ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ

Пегас-атны канатлы итеп күзалларга яратсак та, чын шигъриятнең тамырлары
барыбер җиргә тоташкан. Безне өзлексез борчып торган олуг гамь иң беренче чиратта
халык тормышына бәйле. Әүвәлге каләм әһелләре искәрткәнчә, туфракка кагылып
киткән очракта гына иҗади хыял кояшы яна башлый. Ул бушлыкта сүнә. Дөрес,
романтик назымчылар арасында кырыс яшәештән кызык тапмыйча, «һавадан торна
санау» белән шөгыльләнүчеләр дә хәтсез. Аларны да читкә тибәрергә ярамый – муза
тулысынча ирекле булырга тиеш. Вакыт барсын да бик гадел бәһали. Әмма илаһилык
нуры бөркелгән күкне һәрдаим истә тоткан хәлдә, газиз милләтнең тормышына аек
карап иҗат итүгә ни җитә! Әдәби эшчәнлектәге бурычларын яшьли ачыклауга ирешкән
Эльмира Шәрифуллина, минем карашымча, чынбарлыкка таянган шигъриятне җаны-
тәне белән олылаучылар төркеменә керә. Язар өчен төп көч-куәтне бирә килгән илһам
чыганагын «Заманмыни?» исемле әсәрендә шагыйрә үзе дә сиздертеп үтә: «Җиремне
зурлап яшәүдән Яшәрә күңелләрем...»
Талант иясенең иҗат өслүбе юктан гына барлыкка килми. Аның асылын бихисап
сыйфатларны берләштергән рухи вөҗүд, фикер йөртү куәсенең күптән-күп төсмерләрдән
торган үзенчәлекләре, заманның мөһим мәсьәләләренә карата гамьле мөнәсәбәт
формалаштыра. Олы шагыйрь бары тик иман мөнбәре югарылыгыннан гына сөйләргә
тиеш, һәм ул үзенең әсәренә күңелен биләгән кыйммәтләрне генә кертә ала. Бу җәһәттән
Эльмира Шәрифуллина «Балкысын моңсу йөзләр» дигән шигырендә: «Җырларымда
Барлык халәт чагылсын», – дип тикмәгә генә язмаган булып чыга. Чыннан да, шагыйрә
үзенең әсәрләре аша шактый җитди кыяфәттә гәүдәләнә. Балачакта язмыш аны артык
иркәләп бозмаган. «Җитү кыз идем, – дип искә ала ул «Оныгым биргән бәхет» әсәрендә.
– Башым уй белән тулды». Эльмираны озак еллар белүче буларак әйтәм, аның үз-үзен
тотышында ата-ана тарафыннан салынган тыйнаклык, төрледән-төрле игелекләр кылуга
юнәлтелгән кечелеклелек сизелеп тора. Ә холык-фигыльдәге һәрбер сыйфат, искәртеп
үтелгәнчә, ирексездән иҗатта саркып чыга. Менә шуңа күрә Эльмира Шәрифуллина
шигырьләрендә самимилек тә, шулай ук яхшы мәгънәсендәге ихласлык та ярылып
ята. Ихласлык дигәннән, сүз сәнгатендә ул – төп шартларның берсе. «Дөлфәт» дип
исемләнгән багышлауда да моның шулай икәнлегенә ишарә ясала: «Ихласлыгына
шагыйрьнең Кыласы бар гыйбадәт!..» Әмма мондый хасият җиңел генә бирелми.
«Гомер – дөмбер, Бөек Ихласлыкка Менәр юлда, Шагыйрь, абынма!» «Килеп җиттем»
дигән әсәрдә әнә шундый кисәтү белдерелә. Бик урынлы нәсыйхәт бу. Ачык күренеп
тора, әдәбиятка әзерлек белән килгән Эльмира Шәрифуллина үзе дә саф ихласлык
башлангычына өстенлекле рәвештә зур әһәмият бирә.
Француз шагыйре Никола Буало яшьләргә киңәш итеп әйткәнчә, үз-үзен кулда тота
белмәгән кеше юньле әдәби әсәр яза алмый. Каләмгә тартылган шәхеснең әхлакый
тотрыклылыгын исә әле генә санап үтелгән сыйфатлар билгели. Табигый ки, яшәү
рәвешең иҗат асылың белән каршылыкка керсә, ниндидер уңышка ирешү хакында
хыялланып та торма. Бу яктан шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага борчылырлык
сәбәп юк, чөнки аның күңеле язылган әсәрләрендә ап-ачык аңлатмасын таба. Эстетик
карашларын чагылдырган аерым шигъри юллары буенча әдибәнең хәтта үзенчәлекле
автопортретын да күзалларга мөмкин. Һәрхәлдә, күп кенә әсәрләрнең үтә күренмәле
тукымасында авторның шәхси образын да, үзе өчен төп таяныч саналган иҗат
принципларын да тоемлап була.
156
Иҗатыма ак төс хуҗа.
Шул аклыкны исбатлыйм дип,
Чигәм нужа...
Иҗатыма пакь хис хуҗа:
Кайнарланып
Җырлар язган өстәлемнән
Бер-бер артлы асыл гөлләр,
Зөбәрҗәтләр үсеп чыга, –
Гомер биргән Ата-Анама,
Ходаема гүя дога!
(«Зөбәрҗәтләр үсеп чыга»)
Югарыда китерелгән шигъри мисалда «кайнарланып» дигән кәлимә кулланылган.
Әлбәттә, мондый фигыль текстка очраклы гына кертелмәгән. Әле яңа эрага кадәр үк
фикер ияләре катгый әйтеп куйган: рухи яну халәтенә күчә алмасаң, синнән һичничек
яхшы шагыйрь чыкмас. Дөрестән дә, мисрагларга тылсымлы рәвештә рух өрмәсәң,
язганың сүзләр җыелмасы булып калачак. Үзаң чакматашы белән кабызылган рух
исә сер тулы офык киңлекләрен колачларга сәләтле. Аның күзләре ераккарак карый,
карашы төпсез тирәнлекләргә юнәлә. Эчке янулы күңелнең шигырьләргә үрләгән уты
бу фани дөньяның күшеккән җаннарын җылыта. Аның балкышы нурга сусаган калебне
яктырта да, ә кайчак чуар йөрәкләрне өтеп тә ала. «Көч-гайрәтең, күрче, нинди, Миндә
дә ут, ялкын көйри...» Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина «Нурчишмәм» әсәрендә нәкъ
менә шушы могҗизага, ягъни сүзгә яшәеш биргән сәмави рухка рәхмәт укый шикелле.
