфия чыга булыр, – дип сөйләшкәннәрен генә ишеткәләдем. Хәтта
бу турыда үзебезнең бала-чагалар арасында да сүз булганын белмим. Шулай да мин
эчемнән генә: «Яңа йортка без чыксак иде», – дип, еш уйлана идем. Ләкин, уемны сер
итеп, үземдә генә саклый идем. Шулай булды да. Ниһаять, без 1929 елны яңа йортка
күчтек. Яңа йортта бөтенесе дә әзер булганлыктан, төп йорттан бер чыбык та алып
чыкмадык. Уртак мал-туарны бүлгәч, безнең өлешкә тае белән кара бия, тана белән
сыер, 11-12 баш сарык тиде. Төп йортта да шулчаклы мал-туар калды.
Авылда кулакларны сыйныф булу ягыннан бетерү чоры да шушы елларга туры
килде. Без яңа йортка күчкәч, авырлык Хәнәфия абый җилкәсенә төште, аны хәтта
раскулачить иттеләр, өеннән дә куалап чыгардылар. Ул озак еллар ак мунчаны өй итеп
торды. Урам буе белән салынган калай түбәле, ике өй арасындагы җылы чоланлы йорт,
тәрәзә йөзлекләренең, кәрнизләрнең челтәрләп эшләнүләре, урам якта урыс капка,
ишегалдында черепица белән япкан тимер ишекле саман кладовой, ишегалдында
ике куш келәт, куш амбар, куш абзар, сарыклар өчен абзар, такта түбәле «П» хәрефе
формасындагы каралты, арттагы ак мунча, атлы уру машинасы, орлык җилгәргеч
(веялка), ике ат, бик яхшы өч комплект дирбия-упряжь, тарантас, ябулы чана, тимерход
арба, ике төрәнле тимер сабан, ике савым сыеры, башмак тана, 2 еллык үгез (нигә кирәк
булгандыр, без ул үгезне арбага да җигеп йөрдек), 50 башлап сарык, ике эт, өйалдында
алмагач, чия, кура җиләге бакчасы, шуның өстәвенә чигүле читек, төсле читек, кәвеш,
калуш (кыска балтырлы итек), чүәк, сандал тегеп, аларны Казан, Буа, Юхма базарында
сатулар – безнекеләрне таза хәлле крестьяннар рәтенә керткән булса кирәк. Мал-туар,
азык-төлек ике семьяга бүленсә дә, йорт, каралты-кура, бүленмичә, Хәнәфия абзыйга
калды. Менә шулар Хәнәфия абзыйны кулаклар исемлегенә керткәндер, мөгаен.
1929-1930 елларның кышында авылларда колхозлар оештыру мәсьәләсе
бөтен җитдилеге белән килеп басты. Районнан һәм Казаннан агитаторлар,
уполномоченныйлар-вәкилләр килеп, авыл халкын күмәкләшергә өнди башладылар.
Авылда кулакларга каршы көрәшү өчен ярлылар комитеты төзелде. Ярлылар комитеты,
авыл Советы белән берлектә, авыл халкын 3 группага – ярлылар, урта хәллеләр һәм
кулакларга – аера, кайсы хуҗалыкка күпме налог салу мәсьәләсен, аның үтәлешен
һәм башканы тикшерә. Гомер буе игенчелек белән көн күргән, җир сатып алып
чәчкән һәм батрак тоткан бай Хөсни малае Сираҗ, патшаның 40 гектар җирен сатып
алып, аны Киштәк-Петровка авылы урысларыннан эшкәрттергән. Шуның өстенә
авыл ярлыларының җирен дә сатып алган. Үзенең ике улы, киленнәре булу өстенә,
Дәвамы. Башы узган санда.
Истәлекләр
130
Бикмуллин Шәяхмәтне ялчы итеп тоткан. Авыл читенә җил тегермәне салдырган.
Үзе Килдураз волостенда берничә ел староста да булып торган. Урак машинасы,
тимер сабан, җилгәргече дә булган. Сираҗ бай, колхозлашу башлангач, 1936 елда
үлеп китә. Каберлектә ташы бар. Уллары Гыйматдин белән Гарифның барлык милкен
конфисковать итеп, үзләрен авылдан Уралга – Магнитогорскига сөрәләр.
Фәсхетдинов Гыйматдинга килгәндә – бөтенләй башка. Ул 1914 елгы Беренче
Бөтендөнья сугышында катнаша. Әсирлеккә эләгеп, Франциядә дә яши. Россиягә
кайткач, Петербургта Путилов заводы эшчесе була һәм эшчеләр хәрәкәтенә дә катнаша.
Соңыннан, авылга кайтып, 25-26нчы елларны нарат бүрәнәдән алты почмаклы өй
сала. Зөя яры балчыгыннан кирпеч сугып, аны яндыра һәм кладовой сала. Яндыру
өчен балаларыннан (Гыймран һәм Гомәр) берничә мең кирпеч суктыра һәм француз
авылы тибындагы кирпеч өй салырга уйлый. Атның яхшысын, эресен асрый. Авылда
беренче булып яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Колхозлашу чорында аны да кулаклар
исемлегенә керттеләр. Өеннән чыгаргач, ул Путилов заводына хат яздырып, аннан
районга тиешле кәгазь килгәч, аны яңадан үз йортына керттеләр.
Колхоз председателе итеп авылның ярлысы Мөхитов Салихны сайладылар.
Мөхитов Салих аз-маз укый-яза белә. Атсыз, сыерсыз. Салам түбәле, 4 тәрәзәле, җил
капкалы кечкенә генә өйдә яши. Әнисе – Шәмселниса абыстай, энесе – Мөбарәкҗан.
Салих әтисеннән шул елларда аерылып чыгып өйләнә, Мидхәт исемле уллары тугач,
вафат була. Фәсхетдинов Гыйматдиннан аерылып кайткан Фәхретдиннең олы кызы
Мөнирәгә өйләнә. Өч кыз баласы (Ханә, Фөррия, ...) туып, сугыш башлангач сугышка
китә. Сугышта энесе Мөбарәкҗан да үлә.
«Чәчәк» колхозының хисапчысы Гафиятуллин Вазыйх була. Ул да сугышка китеп үлә.
Аның да Равия, Хания, Фәния, Фәүзия, Рәшит1 исемле балалары кала. Колхоз, таралып
яңадан оешкач, «Ирек» дип исемләнеп, 1962 елгача яши, 1962 елда «Ирек» Никита Сергеевич
Хрущёв әмере (ЦК КПСС Генеральный секретаре) белән «Ватан» колхозына кушыла.
Ул вакытларда авылда клуб булмаганлыктан, эштән бушаган кешеләр кичен аерым
йортларга җыелып, бер-береннән хәл-әхвәл сорашып, тормыш яңалыкларын, тирә-
күрше авыл хәбәрләрен сөйләшеп, гәпләшеп утыралар иде. Колхозлашу вакытында
мондый җыеннар урам саен булып, иртә таңга чаклы да сузыла. Әткәй дә кичләрен
чыгып китеп, Бикмуллин Шәяхмәт абзыйларда кич утырып, яңа хәбәрләр алып кайта,
аны түкми-чәчми иртә белән әнкәйгә һәм Хәнәфия абыйга сөйли.
Хәнәфия абыйның зур йортын яңа төзелгән «Кызыл чәчәк» колхоз идарәсе иттеләр.
Озак та үтмәде, колхоз идарәсе Фәсхетдинов Гыйматдин йортына күчте, ә каралтысына
кулаклардан алынган атларны җыйдылар.
Безнең авыл халкы аяк киемнәре тегүче булганлыктан, Хәнәфия абый йортында аяк
киемнәре тегү мастерское ачтылар. Аның мөдире итеп Вәлиев Ярулланы билгеләделәр.
Авыл ирләренең күбесе артельгә член булып керде. Бу, әлбәттә, колхозлашу барышына
уңай йогынты ясамады, киресенчә, комачаулады гына. Шунлыктан булса кирәк,
артельне япкач, авылның байтак кына кешеләре: Галимов Шәрәфлислам, Гатиятуллин
Ярулла, Җамалдинов Галәтдин, Әхмәдуллин Нәгыймулла, Әхмәдуллин Хәбибулла,
Абдуллин Кәлимулла, Гарифуллин Солтан, Дәүләтшин Мөхәммәтша һ.б. семьялары
белән шәһәргә китеп бардылар.
Әткәй колхозга керү ягында, әнкәй дә аның теләгенә каршы килми. Бу вакытта
авыл халкы арасында бик күп төрле имеш-мимешләр йөрде. Халык яңалыкны бик
өнәп бетерми. Ә яңа тормыш турында агитаторларның әңгәмәсеннән соң, күңеле
белән колхозга кермәкче була, ләкин алданасы килми. Коткыга бирелеп, кайберләре
сарыкларын суеп, сыерларын, атларын суеп ашыйлар яки сатып җибәрәләр. Безнең
әткәй колхозга башлап язылучылардан булды. Аны колхозга кабул иткәндә, ярлылар
комитетының күпчелек әгъзалары:
– Харис абый әйбәт кеше, ярдәмчел, атсыз хуҗалыкларга булышу йөзеннән атын,
эш коралын бушлай биреп тора, җирләрен сукалаша, көлтәләрен ындырга кертешә,
– дип, уңай бәя биргәннәрен һәр җирдә ишетәм.
Әле дә хәтеремдә: язгы көннәрнең берсендә, җомга намазыннан әткәй Җиһаншин
1 Рәшит Вазыйхович Гафиятуллин (1938 елда Казмада туган) – КХТИ тәмамлый, техник фәннәр докторы.
СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1978). Безнең нәселдән.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
5* 131
Гаделша абый белән бергә кайтты. Өстәл тирәли тезелешеп төшке ашка утыргач (үзебезнең
туган кеше булганлыктан, әнкәй Гаделша абыйдан тартынмый иде), Гаделша абый:
– Мин сине якын күреп, туган итеп кенә әйтәм, әнә тегеннән – Көньяктан чыкканнар
(Төркиядән) колхозга кергән мөселманнарның маңгайларына кара пичәт сугалар, хатын-
кызларның чәчләрен төптән үк кисәчәкләр икән, яхшы чакта колхоздан чыгып кал, ата-
бабаларыбызга хилафлык итмә, буй җитеп бара торган кызыңны хур итмә, – дип үгет бирде.
Колхозлашуны авыл халкы төрлечә кабул итте. Беришеләре – бигрәк тә атсыз-
сыерсыз хуҗалыклар, ярлылар – шатланып каршы алдылар. Аларның барлык өметләре
– атлы-сыерлы булу. Атны-сыерны аларга кулаклардан алып бирәчәкләр, имеш.
Кыскасы, исәпләре – җиңел генә баю. Таза урта хәллеләр бик үк өнәп бетермиләр.
Янәсе, хуҗалыкны аякка бастырганда гына, атны-сыерны, мал-туарыңны колхозга
илтеп бир, имеш. Ялкаулыклары аркасында гомере ат, сыер күрмәгән ярлылар синең
малыңнан синең белән бертигез файдалансыннар, имеш һ.б. Халыкның ул вакыттагы
һәм соңыннан сөйләве буенча да безнең Казма авылында күмәк хуҗалыкка керү
Сираҗныкыларга гына яраган. Ә калганнары – үз кул көчләре белән көн күрүче
таза хәлле крестьяннар. Эшләгән кешегә, хәрәкәт иткән кешегә безнең авылның
җире җитәрлек булган. Ә ялкаулар шул җирдән дә тиешенчә файдаланмаганнар.
