Логотип Казан Утлары
Шигърият

ОЧКЫН БАР КАЛӘМ ОЧЫНДА

Юл
«Казан утлары» журналының 95 еллыгына
Юллар чуалган чорларда,
Чуалып зиһен, акыл да,
Хыялый булып, саташып
Җирдәге җәннәт хакында,
Безнең юл, менә безнең юл! –
Кем дәшкән? Кемнәр сөрәне?
Фетнәдән азган киләчәк
Тырнагы күзгә терәлде.
Сүзләрне тезеп кәгазьгә,
Әйтерсең гаскәр тезелә! –
Тартышып яшибез һаман,
Хак бар яшәргә безнең дә.
Өзелә гомер бу юлда,
Гарьлектән үзәк өзелә.
Җил искәнне көтә кузлар
Тузгыган учак эзендә.
Караңгыда адашсак та,
Төн әле безне йотмады:
Очкын бар каләм очында,
Эч тулы – гыйсъян утлары...

Гомер тирәге
Гомер тирәгеме соң бу?
Нигә алайса бик яшь...
Бу бит... бу бит миңа түгел,
Минем улыма тиңдәш.
Чал ирне аңламас һич тә,
Һәм бирә алмас киңәш.
Төс түгел сызлануларга,
Шаулап утыра – көләч!
Сер сөйләргә, мактанырга,
Якланырга юк ярым.
Гомерем тирәге! Синме бу? –
Тыңла алайса зарым.
Тыңла!
Йөзеңне каплап һич
Борылма миңа аркан.
Имгәк шикелле кимсенәм,
Сары сагыштай артам.
Ялгыз калдым яр буенда...
Артка юл юк.
Алда – су...
Көймәсез, җырсыз һәм атсыз...
Һәм хаксыз!
Язмышмы бу?
Тыңлады тирәк...
Кабарды,
Күкләргә тиде башы.
Миңа тигән дөньяны да
Каплады ябалдашы.


Төркестан
Төркестанның кайнар туфрагында,
Эргәсендә Әхмәд Хуҗаның,
Карап калдык башын горур чөеп
Янәшәдән дөя узганын.
Профессор! Әйтче, остазым,
Кузгалдың да янды күзең,
Һәм,
Нигә үз артыңнан кыстадың? –
Киттек бергә дөя эзеннән...
Иясе бар икән дөянең дә:
– Тезлән! – диде. Дөя тезләнде.
Эссе кояш, сары яфрак сыман,
Каплаганда безнең көзләрне, –
Искәрмәдең, үрмәләдең өскә.
Сары яфрак сыман җиңел син!
Аваз бирде дөя. Әйтте гүя:
Татар һәрчак өстә күренсен...
Юкса аның юри генә иде
Кылануы, мәзәк ясавы.
Дөя чөйгән биеклектә калып...
Җиргә чумган төштә Ясәви.
Профессор! Әйтче, остазым,
Кузгалдың да янды күзең,
Һәм,
Нигә үз артыңнан кыстадың?
Анда инде кәрван тезелгән!
Мин дә киттем дөя эзеннән...
Төркестан шәһәре. Май, 2016 ел.


Таң
Бәләкәй йорт, нәни инеш.
Тонык су агар-акмас.
Җил дә һаман тынган килеш –
Төн китмәс тә таң атмас.
Теге якта киңлек. Якты!
Тик нигәдер бу таба
Ялгыз тирәк басма тапты,
Итәгеннән нур тама.