Һәм ул насыйп сәгадәтенә ихластан сөенеп тә куя:
Йөзлек белән туганмын мин,
Туганда ук.
Башымда – уй, җанымда – җыр,
Йөрәктә – ут.
(«Галиҗәнап әнкәй»)
Ничек кенә сәер тоелмасын, иҗатта теманы сайлап алмыйлар. Моны күпләр
раслый. Дөрес, Габдулла Тукай үзенең атаклы поэмасында шушындый искәрмә
ясауны кирәк тапкан: «Берзаман бардым Печән базарына, – Шунда мин таптым азык
язарыма». Әмма шагыйрь бу әсәрен иҗат итәргә инде шактый алдан ук әзер булган.
Каләм әһелен иҗтимагый әһәмиятле яңадан-яңа темаларга иҗат темпераменты,
әлеге дә баягы эчке янулы күңел алып чыга. Әйтик, тынычлана белмәүче йөрәгендә
илһам уты йөрткән Эльмира Шәрифуллина нилектән әле язарына ниндидер маузуг
эзләп йөрсен?! Чынбарлык белән күзгә-күз карашып уйланырга яраткан шагыйрәнең
рухияте үзенең асылына тәңгәл тематик юнәлешләрне авырсынмыйча билгеләп
куйган. Аңлашылганча, аларда халкыбызның яшәеше игътибар үзәгенә алына. «Без –
татар балалары!» Үзенең һәрбер яңа әсәрен кәгазьгә төшерер алдыннан, бисмиллалы
дога рәвешендә, автор эчтән әнә шундый сүзләрне кабатлый кебек. «Хәерле иртә,
туган җирем, Илем-көнем, балаларым, – дип эндәшә ул һәр туар таңда. – Уяныгыз,
Ямыйсы бар Бу дөньяның яраларын!» Шагыйрәнең бурычы отыры глобальләшә.
«Дөньяны ничек җайга салырга?» «Әхлаксыз йортта оят качар» дигән мәкаләсендә
ул үз җирдәшләре алдына менә шундый сорау куя.
Ачы тәҗрибә авазы безне кисәтеп тора: җыен юк-бар нәрсәләр турында югары
стильдә язу килешми. Буш сүзләрне рифмага салу өчен күктән бирелгән талант кирәк
түгел. Күпкырлы шигъри образга мәгънә тапшыру йөкләнгән. Яхшы назым укучының
игътибарын тәэсирләндергеч хикмәтләргә, мәгыйшәтнең бергәләп кайгыртасы
мәсьәләләренә юнәлтергә тиеш. Мондый олуг максатларга ирешү исә уйлап табучы
маһирлыгын таләп итми. Кешелек дөньясының һәрнәрсәсе табигый: матурлыгы да,
күңелсезлеге дә... Аларны йөрәк аша үткәрү лазем. Ә моның өчен тормыш прозасыннан
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
157
тормыш поэзиясен таба белү, ике аягың белән дә ил-көн җирлегендә басып тору шарт.
Үтә мөһим темаларны әллә кайдан эзлисе юк, безне утка салган хәлләр өстә генә ята.
Әнә, Эльмира Шәрифуллинаның гамьнән арынмас күңелен яшәешнең нинди генә
мәсьәләләре борчымый?! Иң әүвәл ул сүзенең үтемлелеген, башкаларның аңа игътибар
бирүен тели. «Яна белгән, көлә белгән Кыз баланы күрсеннәр!» Шагыйрә «Күрсеннәр»
әсәрендә шундый ышанычын белдерә. Һәм ошбу ихлас өмете белән ул милләтебезнең
аеруча авырткан урынына кагылырга, элгәрләребезнең изге әманәте саналган туган тел
темасын әледән-әле күтәрергә җөрьәт итә. Өзлексез сызланулар тәэсирендә язылган
мондый шигырьләр хитапнамә рәвешендәге уртак эчтәлекле бәйләмне хәтерләтә.
Туган тел бер генә була,
Ул – минем бөек телем!
Үзем белән бергә шыткан
Иң асыл, шиңмәс гөлем!
(«Туган телем...»)
Дөресен әйтсәк, бездә туган телне саклау мәсьәләсенә элек-электән төрлечә караш
яшәп килә. Берәүләр ата-бабадан калган мондый аңлашу-аралашу чарасын мәҗбүрият
дәрәҗәсендәге бурыч итеп санарга ашыкмый. Аерым телләр монополиясен үсендергән
глобаль дөньяда, имеш, аның белән еракка китеп булмый. Икенчеләр татар теленә тиешле
үсеш шартлары тудырмаганы өчен инде берничә гасыр дәвамында сүгелгән Мәскәүне
гаепләүдән туктамый. Дәгъваларда хаклык юк дип әйтергә җыенмыйм. Чынлап та, тере
мохите булмаган тел ни рәвешле яши алсын?! Вәләкин без гомерлеккә бирелгән мөкатдәс
мирасыбызны саклауда гаять мөһим тәрбияви буынга игътибар биреп җиткермибез.
Мондый шаукым авыр җаваплылыкны өстебездән төшерергә маташып, бәлане гелән
башкаларга ягып гадәтләнүдән киләдер төсле. Татар баласы ана теле нигезләрен гаиләдә
өйрәнергә тиеш түгелме соң? Моңа мегаполис комачаулык ясыймы? Заманында мәчет
манараларының биек итеп куелуын хәтта ки Әби патша да тыя алмаган.
Әле дә истә тора, Германия, Австрия, Чехия, Польша кебек Европа илләренә
баргач, биредә төпләнеп гомер сөрүче милләттәшләрем гаиләсендә кунак булдым.