Нәҗминекеләр – Әхбаретдин, Гыйльманетдин, Гыйльфанетдиннар – бертуганнар өчесе
дә ярлы һәм ялкау булганнар. Хуҗалыксыз, булдыксыз кешегә бездә «Әхбар кебек» дип
әйтәләр иде. Авыл халкы аяк киеме тегү эше белән шөгыльләнгәндә, алар кичләрен
өйләренә ут алуны да тиешле санамаганнар. Ни хикмәттәндер, Нәҗминекеләр ярлы
булсалар да, колхозга керү өчен атлыгып тормадылар. Хәтта кермәделәр дә. Соңыннан
гына кушылып киттеләр. Алар, колхозга кергәч, кеше рәтеннән эшлисеннән куркалар,
дип сөйләделәр. Хәнәфия абый белән әткәйгә килгәндә исә, аларның карашлары
бөтенләй башкача. Безнең йорт элек-электән газеталы-китаплы йорт булган, зур карта
һәм шактый зур, калын географик атлас та бар иде. Газета укыгач, әткәйләр ул картаны
карыйлар иде һәм дөнья хәлләре белән танышалар. Газета укыганлыктан, Хәнәфия
абый бигрәк тә һәр яңалык белән кызыксына, һәр яңалыкны хуплап каршы ала. Илдә
колхозлашу башлангач та, Украина һәм башка җирдә төзелгән колхозлар белән һәм
колхозлашуда дәүләт, партия политикасы белән дә хәбәрдар булып, районнан, Казаннан
килгән вәкилләрнең кайчак ялгышып китүләрен әткәйгә бәйнә-бәйнә сөйли торган иде.
Хәнәфия абзый үзе ат җигеп йөрергә, җир сөрергә, урак урырга яратмый иде. Ул
язын подаука асып, җиргә орлык чәчәргә, иләк белән иген чистартырга ярата иде.
Аның дингә ни дәрәҗәдә ышанганын соңгы көннәрендә дә белә алмадым. Ул юк-бар
хорафатларга ышанмый, дин мәсьәләсенә фәнни күзлектән бәя бирә. Ураза тоту, корбан
чалу, никах уку кебекләргә ышанып бетми. Ай, йолдыз, кояш системасы, галәм турында
фикер йөртеп, шулар турында тирәнрәк белергә тырыша иде. Төннәрен аяз күктәге
йолдызларга карап, уйланып утырган чакларын да күргәнем бар. Ул бервакытта да
юк-бар сүзләр сөйләп йөрмәс, кеше белән кушылып та андыйларны сөйләшмәс. Ул
минем белән очрашканда яки мәҗлесләрдә һәрвакыт үзен кызыксындырган мәсьәләләр
турында хәбәрләшергә ярата иде.
Безнең әткәйгә килгәндә, ул колхозлашуга беренче гариза бирүчеләрдән булды. Ул
кеше белән бергә аралашып яшәргә ярата, шул чор гайбәтләренең берсенә дә ышанмый.
Мин колхозлашуга чиксез дә куана идем, чөнки миңа – 13-14 яшьлек балага – ялгыз
хуҗалыкта эшләве, әткәй авырганлыктан, бик кыенга килә. Күмәк хуҗалыкта эш тә
күмәк башкарылып, ярдәмләшеп яшәү турында хыяллана идем. Мин һәр яңалыкка тиз
үк тартылам, омтылам. Минемчә, колхозлашудан җирсез калмыйсың, атсыз булмыйсың.
Сыер-сарыкны алгач, сөт, йон, ит мәсьәләсе генә бераз күңелне борчый иде. Соңга таба
ул да аңлашылды. Йорт хайваннары, кош-кортлар хуҗалыкта кала икән ләбаса. Бәлкем,
минем тормышымда беренче хыялым һәм аңа омтылышымның беренчесе колхозлашу
булгандыр. Мин – әтиемнең үтенече буенча колхозга керү өчен үз кулым белән берничә
мәртәбә үтенеч язган кеше. Шуны да әйтим: шактый матур итеп язуымадыр, үтенүләре
буенча, башкаларга да язып бирә идем. Алга китеп булса да әйтим: Гаделша абый
үгетенең йогынтысы кешегә ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер, башта колхозга кермәс өчен
аягын бик терәп торса да, тормыш ачысы, тормыш авырлыгыннан булса кирәк, ул үзе
У К Ы Т У Ч Ы И Р Т Ә Ч А Л А Р А
132
дә колхозга керде. Соңыннан колхозның алдынгы, актив, гадел эшчесе булып китте,
озак еллар буе колхозның атларын карады, бүләкләнүләргә, мактауга лаек булды. Ә
әткәйне колхоздан чыгардылар. Ул колхоздан үзе чыкмады, ә аны чыгардылар. Менә
ни өчен. Безнең төп йорттан алып чыккан биябезнең берничә яман гадәте бар иде. Ул,
беренчедән, көтүдә тормый, икенчедән, тәне бик кытыклы булып, җиккәндә сыртына
ыңгырчак куйдырмый, өченчедән, аның сыртына дилбегә салып булмый, дүртенчедән,
ят кешегә башка җирдә түгел, абзарда да тоттырмый, бишенчедән, һәрвакыт койрыгын
бутап йөри, ялгышлык белән койрык астына дилбегә керсә, тибенеп дулый, алтынчыдан,
ят кешене куалап талый иде. Әткәй, бу атны колхозга бирсәк, берәр кешене имгәтер,
җигә дә алмаслар, дип суйды. Аның теләге изге иде. Аның уенча, колхозга күндәм ат
бирергә иде. Атны сую әткәйне колхоздан чыгарырга сәбәп булды. Әткәй атны суюның
сәбәбен башкаларга аңлатып караса да, аны аңларга теләмәделәр.
Әткәй, кемгәдер утырып, ат сатып алу нияте белән Тәтеш базарына китте. Мин
әткәйнең Тәтештән кайчан кайтканын белмәсәм дә, иртән йокыдан торган төшкә
абзарда кызыл туры ат тора иде. Яңа атны күрергә үзен яхшы ат белгече дип сынап
йөртүче Шәмсиев Гыйматдин абзый да килеп җитте. Атны абзардан ишегалдына
чыгарып җибәрделәр. Ат ят җирдә иснәштергәләде, пошкырды, кешнәп тә куйды.
– Харис! Бу атыңда өмет бар, әнә ничек ал аяклары белән тырнаша, кешни дә,
иснәштерә дә. Булган атка охшый, – дип сүз башлады Гыйматдин абзый.
– Ничә сум түләдең? – дип сорауга, әткәй:
– Чанасы, сбруе2, атына – җәмгысенә 60 сум түләдем.
– Ай-һай! Шалкан бәясе, сыердан да арзан бит бу, – дип, Гыйматдин абзый кулларын
тезләренә суккалады. Аның мактавы әткәй күңелен генә түгел, минем күңелне дә
күтәрә. Ул елларны атны мактап телгә алу үзеңне мактаудан ун мәртәбә артык. Чыннан
да, атны әткәй бик арзанга сатып алган икән. Җигешле ат 60 сум?! Атны арзан сатуның
сәбәбе шул: хуҗаның алучы барда атны сатып калырга, колхозга атсыз гына керергә
исәбе, имеш. Ат сатып алгач, әлбәттә, әткәйне берсүзсез яңадан колхозга алдылар.
Колхоз оешса да, абзар булмаганлыктан, атлар үз хуҗалыкларында тора иде әле. Яңа
ат уртача зурлыкта булып, арт бот башлары чыгып, кабыргалары беленеп тора. Киң
күкрәк, туры муен, кайчы колак. Төскә-башка матур түгел. Андый кыяфәтле атның
безнең авылда әлегә кадәр булганы юк. Ат арык, атны язгы сабанга кадәр тазартырга,
симертергә кирәк. Ул вакытта крестьян психологиясе шундый иде: аты матур, көр,
авырны тарта, яхшы чаба торган булсын. Төп йортта вакытта ук безнең атлар һәр
яктан мактаулы атлар иде.
Әткәй атка башак бутап бирсә, мин аңа белгертмичә генә солы салып бирәм. Атны
җигеп йөрерлек бер эш тә юк. Ат ял итә. Ат симерә. Ат шомара. Әткәйгә Тәтешкә
барырга олау әйттеләр. Ул үзебезнең налог өчен салынган икмәкне Тәтешкә илтергә
тиеш. Әткәй икмәкне иләп, чистартып, торыпшага салып (безнең якта арбага, чанага
икмәкне капчыксыз салу өчен брезенттан яки калын тукымадан тегелгән махсус
җайланма-җәймә) чананы юлга әзерләп, мәчеткә ахшам намазына китте. Мин, әткәй
юклыктан файдаланып, ындырдан кибәк, салам алып кайту хәйләсе белән атны буш
чанага җиктем. Чанага тал мөргене каплап куеп, өстенә менеп утырдым да дилбегәне
кулга чорнап тотып, апага капканы ачарга куштым. Чыбыркысыз йорт – йорт түгел.
Аты булгач, чыбыркысы булу мәҗбүри. Әткәй ат алып кайткач ук, мин чыбыркы ишеп,
абзар ишеге башына кыстырып куйган идем. Олылар авызыннан кайбер кешеләрнең, үз
атын башкаларга яхшы күрсәтү өчен, капка ачылганчы, ишегалдында ук, атны чыбыркы
белән «кыздырып» куюларын ишеткәнем бар иде. Шул ният белән мин дә чыбыркыны
калдырмадым, әлбәттә. Ат беренче генә җигелә бит, безне хурлыкка калдырмасын,
янәсе. Абзарда тик ятып, яхшы ашап, хәл алган, капка ачканны да көтмичә тыпырдап
торган атка, башкалар кебек, капка артында ук чыбыркы тидерә алмадым. Ә урамга
чыккач, болай да ашкынып торган атка чыбыркыдан «авыз» иттердем. Ярсыган атны
күрше праукага3 борып, Зөягә таба юл тоттым. «Киттем» дигән сүз дөрес тә булмас,
мин дилбегә белән атны идарә итмим, ә чанадан егылып калмас өчен чана үрәчәсенә
ябышып барам, чанадагы мөрге күптән төшеп калды, барлык уй: «Егылмаска, атны
2 Сбруй – сбруя (рус) – ат җигү дирбиясе.
3 Праука (переулок) – тыкрыкны безнең якта шулай атыйлар.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
133
кулдан ычкындырмаска!» Бәхеткә каршы, дилбегә тигез тотылмаганлыктан, ат борылып
чабарга, боҗра ясарга мәҗбүр булды. Куркуның да бер чиге була. Дилбегәне ныклап
кулга алам. Мин хәзер атны үзем теләгән якка борып йөртәм. Ат буйсына – каты башлы
түгел икән. Ләкин туктарга уйламый да. Күрәм: үзебезнең ындырда әрбәлек баганасы,
саламын, башагын, кибәген алгач, тырпаеп ачылып калган.
– Әһә, менә мин сине шуңа илтеп терим, беркая да бара алмассың!
Кызу чабып барган атны шул баганага туры тоттым. Ат мин уйлаганча багана
каршына килеп терәлмәде. Ул ягалай үткәндә тәртә башы баганага бәрелеп, камыт
келәшчәсе сынды, ат камытыннан чыгып төште. Әле ярый, бәхеткә каршы, ат акыллы
икән, башка сбруйларны өзмичә, шунда ук туктап калды. Үзенең дә чабып күңеле
булды, йөрәге басылды булса кирәк. Инде нишләргә?! Атны чанага бәйләп, чананы үзем
тартып кайтырга?! Шулай эшләдем дә. Мин, чананы тартып арт капкадан кергәндә,
әткәй урам капкасыннан мәчеттән кайтып керде. Минем хәлне күреп аңлаганнан соң,
башын селекте дә сүзсез генә өйгә кереп китте. «Әткәй моның өчен миңа ни күрсәтә
инде?!» – дип, уйланып, бөтен кичке эшләрне җиренә җиткереп, куркып кына өйгә
кергәндә, өстәл янында кичке аш әзер иде.
Ниһаять, әткәй аш янында сүзгә килде:
– Холкын белмәгән атка шулай чыбыркы белән сугалармы? – дип сөйләп китте.
– Мин аңа чыбыркы белән сукмадым, – дип, әткәйне ышандырырга тырышсам да,
ул ышанмады, чөнки минем белән булган хәлне аңа апам сөйләп биргән иде.
– Дәүләтша абзыйларда безнең камыт келәшчәсе бар, шуны алып кайтып ясармын,
хафаланма, – дип, минем борчуны басарга теләп, сүзне башкага борды. Бу сүзне ишеткәч,
куркуым басылды, эчемнән генә мин әткәйгә рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләдем.
