Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Рухи тормышыбыз энциклопедиясе»

«Казан утлары»ның меңенче саны чыгу уңаеннан
«Сүнмәс утлар балкышы» дигән китабыбыз нәшер ителүгә
(2006 ел, декабрь) җиде ел тулды. Бу вакыт эчендә китап
Татарстан һәм Россиянең барлык төбәкләренә дә диярлек
барып иреште, Төркия, Англия, Америка, Австралия, Кытай
кебек илләргә дә юл тапты. Аның турында матбугатта
бик матур фикерләр әйтелде. Менә аларның кайберләре.

Айдар Хәлим,
язучы:
– Үткән һәм килгән еллар чигендә төрки-татар халкы тарихында, юк, бөтен
дөньяның мәдәни харитәсендәдер, чын-чынлап кабатланмас, гаҗәеп вакыйга булды:
бик шәп проза, новеллистика, поэзия, публицистика, фотоиллюстрацияләрнең һәм
иҗади фикер документларының яраткан журналыбыз «Казан утлары»ның бер түбә
астында берләштерелгән бик зур, 90 табаклы томы дөнья күрде...
Звезда Поволжья. 2007, 7 март


Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ,
филология фәннәре докторы, профессор:
– Китапларның төрлесен күргән, «Казан утлары»н да бик күптәннән укып барган
кеше буларак, бу басманы мин, йә, ни майтардылар икән дигәндәй, скептик рәвештәрәк
кулга алдым һәм... исләрем-акылларым китте. Чын мәгънәсендә бер хәзинә бу...
Журналның гына түгел, ә гомумән, татар рухи тормышының, милли яшәешенең
бер белешмәсе, чыганагы, энциклопедиясе, хрестоматиясе кебек тә ул.
Мәдәни җомга. 2007, 2 март


Рафаэль МОСТАФИН,
әдәбият белгече, тәнкыйтьче:
– Татар әдәбиятының бу үзенчәлекле антологиясен укыганда тулы бер дәверне
яшәп чыккан кебек буласың, еш кына катлаулы һәм авыр, кайчакта исә фаҗигале дә
булган вакыт сулышын тоясың.
Звезда Поволжья. 2007, 31 май


Адлер ТИМЕРГАЛИН,
язучы:
– Теземдә кызыл мәрмәрдәй саллы том – үзе бер китапханәгә бәрабәр «Сүнмәс утлар
балкышы». Мин бу утларның саллы җылысын тезләрем белән дә, күңелем белән дә
тоям... Әгәр дә мәгәр бер мәлне мине адәм заты яшәми торган утрауга озатасы булып,
үзем белән ун китап алырга рөхсәт итсәләр, шуларның берсе, һичшиксез, «Сүнмәс
утлар балкышы» булыр иде.
Казан утлары. 2008, №1


Булат СОЛТАНБӘКОВ,
тарихчы:
– Дәвер тарихы – бу уникаль басманы шулай дип атыйсы килә... Аның гомере
озын буласына һич шикләнмим. Татар мәдәниятенең үзенчәлекле бер энциклопедиясе
булган ошбу китап бөтен уку йортларыбызда һәм китапханәләребездә булырга тиеш.
Республика Татарстан. 2007, 29 май


Китапның төзүчесе – Рәфикъ ЮНЫС,
шеф-мөхәррире – Равил ФӘЙЗУЛЛИН
2013, №12