Әлеге дәүләтләрдә бөтен тормыш үзләренең рәсми телләренә корылган, җор-шуклар
әйтмешли, безгә бик якын тоелган этләренә кадәр аларча өрә. Татар нарасыена туган
телен өйрәтмәс өчен йөз төрле сәбәп эзләп табарга мөмкин. Әмма ни гаҗәп, ошбу
илләрдәге балалар безнеңчә яхшы сөйләшә. Шөкер, иллә кыен сайланыш шартларында
телебезнең яшәргә омтылуы Америка, Австралия, Финляндия ише мәмләкәтләрдә дә
күзәтелә. Менә шундый күренешне игътибар үзәгенә алып, милләт җанлы Эльмира
Шәрифуллина «Сөйләшәмен үз телемдә» исемле әсәрендә тарихи ватаныбызның сәер
чирен чагылдырган сорауны бөтен кискенлеге белән куя: «Кем комачаулый кешегә Үз
телен өйрәнергә?» Ул әлеге сөальне махсус училищеда белем алган педагог буларак
та, ана телен дәвам итәрлек кызлар үстергән ана буларак та бирә. Автор атап үтелгән
шигыренә эпиграф рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләрен
китерә. «Ана телеңне өйрәнүгә кем комачаулый? – дигән мәгълүм сорауны кабатлыйсы
итә Илбашыбыз «Уфимские ведомости» газетасы хәбәрчесе оештырган әңгәмәдә. –
Үз балаларын туган телләренә өйрәтә алмаган килеш, бөтен халык алдында милли
сәясәт турында сүз куертучы кешеләр өчен оят миңа».
Ахырзаман галәмәтеме, татарда ана теле сагында торырга тиешле әдәбият һәм
сәнгать әһелләре арасында да, шулай ук галимнәребез даирәсендә дә милли үзаң
бәйлелегеннән читләшкән затлар артканнан-арта бара. Дәвамчылык вазифасы
йөкләтелгән буынның татарча юньләп белмәве, бердәнбер балалы гаиләләрнең ишәюе
гаммәви күренешкә әйләнде. Янәсе, моңа җәмгыять тормышындагы тотрыксызлык
гаепле. Шәхсән минем әни тугыз бала тапкан. Нәрсә, узган гасырның утызынчы-
кырыгынчы елларында яшәү шартлары яхшырак булганмы? Без милләткә янаган
куркынычны тулысынча аңлап җиткерәбезме икән?! Телсез калган кавемгә милли
дәүләтчелек кирәкми. Гомуми исәп-санның үрчемсез гаиләләр аркасында кимүе,
Аллам сакласын, бездәй халыкны акрынлап этник юылуга китерәчәк. Күпме афәтләрне
Г Ы Й Б Р Ә Т Л Е К Ү Ң Е Л Г А Л Ә М Е
158
кичергән халкыбыз өстендә хәтәр дамокл кылычы асылынып тора. Милләт хәдимәсе
булырга иман китергән Эльмира Шәрифуллина, әлбәттә, өммәтебез язмышындагы
хәлиткеч сынауларга битараф карый алмый. Әдибә хәвефле өзеклекнең мөһим буынына
– татар хатын-кызларына игътибар юнәлтә. Безнең халык тел төшенчәсе алдына
«ана» сүзен юкка гына куймый. Шагыйрә берничә дистә әсәрен нәкъ менә аналарга
багышлый. Ул бәгырьдә чияләнгән төендәй утырган әлеге мәсьәләне төрле яклап
яктырта, телебезне җаны-тәне белән кайгырткан элекке әбиләрне дә искә төшереп
куя, хәзерге балалар белән үзебезчә рәхәтләнеп сөйләшә алмавы өчен ут йота. «Тәмуг
кисәве» дип исемләнгән поэмада, мәсәлән, күпләргә таныш авыр халәт сурәтләнә:
...Ым кагып
Йә төртеп күрсәтеп,
Аңлатам үземә кирәкне.
Гарип бит,
Телсез бит оныклар –
Шул телә,
Шул телә йөрәкне!
Борынгы һиндлар аңлатканча, хатын-кызлар гыйлемне табигатьтән, ир-атлар
китаптан аладыр. Әлеге гыйбарәнең беренче өлешенә аеруча тирән мәгънә салынган.
Беркем инкарь итмәс, аналарга мөкатдәс бурыч куелу белән беррәттән биниһая зур
мөмкинлекләр дә өстәп бирелгән. Күк аларның ялварулы теләген беренче нәүбәттә
ишетеп ала. Кайчак дәүләт ирләре дә башкарырга авырсынган эшләрне хатын-кыз
үзенчә соклангыч пөхтәлек белән әйләндереп ташлый. Әүвәлгеләр әйткәнчә, хан
ярлыгыннан хатын ярлыгы көчле. Аналар һәрнәрсәгә сәләтле. Беркадәр фараз итеп,
күз алдына китерик: әгәр бездә милли үзаң гомерлек рефлекс дәрәҗәсенә куелса, татар
киленнәре бер-бер артлы бала табарга әзер булса, туган телебез нарасый күңеленә
ана сөте белән сеңдерелсә... Күпмедер вакыт үткәч, чын мәгънәсендә демографик
«шартлау» барлыкка килеп, татар теле тулы хокукына ирешер иде. Шагыйрә Эльмира
Шәрифуллинаның уртак темага караган бериш әсәрләреннән, мәгънәви сөземтә
буларак, күпләрнең вөҗданын сызлатырлык менә шундый тәгълим килеп чыга.
Әлбәттә, яшь дәвамчыларның күплеге бик тә мөһим, ләкин тәрбия мәсьәләсе барыбер
үзәктә кала. «Гайре бер хәл димәс идем Бала табу; Зур сабырлык сорый әмма Бала
багу...» «Кеше ит!» исемле шигырендә автор әнә шулай искәртә. Мондый тәрбияви
әсәрләрне бергә тупласаң, үзенчәлекле дәреслек төзеп чыгарырга мөмкин. Аңа
әле шагыйрәнең күп кенә гореф-гадәтләребезне данлаган, милли ризыкларыбызны
хөрмәтләгән үрнәкләрен өстәргә була. Андыйлары да байтак: «Сабан туе», «Каз өмәсе»,
«Өй туе», «Бәби мунчасы», «Чиккән сөлге», «Карга боткасы», «Чөгендерле катык»...
Шушы урында милләт балаларын тәрбияләүче укытучыга багышланган мәдхиядәгечә,
шагыйрәнең үзенә рәхмәт хисләре белән ихластан эндәшәсе килә.
Сөю, әрнү газабыннан
Тамырларың шытым бирде;
Шәкертләрең бил турайтып
Басты бүген –
Күзең күрде.