Ашап-эчкәч, әткәй чыгып китте. Ул озак та тормады, алып кайткан камыт келәшчәсе
белән кич утырып камыт төзәтте. Аның шул вакыттагы сабырлыгы, миһербанлы
булып, җәза бирмәве, акыллы киңәшләр генә бирүе йөрәккә кереп калган, мин аны
гомерем буена йөрәгемдә сакладым, үзем дә әткәй кебек сабыр булырга, ачуны тыя
белергә өйрәнергә тырыштым.
Менә шул туры кызыл ат белән колхозга кердек.
Әткәйнең күзе авыртып Буа больницасында ятты. Бөтен хуҗалык эше, өлкән ир
малай булганлыктан, миңа калды. Бу елларда кешедән яллап эшләтү бик куркыныч,
кеше көчен эксплуатацияләүгә керә иде. Язгы чәчүне туган абый чәчә, без Хәлилрахман
абый белән сукалыйбыз, тырмалыйбыз.
Әткәй авырганга күрә, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булганлыктан, дөресрәге,
укырга чакырып та тормаганлыктан (ул елларны кулак малайларын мәктәпкә дә
алырга теләмәделәр), миңа IV сыйныфта укырга туры килмәде. Ул елны мәктәп
Хәким мулла Шәкулов йортында иде. Семьяларын кече як өйдә калдырып, зур якны
мәктәп иттеләр. Раскулачить итеп алынган мебельләрнең кайберләре авыл советына,
колхоз идарәсенә, мәктәпкә, клубларга бирелде. Безнең венский урындыклар мәктәпкә
эләккән. Ничектер алар миңа бик якын иде. Мин шул урындыкларны алып кайтмакчы
булдым, ләкин барып чыкмады, үземнең сабакташлар, «кулак калдыгы» дип, тотып
кыйнадылар. Болай да эленке-салынкы йөргән укучыга шул җитә калды, шуннан
мәктәпкә бармадым, чакыручы да булмады. Шулай итеп, IV сыйныфта укып булмады.
Кичләрен йә клубта, йә кыш көннәрендә ягылган мунчаларда малайлар белән кич
утырып, көндезләрен хуҗалык эше һәм кулга эләккән китапны укып үтеп китте. Клуб
дигәнебез Гыйният абзыйның гади бер ызбасы иде.
Бу елларда җыеннар бик күп була торган иде. Әткәй авырганлыктан, җыелышларга
да мин йөрим. Шундый җыеннарның берсе истә нык сакланган. Язгы көннәрнең
берендә иске мәдрәсә бинасында җыен булды. Сүз колхозлашу турында бара. Әле дә
хәтеремдә – өстәл янында кулларын бутый-бутый, бик гайрәтләнеп, кемнәргәдер янап
сөйләгәндә, Габитов Җәләлетдин һәм Фәсхетдинов Гыйлаҗларга халык ташланды,
аларны кыйнарга җыендылар. Эшнең начарлыгын сизеп, Җәләлетдин белән Гыйлаҗ
тәрәзәдән чыгып качтылар. Халык алар артыннан бик шаулашып калды. Ачу-ара
кайсыдыр, мине дә якадан эләктереп алып, «кулак токымы» дип чоланга да алып
тондырды. Алай эшләргә нигә кирәк булгандыр, белмим.
У К Ы Т У Ч Ы И Р Т Ә Ч А Л А Р А
134
Мин авыртуга түзәм, әмма «кулак калдыгы», «кулак токымы» дигән нахак сүзне
күтәрә алмыйм. Минемчә, кулак – явыз ниятле кеше, дәүләткә каршы кеше, кешеләрне
юлдан яздыручы, каты күңелле, мәрхәмәтсез кеше. Югыйсә, минемчә, безнең авылда
андый явыз ниятле кешеләр юк. Безнең әткәйгә килгәндә исә, ул – бөтенләй юаш,
мәрхәмәтле, кешеләргә яхшылык кына эшләргә әзер торучы кеше. Мин моны үземнең
әтием булган өчен генә әйтмим, ә авылның бөтен халкы аны уңай яктан гына телгә ала.
Менә шул кеше – «кулак», ә малае – «кулак токымы», имеш. «Кулак» дигәннәребезгә
ныклабрак күз салсак, алар эш сөючеләр, җир-суны яратучы игенчеләр түгелме соң?!
Алар, буш вакытларын юкка сарыф итмичә, төрле һөнәр, эш белән шөгыльләнүчеләр
түгелме соң? Кем ярлы? Ялкау ярлы! Кем хәлле? Эш сөюче хәлле! Нигәдер авыл халкы
бу елларда бер-беренә бик тә кырыс иде. Шунысын да әйтергә кирәк: авыл халкының
ике кесәсендә ике гариза: берсе – колхозга керергә, ә икенчесе – аннан чыгарга.
Фәтхи4 абый болай сөйли: «Иптәш Сталинның уңышлардан баш әйләнү турындагы
хезмәтеннән соң (1930 ел марты) 55 хуҗалык, колхоздан чыгарга гариза язып, ул
кәгазьләрне каен тузыннан ясаган түгәрәк подаука әйләнәсенә ябыштырып, кәнсәләргә
куялар. Халык кушуы буенча гаризаларны Сәмигуллин Зиннәтулла җыя, подауканы да
ул илтә. Түгәрәк подаукага ябыштырылган гаризалар буенча эзләп тап син беренче имза
куючы кешене, ягъни башлап йөрүчене?! Шулай эшләргә кайсының башы җиткәндер.
Янәсе, башлап кем кул куйганны берәү дә белмәсен. Бик кызык һәм тапкыр! 1931 елны
кыш көне авылның таза хәлле крестьяннарыннан саналган Гарифуллин Фәтхлислам,
Әхмәтҗанов Харис, Гарифуллин Гатаулла һәм Гыйниятуллин Фарукларны (барысы
да безнең нәсел) үз атлары белән Казанга кирпеч заводыннан төзелешләргә кирпеч
ташырга җибәрәләр. Алар Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» чыгышын ишетү
белән үк авылга кайтып китәләр. «Ташлап кайткан өчен безгә ни була инде», – дип
бик курыксалар да, артларыннан чакыру, хәтта кисәтү дә булмады».
Колхоз ничә мәртәбә оешып, ничә мәртәбә тузмасын, 1931 елда инде тәмам ныклап
оешты. «Кызыл чәчәк» исемен «Ирек» исеменә алмаштырдылар. Колхоз председателе
итеп Габитов Җәләлетдинне, счетовод итеп Галимов Миңгарифны сайладылар. Язгы
чәчү оешкан төстә башланып китте. Әткәй дә терелеп кайтып, язгы чәчүгә чыкты.
Баштарак җирләр бергә сөрелде. Соңыннан колхоз 3 бригадага бүленде. Язгы чәчүләр
беткәч, ындыр табаклары әзерләү, башак, кибәк, инвентарьлар өчен әрбәлекләр әзерләү
башланды. Әрбәлеккә читән үрү өчен Каенлык урманыннан чикләвек чыбыгы кисеп
ат белән ташыдык һәм читән тоттык, билгеле, олылар белән.
Урак өсте көлтә бәйләүчеләр артыннан башак җыйнап, салам тырнап үтте. Башак
җыйнау – авыр эшләрнең берсе. Ул елларны җирдә башак, салам калдыру җинаять
санала иде безнең «Ирек» колхозында. Бригадир, агротехник (ул вакытта урта һәм
югары белемле агрономнар юк иде әле), колхоз председателе һәрдаим уракчылар
янында булып, эш нормасы үтәлешен һәм сыйфатын күзәтәләр иде. Агротехник
дигәнебез – авыл хуҗалыгы эшендә тәҗрибәле дип телгә кергән Садыйков Әхмәтша
абзый булып, аның кулында метр таягы булыр. Ул һәр уракчының артына төшеп,
метр таягын ыргытып җибәрер иде дә, шул урынга квадрат сызып, шул мәйдандагы
башакны санар иде. Менә шунда башлана агитация. Кешесенә карап: син «кулак
токымы», син «анти», син «хәерче» әле шулай дәүләт планын өзәсеңме, дип, яхшылап
«пешерер» иде. Ә яхшы булса, юмарт телен дә жәлләми, «ә син фәлән кызы (малае),
әтиеңә (әниеңә) охшагансың, эш белү нәселдән килә шул», дип, бабай-әбиләрне дә
искә алып мактый торган иде, мәрхүм. Ул елларны эшнең нормасы, сыйфат билгесе
һәм шуңа тиешле эш-хезмәт көне һәр колхозчыга мәгълүм. Эш сыйфатын бозган, эш
коралларын сәбәпсез ваткан өчен штраф түләтү дә гадәти күренеш. Шуның өчендер
инде – ул вакытта эш нормасын үтәмәү, сыйфат бозулар юк дәрәҗәсендә иде. Яхшы
эш өчен җыелышларда мактау, стена газеталарында мактап язу, бүләкләр бирү гадәти
күренеш иде. Бригада һәм колхозның гомуми җыелышларында һәр колхоз әгъзасының
катнашуы мәҗбүри иде. Җыелышлар бик кызу үтә, тәнкыйть, үзара тәнкыйть лозунгы
ул елларны 100 процент белән үтәлә. Ул елларда колхоздан чыгучыларны «анти»лар
дип йөрттеләр. «Анти»лар колхозчылардан төрлечә көләләр, мыскыллыйлар, җае
4 Фәтхелислам Гарифуллин – күренекле профессор Вахит Хаков хатыны Хөрриянең, күренекле музыкант
һәм галим Сәйдәш Гарифуллинның әтисе.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
135
чыкканда, берәр мәкер эш тә эшләп куялар. Эштән кайтканны сагалап торып, «анти»
Ханов Хәсип малае Рәфыйк, Габдулла абзый малайлары Сибгатулла, Зәйнулла мине
тотып кыйныйлар иде. Шундый чакларда «анти» Хәсип абзый капка артыннан гына:
– Катырак бирегез кечкенә колхозчыга, катырак бирегез, – дип көч биреп,
малайларны өстереп тора иде. Соңыннан Хәсипләр үзләре дә колхозга керделәр. Ә
Габдулла абзый семьясы белән Казанга күчеп китте.
Колхозда эштә йөреп өч пар чабата туздырдым мин. Безнең авыл халкы чабата
кияргә яратмаса да, чәчү һәм урак өсләрендә күпләре чабата кия иде. Кешедән кызыгып
мин дә әткәйдән чабата даулый башладым. Әткәй кемнәндер миңа яраклы чабата
алып кайтты. Гомере буена чабата кимәгән йортта чабатаны тиешенчә бәйләүче дә
табылмады. Ак ыштыр (портянка) белән яңа сары чабата киеп, ак киндер алъяпма
бәйләп, унөч яшемдә мин колхозда эшләдем. Язгы чәчүдә тырмада, урак өстендә башак
тырнап, кырдагыларга атлы мичкә белән су ташып, уракчыларга суга чылатылган арыш
саламыннан көлтә баулыгы ясап һәм ашханәдән аш ташып, колхозчы булып киттем.
Венский урындыклар. Килдураз
Зур авылларда тулы булмаган урта мәктәпләр ачылгач, күрше авыл балаларын да
шунда укырга чакыра башладылар. Килдураз авылы мәктәбенә тирә-якның 11 авылы
балалары йөреп укыды. Көз көне Зөя буйлап кырлар аша Лашчы авылына барып
чыгасың. Турыдан йөрү ике чакрым чамасы юлны кыскарта. Кыш көннәрендә фатирда
торабыз. Мин Шиһапов Ризатдин белән Хәйрулла бабайларда тордым. Соңга таба
без гомуми торакка күчтек. Минем Казма авылы башлангыч мәктәбен тәмамлавыма
бернинди документым да юк. Аның сәбәбе болай булды. Ул чорда «кулак токымы»,
«кулак калдыгы», «кулак иярчене», «кулак малае» дигән кушаматлар бик модада булып,
урынлы да, урынсыз да бик еш кулланыла иде. Алда әйткәнемчә, «кулак токымы» сүзе
минем чабуга да ябышып байтак йөрде. Безнең төп йорттагы венский урындыкларның
икесе мәктәпкә эләккән. Тәнәфестә дә, башка вакытларда да бу урындыкларга һич тынгы
юк. Утыру гына түгел, аларны ат итеп тә җигәләр, сөйрәп йөриләр. Җансыз предмет булса
да, урындыкларның да «кулак калдыгы» дигән кушаматы бар. Кадерле урындыкларны
шулай кадерсезләүләрен күреп, мин бик борчылам. Сүз әйтсәм, «кулак токымы», тик
тор, үзеңә дә эләгер, дип яныйлар. Шулай да мин беркөнне бу урындыкларны өйгә алып
китмәкче булып, ишегалдына алып чыктым. Менә шунда инде янап кына калмадылар, ә
яхшы ук тукмап та алдылар. Менә шул көнне мин Казма мәктәбе белән саубуллаштым.