Фәрештә
Күгем минем тоташ болыт иде,
Томаланган иде күңелем.
Син килдең дә күтәрелде пәрдә,
Ләйсән яңгыр булып түгелдең.
Һәм сафланды һава. Кояш чыкты.
Күрдем шунда – дөнья киң икән! –
Су буенда тал-тирәккә кадәр
Сәҗдә кылыр өчен иелгән.
Мин таныдым сине – син Фәрештә!
Юл күрсәтеп мине чакырдың.
Учларыма кояш суздың юмарт,
Һәм сугарды җанны яңгырың.
Кочакларга теләп бу җиһанны –
Кочак җитәлмәслек олы ул! –
Кеше булам диеп юлга чыктым...
Тик һай авыр кеше булуы.
Каршыладың канатыңны җәеп,
Мәрхәмәтле, газиз Фәрештә...
Җитәклә син сикәлтәле юлда,
Юнәлгәндә хәтта гарешкә.
Оялт, юат, өндә якты көнгә –
Килдең миңа артык соңарып...
Нурларыңда эреп юкка чыгыйм,
Мин – гади бер шагыйрь сыңары.


Күрән
Кып-кызыл миләшләр!
Сап-сары өрәңге.
Вак яңгыр сибәли. Сүрән көн.
Күзләрем, ниһаять, күнекте көзләргә...
Мине дә көз бераз өйрәнде.
Кып-кызыл миләшләр!
Сап-сары өрәңге...
Күрергә судагы күрәнне
Килдемме бу ярга? Күңелем ямансу...
Сары җил урый тик тирәмне.
Кып-кызыл миләшләр!
Сап-сары өрәңге...
Тын сулар чайкала. Тирән күл.
Тукта, җил! Чал ирнең уенда ни булмас, –
Бу салкын тыныңны өрмәле.
Кып-кызыл миләшләр!
Сап-сары өрәңге...
Җил исә – тарала серләре.
Мин төсен югалткан күрәндәй, нишлим соң? –
Баш җуеп көзләргә керәмен.
Сап-сары миләшләр...
Кып-кызыл өрәңге...


Боз астында кояш
Кычкырды үсмер олан,
Ул, әлбәттә, мин булам:
– Тәзкирә! Тәзкирә!
Ярга борынын терәп
Кояш әнә су керә.
– Син соң әллә тилеме?
Еллар үтте, ул инде
Кемнәрнеңдер килене.
Хатын инде кемгәдер...
Кайттым илгә. Иңрәдем:
– Тәзкирә... Тәзкирә...
– Әллә соң син юләрме?
Киттең... Беттең... Оныттың
Безне... Туган илләрне.
...Боз каплаган су өстен.
Бәкесе бар. Су эчтем.
Тәзкирә-ә!..
Боз астында күр әнә –
Бер кояш бәргәләнә.


Бер кош канат какты
Гәрәй Рәхимгә
«Хәлең ничек?» – дип сорадым...
Бик авыр, дидең, эшләр.
Күңелне сыза зур сагыш,
Яшертен үкенечләр.
«Бирешмә!» – дип үтендем мин...
Тышта, дидең, кар төшә...
Урын эзләп һәр бөртеге
Берсен-берсе этешә.
Бер кош канат какты әнә,
Нәни кош... Күзендә яшь.
Күреп яшәү һәвәслеген
Нинди күңел кинәнмәс.
Канатыннан тамды кинәт
Нур тамчысы яп-якты...
Күзем карасына тиеп
Акты биттән...
Уятты!
Эш дип йөгердек һәмишә...
Кадалып китсен эшләр!
Кешене кеше итә тик
Вак-төяк сөенечләр.


Аваз
Каләмдәшем Илсөяргә
Күземнең төсен таный алмасаң,
Узып киткәндә сәлам дә бирми,
Ачуланма, дус, ерак әле таң,
Тик шәфәкъ кенә күңелдә дөрли.
Казанда торып таралдык күптән,
Иңгә иң куеп атлый алмадык.
Безгә кадәр үк яу дәрте үткән,
Кулдагы әләм – ертык ямаулык.
Тузанлы юлдан яңгыр көткәндә,
Кемнәр өчендер бераз каралдык...
Тик ис китмәде: башка сибәргә
Килер кышлардан учлап кар алдык.
Тамырлар сыкрап укмашкан җирдә
Аваз булырга без дә ярадык.
Сөенмәсеннәр, таптадык, диеп, –
Баш күтәрербез көлдән яралып.