Әнә шулай,
Сабыр холык,
Тыйнак акыл белән димме? –
Саклап телне, сакла безне,
Татар теле мөгаллиме!
Безнең шигърияттә аналарны данлау мөһим юнәлешләрнең берсе санала. Әлеге
мөбарәк образга каләм тибрәтүче хатын-кызлар да, ир-атлар да үзләренчә яңадан-яңа
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
159
шәрех өстәргә омтыла. Белмим, ниндидер сере бармы, кара исәп белән чагыштырып
караган чакта аталар темасына шагыйрьләр азрак мөрәҗәгать итә. Адәм баласы хөкем
мәйданына атасының исеме белән чакырылыр. Ә бит аларның гаиләдәге вазифасын
бөтен тирәнлегендә аңлау гүзәл затларның акыллылык дәрәҗәсен турыдан-туры
күрсәтеп бирә ала. Зирәк хатын газиз ул-кызларын тәрбияләү барышында «әтиегез»
дигән тылсымлы сүзне кабатлаудан туймас. Гаять игелекле мондый мөнәсәбәт Эльмира
Шәрифуллинага да хас. Гомумән, ул ошбу төшенчәгә киңрәк мәгънә сала. Аның бердәй
эчтәлекле әсәрләреннән халыкча хикмәт калкынып куя: атаңа ничек булсаң, балаңнан
шуны күрерсең. Бу җәһәттән «Инша» поэмасында гыйбрәт саналырлык нәрсәләр күп.
Анда ир белән хатын арасындагы багланышлар драматик коллизияләр аша күрсәтелә.
Сөмбелә исемле укучы кыз күзаллавында ата образы төрле яклап ачыла. «Ир кадере»,
«Ата...» «Нинди сүз ул? Нәрсә аңлата?...» «Минем әти» дигән инша язарга алынган бала
да, иҗатында үзенең педагоглыгын җете төсләрдә сиздерткән шагыйрә дә, шигърият
сөючеләр дә әнә шундый сорауларга җавап эзли. Аталар һәм аналар темасы «Мордар»
поэмасында да күтәрелә. Кешелек җәмгыятенең үтә әһәмиятле төркемен тәшкил
иткән гаилә мәсьәләләренә, аерым алганда, гаилә башлыгына карашын Эльмира
Шәрифуллина башка әсәрләрендә дә чагылдыра. Алдан ук сизелгәнчә, шагыйрәбез
күпчелек очракта аңа теләктәшлек күрсәтә. «Ата хакы – олы хак ул, белегез сез, – ди
автор мөнәҗәт калыбында язылган «Ата хакы...» әсәрендә. – Ата хакын хаклау юлын
күрегез сез». Шунысы да сокландыра: тәҗрибәле каләм әһеле булачак аталарны олуг
миссиягә яшьтән, хәтта нарасый чактан ук игътибарга алып әзерләү яклы.
Сабый чагында сөегез
Ир баланы сез, аналар!..
(«Иркәләгез ир баланы»)
Югарыда күрсәтеп үтелгән иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләр бер-берсе белән
аерылгысыз төстә бәйләнгән. Аларны яшәешнең әбелхәят суты – сөю илаһи бөтенлектә
тотадыр. Ватанга мәхәббәт, ата-ананы ярату, гыйшык тоту... Һәркайсы олы хистә
януны аңлата. Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә генә тукталып узыйк.
Борынгы грек философы Плотин шәхси күзәтүләренә таянып әйткәнчә, һәрбер кеше
яратырга сәләтле, әмма газапланулар төрлечә була; аеруча җәфаланган затлар бар,
алары сөя алучылардан санала. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, мөгаен, шундыйлар
рәтенә керәдер. Моның хаклыгын раслар өчен йөзләрчә мисал китерергә мөмкин.
«Дөньяда тиңе булмаган» исемле әсәрендә автор үзенчәлекле ярату хакында хыяллана.
«Мәхәббәт камалышында Калып кабынсаң иде...» Шагыйрәнең үзен гәүдәләндергән
мәгъшука мондый бәхеткә тиз ирешә: «Тәнендәге һәр күзәнәк Мәхәббәттән киенгән»
(«Кемнәре юк бу дөньяның?..») Чыннан да, ул насыйптан мәхрүм калмый. «Сөю күле»
дигән шигырьдә әнә шуңа ишарә ясала.
Телдән түгел, күзләремнән
Түгелә моң, түгелә, –
Уем, буем, бар булганым
Чумды сөю күленә.
Менә шуннан соң инде җәфа чигүләр башланып китә. «Яратырга туган идем,
Яраттырып яшәргә...» «Үксеп, үртәлеп» дип исемләнгән әсәрендә шагыйрә шулай
көрсенеп куярга мәҗбүр. Нишлисең бит, бөек хиссиятле мәхәббәт тә үз холкын
күрсәткәләп тора. «Өтте ялкыны» һәм «Җирнеке» дигән шигырьләрдә зарыгып
көтелгән яратуның кырысланып китүе сурәтләнә: «Сөя белү – үзе бәхет, Сөйдем – Өтте
ялкыны»; «Никахыбыз күктә укылса да, Сөю газаплары – җирнеке». Сөю газапларын
байтак татырга өлгергән Эльмира Шәрифуллинага тәкъдирендә язылган сынаулар
белән килешергә генә кала. «Ризалаштым тагын – Рәвешем бит Авырлыкка инде
көйләнгән», – дип сабырлана ул «Килеп җиттем» исемле әсәрендә.
Күпләрнең иҗатында расланганча, лирик-фәлсәфи шигырьләр язу аерым
Г Ы Й Б Р Ә Т Л Е К Ү Ң Е Л Г А Л Ә М Е
160
алшартларга бәйләнгән. Моның өчен шәхес рухиятенең аеруча бай булуы сорала.
Күңелне биләп торган барлы-юклы кичерешләр кәгазьгә тиздән түгелеп бетәргә
мөмкин. Озак яшәргә яратылган дәрья төбендә кайнап торган чыганаклар булырга тиеш.