Миңа ул урындыклар нигә кирәк булган? Аларны нигә кызганганмын? Миндә ул
вакытта кызгану хисе генә булганмы, әллә шәхси милек «чире» үк йокканмы?.. Бу эшем
өчен мине әти-әни һәм туган абыйлар мактамадылар. Зур хата эшләвемне әйттеләр.
«Аларны куярга өе юк, өе булмагач, урындыгы нигә кирәк?» – диделәр.
Мин – Казанга китеп тә, мәктәп ишеген таба алмый кире кайткан кеше. Колхозлашу
елларында авыл халкын колхозга өндәп, доклад, лекция сөйләү өчен Казаннан вәкилләр
килә иде. Казаннан килгән шундый вәкил бездә фатирда торды. Ул безнең әткәйнең
дөньяга карашын тиз аңлаган булса кирәк. «Әгәр дә улыңны укытырга теләгең булса,
Казанга китер, мин аны укырга урнаштырырга ярдәм итәрмен», – дип вәгъдә иткән иде.
Әткәйнең мине укытасы килә. Бу елларда безнең Сәйфетдиннәр нәселенә (Сәйфетдин
бабай турында алдарак язармын) бик каныктылар. Сәйфетдиннекеләр башкаларга
караганда мулрак тормышта, дөнья гыйльмен аңлабрак, яңалыкка омтылып, хәзергечә
әйтсәк, культурныйрак яшәргә тырышкан. Һәртөрле яңалык авылга алар аша кергән.
Авылда алма бакчасына нигез салучыларның берсе минем дәү әтием Әхмәтҗан
булган. Ул өй каршындагы 12 сутый җирнең 60-70 сантиметр калынлыгындагы
торфын алдырып, таза кара җиргә, һәр төбенә сары балчык салдырып, алмагач, чия,
груша агачлары утырткан. Кура җиләге, җир җиләге, карлыган да булган. Өй, каралты
тирәсенә чыпчык миләше, шомырт утыртырга да онытмаган Әхмәтҗан бабай. Болары
инде чебеннәрдән саклану өчен.
Авылга атлы урак машинасын, ике төрәнле тимер сабанны, ашлык җилгәргечен
(веялка) башлап Сәйфетдиннекеләр сатып алган. Яхшы дирбия белән яхшы атларны
У К Ы Т У Ч Ы И Р Т Ә Ч А Л А Р А
136
да алар җиккән. Сөйләүләренә караганда, «яна торган суны» да (керосин) беренче
булып нәселдәш Гафият5 абзый Сембер каласыннан алып кайткан. «Zinger» маркалы
тегү машинасы, ачкычлы-пружиналы «Pariz» сәгатьләре, 20ле, 30лы бронза кысалы
асылмалы керосин лампалары, идәнгә җәя торган келәм, фарфор аш һәм чәй
сервизлары да безнекеләрдә булган. Бездәге кебек төрле китаплар, белмим, тагын
кемдә булды икән? Сәйфетдиннекеләрдән башка тагын Казаннан газеталар алдырып
кемнәр укыды икән? Хәзерге күзлектән караганда, һәркем йортында булган гади
җиһазлар ул вакытта «кулаклык»ны билгели торган критерий булып саналган. Менә
шулар инде «сәйфетдиннекеләр» формасында халык теленә кергән. Халык телендә
«сәйфетдиннекеләр» – «әхмәтҗанныкылар» дигән сүз булдыклы, тырыш, уңган,
гыйлемле кеше дигәнне аңлаткан. Ләкин безнең нәсел кешеләре никтер Сәйфетдинов
фамилиясе белән йөрми. Мин бу турыда әткәйдән сорадым.
– Әгәр бала әтисен хөрмәт итә икән, ул үз фамилиясен әтисе исеменнән алырга
тиеш, – диде әткәй. – Әхмәтҗан бабайның әтисе Сәйфетдин, фамилиясе дә шундый,
безнең әтиебез Әхмәтҗан, шуңа Әхмәтҗанов булып йөрибез, – дип аңлатты ул.
Колхозлашу елларына кадәр халык телендә хөрмәт белән сөйләнгән берничә
фамилия авылның иң булдыксыз ялкаулары тарафыннан – аз эшләп күп йокларга
яратучылар тарафыннан – адым саен ләгънәтләнә башлады. Тиешлегә дә, тиешсезгә
дә «кулак токымы», «кулак ялчысы», «кулак» кушаматлары хаксызга тагыла башлады.
Бигрәк тә бу сүзләрне авыл түрәләре кулланырга яраталар. Шуннан туеп булса кирәк,
әткәй мине укытып начальник итмәкче. Шуның өстенә әнкәйнең энесе Тәүфикъ абый:
– Мәгъсум, укы, зур түрә бул, хәзерге начальникларны кулыңда биетерлек бул! –
дип, мине укырга кыстый иде. Ул вакыттагы түрәләрнең әйткән һәрбер сүзе закон.
Ләкин, ләкин һәр түрәнең әйткән сүзендә законлылык белән законсызлык янәшә
йөри иде. Кайбер түрәләрнең законсызлыгы, башбаштаклыгы авыл халкы арасында
ризасызлык тудыра. Менә шул гаделсезлеккә каршы нәфрәт йөзеннән булса кирәк,
әткәй дә, Тәүфикъ абый да мине укытып, гаделлек һәм дөреслекне яклаучы итмәкчеләр
иде булса кирәк. Алга китеп булса да шуны әйтим: мин югары белем алуга ирешсәм
дә, кечкенә генә чинлы начальник та була алмадым. Дөресрәге, булырга теләмәдем,
чөнки кешегә эш кушарга, боерырга яратмыйм, һәр эшне үзем белергә, хәлдән килгәнчә
җиренә җиткереп үзем эшләргә тырышам, шуннан үземә ләззәт табам.
1930 елның көзендә әткәй Сария белән мине Казан мәктәпләренең берәрсенә
укырга бирергә алып китте. Ике көн эзләсәк тә, без Бохараевны таба алмадык. Тагын
ниндидер мәктәпкә кердек, ләкин соңга калган булып чыктык («Совет» гостиницасы
каршындагы мех берләшмәсе техникумы иде бугай), безне анда да укырга алмадылар.
Без кире авылга кайтып киттек.
Килдураз мәктәбенә укырга җәяү йөрдек, көннәр суытып, карлар ява башлагач,
Хәйрулла бабайларга фатирга кердек. Без анда өчәү – мин, Шиһапов Риза һәм Ханов
Рафикъ тордык. Шимбә көнне ат белән авылдан килеп алалар, ә дүшәмбе көнне янә
китереп куялар. Иртә һәм кичен өйдән алып килгән азыкларны ашыйбыз, ә төш
вакытында мәктәп ашханәсенә йөрибез. Ашханәдә ашау бушлай. Тамак тук, өс бөтен.
Өс бөтен дигәннән, мин шушы елларда нәрсә киеп йөри идем икән?! Көз көннәрендә
аякта күн итек, кыш көне киез итек, җәй көне сандал. Башта нәрсә? Җәй көне
кәләпүш белән панама. Панаманы – материядән сырып тегелгән эшләпәне – әнкәй
бик матур итеп тегә торган иде. Рәешкә генә – кепка. Ул вакытларда кепканы читкә
китеп эшләп кайткан егетләр һәм солдатка карала торган егетләрнең кайберләре генә
кия иде. Мин ничек кепкалы булдым?! Әткәй больницада авырып ятканда, тегелеп
бетмәгән аяк киемнәрен тегеп бетереп, Буа базарында аларны сатып, кулга акча
төшергәч, күптән кияргә кызыгып йөргән кепканы сатып алырга мөмкинлек туды. Иске
материядән Күзби татары теккән шакмаклы кепканы алу белән үк башка кимәдем, аны,
өйдәгеләрдән яшереп, лапаста гына тотып, кич белән урамга чыкканда гына кия идем.
Болай озак яшереп йөреп булмады, кепка киеп «урыс» булуымны беренче мәртәбә
апа күреп, әнкәйгә әйтте. Әнкәйнең әрләмәячәген мин алдан белә идем. Тик әнкәй
алдында оялмыйча урыс малае кебек кепка киеп йөрергә үзем ояла идем. Билгеле,
5 Гафият – күренекле галим, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Вазыйх улы Гафиятуллинның дәү
әтисе.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
137
әнкәй белгән әйберне әткәй дә белгәндер, ул бу турыда больницадан кайтып, байтак
вакытлар үткәч тә әйтмәде. Әткәй алдында кепка киюем кайчан булгандыр, анысын
хәтерләмим. Эре шакмаклы, зур козырёклы кепканы, кепка кияргә кызыгып та үзләре
кия алмаган иптәшләрем миңа бик килешә дип әйтә торганнар иде. Үзләре дә киеп
карыйлар да: «Эх, минем дә булса», – дип куялар. Өстемдәге күлмәк, костюм, чалбарны
әнкәй тегә торган иде. Кул белән тегелгән түгел, билгеле, машина белән тегә иде. Кыш
көне өстә Прул (Фролово) авылы урыслары иләгән сарык тиресеннән Буа тегүчеләре
теккән сары дуплы тун. Башта эче дә, колакчыннары да бәрән тиресеннән тегелгән
колакчын бүрек. Өс-баш киеменең фабрикада тегелгәне эләкмәде әле безгә ул елларны.
Килдураз мәктәбендә укыту тәртибе авыл мәктәбендә укытудан бөтенләй башка.
Бүлмәләр күп, бишәү, биек, якты, иркен, коридоры да бар. Фәннәр кабинет системасында
укытыла. Безгә математиканы Шихмуратов Касыйм абый укыта. (Бәлки, Шаһиморатовтыр.)
Урта буйлы, саргылт чәчен артка тарап, күперенке кесәле яшел гимнастёркасын бил каешы
белән буып, галифе чалбар белән күн итек киеп йөри иде. Мишәр акценты белән бастырып
сөйли. Дәресне җиренә җиткереп аңлата, укучылар белән класс тактасында күп эшли,
белмәгән өчен ачуланмый, киресенчә, көлә генә торган иде. Без аның дәресенә, кабинетына
шатланып бара идек. Физиканы Мәхмүтов Нәфикъ абый укытып, физика бүлмәсендәге
бер шкаф эченә сыеп беткән приборларның күплегенә, ара-тирә ясалган тәҗрибәсенә
хәйран кала идек. Иң зур бүлмә биология бүлмәсе булып, биологияне Мәннан Сафин абый,
ә соңгы елларны Галиев Гариф абый укытты. Химия дә шушы биология кабинетында
укытыла. Ул елларда мәктәп программасында авыл хуҗалыгы фәне дә кертелә иде. Ул
фәнне Галиев Гариф укытты. Заманы өчен бик кирәкле булган ул фән. Ана теле белән рус
теле бер кабинетта булып, ана теле һәм әдәбияттан Шихмуратова Гөлсем апа, ә рус теле
һәм әдәбиятыннан Егорова Анна Ивановна укыта иде.
Без башка фәннәрдән ярыйсы гына, төпле генә белем алсак та, татар малайларының
бәхетсезлегенә каршы, рус теле һәм әдәбиятыннан рәтле белем ала алмадык.
Укытучыбызның сәламәтлеге начар булганлыктан, бер көн укытса – ике көн авырый,
бер атна укытса – бер ай укытмый. Кыскача гына әйткәндә, без рус теле һәм
әдәбиятын укымадык дисәк тә ярый. Бишенче класс укучыларының уку дәрәҗәләре
дә бик чуар иде. Унбер авылдан җыелган укучыны кемнәр генә, нинди белемле
кешеләр генә укытмаган?! Бигрәк тә рус телен белүче укытучылар аз булган. Мин
Килдураз мәктәбенә барганда, «хорошо» белән «плохо» сүзләренең мәгънәсен генә
белгәнмен. Әле белсәм?! Ул да онытылган! Уку елы тәмамланганда, укучыларның
белем дәрәҗәләре шактый тигезләште – җайга салынды. Мин дә һәр предметтан «4»
һәм «5» билгеләренә өлгереп барам. Өйгә бирелгән язма эшләрне яхшы гына аңлап,
үзлегемнән эшлим. Гуманитар фәннәрдән дәрескә хәзерләнмәдем дисәм дә ялгыш
булмас. Сәбәбе шул: без кайсы гына предметны укып, кабинет ишегеннән чыгуга,
миннән бер класска алда укып баручы Галәветдинов Тәлгать:
– Бүген тарихтан (география, ана теле һ.б.) нәрсә укыдың, йә сөйләп бир?! – дип,
миннән имтихан ала.
– Без бүген тарих дәресеннән фәлән тема үттек... – дип, мин сөйләп китәм.
– Юк, юк, дөрес түгел, менә болай ул, – дип, минем ялгышларымны төзәтә, дөрес
сөйләсәм, мактап, телдән генә билге куеп китә. Аның шулай сөйләтүе мине дәрестә
дикъкать белән тыңлап утырырга мәҗбүр итә, дәрес материалын укытучыга сөйләп
бирү өчен репетиция сыман бер нәрсә була иде.
Дәрескә һәм дәрестән чыгарга звонокны мәктәп күләмендә дежур торучы укучылар
бирә. Учительскаяның ишегенә дәрес башлану, тәнәфесләр, дәрес бетү расписаниесе
ябыштырылган. Ә вакытны белү өчен ишек каршындагы стенага Парижда эшләнгән
пружиналы сәгать эленгән. Кайчак звонок бирү вакытын дежурларга укытучылар әйтә.
Алар дәрестә булганда, дежурлар үзләре звонок бирә. Үзләре генә хуҗа булып калганда,
бигрәк тә ир малайлар, кайбер дәресләр 5-10 минутка кыскарып та китә: укытучылар
күрмәгәндә генә сәгатьне алга уздырып куялар. Кайбер батыррак дежурныйлар 15
минутка кадәр дәресне кыскарттылар. Укытучылар хәйләне сизделәр. Биология
укытучысы Мостафин Мәннан абый өйләреннән кыңгыраулы будильник алып килеп
үз кабинетына куйды. Аның уенда хәзер дәрес бирү генә түгел, ә дежурларның
У К Ы Т У Ч Ы И Р Т Ә Ч А Л А Р А
138
звонокны вакытында бирү-бирмәвен күзәтү. Биология дәресенең тәме китте, ә шаян
балалар өчен ул «кызык» дәрескә әйләнде. Гадәттә, биология дәресе мондыйрак
тәртиптә бара. Кабинетка кереп утырасың, укытучы исемлек буенча укучыларны
барлый, өйгә бирелгән теманың эчтәлеген сөйләтә, яңа теманың исемен әйтеп,
дәреслектән укучыларның утыру тәртибе белән абзацлап укыта һәм эчтәлеген сөйләтә.
Дәрес бирүнең укытучы өчен иң «кульминацион» ноктасы дәреснең соңгы минуты
була. Укытучыбыз өстәл янына утырып, будильникны алдынарак тартып куя да, ике
кулы белән иягенә таянып, күз керфеген дә селкетмичә, сәгать телләренә төбәлә. Бу
вакытларда ул кайсы укучының кайдан нәрсә укуын да, нәрсә турында сөйләвен дә
ишетми, нишләвен дә күрми кебек тоела иде безгә. Шулай булгандыр да, малайларның
шаяруына, кызларның чыркылдашуына ул бер дә әһәмият бирми иде бу минутларда.
Тагын шунысы истә калган: ул елларда һәр укучы класстан класска күчкәндә, яз
көне имтихан тота иде. Язгы имтиханнарга Буадан РОНО инспекторы Салихов Газиз
килде. Ул экзаменга кергәч, бик озак утыра алмый, йокымсырап китә, укучыларның
ничек җавап бирүләрен ишетми кебек, чөнки кулындагы блокноты яки карандашы
идәнгә төшкәч кенә сискәнеп уяна. Без аны йокысыннан «айнытырга» уйладык.
Авыл хуҗалыгы фәне буенча Галиев Гариф абыйга имтихан тотканда, инспектор
утырасы урындыкка, аскы ягыннан өскә таба очлы башын чыгарып булавка беркетеп,
урындыкны укытучы өстәле яныннан читкәрәк алып, нәкъ инспектор утырыр урынга
куйдык. Звонок буласын түземсезлек белән көтәбез. Звонок булды, укытучыбыз
Гариф абый, аның артыннан инспектор керде. Исәнләшү тәмамланды. Ниһаять,
инспекторның урындыкка утыруы булды, яшен тизлеге белән сикереп тә торды.
Китте класста көлешү. Урындыкны әйләндереп карасалар, ни күрсеннәр, булавка
беркетелгән. Гариф абый, билендә тормаган чалбарын ике кулы белән әледән-әле
күтәреп (бу аның гадәте иде), ишекле-түрле йөреп, безне әрләде, бу хәлне директорга
әйтеп, имтиханнан соң тикшереп, гаеплеләргә каты чара күреләчәген әйтеп кисәтте.
Ни хикмәттер, инспекторыбыз бер сүз дә дәшмәде. Соңгы нәтиҗәсе шул булды: ул
имтихан вакытларында башка йокламады. Ә безгә нәрсә булды?! Берни дә булмады.
Бу турыда башка укытучылар да ләм-мим. Үземнең укытучылык практикамнан чыгып
хәзер шуны әйтәм: Гариф абый да, инспектор да башкалар алдында хур буласылары
килмәгәнлектән, бу вакыйганы беркемгә дә сөйләмәгән булса кирәк. Мин, инде
укытучы буларак, үткәндәге бу эшкә катнашуыма бик үкенәм.
Алтынчы класста укыганда, Килдуразга килеп укучы Казма, Өчмунча, Черкен
малайлары мәктәп торагында яшәдек. Торак дигәнебез раскулачить ителгән
Насыйбулла йорты иде. Уртада салкын чоланлы ике өй, ярты өлеше салам түбәле
каралты, артта кара мунча, лапаста ягу өчен утын һәм кизәк кирпече. Тулай торакны
мәктәп җыештыручылары җыештырса да, тәртип, чисталык саклау өчен дежурлар
билгеләнә. Дежурлар идән сиберә, эчү һәм юыну өчен коедан су алып керә, тәртип
саклый һ.б. Торакның эчке күренеше: голландка мич, йоклау өчен кулдан ясалган
крестик ботлы койкалар, уртада дәрес хәзерләү өчен такта өстәл, берничә табуретка,
мич артында юыну өчен кружка белән ике чиләк. Матчага эленгән 10лы керосин
лампасы. Бүлмәбез бик гади – буяласы, ватыласы, югаласылардан куркасы юк.
Тулай торакта отбойдан соң бик җанлы була иде. Ут сүнгәч, мендәр белән сугышмы,
өстенә ябынган юрганын тартып алу, мендәрен яшерү кебек шаянлыклар башлана.
Алданрак йоклап киткән укучыларның, аякларын койка ботына бәйләп, өсләренә
салкын су сибүме – берсе дә калмый иде. Шук булсак та, зыян-зарәт китермәдек,
бер-беребезне кыерсытмадык, тәмәке тарту, авызга хәмер алу кебек гадәтләргә
өйрәнмәдек. Урлашмадык, гадел булдык. Югарыда санап киткән гадәтләрне башка
укучыларда да күрмәдек. Ул заманда урлашу, тәмәке тарту, авызга хәмер алу зурлар
өчен дә бик зур гаеп эш санала иде. Салкын кыш көнендә ялан аяк, ялан өс, ялан баш
урам як ачык тәрәзәдән чыгып мәктәпкә кадәр чабышу кебек спорт ярышы белән дә
шөгыльләнә идек. Бер көнне мичкә күп ягылып, өй бик кызып киткәнлектән, өскә
дә ябынмыйча, күлмәкчән йоклап киткәнбез, ә тәрәзә ачык калган. Күпләргә салкын
тиде, шул җөмләдән, мин дә укырга бармыйча, ике атнадан артык өйдә авырып яттым.
Дүртенче класста укулар күңелле, җиңел, яхшы гына үтте. Укуның күңеллелеге
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
139
шунда: һәр көнне зур тәнәфестә, мәктәп коридорында укучылар уен оештыралар.
Әйләнә ясап җырлыйлар, уртага чыгарып җәза үтәтәләр. Кичләрен мәктәптә төрле
түгәрәкләрдә катнашабыз, кызлар белән очрашабыз, аулак өйләргә йөрибез һ.б.
Шунысы да әһәмиятле: без мәктәп ашханәсендә бушлай туклана идек.
Мин әйбәт укыдым, алдынгы укучылардан саналдым. Ул вакытта укучыларның
көндәлекләре булмаганлыктан, яхшы укуымны документаль раслый алмыйм. Шулай да
Килдураз мәктәбендә укыганда бер мәртәбә 10 сум акчалата, икенче мәртәбә ботинка
белән бүләкләндем. Менә шулар минем яхшы укуымның ачык дәлиле инде.
Бер кыз учыма хат салды. Буа шәһәре
Җиденче класста укулар гадәти генә дәвам итте. Класска ике яңа укучы өстәлгән,
яңалык мул гына. Директорыбыз Әсәдуллин Нәгыйм абый (күрше Каенлык авылыныкы)
читтән торып укуын тәмамлау өчен Казан педагогия институтына китеп барган. Дәүләт
имтиханы бирәчәк икән. Яңа директор булып Садыйков Сабир Садыйкович килгән.
Сабир Садыйкович – минем өчен таныш кеше. Коллективлаштыру чорында, райком
уполномоченные булып, безнең Казма авылына да килгәне бар. Олылар аны бик өнәп
бетермәгәнгәдер, мин дә аңа карата салкынлык тоям. Халык бик сизгер. Яхшы белән
яманны ялгышсыз аера. Ул чорларда авылга районнан вәкилләр күп килде. Әмма халык
һәммәсен дә бер үк төсле кабул итсә дә, төрлечәрәк озатты. Килеп берәр җыелыш үткәргәч
үк, аңа үзенең бәясен бирә, шулай ук озатып кала. Мин Садыйковны якыннан белмим,
авыл халкына ияреп аңа карата булган салкын хисем яшьлегемнән, тәҗрибәсезлегемнән
килгәндер дип уйлыйм. Ләкин ул – бүген минем өчен мәктәп директоры, олы кеше. Мин
аңа район вәкиле итеп түгел, ә мәктәп директоры итеп, ихтирам белән карарга тиешмен.
Быелгы уку елында мәктәп бушап, тынып калган төсле. Мәктәпне гөрләтеп
торган иң актив класс – үткән елгы җиденче класс укучылары юк. Аларның күбесе
Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге урта мәктәпнең сигезенче классына укырга
киттеләр. Ул классның күпчелеге Килдураз һәм Лашчы авылы укучылары булып,
башлангыч класстан ук оешып, тату яшәгәннәр. Ә быелгы җиденче класс укучылары
11 авылдан җыелган. Оешканлык, татулык җитми сыман, билгеле, белем дәрәҗәләре дә
бер үк түгел. Без унбер авыл малае – дөресрәге, 11 укытучының шәкертләре. Үткән елгы
укучыларның кайберләре Буа ветеринария техникумына, һәм Буа мәктәпкәчә тәрбия
училищесына укырга керделәр. Менә шул үткән елгы шау-шулы класс укучыларының
юклыгы минем эчне пошыра. Дус малайлардан аерылу белән бергә, дус кызларның
юклыгы күңелне ямансуландыра. Минем иң якын күргән кызым Бикмиева Хәдичә
җиденче классны тәмамлагач, Буаның мәктәпкәчә тәрбия училищесына укырга китте.