Ә Эльмира Шәрифуллинаның калебен сыкратып торган уй-гамь, аның башлангычы
тиз арада гына төкәнерлек түгел. «Кайчакта хисләрем, сыймыйча йөрәккә, сил булып
тарала», – ди автор күренекле җырчыны данлыклап язылган багышлауда. Нәкъ шундый
ярсулы кичерешләр шагыйрәнең үзенә дә хас. Гамьле күңел саекмый. Аңа тормышның
сөенечләре дә, көенечләре дә өстәлеп тора. Шунысы бик мөһим: әсәрнең драматизмын
билгеләгән хис-тойгыларны тиктомалдан уйлап чыгара алмыйсың. Барысы да чын-
хак, мантыйкый булырга тиеш. Иҗатның үз тәртибе: ничек яшисең – шулай язасың.
Әдәби эшчәнлек ясалмалыкка авышуны да, артист сыман уйнауны да өнәми. Шөкер,
шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатында ниндидер кылану чалымнары сизелми,
чөнки аның күпне кичергән йөрәге гайре табигыйлеккә бирешми. Һәрхәлдә, калеб
кардиограммасын бозып-төзәтеп булмый. Гәрчә кайбер шигырьләрендә күз яшьләре
күбәеп китсә дә, автор ялланып елаучылар образына берничек тә керергә маташмый.
Чын ихласлык белән өртелгән күңел кирәк вакытта барыбер үзенчә ташый.
...Йөрәгемне кысам учларыма:
«Яшь чыгарма, шагыйрь, чыда, түз!»
«Их, син, дөнья,
Буялгансың йонга!» –
Дип әйтәсе килә көрсенеп.
Гөл-чәчәкләр,
Җыр-моң арасыннан
Ачы язмыш чыга бүселеп!..
(«Очрашу»)
Әрнүле күз яшем җиремә
Гөл булып шытарга түгелде!..
(«Изге нәрсә бармы бу дөньяда?»)
Күкләр безне сөюдә дә бик үзгә төстә сыный. Мәхәббәт тарихының төрлелеге
тәкъдир каләменең катгый ихтыярына да, шулай ук адәм баласының холык-фигыле
хасиятләренә дә бәйледер. Ир хатыны Эльмира Шәрифуллинага, шактый иртә тол
калып, балалар үстерергә туры килә. «Дөньяга сыймас сөюем Күз алдында боекты...»
«Өлешемә тигәннән дә» исемле әсәрендә шагыйрә сабыр гына уфтанырга мәҗбүр.
Үзен борчыган сораулар белән ул күкләргә дә бага. «Әллә инде артык яратканга?»
дигән мәкаләсендә дә аның йөрәген туктаусыз телгәләп торган гаҗәпсенү белдерелә:
«Нинди сәер сорау. Ни өчен көчле итеп ярата белгән кешедән сөйгән ярын күпсенә
бу язмыш? Ни өчен яратуы үзәк-бәгырьләренә үтеп, җанын тәмам әсир алгач кына
мәхәббәтен югалта да куя адәм баласы?..»
Толларга бер яктан тормыш төрле михнәтләр күрсәтсә, икенче яктан гавам
аларны һәрдаим рәнҗетеп тора. Тиктомалга кыерсыту өчен юк-бар сәбәпләр табыла.
Элгәрләребез гыйбарәсендәгечә, толның ирене чабырса да, «аны шайтан үпкән»
диярләр. «Пар-пар булып очкан торналар» шигырендә сәерсенүле гаҗизлек белән
искәртеп үтелгәнчә, «Эчтән сыза, Эчтән елый алар – Дөрес аңлашылмас кемгәдер.
Тол хатынны тол хатыннар талый – Хурлыклары үзәк өзәдер...»
Сүз сәнгатенә караган һәрбер әсәрдә, әйе, каләм әһеленең рухияте дә чагыла. Инде
әйтелгәнчә, кагыйдәгә әверелгән мондый эчке бәйләнеш Эльмира Шәрифуллина
өслүбендә дә күзәтелә. Аның мәхәббәт газапларында чыныккан хиссиятендә сабырлык
кыйммәте ап-ачык күренеп тора. Күкнең ошбу олы нигъмәте тирән күңелдә генә яши.
Ә җан авазының бихисап төсмерләрдә аһәңле яңгыравы өчен иҗатчы калебендәге
кылларның мөмкин кадәр ишлерәк булуы шарт. «Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең
күңел ничә кыллы икән?..» «Безнең күңел» әсәрендә шагыйрәнең үзгәрәк яссылыкта
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
6. «К. У.» № 6 161
уйлануы, рухи халәтенең асылын аңларга омтылуы бик табигый. Аның бәгыре гаять
сизгер. Газиз әнисен югалту кайгысы да гамь тулы күңеленә үзгәреш кертә. «Җанның
телгәләп сызлаткан Бер кылы артты тагы», – дип көрсенә ул «Бәһалик Ана сүзен!»
шигырендә. Гомумән, Эльмира Шәрифуллина кешенең эчке дөньясына бәйле рухи
төшенчәләр хакында әледән-әле гөман кыла. «Гайре табигый хәл» дигән әсәрендә автор
мәгълүм хакыйкатькә үзенчә килә: «Тәңгәл түгел гәүдә белән Җаннарның олылыгы!»
Ихтимал, шагыйрәнең халәте рухиясендәге үзенчәлекне менә шундый сыйфатлар
билгелидер. Хәер, күңел галәменең төзелеше безләрнең фаразыннан катлаулырак.
Ничек кенә булмасын, Эльмира Шәрифуллина иҗатында калку яктыртылган
сөю, бәгырь тетрәнүләре башкаларныкыннан сизелерлек аерылып тора. Яшьрәк
каләмдәшенең язганнарын игътибарлы төстә күзәтеп барган, самими тәэсирләре
белән уртаклашкан Нурихан Фәттах хаклы. «Аның күңел хисләре башка бер генә
шагыйрьнекенә дә охшамаган, – дип ассызымлады ул «Татар шигърияте күгендә...»
исемле мәкаләсендә. – Лирик герое үзенең ихлас мәхәббәте белән, горурлыгы һәм
кайгысы белән бездән, сездән һәм дөньядагы барлык мәшәкатьләрдән югары күтәрелә.
Мондый олы җанлы хатын-кызның сафлыгына, бөеклегенә сокланмый мөмкин түгел».
Кешенең асылын чагылдыручы күңел ниндидер матрица буенча калыпланмый.
Андагы ярату хисләре дә бердәй өлгеләргә сыешырлык түгел. «Мәхәббәтнең чиге
бармы? Бармы чиге? Безнең сөю мисалының Бармы тиңе?» «Юктыр тиңе» исемле
шигырьдә куелган әлеге сораулар гыйшык тотуның кабатланмас үзгәлегенә басым
ясый төсле. Шул ук вакытта мәхәббәт тарихы кайбер охшашлыкларны да инкарь
итми. Анда гыйбрәтләр дә, үрнәкләр дә бар. Бу уңайдан шагыйрәнең теләге беркадәр
моңсу яңгырый: «Без сөйгәнчә сөя белеп Яшәсен берсе кабат...» Сөю-ярату тирән
кичерешләргә бай булсын, әмма ул үкенечле югалтуларга китермәсен.
Бездәйләрнең мәхәббәте, Фаил,
Бездәйләрнең мәхәббәте, бәгърем,
Таһир-Зөһрә,
Таһир-Зөһрә,
Таһир-Зөһрәләргә аваздаш.
Беребез калып, беребез югалганга,
Беребез калып, беребез югалганга,
Йөрәкләрдән коела канлы яшь!
(«Фаил җыры»)
Үз халкының тарихын яхшылап белгән каләм әһеле генә сүз сәнгатеннән рух алучы
милләттәшләрен киләчәккә әйди ала. Кичә, бүген һәм иртәгә бөтенлек тәшкил итәргә
тиеш. «Үткәннәргә хәер-дога, Киләчәккә мең савап...» Әле генә искә төшерелгән
багышлауда шундый гыйбрәтле юллар да бар. Күрәбез, узганны яманларга яратмаган
Эльмира Шәрифуллина алдагы көннәрнең хәстәрен күрергә чакыра. Аның мондый
игелекле карашы тарихка мөнәсәбәтендә дә чагыла, шуңа күрә ул ошбу җитди темага
еш алына. Хаклы таләп ителгәнчә, бәләкәй генә әсәр язар өчен дә бик күп тарихи
хәлләрне белергә кирәк. Бу яктан җитәрлек мәгълүматка ия шагыйрә үзенең кемлеген
белдереп куюны кирәк саный: «Без – Кол Шәриф шәкертләре, Идегәй бөркетләре,
Күчембикә токымнары, Нурсолтан шытымнары, Сөембикә орлыклары, Кол Гали
оныклары, Батырша яраннары без һәм Тукай оланнары – Халкымның күз каралары,
Әрнүле яралары...» («Без – татар балалары!»)
Җәмгыять үсешенең билгеле бер чорында булып узган вакыйгалар тезмәсен
аерым күренекле шәхесләрдән башка тулаем күз алдына китереп булмый. Шагыйрә
Эльмира Шәрифуллинаның милли тамырларыбызны хөрмәтләп барлавы, шөһрәтле
элгәрләребезне шулай искә алуы бик мәслихәт. Бакыйлыкка чагыштырмача соңрак
күчкән затлар да шул кадерле исемлекне лаеклы рәвештә тулыландыра. Әйтик, Фатих
Әмирхан, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова кебек әдәбият һәм сәнгать
әһелләрен үзәккә алган багышлаулар, мантыйкый эзлеклелектә махсус атап язылган
мөнәҗәт, баллада һәм җырлар телебездән төшмәгән газиз исемнәрне мәңгеләштерүгә
Г Ы Й Б Р Ә Т Л Е К Ү Ң Е Л Г А Л Ә М Е
162
хезмәт итә. Кайчак шагыйрәнең уйланулары әлеге жанрларга гына сыймый, ул күпне
колачлаган поэма киңлекләренә килеп чыга. Әлбәттә, эпиклык иҗатчының масштаблы
фикер йөртә алуын да, соңгы исәптә аның зурлыгын да ачык күрсәтә.
Бу җәһәттән «Без – Тукайлы!» поэмасы, һичшиксез, Эльмира Шәрифуллинаның
уңышы саналырга хаклы. Автор әлеге әсәренә шактый озаклап килде: башта төп
героеның тормыш юлын һәм иҗатын кайта-кайта ныклап өйрәнде; шагыйрь турында
замандашлары тарафыннан теркәп калдырылган истәлекләрне кабат-кабат күздән
кичерде; милләтебезнең рухи символына әверелгән шәхеснең янәшәсендә торган
затларны хәтердән үткәрде; Апушның тәпи җылысын сеңдергән туган тиягенә ничәмә-
ничә тапкыр барып кайтты... Гадәттә, рәссам зур картинага тотыныр алдыннан күләме
буенча кечерәк этюдлар эшли. Хәтерлим, киң полотнолы әсәр язарга ният кылган
Эльмира Шәрифуллина да әүвәл Габдулла Тукайга багышланган төрле шигырьләрен
матбугатта бастырып чыгарды. Бу үзенә күрә каләмне сынап карау, гаять җитди темага
юл сабу иде. Бөек шагыйрьнең иксез-чиксез дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел.
Аның кыска гына гомере дәвамында кылган игелекле эшләре фәрештәләр язып барган
гамәл дәфтәренә дә сыймагандыр сыман. Менә шундый биниһая олуг затны шигъри
кысага ничек кертергә мөмкин?!
Колач җитмәс образны сурәтләргә алыну, әйе, каләм иясеннән сабырлык таләп
итә. Ә Эльмира Шәрифуллина холкында мондый түземлелек сыйфаты бар. «Уйлар
тулышкан күңелне Ак кәгазьгә сыгамын...» «Иҗат» дип исемләнгән дүртьюллыкта
шагыйрәнең бәргәләнмичә эшләве күзаллана. «Без – Тукайлы!» поэмасына да ул
муафыйк ачкыч тапкан. Анда даһи иҗатчының әсәрләреннән китерелгән өземтәләр
юл күрсәткеч рәвешендә файдаланыла, әтрафлы төстә тезелгән эпиграфлар бәйләме
композициянең эзлекле үстерелешен тәэмин итә. Поэманың бөтенлеге дә нәкъ менә
шуннан. Аерым бүлекләрдәге назым үлчәменең мәгънәви йөкләнеш җәһәтеннән
үзгәреп торуы да йөз көйгә кергән катлаулы гомер агышын тулырак ачып бирергә
булыша. Әсәр җанлы организм төсле – аның артык урыннары юк. Гомумән, «эт эчәгесе»
кебек сузылган сөйләм Эльмира Шәрифуллина өслүбенә хас түгел. Сүз уңаеннан
әйткәндә, «Без – Тукайлы!»ның архитектоникасын билгеләгән кайбер үзенчәлекләр
авторның «Каюм коесы» поэмасында да күзәтелә. Мәшһүр мәгърифәтче, тел белгече,
язучы, тарихчы һәм этнограф Каюм Насыйри турындагы ошбу эпик багышлауда
үзәктәге каһарманның туган ягында бүгенге көнгәчә сакланган бик күптәнге кое төп
метафора итеп алына. Затлы тукыманың нигез җебен хәтерләткән әлеге сурәтләү
чарасы әсәрнең сәнгатьчә камил төзелешенә ирешүгә зур өлеш кертә.