Без укыганда Килдураз мәктәбендә зур тәнәфесләр бик күңелле үтә иде. Түгәрәк булып
әйләнгәндә, кызлар белән ир балалар аралашып тотыналар. Уртага да даими парларны
чыгарып, парына карата җырын да җырлыйлар. Укытучылар булмаганда мәхәббәт
җырлары да ычкына. Парлап сөйләшеп тору, үртәшүләрне дә сиземләргә була иде.
Шимбә көнне дәрестән соң мәктәпнең актовый залында укучыларның гомуми
җыелышы булып, үткән атнага йомгак ясалды. Зал зур ук булса да, утыргычлар
җитмәгәнлектән, байтак кына укучыларга аяк өсли басып торырга да туры килде. Мин
утырырга теләмәдем дә. Җыелыш бетүгә ишектән беренче булып чыгып ычкынырга
исәп, чөнки авылны сагынылган. Шулчак кемдер минем кулыма җиңелчә генә орынып
алды. Мин моңа игътибар итмәдем. Икенче мәртәбә кабатлангач, ихтыярсыздан,
борылып карадым. Күрәм, янымда ук Бикмиева Хәдичә басып тора, бите комач кебек
яна, үзе аска карап кына, минем учка сыярлык кына бик пөхтәләп төрелгән кәгазь
тоттырды да борылып китеп барды. Минем уемча, һичшиксез, хат бу. Ләкин кемнән
икәнен белмим, тәнем эсселе-суыклы булды, битем яна башлады, Хәдичә битендәге
кызыллык минем биткә иңде булса кирәк. Мәктәп ишегеннән ничек чыгылгандыр,
Лашчы авылы урамын үтеп, авылга кайтыр кыр юлына чыктык. Минем күңел юлда
түгел, ә учта. Ул кәгазь кисәге кемнән, анда ни язылган?! Әллә ул бөтенләй миңа
аталмаган, минем аша башкага бирелергә тиешле записка гынамы?! Әллә үземә
адресланып та, аны Хәдичә миңа тапшыра гынамы?! Башка нинди генә уйлар килми.
У К Ы Т У Ч Ы И Р Т Ә Ч А Л А Р А
140
Ләкин запискамы, хатмы – күңел аның Хәдичәнең үзеннән булуын тели. Юлда
иптәшләр белән сөйләшүдән калдым, шаярулар онытылды, чөнки кул буш түгел,
йомарланган учны ачасы килми, ачсаң, бер серле нәрсә очып китәр кебек. Нинди
сихри көч шулай итте икән?! Авылыбызга җитәрәк, сәбәп табып, мин авылдашлардан
аерылып калдым. Кәгазьне ачсам – хат. Мәхәббәт хаты. Хатның соңына Б.Х.Х.
хәрефләре генә куелган. Димәк, хат Хәдичәнең үзеннән. Күзенә туры карасаң да,
оялуыннан бите комач кебек кызарып китә торган оялчан кыз үзенең мәхәббәт хатын,
үз кулы белән, ничек батырчылык итеп, миңа бирде икән?! Уйлап карасаң, яшьлек хисе
һәрнәрсәдән дә өстен, бернинди оялу, чикләүләрне белми икән ләбаса! Тәнәфесләрдә
уйнаганда, Хәдичәнең һәрчак минем яныма эләгергә тырышуының сәбәбен бүген
аңладым. Менә мин дә егет булып җитешкәнмен. Ләкин үкенеп тә куйдым – егет булып
та үзем кызларга хат яза алмавыма. Кыз үзе яза бит! Бу – батырлык, кыюлык түгелме?!
Мин җавап хаты язарга утырдым. Утыруын утырдым, тик яза гына алмадым. Тел
очында сүзләр күп кебек. Яза башлагач, каядыр китеп югалалар, язылганнары ятышлы
түгел, матур җөмлә төзеп булмый. Дүшәмбе көнне укырга баргач, Камәр мулла малае
Тәлхадан апасы Кәшифәнең истәлек дәфтәрен биреп торуын үтендем. Мин ул дәфтәрне
кулга төшереп, җырлар белән беррәттән, берничә төрле хат башламы да бар икәнен укып
белгән идем, ләкин күчереп алмаган идем. Тәлха дус тыңлады, апасының дәфтәрен кулга
төшереп, миңа бирде. Мин инде, уку белән генә чикләнмәдем, бик ошаган хат башларын,
мәхәббәт җырларын күчереп тә алдым. Истәлек дәфтәре үрнәгендә Хәдичәгә хатлар
яудыра башладым. Китте күреп сөйләшүләр, яшерен очрашулар... Менә шул кызны
юксына идем мин быелгы уку елында. Менә шул кыз минем йөрәкне җилкендерә иде.
Яңгырлы көн булгангамы, башка сәбәп булганмы, сентябрьнең ахыргы атналарының
шимбәсендә Шәрифуллин Гарифҗан (Коштавылыныкы, әнкәй белән бертуган Әһлулла
абый малае) бездә кич кунып калды. Ул Буа ветеринария техникумының икенче
курсында укый иде. Ул үзләре техникумында беренче курска укучылар җитмәвен, 7
еллык белеме булганнарны әле дә укырга кабул итүләрен сөйләп, миңа шунда укырга
барырга тәкъдим ясады. Килдуразга укырга баргач, үткән ел веттехникумга кергән
Афзалов Таһирны да күреп сөйләштем. Ул да мине шунда укырга китәргә димли.
Мин хәзер күңелем белән ветеринария техникумы укучысы. Ә башымда борчулы
уйлар: «Әгәр мин, җиденче классны ташлап, веттехникумга китеп, укырга керә алсам
– бик әйбәт, ә керә алмасам нишләргә, яңадан кайтып, оялмыйча җиденче класска
ничек кереп утырырга?! Миңа классташларым һәм укытучылар ни диячәк?!» Менә
шундый уй мине бик тә куркыта иде. «Тәвәккәлләгән – таш ярган», диләр. Миңа да
тәвәккәлләргә! Бу турыда өйдәгеләргә дә әйтеп карадым.
– Хәлеңнән килсә, хәер-фатыйха, – ди әткәй.
– Укысаң, хур булмассың! – ди әнкәй дә.
– Мин, Ходайга тапшырып, тәвәккәллим, – дим өйдәгеләргә. Әгәр дә укырга керә
алсам, дөресрәге, веттехникумга кабул итсәләр, тырышып укуыма үземне ышандыра
алам. Күңел Буага омтыла, ашкына.
Мин иртәгесен үк китә алмадым әле, үземә иптәшләр эзләдем. Минем белән
җиденче класста укучы Сәгъдиев Ризатдин белән Ханов Рафикъны үзем белән китәргә
күндердем. Янәсе, уңсак та – бергә, хур булсак та – бергә!
Буада таш мәчет бинасына урнашкан веттехникумны табуы читен булмады.
Гарифҗан безнең турыда учительскаяга кереп сөйләште. Аңа безне укырга алачакларын
хәбәр итеп, хәтта кайсы класска кереп утырырга тиешлегебезне дә әйткәннәр. Без бик
шат булдык. Без – укучы. Бүгенге күзлектән карасаң, әкияттәге кебек. Без – соңарып
керүчеләр – 20дән артык булып чыктык. Бездән имтихан да алачаклар, имеш. Ләкин
нигәдер бу эшне ашыктырмыйлар. Безне куркытып качырмаска исәпләре. Ул заманда
укучылар кадерле булган. Без укырга кергәндә, техникум директоры Гыйльфанов Сәлах
Казанга класслар комплектованиесе белән киткән булып чыкты. 4-5 көн укыганнан
соң, директор Казаннан кайтты, ләкин безнең кебек соңлап килүчеләр өчен күңелсез
хәбәр алып кайтты. «Тулы булган ике группаны укытырга, ә тулы булмаган беренче
курс группасын таратырга», дигән күрсәтмә алып кайткан. Безне тараттылар. Бу хәл
минем өчен үлем белән бер иде ул минутларда. Гарифҗан да бик кайгырды, әлбәттә,
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
141
чөнки җиденче класстан кузгатучы, укуны ташлатучы – ул. Без мәктәптән «куылгач»
та елап, авылга кайтып китмичә, этләнеп, техникум торагында кундык әле.
Гарифҗан икенче курс студенты булганлыктан, Буа хәлләрен яхшы белә. «Имеш,
үткән елны гына ачылган мәктәпкәчә тәрбия училищесына укучылар туплау дәвам
итә», дигән яңа хәбәрне дә ул әйтте. Училище хәзерге Вахитов исемендәге урта мәктәп
бинасына урнашкан, ә урта мәктәп үзенең торак бинасына күчерелгән. Бүгенгедәй
хәтеремдә: беренче мәртәбә училище ишеген курка-курка гына ачып керүем, кечкенә
генә коридорны үткәч тә, уң яктагы «Учительская» дигән язулы ишекне ачуым, анда
зифа буйлы бер матур татар апасы белән сөйләшүем. Ул бик әйбәт, киң күңелле апа
булып, укырга керүне сорап үтенеч язарга кирәклеген әйтте. Чыккач та хәл-әхвәлне
Ризатдин белән Рафикъка сөйләп бирдем. Алар да училищега укырга керергә риза
булдылар. Мәктәп каршындагы алма бакчасы коймасына блокнот куеп, училищега
укырга алуны сорап, карандаш белән гариза яздым. Рафикъ белән Ризатдин да,
минекеннән күчереп, гаризаларын яздылар. «Учительская»га өчәүләп кердек. Әлеге
матур апа безне бик ягымлы каршы алды, гаризаларыбызны карады, гаҗәпкә каршы
бер сүз дә әйтмәде. Дөресен әйткәндә, мин ул гаризаны ни формада язганмын – бүген
дә һич күз алдына китерә алмыйм. Ул гариза юридик документ булудан ерак торгандыр,
бәлкем. Без мәктәп коридорында дәрестән чыгарга звонок бирүне көтеп тордык. Шау-
шулы тәнәфес тә бетте. Звоноктан соң әлеге матур апабыз: «Укырга килүегез бик әйбәт
булган, акыллыларым, уку – яхшы эш», – дип, безне биология бүлмәсенә ияртеп алып
кереп, буш урыннарга утыртты да:
– Сезнең группа шушы укучылар белән, шәт, тулыр инде?! – дип, укытучыга
калдырып чыкты.
Матур апа! Ул минем әле дә хәтеремдә. Ул мәктәпнең завучы икән. Бахтизина
Гөлсем апа. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган нечкә бил, озын буй, кара туткыл йөзгә
сызып куйган яңа туган айдай кара каш. Җилкәсенә тияр-тимәс итеп киселгән кара
бөдрә чәч, күк зәңгәрлеге төсендәге озын итәк белән кофта, шактый ачык кофта
изүе астында ак блузка, муенына салынган ефәк шарф-яулык, очлы борынлы, биек
үкчәле, шактый озын кунычлы ботинка киеп салмак кына атлап йөрүләре, башны
аз гына иеп, елмаеп кына исәнләшүләре аны шулай матур итә иде бугай. Без аның
дәресебезгә керүен түземсезлек белән көтеп ала идек тә һәрбер хәрәкәтен күзәтә, һәр
сүзен йотлыгып тыңлый идек. Аны тыңламый мөмкин түгел, аның саф татар телендә
үзенә генә хас матур яңгыравыклы тавыш белән бер дә көчәнмичә, тигез генә сөйләмен
бүләрмен, йөзенең матурлыгын бозармын, кәефен җибәреп, дәресен өзәрмен дип,
дәрестә артык хәрәкәт ясарга, төчкерергә-йөткерергә дә ояла идем. Минем «хурлыкка»
калуымның иң соңгы минутында кулымнан җитәкләп класска кертеп утыртучы гүзәл
апамны, белем алуга ачкыч бирүче изге апамны гомерем буе онытмадым, һәм мин аңа
бүгенге көнне дә зур ихтирамымны белдереп, рәхмәтемне әйтәм.