Талантлар күп татар милләтендә –
Данга төреп өскә чөярлек...
Безнең халыктагы мөбарәк тәсбих мәрҗәннәрен чынлыкта менә шундый
шәхесләр билгели. Алар кем икәнлегебезне ап-ачык итеп күрсәтә. «Каюм коесы»
тирәнлекләреннән килгән мәгърур кайтаваз «Без – Тукайлы!» поэмасында да яңгыраш
таба:
Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,
Без – Тукайлы халык мәңгегә!
Эзләнүләр күрсәткәнчә, күпләргә мәгълүм тормыш хаклыклары турында үзеңчә
әйтү иҗат җаваплылыгын тоючы каләм әһеленә җиңел бирелми. Моның өчен талант
югары зәвык белән өртелергә, аның көч-куәте иҗтимагый олуг максатларга юнәлтелергә
тиеш. Бары фикерләү культурасы гына рух культурасына китерергә мөмкин. Әлбәттә,
сүз сәнгатенең серләре бик күптер, әмма аларны өлешчә берләштереп була. Шигырь үзе
тикмәгә генә гармониялелекнең иң мөкәммәл гәүдәләнешенә тиңләнми, чөнки дөньяның
яратылышыннан килгән ошбу төшенчәгә һәммәсе дә сыйган. Югары филологик
белемгә ия булган Эльмира Шәрифуллина буыннар тәҗрибәсеннән сөзелгән поэтика
кагыйдәләрен яхшы үзләштергән. Моны ул үзенең шигырь-поэмаларында да, кайбер
З И Н Н У Р М А Н С У Р О В
6* 163
мәкаләләрендә дә сиздертеп үтә. «Китап калынмы, юкамы – Сүзе энҗедәй булсын!..»
«Китап нуры» дип исемләнгән әсәрендә шагыйрә үзе өчен дә, яшь каләмдәшләре алдына
да халыкча кимәлдә катгый таләп куя. Түбәндә өзеге китереләчәк шигырьдә исә ул әдәби
сүзнең могҗизасын тәфсилләбрәк аңлатырга омтыла.
Әйтә белеп әйтелгән Сүз – назлы,
Бит очыңнан үбеп аладыр;
Ялкынлысы үзәгеңне өзә,
Каны саркып торган ярадыр...
Тагын кемнәр туып,
Гади сүздән
Нәкыш чигеп, сурәт төшерер?
Галиҗәнап Шигырь!
Мең бизәкле
Кыйммәтеңне кемнәр төшенер?
(«Тыңлагыз!»)
Бу уңайдан Эльмира Шәрифуллинага артык борчылырдай сәбәп юк. Күңелдәгене
ачык итеп белдерү иҗат алымының өстенлеген билгели. Дөрестән дә, анык фикерли
алганда язганың аңлаешлы чыгар. Шагыйрә боларын да бик нечкәләп тоемлый.
Гап-гади хакыйкать югыйсә. Вәләкин без әлеге таләпкә тиешенчә игътибар биреп
җиткермибез. Бигрәк тә яшь чакта. Әллә нинди «шаккатыризм»нар белән озак кына
мавыгып алабыз. Чынлыкта шигырьдәге ясалма катлаулылык камиллектән ерак торуны
күрсәтә. Күпләр өчен аңлашылып бетмәгән әсәр авторның талантын шик астына куя.
Байтак акыл иясе шушы хакта кисәткән. Минем күзәтүемчә, Эльмира Шәрифуллина
мондый чирләр белән авырмады, яшьли булдырган өслүбенә һәрдаим тугрылыклы
калды. Аның әлеге мөһим сыйфатына Зөлфәт тә дикъкать итә. «Күңел агымының
сере» дигән мәгълүм мәкаләсендә ул үз якташының каләм тибрәнеше хасиятләрен
дөрес аңлаткан: «Сокланумы, куанычлы шигырьме ул, әллә авыр газаптан соң сыкрану,
бер омтылыш булып дөньяга килгән шигырьме – алар гади тел белән, табигый агыш
белән язылган. Шигъри сүз күтәрелеп бәрелмичә, чамасыз аһ ормыйча, татар хатын-
кызларына хас сабырлык һәм тыйнаклык саклап әйтелгән».
Гадиләштереп аңлатканда, шигырь үзең өчен генә язылмый. Бөтен барлыгың белән
бирелеп иҗат иткән чакта кайбер мәгънәви детальләр күңелдә «онытылып» калырга
мөмкин. Кәгазьгә җентекләп күчерелмәгән юллар тулаем әсәрне аңлашылмауга китерә.
Менә монысы инде осталык җитмәүдән килә. Дөрес, шигърият сөючеләрдә дә төрле
зәвыклылык күзәтелә. Берәүләргә фикер йөртеп уку, уйчанлык халәте якынрак тоела.
Алар өчен яшәеш хаклыкларын исбатлап тору кирәкми, образлы сурәтләү аша күрсәтеп
бирү дә җитә. Икенчеләр шигырь шәрабен хисләнеп эчәргә ярата. Һәркем үзенчә
хаклы. Зәвык бердәй була алмый – моны истән чыгармау фарыз. Шагыйрә Эльмира
Шәрифуллина мондый таләпләрне яхшы белә, үз укучысының рухи ихтыяҗларын
да нечкәләп күзаллый. Шул ук вакытта ул фикердәшенә сайлап алу мөмкинлеген дә
бирә. Күңел кылларына төрлечә кагылган әсәрләр арасында һәркемне җәлеп итәрдәй
үрнәкләр дә бар. Мәсәлән, «Яшәү тәгълиматы» шигыре, минемчә, шундыйлар
җөмләсенә керә.
Язларда – тамчы,
Яшендә – камчы,
Туктатып кара, хәлеңнән килсә.
Яңгыр суыннан,
Яшен нурыннан
Күкләрнең сере күңелгә сеңсә –
Җыелыр күлләр,
Яктырыр төннәр,
Илһам ургылыр назик җаннарда.
Су телгә килер,
Нур тәнгә керер,
Тамыр җибәрер яшәү аңнарда!..
Чынлап та, күкләр белән серләшкән мәлдә «илһам ургылыр назик җаннарда...»
Әмма шигъри күтәренкелекнең дә үз чикләре булырга тиеш. Талант иясенең образлы
фикерләве мантыйк кысаларыннан бүселеп чыкмый. Тик менә иҗат барышында
төрлесен күрергә туры килә. Кайчак күңелдә бөялгән шигырь камыр кебек ташып
китә. Кемдер мондый күренеш белән ирексез килешергә мәҗбүр, таләпчән каләм
исә язу төзеклеген сакларга тырышыр. Әгәр илһамлануны идарә ителә торган төшкә
Г Ы Й Б Р Ә Т Л Е К Ү Ң Е Л Г А Л Ә М Е
164
тиңлиләр икән, чын әдәби әсәр гармонияле табигый оешканлык алырга хаклы. «Кошлар
оча йөрәгемнән...» – Эльмира Шәрифуллина «Шагыйрь йөрәге» исемле шигырендә
иҗатның асылын шулай аңлаткач, аның сәнгать әсәренә тере организм итеп каравын
тою авыр түгел. Насыйп кылынган әдәби эшчәнлек төп-төгәл язылган тәкъдирдән
аерылгысыз. Үзенең бәһасен белгән музага «камыр ташыту»лар бөтенләй килешми.
Гомеремне түләп җырлар яздым,
Гомеремне
Түләп яздым,
Шигырь буынына сеңдереп...
(«Гомеремне түләп»)
Язылганның күләм ягыннан гайре табигый рәвешкә керүе автор сөйләмендәге
сүзнең кирәгеннән артык сузылуыннан киләдер. Йөкләнешсез буш кәлимәләр шигырьне
юкка чыгара. Ачыктан-ачык әйткәндә, кайбер китапларны укырга тырышу хатын-кыз
сумкасын актаруны хәтерләтә: андагы хуш исле тәртипсезлектә кирәкле әйберне табып
булмый. Күп сүзлелек Эльмира Шәрифуллинаның табигатенә салынмаган, димәк,
иҗатында да акланмаган озынлыклар күзәтелә алмый. Безне аз сөйләү түгел, күп сөйләү
үкендерергә тиеш. Бу яктан шагыйрә сүз сөрешен тиешле вакытта туктатып, әһәмиятле
төгәлләнеш ноктасын иң кирәкле урында куя белә. Аның шигырьләре дә, поэмалары
да җыйнак. Туйдырып бетергән сүз боткасы шигъри сүрүдән бүселеп чыкмый. Ул
иҗатны конвейерга салмый, күңеле тулышкач кына яза. Әдәби сүз белән үтә сак эш
итүче каләмдәшем шигъриятнең телне саклау чарасы булуын да тирәнтен аңлый: «Ул
минем күңел сазымда Чирттереп җырлар кылым» («Туган телем...»)
Тәҗрибә раслаганча, ныклы нигезгә корылган иҗат өслүбе һәрбер әдәби жанрда
үзгәрешсез кала. Моның шулай булуын классиклар да таный. Чыннан да, яхшы
шагыйрь һәм прозаикларның сөйләм хасияте, сурәтләү чаралары бер-берсенә
аерылгысыз дәрәҗәдә охшаш. Бу табигый, чөнки күп кенә күренекле әдипләр иҗат
эшчәнлеген шигырь язудан башлаган. Рухияткә бәйле язу рәвеше уртаклыклары
Эльмира Шәрифуллинаның прозасында да күзәтелә. Аның повестьлары һәм
хикәяләрендә дә, хәтта мәкаләләрендә дә без белгән шагыйрәнең күңел тынычсызлыгын
тоймыйча мөмкин түгел. Шулай булуы хәерле. Ул бәгырьдән сыгылып чыккан хис-
кичерешләрендә үзенә һәрвакыт тугрылык сакласын иде.
Шулай да Эльмира Шәрифуллина вөҗүдендә шигъри күзәнәкләр чагыштырмача
күбрәктер шикелле. Һәрбер әдәби жанрда да ул шагыйрә булып кала. «Толларның
да җаны бар» дигән мәкаләсендә әдибә мондый сүзләрне тиккә генә язмагандыр:
«Шигърият атавы! Илаһи да, шәфкатьле дә киң дөнья! Ул минем барлык серемне
сыйдыра. Мин аңа курыкмыйча, шикләнмичә үземнең җанымны ачам».
Акбүз пәрдәнең читен бераз вакытка гына ачып, без нәкъ менә шушы атауны
күзәтеп алдык. Барысы да бар монда: ямь дә, гамь дә... Күрүебезчә, аның балкып
торган чикләренә бөтен ил-көн дөньясы сыйган. Әлеге рухландыргыч атауның серләре
ачылган саен ишәя бара. Биредә хәтәр үткелләр дә, мәгърур биеклекләр дә шәйләнә.
Юк, бу ниндидер мираж түгел, безнең чынбар яшәешебез ич!..
Җиттем сиңа, мең бәлане җиңеп,
Егыла-тора атлап, үрмәләп.
Мин ханбикә бүген биләмәмдә,
Баш ияләр гөлләр, чүгәләп.
Үзенә лаек биеклеккә күтәрелүен «Килеп җиттем» исемле шигырендә белдергән Эльмира
Шәрифуллина, әйе, күпьеллык әдәби эшчәнлеге барышында ирешкән күркәм уңышлары
белән чын-чынлап горурланырга хаклы. Аның зур иҗатын күз алдында тотып, үземнең дә
гөл-чәчәкләр хәрәкәтен кабатлыйсым килә. Миңа бик күпләр кушылыр дип уйлыйм.

Реклама