Бахтизина Гөлсем апа һәм Хөсәенов Галимҗан абыйны (Кырлаңгы авылыннан)
икенче курста күрмәдек. Алар Казанга китеп барганнар. Классташларга күз салам:
күпчелеге кызлар, ир балалар анда-санда гына. Партадашым Купцов Иван дигәне керәшен
малае булып чыкты. Бик кызык: без сентябрьдә – Килдураз мәктәбенең җиденче класс
укучысы, октябрьдә – веттехникум студенты һәм, ниһаять, педучилище укучысы булдык.
Әкияттәгечә. Бу хәлне шулай дими мөмкин түгел. Атна-ун көн үткәч, безгә училищега керү
имтиханнары тапшырырга куштылар. Имтиханнарны дәрестән соң тапшырдык. Беренче
имтихан математикадан булып, 4 гамәлле күнегүләр һәм 1-2 мәсьәлә чиштек, ана теленнән
диктант яздык, тарихтан телдән сорау алдылар – болар барысы да уңышлы. Иң соңыннан
рус теленнән диктант яздык. Рус теле укытучыбыз Ченохов Аркадий Акакиевич безнең
кызыл белән чуарланган язмаларыбызны яңадан күчертеп яздырды. Кабат язып, кабат
тикшергәннән соң да, кызыл белән төзәткәннәр күренә иде әле. Килдураз мәктәбендә
русча укымавыбызның җимеше иде бу. Ниһаять, без – училище укучылары. Училищеда
укучылар җитешмәү безнең бәхеткә булып чыкты. Бу елларда партиябезнең: «Барын да
кадрлар хәл итә» дигән лозунгын тормышка ашыру өчен кадрлар әзерләүгә зур әһәмият
бирелгән. Кадрлар шулай ашыгычлык белән әзерләнгән, чөнки вакыт шулай таләп иткән.
Без яңадан дәрескә йөри башладык. Бу арада училищеның тулай торагына да
У К Ы Т У Ч Ы И Р Т Ә Ч А Л А Р А
142
урнаштык. Яңа укучылардан 3-4 көн дәрес сорамадылар. Менә «искерә» дә башладык
– ара-тирә сораштырырга тотындылар. Физика дәресе. Укытучыбыз Зөлкарнәев
Габделхәй агай 60 яшь чамасында булып, үтә ябык бер кеше иде. Ак ялтыравык башлы,
маңгае шуңа биек күренгәндер инде. Ул, күзлеген арттан бәйләп, әле каш өстенә, әле
күзенә куеп, әле борын уртасына төшереп, пыяласы аша да, пыяла өстеннән дә карап,
әле кулындагы планына, әле укучыларга күз салып, аяк өсли йөргән хәлдә, лекция
укыр иде. Озын кара толстовкасын биленә кысып бәйләп, тар балаклы чалбары, очлы
борынлы штиблеты аңа үзенә бер кызык кыяфәт бирә. Ул, бер көнне дәрескә кереп,
журнал буенча укучыларны барлады да, күзлеге өстеннән укучыларга карап:
– Ягез, егетләр, кызлар! Инде сорашып карыйк, сез сөйләрсез, мин тыңлармын, –
дип, яңадан журналга текәлде һәм: – Нәрсә ул физика фәне, ул нәрсәне өйрәнә? – дип
сорау да бирде.
Фамилияләре әйтелгән ике-өч укучы, торып бассалар да, лекция дәфтәрләрен
куллары белән актарып, аска карап торудан узмадылар. Журнал буенча шуышучы
кул туктап калды.
– Купцов Иван! Сез җавап бирерсез, бәлки...
– Физика ул, – дип, бераз пауза ясаганнан соң, – физика – ат ул, атны өйрәнә, –
дип җавап та бирде. Безнең белән бергә укытучыбыз да көлде. Электр энергиясен ат
җегәрлеге көче белән чагыштырып өйрәнгәнгә, авыл малаеның хәтеренә «ат» сүзе
тирән сеңеп калган, күрәсең.
Химия дәресе дә үткәннәрне кабатлау белән башланды. Химия укытучысы урта
яшьләрдә булып, хәрәкәтчән генә кеше икән. Ул өстәл артына утырырга яратмый,
өстәл өстенә утырырга ярата булып чыкты. Уртача буйлы, озынчарак йөзле, туры
борынлы, зур авызлы, җор сүз сөйләргә иренмәүче кеше икән. Һәрвакыт авызын
ерып, көлемсерәп тора. Шуңа күрәдер аның авызы гадәтидән зуррак булып күренә. Ни
өчен көлемсерәп торуының да сәбәбен беләбез кебек. Авызын ерып көлгәндә, аның
авызыннан ике алтын теше күренеп тора, шул тешләрен күрсәтер өчен елмая кебек
тоела безгә. Укытучыбыз сорый. Кайберәүләребез аз-маз җавап та бирә. Укучыларның
җавапларыннан укытучыбыз канәгать түгел.
Барлык дикъкатемне туплап, «миннән генә сорамаса ярар иде», дип, Купцов
алдындагы ачылган дәреслекне укый бирәм. Купцов та шул биттән сорауга җавап
эзли булса кирәк.
Укытучыбыз:
– Сез ялындырасыз, әнә «яңа» укучылар сөйлибез дип торалар, – дип әйтүгә,
ничектер мин китаптан аерылып аңа карасам, безнең күзләр очрашмасынмы
укытучыныкы белән, һәм:
– Егетем, син яңа әле... Фамилияң?.. Бәлкем, син сөйләрсең, – диюгә, торып бастым
да, тәвәккәлләп:
– Бу темада матдәләрнең фәлән үзлеге фәлән галим тарафыннан... – дип ике-өч
җөмлә әйтүгә: «Булды, булды, молодец, әйбәт кенә түгел, бик һәйбәт, отлично»,
– дип, журналга да язылмаган, язылачак фамилиям турына «отлично» билгесен
куймасынмы?! Бу минем училищеда беренче «5»ле билгесе булды. Шул «5»ле, белем
дәрәҗәмә карап куелмаганын яхшы аңлаган хәлдә, мине намус белән тырышып укырга
мәҗбүр итте. Йә, уйлап кара, беренче «5»ледән соң ничек итеп «2»легә җавап бирергә?!
Бу укытучының педагогик тактлыгы, педагогик сизгерлеге, укучыларына мораль,
психологик тәэсир итүе өчен куелганлыгын үзем укытучы булып эшли башлагач кына
чын-чыннан аңладым. Күбрәк булсын иде мәктәпләрдә шундый сизгер педагогик
тактлы укытучылар! «5»ле билгесенең йогынтысы миңа зур булды. Беренчедән,
укучылар алдында минем дәрәҗәмне күтәрде, икенчедән, оятка калмас өчен, алдагы
дәресләргә яхшы әзерләнеп йөрергә мәҗбүр булдым.
Без училище тулай торагының аскы катында яшәдек. Укулар бертөрле җайга
салынгач, уңга-сулга карарга, күңел ачарга да вакыт кала башлады. Училищеда Буа
районы укучыларыннан тыш Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Тархан, хәтта Чуваш
АССР авылларыннан да укучылар бар. Училищеның үз хуҗалыгы булып, чәчүлек
җире, 2-3 аты, 5-6 сыеры, берничә баш дуңгызы, хәтта автомашинасы да бар иде.
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
143
Укучыларны училище ашханәсендә өч мәртәбә ашаталар. Ерактан килеп укучылар
шунда ашау белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Без – якынраклар – өйдән өстәмә азык-
төлек тә алып килгәлибез. Ашханәдә ашауны бушлай дип әйтеп булмый. Дөресрәге,
безгә ул вакытта стипендия биреп, шул стипендиядән ашау-эчү һәм торак өчен
тиешлесен тотып, калганын ведомость төзеп, кулыбызга бирәләр иде. Хәтерем
ялгышмаса, стипендия 30 сум булсын, ашау-эчүдән, торак өчен тотудан соң да кулга
5-7 сум (төрле айда төрлечә) ала идек. 5-7 сум акчага кайбер укучылар кием-салым
алса, кайберләре шәһәр ашханәсендә яки ресторанында тамак туйдыралар.
Ул заманнарда күргәзмә агитациягә бик зур әһәмият бирәләр иде. Һәр кибет, һәр
учреждение үз бинасының тышкы ягын һәм эчен шул заман лозунглары белән бизи. Ул
вакытта ситсы, сатин бик кадерле булганлыктан, лозунгларны төрле кәгазьләргә, таба
алганнары обой кәгазенә язалар яки яздыралар. Лозунгны матур итеп язучылар бик
аз. Безнең училищеда укучы Купцов Иванның кулы «алтын» булганлыктан, ул төрле
оешмалардан бәйрәм алды лозунглары язу өчен күп кенә эш-заказ алып кайта. Әмма үз
заказын вакытында өлгертә алмаганлыктан үзенә ярдәмгә безне дә эшкә куша – лозунг
яздыра, шуның өчен безгә дә алган акчасыннан өлеш чыгара. Менә шулай булыша торгач,
мин дә лозунгларны ярыйсы гына яза башладым һәм, үзем дә төрле оешмалардан заказлар
алып, азмы-күпме акча эшләдем. Әйе, акча эшләдем. Стипендиядән калган, эшләп тапкан
акчага Мәскәүдән кайткан Афзалов Шакирҗан абыйдан костюм һәм универмагтан чалбар,
майка сатып алдым. Костюм простой булса да, үземә килешле генә күренә кебек иде
(бераз зуррак булса да). Ул минем беренче мәртәбә фабрикада тегелгән өс киеме киюем
булгандыр. Шул ук елны әткәй Казаннан миңа зәңгәр төстәге йон материя тышлы, ясалма
каракүл якалы, арттагы хлястигында 4 төймәле, 4 кесәле, ул заманча әйтсәк, «москвичка»
сатып алып кайтты. Бу да минем беренче мәртәбә фабрикада тегелгән тышкы өс киеме
иде. Аякта – Килдураз мәктәбе бүләкләгән ботинка. Башта полякча теккән, өскә күтәрелеп
куела торган ярым колакчынлы, зур козырёклы һәм күн пряжкалы бүрек. Кемдә бар
мондый бүрек? Кемдә бар мондый кием?! Мондый киемгә кем генә сокланып карамас?! Ир
балаларның гына түгел, кызларның да мондый киемнәргә күзләре елтырый иде, әлбәттә.
Кыскасы, Буада укыганда тамак тук (авыл якын, өйдән ашарга ярдәм итеп торганлыктан),
өс-баш бөтен булды. Яхшы уку өчен бөтен мөмкинлек бар иде. Ләкин шулай да, яхшы
укысам да, отличник була алмадым, чөнки рус теле серләренә төшенеп булмады, яшьтән
үк рус телен укымау, белмәү бик нык комачаулады.
Шулай укып йөри торгач, кышкы каникул да якынлашты, сынаулар башланды,
безгә ярты еллыкка билгеләр чыгара башладылар. Аның нәтиҗәләре кайбер укучылар
өчен бик аяныч булды. Күпчелек фәннән өлгерә алмаганлыктан, авылдашым Ханов
Рафикъ (ул колакка да бераз каты иде) укуын ташлады. Казмадан без Шиһапов Ризатдин
белән икәү генә калдык. Аның да укуы бик чамалы иде, мин аңа укуда бик нык ярдәм
иттем. Педучилищега укырга йөрүнең беренче көннәреннән «А» классында укучы
Бикмиева Хәдичәнең дә йомшак укуын миңа җиткереп торалар, минем аның начар
укуына гарьләнгәнемне белеп, хәтта үртиләр дә иде. Беренче ярты елдан соң ул да
укуын ташлады. Авылдаш һәм дуслардан аерылу ямансу булды, ләкин яңа дуслар
барлыкка килде. Безнең училищеның бер үзенчәлеге – ир укучыларның азчылык
булып, кызларның күпчелек булуында. Бу хәл егетләрнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә.
Иясез кызлар, кайсына барып сүз кушсаң да, кире кагудан бигрәк, үзләре дуслашу-
танышу ягын карыйлар. Шундый мөмкинлек булганда, әлбәттә, үзеңә ошаганы белән
дуслашырга тырышасың инде.
Училищеда укуның беренче елында мин, кызыгып, башкалардан күреп, 11 сумга
«Пионер» фотоаппараты сатып алдым. Менә шуның белән мавыгып, хәтта дәресләр
дә калдыргаладым. Чак кына күңелсез хәл дә булмый калды. Аерым урын-бүлмә
булмаганлыктан, койканы одеаллар белән каплап, керосин лампасын кызыл кәгазьгә
урап, койка астында плёнка проявить итә идек. Бервакыт пыяла кызып – кәгазьгә, ә
кәгазьдән матраска ут элгән. Чак кына янгын чыкмады. Шуннан соң мин кабат кулыма
фотоаппарат алмадым, бөтенләйгә ташладым.
Училищеның икенче курсында укыганда, математика, рәсем, ана теле һәм әдәбияты,
рус теле һәм әдәбиятыннан яңа укытучылар килде. Шулар арасыннан миңа иң ошаганы
У К Ы Т У Ч Ы И Р Т Ә Ч А Л А Р А
144
рәсем укытучысы Мифтахов абый булып, аның дәресләрен чын күңелдән бирелеп
тыңлый һәм ул кушканча рәсем ясарга тырыша идем. Ул үзе мәктәп коридорына
Сталин, Ворошилов портретларын полотнога майлы буяулар белән ясады. Рәсем
бүлмәсенең стенасына зур гына күләмле пейзаж да ясады. Рәсем бүлмәсе һәм спортзал
бергә иде. Без аның эшен дәрестән буш вакытларда бик дикъкать белән күзәтә идек,
үзебез дә сызгалый, буйый идек. Ләкин бу бәхет озакка бармады, уку елының ахырында
аны Кызыл Армия сафларына алдылар, без рәсем укытучысыз калдык. Ана теле һәм
әдәбияты укытучысы Назыйфуллин абый да бер генә ел укытты. Аны да Кызыл Армия
сафларына алынган дип сөйләделәр. Аның урынына III курста Миндубаев фамилияле
яңа укытучы килде. Ул тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып тора. Буйга озын,
таза гәүдә, озын чәч, шадра бит, калтыравыклы калын тавыш, зур зәңгәр күз. Аның
бер күзе пыяла булып чыкты. Һәр сүзен диярлек киная белән әйтә. Аңласаң – аңла,
аңламасаң – юк. Дәрес материалы урынына төрле юк-бар сүз, анекдот сөйләргә ярата.
Кызларга күз кысудан, үртәүдән тартынмый. Класс тактасына күнегүләр эшләтү өчен
кызларны гына чыгарып, алардан күзен алмый, хәтта, ялгышны төзәткән булып,
акбурлы кулларын да тота. Дежур дигән булып, кичләрен кызлар торагына килеп, төрле
фәлсәфә сата. Ләкин аның торакка килеп, кызлар бүлмәсенә кереп йөрүләре кинәт
тукталды. Кышның бер буранлы көнендә, тулай торактан чыкканын саклап торып,
үзебезнең училище малайлары – яшь әтәчләре – аны карга батырып кыйнаганнар.
Күзлеге югалып, бите күгәргәнлектән, 3-4 көн укытырга да килмәде. Шикләнгән
укучыларны дирекциягә дә (бу вакытта директор Исляков В.И. иде) чакырып, сораулар
алдылар, ләкин очына чыга алмадылар.
Укытучылар турында искә алгач, Җәмилов абый турында да берничә сүз әйтми
булмас. Ул елларны җәмгыять фәне эчендә яңа Конституцияне укыталар иде. Яңа
Конституцияне укыту өчен район прокуроры Җәмилов килә иде. Ләкин ул курсын
укытып бетерә алмады, халык дошманы сыйфатында райком секретаре Гомәров,
госбанк начальнигы Галимов, авыл хуҗалыгы мөдире Шәрәфетдинов, район газетасы
редакторы Яушевлар белән бергә кулга алынды. Педучилищеда ул вакытларда
педагогия фәне укытыла иде. Ул фәнне укытырга Казаннан Шибаев һәм аның хатыны
килде. Педагогия фәне фән булудан туктагач, алар яңадан Казанга китеп бардылар.
Алар турында бер сүз дә ишетмәдем.
Училищеның икенче курсында укыганда, мин инде яхшы укучылар рәтенә бастым.
Рус теле һәм әдәбиятыннан кала, башка фәннәрдән «4», «5» билгеләре ала башладым.
Яхшы укучыларның күпчелеге кызлар, алар классның төп терәге булып санала. Дәрескә
әзерләнмичә йөрмиләр. (Абдуллина Хәлимә, Бикчәнтәева Кәшифә, Хөснетдинова
Хәлимә, Бохарова Лидия һ.б.). Дәрескә әзерлексез көннәрне өйгә бирелгән эшләрне
кызлардан күчерү гадәткә кереп китте. Әле анысын да мәктәпкә баргач, дәрескә кадәр
яки тәнәфес араларында эшлим. Ә гуманитар фәннәрдән дәрескә утырып әзерләнмәдем
диярлек, шулай да мин ул фәннәргә игътибарлы булдым.
Көннәрдән бер көнне, башка кыздан көнләшүе аркасында А.Х. белән минем ара
бозылып китте. Менә шул хәл аркасында миңа кызлар (аның әйтүе, котыртуы аркасында)
өйгә эшләрне күчертмәскә ультиматум белдерделәр. Ул вакытта бу хәл миңа бик нык тәэсир
итсә дә, бәхеткә, соңы әйбәт булды, ягъни өйгә бирелгән язма эшләрне үзем утырып эшләп,
фәннәрне төплерәк үзләштерә башладым. Математика, физика, химия, сызым буенча өй
эшләрен эшләргә рус группасында укучы Калистратов Максим һәм Михеев дигән чуваш
малайлары (училищеның иң алдынгы укучылары) бик зур ярдәм иттеләр.
Зачёт көне килеп җитте, үзебезнең класс малайлары мәсьәләләрне күчерергә
тәкъдим итсә дә, мин баш тарттым. Кызларга да бу мәсьәләдә сүз дә кушмадым. Зачёт
башланды. Тикшерә торгач, мәсьәләне кызлар да, малайлар да чишә алмаган булып
чыкты. Бу мәсьәләне класс тактасында укытучы җитәкчелегендә чишкәндә дә, хата
китеп, җавап дөрес чыкмады. Ә бу мәсьәлә минем чишелгән, билгеле, Калистратов
ярдәмендә. Нишләргә? Укытучыга әйтергәме, юкмы?! Көлкегә калмаммы?!
Тәвәккәлләп кул күтәрдем. Класс тактасына чыктым, дәфтәр ярдәмендә мәсьәләне
чиштем. Менә шушында инде минем үзбаштан мәсьәлә чишәргә сәләтле икәнлегем
«ачылды». Бу хәл кызлар арасында гына түгел, малайлар арасында, хәтта укытучы
М Ә Г Ъ С У М Х А Р И С О В
145
алдында да авторитетымны күтәрде. Мин, шуннан соң, өйгә эшне кешедән күчермәс
булып, үзем эшләргә тотындым.
Минем фамилиям, русча язылышы Ахметзянов булганлыктан, класс журналында
Абдуллинадан соң икенче булып языла. Күпчелек укытучылар дәресне кабатлаганда
яки яңа дәрес үткәндә, исемлекнең башыннан сорый башлыйлар, класс тактасына
күбрәк чыгаралар. Менә бу хәл мин ахмакка, шатланасы урынга, кире тәэсир итте.
Укытучыларның еш соравыннан арынырга теләп, мин өченче курста Әхмәтҗанов
фамилиясен Харисовка алмаштырдым. Харисов фамилиясе белән паспорт һәм
училищены тәмамлау турында аттестат алдым. Мин, шулай итеп, җиңел генә Харисов
фамилияле булып киттем.
Укулар үз чираты белән дәвам итә, кызлар белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт,
үпкәләшүләр була тора, бетә тора. Шуны әйтергә тиешмен: егет кешегә кызлар
белән аралашу, танышу, сөешү укуга һәм җәмәгать эшләренә актив катнашуга һич тә
комачауламый, бәлки, киресенчә, сине әдәплелеккә, бер-береңне ихтирам итү, булышу,
кайгы-хәсрәтне, шатлыкны уртаклашу кебек матур гадәтләрне тәрбияләүгә китерә.
Беркем дә сөйгәне алдында үзенә карата начар фикер уятырга теләмидер.
Буа мәктәпкәчә педагогия училищесын уңышлы тәмамлаган 17 алдынгы укучыны
Мәскәүгә бару путёвкасы белән бүләкләделәр. Билгеле, алар арасында мин дә бар идем.
1937 елның июль башы. Ниһаять, без Мәскәү поездында барабыз. Бу минем беренче
мәртәбә поездга утыруым һәм беренче мәртәбә Мәскәүгә баруым. Ул вакытларда
китаплардан гына укып белгән, киноларда ара-тирә күргән Кызыл мәйданны үз күзләрең
белән күрү, бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин мавзолеенда булу чиксез зур тәэсир калдырды.
В.И.Ленинны күрү өчен сафка баскан халыкның йөзләренә карап та бөек юлбашчыга
нинди зур ихтирам икәнлеген күреп була. Менә без мавзолейда. Эче ярым караңгы. Уртада
өстәл сымак урында бөек юлбашчының гәүдәсе. Яланбаш. Саргылт мыек. Өстендә күкрәк
кесәсе күпертеп эшләнгән кара яшел гимнастёрка. Күкрәк тиң җирдән гәүдәсе яшел одеал
белән ябылган. Гәүдәсе пыяла калпак белән капланган, баш очында ике солдат почётлы
каравылда. Тынлык. Сафлар, аяк очыннан кереп, баш ягыннан борылып, мавзолейның
көнбатыш ишегеннән чыгалар. Менә шулай хәтердә калган минем күңелдә беренче мәртәбә
мавзолейга керүем. Алга китеп шуны әйтим: икенче мәртәбә мавзолейга И.В.Сталин үлгәч
кердем, ул вакытта В.И.Ленин һәм И.В.Сталин бергә янәшә яталар иде. Сталинны да
үлгәч кенә күрергә насыйп булды. Өченче мәртәбә мавзолейга керүемдә (1960 ел бугай)
Сталинның гәүдәсе алынып, мавзолей артына күмелгән иде инде.
Без бер атна вакыт эчендә рус теле укытучыбыз Ченохов А.А. җитәкчелегендә
Мәскәүнең байтак кына урыннарында экскурсиядә булдык. Әти-бабасы гомерләрендә
Мәскәүне күрмәгән авыл малаена башкала – Мәскәүне күрү зур бәхет һәм дәрәҗә иде.
Шунысы кызганыч: училищены тәмамлагач та, Мәскәүгә баргач та, күмәк фотога
төшкәнне хәтерләмим. Әллә фоторәсемгә төшеп тә мин югалтканмын, әллә инде
бөтенләй фотога төшелмәгәнме?! Әллә фоторәсемгә төшү өчен акча булмаганмы,
әллә наданлык аркасында шулай килеп чыкканмы?!.
...Әхмәтҗанов фамилиясен Харисовка әйләндерү мине озак борчыды. Туганнарым,
апам, ике энем һәм сеңлем Әхмәтҗанов фамилиясен йөртә. Бу хәл кайбер очракларда
уңайсызлыклар да китереп чыгара. Ләкин, нишләмәк кирәк, әтиемне бик яратканга һәм
аны зурлау өчен, аның изге исемен фамилиям итеп алдым. Ул үзе дә әтисен олылап,
әтисе исемен фамилия итеп алган. Соңы хәерле булсын, Харис – саклаучы, яклаучы,
сакчы һәм игенче дип күрсәтелә сүзлектә. Кем белә, Харис фамилиясен мин генә
түгел, тармакланып, улларым, оныкларым тагы да күтәрерләр, илгә танытырлар. Бик
ихтимал! Мин, училищега Әхмәтҗанов фамилиясе белән керсәм, Харисов фамилиясе
белән аттестат алдым – махсус урта белемле, аттестатлы Харисов булдым. Яшьтәшләр
арасыннан Казма авылында аттестатлы беренче кеше мин булдым бу елларда. Шуның
белән дә горурланам.
(Дәвамы киләсе саннарда)